Логотип Казан Утлары
Роман

КЕНӘРИ — ЧИТЛЕК КОШЫ

Мәһабәт гәүдәле, урта яшьләрдәге бер ир-ат килеп баскан иде аның каршына — Дөньяны каргыйсызмы, туташ? Асия дәшмәде, гүя ул аны бөтенләй ишетмәде — Дөнья матур Каргамагыз дөньяны Бермәлгә югалып калды Асия, ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Бәлки, гомумән, дәшмәскә, ишетмәгәнгә сабышырга кирәк булгандыр? Ялгыз хатын-кызга, юк сүзен бар итеп, сагыз кебек ябышырга йөргән ир-атларны беренче генә очратуы түгел ләбаса. Хәер, бу ир андыйларга охшамаган кебек Әле ил кешесе яисә бер-бер дипломат, журналист кебегрәк кешеме икән әллә, дип тә уйлаган иде Асия. Тегенең журнал белән мавыгуыннан файдаланып, эшсезлектән иде Асия. Тегенең журнал белән мавыгуыннан файдаланып, эшсезлектән, туйганчы күзәткән иде үзен Шул рәвешле, каршы иртән, аэропортның иркен һәм бөркү залына килеп кергәч үк. ничектер кинәт кенә игътибар иткән иде Асия аңарга. Пөхтәлеге, кием-салымы, сабыр кыяфәте һәм. гомумән, үз-үзен тотышындагы сәер бер горурлыгы, тәкәбберлеге белән күпләрдән аерылып тора иде ул. Дәүләт эше белән бер-бер җитди командировкага баручы, яисә кайтып килүче булса кирәк дип, үзалдына уйлап та куйган иде әле Инде менә ике сәгать чамасы ул, урыныннан да кымшанмыйча, ниндидер төсле рәсемнәр төшерелгән чит ил журналлары актарып утырды. Берәүгә дә күз салмады, дәшмәде, үзен эшлекле кешеләргә генә хас рәвештә җитди тотты Бу берәр чит сында басып торучы бу ир-атны ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышу мөмкин булмаган кебек үк, аны бер-бер дорфа сүз әйтеп кире бору өчен дә сәбәп юк иде Ә ул үзе һич тә борылып китәргә җыенмый, мөлаем елмаеп, тик басып тора Асия каршында Үзен элеккечә үк горур, тыныч тота Телендә дә шул ук сүзләр — Туташ дим, каргамагыз сез аны, дөньяны. Ниһаять, гаҗәпсенү катыш кызыксыну белән башын күтәрде Асия — Нигә дип каргыйм ди? Әлегә дөньядан зыян күргәнем юк Күзләре бер мизгелгә очрашты — Алай икән,—диде әлеге ир — Әйе. менә шулай.. Асия аның ияк уртасындагы мускулы тартышып алуын, ирен читләрендә чагылып киткән чарасыз елмаюны сиземләп калды Нәрсә аңлаткандыр ул елмаю, шулчак мөлаем бер җылылык сирпелгәндәй булды үзеннән. Ирексездән, янә кызыксыну биләп алды аны: «Кем икән бу кеше? Ул аңа ни әйтергә тели? Бер-бер җитди сүзе бармы?. Әллә башкалар сыман, эш юклыктан, вакытын кая куярга белмичә, бераз теленә салынып алу гынамы исәбендә?..» Аягын аяк өстенә атландырып, итәкләрен тарткалап куйды ул Әмма тыңлаусыз итәк — үзенекен итте. Ир-атның ниятен, максатын аңларга теләп. Асия чираттагы мәртәбә күзләрен югары күтәрде. Залдагы чит-ят күзләр дә игътибар юнәлтеп өлгергән иде инде үзләренә. Сәгатьләр буе. ни эшләргә, кая барып сөялергә белми иза чигеп йөрүчеләр өчен ир белән хатын-кызның танышуыннан да хикмәтлерәк тагы нинди тамаша табарга мөмкин соң?.. Ике як-ягында янәшә утырган өлкән яшьтәге хатыннарның күз читләре белән үзенә таба карангалап алуын тойды Асия Сул яктагысы. алдына гәҗит җәеп, әле генә тамак ялгарга керешкәне, хәтта авызына капкан йомыркасын чәйнәүдән туктап торды. Менә бит, аларга да бер кызык табылды үзенә күрә Кабып алган ризыгын йогарга онытып җавап көтәләр аңардан Ничек итеп җебеп төшәргә, җавапсыз калырга мөмкин шундый чакта? - Зарланмагач — әйбәт. Бәхетлесез. димәк?. — Зарлана алмыйм.— диде Асия, чит-ят күзләрнең артканнан-арта баруын чамалап Тәкәббер елмаерга да онытмады Хатын кызны мондый очракларда урынлы-урынсыз гаеп ташлаулардан азат итә торган тәкәбберлек иде бу. — Ә мин сезгә бик урынлы бер тәкъдим белән, туташ. — Тыңлыйм — Ачыккансыз. Мин сезне ресторанга чакырам. Рәхмәт, таныш түгел ир-атлар белән ресторанга йөрү гадәтем юк. Ә мин . — ир-ат бер мәлгә туктап калды. Әллә фикерен үзгәртте, әллә сүз таба алмый торды, аңламассың. Мин ялгыз йөрергә күнекмәгән Ай-Һай. бер дә харап икәнсез.. Мин шаярмыйм, туташ, чын күңелдән чакырам’.. — Чын күңелдән баш тартам, рәхмәт! — Сез мине дөрес аңламадыгыз, туташ Аңладым. Әнә. кемне дә булса башка берәүне чакырыгыз — Асия як-ягына ым какты. Әлеге каныгудан туя башлаган кебек иде инде ул - Залда кеше шыгрым тулы ич, башка берәүне чакырыгыз Аңлашылдымы дигәнне аңлатып, иреннәрен турсайтып куярга да онытмады: шуның белән сүз тәмам, янәсе. Иңбашына аскан нәни сумкасын ипле генә ачып, аннан мода журналын тартып чыгарды. Тезгә-тез салынган аякларын алмаштырып куйды Итәген тартты, тегесе янә тыңламады. Янәшәгә салып куелган пальтосын барлагандай итте һәм. бернигә дә исе китмәгән кешедәй, инде таушалыр хәлгә җиткән журналын яңабаштан актарырга кереште. Аның саен кымшанмады ир-ат. Бу хатынның үзенә алай ук битараф түгеллеген чамалап өлгергән кебек иле инде ул. Кирәксә-кирәкмәсә турсаеп алган иреннәр, күзләреннән бөркелгән юмарт елмаю, берөзлексез тынгысызланып торган кулаяклар шул хакта сөйли түгелмени?!. Ир-атларны үтәдән күрүләре белән мактана торган хатыннар була Бик ихтимал. Әмма алар бер нәрсәне — ир-атның да. үзенә күрә, шактый күзәтүчән халык булуын онытып җибәрәләр. Әлеге ирнең дә кире борылырга. чигенергә уенда да юк иде. — Кемне чакырыйм икән.—дип. киңәш сорагандай, тәкәббер муенын суза төшеп, як-ягына карангалап алган булды ул — Соң, алай бул- 14 гач, апа. әллә сез барасызмы? дип. тез өсләренә гәҗит җәеп тамак ялгап утырган өлкән яшьләрдәге хатынга мөрәҗәгать итте Авызына дәү итеп капкан йомыркасын әле дә булса чәйнәргә онытып. тамаша кылып утырган авыл хатыны шаяруны аңламады Юк, юк.— диде ул һәм. кабалана төшеп, авызындагы ризыкны тумылдатып чәйнәргә кереште. Бер-ике тапкыр йотып, бушана төшкәч. * дорфа гына өстәп тә куйды - Безнең ристораннарга җнрер чак үткән 1 Тамагым да тук. бер кабар җирем дә юк — Бар. кызым, ашауның ояты юк Чакырган җиргә бар. куган * җирдән кит дигән борынгылар,— дип, сүзгә Асиянең икенче ягында ~ утырган хатын да килеп кушылды,— Тешләрем булса, бер дә баш тарт- ? мае идем әле. Үзем керер идем Теш протезым гына өйдә калган — дип. _ үзалдына рәхәтләнеп кеткелдәп үк җибәрде. Күпме гомер янәшә утырып та. бер авыз сүз алмашмаган хатыннар- = ның да сүзгә кушылуы, үзе тирәсендә сүзнең шулай куерып китүе оша2 мады. билгеле. Асиягә. Йә. ни җитмәгән иде инде сезгә дигән сыман. * янә күз чите белән сөзеп, каршысында кадакланган кебек басып торган - ир-атка карап алды, һәм шунда, аның карашынча, инде күптән үпкәләп 5 яисә уңайсызланып китеп барырга тиеш тоелган кешенең күзләренә текәлде. Куе кашлар астындагы тирәнлектән ике көлтә коңгырт-кара * нур сирпелгән. Бу битараф караш түгел Шаяру, уйнау гына дисәң - Түгел! Үз-үзенә ышанычы, горурлыгы, мин-минлеге ташып торган кеше J икән ич аның каршысында! Мунча себеркесе яфрагы кебек ябышкак ' бәндә булырга охшамаган бу. . Бәлки бер-бер җитди сүзе, уртаклашасы £ килгән фикере булгандыр, дип уйлап куйды ул үзалдына Әмма күңелен- = дә калкынып алган бу үзгәреш-икеләнүләрне йөзенә, күзләренә чыгар- Z мады Дәшмәде, элеккечә үк битараф калганлыгын аңлатырга теләп, күзләрен генә читкә борды — Мин кереп урын ала торам. Көтәм — диде кырыс, ләкин шул ук вакытта эчкерсез һәм ягымлы да тоелган калын тавыш. Тирән сулыш алып, ипле генә борылды да тәвәккәл адымнар белән китеп барды Кире борылып карамады Үзалдына мыскыллы елмаю белән озатып калган иде аны Асия: «Бер дә харап, янәсе. Егерменче гасыр Дон-Жуаны Каян килгән!. Торган да артыннан йөгергән ди берәү » Әмма шулай да. кайсыдыр яклары белән ошаган, үзенә җәлеп итеп өлгергән иде аны бу ир Өстәвенә кызык та әле бераз. Кайчан һәм кайда тагы шундый җай чыгып торыр, бер мәзәк итеп кенә тыңлаганда ярар иде үзен... Күңеле тартмады Асиянең Әмма шулай да. шактый ук көттереп булса да. керде ул ресторанга. Иртәнгә чәйдән соң инде байтак гомер узган иде Тагы күпме көтәсе дә мәгълүм түгел — буран. Самолетның кайчан очасын, белсә дә. бер алла гына белә бит әле Димәк, барыбер тамак ялгап алу турында кайгыртырга кирәк булачак Әлбәттә, беркадәр кызыксыну да үзенекен итте булса кирәк. Чыннан да. кызык ич ни әйтергә тели икән ул аңарга, нияте нинди? Юк сүзен бар итеп бәйләнергә, вакыт узсынга бер күрүдә гашыйк булган ир-ат роле уйнарга җыенучымы? Әллә. Кем белә бит аны. карап торышка болай җитди кешегә охша ган ич. Ишектән күренүгә үк, урыныннан торып, кунакчыл хуҗадай мөлаем елмаеп каршы алды аны ир-ат — Бик вакытлы кердегез Рәхим итегез, хәзер кайнар аш китерерләр,— дип. урын тәкъдим итте Күңелегез дә күтәрелер, җылынырсыз — Рәхмәт, миң туңмадым Ачыкмадым да... Мин болай гына. Бераз утырам да чыгармын Әллә каян пәйда булган уңайсызлануын, тартынуын күпме генә яшерергә тырышса да, булдыра алмады, бер дә урын- сызга кыбырсынырга кереште Асия. Гомер булмаган хәл үз-үзен кулга ала алмый газапланды. Үзенең нинди хата җибәрүен, нинди уңайсыз һәм мескен хәлдә торып калуын ресторан ишегеннән атлап кергәч, өстәл артына килеп утыргач кына аңлады Берәү чакырды дип, таныш-белеш булмаган ират артыннан, аны эзләп, ресторанга килеп керсен инде... Азмы-күпме горурлыгы калган хатын-кыз шулай итә аламы?' Ничек һәм нәрсә уйлап керде соң ул монда? Бу кадәрле дә җиңел акыллылык күрсәтер икән! Үз-үзен танымады, үз-үзенә нәфрәтләнде, гарьләнде Асия Ләкин сер бирергә дә ярамый, соң иде инде, атлыйсы адымнар атланган Шуны сизеп алуданмы — йөзендә ясалма елмаю нурлары кабынды аның — Ә сез дулкынланмагыз!. Тынычланыгыз, тынычлан.. Бүре түгел мин. ачыккан булсам да. бер юлга калдырып торырмын. Ашарга җыен мыйм үзегезне Кем әйтте аны?! Кем дулкынлана? Мин бик тыныч Миңа монда ошый. Дулкынланырга җыенганым да юк. уйлаганым да — дип. гаҗәпләнүен җиткерергә ашыкты Асия Әйткән сүзләренең җегәрен күтәрергә теләп, каян алдыгыз мондый сүзне дигән сыман, иңнәрен җыерып куйган булды, балкып елмайды Ә күңелендә үз-үзен битәрләүдән туктамады: «Йә. нигә җебеп төштең!. Ир-ат күргәнең юкмы?.. Авыз ачып сүз әйткәнче үк үтәдән күреп торалар үзеңне. .» — Үз-үзегезне дә битәрләмәгез алай, кирәкми! Кычкырып көлгән булды Асия: — Сез нәрсә, күрәзәчеме әллә? Күрәзәче булсагыз, бу юлы ялгыштыгыз. хаталандыгыз, иптәш. Әмма күңелендә үз-үзенә булган ачу. нәфрәт арта төште Адәм көлкесе ич. авызыңны ачмас борын, үтәдән күреп торсыннар үзеңне — Юк. мин күрәзәче түгел.— дип, җитди сүзгә күчте ир-ат. - Коньяк китертимме, шампанмы? — һәм эчкерсез, матур итеп елмаеп алды— Күрәзәче булсам, сорап тормас идем, шулай бит? — Ә миңа барыбер — Димәк, акны?.. — Үзегезгә карагыз Мин берсен дә эчмим — Менә монысы инде дөрес түгел . Очрашу хөрмәтенә бер рюмка гына булса да капмаган кеше юк. — Димәк, бар, - Бераз гына Шушы буранлы көнгә үч итеп кенә?. - Рәхмәт, мин җавап бирдем,— диде Асия Соңгы җавап хәтта үзенә дә ошап куйган иде Ниһаять, тынычланды булса кирәк. Яннарына официант килеп басты Ир-атның авызыннан чыккан һәр сүзне, кош тоткандай, үзенең кәгазенә теркәп барды һәм җәһәт кенә китеп югалды. Ә сез миңа ошыйсыз Әле иртән үк. аэропортка килеп кергәч үк игътибар иттем мин сезгә,— дип. иркенләп сөйләшергә, комплиментлардан ятьмә үрергә кереште ир-ат Матур сүзнең хатын-кызга ошаганын һәркем белә. Әмма хатын-кыз. ул сүзләргә мөкиббән китеп, аларның табигатен, максатын аңламый дип уйлаучылар нык хаталана «Ошыйсыз » дигән сүзеннән үк аңлады, юнәлешне ачык тоемлады Асия — Күргән булсагыз соң! Шуннан ни була инде? — Хәтта, гомеремдә беренче кат рейсны тоткарлаган буранга рәхмәт укыдым - һәм шул гомердән бирле мине эзәрлекләп йөрдегезме-' —дип. ирен читләренә тәкәббер елмаю төсмере чыгарды Асия. Чөнки хәзер аңа барысы да аңлаешлы һәм табигый тоела башлаган иде инде Буранга шатланган кешене күргәнем юк иде әле. «Туташ үз-үзен кулга алды. Ирек куйсаң, сүзгә дә шактый төртмәле күренә икән үзе. Әмма беренче һәм иң кыен адым ясалган. Калганы инде, спортчылар телендә әйтсәң, «икенче сулыштан» тора Хәзер, чама белеп кенә, дилбегәне кулдан ычкындырмый гына, алга таба кыймылдый башларга вакыт. »—дигән уй үтте иратның башыннан. - Зинһар өчен, көлмәгез. дияргә ашыкты ул.— Минем үземә дә сәер һәм көтелмәгәндә булды бу Моңа, иң элек, сез үзегез гаепле. Бел мисез генә, шундый матур һәм килешле атлап бара идегез һәм карашыгыз тагы, күзләр Яшен ташы китереп суккан кебек булды.. Күтәрелеп. Асиянең күзләренә карап куйды ул Көтмәгәндә очрашкан ике караш, бер беренә тартылып, берара аерыла алмын тордылар * Аларның бу карашып торуы уен идеме, әллә инде шушы уеннарын = чынга алып мавыгу идеме - моны алар хәтта үзләре дә аңлап өлгермә- 2 де булса кирәк Шулай да, сынашу озаккарак сузылгач, иң элек Асия * карашын читкә борырга мәҗбүр булды. Ни сәбәпледер, аның зәңгәр ~ күзләре кысыла төште, ирен читләре тартышып-тартышып алды. — Бөтен игътибарым сездә, тыңлыйм.— диде ул шундук, үзенең әлеге йомшаклыгын танырга теләмичә. Ә күңелендә өстәл аша гына каршысында утырган ир-атка соклану = туган иде: «Ә бит буй дисәң буе бар. төс дисәң — төсе Мавыктыргыч х итеп сөйләшә белә, киемнәре Килешмәгән җире юк». ' — Көләргә ашыкмагыз Үзегезгә сокланып һәм хөрмәт белән кара- ; ган кешедән көлү яхшы түгел, шулай бит? — Шулай бит. - - аның урынсыз сүзен кабатлаудан тәм табып, янә 2 үртәп алды Асия. ’ ? — Көләсез,— дип кенә җавап кайтарды ир-ат Хатын-кызның төрт- 2 мәле сүзе, әлеге очракта, үз итә төшүнең хәбәрчесе икәнлекне яхшы т аңлый иде ул. Эчкерсез һәм ышанып сөйләшүеннән туктарга уенда да ' юк иде Бераз уйга калып торды да үзалдына елмаеп алды. Сөйләргәме. - сөйләмәскәме дип икеләнә калган иде булса кирәк Дөресрәге, шул хакта ± иллюзия тудырып маташуы булды бу- Каршыгызда утырганда - сизендегезме икән - мин берөзлексез, күзем сезгә төшкән саен, сокланып туймадым. Күңелемнән шигырь юллары кабатлап утырдым — Кызык,— дип куйды Асия, чынлап та тыңларга әзер икәнлеген төшендереп. Үз гомерендә әле берәүнең дә аңарга багышлап шигырь чыгарганы, шигырь сөйләгәне юк иде бит әлегәчә. - Тез естснә тезен куйган. Алып булмый күзне шуннан. Шул ике юлны кабатладым берөзлексез Башка бер очракта, беләм, бу сүзләр соң дәрәҗәдәге мәгънәсезлек булып кына тоелырга мөмкин. Әмма сезнең каршыда утырганда — сәнгать! Есенин һәм Такташларың бер читтә торсын — Ә сез. хам гына түгел, шагыйрь дә икән ич болай булгач. — дип бүлдерде аны Асия Дөрес, үзенә атап чыгарылган юллар ярамаслык түгел иде кебек. Үзенең өстенлеген һәм матурлыкларын, һәммә башка хатын-кызлар сыман, ул да яхшы белә иде. — Ялгышасыз.— диде ир-ат һәм канәгать елмаеп алырга да өлгерде — Мин шагыйрь түгел Хәтергә генә төште, ишеткәнем бар иде Чынлап та. күз явын алырлык чибәр идегез, матур утыра идегез . Хатын-кызның ярты гүзәллеге — аякларында. Әйе, мин моны ихластан әйтәм. Йөзен чытып алган булды Асия кем каршында утырам мин. янәсе Аэропорт буенча яңгыраган чираттагы белдерү-хәбәр тукталырга мәҗбүр итте бу юлы ир-атны «Уфа — Казан маршруты буенча рейс табигать шартларына бәйле рәвештә тагы дүрт сәгатькә кичектерелә » Ир ат башын чайкап куйды Ә Асия, коты очкан кеше сыман, башына ябышкан булды Чынлыкта исә һәр икесе бу хәбәрне колак читләреннән генә уздырган кебек иде Күзләре шул мәлдә кабат очрашты Йөзләренә, ирен читләренә сизелерсизелмәс кенә елмаю чалымнары кунып узды. Ул буранлы көнне шундук хәтердән сызып атарга, онытырга кирәк иде Асиягә Уфадагы буран Уфада калырга, Казанга ияреп кайтмаска тиеш иде дә бит.. Буранлы көн үтте. Буранлы февраль еракта калды. Тик күңелдә кузгалырга иткән буран гына утыра алмады. Әледән-әле, бөтенләй уйламаган көтмәгәндә, зилзиләләр кузгатып уяна да җанын әрнетә, иркенләп яшәргә, тотынган эшен күңел куеп эшләргә ирек бирми аптырата буран. Табигатькә ни?!. Табигать бер җилләпдавыллап ала да тына. Күңелдә, җаныңда кузгалмасын икән ул буран... Яшәвенең мәгънәсе югалды Асиянең, көне — көн. төннәре төн түгел. Эшкә килсә, кулы эшкә бармады Өйгә кайтып, өендә ямь таба алмый газапланды Иптәш кызларының жыен юкны бар итеп сөйләшкәненә, һәр ике сүзнең береннән үзләренчә кызык табып көлешкәннәренә эче пошты аның Корыны бушка кайтарып үзенә дәшүчеләргә чытык йөз белән жавап бирде Юкка гына да кәефе кырыла торган булып китте, башкаларның кәефен кыруны да бар дип белми башлады Бер сүз белән әйткәндә, кинәт кенә танымаслык булып үзгәрде дә куйды Асия Турысын әйтеп сөйләшергә күнеккән Сания апасы әйтмешли, әллә шунда жен алыштырды үзен. Шәһәр үзәгендәге беренче класслы ательеда тегүче булып эшли Асия Монда күлмәк яисә костюм тектерү - күпләрнең хыялы. Мода артыннан калышырга теләмәгән хатын-кыз, бу ательега якынлаша башласа, кыбырсынырга керешә; ә инде ателье ишеген ачып, тупсадан атлап үткәндә — һич арттыру булмас - андый хатынкызның тыны кысыла Шуңа да әлеге ательеда эшләүчеләрнең дәрәжә югары санала шәһәрдә, директорың да, министрың да бер читтә торсын. Кайда эшләве хакында кызыксынучыларга: «Йосыф — Зөләйха»да эшлим», дип жавап бирсәң, тегеләре инде, кагыйдә буларак, тел шартлата, «О-о-о!» — дип тә өстәргә онытмый Әнә шундый гадәти булмаган ательеда гади бер тегүче булып эшли Асия Эш урыныннан канәгать, үзенең монда эшләве белән горурланып яши Чөнки матур һәм модалы киемгә дефицит арта барган, әмма матур һәм килешле итеп кисеп-тегүчеләр, әжәл даруы сыман, бик азаеп калган бер чорда сиксәненче елларның башында — мондый урында эшләү килде китте кеше булу түгел ул. Кешедә акча да житәрлек. Ихтыяж һәм талым да бар Ә кибетләр, складлар үтмәс товар белән тулган. Алгы ишектән кереп рәтле-башлы кием алам димә. Андый кием булса да. бары тик арттан, йә булмаса астан сатыла Шундый чорда ателье ишекләренә барып капланмыйча, кая барасың?! Ательелар кыйммәткә тегә һәм шуның өстәвенә әле йә җиңе, йә бер балагы кыскара^ чыга киемнең Менә шунда инде «Йосыф — Зөләйха» искә төшә. Әйе, анда тегәләр Ни гаҗәп: киемнең жиңе дә, балагы да тигез чыга әлеге ательеда Тик тагы шунысы бар: анда да теләсә кемгә түгел, аерым кешеләргә генә тегәләр... Кемгәме’ Бу сорауны йә бик иртә картайган, йә артык соң туган кешеләр генә бирә торгандыр Ә без беләбез һәм шундый җиңел сорауга да жавап таба алмый торучылардан хәтта көләбез дә әле. Кемгә булсын? Таныш-белеш һәм дус-иш өчен тегәләр «Йосыф — Зөләйха»да Ә инде алардан да элгәрерәк кирәкле һәм кирәге чыгардай кешеләр җитешә. Дөньяның аның, жүләр кеше әйтмешли, кирәге бетеп торганы юк. Кул — кулны, ике кул битне юа дигәннәре хак бит ул Асия моның дөреслегенә үз тәҗрибәсендә ышанды «Йосыф — Зөләйхажда эшли башлавына әле әллә ни күп вакыт үтмәсә дә, мондагы дөньяның җаена төшенеп килә инде. . Әйе, барысына да шул буранлы көн гаепле. Менә әле хәзер дә. ак буранны хәтерләткән туй күлмәгенә җөй салып утырганда, онытылып уйга калды ул Уфа аэропорты Халык белән шыгрым тулы зал. Каршы- сында гамьсез генә журнал актаргалап утырган ир-ат Күз алдыннан китми йөдәткән мизгелләр. Буран Бөтен әйләнәтирәсен, бар дөньясын, күз алларын, хәтта күңелен буран — ап-ак буран урап алган Чү, колак төбендә аның тавышы яңгырый түгелме: * — Кызык бит. ә. Танышуыбызга санаулы минутлар гына, ә сез = миңа иң якын кешем сыман тоела башлагансыз Балачактан җитәк ° ләшеп килгән дустым диярсең. Ә чынлыкта исә без — нибарысы кичекх терелгән самолетның гади пассажирлары Берара дәшми-тынмый гына барды алар. Рәт-рәт булып тезелеп ? киткән ак каеннар ышыгында салынган тар сукмак очсыз-кырыйсыз _ кебек иде. Бәлки анда бернинди сукмак та булмагандыр әле. Шәһәр 5 читендәге аулак каенлыкта шундый буран вакытында нинди сукмак бу- = лыр икән? I ажәп. гүя такыр юлдан атлап барган алар, сукмак юклыгы х абайланылмаган. Котырынып искән жил авазы колакта эленеп калган * бары. Өермә булып йөзгә, күзләргә килеп сыланган, әрсезләнеп куенга - үтеп кергән ак җил һәм кар бөртекләре кайнар дулкын булып кына тоел- - ган. Югыйсә, жүнле хуҗа урамга этен дә чыгармаслык күз ачкысыз Z буран булган. Үтә күренмәле юка оекколготкидан көе буранга барып у чыксын һәм шул буранның салкынлыгын тоймасын инде, ә. Ж.ылы һәм ышык аэропорт залында тар тоелды микәнни соң алар- г га?.. Күз алдына китерү мөмкин түгел хәтта: ничек инде үз ирегең белән ' буран кочагына, япан кырга чыгып китәргә кирәк? Унҗиде-унсигездәге « яшь җилкенчәкләрмени?! Басылырга уенда да булмый котырынган буранны кыл урталай ь ярып, кинәт Асиянең каршысына чыгып туктап калды ул. — Ир кеше өчен иң кыены, иң авыры нәрсә .икәнлеген беләсезме? Күзләрен кыса төшеп, баш чайкады Асия, җавабы шул булды Бүрегеннән кар коелды, керфекләренә кунган бәс салкынлыгы өтеп алды шунда Башка берни хәтерләми — Белмисез шул. Сезгә җиңел. Ә ир-ат шул сорауны кайчан һәм ничек җаен туры китереп бирергә икән дип иза чигә. Асия, башын күтәрә төшеп, бәсле керфекләрен ачты «Тыңлыйм, йә. биреп кара соравыңны Ул нинди хикмәтле сорау икән?» - дип әйтүе иде бу аның. Каршысында басып торган ир-ат ышыгында җил юк. буран да тынып калды Кеше түгел, гүя җилкән иде ул. Шундый әзмәвергә сокланмыйча мөмкин идеме соң?! Аның киң иягенә, сәламәт кызыллык белән тулышкан йөзенә, көзге усак яфракларыдай тырпаеп торган колакларына күз салырга өлгерде ул. Сулышыннан, һәр хәрәкәтеннән тазалык, гайрәт һәмкөч ташып тора иде бит аның «Таяныр җилкә, ышыкланыр ир » дигәннәрен күп мәртәбәләр ишеткәне бар иде Күрәм сең, аның кебекләр хакында әйтелә торган сүзләрдер — Үзебез таныштык та кебек инде,— дип. тын гына сөйләргә кереште ул.— Ә чынлыкта бер-беребезнең исемен дә белмибез Исемегезнең дә матур буласын чамалыйм чамалавын. Ничек уйлыйсыз, бәлки танышырга вакыттыр инде безгә? . Тартынып, олы үтенече, гозере булган кеше сыман уңайсызланып сөйләшә иде ул. Ә җитдилек, оялчанлык бермә-бер килешә үзенә — Шул булдымы авыр сорау? — дип. рәхәтләнеп көлеп җибәргән иде ул чакта Асия — Ай-Һай авыр сорау икән Шуны сорар өчен буранлы япан кырга алып чыктыгызмы? — Авыр сорау. — дип кабатлады җилкән сыман калкып торган ир-ат. Ә үзе тагы да җитдиләнә төште. — Исемем Асия булыр Йә. тагы нинди сорауларыгыз бар3 Тартын магыз. бирегез, бир сорауларыгызны — берочтан һәммәсенә җавап бирәм. Шул чактагы теленә салынулары өчен менә хәзер генә кыенсынып куйды ул Хатын-кызга үз-үзен җитди һәм итагатьлерәк тотканда да ."jp икмәк, бәрәңге ише ризык ашамый да торганнардыр дип к\ алдына китерә торган идек. Без үскәндә, укытучыдан да олырак кеше юк иде авылда, кызым. — Ха — дип кө юлы кыз — Укытучыдан да зуррак кеше юк. . Башка җирдә сөй v гаа. әти. Көләрләр — Акыллы Ktlll I - караткандыр. Шулаймы? $ Сүзен әйтеп бетергәнче үк, башын артка ташлап, көлә дә башлады s тагы үзе. Бары шунда гына аның эчкерсез булып сөйләшү һәм көлүендә ясалмалык төсмерләре булуны тоемлады Асия. Әмма йөзенә чыгармады моны. Арслан мактап әйтелгән сүзләр белән килешүен белгертте. — Әйе. Лев Белялович... — Безнең кенәриләр белән кызыксынасың инде алайса? Алар су коеналар.— дип. ип элек Арсланга җавап кайтарды «Түгәрәк» һәм янә, игътибар күрсәтеп, Асиягә борылды.— Теләсәгез. Асенька, сез дә су керә аласыз.. Барыгыз, йөзегез рәхәтләнеп. — Рәхмәт, Лев Белялович. Коенасым килми әлегә . — Ул нинди сүз, Асенька, нинди сүз?!. Бар, рәхәтләнеп ял итәрсең, берочтан безнең сеңелкәшләр белән дә таныша торырсың. — Кыстамагыз. Лев Белялович. рәхмәт!—дип. кыенсына төшеп җавап кайтарды Асия, үзе Арсланга карап куйды.— Аннан, монда су коеналар дип белмәгән дә идем — Аңладым. Асенька,— дип җанланып китте «Түгәрәк».— Ул ни дигән сүз ул! Кешекара килеп чыкмый монда, борчылма Су коену өчен «форма номер один»нан да кулайрак нәрсә юк ул!.. Бар инде, бар, оялма, Асенька,— дип, үзенекен итәргә теләп, күлгә таба сузылган тар сукмакка таба ишарәләде Лев Белялович.