НАМУСЫҢНАН СОРА

Бөтенесе бүгенгедәй хәтердә Без университетның антик амфитеатрларны хәтерләткән борынгы аудиториясеннән, гадәттәгечә, шау-гөр килеп, этешә- төртешә түгел, бер-беребезгә юл саба-саба. уйчанланып, җитдиләнеп һәм хәтта бераз моңсуланып та чыктык Кайчандыр биредә Рим хокукы буенча лекцияләр укылган, законлылык һәм демократия турында кызу бәхәсләр барган Ә без. ике сәгать дәвамында, тын да алмый диярлек, тыңлаган сүзләр исә бөтенләй башка, алар акылга сыймастай. кеше ышанмастай, гайре табигый хәбәр иде. һәм ул безгә аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте Без. риясыз, алдашусыз, һәр сүзгә ышанучан. саф күңелле, беркадәр егетләр һәм кызлар әле генә дәүләтнең иң биек һәм иң хөрмәтле урындыкларында утырган кешеләрнең халыктан яшерен һәм пычрак эшләре турында белдек Безнең факультет комсомолларын КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре Н С Хрущев егерменче партсъездның ябык җыелышында ясаган доклад белән таныштырдылар Ул Сталинның шәхес культы һәм аның нәтиҗәләре турында иде Без биредә ишеткән һәр сүзне диярлек күңелгә сеңдереп, бер билгесезлек томанына уралып, урамга атладык Әле генә ишеткән ачы хакыйкать җанны актара, авыр йөк булып иңгә баса, зиһенне томалый әле акны карадан төгәл генә аерырга мөмкинлек бирми иде Ләкин анда, тормышта, без барасы юлларда әле бик күп үзгәрешләр буласы көн кебек ачык иде инде Без кинәт кенә кысан һәм боркү булып калган бинадан берәм-берәм урамга — Ленин урамына чыктык, һәр тарафта яз тантана итә. өй кыекларыннан тамчылар тама, назлы җилләр исә. безнең алда бөтенләй башка ягы белән ачылып киткән дөнья исә бер үк вакытта иске дә. яңа да иде Акрынлап-акрынлап студентларның эшләре • җиңеләйде» Уку программаларыннан даһи юлбашчы»ның әсәрләре төшеп кала башлады Имтиханнарга әзерләнү чорында күпме йокысыз төннәргә, стипендия алырга җитәрлек тиешле билге куелмау аркасында, күпме күз яшьләренә сәбәпче булган атаклы Марксизм тел белеменә карата ■ брошюрасы да. Сталинның рухи варисы булган Мао Цзедун хезмәтләре дә кирәксезгә әйләнде. Ләкин Сталин барыбер күңел мөнбәрендә иде әле Хәер, моның нәрсәсенә гаҗәпләнәсең’’’ Еллар буе өзлексез, иртәсен-кичен исеме докладларда һәм җырларда, газеталарда һәм китапларда, радиода һәм кинода гел-гел кабатланып торсын да. һәр зур эш алдыннан бисмилла урынына гел «Сталин» «Сталин- -Сталин» дип кабатласыннар да. ничек инде аның бөек юлбашчы, җиңелмәс пәһлеванлыгына, ә үзеңнең ул әйткәннәрне тиз һәм төгәл үтәүче икәнеңә инанмыйсың Безнең бик күп бәлаләр әнә шул бер кеше авызына карап торудан, мөстәкыйль фикерне чит-ят күреп, алдын-артын уйламаска күнегүдән, күндәмлектән, мокытлыктан рухи коллыктан башланды. «Алла» сүзе азрак әйтелгән саен, аның урынын «Сталин» ала барды Ул әтидән һәм әнидән дә. туганнардан һәм балалардан да газизрәк, аның күңелдәге сурәте кичен безнең белән бергә йокларга ятса, иртәгесен, «бишьеллык планнарны срогыннан алда- үтәү өчен, җилтерәтеп уята, эшебезгә, укуыбызга, ялыбызга күзәтчелек итеп тора, өйрәтә, орыша, җәзалый, әмер бирә иде Бюрократик команда-администра- тив