Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ҺӘМ ШИГЫРЬ

Журналыбыз битләрендә бер елдан артык дәвам иткән бәхәсне йомгаклауга багышлап редколлегиянең махсус утырышы үткәрелде. Укучыларга шул утырыш тагы чыгышларны тәкъдим итәбез. Нил Юзиев: Журналдагы бәхәснең әһәмиятен мин. беренчедән, тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият галимнәре эчен хәзерге эстетик фикерне, шагыйрьләрнең психологиясен, шагыйрь белән шагыйрь, шагыйрь белән тәнкыйтьче, шагыйрь белән укучы менәсәбәтләрен өйрәнү өчен үзенчәлекле материал бирүендә күрәм. Моңа кадәр әдәбият фәнендә ша гыйрь, гомумән язучы психологиясен өйрәнүгә тиешенчә әһәмият бирелмәде. Ша гыйрь ул, барыннан да элек, шәхес бит әле. Аның дөньяны, чынбарлыкны, әдәбият ны, тәнкыйтьне кабул итүе үз шәхси «мине» аша бара Шагыйрьләрнең менә шушы, шәхси, субъектив хасиятләре — үзләрен, каләмдәшләрен бәяләве — аларның чыгыш ларында ярылып ята. Шагыйрь психологиясен өйрәнү белән генә чикләү дә тулы булмас иде. Басылган материаллар тәнкыйтьчеләр һәм редактор психологиясен өйрәнү өчен дә кызыклы. Икенчедән, бәхәс бүгенге шигъриятнең торышына кагылышлы аерым «авыру нокталар»ны- заман рухын сурәтләүдәге йомшаклыкларны күрсәтүе, шигырь китапларын басуга һәм таратуга бәйле кимчелекләрне ачуы, шагыйрьләрнең тәнкыйть тарафыннан талант югарылыгына нисбәтән бәяләнү заруриятенә игътибар юнәлтүе белән дә файдалы. Өченчедән, бүгенге поэзия турындагы сөйләшү хәзерге заман эстетик фикерендә, әдәби тормышыбызда туган яңа тенденцияләрне күзәтү ягыннан да гыйбрәтле Яңа ча фикерләүнең сөйләшүгә йогынтысы сизеләме? Сизелә икән. Хәзерге үзгәртеп кору заманының рухы бәхәс барышында да күренде. Үзенә күрә бу дискуссияне ил күлә мендә барган әдәби хәрәкәттәге үзенчәлекләрнең бер миниатюрадагы чагылышы дип карарга да була. Беренче чиратта бу үзенчәлек бәхәстә демократизмның киң чагылыш табуында күренә. Ул үзенә күрә хәзерге күп сүзле, озын митингларны да. мат бугатта барган дәгъвачел бәхәс тарткалашуларны да хәтерләтеп куя. Елдан артык дә вам итүе дә (бу үзенә күрә рекорд, моңа кадәр болай озын сузылган бәхәсләрне хә терләмим). анда һәр теләгән әдипнең һәм укучының катнашуы да. географик яктан Казан белән генә чикләнмәгән булуы да шушы демократик рухның чагылышын гәүдәләндерә Аеруча мин укучыларның актив катнашуларын һәм аларның шагыйрь бе лән тәнкыйтьче мөнәсәбәтенә кагылышлы үтә нечкә мәсьәләләрдә туган дорфа сөй ләшүләрне ипле рельска күчерергә булышуларын билгеләп үтәр идем Кыскасы, бәхәстә заманыбызның рухы бер яклы гына түгел, ә катлаулы агышы белән, каршылыклары белән, һәм уңай, һәм тискәре тенденцияләре белән чагылды. Дүртенчедән, поэзия турындагы сөйләшү хәзерге тәнкыйтьнең торышын күзалларга. аның алдында торган бурычларны билгеләргә дә ярдәм итәр дип уйлыйм. Ни өчендер тәнкыйтьчеләр бәхәскә актив катнашмадылар, төп сүзне нигездә шагыйрь ләр һәм укучылар алып барды Сөйләшүнең бер уңай ягы итеп мин анда яшь тәнкыйтьчеләрнең шшърняткә кагылышлы әйбәт кенә фикерләр белән чыгыш ясауларын (Ә. Сәхәпов, Г. Гыйльманов, Ф. Бәшнрев һ. б.) күрсәтер идем fiep әйбәт шигырь турын да сүз алып барган яшь тәнкыйтьчеләр төркеме дә бездә шигырь тәнкыйте буенча өметле резерв булуы турында фикер уята. Шул ук вакытта безгә шигърияткә кагы лышлы теоретик фикерләүне үстерү, тирәнәйтү турында да уйларга кирәктер. Поэзия тарихын бүгенге көн күзлегеннән торып язып чыгу да көн тәртибендә тора Сөйләшү барышы бәхәс, дискуссияләрне оештыру эшен югарырак баскычка кү эрү кирәклеге турында да фикер кузгата. Сөйләшүдәге кайбер кимчелекле якларга беркадәр кагылып узган идем. Әйткә емчә. анда заманның демократик рухы чагылу белән демократиядән тиешенчә фай- алана белмәвебез дә күренде. Мине тәнкыйть фикерләренең кыю һәм кискен әйте- үләренә, ачыктан-ачык сөйләшүгә каршы чыга дип уйламагыз тагын, һич юк. >мма тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть принципиаль нигездә, демагогии пәрдәләргә өренмичә барырга тиеш. Сөйләшүдә исә демократия чикләреннән читкә чыгып китү ә. җитди сөйләшүне шагыйрьләрнең үзара мөнәсәбәтләрен яки тәнкыйтьче белән гагыйрь мөнәсәбәтләрен «ачыклауга» юнәлеш тотканнары да очрап куйды. Момент ы файдаланып, каләмдәшенең кайсы да булса җиреннән чеметеп алу, үч алу. урын ыз гаеп ыргытып, тамгалап узу күренешләре дә урын алды — болар, аз булса да, эйлашүне ямьсезли һәм үзеннән читләштерүгә этәрүче хасиятләр булды. Киләчәктә искуссняләр уздырганда шәхси мәнфәгатьләр җирлегендә барган тарткалашуларга рынны кыса төшәргә, бәхәсләшү культурасын югарырак күтәрү турында уйларга иректер. Сөйләшүдә бәхәсле һәм каршылыклы фикерләр күп әйтелде. Вәхәс булгач, шу ай булырга тиеш тә инде ул. Шулай да минем үземдә үткәнне һәм бүгенгене ин арь итү рухы мәкаләләрдә күбрәк яңгырамадымы икән дигән фикер калды. Үзгәр еп кору барышы шигърияткә дә, әдәби мираска да яңача күз ташлауны сорый һәм юмкинлек бирә. Шул уңайдан хәзер матбугатта әдәбият белеме һәм тәнкыйтьне дә. алалар әдәбиятын да, поэзияне дә бөтенләй юкка чыгарып ташлаган мәкаләләр кү енә башлады. Шигърияттәге хәлне ниндидер афәт, шигъри бушлык рәвешендә үзаллау белән дә мин үзем килешмәс идем. Заманны сурәтләү буенча бөтен әдә ият җилкәсенә төшкән йөкне, бурычны бер поэзиягә генә кайтарып калдыру дө- ес булмас иде. Хәзер хаклы рәвештә көрәшнең алгы сызыгына публицистика чыкты 'мма әле бу шигърият үз бурычын үтәми, заман «аңардан элеккеге рухи һәм әхлакый уклыгы өчен үч ала» дигән сүз түгел. Әйбәт шигырьләрне