Логотип Казан Утлары
Повесть

УБЫРУТ

Көчле җил купты, беравыктан чытырдатып к\к күкAv раде, ялт-йолт яшен яшьнәде. Төнге караңгылык таЯц» гын да куера төште. Мбһ Мәүләви сыкранып кына ятагына торып утыр ДЫ. сусыман төссез, үзалдына яшьләнеп торган күз •'|ӘР ен угалап, кечкенә тәрәзә каршына килде, төн караңгылыгы аша нидер күрергә-абайларга тырыш' ты, аннары колагын пыялага якынайтып тынлаптыңлап карады. Ләкин берни күрмәде, тавыш-тын ишетмәде: күзләре һәм колагы томаланган иде аның Шомлы тынлык дәвам иткән саен. Мәүләвинең барлык буыннары, кул һәм аяк бармаклары җелегенә үтеп керердәй булып сызлый иде Әлеге сызлау-сыкрау аяк бармакларының иң-иң очыннан кузгала да. интектереп-җәфалап, астан өскә таба үрмәләп менә башлый, эчке әгъзаларын үтәли узып, тамак төбенә җитә һәм шунда чуерташ булып тыгылып кала «Бу ни хәл бу? Көзге яңгырларга иртәрәк, урак-мураклары да бетмәгән бугай әле. ниткән яңгыр3 - дип уйлап алды Мәүләви, суда яткан бүрәнә башыдай авырайган аякларын ятагыннан салындырып чтырыр га азапланган килеш.•- Нишләп кичкырын ук чамаламадым соң. корт лар да андый-мондый үзгәреш буласын сиздермәде шикелле Усал унтагай. җыен хәерче токымы кереп, умарта ояларын актарып нитеп китмәсен тагын». Мәүләви карт, бал кортлары исенә төшүгә, уфылдап куйды, каба лана-кабалана ятагыннан төште, искереп, чалшаеп беткән, юкәдән үргән башмакларын капшанып эзләп тапты һәм. күпне күргән брезент Газиз КАШАПОВ < 1942)- про.нтик вСгчим >•-» «Еллар тыныч иде». •Н /чышыңа ышан» һ 6. китаплар авторы Чаллыда нити плащын аннан-моннан җилкәсенә салып, ишектән чыкты Урманда күзгә төртсәләр күренмәслек дөм караңгы иде Мәүләви, карурман уртасында адашып калган бер мескен шикелле, беравык аптырап басып торды Жаны нәрсәгәдер шомлана һәм нигәдер үзалдына курка-шөбһәләнә нде аның. Әмма озак еллар буена урман белән аралашып яшәү үзенекен итте. бераздан Мәүләвинең күзләре аны-моны шәйләрлек булды, караңгылык чигенгәндәй тоелды Каршыдагы учарлы-учарлы йөзьяшәр имән, ботак чатакларының ныклыгын сынарга теләгәндәй, көчле жил куәтенә тирән көрсенеп чайкала. тамырдашлары ышыгына сыенган агач ызба өстенә бөтен авыр лыгы белән авардай булып сыгыла; аннары, жил басымы акрынайган арада, кабат ыңгырашып, гадәттәге хәленә кайтырга омтыла иде Агач яфракларына пыты-пыты итеп эре тамчылар тамды, һәм шундук чиләкләп яңгыр коя башлады Кинәт якында гына: Кара син аны. йөзьяшәр имәннең дә сөякләре ничек сыкрый, менә шул инде ул картлык дигән нәрсә’— диде бераз карлыга төшкән Тавыш Ят Тавыш! Гомерен шушы урман арасында уздырган Мәүләви үзен куркаклар рәтеннән санамый иде. Әмма җиде төн уртасында әллә нинди куркыныч, элек ишетмәгән ят. ләкин шул ук вакытта таныш та кебек серле Тавыш ишетелгәч, сискәнеп китте, гәүдәсен чымырдатып, аркасыннан «каз тәне» йөгереп үтте Ул ихтыярсыздан як-ягыиа каранды, хәтта башын күтәрә төшеп, каршысындагы имән ботаклары арасына күз салырга өлгерде Күрер күзгә адәм заты юк сыман иде. Урман аланының аргы башындагы имәннәр яшен утының елтыр- елтыр адашып йөрүеннән әкияти карагай сурәтләре хасил итәләр, аннары төннең шомлы караңгылыгына кушылып юкка чыгалар иде. Мәүләвинең аяклары җиргә ябышын, сеңеп калдылар диярсең, ул баскан җиреннән ни артка, ни алга таба кузгалырга кыймады. — Нигә дәшмисен. Мәүләви? Танымыйсыңмы әллә? Тавыш, чынлап та. шундый таныш иде Мәүләви тәнендәге баягы чымырдау берьюлы күкрәк аша узып, кан тамырлары буйлап йөрәкнең үзәгенә барып кадалгандай булды Аннары бөтен эчке әгъзаларын биләп өлгергән калтыравык кан агышы баш миенә үрмәләп менде, күз алларын томалады. Ничәмә-ничә еллар буена дөньяны, урман тирәсендә бер-берсенә сыенышып утырган өч-дүрт авылны дер селкетеп, бик күпләрне куркытып яшәгән Мәүләви яшен ташы кисеп төшергән агач кәүсәсе кебек өнсез калын, җиргә, юеш яфраклар өстенә ауды. Шушы сәерлек халәтендә күпме вакыт узгандыр. Мәүләви соңыннан да исенә төшереп чамалый алмаячак, әмма курку дигәнең бер каныкса каныга бит ул Мәүләви, башын күтәреп, тирә-юньгә күз салырга өлгермәде, баягы Тавыш тагын ишетелде: — Тор, Мәүләви, заманында авылдашларың сиңа юкка гына Убы- рут дип кушамат бирмәде. Вакытында мондый хәлләргә исең дә китми иде синең Тор да бас, турыдантуры карап җавап бир, сөйләш Вөж даның белән .. Монысын, монысын Мәүләви бөтенләй башына китермәгән иде «Ничек инде, ничек инде мин. үз акылымда килеш, юләр кеше шикелле ү< үзем белән сөйләшим2 дип уйлап алды ул. Бу бит бу бит.» Ләкин шул ук мизгелдә Мәүләви ихтыярсыздан, һич көтмәгәндә, әлеге Тавыш белән гәпләшә башлады Син Син кем буласың?.. Сиңа миннән ни кирәк?—дигән сүзләр Мәүләвинең күкрәгеннән гыжылдап чыкты. Әмма Мәүләви теге Тавышны да аермачык ишетә, төсмерләренә кадәр үзенеке икәнлеген тоя иде Ул гагын як-ягына каранып, әщәмәдәшен күрүдән өмет өзмәгән кеше кебек, болан да кечерәеп калган күзләрен чекрәйтә төшеп сорады: Убырут П1.1ЛТЛН таягы үсемлегенең диалекталь атамасы (Автор.) — Син кем... Сиңа миннән ни кирәк? Яшен тынып торган арада бөтен тирә-як гүр караңгылыгына чума Шул вакыт Мәүләвинең такыр башына, җыерчыклы йөзенә, кечкенә сакалына, берничә ел буена тоташ киюдән итәкләре каеш сыман ялтыраган пинжәгенә салкын тамчылар тама Ләкин ул үзе аларга бөтенләй илтифатсыз бер хәлдә тораташ булып баскан да ни кылырга белмичә эчтән калтырана иде. «Югалмасмы?»— Мәүләви шулай уйларга өлгермәде, әлеге Тавыш тагын. Мин Мәүләви Риянов булам,— диде өздереп — Ә син соң әле нишләп белмәмешкә салынган буласың? Мәүләвигә, ниһаять, җан кергәндәй итте, шүрләве соңгы чиккә җитте. Ул әйләнәтирәсенә тагын бер кат күз йөгертеп алды һәм. урмә- ли-үрмәли, урман каравылчысы чагында ук салдырган ызбасының ишегенә таба чигенә башлады «Йә хода,—диде Мәүләви артка таба үрмәләвен дәвам итеп. - картаймыш көнемдә акылыма җиңеллек килә күрмәсен, йә хода, үзең сакла...» Ызба ишеге ярым ачык калган икән. «Тавыш иясе аягымнан эләктереп алмасын тагын», дигән уй Мәүләвине ашыктырмакчы иде. ләкин ул үзендә, аягына басып, эчке якка атларлык көч тапмады Ишек так тасына ике куллап ябышкан килеш, кысылакысыла. бусага аркылы керде һәм бераз хәл алгач кына, үрелеп, тимерче Вахибтан махсус ясатып алган келәне элмәгенә төшерде. Тимергә тимер бәрелеп «чык» иткәч. Мәүләви җиңел сулап куйды Беравык тын алганнан соң гына алпан-тилпэ’н адымнар белән мич янына килде, тояр-тоймас кулы белән капшана торгач, шырпы кабын тапты. Тагын, сагая төшеп, тирә якны тыңлап торды Бу юлы йөрәгенең дөп-дөп типкәнен генә ишеткәндәй булды, әмма асылмалы лампага таба омтылырга өлгермәде, бүлмә яңгырады: Ут алдың ни. алмадың ни. Мәүләви, мин барыбер монда Сыртына кисәү агачы сыланды диярсең Мәүләви тагын хәрәкәтсез калды. «Җиңеләям?» Баягы шикелле үк. ихтыярсыздан Тавыш иясенә сүз кушты Син түгел, мин Мәүләви Җитмеш тугызынчы ел инде мин Мәүләви . Син нигә мине, олы кешене, бимазалыйсың5 Сиңа миннән ни кирәк? Мин монда, табигать иркендә җаныма тынычлык, сөякләремә сихәт табып яши идем. Бал кортлары үрчетеп. Мәүләви хәле китеп, йөрәк тибеше ешайганны сизеп, сәке читенә сул кулын тидерде, аннары үзе дә шунда утыргандай итте Бисмиллаһн иррәхман иррәхим Мин дә Мәүләви, диде үзсүзле Тавыш бу юлы ярыйсы ук кы рысланып - Син генә мине танымаган булып кыланасың Әйе. мин дә Мәүләви Тик хәзерге көндә үзен ил карты итеп танытырга тырышучы Мәүләви түгел, моннан күп еллар элек аныгыннан ут бөркеп, тавышы күкләрне күкрәтеп, тол хатыннар, гөнаһсыз кызлар, ятим балаларны Дию пәриедәй куркытып тоткан Мәүләви Ул чактагы эшләреңне оныттыңмыни соң? - иллаләһе мөхәммәден рәсулаллаһ Мәүләви сәке читендә утырган җиреннән салмак кына шуып идән гә төште Коеп яуган яңгырга эләгеп, манма суга төшкән бохар мәчесенең тәбә нәк болдырга атылып менеп ишеккә бәрелүе Мәүләвине чынбарлыкка кайтарды. Ләкин бу кайту әле көчсез, ихтыярсыз кайтудан гына гыйбарәт иде. Мәче адәм заты янына керергә тырышып, ачы тавышка кычкырып, ызбаның ябык ишеген тырнарга кереште. Ишек тактасына кадалган тырнаклар йөрәк парәсен тырнап-тырнап алгандай итте. Мәүләвинең аңы мәче тырнашканны тоя, ләкин бу аңа әлеге дә баягы Тавыш хәрәкәте булып кына аңлашыла иде. -- Әй син, Мәүләви, усак яфрагы булма, курыкканга сабышып җиңел генә котылырмын димә. Теге чактагы шәфкатьсезлекләрең онытылыр да, тәүфыйк иясе булып йөрермен, дөньядан җәзасыз гына китәрмен, дип уйлыйсың бугай Юк инде, ^/1ай булмый ул. Хөкем гаделлеге килеп ирешмәгән очракта, кеше үзенең вөҗданы каршында булса да котылгысыз җавапны бирергә тиеш. Сиңа, Мәүләви, кылган эшләреңнең җәзасын татырга туры килмәде, ләкин менә бүгеннән соң мин, синең Вөҗданың, теге чакларны туктаусыз исеңә төшереп торучы булырмын. Син миннән арына алмассың, алдан ук кисәтеп куям Инәлсәң инәл, ялварсаң ялвар, әмма ләкин мин һәрвакыт синең яныңда булырмын Тавышның бу мөрәҗәгатен Мәүләви куркудан җаны-тәне куырылып. җилкәләрен җыерып (әйтерсең, аңа кемдер кисәү агачы белән кундырырга тиеш), калку калак сөякләрен тагын да турайтыбрак тыңлады. Баягы калтыравы яңадан әйләнеп кайтты, аннары бөтен тәнен биләде, ясалма тешләре бер-берсенә шакышокы бәрелә башлады. Тыштагы җилнең көче инде басыла төшкән иде, шуңа күрә күк күкрәве тышан арада түбә калаена төшкән яңгыр суының шыбырдавы гына ишетелеп торды. — Соң бит, канәт, үткән эшләрең дисең дә син Ул чакта бит. Үзем өчен түгел... Тавыш, Мәүләвигә әйтеп бетерергә ирек бирмичә, аны бик тиз бүлдерде: — Ялганлама, Мәүләви Чөнки ялган һәрвакыт куркаклыктан һәм көчсезлектән килә. «Хөкүмәт эшен кайгыртып йөрдем»,— дип өзгәләнүләреңне ишеткәнем бар. Кисәтеп куям: боргаланма! Ачыктан-ачык аңлашыр заман җитте. Син бит теге чакларда кеше алдында, дөресрәге, җитәкчеләр алдында гына өзгәләнә идең. Чынлыкта исә. Ярый, ярый, ул хакта сөйләшербез әле. Мин, Мәүләви, синең Вөҗданың, шуның өчен синең күңелеңә кердем дә... Син бит сизеп тордың.. Нинди юллар белән булса да кертмәскә тырыштың. Синең мүкләнү генә түгел, ташка әверелгән күңелеңнән, бозланып каткан келәтләреңнән йозакны ватып чыгу бер генә дә җиңел булмады Ничәмә-ничә еллар тырыштым мин ул тоткынлыктан чыгар өчен. Сине Убырут Мәүләви диләр, ә мин— сиңа кайчандыр атаң-анаң кушкан Мәүләви Озак йоклаттың син мине, озак... Хәзер инде син, кешеләр алдында булмаса да, бәлки Вөҗданың алдында ул эшләреңнән ваз кичәрсең, бәхиллек сорарсың... Нәрсә соң ул вөҗдан? Гомумән, авыз суы корытып, бик күпләр «вөҗдан да вөҗдан» дип шапырына башладылар әле соңгы вакытларда Э.х-ма! Теге вакытлар, корыч куллы юлбашчы еллары булса Белер иде Мәүләви андыйларның тишек авызларын томалап, телләрен аркылы тешләтү җаен, белер иде!.. «Вөҗдан, имеш». Шушы мыскыллы уй белән Мәүләви Тавышны бүлдерергә һәм нәрсәдер каршы әйтергә чамалап, авызын ача башлаган иде, тик күңеленең кай төшендер бохар мәчесе тырнап-тырнап алгандай итте. Аңа тагын баягы шомлаиушөбһәләнү тойгылары әйләнеп кайтты. - Килештекме, Мәүләви?! Вөҗдан... Мәүләви башына тимер күсәк белән тондырдылар диярсең — ул сыгылып төште, муенын җыерып, башын ике җилкә арасына сеңдергәндәй итте. «Вөҗдан, имеш?!» Убырут Мәүләви андый төшенчәләр турында уйланырга вакыт әрәм итеп тордымы соң? Юк. ул андый йомшаклыкка, алай гынамы, җебегәнлеккә беркайчан да ирек куймады, жәлләү-кыз- гану һәм миһербанлык хакында уйлап та карамады Ләкин, нишләмәк кирәк, гомер уза. кигән кием туза дигәндәй, тора бара заманалар үзгәрә, Мәүләви теләмәгән якка таба авышырга кереште Төрле каршы лыкларга очрап, вакытлыча менгән мөнбәрләреннән очып очып төш- * сәләр дә. каһкаһәле көлүләрен дәвам итеп, һәр уңышсызлыктан рәхәт та- ' бып яшәп яткан Мәүләвиләрнең дә җаны тыпырчына башлады Алар z да җан иясе бит Алар да бары тик чуеннан гына тормыйлар Ара ф тирә, авылның теге яки бу кешесе очраганда, йә булмаса берәрсен зират юлына таба озатканда. Мәүләвинең күңел төпкелендә «Бу теге чактагы7 ларны хәтерендә саклыймы икән соң?» дигән уй калкып калкып куй = галый иде Дөрес. Мәүләви үзе авылның бер генә кешесен дә. хәтта ата = сы булып атасын да зиратка кадәр озатмалы Кеше өстенә бармады ул - Акланырга сәбәбен таба торды Атын җикте дә районга чыгып киткәндәй итте күрше авылга барып, көмешкә чөмереп кайтты Яки урманга = таба юл тотты, андагы агачларга кычкырып сәлам бирле, кошларга яшәшкәндәй итте, шулар белән сөйләшүдән җанына юаныч тапты Хәзерге авылдашлары йөзендә Мәүләви ачыктан ачык күрал- маучанлык, ым-шом сизмәгән кебек булса да. әлеге Хәтер дигән нәрсә сирәк мнрәк кыймылдап алгалый иде Урамда очраган авылдашы: «Мәүләви абзый, ни хәлләрең бар5» дип хәл-әхвәлен сораштыргалася да. җәелеп китеп, озын-озак юп- ләшеп. юкны бушка аударып торудан баш тарта, тизрәк үз сукмагыннан атлау ягын карый иде Ни өчен соң Мәүләви абзагыз соңгы вакытларда әледән әле хәтер сандыгында казына башлады, «каһәр төшкән сугыш»ны һәм аннан сон гы елларны искә төшерә, ул чактагы вакыйгаларны торган саен ешрак барлый? Картлык яки урмандагы ялгызлык галәмәте дияр илең. Мәүләви элек тә кеше арасында чын чынлап яшәмәде Күп вакыт үзе белән, үзенең уйлары һәм үзе корган төрле зурлыктагы уй планнар белән яшәр гә тырышты Шулай булгач, аның соңгы еллардагы уйлары эчпошыргыч бертөрлелек белән «теге дөнья»да бирәчәк жавәплары тирәсендә әйләнә баш лаган икән инде, бу бер ла изҗәп түгелдер ..Егерме тугызынчы елның ахырлары иде бугай Чистая базарына барган җиреннән әтисе Рнян агай «хуҗалыкларны күмәкләштерәләр икән» дигән ят хәбәр ишетеп кайтты Мәүләви аның караңгы төшәр алдыннан кайтып кергәнен, атын тугарып, ашлрына печән салып йөргәннәрен көтеп алганын һәм. өйгә кергәнче үк. болдыр алдында тукта тып Мәүләви, кил әле бире, сөйләшеп алыйк. дигәнен бүгенгедән хәтерли Ул чагында, давыллы еллардан соң. авылында җир сөреп, иген игеп йөргән һәм авылдашлары кичергән вакыйгаларның барысына ша Һит булып яшәгән Мәүләви шушы сөйләшүнең үз тормышында ни хәтле мөһим, бәлки хәлиткеч урын алып торачагын уйлап та карамаган иде Әтисе дөньяның кайсы якка таба авышканын бик дөрес чама лаган булып чыкты — Син, улым Мәүләви, менә нәрсә эшлә артык шаулап нитеп иөрмнчә генә’ җаен китереп, беренчел әрдән булып калху зга кер Лидс әтисе Мәүләвинең дә колхоз дигән нәрсә турында беренче генә MUcrye түгел ите төрле төрле сүзләр арасында яхшысыннан начары күбрәк йөрде. Шуңа күрә ул әтисенең «калхузга кер» дип үгетләп торуына гаҗәпләнмичә булдыра алмады. — Соң бит. әти. ни бит анда хатыннар да... бергә була дип әйтәләр бит. Риян агай мондый юк-барларга ышана торганнардан түгел иде. — Син, улым, кеше ышанмас нәрсәне дөрес булса да сөйләмә. Атаң әйткәнне колакларың белән тыңла, акылың белән аңла.. Калхузга. язылып, бераз йөргәч тә җайлап кына партиясенә дә керерсең. Монысы инде бөтенләй кеше ышанмаслык хәл иде. Риян агай булып Риян агай шулай дип торсын әле. Мине. әти. алырлармы икән соң анда? Алырлар, ник алмасыннар?!—днДе әтисе, Мәүләвигә сынаулы карашын төбәгән килеш.— Алырлык итәргә, калхузның беренчеләрен- нән булырга кирәк. Атыңны да. сыерыңны да. инде әйтсәм әйтим, кирәге чыга-нитә калса, хатыныңны да илтеп бирерсең... Аннан бирле байтак сулар акты, җилләр исте, әмма Мәүләви әтисенең зирәклегенә торып-торып гаҗәпләнеп яшәде. «Каян белгән, ничек дөрес чамалаган»,— дип уйлый иде ул ялгыз гына калган минутларында әтисен исенә төшереп. Рәхмәтләр әйтерлек, әтисен җылы сүз белән искә төшерерлек иде. Әгәр аә мәгәр ул теге вакытларда шундый акыллы киңәш бирмәгән, ә Мәүләви шушы киңәшне җиренә җиткереп үтмәгән булсамы? Бәлки. Мәүләвине авылдан әллә кайдагы Себергә олактырган булырлар иде. Элек Мәүләвине ялгызлык дигән нәрсә куркытмый, киресенчә, ул ялгызлыкка күнеккән, аңардан үзенә ниндидер яшерен тәм табып яши иде. Әмма соңгы елларда ялгызлык сиздермичә генә аның күңел тынычлыгын кимерә башлады. Кайбер төннәрдә Мәүләви саташып, әллә кайчан булып узган вакыйгаларны телевизордагы шикелле дәвамлы итеп күрә-күрә төшләнә торган булды. Ә аннары инде, бигрәк тә быелгы яз башыннан бирле, саташулар ешайды. Иң гаҗәбе шунда иде ки. ул йоклаганда гына түгел, уяу чакта да тормышындагы вакыйгалар искә төшкән саен күкрәгенә аңлашылмас шомлану тулудан манма тиргә чума һәм шуның сәбәбен аңламыйча интегә иде. Бүген дә шушы саташуларның дәвамы булса кирәк. Шулвакыт Мәүләви күкрәк кесәсендә нәрсәнеңдер кыштырдап куюын сизде. Ул да түгел, әлеге нәрсә, кыштырдап кына калмыйча, меңләгән энәләргә әверелеп, йөрәк турысына кадала башлады. Мәүләвинең уң кулы ирексездән камзул кесәсенә тыгылды. Кичәгенәк Мәүләви, авылда гына кунармын дип. кичкә каршы чыгып киткән иде. Урыс капканың яртысын ачып, аны әйбәтләп терәтеп куйганнан соң. икенче яртысына килеп тотынуга: — Мәүләви бабай, менә сезгә телеграмм китергән идем, дигәнне ишетеп, сискәнеп китте. Эшен бетермичә икенче нәрсәгә үрелә торганнардан түгел иде Мәүләви. Шуңа күрә бер тотынгач, урыс капкасының икенче ягын да ачып бетерде, иске кендек белән терәп куйды. Аннары, урам якка чыга төшеп, атының йөгәненнән тотып, ишегалдына кертте һәм шуннан соң гына телеграмма кәгазен сузып торган почтальон кыз янына таба атлады. Кызга рәхмәт әйтү түгел, күтәрелеп карарга да онытты. Телеграмма кәгазен капшады, артын-алдын әйләндереп карады, ачык тәрәзәдән яртылаш чыгып карап торучы Кәрамиясенә икеләнергә урын калдырмыйча: - Күзлекне,— диде. Кәрамия, шул мәлдә артка тартылып, тәрәзә төбендә үсеп утырган гөлне эчке якка аудара язды Беравыктан түгәрәк пыялалы күзлек не китереп тә җиткерде Кәрамия. ләм-мим бер сүз эндәшмичә, картының хәрәкәтләрен кү зәтеп торды, аның йөзендәге үзгәрешләрне күреп, иске китте «Кайткан да болай ук түгел иде бит әле бу. хәзер бөтенләй әллә нишләде, нинди * чебен тешләгән сон моны? Әллә тагын берәрсе?. »—дип уйлап алды £ Ул арада Мәүләви инде кәгазьнең җаен эләктереп алган иде. күл з сузымы ераклыкта тоткан килеш укырга кереште. » « IIриезжаю на днях тчк ждите тчк Фалахутдин» Мәүләви бу сүзләрнең мәгънәсен һәм «Фалахутдин»ның кем икәнлеген тиз генә төшенеп җитмәде. Шуңа күрә иреннәрен кыймылдата , кыймылдата икенче, аннары өченче тапкыр укырга кереште Нәрсә дигәннәр, кемнән соң ул телеграмм?