БАШКОРТ БӘХЕТЕ

Инде әллә кайчан, онытылып та бетте, мин бер зур рус авылыннан Агыйделнең бормаланып киткән башындагы бер авылга барырга ат эзләргә тотындым Кайсы авылга бару хәбәрем чыгу берлә базардагы башкортлар мине сырып алып: «Мин дә мин!» дип. гаугалаша да башладылар Бердән минем аяк асты тазарды: элгәреге ат таба алмам, дип куркулар бетте Мин сайланырга тотындым: кайсының атын яратмадым, кайсының арбасын. Ахырдан, бер башкорт: «Минем арбам тимерле», дигәч, юкәләр берлә бәйләгән, җепләр берлә ныгайткан башкорт арбасына утырып сәяхәт итү Урал тауачлыгын исәпкә алып: — Йөз,— дидем Абзый — Ничә кеше?— диде. Мин - Ялгыз гына,— дигәч, ул аптырабрак карарга тотынды Мин аның күз каравында: «Кара, нинди генә булса да. йөз пилмән ашамак- чы була», дип таңга калуны күреп: — Әллә аз булырмы?—дидем. Абзый — Юк. булмас. Без итне кызганмыйбыз, безнең пилмәнләр һәйбәт була, Сәфәр старшина да бездә пилмән ашый Күп булмасын дип әйтәм Ясавын ясарбыз,—диде Мин — Соң. кешеләр күпме кушалар?—дип сорагач: — Төрлесе була: иллене дә әйтәләр, егерме бишне дә. унбишне дә,— диде Мин пилмәннең зурлыгын кечкенәлеген белмәгәнгә - Алай булса син. абзый, уртача кешегә җитәрлек иттереп үзен хәзерлә! — дидем Абзый чыгып китте Ярты сәгать үтмәде, ул мине, башын иеп кенә чакырып, ак якка алып чыкты Мин керү берлә алдыма кызыл зур бер чүлмәк китереп куйды Мин: - Никадәр?— дигәч — Унбиш,—диде Мин, ул унбише туйдыра торган пилмәнне күрер өчен, чүлмәккә тыгылдым. Кашыгымнан берничә мәртәбә төшеп киткәннең соңында бер пилмәнне өстерәп чыгарып тәрилкәгә куйдым. Шунда гына мин бая «йөз» дигәч абзыйның исе китүенең мәгънәсен аңладым Пилмән Казандагы. Оренбургтагы мәгънәдә пилмән түгел иде. Ул — чынаяк асты кадәр итеп ясалган, мишәрләрнең кәкәше. яисә казаннарның кечкенә бәлеше иде Моның йөзен түгел, унбишен генә ашап бетерергә минем шикелле дүрт-биш егет кирәк иде Мин. тәрилкәлә җәй рәп яткан шул пилмәннең кай төшеннән башларга аптырап торганда, нинди корал берлә һнҗум кыйлырга хәйран булып торганда, теге абзый ». «К У . .1* в ларында никадәр мәшәкать буласын хисаплап, тимер арбалы башкортны ялладым Юлым озынга күрә, тамакны туйдырыр өчен бердәнбер мөселман хәрчәүнәсенә, дөресен әйткәндә, мөселман дворына кереп, ашарга сорадым Ашханәнең хуҗасы, минем кеби. шул тирәдә булмый торган киемнән кергән егетне күргәч тә, әлбәттә, хәзер килеп җитеп, нәрсәнең яхшылыгы хакында сөйләшә башлады: — Ат ите дә бар, лапша да бар. өйрә дә бар. кирәк булса, пилмән дә бар — диде Мин. Казандагы кеби. иң шәбе инде пилмән, дип. пилмән кушмакчы идем. Теге абзыйның «Ничә?» дигән сөаленә, үземнең карыным 129 тагы бер ашаяк III бәрәңге берлә бер башкорт дустагы шулпа да алып керде. Шул ашларның күплегенә мин, шатланудан битәр, курка башладым Уйлапнитеп. кашыкка ярдәмгә пычак сорап алып, пилмәнне дүрт- бишкә кисеп ашарга хәзерләндем. Пилмәннең эченнән ярты кадак чамасы тураган (тапамаган) иттән башка, ярты суган, ярты балкашык чамасы борыч та чыкты Пилмәннең табактан аз гына нечкә камыр камзулын читкә этеп ашарга тотындым Ашыйсы килгәнгә күрә, бисмнл- ланы әйтергә онытсам да. шуның