Сигезенче дәрес

Иске татар телендәге борынгы кулъязмаларны уку-өйрәнү дәверендә гарәп язуының төрләре турында да азмы-күпме мәгълүматлы булу сорала. Чөнки язу төрләре турында иң кирәкле мәгълүматлардан да хәбәрсез булган очракта кулъязмаларны дөрес уку мөмкин түгел. Гарәп язуының тарихы гаять бай һәм тирән эчтәлекле. Бу язуның иң әүвәл үсеш алып, башка өлкәләргә тарала башлаган җире Сөгуд ярымутра вының көньягы. Ул гарәпләр арасында ислам дине тарала башлаганчы ук кулланышта була. Гарәп язуының ике төп төре — куфи һәм нәсех. Алар чама белән бер үк вакытта барлыкка килә. Куфи төре нигездә сынган туры сызык рәвешендә булуы белән аерылып тора. Бу монументаль характердагы язуда түгәрәк һәм туры элементларның нисбәте гарәп каллиграфиясендә кагыйдә итеп алынган мастштаб буенча 1:5 рәвешендә (соңрак иҗат ителгән нәстәгълик төрендә бу нисбәт 5:1 тәшкил итә). Нәсех исә күбрәк тиз язуга көйләнүе сәбәпле башкарак рәвеш алган. Баштарак чорларда куфи язуында нокталар да, хәрәкәләр дә куелмый, аларны VII гасыр урталарыннан куллана башлыйлар. Вакыт узу белән гарәп язуының яңа төрләре барлыкка килә. Аларны иҗат итү һәм камилләштерү өстендә гарәп дөньясының иң мәшһүр хәттатлары (каллиграфлары) Ибне Мокла, Ибне Бәүваб һәм Якут әл Мөстәгъсими эшлиләр. Рәсми хатларның (почеркларның) «классик» дип йөртелгән «алтылыгы» формалаша: нәсех, сөлес, рәйхани, мохаккак, тәүкыйгъ һәм рикъ- ка. Соңыннан бүтән төрләр дә иҗат ителә: тәгълик, нәстәгълик, дивани, ши- кәстә һ.б. Гомумән алганда, гарәп язу стильләренең саны дистәләрчә. Борынгы болгарлар арасына гарәп язуы якынча VIII-IX гасырларда, ислам дине белән бергә үтеп кереп тарала башлый һәм рун язуын кысрыклап чыгара. Әлегәчә сакланган иң борынгы гарәп хәрефле болгар язулары 903— 907 елларга карый. Алар — тәңкәләрдәге язулар. X гасыр ахырынача диярлек Болгар илендә сугылган бу тәңкәләрнең язулары куфи белән башкарылган. Археологик казулар вакытында табылган башка кайбер әйберләрдәге язулар да нигездә куфи стилендә. Ләкин бу куфи асылда башка мөселман илләрендә кулланылган стильгә иярә. Чын мәгънәсендәге «болгар куфие» дип аталырлык стиль XIII йөз азагы-XIV йөз башы кабер ташлары язуларында күзәтелә. Әлбәттә, ул да тамырсыз булмый, аның нигезендә X XI гасырларда күчерелгән Коръән нөсхәләрендәге «кармат куфие» дигән исем астында мәгълүм булган стиль ята. Шулай да ташка уеп язучы болгар осталары бик үзенчәлекле куфи рәвешен барлыкка китерәләр. Шунысын да әйтергә кирәк: Болгар иленең төрле төбәкләрендә куфи кайбер үзенчәлекле сыйфатларга ия була. Кабер ташлары шулай ук сөлес төре белән дә языла. Кайбер композицион үзенчәлекләр һәм детальләр җәһәтеннән ул Харәзем (Үргәнеч) «сөлес*енә тартым. Алтын Урда дәверендә (XIII-XV йөзләр) җирле язу рәвешләренә яңа тенденцияләр һәм элементлар өстәлә. «Дүрткел куфи» исемле стиль мөһерләрдә кулланыла башлый. Ул шулай ук XVI гасыр Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгында да урын алган. Ханнар диваныннан (канцеляриясеннән) чыккан ярлыклар дивани (җәли дивани) һәм сөлес белән башкарыла. XV-XVI гасырлар тирәсендә гарәп графикалы милли язуыбыз яңа үсеш дәвере кичерә. Моны ташлардагы өсъязмалар һәм сакланып калган аерым язулы кәгазь үрнәкләре мисалында күрергә мөмкин. Бу дәвердә сөлес һәм тәгьлик стильләре өстенлек ала. XVI гасыр урталарыннан алып, милли дәүләтчелегебез җимерелү сәбәбе белән, мәдәниятнең бер өлеше булган милли язу да торгынлык чоры ки черә, төгәлрәк әйткәндә, сәнгать төре буларак күздән төшә. Шулай да рухи тормыш дәвам итүдән туктамый, әлбәттә. XVII-XIX йөзләрдәге кулъязма лар төрле эчтәлектәге китапларны күчереп язу әдәбиятыбызның шедевр ларын саклап калуга, рухи-мәдәни традицияләрне югалтмауга хезмәт итә. Әлеге кулъязмалар — язуыбыз тарихының беренче кул чыганаклары. Кулъязмаларның сыйфаты хакында сүз йөрткәндә шуны истә тоту зарури: милли дәүләт булмау, идарәче һәм зыялы катлау вәкилләренең күп ләп һәлак булып, юкка чыгуы һәм шул сәбәпле югары сәнгать дәрәҗә сендәге кулъязмаларга ихтыяҗның ифрат нык кимүе хәттатлар продукция сенең таралу мәйданын бик нык чикләгән. Әлбәттә, мондый шартларда юга ры дәрәҗәдәге, тиешле зәвык белән язылган китаплар юк дәрәҗәсендәге сирәк күренешкә әверелә. Әмма бу авыр шартларда да укымышлы кешеләр катлавы арасыннан шактый күренекле хәттатлар пәйда була: Илми Үтәмеш улы, Сәйфелмөлек Зәйнетдин улы, Кадермөхәммәт Шәяхмәт улы (XVII XVIII йөзләр), Гобәйдулла Болгари. Әбу Шәрәф Болгари, Габделгафур Болгари, Мөхәммәтгали Мәхмүдов (XVIII-XIX йөзләр) һ.б. Кагыйдә буенча, гарәп язуында һәр заманда камыш каләмнән файда лану өстен күрелә; бездә исә алда әйтеп үтелгән сәбәпләр аркасында, күбрәк каурый каләмне эшкә җиккәннәр. Ул исә камыш каләмнән һәрьяклап калыша. Кулъязма китаплар һәм документлар төрле язу стильләре белән башкарылган. Иң еш кулланылганнары — «нәстәгълик-шикәстә» (гадәттә аны «нәстәгълик» дип кенә йөртәләр) һәм Коръәннәр күчерү өчен үрнәк санал ган «нәсех». Сирәгрәк «сөлес» һәм «шикәстә»дән файдалану да күзәтелә. Күп кенә кулъязмалар үтә дәрәҗәдә индивидуаль стильле булып, аларны төгәл сыйфатлау мөмкин дә түгел Күпчелек кулъязмаларның йөзен билгеләүче язу төре — «нәстәгълик шикәстә». (Бу терминның мәгънәсе болай: язу асылда нәстәгълик булса да, аңа сизелерлек дәрәҗәдә шикәстә элементлары кушылган). Аның өстенлек итүе, әлбәттә, һич очраклы түгел. Нәстәгълик, XIV гасыр азагыннан тизлек белән тарала башлый, Иран, Азәрбайҗан, Урта Азияне яулап ала. Билгеле булганча, Урта Азия дәүләтләре һәм Болгар йорты арасында тыгыз элемта- ләр борын заманда урнашкан. Каллиграфик информация XVII XVIII гасырларда да безнең җирләргә Урта Азиядән килә. Анда исә XV-XIX гасырларда бөтен кулъязмалар диярлек (Коръән күчермәләреннән башка) нәстәгълик белән башкарыла. XVIIXVIII йөзләрдә бу стиль инде әкренләп «настать- лик-шикәстә»гә әверелә. Шуны искәртү зарур: татар хаттатлары, Теркин дәге традициягә ияребрәк, бу стильне «тәгълик» дип кенә йөрткәннәр. Әһәмияте буенча кулъязмаларыбызда икенче урын биләүче стиль — «нәсех». Әмма ул да башлыча үзенең классик рәвешендә түгел, ә бәлки башка төр язу (нигездә, нәстәгълик, сирәгрәк куфи) элементлары белән баетыл ган хәлдә кулланылган. Бу стиль — нәсех — күпмедер дәрәҗәдә XIX йөз ба шында Казанда басма гарәп шрифтына нигез була. Инде безнең Идел буенда таралыш тапкан кулъязмаларга хас кайбер теп үзенчәлекләргә тукталыйк. Алар, кагыйдә буларак, тиз язуга омтылыш белән аңлатыла. 1) Күп очракта кайбер язылышларның гарәп графикасы кагыйдәләренә сыешмавы белән очрашырга туры килә. Мәсәлән, әлиф, даль, рә, зи, уау хәрефләре еш кына сулъяк хәрефләргә кушыла. J? . ^,1 ( Ь (, 2) Кайбер очракларда (бигрәк тә документларда) сүзне, гәрчә анда сулдан кушылмый торган хәрефләр булса да, тоташ итеп, каләмне кәгазьдән алмыйча язганнар: Һ.6. 3) Кулъязмаларда «кяф» шәкеле язылышының төрлелеге белән аеры лып тора, мәсәлән: сГ, * , (/"’• азакта — Иске язуыбыздагы янә бер мөһим үзенчәлекне нокта куелу рәвешләре тәшкил итә. Тиз язуда алар кәкре сызыкны хәтерләтә: ( 2 = »♦ ) , йә хәрефкә тоташтырыла:^^ ( ) ( G. (Li)h - 6 - Әлеге үзенчәлекләр, билгеле, кулъязма язуының сыйфатларын өлешчә генә күз алдына бастыра. Ләкин кимендә аларны да белми торып, кулъязманы уку шактый авыр. Күрсәтелгән шушы төп хосусиятләр укучыларыбызга кулъязмаларны укуда беркадәр ярдәм итәр дип ышанабыз. ЯЗУ ТӨРЛӘРЕ Болгар куфие Нәсех Сөлес Нәстәгълик-шикәстә Дивани Дәресләрне Җәүдәт Миңнуллин һәм Рәшит Кадыйров алып бара.

Реклама