элек тә укыганнар, хәзер ә укыйлар. Поэзияне укучыларның ничек кабул итүе буенча безнең бит социологик икшеренүләр үткәргәнебез юк. Шул нигездә генә сөйләшүне чын фәнни нигездә лып барырга мөмкин. Торгынлык чорында милли нигилизм киң тамыр җибәрүе абәпле китапларның тиражы азаюына шигъриятне генә, шагыйрьләрне генә гаеп әү дорес булмас иде. Торгынлык елларында да шагыйрьләрнең төрлесе булды. Шә ес культын, торгынлыкны фаш итү буенча безнең шагыйрьләрнең алып барган өрәшенә без күз йомарга тиеш түгелбез. Тормыштагы кимчелекләргә ул чорларда иң ыю рәвештә баш күтәрүчеләр — шагыйрьләр иде дисәк, һич хата булмас. Публи истикада шәхес культына карата хәзер әйтелә торган гомуми тәнкыйди фикерләрнең айтагын безнең шагыйрьләр моннан кырык ел, утыз ел, егерме ел элегрәк әйтә лдылар. Шигъриятнең төп миссиясе дә менә бүгенге үзгәреш чорын хәзерләүдә актив атнашу булды. Әдәби тәнкыйтьтә баш калкыткан мондый нигилизм күренеше ткәнне һәм бүгенге рухи казанышларны тулаем инкарь итү — тормыштагы со ,иаль политик, экономик үзгәрешләр белән әдәбият-сәнгатьтәге үзгәрешләрне тәң ал китереп караудан килеп чыга булса кирәк. Ә аларның үсеше еш кына туры килми Тормыштагы катлаулы иҗтимагый шартларда туган хәл-әхвәлләрдә бер поэзия :е генә гаепләргә омтылу кебек тенденция тәнкыйтькә карата да күренеп калды. Тән ыйтьчеләрне шигъриятнең дошманнары итеп күрсәтергә омтылу, бу фикерне Ахма ова. Пастернакларга булган мөнәсәбәт белән дәлилләүнең хаталыгы исбатлау сонмый кебек. Тәнкыйтьчеләрнең дә бит төрлесе бар. Хәтта бу мәсьәләләрдә тән ыйтьчеләрдән уздырып җибәрүче язучылар да аз түгел. Моның сәбәбен шул чор ардагы әдәби эстетик мөхиттән, сәяси-әдәби юнәлеш бирүчеләрдән эзләү дөресрәк улыр Менә минем алда «Горизонт, журналының үткән елгы (1988) 9 саны ята. кнда 1958 елның 31 октябрендә СССР Язучылар союзында В. Пастернакны тикше үгә багышланган җыелышның стенограммасы басылган. Тәнкыйтьчеләргә кара анда монда шагыйрьгә күбрәк шул чорның танылган, күренекле язучылары һөҗүм сыйлар А. Ахматова фаҗигасендә дә төп гаеп тәнкыйтьчеләрдә түгел, ә шул чор ың дөрес юнәлештән тайпылган догматик фикерләвендә. Вәхәсне оештыру ягыннан да кимчелекләр булды булса кирәк. Бәхәс ничектер вак кына вакыт кузгалып китә алмыйча торды. Моңа дискуссиянең башлангыч мәка өсе дә бәлки тәэсир ясагандыр. Ул диалогта мәсьәләне киң итеп, төрле аспектта ую, бәхәснең төп юнәлешләрен билгеләү җитенкерәмәде. Шуңа күрә дә сөйләшү оге таркаулык, кем нәрсә тели, шул турыда сөйләү омтылышы ахырга кадәр дияр ек дәвам итте Сөйләшүдә күпчелек урынны шагыйрьләр биләү сәбәпле төп нгъти ар шагыйрьләрне борчыган «урын бүлү», үпкә белдерү мәсьәләләренә кереп китте 1у исе заман күтәргән күп җитди мәсьәләләрне читтә калдыруга сәбәпче булды. Киләчәктә дискуссияләр оештырганда югарыда әйтелгән якларга игътибар итү, бәхәсләшү культурасын күтәрү, сөйләшүне интеллигентларга хас дәрәҗәдә алып бару сорала. Аяз Гыйләҗев: Елдан артык дәвам иткән, әле сүнә язып тәмам сүрелгән, әле кызып дөрләп киткән бәхәс тәмамлана Сиксән сигезенче ел әдәби хәрәкәтебездә шигърият хакында барган бәхәс тә тарихыбызга сеңеп калыр. Иң өүвөл су башына — бәхәснең бисмил ласына. Вакыйф Нуруллин белән Рафаэль Мостафинның кереш мәкаләсенә кайтып карыйк. Вакыт аяусыз хөкемдер, былтыр ел башында гына басылган, кайбер кызыклы гына күзәтүләре дә булган мәкалә бүген рухи искергән, бик еракта һәм бик бәләкәй булып калган икән! Вакыт шул кадәр тиз аккан, ел дәвамында газета-жур- налларда шул чаклы яңалыклар, без белмәгән, белә дә алмаган мәгълүматлар басылган ки. безнең «Туп аттык!« дип башлаган керешебез, сыңар черки безелдәгән кебек кенә калган! Бәхәснең чын бәхәс булып оеша алмавына, моназарачылар сүзнең юнәлешен чамалап бетермәвенә кереш сүзләрнең гади, гадәти һәм вак булуы да сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Шул уңайдан атаклы Литва драматургы Казис Сая ның «Сукырлар» исемле пьесасы хәтергә төште. Торгынлык заманында кайберәү- ләрне нык ук кытыклаган, тиз арада тыелган бу әсәрнең үзәгендә бер төркем сукырлар тормышы бәян ителә. Сукырлар каядыр барырга җыеналар, алар каядыр барырга тиеш. Тик кайсы якта хак юл икәнен генә белмиләр. Кинәт арадан берәвесе аерылып чыга да: «Мин беләм! Без нәкъ менә уңга барырга тиеш!» дип өндәү сала. Кузгалалар, шау-гөр килеп баралар да баралар һәм... карурманга барып төртеләләр... Адашалар. Юл җебен икенче бер батыр ала: «Юк, ди ул, без сулга барсак кына максатыбызга ирешербез!» Ур-ра! Шау-гөр килеп, нык өметләнеп, сулга китә болар. Баралар, баралар, адәм йөри алмаслык сазлыкка барып чыгалар... «Юк!» дип батырая өченче сукыр, «безгә артка барырга кирәк иде. Хак юл шунда!» Бүтән сөйләп торуның кирәге юк сыман, әлбәттә, артка да барып карыйлар сукырлар, алга да тартылалар, нәтиҗә бер: юл эзләп гел юлсыз якка кереп китәләр... Үпкәләштән булмасын, бәхәскә катнашучылар шактый уйландыра торган фи керләр дә әйттеләр, сискәндереп тә җибәрделәр, ләкин, минемчә, бәхәсләшүчеләр берсе әйткәнне икенчесе ишетмәде дә кебек, һәркайсы дөрес юлга чакырды, өндәде, әмма ул юл кая кадәр илтә, кая алып бара ала, без, укучылар, белми калдык. Чөнки бәхәснең сырт сөяге, укмаштырып торган үзәге табылмады. Үзәк читтә калды. Сүз бүгенге шигъриятебезнең бүгенгесе, аның хәл-әхвәле һәм кемгә хезмәт итүе турында барырга тиеш иде кебек. Бәлки мин ялгышамдыр, шигырь теориясенең тирәнлегенә йөзеп керергә җыенмыйм. Шигърият турында бәхәсләшү бик деликатный мәсьәлә, шагыйрьләр