КИТАП БИЗӘҮ СӘНГАТЕ

Татар халкының бу сәнгате мең еллык тарихы булган әдәбият белән үрелеп үскән. Идел буе Болгар дәүләтенең югары язма культурасы, инде XIII гасырда ук .Кыйссам Йосыф, кебек әдәби җәүһәрләр тууы әдәбият ихтыяҗларына җа вап бирердәй башка тор сәнгатьнең дә үсүен таләп иткән. Китап тышлыгы ясау, аны бизәү, матур язу — каллиграфия сәнгате — әнә шул рәвешле камилләшә барган. ХП—XVI гасырларда эшләнгән алтын һәм көмеш китап тышлыкларының, китап капларының бизәкләрен чүкеп ясалган төрле сурәтләр, язулар хасил иткән. Кайбер китап савытлары асылташлар белән дә бизәлгән. Шушы затлы капларда хаттат-каллнграфлар тарафыннан күчереп язылган гаҗәеп кулъязмалар сакланган. Кулъязма китап күчерү — ата-бабалар тәҗрибәсен килер буыннарга калдыруның ышанычлы бер юлы. сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән ысулы булган. Авыл җирендә дә. шәһәр җирендә дә уку яза белү киң таралганлыктан, татарларда китап күчерү гаять дәрәҗәле эш саналган. Матур һәм килешле итеп яза белү гә — хаттатлык эшенә — балаларны кечкенәдән үк өйрәткәннәр. Китап күчерү саваплы һәм алла тарафыннан макталган бер шөгыль буларак кабул ителгән. Китапны сәнгатьле язу белән күчерүдә, әлбәттә, төрле ысуллар кулланылган. Әйтик, төгәллеккә һәм монументальлеккә омтылган борынгы язу стиле — куфи, нәфис бизәкләргә бай — сөлес. тыйнаклык һәм җыйнаклык белән өретел гән—нәсех, ярсулы, җитез — тәгълик... Татар язуында әлеге ысулларның үзара аралашуыннан хасил булган нәстәгьлик аеруча киң таралган. Бу стиль башлангыч мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылган. Кулъязма китаплар аша безгә атаклы хәттатларның исемнәре дә килеп җиткән. Мәсәлән. Кысна авылыннан Сөбхан Мәрҗани (XVII йөз) алтмыштан артык китап күчереп калдырган. Мөфти Өммәти. Гобәйдулла әл-Болгари әл-Казани әл-Сулбаши, Туйчи Күчемкол. Исламкол ибне Габделкәрим әлКаргали. Мостафа Чутай һәм башкалар — болар барысы да үз заманының фидакарь кешеләре, халыкның рухи тәҗрибәсен яңа буыннарга калдыру өчен бик күп йокысыз төннәр уздырган, каллиграфия эшен сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән шәхесләр. XVIII—XIX гасырларда китап төпләү эше тагын да киңрәк колач ала. Ул, китап бизәү кебек ук. зур сәнгать булып исәпләнә. Бу эшнең дә үз осталары булган. Шунысы да игътибарга лаек: узган гасырда китап тышлыгы өчен катыргы. кун. агач, тукыма, бизәкле кәгазь кебек җирле материаллар гына түгел, ә бәлки читтән — Урта Азиядән. Төркиядән һәм башка яклардан кайтарылган экзотик материаллар да киң файдаланылган. Китап күчерү, китап төпләү эше махсус остаханәләрдә генә түгел, халык арасында да нык таралган була. Нәкъ менә шуннан чыгып, татар китабының тагын бер үзенчәлеге күренә: киң халык арасында туган, күчереп язылган һәм тышланган кечкенә дәфтәр-китапчыкларның бизәлеше кулдан килгән мөмкинлекләрдән чыгып башкарылган. Монда инде төрле төстәге кара белән язу да. күчереп язылган текстны төрле яктан сызыклар белән урап алу да кулланылган Күчереп язучы мондый китапта үзенең тәрҗемәи хәлен дә әйтеп үткән, башка искәрмәләр дә өстәп барган. Әйтик, китапны күчерү ничек барган, ничә кон дәвам иткән, күчерүче бу вакыт эчендә ничә шәм яндырган һәм башкалар. Кулъязма текстның эчтәлегенә карата да күчереп язучы үз уйлануларын әйтеп калдырган, тәэсирләре белән уртаклашкан. Ул гына да түгел, китап күчерү вакытында аның улы яки кызы туса, башка бер яңалык булса, анысын да искәр теп үтәргә онытмаган. Гомумән, мондый кулъязма дәфтәр-китаплар күчереп язучының үзенчәлекле бер көндәлеге, сердәше, киңәшчесе булган. Ә инде татар китабының бизәлешенә, тышлыгындагы сурәтләренә Көнчыгыш культурасының зур тәэсир ясавын әйтергә кирәк. Журнал тышлыгында бирелгән рәсемдә узган гасырның билгесез бер авторы тарафыннан күчерелгән кулъязма китапларны күрәсез. Анда каллиграфиянең һәм китап тышы бизәүнең узган гасырның икенче яртысына хас үзенчәлекле төсмерләре чагыла. Узган гасыр азакларында китапны кулдан күчерү кими, тышлыгын кулдан бизәү нигездә туктала, аларны үсеп килүче «ташбасма», бүгенге китап басу һәм бизәү сәнгате алыштыра.

Реклама