ШАГЫЙРЬНЕҢ ТЫЛСЫМЛЫ МОХИТЕ

Мин сейләргә теләгән йорт та, андагы фатир да юк инде хәзер. Бүлмәләрнең яктылары да. эң- герлерәкләре дә бар иде анда Эреле-ваклы төрле чор җиһазлары.. Узган вакытлардан калган бер утрау диярсең. Әйе, гадәти түгел иде бу торак — чын мәгънәсендә мемориаль иде ул. Минем әниемнең беренче ире—мәшһүр татар шагыйре, классигы Һади Такташ яшәгән йорт хакында сүз бара. Куйбышев урамындагы 37 нче йортның өченче катында безнең гаилә шагыйрьнең эш бүлмәсен кадерләп саклады. Әллә ни зур бүлмә түгел иде ул. Тәрәзәләре ишегалдына карап тора. Әнием Гөлчирә Такташеваның сөйләгәннәрен хәтерлим: өй җиһазларын шагыйрь үз күңеленә хуш китерердәйләрен сайлап, үзе сатып алган булган. Чөнки аның беренче хатыны аерылышкан чакта соңгы урындыкка кадәр үк үзе белән алып киткән — Мәскәүгә барып урнашырга карар кылган. Шагыйрь һич карусыз барысын да биреп җибәргән. Ике тумбалы, галәмәт зур өстәлне генә алып калган. Хәер, аны ташып-күчереп йөртүе дә уен эш булмаган, әлбәттә. Тәрәзә каршы- сында менә шул өстәл тора. Ә өстәл янындагы кәнәфи миңа гаҗәеп булып тоела иде. Утырырга йомшак булмаса да, кысаларына соклангыч бизәкләр уеп эшләнгән иде ул. Терсәк белән таяныр урыннары да каты үзенең. Ләкин минем өчен ул барыбер гаҗәеп иде — шагыйрь эшләгән урын лабаса! Өстәлдә язу кирәкярагы. Үтә күренмәле пыяладан ясалган ике кара савыты авыр, кара мәрмәргә утыртылган. Шагыйрь яраткан кара һәм яшел каралар юк иде инде анда. Ул чакта ук ялтырап торган авторучкалар пәйда булган, һәм кара савытлары тимер шлем кигән сакчылар шикелле җыйнак кына борынгы бер касәне саклап торган шикелле тоелалар иде. Аждаһа сурәте төшерелгән ул касә коеп ясалган иде бугай. Аңа каләмнәр, нечкә иттереп очланган карандашлар тутырып куелган. Хәтта каурый каләм дә бар. Аска таба нечкәреп төшкән юан бер каләмне «Такташ каләме» Дип әйтәләр иде. Шагыйрь шуның белән "зарга ярата иде дип сөйләде әнием .. Кара күн белән тышланган, нишләптер, шомлырак кыяфәтле биниһая зур диван да бар иде «нда. Шагыйрь шунда ял итәргә яраткан. Кысалары чикләвек агачы төсенә кертеп эшкәртелгән ул диван миңа бик тә могтәбәр һәм тантаналы булып тоела иде. Бүлмәдә тагын баш-башлары ялтыравык тимердән ясалган карават тора Шушы әллә ни йомшак булмаган ятакта шагыйрь үлгән. Карават өстендә һей- неның портреты төшерелгән бәләкәйрәк кенә бер гравюра. Ул караватта абыем йоклаган чакта, аның зәвыгына карап, сурәтләр үзгәрә торды: Байрон пәйда булды, аны Лермонтов алмаштырды. Аннары абыйның күңелен кузгаткан чибәр кызларның фоторәсемнәре барысын да алыштырды. Мине һаман үзенә ымсындырып торган бу бүлмәгә шагыйрь улы үзен хуҗа итеп саный иде шул. . Диван өстенә ябылган уттай кызыл бизәкле тар келәм аерата якты булып балкып торды. Шул диван өстендә үк Шагыйрьнең зур портреты эленеп тора: җилкенеп килә- килешкә тукталган да, зур күзләрен текәп, сагышланып, җавап сорап миңа текәлгән... Язмыш Шагыйрьне кызганып тормаган. Әнием һәм әбием, Шагыйрьнең кыз туганы сөйләгәннәрне, аның 37 