АМЕРИКА ГАЛИМЕ ТАТАРЛАР ТУРЫНДА

Турыдан-туры татар халкының этник һәм гражданлык тарихына багышланган соңгы хезмәт моннан 60 еллар элек басылып чыккан иде. Ул — тарихчы галим һәм язучы Г. Газизнең Мәскәүдә. СССР халыклары үзәк нәшриятында 1925елда дөнья күргән «Татар тарихы» исемле монографиясе. ( Дөрес. 1967 елда Мәскәүдә «Татары Среднего Поволжья и Приуралья» дигән моногра фик җыентык һәм 1984 елда Р. Фәхретдиновның «Очерки по истории Волжской Булгарии» дигән хезмәтләре нәшер ителде, алар да халкыбызның тарихына карыйлар. Ләкин бу хезмәтләрнең беренчесе халкыбызның гореф-гадәте, көнкүреше, моң җырлары. һөнәрләре мәсьәләсенә — этнографиягә карый, ә икенчесе, ерак бабаларыбыз болгарлар турындагы хезмәт, асылда Идел буе болгар дәүләте буенча билгеле булган хезмәтләрнең историографнясен хәтерләтә. Соңгы елларда халкыбызның теле, әдәбияты, сәнгате, иҗтимагый фикер тарихы, басма сүзе буенча, шулай ук тарихыбызның аерым чорларын тикшерүгә багышланган хезмәтләр дә дөнья күрде. Әйтик. С. Алишев татарларның Пугачев хәрәкәтендә катнашуын тирәнтен өйрәнеп язды. Әмма бу хезмәтләр әле татар халкының тулы тарихын ачып бирүдән ерак тора, алар зур тарихның аерым өлешләре генә булып кала. Шәхес культы, торгынлык заманнарында рус булмаган халыкларның, бигрәк тә татар халкының тарихын өйрәнү читкә этелеп килде. Шул ук вакытта әдәбиятта атлаган саен безгә монгол басып алучылары дигән мөһер сугылды, шушы караш пропаганда- ланды. Халкыбызның этник, гражданлык тарихын өйрәнү милләтчелек дип каралды. Бу заманнарда халыкның гражданлык тарихын өйрәнү эше географик зона тарихын тикшерүгә кайтып калды. Менә шуңа күрә бездә татар халкының тарихы урынына | Татарстан АССР тарихы гына тикшерелде. Өстә сәясәт үзгәрү, яңа «юлбашчы» утыру уңае белән тарих өзлексез «төзәтелеп», үзгәртелеп килде. Соңгы елларга хәтле гуманитар фәннәрдә политизация, идеологизация төп метод булуын искә алсак, моңа хәтле дөнья күргән «Татарстан АССР тарихы»ннан татар халкының объектив тарихын эзләү ялгыш булыр иде. Бу тарих китапларында Татарстан АССР территориясенең экономикасы, авыл хуҗалыгы, анда булган вакыйгалар яктыртылган, шул исәптән бу территориядә яшәгән татар халкының тарихы да өлешчә чагылыш тапкан, әлбәттә. Әмма, билгеле булганча, татар халкының дүрттән өч өлешеннән артыгы бу территориядән читтә яши. Димәк, аларның тарихы «Татарстан АССР тарихы»ннан читтә калып килә. («Татарстан АССР тарихы»ның ни дәрәҗәдә фәннилеге, объективлыгы турында биредә сүз алып барылмый. Без аның вульгар социологизмнан азат булмавын гына искә алып үтәбез). Йөзәр меңләп, компакт төркемнәр булып Башкортстан, Чувашстан, Мари автономияле республикаларында. Чиләбе. Ульяновск. Куйбышев. Оренбург. Әстерхан һәм башка өлкәләрдә яшәүче татарларның тарихы «Татарстан АССР тарихы» нда чагылыш тапмый, бу төбәкләр тарихы буенча чыккан хезмәтләрдә дә анда яшәүче татарлар тарихы турында сүз юк. Югарыда мин. татар халкының тарихын бербөтен итеп өйрәнү тыелып килде, дидем. Моны үземнең тәҗрибәмнән дә күрсәтә алам. Татар китабы тарихы белән шөгыльләнә башлагач, Казаннан. Татарстаннан тыш татар китабын басу тарихын минем фәнни | эш планымнан төшереп калдырдылар. Шуңа күрә Татарстан АССРдан тыш милли китабыбыз тарихын эштән соң, ял