Культура тормышы көндәлеге

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА Татарстан Язучылар союзы партия оеш масының 22 мартта узган ачык җыелышы татар әдипләренең шәхси архивларын җыю һәм саклау мәсьәләләренә багышланды. Әдәбият галиме Н. Юзиев доклады буенча фикер алышуларда С. Баттал, Б. Гыйззәт. И. Нуруллин Г. Ахунов. Ә. Рәшитов һ. б. катнашты. Алар бу юнәлештә эшне яхшыртуга юнәлдерелгән байтак тәкъдимнәрен әйттеләр. Җыелышта шулай ук коммунист язучы Рашат Низамиевнын иҗат отчеты тыңланды. Танылган прозаик Г. Ахунов язучының соңгы елларда төрле жанрларда уңышлы эшләвенә югары бәя биреп, иҗат юнәлешенең дөрес юлда булуын ассызыклап күрсәтте Язучылар И Нуруллин. С. Сабиров. М. Шабаев. М. Галиев һ. б. Р. Низамиев әсәрләренә җентекле анализ ясадылар. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 16 мартта тәнкыйть һәм шигърият секцияләренең берләштерелгән утырышында әдәбият галиме Т. Галиуллинның «Иҗат чишмәләре» дигән китабы нигезендә шигърият һәм халык авыз иҗатының үзара багланышы хакында зур сөйләшү булды. Фикер алышуларда әдипләрдән Н. Арсланов, Ә. Баянов. Ф. Мусин, А. Әхмәдуллин. Р. Га тауллнн. Э. Нигъмәтуллнн, Ә. Мәхмүдов, Н. Лаисов. К. Латыйп, Р. Миңнуллин, Ф. Галимуллин, Ә. Сәхапов, X. Әюпов, Р. Бохараев. Ф. Зыятдинова. Ш. Мостафин. И. Ганиева катнашты. ӘДИПНЕ ХӨРМӘТЛӘҮ 27 мартта К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасын да танылган татар совет язучысы Әмирхан Еникига 80 яшь тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә булды. Аны кереш сүз бе лән ТАССР Язучылар союзы идарәсе пред седателе Т Миңнуллин ачты. Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Әмирхан Еникига «Татарстанның ха лык язучысы» дигән мактаулы исем бирелгән иде Татарстан АССР Верховный Сове ты Президиумы Председателе Ш. Ә. Моста ев юбилярга шушы исем бирелү турында Грамотаны һәм мактаулы билгене тапшырды, чын күңелдән котлап, аңа сәламәтлек һәм иҗат уңышлары теләде. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турын да әдәбият белгече Ф. Миңнуллин сөйләде. Юбилярны филология фәннәре докторы Ф. Мусин, Татарстан китап нәшрияты директоры, язучы Р Мөхәммәдиев. Казан уни верситеты проректоры, тарих фәннәре докторы М. Госманов, «Азат хатын» журналы редакторы Р. Туфитулова һ. б. котлады. Кичәнең икенче өлешендә Татарстан сәнгать осталары концерты булды. Юбилей кичәсендә КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Г И. Усманов, ТАССР Министрлар Советы Председателе М. Ш. Шаймиев, партия өлкә комитетының икенче секретаре А. А. Родыгин, партия өлкә комитеты секретаре Р. Р Идиатуллин, ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хә- сәнов катнашты. ПОЛИТИК ШИГЫРЬ КИЧӘСЕ М. Җәлил истәлегенә багышланып үткәрелә торган традицион политик шигърият кичәсе быел 22 февральдә Казан авыл хуҗалыгы институтының яңа бинасында булды. Татарстан Язучылар союзы һәм Татарстан телевидениесе уздырган бу кичәдә М. Җәлил шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Шагыйрьләрдән Р. Гатауллин. Ш. Маннапов. X. Әюпов. Р. Вәлиев. Э Шарифуллина, Ә. Синугыл (Ташкент), Г. Садә. Н Акмалов, Ә. Мәхмүдов, Л. Лерон, Р. Зәйдуллин, Г. Моратов, рус шагыйрьләре Н. Беляев, Р. Кожевникова үзләренең шигырьләрен укыдылар. ШАГЫЙРЬНЕ ИСКӘ АЛУ 17 мартта язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында күренекле шагыйрь Әнвәр Давыдовның тууына 70 ел тулуга багышлап кичә үткәрелде. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы турында Гәрәй Рәхим сөйләде. Р. Файзуллин, К. Латыйп. Роберт Әхмәтҗанов. Р. Мингалим, И. Юзеев. Ә. Давыдов турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, аңа багышланган шигырьләрен укыдылар. Артистлар Р. Сәхәбиев, Р Дәминов һ. б. башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Кичәдә катнашучылар арасында шагыйрьнең хатыны Инна Прокофьевна, якташлары һәм туганнары бар иде. ҖОМГА КИЧӘЛӘРЕ В. И. Ленин Үзәк музееның Казан филиалында «Җомга кичәләре» дип исемләнгән кичәләр циклы оештырыла. Аларда танылган галимнәр, әдәбиятсәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре тамашачылар белән очрашалар. Шундый