— диде Кәрамия Ул ' инде түземлеген җуйган иде Сәгъдулладанмы әллә? Карале, ник ' дәшмисең? Бер-бер хәл булмагандыр бит? Ләкин бу вакытта Мәүләви хатыны тавышын ишетүдән ерак иде .Хәтер йомгагы аны, еллар катламы аша, еракта калган вакыйгалар эче нә бөтереп алып китте Кырык беренче елның сентябрь ае бетеп бара Мәүләви яңарак кына авыл советы рәисе булып алган иде. Шундый көннәрнең берендә кече туганы, ягъни мәсәлән, энесе Мәгафур белән якага яка килен бәрелеште Сельподан кайтышлый Мәүләвинең аты. юлдан чыгып, тегермән елгасы янына борылып кергән икән Ул гына да түгел, камышлык ара сында баткаклыкка бот гәбеннән төшеп чумган Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, Мәгафур шуннан әллә ни еракта түгел тракторы белән җир сөреп йөри иде Бер борылыш вакытында камышлыкка кереп барган атны күрде, икенче әйләнеп килгәндә атның дугасы да күренми башлавын шәйләп алды. «Ул-бу булмагае», дип тракторын туктатты да шунда юнәлде Караса арбада абыйсы Мәүләви ята Атны туарганнан соң абыйсын төрткәләп-тарткалап уятырга кереште Тегенең исерүе җиткән, шуның өстенә йокысы да каты күрәсең, уянмый да уянмый Мәгафур нишләсен, абыйсын арбадан күтәреп алып җиргә бастырырга мәҗбүр булды. Аяк асты болай да тетрәнеп кенә тора, ә Мәүләви басып торырлык хәлдә түгел, ава-түнә берничә адым атлавына, камышларга бәрелә бәрелә егылып китте. Битләре тырналу гына түгел камышка тотынырга азапланганда куллары да киселеп канга манчыл ды. Шушы әрнүдән булса кирәк. Мәүләви күзләрен ачты да акырыр!а. бакырырга тотынды - Әһә. син әле мине, авыл советы рәисен, баткаклыкка алып Ripen үтерергә җыендыңмы? Атымны кертеп батырдыңмы? югалтырга идеме исәбең? Ана каршы Мәгафур Абый дим. абый, нишләвең бу? Мин бит бу энең Мәгафур! дип аңлатмакчы булды Шунда гына Мәүләви аңына килеп беравык туктап торды Мин нишләп монда? дип сорады ул - Соң. атың үлән чемченергә борылгандыр да камышлыкка кереп киткәнен абайламый калгандыр Мин аны ерактан күреп кил им < ин икәнлекне белмәдем бит. диде Мәгафур Мәүләвигә җитә калды «Әһә. мин икәнлекне белгән булсан. килер гә исәбең дә юк илемени әле синең??» дип бәйләнә башлады Мәгафур ана карап-карап торды да. ачуыннан жиргә төкереп кит мәкче булды Ләкин кая ул. Мәүләвинең болай да энесе белән араны ничек өзәргә белми торган чагы, отыры тузына башлады: Хәзер үк тракторыңны мондарак китер дә атны тарттырып чыгар Югыйсә, үтермәкче иде дип. бөтен авылны күтәрәм, диде. Ул инде авылдашларының Мәүләви белән Мәгафур арасы тыныч түгеллекне, аның сәбәбен белүләрен уйлап алды Эш Риян абзый вафат булыр алдыннан әйткән васыятьнең бозылуында иде Әтиләре болганчык елларда бар баплыгын алтын-көмешкә әйләндереп өлгергән булган Шуны үләр алдыннан гына Мәүләви белән Мәгафурга васыять итеп калдырды «Уртак тотарсыз»,—диде. Әмма төп йортта калган байлыкны Мәүләвинең берәүгә дә бирәсе килмәде. Мәгафур берничә мәртәбә: Абый, йорт-жирем тузган. Яңартырга исәбем бар. зинһар, бераз ярдәм ит. Әти калдырганнан аз булса да өлеш чыгар,- дип йөзен ертып барса да. бушка гына иде. Ә соңгы бер сөйләшүләрендә Мәүләви авыл советы рәисе булып утырган иде инде Әгәр дә мәгәр тагын бер шушы сүзне кузгатсаң.—диде ул энесенә. борыныңны' алдырам да сугышның жәһәннәм жиренә озатты- рам мин сине. Күрәләтә тракторын баткаклыкка кертеп батырырга Мәгафурның да башы ике түгел. Ә исерек Мәүләвинең үз тугызы тугыз, һаман кычкырынуын белә: — Хәзер үк тракторыңны монда китер! Мәгафур ана карап торды-торды да әйтеп салды: Әй. Мәүләви. Мәүләви, халык сиңа бер дә юкка гына Убырут дип әйтмәгән икән Шайтан таягының да. синең дә бер икәнне белә идем Ышанып ук бетмидер идем Чынлап та дөрес икән.—диде дә кулын селтәп китә башлады. Ләкин егермеутыз адым китә алмыйча, тораташтай катып калды Мәүләвинен Коткарыгыз, үтерәләр! Камышлыкка батырып үтерәләр . суялар. дип кычкыра-кычкыра авылга таба йөгерә башлавын күрде. Әлеге тавышны ишетеп, сыерлар фермасыннан берничә хатын-кыз йөгерешеп чыкты: Кем үтерә, нәрсә булды. Мәүләви абзый? Әнә иблис, халык дошманы. Мәгафур үтерә, атымны камыш лыкка кертеп батырды... Менә мине пычак белән кискәләп бетерде, көчкә генә ычкындым, дип. нәрсә сөйләгәнен белеп тә бетермичә ялга нынын куркак, ябышкак ядрәләрен сипте.. Өч-дүрт көннән Мәгафурның бронен юкка чыгардылар һәм ул сугышка чыгып китте дә бер хәбәрсез югалды Аннары, кырык өчнең карлы-буранлы бер төнендә. Мөсәлим бабайның карт эте Мәгафурлар йорты турына барып утырды да ач бүре сыман уларга кереште Моны ишеткән Мөсәлим бабай мич башында моржа ташларына аркасын терәп утырган килеш «Тагын кемнең әжәле житте икән, кемнеңдер үлемен сизеп улый бит бу. мур кыргыры»,— дип сукранып куйды. Чынлап та. берничә көннән урманга баручылар бәләкәй чана тартып утынга, чыбык-чабык сындырырга киткән Гайшәнең — Мәгафур хатынының калдыкларын алып кайттылар Аны ач бүреләр талап үтергән иде Шулай итеп, күптән түгел генә шау-гөр килеп яшәгән гаиләнең ике терәге дә югалды, юкка чыкты. Кайчандыр гүрничә кебек өй уртасында жиде яшьлек кыз һәм аягына яңарак кына йөри башлаган ир бала утырып калдылар I ажилә белән Фәләхетдинне тирә-күршеләре, кем ничек булдыра, шулай карадылар, ләкин кырык өчнең кышы авылдагылар өчен ип ' Бронь гүтся ботын әйтүе авыр кыш булды Сугышка кадәр тупланган запас бетте, яңасы исә беренче чиратта фронтка китте Мәгафур ул елны daiiiu!. эшләгән иде. ләкин ул эшләп калдырган икмәк балаларына тимәде Хәер, тигән очракта да ЖИДе яшьлек кыз хуҗалык алып барырлык, энесен тәрбияләрлек тү- гел иде әле. Март башларында Яңа урам кешеләре җыелышып авыл советына. * Мәүләви янына килделәр Аларга шушында ук эшләп утыручы Сагыну £ исемле хатын да кушылды. Алай гынамы, тегеләрне котыртып: Мәүләви абзый, туганыгызның, балалары бит. бәлки, үзегезгә ' алырсыз. Аларны гына карарлыгыгыз бар дип куйды. — Кемне карарлыгым барлыгын. Сагыну канәт. мин үзем дә бик -■ яхшы беләм.— диде Мәүләви ул чагында һәм һич китмәгәндә фикерен дә ~ үзгәртеп ташлады. — Ярый алайса, миннән булсын изгелек. Иртәгә Чистайга кнтәм. * бүген үк кәгазьләрен әзерлибез дә детдомга тапшырырга тырышып " карармын. Түлке халык дошманының балаларын Яна урам хатыннары аңа әйтеп бетерергә ирек куймадылар. Л — Кешедән оял. Мәүләви абзый, нинди халык дошманы булсын - Мәгафур? Туганың лабаса Трактор маеннан кышын-җәен арына алма ды. Оныт шул бәхәсегезне. Хәзер инде Мәгафурга мал кирәкми. Мәүләви хатыннарның өзек-өзек әйткән мондый сүзләрен тыңласа да тыңлады, тыңламаса да тыңламады. Әмма инде кайсыдыр «мал кирәкми. » дип ычкындыргач, түзмәде. Барыгыз, алдыгыздан артыгыз яхшы, эшегездә булыгыз, түлисе бурычларыгызны онытмагыз, дип кырт киеге Хатыннар да. түлисе бурычлары турында сүз чыккач, тизрәк эте- шә этешә чыгу ягын карадылар Балаларны Чистайга урнаштырганнан соң бер-ике елда аларның язмышы белән кызыксынырга туры килмәде Мәүләвигә Соңрак кем меңдер Чистайга барын балалар йортына кереп белешкәнен ишетте. Ятимнәрне каядыр бүтән йортка, ераграк шәһәргә. Башкортстан яклары на күчергәннәр икән, диделәр. Аннары инде Мәүләви генә түгел, авыл кешеләре дә тора-бара ул балаларны оныттылар Дөрес. хатын-кызлар аларны искә төшергәләп, күзләрен юешләтеп алалар иде. әмма үз кайгы лары да җитәрлек бер заманда Баксаң, кырык биш ел үтен тә киткән ләбаса! Телеграмма сугучы, димәк, Мәүләви кайчандыр балалар йортына тапшырган Фәләхетдин үзе булып чьиа Ул авылны, алан гынамы, әтисенең, абыйсының исемен дә онытмаган. Кайтмакчы була Болай булгач, кайта да кайта инде. Кинәт Мәүләвинең башына кайнар кан йөгерде. Ул. ни эшләгәнен белештермичә, ишегалдына кертеп бастыр! аи атын яңадан борып алды һәм. өйдән йөгереп чыккан Кәрамиясен бәрдерә язын, урам буйлап урманга таба куын китте «Димәк, дип уйлады Мәүләви >гәр дә мәгәр ул. малай актыгы кайтып күренсә? Әтисен хөкем аша сугышка җибәрүчене, үзләрен балалар йортына илтеп иленнән адаштыручының кемлеген аңа җиткерәчәкләр Әйе. әйтәчәкләр. Авыл халкы моны онытмаган, әлбәттә Бигрәк тә ха тын-кызлар онытмаган Димәк. Мәүләвигә шушы Мәгафур калдыгы Каршында бәхиллек сорарга гуры киләчәк Юк инде, не шали, канәт Мәүләви атлы Мәүләвине угн-муен белән, җиңел генә ал дыра алмассың In» ion бирешә торганнардан түгел ул Мәүләви Риянов \ны бер i> юкка Убырут дип атамыйлар Көче җитмәсә, тешләре белән ябышыр ул» Тагын ялгышты Мәүләви. Бу уйларын үзалдына сөйләнеп утырасы булмаган икән. Тавыш аны тыңлап ишетеп торган, каһәр суккыры. Мәүләвинең күкрәгенә эчке бер калтырау салып: Ташла, андый уйларыңны. Мәүләви диде яшерен уйларны китап битеннән укыган шикелле итеп Яхшылап уйласаң, әйбәтләбрәк барласаң, бәлки авылдашларыңнан гаф гафу үтенсәң, ягъни мәсәлән. бәхиллек сорасаң, дөресрәк булмасмы? Үзенә кирәк чакта Мәүләвинең башы тиз эшли, яхшы яки начарны тиз аера иде Бу юлы да шулай булды- Тавыш сүзен төгәлләргә өлгер мәде. Мәүләви ызба идәненең урта бер Төшендә утырган килеш як-ягы на каранып алды Мин соң кемнән кемнән и ни өчен бәх бәхиллек сорарга тиеш булам? Туктале, агай эне. мин бит теге, ни бит әле... те-ген-дә китәргә җыенмыйм Миңа монда да нач-чар түгел Син нигә алай дисен соң әле?— диде Мәүләви һәм. һич көтмәгәндә, йөрәгенең уйнап-уйнап алуын тойды Бу инде бер дә уен түгел, ниндидер Тавышның янавыннан болайрак иле. Йөр рәк Турысын әйткәндә. Мәүләви гомере буена аһ га ваһ килеп йөрде. Шуның өстәвенә теге сугышта да һәм монысында да фронтларга кадәр бармау җаен тапты, инвалидлык алуга иреште, бөтен авыл алдында арт санын сузыбрак йөри башлады Әмма йөрәгенең болай уйнап-уйнап алуын моңарчы тойганы юк иде Тавышның бу хәлгә кәефе килде бугай, шул ук мизгелдә аның каһ каһәләп: - Менә күрәсеңме? Бу инде, үзең әйтмешли, уен-муен түгел. Бу сине тегендә чакыруның ерак-ерактан килгән беренче дулкыны,— дигәне ишетелде. Мәүләвинең тыны кысыла башлады Ул авызын берничә мәртәбә зур-зур ачып, судан җиргә алып ташланган балык кебек, сулыш алырга тырышып карады. Тик. барыбер, күкрәген кыскан кыршау иркенәймәде. киресенчә, тагын да катырак кыскандай булды, чәнчешеп-чән чешеп куйды Бөтен әйләнә-тирәне көндезге кояш сыман яктыртып, яшен уты ялтырады. Шуның артыннан ук. вакытсыз сынган агач шикелле, нәрсәдер чатыр-чытыр итеп алды. Бер мизгелгә генә тынлык урнашты һәм — кук гөмбәзе барлык йолдызлары ниләре белән җиргә ишелеп төште диярсең!— яшен туплары гөрс-гөрс атарга кереште Мәүләви, хәле берьюлы бетеп, идәнгә сузылып ятты. Икенчеме- өченчеме тапкыр «гөрс» иткәндә, артык түзеп тора алмыйча, ирексездән дүртаякланып ишеккә ыргылыш ясады, бусага аша чыгып егылды Мәүләвине көтеп торганнар диярсең, баягы шартлауларның барысын. барысын бергә туплаган дәвамлы гөрселдәү яңгырады Мәүләвинең күз алдына тубал хәтле ут тәгәрәп килде һәм күп булса кырык- илле адымдагы йөзьяшәр имәннең куышланып торган ике ботак арасына кереп китте Шул ук мизгелдә аннан кызгылт ялкын телләре кутә- релде. агачның юан кәүсәсе буйлап өскә үрмәләргә кереште * * ♦ Мәүләви һушына килгәндә, күк йөзеннән чиләкләп-чиләкләп су актарыла. баягы ялкын телләре исә аңа бирешергә теләмичә әрсезләнә, бер күренеп, бер югалып тора иде Шулай да тагын беравыктан ут телләре җиңелде, чиләкләп актарылган су басымы астында сүнеп юкка чыкты Мәүләви ирексездән өскә таба күтәрелеп карады да исе китте: дәү имәннең кәүсәсе гаять зур кылыч беләнме кисеп ташланган, аның учарлы ботаклары юкка чыккан иде. Мәүләви гадәтенчә ярым пышылдап түгел, ярыйсы гына кычкыра- кычкыра дога укып җибәрде: Бисмиллаһ нррәхман иррәхнм — Йә. Мәүләви, инде нишлибез? Болай булгач, теге вакытларындагы кебек курку белмәс гайрәт иясенә охшап ук бетмисең бит әле... Минемчә, иң һәйбәте, озын озакка сузмыйча, иртәгә үк авылга * кайтасын да теге вакытларда үзең рәнҗеткән кешеләр алдына басасын '£ Сон түгел әле. - диде Тавыш. ~ Киеренкелектән шартлап өзелер хәлгә җиткән Мәүләвинең кары- шып торырга бер генә мыскал да көче калмаган иде инде. Ниһаять, ул. _ иреннәрен сизелер-сизелмәс селкетеп, әйтеп куйды: Ихтыяр синеке, канәт. бүтән карышырлыгым калмады Мәүләвинең ясалма тешләре баядан бирле урыныннан кубып йө- = дәтә иде. ул хәзер генә шуларны яңадан урнаштырырга кирәклеген чама- * лады Шушы эшен төгәлләгәч. Тавыш иясен күрергә теләгәндәй, як- * ягына карана-карана. ярыйсы гына аңлаешлы итеп сөйли башлады - Ярый алайса, канәт Син кодрәт иясе булгач, беләсең бит. ~ мин үзем гомер буена көчленске замана дигән нәрсәгә табынып яшә- - дем. минем инде тагын да карышырлык хәлем юк Син әйткәнчә булсын сон. Тик ашыктырма гына. Үз җаема эшләрмен мин син теләгәннәрне.. Юк. Мәүләви, мин теләгәнне түгел, син син үзең теләгәнне. Ярый. ярый, канәт Тавышның җавабы ишетелмәгәч. Мәүләви сагаебрак, казакларын торгыза төшебрәк тирә-якны тыңлап карады Тавыш ишетелми иде Әмма инде Мәүләвинең дә: «Котылдым бугай, ходаем, узды бугай»,— дип уйлаудан узарлыгы. аннан да битәр Тавыш белән бәхәсләшерлеге калмаган иде. Ул көч-хәленә өйгә кереп сәкесе янына барды һәм кый- нап-җәзалап ташланган кеше шикелле урын-җир өстенә ауды Төш аралаш кына ул Тавышны ишеткәләгәндәй булды, тик аның сүзләренең мәгънәсе Мәүләвинең аңына барып җитәрлек анык түгел, шуңа күрә ул аларны ишетте дә. ишетмәде дә... Ниһаять, йокысыннан уянды Мәүләви, бер-берсенә ябышкан күзләрен ачып җибәрде. Байтак вакыт аны-моны белештермичә хәрәкәтсез ятып торды Аннары, торып утырырга уйлап, салмак бер омтылыш ясады һәм бөтен сөякләренең нигезгә салыр өчен киселгән имән бүрәнәсе шикелле авыр, искиткеч авыр икәнлеген сизде Аннары аңында ниндидер тәртипсез ыгы-зыгы кузгалды Төнге хәлләр барысы бергә тупланып, ачыкланырга өлгермәгән хәтерен били башладылар Ишекне ачып җибәрүгә Мәүләвинең күзләренә агачлар арасыннан кыйгачлап төшкән кояш нурлары килеп кадалды Гадәттә, кояш нурлары ишеккә бәреп тормыйлар иде Мәүләви «Бу ни. бу?» дигәндәй исе китеп башын өскәрәк күтәрде, каршысындагы имәнгә карады һәм төнге хәлләрнең төш булмыйча, чын-чынлык икәнлегенә ышанды Йөзьяшәр имәннең яртысыннан биегрәк кәүсәсе кырт киселеп җиргә кадалып төшкән. Мәүләви белә-белгәннән бирле каралып күренгән куыш тирәсе тагын да карала төшкән, күмерләнеп калган иде һәммәсен дә аермачык итеп хәтеренә төшерде Мәүләви \выр сулап көрсенеп куйды, ызбасына кагылган эре кадактан йөгәнен табып алды, атын эзләргә китте Аланлык читеннән үк башланып киткән, аңардан башка берәү дә йө- ремәгәнгә ташландык хәлгә килә язган урман юлына таба атлады Мәүләви. Әмма аны нәрсәдер, чабуына ябышкан шикелле, тоткарларга тырыша сыман иде. Инде ничәмә-ничә еллар буена үзе яшәгән урман га. аланлыкка Мәүләви бүген генә күргәндәй гаҗәпләнеп. әллә нинди яңа күлләр белән карый иде Бу үләннәр, юл буендагы ат арбасыннан биегрәк абагалар узган төн эчендә генә үсен чыкмаганнар лабаса Алары ярый инде аның, ел саен көз көне саргаеп-шиңеп югала торган нәрсәләр. ә менә бу бер төптән үсеп чыккан биек каен агачлары күтәрелеп карасаң башыңдагы түбәтәең төшәрдәй булып бер төн эчендә үсмәгән- нәрдер ич. Димәк, алар да булган бит. Булганнар, ләкин Мәүләвинең күңел күзенә генә чалынмаганнар. Ә инде кешенең күңел күзе күрми икән, маңгай күзенең нигә хаҗәте бар? Алар, агач кәүсәсендәге гаң гади ботак тишекләре сыман, чекрәеп кенә торачак. Ул да гүисл. Мәүләвинең баш очында диярлек кош сайрап җибәрде һәм. пырхылдап, бер ботактан икенчесенә сикереп кунды Шул ук мәллә Мәүләвинең колагына дыңгычлап тутырылган мамык бөкеләрне берьюлы тартын алдылар диярсең, урман шавы, тирә юньдә әллә пичәмә төрле кош-кортларның чыркылдавы, чутылдавы, карылдавы, бөтенләй куз- гә күренмәгән нәрсәләрнең безелдәве ишетелә башлады Шуның өстәвенә агач яфракларының papa лепердәшеп тирбәлүе, ул яфракларга кунган яңгыр тамчыларының ялтырап ялтырап китүләре күренде «Гаҗәп, дип уйлады Мәүләви ирексездән. - гаҗәп Карале син аны. бу дөнья нинди иркен. бу табигать дигәнең күз явын алырдай матур икән ләбаса. Ничек соң мин урманда яшәп шулармы күрмәгәнмен, ишетмәгәнмен?..» Ул урман юлыннан шундый уйлар белән, һәр нәрсәне беренче тапкыр күргән кеше кебек атлады, ләкин мондый халәте озакка бармады Мәүләви юлдагы тәгәрмәч чокырында аунап яткан йодрык кадәрле соры нәрсәне күреп алды. Билгеле, элек ул мондый нәрсәләргә игътибар итмәгән дә булыр иде. Әмма бүген бүген Мәүләви чокыр янына чүгәләп басты да әлеге йодрык кадәрле нәрсәне йөгәннең авызлык тимере белән тар тын әйләндерде. Бохар мәчесенең нәни бер баласы иде бу Шунда гына Мәүләви төнге саташу вакытында мәчесенең өзгәләнеп кычкырган та вышын ишеткәндәй булды «Төн карчыгасы харап иткәндер моны».