хисабына алып бардым. Мин эшли торган Тел. әдәбият һәм тарих институтында Мәскәү. Әстерхан, Оренбург һәм Татарстаннан тыш башка төбәкләрдә оешкан татар театры тарихын өйрәнүне дә институт планына кертмәделәр. Ерак барасы түгел. Казанда чыккан «Батырлар китабы»на Татарстан АССРдан Т читтә яшәп Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеме алган татар халкының батыр уллары кертелмәве дә шуның мисалы. Октябрь революциясеннән соң татар халкы тарихын өйрәнүгә мөмкинчелекләр туа башлый. Халкыбыз тарихын төрле пычратулардан азат итү, аның фәнни тарихын булдыру йөзеннән махсус эшләр гамәлгә кертелә, .Татароведение» дигән фән барлыкка килә. Хәтта революциягә хәтле дә халкыбызның тарихы буенча, авырлыклар белән булса да, хезмәтләр чыга башлаган. Моның өчен Ш. Мәрҗани. һ. Атласи, Г. Әхмәров, Г. Ваттал. Р. Фәхретдинев, Г. Баруди һәм башкаларның татар халкы тарихы буенча китапларын искә төшерү дә җитә. Аларның хезмәтләре егерменче еллар азагында тыелган, яндырылган. Шушы еллардан башлап, татар халкының тарихы буенча эшләү беръяклы гына алып барыла. Сталин аңлап эш иткән, үз тарихын оныткан халыкның киләчәге булмавын яхшы белгән. Татар халкының үткәне турында уйдырма, ялгыш карашлар, аларны монгол токымнары итеп карауның нигезендә төп сәбәп булып безнең гражданлык һәм этник та рихыбыэның җитәрлек тикшерелмәве һәм пропагандаланмавы ята. Бөтен Европа халкы татар исеме астында монголларны таный, шул ук хәлне без АКШта да күрдек. Төркиядә дә татар дип монголны атыйлар, биредәге татарлар үзләрен «төрки», «Казан төркие», «шимали төрки» дип йөртәләр. Европа, Америка халыклары арасында безнең кем булуыбызны аңлату юлында ифрат кирәкле эш башкарылды. Мин бу урында 1986 елда АКШта, Лос-Анжелеста инглиз телендә басылып чыккан «Идел буе татарлары тарихы» дигән монографияне күз алдында тотам. Аның авторы — Азад-Гайшә Рорлих, Төньяк Калифорния университеты профессоры. Зур күләмле бу хезмәт өч кисәктән, һәр кисәге берничә бүлектән тора. Беренче бүлеге «Идел буе татарларының килеп чыгышы» дип атала һәм ул Г. Газизнең «Татармы, төрекме?» (төркиме — Ә. К) дигән хезмәте исеме астында ачыла. Хезмәтнең һәр бүлеге исеменнән соң эпиграфлар китерелә, без аларны алда күрсәтә барырбыз. Автор бу бүлектә татар этнонимының тарихына туктала һәм бу исем астында хәзер билгеле булган халыкның килеп чыгышы турында булган карашларга анализ ясый. Профессор Азад-Гайшә бу этноним турында С. Соловьев, Г. Перетяткович, Н. Карамзин. И. Березин, В. Григорьев, Н. Чернов, Н. Калинин, Н. Фирсов, М. Худяков, A. Смирнов. С. Толстой, Н. Воробьев, Т. Трофимова, Н. Дмитриев, М. Тихомирнов, B. Бартольд хезмәтләренә таянып эш йөртә. Авторга безнең халыкның исеме һәм килеп чыгышы турында борынгы төрки, көнчыгыш галимнәренең карашлары да таныш. Ул шулай ук бу мәсьәлә буенча Ш. Мәрҗани, К. Насыйри. Г. Баттал, 3. Вәлиди, А. Халиков, Ф. Вәлиев, Л. Җәләй, М. Зәкиев, М. Госманов, Һ. Гимади, Я. Абдуллин карашларын да яхшы белә. Шундый киң чыганаклар нигезендә автор хәзерге заман татарларының монгол түгеллеген, ә төрки халык булуын күрсәтә. Хәзерге татар исеме астында билгеле булган халыкның Идел буе болгарларыннан килеп чыгуын, аларның формалашуында кардәш кыпчакларның катнашуын күрсәтә. Автор, тиздән татарлар