аркасында абзыйның пилмәнен үзем генә түгел, теге «Фәзәилеш-шөһүр»дәге2 симез шайтан берлә бүлешсәм дә, өченче пилмәннән үтә алмадым Абзый минем аз ашауыма исе китеп, яратмадымы әллә дип, тагы әллә ниләр китермәкче булса да. мин үзем алган кечкенә карбыз берлә авызны юарга тотынгач, ул калган унике ярым пилмәнне, алты кешегә җитәрлек бәрәңгене, кечкенә генә бала коендырудан артып калырлык шулпаны алып чыгып китте. Мин карбыз ашап бетерергә өлгерә алмадым, минем башкортым килеп җитте Мин, үземнең барлы юклы әйберләремне күтәреп, капка төбенә чыктым Бер тәртәсе озын, берсе кыска иттереп, эшлеясез камыт берлә җигелгән кабыксыз арба минем исемне китәрде. Мин арбаның дүрт көпчәгенең дүрт үлчәүдәлеген күреп, башкорт абзыйга карап: — Ник алдадың, арбаң бик начар ич? Моннан төшеп калмас өчен җәпле кеше кирәк, тимерле дигән буласың! (Әлбәттә мин тимерле арба дигәч, үземнең якның бай мужикларының таза арбалары дип белгән идем) Карт ук кешесең, алдыйсың' - дидем Башкорт абзый суык кан берлә генә: — Алдамыйм! Тимерле шул, күрмисеңмени?—дип, элгәре вакытта кабык кадалып куйган, хәзер кеше киемен ерту хезмәтен үти торган кечкенә генә кабык кадагына төртеп күрсәтте Мин ачуланасын да. көләсен дә белми арбага менеп утырдым Юлга чыккач, аты да шул арбасы кеби булды Тигез юлда начар бара, тау менгәндә туктый-туктый эштән чыгара, тау төшкәндә бөтен әйберләрне коеп бетереп дулый торган булып чыкты Шуның өчен теге зур пилмәнләр бик тиз селкенеп бетте. Ләкин озын сахраларда лерт- лерт сыер адымы берлә бару, борылып-борылып төшә торган тауларда тәгәрәп, мәтәкләнеп китүләр бик тиз мине туйдырды Мин ни эшләргә аптырап килгәндә арттан бик яхшы атка утырган, таза арба җиккән бер башкорт егете килеп җитте Ул минем башкорт берлә сөйләшергә тотынды. Бик тиз сүз миңа күчте Минем кая баруым соралды Минем теге башкорттан унике чакрымлы гына авылга баруым беленгәч, тимер арбалы башкортымның авылы мин бара торган авылдан җитмеш чакрым читтәлеге беленгәч, башкортлар арасында мине сату-алу хакында базар китте Минем башкорт йөз утыз чакрымга бер сум егерме тиенгә килешкән булганга, шуны бүлү хакында байтак тавыш купты Ахырдан, болар егерме тиендә килешә алмаганны күреп, мин үземнән егерме тиенне кушарга булып, яшь башкортка сатылдым. Аның аты яхшы, арбасы нык. үзе ачык булганга, юл җиңел булыр кеби күренде. Дөресе дә шулай чыкты Утырып китү берлә без сөйләшергә тотындык Мин иң әүвәл теге тимер арбалы башкортның бер сум егерме тиенгә йөз утыз чакрымга баруының, аннан үз авылына тагы җитмеш чакрым борылып кайтырга разый булуының сәбәбен сорадым Яшь башкорт: — Кунак булырмын дигәндер Әле эш өлгермәгән - печән җитмәгән,— диде. Мин шул бер чәй, бер аш ашар өчен җитмеш чакрым юлга чыккан башкортка, әлбәттә, исем китми калмады ' Корт сүзе монда <кош» мәгънәсендә кулланылган (Кош-корт!) (.