елдан һәм Бөек Ватан сугышыннан исән калган азмы-күпме дусларыннан ишеткән истәлекләрне тыңлаганнан соң, күңелемдә Шагыйрьнең бүтән сурәте яралды. Ул сурәт Такташ хакында юбилей тантаналарында һәм мәкаләләрендә төссезләндерелеп бетерелгән образга охшап та бетми... Бусын калдырып торыйк. Хатирәләрнең серле эңгеренә күмелгән бүлмәгә әйләнеп кайтыйк. Зур портрет янәшәсендә җыйнаграгы да бар иде. Ул портретны зур оста эшләгәне күренеп тора (Фешин булырга тиеш, дип исәлләнелә). Портрет тәмамланмаган килеш калган. Аның янында әниемнең фоторәсеме эленеп тора иде. Кызганыч, рәссамнар аның яшь чактагы портретын ясарга өлгермәгәннәр. Ул беркайчан да гүзәлләрдән саналмаган, әмма аның саргылт- зәңгәр күз карашларында, азрак калку сыртлы борынында, нәфис сызыклы нечкә иреннәрендә тумыштан килгән затлылык сизелеп тора иде. Яшьлегендә аны бик тә мөлаем, шат күңелле һәм бераз гына кыланчыграк булган, дип сөйлиләр. Хәким ага Сәлимҗанов шулай- рак сөйли иде. Әниемнең балалык чорлары узган Орск шәһәрендә алар бергәләп һәвәскәрләр сәхнәсендә уйнаганнар. Аның тавышы әллә ни көчле булмаса да, матур тембрга ия М булган Лирик-драматик сопранодыр, мөгаен. Әнием сәхнәдә үзен иркен хис иткән. Шуңа күрә дә Габдулла Кариеа үзе әниемнең әтисен — Орск халык училищесы директоры Хәйреләнам Мансуровны кызын актриса итәргә күндермәкче булып караган. Ләкин, бик алдынгы карашлы кеше булуына да карамастан, бабам әниемне сәхнәгә җибәрмәгән. Мин исә әнине бөтенләй бүтән кеше буларак белдем сабыр, басынкы, йомыграк холыклы иде ул. Үз гомерендә күп кайгылар кичерергә язган аңа әтисе һәм ире бик иргә үлеп киткән, икенче тапкыр кияүгә чыгып уңмаган, утызынчы елларда күп туганнарын һәм якыннарын югалткан... Әтисе ягыннан ике агасы да — бертуган Мансуровлар Татарстанның беренче халык комиссарлары булганнар Аларны 30 нчы еллар башында ук «халык дошманы» дип игълан иткәннәр Ул еллардагы күпләгән күренекле кешеләр шикелле үк, алар да — яшьтән үк үзләрен революциягә багышлаган большевиклар — серле рәвештә юкка чыкканнар. Гөлчирә Такташева-Мансурованың Алабуга педагогия техникумында. Ленинградтагы интернатмәктәптә. рабфакта бергә укыган якын дуслары да берәм-берәм гаип булганнар Алар арасында зыялы гаилә балалары гына түгел, ә бәлки иң ярлы катлаулардан чыккан кешеләр, элеккеге батраклар, халык арасыннан күтәрелеп, республиканың югары урыннарында эшләгән талантлы шәхесләр дә бик күп булган. Такташның вафатыннан соңгы чорларда әнием микробиология, генетика белән шөгыльләнә башлаган һәм Казан университетының медицина факультетыннан биология факультетына күчкән Россиянең генетика мәктәбе чәчәк аткан чорлар була бу. Такташева үзенең дипломын тәмамлап килә. Аны аспирантурада калдыру мәсьәләсе карала Нәкъ шул вакытта профессор Ливанов җитәкчелегендәге генетика кафедрасын кулга алалар Соңыннан профессорны иреккә чыгаралар чыгаруын, әмма кафедраның яшь галимнәре — аларның күбесе Мәскәү университетын тәмамлаган була — бүтән кире әйләнеп кайтмыйлар. Хәтта