турында яңа хезмәтләр язылыр, аларда болгар-кыпчак теориясе расланыр, дигән ышаныч белдерә. Азад Гайшә үзенең хезмәтен »Идел буе татарлары тарихы» дип атаса да, бу исемнең Урал, Себер татарларын да үз эченә алуын ассызыклап күрсәтә, безнең кайбер тарихчыларыбыз, шагыйрьләребез кебек, аңа Кырым татарларын кертми. Монографиянең икенче бүлеге «Болгар дәүләте» дип атала һәм Асия Минһаҗева- ның «Болгарда уйланулар» шигыреннән алынган өзек белән башлана: Катлам-катлам тарих ята. Гасырларга бүленеп... Халыклар аһ-зары кайта Күз яшенә эленеп... Биредә Болгар дәүләтенең кайчан барлыкка килүе. Азов-Дон буйларыннан болгар кабиләләренең Идел буена күчеп килү сәбәпләре, Идел-Кама буендагы Болгар дәүләтенең чикләре, шәһәрләре, тормышы, культурасы, галимнәре турында мәгълүматлар китерелә. 922 елда Болгарга Багдад илчелегенең килүе, рәсми рәвештә ислам динен кабул итү, илчелекнең секретаре Ибне Фазлан язмалары, Болгар дәүләтенең Рус дәүләте һәм башка халыклар белән сәүдә, экономик, культура мөнәсәбәтләре. Болгар дәүләтенең даны ерак җирләргә билгеле булуы турында сүз алып барыла. Өченче бүлек «Монгол басып алучылары» дип атала һәм аңа болгар-татар кабер ташларында очрый торган «Без киттек. Башкалар килер» дигән юллар эпиграф итеп куелган. Бу бүлектә монголларның 1228, 1232 елларда ясаган һөҗүмнәре, болгарларның басып алучыларга каршы героик көрәше. Болгар дәүләтенең Алтын Урда кул астындагы хәле тасвирлана. 1256-1502 елларда Алтын Урда тәхетендә утырган ханнарның хронологик таблицасы да китерелә. Дүртенче бүлек «Казан ханлыгы» дип атала һәм М. Каюмовның «Казанымда шундый чатлар бар» дигән шигыреннән: Киләчәгем нурлы булсын өчен Үткәннәрдән һәрчак ут алам. — дигән юллар китерелә Бүлекнең исеменнән күренгәнчә, анда Казан ханлыгының 1437 елдан алып 1552 елга кадәрге тарихы яктыртыла. Анда Болгар дәүләте җимерелгәннән соң Казан ханлыгының ничек барлыкка килүе, аның элекке башкаласы. Мәскәү белән Казан арасындагы хәрби, экономик, культура, сәяси менәсәбәтләр. Казан илендә мәктәп-мәдрәсә. кулъязма китап, әдипләр, илнең экономик хәле, ханлыкның Урта Азия. Себер. Кавказ. Теркин белән элемтәләре тикшерелә Бу бүлектә Касыйм ханлыгының тарихына да урын бирелгән. Казан ханнарының хронологиясен эченә алган таблица да китерелгән. Монографиянең беренче олеше шушы бүлек белән тәмамлана. Китапның икенче өлеше «Идел буе татарлары һәм Рус дәүләте» дип атала һәм 5-9 бүлекләрне үз эченә ала. Бишенче бүлек «Казан ханлыгын аннекцияләү. Россиянең татарларга карата тоткан политикасы» дип исемләнгән. Бүлеккә эпиграф итеп Ш. Маннурның «Сабыр төбе» шигыреннән түбәндәге юллар алынган: Патша җиңгән. Чал маңгае җиргә тигән. Халык башын игән. Ирексезлек камап алган бөтен яктан. Бу бүлектә Казан ханлыгы руслар тарафыннан басып алынганнан соң анда яшәгән халыкларның башыннан кичкән газаплары, халыкны көчләп чукындыру, җирен-байлыгын талау, күпләрнең иленнән куылуы, татарларга карата алып барган милли колониаль изү политикасы тасвирлана. Шушы чорда татар халкының төрле җирләргә таралуы. Степан Разин. Емельян Пугачев хәрәкәтендә актив катнашуының сәбәпләре. Екатерина II нең татарларга карата ясаган кайбер ташламалары: мәчет салырга. мөфтилек ачарга рөхсәт бирүенең сәбәпләре күрсәтелә. Лука Канашевич. Иль- минский кебек христиан миссионерларының татарларны чукындыру, мәктән-мәдрәсәләрне эзәрлекләү, бу чордагы халык мәгарифе мәсьәләләренә дә урын бирелә. Алтынчы бүлек «Дин исеме астындагы реформизм» дип исемләнгән. Ул С. Ялчыго- ловның: «Һәр урында төрле милләт кузгалыша».