Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮДӘНӘ ГЕНӘ ЕЛЫЙМЫ?

Сыек болытлар, язгы йомшак җил исә башлау белән, таралып, юкка чыкты. Кояш ялтырады. Борынга җылы туфракның хуш исе бәрелде. Шушы мизгелдә әи бер ләззәтләнәсе иде дә. Ләкин юл авыр, баткак. Елга үзәнлеген көч-хәл белән үткән машинабыз, бөтен егәрлеген җыеп, оскә үрмәли башлады. Шофер, мыеклы яшь егет, үзалдына сөйләнә һәм рульне уңга- сулга боргалый текә урыннарда, газга басып, машинаны үкертел-үкертеп ала Безнең белән ерак колхозга барырга чыккан ханым андый чакта уфтанып куя, шомланып ишек тоткасына ябыша. Тау өстенә азапланып мендек. Юл моннан түбәнгә таба китә, калкулыклар арасыннан йөгерә. Аяк асты да бераз кипшергән кебек Ләкин ерак китәргә насыйп булмады: машина туктап калды. — Бензинны ашап бетердек,— диде шофер, гаепле кеше кебек — Көтәргә туры килә Күлдән ерак түгел генә туктаганбыз икән. Калкулыклар арасында югалып калган сулыктан тирәякка өзлексез бакылдаган тавышлар тарала, бу авазлар, ниндидер шау- шуны хәтерләтсәләр дә, язгы һавада дәртле һәм аһәңле булып ишетеләләр иде Беренче булып кысынкы күзле, киң битле, өстенә зәңгәр куртка кигән агроном егет телгә килде. Ул ияге белән күлгә ымлады да: — Көннәр утырыр, бакалар туй башлаган,— диде Бу гади генә әйтелгән хәбәр юлдаш ханымны ифрат кызыксындырды бугай, ул, күзләрен очкынландырып, төпченә башлады: — Баканың туе буламыни? — Әле ничек кенә! Язгы бу тамаша турында сейли-сөйли агроном күңелләребезне тәмам кузгатты Узучы автомашинадан бензин теләнү-юнәтү өчен шоферны юлда калдырдык та өчәүләп күл буена төшеп киттек. Чын басу күле. Тирә-ягында кәсле чирәме дә юк. Су читеннән үк — балчык башлана Андагы ерганакларга караганда, явым-төшем һәм кар сулары шушы күлгә ага Мондагы язгы тормыш бигрәк кызык. Туй күлнең сайрак җирендә, иске камышлар һәм суүсем калдыклары арасында бара Ямь-яшел зурэур бакалар, чирәм өстендә әүмәкләшеп уйнаучы малай-шалай кебек гаҗәеп тамаша оештырган: шаяралар, сикерешәләр, йөзәләр Тавышлары колак пәрдәсен яра берсе «ба-ка-ка» дисә, икенчесе «какак» дип куя. Дистәләгән, йөзләгән бакадан гаҗәеп хор хасил була. Мәгънәсез генә дә бакылдамыйлар бугай, чөнки артларында коры үлән сабакларына беркетелгән кара тимгелле, лайлалы «тастымаллар» кала Алар су өстендә чайкалалар, әмма, үләнгә беркетелгәнгәдер, үз урыннарында калалар Бакылдыклар уылдык чәчә Бу күл — шушы җан ияләренә табигать бүләк иткән бик кулай сулык Машинага яңадан утыргач та сүзебез гел бака туе турында булды. Калган юлны гәпләшеп үткәрдек. Нигә шау-шулы, ыгы-зыгылы җыеннарны бака туе белән чагыштыралар? Нигә күл хуҗаларының үзләренчә ләззәтләнүләрен ямьсез сүз боткасына тиңлиләр’ Башка шундый уйлар тула иде, ченки бу күл күренеше безнең күңелләргә хуш килде Кабат бер елдан, уракка тешәр алдыннан, юл уңаенда күлгә тагын сугылган идек Күл моңаеп калган кебек тоелды Су өстендә ямь-яшел бака шәле чайкала, башка суүсемнәр дә бар Ләкин күлнең тел хуҗалары юк. Ник берсе чупылдасын! Соңрак белдек: мондагы басуларга аммиак суы керткәннәр Яңгыр сулары исә күлгә С аккан, агулаган Бака күлендә тормыш беткән Яңа тормыш кайчан килер? Килерме? Яңарырмы? Апае белән Каратун арасында, олы юл буендагы түгәрәк күлдә дә шундый хәл булган иде бит. Аммиак эретмәсе күлгә эләккән, су өсте үле кәрәкәләр белән тулган иде. Тончыкканнар, харап булганнар Йөрәк әрнерлек хәл иде бу Без кайчак, үзебез дә уйламыйча, табигатькә карата әллә нинди акылсызлыклар эшләп ташлыйбыз, шул ук табигатьнең үзеннән ачы сабак алганчы, кылганнарыбыздан канәгатьләнеп йөргән булабыз Безнең җирне шифаландырган гумуска (уңыш бирүче, файдалы катлам) баеткан тирес-черемәбез бар иде. Аны икенче планга калдырып, минералларга табына башладык. Хәзер химия промышленносте крестьян ихтыяҗын канәгатьләндерергә омтылып, елга