Логотип Казан Утлары
Әкият

Остаз турында аллегорик әкият

Әкият сөйлим сезгә: «...Арабызда Аксакал бар — Өлкән Атабыз... Ә картларны эзәрлекли Патша (Вакыт та бит дошман чал картларга!), Без атаны яшереп тотабыз Явыз Патша ачуыннан... Яши Әле тере Тарих булып ул; Көлгә калган шанлы гөл-нигездән Күңелләргә безнең сузып юл, Асыл хакыйкатькә чакыра һаман: Онытылмасын үткән, борынгы — Аксакалның бар теләге шушы: Бабайларга лаек булыгыз! Уяу яшәтегез Аңны, Җанны... Ата янына без «куышка» Җыелабыз төрле сорау белән. Җавап бирә остаз, булыша — Акыл бирә безгә, аермыйча,— Алып, Тимер, Камыр батырга Киңәш, дәрес бирә... Кешелекле, Зур максатлы юлга чакыра! Ә без дан эзлибез: — Су төбендә Алмаз күренә... Булсын миңа! — дип. Омтылабыз һаман... (Дан артыннан Упкынга күп башлар чума бит!) Төптә — нуры, тик алмазын чумып Алалмыйбыз. Нигә? ...Елмаеп Әйтә остаз: — Ә ул суда микән? Уйлыйк, оланнар, ди. баш белән. Бәлки югарыдан төшә нуры?! — Бәлки бербер агач башында Алмазыгыз!? Ярда тирәк бардыр. Кош оясы. Менеп күрегез... Дан да шулдыр: ымсындыра нуры, Үзе—биектә гел... Белегез! Онытмагыз бабайлардан калган Тәҗрибәне: алмаз, алтын — ул! Ерак баралырсыз, җуймасагыз Ил мирасын — халык акылын... Шундый остаз! Яши — күп яу күргән. Ысланган, тик исән дастандай... "Гөлләр су сорый- Ирләр булыйк». "Мәхәббәткә— мәрхәмәт» һ б. татар һәм рус телләрендә донья күргән уннан артык шигырь китабы авторы. Казанда яши. Без дәвалый беләбезме җанын? — Низаглардан, талаш, үчсүзләрдән Саклыйбызмы — тугры калкандай?! Явыз Патша — комсыз Вакыттан соң Калырбызмы саклап, бирмичә Ахыргача? Маңгай, йөздә — сырлар... Моң эзләре... Инсаф белмичә, Дөрес аңламыйча юлыбызны, Картайтмыйбызмы аны үзебез — Шатлык урынына, әрнү биреп? — Бәлки чынлап кадерен белмибез?! Бер көн, искә килеп, тетрәнербез. Кичер безне. Ата, диярбез; Әле безнең арабызда остаз... Бүген — һәр сүзенә аның мохтаҗ. Бөек Ата Акылыннан нур алган ирләр без! Әкияттә без бүген...» Бетте сүзем! «Дворян» нар Талбазыга Яна Мортазадан йөреп укый иде Сухов, Еникеев. Мамлиевлар — яңгыраулы фамилияләр! — «дворяннар». күтәртмәле чабаталы. әмма илленче елларның иң купшы егет-кызлары... Якын дусларым! Әле дә күз алдында: алар мәсьәләләр чишә, нечкә «к» авазын сузып шигырь ятлый... Кайчак, качып дәрес вакытында, төелә-төелә. арыш ипие ашый... •Дөнья ваклыгыннан өстен калыгыз!» Шулай яздым Ялтадан мин остазыма... Шул хатыма Җавап алдым. Менә, танышыгыз: «— Бу мәлләрдә сездә яздыр, кояштыр. Бездә әле Карның эри башлаганы да юк. (Ә киңәшләрем турында ләм-мим. Кызык Әкрен тавыш белән Гакифә апа «замечание ясый»... Узган күпме гомер! Чакырыйм гына хәтеремә мәктәбемне, шул елларны... Яңгырап алар тавышы килер: — Ни хәлләрдә яшисең, дус?! Без һаман да сине онытмыйбыз! Бәхетле бул, максатыңа ирешә күр! Теләктә без: Сухов, Еникеев, Мамлиевлар — Фәүзәт, Әлиф. Ильфир... Сания, Фәния, Альмиралар... Яңа Мортазадан — «дворян»нар! Иртә килгән язың белән котлыйм, һәм уңышлар телим Ә кар... бездә дә бер эрер әле». Остазымның шушы хатын — Моңсу шигырен мин Ул чакта диңгез ярында, Хәзер гомер уртасында — яттан укып йөрим..