алар халкыбызның нерв җепләре, шулай да мин болайрак уйлыйм... Бүгенге татар шигъриятенең хәле, егәре, югарылыгы ничек бәяләнә? Моны ил халыкларының поэзиясе белән янәшә куеп караганда бик ачык күреп чагыштырырга мөмкин. Миңа калса, безнең шагыйрьләр арасында үзенчәлекле, талантлы иптәшләр күп. татар шигыре ил алдында да, дөнья алдында да сынатырлык түгел! Шагыйрьләребез «күп һәм төрле-төрле». Теләсә нинди зәвыклы, нәзберек укучының рухына ярарлык шигъри үрнәкләрне табып була бүгенге шигырьләрдән. Халык аһәңнәре, аның нечкә-саф хисләре хакында укыйсың килә икән — Гамил Афзал, Нури Арслан шигырьләрен генә алыйк! Әле безнең бик зур шагыйребез, милләтебезнең вөҗданы Гамил Афзал иҗатына чын бәяне бирә алганыбыз юк. Нури аганың шигърияте дә таләпчән өйрәнүне көтеп ята Равил Файзуллин. Ренат Харис. Рөстәм Мингалимнәр- нең фәлсәфи югарылыкка ирешкән, гамьле уйлар уйлата торган әсәрләре шигърияттә хис белән фикер бердәмлеген эзләгән иң таләпчән укучыны да ризыкландырырлык түгелмени’! Теләсә кайсы телдә дә горур яңгырардай шигырьләр иҗат итеп яши бу талантлы шагыйрьләребез. Р. Гатауллин, К. Сибгатуллин, Ә. Баян, Ш Галиев, И. Юзе ев поэзия кырларыбыздан пичәмә ничә бәрәкәтле уңыш җыймалылармыни? Дөрес, рухи игезәкләр Ш. Галиев белән И. Юзеев соңгы елларда беркадәр кабатлаулар сукмагыннан барсалар да. алар икесе дә. әүвә.пдә, халкыбызга һәр җәһәттән тугры хез* мәт күрсәткән иптәшләр Минем үземә, бераз гына алардан соңрак тавыш биргән, әмма тавышлары нык, көр һәм ап-ачык ишетелгән шагыйрьләр якынрак дисәм, чордашларым миңа рәнҗемәсләр дип уйлыйм. Үзем белән янәшә яшәгән каләмдәш шагыйрьләр хакында мин җай чыккан саен җылы сүзләремне әйтә килдем, жәлләмәдем. Ша-~ гыйрь Мөдәррис Әгъләмов җаным көткән, халкыбызның җанын уч төбендә тота алган зат булды. Фәлсәфи яктан ул Равил Фәйзуллиннарга тартылса, шигъриятенең яңгырашы, эчке моңы, тәэсир көче белән Тукайга, X. Туфанга, Г. Афзалларга тартым. Аның • Тукайдан хатлар» поэмасы русның зур шагыйре Евг. Евтушенко поэмаларын хәтер ләтеп яңгырый Мөдәррис гади шагыйрь генә түгел, ул татар халкының тугры улы. 1ЫН күз-колагы, сердәше, фикердәше. Ул халкыбызга Тукайны тагын бер баскыч •ары күтәреп бүләк итте. Татар поэзиясенә яңа аһәң, яңа төсмерләр һәм кыю фикер- Р алып килгән Рәшит Әхмәтҗановның иҗатын кайбер иптәшләр күрәләтә кыерсы- 1П килделәр. Бу шаукым әле бүген дә үзен сиздерә. Зелфәт, Нияз Акмалов, адымна- j көннөн-көн ныгый барган Харрас Әюпов. бунтарьлыгын дөрес юлга төшереп барн Ркаил Зәйдуллин, шигырьләрен хак публицистика белән бизәргә көче җиткән Га- нур Моратовлар халкыбызнмң һәр кешесенә кадерле, зарур сүзләрне хисләр дөньяга төреп әйтә ала торган талантлар. Хатын-кызларыбызны гына алыйк! Без Гөл- ат Зәйнәшева исеме белән иртән авызыбызны ачабыз да, аның исеме белән кич- ребезне тәмамлыйбыз. Гөлшатның бәрәкәтле иҗатына карата да зур сүзләребезне тергә вакыт җиткәндер ләбаса!.. Ә Клара Булатова иҗаты?.. Клараның садә, керсез шигырьләрендә чорыбыз хатын-кызларының язмышы тулысынча чагыл- яймыни?! Салисә Гәрәева, Лена Шакирҗанова. Флера Гыйззәтуллина, Эльмира әрифуллина. Фирая Зыятдиноваларның нәтиҗәле иҗатларын һәр көн күреп, куа m яшәмибезмени? Кыскасы, татар шигърияте бүгенге көндә һәр тарафтан егәрле, көчле, төрледән- рле талант ияләрен туплаган күпкырлы шигърият һәм шул шигърият бүген кемнәргә хезмәт итә9 Аның кайнарлыгы, сүнмәс дәрте, рлелеге кемнәргә юнәлтелгөн? һәм ул кемнәр күңеленә барып керә ала? Керә ал- 4Й икән, ни өчен? Бәхәскә катнашкан яшь тәнкыйтьчеләребездән Әхмәт Сәхәпов болай диде: «Җан шына китап сату буенча без РСФСРда иң соңгы урынны билибез!» Бу җөмләдә же «җан» сүзе сискәндерә. Димәк, безнең бүгенге поэзиябез татар халкының җа- iHa хуҗа була алмый икән әле! Менә шундый аянычлы уйга китерә җанны өшетә рган шушы сан!.. Атабыз да атабыз, безнең мишенебез юк икән ләбаса! Без «тисә тиенгә, тимәсә ботакка!» дип яшәүче ваемсызлар булып чыгабыз гелме!? Дачада мин бик кызыклы күрше белән яшәп ятам. Зиннур Мәгьсумов ул, сугыш- н соңгы елларда Украинада бандеровчыларга каршы көрәшкән, яраланган, аннан ңрак гомере буе «Урак-чүкеч» заводында эшләгән, коммунист, хәзереидә пенсиядә, a еш кына бер көймәдә аның белән балыкка керәбез. Җор кеше, татарча мәзәкләрне, екдотларны меңне белә! Яраткан шагыйре Такташ! Әгәр кешенең яраткан шагый- . табынган иҗатчысы бар икән — бу инде төшеп калган зат түгел! Ул тормышны аң- 1й, чөнки аның рухи ярдәмчесе бар. Шагыйрь — кеше җанының хуҗасы Ша- |йрь маякчы ул, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе. Бүген Казан. Чаллы яннарында канга-кан килгән үсмерләрнең җаннары юк. суык аларның күңелләре, ңикин да юк аларга, Тукай да. Кешенең яраткан шагыйре — ул аның җан сакчы- I. Зиннур Мәгьсумовлар буынында әле татар шигъриятенә табынган, Тукайларны, кташларны алла итеп санаган затлар бар иде. Әле моннан егерме еллар элек тә тар шигъриятен иман иткән укучыларыбыз бар иде. Гамил Афзалны бик күпләр лә! Илдар Юзеевның беренче поэмаларыннан өзекләрне егетләр кызларга атап тларына теркиләр иде. Элегрәк һәр хат җыр белән тәмамлана иде! Һәр чын шагыйрь үз «яраннарын» таба, һәр укучы (әгәр аның җаны тере милли IH икән!) үзенә остазшагыйрь сайлап ала һәм бу ике җан бер берсен тутырып яши- РӘгәр бүген без «җан башына» китапларны иң аз таратабыз икән — бу арадаш- IK, шигърият белән укучы арасы, өзелгән, өзелеп җитмәсә дә күперләр җимерергә тора дигән сүз... Арада карурман йә упкын, шигърият ни әйткәнне