утыз миллион тоннага якын минераль ашлама чыгара. Уңыш белән туфрактан никадәр гумус суырабыз. Аны химия белән генә тулыландыра алмыйсың. Белгечләр хәзер үк инде туфракның минераллаша баруы турында сөйлиләр Бу уфтану яки сыкрану түгел, бу — сагаю, кисәтү. Ләкин һаман чалга барабыз»: күп микъдарда сыек ашламалар куллануга ирештек. Ә нинди мал ул, әйтик, аммиак суы? Аммиак суы игенчегә герметик вагон-цистерналарда килә Противогазлар киеп бушаталар. Апае агрохимиклары Каратун тимер юл станциясендә саклагыч төзеп куйдылар: җитмешенче еллар башында ул 350 тонналык иде, хәзер өч мәртәбә артты. Колхоз басуларына да ундүрт мең тонна аммиак суы сыешлы баклар куйдылар. Аны басуга сиптергәндә, элек тургай җырын тыңлап, ләззәтләнеп эшләргә күнеккән тракторчы егет көннәр буе противогаз киеп эшләргә мәҗбүр Ашламаны туфракка шулай кертәләр. Ләкин ул җилдә буланып оча. Җан иясен тончыктыра. Уңыш шулай кыйммәткә төшә. Игенче өчен генә түгел. Табигатьне дә корыта. Тимер юлчылар Апае агрохимиклары- на карата дәүләт арбитражында дәгъва кузгаттылар. Чөнки станция җирендәге саклагыч куркыныч була башлады. Аммиак суы эссе һавада булана, тирә-юньдәге үсемлекләрне, җирне көйдерә Җил белән шактый еракка исүе, төзәлмәслек зарар китерүе мөмкин. Урман тезмәләре белән нәкъ шундый хәл килеп чыккан. Зур мәйданда юл сагында торган бик күп агачны утсыз-ялкынсыз «дөрләткәннәр». Андагы җир дә озак елларга сафтан чыккан. Якын-тирәдә ялгыш кына да кош, хәтта чикерткә тавышы да ишетмисең. Үле җир! Ә андый саклагычлар бихисап. Җавап бирүче генә юк. Аммиак базасының тимер юлның яшел зонасында, торак йортлар, предприятиеләр янәшәсендә кем кушуы белән төзелүен дә төгәл белмиләр Күренеп тора: табигатькә карата битараф яшәргә, җаваплылыктан качарга күнегеп киләбез. Иң беренче әхлакый җаваплылык турында оныта башладык Үзебез противогаз киеп эшлибез, ә башкасын санларга да теләмибез. Шушында тирән бер сулыш алыйк та үткәнебезгә сәяхәт кылыйк. Әйтик, печән һәм урак өстенә бөтен авыл белән ихлас күңелдән әзерләнә идек. Әле аның чүп утау кебек киеренке чагы да бар иде. Игеннәр тишелеп, буйга киткәч, яше-карты кырга чыга, рәткә басып, басу иңләп үтә. Чүп үләннәрне шулай юк иттеләр. Чүп үләннәренә каршы чәчү әйләнешендә дә биологик ысул белән көрәштеләр. Чөнки кешеләр саф күңелле, табигать бөтенлегенә, чисталыгына битараф карамыйлар иде Ә иген арасында вак чебиләре белән йөргән асыл кошларны күрү нинди сөенечле иде. Хәзер башкача. Табигатькә индустриаль цивилизация һөҗүм итә. Басуда чүп утап йөргән элеккеге крестьянны техника һәм химия алыштырды. Шушы куәт белән табигатьне авызлыкламак булабыз, ә ул үз законы белән безгә удар артыннан удар ясап кына тора Менә гыйбрәтле һәм күңелгә борчу сала торган бер документ «Апае районы ветлабораториясе, «Восход» колхозыннан китерелгән сенажны токсикологик тикшерү нәтиҗәсендә, аның килограммында «2,4-Д» калдыгы 0,25 миллиграмм булуын, бу азыкның сөт терлекләренә ашатырга ярамавын хәбәр итә. Ветлаборатория мөдире Ф Гаинетдинов.» Бу хатны район Советы башкарма комитетына җибәрәләр. «Ульянково» колхозыйЙаи тикшерүгә китерелгән кукуруз силосында да агу калдыгы нормадан өч мәртәбә күбрәк булуы 1чыклана. Тагын чаң кагарга туры килә: басудан алынган продуктларда азотлы тозлар күбәйгән. Менә тагын бер документ «Ульянково», «Восход», Киров исемендәге колхозларда сөт һәм сөт продуктларый, Подберезье май заводында майны тикшерү нәтиҗәсендә, сөт һәм сөт продуктларында «2,4-Д» булуы ачыкланды. Карар бирдек Киров исемендәге, «Восход». «Ульянково» колхозларыннан Подберезье май заводына сөт кабул итүне туктатырга. Баш санитар врач М Гыйниятуллии» Токсикологик лаборатория безнең акылсызлыкка менә нинди хөкем чыгарган Ярый әле сизгерлек күрсәткәннәр, юкса, агулы ризыкларны кулланып, кеше сәламәтлеген