үз берлә юл тиз үтте. Без Урал тауының төбенә барып җиткәндә I кояш батарга якынлашты Таудан агып килә торган су янында без кунарга туктадык Шарлап ага торган чишмәдән салкын суны алып, минем юл чәйнегемә салып, ут ягып чәй кайнаттык. Башкорт берлә, бер стаканнан гына булса да. бик кәефләнеп, чәйгә утырдык. Урал тауының өскә аварга теләп, һаваланып торуы, шарлап суларның агуы. Урал буйларының зур наратлар берлә бизәкләнеп, хуш исләр таратуы, әлбәттә, безнең чәйне тагы тәмләтте Чәй бетү берлә кояш та баеды Шуны гына көтеп горган кеби. түм-түгәрәк ай. көмеш такта кеби ялтырап. Уралның теге башыннан күтәрелә башлады. Ай үзе берлә яктылык кына түгел, тынычлык та тараткан кеби. бөтен Уралны тындырды. Башкорт атын рәтләгәндә мин баш астыма бишмәтемне салып, шул ай яктысында Урал тауын. бабайлар, бабайларның бабайларының үз тауын карарга тотындым. Ай яктысында аның буе тагы озын кеби тоелды. Аның бормаланып, борылып киткән тармакларының очы ерактагы караңгылык берлә берләшеп китеп, тагы мәһабәтләнде, тагы зурайды. Аның өстендәге агачлар, нечкә генә бер кат караңгылык киеме киеп, тагы юанайды. Аларның яфраклары ай яктысында тагы яшел, тагы матур күренде. Шылтырап ага торган сулар акты да акты. Аларның шул тавышларын матур итеп җибәрү өчен кеби. әллә кая тартар кычкырырга тотынды. Аңар каршы әллә нинди бик зур тавыш берлә: — һөп, һөп!— дип. күрше күлдә су үгезе кычкырып куйды (Бу кычкыручы су үгезе булмаенча. кечкенә генә бер корт1 булса да. тавышы зурга, безнең халык су үгезе дип сөйли) Әллә кайда сыер мөңрәде Безнең ат айгырланып. кешнәп җибәрде Аңар каршы Урал кешнәп җавап биргәч, ул тагы гайрәтләнеп китте. Башкорт та минем яныма килеп, аркасына ятып, күкне, шул матур Уралны карарга тотынды. Аңар да шул матур күк, мәһабәт тау. кызлар кеби пөхтә урман, шул суларның шылтыраулары, нечкә исләренең борынны кытыклаулары, ахрысы, тәэсирсез калмады. Ул озын гына иттереп сузып: — Уф-ф-ф'— дип куйды. Мин аның шул «уф»ының мәгънәсе бардыр дип уйлап: Әйдә җырлап җибәр! Җырлый беләмсең?—дидем. Ул: Син җырла, синдә Казан көйләре күптер.— диде Сандугачлар минем асыл тавышымны ишетеп, тәменнән йөрәкләре ярылып үләрләр, дип куркып. Уралны сандугачсыз, шул матур Урал буен музыкасыз калдырмас өчен, әлбәттә, җырларга разый булмадым Башкорт та җырламады Без акыртын гына сөйләшергә керештек Мин тегеннән: — Син өйләнгәнме? Сездә туй ничек була?—дип сорадым. Шул сөаль аның авырта торган җиренә барып бәрелгән кеби булды. Ул тагы бик зур сулап: — Өйләнгән. — диде Мин: — Я әле. сөйлә әле! Сездә туй ничек була?— дип. бик сорашкач, ул сөйләргә хәзерләнде. Ул: - Мин солдаттан кайттым ..— дип хикәясен башлады. Аның хикәясе гыйбрәтсез булмаганга, мин хәзер дөньяның икенче кырыенда торганда, шуны хәтергә төшереп, язарга булдым Әтием бай булганга, мин солдаттан кайтыр алдыннан яңа итек алдым, яңа шинель, яңа куртка тектердем Туры аткан өчен алган знакны бик матурлап күкрәккә кададым Юл буе бөтен халык миңа гына карап килде Станцияләреннән үткәндә, сөт сатучы марҗалар миңа көлеп калдылар Үземнең башкорт авыллары янындагы станцияләргә җиткәч тә, мин бүрекне кынгыр киен, чыгып йөрдем. Башкортлар мине күргәч тә: — Бу нинди түрә икән?' —дип әйтеп калдылар Мин белмәгәнгә салынып, мыекны борып, һаман йөрдем. Менә Оренбургка килеп җиттем. Аннан пар ат яллап, кыңгырау тактырып, тарантасның артына гына баяр төсле ятып, кайтып киттем. Юл буйларындагы башкорт авылларында: — Бу нинди түрә икән?!