— Анда мунча булыр. Киемнәреңне шунда калдырырсың. Халатлар бар.. Буйсынмый чарасы калмаган иде Асиянең, кулы белән генә этми, әнә ничек үгетлиләр ич үзен. Шулай да, иң элек, тугрылыклы хатын сыман, Арсланга күз салып алды ул. Аның да бу киңәшне хуплавын күргәч, кыюсыз адымнар белән күлгә илтүче сукмакка борылды. Хәер, кыюсыз дигәч тә. коелып төште дигән нәтиҗә чыгарырга ярамас. Ипле генә итеп, үз дәрәҗәсен белеп атлады ул. Борылып кара- маса да. үзе артыннан күзәтеп калучыларның карашын тоймады түгел. Әнә ич. телләрен йотканнармыни, берсе бер авыз сүз дәшми Бераздан, Капкаев булды булса кирәк, иратлардан берәве тел шартлатып алды һәм үзалдына «әттәгенәсе!..» дип такмакларга итенеп калды. ...Күл ягыннан хатын-кыз тавышы, көлешкән-чыркылдашкан авазлар ишетелеп тора иде. Учак урыныннан күтәрелгән кайнар рәшә белән аланга яна өлгергән шашлык исе таралды Үзара нидер кинәшкән. хәбәрләшкән сыман, моңарчы кайдадыр күзгә чалынмый гына посып яткан шешәләр серле челтерәшеп куйды Өч тарафтан таш стена белән ышыкланган тын аланга урман күләгәсенә сузылып ятты. Ниһаять, чырык-чырык көлешә, үзара ниләрдер серләшә-серләшә, әллә ни арада танышып, уртак тел табарга өлгергән хатын-кызлар — кенәриләр төркеме кайтып керде. — Йә, кызлар, су ничек анда, су?. — иң элек аларга игътибар итүче янә Лев Белялович булды Анык һәр эштә һәм һәр мизгелдә үзен монда хуҗа итеп хис иткәнлеге әллә каян күренеп тора иде Хәер, моны ул үзе дә яшереп маташмый иде кебек — Рәхмәт, Лев Белялович Яхшы Бик әйбәт — Су — май кебек, — диештеләр кызлар Ә араларында иң яше — кыска итеп киселгән чәчләренә бантик та тагып җибәрсәң, үзен әле мәктәп укучысы итеп кабул итәргә мөмкин булган чая кыз — менгән шәптән кинәт кенә төркемнән аерылды да, «Түгәрәк»нең муенына ташланды, кочагына кунаклады Башкалар өчен бу яңалык түгел иде, күрәсең, Асиядән тыш берәү дә бу тамашага игътибар итмәде — Ну, Лева Ну, Лева! Әллә сагынмагансың да инде?', дип, көйсезләнгән сабый сыман. «Түгәрәк»нең сирәк чәчләреннән сыйпарга кереште кыз — Ну, Лева Нигә төшмәдең инде? Ә мин, синен өчен, яңа купальник киеп килгән идем.. Ну, Лева.. Йә, инде, матурым, йә, үпкәләмә,— дип акланды «Түгәрәк», кызның юка ирененнән үбеп. Башка алай итмәм, матурым Җитди сүзләребез бар иде. Үпкәләмә, ярыймы, матурым - Яңа купальник киеп килгән идем — Соңыннан, матурым, соңыннан күрсәтерсең. Юка һәм җиңел гәүдәле булуына да карамастан, «Түгәрәк»кә кызны күтәреп тору кыен иде булса кирәк. Ул аны. җаен китереп, ипле генә аягына бастыру ягын карады Ә кенәринең исә, тынычланырга, хәлгә керергә исәбендә дә юк, ашарга сораган песи баласыдай сырпалануын белә. Лева? Ә. Лева Син мине бөтенләй сагынмагансың инде әллә? — дип, иреннәрен «Түгәрәк»нең ачык изүеннән ташып чыккан йонлач күкрәгенә терәп каныгуын дәвам итә. Ничек сагынмаска?!. Сагындым, матурым, сагындым Йә инде, йә, сабыр итик, ярыймы. — Ну. Лева' Син гел шулай — сабыр итик тә сабыр итик,— дип, үпкә белдереп, иреннәрен турсайтып алды кенәри Ә сырпалануын дәвам итте Кенәриләр Арслан авызыннан чыккан бу сүз беренче ишетүгә үк сәер тоелган иде Асиягә Ул хәтта аңарга үпкәле караш та төбәп алган иде бит әле Чөнки, телисеңме-юкмы. шулай килеп чыга, бу очракта Асия үзе дә кенәриләр исәбенә керә. Кенәриләр... Кем җим бирсә, ярма сипсә — шуның иңбашына кунып, шуның күңелен күрә торган кошчыклар. Тапкан бит сүзен, шул җилбәзәк кошларга тинләмәсә.. Баксаң. Арслан хаклы булган икән бит Су буена төшеп, кызларның үзләре белән очрашкач, танышкач та. шундук Арсланның әнә шул сүзен искә төшерде Асия Бигрәк тә әлеге җыйнак гәүдәле кыз, үзенең әрсезлеге белән дә. килеш-килбәте белән дә кенәрине хәтерләтә сыман иде Аның үз исеме, дә бар, билгеле. Берәүләре Гуля дисә, икенчеләре Гөлсинә дип дәшә иде аңарга Әмма ул, үзенең Гуля да. Гөлсинә дә түгеллеген расларга теләгәндәй. кенәри сыман, берөзлексез сикергәләвен. чырык-чырык килеп ырпалануын белде. Хәтта мәҗлес күрке булырга күнеккән «Түгә- рәк»кә дә башкалар белән аралашырга ирек бирмәде, аның бөтен игътибарын үзенә җәлеп итәргә тырышты Уйнапмы-уйный, гашыйклыктан 58 акылын жуярга җитешкән кыз булып кылана түгелме? Югыйсә, күл читендәге комда чакта, башкаларга авыз да ачтырмый, үзенең шәһәрдәге романнары хакында сөйләп шапырынды Яшь кенә егетләрне үзенең ничек итеп кызык иткәне, ни рәвешле берәмберәм төп башларына утыртып китүе белән мактанды Левасын искә да алмады. Асия аны әллә берәрсенең иярә килгән кызымы икән дип тә уйлап куйган иде * Алай да бу кенәри, теле сөйләгәннәрдән чыгып кына нәтиҗә ясасаң з да. дөньяның ачысын-төчесен татырга өлгергән һәм шактый ук тәҗ- 2 рибә дә туплаган булырга ошый Үзалдына «Кем белән килгән икән £ бу?* дигән сорау куеп, шул соравына: «Капкаев!>—дип җавап тапкан 5 иде Асия Чөнки үз-үзләрен тотышлары белән бер-берсенә туры килә ? иде алар Ялгышкан булып чыкты .. х Гуля Гөлсинә һаман үзенекен итте Күр инде. Левасын юан. йөзь- = яшәр наратка сөяп куйган да. күз карашы белән телгәләпме-телгәли ? тегенең бәгырен. Чын гашыйклар да болан булдыра алмас, әнә ничек * килештерә Томшык сыман очлайтыпбөреп алган юка иреннәре белән в чукыпмы-чукый «Түгәрәк»нең алмадан да алсурак бит уртасын.. " Соңгы вакытларга кадәр бөтен күргәне, аралашканы гаилә һәм эш ч урыны белән чикләнгән иде бит Асиянең. Бу дөнья, әлеге хикмәтләр 2 чын-чынлап яңалык иде аның өчен Шуңа, телиме-теләмиме. әледән- s әле күз салып торды ул әлеге тамаша тарафына. Көнләшеп тә түгел. 2 нәфрәтләнеп тә түгел, гади бер кызыксыну белән күзәтте. Бу дөнья- ® нын кемнәре генә юк. әнә ничек яшәүчеләр дә бар икән' Янәшәсенә Арслан килеп басканлыкны тоймый да калган иде ул. < - Лә. Асия, ничек — сиңа монда ошыймы?— дип пышылдады ул 2 Асиянең колагына. °- - Матур урын Беләсең ич, табигатьне мин яратам — Ә кешеләр? Минем дуслар сиңа ошамадымы? - Кызыклы кешеләр,— диде Асия һәм. күтәрелеп. Арсланның ягымлы күзләренә җавап кайтарды — Кызлар ничек? Кызлар чит итмәдеме үзеңне? — Кенәриләрме?- дип. янә күзләренә текәлде ул аның Бу юлы инде шелтә катыш елмаю тоемланды аның карашында. Ә Арслан аның үзенчә үпкә белдерү, төртелергә теләвен аңламадымы. аңларга теләмәдеме—сорауга туры мәгънәсендә җавап бирде — Әйе. кенәриләр ничек5 — Хатын-кызга шундый мөнәсәбәттә дип уйламаган идем мин сине... — Нинди мөнәсәбәт? — Кимсетеп, мыскыл итеп карыйсыз. — Киресенчә. Асия! Кенәри - сайрар кош — Кенәри дисеңме? Әйе. кенәри — бәхетле кош Ә аларның берсе минем танышым булып чыкты — Кайсы? — Юлия. Ул — минем классташым. — Менә ничек?! Тау белән тау гына очрашмый диләрме әле?.. Ул да бәхетлеме? — Булмаска, ул туган көненнән үк бәхетле кыз! — Бәхетлеләр . дип. суза төшеп кабатлады, килешүен белдерде Арслан да — Монда һәркем бәхетле һәм һәркем бәхетне үзенчә аңлый Капкаев әйтмешли, бу бәхет һәм мәхәббәт ярымутравы. Асия. Мә-хәб-бәт?!.— бу сүзнең мәгънәсен аңларга теләгәндәй, һәр иҗегенә басым ясап кабатлады Асия. Чынлап та. нәрсә соң ул мәхәббәт? Ул әллә шундый буламы икән? Арсланны очратканга кадәр ялгышып кына -да мәхәббәтнең ни икәнен татып караганы юк иде кебек ич аның. Мавыгулары да булды, иргә дә чыкты Ә мә- хәббәт башка булырга тиеш сыман тоела иде анар. Мәхәббәт хакында төпле итеп уйлар вакыты да булмады ич аның. Кияүгә чыкты да дүрт стена арасында бикләнеп калды. Ни күргәне, кемнәр белән аралашканы булды соң аның?.. Соңгы өч-дүрт елы кызыксыз бертөрлелектә үтеп киткән ич аның. Өйдән — эшкә, эштән — өйгә. Бар белгәне шул! Ә элгәрге елларда үзе теләгәнчә яшәргә әнисе ирек куймады. Ата-ана яныннан китеп ирек алырмын дип уйлаган иде, ялгышкай булып чыкты! . Арслан очрамаган булса, дөньяның матурлыгын, табигатьнең гүзәллеген, мәхәббәтнең ни икәнлеген белми картаясы булган. Шул рәвешле, үз уйларына үзе бирелеп, җаны-тәне белән назга сусап. Арсланга сыенды ул. Толымнарын Арсланның киң күкрәгенә яшерде. Биленә сарылган көчле куллар югарыга таба тартты аны, аяк очларында гына эленеп калды Асия Дөнья мәшәкатьләре онытылды. хәтта бер мәлгә баш очындагы мәһабәт наратларның шавы тынып торды.. Монда берәүнең дә башкаларда эше юк. һәркем үзаеры. һәр пар үзалдына бәхет эзли, бәхет таба шулай. — Шашлык әзер.. Житди эшләрне ташлап торыйк бераз, — дигән аваз ишетелде. Күзләрен ачты Асия — учак тирәсендә кайнашкан Борис тавышы икән бу. Карыннары ачкан булгандырмы, әле генә һәркайсы үзаеры дөньяда кайнашкан парлар, репетиция вакытында режиссерның һәр сүзенә буйсынган артистлар сыман, рольләреннән чыгып, учакка таба талпынып куйдылар. Ул арада Капкаев моңарчы күзгә чалынмый гына бер читтә торган картон тартмалардан төргәк-төргәк сый һәм ашамлыклар чыгарырга кереште. Аңарга ярдәм итеп Юлия кайнашты. Моңарчы күзгә артык чалынмыйча, ипле генә үзенең Борисы тирәсендә чуалган, карап торышка алагаем тулы һәм тыгыз килешкилбәтле күренгән дүртенче кенәри дә хәрәкәткә килде. Алсуланып торган бит алмалары, якты зәңгәр күзләре, кершән һәм сөрмәләре хәлен белешеп, нәни көзгегә текәлеп торды ул инәлек Аннан тулы иреннәрен барлап, кайгыртып алды. Бары шуннан соң гына көзгесен кесәсенә тыкты һәм. вакыты житкән үрдәк сыман килешле атлап, табынга таба китте. Ә өстәл сый-хөрмәт, нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. — Ну. Лева, минем бер дә ашыйсым килми иде әлегә.—дип, өстәл янына иң соңгы булып, теләр-теләмәс кенә Гуля-Гөлсинә якынлашты. Югыйсә, әле күл читендә чакта ук: «Ашыйсы килә, шашлык исе килмиме әле. кызлар?»—дип, кыбырсый башлаган иде үзе. — Үз вакытында ашый да белергә кирәк, матурым, сабыр ит... — Ну, Лева Син гел шулай, сабыр ит тә сабыр ит. дисең... Күпме була сабыр итәргә! Нәкъ шул вакыт Капкаев чыгымчылап торган кенәринең кулына шәраб тулы бокал китереп тоттырды: — Капкаев.. — О-о-о, Капкаев!—дип, кулларын чәбәкләп, баскан жирендә ихлас куанып сикергәлән куйды кыз — Кайсын алырга белмәссең — шәрабнымы. Капкаевнымы? Ха-ха!.. Лев Белялович янәшәсендә торган кыз белән артык шаярышып, әңгәмә корып торырга кыймады Капкаев Шулай да, кеше-кара күрмәгәндә, кызның үзенә генә күз кысып алырга өлгерде һәм иләмсез зур ачылып алган авызыннан елмаю да бүләк итте Никадәр генә кыргый тоелмасын, үз кыланышлары үзенә килешле иде Капкаевның. Ул арада байтактан бирле инде борын тишекләрен кытыклап торган шашлыктан Асиягә дә өлеш чыкты Икенче кулында вак ләйсән яңгыр яугандагыдай тамчылары сикергәләп-биеп торган шампан шәрабе. Зур вакыйга, жаваплы эшләр алдыннан гына була торган тынлык урнашып алды урман аланында. — Хөрмәтле дусларым.— дип бокалын югары күтәрде «Түгәрәк».— Бу беренче тостны, тарихи тостны мин. якын дусларым, сезнең өчен, шәһәребезнең эшлекле һәм булдыклы ир-атлары - чын арысланнар һәм аларга бәхет, шатлык китерүче гүзәл кызлар — кенәриләр өчен күтәрәм!.. — О-о-о!.— диеште кызлар. — Лев Белялович әйтсә әйтә инде ул!.. — Ух, минем Левам!—дип. үз-үзен белешмичә, басып торган уры- 2 нында тыпырдап куйды Гуля-Гөлсинә. Ж,әт кенә үрелеп, үбеп алырга ± да өлгерде үзен. — Әйдәгез, дусларым, сезнең хөрмәткә! дип кабатлады Лев Бе " лялович Үзенең шул дәрәҗә уңыш казанган тостыннан соң бер мәл- х гә онытылып калган дусларына куәт иңдерүе һәм рәхмәтен җиткерүе g иде бу аның Сүз артыннан сүз. тост артыннан тост кабатланды Учактагы күмер ♦ бер сүрелде, бер дөрләп алды . Яшь бәрән итеннән хәзерләнгән шаш- “ лык өлгереп кенә торды Капкаевның картон тартмалары эченнән чык- = кан шешәләр, бушана барып, бер-бер артлы куаклыкка табан тәгәрәште £ Башта беркадәр тартынып, читенсенебрәк торган Асия дә үзләште. Үзара s кайнашкан, болганышкан арада элеккеге ңлассташы Юлия белән дә f берничә авыз сүз алмашып алырга өлгерде алар — Су буена төшкәч, мин сине танымадым башта, шундый үзгәр- г гәнсең,— диде беренче булып дәшкән Юлия.— Чын заман хатыны бул- - гансың. Арсланның үзен кулга ияләштерүең белән котлыйм! . х Рәхмәтен җиткергәч, берочтан үзен байтактан кызыксындырып = торган сорауга да җавап алырга ашыкты Асия — Сине бик танылган профессорга чыккан дигәннәр иде, дөрес булмадымыни. Юлия? — Бу ярымутрауда ул хакта сөйләшмиләр, андый сораулар белән тинтерәтмиләр. Ася.— дип пышылдады Юлия, һәм әйләиә-тирәдәгеләр өчен, болар бер-бер мәзәк хәл сөйләшә икән дигән иллюзия тудыру максаты белән, кычкырып көлеп тә алган булды — Аерылыштыгызмы?— дип сорамый булдыра алмады Асия, үзе дә аңарга охшатып көләргә итте. — Аерылышмадым. . Гөрләтеп яшибез. Ася! Бер-беренә карашып елмаеп алган булдылар янә. — Ничек алай? — Дөнья матур ич. Ася. һәм иркен дә... Күңелең генә киң булсын — Аңламадым.. Син һаман да бәхетле икәнсең. Юлия — Рәхмәт. Ася!— нотага карап көй башкара диярсең —тагы шул ук эчкерсез һәм ясалма елмаю. — Иргә чыгуың дөрес, димәк?— дип. бераздан янә кабатлап сорамый булдыра алмады Асия — Дөрес, Ася. дөрес...— дип. елмаеп алды Юлия һәм дәвам итте.— Ә шулай да иргә караганда ирек кадерлерәк Текәлеп карамаса да. янәшәсендәге Юлияне сокланып күзәтте Асия. Гомергомергә сокланды, көнләшеп яшәде ич ул аңардан Аның кебек киенгән кеше юк иде. Әле дә, әнә ничек, кенәриләр арасында күзгә кереп аерылып тора ул үзенең кием-салымы белән Бераз кабып та алгач, авызы тәмам ерылып киткән Капкаев якынлашып килә иде яннарына. Кочагы киң җәелгән. Асиягә карап кеткелдәп көлеп торган җиреннән аны Юлия дә абайлап алды һәм йомшак беләкләрен күбәләктәй җилпеп каршысына атылды — О-о-о, Капкаев — минем арысланым! — Капкаев... үзе. . Таһир белән Зөһрә яисә Йосыф белән Зөләйха мәхәббәте бар икән боларда диярсең Шулай көтмәгәндә кавышу, очрашуларына ничек куанышканнарын күрсәң, исең китәр, бер дә харап... Мәхәббәттән исереп, сөешеп туймас чакларында кинәт Асиягә таба борылды Юлия: Менә. Ася. минем арысланым Капкаев шушы була - Аннан үзенең бәхет диңгезендә йөзеп йөргән арысланына мөрәҗәгать итте — Ә бу чибәр ханым — минем классташым — Ася. Капкаев — дип. бая беренче кат танышкандагыдай майлы күзләрен кысып куйды ир-ат. Без танышлар инде. Юлия,—диде Асия һәм ирексездән уйлап куйды: бу иләмсез зур авызлы, калын иренле ир-ат. җорлыгын, тапкырлыгын күрсәтергә теләп, берөзлексез үз фамилиясен кабатлап торуы белән тәмам саруны кайната Шушы бәндәне Юлия ничек кочаклый, үбә ала икән?!. Асиянең уйларын сизгән сыман, Юлияне биленнән кысып кочаклаган көйгә, читкә тайпылды Капкаев Тегесе карышмады, чырык-чырык көлүен генә белде. Берьялгызы торып калды Асия Шул ялгызлыгы белән килешергә теләмичә, талдан үрелгән креслога җәелеп утырып җитди әңгәмә корган Арслан белән Лев Белялович янына таба китте. Әйе. күмерләре көлгә әверелеп барган учак каршысында алар икәү генә иде. Ә сары кенәрине хәтерләткән Гуля-Гөлсинә икенче бер читтә торган креслога чумып, мес-мес йокыга талган. Безнең белән тигез эчә Ул гәүдәгә күпме сыйсын, әле дә ничек түзә,— дип. кенәриенә таба ымлап сүз сөйләп утырышы иде «Тү- гәрәкжнең. Билгеле; бу сердәше булган Арсланның үзе өчен генә әйтелгән сүз булгандыр, яннарына якынлашып килгән Асияне күрми иде әле алар Асия караңгыда, ә алар ут каршында, яктыда. Тәртибе начар, барып чыгачак бу. Кичә дә йокламагандыр:.. Шәһәрне аркылыга-буйга иңли диләр. Тәрбияләргә кирәк үзен - Ха-а-а. — дип көлеп алды «Түгәрәк». Кулындагы сигаретын бер- ике кат тирән итеп суырды да утка тотып атты — Тәрбияләргә дисең инде? Теге, ничек әле. сезнең татарлар ничек әйтә әле Ана сөте белән Хәтердән чыккан, ничек соң әле? Ана сөте белән кермәгән — тана сөте белән кермәс, диләр. Дөрес әйтә халык! Ул тәрбиядән узган инде — Үзегез беләсездер... Очырырга вакыт үзен, хушлашырга. — Хәер, сез хаклы, шеф' Кенәри озак яшәми, алышынып торулары хәерле.— дип. мыек астыннан гына елмая төшеп, киңәш итеп куйды Арс .ан. Өстәп тагы нидер әйтте Әмма аның соңгы сүзләрен ачык кына ишетмәде Асия Әлбәттә, бу хәлдә кеше сүзен тыңлап тору килешә торган хәл түгел Шуңа, бер карарга килеп, кыю адымнар белән туры атлап, ир-аглар каршысына чыгып басты ул. Ә тегеләрнең исә моңарга артык игләре итмәде — серле генә елмаешып берберсенә карашып алдылар. — О-о. Асенька!.. Асенька, рәхим ит безнең янга.—дип. урыныннан торып ук басмаса да. кымшана төшеп урын тәкъдим итте «Түгәрәк». — Рәхмәт. Лев Белялович! Сездән рәхмәт ишетүем белән бәхетлемен. Асенька Әмма үзегезгә бер шелтә ясарга рөхсәтме. Асенька? Тыңлыйм. Лев Белялович. рәхим итегез. Сез. Асенька. Арслач Сәхиповичка ничек дип дәшәсез?.. Уңайсызланып түбәнгә карап алды Асия, тартынып куйды: — Арслан дип... Менә бит. Асенька, нинди мәрхәмәтсез сез миңа мөнәсәбәттә Нинди тигезсезлек! Аңа Арслан, ә миңа — Лев Белялович Бу бит Я..ШЫ түгел. Асенька. Беләсезме нәрсә, миңа шушы ярымутрауда чакта 62 гына булса да арыслан дип дәшегез, ярармы?! Лев — арыслан дигән сүз! Шулай бит. мин дөрес сөйлимдер бит. шулаймы. Асенька? Килешүен белгертеп баш какты Асия Кызык булып китте анарга, әлегәчә уена да кереп карамаган — Лев белән Арслан адашлар икән ләбаса. — Без генә дә түгел, монда - һәркем арыслан һәм һәркем * үзен арыслан итеп танытасы килә,— дип. үз сүзләреннән үзе үк тәм табып, а авызларын балкытып сөйләп китте «Түгәрәк» — Арыслан — искиткеч. 2 соклануга лаек исәнлек ич ул! Гайрәтле дә. көчле дә. матур да үзе, * кемнең арысланга тиң буласы килмәс. Ә инде сезнең кебек гүзәл 5 хатын-кыз авызыннан «арыслан» яисә «арысланым» дигән сүз ишетү. ? ул теләсә кайсы ир-атның иң олы хыялы. Асенька Шуңа күрә әйтәм. „ Сәхипович кына түгел арыслан һәм Сәхипович белән мин генә дә % түгел Борисның да арыслан буласы килә. Капкаев булып Капкаев та 5 арыслан саный үзен Күргәнсез ич. әнә нинди кенәри эләктергән Үзегезгә генә әйтәм. аның кенәрие бик югары даирәләр белән бәйләнештә! = Шулай итеп. Асенька, килешәбез, ярыймы — Лев Беляловичиы оныт' - Арысла-а-ан! Без монда һәммәбез - арысланнар! Арысланнар һәм ң кенәриләр'. * н ! ф Хәтерлисездер, безнең Асия үз вакытында медицина институтына ' укырга да кергән иде бит әле. Ничек итеп әле кайчан гына врач булыр- < га җыенып йөргән бу кыз ательега барып чыккан да тегүче булып киткән г диярсез. Зинһар, сабырсызланмый торыйк, боерган булса, барысы да Z аңлашылыр Медицина институтында яхшы гына укый башлаган иде Асия Беренче семестрны хәтта бары тик яхшы билгеләренә генә биреп чыкты. Бу көнне зур түземсезлек белән көтеп алган ананың, билгеле инде, башы күккә тиде Еллар буе саклап, хәстәрләп җыйган акчасына, шушы уңай белән, кызына пардан алтын алка һәм йөзек бүләк итте. Беренче курсны да уңышлы йомгаклап чыкты кыз Бу юлы да буш итмәде үзен әнисе — алтын чылбыр муенса Шул рәвешле, бер берен аңлап, җайлашып һәм килешеп, матур гына яшәүләрен дәвам иттерделәр. Студент халкының әле аның ике ай чамасына сузыла торган җәйге ялы — каникуллары да була. Берәүләр Кара диңгез ярында кызына, икенчеләр төзү отрядлары белән эшкә юнәлә шул җәйге айларда Ә Асияләр группасындагы кызларны исә Әстерхан якларына карбыз һәм помидор җыярга җибәрделәр. Хәер, иптәш кызлары белән бергә барырга үзе теләк белдерде Асия, үзе ният итте Ният итте итүен дә, тик әнисенә ничек шул хакта әйтергә икән дип. байтак вакытлар җай эзләп, баш ватып йөрде. Чөнки белә: аңардан рөхсәт алу җиңел булмаячак! Китәсе көннәрне бармак бөгеп көтте югыйсә, ә киңәш-табыш итү сәгатьләре кичектерелә килде. Кыюлык һәм тәвәккәллек җитенкерәмәде. Ә инде әлеге хәл өйдә мәгълүм булгач, анда, әйтик, мондыйрак сөйләшү-аңлашу купты — Әстерханга? — Әйе. Әстерханга' — Син ничек, минем белән килешми торып, шулай җиңел генә хәл итеп куясың? — Паспорт — кесәдә Мин үз-үземә хуҗадыр лабаса. Шул рәвешле, эредән генә хәл итмәкче кыз. Барып чыкмады Ана кешене исә. кызының шундый тәкәбберлеге тагы да чыгырыннан гына чыгарды — Каян килгән, каян килгән Хуҗа булган ди берәү! Бармыйсың дигәч, бармыйсың, кызым! - Без бит бөтен группа белән, үзем генә түгел... — Барсыннар Группа түгел, институт белән барсыннар Анда минем ни эшем бар5 ! Үз кызыма мин үзем хуҗадыр лабаса Килмешәклеккә чыгарып җибәрдем юк! Әнисен аңлыйсы килеп тә аңлый алмады кыз Көләргә дә.еларга да белми аптырады. Ул аның карышасын белә иде белүен, әмма бу кадәрле дә нык торыр дип башына китермәгән иде Институт исеме белән бәйле вакыйгаларга бишкуллап риза була иде ич моңа кадәр Кунакка барса да. дискотекага чыгып китсә дә. институт белән бәйләп алдашса, үтә иде әлегәчә. — Әй. әни. әйтеп тә куясың инде син. «килмешәклеккә» дисеңме5 !. Ничек оят түгел, үзең укытучы, завуч та бит әле Медииинскийга димләүче дә үзең булдың Без бит студентлар отряды белән помидор һәм карбыз җыярга барабыз,—дип. башка яктан да килеп карады кыз. Бармыйсың дигәч, бармыйсың! Җир читенә чыгарып җибәрергә. аннан сине бар дип көтәргәме, юк дипме? Юк-бар сүз сөйләмә инде, әни Туйганчы карбыз ашыйбыз да кайтып та җитәбез бит инде без! — Шул рәвешле, ялвару-үгетләү- гә күчеп, сырпаланып та карамакчы булды кыз Барып чыкмады, үтмәде - Карбызны өйдә ашарсың!— Булды җавап — Базардан үзем ташып торырмын.— дип. чебен кугандагыдай, башка бер сүз ишетәсе килмәгәнне белгертеп, селтәнеп куйды ана Башкалар әле төзү отрядлары белән җәй буена да киттеләр.. Син генә инде.. Кеше баласы өчен мин җавап бирмим1 - Әни-ием .— дип. яңабаштан юмаларга керешеп карады кыз — Уйлап кара әле син?! Ничек итеп мин группадашларымнан аерылып калыйм? Институттан кусалар?.. Син бит укытучы кеше, әнием Җибәрәсем килми шул. кызым.— дип. күз читләрен сөртеп алды ана да. кызының ягымлы сүзләреннән күңеле йомшарып китте. Мин сиңа хат язып торырмын, әнием,— тәмам сырпаланырга ук керешмәк булып карады кыз Барып чыкмады, булмый дигәч — булмады инде. Институтыңа үзем барырмын Авыру әнисен калдырып китмәсен. ди-ди аңлатырмын И-и-и. әнием,— диде кыз йомшак кына. Әнисен чын-чынлап кызганып та куйды бугай тагы үзе. Әмма сүзеннән кайтырга да исәбе юк. кая ул! Барам дигәч, барам! Кеше көлдереп йөрмә инде, ярыймы. әнием - Күңелем сизә, җүнлегә ашкынмыйсың, кызым. Өйдән мин сине чыгарачак түгел барыбер Ана белән кыз бәхәсләшкән арада, үзалдыма уйланып куйдым Мин ни дияр идем икән? Кыз яисә ана урынында башка бер-бер ир-ат булса ни дияр иде икән? Белмим, ә шулай да без — ир-атларны бик тиз сындырырлар иде кебек. Ниһаять, бәхәсне дәвам иттерүнең урынсыз икәнлеген тәмам төшенгән Асия, үпкәләгән кыяфәт ясап, үз бүлмәсенә кереп бикләнде Әнисе исә. сындырдым, күндердем кызны, дигән нәтиҗәгә кйлеп. тынычлап чәй эчү максаты белән, кухняга юнәлде Өстәл хәстәрләде, күңеленнән генә фикер йөртте ул «Әтисе дә җәйнең җәй буена өйгә кайтып керми Инде, үз иреге белән, пешкән алма сыман тулып торган, буй җиткән кызын да елга порты читендә озатып калсынмы? Алай да нык торды әле . Тиле уйларын баш күтәрүгә үк тамырдан кисә бармасан. җиңәрсең, бар. аларны Әнә ничек матур, зифа булып үсеп җиткән аның кызы Җаена куйсаң, ай күрде — кояш алды дигәндәй, абайламый да калырсың Хәзер бит аның ир-ат һәмегет-җиләннәре дә. тилгән сыман, кайчан һәм кайсын эләктерим икән дип кенә эзләнеп йөри...» Кызының тавыш-тынсыз гына, шулай үз бүлмәсенә кереп бикләнүен;, тәмам күңеле булган иде ананың Еласа елар, елап үсә кызлар, бер туктар әле Акылына килгәчтен, үзе үк рәхмәт әйтәчәк бит ул әнисенә. Ә Асия? Аның хәлләре ничек, ул ниләр уйлый иде икән соң шул мизгелдә?! Кыз, шулай итеп, группадашларыннан аерылып, берүзе шәһәрдә калырга ризалашып та куйды микән? * Дөресен әйткәндә, бер дә карбыз яисә помидор җыясы килүдән = атлыгып тормый иде ул Әстерханга. Ул бардымы, бармадымы — өлгер- ° гән уңыш басуда калмаячак Калса да, утырып елаучы булмас Кол- g хозныкы ич ул, әллә авыл халкының колхоз малына ничек карагайлы- В гын белми идеме?!. Үз бакчасындагы бәрәңгесе исән-аман базга кер- ? сә, колхозныкы шунда ник кар астында калмый Аңа карап кына ач та, _ ялангач та калмый бит ул авыл кешесе Ярар, соң чиктә калдырмасын- 5 нар, җыеп та алсыннар ди Барыбер, ул уңышның күп өлеше йә шун- F да басуда калып өшиячәк, йә шәһәрдәге яшелчә базаларында череп * таркалачак Авыл җирендә үсмәсә дә. колак һәм күз бар ич. Елның- * елында көздән яшелчә хәзерләү планын шул тикле процентка артты- “ рып үтәдек, гектарыннан шул тиклем уңыш чыкты, узган елгыдан шул тиклегә күбрәк бәрәңге, суган, яшелчә салынды, дип шапырыналар да Карап торсаң, яңа елга кергәнче үк кибеттә өшегән яисә черек бәрәңге g сатарга керешәләр. Бераздан анысы да юкка чыга, витриналарга океан- * нар артыннан килгән грейпфрут тезеп куялар. Бер быел яисә узган ел ® гына булган очраклы хәл түгел, ул белә-белгәннән шулай ич. Әстерs хан помидорларын да шул ук язмыш көтә. Яртысы юлда чери, икенче < яртысы — склад белән кибет арасында Ул якларын яхшы чамалый иде Асия Китәсе килүе карбыз ашыйсы °- килүдән дә. уңыш җыю дигән изге омтылыштан да түгел, өйдән ычкынырга җай чыгып торудан Әнисенең көннәр буенча, алай итмә, болай ит, кая барырга җыенасың, барма, диеп өйрәтеп торуларыннан туйган, тәмам гаҗиз булган иде ул Өйдән ерак китеп, үз-үзеңә тулы хуҗа булу. чын ирекнең ни икәнлеген вакытлыча гына булса да татып карау омтылышы ашкындыра.