лысенкочылык шашып тантана иткән чорларда да әнием аларны намуслы. иманлы һәм талантлы кешеләр итеп искә ала, сагына иде Ул алар белән бергә Ак диңгезгә. Карелиягә экспедицияләргә барыл йөргән. Аны инде ул көннәрдә үк классиклардан саналган мәшһүр шагыйрьнең тол хатыны булу гына бу афәттән коткарып калган. Ни үкенеч әнием бүгенге мәкаләләрнең, Дудинцевның «Ак киемнәр» әсәренең якты дөньяга чыккан көннәренә кадәр яши алмады. Ә ул көннәрдә әни фәннән киткән һәм мәктәптә балалар укыта башлаӘни мәгърур түрәләрдән, аларның хатыннарыннан һәрвакыт читләшә иде Аның азмы- күпме дуслары арасында гади укытучылар, исемдәрәҗәләрсез язучылар, врачлар гына булган Аның каравы, чын мәгънәсендә зыялы, рухиятле кешеләр булган алар Кызганычка каршы, аларның барысы да мәгърифәт һәм мәдәният өлкәсендә ул чорларда хакимлек иткән эшлеклеләрнең җимергеч наданлыгы, тупаслыгы каршысында яклаусыз чарасыз калганнар. Ә андый тун маңгайлар 37 иче елгы югалтулардан һәм Бөеч Ватан сугышыннан соң гөмбә шикелле үрчегәннәр. Әле дә хәтеремдә: үпкәм шешеп, туберкулез мәсьәләсендә шик тугач, әнием мине каратырга үзенең күптәнге танышы — Гадел Кутуйның хатыны Галимә апа Кутуеваны чакырган иде. Холыклары бөтенләй төрле булса да кайчандыр бик якын дуслардан тол калган ике хатын төнгә кадәр сөйләшеп утырдылар. Хатирәләре авыр, моңсу Ул чагында да тормышлары бик рәхәттән түгел иде шул аларӘмма без тагын Шагыйрь бүлмәсенә әйләнеп кайтыйк әле Әнием ягыннан абыем әй- дән чыгып киткән чакларында һәрвакыт искәртә иде. «Минем бүлмәгә керәсе булма!» Әмма, борынгылар әйтмешли, тыелган җимеш татлырак була шул. Баскычта аның аяк тавышлары тынарга да өлгерми, мин —серле бүлмәдә! Өстәл һәм креслодан тыш, какка- лап-суккалап кына, дигәндәй кучкыл агачтан ясалган зур шкаф кызыктыра иде мине. Шыплап китаплар тутырылган аңа: Гоголь һәм Марк Твен, Шекспир һәм Лопе де Вега, Сервантес һәм Гофман — кыскасы, үзе бер дөнья! Арада Шагыйрьнең шәхси китаплары да бар латин шрифтында басылган һеине куе-кызыл тышлы Ленин, 20 нче елларда чыккан Есенин, Брюсов, Блок. МаяковскийГарәп шрифтында басылган китаплар бик күп Мин гарәп хәрефләреннән җемелдәп торган журналларны актарырга ярата идем. Нинди генә көлкеле рәсемнәр юк иде анда! Карикатураларның күбесе Такташның үзеиа багышланган; Шагыйрь лото уйный, Шагыйрь газеталардан тегелгән кием киеп алган . Мин моңа бик тә гаҗәпләнә идем. Әнием ис» миңа аңлатып бирә; Шагыйрь үз гомеренд» тәнкыйтьчеләрдән, көнче әдипләрдән күп тукмалган, газеталарда аны кем дип кен» атамаганнар! Әмма аны студентлар, крестьяннар. эшчеләр яшь зыялылар яраткан. Әнием сөйләвенчә, шул ук тәнкыйтьчеләр Шагыйрь үлгәннән соң аңа мәдхия җырлаганнар, Зур Шагыйрь иҗатыннан үзләренә исем даулаганнар. Кайчандыр шушы бүлмә тәрәзәсенивя Шагыйрьгә хәтта атканнар да. Әмма Тактае язмышка ышанган һәм өстәлне тәрәзә яныннан күчермәгән. Гомумән, ул үзенең ирт» янып бетәсен алдан сизгән— Такташ ачу саклый белмәгән, юмарт күңелле, азат җанлы булган, бик авыр чакларында да