— дип карап калдылар. Менә мин авылга кайтып кердем. Бөтен авыл мине күрергә килде, һәммәсе минем шинельнең һәйбәтлегенә, знакның ялтырап торуына, төймәләрнең түрәләрнеке кеби кояшка каршы ялт-йолт итүенә исләре китте. Әти мин юкта үлгән икән. Әни сыер суеп мине кунак итте. Бөтен ил-су минем хөрмәтемә бәйрәм ясады Без өйдән өйгә кымыз эчеп, сарык ите ашап йөрдек. Аннан соң мин күрше авылларга да барып, кунак булып килдем Анда да үземнең киемнең шәплеге берлә исләрен китәрдем. Менә атна үтте, ике атна үтте, мин йорт эшләрен караштыргалый башладым Әти үлгәнчүк абый аерылып чыккан булганга, әнием баш булганга, эшне бик чуалчык таптым Әнинең печәннәре рәтләп өелмәгән, ашлыклары рәтләп урылмаган, сугылмаган булган. Мин акрын гына эшкә кереп киттем. Эшкә барганда шул шинельләр, курткалар берлә барырга оят булганга, мин берәм-берәм ул киемнәрне ташладым Элгәре аларны ташлап иске башкорт киеме кию оят кеби тоелса да, бара- тора бөтенләй гадәтләндем. Ул гына да булмады, үземнең шул шинельләремне күргән саен, шуларны киюдә үземнең рәхәт табуыма исем китә башлады Әнием карт булганга, шул зур йортны күзләп килергә кеше кирәк булганга, мине өйләндерергә уйладылар Мин үзем дә чит күрмәдем. Элгәре күрше авылдан, мишәрдән алырга теләдем. Мишәрләрнең кызлары зур, тулы, матур була. Ләкин әниләр, карендәш-кабилә: — Сасы мишәрдән алырга ярыймы соң!— дип, бик каршы килгәч, алар юлына төштем. Үзебездән сигез чакрымлы бер бай гына башкортның кызын килештек. Туй булды. Безнең башкорт гадәте буенча, кызның атасы-анасы берлә күрешүдән элек кыз берлә күрешергә ярамый. Ата-ана берлә күрешер өчен кызның анасына төлке эчле камзул, атасына постау җилән бирергә кирәк, һәм дә кызның калымын тутырырга кирәк. Шуның өчен егет берлә кыз арасында аталарыннан яшереп күрешү китә. Шул эшләрдә җиңгиләрнең ярдәменнән башка булмаганга, җиңгиләргә дә әллә ни кадәр бүләк бирелә. Менә минем дә туй үтте Мин, кызны күрергә дип, атка атланып киттем Җиңгине күреп, аңар зур йон яулык бирдем Кояш батыр алдыннан, башкорт гадәте буенча, авылның бөтен кызлары берлә минем бикәчем дә урманга китте Мин шул ун-унбиш кыз арасыннан үземнең бикәчемне танып алырга тиеш. Әгәр үз бикәчең дип башканы тотсаң бик зур оят була; егетнең булдыксызлыгы беленә. Кай вакытта камчы берлә сабак та укытыла. Күрмәгән, белмәгән кызлар арасыннан ничек танып алырга кирәк? Монда да, әлбәттә, җиңгиләр ярдәменнән башка булмый. Кулдагы кәнфит, прәннекне күтәреп, бикәчемнең башына ябарга дигән куендагы ефәк яулыкны саклап, мин кызлар артыннан киттем. Җиңги биш-алтЫ тишекле тәңкә бәһасенә минем бикәчемнең күлмәге сары икәнен әйтте. Кызлар бөтен тарафыннан вак кына нарат урманы берлә чорналган бер аланның читенә туктадылар Мине күргәч, барысы да яулыкларын каплаштылар Үзләре «кых-кых» көлешә башладылар. Мин шул кызларның иң артында утырган сары күлмәкле кызга ефәк шәлне яптым. Кулым берлә аны тотыйм дип сузылырга өлгермәдем. ул торып чабарга тотынды. Мин аның артыннан киттем. Ул озак чаба алмады, мин аны куып җитеп, камчы берлә суктым Бикәчем туктады *Ул куллары