— дип уйлап алды җан иясенең чукып тишелгән канлы маңгаена карап һәм шул ук мизгелдә төнге вакыйгалар тагын күз алдыннан өерләре белән үтеп киткәндәй булды Ул да түгел, колак төбендә төнге Тавыш һәм аның таләбе яңгырады шикелле. Авылга иртәнге ун тулып узганда, җир сурыккач, йөзеннән каны качып кәфен гөсенә кергән, күз кабаклары салынып-салынып төшкән хәлдә кайтып керде Мәүләви Алашасын урыс капкага терәп туктатты да үрәчәле арбадан төшеп җилкапканы ачты Карчыгы Кәрамия (унөч яшькә яшьрәк булуына карамастан. Мәүләви янында байтакны кичергән. шуңа күрә яшь аралары беленми диярлек), ләкин әле ярыйсы гына таза хатын, җиз комганын тотып бакча ягыннан кереп килә иде Мәүләви ләм мим сыңар сүз дәшмәде, тутыгып беткән иске кендек белән капканың бер ягын терәтеп куйды. Кәрамия иренең төкселәнгән, агарынган йөзен, килделе-киттелерәк кыяфәтен күрүгә пошаманга төште. «Йә. ходай, тагын нәрсә булды икән инде моңа, алай-болай умарталарга тнмәгәннәрдер бит?» - дип борчы ла башлады Ләкин арбадагы ак бидоннар тирәсендә очып йөргән бал кортларын күргәч, борчылуы басыла төште. Ни булды сиңа, әтисе, нишләп болай ни иртә, ни кич дигәндәй, кайтырга булдың? Самавыр да сүнгән, казаным да асмаган бит әле. дип. арбаның әле бер. әле икенче ягына чыгып бөтерелде Пычагым булсынмы? диде Мәүләви тәмам карлыккан, югалган тавышын бар итәргә тырышыбрак.- Тик тор. дим, мур кыргыры! Печән эчендә йөреп тә ашап туймадыңмы? Алаша, тезмәдәге печәнгә үрелеп, кипкән үләнне авыз итәргә чамалап тора иде— Йә. син нәрсә терәлдең, бар. чәеңне кара... Шуны гына көткән диярсең., Кәрамня, аягындагы иске галошларын салырга да онытып, өйалдына кереп югалды Мәүләви ашыкмыйча гына алашасын тугарды Аннары бал тутырылган сөт бидоннарын берәм-берәм кырыйгарак тартып китерде дә. әллә ни көчәнмичә генә, корсагы белән булыша-булыша келәт болдырына илтергә кереште «Быел бал ярыйсы ук булды, менә икенче тапкыр аерттым инде Шикәр комы кушып бутагач алтышар сумга сатсам да».. — дип уйлан бетерергә өлгерми калды, шыгырдар шыгырдамас кына жил капка ачыла башлаганны ишетеп, бал исе аңкыган бидоннар өстенә ат япмасын ташлады «Тагын кайсы йөри икәя?»—дип капкадан кереп килүчегә төбәлде. и Гөлшәрифә икән Төп-төгәл хәтерли, егерме тугызынчы елның жәендә беренче тап кыр күрде Мәүләви Гөлшәрифәне. Авылдагы апасы янына утырмага килгәч күрде һәм шул ук көнне Гөлшәрифәнең утыз яшьләр тирәсендәге сазаган кыз икәнлеген белеп алды Кәрамня белән ун елга якын яшәп, инде өч балалары булуга да карамастан, Гөлшәрифәгә күз атыг йөри, юк-бар сәбәпләр табып ул килгән йорт тирәсендә әйләнгәли баш лады һәм, хәтта Гөлшәрифәнең апасын очратып, «тау хәтле бүләк» вәгъдә итеп, бер генә тапкыр күрештерүен сорады — Кит аннан. Мәүләви, хатының, бала-чагаларың булганны белгән килеш ничек мин үз сеңлемне синең белән күрештерим ди? — Ни бит, Гөлшакирә, мин бит соң. теге ни. хатыным ни бит минем Бер күрешкәннән сеңелеңнең укасы коелмас әле, коеласы коелган бит аның,—диде Мәүләви «мескенлеген» бик тиз онытып, күзләрен усал ялтыратып.- Кара аны, Гөлшакирә, кирәгем чыкмыйча калмас әле — Янама, яме. Мәүләви Андый вакытлар узган хәзер Соңрак, еллар узгач, Гөлшакирә дүрт баласы белән сугышның башында ук тол калгач та бер генә тапкыр да «кирәге» чыкмады Мәүләвинең Шул араларда гына авылга кайткан зимагур Шәкүржан утырмадагы Гөлшәрифәне ябыштырып чыгарды Мәүләвинең авыл советында секретарь чагы иде. Шәкуржан белән Гөлшәрифә язылышу кәгазе алырга дип килеп кергәч тә нишләргә бел мәде Шулай да, үз ирегендәге кеше түгел, рәис агай кушкач, тиешле кәгазьне бик пөхтәләп язып бирергә тырышты «Туктале, зимагур,— дип уйлады ул эченнән генә, канчан да булса бер эләгерсең минем кулга, бу юлы инде теге вакыттагы кебек калдырмам...» Мәүләвинең атасы Риян агай, авылның бай кешеләреннән санал- маса да, ярыйсы гына таза хәлле иде һәм Мәүләви дә, авылның шыр яр лы егетләре янында түгел, күбрәк үзеннән баерак тормышлылар ягына елыша төште. Мәүләви зимагурлыктан башы чыкмаган Шәкүржан белән аралашмады Чөнки тегесе әле шахтага, әле Урал ягындагы за йотларга китеп йөри, авылга да кайтып киткәли генә иде Революциядән соң булды бу хәл Көннәрнең берендә авылга баштанаяк коралланган ак чехлар отряды килеп керде Баштарак шомланып калган авыл кешеләре, чехлар андый-мондый усаллык күрсәтмәгәч, беркадәр тын алдылар. Хәтта кыюраклары чит халыкның өелешеп авыл буйлап йомырка, ипи һәм кур- ше авыл чувашларыннан дуңгыз салосы жыеп йөргәннәрен күзәтергә дә чыктылар Ак чехлар командиры һәм аның белән унбишләп кеше Риян абзыйның яңарак салган йортына кереп урнашканнар иде. аш-су әзерләүне. дөресрәге, дуңгыз салосын йомырка белән кыздыруны да хуҗа хатынга йөкләделәр Мәүләвинең әнисе киреләнмәкче. «савыт-саба пычратып» димәкче иде. кая ул? Мәүләви аларның кәеф-сафа коруларын келәт чормасына яшеренгән җиреннән, үзе әмәлләгән ярыктан күзәтеп ятты Акларның кыланышлары, кием-салымнары, елгыр атлары, ишегалдына өчаяк өчаяк ясап куйган мылтыклары, җиргә кадаган озын- озын сөңгеләре Мәүләвине аз гына да куркытмады, киресенчә, күңеленә ярыйсы гына хуш килде Шундагы үз иш егетләре сыман күкрәк киереп, кәеф-сафа корып, рәхәтләнеп йөриселәре килеп китте Мәүләвинең. Ни генә әйтсәң дә әтисе гаять коры, тоткан җиреннән кырт өзә. әйткән сүзеннән чыксаң, җиткән егет дип тормаучан иде. «Авылга кызыллар да. ниһаять, аклар да килде,- дип уйлады келәт чормасында качып ятучы Мәүләви,—ләкин бер-берсеннән ни белән, кай яклары белән аерылалар соң алар? Тегеләр дә. болары да безгә бер генә зыян-зарар китермәде. шулай булгач, безгә кайсы влач та бер түгелме? Ярый әле. Зыятдин малайлары Сәхиб белән Әгъләм һәм зимагур Шәкүрҗаннар камса- мулга тупланып, ызба-читәлнә оештыра башлагач та. кайберәүләр кебек. алар янына ашыкмадым. » Мәүләви үзенең ялгышмавыннан бик канәгать булып ятты. Чөнки замана болганчык иде. кызыллар килде, аларны аклар куды, хәзер әнә тагын кызыллар чигенде, ак чех дигәннәре килеп тулды Хәер. Мәүләви күреп ята: әлегә алар камсамулларга да тимиләр, бары тик кәеф-сафа кору белән мәшгуль... Мәүләви, нәтиҗәне чыгаруын чыгарса да. поскан җиреннән төшәргә ашыкмады, аны нәрсәдер тотып тора иде Шул вакыт, ак чехлар мәҗлесенең кызып җиткән бер мәлендә, тыкрык ягыннан ниндидер шау-шу ишетелде Ул да түгел, шау-шу артыннан кемнәрнеңдер кычкырышканы килеп җитте. Мәүләви тыкрык ягындагы ярыкка капланды. Тыкрыкка күз ташлауга, мәчеткә йөргәндә генә кия торган яшел төстәге чапаннар киеп алган Шәрифулла һәм Ногман байларның ярсудан кызарынган йөзләрен күрде. Алар артыннан ук чехлар утырган төшкә таба куллары бәйләүле өч-дүрт кешене этеп-төртеп китерделәр Тырышыбрак караса, ни күрсен: камсамул Сәхиб белән Әгъләм, аларга иптәшкәдер инде, яшьләрне котыртып йөрүчеләрдән Шәкүрҗан белән Нуретдин да шунда булып чыкты. Дүртесенең дә бит-башлары канга буялып, күлмәкләре ертылып беткән иде Нәрсә эшләгәнен үзе дә аңлап бетермәстән. әтисенең. «Таш яуса да чыгып күренәсе булма’»— дигән кисәтүен онытып, баскычтан төште дә «кызык» карарга барып басты Мәүләви. Шәрифулла белән Ногман байның чиртсәң каны чыгардай йөзләре мондый киеренкелектән тагын да кызарына төшкән, шуңа күрә алар гадәттәгедән бик яман усал күренәләр иде. Бигрәк тә Шәрифулла бай тузына. Мәүләви уенча, әлегә кадәр бер генә ярамый торган эш тә кылмаган камсамулларның «бозыклыгы» турында тузга язмаганнарны сөйли иде. Башта Мәүләви авызын ачып тыңлап кына торды Әмма Шәрифулла бай: «Алар бит әле иртәгә мәчет манарасын кисәргә җыенганнар иде»,— дигәч тә. берничә кеше егетләрне юл тузанына егып кыйный башлагач, ниндидер бер коткыга бирелеп: «Әһә, сез әле мәчет манарасын кисәргә йөрисезмени?» — дип. Шәрифулла бай сүзен кабатлый- кабатлый. авылдашларына бер-икене типкәләп алды Кызулык белән типсә типсен иде инде, ләкин тизрәк үз урынына ычкынасы булган аңа. Тик күрәчәк дигән нәрсә якаңнан бер эләктереп алса, котылырмын димә икән. Мәҗлестә ярыйсы гына кәефләнгән, чехлар белән килгән татар әфисәре: Камсамулларны болай гына, кыйнап кына үтерсәгез — бик җи- ңел котылачаклар бит Аларның безгә берәр файдасы тимәсме? Без алардан яхшылап сораштырыйк әле,—дип кулындагы алтатарын күккә чөеп атып җибәрде. Кыйнаучылар да. кыйналучылар да урыннарында тынып калдылар. Ә теге татар әфисәре: — Хәзер үк бу камсамулларны каравыл өенә илтеп ябыгыз, дип боерды Карагыз аны. кыйнап үтерәсе булмагыз, өлгерерсез. Шәрифулла бай, бу хәлгә бик үк канәгать булмаса да. кораллы әфисәргә буйсынды, кыйнауны туктаттылар. Әфисәр кулындагы алтатары белән берничә егетнең күкрәгенә төр тә-төртә: Менә син. син, син һәм... син,— дип Мәүләвинең алдында ук туктап калды, бераз аның күзләренә карап торды — Менә син командирлары булырсың боларның. Гаскәриләр итеп алынганга санагыз үзегезне.. Большевик иярченнәрен саклыйсыз хәзергә. Аңладыгызмы? Вон Мәүләви ни әйтергә белмәде, төркемдәгеләр арасыннан атасын эз- ләде. Ләкин атасының йөзенә чыккан ачуын күреп, чормадан төшкә не өчен эләгәсен чамалады. Хәер, баштагы мәлне ул үзенең чехларга кушылуының бөтен мәгънәсен төшенеп тә җитмәде «Боларны иртәгә кадәр качырмыйча сак лыйбыз да, аннары өйләргә таралабыз», дип иптәшләре каршында белдекле булырга тырышты Төн үзәге таңга таба авышып, җир өстендәге караңгылык тагын да куера төшкән бер мәлне, каравыл өенең ишеген кага башладылар Камсамулларнын. куллары бәйләүле икәнлеген яхшы белгән Мәүләви, гадәтенчә, аны-моны уйлап баш авырттырып тормыйча, ишектәге т< рәүне читкәрәк алып куйды да эчкә атлады һәм шул ук мизгелдә таза-нык куллар тозагына кабуын тойды Йөрәге «жу» итеп китте Мәүләвинең, камсамуллар шулай ук усал булырлар дип башына да китермәгән иде ул. шуңа күрә ирексездән: «Өрәк!» дигән уй башына сызылып керде. Ацышуын тиз аңышты Мәүләви, ләкин соң иде. Колак төбендә генә Шәкүрҗан зимагурның — Эшең бетте, кодагый. Әйдә. Мәүләви, урманга качабыз Үзс безнең партизан отрядын оештырабыз да чехларның тетмәләрен тетәбез. малай, дип пышылдабрак үзенә дәшкәнен ишетте. Ул арада камсам уллардан берсе. Нуретдин дигәне, печәнле арба да йоклап ятучы, ирексездән гаскәри булып чехларга кушылып китә язган авыл егетләрен уятып, хәлне аңлатып өлгергән иде. Авылдашла рынын. күрәсең, чехларга кушылып китәсе килмәгәндер, ни әйтсәң д i үзләренең урманы, шунда партизан булырга ризалаштылар Мәүләви дә ишегалдына чыкты, дөресрәге. Шәкүрҗан алын чык гы Ана соңгы тапкыр: Йә, Мәүләви, безнең белән китәсеңме, әллә без сине үз итеп кенә, күпме вакыт саклап тордың бит. тукмап алыйк за, чехлар ман гаеңа пуля кундырмасын өчен аяккулларыңны бәйләп калдырыйк мы5 диде. Ул көч-хәлгә Бул мый суң, егетләр Урманга китсәм, әти үтерер Бәйлә гез. зинһар Сезнең эзегез суынганчы тыным да чыкмас, дип ялы на-ялвара башлады Авылдашлары Мәүләвигә ышанып ук бетмиләр иде буган, кычкы- рыр-нитәр нияте булса дип. авыз-борынын канга буяп кына түгел, авы зына сасы мунчала тутырып, шуның өстәвенә каравыл өенә кертеп, ишек не яхшылап терәүләгәч кенә урманга, ак чехларга каршы көрәшергә киттеләр. Җәйге төн кыска була, ул арала авыл артындагы таллар аннан арырак җәйрәп яткан Кәрәкә күленең өсте таң алдының тылсымлы пәрдәсенә уралып-уралып калган иде инде, шуңа күрә иртәнге салкынлык озын озак тоткарланмыйча, җылы нурларга кушылып, таралып та бетте. Куркуыннан, егетләрнең үз итеп кенә тукмавыннан, иң кыены авызындагы сасы мунчаладан арына алмыйча азапланудан аптыраган Мәүләви: «Кайчан гына берәрсе килеп чыгар икән, әти генә була күрмәсен иде».— дип ята-ята каравыл өенең тәмам яктыруын да абайламыйча калган иде. Ак чехлар, алардан битәр теге татар әфисәре нишләткән булыр иде үзен, әйтүе кыен, тик Мәүләвинең баярак ычкына язган бәхет кошы яңадан каравыл өе янына килеп кунды. Янгын каланчасындагы күзәтчеләр Искеавыл урманына таба күрсәтеп нидер кычкырыша башлады Алай да теге татар әфисәре Мәүләвинең янбызына тибеп, сыңар кабыргасын сындырырга өлгерде Бәхетең, селәгәй, кызыллар килә, югыйсә җелегеңне корытасы идем. Большевик иярченнәрен ничек качырганыңны сөйләткән булыр идем Артык шатланма, озакламый әйләнеп килербез, исеңә төшерермен әле,— дип аты янына ашыкты Бәхеткә каршы. Мәүләвиләр авылына аклар бүтән кермәде, шул качудан эзләре суынды. Урманга качып өлгергән егетләр кызылларга тап булганнар, аларга кушылганнар иде. Авылга кайтып ата-аналары белән саубуллаштылар да акларны куа киттеләр. Сәхиб белән Әгъләм, егерменче еллар ахырында кайтсалар да. авылда озынозак тормыйча Чистайга укырга киттеләр Шәкүрҗан белән Нуретдин кызылармеец булып җир читендәге Байкалга, аннары Кырымга барып Фрунзе кул астында сугышып йөргәннәр. Аннары тагын шул шахталарына төшеп бәхетләрен җир астыннан эзләп караганнар Сирәк-сирәк авылга кайткаладылар кайтуын, әмма Мәүләви алар белән очрашырга атлыгып тормады, тегеләр дә Мәүләвине сагынып килмәделәр. Беренче тапкыр Мәүләви, күп еллар үткәч, авыл советында секретарь булып утырганда. Шәкүрҗан белән йөзгә-йөз очрашты — Теге вакытта чехлардан котылырга нык ярдәм иттең син безгә, Мәүләви туган.— диде Шәкүрҗан язылышу кәгазен кесәсенә тыга-ты- га. күзләрен хәйләкәр ялтыратып, кәнсәләрдәге кешеләр дә ишетерлек итеп: — Турысын әйтсәк, малай Мәүләви, безнең эшләр шәптән түгел, хөрти иде ул чагында. Ярый әле син туры килдең Мәүләвинең өстенә салкын су сиптеләр диярсең. Ул: «Шәкүрҗан тагын ни әйтер, минем куркаклыкны ачып салмасмы?» — дип шиккә тешә башлаган иде. юкка гына борчылган икән Шәкүрҗан аның белән бүтән сөйләшеп тормады, саубуллашты да юлында булды Хәер. Шәкүрҗан авылда даими яшәп калган булса, бер чишелмәсә икенчесендә чишелер иде сер капчыгының авызы, очып-очып чыгар иде Мәүләвинең «егетлеге». Әмма зимагурлыкка күнеккән Шәкүрҗан яшь хатынын ияр теп тагын Урал ягына китеп барды Мәүләви ана кирәкле кәгазьләрне, гадәтенчә, сузмыйча, бер килүдә тутырып бирде Шуннан соң дистә ярымга якын ел узды да китте Мәүләви ул елларда утырган урынында ярыйсы гына ныгыды, районнан килүчеләрне кунарга еш-еш алып кайткалады. дөрес сүзләр сөйләргә шомарды, авылдашлары алдында үзен күрсәтә белде, ышанычка да иреште Шуңа карамастан, секретарьлыктан уза алмады Әйтерсең, кемнеңдер нык кулы аның чабуыннан тотып тора, алга таба, югарырак урынга җибәрми тота иде Ниһаять, сугыш... Өрлектәй ир-егетләр, авылның тоткасы булып яшәгән аталар һәм аларның уллары санаулы көннәр арасында ут эченә киттеләр дә бардылар. Сугышка ярамаган гарип-горәбәдән тыш дүрт-биш кеше калды калуын ләкин аларның калуларыннан калмаулары хәерлерәк иде Ни- хәл итмәк кирәк, сугыш ул һәрвакыт ир-егетләрнең иң яхшысын, ышанычлы һәм куркусызларын алып китәргә ярата торган нәмәрсә Мәүләвине кайчан да булса авыл советы рәисе, аннары колхоз җитәкчесе итеп куярлар идеме-юкмы, ләкин ул бермәлне авылда иң ышанычлы, эшкә яраклы бердәнбер кеше булып калды Дөрес, сугыш башланган көнне үк аны авыл советы янында, билен кузгатып, арт * саны белән егылган җиреннән ат арбасына салып кайтардылар һәм 5 шул көннән соң ул бөкрәебрәк, таза тамыр таякка таянып эшкә килде 1 «Бер утыргач утырам, үземнең эшләремне караштыра алам»,—диде ул ' рәискә Эш җитәрлек иде, куяр кешесе дә булмагач, калдырдылар _ Соңрак. Мәскәү янындагы җинуле һөҗүмнәрдән соң, Мәүләвинең хә- о ле бераз яхшыра төште, биле ярыйсы гына турайды, ләкин таягын таш- = ламады, электәгедәй хәленә дә кайтмады, таякка таянып, бөкресен чы = гарыбрак йөри бирде Кырык бишенче елның көзенә кадәр шулай яшә- " де ул. Аннары Мәүләви Казанга больницага китте һәм өч атна дигән- * дә элеккегедәй төп-төз ир-ат булып кайтып төште Ярый, укучы гафу итсен, төп