беркем алдында да баш имвгвн Нахак тәнкыйтькә дә шактый тыныч караган. Хәер, аның ваклыгына, сайлыгына, телес» нинди ярлык тагарга әзер торуына еш кына гаҗәпләнә торган булган Тәнкыйть аңа я глобаль сәяси темага гына яза. дип, яки казлар темасына гына күчте. Такташ улде. дип кычкыра торган, ә Шагыйрь татар шигърияте эчен яңа юллар эзләаен дәвам иткән. Пушкин шикелле үк. аңа да өлгергәнлек чоры балкышына кадәр үк барып җитү насыйп булмаган. Такташ 31 яшендә үлгән, әмма күпме эшләп өлгергән! Шигырьләр өчен аз түләгәннәр һәм Такташ үзенең акчасызлыгы өчен яшь хатыныннан бик ояла торган булган. Бервакыт әбием үзенең Ленинградтагы ике улыннан — Рәшит белән Камилдән акча алган. Такташ моңсуланып әйтеп куйган «Ә менә мин үземнең Сыркыдыдагы әниемә берни дә җибәрә алмыйм!..» Ул чакта Такташның дуслары әллә- ни күп булмаган. Бу хәл Шагыйрь вафатын- нан соң бигрәк тә сизелде. Шагыйрьнең үзеннән соң пәйда булган «дусларыпна карата әни һәрвакыт тыенкы булды, аралашмаска тырышты Әмма Такташка иң якын кешеләрнең берсе Туфан сөргеннән акланып кайткач, сөенеченең чиге булмады. Үзенең әйтүенә караганда, Туфан иң башлап дустының йортына килгән. Чәчләре тәмам чаларып беткән, өстендә соры костюм Шул кыяфәтендә ул гаять нәзәкатьле һәм күркәм иде. Ул элекке замандагыча, иелеп, әниемнең һәм минем — беренче курс студенткасының— кулларын үпте. Шагыйрь чорыннан, вакыт төбеннән көтмәгәндә пәйда булган могҗизага карагандай карап тордым мин аңа. Икенче мәртәбәсендә ул безгә Галимҗан Нигьмәтинең тол хатыны Җиһан ханым Нигъ- мәти белән бергә килде. Хатирәләргә күмелделәр, күз яшьләре дә күренде... Тиздән Язучылар съезды булып узды. Анда Хәсән Туфанны сәламләделәр. Шунда өч язучының исеме атап әйтелде (әгәр аларны язучы дип әйтергә яраса!). Талантлы һәм намуслы кешеләр өстеннән донос язып ятканнар икән алар. Алар мактаулы пенсиягә чыктылар һәм берсе дә үзенең котсыз эше өчен җавап бирмәде. Такташ исән булса, иң беренчеләрдән булып кулга алыныр иде. дип сөйләгәнен хәтерлим әнинең. Шагыйрьнең ачык күңелле, туры сүзле, азат фикерле һәм талантлы булуы бюрократларның, мещаннарның һәм тар карашлы бәндәләрнең һәрвакыт җанына тиде, дип әйтә иде ул. Җиһан ханымның съездда үксеп елаганын хәтерлим. Аның ире ялганны үз имзасы белән раслауга караганда, ачтан үлүне хәерлерәк күргән Җиһан ханымның үзен озак вакытлар буена бернинди эшкә дә алмаганнар һәм ул үзенең ике баласы белән бергә ач-ялангач килеш җан асрарга мәҗбүр булган. Безнең өйдә, нишләптер, күбесенчә, рус телендә сөйләшәләр иде. Әнием һәм әбием хәзерге һәм борынгы татар телен бик яхшы беләләр иде, югыйсә. Соңыннан, бу мәсьәләдә миннән үпкәләп әйтелгән сүзләр ишеткәч, әнием аңлатып бирде. Галимҗан Ибра- һимов белән бергә аның туганнары да бәлагә юлыккан икән. Әтием исә әдипнең дусты булган. Шуңа күрә ул вакытта борынгы татар әдәби телен өйрәнү гаиләне игътибар үзәгенә куйган булыр иде... Гаҗәеп җепләр бәйли чорларны! Минем әтием Гыйндулла Кодрәтов, үз заманында гражданнар сугышының чая