«Юк инде, әнием, гел синеңчә генә булмый торсын әле Китәм дигәч — китәм! Үз сүземне сүз итәр өчен генә булса да ки- тәм инде хәзер Гел-гел син дигәнчә генә булмый торсын әле »— дип кабатлады ул күңеленнән. Елау кая. ул хакта уенда да юк, кеше-кара күрмәгәндә елауның ни мәгънәсе бар?' Ә әнисе биш минуттан биш минутка аның ишеге янына килә дә, кызын кайгыртып китә «Кызым, тынычлана күр, зинһар дим, борчылма, кызым. » Юлга чыгу хакында ләм-мим суз катмады ул башка Әнисе өйдә юк чакларны туры китереп, кирәк-яракларны барлый, хәстәрли йөрде дә, сәгате килеп җиткәч, игълан итте — Хуш, әнием, исән-сау яшә! Сәгать ярымнан теплоход китә, хат язармын,— диде. Борчулы көннәр күптән онытылды, барысы да мин дигәнчә хәл ителде, дип санап йөргән ана телсез-өнсез калды Башка чара таба алмады, ишек катына барып, тәрегә кадакланган Гайса сыман, кулларын-аяк- ларын як якка ташлап, аркылы басты: — Үзем исән чакта, һичкая җибәрмим,— диде — Кызым, акылыңа, кил,—дип юмаларга да омтылып карады — Хакың юк, мин читлектәге кош түгел,— дип чәчрәде Асия — Читлектә дә түгел Җибәрмим дә Син — минем кызым! Ә инде аркасына рюкзак асып каршысына килеп баскан кызының күзләрендә иман юклыкка тәмам ышангач, җәт кенә тышкы якка чыгып, ишекне ике кат йозакка шартлатып бикләп куйды ана. Асия үз әнисен белми түгел Соң чиктә, мондый борылышка да әзер иде ул.. Үзенең чарасызлыгын белгертергә теләп, еламсыраган аваз белән ишекне эчке яктан йодрыклап бераз төйде дә. аяк очларына басып, > >к у » М 4 көннең-көн буена ачык торган балконга юнәлде Түбәнгә күз ташлап алды — биек, баш әйләнерлек. Хискә бирелеп торыр ара да юк. җәт кенә балкон читендәге тимер капкачны ачты Бу тишекнең янгын сүндерүчеләргә кирәге чыгадырмыюкмы. әмма Асия кебекләр өчен ярап куя икән Текә тимер баскыч буйлап алтынчы каттан бишенчегә төште Рюкзак та үзеннән калмады Башка чак булса, балкон читеннән карап торырга да куркыр иде. ә бүген тәвәккәллегенең чиге юк Аскы каттагы күршеләренең балкон тәрәзәсен кагарга кереште ул Күршеләр дип. анда ялгыз эчкече бер абзый яши Хатыны әле узган атнада гына, балаларын ияртеп, авылга әти-әниләренә кайтып китте, Күргәндә-очраганда танымаганбелмәгәнгә сабышып йөргән күрше генә булса да. бәлки ярдәм итәр дигән өмет бар иде Асия күңелендә. Хәер, аңарга нәрсә, балкон ишеген ачып кертергә дә өй ишегеннәй' чыгарып җибәрергә генә ич Өйдә генә булсын Тәүлекнең бу вакытында. Асиянең чамалавына караганда, алкаш күрше өйдә булырга тиеш Чөнки әлегә аракы кибетләре бикле. Мондый ирләр өйдән чыкмый әле Кая барсын, кибет ачылмыйча торып, ше шәдәш дуслары да килеп аптыратмый торгандыр — файдасыз нч.. Мондыйлар өчен якты көн аракы-вино сата торган кибет ишекләре ачылган сәгатьтән башлана Көнозын, идән астында шым калып посып яткан амбар күселәредәй, үз сәгатьләрё' 'Ьугып. «ишекләр# ачылганны көтеп яталар да сәфәргә. Ялгышмаган булып чыкты Асия. Күрше озак көттермәде, сукрана- сукрана, балкон ишеген ачарга килде Балконда кеше булуына, ул кешенең кем икәнлегенә исе китми генә ачып кертте Асияне Үтә күренмәле пыяла ишек артында кем торуын да абайламады, өй ишеген ачЫп. көтелгән кунагын каршы аламыни!. Йоклап яткан чагы булган — тезенә кадәр төшеп торган озын балаклы чуар трусиктан тыш. өстендә берни дә юк Чәчләре тузгыган, шәрә иңбашлары өшегән алма сыман бөрешеп калган Ярымачык күзләр тәмәке төтенедәй тонык томан артында Үз хәле хәл иде. кыскасы Ачып керткәчтен дә Асиягә күз салмады ул. Карлыккан тавыш белән: — Запас юк,- диде һәм, керсәң кер инде дигән сыман, борылып китеп тә барды — Баш авырта Алкаш күрше кухня ягына юнәлде Чәйнек капкачларын шалтыр шолтыр китереп, бер бер эчәр нәрсә эзләү белән мәшгуль булды Анардан бераз калыша төшеп, рюкзагын авырлык белән генә өс терәп, ишек катына таба якынлашты Асия. Әмма ишек тоткасына кулы тиеп, җаны тынычлангач, бермәлгә туктап хәл алды Гомер аралашмаган күршеңнең балконыннан кер дә ишегеннән чыгып кит - рәхмәт тә әйтмә, имеш Сәер ич. уңайсыз да Ни әйтергә, нәрсә дияргә белми, туктап калды ул Берочтан ишекнең аргы ягында кеше-фәлән юклыгын да ачыклау иде теләге сагаеп, колак салып торды. Ул арада, чәйнек төбендә калган кичәге куе. салкын чәйне йотыП. шәмәхә төскә кергән күз кабакларын уа-уа. күршесе ишек катына якын лашты Асияне күргәч, хәйран калды Чигәләрен уып алды өнемме бу. төшемме, янәсе — Менә сиңа, мә Асенька түгелме соң? Асенька. Күрше .- Көткән кунагын каршы алгапдзгыдай итеп ике кулын киң җәеп алды алкаш күрше Әйдә, кер, Асенька. Кер. гүрдән уз... — Кердем ич Инде чыгарга вакыт,— диде кыз һич шаяртусыз, Шаярту кайгысы идемени соң аңарда — Әйдә уз. Асенька Уз. тупсада тормыйлар инде.. Үсми калуын бар,— дип инде тәмам ачыла төште алкаш күрше, әлеге көтелмәгән очрашуга куанычын яшерә алмыйча. Йөзләренә җан кергәндәй булып китте аның. Әйе. хәтта, әнә. елмаерга. шаяртырга да итеп карады Тик бер нәрсә хак — ул Асиянең каян. 66 ничек килеп керүен әле һаман да аңлап бетерми иде. Күзләрен угалый торгач, ниһаять, йокысыннан да тәмам уянып /китте булса кирәк Үзенең кыяфәтеннән уңайсызланган кебек, озын балаклы трусигын югарырак тарта төшеп, артка чигенде ул — Мин хәзер. Асенька, хәзер киенәм. ярыймы Бер генә минуточку. Ә син түрдән уз - Үзе чигенә, үзе Асияне кыстарга, юатырга ите- * нә — Болай ишек катында тору килешми бит инде, Асенька — Рәхмәт.— дип, тартынып куйды кыз Берочтан янә күз чите белән ° ишек тоткасын барларга онытмады. Әллә ничек, уңайсызрак та килеп * чыкты ич. акланырга да итенеп карады — Мин бит болай гына, әни- 5 дән качып кына Сез аңарга әйтә күрмәгез, ярыймы — Мине кемгә саныйсың. Асенька. — дип, колагы ишеткәннәр- s дән үзенчә нәтиҗә ясап, тагы да җанлана төште алкаш күрше,— Мон- s да булган — монда калыр, Асенька Әйдә, әйдә, курыкма Әйтәмме 5 соң? . Мин бит сине күптән беләм. Син узып киткәндә, һәрчак артыңнан * борылып карап калам, Асенька л Шул чакны, үч иткәндәй, аргы яктагы күршеләрдән берәү өенә “ кайтып керде, ачкычларын чылтыратып, ишек ачарга кереште. Бер-бер ч карчык иде. күрәсең, ишек катында озак, бик озак кайнашты ул. Баш 2 исән чакта, чыгып шылырга кирәк, дип торган Асия, шуны көтеп, тоткар- г ланырга мәҗбүр булды 2 Алкаш күрше аның саен Асияне элек-электән белгәнлеге, күзәтеп ® йөргәнлеге хакында сөйләнде. — Син. Асенька, ышанмыйсыңдыр да әле Билләһи-газим дим < менә, авылдагы карт әнием белән ант итәм Ипидер дим, сине күргәч, х җөрәк кысып-кысып куя торганые. һаман ышанмыйсың син Соң. - ни белән ант итим соң тагы Әйтсәм әйтим, Асенька, сине күзәтә-кү- зәтә. муеннарым кәкрәеп бетте инде Ни белән ант итим, ничек ышандырыйм икән?..— дип, әйтер сүз таба алмый хәйран озак баш ватып торды ул. Туган әнисе, ипи белән ант итте ич инде. Алардан да кадерлерәк тагын ни табарга мөмкин? Тапты' — Ну. алай булгач. Асенька, берәүгә дә алай дип ант иткәнем юк иде әле. Беткән баш — бетсен: вермут заты, портвейн тамчысы күрмим алайса. Сине кочаклап бер җокласам, үлсәм дә үкенмәм дигән идем, Асенька!.. Янә түбәнгә шуышкан озын балаклы трусигын тартып, күтәреп куйды күрше. Иреннәрен ялап-ялап алды Ә ишек аръягындагы теге карчык һаман кыштыр-кыштыр килә иде. Асиянең бит әле исән-аман чыгып котыласы гына түгел, елга портына да соңгармый төшеп җитәсе бар — Ашыга идем шул,— дигән сүзләр чыкты авызыннан. — Аңладым. Асенька, аңладым,— дип янә дә җанланып китте алкаш күрше Бер-бер нәрсә искә төшереп булса кирәк, кош тотарга җыенган мәче сыман җайлы гына атлап, кухняга таба китте. Суыткычын бер ачты, бер япты — нидер табарга тели иде, таба гына алмады, һәм. ниһаять, еларга җитешкән сабый сыман, сукранып ук куйды.— Беткән Тамыры корган. . Ж.у-у-ук... Ә ишек артындагы карчык әле булса кереп китә алмый газаплана ишегеннән. Үзалдына сукрана-сукрана. кемнәрнедер сүгеп, орышып та алды инде, ачылган ишеген япмый да япмый һаман Алкаш күрше инде, кухнясының башын аякка әйләндереп, чыгып та килә — Тапмадым ... Әллә кая гына куйган идем кебек тә бит, тапмадым Кыюлык өчен әйбәт була иде дә бит Син мине ачуланма инде, ярыймы. Асенька Бу саран икән дип әйтә күрмә, ярыймы, Асенька?! — Рәхмәт,— дип. тартынып, ике ут арасында торып калды Асия Атап дәшәргә, күршесенең исемен дә белми икән тагы үзе.— Сез мине дөрес аңламадыгыз, абый — Аңламыйммы соң? Дөрес аңладым, Асенька, дөрес Шулай да, таба алган булсам, зыян итмәгән булыр иде әле Ярар алай булгач. әйдә кер инде, ишек катында тормыйлар бит инде — дип, кулларын сы- пыргалап, иреннәрен ялый-ялый, каршысына якынлашты ул аның. Шулчак «шап» итеп аргы якта ишек ябылды. Эшнең кай тарафка китеп барганын чамалап өлгергән Асия, ялт кына рюкзагын өстерәде дә чыгу юлында булды. Сул беләгеннән тотып алган алкаш күрше дә карышмады артык, җибәрергә мәҗбүр булды кулын. Үзалдына мыгырданып калды: — Соң, үзең кергәч кенә дип әйтүем Алайса, үзеңә кара, Асенька, җокы да туймаганые әле. Үзеңә кара .. 12 Эше белән әллә ни кинәндермәсә дә, Әстерхан якларыннан матур гына йөреп кайтты Асия Дөрес, кайтыр көннәр алдыннан гына үзенә күрә бер күңелсезлек тә булып алды. Хәер, күңелсезлек дисәң дә инде, яшь чакта андый гына хәлләр булмый тормый Барып төшкән көннәрендә үк танцыда бер егет белән танышып алган иде ул. Үзләре кебек үк, колхозга ярдәмгә килгән шофер. Уртача гәүдәле, төптән ныгып үскән таза егет Күзләре чем-кара, утлы күмер сыман, елык-елык килеп торалар. Телгә дә күршегә керә торганнардан түгел: ике сүзенең берсе — мәзәк Урынлыурынсызга төчеләнеп, кирәксә-кирәкмәсә «рәхим итегез», «гафу итегез» дип юхалана торган интеллигент түгел инде. Күрүгә үк ошатты аны Асия. Гомумән, шаян һәм елгыр егетләрне ярата торган иде ул. Шофер егет үзен эшкә илтеп куйды, кичен каршы алды. Ә караңгы төшкәч, иркен кабинага икәү генә кереп утыралар да Идел буена, күлләргә элдерәләр. Икәүдән-икәү генә кыргый үрдәкләрне сискәндереп су коенулары дисеңме, кочаккочак төнбоек чәчәкләре, ай нурында сикерешеп уйнаган балыклар, йолдызлы зәпзәңгәр күк йөзе Бар табигать — аларныкы, дөньяның, Идел киңлекләренең бар матурлыгы алар өчен генә иде ул көннәрдә... Айлы кичләр йолдызлы зәп-зәңгәр төннәргә тоташты. Ә зәңгәр төн, сабырсызланып, офыктан алсу таң нурларын каршы алды. Әлеге шофер егеткә шулкадәр тиз ияләште ул. Шаярып кына, вакыт узсын өчен, болай гына дип башланган очрашулар, чын-чынлап мавыгуга әверелеп китте Күптәннән белгән сөешеп туймас ярлар диярсең.. Әйтерсең лә бер-берсе өчен туган иде алар бу дөньяга Мәңге-мәңге менә шулай дәвам итәр, бергә булырлар төсле тоела иде. Әнә шул айлы-йолдызлы кичләрнең берсендә шофер егет Асияне шашыпкотырынып үпте, көчле кулларында кысып, кайнар сулышы белән эретте. Үзе берөзлексез: - Минеке бул! Минеке бул, Асия! Мин сине барыбер үземнеке итәм! — дип кабатлады. Инде бөтенләй эреп, онытылып барган бер вакытта Асия кинәт кенә, мөгаен, монда эшкә килгәннән соң беренче тапкырдыр, әнисен искә төшерде, аның борчулы йөзен, хәвефле карашын күз алдына китерде, тавышын ишеткәндәй булды һәм ул, үз-үзен ниндидер хәвефтән сакларга омтылып, егетнең кочагыннан котылырга тырышты, талпынды, тартышты, бар көченә карышты. Ләкин әллә нинди аңлашылмас бер өстен көч аны яңадан эретте, яңадан изрәтте һәм татлы газап эчендә калган Асиянең тавышы күл буен яңгыратты: — Ән-и-е-м-м!.. Чыклы үлән өстенә ятып, озак үкседе, озак елады Асия. Бу төндә үз яшьлеге белән саубуллашуын тоеп, үртәлеп, үрсәләнеп, нәрсәнеңдер инде мәңгегә китеп баруын, кире кайтмаслыгын сизеп елады ул. Шофер егет аны юатмады.. Иртәгесен аерылышабыз дигән кичтә Асия аңар үзенең тел очын да торган соравы белән мөрәҗәгать итте: - Китәр көн дә җитте — диде ул, егетне җитди сөйләшүгә әйдәп. Шулай икән,— диде егет Артык исе китмәгәнлеген күрсәтте Алга таба ни эшләрбез икән инде?.. Яшәрбез,—булды җавап һәм, Асиянең күңелен күтәрергә теләп, шундук өряңа анекдот та сөйләп алды Сөйләп бетермәс борын, * гадәтенчә, ни элек үзе көләргә кереште. = — Ничек яшәргә, аерым-аерыммы? — Бер үк Кояш астында, ха-ха!.. g — Аерылабыз, димәк? р — Ни сөйлисең. Асенька?. Ул нинди сүз ул. аерылабыз, имеш ? һәркайсыбыз да мөстәкыйль кешеләр ич без! — Иртәгә мин юлга чыгам . 5 — Мин дә .монда калырга җыенмыйм. = — Мин — Казанга. Ә син? — Ә мин — Әстерханга, ха-ха.. — Асиянең моңсу күзләренә төшеп а торган чәч учламын күтәреп, сыпыргалап куйды егет, сүз җаена чират- ~ тагы мәзәген дә сөйләп алды.— Беләсеңме, бер кыз үзенең иптәш кызла- 5 рына егетен алдавы турында сөйләп мактана икән «Тәки алдадым бит J теге Шурикны. адәм мәсхәрәсе иттем»,— ди икән. «Ничек алдадың соң, s ничек итеп? Сөйлә әле3 !»—диләр икән иптәш кызлары Бу әйтә икән 2 «Алдадым! Йоклавын йокладым аның белән, әмма кияүгә чыкмадым ® үзенә!»— ди икән Менә вәт! Асия дә елмаерга итте, үз-үзен басып торган моңсулыктан ары- « кырга кирәк иде аңарга да. Әмма син дигәнчә генә булмый шул ул андый | чакта. Күңелдәге — телдә: °- — Китәрсең дә онытырсың әле?.. — Оныта белү — сәнгать, дип әйтеп әйткән ди синең кебек гыйлемле бер кеше, Асенька Ха-ха. — Оныта белү — сәнгать,—дип, аның сүзләрен кабатлады, күңеленнән сөзеп уздырды кыз. Чынлап та, мондый сүзне кайчандыр, кайсыдыр китапта укыганы бар иде кебек аның. «Оныту — хәтерсезлек дигән сүз. ә хәтерсезлек — сәнгать булып чыга, димәк Нинди зур мәгънәсезлек1»— дип уйлап куярга өлгерде ул күңеленнән. — Безнең эштә оныта да белергә кирәк, Асенька «Безнең эштә» дигәне сәер тоелды егетнең. Кызны сискәндереп җибәрде аның бу сүзләре. Өстәвенә, көлмәде дә бит әле ул бу юлы. димәк, чын күңелдән әйтелде бу сүзләр: «Безнең эштә ...» — Нинди «эш» ул3 Аңламадым, аңлат зинһар?!. — Ярар Асенька, ярар инде. — Шулай да? — Нәрсә, без синең белән гомерлеккә дип йөргәнмени? Нишләтәсең, без — очраклы рәвештә генә очрашкан кешеләр. Шулай булгач, ничек очрашкан булсак, шулай ук, кәефләрне кырмый гына аерылыша да белергә кирәк. Асенька Без командировкага килгән кешеләр генә ич. Ә командировка — эш! Шулай бит, ә?.. Логикасыз түгел иде егет. Сүзләренең очы-очка ялгана. Кыз да аңлый боларның шулай икәнлеген Аңлавын аңлый, ә күңелне, яралы күңелне ни зңпләтмәк кирәк? — Ә оныта алмасак? Оныта алмасам нишләргә? — Җитәр инде, Асенька, кеше көлдермә әле!.. Соңгы сәгатьләрнең кадерен җибәрәсең ич Кил. мондарак кил инде тагын бер. — Хәтереңдәме3—диеп сискәнеп куйды Асия һәм аның кочагыннан балык сыман шуып чыкты.— Хәтереңдәме — син әйләнәм, бергә булырбыз, дигән идең? Егеткә тагы да кызыграк булып китте, шаркылдап көлде ул, чалкан ягып тәгәритәгәри көлде. . һәм, форсаттан файдаланып, өйләнешү (Хакында өр-яңа мәзәк тә сөйләп алды — Җүнле нәрсә булса, өйләнү-язылышуларны «брак» димәсләр иде аны. Брак заманы түгел ич, «знак качества» заманы хәзер. Асенька' Үзенең җорлыгына, тапкырлыгына хәйран калып, янә бер кат тәгәрәп көлеп алды. — Очрашкан көнне үк: «Минеке буласың, берәүгә дә бирмим Кире Казаныңа җибәрмим мин сине»,— дигән идең. Әйе, бу сүзләр дә Асия авызыннан чыкты. Яшел чирәм өстендә дөньясын онытып тәгәрәп-уйнап яткан егет алдында үз-үзен түбәнсетүе хакында уйларга арасы булмады аның. Иртәгә аерылышалар ич, әйтелмәгән, әмма әйтәсе килгән сүзләрнең чиге юк. Егет тә хәтерсез түгел. Үзенә кирәген ул да хәтерли. — Ә үзең, үзеңнең ни дип җавап биргәнеңне оныттыңмы? Укыйсым бар, дидең. Сезнең Әстерханыгызда нәрсәм калган, дидең... Оныттыңмыни? Син әйттең ич бу сүзләрне! — Син соң, син үзең ни дидең: «Казанга җибәрәмме соң?— дидең.— Мин ике сөйләшмим, әти-әниеңә хат кына җибәрәбез, монда каласың»,— дидең... — Дисә соң.. Син бит калмыйм дидең. Телеңне чыгарып көлден дә бит әле. оныттыңмы?.. Кызга авыр иде болай сөйләшү. Шаяртыр, бер-береңне үртәү белән вакыт уздырыр чакмыни? Иртәгесен иртүк юлга чыгар чак җиткәч, бу искә алу, үртәшүләрнең ни кирәге бар?!. — Тукта әле, шаярмыйк әле,— дип дәште ул, егеткә текәлеп карап. — Соң, утырып елыйк алайса,— диде егет, күп уйлап тормастан. Үз җавабының тапкыр килеп чыгуыннан күңеле булып, кеткелдәп алды тагы. Кызның чәчләреннән сыйпавын дәвам итте. — Ничек син шулай көлә аласың? — Телисеңме, сине дә көлдерәм. Өр-яңа анекдот сөйлимме?.. " — Сөйли күрмә,— дип, өстенә ишелергә торган хәвефтән саклангандай аның авызын томалады кыз.— Сөйләмә, кирәкми. Егет дәшмәде, һәм көләргә дә базмады. Бертын икесе дә тынлыкка колак салып утырдылар. Кайдадыр, таллыклар аръягында, чупырдашкан үрдәкләрдән тыш һичбер җан иясе аваз бирмәде.. Авыр сүзләр ишетү җиңел түгел, тынлык исә — тагы да авыррак. Асиянең бәгыре янә тел тибрәтте: — И-их, син,— диде ул. ихластан кәефе китеп.— Шундый сүзләр белән шаярмасаң?!. — Нинди сүз?!— Чынлап соравы иде бу шофер егетнең, ул хәтта тынгысызланып алды. — Берәүгә дә бирмим... әйләнәм, дидең. Бу сүзләрне кыз, аңарга түгел, үз-үзенә искә төшергәндәй бер гамь белән кабатлады. — Соң, Асенька, кызык икән син!—дип, янә елмаерга итте егбт Әмма бу юлы бигүк уңышлы барып чыкмады аның елмаюы — Чынлап та, кызык син... Соң, үзең уйлап кара, андый чакта әйтелә инде ул. Әллә ниләр вәгъдә биреп атасың. Ир-ат бөтен биргән вәгъдәсенең яртысын гына үтәсә дә, күптән коммунизм булыр иде Җир йөзендә.. Беренчесе һәм соңгысы да мин түгел. Нишлисең, Асенька.— диде һәм, чарасыз икәнлеген аңлатып, тирән сулыш алып куйды — Бергә кочаклашып утыр ганда берәү дә «мин өйләнгән» дип әйтми торгандыр инде. — Син бит өйләнмәгән?!. — Хатын бар! Кызга — өч яшь... Асия дәшмәде. Каршысында уен-көлке белән көн иткән җилбәзәк егет түгел, ә гаиләле ир-ат булуын шунда гына аңлады ул. Ә моңа ка дәр шаярган, анекдотлар сөйләгән уенчак егет юк инде. Әйтелгән сүз, бирелгән вәгъдә, иркә һәм назлар — һәммәсе уен гына булган. Әйе, уен1 Казанга кайтып җиткәнче берәү белән дә аралашмады, һичкемгә 1 Тимергамна рясеме. үзе башлап дәшмәде, дәшүчегә җавап кайтармады Асия. Әйтерсең, айлар дәвамында болында, утрауларда уйнаган, уйнап, назланып туймаган күбәләкнең канатын, берьюлы ике канатын кискәннәр иде. Җор телле. тәвәккәл һәм кыю Әстерхан егетен ул чынлап та ошаткан иде, күрәсең. Егетнең: « Үзен уйлап кара, андый чакта әйтелә инде ул. Ир-ат- лар биргән вәгъдәнең яртысы гына үтәлә торган булса да, Җир йөзендә әллә кайчан коммунизм булыр иде...» — дигән сүзләре колак төбеннән китмәде аның. Кем белә. Әстерхан егетенең әле^е сүлләрендә чынлап та хаклык булгандыр, бәлки?!. Бәхетенә каршы, дөньяга, ир-ат халкына башка һичкайчан елмаеп карый алмам диеп антлар биргән, уйга чумып кайткан Асиянең бу халәте озакка сузылмады Казан портына кайтып, теплоходтан төшкәч үк рәхәт, җиләс һава килеп бәрелде аның йөзенә. Әйтерсең, бар борчу һәм кичерешләр Идел өстендә җиңелчә чайкалып торган ак теплоходта калды. Алай да оныту дигән сәләт бирелгән әле кешегә! 13 Якынлашып килгән көзнең чалымнары һәркайда күзгә ташланып тора инде. Көннәр җылы һәм көләч булуга да карамастан, җәй буе кояш нуры һәм яңгыр тамчылары белән иркәләнгән яфракларга анда санда саргылт төс иңеп килә. Көтмәгәндә исеп куйган җил якаларны күтәрә төшәргә мәҗбүр итә. Урамда, паркларда бер эшсез киләп сарып йөрүчеләр саны кыскарганнан-кыскара бара, һәркем каядыр ашыга, якынлашып килгән кышның хәбәрен ишеткән сыман, табигатьнең бөтен җан иясе, кошы-корты дөнья көтәргә хәзерләнә. Вокзал һәм елга порты тирәләрендә инде көзге пальто кигән, муенына җылы шәл-шарф салган кешеләр очраса да, сәер күренеш түгел. Җәйге җылы көндә аерылышкан иде ич ана белән кыз Инде яфраклар кыштырдаша.. Алар очраштылар. Әмма теге чактагы ыгы-зыгыларын искә алмаска тырышты һәр икесе. Гомумән, ана кеше үз баласына үч саклый белми ич ул. Кыз да иманга утырып кайтып килә... Шунысы гаҗәп: ишекне бикләп, кызын барыр юлыннан туктатырга ниятләгән ана булсын, үз әнисен төп башына утыртып китеп барган кыз булсын— һәркайсы үзен гаепле саный иде кебек ул чактагы кыланышлары өчен, Үкенүдән файда юк. Үткәннәрне искә алу — әһәмиятсез. Сүз башласак, сүз иярә сүз китәргә мөмкин. Үткән эшкә салават, диюләре хактыр, кү рәсең... Асия икенче курста укый башлады. Кызы өчен куанып йөрүен дәвам иткән ана тагы баштан-аяк мәктәп мәшәкатьләренә кереп чумды Икенче курс артыннан ук өченчесе җитәр. Дүртенчесе һәм бишенчесе. Кызы дипломга да ия булып куяр. Өстенә ак халат, башына шундый ук ап-ак крахмалланган башлык киеп, палатадан-палатага йөрер, кешеләргә шатлык алып керер аның кызы. Авырулар: «Бу кемнең игелекле кызы икән...»— ди-ди пышылдашып, рәхмәт укып калыр анын артыннан. Нинди генә мәшәкатьләре булмасын, нинди генә борчуларга тарымасын, шул хакта уйладымы — җиңел булып китә иде анага. Кызының матур киләчәге дәрт бирде, дәрман өстәде аңарга. Башы эшләгән, өлгерлеге, елгырлыгы булган кеше өчен уку нә|) сә?! Зачет һәм имтиханнарын вакытында тапшыра барды Асия да Укытучыларыннан шелтә ишетмәде, группадашларыннан читләшмәде Гаиләдә бердәнбер кыз булып үсүенә дә карамастан, мөстәкыйльлек дә бар иде үзенең. Кешедән ким-хур булырга күнекмәгән, аерылыг алга чыгып та башкаларның саруын кайната торган гадәте юк. Ата-ана сын да урынлы-урынсызга борчуга салмый, үзенекен итәргә дә оныт мый,— кыскасы, заман баласы, шәһәр кызы. Шулай да бу гаиләдә бары да ал да гөл булып китте дисәк, дөрес леккә хилафлык китергән булыр идек Кыз торган саен иркенрәк, үз дигәнчә яшәргә тырышты Бу, үзенең үҗәтлегеннән бигрәк, әнисенең берөзлексез өйрәтүләренә каршы җавабы иде булса кирәк аның Үз- үзен мөстәкыйль шәхес буларак раслауга омтылышы Әнисе холкын да онытмагансыздыр шәт. — Әниең хакында да уйла инде, кызым Чыгасың да югаласың, чы- * гасың да югаласың — кичләр буе берьялгызым утырудан ничек туйга- = нымны белсәң — дип дәште ул аңар көннәрнең берендә. Булдыра ал- ° ган кадәр ягымлы итеп, үз итеп дәште. Кызы аңлар, аңлар һәм хәленә * керер дигән өмет белән... g — Берни эшләр хәлем юк. әнием.