сүздән ераграк тайпылганбыз икән Без бит Мәүләви агайны урманнан кайтып атын тугарган, бал бидон нарын бушатып торган хәлендәрәк ишегалдында калдырган һәм Гөлшә- рифә карчык турында сөйли башлаган идек, шунда кайтыйк әле Гөлшәрифә кайнар йөрәкле, кулында ут уйната торган хатын иде Мәүләви аны кабат кырык өчнең җәендә ике баласын ияртеп, унбиш көнлеген биләүсәләп куенына кыскан хәлдә авылга кайткан көнне күрде. Күрде һәм таң калды Кырык бишне яна гына тутырган бу хатын тазалыгы, йөреш килбәте белән дә җимешле алмагач кебек үзенә тартып тора иде Аның эштә янып кабынып китүен, күңеленнән рухи матурлык. сәламәтлек бөркеп торган чагын күрсәң «Бу бит утыз тирәләрендә генә, җанга ятып, иркәләү-назлауның барлык серләрен яңа гына ачып җиткергән». - дип уйламый мөмкин түгел Мәүләви нәкъ шулай уйлады һәм «Ярый, минем кулга төшмичә калмас, сәбәбе чыгар, вакыты килер әле», дип күңеленә беркетеп куйды Гөлшәрифә авылга кырык өченче елның уттай кызу җәендә, июньнең егермеләре тирәсендә кайтып төште Иренең әнисе, туксанның өске ягыннан баручы Гатифә карчык аларны бусагасыннан атлатмады, якын да җибәрмәде Болай да ашарыбызга сыңар бер телем калмады, ачка үләр хәл юк. өстебезгә тагын дүрт кашык ала алмыйбыз, дип кырт кисте Юк, Гөлшәрифә кебек хатын барыбер югалып калмады Өч көн дигәндә үз куллары белән ташландык өйләренең мичен көйләп морҗасын чыгарды Күршедәге чуваш авылына барып дүрт тәрәзәлек пыяла алып кайтты да үзе үк аларның берсеннән-бер уч төбе кадәр китек калдырмыйча күзен күзгә кисеп куйды Күршеләренең моңа ислә ре китте Дүртенче көнне зуррак ике баласын шушы өендә калдырып станциягә китте һәм бишенче көнне ике олау әйберен төяп кайтып керде, өенең тәрәзәләренә ап-ак пәрдәләр элде, түрдәге иске сәкене җыештырын, чаршаулы бүлмәгә әверелдерде Балаларның моңарчы боегыбрак торган йөзләре, таныш әйберләрне күргәч, ачылып китте, көлү шаяру тавышлары ишетелгәли башлады Шул ук кичне, караңгы төшеп килгәндә. Гөлшәрифә Мәүләвиләргә килеп керде, хәл-әхвәл сорашкач та рәисне (кырык беренче елның көзендә үк. бүтән кеше булмаганга күрә. Мәүләвине авыл советы рәисе итеп куйганнар иде) олы якка дәшеп чыгарды »• «к >. м -, Кәрамия бу хәлгә телсез калды, кулындагы чәйнеген идәнгә төшереп ватты. Тагын унбиш-егерме минуттан Мәүләви хәтле Мәүләви келәтеннән үз куллары белән биш пот бодай оны үлчәп Гөлшәрифә- нен кечкенә арбасына чыгарып салгач та өянәге тотып кече як идәненә сыгылып төште Тагын биш минуттан Мәүләвинең кулында биш пот түгел, унбиш пот он бәрабәренә торырлык затлы күн пальто күргәч кенә аңына килде Шәкүрҗанның ике-өч тапкыр киеп карарга гына өлгергән кыйммәтле пальтосы иде ул. Шулай итеп, кайтуына атна-ун көн тулган көнне Гөлшәрифә авыл хатыннары белән утауга төшкән иде инде. Мәүләви бу хатынның булдыклылыгын, үз дигәненә ирешә белүен. эшкә дигәндә кулында ут уйнатуын күрде һәм ничек кенә булса да күңелендәге кылларын тарткалап карарга уйлады Эзләгән кешегә җае да бик озак көттермәде, аяк астыннан диярлек килде дә чыкты. Сугышка кадәр тимер-томыр җыеп, вак-төяк белән әвеш-тәвеш китереп йөрүче, бертуктаусыз колагы шешеп йөдәткәнгә күрә ничә каралса да «яраксыз» дип табылган кибетче Кандала Зәйдулласы белән төн урталарына кадәр тамак чылатып утырган Мәүләви, абына- сөртенә кайтып барганда. Күмәк юлыннан авылга таба утларын яктыртып килгән машинаны күрде. «Нинди машина булыр бу. нишләп йөри?»— дигән уй Мәүләвине янгын сүндерүчеләр йортына ышыкланырга мәҗбүр итте. Шофер да, Гөлшәрифә дә яшеренеп эшләмиләр иде, алып кайткан утыннарын да яшереп-нитеп тормыйча урамда калдырдылар. Мәүләви аңлады: күрше авыл урманында тимер юл кирәк-ярагына дип киселгән агачларны станциягә ташучылар машинасы иде ул Мондый утынны каян гына алганнар, сораганнармыюкмы? Өелеп яткан агачларны никадәр генә караштырса да, агачлардан тимер юлчылар келәймәсен таба алмады Мәүләви. Шулай да. сынап карарга, форсаттан файдаланып Гөлшәрифәнең күңел кылларын чиртергә, һич булмаса хатынның күңеленә шом салырга булды рәис. Иртәгесен, көтү белән бергә, авыл советына китте Мәүләви һәм. гадәттә йөри торган урамын узып, тыкрыкка керде, шуннан соң гына Гөлшәрифәләр турына килеп чыкты, беренче тапкыр күргән кеше кебек, сузып кына сызгырып куйды. Гөлшәрифә ишегалдында йөри икән, авыл советы рәисенең утын янында басып торуын күреп, шунда чыкты. Капка ачып торасы юк. чөнки бу хатын капкасын ясатып өлгермәгән иде әле. Урамда бүтән кеше-кара күренмәде. Мәүләви, арт санын сузарга онытмыйча, ләкин өлгер адымнар белән Гөлшәрифәнең янәшәсенә үк килеп басты. Син, Гөлшәрифә, карап-карап торам да. кеше урманга барырга ат таба алмаган бер вакытта машина белән китертәсең утынны,— диде муенын ата каз кебек суза төшеп. - Урланган утындыр инде бу.. Сугыш вакытында, кәнишне. моның өчен, район белеп алса., рәхмәт әйтмәсләр. Гөлшәрифәнең каушаганы күренмәде. — Мин, Мәүләви абзый... Авыл советы рәисе аны шундук бүлдерде: - Мин сиңа нинди абзый булыйм, абзый түгел мин сиңа.. Ярый алайса, Мәүләви генә диярмен. Миңа утын кирәкмиме5 Балаларга аш-су пешерергә, ишегалды тирәләрен беркадәр кешенеке шикелле итәргә кирәктер ләбаса. - Шул аен шулай да соң,— дип сузды Мәүләви.-- барыбер, ничек инде ул. кеше урманга барырга ат табалмыйча йөргән бер вакытта машина кадәр машина белән утын китереп аударырга, ай-һай I өлшәрифә аны-моны дәшмәде, Мәүләви дә «Рөхсәтең бармы5» дип сорамады, ничек килгән булса шулай, арт санын сузыбрак авыл советы ягына таба китеп барды Кнчкырын. караңгы төшеп беткәч кенә. Гөлшәрифәнен тәмам йөрә- * ген алырга, куркытырга һәм жае чыкса, үз дигәненә ирешергә уйлап. £ ахирәте Кандала Зәйдулласына керде Беравыктан алар икәү чыкты- 1 лар да, анда-монда борылып тормыйча. Гөлшәрифә ишегалдына барып ф керделәр, хатынны чакырып чыгардылар — Менә. Гөлшәрифә канәт. — диде Мәүләви бик житди кыяфәт- : ле булырга тырышып. - әйттем бит. районга ишетелсә дип. Милитсе ~ нәчәлниге үзе. ишетәсеңме, үзе чылтыратты. «Син нәрсә. Мәүләви, ди. = дәүләт утынын урлатып ятасың анда, ди Штубы тикшергән, актын < язып, каракны иртәгә алдыма бастырган бул. ди Акты язарга, бу * утынны авыл советына алырга туры килә инде Гөлшәрифәнен кемлеген, зирәклеген һәм тормышны ярыйсы гына - күргән хатын икәнлеген чамалый алмаган иде шул Мәүләви Югыйсә - бераз аптырабрак калган Гөлшәрифәгә карап «Калтырап төште бх. куркыттым мин моны».- дип уйламас һәм - Әгәр дә ни балаларың йоклагандыр инде, риза булсаң Шуның белән эшне бетерербез дип үзенең йөгәнсез ниятен ачып салмас иде Мәүләви тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. тик өлгерә алмыйча калды. Әллә кайсы арада кулындагы әзер акт Гөлшәрифә кулына күчте' Хәер, ул гына булса ярар иде дә... Мәүләвинең күз карасы кебек саклап йөрткән кыр сумкасы, аның белән бергә авыл советы мөһере, һәм берничә хатын-кызны сугыш ягына окоп казу эшләренә җибәрмичә кал дырырга дип исемнәре тутырылган белешмә (тагын кеше күзенә күр сәтергә ярамый торган ялган кәгазьләр дә бар иде) Гөлшәрифә кулына күчте Аннары сумка, мәче койрыгыдай каешларын уйнатып, ха тынның күлмәк изүенә кереп тә югалды - Әгәр дә кагыласы булсагыз, кабахәтләр, диде Гөлшәрифә ач\ лы күзләрен яндырып — Иртәгә синең бу сумкаң райондагы тиешле кешеләр алдында булыр Иремнең фронтта сугышып йөрүен аның нинди орган вәкиле икәнлеген аңлатырлар анда синең томана башыңа Мәүләви коелды да төште, чөнки ул сумкасындагы ялган белешмә- язуларның үзенә үк тозак буласын белә иде Рөхсәтең бармы? Каян һәм ничек алдың бу утынны? дип сорыйлар аны, предсе-да-тель' - диде Гөлшәрифә мыскыллабрак һәм тораташтай каткан Мәүләви белән Кандала Зәйдулласына усал караш ташлады, ир-атныкыдай йодрыгын селтәп алды да өенә кереп югалды Бераздан аңнарына килеп, тегеләр нихәтле генә тырышсалар да. Гөлшәрифә алар янына чыкмады, ишеген ачмады Оятсызлар, жирбитләр. фронтовик хатынын ничек мәсхәрәләргә икәнлеген күрсәтәм әле мин сезгә1 Болай булгач, яхшы чакта күзем нән югалмасагыз. хәзер үк чыгып бөтен авылны күтәрәм, дигәч кенә эзләре суынды, тавыш-тыннары бетте Кандала Зәйдулласы нишләгәндер, әмма Мәүләвинең төн йокылары качты ул чакта.. Соңгы елларда «Гөлшәрифә абыстай* дип, төче телләнеп яшәр гә ярата башлаган Мәүләви капкадан килеп керүче карчыкны күрү гә әнә шушы хатирәләрне бүгенгедәй итеп күз алдыннан уздырды I •> меренең ахырына таба барган саен кайчандыр усаллыгы тигән, рән җетелгән кешеләр янына барасын, алардан бәхиллек сорарга туры киләчәген ныграк чамалый иде ул Мәүләвинең җаны, вөҗданы кабер чите якынайган саен ныграк тыпырчына, хуҗасына тынгылык бирми Әнә, Мәүләвинең «яхшылыгы» тигән кешеләрнең берсе - Гөлшәри- фә карчык килеп тә керде... Урманнан кайтканда ук кешеләр янында сүзне ничегрәк башларга кирәген чамалап-чамалап караган иде Мәүләви Хәтта аның аңында, Гөлшәрифә карчыкка башлап барырга кирәк, дигән уй да кузгалып алган иде. Ләкин Гөлшәрифә шулкадәр көтмәгәндә килеп керде ки, тик торганда аның белән узгандагы рәнҗетелүләр турында ничек итеп сүз башларга бит әле? «Кәрамия өйдә җитмәсә Аның алдында теге хәлләр турында сөйләшеп буламыни? Абзагыз үз тормышын үзе ашап махмырлаган кеше сыман тәүбә кылып йөри, акылы җиңеләймәгәнме? дия башлар. Аның торма теленә тарысаң. » Гөлшәрифә инде Мәүләви янына ук, арбаның теге ягына килеп баскан, бал тулы савытларга чекрәеп карап тора иде. — Ай-Һай, Мәүләветдин, быел, мәйтәм, балың бигрәкләр дә мул ахрысы. Елдагыча бәягә булса, миңа да берәр чиләк бирерсең, Мәүләветдин Кияү кайтырга тора, аларга иде Акчасын, былтыргыча, үзе кайткач бирер, калдырмас. «Телеңә тилчә чыккыры! — дип, Мәүләви эченнән генә әтисе белән бертуган Кәшиф агай малаеның малаен искә төшерде.— Ул малай актыгына да заманында бик нык каныгып йөргән идем түгелме соң? Әйе, булды бугай шул, булды Берничә мәртәбә генә дә түгел, гомерлеккә кыерсытты бугай ул малайны Мәүләветдин агасы». Әтисе сугышта иде аның. Хәер, аңа хәтле үк армиядә командир иде бугай. Сугыш башланып үзе фронтка алынгач та, хатынын бәләкәй малае белән авылга кайтарып җибәрде. Дөрес, хатыны безнең якныкы түгел түгелен, исеме дә хәзергәчә ишетелмәгән — Сагыну иде аның Исләрне китәрерлек чибәр иде, каһәр суккыры! Аннары бит әле Мәскәү хәтле Мәскәүнең үзендә хезмәт иткән, авылдан китеп командир булган кешенең хатынына күтәрелеп карау, аңа күз сирпеп тел тидерү үзе дә бер горурлык. Шулай уйланды ул вакытта Мәүләветдин Ул вакытта акча җыючы агент кирәк иде, каян башына килгәндер Мәүләвинең «Эшләргә уйламыйсыңмы, хөрмәтле Сагыну,— диде ул елмая төшебрәк— Син бит кем. Сагыну, минем туганнан туганымның хатыны буласың инде. Әгәр дә мәгәр эшләргә уйласаң, менә бу өстәл буш тора, килерсең дә утырырсың, яме?» Шул ук кичне Мәүләви үзенең әлеге тапкырлыгын Кандала Зәйдулласына сөйләп бирде. «Ни әйтер икән бу?» — дип кеткелдәп көлде Кандала Зәйдулласы хатын-кыз дигәндә ирлек тамыры нык кеше иде Мәүләви аның нәфесен белми түгел, белә, хәтта андый юлда бер- гә-бергә булганнары да бар. — Шә-әп, Мәүләви, шәп уйлап чыгаргансың син моны, малай,— дигән булды ул күңелендә көнчелек чыпчыгының уяна башлавын тоеп— Шәп! Мәүләви шәп уйлап чыгарганын үзе дә аңлый, тик ул бу тапкырлыгының Сагыну дигән хатын алдында көчсез, беркатлы тырышлык икәнлеген генә белми иде әле. Хәер, озак көтәргә туры килмәде аңа. Сагынуның ныклыгын беренче омтылыштан ук татыды. Болай булды көннәрдән бер көнне аларга ничектер икәүдән-икәү генә күрше авылдагы сельпо җыелышыннан бергә кайтырга туры килде Алты чакрым җир Мәүләвинең өлгер атына ни тора ул! Ләкин Мәүләви агай кайтырга ашкынмый иде. шуңа күрә авылдан Болын юлына чыгуга атны үз иркенә куйды, атлатып кына кайта башлады. Үзе сикәлтә саен Сагынуга табарак елышырга тырышты «Әлбәттә, авылның мокыт хатыннары булса,— дип уйлады ул. — болай ук нәзакәтләнеп тормас идем, атны әнә теге үзәнлектән инеш ярындагы әрәмәләккә таба борыр идем. Ә анда җиткәч инде нишләргә кирәклеген дә белер идем Т анысын... Әллә соң тәвәккәлләп караргамы?» Шулай да Мәүләвинең кыюлыгы җитеп бетми иде әле. «Ни әйтсәң g дә. бу сиңа юкбар сүзгә карап кына сары май сыман эреп төшмәс. ♦ закун-макунны белә, чукынган»,- дип уйлады ул. Әмма барыбер ты- = нычлана алмады, җае чыккан саен сүзне шушы яккарак борырга ты- S рышты. < Хатынның йөзе җитди, бераз гына агарынып төшкән иде ул. Мәү- = ләви андый нәрсәләргә игътибар итүне кирәк санамады, дилбегәсен ал- х ган булып Сагынуның җилкәсенә кулын салды. Йә, ходай! Бирсә дә бирер икән бу хатынга тавыш кырыслыгын! - — Мәүләви абзый, хәзер үк ал кулыңны! Моннан соң минем алда < авызыңны ачып теләсә ни сөйлисе булма. - диде Сагыну һәм. сикәлтә җае туры килгәндерме. Мәүләви соңыннан да ни уйларга белмәде, икенче мизгелдә рәис юл читендәге кар өстенә тәгәрәп төште. Ә Сагыну аңа таба әйләнеп кычкырды: Пычрак ниятең. Мәүләви абзый, шушы юлда коелып калсын, яме Ерак түгел, нибары ике чакрым ара. җәяү дә кайтып җитәрсең... — һәм урталай бөкләнгән дилбегә очы белән атның сыртына кундырды: Әйдәле. малкай, әй-дәә!.. Шунда Мәүләвинең күңеле беренче мәртәбә сыкрап куйды, ләкин әле ул бу хатынны үз янына эшкә алуына үкенергә өлгермәде. Бу тойгы аңа соңрак, ниятләгәннәре чынга ашмагач килде. Аннары колхоз рәисе Әгъләм булып Әгъләмнең тырышлыгы Сагынуның ныклыгына бәрелеп сынды. Сагыну аларны якын җибәрү генә түгел, һәрберсенә тиешле җавап кайтару җаен да тапты Иң соңыннан, районнан еш кына килеп йөрүче вәкил агайның да тырышлыгы бушка киткәч кенә . (аларны җаен туры китереп, районнан кайтышлый. Болгана авылында бер фатирга керттеләр һәм үзләре чыгып тайдылар). Ләкин кая ул? Вәкил агай ярты сәгать тә үтмәс борын тунсыз-нисез, оекбаштан килеш күршегә килеп ишек кагарга мәҗбүр булды. Чуаннары тулды, түземлекләре бетте Мәүләвиләрнең. Сагынудан үч алу турында уйлый башладылар Шулай итеп, кырык дүртенче ел җитте . Ниһаять, җаен таптылар. Дөрес. Мәүләви үзе эшләмәде ул эшне. Авыл советы секретаре Әхмәдулланы котыртты, ә ул инде яшьрәкләр белән сөйләшкән Тегеләрне. ФЗӨгә җибәрмәскә вәгъдә итеп. Сагыну апаларының шкафыннан заем билетларын урлап чыгарга кушкан. Икенче көнне килсәләр, шкаф ачык, заем билетларыннан җилләр искән... Сагынуның нурлы йөзләре бик тиз каралды, гайрәте сүнде, күзләре дә әллә нишләде Шул көнне Мәүләви, юк эшен бар итеп, вакытны сузарга тырышты. Сагынуга да ниндидер йомыш табып башкалар белән бергә кайтарып җибәрмәү җаен тапты. Ниһаять, караңгы төште, кеше- кара күренми башлады. Мәүләви җайлап кына сүз башлады: Кем. Сагыну канәт, менә бит ничек килеп чыкты Нишлибез инде? Районга хәбәр итсәк, утыртасыларын көт тә тор Дәүләт заем нарын югалткан өчен рәхмәт әйтмәсләр Сагынуның үз хәле хәл идс. дәшмәде. Мәүләви аның дәшмәвен язмышы белән килешүгә санады Моңарчы да шундыйрак алым белән кайгыдан сыгылып төшкән хатыннарның күңеленә юл ачкалаган иде — Әй. Сагыну, Сагыну канәт. диде ул тагын Син соң нигә әле шулай каты күңелле булдың? Ирем кайтыр дисеңме? Юк. кайтмый инде ул Менә, бүген генә районнан җибәрделәр бу хәбәрне Сагыну анын янына килде, күзләрен тутырып өстәлдә яткан кәгазьгә карады. Әмма иренең һәлак булуы турында язылган юлларны укырга өлгерә алмады. Мәүләвинең көчле куллары аны биленнән урап тоткан иде. Мәүләви үзен-үзе белештермичә диярлек: — Сагыну, теләсәң, әгәр дә теләсәң валлаһи газыйм. Кәрамня апагызны аерып жибәрәм. Соң бит син хәзер тол хатын... Әнә бит. ирең ни юк бит инде Минем хатыным булырсың Алам мин сине, бернигә дә карамыйча алам, валлаһи,— дип тезәргә кереште Аның куллары Сагынуның күлмәк изүенә үрелә башлаган иде инде Шушы пычрак кулның салкыны Сагынуны айнытып жибәрде. тетрәндергеч хәбәр аңын томалауга карамастан, ул бар көчен туплап сикереп торды. Ике куллап Мәүләвинең күкрәгенә төртеп жибәрде Мәүләви артка таба чигенеп барды-барды да аяк астында туры килгән эскәмиягә абынып идәнгә барып төште. Егылган уңайга башы белән имән өстәлнең аягына бәрелде Күзләреннән бүрек кадәрле ут ялтырап чыкты һәм ул авыртудан күзләрен йомды, аңын югалтты Икенче көнне Сагыну эшкә килмәде Мәүләви башын бәйләгән, сораучыларга. «Кичә төнлә сельсоветтан кайтканда нәрсәгәдер абынып егылдым, башым тишелде»,— дип утырды Тәрәзәне төнлә үк Кандала Зәйдулласы төзәтеп куйган иде инде Иртүк авыл советы йортына Сагынуның каенанасы. Мәүләви атасының бертуганы Кәшиф агай хатыны килеп керде. Бу карчыкны авыл кешеләре ихтирам итәләр, аның турында бер генә начар сүз дә ишеттермиләр иде. Хәер, гомере буена эшләп, унбер бала үстереп, шуларның жидесен сугышка озатып, хәзер инде дүртенчесенең үлеме турында хәбәр алган житмеш яшьлек карчыкны ни нәрсә өчен яманларга ди соң? Мәүләви аны күрүгә беркадәр югалып калды «Яхшыга килмәгән бу. яхшыга түгел»,— дип уйлап өлгерде. — Син. Мәүләветдин, гомерең буе кешеләргә явызлык кылдың. Сә- вит властына нәрсәң белән генә ярыйсыңдыр, монысын мин белмим, әмма улларыбыз фронтта жан коеп сугышып йөргәндәге кыланмышларың өчен Халыкның күзе яхшы күрә Бервакыт килеп ходай орыр әле. менә күрерсең, — дия-дия карчык күзләрен яулык очы белән сөр- теп-сөртеп алды Кая минем улымның кәгазе? Син. Мәүләви, аңа пычрак кулларың белән кагыласы булма. Әнә ул алып бирсен.