куркыныч астына куяр идең! Шундый хәлгә җиттек — яшелчә һәм бәрәңге, бөртекле фураж һәм түтәлдән, басудан жыеп алынган башка ризыкларны да куллану алдыннан тикшерергә мәҗбүрбез. Үзебезгә ышаныч бетте моннан да аянычрак хәл була аламы? Агулы матдәләр терлек азыгына һәм ашамлыкларга ничек эләгә? Чүп үләннәрне, бил бөкмичә генә, химик юл белән «утыйбыз»! Чөнки кеше береннән-бере хәтәр, береннән-бере кыйммәт гербицидка ия булды һәм шуны уңга-сулга чәчә Үзен алдау, тынычландыру өчендер, исемен дә латиннан алган гербицид Безнеңчә — «үлән үтергеч». Агуны сиптерү өчен машиналар кулланабыз, самолетлар чакыртабыз. Калачка дигән бодай, сөт-майга дигән кукуруз кырлары өстендә агу бураны уйный Чүп үлән, шул ук билчән — бөгелеп төшә, ләкин урып-җыйганда, комбайнга эләгә, салам һәм силос белән фермага кайта. Терлек азыгындагы агу калдыгы шулай ашамлыкка күчә Бервакыт «Правда» колхозында булган хәл күңелне әрнеткән иде Бу колхозның бодай басуында билчән күтәрелә. Белгечләр Казаннан, авыл хуҗалыгы үсемлекләрен кимик саклау станциясеннән самолет чакыралар Р А Зарипов командалыгында экипаж килә. Самолет, гербицид төяп, һавага күтәрелә, басу өстенә сиптерә Билчән исә һаман үсә икән, чөнки агулы химикатны җил башка якка очырган. Ул зур хезмәт һәм чыгымнар куеп үстерелгән сиксән гектар шикәр чөгендерен юк иткән. Соңрак булса да, ул җиргә кабат чөгендер чәчеп карыйлар — тишелми «Чөгендерне боз сукты» дип акт төзү белән чикләнәләр. Агу төягән очкычлар кайчак авыллар, сулыклар, урман һәм әрәмәлекләр өстеннән дә үтә, җирдә агуланган күлләр, көйгән-янган агачлар кала, хәтта бәрәңге бакчалары көеп чыга. Авыл хуҗалыгы химиясе флора һәм фаунага никадәр зыян сала? Хәзер нолхоз- совхоэларда агухимикатлардан файдалану өчен махсус техника парклары барлыкка килде. Аларга саклану чараларыннан башка якынлаша алмыйсың Әмма басуларның да һәр карышында җанлы тормыш булуын берәү дә башына китерми Басу кошлары оя тибә, бала чыгарып үстермәк була. Без исә аларның үзләрен дә, балаларын да ризыкларын да агу белән коендырабыз Аннары гаҗәпләнеп йөрибез кая китте җырчы тургайлар, сөйкемле бытбылдыклар, кыр тавыклары? Ләкин беребез дә агулы химикатларга тотынганчы, табигать календарен искә төшерми, картограммада басуның кошлары, җәнлекләре күп яшәгән урыннарны билгеләми Бу сүзләрне югары белемле агрономнарга җиткерергә телим Басуга тиктомалга агу сиптергән агроном мактаулы эшенә хилафлык кыла Басуда бер бүдәнә генә елыймы? Җиргә күз салсаң, үлән сабакларын игътибар белән күзәтсәң, мыжгылдап торган бөҗәкләрне күрәсең Анда без санга сукмаган тормыш бара Галимнәр, гадәттә, бөҗәкләрне төркемнәргә бүлгәндә яртысын битараф саныйлар, калган өлешен төп-төгәл итеп файдалы һәм зарарлылар исәбенә кертәләр Балаларның бармак очына кундырып: «Яңгыр булса — оч-оч!» дип иркәләгән кызыл калканлы камкасын гына алыйк! Басуны, һавадагы торымтай кебек үк, корткычлардан саклый бит ул Без исә камка кебек бик файдалы бөҗәкләрне дә метафос. карбофос, хлорофос һәм башка зарарлы зәһәр химикатлар белән агулыйбыз Соңгы елларда туфракны көздән үк гербицидлар белән эшкәртү гадәткә керде Бу—зарарлы бөҗәкләргә һәм ашлыклардагы авыруларга каршы эшләнә Ләкин шул ук җирдә файдалы бөҗәкләр дә кышлый ич! Җир сөрүче һәм туфракны кислород белән баетучы суалчанны кая куярсың? Тегеләре аяк сузганда, болары елмаеп торырга тиешме? Бөҗәкләрне тоташы белән кырыл салгач, туфракны кем тазартыр, кем баетыр' Якын күршебез Чувашиядә игътибарга лаек тәҗрибә бар «Ленинская искра» колхозында агулы химикатлар кулланудан баш тартканнар Үсемлекләрне саклауда бары тик биологик чаралар кулланалар Чүп үләннәренә каршы чәчү әйләнешендә көрәшәләр Үсемлек корткычларына каршы игенчеләргә файдалы бөҗәкләр һәм кошлар булыша Төклетуралар өчен йөзләрчә оя корганнар Чокырлар