Культура тормышы көндәлеге

ЮЛБАШЧЫ МУЗЕЕНДА 24 февральдә Питрәч районының Лени- ноКокушкино авылында В. И. Ленин Мемориаль музееның 50 еллыгына багышланган фәнни-практик конференция булды. Аның эшендә Татарстанның партия, совет, комсомол, профсоюз работниклары. Казан шәһәре галимнәре. Куйбышев. Уфа. Ульяновск шәһәрләрендәге В. И. Ленин Мемориаль музейлары хезмәткәрләре катнашты. Конференциядә катнашучылар Володя Ульянов һәм М. А. Ульянова һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар. Шул ук көнне район хезмәт ияләренең музейның ярты гасырлык юбилеена багышланган тантаналы жыелышы булды. Конференция эшендә һәм тантаналы җыелышта КПСС өлкә комитеты секретаре Р. Р. Идиатуллин катнашты һәм чыгыш Ленин идеяләрен пропагандалау, хезмәт ияләрен В. И. Ленинның тормышы, эшчән- леге һәм Ульяновлар гаиләсе үрнәгендә тәрбияләү буенча зур һәм нәтиҗәле эш башкарганы өчен. Ленино-Кокушкинодагы В И. Ленин Мемориаль музее КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы ның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. ТАТАР ИҖТИМАГЫИ ҮЗӘГЕ СЪЕЗДЫ 17 —18 февральдә Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татар иҗтимагый үзәгенең оештыру съезды булып узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан, илебезнең күпчелек союздаш һәм автономияле республикаларыннан. Мәскәү. Ленинград. Әстерхан. Саратов. Куйбышев. Ульяновск. Свердловск. Томән шәһәрләреннән, башка өлкәләрдән. шулай ук Финляндиядән — барлыгы 31 төбәктән делегетлар һәм кунаклар катнашты. Татар иҗтимагый үзәгенең урыннардагы бүлекләре һәм теләктәшлек төркемнәре сайлаган 600 дән артык делегат арасында күренекле галимнәр, эшчеләр, колхозчылар, мәдәният, мәгариф, матбугат, радио-телевидение хезмәткәрләре, дин әһелләре бар иде. Съездны Татар иҗтимагый үзәгенең оештыру комитеты председателе — Казан дәүләт университеты доценты М. А. Мөле- ков ачты. Аннары ул оештыру комитеты башкарган эшләр һәм иҗтимагый үзәкнең максатлары турында доклад ясады. Съездда комитетның милли дәүләтчелек комиссиясе председателе Казан культура институты проректоры Р. Хәкимов, милли тел комиссиясе председателе профессор В. Хаков, экономика комиссиясе председа теле С. Дәүләтшин. демография комиссиясе председателе Д. Исхаков, сәнгать һәм мәдәният комиссиясе председателе М. Нигь мәтҗанов. экология комиссиясе председателе М. Җиһаншин. мәгариф комиссиясе председателе X. Гарданов. хатын-кызлар һәм балалар комиссиясе председателе Ф. Бәйрәмова докладлар булән чыктылар. Съездда киң фикер алышу булды. Съезд эшендә ТАССР Министрлар Сове ты Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсонов катнашты һәм чыгыш ясады. Съезд Татар иҗтимагый үзәгенең Уставын һәм платформасын кабул итте. Татар иҗтимагый үзәгенең идарә органын — вәкилләр советын сайлады. 18 февральдә көннең икенче яртысында В. И. Ленин Үзәк музееның Казан филиалы конференц-залында съезд делегатлары очен матбугат конференциясе үткәрелде. Аны КПСС өлкә комитетының идеология бүлеге модире О. В. Морозов алып барды. Конференциядә КПСС өлкә һәм Казан шәһәр комитетлары җаваплы хезмәткәрла- ре. республика министрлыклары җитәкчеләре съезд делегатларының күп санлы сорауларына җавап бирделәр. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ Моннан 50 ел элек республикабыз сәнгать эшлеклеләрен бер тирәгә туплау, театр сәнгатен тагын да үстерү һәм камилләштерү максатыннан Бөтенроссия театр эшлек- леләре җәмгыяте бүлеге төзелгән иде. (Хәзер ул Татарстан Театр эшлеклеләре союзы дип атала). 23 январьда Актерлар йортында шушы уңайдан «Бөтенроссия театр эшлеклелөре- нең Татарстан бүлегенә — Татарстан Театр эшлеклеләре союзына — 50 ел» дигән тема га фәнни конференция үткәрелде. Анда республикабыз театрларында эш ләүче артистлар, илебезнең күп кенә шәһәрләреннән килгән кунаклар, сәнгать белгечләре катнашты. Алар театр сәнгато1ИК үткәне, бүгенгесе турында җанлы әиг»*8 алып бардылар. Киләчәктә театр сәнгатен тагын да үстерү турында кызыклы фикер ләре белән уртаклаштылар. Татарстан Театр эшлеклеләре союзым 50 ел тулу уңае белән үткәрелгән фәнни конференциядә ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов. ТАССР культура министры М. М. Таишев катнашты. РИЗА ФӘХРЕТДИНЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ Шәхес культы чорында һәм торгынлык елларында исеме онытылып торган зур га лим. әдип, журналист һәм җәмәгать эш леклесе Риза Фәхретдиневнең тууына 130 ел тулу уңаеннан СССР Фәннәр академия сенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтында 13 февральдә фәнни конференция үткәрелде. Конференцияне институт директоры профессор М. 3. Зәкиев ачты. Анда Р. Фәхретдиневнең иҗат мирасын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре, аның иҗат методы. әдәби эстетик һәм педагогик карашла ры. журналистлык эшчәнлеге. билгесез хатлары турында докладлар тыңланды. Конференция эшендә ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов һәм Риза Фәхретдиневнең кызы Әсма ханым Шәрәф катнашты. Шул ук көнне юбилей тантанасы К. Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры бинасында дәвам итте. КПССның Казан шәһәр комитеты. Татар стан Язучылар союзы идарәсе һәм СССР ФА Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты оештырган бу кичәне филология фәннәре кандидаты. Татарстан китап нәшрияты директоры Р. С. Мөхәммәдиев алып барды. Р. Фәхретдиневнең тормышы һәм эшчәнлеге белән тарих фәннәре докторы. Казан дәүләт университеты профессоры М. Г. Гос манов таныштырды. Кичәдә ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов катнашты. ФАТИХ КӘРИМНЕҢ ЮБИЛЕИ КИЧӘСЕ 30 январьда К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында та тар совет поэзиясенең күренекле вәкиле патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Аны кереш сүз белән шагыйрь Р- Фәйзуллин ачты. Юбилярның тормышы һәм иҗат юлы турында шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов. фи лология фәннәре кандидаты 3. Мәҗитов сөйләде. Тамашачылар шагыйрьнең кызы Л. Кәримованың әтисе турындагы истәлекләрен игътибар белән тыңладылар. Ф- Кәрим юбилеена багышланган кичә Я® КПСС өлкә комитеты секретаре Р- Р. Идиатуллин. ТАССР Министрлар Со веты Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов катнашты. Тантаналы кичәнең рәсми бүлегеннән °оң республиканың сәнгать көчләре катна шында концерт булды. ШӘҮКӘТ БИКТИМЕРОВКА 60 ЯШЬ СССРның халык артисты. РСФСР һәм ТАССР Дәүләт премияләре лауреаты. СССР Верховный Советы депутаты Шәүкәт Бик тимеровка алтмыш яшь. иҗат эшчәнле нә кырык ел тулды. Шул уңайдан 3 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында юбилярның иҗат кичәсе булды. Анда катнашучылар Ш. Бик тимеров катнашында «Ат карагы* (Т. Миң нуллин әсәре) исемле яңа спектакль кара дылар. Кичәне кереш сүз белән театрның баш режиссеры. СССРның халык артисты М. Сәлимҗанов ачты. ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары М. X. Хәсәнов юбилярга КПССның Та тарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Ми нистрлар Советының Мактау грамотасын тапшырды, аңа иҗат уңышлары теләде. Ш. Биктимеровны ТАССР Театр эшлек леләре союзы идарәсе председателе Р. Та җетдинов. ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Т. Миңнуллин. КПССның Са ба район комитеты беренче секретаре И. Нигьмәтуллин, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры режиссеры В. Сәйфуллин, күп санлы тамашачылар котлады. Ш. Биктимеровның иҗат кичәсендә партия өлкә комитетының беренче секретаре Г. И. Усманов. ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш. Ә. Мостаев катнаштылар. Т. МИҢНУЛЛИН ПЬЕСАЛАРЫ — КАЗАХСТАН СӘХНӘСЕНДӘ Драматург Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү* комедиясе өченче ел инде Алма Атадагы Казах дәүләт балалар һәм үсмерләр театры сәхнәсендә уйнала. Бу пьеса ике ел элек Сакен Сәйфуллин исемендәге Караганда казах драма теат рында куелган иде. Ә быелның январенда Алма-Атада Т. Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәре буенча куелган спектакль премьерасы берьюлы ике театрда — Уйгур дәүләт музыкаль комедия һәм Корея дәүләт музыкаль-драма театрларында булды. ЯҢА КОНЦЕРТ БРИГАДАСЫ Башкорт дәүләт филармониясендә та нылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов җитәкчелегендә татар бригадасы төзелде. Бөтен россия конкурсы лауреаты җырчы Ф. Са- фәргалиева. җырчы Ә. Солтанова. биючеләр Я. Зәйнуллина һәм БАССРның атказанган артисты Р. Зайнуллин, нәфис сүз остасы Р Дашкина, баянчы X Сәрвәров һ. б.ны берләштергән бу концерт бригадасы Күмер- тау. Стәрлетамак шәһәрләрендә. Тәтешле, Яңавыл. Борай районнарында. Уфа шәһәренең культура сарайларында дистәләрчә концертлар биреп, тамашачыларның мәхэб бәтен казанырга с Гс-рде Бу турыда безгә журнал укучыбыз Р. Фаязов хәбәр итте.

Реклама