Татар халык музыка уен кораллары

Соңгы елларда халкыбызның традицион музыка уен кораллары белән кызыксыну шактый артты. Матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр, редакцияләргә килгән хатлар да шул хакта сөйли. Әлеге юнәлештә эзләнүче талантлы галимнәребез үсеп җитте (Мәхмүт Нигъмәтҗанов. Рэгъде Халитов. Шамил Монасыйпов. Валерий Яковлев һ. б.). Сәхнәләрдә һәм телевизор экраннарында сорнай, думбра, гөслә, тел курае, җэя-кубыз кебек сирәк очрый торган милли музыка уен коралларының күренә башлавы да аеруча сөендерә. Республикабызның төрле төбәкләрендә бүгенге көндә дә шундый уен коралларын ясаучы осталарыбыз бар. Мәсәлән. Чүпрәле районында Хәйрулла Сөләйманов. Тәтеш районында бертуган Антоновлар. Алабуга шәһәрендә Илдус Салихов. Арчада Ринат Алмаев. Әгерҗедә Григорий Волков. Казанда Ифрат Хисамов. Салих Шайдуллин. Хәйдәр Искандаров. Геннадий Макаров һ. б. шундыйлардан. Түбәндәге язмада музыка уен коралларының эшләнеше, сызымнары шушы осталарның өйрәнүләре һәм язма истәлекләре буенча бирелә. Киләчәктә дә бу юнәлештә эзләнүләр дәвам итәр дип ышанабыз, чөнки әле халык музыка уен коралларының бик азы гына өйрәнелде. Бу яңа рубрикадагы язмалар милли уен коралларын үзлегеңнән ясау, аларда уйнарга өйрәнү максатыннан тәкъдим ителә. ДУМБРА ҺӘМ САЗ Думбра — борынгы болгарлар, ә инде соңрак казан татарлары арасында аеруча киң таралган уен коралы. Моны күп сандагы тарихи истәлекләр, галимнәребезнең хезмәтләре һәм халык авыз иҗаты әсәрләре дә раслыйлар. 1768—1839 елларда яшәгән күренекле татар шагыйре һәм галиме Таҗетдин Ялчыгол әл-Болгари кулъязмаларының берсендә шул чорда Казан татарлары арасында киң кулланылган дүрт төрле музыка уен коралы: 24 кыллы гөслә, думбра, скрипка, әрилә (ягъни тәгәрмәчле лира) турында бик тәфсилләп яза һәм сызымнарын да сызып калдыра. Сызымыннан күренгәнчә, борынгы думбра — өчпочмаклы, озын саплы, ике кыллы уен коралы. Аның 7—8 лады булган. Вафа Бәхтияров Сембер (хәзерге Ульяновск) яклары этнографиясенә багышланган кулъязмасында авылданавылга. думбра сугып, такмак әйтеп, аю биетеп йөрүче татарлар турында язып калдыра. Соңгы елларда татар думбрасының көндәлек кулланылышта булмавы, аның кирәклеге үзен бик нык сиздерә башлады. Шуңа күрә дә кайбер энтузиастлар думбраны үзлегеннән ясый һәм аңарда уйнарга да өйрәнә башладылар. Моннан бер-ике ел элек Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты гыйльми хезмәткәре Геннадий Макаров беренче тапкыр яңадан татар думбрасын ясый һәм аңарда уйнарга өйрәнә. Инде хәзер думбра Казан шәһәре Сәүдә хезмәткәрләре культура йортының •Сорнай» фольклор ансамблендә һәм аерым уйнаучылар арасында да күренә башлады. Думбраның тавышы көчле, йомшак. Тембры — күңелгә ятышлы, ягымлы. Уйнау мөмкинлекләре чикләнмәгән. Думбра ясау өчен матералны агач еуты ага башлагач, май аенда хәзерли башлыйлар. Агач кәүсәсен 3—4 мм калынлыкта балта белән телергә кирәк. Әзер такталарны 1 айдан 2 елга кадәр кояш төшми торган коры, җиләс урында киптерәләр. Аннан соң балта, ышкы яки өтерге белән юнып калынлыгын 2—3 мм га калдыралар. Козау (кузов)ның ян-як һәм аскы такталары өрәңге агачыннан, ә өске тактасы ак чыршы агачыннан ясала. Өске тактага диаметры 1.5 см лы тавыш тәрәзәсе тишелә. Боргычлар, күтәртмәләр каты агачтан (каен, алмагач, имәннән) төрле рәвеш ләрдә ясала. Думбраның сабын өрәңге, алмагач яки каеннан ясыйлар. Аның козауга тоташкан урыны түбәндәге рәсемдә күрсәтелә. Думбраны җыйнау түбәндәге тәртиптә башкарыла: башта коры, калын агачтан думбраның калыбын эшлиләр. Калып ярдәмендә думбраның сабы белән арткы стенасына аскы тактаны тоташ тыралар, ә аннан соң ян такталарны калыпка кысып беркетеп яки бәйләп куялар. Тиешле зурлыкта алдан ук хәзерләп куелган такталарны ябыштыру өчен агач яисә казеин җилеме кулланалар. Биш алты сәгать кипкәннән соң калыпны алалар һәм өске тактаны ябыштыралар. Тагын кысып бәйләп биш-алты сәгать киптерәләр. Думбраның үлчәмнәре. Сызым Г. Макаров ясаган думбра буенча бирелә. Әзер думбраны бер ике көн кипкәннән соң бик яхшылап агачның үз төсе кал ганчыга кадәр чистарталар, шомарталар һәм кайнамаган салкын суга изеп хәзер ләнгән сыек көрән төстәге материя буявы белән буйыйлар. Аның өстеннән төссез лак белән лаклыйлар һәм бер-ике көн җил керми торган, коры, 17 — 20 градус жы лылыктагы бүлмәдә киптерәләр. Лак тигез, матур төшмәсә ике-өч тапкыр шул тәртиптә кабатларга була. 35-36 см Ладларны грифка 0.6 мм лы капрон җепне чорнап ягыйлар. Аның өчен ике метрлап парлы капрон кыл алына. Аның бер башын грифның боргычлар урнашкан күтәртмә төбеннән ныгытып бәйлиләр һәм гриф буйлап козауга таба үрә башлыйлар. Барлыгы 14—16 лад булырга тиеш. Лад араларын төгәл урнаштыруга аеруча игътибар итәргә кирәк. Чөнки тавышны дөрес көйләү уен коралының сыйфатын билгели. 