халык инде 1етми, ишетсә дә аңламый, мие чүп чарлар белән томаланган, аңа татарың ни дә. |Гыйрең ни! Менә нәрсә аяныч! Безнең бәхәсчеләр тырышып-тырышып шигырь ■елеше мәсьәләләрен чишәргә тырыштылар, темаларны ачыкладылар, казанышла быз, аянычларыбыз турында сүз көрәштерделәр, ә укучы, халык, мнлләт. теленең һәм милләтебезнең үтә аяныч язмышы бер читтә кала килде. Нигә без халкыбызның хәл эчендә икәнен шушы бәхәстә күтәреп чыга алмадык ’ »р укучыбыз юк икән, ни өчен без тырышып-тырмашып иҗат итәбез! Алга омты 5ыз?! Нигә?! Чынлап һәм ныклап уйлаганда беренче чиратта шигъриятне үзгәртү зында түгел, тормышыбызны, яшәешебезне, милли мәсьәләләребезне хәл итәргә ки- L һәм шигъриятнең бүгенге иң зур бурычы да шул инде — тормышны, кешеләрнең кын үзгәртү дә бер дәрәҗәдә аңа йөкләнгән* Нигә без бу турыда изү чишеп, бил буып, йодрыкларны җиң эченнән чыгарып сөйләшмәдек икән?! Мине иң нык борчыган мәсьәлә шул булды Йомгак ясап әйткәндә, мин халкыбызның егәренә ышанган кебек үк шагыйрь- юбезнең көченә дә ышанам. Дөнья үзгәрер, һаман яхшы якка омтылыр, үтә ааыр, ген булса да — өметне өзәргә ярамый! Азат Әхмәдуллин: Редколлегиянең сөйләшүендә төп бурычны мин бүгенге поэзиябезгә бәя бирүдән дә бигрәк, тәкъдим ителгән темага сөйләшү ничек барды, аның уңай һәм кимчелекле яклары нидән гыйбарәт дигән сорауларга җавап бирүдә күрәм. Бәхәснең башлануында ниндидер ачыксызлык, оешып җитмәү бар иде: беренче мәкаләләрдә сүз поэзиянең үзе турында булудан да бигрәк, гомумән әдәбият, гомумән иҗат проблемалары, бигрәк тә оештыру мәсьәләләре хакында барды. С. Хафизов, бигрәк тә Т. Галиуллин мәкаләләре белән сүз үз эзенә төште, поэзия бәхәстә алгы планга чыкты. Нәтиҗәдә һәм, гомумән алганда, сөйләшү кызыклы һәм файдалы булды. Кызыксынып укырлык материаллар шактый басылды. Быелгы 1 санга кадәр чык кан 29 материалдан 17-18е турыдан-туры темага карый торганнар булды, кай ягы белән булса да укучының игътибарын җәлеп итәрлек иделәр. Шулай да бәхәснең «үтә-бурыч»ын (сверх-задачасын) мин бүгенге катлаулы заманыбызны чагылдыруда поэзиябезнең урынын дөрес билгеләүдә, бүгенге шигъриятебезнең шул заман сорауларына җавап эзләп ирешкән казанышларын күрсәтүдә, гомумән бүгенге татар поэзиясенең азмы-күпме тулырак картинасын тудыруда күр- гән-теләгән идем. Тулы картина туды дип кистереп әйтүе, кызганычка каршы, мөмкин түгел. Монда сөйләшүгә шигырьне һәм шигъриятне яхшы белә һәм нечкә аңлый торган Н. Юзиев, Р. Мөхәммәдиев кебек тәнкыйтьчеләрнең катнашмавы да билгеле бер роль уйнагандыр, әлбәттә. Әдәбиятка да, аерым жанрларга карата да нечкә күзәтүләргә ия булган Н. Фәттах, Г. Ахунов, Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, М. Госманов һ. б. кебекләр дә тавыш-тын чыгармадылар. И. Юзеев, Ш. Галиев, Р. Харис, Р. Фәйзуллин, Зөлфәт шикелле шагыйрьләрнең катнашмавыннан да бу сөйләшү күп нәрсә югалткандыр. Ә инде бәхәскә катнашып, чыгыш ясаган шагыйрьләрдән Әхсән Баян, Гәрәй Рәхим, Нури Арсланов, Әхмәт Рәшитов. Роберт Миңнуллиннар сөйләшүгә җанлылык өстәделәр, кайбер бәхәсле, урыны белән кабул итүе авыр булган фикерләренә дә карамастан, диспутның кайнарлыгын тәэмин иттеләр. Бәхәс «заман һәм шигырь» дип аталган иде. Заман үзенчәлекләрен шигърият ярдәмендә аңлый һәм аңлата белү җитәме бездә? Сорауга җавап ачылып бетмәде. Ләкин барлык мәкаләләрнең рухыннан чыгып караганда «җитми» дигән җавап дөрестер кебек. Культ чорында да, торгынлык елларында да әдәбиятыбыз, шул җөмләдән поэзиябез дә, асылда ярымдөреслек белән, бизәлгән тормыш материалы белән эш йөртте. Ул вакытларда иҗат ителгән күпчелек әсәрләр белән чынбарлык арасында, хакыйкать ноктасыннан килеп караганда, шактый зур аерма күрәбез. Хәзер исә гел бертөрле матурлык төсләренә күнегеп беткән шагыйрь алдында гаҗәеп төсләр күплеге һәм байлыгы ачылып китте — заманыбызның байлыгыннан һәм катлаулылыгын нан, яңа төшенчәләрдән килеп туган төрлелек бу! Ә шагыйрь аптырабрак калды, фәлсәфи яктан да, рухан да ул аларны сурәтли башларга әзер түгел булып чыкты. Монда шагыйрьнең үзеннән дә бигрәк, чор, замана, кичәге көн гаепле, әлбәттә. Ләкин иҗади кыюлыкның җитмәвен дә танырга тиешбез. Тагын да бер момент. Кичәге ярымдөреслек әдәбиятыннан бүгенге чын мәгънәсендәге художестволылыкка (ә дөреслек — художестволылыкның төп билгесе!) күчеп баруыбызны, һәрхәлдә, шулай булырга тиешлекне барыбыз да таныйбыз. Ләкин поэзиябезнең аксакаллары X. Туфан, С. Хәким, Н. Арсланов һ. б. турында сүз чыкса, әйтерсең лә. алар ул чорларда да гел дөреслекне генә язган дигән фикер уздырабыз. (Мәсәлән, моны Г. Рәхим мәкаләсендә күрергә мөмкин.) Әйе, алар ул чордагы әдәбиятның алдынгырак, «сул канатын» җитәкләгәннәр, алар поэзиясендә дөреслек күбрәк. Чөнки художестволылык югарырак (яки киресенчә). Шулай да, әйдәгез, икърар итик: шул вакытлардагы гомуми шартлар һәм эстетик тенденцияләр нигезендә һәм тәэсирендә андый алдынгы шагыйрьләр дә ярымдөреслек рухында күп яздылар. Әгәр дә бүгенге шартлар, бүгенге демократия һәм курыкмыйча сөйләү мөмкинлекләре булса, бу талантлы художниклар тагын да әллә нинди шедеврлар биргән булырлар иде... Сөйләшүдә шигърият һәм шигырь турында М. Горький әйткәннәр, авторы искә алынмый гына, каткат яңгырады: «Шагыйрь — чорның күзе, колагы һәм вөҗданы»,— дигән ул. В. Г. Белинскийда бу фикер тагын да тулырак яңгырый: «Һичбер шагыйрь үзен- нән-үзе: үз кичерешләре белән дә, борчулары белән дә, шәхси бәхете аркылы да бөек була алмый, һәрбер шагыйрь, аның борчулары һәм бәхете җәмәгатьчелекнең һәм