берлә күзен, йөзен томалады Мин аның кулларын йөзеннән аерып алып, үптем Шуннан, кочаклап алып барып, аны бер нарат төбенә утырттым Баеп килә торган кояшның моң гына яктысында мин бикәчемне карарга тотындым Аның кара сачлары, кара күзләре, түгәрәк йөзләре миңа матур да күренде, ләкин аның йөзендәге, күзендәге балалыгы минем исемне китәрде Аның ун-унөч яшендәлеген белгән булсам да. мин аны һәр вакыт зур. җитеп беткән кыз дип уйларга өйрәнгән идем Аның йөзе генә түгел, бөтен әгъзаларыннан да балалыктан башка нәрсә тапмадым Күкрәк дигән нәрсә үсә дә башламаган иде. кул. аяк тулырга да тотынмаган иде Мин әллә кайчаннан бирле уйлап йөргән шул көнгә ирешкәч, аны кочарга, сөяргә, үбәргә тотындым Ләкин ул шуларның берсенә каршы да миңа җавап бирмәде. Алай гына да түгел, ул һаман миннән йөзен яшерүен бетермәде. Мин үземнең иптәш егетләремнән әүвәлге күрешүнең ничек булганын ишеткәләгәнгә. бик күбесе үзләренең бикәченең караңгы төшеп, төн булып җиткәч аерыласы килмәенчә еглаганын да белгәнгә, минем бикәчемнең шулай суык кылануына азрак гаҗәпкә калдым. Ләкин аннан әллә нинди мәгънәләр чыгарып торырга өлгерә алмадым, безгә аерылырга вакыт җитте Мин тагы кысып кочаклап үптем Ул бу юлы да миңа каршы җавап бирмәде Мин айгырыма атланып. камчы берлә сугып, күз ачып йомганчы өйгә кайтып җиттем. Иртәгесен тагы вакыт җитү берлә киттем. Бу юлы аның берлә сөйләшергә, серләшергә булып киттем Җиңги мине каршы алып, бикәчемнең яткан келәтенә кертте. Ул тагы минем сөюләремә каршы бер төрле дә җавап бирми башлады. Мин бераз шөбһәләндем. Мин аның берлә сөйләшергә тотындым. Сүзеннән дә бер дә артык мәгънә таба алмадым Ул бөтен куллары, аяклары берлә бөгәрләнеп ятканга, миңа ир кенләп кочарга, үбәргә дә ирек булмады Мин шуңар бераз ачуланып: — Син ник болай кыланасың?!- дидем. Ул миңа карамаенча: — Син марҗалар берлә әллә нинди оят эшләргә салдаттан өйрәнеп кайткан!— диде дә тагы бер сүз дәшмәде Минем күңелем шөбһәләнеп китте Шулай итеп, берәр атна мәгънәсез вакыт үтте. Мин аннан бер көләч йөз. сөю әсәре күрмәдем. Бер иптәшемә серне сөйләдем. Ул миңа: — Аның типерченүенә. тырматуына карамаенча. аны үз хатының ■ яса'— дип киңәш бирде Шул киңәш буенча мөгамәлә кылсам да. минем бикәч элгәрегедән бозылмады Ул элгәре бер дә минем берлә сөйләшмәде Ахырдан, мин алган юлымдан барасымны күргәч кенә, ул: — Зинһар, шул салдаттан өйрәнеп кайткан оят эшеңне кылма! — дип. ялынырга, ялварырга, егларга тотынды Бикәчле кияү булуның бөтен кәефе китте. Мин рәхәтләнеп бер төн уздыра алмадым Кай вакыт ачуым килеп, аның еглавына фәләненә карамасам да. аның күз яше минем шул матур көннәремне зәһәрләде. Мин бик өметсезләнеп әнигә дә сөйләдем. Ул әллә кемнәрдән өшкертеп китертсә дә. файда чыкмады Көн үтте, атна үтте, ай үтте, мин һәр көнне кич булу берлә айгырыма атланып китеп, барып кунып, таң ату берлә кайтып китеп йөрсәм дә, күңелем канәгатьләнмәде Мин яңадан өйләнергә-фәләнгә. моны аерыр га дип уйлый башладым. Әни «Сабыр ит. сабыр ит!»— дисә дә. күңелемнән өйләнергә карар бирдем. Бер төнне бикәчем бик ачуны китергәч: | — Син ни эшлисең? Шулай ярыймыни? Мин хатын кирәккә өйлән гән!