комиссары буларак, Фрунзе, Блюхер җитәкчелегендә басмачыларны тар-мар итеп йөргән 30 нчы еллар башында, Шамил Усманов кебек гражданнар сугышы каһарманнары юк ителә башлагач, ул куркынычсызлык органнарыннан китү җаен табып, котылып кала. Югыйсә, ул көннәрдә Уралда, Идел буенда, Урта Азиядә Совет властен урнаштыруга үз вакытында зур көч куйган кешеләрне буржуаз милләтчеләр итеп игълан итәргә тотынган булалар. Намусын саф килеш саклап калган хәлдә, Гыйндулла Кодрәтов үзенең данлы үткәненнән баш тарта. Элеккеге чекист Кодрәтовны юрист Кудрецкий алмаштыра. Ахыргача нык тора алмаганнары өчен без аларны гаепләргә тиеш түгелбез. Әнием әйткәнчә, әти үзенең калган бөтен гомерен «үзе теләп алган сөргенидә — Ерак Көнчыгышның яшәү өчен ифрат кыен булган төбәкләрендә уздырган. Гөлчирә Такташеваны һәм Геннадий Кудрецкийны һәр икесе кичергән югалтулар якынайткан, әмма Шагыйрь рухы хакимлек иткән фатирда әти яши алмаган: залда да. йокы бүлмәсендә дә диварлардан Шагыйрьнең акыллы һәм моңсу карашын тою аның өчен гаять авыр булган. Әни Шагыйрьне калдырып ерак китә алмаган, әти исә монда үзен чит кеше итеп сизгән. Ниһаять, август аеның бер көнендә ул үзенең Сахалиндагы дуслары янына бөтенләйгә китеп барган. Ә без әнием белән икебез әлеге мемориаль фатирда яшәп калганбыз. Аннан соң әти безне берничә тапкыр Сахалинга да, Николаевск-на-Амуре шәһәренә дә чакырып карады Ләкин Шагыйрь җылысын саклаган диварлар әниемне ахыргача беркая да җибәрмәде. ...Толымнарын нечкә генә итеп үргән ябык бер кызый креслода утыра Бүлмәдә серле зәңгәрсу эңгер. Еллар томаны үтәли мин аны аермачык күреп торам шикелле. Абый бүлмәне үтә дә тәртипле итеп тота, һәрнәрсәне шүрлекләргә тезеп, капларга тутырып куя Миңа исә Шагыйрь үзе исән чакта барысы да бүтәнчә булгандыр сыман тоела. Кәгазьләрне өстәлгә таратып ташлыйм, шкафтагы китаплар диванга, караватка күченә Кайчакларда вакытка җан кергән сыман тоела башлый: бүлмәдә шигырь юллары, хәтта шигырьләр үзләре очып йөри сыман булып китә.. Менә хәзер портретка җан керер дә Шагыйрь. кысалардан кубып, урыныннан кузгалыр төсле... Әмма... ишек катында абыйның сукранганы ишетелә. «Җинаять» эзләрен тиз генә бетерергә кирәк! Тылсым юкка чыга 12 «К. У . .4 177 Әмма ул минутлар гомерлеккә истә калдыЕш кына безнең фатирга бөтенләй таныш түгел кешеләр килә иде Алар шагыйрь иҗат иткән эш бүлмәсен күрсәтүебезне үтенәләр Без моңа бер дә гаҗәпләнми идек Шагыйрь тормышына орынып карау тылсымын бүтән берни белән дә алмаштырып булмый лабаса! Шагыйрьнең йорты, аның китаплары, әйберләре — барысы да иҗатның үлемсез серенә кагылышлы бит... Әмма Шагыйрь яшәгән урын ул эш бүлмәсе белән генә чикләнми. Бүлмә ишеге залга чыга. Урта бер урында Һади Такташның тагын бер портреты тора. Кайчакларда ул, өйдәге хәлләрне күреп, бераз киная белән генә елмаядыр шикелле тоела иде. Залдагы искиткеч матур өстәлнең аяклары Екатерина II чорындагыча нәфисләп, бөгеп ясалган. Диван аркасына да шундый ук нәфис бизәкләр челган. Шунда ук фигуралап эшләнгән тумбочка. Анысы Такташның азмы-күпме ак- чалг чагында яшь хатынына — студенткага алп биргән гарнитурдан. Тагын идәннән тү- ‘ мгә кадәр җиткән көзге бар иде. Кыса- чикләвек агачыннан уеп ясалган. Көзгенең -‘ләхәй өстәлендә бик нәфис фаянс ваза утырл. Бусы да Шагыйрь бүләге. Кыскасы, ’ат.