үзенчәлекле табигыи «заповед- иикка» әверелгән, аның ярларын агач утыртыл ныгытканнар көтү йөртү тыелган Кыргый утырта кортлары үрчетүгә һәм культуралы үсемлекләр серкәләндерүгә күп әһәмият бирелә. Колхозда киен кошлар аерым саклауда юра Аларга оялар ясау, җимлекләр кую, кыр тавыгы һәм бүдәнәләр өчен тын урыннар җиһазлау гадәткә кергән Минераль ашламаларны исә төгәл норма белән махсус картограмма буенча кертәләр Хуҗалыкта үсемлекләрне биологик саклауны оештыру өчен энтомолог штаты булдырылган Бу чаралар зур уңыш алырга мөмкинлек биргәннәр Апаста ниләр эшләп була соң? Үсемлекләрне саклау станциясе инспекторы агроном Тәлгать Фәсхетдинов белән сөйләшкәндә, шушы мәсьәләгә ачыклык кертергә тырыштым Монда да корткыч бөҗәкләргә каршы биологик юл белән көрәшү мөмкинлеге бар икән ич! Кулланып та караганнар Гадәттә борчак чәчүлекләрен метафос дигән агу белән коендыралар иде. Берсендә энтомалофаглар, ягъни корткыч бөҗәк ашаучы бөҗәкләр, кулланып караганнар 1800 гектарга трихограмма дигән вак чебен җибәрелгән Шул элпе канатлы бөҗәкләр үсемлекләрне корткычлардан бик тиз арындырган. Гербицид кулланылмаган борчак һәм люцерна җирендә камка кебек файдалы бөҗәкләр үрчеп киткән Кайбер басуларда биологик препаратлар — тере бактерияләр кулланылган Авыл кешесенең теңкәсенә тигән Колорадо коңгызына каршы да битоксибацилин дигән шундый препарат биргәннәр. Мактап бетерә алмыйлар. Чүп үләннәренә каршы да биологик юл белән көрәшә алабыз ич Галим агроном әйтер: «Билчәнгә каршы иң йогынтылы корал — сабан»,— дияр Ә аңар бүген кытлык юк, чөнки промышленность авыл хуҗалыгына ел саен диярлек ике йөз меңнән күбрәк трактор сабаны бирә Ал. тәмен белеп куллан, файдасын тиз тоярсың! Чәчү әйләнешебез дә бар. Шөкер, соңгы елларда чиста пар җирләре дә булдырдык кебек. Иген культураларының чиратлашуын да төгәлрәк тәэмин итәргә тырышабыз. Барысына тирәнрәк игътибар итәсе иде дә бит, юк, чәчү әйләнеше төгәл сакланмый, өстәмә-өстәмә дип, чиста парның да бер өлешен азык культуралары белән биләп куябыз. Технология, җирдән файдалану тәртибе бозыла, басуларны тагын чүп баса. Тагын химиягә ябышабыз. Химик продуктларны, бигрәк тә агулы химикатларны еш һәм күп куллану яки файдалану принципларын бозу аяныч хәлләргә китерә. Ел саен районда агуланган әллә ничә кешене больницага салалар Апае районында 138 мең гектар сөрү җире исәпләнә. Туксан мең гектарында агулы химикатлар куллану планлаштырыла. Шуннан чыгып гербицидлар кайтарыла: елга 415 тонна— бер районга шушы кадәр агу! Салам, силос аша сөткә-майга күчкән теге -2,4-Д» гербициды —кырык тонна! Монда экологии тәрбия турында нинди сүз булырга мөмкин’! Мәсьәләнең тагын да куркынычрак ягы бар әле. Колхозга кайтарылган гербицидларның бер өлеше, «һава шартлары начар булды-, дип, файдаланылмыйча кала. Ун-унбиш мең гектар җир эшкәртелми Монысына сөенер генә идең, әмма файдаланылмаган агуны кая куярга? Бер Апае районында гына да утыз тоннага якын агу «янга калган». Бер арба тирес кенә түгел, елга ярына чыгарып түгә алмыйсың Тирән коелар казу, агу- химикатларны шунда тутырып дөмектерү турында сүз бара Башка төбәкләрдә дә шундый план яши Күңел тыныч түгел. Җир җиде катлы диләр Аның су юллары бар Гербицид шул юлга сарыкса, көннәрдән беркөнне агулы чишмәләр барлыкка килсә? Җир астына агу яшереп, хилафлык эшлибез түгелме? Бер елны миңа Мамадыш районында мелиорация эшләренең торышы белән танышырга туры килде. Инеш тамагында, уйсулыкта гасырлар буе ялтырап яткан, җикән камышлы һәм балыклы күлне ералар иде. Фәрман бирелгән, тикшеренергә һәм каршы сүз катарга ярамый: әйтелгән — эшлә! Ләкин унике гектарлы күлнең ни зарары бар’ Фәрман бары бик сазлыкларны киптерү хәрәкәтенә кушылу теләгеннән чыгып кына бирелгән. Ул елларда мелиорация, җир яңарту дип тәкәрлек һәм челәннәрнең туган сазлыкларына