тарихның җирлегеннән тирән тамыр җәйгәне, шагыйрь, димәк, җәмгыятьнең, заманның, кешелекнең теле һәм вәкиле булганы өчен генә бөек». Тел төбен аңлыйсыздыр, бәхәс сөйләшүдә шагыйрьнең шагыйрьлек роле, гому мән шагыйрь шәхесе турында сүз булмады. Хәлбуки, поэзиянең гражданлык егәрлеге аны ижат итүче шагыйрьнең шәхси сыйфатлары белән дә нык бәйле. Шагыйрь нен җәмгыять тормышында актив катнашуы анын ижатын активлаштырып кына да калмый, аның иҗатының дәрәҗәсен күтәрә. Ә бит бездә шешә белән дус булып, милләт язмышын, халык язмышын айныганда гына кайгыртып яшәүчеләр дә юк түгел. Шигырь дөньяны танып-белү теләге белән генә язылмый, ә аны яхшырак, матуррак итү теләге белән до сугарып языла. Ә иҗтчмагый тормыштан аерылган кеше ни дороҗәдә халкының бүгенге ихтыяҗларын тирән аңлый да, аның киләчәктәге урынын дөрес билгели?! Бәхәстә укучыларның үзләренә дә урын киң бирелде, унбишләп чыгыш булды. Болар, бердән, сөйләшүне җанландырды. Икенчедән, әле поэзиябезнең укучылар каршында абруе бар икәнен күрсәтте, аның тормышчан җирлеген күрергә ярдәм итте. Мәдинә Маликова: Шигърият — рәсем сәнгате кебек үк, хисле дә, нәзберек тә. һәр барчабызның кү ңелләренә бик тансык та бер дөнья ул. Аның хәзинәләре хакында сүз кузгатканда, без тере, җанлы, үтә дә үзенчәлекле әйбер хакында сөйләшкәнебезне аңлап тоты нырга тиешбез. Тиешле ноктага басып карыйбызмы без аңа, яктылыкны көйләдекме, күңел кылларыбыз кирәгенчә тартылганмы? Игътибарны тупладыкмы, артка, як якка борылып, һәртөрле вак төяккә дикъкатебезне сибеп вакланмыйбызмы? Минем уемча, мондый сөйләшүне без шигъриятебезнең иң гүзәл әсәрләре кар шына басып башлап җибәрергә тиеш идек. Җыр шигырьгә тартылмаган таш күңелле адәмнәр дөньяда сирәктер, бигрәк тә безнең халкыбызда. Таланты көче барын югын исәпләп тормыйча, йөрәк тибрәнешләрен такмак итеп әйтергә һәм шуны башкалар га ирештерергә ашкынучылар да җитәрлек. Бу омтылыш бик табигый, әмма аннан һәр очракта да шигырь дөньяга килә дигән сүз түгел. Шигърият түтәлләре тирәсен дә кычытканы, тигәнәге, тузганагы, рсиашкасы күп үсә һәм үсачәк. Мин үзем асыл гөлләрдән генә торган дөньяны күз алмыма да китерә алмыйм, андый дөньяда, бәлки, чәчкәләрнең матурлыгы күзгә дә күренми башлар нде. Шунлыктан, бездә такмакчы лар яисә графоманнар үрчи дип борсалануны мин кысыр хәсрәт дкбрәк кабул итәм. Мәсьәләнең икенче ягы аннан бик күпкә мөһимрәк: бармы бездә чын шигърият әсәрләре? Шигъриятнең дәрәҗәсе беренче чиратта аның казанышлары белән бнл| лонергә, гөл чәчәкләренең гүзәллеген түтәл читендә үсеп чыккан әрем күләгәләмәскә тиеш. Тезмә итеп язылган һәр юлга туктап тормасак та буладыр. «Яшь каләм ия ләренең беренче китапларына бик күп акча тотыла», диләр. Ә безнең китаплар бик күп мең сумнар керем китерә. By — беренчедән. Икенчедән, әгәр шул беренче китаплардан бер генә шигырь җырга салынып, миллион кеше тыңласа һәм җырласа, тотылган чыгым кайтарыла. Вез яшьләрдән бу акчаны кызганмаска тиешбез. Мин үзем безнең шигъриятебез хәзинәләргә бик бай, тик без ул байлыкны бар лап. тиешле яктылыкта яктыртып, аны карау, кабул итүнең нәкъ тиешле ноктасын билгеләп, халыкка җиткерә генә алмыйбыз дип исәплим. Әле шушы арада гына миңа хатын-кызларыбызның шигъри китапларын актарып чыгарга туры килде. йө рәкне кузгата, күңелне җилкетә, күзләрне яшьләндерә, җан азыгы бирә, сафландыра торган күпме әсәрләр таптым мин аларда! Күпме шигырьләр, музейларның караң гы, кысан запасникларында бикләнеп яткандай, халыкка билгесез булып кала әле бәзнең! Ико-өч мең тираж белән, күрексез тышлык эчендә, сары кәгазьдән, юллары бер берсенә терәтеп дигәндәй тыгызлап басылган китаплар чыгару ул әле ши гырьнө халыкка илтеп җиткерү дигән сүз түгел. Информация ташкыны көчәйгән нән-көчәйгән бу зпманда нәкъ менә тәнкыйтьчеләр китапларга сибелгән асыл ташлар га укучыларның игътибарын юнәлтә алырлар иде. Яхшы шигырь үзенә юл яра дип кенә ышанып ятып булмый Әгәр әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр бик күп көч куймаган булса, мөгаен, Пушкин да бөтен даһилыгы белән безнең чорның һәр кешесе күңеленә килеп ирешә алмаган булыр иде. Әйе, безгә караңгыда калган әсәрләребезне яктыга чыгарырга, аларның иң асыл, кыйммәтле якларын тиешенчә яктыртырга, чын бәһасен ачыклап бирергә кирәк Бәя биргәндә бизмәннәр турында да бик нык уйларга кирәк Әйтик Кистем таллар, иштем баулар. Саллар салдым суларга. Барыр юлым уңга да бит. Җилле р исе сулларга (Хесен Туфан J Егерме гасырлык халык— Баш идерэ баш очына Мәңгелек башы гына. Куелган ташы гына. (А. Минһаҗева. ‘Болгарда уйланулар*.) — кебек юлларны нинди герләр белән үлчәргә дә. нәрсә белән чагыштырырга? Шигърият хакында салкын күңел белән сүз алып барып булмый. Бәлки шуңа дыр. бу бәхәстә миңа аеруча шагыйрьләрнең мәкаләләре уңышлы булып тоелды. Әхсән Баянов, Гәрәй Рәхим. Роберт Әхмәтҗанов, Әхмәт Рәшитов. Рахмай Хисмәтул линнарның сүзе миндә зур теләктәшлек тапты. Ә тәнкыйтьчеләр? Кайбер очракларда аларның сүзе артык тыныч сөйләнде шикелле, һәм бу сүз шагыйрьләргә төбәп әйтелде кебек. Кайбер очракларда тәнкыйтьчеләр шагыйрьләр гә барыр юлны күрсәтергә, хәтта әйдәп барырга тиешле дигән фикер әйтелә. Ләкин шагыйрь үзе халыкны әйдәп барырга тиешле илһам иясе бит. Әгәр ул башка берәү күрсәткән юлдан күндәм атлый һәм хәтта аның бармагына тотынып бара икән, ул нинди әйдәүче булсын? Минемчә, тәнкыйтьченең изге, зур бурычы — беренче чиратта шагыйрь белән укучыны табыштыру, очраштыру. Бу — һич тә шагыйрьләрнең каршында тәнкыйть ченең