Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАҖЛЫ ШӘМАИЛ

Сүз матди нәрсә түгел, ул турыдан туры кешенең аңына, жанына, күңеленә тәэсир итә. Шул күзлектән караганда. Коръән аятьләре —поэтик иҗат шедевры, художестволы сәнгатьле фикерләү үрнәге, мәгънәсе белән колачлап бетергесез мифлар һәм әкиятләр тупланмасы да ул. Анда борынгы кешенең дөньяны күзаллавы, аның үз-үзен тоту кагыйдәләре, табигатькә һәм мохитка мөнәсәбәте дә гәүдәләнә. Үткән чорның бөек шагыйрьләре Гете һәм Пушкин Коръәннең бөтен галәмне иңләгән колачлылыгы. фәлсәфи тирәнлеге белән юкка гына сок ланмаганнар, күрәсең һәм алар үзләре дә «Коръәнгә охшату» дигән әсәрләрен язып калдырганнар. Бөек рус шагыйренең Коръән таҗы булган «аятел көрси»не укып таң калганы, шуннан чыгып, борынгы кешеләрнең дөньяны күзаллавын аңларга тырышуы, аны үз әсәрләрендә файдаланырга омтылуы мәгълүм. Кешенең рухи камиллеккә, хисләр бөтенлегенә, эстетик гүзәллеккә тарты луы — барысы да сүз сәнгатенең сурәтләү чарасы булган хәрефләрдә җисми чагылышын таба, камил сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Биредә гарәп хәрефләренең үзенчәлеген, асыл мәгънәсен югалтмыйча, бизәк-орнаментка әйләнә алу сәләтен дә күрсәтеп узарга кирәк. «Гарәп хәрефләренең гүзәллеге геометрик алынмаларның, гүзәл инсан (кеше) гәүдәсенең торышларын хәтерләтә», дип яза төрек галиме Исмәгыйль Хакки Балтачы углы үзенең «Төрекләрдә язу сәнгате» дигән китабында (Әнкара. 1958). Сәнгать тарихында хәрефләрне кеше сынының сыгылмалылыгы, кеше йөзенең матурлыгы — каш, ирен, күз — белән чагыштыру яшәп килүе дә билгеле. Матур язу күзне иркәли, гүзәллек үрнәге тудыра. Менә шунлыктан, шәмаил ижат итүчеләр гарәп хәрефләреннән үзләренчә чәчәк-бизәк тудырырга омтыл ганнар да. Ул гына да түгел, билгеле бер тәртиптә урнаштырылган сүз тезмәләре үз чиратында нинди дә булса сурәтне гәүдәләндерә. Әйтик, мәчет манарасы, кошлар, чәчәкләр, нәфис савыт-саба һәм хәтта стильләштерелгән кеше йөзе булуы да мәгълүм. Татар шәмаилләренә табигать күренешләре, архитектура истәлекләре, авыл манзарасы килеп керә, хыялый гөлләр сиздермәстән үзебезнең як табигатенә хас кыр чәчәкләренә, канәфергә, мәк чәчәкләренә әверелә. Ислам дине элементларына халкыбызның мифологиясе, әкиятләр дөньясы ялганып китә, милли мәдәният чаткылары калку күренә. Алар, барыннан да элек, канатлы гыйбарәләр, әйтем һәм мәкальләрдә ачык чагыла. Татарстанның Теләнче Тамак авылы мөгаллиме Ишалиннан алынган шәмаилдә, мәсәлән, Габдулла Тукайның »И туган тел» шигыре урнаштырылган. Республикабыз Сынлы сәнгать музеенда сакланучы «Таҗлы шәмаил«дә алтынланган гөмбәз астында мондый юллар-бизәкләр китерелгән: «Сәламәти инсанн, фи хифзәти лисани», ягъни «Кешенең сәламәтлеге — аның теленең чисталыгында•- Бүген дә без әйтергә тиешле, гаять тирән мәгънәле сүзләр түгелмени болар?! Алдынгы иҗтимагый эстетик тенденцияләрнең тәэсире, дөньяви мәдәният үсеше йогынтысы шәмаилләргә дә тәэсир итми калмый. Сурәтләү чаралары катлаулана, милли күптөслелек өстенлек ала, алар инде тамбурлап һәм укалап чигүне дә, зәркән сәнгатен һәм чәмчәләп күн чигүне дә хәтерләтә. Осталар хәтта шәмаилләрдә үз исемнәрен дә күрсәтә башлыйлар. Мөхәммәтҗан Сәетов, Әхмәт Сәлиев, Гарәфетдин Исхаков исемнәре безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Музейга Казанның Мәрҗани мәчете тапшырган «Таҗлы шәмаил» дә бай бизәкләү рәвеше аеруча калку гәүдәләнә. Халкыбызда борын борыннан киң кулланылган төсле витражны хәтерләтүче бу әсәрдә төсләр һәм бизәкләр уены хәрефләр бизәге белән җанлы кушылып кына калмый, хәтта алгы планга чыга. Өрәңге яфраклары, изге гөл һәм нур чәчеп торучы чәчәкләрнең сурәтләнүе тирән мәгънәгә ия: «модерн» стиленең халык сәнгате ысуллары белән бердәм үрелүен ачык чагылдыра. (Тышлыкта: татар авылларында киң таралган шәмаилләрнең бер төре). Халык гамәли сәнгате әсәрләре буларак, шәмаилләр бай тарихыбызны ча гылдыра, профессиональ сәнгать үсешенә сизелерлек йогынты ясый. И. Зарипов, Р. Килдебәков, Р. Заһидуллин иҗатында без моның ачык чагылышын күрәбез