система калканы аны һаман-һаман халыктан, ил мәнфәгатьләреннән аера барды Нәкъ менә Александр Твардовский поэмасы ндагьгча Б Җанлы кое аны җанлылардан Кремль диварлары аерып торган Соңгы елларда чыккан күпсанлы истәлекләр аның чыннан да реаль тормышны белмәве, күпертелгән рапортларга, ялган мәгълүматларга ышанып яшәве турында сөйли Ә халык’ Хәер, бу турыда кемнәрдер язганча һәм сөйләгәнчә аталарча кайгыртты» микәнни ул” Сталинның яшьлегендә язган бер гыйбрәтле шигыре бар Әйе. әйе. Сталин тарафдарларын сөендерә алам — булачак «юлбашчы» ерак яшьлегендә шигърият белән мавыккан Аның талантын хәтта грузин әдәбияты классигы Илья Чавчавадзе да таныган -Бәләкәй Сосо»ның әсәрләрен хрестоматияләргә һәм антологияләргә керткән Әле генә телгә алынган шигырендә ул вакыттагы И Джугашвили. халык турында борчылудан бигрәк, кешеләрнең «ялгыз геройны аңламаулары өчен «аһ» ора Еллар үткәч, ялгыз герой- данны һәм шөһрәтне кирәгеннән артык тапты Ул хәтта генетика һәм кибернетика буенча да галимнәрнең үхтәреннән күбрәк -белүче» бердәнбер фикер иясенә, даһи политик стратегка, җиңелү белмәс генераллиссимуска, алыштыргысыз дипломатка, тагын тагын тагын әллә кемнәргә әверелде Җырчылар, акыннар, ашуглар чәчәннәр аны хәтта кояшның үзенә тиңләделәр, аның рәсеме медальләргә сугылды, һәйкәлләре шәһәрләрнең һәм авылларның иң үзәк мәйданнарын •бизәде» Яшь шагыйрьнең яшерен хыялларын карт политик һич тартынусыз чынбарлыкка ашырды Моңа гына канәгатьләнмәстән. Ежов һәм Берия. Вышинский һәм Ульрих кулы белән үзен олылаган, үзенә инанган халык йөрәгенә канлы хәнҗәр батырды, башкаларга да җәлладлык чире йоктырды Бөтен ил күләмендә ваба авы руыннан да яман чир башланды Намус дигән, аек акыл дигән асыл сыйфатлардан мәхрүм бәндәләр өчен чын мәгънәсендә «эш фронты» ачылды; җәмгыятебез өстендә шик. әләк, ялган, яла шәүләләре бии башлады Мин әнә шул чорлар турында уйланам, моннан кырык-илле еллар элек чыккан газета-журналларга күз салам да хәйран калам Ничек инде шулай була алган. Безнең илдә безнең заманда’.' Мәкаләләрнең исемнәре генә дә. дәһшәтле, җан тетрәткеч «Стенага терәргә'». • Еланнарны сытарга'» «Үлем җәзасына'», «Шакаллар өере» «Яшәргә хаклары юк1 Мине барыннан да бигрәк кем тарафыннан язылган булуы кызыксындырды У-у. аларның исемнәрен әйтергә дә оят Без ничә еллар буе баш игән, без хөрмәтләп олылаган ил агалары, хезмәт алдынгылары, стахановчылар, әдипләр, шагыйрьләр, рәссамнар композиторлар, артистлар Аларның шулай зиһеннәре томаланган булды микәнни соң” Канга сусаган булдылар микәнни’ Әллә баш залимга тугрылык хисләрен белдерәселәре килдеме’ Бу акылга сыймаслык, сәер, аңлаешсыз фаҗигане булдырмаска мөмкин түгел идемени” «Совет әдәбияты» журналының 1937 елгы бер санында сәер шигырь бар Поэмага тартым озын бу әсәрнең исеме— - Нарком Ежов - Авторы — Максуд Сөндекле. Сталинны мактап язган шагыйрьләрне мин күпмедер дәрәҗәдә аңлыйм — аларның ихлас булуын да инкарь итеп булмый диярлек Ул — ихластан ялгышу Әмма инде ул вакытта ук одиоз фигурага әйләнгән җәлладка дан җырлау — бик начар фал иде ләбаса Куркыныч -фаш итүләр», «халык дошманнары-на төртеп күрсәтүләр, ачыктан-ачык һәм яшерен шымчылык шулай башланды Архивларда эшләүче кешеләр тагын бер нәрсәгә хәйран кала әлеге газета-журналлар туракла- нып-кискәләнеп беткән Күрәсең. 