Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЫБЫЗ КОМПАСЫ

Туган телебездә күнме китап басыла? Алар табигатьне һәм кеше эшчәнлеген ни дәрәҗәдә чагылдыра? Кемнәр иҗат итә аларны? Бу китаплар кайда басыла? Аерым елларда ничә әсәр дөнья күрә? Аларның күләмнәре, тиражлары нинди7 Кызыксыну чан кеше татар китабына ка гылган әнә шундый сорауларга җавап эзләсә. хәзер аңа рәхәтләнеп ышанычлы белеш мәлек тәкъдим итәргә мөмкин. Ул — Та тарстан дәүләт китап палатасы бастырып чыгарган, түбәндә аталган ике томлы «Та тар китаплары» әдәбият күрсәткече. Бу җыентыкларда 1917 елның ноябреннән 1940 елның ахырына кадәр туган телебездә дөнья күргән күпчелек әсәрләр теркәлгән. Китап палатасы хезмәткәрләре Әнисә Хисамова. Фәрдия Җиһаншина. Раушания Сафиналарга бу белешмәлекне төзү җиңел булмагандыр. Чөнки Татарстан китап па латасы 1926 елда гына оештырылганлык тан. элегрәк чыгарылган әдәбият бер үзәк кә җыеп киленми. 1926 елдан соң да Та тарстаннан читтә нәшер ителгән китаплар Казанга тулысынча тупланып барылмый. Гражданнар сугышы, хуҗалык җимерекле ге дәверендә милли культурабыз хәзинәсен кайгыртучан рәвештә саклау гомумән тор мышка ашырылмый. Китап палатасы 1938 елга кадәр елъязмалар чыгару белән бөтен ләй шөгыльләнми. Менә шунлыктан татар совет китабының тулы исәбен алу һәм аларны тасвирлау озак елларга сузыла. Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни, В. И. Ленин исемендәге СССР һәм респуб ликабыз дәүләт китапханәләре. Бөтенсоюз китап палатасы хәзинәләре, бүтән фондлар, күп кенә библиографик басмалар, елъязма лар. нәшрият планнары күздән кичерелә. Гарәп, латин хәрефләрендәге язулар хәзер ге графикага күчерелә, китап исемнәре русчага да тәрҗемә кылына. «Авторларның, редакторлар, тәрҗемәчеләр һәм төзүчеләр нең исемнәр күрсәткече». «Китап исемнәре күрсәткече». «Китапларның басылу урын нары күрсәткече» төзелә. Китап палатасы ның элекке хезмәткәрләре Ә. Булатов, М. Искәндәрева. галим Ә. Кәримуллин һәм башка белгечләрнең ярдәменә таяну белеш мәлекнең фәнни тогәл һәм камил җыйна луына булышкан Шулай да анда әлеге дәвер китаплары тулысынча кертелгән диеп булмый Төзү челәр искәртүенчә, «сәяси әһәмиятләрен югалтканлыктан». 300 ләп китап читтә кал дырыла «Киң катлау укучыда кызыксыну уята алмаслык әсәрләр» дә. әлегә акланып КИТАПЛАРЫ Вмвлмографив күрсаткгч Ка»а» Ю?» 371 ®"т - Тиражы 1600 Кал*. O'" ®"т Тиражы IWO җитмәгән (Г. Исхакый иҗаты һ. б.). читтә басылган һәм Казанга килеп җитә алмаган хезмәтләр дә монда урын алмый әле. Укучылар истә тотсын —«Шундый басмалар хакында китап палатасына хәбәр итүчеләргә күрсәткечне төзүчеләр алдан ук рәхмәтләрен белдерә»! Ике томлыкта барысы 9601 басма теркәлгән. 1932 дә — 863. 1931 елда - 870 (тиражы 8 млн. чамасы). 1930 да — 684, 1929 да - 625. 1928 дә - 500. 1927 дә 504, 1926 да — 520. 1925 тә — 507 исемдә китап басылган икән Шул исәптән Мәскәү дә — 1109. Уфада — 385. Самарада — 115, Свердловскид.з 93. Оренбургта — 48, Әстерханда — 45, Стәрлетамакта — 33, Бөгел мәдә — 25, Харьковта — 18 исемдә китап дөнья күргән. Татар телендәге басмалар Ба ку. Горький. Новосибирск. Пермь. Пенза. Саранск. Саратов. Сталинград. Ташкент. Томск. Тубыл. Ульяновск. Чиләбе һ. б жир ләрдә дә нәшер ителгән. Библиографик күрсәткеч татар китабы ның темага байлыгын да калку раслый. Нәкъ менә 20— 30 елларда, халкыбызның аң белемен күтәрү өчен, марксизм ленинизм классиклары, күренекле галимнәр, сәнгать эшлеклеләре әсәрләре, фәннең, хуҗалыкның төрле тармакларын яктырткан хезмәт ләр күпләп туган телебезгә тәрҗемә ителә. Алар арасында мәктәп, техникум, югары уку йорты дәреслекләре аеруча күп була. Байрон. Шиллер. Пушкин. Лермонтов. Мольер. Сервантес. Гюго, Толстой. Горький. Золя. Лондон. Гоголь. Тургенев. Чехов. Та гор. Мопассан һ. 6. атаклы язучыларның әсәрләре, әдәби мирасыбыз, үз каләм нялә ребезнең китаплары зур тиражлар белән чыгарыла. Нәшрият базасының киңлеге, кадрларның күплеге укучылар ихтыяҗын вакытында канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Мисалга, немец әдибе Э. М Ремарк ның дөньяны шаулаткан «Көнбатыш фронтта үзгәрешләр юк» романы туган телебездә асыл нөсхәсеннән бер генә ел соң гарып дөнья күрә! • Татар китаплары» ике томлыгы белән Совет дәвере милли китабыбыз дөньясын тасвирлау нигездә тәмамланды. 1941—1945 елларда нәшер ителгән басмаларыбыз «Ки тап елъязмасы»нда (Казан. 1973). аннан соңгылары 1946 елдан бирле чыгып килгән агымдагы «Китап елъязмасы». 1961 елда нигез салынган «Татарстан матбугат елъяз масы»нда теркәлеп килә. Ике томлы «Татар китабы» җыентыгын булдырырга теләүчеләр түбәндәге адреска мөрәҗәгать итә ала 420084, Казаи шәһәре. Бауман урамы. 19. ТАССР китап палатасы