1 июнь Балаларны халыкара яклау көне

Ялгыз калгач...

Өйдә Алмаз — ялгызы. Куркыта әллә нигә. Берәр нәрсә, берәр ни Бар микән әллә өйдә? Нәрсәдер дөпдөп итә. Күзгә күренми генә Нәрсәдер үтеп китә. Нәрсәдер этеп китә. Нәрсәдер төртеп китә. Нәрсәдер дөп-дөп итә Бүлмә түрендә генә. Нәрсәдер дөп-дөп итә Колак төбендә генә. Баштарак ул бер яктан Дөпдөп-дөп иткән кебек, Аннары ул өч яктан Дөп-дөп-дөп иткән кебек. Аннары ул бар яктан Дөп-дөп-дөп иткән кебек, Шуннан соң ул почмактан Дөпдөп-дөп иткән кебек... Дөп-дөп итә! Әллә инде Берәр карак керәме? Юк ла, курыкканга гына Дөп-дөп тибә йөрәге Спортның яңа төре Спорт өчен тугандыр ул. Шул спорт — бөтен эше. Спорт төрләренең Алмаз Ярата бөтенесен. Спортның телевизион Төрләрен ул бигрәк тә Нык ярата һәм мавыга Көннәр буе — кирәктә! Калдырмый ул хоккеен да, Футбол, волейболын да, Баскетболын, мотоболын. Тагын... ягъни, барын да! Аннан тотына тенниска, Бөтен эшен ташлый да. Ә нәфис гимнастиканы < Ясый» ашый-ашый да. Иртәнге гимнастиканы Ясый ул ятып кына. Тик озаграк ятып булмый - Кыскарак вакыт кына. Күренеп тора Алмазның «Авыр» атлет икәне. Шуңа күрә калдырмый ул Авыр атлетиканы. Җиңел атлетиканы да Карап бара — калдырмый. Анысының зыяны юк — Җиңел булгач, ардырмый Көн буена — спорт, спорт... Юк, барыбер арый ул. Хәлсезләнә, хәлдән тая, Ә шулай да карый ул. Ә телевизор карарга Сәбәп чыгып тора шул. Әмма Алмаз түзә һаман — Спорт чыныктыра шул! Роберт МИҢНУЛЛИН (1948) — шагыйрь. «Бәхетле булыгыз». «Сөенсеннәр әле каеннар». <• Акбай цирк карый» һ. б. тагар һәм рус телләрендә басылган уннан артык китап авторы. Ул — Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши Өйдә Алмаз — ялгызы. Куркыта әллә нигә. Берәр нәрсә, берәр ни Бар микән әллә өйдә? Нәрсәдер дөпдөп итә. Күзгә күренми генә Нәрсәдер үтеп китә. Нәрсәдер этеп китә. Нәрсәдер төртеп китә. Нәрсәдер дөп-дөп итә Бүлмә түрендә генә. Нәрсәдер дөп-дөп итә Колак төбендә генә. Баштарак ул бер яктан Дөпдөп-дөп иткән кебек, Аннары ул өч яктан Дөп-дөп-дөп иткән кебек. Аннары ул бар яктан Дөп-дөп-дөп иткән кебек, Шуннан соң ул почмактан Дөпдөп-дөп иткән кебек... Дөп-дөп итә! Әллә инде Берәр карак керәме? Юк ла, курыкканга гына Дөп-дөп тибә йөрәге! Архимед белән Спартак Безнең авыл — данлы авыл! Ышанасынмы, туган? Архимед та. Спартак та Безнең авылда туган. Беләм әти-әниләрен. Беләм бабаларын да. Туганнары авыл тулы — Беләм мин аларын да. Аларның ничек үскәнен Бигрәк тә әти белә. Чөнки алар икесе дә Укыган әти белән. Икесе дә безнең урта Мәктәптә укыганнар. Икесе дә бер партада Янәшә утырганнар. Архимед физикасыннан «Золеләр алгалаган. Ә Спартак ярышларда Артта да калгалаган. Ә шулай да мактый халык. Чыннан да. мактарлык та — Спартак Гапсаттаров та. Архимед Акмалов та! Торам менә елмаеп! Әтиемнең малае Бераз шаянрак. Әниемнең малае Бераз наянрак. Әбиемнең оныгы Бераз кирерәк. Ә бабамның оныгы Бераз эрерәк Абыемның энесе Начаррак укый. Сеңелемнең абыйсы Артыграк йоклый... Шул бер малай бит инде Алар барсы да — Торам менә елмаеп Сезнең каршыда!Җиләк чыпчыгы Миләш чыпчыгы! Безнең Җиләкне ник ашыйсың? Түтәлдәге җиләкне Нигә читкә ташыйсың? Кичә дә син тигәнсең! Бүген дә син килгәнсең! Мондый начар гадәтне Вакыт сиңа ташларга. Миләш чыпчыгы тиеш Миләш кенә ашарга! Тыңламыйсың мине син. Ахры, тыңлый белмисең. Тот син минем киңәшне. Аермыйсың әллә син Җиләк белән миләшне? Әгәр дә моннан соң да Тыңламасаң сүземне. Җиләк чыпчыгы диеп Йөртәчәкмен үзеңне. Шулай, миләш чыпчыгы. Әй лә... җиләк чыпчыгы!Җайдаклар Безнең якның малайлары (Әйтү түгел мактанып) Тәпи иөри башлау белән Чаба атка атланып! Атларда чаба малайлар — Атлары да атлары! Малайларның әле шулай Чаба торган чаклары. Атлана да чаба алар Иярсез дә йөгәнсез. Бу инде — безнең малайлар Чын җайдаклар дигән сүз. Чаба алар, оча алар. Калмый хәтта эзләре. Канатлы әллә атлары. Әллә инде үзләре... Кызыйлар кала кызыгып, Энекәшләр —■ көнләшеп. Әй оча, оча малайлар Абыйларга тиңләшеп. Кирәк булса, очар алар Йолдызларга, айларга... Кемдер атларга соклана, Ә кемдер — малайларга! Авырып ятканда Мәктәпкә дә баралмыйм. Урыннан да торалмыйм. Чынаяк та тоталмыйм. Хәтта дару йоталмыйм. Карлыккан тавышым да. Чатный гына башым да. Китап та укый алмыйм —• Хәлләремне бик аңлыйм... Малайлар урамдадыр. Туйганчы уйныйлардыр. Аларны тыймыйлардыр. Чыгармый тормыйлардыр... Их. әни тыймасамы? Урамда уйнасаммы?— Мин дә терелер идем. Аз гына уйнасам да Терелеп керер идем. Тик әни чыгарырга Бөтенләй уйламый да... Терелермен әле бер Урамда уйнамый да! Балаларның көлүе Яңгыратып көлсәк бергә Дөньяның бар балалары. Җир шатлыкка һәм бәхеткә Күмелмичә калаламы? Балаларның көлүләре Тынычлыкның җыры сыман. Ул көлүгә балачакның Әллә күпме җыры сыйган! Кирәк түгел тәрҗемәче — Көлешәбез бер телдә без. Бергә булсак, бердәм булсак Бирешмәбез беркемгә без! Балаларның көлешкәнен Ишетсен Җир. тыңласын Җир! Балаларның көлүеннән Берчакта да тынмасын Җир! Көлү безне дуслаштыра. Көлү безне берләштерә. Бәхетле дә. көчле дә без. Бергәләшеп көйгәч кенә! Ә балалар көлә икән Илебездә. Җиребездә, Димәк. Җир дә исән әле. Имин, димәк, илебез дә!

Реклама