— дигән сүзләре белән башлана. Биредә без Г. Курсавый. Ш. Мәрҗани. Р. Фәхретдинен. М. Бнгнев. Габдрәшит Ибраһимов. 3. Камалый. Г. Килдешев кебек татар зыялыларының эшчәнлеге белән танышабыз. Аларның халык мәгърифәтенә керткән өлеше, халык арасындагы уянуның, торгынлыктан чыгуның беренче адымнары сурәтләнә. Шул уңайдан вәисевчел.эр һәм аларның эшчәнлеге. Урал. Себер татарлары арасында мәктәп мәдрәсә эшләре, Иж- Буби мәдрәсәсен тар-мар итүнең сәбәпләре. Битенроссия мөселманнарының беренче съезды кебек темалар яктыртыла. • Дөньявн-дини симбиоз» дип аталган җиденче бүлек Ф. Кәримнең Үзең турында уйлама. Илең турында уйла. — дигән шигъри юллары белән ачыла. (Бу юллар ялгыш Т. Миңнуллинныкы дип күрсәтелгән.) Эчтәлегеннән күренгәнчә, бу бүлектә сүз татар мәгърифәтчелеге турында бара. Анда мәгърифәтчелекнең күренекле вәкилләре Ибраһим Хәлфин. Гали Мәхмүдов. Каюм Насынри, Хөсәен Фәезханов эшчәнлегенә киң урын бирелә Татар басма сүзенең барлыкка килүе, Казан, Оренбург. Уфа, Петербург. Әстерхан һәм башка урыннарда татар китапчылыгының тарихы, татар вакытлы матбугаты ачу өчен көрәш, җәмгыяте хәйрияләрнең мәдәниятебездә тоткан урыны һәм башка мәсьәләләр дә тикшерелә. Татар лар арасында киң тарала башлаган мәгърифәтчелеккә, дөньявилыкка каршы Ишми ишан кебек реакцион ислам әһелләренең патша жандармериясе белән бер союзда торып көрәшүе дә яктыртыла. Сигезенче бүлек — «Белемлелек». Аңа эпиграф итеп И Гаспринскийның рус телендә язылган «Русское мусульманство» дигән мәкаләсеннән түбәндәге юллар китерелә: • Когда мы в своем мектебе приобретаем первоначальные плоды вашей науки и знаний, когда мы из татарских книг узнаем нашу Россию и ее порядки, будьте уверены, у нас появится желание и средства наполнить ваши гимназии и университеты, чтобы трудиться рядом с вами на поприще жизни и науки». Бу бүлектә татар уку йортларының программалары, мәдрәсәләр тарихы, татар мәктәпләренә карата царизм алып барган эзәрлекләү политикасы, татар яшьләре өчен рус уку йортларының бикле булуы, шуңа күрә аларның Каһирә. Бәйрүт. Истанбул. Женева. Сорбонна, Япония, Кытай, хәтта Америка уку йортларына белем алу өчен китә башлаулары күрсәтелә. Татар халык мәгарифе өлкәсендә эшләп килгән күренекле зыялылар турында да мәгълүматлар китерелгән бу бүлектә. Тугызынчы бүлекне мин «Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте» дип тәрҗемә иттем. Ул А. Минһаҗева шигыреннән алынган түбәндәге юллар белән башлана: Шундый вакыт килер! — диеп Өметләнеп көткәннәр. Вакыт җиткәч, әллә кемнәр. Әллә кемнәр киткәннәр. Профессор Азад-Гайшә татарларда җәдитчелек хәрәкәтен XIX гасырның ахырыннан башлый. (Хезмәттә сүз нигездә, мәгърифәтчелек турында бара, шуңа күрә без бүлек исемен «җәдитчелек» дип тәрҗемә итмәдек). Автор, бу хәрәкәт 1917 елгы революциягә хәтле дәвам иткән, дип раслый. Шул уңайдан ул «пантюркизм» мәсьәләсенә дә тукталып үтә. Бүлектә 1905 елның 17 октябрь манифестыннан соң иҗтимагый хәрәкәтнең киң җәелеп китүе