аждаһадай машиналар белән килдек, сайрар кошлар оя типкән, бала үстергән һәм шунда яшәп иген кырларын саклаган әрәмәлекләрен кырып ташладык. Торфлы сазлыкларны актаргач, чишмәләр югалды. Эшебез гамәлгә ашмады, ә туган як табигате зур зыян күрде. Шундый башбаштаклыкларга карап, ихтыярсыздан уйланып каласың интенсив файдаланып, күпмедер отарсың, әмма ахыры кызганыч булыр Чөнки табигатьтә экологии диверсия акланмый. Алкын сулы Иделебезгә генә күз салыйк! Каскадлы электростанцияләр аның алкын- лыгын бетерде. Тәтештә Идел тормышын күзәтүче оешма бар. аны «күл станциясе» дип атыйлар Шуның мәгълүматларына караганда, елга елдан-ел ярлылана бара. Куйбышев сусаклагычы барлыкка килгәнче, бу тирәдән елга 23.6 мең центнер балык тотканнар. Сусаклагыч башта балыкны биш мәртәбә күбрәк биргән, аның продуктлылыгына шаккатканнар. Ләкин озакка түгел, елга тормышы бозылган, балык кимергә тотынган. Хәзер балыкчылар күбрәк суүсем сосалар. «Күлв авырый, балык интегә. Бервакыт Идел балыкчылары Кайбыч балык хуҗалыгына зур гозер белән килгәннәр ■•Чуртан маймычлары чыгарыл бирегез әле».—диләр. Тагын аяныч хәл Иделдә санитар чуртаннар кимегән, авыру балыклар күбәйгән, балыкчылыкка һәлакәт яный башлаган. Балыкта гынамы соң хикмәт?! Идел буе урманнарын, бай печәнлекләрен, җиләкле әрәмәлекләрен сагынып сөйлиләр. «Сельская молодежь» (№ 1, 1983) Кама Тамагы районындагы «Кама» колхозының, зур су килгәнче, Идел үзәнендә, андагы утрауларда мең гектарга кадәр бай печәнлекләре булуын тасвирлый. Иркен яшәгәннәр Илгә дә биргәннәр Байлык су төбендә калган. Хәзер колхоз сугару системасы булдырган Елга суын коры җиргә куалый, азмы-күпме печән үстерә. Идел буендагы бөтен хуҗалыклар да шундый хәлдә калды Нинди зур байлыкны суга салдык! Иделдә генә түгел. Зөя елгасы буендагы колхозлар да печәнне күп әзерлиләр иде. Чиың бассейнындагы Вола. Гөбнә елгалары буйларында билдән печән тора иде Хәзер ок Сугарыл маташабыз.— файдасы аз. Нишлисең* Үткәнгә—салават* Ваи елгалар киптеләр, корыдылар Чөнки авылның матур традицияләрен югалттык 1)унда үскәнгәдер миңа Чирмешән якын. Ул ярларыннан салкын чишмәләр бәреп орган, саф сулы, балыклы гаҗәеп матур елга иде. Суы мөлдерәп торды, ярларында «ылбыллар сайраган куе таллык иде Югалттык Ярлары ишелгән, чүпләнгән Атлар «өздергән тобаларда үрдәк чумарлык су юк Чишмәләре кибә Мин Чирмешән елгасы турында сөйлим Ә бүген кайсы елгага элеккечә сокланып 'врыи алабыз? Барысы да бер үк аяныч хәлдә Элек авыл янындагы елгага ләксән тартып, убай сугып, тегермән буасы буалар хәтта исемсез инешләрдә дә чыбыктан табан түши- «»р буа корылмасы күтәрәләр иде Чирмешәндә унбишкә якын су тегермәне корыла, «аиберләре дүрт ташлы була иде Авыл халкының буа үзәген өзәргә җыенып йөрүләре аять зур вакыйга санала иде. Элек мәшһүр Зөядә дә тегермән буасы корганнар. Зөя ;уы бер тегермәндә һәм берьюлы егермегә якын ташны әйләндергән һәм базар оны тиргән Мөлдерәп торган буалар җир асты суларын күтәргән, чалуларны, яшелчә түтәл- тврен баеткан Чишмәләрнең көр сулавы да шуннан. Шушы бизәкне, шушы байлыкны өмәм югалтабыз бит Кайтарасы, он өчен булмаса — суы өчен ran гади генә буалар туасы иде! Хәер, бу иренүдән яки юньсезлектән түгелдер Замана кеше кулына йөзләгән ат «өчле машина бирде, меңьяшәр игенчегә мелиоратор дигән исем такты Җирне актара, *рны ишә, туфрактан кичү сала, балчыктан буа бөя Яр буена куәтле насос урнаштырып, орбалар сузып, су кудыра Монысын сугару дип атыйбыз Яңгырдан соң буасы ерылса |в, аптырап, кәефсезләнеп калмый, тагын ярны иштерә, матурлыкны талый Әле аның «лайлы дигән «изге» эше бар, аны үтәү өчен кыш көне кар өстенә известен кайчак минетал ашламасын сибеп йөри Планын үги, эш хакы һәм бүләк ала «Башбаштаклык!» — «ип әйтмибез, мактыйбыз. Ә андый мелиораторның никадәр зарар салуы уебызга да 