— дип җавап кайтарды кыз. ике 5 уйлап тормый гына — Сине саклап утыра алмыйм ич инде. Минем дә үз дөньям, үз дусларым. ’ 5 — Дусларыңны ташла димим, кызым. Әниеңне дә онытып бетер- = мә. дим — Онытмыйм... Ә нигә онытырга — диде кыз. көзге каршында * гамьсез генә толым очларына беркетелгән бигудиларын ычкындыру “ белән мәш килгән җиреннән, һәм өстәп тә куйды — Иптәш кызымның ц туган көне Соңга калсам, яисә кайтмый калсам, борчылма, ярыймы. д әнием. Алар шәһәрнең икенче почмагында ук яшиләр s Аркасыннан кырмыскалар чабышып узгандай булды ананың Ишет- £ мәсәң — ишет, дигәннәре шулайрак буладыр, күрәсең. Кызын гозер- ® ләргә кереште ана. үзенә мәрхәмәт сорады Кызы аңлар, аңламый кал 5 мае дигән өмет белән, тәмле телләрен кызганмый аңлатырга тырыша. < Урамда караңгы төшеп, өйләрдә ут алгач, дүрт стена артында берьял- | гызы калып буй җиткән кызын көтеп утырган аналар гына аңлар аның °- хәлен. Күзләре берөзлексез сәгатьтә булыр ананың. Әледән-әле тәрәзәгә килеп капланыр ул. Баскыч төбендә нидер шылт иттеме, ишек катына йөгереп килә: кызы кайтмаганмы? . Урамда бер-бер машинаның, ачы сызгыру авазы чыгарып, кинәт тукталганы ишетелсә: юл аша чыккан чакта кызы белән бер-бер хәл булмаганмы?' Җилкәсенә мамык шәлен салып, өй тирәләрен кат-кат урап керер ана. якындагы транспорт тукталышын берөзлексез күз уңында тотар Янә өйгә керер, күзләре әле стена сәгатендә, әле тәрәзәдә, әле ишек катында булыр һаман. Сәгать теле келт-келт иткән саен, дөп-дөп йөрәге тибәр, бәгыре үрсәләнер ананың. Бала гына белми Өйдә берьялгызы калып кичләрен буй җит кән кызын көтеп чыккан әниләр күңеленә ниләр генә килеп китми икән дә ана бәгырен нинди генә шик шөбһәләр телгәләми икән?' Вакыт белән хисаплаша белмәс яшьлек — кызлар һәм егетләр — ул хакта уйламый, әлбәттә. Уйласа да. күп очракта үзенеке була үзәктә. Янә халык сүзләре килә хәтергә ана күңеле — балада, бала күңеле — далада Кызы авызыннан ишеткән сүзләргә ышанасы килми торды ана ның, колакларым ялгышмыймы (?). диде булса кирәк. «Туган көн Кунып ук кайтырмын »— дигән сүзләре чайкалып торды колак төбендә. Әнә ничек, моңарчы түзгәннәре өчен рәхмәт ишетәсе урында, тагы ниләр вәгъдә итә буй җиткән кызы. Киткән-киткән. берочтан кунып ук кайтырга җыена. Үз кызының өйдә түгел, башка бер җирдә төн куна калу ихтималын моңарчы уена да кертеп караганы юк иде бит әле аның Өйдә кунган чакларында да төннәрен уянып кат-кат кызын барлап уза: юрганы ачылмаганмы, сулышы бармы? — Юк,—диде ул кискен итеп —Җибәрмим' Ул каян чыккан сүз ул?!. Кыз. әйтерсең, берни ишетмәде. Ипле генә янә бер кат чәчләрен тарады. иңбашына бөдрәләрен таратып салды Дәшми-нитми генә гардеробы янына килде, аннан соңгы мода белән тегелгән кыска итәкле кичке күлмәген алып киде. Әнисе бүләге! Кыска итәк килешә аның үзенә Төз һәм таза балтырлары ачылып, яктырып китә кысканы кигәч Егет җиләнне чыгырдан чыгару өчен күп кирәкмени?! Бармак очына манып муен һәм изү тирәләренә француз ислемае тидереп алды Бусы әтисе бүләге! Әнисе караты читкә тайпылган арала төртеп торган тыгыз күкрәкләренә дә өлеш чыгарып алды ислемайдан Алтын алкаларын такты, кашлы йөзекләрен... — Әзерләнмә, кызым Төн кунарга дисәң, җибәрмим дип кабатлады ана. Бая әйткән сүзләренә җавап ишетмәгән иде ич әлегәчә. Кул сәгатенә, аннан стена сәгатенә бер бер артлы күз төшереп алды Асия. Соңга калырга ярамый иде, күрәсең Кашлар сызылган, керфекләр торгызылган. күз кабакларына зәңгәрсу шәүлә сузылып яткан. Тел очы белән иреннәрен сыйпап алды, авыз читеннән өреп, маңгаена төшеп торган бөдрәләрен җилгәрде. Көзге каршысына басып, соңгы мәртәбә бөтерелеп алды да иңсәсенә нәни сумкасын асты. — Йә. әнием, мин ничек, матурмы бүген?— дип елмайды шунда әнисенә. Әйтерсең араларында моңарчы бернинди сүз булмаган. Ана өнсез калды. Әмма телсез түгел: ■ — Синең ямьсез булганың юк, кызым — Ә бүген, бүген ничек?.. Бу ген дә матур.—дип килешми, (булдыра алмалы ана —Тик кара аны. кызым, соңга каласы булма. Тукталышка чыгып көтеп торырмын. унберләрдән калма!.. Ярар, әнием, ярар,— диде кыз. әнисенең сүзләренә колак та салмыйча Ишек катына җиткәч, янә бер кат көзге каршыннан урап килде. Өйгә кайтмый калсам, башыңны ташка орма, килештек, әнием! Киңәшләрен биреп, аркасыннан сөеп озатып калды ана. Иптәш кыз дип. туган көн дип. әйтелә генә инде ул Моннан берничә көн элек, институттан кайтып килгәндә, бер егет туктатып сүз кушкан иде Асиягә Урамда очраган бер кызга бәйләнеп, танышлык эзләп йөрүчеләрне башка чакта җене сөймәсә дә. эч пошканнан әңгәмә дә корып торганнар иде бераз. Теле телгә йокмый егетнең, сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел Күзләре елык-елык килә Өстәвенә бер дигән итеп киенгән, янәшә басып торуы рәхәт үзе белән. Асия дә. һәммә хатын-кызлар кебек, пөхтә, ыспай егетләргә битараф түгел иде. Ирләрнең буе. тазалыгы, тышкы кыяфәте һәм костюмы нинди булса — җаны, кешелеклеге дә шуңарга тиң. дип фикер йөртүчеләрнең берсе иде ул Әлеге логикага буйсынып фикер йөрткәндә, тормыш өчен яраклашмаган начар һәм дорфа ир- атларның һәммәсе дә. һичшиксез, үтүкләнмәгән чалбар, чистартылмаган аяк киеме, гомумән, төрле сәләмәләр киенеп йөрергә тиеш булып чыга иде. . Шул ыспай егет белән үзара танышып, юк сүзне бар итеп тегене- моны сөйләшеп алгач та кызыксыну туган иде Асиядә: бу егет кем булыр икән? Тегесе дә сизгер булып чыкты, әлеге кызыксынуны шундук тоеп алды һәм. ипле генә, кызның кылларын тарткалап карарга кереште... Кыллар тырпаймады. мамык сыман йомшак тоелды ахры кыз. шуңа егет турыдан ярды: — Ресторанга кайчан барабыз соң? Сорау, беренче карашка, артык туры һәм ашыгычлык белән бирелгән тоелыр,гр, мөмкин Әмма егет тәҗрибәсез түгел, ул белә - заман кызлары урапәйләнеп сөйләшкәнне яратмый, турысын ярырга кирәк алар белән Шул бер сорауга җавапта бөтен перспектива ачыла да куя: йә тегеләй, йә болай Ә вакыт янга кала. Тәмле сүзләр, вәгъдәләр җилгә очып әрәм булмый. Егетнең соравындагы ашыгычлык һәм беркадәр дорфалыкны кыз аермачык тойды Әмма аның турылыгы, конкретлыгы күзгә бәрелеп тора. Соң чиктә, иртәмесоңмы, барыбер бирергә тиеш бит ул әлеге сорау- тәкъдимен. Белмим шул. барырбыз микәнни?.. - дип чаяланды Асия Бик әйбәт дус егетем дә бар. Шулай дисәң генә инде Үзең бер дә әллә кем түгел тагы,— дип рәхәтләнеп көлеп алды кыз Үз итеп көлде. Без үзебез дә төшеп калганнардан түгел. Иптәш кызың бардыр ич? Шуннан? ♦ — Үзең кебек үк чибәрме соң? | Артыгы белән Мин нәрсә аның каршысында? — Килештек,— дип кулын сузды егет. Сыер сатуны хәл итеп, базар g почмагында кул бирешүчеләр диярсең. — Карап карарбыз,— диде кыз, ирен читләрендәге елмаюны яше- ? рергә ниятләгән сыман түбән карап. Бу аның оялчанлыгы яисә тартынуы _ да түгел, үзенә күрә гадәткә кергән бер көязлеге иде Әлеге көязлек бе- £ ренче очрашу, танышу вакытларында бер серлелек өсти төшә хатын- * кызга — Кайчан? Кайда? * — Чакыручы мин түгел ич... и — Димәк, җомга көн,— дип эләктереп алды егет — Кичке биштә. * «Наратлык» рестораны каршысында. Карарбыз, дигәнне аңлатып, озын керфекләрен кагып алды кыз. s Шунда ул китеп барырга да җыенган иде инде, егет сак кына аның кул- ? ларына кагылып өлгерде. ® — Аннан, «мотор»га утырып, безнең дачаны карап килербез,— диs де ул, күзен оятсыз рәвештә кыса төшеп. < Монысы инде артык иде, чамадан тыш Бер-бер дорфа сүз әйтеп = китү ягын гына кайгыртасы калган иде Асиягә болай булгач. Егет 2 кызның уен һәм үз әрсезлеген чамалап өлгерде: — Вакыт ягын кайгыртырга кирәк булса дип әйтүем,— дигән сүзләре белән сыйпап, шомартып куйды барын да. Шул сүзләрне, шул мизгелдәге карашы белән янә җитди була белгән егеткә охшап куйды ул Тора-бара «туган көннәр» ишәя төште Кичке шәһәрнең яңадан- яна серләре ачыла барды Асия өчен. Иптәш кызлар, таныш егетләрнең исәбе бермә-бер артты. Нинди генә дуслар белән кая гына барып чыкмасыннар, ир-ат һәм егетләрнең игътибар үзәгендә була торган иде ул. Ә моны тою бетмәс-төкәнмәс ләззәт һәм канәгатьләнү китерә. Атналар, айлар уза торды Вакыт һәм тормыш мәшәкатьләре гүя юл читендә торып калган агачлар гына. Ә ул кызу тизлек белән куалаган машинада киләчәккә узып бара Егетләр аңар бары ярату турында, аны уйлап ничек газапланулары хакында сөйли Дөнья тоташ ягымлы сүз һәм ярату, сөюләрдән генә торадыр сыман тоела башлый иде аңар вакыт-вакыт Бүген кайсы егет янына барыйм икән дип икеләнгән чаклары да булгандыр Чөнки көнгә икешәр-өчәр егеткә очрашу билгеләгән вакытлары бар иде Ул түгел, үзләре әрсезләнә, үзләре омтыла ич. Асиягә барыбер, хәтта кызык итеп шобага салган көннәре дә булмады түгел. Тоташ бәйрәм, тоташ танцы һәм ресторан — үз-үзеңне белешерлек түгел, баш әйләнә. Әйләнмәслекме соң: ул, кая гына барып чыкмасын, игътибар үзәгендә Ир-атлар һәммәсе кайгыртучан, юмарт һәм итагатьле. Кич җиттеме, үзен шул дәрәҗәдә олылаган, якын иткән тавыш-музы- калы, тапкыр һәм җор сүз, комплиментларга тулып торган компанияләргә атлыгып торды ул Үзе төсле үк бәхетле, борчу-мәшәкатьләрсез генә яшәргә күнеккән яшьтәшләре янында булды. Ул бу тормышка шундый күнекте, кайдадыр башка дөнья, җир мәшәкатьләре белән яшәүчеләр бардыр дип уена да китерел карамады хәтта Кичләр бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш. Егет-җилән һәм ир-атлар да бер үк. Кыз-кыркыннарны да берсен алып, икенчесен куяр лык түгел Сөйләнгән сүз. анекдотлар, шаяру һәм назлар да. дәреслеккә язылган сыман, төп-төгәл кабатлана. Барысы да телгә оста. Очрашыр га. танышырга өлгермисең, кунакка чакыралар Кулларында чәчәк, дипломатта шампан, кесәләрендә шоколад булыр. Аулак өйгә музыка тыңларга чакыралар, тау-тау өеп вәгъдә бирәләр. Сөю. яратулары хакында сөйлиләр Тәкъдимнәрен кабул итмичә, аз гына карыштыңмы, дорфа сүзләр әйтеп рәнҗетергә дә күп сорамыйлар. Биш минут кына элек «яратам» дигән егет, аяк астыңа төкереп, сүгенә-сүгенә китеп барырга да күп сорамый Чөнки аны күрше өстәлдә, икенче ресторан ишеге төбендә шундый ук кызлар көтә - берни югалтмый ич ул. «Ярату» һәм «мәхәббәт» сүзләре көненә берничә мәртәбә яңартыла. адресын үзгәртә. Атналар, айлар, еллар дәвамына шулай Җир әйләнә торгандырмы, ул хакта уйлау юк. ә менә алар хәрәкәттә. Боҗра эчендәге тиен сыман тик тормыйлар бер дә. берөзлексез йөгерәләр, ашыгалар, әйләнәләр... Укуда гаме калмады Асиянең Нәрсә ул уку?' Дөнья болай да әнә ничек матур — тоташ бәйрәм, тантана ич! Институтка барса барды, бар- маса — юк Деканатка чакырып, шелтә бирүләренә дә исе китмәде. Имтиханнарына да кереп тормады. Үзенең институттан чыгарылуы турында приказ эленүе хакында ишеткәч тә. аның Дөресме-түгелме икәнлеген белешеп йөрмәде. Барыбер үзеннән врач чыкмаячагын аермачык белә иде инде ул. Кеше әгъзаларына кагылу түгел, бака ботын ярырга кушкачтыр да практик дәрестән күзен томалап чыгыП'йөгерде ич. һәммә кешегә дә врач булырга димәгәндер. Ул аралашып яшәгән даирәдә врач булу турында хыялланучы юк иде. Завод-фабрикалардан да түгел аның дусишләре. тегеннән йолкып, моннан умырып көн күрә, типтереп яши торган урыннар да тулып тора икән шәһәр җирендә Беркайда эшләми генә дә менә дигән итеп яшәүчеләр аз түгел. Ул да әти- әнисенә бер кыз ич. ачтан үлмәс әле. Шулай итеп, укуын ташлады Асия Әмма бу хакта берәүгә дә игълан итәргә ашыкмады, дөнья рәхәтенә чумып, үз җаена яшәвен дәвам итте. Әмма эче пошкан, эшсезлектән арыган чаклары да булмады түгел. Әнисе — мәктәптә, әтисе елга тирәсендә чуалуын дәвам итә. кыш булса да, үзенә күрә эше табыла аның да. Ә ул өйдә, гел-гел урам һәм рестораннарда йөрү дә туйдыра, йончыта башлый икән ул бер. Эшләгән эше юк. анысы бер хәл. Дөньясын онытып кемне дә булса ярата да алганы юк. шунысы пошыра эчне Күпме егет узды кулыннан Әле булса көн дә килеп аптыратучылары күпме Әмма кайсы да булса, берсен җан атып яратырга иде шуларның. Юк! Ярата алмый, үз итә алмый ул аларның берсен дә. Карап торышка, менә дигән егетләр, әти- әниләре дә зур-зур урыннарда эшли үзләренең, машиналары, фатирлары бар Тик алар һәммәсе, үзләре турында уйлый башладыңмы, кызлар бәдрәфеннән бөркелеп чыккан тәмәке төтене сыман, тоныкланып калалар. таралалар, күз алдыннан юк булалар Ник берсе уелып калсын иде хәтерендә... Бергә кочаклашып биегән чакларында ярыйсы гына егетләр ич үзләре Аерылырга өлгермисең, онытылалар Юк. ярата алмый ул аларны һәм аларны ярату мөмкин дә түгел. Телләре бер нәрсә сөйләсә, күңелләре һәм күзләре бүтәндә. Ничек ышанып яратырга мөмкин шундыйларны?!. Икенче карасаң, үзләренең дә артык исләре китми кебек Күпме йөреп. ник берсенең аңар чынлап торып тәкъдим ясаганы булса икән... Болай. үзләренә кирәк булса яисә сүз иярә сүз чыкса гына инде Соңыннан оныталар Искә төшереп сорасаң, көлкегә каласың: син кайдан килдең. кара урман уртасыннанмы әллә, диеп көләргә дә күп сорамаслар Тукта, ни өчен соң. кайчан гына үтмә, никахлашу сарае каршысын- да чират була? Язылышырга, бергә дөнья көтәргә дип чират тора ич алар Асиянең йөрәге чәнчеп-чәнчеп ала шул чиратны күргән чакларында Димәк, кемнәрдер өйләнә, кемнәрдер кияүгә чыга Туйлар булып кына тора. Еракка китеп карыйсы юк: үзеннән бер артык урыннары булмаган таныш-белеш кызлары әллә кай арада кияүле булып беттеләр Чыгалар да. аерылалар да. тагын табышалар, янә аерылышалар өз лексез хәрәкәт дәвам итә Кайберләренең бер ел эчендә икешәр туе булды түгелме сон инде?' Шул туйларда утырганда, башкаларга ияреп, «ачы-ачы» диеп кул чәбәкләп кычкырганда, әллә аның бәгырь чите сыкрап куймыйдыр дисезме? Кичләрнең берсендә, үзенә инде байтактан мәхәббәт һәм ярату хакында купшы сүзләр сөйләп йөргән бер егеткә ачыктан-ачык сорау * бирде кыз: | — Ә нигә дип син миңа тәкъдим ясамыйсың?!. — Ясасам да чыкмыйсың ич * — Иң элек ясап кара Ничек җавап бирү - минем эш Шаярып-көлеп, дөнья белән кулны билгә таянып сөйләшеп йөргән 5 егет уйга калып торды шунда — Юк.— диде ул, кызның күзләренә бертын текәлеп торганнан & сон — Ул хакта уйлаган юк әле х — Ә кайчан уйларсың? Син уйлаганда — мин булмасам?. Егет тагы да җитдиләнә төште. Әйтерсең, үзен якасыннан алып * өйләндерергә, муенына көчләп камыт кидерергә җыенучы бар — Юк. беркайчан да! — диде, ниһаять, ике уйларга урын калдыр- - мыйча «> Җавапка исе китмәде Асиянең. Әгәр «миңа чык» дип торса, үзе 1 дә шәһәр картасында ресторан һәм дискотекалардан башка урын белмә- ’ гән бу егеткә ризалык бирергә ашыкмас иде. © Килеш-килбәт, аның киемнәрендә генәмени соң хикмәт? Машинасыs на да. сурәтле магнитофонына, аерым фатирына да алданмас иде бары- < бер. Әтисен эштән алсалар, беркем түгел ич ул. Иртәме-соңмы, барыбер г буш куык булып калачак.. a Сөйләшү бер башланган икән инде. Асия аны ахыргача дәвам итәргә кирәк тапты — Шулай да әйт әле,— диде ул, кызыксынуыннан туктамыйча — Синең фикереңчә, мин шулай ук начар кыз булып чыгаммы? — Син нәрсә, Асенька, юк! Юк. әлбәттә.. Алай димәдем ич. — Ә нигә өйләнергә теләмисең? — Ну, Асенька, бу бит бик деликатный вопрос... Бәлки, ул хакта түгел, башка нәрсәләр турында сөйләшергәдер безгә. — Шул хакта,— дип бүлдерде аны кыз.— Бары шул хакта гына Бу минем өчен әһәмиятле. Күз карашы белән көйдереп алды ул егетне, үз итеп карады аңарга Андый карашка ир-ат буйсынмый кала алмый — Йә,— диде егет.— Теләсә нинди соравыгызга да җавап бирергә әзермен. Асия туташ — Кабатлыйм соравымны, тыңлагыз: ни өчен әле син миңа тәкъдим ясау мөмкин түгел дип саныйсың? Кыз егетнең күзләренә текәлде, җавап көтте. Егет тә аңлап алды — аның җавабы ихлас булырга тиешле һәрчак уйнап-көлеп кенә йөргән Асияне танырлык түгел иде чөнки Авызын ача төшеп, сулыш алырга да кыймыйча тынып калган, җавап көтә. Кара инде, егет-җилән теленә «оҗмах кошы» дигән кушаматы белән кергән бу чибәр кыз шулай ук ке ше икән ич Аның да үзенә күрә җаны, өзгәләнергә сәләтле бәгыре бар икән Егетләрнең үзенә карата мөнәсәбәтен беләсе килү хатын-кыз өчен табигыйдыр, күрәсең. Хәер, кызларда гына түгел, кайчак ир-ат халкының үзендә дә була андый кызыксынулар. Башка җенеснең үзенә карата булган мөнәсәбәтен ачыклау берәү өчен дә артык түгел Чөнки ул мөнәсәбәт матур сүз, комплиментлар артында кала һәрчак, чаршау артындагы шәүлә сыман — Юк. Асенька,—диде егет, бераз икеләнеп торганнан соң. Була шундый чаклар, гомерен ялган сөйләп, алдашып уздырган адәми затлар Да. ычкынып китеп, дөресен әйтеп куялар — Сиңа тәкъдим ясарга мөм кин дип саныйм мин үзем. Мөмкин Ни өчен дисәң?. Шуның өчен. Асенька. Иң элек, син — чибәр Фигура дисәң, анысы да бар Акылсыз дип тә әйтә алмыйм мин сине Була, Асенька, була синең белән... — Ә тәкъдим хакында?..— Яип сорауны хәтергә төшерергә, конкретлаштырырга кирәк тапты кыз. — Тәкъдимме? — дип, сагая төшеп дәвам итте егет. Дөресен әйтү җиңел түгел, ә ялганларга — уңайсыз.— Беренчедән, минем әлегә берәүгә дә тәкъдим ясаганым юк Ясарга да җыенмыйм!. Икенчедән, Асенька, ни бит. мин сиңа барыбер өйләнмәс идем Чибәр хатын-кызга өйләнү — ул, минемчә, муенга таш бәйләп тишек көймәдә Идел уртасына кереп китү кебегрәк... һәм. гомумән, Асенька, аннан бит син үзең дә... — йә, йә. әйтеп бетер,— дип, егетнең теленнән тартырдай булып, аның соңгы сүзләрен көтте кыз. Хөкем карарын көткәндәй көтте... — Әйттем ич, син — чибәр... — Чибәрләр хыянәтчел була дип әйтергә телисеңме? — Хыянәт дип, Асенька Анысын белеп булмый. Чибәрләрнең дә төрлесе була. Бер иренә карап торганнары да бардыр. Ә син — башка! Синең күзләрең йөгерек һәм, гомумән, син, ну... ничек әйтергә? Болан акыллы гына син үзең. Ну, үпкәләмә, ярыймы, Асенька, күзләрең берөзлексез уйнаклап, чоландагы мәченеке сыман эзләнеп тора синең... Берәүнеке, мисал өчен, әйтик, минеке генә булырга риза түгел синең караш. Малай-шалай булсам, бәлки мин моны аңламас һәм аңлата да алмаган булыр идем Ну, азмы-күпме тәҗрибә бар ич минем үземдә дә... Кыз инде чын-чынлап тынгысызлана, кәефсезләнә башлаган иде. Чөнки егет ихластан, онытылып сөйли Әлеге төр егет-җиләнгә хас булмаганча җитди һәм эчкерсез иде ул... — Аннары, Асенька, мин үземә сүз бирдем. Кәләшне мин рестораннан эзләмәячәкмен,— дип дәвам итте ул, эчкерсезлеген югалтмаска омтылып — Юк, әйтмим, ресторанда начар кызлар гына була торгандыр дип. Яхшылары да очрый торгандыр... Шулай да ресторанга сукмак салган хатын-кызга өйләнмәс идем — принцип!.. — Рәхмәт,— әйтте Асия — Дөресен сөйләгәнең өчен, рәхмәт! — Син борчылма, Асенька, кияүсез калмассың. . Киресенчә, өйдә оек бәйләп утырган кызлар кала кияүсез. Ә синең кебек дөнья рәтен белгән кызлар җаен бер чыгара аның барыбер Йә бер-бер мәми авызны каптырып куялар, йә хатын аерган бер-бер зур түрәгә үк чыгып куялар Борчылма, Асенька, борчылма, бер түгел, әллә ничә тапкыр чыгарсың, боерган булса... Көлемсерәп куйды егет. Кыз исә аның соңгы сүзләрендәге иронияне аңламады Рәхмәтен әйтте. Әйтүен әйтте, әмма күңелен нәфрәт биләп алган иде инде, һәр ихласлыкның чиге була, сөйләшү өзелеп калды. Элеккечә үк янәшә утыруларын дәвам иттерсәләр дә, күзләр тоныкланды, бармак очларыннан кайнар кан качты Күңелләр ерагайды Ниндидер очраклы бер җилкуар егет, шул рәвешле, чын йөзеңне ачып салсын инде. Шундый сөйләшү-аңлашулардан соң ничек итеп тагы кочаклашып биергә, елмаеп-көлешеп утырырга мөмкин. Сүзләре сүзгә ябышмады, карашлары очрашмады башка. . Менә сиңа мә, ихласлык! Кызның ашыгыч рәвештә өйгә кайтасы булып чыкты Егет тә ниндидер җитди эшен чак онытып җибәрмәгән Ресторан каршысында торган өр-яңа машинасына утырып, җилдереп кенә өенәчә озатып куйды ул Асияне «Хәзергә» — диешеп, берберсенә соңгы мәртәбә йөгерек елмаюлар бүләк итешеп аерылыштылар. Башка һичкайчан да күрешмәскә, мәңгегә. Үз бүлмәсенә кереп бикләнде һәм, караватка йөзтүбән капланып, тынсыз калды Асия Шул рәвешле, шаулап-гөрләп торган дөнья кинәт тынып калды... Елыйсы килде кызның, күңеле мөлдерәп тулышкан иде. Әмма күзләреннән яшь чыкмады. Ни эшләргә, күңелен, җанын кемгә бушатырга белми борсаланып ятты төнозын. Кемгә дә булса сөйләргә, кемнең Дә булса күкрәгенә башын куеп еларга да еларга, шул билгесез кешенең юату һәм тынычландыруларына да карамастан, үрсәләнеп, күз яшьләрен коярга иде аңарга хәзер Күзләренә яшь килмәде Әйтерсең лә. кипкән иде аның күз яшьләре. Гомумән, соңгы елларда аның елаганы да булмаган икән бит Көлгән һәм көлгән, сөю һәм наз дәрьясында йөзгән Кайчан һәм кайда елады икән ул соңгы мәртәбә?. Уч тәбегә * чигәсен кысып хәтерләргә тырышып та. хәтерли алмады. Дөнья — тоташ = бәйрәм, тоташ сөю. тантана, тост һәм комплиментлардан гына тора S дип яшәгән түгелме ул? Ә кичереш һәм борчу, яну-көюләр гүя булмаган t жир йөзендә... 5 Булсын иде шундый кешең: сине сүзсез дә аңласын иде ул. Күңелдә ? булганнарның һәммәсен дә түкми-чәчми сөйләргә иде үзенә Тамчысын калдырмый уртаклашырга иде Ләкин кемгә31 Кемне үзенә сердәш яисә 5 киңәшче итсен Асия?! Кеме бар аның?' Тукта. Асия Дус кызларың, таныш-белеш белән ярты шәһәр тул- * ган һәркайсы белән чуп-чуп үбешеп күрешә, серләшеп туймый, аеры- л лышканда. кабат очрашырга вәгъдәләр бирешә торган идең түгелме - соң? Арадан берсе янына бар. йә булмаса үзен чакыр — һәм сөйлә. =i уртаклаш. Асия! Таныш-белеш кызларын күз алдыннан уздырды ул. Кайсы алдында s ачылып, кайсысына күңелендәге серен, борчу-шөбһәләрен сөйли, уртак- £ лаша ала сон ул? Кайсысының муенына сарылып елый ала? Арадан хет ® берсе аның моң-зарларын түземлек белән тыңлый алырмы? Күпме генә . күңеленнән барламасын, таба алмады Бәлки монысы, бәлки тегесе ди-ди < борсаланды, әмма нәтиҗәсез Алар тыңларга риза булганда да. үзе ачы- = лып сөйләшә алмас иде ул бу танышлары белән. Шундук көләчәкләр. - соңыннан телдән-телгә тапшыра-тапшыра хәбәр җибәрәчәкләр. «Борын чөеп, бик әллә кем булып йөри идең... Әнә. ничек икән».— дип кәефләнәчәкләр генә. Кеше кичерешләрен ихлас уртаклашыр, бүлешер дуслары юк икән ич анын Чү. Асия Син күбрәк егет-җилән тирәсендә чуалдың. Бәлки алар арасында табылыр үзеңне аңларга сәләтле бер-бер ир-ат?!. Күпме кава лерларың бар! Үзеңә очрашкан саен чәчәк бүләк иткән, чәчләреңнән сөеп иркәләгән, дөньяларын онытып артыңнан йөргән шул егетләр аңлар! Хәтерләргә тырыш. Асия, берсе булмаса, икенчесе аңлар хәлеңне?' Тоташ бәгырьсезләр булмас Кавалерлар күп. әмма чын ир булганнары бик аз. Егетләрен бер-бер артлы күз алдыннан үткәрергә кереште ул. Кайсына тукталырга гына белмәде Карап торышка чибәр дә. тәрбияле дә кебек үзләре, ата-анала- ры да дәрәҗәле генә кешеләр Әмма, менә хикмәт, арадан ник берсе «мин монда» дип үзенә тартып торсын икән?! Бүген монда булса, иртәгесен башка кызларга гыйшык турында сөйли ич алар Мәзәк итеп үзен сөйләсәләр Юк. һичбер вакытта да. ир-ат халкына сер сыяр дип. сер сөйләячәк түгел ул! Башка сыймаслык хәл ич бу. Кеше көлкесенә калыргамы3 . Беркайчан да! Берәүгә дә ышанмый ул һәм яратмый да. Үз серләре бары үзенеке генә булып калыр Мендәргә йөзтүбән капланган көйгә кысып йомар лантан йодрыклары белән, үзүзен белешмичә, урын-җирен төяргә керешкән иде кыз. Дөньяда ул япа-ялгыз... Баш очында гына җылы, ягымлы аваз ишетелде берзаман. Әнисе! Сак кына, ипле генә итеп дәште ул. Әйтерсең кызы алдында гаебе бар иде ананың — Чәй эчәргә чыгарсыңмы икән, кызым? . Син яраткан балан бәлеше пешергән идем Бишек җыры сыман ягымлы тавыш сездә генә, әниләр! Әни кеше һәрчак кирәк. Үсә төшкәч, зур дөньяга юл ярганда, сабый чактагыдан да болайрак кирәк була икән ул ана сүзе, ана киңәше, әниләрнең ягымлы бармак очы һәм күз карашы Яхшы хатын-кызлар була, яманнары да җитәрлек, диләр Әмма әниләрнең яхшы-яманы юк. Йә бар, йә юк әниләр Әни дигән изге рухлы зат һәркем өчен берәү генә! — Әни-и-ием - дип, ирексездән сузып куйды Асия һәм, үз-үзен белешмичә, чишелеп елап җибәрде... Әниләр — яныңда, газиз әнкәң баш очыңда торып, чәчләреңне сыйпаганда елаудан да бәхетле мизгел, рәхәт күз яшьләре юктыр ул, гомумән. 