— дип секретарьга төртеп күрсәтте. Карчык укый белми иде. ләкин моңарчы өч улына килгән «кара кәгазь»ләрнең дә шундый икәнлеген аңлаудан йөрәгенең кысылып-кы сылып куюын сизде һәм бер сүз әйтмичә, хәтта күзләреннән яшь бөртекләре чыгармыйча кичәге эскәмиягә килеп утырды. Авыл советындагыларның берсе бер сүз әйтмичә аска карап, эш эшләгән булып озак утырдылар... Ниһаять ана урыныннан торды, баягыдан йомшаграк тавыш белән әйтте: — Менә монда киленнең шкафыннан урланган заем билетлары Бүген төнлә кайсыгыздыр болдырдагы мәче йөри торган тишеккә кыстырып киткән .. Санап алыгыз.— диде. Тагын дәшмәделәр. Сагынуның кайдалыгын сораучы булмады Бераздан Мәүләви секретарь Әхмәдуллага баш какты «Санап ал!» - диюе иде. Әхмәңулла заемнарны берәмтекләп санады да Мәүләви алдына өстәлгә куйды, аннары тиз-тиз генә нәрсәдер язды һәм аны Сагынуның каенанасына бирде. Сагыну шул көнне үк. баласын каенанасына калдырып, авылдан чыгып китте Әгәр шул минутларда аңа кем дә булса берәү: «Син. Сагыну, поездларга ышанып утырып китмә, бер алып киткәч тә кире кайтармый алар», — дип акыллы киңәшен биргән булса икән Андый кеше юк иде шул, кызганычка каршы Гөлшәрифәиен кияү дигәне әнә шушы Сагынуның каенанасына кал- 2 дырып киткән малае иде. Аты ни атлы иде соң әле? Хафиз иде шн- ♦ келле - Шул малай актыгы, үзе бот буйлык кына булса да, гаять чая, ° үткеннәрнең үткене иде бит. Алты-жиде яшьлек чагы иде бугай, кол- < хоз рәисе Мәүләвинең җанына тиеп, ындыр табагына ияләште бит = Аның хатын-кызларын әйт син. шул малай актыгының килделе-китте- 1 ле җырлавын тыңлаган булалар да. чалбар кесәсенә бөртек тутырып - җибәрәләр. Тегеңә шул гына кирәк: ай күрде, кояш алды - өенә таба - йөгерә Шулай бер көнне Мәүләви, тарантасына кырын ятып кына, төшке “ аштан соң сирәкмирәк тешләре арасына кысылып калган ит кисәкләрен шырпы белән казый-казый ындыр табагына бара. Аның бик гайрәтле, яшь айгырын җигеп йөри башлаган вакыты иде. Ләззәтләнеп кенә барган төштән яшь айгыр корт чаккандай бер читкә сикерде, кыелып кереп тарантасын әйләндереп ташлады Дөрес, әллә кая китә алмады. ауган тарантасны беркадәр өстерәп барды да туктап калды Ләкин Мәүләвинең кабыргаларын санап-санап алган, аркасындагы тирене ярыйсы ук каезлап өлгергән иде. Егылган ачуданмы, аркасының сызлавыннанмы. Мәүләви тәгәрәгән җиреннән яман бер ачу белән сикереп торды. Туры килүен әйт әле син аны: әлеге малай актыгы. Мәүләви абзасының тәгәрәп төшкәнен, сыкрана-тукрана тарантас астыннан үрмәләп чыкканын карап, авызын тыялмыйча ыржаеп тора. Ә кесәсе.. Мәүләви үзен-үзе белеш термичә, кулындагы камчысын болгый-болгый малай янына ыргылды Кызыктан исе киткән малай аны-моны сизеп өлгергәнче. Мәүләви күлмәгеннән эләктереп тә алды тегене. Ир куәте белән килеп тотуга малайның болай да ярыйсы гына сизрәгән күлмәге якасыннан алып итәгенә кадәр аерылды да төште. Мәүләви аның кулын тагын да ныграк кысты Авыртудан малайның кулбаш сөяге яңгырап куйды, эченә кадәр әллә нинди авырту сызылып төште. Әмма иптәш малайлары Хафизны юкка гына: «Хафиз батыр дөбер-шатыр», дип үртәмиләр иде Беренче авырту бераз басыла төшүгә ул: «Аһ. син Мәүләви-Шәүләви. арт санын да жәлләми». — дип үртәшеп кычкырды һәм тешләрен үзен тоткан кулның беләзек турысына батырды Кулы авыртудан Мәүләви үзенең кемлеген, әлеге баланың балалы гын онытып, дегеткә манчып йомшартылган камчысын малайның шәрә сыртында биетә башлады Мәүләви, малайга беренче тапкыр киерелеп сукканда ук. күз кырыс белән генә авылга төшке ашка кайтучы хатыннарның якынлашуларын күреп алган иде. Ләкин бер кызып киткәч тиз генә туктый алмады Аның кан баскан күзләре малайның арык аркасына чыккан каракуч- кыл эзләрне, аннары баланың юл тузанына сыгылып төшкәнен дә күрмәде түгел, күрде, әмма туктый алмады Бер төркем хатыннарның аһ та ваһ килеп: «Мәүләви абзый, нишләвең бу? Баланы үтерәсең бит Имансыз, кансыз нәрсә»,— дигәннәрен ишеткәннән соң гына Мәүләвинең аңы бераз ачылгандай итте Шул ук мизгелдә аның якасыннан тотып күлмәген урталай аерды лар Аннары ялангач аркасына дистәләгән бал корты берьюлы укларын батыргандай булды. Аның аркасын аркылыга-буйга кемдер камчы белән яра башлады Шау-шу арасыннан Мәүләвинең колагына: Тукта-а, нишлисең, Зәйтүнә.. Утырта бит кабәхәт җан, утырта үзеңне өтермәнгә Котырган бүре белән бер бит ул. Туктаааа! — дигән сүзләр кереп калды — Китмим. Туктамыйм, үтерәм сабакыны! Ни хакы бар аның атасы сугышта үлгән баланы канга батырганчы кыйнарга. Кит-ее- геез, үте-е-рәм сабакыны! — ди иде Зәйтүнә күңелендәге бар ачуларын кулындагы камчыга салып. Әгәр дә мәгәр шул ук минутта Зәйтүнә кулыннан ычкынмаса, исән җире калмаячагын аңлады Мәүләви Чөнки Зәйтүнә сугыш башланган елны ук Мәүләвинең кармагына эләгүчеләрнең берсе иде һәм Мәүләви, җаен туры китереп, Зәйтүнәнең аягын үз аягына эләктереп кис кен генә тартып куйды. Моны көтмәгән Зәйтүнә кизәнгән камчысын болгый-болгый юл читенә чалкан авып төште. Аны шундук хатыннар уратып алды Малай янында да берничә хатын-кыз кайнаша, ләкин аның үлеме- тереме икәнлеге билгесез, малайда җан әсәре сизелми иде. Мәүләви хатыннар уртасындагы Зәйтүнәнең: «Җибәрегез, җибәә- әр!» — дип ыргылып-ыргылып алуын, малайның һаман хәрәкәтсез ятуын карап-карап торды да сабан туенда йөгерүчеләрдән дә арурак тизлектә авыл ягына ыргылды.. Кәрамия белән Гөлшәрифә бапдыр алдына җиргә җәелгән, сап- сары итеп юылган юкә такталар өстендә башмакларын салып калдырдылар да өйгә кереп югалдылар. Аркаларына сузылып төшкән чәчәкле яулыклары гына күз алдында уйнаклап калды «Бирешергә исәпләре юк әле боларның,— дип көнләште Мәүләви Кәрамия белән Гөлшәрифәгә карап — Кәрамия инде ярар, миннән байтакка яшьрәк, ачлыкялангачлыкны күрмәде, гомере буена Мәүләви көен көйләп кенә яшәде. Калхуз эшендә дә ватылмады Ә менә Гөлшәрифә минем яшьтәге кеше бит Эшне дә эшләмәде, тормышның төрле якларын да күрмәде түгел, бик күп күрде. » Теге вакытта Мәүләви һәм аның дус-ишләре «үксез малай» вакыйгасын томалап калдырырга, алай гынамы, колхоз рәисенә кул күтәрде, камчы белән яралап бетерде дип, шаһитлар туплап Зәйтүнәне судка бирергә җыенганнар иде Бөтен эшне шушы Гөлшәрифә бозды, корт чаккыры нәмәстә Кем уйлаган аның шулай итәсен. райкомның яна рак килгән беренче секретарена кадәр җитәсен. Хәер, бер тапкыр авызы пешкән Мәүләви башын эшләтеп карарга тиеш булган да бит Уйлап бетермәве харап итте Мәүләвине Болай да кылган «яхшылыклары» байтакка җыелган иде бугай. Инде һәлак булган фронтовик баласын канга манчып кыйнавы да өстәлгәч, җитмәсә Зәйтүнәне судка биреп гаепләргә маташуын күргәч, авылдашлары, бигрәк тә фронттан кайтып өлгергән ир-атлар да кузгалгач. Мәүләви урыныннан очты Ярый әле каты шелтә биреп булса да партиядә калдырдылар Бергә ашаган дуслары да онытмады, ярыйсы гына төшемле яңа урын табып бирделәр ул чакта Мәүләви тегесен-монысын эшләгән булып өйгә кермичә торды, вакытны сузарга тырышты Бал савытларын да келәткә кертеп урнаштырды АтынЗ ашарга бирде, ызбруйларын да һәркайсын үз урынына пөхтәләп җыйды. Әтисе аңа һәрвакыт: «Ерак җыйсаң, якыннан алырсың!» — дип өйрәтә иде Мәүләви ул яктан әтисенә охшады әйберне җыя белде һәркайсының төгәл урынын булдырды Әгәр дә мәгәр куйган әйбере билгеле төштә булмаса. ул чагында инде өйдәгеләр рәхимшәфкать көтмәсен, дулапмы-дулый иде Мәүләви. Хәер, соңгы елларда ана бу хакта дуларга туры килми, чөнки балалары барысы да читтә урнашып беттеләр үз ояларын булдырдылар Кунакка кайткан оныклары бабаларының кырыслыгын беләләр, әйберне кузгатмаска тырышалар нде. Бакчада сизелеп, күзгә бәрелеп торган тәртип Бу бакчаны Мәүләви моннан егерме биш еллар элек урман каравылчысы булып эшлә- * гән елларда утыртты. Авылда беренче үк булмаса да. Мәүләви яшәгән £ очта мондый бакча юк иде әле Элек моңа исе китми иде бакча тек I бакча, кешедә юк нәрсә миндә бар дип кенә карый иде Ә бүген ' карале. Алмагачлары гына да ничәмә-ничә сортлы икән бит анын Кай- я берәүләрнеке кебек, аннан-моннан. урманнан алып кайтып утырткан о кыргый алмагачлар түгел инде Менә монысы бигрәк тә татлы, сусыл “ алмалар бирә. Мичурин шәһәреннән, урманчылар киңәшмәсенә барган = «иреннән алып кайткан иде аны Мәүләви Үз баласыннан да болай- * рак тәрбияләп үстерде. Алмаларын гына күр син аның, алмаларын! Z Дөрес, әле пешеп, өлгереп җитмәгәннәр, әмма авыз итәргә, кабып ка s рарга буладыр. < Мәүләви келәт буеннан озын таяк алып килде, алмагачның кояш ь - күбрәк төшә торган ягыннан бер алманы селкетеп сабагыннан өзде Җиргә төшермичә генә ике куллап үрелеп тотып алмакчы иде. өлгерлеге җитеп бетмәде. Элек булса ул. һичшиксез, тозлап-борычлап сүгенер иде. ә бүген исә үзе дә сизмәстән: «Әй, матурым, менә ничек тулгансын бит син. инде пешә дә башладыңмы? Әйдә. әйдә, тырыш, алмакаем, тырышып пеш Мәүләви абзаң авыз итәрлек булсын», дип сөйләнә-сөйләнә пин жәгенең итәге белән алманы сөрткәләп, теленә тидереп, ялап ялап карады Дөрес, хәзер инде ясалма тешләр электәгеләре кебек капкан җир дән умырып тешли алмыйлар, шуңа бераз гарьләнде Мәүләви һәм кесәсеннән чалгы пәкесен чыгарып, алманың кызара башлаган төшеннән кисеп авызына капты Алмага чынлап та тәм кергән иде. «Кеше дә шушы алма кебек бит инде, дип уйлады ул яраткан алмагачына әллә нинди, сәер күзләр белән карый-карый. юктан гына бар була, аннары үсә. матурая, пешеп җитә Хатын кыз кебек Аннары кемдер берәү килә дә өзеп ала » Мәүләви көлемсерәп куйды Чөнки бу уй күңеленә хуш килгән иде Мәүләви хатынкыз турындагы уеннан канәгать булды Әйе. бу яктан сынатмады Мәүләви, сынатмады Дөрес анысы. Гөлшәрифә белән Сагыну атлылары аның тамагына татлы алма түгел, урманда үскән кыргый алма булып тыгылды тыгылуын . Ләкин, нишлисең бит Мәүләви булдыра алганын эшләде, булдыра алмаганын юк Сугыш башлангач та өзгән беренче «алма» аеруча татлы тәмнәре белән шатландырды аны Җимешнең сафлыгын белеп, шуңа күрә аерата ләззәтләнеп өзде Мәүләви. Кырык беренче елның көзендә Мәүләви инде ир-ат белергә тиешле барлык серләрнең төбенә төшкән кеше иде. шуңа күрә теге зимагур Шәкүрҗанның сенелесе Зәйтүнәне тырнагына эләктергәч тә мәчедән ким уйнамады Зәйтүнә авыл советында йомышчы булып йөргән атна нде Мәүләви аның дежурда кунасы төнен көтеп алды. Аның инде планы корыл гаи. уйланасы уйланган булганга, кичкырын эшләрен бетергәндәй итте дә чыгып китте Мәүләви төнге әтәчләр кычкырыр алдыннан авыл советы ишеген шакыды Телефон янында дежур булып калган Зәйтүн.» куркулы тавыш белән — Кем бар анда? Ни кирәк3 дип кычкырды Мин бу - Мәүләви абзан Ач ишегеңне, йокы капчыгы Авыл советы рәисенә ачмый хәлен юк. Зәйтүнә эскәмиягә җәелгән иске сырмаларны тиз генә мич арасындагы сандык өегеиә алып таш лады да ашыгып барып ишек келәсен ычкындырды «Ни булды. Мәү ләви абзый, берәр ашыгыч эш чыктымы әллә»,— димәкче иде Зәйтүнә, әмма рәис аңа авызын ачарга ирек бирмәде. — Син, кем Зәйтүнә канәт, нишләп йоклап ятасың. Сугыш вакыты икәнлеген белмисеңме әллә? Телефон шалтыраса ишетмичә кал- сан?. — диде ярыйсы гына кырыс тавыш белән Моның өчен, моның өчен беләсеңме нишләтәләр... — Соң бит, Мәүләви абзый, бөтенесе дә шулай итәләр. Телефон бит, бакчы, монда гына Ишетәм мин аны. — Яп ишекне, төшер келәсен, нәрсә авызыңны ачып каттын — Бу юлы инде Мәүләвинең тавышы йомшара төшкән иде. Аннары бөтенләй миһербанлыга әйләнде: — Кара аны, бүтән алай итәсе, төнлә телефонны калдырып йоклыйсы булма, яме — Белмәдем, Мәүләви абзый, шулай кирәк икәнлеген Сыңар күземне дә йоммам моннан соң — Ярар, шулай итәрсең. Мәүләви салмак адымнар белән үзенең гадәттәге урынына барып утырды. Куыклы лампаның телен күтәрә төшеп өстәл тартмасыннан ниндидер кәгазь алды һәм утны яңадан бастырыбрак куйды — Менәгенәк, Зәйтүнә канәт, сугыш ягына, ныгытмалар казырга егерме ике хатын-кыз җибәрергә кирәк дигән кәгазь килгән иде Шул тынычлык бирми бит әле, кемнәрне җибәрсәң дә жалкы инде. Ирләре сугыштагыларның, үч иткәндәй, итәкләре тулы бала-чага Зәйтүнәнең йөрәге дерт итеп куйды «Әни белән әбине кем карар, мине җибәрсәләр, икесе дә урында ятып диярлек торалар»,— дип уйлап алды ул, ләкин дәшмәде, эскәмиядә утырып торуын белде Мәүләви абзый исә бу минутларда йөзенә искиткеч авыр уйлар, кешеләрне чит җирләргә җибәрергә туры килгәнгә гасабилану билгеләре чыгарып, ике кулын чигәләренә куйган килеш Зәйтүнәне күзәтә иде. «Ничек тәэсир итте минем сүзләр моңа, үзен җибәрерләр дигән уй башына кердеме-юкмы?» — Менә, Зәйтүнә канәт, синең кабек яшь-кыркынны җибәрергә туры килер, ахрысы,— диде ул, ниһаять, һөҗүмне дәвам иттереп — Илнең башкаласына куркыныч яный Барыбыз да хәленнән килгәнчә якларга тиеш инде аны... Зәйтүнә коелып ук төшмәде төшүен, әмма ләкин Мәүләви абзыйның үзен һичшиксез җибәрәчәген аңлап алды -- Анысы шулай да бит, Мәүләви абзый, мин дә барыр идем, тик менә өйдә ике карчык — берсе дөм сукыр, берсенең аяклары .. - Фашист илбасарлары бөтен җирне кырып-себереп килгән вакытта, Зәйтүнә канәт. андый юк сәбәпне бар итеп булмый,— диде һәм алдындагы кәгазьне үзенә якынрак китереп: — Синең фамилияң ничек йөри соң әле, әтиеңнеке кебекме’ Аңлады Зәйтүнә Мәүләвинең әнисе белән әбисен калдырып сугыш астына җибәрәчәген, аңлады һәм ихтыярсыздан сулкылдап елап җибәрде. Ә Мәүләвигә шул гына — Зәйтүнәнең ихтыяры йомшарган, күңеле дулкынланган вакыт кирәк иде дә инде. Ул катгый карарга килеп урыныннан чыкты, тырпайган бармакларын кызның җилкәсенә куйды, аның сискәнеп китүен сизде. — Я. канәт. алай ук бетерешмә, син бит җиткән кыз инде Барасың килми икән, бармассың Хәзер барыбер синең кебекләргә ир- ат юк Әрәм булып ятканчы Менә мин сине гел авылда гына тотармын Даими йомышчы булырсың Яме. ризамы? Зәйтүнә яшь иде шул әле. Мәүләвинең нәрсә теләгәнен һәм нәрсәгә ризамы диюен төшенеп өлгергәнче әллә нишләп китте, үзе дә сизмәстән ияген кагып «әйе» дигәндәй аваз чыгарды Шуны гына көтеп торган Мәүләвинең куллары, корыч кыршау сыман, кызның биленнән эләктереп алды һәм мич артындагы сандыкка җәелгән сырмалар өсте- нә тәгәрәтте. Зәйтүнәнең бер генә мизгелгә аңы ачылгандай итте. Ул: «Нишлисең, Мәүләви абзый, җибәр».— дияргә тырышып карады Тик өлгерә алмады. Мәүләвинең авыр гәүдәсе өстенә капланды да Зәйтүнәнең тынын томалады. - Әтисе, әтисе дим. нишләп кермичә йөрисең? Чәй өлгерде бит * инде Гөлшәрифә абыстай көтә,- диде бакча капкасына килеп баскан = Кәрамия. иренең үзалдына кулларын болгаштырып кем беләндер сөй- £ ләшүенә гаҗәпләнеп. — Әйдә, кер инде. Мәүләви барыбер ашыкмады, җайлап кына кулларын юды. бит- з ләрен сөртте, аннары урманнан кайткан арада җәй көннәрендә үзе * йоклый торган верандага кереп өс-башын алыштырды һәм шуннан соң - гына «Аллаһе әкбәр» дия-дия олы якка чыкты. Аның башында менә 5 дигән кара бәрхет түбәтәй, өстендә үтүкләнгән күлмәк һәм мәчеткә t барганда гына кия торган яшел чапан иде. Гөлшәрифә карчык Мәүләвине күргәч тә: «Менә бит ничек, бу кешенең уз гомерендә ниләр кылганын белмәсәң. изгеләрнең изгесе дип уйларсың. Чын татар карты булган бит бу. сөбханалла», дип уйлап алды. Мәүләви агай үз урынына әйбәтләп утырды һәм шуннан соң гына кулларын күтәреп — Ягез. дога кылып алыйк,— диде һәм. хатыннарны көтеп тә тор- мастан, кычкырып ук булмаса да, ишетелерлек көйләп укып җибәрде: Я ил a һе.. Өчесе берьюлы битләрен сыпырып алдылар — Йә, Гөлшәрифә, сәламәтлегең ничек. ни эшләр бетереп йөрисең? диде Мәүләви, эчкерсез сорашудан бигрәк, тиешле гадәткә буй- сынын Кияүләрең кайтып-китеп йөриләрме? — Ходайга, шөкер әле, Мәүләви, бер кузгалгач, йөреп китәм шулай. - Әйдә. Гөлшәрифә абыстай, җитеш әле. чәеңне бүлеп куй. суына торсын. — дип бүлдерде аларны Кәрамия.— Син дә. әтисе, җитеш Гөлшәрифә. аңа әллә ни игътибар итмичә, баягы сүзен җөпләп китте: Йөреп торабыз әле. Мәүләви, яшебез байтак булса да Менә яшьрәкләр бирешә. . Сезнең урамга килеп чыгуымның сәбәбе дә шул. Мәрхүм Шәкүрҗанның сеңёлесен. Зәйтүнәне әйтәм әле.