1ИЛМИ. Әстерхан якларында булганда, миңа Идел тамагы белән танышырга мөмкинлек «ирделәр Иделнең сурәтен ботак-чатаклы, куе ябалдашлы пәһлеван агач итеп күрәсең 1дел диңгезгә шулай тармакланып кушыла. Анда — кошлар дөньясы Шушы урында 1винн декреты белән Октябрьдән соң тыюлык оештырылган Анда бик күп илләрдән 1ИЛГӘН галимнәр фәнни эш алып баралар Тыюлыкның мәйданы, төзегәндә, егерме биш »ең гектар исәпләнгән, хәзер илле мең гектардан арта Нәрсә исәбенә дип уйлыйсыз? ■лганың «ботакларын, ябалдашын» күз алдына китерегез Гади чишмәдән туган Иделгә «тынлыклары ун чакрымнан да ким булмаган 151 мең елгачык Һәм инеш суын бирә, '600 елга турындантуры кушыла Андагы балчык буалар, кар өстенә сибелгән химик «родуктлар, ташкынлы су белән китәләр дә Идел тамагына дуен булып утыралар, тал «вм камыш белән ныгыйлар Суднолар йөртү өчен канал казып-чистартып торырга туры илә Менә нинди мәшәкатьләр тудырабыз. Хәзер галимнәр Идел тамагындагы дуенны ашлама урынына файдаланырга тәкъдим «тә Дуенның минераль һәм органик матдәләргә баи булуы ачыкланган Шикәр җитеш ергәндә дефекат кала, ул игенчегә тәкъдим ителә Җир ашлауда файдаланалар Безнең 1вһлеван Иделебез дә. диңгезгә чыкканда, мелиораторның «юньсезлек дефекатын» та- тагына утыртып калдыра икән ич! Елгаларны кемнәр генә пычратмый! Нефть якларында нефтьчеләрдән зарланалар 1дол арты районнарында да елгаларга тынычлык юк Бола күп сулы һәм балыклы елга ардан санала иде Тегермән ташын әйләндергеч буа да кормыйлар Аны крахмал эаво- ,ымнан чыккан пычран сулар агулады, балык качты Иделнең эре кушылдыкларыннан саналган матур һәм үзенчәлекле Зөя елгасын да афган чыгарабыз Ел саен балыгы һәлак була. Төрледән-төрле комиссияләр килеп шау шу үтәрөп иөриләр Файдасы юк Барысы да — алдан күрә белмәү бәласе Нигә дип пред рнятиеләрне елгага терәп салалар? Зөя буенда да шикәр һәм чүпрә заводлары башка редприягиеләр утыра. Дөрес, фильтрлаучы корылмалары бар Буа шикәр заводының «ильтр кырлары Зөя уйсулыгына урнашкан Чистартылган суны Зөягә агыза алалар Туны онытмыйк: Идел арты районнары шикәр чөгендерен елдан-ел күбрәк җитештерә- өр Эшкәртү дә арга, фильтр кырлары киңәйтелми Зөя буенда урнашкан Чынлы шикәр вводында да шундый хәл Бу заводлар пычрак суларын турыдан-туры Зеягә агызмас дип вм ышандырыр? Ә безнең Зөя суыдай табигать һәйкәлләре саф килеш сакланырга тиеш! Кабул итү бүлмәсенең ишеге ачык иде Кайбыч лесхозы директоры Илгиз Хафаэов елан эчкә үттек Министр белән кызыклы, шул ук вакытта борчулы әң«әмә башланды еспублнканың урман хуҗалыгы министры Әбүзәр Гвянович Гаяновны яшел дәрьябызның иләчәге хәвефләндерә, урман үстерү һәм аның баилыкларыннан файдаланудагы җи- тешсезлекләр сыкрата икән. Чыннан да. табигатьнең иң матур бизәге, байлыгы саналган яшел дәрьяны ни хәлгә куйдык? Министрның дәгъвасы белән килешмичә булдыра алмыйсың Кеше урманга карата рәхимсез һөҗүм башлады. Бу хәл исә урманчылыкта өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгарды Миңа Кайбыч урманнары күптән таныш Мондагы имәнлекләр теләсә нинди гарасатка каршы торырлык итеп үскәннәр иде. Аларны да кеше «иҗат иткән», план дип аталган гарасатка буйсындырдылар, урман сирәгәя бара. Ә киләчәге нинди? Хәзер монда яшь имәннәрне ялгап тимер челтәр белән киртәләнгән диләнкеләрдә үстерәләр. Туйраларны поши һәм кабан дуңгызы харап итә. Гомер булмаган бу хайваннарны Тау ягы урманнарына китереп үрчеттеләр Урманчы фикере белән санашып тормадылар. Хәзер бәласеннән интегәбез яшь агачларны зарарлыйлар, түтәлдәге имән үсентеләренең орлыгын актарып алалар, кырмыска оясын туздыралар. Әле анысы гына җитмәсә, урманга ферма көтүен кертеп, яшел дәрьяны такыр басуга әйләндерәләр. Урманга көтү кертү өчен вәхши булырга кирәк. Мәгълүм ки, урман өч катлы булып үсә түбәндә зелпе, каракош, гөлҗимеш, бүре юкәсе кебек