14 Әледән-әле учакка берән-сәрән утын кисәкләре салгалап утырды Арслан. Ә Лев Белялович белән Асия ишеткән-белгән мәзәк хәлләр хакында әңгәмә корып күңел таптылар Күбрәк Лев Белялович сөйләде, һәм чираттагы һәр мәзәген сөйләп бетермәс борын ук, дөньясын онытып, иң элек үзе көләргә керешә иде. Көлү килешә иде аңарга Кызыкмы, түгелме, ирексездән, аңарга ияреп елмаеп куясың. Инде шактый ук үзләшә төшүенә дә карамастан, әле барыбер ниндидер тартыну, кыенсынудан арына алмаган иде Асия Көлемсерәп башкаларны тыңлаганда да, ипле генә үзе сөйләгәндә дә ул онытылып кита алмады, үзен тыйнаклык кысасында тотты һәм моңарга аның күңеленә инде бая ук, машинадан килеп төшүгә үк кереп оялаган, оялаган һәм бер генә минутка да чыкмый, онытылмый йөдәткән сорау сәбәпче иде булса кирәк. «Түгәрәк»нең чираттагы мәзәк хәлне хәтеренә төшерә алмыйчарак торган чагын туры китерде дә сорап куйды ул көтмәгәндә: — Матур яшисез. Лев Белялович? Нинди урын соң бу?. Бездән тыш тагын кемнәр дә булса бармы монда? Инде үзләшеп килгән, уен-көлкегә тиз арада кушылып киткән Асия авызыннан шундый сорау чыгар дип берәү дә уйламаган иде, әлбәттә. Ир-атлар, сүз берләшкән сыман, берьюлы күтәрелеп караш ташладылар аңар. Асиянең соравы урынсыз гына түгел, ниндидер гайре табигый киеренкелек белән дә бирелгән иде. Кисәү агачы белән чит-читкә таралышкан күмер кисәкләрен учакның уртасына җыеп-өеп утырган Арслан «Таный алмыйм сине, бу нинди сорау инде тагы?»— дип әйтәдер сыман тоелды. — Йә инде, Асенька! һаман да син «Лев Белялович та Лев Белялович» — дип, сабый сыман үпкәләгән кыяфәт ясап өлгерде «Түгәрәк», һәм. артыннан куа килүче бүредән эз бутаган куян кебек, урап-әйләнеп аңлатырга, фикер йөртергә кереште.— Йә, Асенька, килешкән идек түгелме миңа да, үз итеп, «арыслан» дип дәшергә килешкән идек?' Аңлыйм мин сине, Асенька, бу гайрәтле исем белән бары берәүгә — Арсланга, Арслан Сәхиповичка дәшәргә теләвеңне аңлыйм Телеңнән тарта алмыйм билгеле, Асенька, әмма кабатлап әйтәм Юк. үтенеп сорыйм без монда һәммәбез дә арысланнар Лев дип, яисә Арслан дип, үз исемем белән дәш син миңа Ярыймы, Асенька?!. — Килештек. Лев Белялович... Асиянең, ияләнгән гадәт буенча, авызыннан ялгыш чыккан мөрәҗәгате кызык булып тоелдымы, янә дөньясын онытып көлеп җибәрде «Түгәрәк»: — Ай-Һай, Асенька, юмор хисе ташып тора үзегездә. Яратам да сон шаяра белгән, шаяруны аңлый алган хатыннарны Хуш, монысы кызык килеп чыкты, Асенька Йә, ниндидер сорау да биргән идең түгелме әле, нәрсә дигән идең?. — дип. Асиянең соравын хәтерләргә иткәндәй, уйга калып торды бертын. Сорауны онытмаган иде, әлбәттә, сорауны онытмаганлыгы күзенә чыккан Ничегрәк итеп җайларга һәм ни рәвешле туры җаваптан тайчынырга дип баш вата иде ул. Ә җавап бирәсең килмәгән сораудан шома балык сыман шуып чыгуның юлы бер генә - беркатлы булып кылану, шаяру... — Әйе, соравыма җавап көтәм. Лев Белялович Янә кычкырып көлеп алды «Түгәрәк», шаяруга күчү өчен кирәкле күперне Асия үзе үк китереп чыгарды ич: тагы «Белялович». — «Бу нинди шомлы урын бу?» дисез инде, ә, Асенька? — Ул сөйләшүдән читләшкән атлы булып утыручы Арсланга мөрәҗәгать итеп алды — Син нәрсә анда, Сәхипович, кунакны чакыргансың, ә кайда икән- * лекне аңлатып да тормагансың. Шулай килешәме инде?! Бу— мәхәббәт g ярымутравы, Асенька. § — Ә чынлыкта?.. g Асиянең болай төпченүе арысланнарның берсенә дә ошамады. Берә- 5 ве учак тирәсендә кайнашуын дәвам итте. «Түгәрәк»нең исә нияте уен- ? көлке белән ерып чыгу иде. 2 — Нәрсә, Асенька, әллә сез җаваптан канәгать түгелме?.. Болай % булгач инде, мин түгел, Арслан Сәхипович гаепле. Ха-ха — Ул Арслан- J га мөрәҗәгать итеп алган булды янә.— Ишеттеңме, Арслан, мәхәббәт " ярымутравы дигәнгә ышанмый Асенька Тәнкыйть синең адреска. Арс- ш лан, ха-ха... " Үзен шулай баласытып сөйләшү, җитди сорауны уенга борулары - ошамады Асиягә. Төпченүен дәвам итте ул: J — Капкасына «мәхәббәт утравы» дип түгел, «Балалар өчен профи- s лакторий» дигән язу эленгән... J — Без балалар түгелмени?.. Балалардан безнең кайсы җиребез ® ким? Аннан. Асенька, безгә бала чакларда мондый оҗмах бакчалары * эләкмәде. Сезгә дә шулайдыр дип уйлыйм Әҗерен кайтарабыз, уйный- < быз-көләбез Шулай түгелмени, ә, Асенька? Ха-ха-ха...— Бер читтәге креслога түнеп сызгыртып йоклавын дәвам иткән кенәрие Гуля-Гөлсинә- - гә ишарәләп куйды ул, кулай мисал табуына куанып.— Күрәсең ич, уйнап утырган җирдән йокыга да талабыз. Сабыйлардан кай җиребез ким?! — Капканың бирге ягындагы таган һәм гөмбәчекләр дә аның өченме?. — Теләсәң, Асенька, син дә чыгып уйнап керә аласың. — Таганда атыну сезгә дә килешә торгандыр, шулаймы, Лев Белялович!.. Бит уртасындагы симез мускуллары тартышып, тыпырчынып куйды «Түгәрәк»нең. Йөзенә кызыллык йөгерде. «Чын-чынлап кызыксынырга маташуы түгелме соң бу кенәринең? Кемне ияртеп килгән бу Арслан? һәм, гомумән, җыен юк-бар сораулар белән аның газиз башын тинтерәтергә кем соң әле ул?!. Чираттагы бер кенәри генә югыйсә, нәрсә кирәк аңар, ни җитми?!.» Жавапсыз да калып булмый: — Бу — профилакторий, Асенька Әмма ул әлегә эшләми. Төзелеш мәшәкатьләре бетеп җитмәгән Шундый җаваптан канәгатьме сез, ә Асенька?.. — Монысы чынга охшаш Нишлисең, ризалашмыйча да ярамас. Лев Белялович. Асиягә нигә кирәге чыкты соң әле боларның диярсез?! Әлбәттә, һәр хатын-кызга хас булган кызыксыну бар иде аңарда да. Әмма бу очракта, кызыксынудан бигрәк, үҗәтлелек әрсезләндерде аны. һәммәсе өчен зур авторитет булган, үзенең башкалардан өстенлеген һәрдаим тоеп, сиздереп торган, шул өстенлегеннән ләззәт алган Лев Беляловичны, җай чыгудан файдаланып, бераз тинтерәтеп алыйм дип бәйләнүе иде бу аның. Асияне ул үзеннән түбән саный, шуңа соравына да аннан-мон нан гына җавап биреп, шаяргалап котылмакчы булды Асия әле рәхәтләнеп дәвам итәргә әзер иде үзенең тинтерәтүләрен Арсланның карашы белән очраклы рәвештә аңлашу гына тукталырга мәҗбүр итте: «Ни эшлисең?!. Сиңа ни җитмәгән?!.» — дип шелтәли иде ул аны. — Алай бик кызыксынучан икәнсең, Асенька, тагы да төгәлрәк жа- вап бирергә мөмкин,— дип, «Түгәрәк» эләктереп алды янә,— Бу профилакторийны Совет профсоюзлары төзеде. Ул — төзү оешмаларында эшләүчеләрнең балалары өчен дип күздә тотылган. — Сезнең әтиегез төзү оешмасында эшлиме? — дип, сорауның үзе өчен дә көтелмәгәнен әйтеп салды Асия. Ниһаять. «Түгәрәк»нең түземлеге саекты. Торып ук басты, тәннәрен язып алды. Аты-юлы белән бер сүгенергә иде бугай исәбе,— дәрәҗә тота җиңнән. Арсланга таба борылып алды ул: «Монда кемне алып килдең! Нәрсә дип терәлеп каттың, кенәри бит синеке!..»— дияргә теләгәндер. Ул да түгел, янә Асиягә карап балкып алды: р — Син миңа ошый башладың бит әле, Асенька Яратам шундый җор телле хатын-кызларны Кенәри дисәң дә кенәри ичмасам, ха(-ха-ха Комплименттан башланган мыскыллы көлү иде бу. Асия аңышып өлгергәнче, сүзнең кай тарафка китеп баруын тоеп алган Арслан кинәт торып басты. Каршысына өлкән офицер килеп чыкканны соңлабрак күреп алган куштан сержант төсле гәүдәсен турайтты ул. Кулындагы кисәү агачын ничек һәм кая ташларга, кайсы аяктан беренче адымын атларга белмичә югалып калды бер мәл. Асиягә каршы китте. — Йә инде, газаплама Лев Беляловичны Тинтерәтмә җыен юк-бар сорауларың белән. — Лев Белялович түгел. Лева — арыслан! Ул да арыслан, — дип. салпы якка салам кыстырырга өлгерде Асия. Башын артка ташлап көлеп җибәрде «Түгәрәк». — Менә шулай, Сәхипович Ишеттеңме. Асеньканың ни дигәнен? Шаярып әйтелгән шул бер җөмлә уйламаган җирдән ТУЫП алган киеренкелекне юкка чыгарды да куйды. Арсланның да йөзенә нур кунды. Лев Белялович Асия тарафына бер-ике җылы сүз әйтеп алды. Күпне белергә азаплануы белән тәмам шиккә салган иде бит ул аны Акыллы хатын-кызга аның исе киткәне юк. Гуля-Гөлсинә кебегрәк типлар белән эш итәргә күнеккән. Ә инде юллары кисешкән икән, күпне белергә яраткан хатын-кызны да вакытында коралсызландырганың хәерле. Ни рәвешлеме?.. Соклану һәм мактау сүзләре белән, комплиментлар сибеп кенә йомшартсаң йомшартасың ул хатын-кыз күңелен. Уйламаган җирдән, вакытсыз уянып алган сабый авазы сыман. Гуля-Гөлсинә тавышы ишетелде: — Лева Ну, Лева, кайда йөрисең син? — Монда, матурым Монда, акыллым. Йокыдан уянган сабыен юатырга ашыккан ана кебек җил-җил ат- лап-чабып ук китте «Түгәрәк». Гүя иңсәләренә канат үскән иде аның. Шул кадәрле юан. килбәтсез гәүдәле ир-атларның бик сирәге генә ия буладыр мондый җиңел хәрәкәткә. — Мине йоклатканнар да, үзләре генә балдеют,— дип. үпкә белдереп каршылады кенәри Авызын зур ачып, киерелеп, бер йомарлам һава иснәп алырга да өлгерде. — Кенәрием минем, сайрар кошым, матурым,—дип такмаклый-так- маклый, килгән шәпкә иелә төшеп ирен очларыннан үбеп алды үзен «Түгәрәк». Кил, күтәрәм дигән сыман, торырга чакырып ике кулын сузды — Йә. тор инде, җитәр, күп йокладың, матурым, тор Киерелеп-сузылып, урыныннан торды кенәри Янә бер йодрык һава иснәп алгач, йокыдан уянган песи баласыдай ипле генә «Түгәрәк»нең култык астына кереп сырпаланырга кереште. — Мине йоклатканнар да. үзләре генә балдеют,—дип, тагы сүзгә- сүз кабатлады ул.— Ә нигә меня уятмадың, Лева?! — Уяндың ич, менә, уяндың, матурым. — Минем баш авырта Прямо чатный. — «Түгәрәк»нең култык астыннан томшыгын чыгарып, тагы бер йомарлам иснәп куйды — Эчкәнгә ул, матурым... — Ә мин, киресенчә, эчмәгәнгә авырта дип уйлыйм. — Сиңа күп эчәргә ярамый, син бит минем, бәләкәй.. Кошчык сы ман гына, кенәрием — дип, йомшак итеп, чәчләреннән сыйпап алды «Түгәрәк» — Сайрар кошлар таңда чык тамчысы гына эчә. — Син нәрсә, бәләкәй дә бәләкәй талдычешь.— дип, көтмәгәндә күкерт кебек кабынып чәпчергә кереште Гуля-Гөлсинә.— Бәләкәй ошамаса, соң.әнә. тап үзеңә берәр корова Беткәнмени, урамга чыксаң көтү булып йөри коровалар Мине шушы хәлемдә дә любить итәрләр әле. — Ух, минем татарочкам! — днп, үзен сөяргә, назларга кереште н «Түгәрәк». Башкача җай булмаганлыкны аңлый иде күрәсең. ° — Какой-такой татарочка, син нәрсә талдычешь?..— дип турсаюын * дәвам итте кенәри. 5 — Ну, алайса татар кызы,— дип, бераз акценты булса да саф татар- * чага яраштырып ачыклык кертергә булды түгәрәк кавалер. — Какой-такой татар кызы?. — дип, аны кабатлады Гуля-Гөлсинә. % — Татар булмый, кем булсын? — дип сәерсенеп калды ир-ат— ~ Фамилияң ничек соң әле, әйт әле. матурым?! * — Какой-такой фамилия?! Минем фамилияне любить итәргә җыен- в мыйсыңдыр бит? “ — Татар түгел дидең, фамилияң ничек, Гулечка? Ягымлы сүз каршында теләсә кем көчсез. Кенәриләр — аеруча. 3 — Кызык син, Лева Ничә мужикны любить итеп, берсенең дә s фамилиям белән интересовать иткәне юк иде әле. Мин — Сепперова. 3 — Нинди «Сеппер» ул? — дип, ерак түгел генә торган Арслан да ® сүзгә кушылып алды — Сәфәрова булырга тиештер бит? н — Какой-такой, синнән сорамыйлар,— дип кенә җавап кайтарды ке- < нәри,— И, вообще, минем фамилиям сезгә нигә кирәк?! — Шулай да син татар кызы ич, Арслан Сәхипович дөрес әйттеме, “■ ә, Гулечка? — дип, ике якны килештерергә омтылыш ясады «Түгәрәк» — Татарочкамы-юкмы — какое ваше дело? Мин татарча знать не знаю! И, вообще, белергә дә не хочу! Нәрсәгә кирәге бар ул татарский- ның —базарда катык продавать что ли?! Фу-у-у...— диде дә, борыннарын җыерып, «Түгәрәк»нең йонлач күкрәгенә капланды Гуля-Гөлсинә. — Гөлсинә! — дип, сискәнеп дәште аңар Асия — Гулечка, тукта,— диде үзен кочаклап торган кавалер. Арслан исә аңарга борылып карамады, нибарысы үзалдына әйтеп куйды: — Гуля да Гөлсинә дә түгел — Кенәри — Надоели! —дип аваз салды кенәри үзе дә һәм түгәрәк ир-атның муенына сарылды. Көлке дә, кызганыч та иде ул шул мизгелдә.— Любить итәргә язык кирәкми Кочаклашкан хәлләрендә өстәлгә таба үтте алар. Түгәрәк арыслан кенәриенә бокал тутырып шәраб салып бирде. Тегесе ялт кына бушатып та куйды һәм, рәхмәт йөзеннән, ирен очлары белән бер «чукып» та алды. Әйе, бу хәрәкәтне «үбешү» дип түгел, «чуку» дию дөресрәк булса кирәк. Пыш-пыш нидер серләшеп алдылар һәм караңгы сукмак буйлап атлап киттеләр Ә бераздан ачык тәрәз аша кенәринең дөньясын онытып чырык-чырык көлгәне ишетелде Берни аңлый алмады, гаҗәпсенүен дәвам итте Асия. Ничек инде Лев Белялович кебек дәрәҗәле ир-ат шундый тиле кызчык белән бәйләнешкә кергән?! Ни берләштерергә мөмкин аларны?! Нинди уртак сүз, уртак серләре булырга мөмкин?! Гаҗәп халык бу ир-ат дигәнең' Акыллы гына дигәннәре дә, соң чиктә, барыбер шыр тиле булып чыга үзләренең Юк, көнләшү уеннан түгел, болай гына фикер йөртте ул бу хакта Аның үз Арсланы бар ич! Ә шулай да хатын-кызда да бар ул сәер гадәтләр Мисал өчен, җенестәшләренең җитешсезлекләрен бере белән генә түгел, икеләтә күпертеп күрә алар. Бер уңайдан үз өстенлеген тоеп ләззәт хисе татый. Бу бигрәк тә ир-ат тирәсендә кабынып китә торган тойгы. Теләсә кайсы парда ир-ат ягын өстенрәк саный әлеге хатынкызлар. Дөнья күргән авыл агайлары сыман, «Чиләгенә күрә — капкачы» дип кенә кул селти белмиләр Нәкъ менә хатын-кыз ягын түбәнсетергә кирәк . Талгын җылы җил исеп куйды Аяк астына агач башыннан узган елдан бирле посып яткан ялгыз нарат күркәсе шапылдап килеп төште Бер-беренә сер тапшыргандай, күл читендә камышлар кыштырдатып алды Үлән арасында ялгыз чикерткә аваз бирергә кереште. Бака туена әзерлек башланды.. Асия белән Арслан кичке караңгылыкка чума барган табигатьнең сулышына таң калып утырдылар. Шундый мизгелдә бер-береңә сыенмыйча янәшә утыру, гомумән, мөмкин түгелдер ул Икәүдән-икәү генә булуга җитәме соң! Янәшәсендә Арслан булганда дөнья түгәрәкләнә, тормыш мәшәкатьләре тәмам онытыла Асия өчен Төртмәле сүз. урынсыз сораулар юкка чыга, кача Арсланның гайрәтле киң иңсәсенә башын куеп. тәүлекләр буе. тәүлекләр генәме соң. мәңге-мәңге шулай утырырга риза булыр иде ул. Башка һичкем кирәк түгел аңарга, бары Арсланы гына булсын! Соңарып, зарыктырып кына килгән бердәнбере ич ул аның' Үз иткәне, җан атканы, акылыннан җуйдырганы Бу хакта менә ничәнче кат уйлый, уйлана инде ул Әгәр аны очратмаган булса, ул — кем өчендер яшәү, кемнедер уйлап төннәрен йокламый яту. кемнеңдер һәр хәрәкәтен. сүзләрен кат-кат искә төшереп күңел юатуларның ни икәнлеген дә белми, яшьлеге узып киткәнлекне сизми каласы булган икән. Асия аның хакында үзе югында, үзен сагынган чакларында гына түгел, берөзлексез уйлый һәм шул уйларыннан ямь табып яши Әле менә шундый гүзәл табигать кочагында чакта да ул аны уйлый Югыйсә, внәшә утыралар, ә күңелендә — ул Вакыт-вакыт аның кочагында чакларында да ул күзләрен йома һәм аны уйлый, аны сагына. Үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген ярата ул аның, куркып, хәвефләнеп ярата. Ул аны көнли дә әле Хатыныннан гына түгел, һәр очраган чибәр хатынкыздан көнли ул аны Хәтта Арслан күрмәгән-белмәгән һәм күрү ихтималы да булмаган хатын-кыздан көнли. Әйтик, бервакыт телевизордан кино караганда бер чит ил актрисасы канына тоз салды аның. Чибәр! Ярымшәрә кыяфәттә йөри, оятсыз елмая Ә ирләр мондый елмаюга битараф каламы соң? Арслан да шул минутта әлеге киноны карыйдыр кебек тоелды аңарга Карыйдыр һәм әлеге кино йолдызына карап авыз суын корытадыр Булса, әнә шундый булсын иде ул сөйгәнең, диядер кебек тоелды аңарга Әлеге хатынның һәр җире белән аны —Асияне — чагыштырып утырадыр төсле тоелды. «Гәүдә һәм сын яклары чагыштыргысыз анысы, күзләре, күкрәкләре дә сирәк очрый торган дәрәҗәдә гүзәл, килешле- ләр. Әмма бер чүпрәктер әле!.. Асия кебек ярата, авызына гына карап тора алырмы соң ул Арсланның?!,» Киносы — кино, киче — кич. йокысы йокы булмады ул көнне. Әле дә шул җилбәзәк хатын күз алдына килсә, куллары ирексездән Арсланның карашын капларга омтылалар аның Арслан да уйга чумган Куллары, ягымлы бармаклары әледән-әле аның беләгенә кагылып ала. Ул да аның турында, аны кайгыртып уйлый булса кирәк. Аңарга дәшәчәк ягымлы, иркә сүзләрен барлап утыра торгандыр. Тынлык дәвам итте. Хәер, тынлык иде микән соң бу?! Асиянең күңелендә хисләр кайный Колак очлары, барча тәне ут булып кызышкан, тел очында менә ташыйм, менә ташыйм дип мөлдерәп торган буа суыдай хисләр ташкыны. Аңарга гына сөйлисе сүзләр, аның белән генә бүлешәсе. уртаклашасы серләре. Күңелендәгеләрне түкми-чәчми сөйләп чыгу өчен бу җәйге кыска төн генә түгел, атналар-айлар. бәлки, бөтен гомере дә җитмәс иде аның. Ниһаять, аңарга йөз белән борылды Арслан. Ничек озак һәм көттереп борылды ул бу юлы Җитди сүзен ничек башларга белми азапланган сыман, күзләрен тутырып. Асиягә карап торды. Дөм-караңгы урман булуга да карамастан, аның күзләрендәге очкынны шундук сиземләп алды Асия Ул бит аны сүзсез, һәр хәрәкәте, карашыннан аңларга күнегеп 84 җитте хәзер Аңлавын аңлый, әмма Арслан беркатлы ир-атлардан түгел, үзен ишетми торып ашыгып нәтиҗә ясарга ярамый. Әбн-бабайлар гадәтен белү кая - гуган телеңдә дә бик сирәк сөйләшә иле Асия Үз татарларың да, туган телеңдә бер сүз әйтсәң: «Аңламадым. русча әйт әле. . Мин татарча ни белмяс.. » дип теңкәне корытып торалар Әмма «алла боерса» сүзен аның онытып торганы, теленнән төшер- * гәне юк. Бигрәк тә Арсланга мөнәсәбәтле берәр уй уйласа, ул аны шун- = дук «алла боерса» белән беркетеп куя Кайчандыр, бик күптәннән, әле ° сабый чакларында ук, авылда яшәгән бабасыннан ишеткән иде ул бу £ сүзне Нәрсә эшләргә керешсә, нинди уй-планнар кора башласа, шул £ сүзне - «алла боерса»ны кабатлый торган иде аның чигүле яшел түбә- ? тәй киеп йөрегән мәрхүм бабасы. «Алла боерса, диген, кызым, шул сүзне J. онытмасаң, бәхетле булырсың, алла үзеңне ташламас, бар тёләк-хы- £ ялларың тормышка ашар»,— ди торган иде бабасы Асия ышанмый иде, 5 әлбәттә Ничек инде кешенең теләкләре шул бер сүзгә бәйле булсын?!. * Шулай булса икән ул Үзенең бабасына ошар өчен, Асия әледән-әле а шул тылсымлы сүзне — «алла боерсааны кабатларга өйрәнеп киткән “ иде. Хәтта, көннәрдән беркөнне, шул «алла боерса»сы өчен әнисеннән ч эләккәнне дә хәтерли «Җыен тузга язмаган сүз сөйләп йөрмә, сиңа g бернигә дә кирәк түгел ул»,— дигән иде. г Аңлый алмый аптыраган иде сабый — бабасы өйрәтә, әнисе оры- 2 ша — ул нинди хикмәтле сүз икән ул?! Бабасы үлгәч, «алла боерса» ® онытылды. Ләкин соңгы араларда, Арслан турында уйлаганда, аны югалтудан куркыпмы, янә еш кына хәтергә ала башлады ул бу сүзне, < Телдән бигрәк, күңеленнән бик еш кабатлады Аның тормышы бит хәзер = тоташ Арсланга бәйле һәм шуңарга бәйле рәвештә ике дәвергә бүленгән °- Берсе, озын һәм озак бертөрлелектән гыйбарәте — Арсланга кадәрге яшәү. Ә бер төш сыман булып тоелганы — Арслан алып килгән бүгенгесе. Тоташ сөю, тоташ юксыну һәм көтүдән гыйбарәт шушы бәхетле көннәрен әллә ниләргә дә алыштырмас иде ул. Ә Арслан әле һаман көттерә, дәшми Хәер, ул дәшмичә, әнә шулай карап кына торганда да җанга рәхәт Сүзләр дә, берни дә кирәкми, артык барысы Шулай үз итеп, яратып ул бары тик аңарга гына карый ич. Тиздән ул авызын ачар һәм калын тавыш үтә нечкә хис һәм назлы сүзләр тезеп китәр. Чү, Арслан нидер әйтергә җыена: — Чама белергә кирәк! Кирәгеннән артык кызыксына башла дың,— диде ул, әле генә өзелеп калган әңгәмәне дәвам иткән кеше сыман. Аңламады Үзенә юнәлтелгән иркәләү сүзләре дип кабул итте ул Арсланның сүзләрен. Күзләрен йома төшеп тагы да сыенарак төште бердәнберенә Арслан җавап көтә иде. Ә җавап юк Муенына, беләкләренә кайнар ташкын сарылуын гына тойды ул бары. Әрсез иреннәрдән, йомшак беләкләрдән читкә тайпылды ул. — Мин шаярмыйм, Асия! Шаяра торган урын түгел Сүзен тәмамларга, мәсьәләнең җитдилеген аңлатырга ара калдыр мады Күңеле тәмам нечкәрүдән елар хәлгә җитешкән иде инде ул Күз яшьләрен яшерергә теләп. Арсланга сыенды, күзләрен яшерде Бәхетеннән. Арслан белән янәшә булу бәхетен тоеп, сулкылдап еларга, күз яшьләрен сыгарга кереште ул Хатын-кыз холкын аңлау дигәндә, азау теше чыгарган сирәк ир-атларның берсе иде Арслан. Төртмә сүзләр өчен вакыт түгеллеген әле дә ничек соңлап аңлады соң әле ул?! Як-ягына карангалап алды — таныш белеш арыслан һәм кенәриләр күптән таралышып беткән Аларга гына ни булган, нигә алар гына мөнәсәбәтләр ачыклау белән мәш килергә тиеш соң әле?' Кайгырту һәм игътибар күрсәтеп, Арслан хатынның тыгыз-йомшак биленнән кочып алды Сукмак караңгылыгы, тәрәзләрендә тычкан уты да күренмәгән серле һәм иркен бина тартты магнит сыман. Алар атлап үткән чакта тын сукмакта узган елдан калган корыган яфрак, кипкән ылыс кыштырдады. Күл ягыннан искән җилдә тын су өстендә хозурланып йөзгән үрдәкләрнең чупырдашканы, чумып уйнаганы ишетелеп куйды. Кайсыдыр тәрәзәдән Гуля-Гөлсинәнең тилереп көлгәне, такмаклап- такмаклап «Түгәрәк»не битәрләгәне яңгырады. — Син гел шулай!.. Гел шулай син!.. Аның чәрелдек тавышы тынып торган арада, су читендә яткан ике бака хәбәрләшеп алды... 15 Хакыйкать, иртәме-соңмы, барыбер ачыкланырга тиеш иде. Институт белән ара өзүе хакында әнисенә Асия үзе хәбәр итте. Мондый хәбәрнең гаиләдә нинди ыгы-зыгы тудыру ихтималын һәркем күз алдына үзе дә китерә алыр, сөйләп тормыйм. Әмма гаилә белән алыш-биреше булмаган кеше сыман иреккә чыккан Асия шул көннәрдә өйгә ябышып ятты Кайсы ана баласының кич җиттеме чыгып югалуларыннан туктап, өй мәшәкатьләреннән үзенә бер тәм табып яши башлавын хуплап каршы алмас икән?! Ул — өйдә, беркая җыенмый, ашыкмый, кич җиткән саен яңа төр ялганнар корып маташмый. Үгет һәм киңәшләренә колак та салмыйча үз иреге белән җил сугарып йөргән җиткән кызың кинәт кенә җитдиләнеп калсын әле... Институт ташлады дип башны ташка орыр хәл юк. Ж.