тасвирлана. Сәяси-иҗтимагый хәрәкәттә Садри һәм Һади Максудилар, Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров кебек социал-революционерлар (алар арасына автор Г. Камалны да кертә). Г. Терегулов кебек меньшевикларның роленә туктала. Шушы ук бүлектә беренче татар большевигы X. Ямашев. татар социал-демократлары турында да сөйләнә. Большевикларның үз карашларын пропагандалауда «Азат», • Азат халык». «Казан мөхбире» кебек газеталарны файдалануларына, шулай ук беренче татар большевистик газетасы «Урал»ның роленә туктала. Бу бүлектә Беренче һәм Икенче Бөтенроссия мөселман съездлары турында да, I-IV Дәүләт Думасының мөселман фракциясе эшчәнлеге турында да күп мәгълүматлар алырга мөмкин. Автор татарларда төрле юнәлештәге сәяси хәрәкәтне «җәдитчелек» исеме астында, бер тоташтан диярлек карый. Татар большевикларының эшчәнлеге дә шушы бүлектә карала. Әлбәттә, аларның эшчәнлеген, тоткан максатларын «җәдитчелек»кә кайтарып калдыру белән килешү мөмкин түгел. Татарларда җәдитчелек хәрәкәте профессор Я. Абдуллин тарафыннан махсус өйрәнелде. аңа тиешле бәя бирелде, җәдитчелек белән мәгърифәтчелекнең нинди агымнар булуы шактый тулы күрсәтелде. Профессор Азад-Гайшәнең җәдитчелек, мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм аның вәкилләренең тог кан урыннары турындагы бәяләре белән Я. Абдуллин концепциясе арасында аермалыклар бар. Безнең максатыбыз бу ике галимнең — Америка профессоры Азад-ГайШә Рорлих белән совет галиме Я. Г. Абдуллин карашларын чагыштырып тикшерү түгел, ә күрсәтелгән тарих китабы белән таныштырып үтү генә. Монографиянең өченче өлеше «Идел буе татарлары һәм Советлар Союзы» дип атала һәм ул үз чиратында өч бүлектән тора. Унынчы бүлек «Революция: культура ав тономиясеннән ТАССРга хәтле» дип исемләнгән. Эпиграф итеп X. Әюповның «Бәйрәмнәр» шигыреннән түбәндәге юллар китерелгән: Бәйрәме бар халык — бай халык: Гасырларның бәйрәм елларында Җире кала. Байраклары кала чайкалып. Бу бүлек 1917 ел Февраль революциясеннән алып Татарстан АССР оештырылуга хәтле чорны эченә ала. Бу дәвердә эшләп килгән Милли шура. Хәрби шура, Казан мөселман комитеты. Мөселман социалистлар комитеты, РКП(б)ның Көнчыгыш халыкла ры коммунистлар оешмасы. Милләтләр эше халык комиссариаты, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе эшчәнлеге, Татар-башкорт республикасы, Татарстан республикасы төзү өлкәсендәге көрәш мәсьәләләре каралган. Октябрь революциясеннән соң татарлар яши торган башка шәһәрләрдә, регионнарда төрле мөселман комитетлары, милли мәктәпләр, милли матбугат эшләре, культура учаклары оештырылуы, аларның төп эшчәнлеге, Октябрьнең татарларга үз культураларын үстерү өчен ачкан мөмкинлекләре тасвирлана. Татарстан республикасын оештыру буенча М. Вахитов, К. Якубов, Г. Ибраһимов, Һ. Маликов, М. Галиев. М. Конов кебек революционер һәм җәмәгать эшлеклеләренең исемнәре белән очрашабыз. Шулай ук татар хезмәт ияләренең Октябрь революциясе казанышларын саклауда кулларына корал тотып төрле фронтларда сугышулары да күрсәтелгән. Бүлек ТАССР территориясенең географик картасы һәм статистик мәгълүматлар белән дә тулыландырылган. Унберенче бүлек «Милли коммунизм һәм Татарстан АССР Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан» дип атала. Бу урында иң әүвәл