дәрәҗәсен төшерү түгел. Тәнкыйтьченең бәясенә, аның сүзенә карап, шагыйрь үз бәясен белә ала, үзенең кая барганын, кай тарафка әйдәгәнен ачыклый. Бу үзе дә бик олы нәрсә. Флүн Мусин: Бу дискуссия моңа кадәр булганнары белән беркадәр аваздаш та. шул ук ва кытта кайбер моментларда алардан аерылып та тора. Иң мөһим аермаларның берсе. минемчә, сөйләшүдә катнашкан кайбер иптәшләрнең хәзерге хәбәрдарлык һәм демократия рухында үз фикерләрен курыкмыйча әйтүләрендә. Поэзиядә тәнкыйть тән өстен торган яки бөтенләй диярлек тәнкыйть игътибарыннан, шуның белән бергә киң җәмәгатьчелек игътибарыннан да читләштерелгән, күләгәдәрәк калдырып ки- ленгән шагыйрьләр мәсьәләсенә игътибар бирү дә дискуссиянен яңарак сыйфатла рыннан исәпләнергә тиеш. Башка дискуссияләрдәге кебек, монысыннан да мин хәзерге әдәбиятыбыз, бу очракта поэзиянең торышын ачыклауны көтмәдем. Чөнки мондый максатка бары мах сус фәнни тикшеренүләр ярдәмендә генә ирешергә мөмкин. Шулай да сөйләшүдә әлеге мәсьәлә буенча аерым кызыклы гына күзәтүләр ясалуын әйтергә кирәк. Гомумән алганда исә миндә бу дискуссиянең максаты ачыкланып җитмәгән яки ул хәзерге таләпләр югарылыгында ук алып барылмады дигән тәэсир калды. Исеме «Заман һәм шигырь» дип бирелгәч, мин анда сүз күбрәк шигъриятнең заман тормы шында ничек катнашуы, илдә үзгәртеп кору процессына ничек булышуы турында барыр дип уйлаган идем. Чөнки бүгенге көндә әдәбиятсәнгатьнең иң төп һәм иң изге бурычы шуннан гыйбарәт. Халык та, партия дә хәзер алар өстенә шушы бурыч ны йөкли. Моңа әдәбият-сәнгать әһелләре, әлбәттә, беренче чиратта кешеләрнең кү ңелләре аша. аларны җәмгыять тормышын яңарту өчен актив көрәшкә рухландыру юлы белән ирешә алалар. Безнең хәзерге поэзиядә бу яктан эшләр ничегрәк тора соң? Аның халыкта автори теты ни хәлдә? Шушындыйрак сорауларга да җавап көткән идем мин яңа гына төгәлләнгән дискуссиядән. Мондый сорауларга җавап бирелмәү һич тә очраклы хәл түгел, минемчә. Чөнки хәзерге поэзиянең генә түгел, гомумән әдәбиятның тормышыбызда тоткан урыны мәсьәләсе бездә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, монда аерым фараз кылулар гына очрый. Хәлбуки, безгә хәзер әдәби иҗатның практик нәтиҗәсе, укучыларга нинди йогынты ясавы турында да ныклабрак уйланырга кирәк. Әдәби дискуссияләрдә дә бу мәсьәләгә игътибар бирелсен иде. Ризван Хәмид: Әдәби бәхәс материалларын яңабаштан һәм рәттән укып чыккач, мин үзем шәх сәя канәгатьлек хисе кичердем. Бу. һичшиксез, кирәкле һәм шифалы сөйләшү бул ды. шигъриятебезне күзаллауда яңа төсмерләр ачылды, борчылырлык проблемалар билгеләнде, дөреслеккә якын «диагноз* куелды. Укучыны иң нык инандырганы һәм куандырганы — әдәби бәхәснең югары зәвыклы булуы, минемчә. Төпле һәм эчкерсез, гамь һәм ваем белән тулы фикерләр өстенлек итте. Шигъриятебез бүген дә бай. бүген дә үткен икән! Әмма, шулай да. әдәби бәхәс, кызганычка каршы, бераз сагайта да. Кайбер автор лар бәхәс трибунасының ни дәрәҗәдә олы икәнлеген истән чыгардылар сыман. Яисә, киресенчә, нәкъ шуны файдаланып эш иттеләр. Югыйсә, җыелышларда яки секция утырышларында гына үзара иптәшләрчә әйтеләсе сүзләрне җитмеш меңле аудитория каршысында кычкырмаслар иде! Мисал өчен, кайбер шагыйрьләрнең коллегалары иҗатына пәйгамбәрләрчә хакыйкать хуҗасы буларак кистереп бәя бирүләре үч алырга тырышуны хәтерләтә. Үз иҗатының күләгәдәрәк калуының сәбәпләрен популярлык казанган авторлардан күрү һәм аларны «фаш итәргә* тырышу саксызлык кына түгел инде. Дөрес, плюрализм заманы, һәркем үз фикерен беркемнән дә курыкмыйча. авыз тутырып әйтә ала. Ләкин бит әйтүнең дә культурага сыймаганнаоы була. Нури абый Арсланов бик вакытлы искәртә, әдәбият «әдәп* дигән сүздән ясалган. Бәхәскә катнашкан укучылар моны кайбер әдипләребезгә караганда әйбәтрәк беләләр ахрысы, дорфалык һәм минминлек тезгенен алар катырак тота белүләрен күрсәттеләр Әхәт Гаффар: Әдәбият бәхәссез яши алмый. Борынгы заманнарда ничек булгандыр, моны инде һичкем белмәс — шаһитнамәләр калмаган, таш хәрабәләр телсез. Ә Тукай чорында әдәби бәхәсләр шактый ярсу куелган. Толстойның Шекспирны кабул итмәгәне кебек, Г. Ибраһимов та «Тукай шагыйрьме, түгелме?* дип язып чыккан. Моның ише ка быргасы белән куелган бәхәскә чын бәяне фәкать халык кына бирә. «Борынын каната каната* фәкать тарих кына ачыклый. Әйе, ялгышулар булды. Бөек Пушкинны бер селтәнү белән тарих чүплегенә ташлап калдырырга омтылган вакытлар булды. Тукайны «вак буржуаз шагыйрь* дип игълан итеп, безнең мәдәниятның башын чабып ата язмадылармыни? Тора бара Пастернак. Анна Ахматова кебекләрнең бугазларыннан алдылар. Хәсән Туфан, Фатих Кәримнәрне, халык дошманы дип хөкем итеп. Себерләргә сөрделәр. Халык та шагыйрьләр һәм җәлладлар арасына калкан рәвешендә басарга атлыгып тормады. Ул кая төртеп күрсәтсәләр, шул тарафны сүгәргә дә күп сорамады. Ул шуңа мәҗ бүр ителде. Әгәр дә мин бер заманны: «Чын шагыйрь төрмәләрдә генә тизрәк җитлегә*,— дип чыкканмын икән, бу тәгьбирнең асылында хакыйкать ятканын танырга кирәк. Моңа Муса Җәлил язмышы мисал. Әлбәттә, сүз беркадәр вакланудан — ягъни шигырь китапларын бастырып чы гару нәшрият кесәсенә сугудан, кайбер шагыйрьләрнең китаплары кибет киштәләрендә тузан җыеп ятуларны искәрүдән башланган иде. Кыскалык өчен, башкаларны кабатламас өчен, шуны әйтәм: әгәр мәдәниятка бәгьзеләр табыш чыганагы итеп карыйлар икән, бүгенге заманда әдәбиятның мәет кортлары кимерә башлаган әхла гыбызны дилбегәдә тотучы төп көчләрнең берсе булганлыгын танудан баш тарталар икән, әйдәгез алайса, татар китабы басарга бирелгән эт теле калынлыгындагы акча ларыбызны дуңгызлар симертүгә тотыйк. Тагын шунысы да бар: бүген исән шагыйрьләрнең китаплары дәүләт кесәсенә суга икән, бу чыгымны вафат шагыйрьләребезнең китаплары капламыймыни? Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан шигырьләрен, Г. Ибраһимов. М. Галәү, Г. Әпсәләмов прозасын бастырып сатудан нәшрият һәм дәүләт күпме табыш ала икән’ Нигә моны сын санамыйбыз? Ахыр килеп, бу чыгымнарны безнең проза китаплары да каплый түгелме? Икенчедән, Тукан шигырьләрен, «Кыйссаи Иосыф* китабын, төрле дастаннары бызны төн йокламыйча елын елый укыган халкыбыз бүген шигырь китаплары сатып алуның тәмен югалткан икән, моңа кем гаепле соң? Шулай ук шагыйрьләр микәнни? Сталин һәм аның тарафдарлары халыкны шул дәрәҗәгә җиткерде ки. шагыйрь белән укучы арасында төпсез упкын хасил булды. Без ни өчен шигъриятнең бер асыл сыйфатын сайлап алып, шул хакта сөйләшә алмадык, ә бәлки күбрәк шагыйрьләрнең шәхси сыйфатлары тирәсендә тулгандык? Чөнки төрлечә фикер йөртүдән моңарчы мәхрүм ителеп килгәнгә күрә, җәм гыятьтәге кара таплар хакында сүз йөртүдән куркытылып бетерелгәнгә күрә, безнең аңыбыз бик түбән даирәләр тиросендәрәк буталырга өйрәнде. Экономикада нидер тиешенчә түгел икән, колхоз бригадирын яки цех мастерын тәнкыйтьләүдән узмадык. Әхлак тәрбиясендәге җнтешсезлекләр хакында сүз кузгалса, башлап язучыларга таш яуды. Тегеләре дә, болары да бәйле, юаш халык. Әдәбиятта түрәләрнең яраткан язу чылары барлыкка килде. Шулар калыбына сыеша алмаган һәркемгә түбәнсетеп ка радылар, күрмәмешкә салыштылар. Үткенрәк, тавышыңны күтәребрәк сүз катсаң, син — сөйкемсез сөяк. Кемнең шул хәлгә каласы килсен? Мен» китте стандарт ши гырьләр. игезәк шигырьләр, тешсез шигырьләр Бездә шагыйрьнең чәнечкесеннән куркалар. Ләкин ул чәнечке гөрләп чәчәк атып утырган роза гөле сабагының чәнечкесе ләбаса! Миием-ш. шигърият турындагы бәхәстә шушыларны һәм шуның кебек нәрсәләрне ачыклау җитмәде. Берәүләребез шигырьләрне шагыйрьләрнең язмышыннан аерып тикшерде, бүтәннәребез шагыйрьләрнең шәхесләрен микроскоп пыяласына куйды Нәтиҗәдә безнең шигъриятебез шактый фәкыйрьләтеп. бичаралатып күрсә Инде, чыннан да, илаһиларны әзрәк дип тапканбыз икән, күктә кояш белән ай иың да берәр генә икәнен искә төшерик һәм йолдыз белән йолдыз арасында зур бушлык ятканын онытмыйк. Мин Аяз Гыйләҗев фикере белән килешәм: татар шигърияте бүген мең еллык тарихының яңа сәхифәләрен яза Шигырь сәнгатьтә, җәмгыятьтә үзенең социаль көчен кире кайтара. Утызынчы, кырыгынчы елларның канлы дәһшәте генә кире кайтмасын! Марсель Галиев: Һәр халыкның бөек шәхесләре бар. Әмма һәйкәлләр күбрәк шагыйрьләргә куела. Моның сәбәбе нидә? Берьяклы гына аңлату да мөмкин түгелдер. Зур шагыйрь, үлгәннән соң, гадәти шәхес киеменнән чыгып, үзенең шигърияте биеклегенә күтәрелә һәм легендага әверелә Җирдәге тормыш агышыннан биектәрәк торган шигъриятнең ярлары һаман ялгарак чигенә тора, заман-вакыт аны куып җитә алмый, әх лак эстетик нормалар үзгәрсә дә, үз чоры гаменнән чыгып, яңа төсмерләрен ача гына бара. Метафора, яз сүз белән тыгыз мәгънә бирә алу кодрәте кеше гомерен азайтырга тырышу, вакыттан алгярак сикерергә теләүдән туадыр мөгаен. Һәр халык үзенең үткәне һәм киләчәге арасында хәтерен мәңгеләштерү өчен, маяклар итеп, сөекле шагыйрьләрен постаментка менгерә, ягъни шигърият каршында баш ия. Әнә шундый илаһи көчкә ия галиҗәнап поэзия турында сөйләшүне югарырак тонда алып барырга иде. Мәкаләләрнең күбесе поэзиябез казанышларын бәяләүдән читләшеп, аның тирәсендәге хәлләргә, укучыга әһәмияте булмаган мәсьәләләргә артыграк басым ясады. Нишлисең, бәхәс культурасына ни дәрәҗәдә ирешүебезне күрсәтеп торган фалдыр бу. Популярлык, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү хакында сөйләшәбез. «Казан утлары «н. бик нык киметеп әйткәндә, йөз мен кеше кулына ала дип карыйк. Ә безнең шигырь китаплары ике-өч мен данә басыла. Димәк без 997 мең укучыга бөтенләй таныш булмаган әсәрләр, авторлар турында сөйлибез. Радио авазы республика чикләреннән саркып кына чыга. Телевидениене якын-тирә районнарның хәтсе-зе карый алмый Бердәнбер юл — эстрада кала. Сәхнә бары тик юморга хирес Әнә шулай итеп капма каршы килеп тармакланган күпме проблемалар калка. Тукайның «Шүрәле«сен белмәгән татар кешесе юктыр. Сәбәбе? Бу әсәр мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Иоз меңнәрчә тираж белән кабат кабат басылган. Бусы бер. Икенчедән, «Шүрәле» сюжетлы шигырь. Хикмәт шунда: иксез-чиксез шигърият дәрьясыннан хәтер нигәдер әнә шундый сюжетлы шигырьләрне каерып ала. Ренат Харис диюгә мин «Ат иярләү» поэмасын искә төшерәм. Равил Фәйзуллинның «Кем шакымас толлар ишеген» дигән шигырен, Зөлфәтнең аюга пычак белән барган, мәхәббәт каршында самими абзыен («мәхәббәт») күз алдына китерәм. һәр шагыйрь нең иҗат хәятында әнә шундый трагик тормыш детале салынган һәм башка әсәрләрдән җыеп торган алтын баганалары булырга тиеш. Әсәрдә трагедия табигый ноктасына җитсә, кеше күңеленә шәфкать нуры салып, бәгырен ачып ташлый. Ялган оптимизмга күңел капкалары ябыла. Ә күпме каләм тузган шундый үтә күренмәле, эт сикертә торган көйгә такмаклар язып... Ел буена барган сөйләшү-бәхәстә шигырьнең хикмәте, сүз егәре, матурлыгы, ачышлары турында читтән өйрәтеп, акыл биреп түгел, ә укучы белән янәшә торып, бер- гә-бергә сокланырга, уйланырга кирәк иде. Кызганыч, бай шигъриятебез каршында без тагын бурычлы калдык. РЕДАКЦИЯДӘН Шулай итеп «Заман һәм шигырь» дискуссиясен йомгаклар чак җитте. Билгеле булганча, бу бәхәс Р. Мостафин белән В. Нуруплинның журналыбызда басылган (1988 ел, 1 сан) әңгәмәсеннән башланып киткән иде. Бәхәсне дәвам итеп, аннан соңгы һәр санда 2-3 материал дөнья күрде һәм дискуссия вакыт ягыннан ел ярым чамасы барды Әдәби бәхәстә барлыгы 42 кеше катнашты. Аларның 9 ы шагыйрь, 1 се прозаик. 