‘Соңгы сулышларын алып ята мескенем И, карале, онытып та торам Мин дә иртә якта кереп чык кан идем, дип сүзгә кушылды Кәрамия — Мескенем, бигрәкләр дә газаплы үлемгә дучар булды инде. Теге яман нәрсә икән ләбаса аңар да. Ходай язмасын, энеме. Гөлшәрифә абыстай? Мәүләвинең гәүдәсе бу вакытта табын артында утырса да. чынлыкта исә ул Гөлшәрифә җиткергән хәбәрне ишетүгә сискәнеп китте. «Йа хода, дин уйлап куйды ул. бакчада чакта әле генә мин бит нәкъ шушы Зәйтүнә турында уйлап алган идем. Баксаң, бер дә юкка гына исемә килеп төшмәгән икән. Аның хәлләре яман диген Ә бит. Әйе. теге вакытта атна буена Зәйтүнәне авыл советыннан җибәрмичә йөртте Мәүләви Ул чагында аңа яшьлеге ничәмә мәртәбәгә артып кайткан сыман булды. Ул чакларда таңнан торып га авыл советына ашыга иде Мәүләви, кичкырын кеше таралып беткәч тә шунда барып кайту хәйләсен тапты Ниһаять, көннәрдән беркөнне Зәйтүнә аны «шатландырды» \ зе- нен авырга узуын әйтте. Алай гына да түгел, кеше алды, кеше арты дип тормыйча авыл советы бинасында тиктомалдан укшый башлады. Районнан килгән бер вәкил каршында шушы хәл кабатлангач. Мәүләвигә шом керде. «Әгәр дә мәгәр бу хәл халыкка мәгълүм булса, район җитәкчеләренә җитсә — көт тә тор урыныңнан очып фронт дигән мәхшәр эченә барып төшәсеңне, дигән уй аның тынычлыгын югалтты — Котылырга кирәк бу рәхәттән, тизрәк котылырга». һәм тагын өч-дүрт көннән Зәйтүнә бичара, туктаусыз елаудан шешенгән күзләрен юеш кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, Мәскәү тирәсенә оборона ныгытмалары казырга китте. Мәүләви исә Зәйтүнәнең фамилиясен китүчеләр исемлегенә керткәннән соң, ашыгыч эш табып, бер атнага Чистайгамы, әллә Казанның үзенә үкме китеп барган иде.. — Йә, ходаем, кодрәтең киң, шушы бичара Зәйтүнәгә газапсыз үлем бир,— диде Мәүләви һәм кулларын күтәреп, Зәйтүнәнең соңгы сулышларын җиңеләйтүне сорап, ясин чыгарга тотынды. Аның теле дога укыды, әмма аңында: «Тизрәк, тизрәк керергә кирәк шул Зәйтүнә янына, сорап калырга кирәк аңардан бәхиллек. Урманнан алып кайткан яңа бал кертергә кирәк, шифасы бар...» — дигән буталчык уйлар өере белән кайнашты. Шул вакыт Мәүләвинең колак төбендә генә урманда төннең-төн буена бимазалап чыккан Тавыш: — Мәүләви, үзең беләсең Догаң кабул булырмы? Без шулай сөйләштекме соң? — диде. Бу юлы Мәүләвигә ихтыяры хыянәт итте. Ул әрнеп: «У-у-х!»— дип куйды, догасын укып бетергәч «Амин!» дияргә дә көче җитмәде. Гөлшәрифә белән Кәрамия мондый очракта укый торган доганы яхшы беләләр, алар кирәген укып бетерделәр дә күзләрен күтәреп Мәүләвигә карадылар, аның дога кылуын көттеләр. Ләкин Мәүләви дога укыган хәлендә ни үле, ни тере килеш катып калган, аның мытыр- давы ишетелми, иреннәре кара көйгән, күзләре зур-зур ачылып, пыялаланып калган иде. Беренче булып хәлне Гөлшәрифә төшенде. Ул тиз генә битен сыйпап алды да урыныннан тора башлап: — Ни, нәрсә булды сиңа, Мәүләветдин? — диде. Кәрамия ык-мык килә башлады. Ул гүя телен йоткан, әйтәсе сүзләрен оныткан иде. Гөлшәрифә урыныннан торып, өстәл тирәли әйләнеп Мәүләви янына килде һәм җилкәсенә кагылды: — Мәүләветдин, Мәүләветдин дим, ни кылануың бу дога укыганда? Карале, минәйтәм, үлдеңме әллә? Мәле, чәй тот әле... Мәүләви аның тавышын ишетеп торды, җилкәсенә төрткәнне дә сизде, әмма ничек торган булса, шул кыяфәтендә калды. Ниһаять, ул битенә таба күтәргән кулларын төшерде, кан басып өлгергән күзләрен челт-мелт иттереп торды һәм шуннан соң гына янәшәсендәге Гөлшәрифәгә таба борылып: — Кем ни... Гөлшәрифә килен . Ни бит... Теге, үзең дә беләсең инде, безнең хәзерге хәлләрне. Бер аягыбыз белән теге дөнья бусагасында басып торабыз Син... Теге вакытлардагы усаллыкларым өчен мине нитә, бәхилли күр инде,— дип әйтеп салды. Гөлшәрифә дә. Кәрамия дә аның телгә килүен күрделәр, бик үк бәйләнеп бетмәгән сүзләрен ишеттеләр, ләкин мәгънәсен аңламадылар. Бигрәк тә Кәрамиянең үз колагы белән ишеткән сүзләргә исе китте Китмәслек тә түгел бит: илле елдан күбрәк бергә яшәп, ул Мәүләви авызыннан бер генә кырын эше өчен дә кешедән гафу сораганын, аннан да бигрәк бәхилләшүен ишетмәде. Ул Мәүләвине мондый нәрсәгә сәләтле кеше дип санамый һәм иренең орды-бәрде телен генә аңлый торган халәткә күнеккән иде. — Нә-мәс-тәә? — дип Кәрамия баягы урынына «лып» итеп яңадан утырды. — Әй. ходаем, җиңеләйгәнме соң әллә бу?.. - Ж.иңеләймәгән. курыкма, Кәрамия, җиңеләймәгән ул Урман шулай уйландырган аны, урман Ялгызлыктандыр —диде Гөлшәрифә һәм Мәүләвигә караган килеш өстәде: — Син, ни, Мәүләветдин, ни дип әйтим җыена башларга иртәрәк түгелме сон әле сиңа Мин нәрсә дим инде? Әгәр дә шушы сүзләрне әйтерлек хәлгә килгәнсең икән, кем әйтмешли. узган эшкә салават ♦ Гөлшәрифә сүзеннән туктап тирән сулыш алды, ихтыярын туплады ? һәм «булган эш булган» дип. кырыс тавыш белән дәвам итте — Бигрәкләр дә кешеләрнең үзәкләренә үттең шул, Мәүләветдин *' Мин нәрсә, мин бәхилләрмен, син бит миңа усаллыгыңны эшләп өлгер- * мәдең Аннары, Шәкүрҗанымның әйберләре хакына булса да авыр чак- о та онын сатып бирдең Ярар инде, аларны искә төшереп, усаллыкка = каршы усал сүз әйтеп яшәмибез бит,—дип тезеп китте.— Син әнә. кияү = шушы көннәрдә кайтырга тиеш иде.. Туганнан туганыңның баласы бит. « анардан нит бәхилләт Теге вакытта, кесәдәге бөртек өчен, бигрәк * тә үзәкләренә үтеп кыйнадың бит мескенкәемне. Дөрес, син ул вакытта = хатыннардан үзеңә тиешле җәзаңны алдың Борынгы китапларда шулай ” язылган: кеше үзе кылган явызлыкның җәзасын табарга тиеш, диелгән - Син һәрвакыт җәзаңны ала килдең, синең оятсыз яңакларыңа сукмадылар түгел, суга килделәр. Әмма ләкин син, Мәүләви, йөзеңдәге канлы төкерегеңне җиңнәрең белән сөртә-сөртә яна кабахәтлек эшләргә ниятләдең Мина нәрсә, мин сине бәхилләрмен, Мәүләви, ә менә Сагынуны бердәнбер улыннан аерылып китәргә, аларны мәңге күрешмәскә мәҗбүр итүең өчен . Сагыну, бичаракаем, сагышка түзә алмыйча йөрәге ярылып үлгән. Хәзерге мәлдә үлем түшәгендә ятучы Зәйтүнәне шундый хәлләргә төшереп газаплауларың өчен, Мәүләви мин алар өчен бәхилли алмыйм Үзе ни әйтер . Бәлки, өзелмәгәндер әле һәмГөлшәрифә сулкылдап елый башлады Кәрамия исә. аңа карап, иренең шундый түбәнлеккә төшүен дә онытып җибәрде, шулай ук күзләрен сөртеп сөртеп алды Ләкин Кәрамнянең күңелен шатлык биләп алды Яшерен-батырын түгел, ул бит. турысын әйткәндә, узган еллар дәверен дә җан тынычлыгын югалтып яшәвендә Гөлшәрифә, Сагыну һәм Зәйтүнәләрне дә гаепли иде Ә инде болай килеп чыккач Мәүләви Гөлшәрифә сөйләгән һәр сүзне ишетеп барды Ишетү генә дә түгел, ул сөйләгән вакыйгаларны телевизордан күрсәтелгән кебек итеп күз алдына китереп барды Теге вакыттагы урак өстен, тузанлы юлны. Сагыну малаеның ялангач аркасындагы канлы эзләрне күрде Ап-ачык итеп, бүген генә булгандай итеп күрде Ул да түгел. Мәүләвинең хәтере Гөлшәрифәгә мәгълүм булган, ләкин аның кияве Хафизга кагылышлы икенче бер вакыйганы да эзләп тапты » • ♦ Мәүләвинең ул чагында инде колхоз рәисе түгел, аннан төшергәннән соң берничә ел урман каравылчысы булып эшләгән, яңа урыны ның тәмен татыган һәм шуңа күрә теге вакыттагыдан да битәррәк кылана башлаган чаклары иде Сугыштан соңгы берничә ел эчендә кешеләрнең тормышы беркадәр яхшырды, халык иркен сулыш алып җибәрде. Хезмәт көненә дә элеккечә граммлап түгел, килолап бирә башладылар Икмәге булгач, акчасы да күренгәләде Сугыш кырларыннан кайткан ир- егетләр дә бөтенләй юк түгел иде Тормыш үзенекен итә. кыенлыкларны җиңеп чыккан авылдашлары сугыш елларында тәмам тузган, искергән, утын булмагач сүтеп ягылган каралты-кураларын, йорт-җирләрен яңартырга керештеләр. Мәүләвинең эше бермә-бер артты, утыннан тыш. төзелешкә ярардай урманны кистерү мәшәкатьләре дә өстәлде аңа Ул көнне Мәүләвинең халыкка билгеләнгән делянканы барларга, кемгә нәрсә бирергә, ә кемнән нәрсәне яшерергә кирәклеген чамалап куярга барышы иде. Элеккеге кебек талчыбыктан үргән тарантаста бул- маса да, үрәчәле арбасында, хуш исле печәнгә кырын ятып, җәйге эсседә аерата азган кигәвеннәрдән качарга тырышып кына атның лырт-лырт юыртып баруына йокымсыраган иде Мәүләви Ниндидер сикәлтәдән соң башын күтәреп карады. Йөзьяшәр имән ботакларыннан төшкән күләгә астына куелган, коры-сары төялгән кечкенә арбаларны һәм арба астында җырлап ятучы ике малайны күреп алды. Арба астыннан малайларның тигезсез тавыш белән җырлавы ишетелә иде: Без барасы юл арасы — Телефон баганасы. Без үсәргә өлгермәдек. Чукынды заманасы Малайлар җыр белән шул кадәр мавыкканнар иде ки. дегетләнгән арбаның тавыш-тынсыз килеп туктаганын, аннан Мәүләвинең җайлап кына төшкәнен, кулына теге чактагы каеш камчысын алганын һәм йомшак адымнар белән яннарына килеп басканын да ишетмәделәр. — Әһә. менә алар урман ерткычлары! — дигән сүзләр белән берьюлы һаваны кисеп алган камчы малайларның күләгәдән тышка чыгып торган ялан балтырларын чагып алды. Малайлар, балтыр итләрендәге ярадан кан чыгып өлгергәнче, арба астыннан атылып чыктылар да алны-артны карамыйча арыш арасына кереп югалдылар. Мәүләви, билгеле инде, аларны шундук танып алды — Качмагыз, урман ерткычлары, барыбер таныдым мин сезне. Арбаларыгызны да таныдым бит. Берегез Сагыну малае Хафиз, икенчегез Мөсәлим картның яшь хатынына ияреп килгән нәмәрсә. Чыгыгыз хәзер үк! Чыкмасагыз . чыкмасагыз арбагызны балта белән тураклыйм Беренче булып Хафиз аңына килде, үзеннән буйга ике тапкыр биегрәк Нәбинең арыш арасыннан сикерә-сикерә йөгергәнен бераз карап торды да әйтте: — Тукта, Нәби... Нәби теләр-теләмәс кенә туктады, аның күзләре урман ягында иде. — Әйдә.— диде Хафиз икеләнергә, кире чигенергә урын калдырмыйча Без . без бит икәү, шул Убыруттан куркып торабызмы? Хафиз инде Мәүләви камчысын татыган, аннан соң да ятимлеге аркасында тегене-моны күргәләгән малай, уникене тутырган иде Ләкин барыбер, ирләргә каршы беренче тапкыр чыгуы булгангамы, арыш арасыннан имәнгә таба атлаганда бераз икеләнеп калды. Ләкин, Мәүләвинең арба чәкүшкәсен һәм тәгәрмәчне салдыра башлаганын күреп, икеләнүеннән тиз арынды, атылып барып Мәүләвинең сыртына сикерде — Тимә-ә-ә-ә! — диде ул теш арасыннан гына сыгып — Тимә безнең арбага, Убырут! Малайның чаялыгын белгән Мәүләвигә шул сүзләр җитә калды. Ул кискен хәрәкәт белән малайны аркасыннан бәреп төшерде дә өстенә ятты Ләкин икенче мизгелдә хәрәкәтсез катып калды. Мәүләви арбасындагы ау мылтыгын кысып тоткан Нәби: Җибәр Хафизны, җибәр дим. Югыйсә атам! — дип кычкыра-кыч- кыра якынлашып килә иде. Мәүләвинең күкрәгендә нәрсәдер чәнчешеп алды «Атачак, халык дошманы, ике дә уйламас»,— дигән уй аны торгызып бастырды Ул малайларга: Ярар, әтәчләнмәгез,— диде.— Мин бит сезне куркытмакчы гына идем Бу коры-сарыны җыйган өчен, урманны чистарткан өчен мин үзем сезгә юньлерәк утын бирергә тиешле.. Малайлардан беркатлылык чыгып бетмәгән иде әле, ышандылар тагы Нәби мылтыгын җиргә таба юнәлтте, аннары бөтенләй җиргә ташлады Бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй. Мәүләвинең мылтыгы корулы бул- 142 ган икән, җиргә бәрелүдән ул һич көтмәгәндә гөрселдәтеп атып җибәрде. Малайлар да. Мәүләви үзе дә авызларын ачып тынып калдылар Ләкин урманчы алданрак аңына килде. — Үтерәләр, караул, үтерәләр’ — дип. юлдагы тузанны туздыра-ту дыра авыл ягына таба йөгерде Хафиз белән Нәби бер-берсенә карашып тордылар-тордылар да эч * ләрен тотып, шаркылдап көләргә керештеләр Ләкин иртәрәк көлгәннәр икән. Алай-болай булмасын тагы дип. з Мәүләвинең атын имәннән ерак түгел агачка бәйләп куярга да өлгермәделәр. шул вакыт алар янына колхоз председателе Мостафа абыйла- * ры утырган «Победа» килеп туктады Аның белән бергә машинадан с Мәүләви дә чыкты - Менә бит нишлиләр. Мостафа туган, диде Мәүләви — Эт = симерсә, иясен тешли, диләр Шуның шикелле, болар да симергәннәр, тән- - нәренә ит ябышкан ач бетләрнең, мине атып үтерергә җыендылар Мостафа абыйларын яхшы белә малайлар, бигрәк тә Хафиз аны = яхшырак белә, чөнки авылга алып килеп председатель итеп сайлагач та ’ аны Хафизларга керттеләр Вакытлыча торырга дип Шул чагында ма- - лай аның белән дуслашып алган иде - Ялганлый ул. Мостафа абый,— диде Хафиз Менә карагыз без ял итеп ята идек . Ә ул Убырут. Мәүләви аңа — Күрсәтермен мин сиңа! дип җикеренмәкче иде. колхоз башлы гыннан яхшысынмады булса кирәк, шуннан ары узмады Ул арада малайлар чалбар балакларын күтәрделәр Камчы эзеннән саркып чыккан кан укмашып ката башлаган иде инде - Ярый, кайтыгыз авылга Үзем сөйләшермен урманчы белән, тавыш чыгармас, бәлки,— дип. Мостафа абыйлары ике арадагы ызгышка чик куйды Уф алла, үзең саклый күр. ходаем. - диде Мәүләви үзенә таба чекрәешеп карап торган Кәрам ия белән Гөлшәрифәгә игътибар итмичә диярлек Әллә ни күрсәтерләр әле болар, әллә ни Юкны сөйләмә, атасы, нәрсә күрсәтик ди без сиңа! диде Кәра мия һәм үзе тагын: «И ходаем, җиңеләйгән ахрысы бу. җиңеләйгән», дип уйлап алды Филшерне чакырыйкмы соң әллә? Мәүләви инде үз-үзен кулга алган иде. урыныннан торды да хаты нын үртәгәндәй итеп Филшер, филшер. нәрсә белә соң ул синең фнлшерең. дип сөй ләнә-сөйләнә ишегалдына таба юнәлде. — Әйдә. Гөлшәрифә. киявеңә дигән балны биреп үк җибәрим бул- маса Чиләгеңфәләнең бармы соң’ Гөлшәрифә моны көтмәгән иде. аннары кияве дә «Икенче тапкыр Мәүләвидән бал сорама!» дип кисәтеп киткән иде Ләкин авызыннан бер чыгып очкан сүзне кире кайтарып булмый, килешергә туры килде Чиләгем юк югын Мәүләветдин, үлчәп калдырсак Мин әйтәм. чишмәгә төшкәндә арбаңа куя барыр идең инде Әйдә алайса, шулай итик соң. Кәрамняне Мәүләвигә көчләп диярлек бирделәр Хәер, көчләп дип әйтү дөреслеккә туры килеп үк бетмидер, бәлки Чөнки әтисе, тнрә- якның иң бай кешесе үк булмаса да. урта хәллеләрдән югарырак кеше иде Чнстайга барган кайткан чагында үзләренә кунакка кереп ара тирә кунып чыккалаучы Риян агай туганлашу турында сүз кузгаткач та Кәра мняне чакырып «Кызым, диде, син инде җиткән кыз. менә яхшы гы на урын күренеп тора, 1 ине Рнян абзыеңның Мәүләви исемле улына сорыйлар. Ризамы син. юкмы — иртәгә иртә белән әйтерсең Бар. анаң һәм туган-тумачаларың белән сөйләш, киңәш, әгәр киңәшәсең килсә»,— диде. Кәрам ия әтисенең холкын, үз дигәненнән беркайчан да кайтмый торган кеше икәнлеген белә иде. Мәүләви ярамаслык кеше булып чыкмады. Яратмады түгел Кәра- мияне. бик яратты. Өйләнешкән елларында, әле колхозлар башланганчы, хәер, аннан соң да сугыш башланганчы диярлек. Мәүләви аннан битәр хагын-кызга күз салмалы. Кичкырын Кәрамиянең берәр гаебен табып, орышып күңелен төшерсә, шул ук төнне кочагына алды Шуңа күрә Кә- рамия аңа сигез бала табып бирде, бөтенесен үстерде, урнаштырды Ире кайтарган малны җыя бирде. «Каян алдың? Нигә алай итәсең? Нигә болай түгел?» — дип төпченмәде. Мал табу ир эше. анда синең катнашың булмасын, дип әнисе үгетләгән иде. шул сүздән беркайчан да чыкмады Кәрам ия һәм уңды. Шундый булуы белән Мәүләвигә ошады, тора- бара инде Мәүләви холкындагы бик күп сыйфатлар аңа да күчте Кыскасы. Кәрамия үз тормышыннан канәгать булып яши белде. Колхозга керделәр, кеше ничек яшәсә, шулай яшәделәр Ж.аен белеп кенә электән туплап калган малларына урын таптылар. Кәрамия сукыр түгел, бөтенесен дә күреп торды Дөрес анысы, сугыш елларында Мәүләви котырынмады түгел, бик нык котырынды, азгынлык тамыры чыккан вакытлар булды бугай... Ләкин Кәрамия телен аркылы тешләп түзде Хәер, бала чага үстерү кайгысы җитәрлек иде аның. Килеп әйтсәләр көйде, анда да кешегә күрсәтмәде. Илле тугызынчы елда бугай, беренче балалары, бердәнбер уллары Сәгъдулла Кәрамиянең йөрәккәйләрен телгәләде. Колхозның баш бухгалтеры булып әйбәт кенә эшләп, яшьтәшләре әллә ниткән ФЗӨгә. аннары армиягә китеп бишәр-алтышар ел хезмәт итеп йөргән чакларда идарәдә утырды-утырды да. өч баласы тугач, акылын югалтты. Бөгелмәдәге бер марҗага ияләште Атна-ун көн саен Казанга дип китте дә. үз станцияләрен узып китеп. Бөгелмә аша кайта торган булды. Иптәшләре көлешә-көлешә: «Сәгъдулла тагын стансасын узган да Бөгелмәгә җиткәч кенә күзләрен ачып җибәргән». дип сөйләнделәр. Кәрамия Сәгъдулла- сының болай йөрүләренең яхшылык белән бетмәсен белде, йөрәгенең әллә кайдагы жепселләре аркылы сизде. Мәүләвиенә әйтеп-әйтеп тә карады Ләкин Сәгъдулла инде атасын тыңлаудан узган иде. «Әнә синең урманың, шуны сакла, урлап бетермәсеннәр Урманда жен-пәри бар диләр, кем икәнлегеңне бик яхшы беләбез, телеңне тыеп кына йөр»,— дип көлде. Эчү. эчү харап итте Сәгъдулланы Шул аракы дигән нәрсәгә ияләш- мәсә. Бөгелмә маржасының котырыгына да карамас иде Кешегә әйтсәң. кеше ышанмас бит. Колхозның житмеш биш мең сум акчасын алып китеп югалды Сәгъдулла көннәрдән бер көнне. Бөтен район шаулады, очраган бер кеше Кәрамиягә төрттерү җаен тапты.. Кәрамия айдан артык. Сәгъдулласы табылганчы урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә оялып яшәде Табылуын табылды Сәгъдулла. әмма ләкин житмеш биш меңнең биш тәңкәсе дә калмаган иде Ун елга утырттылар балакайны Ун елга' Тик бәхете бөтенләй үк юк түгел икән, әтисе элекке танышлары аркылы эш йөртә-йөртә яңадан суд ясауга иреште. Алты елга калдырдылар Кәрамиянең үзәген өзгән. Мәүләвиен ул вакытларда күралмас хәлгә җиткергән икенче вакыйга Сәгъдулласы төрмәдән кайткач булды. Әтисе, аңа урын булсын дип. пенсиягә чыкты, үз эшенә Сәгъдулланы урнаштырды, акылга утыргандыр инде утырган җирендә, диде. Ләкин Сәгъдулла аннан бик үзгәреп, холкы бөтенләй начараеп кайткан иде. Эшкә урнашып өлгермәде, көн саен эчеп-исереп. хатынына бәйләнә башлады Кайсыдыр кычыткан теллесе аңа: «Син өтермәдә чакта хатынын тик кенә ятты дип беләсемме әллә?» — дип ычкындырган, оятсыз нәрсә. Хатыны шундый икән, үкенмәс тә идең. Хәер, исереккә нәрсә аңа. бәйләнергә жай чыксын да үзенең холкын күрсәтсен. «Бүре башын табакка салсаң да тәгәрәп төшә».