Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАНСУР ШАҺИМӘРДӘНОВ ХИКӘЯСЕ ТУРЫНДА

Бу хикәяне укын башлагач ук сизеп аласың авторның беренче тапкыр гына каләм тибрәтүе түгел Яхшы ук шомарган, атмы күпме тәҗрибә туплаган кул белән язылган әсәр безнең алда. Темасы белән дә хикәя игътибарны тиз яулап ала Сугышның беренче айларында ук тол калган, инде ничәнче дистә еллар буе күңелләре тулы һич төзәл- мәс-бетмәс моң-хәсрәт эчендә яшәүче фидакарь килен җиңгиләребез (хәзер инде әбиләр) турында хикәя Дөрес, бу темага инде әсәрләр аз язылмалы Ләкин сүз мсңнәр-миллионнар хәсрәте турында бара икән, бу турыдагы монлы җырның да агудан туктар чиге буламыни?* Укый торгач, хикәянең халык күнелендәге тагын бер яраны кузгатканын белеп алабыз Тәслимә карчык инде бетен бара торган авылда берьялгызы яшәп ята икән Аны яшь гомереннән үк мои сагышлы һәм газаплы тол тормышка дучар иткән сәбәп ачык мәңге ләгънәтле сугыш Ә менә Тәслимә карчыкны картлык көнендә авылдаш ларыннан аерып ялгызлыкта калдырган сәбәп нәрсәдә-* Бу сәбәп инде безмен үз арабызда Ул гамьсезлек, мәйсезлек, кеше кадеренең соң чиктә кимеп калуы, бюрократизм. әхлак һәм кешелеклелек кануннарының түбәнәюе Күрәбез, хикәя гаять мөһим һәм актуаль темага язылган Ләкин, мәгълүм булганча, әсәрнең әдәби кыйммәтен ис теманың актуальлеге генә бәһалн алмын Шул мөһим һәм актуаль теманы автор ни дәрәҗәдә сәнгатьле итеп күрсәтә алган да. үз сү ген кичек итеп әйткән? Бу сорауга өзеп кенә җавап бирүе кыен «Менә, нчмасам. язып караган'* дип тел дә шартлатып булмый, яисә: «Әй. билгеле нәрсәләр ич инде батар1» дип кул да селти алмыйсын Шулай да хикәя укучының күңел кылларын әллә ннчек кенә тибрәтеп ала Әйдәгез. аның бнтларенә татын бер кат күз салыйк әле. кайсы төшләрдә тибрәнде икән күңел кылларыбыз? Тәслимәне гомер иткән нигезен ташлап колхоз үзәгенә күчеп килергә өндиләр «Җәннәтне ташлап, кем иңде тәмугка керсен, әкәмәт!» ли карчык Күпләр күңелендәген чагылдырып, нәкъ халыкча әйтә дә бирә Ул зур авыл ерак та түгел елга аръягында Мәктәп исә бөтенләй якын яр буенда ук Балалар шау-шуын, кын гыраулар чынлавын Тәслимә көн саен тынлап, ншетеп тора «И күпер булса* Мин зларны өемә чакырып сыйлар идем Балалар да эшләремне эшләшер иде», - дип хыял лана карчык Ләкин арада күпер юк Күпер юк. әйләнечтән өч чакрым юл «Хәзер инде ерак юлга чыга алмыйм, инкларым үтереп сызлый, ике .шыл арасында күпер салыгыз», дип. карчык инде па йон сонетына гариза юллаган Район советында бу сүзләр ней аегына кызыл белән сызып, кичекмәстән чара күрергә дип. авыл советына җибәргән нар «Чара күрергә» дигән күрсәтмә бирелгән өстән бурыч төшкән Авыл советында «чара күрәләр» Тәслимәне картлар йортына озатырга карар кылалар Рәсми яктан каршанда. аларның бу эше дөрес кебек Әнә шул «дөрес» карар укучыга мәгълүм, кеше гомерен нинди фаҗига белән төгәлли Менә ни өчен бу әсәр укучыны битараф калдырмый Хикәянең, әЛбоТтә. канәгать калмаслык урыннары да бар. дидек Ип берсе н Т.н лнмә карчык язмышын фаҗигагә китергән бюрократизм күренешләрен үзендә конкрет чагылдырган Җаһил Ханиев образы һич тә тиешенчә эшләнеп җитмәгән Аның тискәре обрВЗ Икәнен без беренче очрашуда ук сизенеп, шунда ук күреп алабы< Менә. Тәслимә карчыкны күрүгә, Ханненнен «йөзен кара болыт басты» Менә ул: «Бу карчык хәзер аһ-зарларын түгә, күз ЯШЬЛӘрСН агыза башлаячак», дни уйлап куйды Аның Тәслимәгә беренче сүзе- «Бүген кабул итмим, эш сәгатем чыкты Иртәгә килерсең, апа. иртәгә ишетәсеңме'» Тагын «Картлар йортына җибәрәбез сине, менә документлар җыелган, картлар йортына, вкладынмы?!» һәм «усал итеп елмайды» Менә ул урынына «кукраеп кереп