Йә. нинди яңа чынлык син. Әйт. гасыр нәтиҗәсе?! Үстеме кешелек бәхете?! — Якынча хакыйкате Түгелме хыялның фәкать?! Без бәхет-сәгадәттә Антик дөньяны уздыкмы? — Әллә ул безне көтә — Биеклектә? Атом чоры Нигә калыша аннан?! Якынаймыйдыр матурлык Ах-ах! дип кабатлаудан?.. Нинди көч. язмыш читли соң, Чикләнгән безнең җан. уй... Янабыз дип сөйлибез дә... Тик сүздә генә яну?! Югыйсә, гасыр ахыры, Бихисап тәҗрибәсе— Синең дә, халкым, рухыңның Якынча тәрҗемәсен Укыйлар түгелме? Уйлан... Ни булыр нәтиҗәсе? Әй, гасыр хакыйкате! Нинди мәгънә эзлим әле Синең сүзләрдән?! — Санаулы үзләре — укыйм... һаман үзгәрә Яңа мәгънә, төсмерләрдә... Язмыш хөкемен укыйммы Синең сүзләрдән? Хөкем булса сөюемә? һаман үзгәрә Көннәр монда... Кояш сүрән. Болыт — күзләрдә. Сүнсә Сөю — Хыял, кемнәр Чыгар эзләргә?! Шуңа җавап бардыр кебек,— Хатта эзләнәм: Мәңгелекне укыйм гүя Синең сүзләрдән. Укыйм... үзгәрәм... Мадрид. Дон Кихот һәйкәле янында «Ялгыз — булмый! Күмәк кирәк хәзер, «Дус-иш кирәк дөнья көтәргә»: Шәхесеңне калкытырга дисәң. Биек, мәртәбәле итәргә, Булсын көчле яклаучыларың да! — Заман карурманын үтәргә... Буйсын корыч көчкә — ихтыярга. Башың иеп. кил бер мафиягә... Хыял, Хискә Җирдә урын юк... Җирдә Намус һәм Чын җиңә алу — Бер онытылган әкият, борынгы... Таулар калка икән юлыңда, бел. Үзе өчен йөри Алып та: Ул хәзинә күмә... Алданса да «Безгә җир казый», дип халыклар. Шәхси мәнфәгатьләр чоры хәзер, һәм мафия итә хакимлек. Аның сүзе — канун... Ялгыз йөргән — Беркатлы ул яки фәкыйрь тик... Кушылмаса бер шайкага — бетте... Ә кушылса, ул да өлешле... Буйсынган һәм гауга чыгармаган Акыллылар — шулар үз кеше! ...Без дә күмәк яклы. Ялгыз — булмый, Безнең мафиягә, әйдәгез!» — Мадрид! Синдә Шундый язу кебек һәрбер чатта... Ә Дон Кихот әнә уйга баткан, Аты — арык, үзе хәйләсез: — Кеше Кешегә дус! Дульсинея — гыйффәтле кыз!..— Йә, ни әйтәсез Үзгәрмәгән шушы хыялыйга?! Мәңгелек Рух — Намус, Сафлык, Моңга?! Үтереп буламы аны? Әйдәгез?! Атом чоры җиңә алмас Җырга Нәрсә аңа сезнең мафиягез?! Факиһәга Еш кайтамсың Сәрмәсәнгә, сеңелем?! Куркам: саегуын Сәрмәсән Бездән күреп. Бүздәк даласында. Яки «Топорнино» тарафында, Ташлап киттегез, дип әрләсә? Сәрмәсәннән үзең сулар алсаң, Сәрмәсәннән күңелең моң алган: Безнең әнкәйләрнең яшьлеге бит Шул суларга төшеп югалган... Халкың күргән кайгылар да аккан Сәрмәсәннән, гүя боз булып... Якты, матур еллар көткән сине. Ләкин уйчан, моңлы кыз булып Үскәнгәме — үткәннәрнең моңы Күңелеңнән чыга ургылып?.. Син — башланган төбәгеннән аның. Ә мин — койган... Бер үк Сәрмәсән.— Безнең җанга күчкән елга хаклы. Әгәр, оныттың, дип әрләсә: Моңнар бер көн ташлап китсә безне. Кайгысыннан кибәр Сәрмәсән...