кичәләрнең беренчесе 20 январь кичемдә шагыйрь Р. Файзуллин иҗатына багышланган иде Сонгы айларда күренекле әдипләр А. Гыйлаҗөв. М. Маһдиев. Р. Харис. И Юзеев. галим һәм язучы М Госманов белән очрашулар әдәбият сөючеләр күңелендә тирән эз калдырган мәдәни бәй рәмнәр булды. ЯҢА ФАКУЛЬТЕТ 23 мартта Казан дәүләт университеты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы булды. Татар филологиясе бүлегенең киләчәктә үсеш мәсьәләсен тикшереп, гыйльми совет 1989 1990 уку елында филология Һәм тарих факультетлары базасында яңа факультет - «Татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультеты» бул дыру турында карар кабул итте. Әлеге фа культетның биш кафедрасы булачак, татар теле, татар әдәбияты; татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы; татар халкы тнрихы; Көнчыгыш телләре кафедралары. ЯРДӘМ ФОНДЫНА 2 мартта Казанның «Юность» культура йортында республикабызның танылган язу чылары, җырчылар һәм биючеләр, театр артистлары, журналистлары катнашында зур әдәби-музыкаль кичә булып узды Ан да җырчылар В. Гыйззәтуллина. 3. Шарифуллина. Г. Сафиуллина. Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Н. Ихсанова, фольклорчы-галим Ф. Әх мптова. шагыйрәләр Ф. Гыйззәтул лина. Э. Шарифуллина, прозаиклар К Тимбико- м. Ф Бәйрәмовн, журналистлар Э Әдия туллина. Ф Низамона. биючеләр. Д. Вәлие ва. Р. Сафиуллина һәм Финляндиядән килеп университетның татар теле һәм эдәбкя ты бүлегендә белем алучы Айнур Ннсамет- дин чыгыш ясадылпр Кичә бергәләп «Туган тел»не җырлау белән тәмамланды. Мондый концертлар башка культура йортларында да дәвам итәчәк. Аларны үткәрүдән кергән акча Әрмәнстянда жир тетрәүдән каза күргәннәргә ярдәм фондына. Казанда Салих Сайдәшевка һәйкәл салуга һәм Татар иҗтимагый үзәге фондына да китәчәк. ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА 16 нче февральдә Әлмәт язучылар оеш магында әдәби ел йомгаклары булып узды. 1988 елда бпсылган әсәрләр турында док ладлар белен Ә. Габиди һәм Ф. Садриев чыктылар Китап булып һәм вакытлы мат бугатта басылып чыккан әсәрләргә җен текле анализ ясадылар. Фикер алышуларда язучылар Җ. Рәхи мов, Р. Мозаффаров, Э. Мөэмннова А. Хә- сәнов. К. Булатова, Ф Галиева М. Мөгый- нова. Р. Вилданова. Н. Әхмәднев катнаштылар, докладларга һәм әсәрләргә карата фикерләрен белдерделәр, әдәби хәрәкәттәге проблемаларга тукталдылар. Җыелышта Әлмәт якларында туган татар галиме һәм әдәбиятчы Риза Фәхретди нев исемендәге премия булдыру турында карар кабул ителде. Бу премия ел саен нефть якларында иң яхшы эшләүче әдәби берләшмәгә биреләчәк. 4 мартта КПСС өлкә комитеты секрета ре Р. Р Идиатуллин. ТАССР культура министры М. М. Таишев. КПСС өлкә комитетының культура секторы мөдире Р. С. На сыйбуллин Әлмәт язучылары шәһәр драма театры артистлары, рәссамнар белән очраштылар. Очрашу вакытында үзгәртеп кору чорында иҗат интеллигенциясенең роле, язучының иҗат активлыгы, республикада гы милли культураларны үстерү турында җанлы әңгәмә барды ЯҢА КОНКУРС ТАССР Культура министрлыгы. ТАССР Кинематографистлар союзы. ТАССР Язу чылар союзы. Вөтенроссия культура фондының Татарстан бүлеге җирле (милли) ма териалда нәфис фильм өчен иң яхшы әдәби сценарийга конкурс игълан итәләр. Конкурска тәкъдим ителә торган сцена рийлар татар халкының тарихын һәм көн күрешен, бүгенге көн проблемаларын чагылдырырга тиеш. Сценарийлар татарча да, русча да кабул итечә. Булачак фильмны татар телендә тө шерү, аннары рус теленә тәрҗемә итү күз дә тотыла. Конкурста җиңүчеләр өчен түбәндәге премияләр билгеләнде: Бер беренче — 2200 сум Бер икенче — 1500 сум. Ике өченче — 800 сум. Сценарийларны тәкъдим итү срогы — 1990 елның 1 мартына кадәр. Материалларны, машинкада 4 данә бас тырып Казан. Кремль. П1 подъезд. ТАССР Культура миниорлыгына (конкурска) җи бәрергә. Белешмәләр өчен телефоннар: 32 53 19. 53-29- 92. ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП Күпьеллык нәтиҗәле әдәби һәм җәмәгать эшчәилеге өчен язучы Нурихан Фәттах, РСФСР Верховный Советы Президиу мының 1989 ел. 18 январь Указы нигезендә. РСФСР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Реклама