6 сы тәнкыйтьче. 12 се яшь тәнкыйтьче һәм 14 е укучы иде. Дискуссия барышы нәрсә күрсәтте соң? Анда катнашкан бик күп авторлар хаклы рәвештә шуны билгеләп үттеләр: мең еллык тарихы һәм гаять бай традицияләре булган татар шигърияте бүген дә көчле һәм ил-күз алдында сынатырлык түгел. Аның сафында өлкәннәр дә. урта һәм яшь буын шагыйрьләр 178 де актив иҗат игәләр Газета-журналларда һәм китапларда калык күңеленә хуш килердәй шигырьләр, поэмалар басыла. Әйбәт кенә әсәрләр радио һәм телевидение аша да. сәхнәдән дә яңгырыйлар. Алариың байтагы замандашыбызның рухи юлдашына әверелә, татар совет поэзиясе хәзинәсен тулыландыра Әлбәттә, үсештәге, хәрәкәттәге һәрбер күренеш кебек, шигърият алдында да һәрвакыт яңа бурычлар һәм хәл ителәсе проблемалар туа тора. Дискуссия аларны да ачыкларга ярдәм итте Чорыбыз катлаулылыгын һәм драматизмын чагылдыруда әле безнең поэзиягә еш кына очракларда кыюлык җитми. Замандашларыбыз йерәгендә кайнаган бик күп җитди хисләр һәм кичерешләр бүгенге шигърияттә калку урын таба алмый Шулай ук хәзерге поэзия әсәрләренең сәнгатьлек дәрәҗәсен, шигърилеген, укучыга тәкирен — образлылыгын көчәйтү буенча да шагыйрьләребезгә тырышлыкны арттырасы бар. Шигъри егәре аз булган, көпшәк эчтәлекле яки яңа мәгънә алып килмәгән строфалар санын да киметү сорала Бәхәс барышында шигырьне пропагандалау эшен көчәйтү кирәклеге дә әйтелде. Иң яхшы шигырьләр вакытлы матбугат битләрендә үзләренең лаеклы урынын алырга тиеш. Яңарыш чоры тарафыннан үзенә йөкләнгән зур гражданлык бурычын ул кыюрак, тулырак үтәргә тиеш Шулай ук радиотелевидение һәм сәхнә аша да иң яхшы әсәрләрне пропагандалау буенча әле файдаланылмаган мөмкинлекләр бар Иң мөһиме, әлеге чаралар ярдәмендә күп меңләгән халык массаларының шигърияткә карата игътибарын булдырырга, мәхәббәтен уятырга кирәк Авыл, район һәм республика күләмендә шигъри ярышлар уздыру традициясе яңарса да яхшы булыр иде Аида җиңүчеләрнең ел саен апрель аенда үткәрелә торган шигырь бәйрәмендә катнашулары исә әдәби бәйрәмебезне тагын да күркәмрәк, халыкчанрак, киң масштаблырак итәчәк Яшь буында шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү — бик зур социаль, әхлакый һәм эстетик проблема булып тора. Дөресен әйтергә кирәк, әлегә бу эш безнең халыкта һәм мәктәпләребездә үтә начар куелган. Шигъри тәрбия җитмәү ул — гармоник шәхес булмау дигән сүз. Бу — күптөрле күңелсез күренешләргә, тенденцияләргә юл ачу дигән сүз! Яшьләрне шигъри күңелле итеп тәрбияләү өчен, әлбәттә, тәрбиячеләр үзләре поэзияне яратырга, аны нечкә тоярга тиешләр Димәк, республикабыз югары уку йортларында— иң беренче чиратта Казан дәүләт университетында һәм педагогия институтында студентларга, димәк — булачак укытучыларга — шигъри тәрбия бирүне төрле юллар белән көчәйтү хакында бик нык уйлыйсы бар Әлеге уку йортлары милли культураны үстерү учаклары булып әверелергә тиешләр! Алардан халык шуны көтә, чор шуны таләп итә! Безнең югары уку йортлары мәктәпләргә — бүгенге тәрбия эшенең иң кайнар фронтына— чын энтузиаст яшьләрне җибәрергә тиешләр! Шунысын да истән чыгармаска кирәк шигырь аша без халкыбыз күңелен, аның рухын һәм җанын тәрбиялибез, формалаштырабыз. Димәк, шигырь ул — сәнгать кенә түгел, ул тәрбия чарасы да, ул идеология дә! Шуңа күрә шигырьгә һәм шигырь китабына караш та бик җитди булырга тиеш Аңа товар дип кенә карау һич тә дөрес түгел! Шигырь китапларын халыкка җиткерү эшендәге, аерым алганда китап сәүдәсендәге зур җитешсезпекләр укучыларыбызда хаклы ризасызлык тудыра Илебезнең төрле регионнарында татар китабына заказлар җыйнауның оештырылмавы да. халыктагы зур ихтыяҗ өйрәнелмәү һәм искә алынмау да. бигрәк тә китап сәүдәсендә культура түбән булу — эшкә нык зыян китерә Китап сәүдәсендәге кадрлар мәсьәләсе аеруча дикъкать сорый. Без аларны заман таләпләренә җавап бирердәй, җитди эш кешеләре итеп әзерлибезме? Бу өлкәдә таләпләр йомшармадымы* Китап кебек олы рухи хәзинә белән эш иткәндә гаять зур җаваплылык сорала. Милли шигырь китаплары исә бүген үзләренә бигрәк тә кечле игътибар сорыйлар. Поэзия тәнкыйтен активлаштыру кирәклеге дә дискуссиядә үзәк тема булды Өметле яшь тәнкыйтьчеләр күренүне күп авторлар канәгатьлек белән искә алдылар Ләкин бүгенге поэзия белән шөгыльләнүче профессиональ тәнкыйтьчеләрнең азлыгы урынлы борчылу уята. Поэзиянең иң актуаль проблемаларын вакытында күтәрү көндәлек матбугат битләрендәге әдәби тәнкыйтьнең оперативлыгына ирешү — әле бурыч булып тора Шулай ук әдәби бәхәс барышында күп кенә бүтән кимчелекләр дә ачылды Алариың берсе — катнашучыларга дискуссия культурасы җитенкерәмәү Ул — бәхәстә төп сүзне эзлекле рәвештә дәвам итә алмау булып та, уртак бурычларны онытып, уз мәнфәгатеңне генә кайгырту булып та, гадел тәнкыйть сүзен күтәрә алмау булып та һ б рәвешләрдә чагылды. Алдагы дискуссияләрдә болар кабатланмасын иде Бәхәстә укучыларның шактый актив катнашуы һәм алариың татар халкы яшәгән регионнардагы хәлләрне яктыртуы уртак эшебезне яхшыртуга, һичшиксез булышачак. Дискуссия тәмам. Анда катнашкан авторларга редакция > >еиоң зур рәхмә ен белдерә Киләчәктә дә безнең белән элемтәдә торыгыз!