Зөлфәтнең «Сак бул» шигыреннән алынган өзек белән танышабыз: Канатлы ат чаба җир буйлатып — Азат җан ул — Хыял һәм Өмет! Бу бүлектә яктыртылган темалар: республикада татар телен гамәлгә ашыру буенча эшләр, татар теле терминологиясен тудыру буенча эшчәнлек, яңалифкә күчү, аны кириллицага алыштыру, культура революциясе. Үзәк һәм Татарстан. Татарстан коммунистларының партия оешмасы. Халык комиссарлары Советы, Үзәк Башкарма комитеты. РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Татар-башкорт бюросы, Сәетгалиев, Солтангалиев, «солтангалиевчелек» һәм аңа каршы көрәш, «Татар культурасы нинди юл белән барачак?* дигән мәсьәлә тирәсендәге бәхәсләр, татар әдәбияты һәм культу расының торышы һәм башкалар. Егерменче еллар уртасында башлаш ан террор нәтиҗәсендә татар халкы һәм аның культурасы күп югалтуларга дучар булды. Милли мәсьәләнең драматик авыр тарихы шушы чорга барып тоташа. Азад Гайшә үзенең бу хезмәтендә менә шушы моментларны да әйтеп үтә. Шунысы игътибарга лаек, ул бу елларда татар халкы ирешкән культура уңышларын да таный, шул исәптән 1941 елда Мәскәүдә үткәрергә әзерлән гән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы турында да яза. Уникенче бүлек «Культура сыгылмалыгы һәм Икенче бөтендөнья сугышыннан Соң милли үзаңлылык» дип атала. Биредә эпиграф итеп ике автор сүзләре китерелгән: К. Мостафин: «Ватан да бер. Тукай да бер. әни дә бер«. Ә. Еники: «Сезне онытырга хакыбыз юк. аңлыйсызмы?* («Әйтелмәгән васыять«тән). Бу соңгы бүлектә татар халкының саны, аның күпме өлеше чит регионнарда яшәве, татар мәктәпләренең хәле, анда укучыларның елдан-ел кимүе, матбугат-нәшрият эшләренең торышы, туган телдә китап басуның кимүе — кыскасы, хәзер без янып йөри торган мәсьәләләр турында сүз бара. К. Фасеевның һәм А. Калагановның «Коммунист Татарии» журналында басылган мәкаләләренә таянып. Татарстанда ислам диненең торышы, аңа каршы пропаганда, атеизм буенча укылган лекцияләр саны. Ишмөхәммә товның Тукай атеизмына карата язган китабы турында әйтелә. Бу бүлектә сугыштан соң татар әдәбиятының үсеше турында да шактый мәгълүматлар китерелгән. Ватан сугышыннан соңгы татар әдәбияты өлкәсендә уңышлы эшләп килүче Г Бәширов. Н. Фәттах. Р. Файзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, Ф. Шәфи гуллин, М. Әгьләмов, Ш. Галиев. Зөлфәт. Р Гәрәйләрнең исемнәре искә алына. Та тар әдәбияты тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүче галимнәрдән М. Гайнуллин. М Мәһдиев. X. Миннегулов һ. б.ның хезмәтләре күрсәтелә. Татар культурасын өйрәнү буенча Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының эшчәнлегенә уңай бәя бирелә, бу өлкәдә эшләүче А. Халиков, Р. Мөхәммәдова, М. Госманов, Ю. Мө хәммәтшин. Я. Абдуллин, С. Алишев, Ә. Кәримуллин, Ф. Вәлиев, Д. Вәлиева, X. Хәсә- нов исемнәре һәм хезмәтләре искә алына. Азад Гайшә татар халкының авыр елларында да үзенең милли культурасын, сәнгатен саклап кала алуын һәм киләчәктә дә яшәячәгенә ышаныч белдерә. Китапның исеме дэ шуңа ишарә ясый, анда «Идел буе татарлары тарихы» дигән сүзләрдән соң китерелгән «Профиль ин нашионал ресайлиенс» дигән юлларны мин «Милли сыгылмалыкның профиле» дип тәрҗемә итәм. Монография «Йомгаклау» сүзе белән тәмамлана. Кушымта итеп I-IV Дәүләт Думасының татар һәм башкорт