да да Шагыйрь рухы, әни әйтмешли, ■һадый» рухы яши иде. Тагын Такташның атынмалы урындыгын искә алып үтәсем килә. Кучкыл агачтан ясалган бу зур урындык та баштарак эш бүлмәсендә торган, соңыннан аны зур бүлмәгә алып чыкканнар Шагыйрь үлгән чакта анда чиратлашып шәфкать туташы, әни, әби утырып торган. Ә без исә сугыштан соңгы фатирларда бик сирәк очрый торган шундый реликт җиһазда рәхәтләнеп атына идек Кайчакларда чәйнәлеп барып төшә идек тә, тагын атына башлый идек. Элеккеге Рыбноряд, хәзерге Куйбышев урамында ул 37 нче йорт юк инде. Андагы фатир дә, Шагыйрь үзенең «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын иҗат иткән эш бүлмәсе дә юк. . Такташның кайбер өй җиһазларын музейга тапшырганнар. Мин бервакыт очраклы рәвештә генә шунда күңелемә гаять тә якын булган язу өстәлен һәм креслоны күрдем Алар галәмәт зур залның биек диварына ятимнәр шикелле сыенганнар. Алар монда чит-ят... Аларның беркемгә дә кирәге юк. Яраткан, якын кешеләремне кызганган шикелле кызгандым мин аларны. Шагыйрь рухы, Шагыйрь җаны сүнгәндер сыман тоелды аларда.. һәм балачактан ук җаныма сеңгән ул әйберләрне бер түбә астына җыясым килде. Куйбышев урамында бер үк төрле итеп салынган сәүдәгәр йортларының барысы да сүтелеп бетмәгән ләбаса! Нариманов урамында шагыйрьнең сеңлесе Хәнифә ханым озак еллар буена гомер иткән элекке йорт та исән бит әле. Истәлекле әйберләрне шунда тупларга да мөмкин булыр иде. Бәлки, Һадиның хөр рухы аларга кабат кайтыр иде. Бәлки.. Шагыйрьнең бер генә байлыгы булган. Ул да булса — халык мәхәббәте. Халык аны үзенең җырчысы итеп тойган, аның белән горурланган. Такташ үзе беркайчан да эшчеләрнең «үз агайнест.» булып кыланырга яратмаган (югыйсә ул чагында андыйлар да җитәрлек булган!). Шигьри рухы, илһамы белән матур булган ул. Чибәр, күркәм итеп киенеп йөрергә яраткан. Шуның өчен совбю- рократлар аны «буржуй иярчене» дип сүккәннәр. Әмма гади кешеләрнең сизгер күңеле Шагыйрьнең илаһиятын, хакь икатен бик дөрес тойган. Рухи затлылык ягыннан ул Блокка тартым... Һади Такташны соңгы юлга бөтен Казан озата барган. Алар арасында татарлар гына түгел, руслар, чувашлар, поляклар да атлаган Чын мәгънәсендә милли шагыйрь бәйнәлмиләл шагыйре дә булган. Минемчә, әле шәхси әйберләре исән чагында революция җырчысы Һади Такташның яшәгән мохитеи терелтергә вакыт җитте. Ул мохитне бөртекләп хәтерләүче кешеләр дә әлегә исән. Менә шул чакта утлы җырлар иҗат иткән бунтарь шагыйрьнең бөек рухы безгә тагын да якыная төшәр иде. «Гасырлар һәм минутлар». «Киләчәккә хатлар», «Алсу», «Мокамай», «Урман кызы» иҗат ителгән чорларны кире кайтарып булмый Әмма алар дөньяга килгән мохитне терелтергә, мәңгелек өчен сакларга мөмкин Әле соң түгел.

Реклама