ыен җүнсез- лек чыкса шул студент халкы арасыннан чыга диләр, әнә Югары белем алып юлдан язган балага караганда, ана сүзенә колак салып, ипле генә бер-бер җирдә эшләп йөргән кызга ни җитә соң?!. Үз-үзен әнә шулай уйлап тынычландырды ана Күзләренә йокы кайтты, өйгә янә иминлек иңде Әмма бу өйдә әле берәүнең дә һәм беркайчан да: «Кая эшкә керергә?» дигән сорау алдында торганы юк иде. Кайда уку. кайсы институтка керү турында бәхәсләр, сүзләр булды; ә менә эш хакында әлегәчә ләм-мим иде. Сорау туды. Аңа җавап та табарга кирәк иде. Кем булырга?.. Шул сорауга җавап табылмый торып, берәүнең дә күңеленә тынгылык иңмәячәк. Туган һәр яңа көн ашыктыра, уйга сала, кабаландыра барды аларның һәммәсен. Асиягә эш кирәк! . Буй җиткән кызларына ата белән ана эш эзли. Бер уйласаң, мәсьәләме инде эшкә урнашу? Безнең җәмгыятьтә моның ни кыенлыгы булсын?. Кайсы оешма, кайсы завод каршысыннан үтмә: «Кабул ителә». «Таләп ителә» дигән баш астында дистәләгән һөнәр һәм белгечлекләр санап кителгән, һөнәрең булмаса. рәхим итеп укы — һөнәр мәктәпләренең ишекләре ачык Кая барырга? Кем булырга?.. Кызларын эш өчен дип үстермәгән иде ата белән ана Хәзер менә шул кызны эшкә урнаштырырга кирәк. Эш җитәрлек тә бит. әмма ата белән ананың да шартлары аз түгел. Кара эш булмасын! Авыр эш булмасын! Җилсалкында булмасын! Өйгә якын булсын! Күзгә зыянлы булмасын' Чиге-чамасы юк иде әлеге «булсын-булмасын»нарның Эш кирәк! Әмма ул эшнең нинди икәнлеген генә белүче юк. — Бәлки. Шунда, үз янында — мәктәп тирәсендә булмасмы бер-бер эш? — дип. киңәш итмәк булды әти кеше көннәрнең берендә. — Мәктәпкәме?! — булды җавап. Күзләре маңгайга сыешмады мәктәп завучының. — Соң. алай булгач, үзем белән елгага алып торыйм,—диде чарасызлыктан гаҗиз калган бичара ата. — Суда батып үләргәме?! Ә Асия көтә. Бәхәсләргә катышмый ул Аңа барыбер ич. Тик менә көннәрне, төннәрне уздыру гына кыенлашканнан-кыенлаша бара. Төшкә кадәр йоклый Мода журналларын актара, китаплар караштыра, телевизорга күз салгалап ала. Аеруча кич житкәндә акрын үтә икән ул минутлар Яшьтәшләре, таныш-белешләре ресторанга жыена торгандыр, урам чатларында очрашып озак-озак сөйләшеп торалардыр. Ул — өйдә утыра Үткәннәргә кайту булмаячак — Асия шулай хәл иткән иде ич! * Кайчак мәңге чишелмәстәй тоелган мәсьәләләрне дә тормыш үзе, = бер жае килгәндә, ипле генә хәл итеп куя торган була. Асия белән дә § шулай килеп чыкты Бер үк йортта, бер үк катта яшәүче күршеләре Са- g ния апа белән лифтта очрашты ул көннәрнең берендә. Ялгыз хатын, 5 гел көтмәгәндә, аны үз янына чәй эчәргә чакырды: = — Өчпочмаклар пешергән идем, әйдә, авыз итәрсең, ялгызыма гына _ күңелсез, чит итмәсәң, кер безгә, кызым,— диде. | Үзе тегүче булып эшли икән ул, икенче сменага барасы икән... = Ире, инде байтак еллар элек, машинада һәлакәткә очрап вафат булган. * Ике ул үстергән. Олысы Чаллыда заводта эшли. Кечесе — Әфганстанда, * бәгырьгә уелган яра сыман, хәвеф кочагында хезмәт итә икән. Боларын - керә-керешкә үк сөйләп алды Сания апасы. Гомер күршедә яшәп тә, 5 Сания апаларының бусагасын атлап кергәне юк иде Гомумән, аның әни- 3 се юк йомышны бар итеп күршегә йөрүне хупламады Кызын да шул рух- ? та тәрбияләде Өйләренә бер-бер классташы кереп чыкканда да, шун- £ дук аның жиде бабасын, әти-әнисенең кем һәм кайда эшләвен тикшерер- Ф гә өлгерә иде Яман тәэсиргә бирелә күрмәсен, урам балаларына иярмәs сен, янәсе Дәрәҗәле, мәртәбәлерәк урыннардагы кешеләрнең кызлары, < малайлары белән аралашканны болай хуплый иде үзе тагын. Ә Сания Е апасы кем’ Гади бер тегүче хатын, ире салгаларга ярата торган иде. £ Билгеле инде, аның малайлары белән аралашу катгый тыелган иде Асия өчен. Ә хәзер ул көннәр буена өйдә беръялгызы, үзенә үзе хуҗа. Пөхтә итеп җыештырылган якты фатир каршы алды Асияне. Үзләрендәге кебек келәм өстендә келәм, бәллүр люстралар, күз явын алырлык чит ил мебеле тулып тормаса да, җанга ятышлы бер җыйнаклык сирпелә иде Сания апасының фатирында Түрдә, иң хөрмәтле урында, мәрхүм иренең зу- райтылган төсле рәсеме эленеп тора Аның ике ягында — улларының рәсеме. Тәрәзә төпләрендә гөлләр, һәркайсы алсу яисә ап-ак чәчәкләргә күмелгән. Сиртмәле караватка пөхтә итеп өеп куелган мендәрләр өстендә бохар песие йокымсырап-иркәләнеп ята. Монда барысы да гади һәм пөхтә Терәлеп торган күршеләрендә шундый мөлаем, кунакчыл апа яши торгандыр дип уена да кертеп караганы юк иде Асиянең. — Түр бүлмәгә әзерлимме, әллә монда — аш-су бүлмәсендә генә утырабызмы? — дип дәште аңа хуҗа хатын Тавышы да гади һәм ихлас икән. Асияне ул үз тиңе итеп, үз күреп сөйләшә, кечерәйтми дә, зурайтмый да. Аш-су бүлмәсендәге җыйнак өстәлгә ак ашъяулык китереп япты ул. Барысын да җай белән, әллә ни арада гына эшләде. Ак ашъяулык өстенә чигүле ак шадра тастымал капланган уртача зурлыктагы табак килде. Тастымалны алып, пөхтә генә дүрткә бөкләде Сания апа һәманы бакыр җәймә өстендә түбәтәйләрен биетеп кайнап утырган самавыр итәгенә куйды. Чигүле озын сөлге алып килде, аны кунак кыз алдына җәеп, икенче очын үзе утырачак урындыкка куеп торды. Стенада эленеп торган ак шкафны ачып, аннан аяз күк йөзедәй зәңгәрсу тәлинкәләр алды Ак алъяпкыч өстеннән иңсәгә салынган шадра тастымал белән янә бер кат ашыкмыйча гына сөртте, тәлинкәләрнең берсен кунагы каршына, икенчесен үз алдына куйды Ипле генә, килештереп кенә бал кашыкларын да, чынаяк тәлинкәләрен дә сөртте хужа хатын. Алъяпкычы сыман ап-ак савытларга салып, бал һәм вареньелар китерде. Ап-ак чәйнегенә берничә төрле хуш ис аңкытып торган кыр үләне салып, чәй тамызды. Самавыр борыныннан шаулап кайнар су ага башлау белән үк чәйнектән бу күтәрелеп чыкты Өй эченә, борын нарны кытыклап торган кайнар өчпочмак исләре белән бергә, болын һәм кырлар сулышы таралды. Сабый чакта, әле бабасы исән чакта ук, ул чапкан печән өстенә утырып ерак басулардан кайткан чакта гына керсә кергән булгандыр Асиянең борынын кытыклап торган мондый да тәмле һәм мул исләр. Сания апаның куллары өзлексез хәрәкәтләнеп торды. Ашыкмый иде ул, кабаланмый, әмма җитез, тыйнак һәм өлгер үзе. Атлаганда аяк тавышы чыкмас, өстәл хәстәрләгәндә савыт-саба шылтырамас, хәтта сулыш та алмый кебек иде ул. Чәй өстәле тәмам әзер булгач кына, ул алдан ук хәстәрләп куелган урынына утырды. Асиягә таба борылды, бар дөньясы балкып, үзенә тартып тора иде аның. Ул елмаймады да кебек хәтта, әмма күзләрендә таң нурлары, йөзләрендә алсу шәфәкъ, ирен очларында таң чыклары җем-җем килә иде аның Чигәләрендәге көмеш толымнарына кадәр якты — үзенә тартып, чакырып тора — Яле, Асия, әйдә булмаса, Сания апаң пешергән өчпочмаклардан да авыз итеп ал бер,— диде ул Өчпочмаклардан авыз иткәнче, хуш ис аңкытып торган чәйгә иреннәрен тидергәнче үк телен йоткан кебек булды Асия Тәмле сүздән, ягымлы һәм ихлас мөнәсәбәттән онытылып, югалып калган иде ул Кызның дәшмичә, ризыкларга да кагылмыйча утыруыннан үзенчә нәтиҗә ясап оялчанлыкка сылтап — хужа хатын иң элек өстәлдәге нигъмәтләреннән үзе авыз итеп алды Чәй каршында дәшмитынмый утыру да уңайсыз иде булса кирәк аңа. — Чаллыдагысы үзе янына чакыра,— дип, гүя үзалдына сөйләнгән кебек башлап китте Сания апа — Киленем дә әйбәт, әни дип өзгәләнеп тора — Апаеныкы Бигрәк тәмле икән ул якның телләре. . Икенче бәбиләрен көтәләр Беренчеләре малай Бу юлы инде кыз көтәләр. Кыз бала бит ул ата-ана өчен өзгәләнеп тора торган була, җаныкаем Бер-ике йотым чәйләп алгач, кулларын ак тастымалга сөртеп, онытылып, үзенең оныгы турында сөйләп китте Сания апа, бер дә тиктормас оныгын мактарга кереште Асия сүзгә катышмады, ни дияргә белмәде. Ә хужа хатын, шулай берәмберәм. Чаллыдагы улын, киленен һәм оныгын мактап чыкты. Шунда, бөтенләй көтмәгәндә, баш очында гына кош сайраган аваз ишетеп, сискәнеп куйды Асия. Моңарчы тавыш-тыннары чыкмаганга- дыр, ул аларны абайламаган иде. — Әй, нинди матур кошларың бар икән, Сания апа! Сайраулары нинди матур... — Кенәриләр,— дип ачыклык кертте хуҗа хатын — Әле таң аткандагы сайрауларын ишетсәң иде син аларның.. Урыныннан кузгалып, суыткыч өстендә торган читлеккә таба килде Асия — Кенәриләр — дип кабатлады ул үзалдына Дөнья белән әле яна алышбиреш итәргә өйрәнеп килгән сабый соклануын хәтерләтте аның бу сүзләре — Нинди матур кошлар! Сайраулары матур — Шуларга карап юансам гына инде,— диде Сания апа, кошларыннан бигрәк, күрше кызына сокланып. Ул да түгел, моңсуланып куйды тагы — Кече улым, беләсең инде, Әфганстанда бит. Асия — белү кая, ул хакта ишеткән дә кеше түгел. Кайдадыр. Әф- ганстан дигән ил барлыгы һәм анда ниндидер дошманнар белән кемнәрнеңдер сугышканлыклары хакында ишеткән дә кебек, һәрхәлдә, кызыксынганы булмады моңарчы Сания апасының күңеле булсын өчен генә баш кагып куйган булды. — Ил өчен кирәк булгач, нишлисең, Әфганстанда инде. Малай кеше үскәндә генә ата белән ананыкы бит ул Унтугызга җиттеме — илнеке. Шулай кирәктер инде, нишлисең, җитәкчеләр белә торгандыр инде Исән-сау йөреп кенә кайта күрсеннәр инде. Хәвефле диләр бит ул якларда - Шунда хужа хатын, нәрсәдер искә төшереп, капылт кына торып 88 басты да, түр якка чыгып, нидер алып керде.— Онытып торам икән Әле кичә генә хаты килгән иде, рәсемнәрен дә җибәргәннәр. Иптәш егете белән төшкән, менә. Монысы — минем малай, таныйсыңдыр Ә менә монысы — аның иптәше, рус егете, Куйбышев өлкәсеннән икән Матур егет, шулай бит, Асия. Улым да бик мактап яза үзен, авылдан икән Авыл кешесе дуслыкның кадерен ныграк белә бит ул Исән-сау * йөреп кенә кайта күрсеннәр инде, балакайлар. Кайткачтын да элекке = эшенә барам дип яза, слесарь бит ул. Улы хакында сөйләргә керешкән ананы туктатырмын димә, теле- £ телгә йокмады Сания апаның. Ә Асия күз чите белән нәни сары кошчык- S ларны, кенәриләрне күзәтеп утырды. ? Хәрби киемдәге ике егет төшкән фоторәсемгә дә күз салды — Чибәр егетләр,— диде ул үзалдына Ихластан әйтелгән сүзләр % иде бу Янәшә утырганнар да, бер-беренә башларын чак кына янтайта 5 төшеп, күзләрен тутырып карап торалар Игезәкләрмени Бер анадан ту-* ган балалар күк үзләре. Күкрәкләрендәге билгеләренә, значокларына ка- * дәр бер төрле.. ш — Икесенә дә медаль биргәннәр әле,—дип өстәде Сания апа, шун- « дый әһәмиятле яңалыгын ни гомер әйтми торуына үз-үзен битәрләгән ™ сыман.— Бер-бер батырлык күрсәткәннәрдер. s — Таза, матур егетләр,— дип кабатлады Асия Шунда гына Сания апа, сүзнең гел үз уллары хакында баруыннан ® уңайсызланып булса кирәк, Асиянең үзенә мөрәҗәгать итте: — Үзеңнең укулар ничек соң, Асия? Каникулларга чыктыгызмы? < Гади генә сорау югыйсә, ә кызны шул сискәндереп җибәрде Алар- * нын гаиләсенә кырау булып төшкән борчу-мәшәкатьләр хакында Сания °- апа белми бит Хәзерге шәһәр фатирларында бик күп серләр дүрт стена артында туып, шуннан чыкмый кала Кеше үз гаиләсе, үз күңелендәге серләрнең күрше-күләнгә мәгълүм булуыннан уттан курыккандай шүрли. Дуслар белән уртаклашу, күрше белән бүлешү кебек төшенчәләр, шәһәрдә түгел, авылда да сирәгәеп бара бугай инде. Кеше рухи һәм матди яклардан байый барган саен, ни өчендер, саранлана, торган саен үз эченә, үз фатирына ныграк бикләнә бара Бер Асияләр гаиләсе өчен генә хас түгел бу сыйфат. Мондый сорауны көтмәгән иде Асия. Сания апасы өчен барыбер түгелмени — ул укыса ни дә укымаса ни?! Укуын ташлавыннан да сер ясарга җыенганы юк Әнисе генә баш югалтуга тиң бәла саный моны Ә күрше-күлән һәм таныш-белешләреннән уттан курыккандай курка Шул хакта уйлап алды кыз; димәк, күрше хатынга дөресен сөйләү ярамый Әмма үзе белән шул дәрәҗәдә эчкерсез һәм ихлас мөнәсәбәттә булган Сания апасына ничек ялган сөйләп утырырга мөмкин?! — Ташладым,— дип кенә җавап кайтарды ул. Гаҗәпкә каршы, хуҗа хатынның мондый җавапка артык исе китмәде, ипле генә өрәөрә, чәй эчүен дәвам итте Әйтерсең, берни булмаган, әйтерсең, игътибарга лаек түгел дәрәҗәдәге бер нәни яңалык иде бу. Кабатлап сораулар биреп тә аптыратмады — Мин үзем дә табип була алмас идем,— диде тыныч кына һә.м янә бер мәртәбә чәй йотып алгачтын өстәп куйды — Эш бетмәгән... Яхшы кеше булу кирәк, Асия Менә ничәнче кат инде сокланып туймый ул бүген Сания апасына. Урта белемле дә булмаган шушы гади генә хатын бер сүздән аңлап алды аны Хәленә керде Дөресен сөйләп ялгышмаган, димәк. — Кайда эшләргә җыенасың соң? — дип сорап куйды ул бераздан, гүя кыз күңелендәгене үтәдән күргән сыман — Әлегә белгән юк Эш бетмәс әле...—дип, артык исе китмәгәнне күрсәтеп кенә котылырга иде кызның исәбе Ә Сания ападан алай җиңел генә котылып булмый икән: әйтерсең, күршеләрен менә ничә көннәр, атналар буена тынгысызлап торган сорауларны ул ишетеп, кичереп торган. — Бик җаваплы чагың икән,— диде ул. уйга чумып — Андый чакта алдымбәрдем генә хәл итәргә ярамый Урнашсаң, гомерлеккә урнашырга кирәк... Әлеге ихласлык Асиягә дә тәэсир итми калмады — Белмим шул,—диде ул —Әниләр дә аптырады инде. Көн-төн шул хакта уйлыйбыз. . — Бәй.— дип. нидер хәтерләп, кабынып китте Сания апа.— Тапкансыз баш катырыр нәрсә?! Соң. тот та кил безнең ательега — Анда ни эшлиләр?. — Тегәләр Кием-салым... — Минем кулдан килмәс ул. Сания апа. Кызның сүзен ярты юлда бүлде Сания апа: — Килмәде ди. Үзем өйрәтермен! Энә тота беләсеңдер бит? Бүген үк әниең янына керәм дә. хәл итәбез аны,— башына шундый уй килүгә үзе үк куанып куйды ул. Эшең бетте, кодагый, кызны кияүле дә иттек дигән сыман, уч төпләрен берберсенә шап-шоп суккалап алды Ни дияргә дә белмәде кыз. авызына капкан чәйне йотарга кыймый торды. — Бәй. җаным Асия, безнең «Йосыф — Зөләйха»га эшкә керү өчен шәһәрнең ярты хатын-кызы җанын фида кылырга йөри. Ишеткәнен дә юкмы әллә? Ул ательеда кием тектергәне булмаса да, яшьтәшләре телендә аның нинди дәрәҗәгә ия урын буларак искә алынганын белә иде кыз. «Йосыф — Зөләйха» дигәндә, күпләрнең колагы үрә тора. Анда бербер танышы яисә туган-тумачасы эшләгән кызларның ничек киенгәнлеген дә белә Асия. Ә нигә, шунда эшли башлый икән, бер дә начар булмаячак!.. Кемгәдер кирәгең була, кемгәдер ярдәм итә ала торган эш уры нының дәрәҗәсе үк бүтән. Дөньяның тәртибе шундыйрак ич!.. Әллә аның модалы итеп киенәсе килми дисезме? Кибеттә — юк. ательеда — чират, базаларда — блат. кая. барып бәрелергә белмәссең. «Блат — начар нәрсә, ул — капитализм калдыгы, кода-кодагыйлык, син — миңа, мин — сиңа принцибы белән яшәү җәмгыятебезнең асылына чит күренеш Көнбатыш тәэсире».— дип сөйләгән иде аларны укыткан лекторлардан берәү. Урыны, очраклы рәвештә, алдагы рәтләргә туры килгән Асия әлеге фәннәр кандидатын җентекләп күзәтеп утырган иде шул чакны: аягында Франциядә эшләнгән туфли иде аның, костюмын финнәр теккән, кесәсендә күкеле сәгатьавторучка — японнарныкы, күлмәк кесәсе читенә күп йолдызлы ак флаг төшерелгән, тотып кергән дипломаты Сингапур дигән җирдә эшләнгән. Кыюлыгы җитмәде Асиянең, ул аңардан сорарга ымсынып утырды: «Иптәш фәннәр кандидаты,- диясе иде шунда,— сез боларны каян. Бауман урамындагы кайсы магазиннан алдыгыз?» — Тәвәккәлләп карыйбызмы әллә?—дип елмайды урыныннан ук торып баскан Сания апасы — Исеме генә дә ни тора бит «Йосыф Зөләйха»!.. — Белмим шул — Мин сөйләшсәм — алырлар Телисең икән, менә бүген үк җитәкләшеп чыгып китәбез дә хәл итеп кайтабыз аны Әллә иртәгесе көнгә — җомгага калдырабызмы?! Кичен әлеге сөйләшү хакында Асия үзе җиткерде әнисенә. Борынын җыерган иде башта әнисе, күрше хатын да кереп үгетләшкәч, килешми чарасы калмады — ауды. Шулай итеп, көтмәгәндә, тегүче булып китте Асия. Кайда эшләве турында кызыксынучыларга, башын югары тотып. «Йосыф — Зөләйха»- да дип җавап кайтара башлады. Бергә бардылар, бергә кайттылар, тегү эшенә дә шул ук Сания апасы өйрәтте Ә инде егермегә җитеп тә кулы на энә белән тегәрҗеп тотарга өйрәнмәгән кызны тегүче итү өчен, күпме түземлек һәм тырышлык кирәк булганлыгын Сания апа үзе генә белә торгандыр Ике кеше өчен эшләсә эшләде, әмма Асияне кеше алдында көлкегә калдырмады ул. Ни хикмәт — кыз үзе дә теш-тырнагы белән ябышты бу эшкә. Беренче сменада эшләгән атналары иде. Кайтып, икесе ике як * ишектән кереп китүләренә күп узмады. ’Сания апа аларның ишеген как- з ты. Дучмак пешергән икән — ялгызына күңелсез булып киткән, чәйгә 2 чакырды. Каршы тора алмады Асия, керде. Кай арада өлгергән диген. g Сания апасының өстәле түрендә пар бөркеп, түбәтәйләрен биетеп, сама- 5 выр кайнап утыра. Өе җылы, тәмле исләр таралган. Чисталык, пөхтә- ? легеннән күз камашырлык. Аяк астында сырпаланып йөргән йонлач _ песиенә тикле сөйкемле, ягымлы бит ул Сания апаның. Читлекләре | эчендә сикергәлән, берөзлексез сайрашып туймаган кенәриләре турында 5 әйтәсе дә юк * Эштәге кызык һәм мәзәк хәлләрне искә алып икәүдән-икәү генә а чәйләп утырулары иде. ишектә берзаман кыңгырау шылтырады. “ — Кем булыр икән?. Әллә телеграм-фәлән китерделәрме, хода- 5 ем,— дип. капылт кына урыныннан сикереп торды хуҗа хатын. 2 Ачылган ишекнең аргы ягында берәү борынын тартып алды, ир-ат г халкы икән.2 — Бәй. Фидаил, синмени әле бу.— дип. көтелмәгән кунагын куанып ® каршылады Сания апа. 2 — Исәннәрме, Сания апа?! Бер-бер эшең бар идеме әллә, нигә < чакырганыең?5 — Бәй. кара инде аны. гел хәтердән чыгара язганмын... - — Чәршәмбе көн килергә кушканыең бит.. — Килүче оялчан иде булса кирәк, тартынып кына сөйләшә. Үзе әле һаман ишекнең аргы ягында. — Шулаймыни. - дигән авазы ишетелде Сания апаның.— Чәршәмбе дә килеп җиткәнмени инде, гел онытыл торам икән. Әйдә. кер. Фидаил. ишек катында торма... Кунак кызы да бар иде әле өйдә. . Кунагын чакыра-кыстый торгач, кухня ишегенә үк килеп җитте Сания апа. Ишекне киереп ачты Аның артыннан, тартынып кына, култык астына бүреген йомарлап кыстырган бер егет ияреп килә иде. Сөзеп, беренче караш ташлауга ук. үтәдән күреп өлгерде аны Асия: уртачадан калкурак, төптән ныгып үскән гәүдә. Урамнан кергәнгәдер, бит урталары алсуланып торган түгәрәк йөз. Төртеп торган яңак сөякләре үзенә ирләрчә бер ныклык төсмере өстәп тора. Борыны курноска тартым Иң мәзәге — колаклары - локаторлар сыман тырпаен торалар. Керфек һәм кашлары сирәк һәм тоныклар Чуалган чәч җитен сыман. Кыскасы, бер дә нечкәләп тормаганнар үзен. Кигән чалбары хәрбиләрнеке, димәк, күптән түгел генә армиядән кайткан булса кирәк. Болар барысы да беренче карауда ук карашына сыйды Асиянең. Калганы әһәмиятсез, гомумән, егет аның игътибарын җәлеп итүдән шактый ерак иде. Ниһаять, җиңеннән тарта торгач, әлеге оялчан егетне табын янына утыртты Сания апа. Табыннан түгел, янәшәдә утырган кыздан уңайсызлана иде егет. Чибәр хатын-кыз ул әрсезләрне генә тарта, ә гадиләр, гадәтиләр коелып төшә андый чакта, үз-үзен кая куярга белми аптырашта кала. Янә егетнең колакларына күз төшереп алды Асия. Әллә ни арада көзге усак яфраклары төсенә кереп кызарырга өлгергән иде инде алар Кызның карашын ни белән җәлеп иткәнлеген егет үзе дә тойды булса кирәк Шунда гына бер тын игътибардан читтә калып торган Сания апа жил-җил атлап килеп җитте — Бездә кунак кызы бар иде бит әле. - дип кабатлады ул. Әллә, ходаем, ул үзе дә дулкынлана идеме сон?! Менә хикмәт Күршебездә яши . Асия исемле. Ипле генә баш иде кыз — бу мин. янәсе. Аның тартынып куюы, оял- чанлык түгел, табигый инстинкттан гыйбарәт булгандыр. Асиянең озын керфекләре йомылып алган арада, ялт кына егет тә төбәлеп алды үзенә. Әмма, урлашып тотылган кеше сыман, үз карашыннан үзе үк янә коелып төште. — Ә бу — Фидаил.—дип. яшьләрне таныштыруын дәвам иттерде хуҗа хатын — Безнең авыл егете. Әнисе минем ахирәтем иде Армиядән кайткач, менә, шәһәргә килеп урнашты Шофер. Төзү оешмасы җитәкчесен йөртә. Шулаймыни дигән сыман, кызыксыну белдереп, күзләрен уйнатып алырга өлгерде Асия. Килешле елмайды, үзенең бу танышуга чиксез шат булуын да хәбәр итеп өлгерде ул бер мизгел эчендә. Моның, әлбәттә, ресторан-кафеларда исәнләшкән танышкан чакларында еш кабатлана торгач тәмам канга сеңгән бер гадәт кенә икәнлеген беркем чамаламады Егет кешегә кызлар каршында җебеп төшү, гомумән, килешми Тартыну. уңайсызлануларны да күрсәтмәгәнең хәерле. Чөнки хатын кыз көч алдында баш ия. җебеп төшкәнне өнәми Югалып калуыңны сиздеме, хәтерләп кал. бу өстенлеген ул һичкайчан югалтмаска тырышачак. Үз- үзен кулга алырга ашыккан егет башын күтәрде дә текәлеп сорау бирде: — Сез тегүче булып эшлисезме? Ниләр тегәсез? Сорау түгел. «Сүз булмаганда — сүз булсын, өч көн узгач, исәнме, кодагый» булып чыкты кебек бу Шул соравы белән, үзен генә түгел. Сания апасының да изге нияттән чыккай ялганнарын чыгарып селкеде түгелме?! Асиянең тегүче булып эшләвен каян белергә тиеш соң әле ул?! Димәк. Сания апасы аларны таныштырырга ниятләгән. «Чәршәмбемне бутаганнар, имеш. Шулай да күңелендәген үз эчендә калдыра белде кыз. Берни сизенмәде. янәсе; әнә ич. элеккечә үк оялуын дәвам итеп, тик утыра өстәлнең түр башында. Башы иелгән, озын керфекләре түбәнгә текәлгән . Сания апа «оялчан кыз»га ярдәмгә килде — Әйе. безнең Асия тегүче булып эшли Бер ательеда эшлибез — «Йосыф — Зөләйха»да Мактап йөрисең икән. Фидаил, әле менә чәй эчәргә дип утырган гына идек. Кыз дәшмәде. Керфекләрен күтәрергә «кыенсынып» утыруын дәвам итте Билгеле инде, андый чакта егет халкы кыюланып китә торган була: — Әллә кунак кызы телен йотканмы. Сания апа?— дип. шаян-җор сүз кыстырырга да өлгерде ул Хәтта тешләрен күрсәтеп елмаерга да җитеште әле. Нәрсә-нәрсә, әмма бу кадәр үк көтмәгән иде кыз. — Бер дә йотмадым, менә, бар минем телем,— диде ул, чәчәк таҗлары сыман ачылып алган алсу иреннәре арасыннан түгәрәкләндереп телен чыгарып күрсәтте. Гүя. сабыйны үрти иде Сания апа күрмәгәндә текәлеп карап алырга да өлгерде Әлеге карашны күтәрә алмады Фидаил Кызның куе һәм озын керфекләре арасыннан төбәлгән зур зәңгәр күзләр, гөнлә фарасын сүндерми күзне сукырайткан машина сыман тәэсир итте аңарга. Беркавым тынлык урнашып торды. Яшьләрнең танышып, сөйләшеп китүләренә өмете булган Сания апа берничә кат зал якларын урап керде. Нидер эзли идеме, әллә болай гына - - озак кына балконда да югалып торды. Кыз керфекләрен түбән төшермәде башка Егет кулларына урын таба алмый аптырады Ниһаять, тәвәккәлләп, өстәлдән дучмак алды һәм бер ноктага текәлеп ашарга кереште. Уйламаган җирдән пырхылдап көлеп җибәрде кыз. уч төпләре белән авызын каплады Көлми түзеп кара — егетнең ашаганда ике колагы 92 да өзлексез селкенеп тора икән Фидаил. - дип дәште ул аңарга. Синең колакларың, куян ныкы кебек, ашаганда бер туктамый селкенеп торалар икән бит! Авызына капкан ризыгын чәйнәргә онытып, туктап калды егет Үз колаклары ишеткәнгә ышанасы килмичә, як-ягына карангалап алды. Дәшү кая. авызындагы дучмак кисәген тел очы белән әле бер. әле икенче * якка этеп-төртеп йөртте дә. ни чарадан бичара калып, чәйнәп тормый S гына йотып җибәрергә мәҗбүр булды Кыз бу юлы инде яшерми генә көлде. Туйдым, дигән атлы булып, £ дучмак салынган тәлинкәне өстәл уртасына шудырды егет — Обшагада торып, җүнле ризык ашарга да ара юк ? — Соң. өйләнергә кирәк — Кемгә? | — Мисал өчен, әйтик, менә миңа. — һы — дип көлемсерәп куйды егет — Кызык кыз икән син — Нәрсә, куркыттыммы әллә? — Куркытуын куркытмадың... Шулай да кызык Сүзләрен бүлдереп, нәкъ шул вакыт Сания апа килеп керде янна- ц рына Ниндидер хикмәтле сүз әйтергә дип ачылган иреннәре ябылмый £ торды Асиянең, уңайсызланды. Ә хуҗа хатын, яшьләрнең ашамый-эчми i утыруларын күреп, кыстарга кереште. ® - Рәхмәт. Сания апа. тәмле булды. Рәхмәт, диештеләр болар. ® Башында башка бер-бер чит уй, борчуы булган кешедәй уйга каг лып торды Сания апа. аннан Фидаилгә дәште: — Бакчага барып кайтырбыз дигән идем дә... Әле менә балконга | чыккан җирдән, әллә нидән генә, бер сәбәпсезгә башым әйләнеп киткән- - дәй булды Барырга бик кирәк иде дә бит. вареньелар да алып кайтасы бар — Ярар алай булгач,— дип. ишек катына таба үтте инде бая ук аягүрә торып баскан Фидаил. Тотып кергән бүреген таба алмый апты рады — Бер җай табып килеп чыгармын әле. — Сине алай гел-гел борчу уңайсыз шул. Фидаил Бүген барып кайтканда бик әйбәт була иде дә бит Әллә тәвәккәлләп карыйкмы икән? — Нәрсә алып кайтырга иде соң тагы?— дип кызыксынды егет — Кыяр-помидоры да кирәк инде аның Түбәдәге карны төшергәндә дә әйбәт буласы иде Март уртасы җитеп бара бит. — Үзем генә таба алмам микән? — Әле бит син Казанны да җүнләп белеп бетермисең Табалмас- сын дип куркам шул. Балтасын суга төшереп чарасыз калган кеше сыман, бер кулы бе лән башын тотып торган Сания апа елык кына Асиягә таба карап куйды шунда. Әле узган ялда гына барганнар иде алар анда. Тирән күл янындагы тауда көнозын чаңгы шуганнар иде; аннан. Сания апаның дачасына кайтып, кабыклы бәрәңге пешереп, чәйләр кайнатып эчкәннәр иде Бу карашы белән ни әйтергә теләде соң Сания апа? Хәйлә коруы мы? Әллә, ярдәм итсәң, син генә ярдәм итә аласың инде. Асия. дип. аңарга мөрәҗәгать итәргә кыймый торуымы? — Соң. алай булгач, әйдәгез, үзем күрсәтим юлны,— дип торып басты Асия Сания апа кыздан мондый яхшылык көтмәгән иде гүя. тартынып куйды — Уңайсыз булмасмы соң? Нәрсәсе уңайсыз булсын, барабыз да кайтабыз. — Егет кеше белән Әниең орышмасмы, дим. Кулындагы бүреген кияргә-кимәскә аптырап торган Фидаил үзен искә алуга ук капылт борылып алды — Ашамам әле! Мин кеше ашаучы түгел. Сания апа Бу тамашада үз ролен оста башкаручы — хуҗа хатын иде, билгеле Асия ни дияр бит, дигән сыман янә кызга карап куйды ул. Уңайсыз булмасмы, курыкмыйсынмы, янәсе.. — Кемнән?.. Монарданмы?— дип, чак көлеп җибәрмәде кыз. Егет ягына ымлап алды.— Үзе миннән курыкмаса.. Кызлар авызыннан ишетелгән сүзләр мондый чакта үткәрелә, күтәрелә Фидаил дә ул-бу сиздермәде. Шундый чибәр кыз янәшәңдә утырып. шәһәр читенә үзең белән чыгарга әзер булып торсын әле!.. — Безнең дә курка торган киемнәр тузган инде,— дип авызын ерды ул — Барабыз дисәң, әйдә, чибәр кыз — тизрәк җыен. Сания апасының бусагасы төбендә шактый ук кыюлана төшүенә дә карамастан, юл буе дәшмәде егет. Хәтта кыз утырган тарафка күз салырга уңайсызланып барды Әмма сөйләшәсе, һич булмаса, бер-ике сүз кушып карыйсы килә иде аның кызга Ничек һәм нәрсәдән башларга белми азапланды. Асиягә исә шул җитә калды, өлгерлек күрсәтеп, үзе башлады ул әңгәмәне. Егетнең оялуы, уңайсызлануыннан файдаланып — дөресен әйтергә кирәк, мондый егет белән очрашканы юк иде аның әле- гәчә — теленә ни килсә, шуны сөйләргә кереште. Үзенең булган һәм булмаган егетләре хакында хикәят итте. Шул егетләрнең ничек, дөньяларын онытып, үз артыннан йөрүләре хакында сөйләде. Бүгенгесе көндә тәкъдим ясаган, җавап көтә торган егетләрем бер дистәдән артып китте инде, дип тә шапырынып алды. Киңәшкә мохтаҗ кеше атлы булып, сораулар биреп тә аптыратты: — Баш каткан инде,— дигән булды — Берсе — яшь, чибәр; икенчесе — хатын аерган, башында чәче юк, ләкин акчасы күп; тагы бер- ■ сенең — буе озын, әтиләре яхшы урында эшләгәннәре дә бар Киңәш итәр идең. Фидаил?! Кызның үртәп сөйләшүен аңлау кыен түгел иде. билгеле. Ләкин ул сорауларда дөреслекнең дә булуы бик ихтимал. Асия кебек кызларның артларыннан йөрүче аз булмый. — Акыллысын сайларга кирәк.