куаклар, кычыткан, аю табаны, сәрдә кебек озын сабаклы үсемлекләр, башка үләннәр үсә. Урманны уникаль сусаклагыч дип бәяләгәндә, шушы беренче катны истә тоталар Мүк үзе генә ни тора) Яңгырда аның һәр килограммы дүрт литрга якын су «җыеп» кала. Шул дым икенче катка кадәр үскән шомырт һәм миләшләргә, аннан да биегрәккә — өченче каттагы имән, юкә һәм усакка бирелә. Җитәрлек дым алмаган агач очыннан корый башлый һәм һәлак була. Ә без табигатьнең шушы законын аңларга, белергә теләмибез. Көтүдән таптату урман өчен коточкыч бәла санала. Үләне корый, мүк кибә, дым юкка чыга Агачлар җәй уртасында ук саргая башлый. Көтү артыннан урманга да мелиоратор кертергәме? Беренче кат — агач тамыр җибәрә торган җир Орлыклар да шунда коела, шыта. Ә үзе чәчеп иң яхшы орлыклардан үскән урманны таза һәм көр була диләр. Агачлар арасында утлап йөргән меңләгән баш сыер урманга табигыи рәвештә күтәрелергә ирек бирми. Урман белгечләре бәхәсләшеп тә карыйлар, хәтта кайчак халык суды аша дәгъва белдерәләр. Җирле властьнең акылсыз фәрманын кире кагучы юк. Бервакыт Тәтештә күптәнге дустымны очраттым. Мондагы урман хуҗалыгында эшли. Яраткан хезмәтен калдырып китәргә җыенган Нигә? Сәбәбен ачык итеп аңлатты — Идел буе урманнарында герлек көтү катгый тыела,— диде ул.—Райбашкарма җитәкчеләре шуны аңларга теләмиләр, язга чыгу белән, терлекләрне урманга куып кертергә боералар. Елга сагында торган уникаль урманнар харап була. Кем җавап бирер? Юк. гомеренең иң әүкатле чагын урман үстерү һәм саклауга биргән кешенең куркаклыгы түгел, бюрократ җитәкчеләрнең кыланышына бойкоты бу аның Идел суы күтәрелгәч, яр буйларында хәтәр шуышмалар барлыкка килде. Киң елгага «аяк салындырып» утырган Кама Тамагы эшчеләр поселогының яңа асфальт җәйгән бер урамы Иделгә убылып төште Могҗиза белән генә исән калган өйләрне ашыгыч рәвештә күчерергә туры килде Тәтеш шәһәренең гөрләп торган бер урамы елгага шуыша башлады. Күченү чараларын күрделәр. Урамнар гына түгел, таулар, басулар шуыша. Табигать ваемсызлыктан үч ала. һәркем үз урынында хуҗа булсын. Урманны урманчыга бирик, бөтенлеге турында ул кайгыртсын! Ә властьтан белер-белмәс файдаланучы һәм табигатькә карата вәхшилек кылучы җитәкчеләргә зур дәгъва белдерергә кирәк иде1 Колхоз һәм совхозлар йөзләрчә гектарда терлек азыгы игәләр Көзен мактанышалар берсе, имеш, ике еллык силос әзерләгән, икенчесе сенаж һәм печән белән бөтен каралтыны тутырган, саламын тоз- лап-сулап базга салган Әүвәл шапырыналар ә февраль-мартта терлекләргә азык җитми башлый. Нәкъ менә шундыйлар, кар киткәч үк. көтүне урманга куалап кертә. Урман тирәннән өйрәнүне таләп итә Аланнары, печәнлекләре бар аның. Тик урман печәне, басудагы белән чагыштырганда, бер айга соңрак өлгерә. Ләкин җирле власть фәрманы белән, яфрак һәм үлән әзерләргә килгән кешеләр, урманны вакытсыз кыркып ташлыйлар Җәйгә кергәч үк яшеллек дөньясын талау башлана. Урманга һәм аның байлыкларына бернинди кагылышы булмаган оешмалар, һичнинди нигезсез, терлек азыгы әзерләргә боерык бирәләр һәм балта-пычкылы бригадаларны урманга кертеп җибәрәләр. Соңгы елларда бу бик зарарлы күренеш тәмам гадәткә әйләнде Урман ботарларга шәһәрдәгеләрне ярдәмгә җибәрәләр Фермага бу «яу» ташыган агач ботаклары һич тә ярдәм итми. Бу һәркемгә билгеле, ләкин туры сүзне әйтүче генә юк. Ә урманчыларга. «Шыпырт, урман.— дәүләтнеке!»—дип кенә җибәрәләр Маи, июнь айларында Идел өсте тынып кала, балыкчы көймәләре җомда кызына», һәвәскәр балыкчылар кармакларын, күрсәтелгән урында, ярдан гына салалар. Балык уылдык чәчкәндә, Иделнең тынычлыгы шулай саклана башлады. Моңа күнегеп киләбез. Бу тәртип закон белән, балыкчының намусы белән ныгытыла. Урманның хәлен аңлаучы гына юк. Кошлар да бит май һәм июньдә бала чыгаралар, яшел дәрьяның кадерле санитарларын үстерәләр. Ләкин алар нинди аяныч хәлдә: нәкъ шушы вакытта диләнкеләрдә ■ихисап бензопычкылар жуылдый, автомашиналар, тракторлар үкерә Утын кисәләр, гтыи ташыйлар1 Кая монда бичара кошка оя тибәргә'! Сыеныр урын таба алмый Кайдан гилеп керде мондый гадәт? Элек язгы-җәиге чорда урман авызы ябык була торган иде ?