— диде Мәүләви һәм көннәрдән бер көнне урман каравылчылары башлыгына болай дип гариза язды. «Хөрмәтле иптәш! Сезнең карамакта урман каравылчысы булып эшләүче Сәгьдулла Риянов үз вазифаларына салкын карый Шуның өстенә. даими рәвештә эчүчелек белән шөгыльләнә. Каян алып эчә диегез әле? Урман сатып эчә. Болай барган очракта озакламый урманның эзе дә калмас Тирә-юнь авылларга гына түгел, ераклардан килгән кешеләргә дә сата ул эшкә ярардай агачны. Әгәр дә мәгәр юньсезне эшеннән алма- сагыз, мин бу хакта югарыдагы органнарга хәбәр итәргә тиеш буламын Ә инде аның урынына кеше кирәк була калса, рәхим итегез, мин сезгә ничәмә-ничә еллар буена тугрылыклы хезмәт иттем. Үз урыныма үзем керермен». Сәгъдулланы эшеннән куып чыгардылар да Мәүләвине алдылар Теге шул ачудан бер атна чамасы эчеп йөрде дә авылдан китеп югалды Ике айдан соң гына аның Куйбышев өлкәсендәге бер совхозга барып урнашуын белделәр. Озакламый ул хатыны белән балаларын кайтып алды һәм шуннан соң унике ел буена ник бер хәбәре килсен?! Күптән түгел генә Кәрамиягә җиткерделәр: Сәгьдулла бәгырькәенең ике аягын да бот төбеннән диярлек кисеп алганнар икән Тагын шул «яшел елан» аркасында, чучка баласы кебек, юл чокырында ятып йоклаган, ди Мәүләвие белми әле бу хәлне, белми Ничек әйтергә дип баш ватты Кәрамия. Өзгәләнүен өзгәләнде, ләкин ата белән улы арасындагы таш койманы — дошманлык коймасын үтеп чыга алмады Иң кыены улының хәлен белергә дә барып кайта алмады. Кәрамия шушы хәсрәтенә баткан килеш озак утырды һәм. ниһаять, салкынча идәнгә салган намазлык өстенә авып йоклап китте Мәүләви нишләргә белмичә ишегалды белән бакча арасында бәргәләнеп йөрде. Авыл урамына чыгу, үлем түшәгендә яткан Зәйтүнә янына кереп бәхиллек сорау, урамда очраган башка кешеләр белән сөйләшү кирәклеге ихтыярын параличлаган иде Аның башына килгән беренче анык уй: «Урманга китәргәме әллә?» дигән уй булды Ләкин тиз генә ныклы карарга килә алмады, тегеләй дә. болай да уйлап карады «Китсәң. тагы кичәгедәй Китмәсәң, кем йөрмәс урманда? Болан да Мәүләвинең урманда умарталар асравына кырын карап йөрүчеләр бар» — Ярый, алайса, карчыкка чишмә суы алып кайтыйм әле Юл уңае днгән булып Зәйтүнәләр турында да туктармын Анда, мөгаен, кеше күптер әле, аннары күз күрер, диде, ниһаять. Мәүләви үз-үзенә һәм бакчадан ишегалдына чыкты Кояш инде Кала елгасы башына ук барып җиткән, димәк, аңа та гын Мәрҗән тавына менеп җитәсе дә урман артына төшеп югаласы гына калган Аның тирәсендә берәү дә юк иде Ләкин ул инде хәзер берәүгә дә ишеттермичә уйланудан да курка, чөнки аның уйлаганы шул ук мизгелдә Тавышка барып ирешә иде. Ул җиргә чүгәләгән җиреннән ничек торуын, атын кай арада җигү ен, су савытлары белән бергә. Гөлшәрнфәгә днг.»н чиләккә һәм Зәйтүнә гә дип тагын бер литрлы банкага бал тутырып куюын һәм капкасын ачып урамга чыгуын сизмичә дә калды Боларның барысын картларга хас пөхтәлек белән, еллар буена канына сеңгән гадәте буенча уйламыйча диярлек башкарды ул Ат тамагын туйдырган, урамда йөреп керү җае чыкканга күрә аеру io. «к. у. м & 145 ча елдамлык белән капкадан чыкты, дилбегә тартканны көтмичә үк уңга борылды һәм. Озын урамны аркылы чыгып. Совет урамына керде. Ләкин Мәүләви соңгы вакытларда атын чаптырып йөрергә, бигрәк тә авыл урамында, яратып бетерми иде. Шуңа күрә ике йорт арасын узуга атны тыя төште, адымга күчерде. Шул арада бераз гына алдарак, хуҗалары киткәннән соң да утыз елга якын моңаеп яшәгән, ниһаять, моннан ике-өч ел элек бөтенләй ишелеп төшкән йортның алабута, әрекмән һәм кычыткан оясына әверелгән ишегалдында басып торган кешеләрне күрде. Уртадагы бердәнбер ир-атны үзенә таба борылып карар-карамас борын ук танып алды Мәүләви «Нәүшир?!» Әйе, шушы урындагы йортта туып, сугышка кадәрге гомерен шушы урамда, Мәүләви йөргән урманда күмер яндырып, туздан дегет кайнатып йөргән, аннары колхоз башлангач та мал көтүе көтеп гомер иткән Нәүшир иде бу! «Туктамыйча, исәнлек-саулык сорашмыйча китү ярап ук бетмәс инде,— дип фикер йөртте Мәүләви,— җитмәсә бит аның хатыны туганнан туганым, Кәшиф абзыйның Сәрбиҗиһаны була түгелме соң әле Кем әйтмешли, әйдә, ярар, туктап сөйләшеп алганнан берни булмас » Ләкин хәтер, әй, бу хәтер дигән нәрсә! Мәүләви тузган-таралган йорт-җирнең үлән каплап киткән ишегалдында басып торучы кунаклар турында атын туктатты Арбасыннан картларча салмаклык белән төште. Мал-туар кермәсенгә тотып куйган киртә янына кадәр унбиш-егерме адымны атлаганчы аның хәтере ничәмә-ничә еллар астында катлам булып ятып калган нәрсәләрне әйләндереп өлгерде Нәүшир сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китеп барды. Мәүләви моны ачык хәтерли. Авылда аның хатыны Сәрбиҗиһан, берсен- нән-берсе яшьрәк биш баласы — дүрт улы һәм үзе китеп атна-ун көн үткәч тә дөньяга килгән бердәнбер кызы калды. Ишегалды уртасында басып торган, хәзер инде үзе дә түбәтәйле картка әверелгән Нәүшир белән Мәүләви арасында булган ярыйсы гына котсыз вакыйга да бар иде шул. Кырык җиденче елның чатнама суык кыш уртасы иде. Сугышта яралангач та хезмәт фронтына, Чиләбедәге Танкоградка җибәрелгән һәм шунда тимерче һөнәрен үзләштереп төпләнергә уйлаган Нәүшир зәмһәрир суык көннәрнең берендә авылга кайтып төште. Берме-икеме көн авылда туган-тумачаларын күреп йөргәннән соң колхоз идарәсенә килеп керде. Мәүләвинең җитәкчелектә эшләвенең соңгы елы иде инде Әмма ул кышны Мәүләви дә, бүтән авылдашлары да аның озакламый урыныннан очасын белмиләр иде әле Шуңа күрә Мәүләвинең гайрәтле чагы, ни җитте кеше белән сөйләшеп торуны кирәк санамый. Нәүширне күргәч тә: «Сиңа, дезертир, нәрсә кирәк?» — дип, бүлмәдәге кешеләр алдында ук тегеңәргә ябышты. Элеккеге еллардагы, сугышка кадәрге Нәүшир булса, билгеле инде, авызыннан сүз чыкмаган булыр иде. Ләкин Мәүләви ялгышты — Кем ул, әйтеп күрсәтегез әле яңадан, дезертир була? — дип, Нәүшир Мәүләвинең каршысына ук килеп басты — Кем булсын, син булмыйча,—диде Мәүләви.— Минме әллә, минме үземнең хатыным белән җиткән улларымны алып колхоздан качарга җыенучы? Ә? Минме, әллә синме? Беләсең килсә, мин сине авылдан җибәрергә җыенмыйм. Менә шул.. Нәүшир Мәүләвине бүлдермичә тыңлап бетерде һәм — гомердә булмаган хәл! — Мәүләвинең каршысына ук килеп басты — Хәзер үк, ишетәсеңме син, Убырут, хәзер үк дезертир дигәнең өчен гафу сора! Аның бу сүзләре тынып калган бүлмәдә шулкадәр көтелмәгәнчә яңгырады ки, Мәүләви дә, аның янындагылар да беравык тынсыз торды- 146 лар. аннары гына барысы берьюлы көлеп җибәрделәр Көлмәслек түгел иде шул Мәүләви белән авылда болан сөйләшүче юк та юк инде, әмма бит колхоздан китәргә җыенучы, шуна кирәкле белешмә алырга килгән кеше рәис белән шулай сөйләшә — Нәрсә, нәрсә дидең Мыштым Нәүшир? Нәрсә дидең3 Мәүләви ачуыннан үз тавышына үзе буылып килде Ләкин Нәүшир- * не инде болай гына куркытып булмый, ул инде өч елын сугышның L алгы сызыгында уздырган, яраланганнан соң бөтен илгә танылган з Танкоградка барып эшчеләр арасында яшәгән, анын өстәвенә — Мин. Мәүләви, синең кебек, сугышка бармас өчен арт санымны = өстерәп йөрмәдем Дүрт тапкыр яраландым, кырык сигез тапкыр немец £ тылына чыгып, синең шикеллене генәме, менә мондый баһадирдай илле < ике фашистны үзебезнең командованиега алып кайтып тапшырдым Ан- = нары Танкоградка ут эченә чумдым Менә шулар өчен . Нәүшир * шулай диде дә өстендәге пальтосының төймәләрен ычкындыра башлады - Мәүләви дә. бүтәннәр дә «я. ни кырырсың икән3» дигәндәй аңа текәлде- “ ләр. Ул арада Нәүшир пальтосын як-якка ачып җибәрде һәм авылдаш- - лары (алар арасында фронттан кайтучылар да бар иде) Нәүшир күкрә- ~ гендәге Кызыл Йолдыз. Бөек Ватан сугышы. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Дан орденнарының өчесен дә күрделәр — Я. Убырут, минме дезертир?? Бүлмәдәгеләр шым булды, ләм-мим бер сүз әйтүче табылмалы. Нәүшир исә ул арада акрын гына пальтосын төймәләде һәм Мәүләвигә борыла төшеп Мин. Мәүләви, синең яныңа башка кереп тормам, ерак яшәмисең. күршедә генә, кирәкле белешмәне кертеп бирерсең Башка монда киләчәк кеше түгел мин. диде дә. авылдашларына «Их. сез!» дигәндәй үпкәле караш ташлап, идарә бүлмәсеннән чыгып китте. Нәүшир бүтән килмәде Мәүләви исә. белешмәләрне ясатып куйса ла. кертеп бирергә ашыкмады. Бер атна чамасы уздымы юкмы, көннәрнең берендә. Мәүләви иртәнге ашка кайткан җиреннән Нәүширнең барлы юклы әйберләрен ат олавына төяп, хатыны һәм малайларын ияртеп, кызын чанага утыртып станса юлына таба авылдан чыгып баруын күрде Башта ачуыннан нишләргә белмәде Мәүләви. «Тәки бөтен авыл алдында хур итеп китә бит. нүжәли Мыштым Нәүширдән шуны кайтармыйча җибәрәм?» диде ул үз ү инә Икенче мизгелдә урыныннан кубып тунын эзләп алды һәм капка төбендә күшәп торган аты янына ыргылды. Бер селтәнү белән коймадан дилбегәне ычкындырды, икенче хәрәкәте белән аны моны төшенмичә торган хайванның авызын ерта язып артка чигендерде, чанасын аудара ятып Нәүширләр артыннан юлга чыкты Тегеләр, аны моны уйламыйча, качып китмиләр ич. озата бару чылар белән сөйләшә-сөйләшә атлыйлар иде Арттан килгән айгырның өсләренә менә язып туктавыннан куркышын юлның ике ягына сибелделәр. Мәүләви дилбегәсен чанасына ташлады да сикереп төште Кем. кем сиңа. .Мыштым, колхоз атын бирде3 Шул сүз белән тамагына тыгылган ярсуын бераз тышка чыгарган Мәүләви олауда яткан озынча сырма юрган төргәген кар өстен.) т.н әр.> теп төшерде Анда Нәүширнең бәләкәче, үзе сугышка киткәч туг ,ш кызы булыр дип башына да китермә ге ул Ләкин кияргә җылы киеме булма ганга шулай төрелгән кы». кар өстен.» барып төшк.«ч. ачы тавыш белән кычкырып елап җибәрде - Әниисем' Шушы аваз Нәүшнргә әллә нинди, хәзергәчә булмаган көч бирде Ул атавындагы әйберләрне як якка туздырып йнрүч» Мәүләви янына килде, тимерченең чыныккан куллары башбаш’ ың тун якасыннан эләктереп күтәреп алдылар һәм юл читенә бәрделәр — Исәнмесез,— диде Мәүләви ташландык ишегалды уртасында басып торучыларга.— Кемнәр йөри монда дисәм... - Әйбәтләр әле, Мәүләви абзый, үзең исән-сау гына йөрисеңме?— дип жавап кайтарды аңа ярыйсы гына тулы гәүдәле, ләкин инде, күренеп тора, кимендә житмеш тирәләренә житкән хатын. «Карале, кара, Сәрбижиһан бит бу,—дип уйлап өлгерде Мәүләви, эчке яктагылар ишегалды уртасыннан бирерәк килгән арада — Тегесе ни, Нәүшир инде аның» — Нәүшир дисәң инде,— диде Мәүләви танымаганга салышыбрак.— Ай-яй, Нәүшир туган, гайрәтле егет идең, син дә картайгансың түгелме соң? Нәүшир, ирексездән, үзләре киткән көнне, кышкы юлны исенә төшерде Әлеге «гайрәтле егет идең» дигән сүзләр Мәүләви авызыннан беркадәр астыртын яңгырады. Чөнки шушы вакыйгага кадәр Нәүшир- нең авылдагы бер генә кеше алдында да гайрәтен күрсәткәне булмаган иде. Алай гынамы, аңа авылдашлары бер дә юкка гына «мыштым» кушаматы такмаган иде, әлбәттә — Болай әйбәт кенә әле. Мәүләви, әйбәт кенә, — диде Нәүшир дә киртә янына килеп житеп, күрешергә кулын суза-суза — Тик менә тәрәзәләр генә тирли башлады бераз, күзләр диюем Әйдә, булмаса күрешеп тә алыйк инде Ничәмә ничә еллар күрешмәгәнгә . «Хәтерли, онытмаган!» — диде үз-үзенә Мәүләви дә ике куллап күрешкән арада. — Әллә кайтырга уйлыйсызмы, дисәм? Картайган көнегездә туган авыл тартадыр инде. — Кая инде ул, Мәүләви, хәзер вакыт узды. Балалар да башлы- күзле булып беттеләр Оныклар үсеп житте. - Шулайдыр шул, шулайдыр... — Ата-бабалар, үзебез туган нигез бит, Мәүләви, сагындыра Бәлки соңгы кайтуларыбыздыр. Менә Сәрбижиһан да көчкә генә жыенды Шикәр авыруы интектерә аны да... — Юкны сөйләмә, Нәүшир, хәзер фатирларыгыз да бардыр. Дөньялар да, аллага шөкер, тыныч тора.— диде Мәүләви сүзне «теге вакыйгалардан» ераккарак күчерергә тырышып. Ләкин ул хәлләрне Нәүшир дә, аның хатыны Сәрбижиһан да онытмаган иде Алай гынамы, ун-унбер яшьләрендәге баласын тотып торучы яшьрәк, чибәрлеге йөзенә чыккан каратут йөзле кызлары да онытмаган булып чыкты — Син бит инде ул, Мәүләви абзый, мине иске юрганга ураган килеш кар өстенә тәгәрәтүче, әйеме?— диде картларның сүзен бүлеп, тегеләрне беркадәр аптыраштарак калдырып.-- Әти белән әни гел искә алып сөйлиләр иде... Мәүләвинең йөзенә кайнарлык бәреп чыкты, ләкин ул аны сиздермәскә тырышты. Әмма жавапсыз калдырып та булмый иде, шуңа күрә: — Кем дип әйтим, атыңны белмим, сеңлем Теге чакта булгандыр инде. Без дә бит монда үз кайгыбызны гына кайгыртып яшәмәдек — дип башлаган сүзен ахырынача житкерә алмады, төнге Тавыш аңа — Менә, күрәсеңме, Мәүләви, кыңгыр эш кырык елдан соң да онытылмый ул. Тизрәк бәхиллек сора Нәүширдән,— диде Мәүләвинең йөзе кинәт баягы кайнарлыгын югалтты, агарып калды, тамагына әллә нәрсә килеп тыгылды, аның күзләре әлже-мөлже килебрәк Нәүширгә, аның янындагы хатыннарга карады. «Ишеттеләрме?» .Пәкин Тавыш, күрәсең, Мәүләвигә генә ишетелә торгандыр, кайткан кунакларның йөзендә андый-мондый билге чалынмый иде Нәүшир кызына карап алды: Ярый, кызым, узган эшкә салават дигәндәй, әллә кайчангыларны искә төшермик,—диде беркадәр суза төшебрәк — Буласы булган да беткән инде аның... — Әйе шул, дөрес әйтәсең. Нәүшир,—диде Мәүләви.— Син инде. Нәүшир. минем теге вакыттагы кызулыкны оныта алмыйсыңдыр Ярар, үзен әйтмешли, узган эшкә салават Без нитик алай-болай булып китсәк, минем дә бу араларда хәлләр бик мактанырлык түгел, бәхилләшик, Нәүшир. яме... Мәүләвинең тавышында теге вакытлардагы тәкәбберлекнең эзе дә юк иде инде, шуңа күрә Нәүшир аңа карап-карап торды да — Тынычлан, Мәүләви, үзең беләсең, мин кешенең усаллыгын күңелдә озын-озак сакларга яратучылардан түгел,— диде. Ни хикмәттер, әңгәмә әллә ни шатландырырдай булмаса да. Мәүләвинең кәефе яхшырып китте, гомерендә беренче тапкыр күкрәгендә юмартлык хисе уянды һәм китә башлаган җиреннән кире борылып Нәүширгә: — Син, күрше дисәм дә ярый, кордаш дисәм дә урынлы, нит әле. Нәүшир, кичкырын үзеңме, берәр кешенеме җибәр әле безгә Бераз аерткан бал алып китәрсен,— диде һәм Нәүширнең жавабын көтеп тә тормыйча дилбегәсен капылт алды Ат урыныннан кузгалды, Кушкаен чишмәсе ягына таба юыртып китте. Төрле хатирәләр бимазалый башлаган көннәрендә Мәүләви, авылда сер уртаклашырдай кешесе булмаганга, умарталары янында җан тыныч лыгы табарга дип урманга күчте дә инде Анда ичмасам кеше күзеннән качып, кортлар белән мавыгып, онытылырга мөмкин иде... Әмма кеше заты үз күңеленнән, вөҗданы хәтереннән беркайчан да качып котыла алмый икән ләбаса Шушы уй башыннан узган мизгелдә Мәүләвинең күзләре таш күпер өстеннән чыгып баручы бер хатынга төште Ярыйсы гына таза гәүдәле бу хатын элек болай ук матур киенеп йөрми иде бугай Мәүләвинең хәтерендә ул нишләптер иске фуфайка, ниндидер тукымадан тегелгән алъяпкыч кигән килеш калган икән.. Әйе, Сәлимә атлы хатын бит әле бу Тукта соң, ни өчен әле Мәүләви аны күрде, күрү генә түгел, таныды да? Аңа кадәр узган хатын кызларны, алар арасында өлкән яшьтәгеләр дә бар иде, танымыйча узды Мон да нәрсә дә булса булырга тиеш. Мәүләвинең соңгы вакытларда аерата зирәгәйгән, сизгерләнгән күңеле бер дә юкка гына болай итмәстер. — Чү, Мәүләви, туктат атыңны, төш арбаңнан, төш тә сөйләш син бу хатын белән,— диде Мәүләвигә каһәр суккан Тавыш юк җиреннән бар булып,— Кырык алтынчы елның җәендә син бу хатынга тиктомалга каныга башладың. Дөрес бит? — Түгелгән тулы булмаган кебек, үткәнне елап кына кире кайтарып булмый инде аны,- диде Мәүләви моннан бер минут кына элек теленә дә килмәгән сүзләрне әллә кайдан чыгарып Юк. хәтерлә, хәтерлә син, Мәүләви, ничек итеп бу хатынның өенә барып кергәнеңне. Тавык фермасына эшкә кушарга дип бардын син аның янына Йә, хәзер хәтереңә төштеме? ...