— диде ул, күзен юлдан алмый гына. — Акыллы икәнен каян белергә? Егет уйга калып барды бертын. Асиянең сораулары гына түгел, үз күңелендәге каршылыклы уйлар көрәше дә аптыраткан иде аны: «Кыз — чибәр... Әмма аңарга өмет баглау файдасыз булачак!.. Ә күңел берөзлексез тартыла үзенә Нишләргә?» Сикәлтәле һәм бормалы урман юлы белән баргаңда дөньяңны да онытып булмый бит әле тагы.. — Ә. Фидаил?— дип кабатлап сорады кыз.— Акыллы икәнлеген каян белеп була ул егетләрнең?.. — Кем булуына карыйсың инде... — Колакларыннан билгеле түгелме икән?— диде дә шундук, уз сүзләреннән үзе кызык табып, пырхылдап көлеп тә алды кыз. — Андый сәләтең булса, колагыннан да белә аласың,— дип сер бирмәде егет. Үзалдына көлемсерәп барды кыз. егетнең үпкә белдермәве сәер тоелды Хәтта Фидаил аңарга ошап та куйды шул мизгелдә, авызында кара кан булганда да кеше каршында төкермичә түзеп торган заттан икән ич ул. Юлның ераклыгы сизелми дә калды. Сания апаларының бакчачылык җәмгыяте капкасы төбенә килеп туктадылар. Алга таба, тирән кар ерып, җәяүләп керергә туры килде Фидаил алдан барды Юл өйрәтеп килгән Асия аңарга иярде — Карале. Фидаил.— диде кыз, ишекне ачып, баз сыман салкын, караңгы бүлмәгә килеп кергәч тә.— Монда ике кеше йоклый торган карават та бар икән бит!— һәм, йөгән күрмәгән яшь тай сыман, йөгереп барып тимер сиртмәле караватка сикерде Ачык ишек каршында катып калды егет, ишетмәгәнгә сабышты Колагы ишеткәннәр башына сыешмады кыз кешегә ничек инде шулай 94 шаярырга мөмкин Балта алып, тышкы яктан тәрәз капкачларын ачар га чыгып китте ул. Тәрәз капкачларын ачкан атлы булып, байтак кына озак кайнашып керде. Ул кергәндә дә әле кыз сиртмәле караватта иде. Урта бер жирен ә менеп утырган да рәхәтләнеп атыныпмы атына, риясыз сабый бала сыман Егет, кереп, баз капкачын ачты Ә Асия сиртмәле караватта * атынуын белә, шаркылдап көлә үзе, кулларын чәбәк-чәбәк итеп ала. = Фидаил, син өйләнгән кешедер инде, шулаймы?! — Нигә алай дисең, Асия? g - Теләмичә генә сөйләшәсең Шаярырга да теләмисең — Нигә?. Юк. алай түгел, Асия. ? — Хатыны бик усалдыр инде моның, шуңардан куркып дәшми „ торгандыр, дип уйлап килдем! ь - Өйләнергә ара булмады шул әле.— диде ул ихластан Асия бс j лән сөйләшкәндә көлә дә. шаяра да алмый иде. — Йөргән кызларың күптер... * — Барын бар иде-. ш — Ул ничек була инде? — Армиягә тикле йөргән идек Авылга кайтсам — юк. - һе. кызык s — Кемгә ничек инде. АЬия. « Исе китми генә янә тибрәнүен дәвам итте кыз. Егет, башын тыгып, ® баз эченә күз төшереп алды, сызгырып куйды: — Бар икән монда хәлләр < Кызның үзенеке — ипле генә сорап куйды ул егеттән: — Мине ошатасыңмы соң? а. Әйе дисә — көлке, юк дисә — ялган булыр иде. дәшми калуны артык күрде егет. Шуның өстенә эш белән мәшгуль чагы, баз авызыннан түбәнгә төшеп барышы ич Ниһаять, ул инде тәмам күмелде, кыштырдаганы гына ишетелеп тора Озак та үтмәде, баскыч буйлап арлы-бирле йөренеп. Сания апа сораган банкаларны берәм-берәм югары күтәрергә кереште Сиртмәле караваттан аерылган кыз шул савытларны ишек катына тигез бер рәт итеп тезә торды Җавабыңны ишетмәдем. Фидаил?— дип. соравын кабатлады ул. жаен китереп. Баз эчендә йөрегән егет бу юлы да ишетмәгәнгә. сабышты. үзалдына сызгырынуын дәвам итте. Ниһаять, кирәк әйбер баз эченнән чыгып бетте. Фидаил башын күтәрде. Баз авызы каршына ук килеп утырган кыз текәлеп үк карады егеткә. — Ошатмасаң, турысын әйт. үпкәләмим — Кемне? — Мине! — Мин бит сине бик аз беләм. Асия. — Ә бер күрүдә?.. — Бер күрүдә яратуга ышанмыйм мин. — Ә мин ышанам! — Нәрсә, әллә мине бер күрүдә ошаттыңмы?— дип әйтеп салмасынмы шунда егет — Ошатмаган ди. әбәү! дип пырхылдап көлеп алды кыз Бармак очлары белән сак кына кагылып. Фидаилнең чәчләренә кунган тузанлы чүп кисәкләрен кагып төшерде.— Идән асты килешә икән үзеңә Чынлыкта да Асия аның сабырлыгын, күндәмлеген ошатып өлгергән иде инде Эш белән дә хисаплашмый булса кирәк. Асияне куалап та төшерә алмаслар иде идән астындагы базга Җитмәсә, чит кеше базына Ә ул ике дә уйлап тормады. Кирәк сүзне ишетә, кирәкмәсен үткәрә бе лә — монысы да матур сыйфат безнең көндә. Сак кына баз авызын япты егет. Себерке алып, идәнгә коелган ту- зап. чүп кисәкләрен себереп куйды. Шуннан соң, яшереп кенә, кызга күз салып алды: — Сания апа сине әйбәт кыз дип мактаган иде... Егетнен ихласлыгы һәм эчкерсезлегенә, ялганлый белмәвенә, аңарга ялган сүзнең килешмәвенә байтактан инанган иде инде Асия Шул рәвешле җитди итеп, уңайсызланып карап торганда ул хәтта үзенең йөз чалымнары, карашы белән, ошап та куя иде аңарга. Асия күргән-белгән егетләрдән үзгә иде ул, аларның берсенә дә охшамаган, бөтенләй башка Сания апа да юкка гына аңар үзе хакында сөйләмәгән, күрәсең... — Сания апа мактый дисең инде алайса, ә? — Сания апа кешене таный ул. — Ә үзең нинди нәтиҗәгә килдең? — Әйтә алмыйм . Әллә тагы.. — Ничек, ничек?.. — Син уйныйсың, юри ирештерәсең кебек мине. Ә үзең, Асия, мин күреп торам... Үзең андый түгел син. - Нинди?.. Йә, әйт әле. үземнең кем икәнлегемне беләсем килә ич минем дә. — Сәер кеше бугай син,— дип, иңсәләрен сикертеп алды егет, һәм төртелеп калды. — Йә, инде, йә. нигә әйтеп бетермисең аны? Әйт, тәрбиясез диген, бозык диген. Әйтеп бетер барысын да — Алай дип уйламыйм. Асия Син мине үзеңә тиң санамыйсың... Үзеңне өстен куясың.. Шул гына! — Ә син башкача уйлыйсыңмы, егетем,— диде кыз, егетнең туры сүзләренә кәефе кырылып, иреннәрен турсайтып алды.— Әллә син үзеңне миңа лаек, тиң дип саныйсыңмы? Фидаил аны тыңлап бетермәде, Сания апасының мунча себеркесе алып кайтырга дигән үтенечен хәтерләп, тар баскыч буйлап чарлакка менеп китте Егетнең бу кыланышы ошап бетмәде кызга. Бер-бер дорфа сүз әйтеп туктатмакчы иде ул аны, сүз таба алмый аптырады. Ә шул арада егет күздән дә югалды, тынып калды Чарлакның ерак почмагына җитеп. югарыга кыстырылган көрәк сабына эленгән җирдән дүрт пар каен себеркесе алды да пычкы чүбе җәелгән түшәмгә утырды Бертын хәл алырга, үз уйлары белән генә калып ял итәргә иде исәбе. Юкса, әлеге кызның һәр сүзе шөпшә чаккан кебек тәэсир итә иде аңарга «Җитте, — диде ул үз-үзен битәрләп.— Нигә буй җитмәс агачтагы җимешкә ымсынам соң әле мин? Ул — рәхәткә чыдый алмый үскән шәһәр кызы, ә мин — авыл малае Өстәвенә артык чибәр дә тагы үзе!.. Үз-үзенә бәяне артыгы белән белә. Ә син кем? Гап-гади бер эш аты. Таяныр кешең, аркаланырлык тугантумачаң, таныш-белешең булса икән!.. Асия — башка, ул үз ишен табар.. Үзенә тиңне. Акча, фатир, машинага ия ыспай шәһәр егетләре азмы?! Боларның синдә кайсы бар? Булмаса— булачакмы?, һәм кайчан булачак? Үз чамаңны белү кирәк, Фидаил дус! Сания апа карар кылган, таныштырган дип кенә барып чыгарга охшамаган бу эш Кыз — чибәрен чибәр, әмма ул башка берәү өчен туган, синең өчен түгел!..> Ә шулай да Асияне ошаткан иде ул. Бик, бик-бик ошаткан иде. Мондый матур кызны әле гомерендә дә очратканы, күргәне булмагандыр аның. Аннары бит, гел битараф та түгел кебек ул аның үзенә Юкса, чәчләренә кагылып, тузан кагар идемени’ Ә нинди кайнар аның учлары' Тамак төбенә авыр төер килеп тыгылды, егетнең, чигәләре кызышты. Юк, еларга җыенмый иде ул. Фидаил күнеккән, язмышның беренче һәм соңгы сынавы гына түгел бу аның өчен. Кимсенү, кыерсытуларны аз күрмәгән, тамак төбенә тыгылган төерләрне дә аз йотарга туры килмәгәндер... — Ә-ә-әй, син кая югалдың анда? Пәри кызларын очраттыңмы әллә?— дигән чая тавыш ишетелде югарыга алып менгән баскыч ягыннан Якты зәңгәр караштан күзләре чагылып китте Фидаилнең. Сак кына атлап якынаеп ук килә иде инде кыз. Әледән-әле, маңгаена төшеп торган чәч көдрәләренә өреп-өреп ала Гәүдәләре чайка- лып-чайкалып куя, иреннәре йомык. Йомык булсалар да. чык тамчылары кунгандай, елык-елык килә, көлә, елмая сыман үзләре. Кимсетергә ♦ теләп түгел, үз итеп, якын итеп елмаю иде булса кирәк бу | Фидаилнең каршысына ук килеп басты Асия Чүгәләде һәм өелеп S торган себеркеләр өстенә утырды. 1 — Кара, монда җылы икән ич,— диде ул үзалдына Фидаилнең ч чәченә кунган кипкән яфракларны үрелеп алды — Үзеңә генә күңел- = сездер, дидем. Кинәт, ул утырган себеркеләр ишелеп китте һәмкыз, җайсыз ян- г таеп, Фидаилнең кочагына авып төште. Егет аны тотып калды һәм = күтәрергә итте Күзләр очрашты шунда Карашлары бер-беренә тар- * тылды Иреннәр калтыранды . Юк, хет үтер, бербереннән читкә этәре-* лә алмадылар. Шайтан котырттымы, нинди дә булса башка бербер көч 2 сихерләдеме үзләрен — тарту көче барын, хәтта дөньяларын оныттырды. = Рәхәт урман исе, каен шавы, яфраклар кыштырдавы урап алган иде л> үзләрен Дөнья матурлыгына, дөньяның камиллегенә исең-акылың ки- | тәрлек... — Сәгать ничә икән?— дип сорады Арслан. Стенага таба борылып х әле яңа гына йокыга киткән иде ул. Ни өчендер сәгать кирәк булган — “ тынгысызлана Өлгеләре капланмаган зур тәрәзәдән төшеп торган ай нурларыннан уңайсызланып, ябынып яткан ак җәймәне күкрәгенә тарта төшеп, өс тәлгә үрелде Асия Кармалана торгач, кулына ирләр сәгате эләкте. Ай яктысына каршы куеп, озак кына карап торды сәгатькә. — Кемнән ояласың? — Ай нурларыннан.. — Тапкансың! . — Ай һәм йолдызлар бездән күбрәк күрә, беләсең килсә. — Юкны сөйлисең, Асия. Сәгать ничәне күрсәтә анда? — Әллә тагы,— диде хатынБәхетлеләр сәгатькә карамый диләр түгелме?! — Син бәхетлеме? — Бергә чакта без икебез дә бәхетле, шулай бит, Арслан — Куй әле!.. Сәгатьне сорыйм ич — Уникенче ярты — Мине йокы баса башлады Әллә нәрсә булган — күз йомыла, ә күңел йокламый — Сөяркәсенә якынрак килеп ятты Арслан. Кулын аның шәрә җилкәсенә салды — Тагы ун-унбиш минуттан торып киенергә кирәк булыр. Монда тәртип каты Уникедә ишек һәм капкалар ачыла. Ә тагы ун минуттан Жантимер овчаркаларын бәйдән җибәрә, бернигә карамый Кеше сүзенә колак салмый, сәгать механизмы кебек эшли ул безнең Йөзтүбән ятып, терсәкләренә таянды Асия. Арсланны күзәтә башлады. «Йоклый алмыйм ди, ә күзләре йомык»,— дип уйлап куйды үзалдына Әнә, йоклаган вакытында да нинди мәһабәт аның арысланы, ир-ат халкында сирәк очрый торган кырыс матурлыкка ия бит ул. Бишенче дистәгә чыкканына да байтак икән үзенең, ындыр табагыдай киң маңгаенда — ник бер җыерчык, көдрәләнеп торган чем-кара чәчләрендә ник бер чал бөртек булсын. Куе кара кашлар, үзенә килешеп торган кара мыек, яссы саллы ияк. Ияк очындагы сөйкемле уентык Чәч көдрәлә97 ре артына посып торган килешле колаклар Уртачадан аз гына калкурак борын. Яратса да яратыр икән үзен табигать! Өстәвенә тагы, йоклаган чагында да үз дәрәжәсен белеп, текә муенын туры тотуларына исең китәр. Тәрәзәдән шулай ай нурлары төшеп торса, ул аңарга черем дә итмиенчә төн ката сокланып утырырга әзер булыр иде Шулай икәү- дән-икәү генә кал идең дә гомер кичер идең аны Сәгатькә дә карама, көнгә яисә төнгә дә карама, һәрчак бергә бул идең. Эшен һәм ирен дә онытырга әзер булыр иде ул. Хәер, болай да искә алмый ул аларны аның белән янәшә булган чакларында. Хәтта бердәнбер улын да оныта. Арслан гына исән булсын, аның арысланы. — Бераз шампан кабып алмыйбызмы?— Күзләре йомык булса да. мыек астыннан чыккан бу сүзләрне Арслан әйтте. — Төн куна каласы булсак, риза,— диде хатын, сөйгәненең күзләре йомык чакта да үзе хакында онытмавына куанып — Нәрсә, ирең өйдә түгелмени? — Булса соң!.. — Колагыңнан борыр. — Бормас.. Ул синең кебек усал түгел.— диде хатын Үз шаяруын юарга теләгәндәй, ирен очы белән арысланын үбеп алды сак кына. — Көнләшмиме? — Көнләшми, ышана. — Димәк, ышандыра беләсең... Оста ялганлыйсың, — Ялгансыз булмый торгандыр.. Стенага таба борылып ятты Арслан, юрган эченә жыелып. бөгәрләнеп ятты. — Сезнең халыкка артык ышанырга да ярамый шул — Син булсаң, миңа ышанмас идеңме? — Мин сине асып куяр идем! — Нәрсә-ә-ә?!. — Асып куяр идем, дидем. Бәхетең, минем хатын булмагансың. — Кызганмас идеңме?.. — Әйтә алмыйм Синең ирең хәленә кереп караганым юк! — Үзеңә-үзең артык ышанмыйсыңмы, дустым, диде хатын, елмаерга итенеп һәм Арсланның ачыла төшкән аркасыннан чәбәкләп алды. — Җитәр... Йокларга бирмисең! — Өеңә кайткач, хатының янына яткач йокларсың, ярыймы, арысланым — Хатын жәт кенә сөйгәне өстендәге юрганны ачып атты. — Каныкма әле Нишлисең син?!. — Син яратмыйсың мине... Шуңа ышанмыйсың да. — Яратам. Ләкин ышанмыйм — Ә бергә яши башлагач ышанырсыңмы?.. Моңарчы кояш нурларында кызынган бохар песиедәй изрәп яткан Арслан иренеп кенә күзләрен ачты: «Нәрсә сөйли? . Чынлап хыялланамы әллә ул? » һәм. еларга жыенган сабыйны юаткандай. Асияне чәчләреннән, шәрә иңбашларыннан сыйпап алды. — Алмаган ат Тумаган колын Атланма, улым, билен сындырырсың. диләр. Асия. Беразга тынлык урнашты... Арсланның күкрәгенә башын куеп, стенага эленгән натюрмортка күз төшереп алды Асия Миләш тармаклары. гөмбә тулы кәрҗнн. пычак һәм бер шешә аракы төшерелгән иде анда Ай нурларында һәммәсе аермачык күренеп тора. Хәтта аракы шешәсенә ябыштырылган кәгазьдәге «Столичная» дигән язуына кадәр укырлык Миләш тармаклары. Гөмбәләр Пычак. Аракы шешәсе.. Шешәсез натюрморт булмыйдыр, күрәсең, балалар өчен дип җиткерелгән пансионатка шундый рәсем элмәсләр иде. Үзенең бу уйларын Арслан белән уртаклашып тормады, борчыйсы килмәде аны Күңелне кузгаткан вакыйгалар бүген болай да житәрлек 98 иде бит Мисал өчен, классташы Юлия белән очраштылар — менә сиңа очрашу! Ул аны еш искә ала торган иде. Аның ничек яшәгәнлеген, ничек киенгәнен күрәсе килгән чаклары булды. Юлия аның күңеленә мәктәп елларыннан ук бер борчусыз, рәхәт яшәүче бәхетле кыз булып кереп калган. Соклана иде ул аңарга һәм көнләшә иде Бер карасаң. Юлия әле дә шул ук. аны моны уйламыйча, борчу-хәсрәтсез чырык-чырык * килеп яшәвендә дәвам итә икән. Шәһәрнең бик атаклы галименә тор- Э мышка чыккан дип ишеткәч, ул аны эреләнгән, борынын югары чөеп кенә ° йөри торган ханымдыр дип күз алдына китерә иде . Ә Капкаев? Монысы ш хикмәт дисәң дә хикмәт инде Исеңакылың китәр, мәктәптә беренче булган Юлия шул Капкаев белән йөрсен инде! Юлиядән дә бәхетле кеше ? юк диярсең' Дөньясын оныткан. s Юлия дә күрше бүлмәләрнең берсендә ич хәзер. Авызын жыя ал- « мый торган шул җәенке борын белән ни хакында сөйләшәләр икән. 5 Әлбәттә, үзен бик, бик тә кызыксындырган бу сорауга Асия бервакытта * да жавап таба алмас Укучы каршы килмәсә. без ул якка да күз салып а алабыз “ Капкаевлар оялаган бүлмә Шәрә ботын ботка куеп, өстәл каршы- =* сында Юлия тәмәке тартып утыра Капкаев караватка сузылып яткан, 2 ул да авызыннан төтен өрә Юлия нидәндер канәгать түгел ахры: s — Без. Капкаев. алай да килешмәгән идек синең белән Яраткан 2 жирдә бурычка кермиләр Юкса, исеңдә тот: мин — сине, син мине ® белмәячәкбез' — Соң. Юлия, әле кайчан гына үзеңә тун бүләк иткән идем . < — Бәлки син. тотып килгән чәчәкләреңне дә язып барасыңдыр, ә. х Капкаев?! х — Соң. Юлия, бөтен кибет сиңа эшли бит инде болай да Бар тапканым — сиңа китә.. Дусларга — Дусларыңда минем эшем юк. Капкаев Шуны гына киртләп куй колагыңа байыйсың килә икән — очрашмыйбыз башка! Шулай хәл итәбез — Ашыкма әле... Син алай тиз генә хәл итмә әле. Юлия Соң. син- сез мин нишләрмен? — Бу хакта башка сөйләшмибез. Капкаев! Ә мин ни эшләргә кирәклеген беләм — Нәрсә беләсең? — Базардан үзеңә очсызракны эзләрсең, ярыймы, матурым Синең буш вәгъдәләреннән туйдым, житәр — Юлия.. Йә инде. Юлия. - дип. сузылып, хатынның түгәрәк шәрә ботларыннан сак кына сыйпамакчы иде Капкаев Тегесе өлгеррәк булып чыкты: читкә тайпылып. Капкаевның кулына төкерде — Әнә,— дип. чөйдәге киемнәренә күрсәтте ул.— Йә хәзер үк кесәгә саласың, йә миңа тырнак очың белән дә ягылмыйсың бүтән Ярыймы. матурым!. — Ашыкма. Юлия, ул тикле акчаны ничек инде мин кесәмдә йөртим. Син бит артык күп сорыйсың .. Берәү дә чыгармый мин чыгарган акчаны Лев Белялович булып, ул да — һе,—дип. сигаретына төкереп, идәнгә ыргытты Юлия — Акчаңны кызгансаң, бар. син дә аның кебек үк вобла кимереп йөр. кипкән балык суыр! Ихтыярың. Капкаев! Тирән сулыш алды Капкаев. Сирәк тешләре арасыннан саркылып төтен чыкты аның Уйлап ятты-ятты да. беткән баш беткән дигән сыман. тәвәккәлләп урыныннан сикереп торды. Гомере озын булыр, шул мизгелдә Асия дә Капкаев белән кызыксынып. сорау бирде Арсланга: — Ул Капкаев дигән кеше кайда эшли? Гастроном директоры Аңлашылды, дигән сыман, иреннәрен турсайтып, баш кагып куйды Асия. Юлия юкка гына вакыт уздырмас шул... — Ә Борис дигәне? — Ул — халык контроле,— диде Арслан иренеп кенә. Йокымсыравында дәвам итә иде әле ул. — Ә түм-түгәрәге? . Түгәрәк арыслан... — Телеңә салынма, Асия! Үлчәп сөйләш!. — диде ул, сискәнүне хәтерләткән кискен хәрәкәт ясап. Шаярасыңмы, әллә чынлапмы, дигән сыман, сөяркәсенең күзләренә карады — Әллә зур шишкамы?. — Җитәр, Асия!— диде Арслан пышылдауга күчеп.— Мин сиңа шуны әйтим, җыен юк-бар белән кызыксына торган гадәтеңне ташла!.. Бала-чага булып уйнама! — Уйнамыйм Кызыксынам гына, Арслан — Бу юлы ул, гадәтенчә, йомшак һәм ягымлы итеп дәште. Арсланның йокысы тәмам качкан иде инде. Асиянең күзләренә текәлеп карады ул: — Асия, монда кемнең кайда эшләвен ачыклау өчен түгел, ял итәргә... Кабатлап әйтәм, ял итәргә киләләр. — Ял итәргә. — дип, уйга калды хатын, сөйгәне авызыннан чыккан сүзләрне янә бер кат барлап. — Сиңа ошамады ахры?.. — Ошады Искиткеч урын, урман . күл,— һәм шул урында үзалдына көлемсерәп алды.— Арысланнар һәм кенәриләр... Бүген генә үземнең кенәри икәнлегемне белдем! — Ярар, ташла! Шаярып әйтелгән сүз генә... Кенәри — читлек кошы. Ә сез — иреклеләр. Ирекле затлар — Ә мин үпкәләмим Хак сүзгә үпкә белдермиләр. Кинәт канәгать көлемсерәп куйды Арслан Ирен читләренә, иякләренә минминлек чигелеше кунды: — Барысының да арыслан буласы киләме?.. Ха-а!.. — Мине тагы чакырырсыңмы соң монда? — Тәртибеңә карарбыз! — Хатының булгач та калдырмассыңмы? Сорауның монысы көтелмәгән булды кебек, җавап бирергә белми уйга калып торды Арслан. Шулай да, тәвәккәлләп, турысын әйтергә булды: — Монда газиз хатыннарны алып йөрмиләр йөрүен,— диде ул. Шулай да, кистереп кенә кире дә какмады — ике төрле уйлар өчен урын калдырды. Әңгәмәне дә артык дәвам итәргә җыенмавы аермачык иде, күзен сәгатькә төшереп алды, Асияне дә ашыктырырга кереште. Кунаклар һәммәсе дә алгы бүлмәдә җыелышканнар иде инде. Лев Белялович Капкаевка мөрәҗәгать итте: — Җырлыйсыңмы әллә берне? Капкаевның кәефләр артык шәптән күренми, шулай да ул «шеф» сораганда баш тартырга күнекмәгән. Гаепле кеше сыман, Юлия тарафына күз салып алды ул «Җырлыйммы?» дип киңәшүе иде булса кирәк. Ә Юлия, эре генә, иреннәрен турсайтып куйды: «Синең авызга мин хуҗа түгел, ихтыярың», янәсе. Авыз гармунын чыгарып, бер кычкыртты да җырлап җибәрде Кап- каев. Кәеф төшенкелеге булмаган диярсең: Барган идем Әсмаларга. Кер чайкый басмаларда, Барыбер сеям шул Әсманы — Колактан ассалар да... Күкрәкләрен киереп, башын артка ташлап, иң элек Лев Белялович дөньясын онытып көлеп җибәрде, гомер ишетмәгән мәзәккә 100 юлыккан диярсең. Аның ачык түшеннән ишелеп чыккан корсагына ышкылып, кенәрие Гуля-Гөлсинә сикергәлән алды. Башкалар да көлгән атлы булды — зур хуҗа көлгәндә, берүзең читтә калу килешми, әлбәттә — Ну-у, Капкаен,— дип, дәртләнеп китеп, җырлаучының маңгаеннан барып үпте «Түгәрәк» — Талант' Чын тала-а-ант бар синдә... Си- ф неи репертуар белән югалмаска була! — Янә бер кат кулын кысты ул 3 анын һәм әйләнә-тирәдәгеләргә мөрәҗәгать итте — Сәгать ничәне күр- 5 сәтә? ° — Тагы ике минут ярым бар әле,— диде Арслан, өлгерлек күрсәтеп, £ Сәгатьләренә башкалар да карашып алды һәм һәркайсы үз сәгате t күрсәткән вакыт турында хәбәр итте. Берәүдә тулы өч минут булса, * икенче берсендә минут ярым гына калып бара икән инде Шулай да вакыт s бар икән әле... ’ % Кемнең сәгате дөрес дигән бәхәсне, билгеле инде, янә дә килеп Лев | Белялович йомгаклады, түгәрәкләп куйды: ф — Бәхәсләшмәгез, иң төгәл вакыт. .— мәгънәле пауза ясап алды = ул.— Иң төгәл вакыт кемдә дип уйлыйсыз? х — Сездә Миндә...— дигән бигүк аек булмаган җаваплар ишетелде. — Түгел! Төгәл вакыт бер генә монда — Җантимердә Ул кайчан Е ачса — шунда кузгалабыз Җантимер хаталанмый' Җантимер сәгать г механизмы кебек эшли безнең!* Көлештеләр Дөрес-дөрес, диештеләр. Шефларның тапкырлыгына ® сокландылар. Ә Гуля-Гөлсинә «Түгәрәк»нең ирененнән үк үбеп алды: н «Монда мин дә бар әле, мине дә исәптән төшермәгез Хуҗагыз бүген * минеке.. »—дия иде ул гүя. х Лев Беляловичның кәеф тагы күтәрелде, бит алмалары алсуланып, “ иреннәре җәелеп китте. Көләчлегенең чиге чамасы юк иде. - Капкаев,— дип әйтеп салды ул кәеф күтәренкелегеннән канатланыр очын китәрдәй булып.— Тагы берне җырлап җибәрәсеңме әллә, әйдә булмаса, Капкаев! Башын салындырып, бер читкә китеп баскан Капкаев сискәнеп куйды, җитди уйларыннан бүлдерделәр ахры - Нәрсә? —диде, сорауны аңлап бетермичә. Рәхәтләнеп онытылып көлеп алды Гуля-Гөлсинә, аның бу уңайсыз хәлдә калуын күреп. Ә Юлия исә иреннәрен генә турсайтты — Җырлыйк булмаса «Түгәрәк»нең әйтеп бетерүе булды, Капкаевның авызында гармун иде инде. Таныш аккорд һәм таныш сүзләр кабатланды: Барган идем Әсмаларга. Кер чайкый басмаларда, Барыбер сөям шул Әсманы — Колактан ас... Җырын тәмамларга өлгермәде Капкаев, тышкы яктан шалтырап йозаклар ачыла башлады. Гуля-Гөлсинә, сикергәләп, кулын чәбәкләргә кереште: — Ур-ра, минеке дөрес, минем сәгать дөрес!.. Төгәл унике тулды! Онытылып, йокымсырап, яңа танышларын, әлеге сәер кешеләрне күзәтеп торган Асиягә гел юктан гына эсселе-суыклы булып китте шунда. Сәбәбен үзе дә аңлый алмады, әмма зенләп нидер өзелгәндәй булды күңелендә. Шундый матур, күңелле кич булды, югыйсә Җаны үз иткән Арслан янында булды Ә барыбер, күңелдә ниндидер кыл зеңгелдәде. Ишек аръягындагы шомлы дөнья, сәер каравылчыны хәтерләдеме ул, зиышырга өлгермәде, әмер ишетелде: — Иң элек сез кузгаласыз, Арслан Сәхипович. «Ә нигә без?— дигән сорау чыңлап куйды Асиянең чигә читендә — Нигә башкалар түгел? Әйтик, Капкаев белән Юлия яисә Борислар?»