депутатлары исемлеге (биографик белешмәләр белән), • Искәрмәләр», хезмәттә очраган «Исемнәрнең һәм төрле шәһәр, вакытлы матбугат, аерым оешмаларның алфавит күрсәткече» китерелгән. Китап ахырындагы библиография дә гаять бай. анда СССРда һәм Европа. Азия илләрендә бу темага каралган, кайберләре безгә дә билгеле булмаган диярлек хезмәтләр исемлеге китерелгән. Китап тарихыбызның төрле якларына бәйләнешле карталар, таблицалар белән баетылган. Хезмәт авторның гаять эрудицияле галим булуы турында сөйли. Бу китап бай чыганакларга таянып язылган. Хезмәтнең төп максаты — татар халкының граждан лык. этник тарихын тасвирлау. Шуңа күрә, автор мәсьәләне Татарстан АССР киңлек ләре белән генә чикләми. Бездә СССР тарихын өйрәнүче чит ил галимнәрен советолог дип атыйлар. Бу исем ас тында аларга карата ышанмаучылык, аларның эшләрен шик астына алу кебек төсмер ята. кайвакытта бу исем яман мәгънәдә дә кулланыла. Соңгы елларда советологлардан кайсының кем икәнен аера башладылар. Элек заманнарда советолог дип аталган кайбер чит ил галимнәренең хезмәтләрен хәзер рус теленә тәрҗемә итеп басу эшенә дә керештеләр. Профессор Азад-Гайшә Рорлихның «Идел буе татарлары тарихы» битләрендә безнең илебезгә карата нинди дә булса яла ягуларны очратып булмый. Автор халкыбыз тарихының бик ачы хәлләрен язганда да объектив булырга тырыша. Халкыбызның теле, культурасы, мәктәбе, рухи мирасының язмышы турында матбугатыбыз битләрендә безнең күзебезне ача башлаган байтак мәгълүматлар игълан ителде Аларда безнең хәлебез турында Азад Гайшә хезмәтендә искә алынмаган бик күп нәрсәләр әйтелә. Аларның кайберләре галимәнең ошбу хезмәтендә дә чагылган икән, моннан чыгып без аны тенденциозлыкта гаепли алмыйбыз. Мин бу хезмәтне татар телендә бастырып чыгаруны да яклар идем. Бай информацияле, халыкның этник һәм гражданлык тарихына караган бу хезмәт безнең өчен. укачыларыбыз өчен, һичшиксез, файдалы I булыр. Китап татар халкына хөрмәт белән сугыралган. Без авторның кем булуы белән дә кызыксындык. Ул Румыниядә татар гаиләсендә туган, Бухарест университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Аннан АКШның Висконсин Мэдисон университетында стажировка үткән, биредә Россия тарихы буенча диссертация як лаган. Хәзерге көндә, әйтеп үткәнчә, ЛосАнжелес шәһәрендәге Көньяк Калифопчия университетында Россия тарихы буенча профессор булып эшли. Бик КУП телләрне белә, шул исәптән Европадагы төп телләрне, рус, төрек, татар, гарәп, фарсы, борынгы төрки телләрне... Рун, гарәп графикасында укый һәм яза. Аның беренче басма хезмәтләре Россия тарихына карый. Хәзерге вакытта. Россия тарихы белән беррәттән, Советлар Союзында исламның тоткан урыны һәм хәле турында лекцияләр алып бара. Соңгы елларда профессор татар халкының тарихы белән дә якыннан кызыксына. Югарыда телгә алынган китап әнә шул өлкәдәге эшчәнлекнең бер җимеше. Аның татар халкы тарихына, культурасына караган башка хезмәтләре- мәкаләләре дә бар. Хәзерге вакытта профессор Азад-Гайшә Рорлих Россиядә революциягә хәтле яшәгән, эшләгән мәшһүр мөселман хатын-кызлары турында монография яза. Бу хезмәтне уңышлы башкарып чыгу өчен Азад-Гайшә ханым Казанга килергә жыена, архив һәм китапханәләрдә эзләнүләр алып бару, Казан белән танышу турында хыяллана.

Реклама