— дип. тегеннән үземнең разый түгеллегемне белдердем. Шуңар гына анын исе китмәгәнне белгәч. — Алай булса, мин икенчегә әйләнәм!— дидем. Шул сүз аны бөтенләй үзгәртте Ул егларга. еглап-еглап ялынырга тотынды Аның берлә генә дә калмады, мине үбәргә, кочарга тотынды Мин аптырап калдым Аның теле ачылып Мин сине бик сөям' Шул салдаттан өйрәнеп кайткан эшен бул- маса иде, тагы сөяр идем'— диде Мин, кызгануданмы, тагы яңадан өйләнү уен куйдым Ирле-хатынлы булып рәхәтләнеп тора алмасам да. бара-тора әллә рәтләнер дип, калымны да тутырдым, атасы-анасы берлә дә күрештем Ләкин бикәчем һаман үзгәрмәде Мин аны өйгә төшердем Әни үзен яратты. Сыер, бияне саварга әллә кайчан өйрәнгән, кымызны да ясарга өйрәнгән, аш, икмәк пешерә дә белә, ләкин шул үзе һаман балалыгыннан чыкмый! Мин бөтен яшьлегемне харап итмим дип, Бөрҗән хәзрәткә өшкертергә алып бардым Бик һәйбәт бер ат бирдем Ләкин бикәчем үзгәрмәде. Шуннан соң. салдат вакытында бергә хезмәт иткән бер фельдшер — таныш урысым бар иде, Троицкиның теге ягында тора. Ат җигеп шунда барып, дүрт йөз чакрымнан аны эзләп табып, серне сөйләдем. Ул антиктан алырга әллә нәрсә язып бирде Өч йөз чакрым булса да, Оренбурга барын, шул даруны алып кайттым Аннан да файда булмады Менә хәзер инде өйләнгәнемә дүрт ел булды, бикәчем һаман шул минем ирлегемне салдаттан өйрәнеп кайткан, кирәкмәгән бер эш дип ышанудан күчә алмады Инде ни эшләргә белмәенчә торам өйләнсәм аны кызганам, өйләнмәсәм тагы вай!— диде дә туктады Үзе тагы озын гына итеп сулап куйды. Түгәрәк ай болыт астына кереп китте. Сөйләүченең йөзе кеби, күк йөзе дә караңгыланды Тау тагы зуррак кеби күренде, агачлар тагы юанрак кеби сизелде Караңгылык, йомшак куллары берлә, бөтен Урал буен каплап алды Башкортның авыр сулавы берлә тартар тавышыннан башка бер нәрсә дә шул моңлы тынычлыкны бозмады Менә тагы башкорт әйләнеп ятып, авыр суларга тотынды. Ат та. иптәшенең кайгысын сизгән кеби, моң иттереп кешнәп куйды, урман аннан да моң иттереп җавап бирде. Ай болыт астыннан чыгып, бөтен тауларны, агачларны, сузылып яткан иптәш башкортымны ап-ак нуры берлә коендырды. Безнең күзләр берләште. Ул миннән киңәш көткән, мәслихәт көткән кеби, күзен тутырып карады. Мин. ни әйтергә белми аптырап калып, борылып яттым Иртәгесен без башкортның өенә барып җиттек Башкорт мине бик сыйлады Мин кымыз, ит ашауны онытмасам да. теге хикәянең каһарманы - киленне дә күземнән качырмадым Кечкенә генә, 14—15 яшьләр чамасында, кара чәчле, кара күзле, зур калош кигән бер бала самавыр керткәч тә, мин «шулмы?» дигән кеби иттереп, сөальле күзем берлә башкортка карадым Башкорт мине аңлады Ул, башын чайкап — Ийе!— дип җавап бирде. Шул баланың нечкә кулларын, җитлекмәгән тәннәрен, әллә нинди карт бала төсе чыккан йөзен күргәч тә, шул тормышның трагедия сенең сәбәпләрен тәмам аңладым. Мин киттем, башкорт һаман әле шул бала хатын берлә калды. Шул бала аның солдаттан өйрәнеп кайткан гөнаһларын аңлый башла дымы, юкмы? Әллә үзе шул баланы хатын дип тотудан туеп бетеп, үзе кеби таза, нык хатын алдымы? Белмим

Кереш сүз авторы һәм текстны әзерләүче профессор Ибраһим НУРУЛЛИН

Реклама