3,6 3,? 3,1 3,2 2,8 2,5 2,3 1,9 1,Р 1,6^ 11• | I 1-1 1-н 1-1 bi I нг 3.0 2У 2Л Го 19 Ти'-' Лад араларының үлчәме якынча бирелә. Тарттырылган кылның калынлыгына һәм нинди материалдан булуына карап ул үзгәрергә дә мөмкин. Аннан соң кылларны кирәкле тавыш югарылыгына тарттырып көйлиләр. Кыл урынына 0.8—0,9 мм лы кармак җебе файдаланырга була. Астан беренче кыл — беренче октаваның соль тавышына, өстәге кыл — беренче октаваның ре тавышына көйләнә. Әгәр дә кыллар дөрес тавыш югарылыгына тарттырылган булса, беренче кыл белән өстәге кылның бишенче лады тавышлары буенча тәңгәл килергә тиеш. Әгәр тавышлар тәңгәл килмәсә козау өстендәге күтәртмәне шудыртып көйләргә кирәк. Ике күтәртмә арасы 66 см булырга тиеш. Думбрада утырып та, баскан килеш тә уйныйлар. Ике кылны да тигез итеп имән бармак белән дә, берьюлы дүрт бармак белән дә өстән аска, астан өскә таба сугалар. Уйнаганда уң кул чугы беләзектән аз гына уйнаучыга таба бөгелгән була һәм өстән аска кул чугы гына йөри. Уйнау алымнарын, төрле штрихларны көйнең характерына карап уйнаучы үзе сайлый. Әйтеп киткәнчә, думбраны сугып уйныйлар. Ул җырларны, бәетләрне, мөнәҗәтләрне көйләп укыганда, шулай ук төрле зурлыктагы ансамбльләр, оркестрлар соста вында аккомпонемент буларак кулланыла. Думбрага охшаш тагын бер халык музыка уен коралы белән танышып үтик. Ул — саз дип атала. Сазда гадәттә көйне думбрадан аермалы буларак медиатор белән чиертеп уйныйлар. 60 см Саз — терки сүз. Ул халык арасында ике мәгънәдә кулланыла: беренчесе — музыка уен коралы, икенчесе — тавыш, яңгыраш, ягымлы көй. Мәсәлән. Нәкый ага Исәнбәт: Моңланып ай нурларында Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгърем. Ул матур яшь кулларың?... — дип. уен коралы турында яза. Саз элегрәк Болгар илендә, соңрак казан татарлары арасында киң кулланылыш та булып, хәзергесе вакытта төрле сәбәпләр аркасында Татарстан җирендә бөтенләй кулланылыштан төшеп калган. Читтә яшәүче татарлар арасында сазны хәзер дә очратырга мөмкин. Мәсәлән, Кырым, Әстерхан татарлары, Үзбәкстанда, Дагстанда. . Азәрбайҗанда яшәүче татарлар арасында саз хәзер дә киң кулланылышта. Мәскәү шәһәрендә М. Глинка исемендәге халык музыка уен коралларының Дәүләт музеенда сазның татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән җыелган берничә төре саклана. Саз ике өлештән тора. Сап өлеше һәм козау (кузов) өлеше. Ясау өчен материалларны нәкъ думбра ясагандагы кебек хәзерлиләр. Халык арасында яшәүче осталар сазны ике төрле ысул белән ясыйлар. Беренче ысул — сап өлеше дә. козау өлеше дә тоташ агачтан чокып ясала. Икенчесе — һәр ике өлешне аерым-аерым ясап, җилем белән ябыштыру. Беренче ысул: 90 см озынлыктагы кипкән өрәңге агачыннан сазның формасын ясыйлар. Сап өлеше бик калын булмасын, сул кулның уч төбе нркен йөрер гә тиеш. Козау (кузов) стеналары 2—3 мм калынлыкта ясала һәм бик яхшылап шомартыла. Икенче ысул: Алдан козауның билгеле үлчәмдә калыбын эшләргә кирәк. 2—3 мм калынлыктагы билгеле бер формадагы һәм үлчәмдәге такталарны хәзерлоп куялар. Орәңге агачыннан ясалган әлеге такталарны кайнар суга салып пешеклиләр һәм бөгәләр. Аннан соң калыпка козауны (кузовны) җыйный башлыйлар. Козауның (кузовның) өстенә ак чыршы агачыннан ясалган 2 мм калынлыктагы такта куялар. Уртасына резонатор өчен тактаны тишеп бизәк төшерәләр. Сазнык ике күтәртмә арасы 60 см. Өстендә 12—16 лад урнашкан. Ладларны 6 мм лы парлы капрон кыллар белән үреп яки металл пластинканы иңдереп эшлиләр. Лад аралары ның үлчәме думбраныкы кебек. Сазга ике металл кыл тарттырыла. Кылларны парлап та тарттырырга була. Астан беренче кыл, беренче октаваның ре тавышына өстәге кыл кече октаваның соль тавышына көйләнә

Реклама