утырды» Мондый ачыктаначык күренеп торган кара буяуларны автор Ханиев образына шактый мул сала Үзеңнең дә күзәткәнең бардыр. Мансур, тормышта бит хәзерге бюрократларны һич п алай беренче күрүдә үк танып ала алмыйсын Аларнын йөзен алан үк «кара болыт» басмый, киресенчә, бик тә мөлаем елмаялар алар, йөрәген.» сары май булып ятардай бнк днрег сүзләр генә сөйлиләр Тагын але кырыкмасакырык төрле битлек киеп алган була алар Ә син укучыга әзер кире образ бнрәсен. шунын белән тормыш һәм әдәби лнрсслекк.1 каршы киләсең Тормыш дөреслеге әдәбиятның иң көчле коралы Моны >1 гына да исеннән чыгара күрмә. Мансур1 Әдәбиятның төп коралы булган сүз турында дә әйтеп кнтмәсәк. бешең но -м һнч тә тулы булмпс «Хнкәнннен теле әйбәт кенә, ләкин » кебек бу уңайдан сш к.> VI VI «К У . М 5 16! бат дана торган мөһер сугарга һич җыенмыйм Әмма, хикәяне укый башлагач ук, «түти нең иманы камил», «илаһи бер мәртәбә», «изге китап сүзләредәй итен», «тормышка мәхәббәт тулы күзләре» кебек тәгъбирләргә очрап, мин сагаеп калдым Кыскасы, сүзләрне һич тә җитәрлек уйлап тормастан файдалану әсәрдә логикасызлыкмы тудыра, образ бөтенлеген җимерә, әнә шул илаһи сүзләрне урынсыз файдаланып, без аларнын олуг мәгънәсен никадәр кадерсезлибез. Хикәядә урынсыз килеп кергән сүзләр генә түгел, озын-озын ялгыш җөмләләр дә бар Сугыш башлануын син « Чәчәкләр гөлләр сулды, җирләр янып көйде, күкләрне төтен басты»,—дип тасвирлыйсын Татарстан җире «чек мондый күренеш тудыруның мәгънәсез икәнлеген раслап тору кирәк микән3 Әлбәттә, мин хикәянең беренче редакциягә тәкъдим ителгән вариантын укып фикер йөртам Хикәя, бәлки, редакция хезмәткәрләре тарафыннан бераз гына үзгәртелер Әмма бу язмам бер синен өчен генә түгел, башка яшь каләмдәшләремә дә файдалы булыр дип уйлап калам Ә менә хикәяңдәге бер образ — сугыш инвалиды Гарәпша образына ныклап тукталасы килә. Баштарак ул үзенең буш вәгъдәләре. «Сул кулымны фриц өтеп алмаган булса, ул күперне күптән саласы кеше идем инде мин».—дип. кызмача баштан күкрәк сугулары белән укучыда әле тискәре хис уята Әмма хикәя ахырына таба аның сизгән- белгән хәлдә Тәслимәне алдап йөрүе өчен вөҗдан газабы кичерүе. «Тәслимәне үзебезгә чакырам Ә хатын? Хатын нәрсә ул. монда әлегә мин баш!» дигән карарга килүе укучы фикерен үзгәртә лә куя Тагын бер уңышлы деталь Тәслимә карчыкның көрт күмгән ишеген көрәп кергәндә * сыңар куллы Гарәпша абзый арлы-бирле йөренеп торудан, атка печән каптырудан башка эшкә ярамады» Әнә бит. үз күзәтүләреңә таянган, уңышлы кулланган детальләр образны никадәр җанландыралар, хикәянең эчке мәгънәсен никадәр арттыралар Гарәпша — гәрчә ул әсәрнең төп герое булмаса да. хикәядә нн укышлы образ Хикәянең «Өч чакрым юл» дигән исеме укышлы димәс идем. Тәслимәнең карт лык көнендәге ачы язмышына, күргәнебезчә, гаделсезлек, кешеләргә игътибарсызлык, кеше кадере булмавы, бюрократизм сәбәпче. Ә бюрократизмның асылы җитәкчелекнең гади хезмәт халкыннан аерылган булуыннан гыйбарәт Хикәядәге вакыйгага якынрак итеп әйтсәк, бюрократизм җитәкчелек белән хезмәт кешесе арасындагы күңел күперен аяусыз җимерә. Шуңа күрә дә хикәяне гади генә итеп «Күпер» дип атау отышлырак булмасмы3 Аннан сон, А Гыйләҗевнен «Мен чакрым юл»ын кабатлауга да охшый төшә хнкәянен бу исеме Әйтергә теләгәнемне А П Чехов сүзләре белән очлап куясым килә «Язарга өйрәнү артыгын сызарга өйрәнү ул», дигән Чехов Әйе. сызудан, бозудан, кабат-кабат язудан курыкмаска, иренмәскә кирәк Яхшы әсәр, гел эзләнсәң, ныклап эзләнсәң генә туа Сер итеп кенә әйтим Мансур, минем дә. менә кырык елдан артык инде, сызарга бозарга һаман да өйрәнеп җитә алганым юк әле Сиңа унышлар телим