37 иче ел «батырлары» асларына су керүне сизеп алгач, үзләренең куркыныч автографларын» тизрәк юк итәргә ашыкканнар Әдәбият белеме өлкәсендә эшләүче бер танышым бу уңайдан ничек итеп бер мәкалә артыннан «чапканын» сөйләгән иде Татарстан фәнни китапханәләрендә һәм Гел йөрде ул шулай өйдән өйгә. Гел ят ишекләрне шакып йөрде Иңендәге иске пандурие. Ихлас җыры аңа юлдаш иде Ләкин шөһрәт һәм дан урынына Кешеләре ул яшәгән җирнең Мескен мәхлугына бу дөньяның Бары касә тутырып агу бирде Эределәр хәтта таш йөрәкләр. Таш йөрәкләр хәтта ярсып типте Уятты ул аңын бик күпләрнең — Аңны каплап торган чал төн утте Һәм әйттеләр аңа -Мә, эч. мәлгунь. Агу чөмер — шунда тынар куцел. Җырың да ят синең безнең өчен, Хак сузең дә синең кирәк тугел’ (Тәрҗемә — авторныкы) хәтта китап палатасындагы төпләмәләрдән ул мәкаләнең кем тарафыннандыр кисеп алынган булуын күргәч, галимебез Мәскәүгә, аннан Ленинградка юл тоткан — тагын шул ук хәл икән. Беркемнең дә кулы тимәгәндер әле, дип Уральск якларына командировка алса — биредә дә аннан алдарак өлгергәннәр Әйе, ашыкканнар, тизрәк эз югалтырга тырышканнар Аерым кулларда сакланып калу мөмкинлекләрен генә искә алмаганнар Ә андый шаһәдәтнамәләр бар Хәтәр елларда бөтен татар совет классикасын тар-мар итеп, Г Ибраһимов. К Тинчурин, Ф Бурнаш, X Туфан кебек әдипләр йөзенә кара ягып, әдәбиятыбызның тамырына балта чапкан ул кешеләрнең кайберләре исән әле Бәлки бу иске гөнаһларны искә төшереп торырга кирәкмидер дә1 Ләкин ялган сукмактан киткән хак юлга керерме соң?! Республикабызның культура җәмәгатьчелеге бүгенге демократия һәм плюрализм шартларында тарихыбыздагы, әдәбиятыбыздагы. гомумән, рухи мирасызыбыздагы «ак тапларны» бетерү өчен эшчәнлек җәелдергән бер вакытта алар да тик тормыйлар — трибуна даулыйлар, һаман да иске җырны сузалар — сүзнең Сталин өрәге алкышлардаен. аның арсеналыннан алынганын сөйлиләр Матбугатта басылган мәкаләләре исә, әйтерсең лә, дүрт-биш дистә ел өстәл тартмасында онытылып ятканнар да. хәзер генә дөнья күргәннәр. Аларның шәхес культы һәм торгынлык елларында кырган эшләреннән бүгенге көнгә кадәр кара күләгә сузылып килә тарихны яңабаштан язасы, гаделлек һәм хакыйкать эталоны белән үлчисе бар Үткәндәгеләр өчен бар гаепне хәзер бер Сталин өстенә өябез Ләкин Сталиннан да куркынычрак нәрсә бар Анысы — сталинизм Кемнәрдер Сталинны сүгә-сүгә ста- линизмны саклап калырга тырыша, үткәннәрне сагына, замананың иң четерекле мәсьэ- чәләре хәл ителгән чакта, трибунага менә, кичәге фикерләрне бүгенге формада үткәр- мәкче була. «Прогресс» нәшрияты чыгарган «Иного не дано» дигән китапта бик акыллы мәкалә бар Л Карпинскийның «Сталинизм ни өчен аренадан китми9 - исемле мәкаләсе ул Анда шундый гыйбрәтле сүзләр бар: «Сталинизм — Сталин гына түгел һәм аның шәхесенең культы гына түгел, сталинизм — социаль багланышларның бик зур бер йомгагы, еллар дәвамында бөтен җәмгыятьтә