Әйе, ул көнне Мәүләвинең ачуы чыккан иде шул Чыкмаслык та түгел, тавыклар үләргә тотынды, моңарчы фермада эшләгән кылый күзле Рәхия: «Атсагыз да бармыйм анда», - дип карыша башлады Аның белән яхшылап сөйләшергә кирәк булгандыр бәлки, әмма Мәүләви аны кеше колагы түзмәслек итеп әрләүдән тәм тапты «Бар алайса ычкын моннан, мин сиңа күрсәтермен әле»,— дип куып ук җибәрде Шулвакыт кайсыдыр «Әнә бит Таубашы Жирбулатның хатыны Сәлимә бар. шуңа кушарга кирәк»,— дип киңәш итте Озакламый Мәүләви менеп тә җитте. Тегеләр. Сәлимәнең уллары, идәнгә тезелешеп ятканнар да зур табактан аш чөмерәләр иде Барып керүгә Мәүләвинең ачуы шуларга төште, бигрәк тә олы малайга ачулы иде ул. «ФЗӨгә дигәч тә бугазыңны ертып «чирлим мин» дип жалу бирдең, ашарга дигәч бер дә чирләмисең икән әле»,— диде һәм табын уртасына барып керде дә агач табакны күтәреп алды Ул яртылаш тулы иде әле. «Менә хәзер белермен, ничек итеп урак өстендә ашап ятарга икәнлеген күрсәтермен», — дип сөйләнә- сөйләнә, кече малайның елын башлавына карамастан, табакны күтәреп ишегалдына чыкты һәм болдырга баскан килеш табактагы яшькелт «ашны» жиргә сипте Шул тирәдә генә чемченеп йөргән ике-өч тавык шундук йөгерешеп килделәр дә жиргә төшкән яшькелт-күксел «ит»ләрне чүпләргә керештеләр Ләкин ничек тиз чүпләргә керешсәләр, шулай ук тиз генә ташлап та киттеләр Мәүләви болдырдан төшеп «ит» кисәкләренә карады һәм. ни әйтергә белмәде Аш түгелгән урында кычыткан яфрагыннан башка бер генә бәрәңге кисәге йә булмаса токмач әсәре юк иде. . - Чү, инде, нишләвең бу, Мәүләви абзый? - диде Сәлимә гаебенең нәрсәдә икәнлеген белмәгәнгә отыры да аптырап. Малайларыңны тый, бакча артыгыздагы басудан арыш башагын жыеп «сугалар икән» дигән жалу килде өсләреннән, - диде Мәүләви, акланырга тырышып - Соң бит, Мәүләви абзый, бер безнең балалар гына чемченми инде анда, бөтен авыл баласы шунда бара, нишләсеннәр бичаралар? — Ярар, озын сүзнең кыскасы,— диде Мәүләви. — Хәзер үк тавык фермасына төш тә Рәхия урынында эшли башла, кара аны, кичкырын кереп карармын... Шулай диде дә Мәүләви артына карамыйча капкага таба атлады, ләкин аның колагында Сәлимәнең кече малае елаган тавыш тагын берике йортны узганчы ишетелеп торды әле Шул ук кичне Мәүләви, әйткән сүзендә торып, тавык фермасына сугылды. Бу бина колхозның башка фермаларыннан бер читтәрәк тора иде, шуңа күрә Мәүләви килгәндә аның тирәсендә Сәлимәдән башка бер генә жан иясе дә күренмәде - Йә, ничек, барамы эш? — диде Мәүләви тавыкларга жим сибеп йөрүче Сәлимәнең шәрә балтырларына, алъяпкыч астыннан күтәрелеп торган мул күкрәкләреннән күзен ала алмыйча. «Монда чуртым да юк. хәзер үк хәл итәргә кирәк . Ире сугыштан кайтмады, әллә ни карышып та тормас бу»,— диде Мәүләвине котырткан дәрт — Әйдәле, йомыркаларны кая жыю, кемгә, ничек бирү һәм аны кая язып куярга кирәклеген күрсәтим,— диде ул Сәлимәгә Мәүләвинең баягы дулавыннан арынып бетмәгән Сәлимә берсүзсез аның артыннан иярде. Бергәләп тавык караучылар фураждыр-нидер сала торган бүлеккә керделәр Сәлимә керүгә, кем әйтмешли, аның бу эштә сакалы агарган иде инде. Мәүләви ишекнең келәсен төшерде һәм турыдан-туры — Син, Сәлимә, ярыйсы гына елдам хатын күренәсең, менә шушында тәмен белеп кенә эшләрсең.. Балаларыңа да берәр йомырка булса да алырсың Моның өчен мин синең яныңа кергәләрмен, яме,— дип хатын га якынрак килде, биленнән тотып алды. Сәлимә Мәүләвинең кем икәнлеген, авылдагы кайберәүләрне нишләткәнен яхшы белә иде Беренче мәлне. Мәүләви биленнән тотып алгач та (нибары егерме жиде яшь!) тәне чымырдап, чигәләренә кайнар кан йөгереп менгәнне тоеп алды. Ләкин шул ук минутта күз алдына Җирбу- латы, аның сугышка чыгып киткән минуты килеп басты Шул ук мизгелдә чигәсендәге кайнарлык бөтен тәненә салкын чирканчык булып чыкты, йөрәге уелып төште. Әйтерсең, Җирбулаты аңа «Нишләвең инде бу, Сәлимә жаным? Гомергә дә сиңа хыянәт итмәм дигән идең бит?» — дип эндәште. Сәлимә арткарак чигенде: - Юк, Мәүләви абзый Безнең балалар сугыш елларында кычыткан яфрагы һәм алабута белән яшәргә дә күнеккәннәр инде, синең колхоздан урлап алырга кушкан йомыркаларыңны ашый алмаслар алар Бугазларына тыгылыр Кагыласы булма! Сәлимә ишеккә якынрак килде, келәне ычкындырды да тышка чыкты. аннары ферма бинасыннан авылга таба юнәлде Мәүләви Сәлимәне менә шушында, хәзерге күпер урынындагы агач күпер өстендә куып җитте. Атыннан төште, Сәлимәнен узе белән өеннән алып килгән чиләген күпер тактасына куеп җикеренергә тотынды. — Ах син, халык дошманы, ах син сабакы, фермага төшеп җитмәдең, колхоз малын урларга керештеңме? Карагыз әле моны, карагыз Әй, кемнәр анда, килегез әле, килегез дим тизрәк Карак тоттым, килегез. шаһит булырсыз Алачык артыннан ике кеше килеп чыкты Берсе Кандала Зәйдулласы. икенчесе клубта эшли башлаган яшь кенә егет — Менә күрдегезме,— диде Мәүләви күпер тактасында торган чиләккә күрсәтеп - Бүген генә тавыклар янына эшкә җибәрдем, карагыз, күрегез әле мәльгунны, халык дошманын, ярты чиләк йомырканы эһ тә итмичә Оятсыз! Сәлимәне өенә җибәрмичә авыл советында бикләп куйдылар Икенче көнне участковый милиционер — сынар күзле Митяев килеп төште һәм тиешле актлар язылганнан сон «каракны» районга алып та китте. Шулай итеп, Мәүләвинең «җиңел кулын»нан Сәлимәне ике елга Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Сугышта һәлак булган Җирбул атының өч улы өй уртасында утырып калды Кояш инде күренми, ул Мәрҗән тавы артындагы урман эченә кереп югалган иде. Күк йөзе аяз, кичәге яңгыр болытлары күптәннән каядыр ерак-еракларга китеп югалганнар Авыл өстендә ярыйсы гына бөркү һава эленеп тора. Мәүләви беренче тапкыр күрде: сыерчыклар инде бала очыралар, ләкин урманнарга алып китмәгәннәр икән әле. Атлы килгәнне күреп, күпернең җәяүлеләр йөри торган тар күтәрмә сукмагына күчкән Сәлимә «Тпру!» дигән тавыштан ук таныды Мәүләви абзыйны Чөнки Сәлимә аны үзләре янындагы Кушкаен чишмәсенә суга килгәнен ике көннең берендә күреп кала иде Ләкин Сәлимә Себер урманнарында эшләп кайтканнан соң утыз елдан артык гомер эчендә Мәүләви белән бер генә тапкыр да исәнләшмәде. Хәер, ул гына да түгел, Мәүләви дә аның белән исәнләшмичә уза иде Мәүләвинең үз янына җнтәр-җитмәс борын атын туктатып арбасыннан төшә башлавын күргән Сәлимә беркадәр гаҗәпләнебрәк, ирексездән диярлек туктап калды Мәүләви ана беренче булып эндәште — Исәнме-саумы, Сәлимә килен, диде ул хатынның йөзенә күтәрелеп карамаска тырышып Ни хәлләрдә йөрисең, оныкларың үсәләрме? — Яхшы гына, йөрибез әле бер көйгә Оныклар да үстеләр дисәң ярый. Олысы быел армиядән кайтты — Кит аннан, шундыйлармы? — дип гаҗәпләнде Мәүләви — Ай-яй, бу гомер дигәнең, минәйтәм, Сәлимә килен, уза да китә икән Шулай шул, Мәүләви абзый, гомер уза Беркайчан да тузмас, тормыш дилбегәсе кулларыннан ычкынмас дип уйлаган кешеләр дә ычкыналар Әле менә Яңа урамның Хөснурые очрады Суга менеп бара Шуның белән дә сөйләшеп тордык . Теге ни. Әгъләм абзыйны да сана турга киткән җиреннән кайтарганнар, ди Лөрәгенә инфарктмы шунда, нәрсәме булган, ди Шундый кодрәтле кешене дә егып салган инде Мәүләви калтыранып куйды Күрәсең, чынлап та ерак йөрми иде теге дөньяга китәр вакытлары Әгъләм бит әле ул Мәүләвидән бер-нке яшькә яшьрәк иде бугай Бу хәбәр Мәүләвине шулкадәр тетрәндереп җибәрде ки. ул хәтта бермәлгә Сәлимәне ни өчен туктатканын да онытыбрак торды Ул арада күпер төбенә автомашина килеп туктады һәм түземсезләнеп Мәүләвигә кычкырта башлады Шулвакыт Мәүләви Сәлимә янына ни өчен туктаганын исенә төшерде Ләкин, ут чыккан диярсең, машина шоферы г>догын һаман ачы тавыш белән кычкырта иде - Син. Сәлимә, туктал тор әле. зинһар өчен Минем сиңа әйтәсе сүзем бар. Хәзер атны гына чыгарып куйыйм инде.—диде Мәүләви һәм дилбегәсен селкеп җибәрде Машина кап-кара тузан өермәсе туздырып узып китте. — Син, Сәлимә, теге вакыттагы нәрсәләрне онытмыйсыңдыр инде. - Ничек итеп онытасын ди аны Өч балан, йөрәк парәңне япа- ялангач һәм ач килеш утыртып калдыр да . Мәүләви ни әйтергә кыймыйча торды Ләкин биредә озын озак туктап торырга да ярамый иде. Авыл кешеләре беләләр бит Мәүләвинең Сәлимәгә кылган «игелеген», ни уйларлар? Син инде. Сәлимә, әгәр дә булдыра алсан, бәхиллә мине, яшьрәк чак иде бит. күрәсең, влач кулга эләккәч тә чаманы Юк. Мәүләви абзый! Еланның аның агына да ләгънәт, карасына да нәгъләт, ди халык. Узган эшне кузгатырга яратып ук бетермәсәм дә. оныта алмыйм аларны Күрмәгәнемне күрсәттең. Кабахәт син. Мәүләви абзый Кешеләрне халык дошманы дип сүгә идең. Ләкин син үзең авыл халкының дошманы идең. Син авылга гына түгел, илгә дә дошман идең Син безнең Җирбулатлар дөмектергән фашист мәльгуннарыннан да усалрак дошман идең. Кызганыч, синең чын йөзеңне ачучы булмады, мине түгел, сине җибәрергә иде ул тайга якларына Сине. Мәүләви абзый. ит тураткыч аша үткәрсәләр дә бәхилләрлек түгел. . Әле өшетеп, әле пешереп-пешереп алган сүзләрдән котылыр өчен хәзер үк кузгалып китәргә кирәклеген чамалый Мәүләви, ләкин баскан урынына кадаклап куйганнар диярсең, кузгалып китә алмый иде. Ә Сәлимәнең берсеннән-берсе усалрак сүзләре аңа көтүченең озын чыбыркысы сыман кисеп-яндырып бәреләләр, кайчандыр б\ авылда үзеннән дә көчлерәк кеше юк дип уйлап, ышанып йөргән Мәүләвинең тәне аша йөрәгенә үтеп керәләр, аны берөзлексез кыйныйлар * ♦ * Чишмә буенда кеше юк иде Дөрес, чишмәдән арырак, су буендагы, үләнлектә казлар төркем-төркем булып утыралар Кайсылары кангылда- ша-каңгылдаша утырган җирләреннән күтәреләләр дә ава-түнә атлап яңадан яр кырыена киләләр Гаилә башлыгы — ата каз ярның ин текә төшенә килеп баса, янәсе ул үрнәк күрсәтергә тиеш һәм. чынлап та. «га-га-га» дип нәрсәдер әйтә дә канатларын җилпеп җибәрә, су өстенә барып төшә. Олы-олы каз булып үсеп җиткән бәбкәләр, беркадәр шаярышып алырга сәбәп чыкканга шатланып, аерата ярсулык белән күтәреләләр. Ләкин алар инде ярыйсы ук ит туплап өлгергәннәр, тиз генә очып китә алмыйча, канатларын җилпеп аталары янына суга төшеп бәреләләр. Кайсылары гына җитезлек белән төшкән уңайга йөзеп-йөзеп китәләр Мәүләви боларнын берсен дә күрмәде. Ул хәтта казларның төркем- төркем булып утыруларына, каңгылдашып елгага таба атлауларына, очып-мәтәлеп суга төшүләренә бөтенләй игътибар итмәде Бу минутларда аның соңгы көннәрдә җанына тынычлык бирмәгән уйлары да әллә кая ерак еракларга китеп югалган иде Шуңа күрә Мәүләви үзенең чишмә янында икәнлеген күргәч кенә нәрсә эшләргә тиешлеген чамалап алды һәм. ничәмә-ничә еллар буена күнегелгән гадәтенчә, атын чишмә улагының янына китереп бастырды Мәүләвинең күңелендә эчпошыргыч. алай гынамы, әллә нинди шомлылык өстәп торган бер бушлык хөкем сөрә иде Битарафлык иде бу. Тик моны Мәүләви үзе аңламады, гомумән ул андый төшенчәләрнең дөньяда булуын, кемнәрнеңдер шуны атап сөйләшүләрен уена да китереп карамады Әмма аны ялгызлык, шомлылык дигән нәрсә куркыта иде. Шушы курку булса кирәк, ниһаять, аның бу минутларда катып калган ми җисеменә тәэсир ясады һәм ул кешене кеше иткән җисемнең кайсыдыр күзә- иэкләре аша битарафлык халәтеннән чигенә төште. Мәүләви узган төннән сон беренче тапкыр: «Нигә бу Тавыш ишетелми сон әле?» — дип уйлап куйды, җилкәләрен җыера төшеп беркадәр көтеп торды Тавыш ишетелмәде. Әйтерсең. Тавыш шундый түбәнлеккә төшәргә, гадәттә исәнләшмичә дә узган кешеләр алдына барып: «Теге чактагы эшләрем өчен бәхиллек * бирегез инде», дип сорарга мәҗбүр итмәде аны — Аһ син. халык дошманы, ах син. мәлгунь! — диде уйларлык сәлә- з те кайтканны сизеп Мәүләви - Ж.ендер син. әллә нәрсәдер син. югыйсә кешене шундый хәлгә төшермәс идең... Әйе. әйе шул. сарыкның аның _ егылганы да күренми, дөянең сөрлеккәне дә күренә. Үзен дөя итеп хис итеп алган Мәүләви тагын да нәрсәдер әйтмәкче ~ иде. ләкин сәер халәт аны үзенә йомып өлгерде Мәүләви улак очына элеп куйган чиләгенең тулып ташуын, янәшә- сендә басып торган атның чирәм чемченә-чемменә урыныннан кузгалып t китүен, казларның яшь бозаулардан куркып бәрелә-сугыла елгага таба = ыргылуларын да күрмәде. Ул бары тик Тавыш әйткәннәрне генә тыңлый. - аның сүзләрен аермачык ишетә, әмма мәгънәсенең тирәнлеген барыбер төшенеп бетми иде Баягы халәт Мәүләвинең тагын аңын томалый баш лаган. күзләрен күрмәс, колакларын ишетмәс иткән иде Ләкин Мәүләвинең күндәм атында, кем әйтмешли, адәм акыллары бар. Ул чирәмгә никадәр генә үрелергә тырышса да. аркалыгы бушатыл гаяга күрә, арба аумаслык түгәрәк ясап хуҗасы янына килде, аның хәрәкәтсез торуын, улакка эленгән чиләкнең күптән тулуын күреп, кабарынкы иреннәре белән Мәүләвинең җилкәсенә төртте Кушкаеи чишмәсеннән ничек кузгалып китүен, авыл урамнарыннан кайткан чагында кемнәрнең очравын, аларнын ни әйтүен берсен дә күрмәде ишетмәде Мәүләви. Ниһаять, ул атының үз капкаларына юрте- леп туктавыннан аңына килеп чынбарлыкка әйләнеп кайтты Мәүләви салмак хәрәкәтләр белән арбасыннан төшеп капканы ачты, һәм бары тик шунда гына ишегалдының арткы өлешендә күләгәлә тор ган. урта бер җиренә кызыл хач төшерелгән аксыл төстәге «Рафик» ма шинасын күрде. «Ыскурый пумыш» түгелме соң бу? Тагын нинди зәхмәт күземә күренә сон», дип уйлап алды ул һәм ашыгып барып әлеге машинаны «Чынмы бу, әллә чагылышмы?» — дигәндәй, кытыршы бармаклары бе лән капшап-капшап карады Әйе. бернинди дә чагым'фэлэн түгел, чып чын машина иде бу Шулвакыт Кәрамиянең ачынулы елавы ишетелде Йә инде. Мәүләви, нигә кереп күрмисең бердәнбер улыбыз Сәгъ- дулланы. Ике аяксыз килеш китергәннәр ләбаса' Мәү 1ӘВИГӘ әллә нәрсә булды. Ул өйгә улы янына керү, яки борылып килеп хатыны Кәрамияне тынычландыру урынына бичара атының тгчген дилбегәсенә барып ябышты, аның иреннәрен авызлык тимере белән ертып-каиатып. арбасын аударырдай дәрәҗәдә кинәттән малкайны борып алды Мәүләвинең кинәт котыруына аптыраган алаша яңадан капкага таба ыргылырга мәҗбүр булды Үч иткәндәй, арт күчәр очы капканың имән баганасына эләкте Никадәр генә көтсәң дә ул үзе ычкынмаячак иде. шуңа күрә ат мускулларын.i и ы барлык көчне туплап киерелде һәм алга сикерде Күчәр очы имән баганада эз калдырып, сыдырылып чыкты Чагым - мираж Шуны гына көткән алаша кушаяклап чабарга кереште. Дилбегәсен тотарга өлгергән Мәүләвинең барлык сөякләре, эчке әгъзалары селкенәләр, тегендә-монда бәреләләр, тик ул аларны бөтенләй сизми, бары тик: «Тагын берәү кайткан, тагын берсе минем йөрәгемне телгәләргә, җанымны ашарга кайткан»,—дип уйлый һәм ирексездән: «Теге дөньяга озатасыз бит Нигә мине бу кадәр газаплыйсыз, бәгырькәйләремне телгәлисез»,— дип әйтергә тырыша, әмма аның теле тамак төбенә ябышкан, авызыннан ниндидер бәйләнешсез һәм мәгънәсез авазлар тупламасы гына өзек-өзек булып чыга иде. Мәүләви каеш камчысы барлыгын бөтенләй исеннән чыгарган иде. Алашасы сыртына дилбегәнең артып калган очы белән шапылдатып суга-суга иркенгә. Мүкле елга ягына бара торган басу юлына чыкты Атны алга, карурман кочагына, ялгызлыкка таба ашыктырырга тырышты Унбиш-егерме минут үттеме, юкмы. Мәүләви урман буена барып җитте Колхоз жәйләвенә алып баручы юлдан борылып. Якты Күл ягына таба китте. Биредә инде баягы хуш исләргә исәпсез үләннәрнең, алар арасында өлгергән кура жиләге. кара карлыган, җыелмыйча калган бөрлегән исен дә чамалап була иде. Ләкин, басудагы өлгергән икмәк исен тоймаган кебек, ул аларның сихәтләндерүче. кеше җанына ләззәт һәм сәламәт рух өстәүче көчен бөтенләй тоймыйча барды. Уң яктагы урманга инде төн караңгылыгы иңгән, сул якта, әллә ни еракта да түгел, авыл утлары җемелдәп-җемелдәп күренә, теге яктагы басулардан ындыр табагына кайткан машиналарның утлары бирегә, шомыртлык урманына кадәр килеп җитә һәм искиткеч озын нур көлтәсе белән агач башларын сыйпап-сыйпап ала. төнге урманга серлелек өсти Ул да түгел. Мәүләвинең борынын ярып, әллә нинди начар ис керә башлады, тирә-юньдә баягы хуш исләр булмагандай югалдылар Мәүләви башта аңышмыйча торган иде. аннары исенә төште колхоз басуының иң читендә, ләкин урманга кермичә казылган үләт базлары бар. ул шуларга якынлаша Гадәттә. Мәүләви бу базлар яныннан әллә ни игътибар итмичә, борынын җыебрак булса да узып китә ала иде. Әмма хәзер бу төштән тыныч кына үтә алмады. Уйламаган-көтмәгән җирдән Мәгафурның, аңа кадәр әтисе Рияңның: «Убырут син. Мәүләви, үләт базы тирәсендә үсеп утыра торган, файдасызлыктан интегүче ran- гади шайтан таягы».— дигән сүзләре калыктылар. Элеккеге Мәүләви булса, бу авыр хатирәләрне үзеннән ераграк куарга тырышыр, берәр усал сүз ычкындырыр, фәлән-фәсмәтән дияр иде. Ләкин бүген инде аның күкрәгендә моңа җитәрлек көч тә. дәрман да калмаган, мыскыллап таралып беткән иде Бу минутларда озын-озын усаклар, төз юкәләр, өрәңге һәм карама лар. шомыртлар, хәтта утрау-утрау булып үскән ап-ак каеннар да шомлы караңгылыкка күмелгән, үле тынлыкка чумган кебек иде. Ләкин Мәүләвигә шулай тоела гына, чынлыкта исә борынгы урман үзенең тулы канлы төнге тормышы белән яши. тирәюньгә яфракларын коя. хуш исләрен тарата; янәшәсендәге борынгы авылда яңа уңышны җыеп алу көрәше бара, ындыр табагында яшьләрнең дәртле җырлары яңгырый Анда инде хәзер Мәүләви карт узган тормыш түгел, бөтенләй яңа. үзгә тормыш шаулый һәм киләчәкнең Мәүләвиләрсез көннәре күренеп тора иде Шушыларның дөреслеген раслагандай, күктә көмешсыман ай калкып чыкты һәм авыл өйләренә, колхоз корылмаларына, күк йөзенә таба карап баккан сенаж башняларына. ындыр табагына, тау-тау өелгән ашлык өемнәре тирәсендә җырлый җырлый эшләүче яшьләргә үзенең нурларын сибәргә кереште.

1982—1983 Чаллы — Дубулты