тыи әзерләү һәм ташу белән көзге-кышкы якта гына шөгыльләнделәр. Нигә урманны да 1делне саклаган кебек вакытлыча япмаска'! Бервакыт урманчының чылбырлы трактор юлына аркылы төшүен күрдем Трактор- 1ыиы шелтәләп үк ташлады «Күзең чыкканмыни, туйраларны изәсең бит!»— ди Дәрес титәрли, җәйге урманга килеп кергән трактор астында никадәр үсенте, шытып та өлгермәгән орлык изелә?! Алар бит урманның киләчәге! 1982 елда «Неделя» (№ 18) болай язды. «Гадәттә Мәскәү янында шәһәр тирәсенә |ыгучыларның саны бер көндә ике-ике ярым миллион була Өч миллионга кадәр дә цитә! Рәсми мәгълүматларга караганда, кайбер урыннарда урман-парк зонасының бер ектарында бер көндә җиде йөзгә якын кеше йөри' һәм һәркем өенә чәчәк бәйләме шып кайтырга һәм вазага куярга тели . Чәчәк кенәме соң?! Матбугат тагын мондый мәгълүматлар бирә илебезнең Европа өлешендә шәһәрдә яшәүче һәр кеше елга уртача 'иәч мәртәбә урманга чыга, шул чакта дүрт мәртәбә учак яга. бер мәртәбә чатыр кора. Ленинград урман хуҗалыгы идарәсе ял итүчеләрнең бер атна эчендә генә дә ягулык >әм чатыр кору өчен якынча бер кубометр агач тотуын ачыклаган Ә Мәскәү универси- еты студентлары бервакыт Клязьма сусаклагычы тирәсендә унике мең учак санаганнар! ■езнең Татарстанда да көне җиттеме, урман аланнары да шәхси һәм дәүләт машиналары, ip6a таккан тракторлар белән тула Табигатьне «үлеп яратучылар» урманнарга төзәлмәс ipa сала Утызынчы елларда, мәсәлән, урманнарда иркенләп йөри алмый идең «Шәхси трансюрт» — кул арбасы белән коры-сары җыярга барсаң гына да. җәзасын шунда ук татый- ың — арба көпчәкләрен турап ташлыйлар иде Бала-чаганы җиләклектән кудылар Чик- әвек җыю өчен махсус билет кирәк иде Кеше урманга кызыгып карау белән канәгатьләнде Ә хәзер урман — безнеке, хокук закон белән ныгытылган «РСФСР урман кодек- ы»ның 87 иче статьясында -‘Гражданнар урманнарда ирекле йөрергә, кыргый җимешләре, чикләвек, гөмбә, җиләк һ. 6 җыярга хаклы».— диелгән Ләкин бу — агачлар илендә з белдегең белән теләсә нәрсә эшләргә ярый дигән сүз түгел. Урман сакчылыгының үэ агыйдәсе, халыкка хезмәт күрсәтү тәртибе бар. Әлеге кодекста «Гражданнар урманнарга янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәргә, агачларны Һәм куакларны сындырмаска һәм исмәскә, урман культураларына зарар китермәскә, кырмыска ояларын, кош ояларын уздырмаска тиешләр-,— дигән сүзләр дә бар Урманда йөрергә ирек алгач, бу кагый Әлврне санга сугабызмы соң? Юк шул. Аның яшәешенә, җәнлекләр һәм кошлар дөньяына зур зарар санына Соңгы елларда республикабыз урманчылары гражданнар теләген скә алып, ял итү өчен махсус урыннар булдыра башлады Игелекле кешеләр кора, кем әрдер шуны ватьт-җимереп нитә Андый кеше, браконьер урманда меңләгән баш тер ек куалап йөрүче, җәнлек өннәрен, кош һәм кырмыска оясын туздыручы кебек үк абигатькә зур зарар кигерә Урманга якын дус, яхшь мөнәсәбәт һәм булышучы кирәк Министрдан башлап гади л итүчегә кадәр бу хакыйкатьне аңларга тиеш Без әле. кызганычка каршы мондый дә- әҗәгә җитмәгәнбез Бездә җир. су. урман кодекслары кабул ителгән. Анда иң алга халык ихтыяры куелан. Экологик кризисны кисәтердәй яңадан-яңа карарлар да кабул ителә >Кирле Совет ессиялөрендә, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте һәм аның урыннардагы оешма- арында җитди мәсьәләләр күтәргәләп торалар, махсус комиссияләр дә төзелә Соңгы акытларда шау-шулы ыгы-зыгылы әңгәмәләр тагын да күбәйде Бака туен хәтерләтә >мма табигатькә чын-чынлап ярдәм кулын сузучы, аңа зарар китерүчеләргә каршы актив өряш оештыручы әлегә юк