тотрыклы урын алган экономик, политик. идеологии һәм мораль чыганакларның өлешләре бер-берсенә нык укмашкан агломераты ул» Уйланырлык фикер Чыннан да. безнең бүгенге бәлаләребезнең башы шунда, шыксыз үткәннәрдә шул' Әнә шуңа күрә дә бүген киңәш итеп, гомер буе инанган хакыйкатьләргә барлау үткәрү, алар арасыннан киләчәк өчен ярардаен, кешелеклеләрен. гуманнарын сайлап алу — бөтен җәмгыять өчен иң зур ихтыяҗ Юл өстендәге ташны вакытында алып ташламасак, аңа без генә түгел, бездән соң киләчәк буыннар да сөрлегәчәк Әлбәттә, бу җиңел эш түгел Монда аек акыл һәм намус кына түгел, шактый дәрәҗәдә батырлык та таләп ителә Минем бу язмаларым — озак елларга сузылган газаплы уйлануларым нәтиҗәсе Әйе, әйе. мондый фикергә кинәт кенә килмәдем мин. Югарыда телгә алынган «яшерен доклад" үзенә күрә бер импульс кына иде — ул җәмгыятьтә урнашкан карашларны бөтенләй үзгәртмәде диярлек Ул вакыттагы җитәкчелек, җитәр, шуннан артыгы ярамас, дидеме, әллә үз гөнаһлары да ачылудан курыктымы — фаш итүләр тәгәрмәче кире якка әйләнә башлады Әлбәттә, шәхес культын тәнкыйтьләү бөтенләй нәтиҗәсез калды, дип әйтергә җыенмыйбыз. Бу чорда вакыйга булырлык яңа рухлы әсәрләр дә туды А Твардовскийның »3а далью даль». Г Николаеваның «Битва в пути», И Эренбургның «Оттепель». В. Дудинцевның «Не хлебом единым» кебек әсәрләре — шул бәрәкәтле чор җимеше Рус шигъриятенә Е. Евтушенко, Р Рождественский. Б Окуджава. Б. Ахмадуллина кебек шәхесләр килсә, татар әдәбияты Р Файзуллин Рәшит Әхмәтҗанов, Р Мингалим, Зөлфәт, М Әгъләмов исемнәре белән баеды Куанырдай нәрсәләр, әйе, бар иде Әмма шәхес культын. бюрократик, команда-админи- страторлык системасын тәнкыйтьләү эзлекле һәм ахырынача алып барылмау аркасында, без икенче баткаклыкка — торгынлык сазлыгына кереп чумдык Бөтенесе ул заман иллә дә рәхәт иде җитәкчеләргә фимиам җырлый-җырлый орденнар өләшәбез, тапканыбызны ашап-эчеп бетерә барабыз, кыскасы, «дөнья—диңгез, без—корабль, шапылдатабыз гына» Шапылдаттык, күп нәрсәне күрмәмешкә салыштык, үзебезне, барысы да әйбәт, дип инандырдык. Баксаң, ул арада «Сталин бабабыз» автомобиль тәрәзәләренең иң түренә менеп утырган, баксаң, мәшһүр полководецларның мемуар китапларында иң мөхтәрәм урынны алган, баксаң, матур әдәбият һәм нәфис фильмнар да аннан башка яши алмый башлаган— «халыклар юлбашчысы»ның «яңадан тууы« иде бу Һәм моның соңы нәрсә белән бетәсен алдан әйтү мөмкин түгел иде Менә шушы «Шәхес культының икенче дулкыны» халыкның төпле фикерен чуалтты да куйды инде Узган җәйдә миңа туган якларымда — Буа районында шактый еш булырга туры килде СССРның 60 еллыгы исемендәге, «Коминтерн» Маяк» колхозларында кеше- 146 лэр белая очрашып сөйләштем Сүз бүгенге үзгәрешләргә, аңа каршы эш алып баручы көчләргә Сталин шәхесенә килеп ялгана иде — Нәрсә инде бу’ Кибеттә каткан прәннек тә калмады Күп сөйлибез, тәртип юк Сталин вакытында, ичмасам, тормыш күзгә күренеп яхшыра башлаган ид<- — Кайбер фикерләрнең сөземтәсе шуңа охшый Илдә барган үзгәрешләрне бөтен халык бердәм яклый дисәк, менә сиңа мә' Бер әби сөйли: — Гомере буе ул Сталин безнең өчен тырышты, үзенең өстенә кияргә шул каткан бер шинель иде инде Олы яшьтәге бер абзый минем шул шәхес культы чорындагы репрессияләр хакындагы сүзләремә каршы Утыртса, начальствоны гына утырткан ла ул. эш кешесенә тимәгән.— дип жавап бирде Нәрсә әйтергә’1 Минем бу соравым башкаларга мөрәҗәгать итүдән бигрәк, үземә, үземнең укыганбелгәннәремә. үземнең тормыш тәҗрибәмә Мин ул сорауны үз-үземә күптәннән биргән идем инде, мин күптәннән аңа җавап эзлим Нәкъ җырда җырланганча Төннәр буе йоклый алмый ятам. . Бермин генә түгелдер, заманы шундый — башкалар да уйлана торгандыр Без хакыйкатькә газаплы кичерешләр аша киләбез Уйлардан башлар чатнар төсле Бүген, безгә йөзләгән меңләгән сораулар тынгылык бирми Ничек яшәдек соң без моңарчы’ Юлыбыз, мәсләгебез кая илтә’ Без инанган, без табынган ул кеше — кем’ Җәлладмы’ Тиле фанатикмы’ Аның Иван Грозныйга охшарга тырышуын ни белән аңлатырга? Ник соң әле һәлакәтне вакытында күрмәдек’ Моңарчы ил ирешкән казанышлар өчен 50 миллион корбан артык күп түгелме соң’ Мин. мәсәлән, ул, абсолют власть яулап алгач моннан үзенә ләззәт тапкандыр һәм шуның белән бик бәхетле тойгандыр дигән фикердән ерак торам Мин бары без кичергән фаҗиганең асыл сәбәпләрен аңларга тырышам Миңа калса, ул үзе үк — фаҗигале һәм бәхетсез шәхес Алкоголик әтисе- сенең исереп сугышканда һәлак булуын, физик яктан зәгыйфьлеге аркасында яшьтәшләре тарафыннан кыерсытылып үсүен күз алдыннан кичерәм Яшьлегендәге сынаулар Аннан сөргеннәнсөргенгә куылып йөргән елларда хатыны Е Сванидзе үлеп, өлкән улы Яковның кеше кулына калуы Утызынчы еллар башында икенче хатынының үз-үзенә кул салуы, улы Василийның алкоголиклыгы, кызы Светлананың бер ирдән икенчесенә күчеп йөрүе Чын дуслары, якын туганнары юк: кайсыларын ул аттырган, кайсылары үзләре аннан йөз чөергән Бар белгәне — дәүләт эшләре, шыксыз кабинет тынлыгы һәм рухи ялгызлык Тирә-юньдәгеләр бөтенесе хыянәтчеләрдер, аны үтерергә генә уйлап йөриләрдер төсле Юк. шундый шартларда үзен бәхетле тоя алмагандыр ул кеше Ләкин без — гуманистлар, кешенең бәхетсезлегеннән көлмибез. Без кичергән фаҗига үткәннәрдә калсын, безнең белән киләчәккә бармасын, дибез Шуңа күрә бу кешенең идея буларак, символ буларак тагын бер кат «яңадан тууын» теләмибез Чөнки ул социализмның кешелекле рухына сыя алмый, чөнки ул — төрмәләр, кимсетүләр, коллык, үлемнәр чагылышы Үземнең бала чагымны искә төшерәм дә сискәнеп китәм Сугыштан соңгы авыр еллар Күлмәк ертык, итек тишек, тамак ач Укытучылар безне — хәлсез мескеннәрне аягүрә бастыралар да бәхетле балачак турында җыр җырлаталар Ул җырларда без ■шатлар, алсу йөзлеләр акыллылар, җитезләр», без «бөек атабыз Сталинга» рәхмәт әйтәбез, әйтәсе килмәсә дә. «үпкәләр авыздан күренеп торса да», әйтәбез Шул елларда минем белән булган бер мәзәк хәл Ниндидер бәйрәм алдыннан укытучы безгә җыр өйрәтте Ә малайларның — сүзләрен белмиләрме, әллә башка сәбәпме — җырлыйсылары килми Шулай буласын сизенепме, укытучы җыр башлаучыга бер кап печенье вәгъдә итә Минем инде ничә көннәр рәтле ризык капканым юк. кызыктырды каһәр Һәм мин. «колагыма аю баскан» булса да. «солистлыкка» алынам — мәктәп ишегалдында минем ялгыз чырылдавык тавышым яңгырый Шауласын, гөрләсен безнең җыр. Еракка яңрасын безнең җыр. Күкләрдә күкрәсен безнең э<£ыр. Безгә җыр, безгә нур бирде Сталин Яшә. даһи Сталин! Укытучы вәгъдәсендә торды — бүләкне бирде Әй. белсәгез иде сез ул печеньенең тамактан ничек үткәнен, гарьлектән, кимсенүдән яшьләремә буыла-буыла ашпк- пошык йотуымны! Бу трагикомедик хәл искә төшкән саен, мин әле дә кызарып ку м Без татлы хыяллар белән яши идек, "коммунизм» дигән гаҗәеп чорларга тиз генә барып җитү өчен теләсә нәрсәгә ышанырга, теләсә нинди газап татырга, хәтта гомер белән санашмаска, үлемне санга сукмаска әзер идек, безнең хакта хәтта шагыйрьләр Кадак ясасаң бу кешеләрдән. Ныграк кадак булмас иде җирдә,— дип язды Ләкин безнең тормыш укытучылары — «бөек юлбашчыларыбыз» үзләре вәгъдә иткән тәмле-томлыны бирергә ашыкмадылар Безгә киләчәккә барасы, һәр адымда абынмас өчен, юлдагы түмгәкләрне күрү өчен рухи офыкларыбызның ачык булуы зарур. Без үткәннәрне хурлау, каралту бөтенләй инкарь итү өчен түгел, ачысын, фаҗигасен тәмам аңлау өчен, шуннан сабак алу өчен тагын бер кат искә төшерәбез Шагыйрь дустым Рәшит Әхмәтҗанов бик дөрес язганча: «Каберләрдән ирләр үч алмый “ Үткәннәр сабагы безгә бүген өчен кирәк Үткәннәр, бүгенге һәм киләчәк — бер чылбырның буыннары. Шуңа күрә карашлар бүгенге проблемаларга юнәлтелгән Кайдан соң ул мирасларның безгә кирәкмәгәне. юлга аркылы ятырдае’1 Утызынчы, кырыгынчы, илленче елларның лозунгларын, теләсә кайсы рәсми документка, фәнни хезмәткә, әдәби әсәргә нигез булып яткан канатлы сүзләрне искә төшерик, кайбер шигъри юлларны уйдан кичерик «Большевиклар алмаган крепостьлар юк» «Бөтенесен кадрлар хәл итә» (И Сталин). «Әгәр дошман бирел мясо. аны юк итәләр- (М Горький) Безнең чорда барлык юллар коммунизмга илтә» (В Молотов) -Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз, аларны аннан алу — безнең бурыч» (И Мичурин) Ләкин һәр лозунг артында — эш-гамәлләр ләбаса1 Ә алар нинди иде соң’ — шул турыда бергәләп уйлашыйк әле Кем иделәр соң алар — бөтенесен хәл итүче кадрлар'' Бөтенесен дә хәл итәргә аларның белемнәре һәм тәҗрибәләре җитә идеме соң’ Ак диңгез-Волга каналын. Норильск металлургия комбинатын. Сталинград трактор заводын һәм башка индустрия гигантларын төзүдә тоткынга әйләндерелгән югары интеллект һәм профессиональ әзерлекле кадрларыбыз әрәм булды, үзләрен чагыштырмача ирекле хис иткән гражданнар да шундый ук язмышка юлыгудан гарантияләнмәгән иде Менә-менә сугыш башланырга торганда, Кызыл Армия даны булган полководецлар, нахак бәла тагылып юк ителде Социализм эшенә чын күңелдән бирелгән миллионлаган кешеләр — партия, совет, комсомол, профсоюз, хуҗалык җитәкчеләре, илнең алтын фонды, интеллектуаль хәзинәсе саналган галимнәр, язучылар, рәссамнар, композиторлар, артистлар Берия концлагерьларында иң игелексез, иң авыр, иң пычрак эшләрне үтәделәр Сталин вакытында соң чиккәчә үзәкләштерелгән, бар инициативаларны буа торган, теләсә нинди энтузиазм чаткыларын сүндерергә сәләтле, катгый кануннарга һәм кагыйдәләргә буйсындырылган административ-командалык итү системасы туды Ул бүген дә исән Без көн тәртибенә куйган күпме матур башлангычлар әле дә аның таш диварына барып бәрелә Без бүген әхлак нормаларының какшавы, гаиләнең тотрыксызлыгы. тәрбиясез һәм йөгәнсез балалар турында ачынып сөйлибез Нидән башланган соң ул — шул турыда уйлыйбызмы’ Утызынчы елларның Павлик Морозов исемле мәшһүр герое бар Атасын фаш итеп дан алган ул малайны без ничек кенә идеаллаштырмадык ата-ана белән бала арасына ничек кенә тыкшынмадык” Бүген Казан урамнарында, ата-ана сүзен санга сукмыйча бер-берсенә каршы үтерешкәнче сугышучы яшүсмерләр турында укыганда, минем күз алдына әнә шул «атаклы» Павлик Морозов килеп баса Бөек Ватан сугышының авыр көннәрендә кабул ителгән бер указ бар Баласы булмаган кешеләрдән налог түләтү турында ул Бу указның хатын-кызлар өчен нинди хурлыклы булуын уйлаганыгыз бармы икән’ Сугыш вакыты бит, һәр ир кеше исәптә — теләсә кем муенына барып асылынасыңмыни’ Өйләнер кеше юк. ә син бала тап яки налог түлә Ул елларда зинадан туган балалар — әнә шуп указ җимешләре дә Әгәр без бүген таркалган гаиләләр, атасыз балалар, төнге күбәләкләр — фашихәлзр турында сөйлибез икән, сүзнең бер очы шул елларга барып тоташмыймыни” Безнең буын гомер буе дөньядагы иң гадел җәмгыять — коммунизм турында хыялланып яшәде Чын күңелдән ышанып, көчен һәм канын кызганмыйча якты киләчәк өчен көрәште Еллар үткән саен идеаллар җимерелә барды, сүз белән эш арасында аерма зурайганнан-зурайды Димәк, барлык юллар да коммунизмга илтмиләр икән Шуны аңлау иманнарны какшатты, ышанычны җимерде, бүгенге җинаятьчел битарафлылыкны тудырды. Без табигатьтән рәхимлекләр көтмәдек Без бу канатлы сүзләрне үзебезчә аңладык Җирне харап итә торган әллә никадәр комбинатлар төзедек, елгаларны буып. балыкларның юлын бүлдек урманнарны таладык, җир асты байлыкларын әрәм-шәрәм иттек Бүген экологии үлем куркынычы турында сүз алып барабыз Сталин үзе «безнең иң зур капитал, дип игълан иткән кешеләрнең бары аның бөеклеген мактарга, ул кушканны эшләргә, ул төртеп күрсәткән -халык дошманын, гаепләргә генә хакы бар иде Хәтта паспорты да булмаган колхозчы агай — авылдагы бәләкәй сталинның һәр әмерен үтәүче, бар тормышы җитәкчеләрнең мөнәсәбәтенә тулаем бәйле хокуксыз бәндә иде Без «халыклар төрмәсе» булган иске Россиянең "милләтләрне тату гаиләгә» берләштергән бөек Советлар иленә әверелүен зур горурлык хисе белән тәкрарлый идек Ә шул ук вакытта кырым татарларының, чеченнәрнең. ингушларның Идел буе немецләренең. калмыкларның, карачайларның туган җирләреннән сөрелүләренә көенә идекме соң’ 1969 ел җәендә Үзбәкстанның Чырчык дигән шәһәрендә бер очрашу һич кенә дә хәтердән чыкмый Сеңелемнең күршесендәге бер әби белән сөйләшеп киттек Кырым татары икән Мин аннан бу якларга ничек килеп чыгуларын сораштым Карышмады Сөйләде Аларны 1944 елның маенда терлек вагоннарына дыңгычлап төягәннәр дә ерак сәфәргә озатканнар Ач көе, хәтта бер йотым суга тилмереп, ярты айдан артык барганнар алар. Картлар, карчыклар, сабыйлар, ваба авыруыннан кырылгандай, җан биргәннәр Ә аннан чәнечкеле тимер чыбыклар артында көн итү Үзем тыңлыйм, үземнең күзләремнән яшь ага Бу да безнең заман хакыйкате Без дистәләгән еллар буена алдана-алдана алгы көнгә карадык. Инде тәүбә итәр көн җитте “Бездә милли мәсьәлә тулысынча хәл ителгән» дип попугайларча кабатлаучыларны Карабах хәлләре. Алма-Ата һәм Якутия вакыйгалары. Балтик буе халыкларының хәрәкәте ни дәрәҗәдә уйландыргандыр — анысын әйтүе кыен, әмма бу хәлләр — сталинизмның иң аныр мирасы икәне бәхәссез Мин еш кына Сталинның 1936 елгы Конституция проекты турында ясаган докладыннан бер өзекне искә төшерәм «Мисал өчен Башкортстан яки Татарстан республикасын алыйк Әйтик, бу автономияле республикаларны союздаш республикалар разрядына күчерделәр, ди Алар логик һәм фактик яктан үзләренең СССРдан чыгулары турында мәсьәләне куя алырлар идеме’ Юк. куя алмаслар иде Ни өчен’ Чөнки алар бөтен яктан да совет республикалары һәм өлкәләре белән уратып алынганнар һәм. әйтергә кирәк, алар СССРдан беркая да чыга алмыйлар (гомуми көлү, кул чабулар)» Шул юлларны укыйм да. республикабызның, халкыбызның бүгенге хәле турында уйлыйм, нефть һәм җир асты сулары белән пычранган кырларны, болыннарны, зәһәр төтен эчендә утырган индустрия гигантларын, елдан-ел таркала барган авылларны, туган телен, җырын-моңын белми үскән егетләрне һәм кызларны, ни булды әле заманга. дип безгә мөлдерәп караучы Акбабайларны һәм Акьәбиләрне күздән кичерәм. колагымда әлеге дә баягы шул «гомуми көлү» яңгырагандый тоела Сталинизмның мондый кара мирасларын санап чыгу да бик күп вакытны алыр иде Күп алар, күп Партиянең XIX Бөтенсоюз конференциясе аларның кайберләрен генә көн тәртибенә куйды әле Алда әллә никадәр борчумәшәкатьләр. алда — икеләнүсез. аяусыз көрәш, алда — перспективалар Без — оптимистлар. Тәүбә иткәннән соң күңел сафланган кебек җәмгыятебез авыруларының асыл сәбәпләрен белгәч үк җиңел булып китте Бу инде илдә үзгәртеп коруларның һичшиксез тормышка ашачагына зур ышаныч уята КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре М С Горбачев, безнең бүгенге уйларны чагылдырып, конференция трибунасыннан Кешеләр үз җаваплылыкларын тойдылар, апатиядән һәм читләшкәнлектән арына баралар Яңарыш җиле халыкның әхлакый сәламәтлеген чыныктыра Демократияләштерү фикерләрнең, эмоцияләрнең, инициативаларның куәтле ташкынына ирек куйды Хакыйкать һәм хәбәрдарлык урнашу иҗтимагый атмосфераны сафландыра кешеләрне канатландыра, аңны азат итә. актив эшчәнлекне көчәйтә»—диде Бу сүзләрне без намусыбызның гомерлек программасы дип кабул итәргә тиешбез Тарих идеяләребезне һәм идеалларыбызны сынады Без сталинизм өермәләре аша уздык Хрущев волюнтаризмына буйсынып, хакыйкать карурманнарында адашып йөрдек. Брежнев идарә иткән торгынлык еллары сазлыгын ерып үттек. Заман безне һаман сыный тора Заман, безнең күзләргә текәлеп, әллә нинди четерекле сораулар бирә Узган гомеребездә нишләдек без? Без бүгенге көндә кемнәр’ Без әле кая барабыз’ Безгә алгы көнгә карап барасы, безгә кешелекле Кешелекне Дәвам итәсе бит Сорау кискен, аяусыз: нишләргә? Ә җавабын һәркем үткәннән һәм бүгенгесеннән сорасын, намусыннан сорасын' Ноябрь, 1988 ел

Реклама