^ Бунда «Түгәрәк»нең, юмарт елмаеп, үзе артыннан карап калуын той- ды Асия, һәм шул караш аның тәненә беркадәр җан иңдерде. Ә башкаларның аларда гаме юк иде, хушлашырга да теләмәделәр хәтта Бу битарафлык шулай ук сәер тоелды — арысланнар һәм кенәриләр дөньясының үз тәртипләре бар иде, күрәсең Юлия бөтенләй аркасы белән борылып басты Кулларын болгый- болгый, Капкаевка нәрсәдер төшендерергә азаплана иде ул Ә тегесе, әйтерсең лә кипкән каен әкәе, гел бөкшәеп калган, ниндидер хәлиткеч карарга килә алмый тинтерәгән. Борислар бер як читтәге урындыкларга кунаклаган, тыныч кына, мыш-мыш килеп, ирен ялашалар Гуля-Гөл- синә үз авызыннан чыккан сигарет төтененең ни рәвешле боҗра боҗра булып түшәмгә күтәрелүен онытылып күзәтә. Асия белән Арслан атлап узган сукмакка биек наратлар артына поскан шымчы Ай нурлары гына төшеп тора. Үз арысланына сыена төшеп, артка калудан җан калтырап, ашыгып-кабаланып атлады Асия Күз ияләшә төшкәч, як-якларында тезелеп киткән чәчәк түтәлләрен күрде Арырак, эшләпә киеп юлга якынлашып килгән юлбасарлар сыман, гөмбәчекләр торып калды Менә-менә кузгалып китәрләр дә каршы- ларына йөгереп чыгарлар, йә булмаса куа килерләр төсле тоелды алар. Капкага җитәрәк. өрми дә, селкенми дә, баскан урыннарында муеннарын бора төшеп, ике овчарка шәүләсе озатып калды Тимер капканың аргы ягында аларны китергән машина шәйләнде. — Башкалар ничек кайта соң? Аларга машина буламы? — Башка кайгың булмаса, борчылма! — Безнең янда урын кала бит әле дип әйтүем. — Жантимер оештырган эш таркалмас. Асия Барысы да сәгать механизмы кебек төгәл монда... — Жантимер дә мондамы? — Тагы сораулар бирә башладың! Жантимер анда да, монда да, Асия, башыңны юкка катырма. Арткы ишек ачылгач та, иң элек Асия керде, аның янәшәсенә — Арслан . «Волга», үкереп, урыныннан кузгалды Шунда гына бер читтә үзләрен күзәтеп торган кара шәүләнең, кул фонаре яктыртып, чираттагы машинага булса кирәк, сигнал бирүен күреп калды Асия һәм, ниһаять, үзенең бу шом тулы кара урман эченнән исән-сау китеп котылуына ышанып булса кирәк, авыз-борын аша сулыш алып куйды. Урман эчендәге борылмалардан, ярыш автомобиле сыман, зур тизлек белән куып китте машина Куып барган көйгә, кинәт сызгыртып, тормозга басу дисеңме, шул арада янә алгы аякларын чөеп кузгалган аргамактай ыргылумы — мондый тизлек, тавыш һәм киеренкелекне, күрсә дә, бары детектив киноларда гына күргәне булгандыр Асиянең. Гомумән, машинада зур тизлек белән йөргәнне яратмый иде ул, шуна таксига да бик сирәк очракларда, башка чарасы булмаганда утыра Ә монда Шоферның кыланышларына күз иярерлек түгел. Ирексездән, бар гәүдәсе белән үз арысланына сыена барды ул һаман — Кая ашыга ул шулай?.. Әллә артына ут капканмы? Эчкәнме әллә?— дип Арысланның үзенә генә ишетелерлек итеп пышылдап алырга да өлгерде — Шофер үзе белә. Арсланның да аны тынычландырыр арасы юк иде: бер кулы белән чәтердәп — югарыдагы тоткычка, икенчесе белән Асиягә ябышкан Як-якта шомлы кара урман Алда — сикәлтәле, бормалы юл. Ә аркаларын шундый ук тизлек белән куып килгән икенче бер автомобильнен фаралары ялый Күңеленнән үзенчә нәтиҗә ясады Асия: шофер үзләрен куып килгән машинага тоттырырга теләми, шуңа ашыга, кабалана булса кирәк. Күрәсең, машиналар янәшә барырга тиешле түгел бу юлда, ул машиналарның шоферлары да очрашырга тиешле күренми Ә бәлки, күрше машинада кемнәр икәнлеге сер булып калырга тиешледер? Үзләрен озатып калган Жантимер юкка гына берәм-берәм чакырып, ае- 102 рым-аерым озатып калмагандыр бит аларны Сер өстенә сер. кая инде \л Асиягә шуларның һәммәсен үтәдән күрү ’ Саграк йөргәндә дә зыян итмәс иде бит аңарга — улы бар Арслан белән бергә чакта улын сирәк искә төшерә иде ул; ә бүген, ни өчендер, аны да уйлап-хәтерләп куйды. Үзе генә түгел, бала хакына да кирәк икән ич әле аның сәламәт булуы Икенче уйласаң, хафаланырга да урын күрен- z ми. янәшәсендә — Арслан Тагы, күп булса, ярты сәгать булырлар юлда, = шәһәргә кайтып җитәрләр һәм икесе ике якка китеп аерылырлар Кайчан ° очрашасыларын да белми аерыла алар Арслан китеп барыр, ә ул, улын i кочаклап, йокыга ятар Янәшәсендә.. Хәер, Арслан белән бергә минут- S ларын шулай кадерсезләргә ярыймы соң инде’! Вокзалда сөйгәнен озат- =• кан кеше сыман, комсызланып, аның кочагына ташланды ул, аның s иреннәренә сарылды.. % Олы юлга чыккач, арлы-бирле үтеп торган машиналар арасында 5 алар утырган «Волга» эреп югалгандай булды Шофер да тизлекне ф киметте, ипле генә кайтуын дәвам итте. Асия дә, ниһаять, иркен сулыш = алды. Арслан, баш очындагы каеш тоткага ябышкан кулын бушатып, i янәшәсендә сөйгәне утырып кайтканлыкны искә төшерде. Бер кулы бе- =» лән аның биленнән сак кына кочаклап алды ул, икенчесен күлмәк аша 2 беленеп торган тыгыз бот өстенә шудырды Шулчак. Арслан урынында s икенче берәү булып, кулларына әлегедәй ирек куйса, көт тә тор, ул 2 әрсезнең яңагыннан утлар чәчрәр иде Ә Арсланның һәр хәрәкәте ® Асия тарафыннан наз. иркәләү буларак кабул ителде. Чөнки ул — аның бердәнбере.. < Күзләрен мөлдерәтеп, карашы белән иләсләндерерлек итеп карап s куйды ул Арсланга, аның кочагына янә дә сыена төште Бердәнберем, ь арысланым син минем, дип әйтүе иде бу аның. Шунда, һич көтмәгәндә, шофер егетнең мыгырданганы ишетелеп калды Аның машинада булуы, барлыгы гел онытылган иде инде — Нәрсә булган?. Шашканнар инде әллә?! Арслан кыюлана барган кулын тартып алды. Асия, сискәнеп, читкә- рәк тайпылды, бердәнберенә текәлде: бу ни дигән сүз инде бу? Арслан да югалып калган иде: чынлап та, кемгә дәшә соң бу шофер егет?. Әллә йокларга җыена, саташамы?! Ул да түгел, шоферның күзе сул яктагы тәрәзәдә булуын чамалап өлгерделәр. Хәтта кемгәдер бармак та янаган кебек булды ул. Аларга адресланган сүз булмады, димәк. Арсланга киредән сыена төшеп, шофер бармак янаган машинага күз төшереп алды ул. һәм җан керде: — Юлия. Капкаев. - дип. утырган җиреннән талпынып китте Чаяланып, үзләре белән гел янәшә үк барган машинага бармак аша ирен сәламе тапшырып елмайды Юлның як-ягына тезелгән баганалардан төшеп торган тонык ут яктысында Капкаев белән Юлиянең ян тәрәзәгә сыланган йөзләре аермачык танылырлык иде. Икесе дә бәхеткә күмелгән: килешкәннәр, димәк. — Нәрсә, тилергәннәрме әллә!— дип мыгырданучы Арслан иде бу юлы Янәшә барган машина, чынлап та, узарга да, калышырга да теләми, магнитланган сыман тартыла, якыная гына бара иде аларга Байтак ара бардылар янәшә Каршы яктан прицеплы КамАЗ күренгәч кенә калышырга, юл бирергә мәҗбүр булдылар. Шул мизгелдән файдаланып, бу уенны күңеле өнәп бетермәгән Арслан шоферына әмер бирде: — Әйдә, кызулый төш! Машина алга ыргылды. Ләкин, тегесе дә калышырга җыенмый, ана сы тирәли чабышлы уйнаган колын сыман, янә килеп басты. Арткы рәттә кочаклашкан көйгә тәрәзәгә сыланган пассажирлар, куыш-узыш дәртенә кереп, баягыдан да бәхетлерәк елмая, куллары белән ян тәрәзәне төяләр иде инде. — Акрынайт, узсыннар.— диде Арслан. Бу уен теңкәсенә тия башлаган иде инде аның. Ләкин тегеләр дә тизлекне киметә төште, ашыкмадылар Ию «Волга» җитәкләшкән сыман янәшә баруларын дәвам итте Моны күреп торган Арсланның кәеф кырылды: — Торгаш!.. Юка баш!. — дип, Капкаевны эттәй алып, эткә салыг сүкте. — Шаяралар гына бит . Юкка хафаланма, Арслан,— дип ань тынычландырырга ашыкты Асия. Үзенә дә кызык булып киткән иде әле ге куышлы уен. «Пәп» итеп, арысланын үбеп тә куйды.— Шаярсыннар, әйдә... — Юл — мич башы түгел! Юлда шаярмыйлар. Шуны аңларга акылы җитми юкабашның!.. Янә, тынгысызлануын дәвам иткән арысланын тынычландырасы килеп, иреннәрен эшкә җикте Асия Ягымлы һәм йомшак итеп аны баш- аркаларыннан кочып үпте: — Капкаев мәзәк кеше инде... Син аны ачуланма, Арслан... Хатын-кыз кайгыртучанлыгы ир-атка тәэсирсез калмый, тәрәзәгә битарафлык күрсәтергә дигән карарга килде Арслан. Күрмәгәнгә сабышсалар, йә узып китәрләр, йә калышырлар әле бер Асияне ике куллап кочаклап ук алды. Ләкин, ул уйлаганча килеп чыкмады Күп тә узмады, кинәт, кискен хәрәкәт ясап, тормозга басарга мәҗбүр булган шофер аты юлы белән сүгенеп үк җибәрде. Дүрт тәгәрмәч ачы чыелдау авазы чыгарып байтак кына шуып барды. Кювет читенә терәлеп янтая башлаган машина аздан аумый калды. — Шакаллар! — дип кычкыра алды агарынып каткан Арслан Асияне кочаклаган куллары салынып төште — Дөнья белән хушлашкан идек.. Бәхетебез, тизлекне киметкән чак булды,— дип, уң яктагы тирән чокырга ымлады шофер, ниһаять, тирән сулыш алып. Очраклы рәвештә, Арсланның кочагында көе генә, күзен янәшәдәге машинага төбәп алган Асия шулай ук тынсыз-өнсез калган иде. Көтмәгәндә тизлеген арттырып каршыларына чыккан һәм, үзләре утырган машинаны читкә тибәреп, артын уйнатып китеп барган кара «Волга»ны аермачык күреп калды ул. Шул мизгелдә яшен ташы сыман нидер' телеп үтте аның чигәсен. «Ах!» дип кычкырырга ачылган авызыннан сүз чыкмады. Таныды Номерларына кадәр аермачык күрде һәм хәтерләп калды әлеге машинаны Фидаил бу, Фидаил! Ул йөртә торган машина!.. Димәк, руль артында аның ире булган — башка сыймаслык хәл!.. Каян килеп чыккан ул монда?! Капкаев белән Юлиягә аның нинди мөнәсәбәте бар?.. Менә сиңа мә — очрашу... Т7 Төнозын күзләренә йокы иңйәде Фидаилнең. Бүлмәләренә кайтып кергәч, ут та кабызып тормады, креслога барып ауды Асия өйдә юк Хәер, каян килеп өйдә булсын, үз күзләре алдамагандыр ич... Әле дә булса бөтен тәне дер калтырый Күкрәк читлегенә сыеша алмаган йөрәк, субай кагалармыни, дөп-дөп., дөп-дөп килә — тынычланырга уенда да юк. Үз-үзен кулга алырга теләп, чигәләрен ике уч төбенә салды да хәрәкәтсез калырга тырышты Фидаил. Нәрсә булды?.. Дөньялары шундый ипле, матур иде ич әле Ничек болай килеп чыкты соң бу?.. Өнеме, әллә соң төштә генәме болар?! Чигә чыңлый, чигә кыса. Ничек, ни рәвешле башка сыйдырырга боларны? Үз күзләре белән күргән, үзенең күз алдында булып узган вакыйгаларны хәтерләргә, барларга тырышты Фидаил. Нинди барлау, нинди хәтерләү, онытыйм дисә дә — арына алмый, арына алмаячак ич ул әлеге шул 104 тетрәндергеч мизгелләрдән. Әмма барысын да эзлекле итеп күздән кичерү, рәтен-рәткә салып бәяләү дә мөмкин түгел Берсе өстенә икенчесе менеп тартыша башындагы уйлар . Эче пошып, бер юаныч тапмаммы дигән өмет белән, каршысында торган телевизор кнопкасына басты Тын бүлмәгә тонык зәңгәр яктылык таралды һәм, кызган күмергә су сипкәндәгедәй чыжылдау авазы ишетелә 2 башлап, шул тавыш көчәйгәннән-көчәя барды. Телевизорда берни дә юк = һәм булмаячак та иде — вакыты узган. Төн уртасы узып барганда нинди 2 телевизор?! Сүндерде. Зәңгәр яктылык сүнде, әмма чыжылдау авазы ко- 2 лак очында эленеп калды.. Әллә чигә кысуыннан баш шаулыймы ± шулай?.. =• Аларның бу бүлмәсендә, креслога килеп утырсаң, урыныңнан тор- s мый гына да һәр почмакка үрелеп җитәргә мөмкин Кулын сузып, суыт- о кыч ишеген ачып җибәрде. Сусавын басар, жанын тынычландырырдай 5 бер-бер эчемлек-фәлән табу иде нияте. Әмма целлофан капчыкка төрел- Ф гән сөяк кисәге, берничә йомырка һәм шешә төбендә калган көнбагыш е маеннан тыш әйбер юк иде анда Әйтерсең, суыткыч гаепле аларның шу- £ лай яшәвенә — аягы белән генә шапылдатып япты ул аның ишеген. Креслода сузылып, киерелеп алды, башын артка ташлап, чигәләрен г кыскалады Нәрсәдән, ни сәбәпле килеп чыкты соң әле бу71.. Барысын да ж үз тәртибе белән һәм яңабаштан барларга кереште х Фидаил Капкаевны бер бүген генә белми, хужасының күптәнге ® әшнәсе ул. Кирәкләре чыкканда бер-беренә ярдәм итешеп яшиләр. Әллә и кем үк булмаса да, гастроном директорының да бер чыкмаса, бер чыга < аның кирәге Кунак-төшем булганда, бәйрәм якынлашканда, хужасы = юньле азык-төлекне аңардан ала. Затлы колбаса, маркалы вино, ысланл ган балык, икраның карасы һәм кызылы салынган тартмаларны Капкаев кабинетыннан бер генә тапкыр күтәреп алып чыгарга туры килмәде Фи даилнең үзенә дә. Ә инде төзү материалларына ихтыяҗ, туса, аның хуҗасы янына Капкаев үзе килеп җитә. Магазинын җиһазларга кирәкме? Кирәк! Каян тапсын, бер җирдә дә «мә» дип сузып тормыйлар андый яхшы, затлы төзү материалын Капкаев өчен табыла, чөнки аның кара уылдыгы һәм ысланган балыгы бар. Өй ремонтларга кирәк! Дача җиһазларга кирәк! Дефицитың булгач, бары да бар. һәммәсе табыла. Дефицитың юк икән, кайтарып бирер әйберең юк икән, ник шунда министр булмыйсың — кадак та таба алмый аптыравың ихтимал Дөньяның әнә шул яклары бар ич аның. Капкаевныкы кебек җиһазланган кабинет булмас, эзләмәгез Кара уылдык, ысланган балык табармын дип тә өметләнмәгез башка кибет ләрдән Файдасыз! Дефицитның бер билгеле урыны була аның. Әйе. төзү материалларында тукталып калган идек Гастроном директорының әле аның төзү кирәк-яракларыннан тыш та үтенече төшә торган була Дөреслек юк инде ул. Булса, гастроном директорларына персональ ма шина бирерләр иде аны. Дөреслек юк! Мисал өчен, культура министрын гына алыйк Нәрсә таба ала ул? һәм, гомумән, теленнән башка нәрсәсе бар аның? Ә гастроном директоры — зур кеше. Зурлыктан да бигрәк кирәкле кеше! Чөнки, һәркемнең авызы бар, авызы бар кеше ашамыйча тормый Ашыйсы килгән кеше кая бара? Гастрономга! Шулай булгач, гастроном директоры булган кешегә ничек итеп яшәргә кирәк бу дөнья да? Юк ул дөреслек! Ж,әяү йөрергә тиешме ул. йә булмаса, завод-фаб рнка эшчеләре рәтендә трамвай, троллейбусларда этенеп-төртенеп иза чиксенме?! Йөрми, әлбәттә, этенмитөртенми Бөтен таныш-белеше — «зам»нар, «пом»нар, цех җитәкчеләре — махсус машинада йөргәндә аңа ни кала?!. Гастроном директоры гына түгел, ашханә һәм склад мөдирләре, баш бухгалтер, базар директоры, хәтта ит чабучыларга кадәр махсус маши нада җилдерә. Тегеннән таба, моннан таба. Инде тегеннән дә, моннан да таба алмаса, сон чиктә бер бер шәхси машина иясен, таксистны булса да җайлыйияләштерә Бигрәк тә үзләренең сәүдә оешмаларына — торгка киңәшмә ише нәрсәгә барганда җәяү йөрүдән бик гарьләнә иде Капкаев Бу хакта Фидаилгә үзенең сөйләгәне бар — Җәяү йөргән кибет директорын кешегә дә санамыйлар аны Үзең уйлап кара: һәммә директорлар махсус машинага утырып килгәндә, ничек итеп инде берүзең теркен-теркен җәяү йөрергә мөмкин?! Иң элек, үз ишләрең кычкырып көлә Аннан килеп, җитәкчеләрнең дә «үзенә бер транспорт та көйли алмагач, бу кем инде?» дип уйлавы мөмкин Әйтүен әйтмәсәләр дә. борыннарын гына җыерып сөйләшәләр Тагы бит әле коллектив та бар! Сатучылар каршындагы авторитет! Ишек төбенә машинада сызгыртып килеп туктарлык рәтең дә булмагач, синең белән кем хисаплашсын да кем санлашсын инде?! Хатын-кызның да күзе чос була андыйларга Кыскасы. Фидаил дус. мин уйлап чыгармаган, дөньяның аның үз тәртибе шулай,— дип. тәм табып, авызларын чәпелдәтә-чәпелдә- тә сөйләгән иде Капкаев.— Син менә күзәтеп йөр әле: һәр сишәмбе райком. исполком биналарында иртән сәгатьсәгать ярымлык киңәшмә сыман нәрсәләр була Шунда җыелып торган машиналарга күз сал. Очы- кырые юк машинаның. Ә санап чыксаң, закон буенча берсенә дә машина каралмаган Тәк-чту. Фидаил дус. балык башыннан бозыла дип юкка әйтмәгәннәр аны Дөрес. Капкаевны бер Фидаил генә йөртми. Үз машинасы булган бер доценты бар аның, һәм дә килеп, махсус таксисты да бар. Доцентның да. таксистның да тамак бар. балалары ашарга сорый Тәмле ашыйсы килүчеләр бар ул. ник булмасын! Шулай да. җаваплы йомышлары төшсә, бигрәк тә чибәр туташ һәм ханымнар тирәсенә барасы булса. Капкаев Фидаилнең хуҗасына мөрәҗәгать итә. Такси такси инде ул. доцентның машина шөкәтсез, иске мәс- кәвич Интеллигент халкына бик ышанып та булмый, тамагы туйса, гастроном директорын гына түгел, анасын да сатар - дип сөйләнә иде Капкаев. Ә Фидаилгә ышана Бүген дә. әле иртән үк. хуҗасы кисәтеп куйган иде Фидаилне: — Өйләдән соң Капкаевка барырсың.— дигән иде Хуҗасы әйткәч, шоферга ни кала буйсынмый чарасы юк Җитәкчене йөртүче шоферның һәр боерыкка «жә» һәм «ярар»дан башка җавабы булырга мөмкин түгел. Тыңламыйсың икән, башка эш урыны эзләргә кала Ә Фидаилнең бар карап торганы — хуҗасы Башкаларныкы кебек. әти-әнисе дә. туган-тумачасы да юк аның кайгыртып торырга. Шул хуҗаның авызына карап яшәп яткан көне. Өйләнгәч тә. яхшымы-яман- мы. зур булмаса да үзеңнеке булыр дип, тулай торактан менә шушы бүлмәне җүнәтеп бирде «Боерган булса, тагы бер-ике елдан аерым фатир җаен карарбыз», дип тә өметләндерә иде Кулны — кул. ике кул битне юа. дип юкка гына әйтми торганнардыр Төзелештә, йә булмаса йөк машинасында эшләп, бар. хыялланып кара син дүрт-биш ел эчендә аерым фатирлы булу турында. Төштән соң. хуҗасы кушканча. Капкаевның эшенә барды Фидаил. Кибет директоры аның кулына адрес тоттырды «Шунда сине шундый- шундый бер асыл кош — «кенәри» көтеп торыр», диде Барып, шул «кенәри» дигәннәрен утыртып килде Фидаил Аннан Капкаевның үзен алырга кагылды. Йөкчеләр багажникка тарт.ма-тартма ашамлык-эчемлек төяделәр Аккош күле читендәге ярымутрауга барып кайтты Беренче кат кына йөргән юлы түгел. Кайтышлый, балалар бакчасына кагылып, улы Алмазны алды Җәт кенә аны әбиләренә кертеп чыкты Асия икенче сменада эшләгәндә ул ала баланы һәрчак. Балалар бакчасыннан сон да әле аның эше җитәрлек: башта — хуҗаның хатынын, аннан үзен кайтарасы бар өйләренә Юл җае төшүдән файдаланып. Асиянең дә эшенә кагылып узган иде. Үзенең бүген соңга калуы хакында искәртү нияте 106 белән Асияне профсоюз киңәшмәсендә диделәр. Соңгы арада ул шулай еш кына профсоюз киңәшмәләренә йөри торган булып китте, җәмәгатьчелек эшләренә хатынкыз тартыла бит хәзер.. Асиягә тапшыру өчен дип. Сания апасына кәгазь кисәге калдырырга да онытмады Сәгать сигезенче киткәндә янә әбиләренә кагылып, бераз тамак ялгап алды Тез нстенә атландырып. Алмазны сикертеп алды «һоп-һоп. * һоп итә Аягында ботинка Кулларында чабата Башында киез ката. 5 һоп һоп».— дип. такмаклый-такмаклый сикертте ° Улы «Кичке әкиятләр» карый калды, ә әтисе — янә баранка артына, ш Төнге уникегә кадәр байтак ара бар иде бит әле. «шәһәрне айкап алыр- н га» да була «Шәһәрне айкап алу» — бу таныш-белеш шоферлардан =■ ишеткән сүз Аңлаешлырак итеп әйткәндә — чумара буладыр. Шулай s итмәгәндә, йөз дә ун тәңкәгә ничек итеп гаилә туендырырга, көн күрергә % мөмкин Баланы да үстерергә кирәк, хатынны киендерергә Барлы юклы 5 эш хакына карап, көнозын руль артында йоклар чагы түгел шул әле X аның Тегесе кирәк, монысы кирәк дигәндәй, яңа тормыш көтә башлаган = чаклары “ Кинәт, уйларыннан бүленеп, чарасызлыктан чәчен йолкыгандай хәрә- ч кәт ясап куйды ул. ГАИ күзенә чалынмаска тырышып, шәһәрне аркылы- g дан буйга гизеп, хәер эстәгәндәй, ни рәвешле берлек һәм өчлекләр җыеп г йөрүен хәтерләде ул үзенең. Кесәсенә тыгылды, анда шул акчалар. 5 Йомарлап алырга иде дә үзләрен, тотып болгарга иде тәрәзәдән, югал- ® сыннар иде күз алдыннан, очсыннар иде. Әйтерсең, шулай итсә, аның н хәле җиңеләеп калачак. . < Унике туларга унбиш минут кала — билгеләнгән урында иде инде = ул Аның белән бер үк вакытта диярлек, тагы өч машина килеп туктады - Кул биреп исәнләшкәннәре юк, күргән-белгән шоферлар түгел. Күл читендәге әлеге аулак урында әнә шундый таныш булмаган шоферлар белән бергә-бергә еш кына шулай Жантимердән әмер көтәргә туры килә иде Фидаилгә. Төнге пассажирлар, гадәттәгечә, шактый ук кәефле иделәр. Дөрес. Фидаилгә — барыбер, аның аларда эше юк Илтергә һәм алып кайтырга кушылган — ул шуны үти Капкаевның кенәри дигәне бүген гадәттәгедән дә кәефлерәк иде. Урынында тик кенә утыра алмый кыбырсып кайтты Урман юлыннан, гадәттәгечә, зур тизлек белән куаладылар Җантимер шулай куша «Юл читендә чуалган гөмбәчеләр номерларыгызны таныма сын!» Капкаевның элгәреге кенәриләре куркуларыннан почмакка посып утырырлар иде мондый чакта, ә моңарга тизлек җитми, тизлек кирәк Олы юлга чыккач та алдагы машинаны куып тотарга әйдәүче шул булды иң элек Кулын чәбәк-чәбәк итеп, уен коткысына бирелде. Капкаев та ашыктыра: «Әйдә, куып тот шул база күсесен! — ди.— Кенәриләр сүзен тыңларга кирәк», ди Фидаилнең дә соңлап йөрисе килми, җәтрәк өйгә кайтканы хәерле — хатыны һәм улы көтә торгандыр анда Куып җитү генә түгел, узып та киткән булырлар иде. Чит машина пассажирларына күз төшерә торган гадәте юк Фидаилнең кемдә ни эше булсын?! Илтте, һәм алып кайта Инде узып китәм дигәндә, машиналар тигезләшеп җиткәндә, арткы рәттә үбешеп кайткан кенәри. Кап- каевның муеныннан арынып, чырайлап кычкырып җибәрмәсенме: — Карале, кара — үбешәләр, дип. тәрәзәгә иң элек ул сыланды—• Ася. Асенька - дип кычкыра-кычкыра. уч төпләре белән пыяланы төяргә кереште База мөдиренең кенәриләре арасында мондый исемдәгесе юк иде кебек әлегәчә Исеме дә килде-китте генә түгел — Асия Бу исемгә битараф кала алмады Фидаил, гади бер кызыксыну белән, узып барган җир дән. ул да уң тарафка күз салып алды Карады һәм күзләренә ышана алмады Күп булса, бер метр ара ераклыгында, башка ир-ат кочагына чумып үзләренә кул изәп баручы кенәри Асия булып чыкты. Аның Асиясе!.. Аермачык күрде, әмма ыша насы килмәде Мөмкин идеме соң моны күз алдына китерергә, шуңа ышанырга?! Ул бит аның Асиясе, аның бердәнбере . Бер түгел, мең кеше Асия хакында яман сүз сөйләсә дә. ышаначак кеше түгел иде Фидаил Башы әйләнеп китте аның шул чакны, кулыннан рульне ычкындырып җибәрә язды. Каршы яктан зур тизлек белән куып килгән КамАЗга чак кына бәрелмичә калдылар Ничек тормозга басып, ничек уңга каерырга өлгерде — үзе дә хәйран калып утыра менә. Арткарак калыша төшкәч тә икеләнә калган иде ул — булмас, булырга мөмкин түгел. Асияне бит профсоюз киңәшмәсендә диделәр, аның эш вакыты, ул икенче сменада бүген, ди-ди кире уйлады. Үз-үзен шул уйларына ышандырырга теләде һәм. «Ул түгел!» дигән ышанычын ныгытырга теләп, янә дә куып җитте алдагы машинаны «Кенәриләр арасында Асия булмас! Нигә аның хатыны шундый түбәнлеккә төшсен әле!..» Кызганычка каршы, күрше машинадан текәлеп диярлек үзләренә та ба кул болгаучы, елмаючы Асия булып чыкты Бер мизгелгә. Капкаевлар га түгел, руль артында утырган ирен танып алып, ул аңарга елмая, аңарга кул изидер төсле тоелды хәтта Ә үзе башка ир кочагында Хәт та өстендәге күлмәгеннән үк таныды Фидаил аны. Әле күптән түгел генә, туган көненә дип. үзе бүләк иткән күлмәк Үзәк универмагта эшләүче бер товаровед ханымнан ике бәя түләп алган иде Шуннан ары үзенең ни эшләгәнен анык кына хәтерләми иде инде Фидаил Ничек шәһәргә кайтып җиткән3 Пассажирларын ничек озат кан? Машинасын кайда калдырып, ничек бүлмәләренә кайтып ауган? Әле булса шул аңгы-миңге халәтеннән чыга алмый иза чиккән чагы Ниһаять, торып, бүлмәдә ут кабызды. Яктылык аның күңелен биләп алган саташу һәм эңгер-меңгерне дә куып таратыр төсле тоелды Буе аркылысы өч-дүрт адымнан узмаган бүлмә буенча арлы бирле йөренер гә кереште Тынычлану гына юк Стенага асылган нәни китап шүрлеге нә текәлеп туктап калды бераздан Шул шүрлекнең пыяласы артына кыстырылган фоторәсем җәлеп итте игътибарын Төсле фото.. Уллары Алмазга өч яшь тулган көн истәлеге Аермачык хәтерләде Фидаил шимбә көн иде Шәһәрдә яз иде. Май урталары Шәһәр урамнары яшеллек, алма һәм чия чәчәкләре исенә тулышып торган мәл Күңелләрнең канатланган, хисләрнең мөлдерәп ташыган чагы Улларын икесе ике кулыннан җитәкләп, яңа төзелгән киң проспект буйлап фотография гә барды алар Уң яктан әнисе, сулдан әтисе атлады Сабый - әле әнисенә карап елмайды, әле әтисенә күз нурларын төбәп сикергәләде Аякларын күтәреп, ике кулда асылынып барудан бер кызык тапты «Кош булып очам, тотыгыз, әни!..» —диде ул. кабат-кабат югарыга талпынып Бала бәхете ата белән анага да күчкән Фидаилгә карап елмая, күз кыса Асия Фидаил үз хатынын күреп туя алмый, тәүге очрашулары диярсең Хисләр ташкынына буйсынып, суз берләшкәндәй йөгереп китә алар ки нәт: «Әнә. Алмаз ничек оча. у-у-ух! Үскәч космонавт була ул. у у-ух! » дип кабатлый Фидаил - Космонавт булырсыңмы, улым? - Космонавт ул кошмы? — дип, сорауга сорау белән җавап бирә сабый — Космонавт оча. кош кебек еракларга оча. улым — Мин дә очам бит' дип шаркылдап көлә сабый - Әнием бер канатым, әтием — икенче канатым!, -г нәкъ зурларча әйтеп, үзе өчен яңа ачыш ясый. — Очыртырбыз, улым, очыртырбыз. Кош сыңар канатлы булмый Янәшәдә — икенче фоторәсем Фидаил белән Асиянең язылышкан чаклары, никахлашу йортында төшерелгән Асия ап-актан киенгән, ак кош сыман ап-ак Оялчан карашын түбән иеп. аның каршысында басып тора Фидаил аның бармагына балдак кидерү белән мәшгуль Чиксез бәхетле үзе. әмма искиткеч дулкынланган да чагы Әле дә хәтерендә: кулы, тез буыннары калтырады аның шул мизгелдә, аздан гына кулындагы 108 балдакны төшереп җибәрмәде Соңгы минуткача Асиянең: «Сиңа чыгарга ризамын » — дигән сүзләренә ышанып җитмәгән иде бит ул Өйләнешеп, бергә яши башлагач та алар еш кына әлеге фоторәсемгә карап, анда мәңгеләштерелгән мизгелләрен искә ала торган булып киттеләр Шул чакта бер-беренең ни уйлаганы, ничек дулкынланганына кадәр беләсе, ачыклыйсылары килеп төпченгән чаклары булды Язы- 2 лышкан чакта һәм туйда төшерелгән фоторәсемнәр һәркемдә җитәрлек Э хәзер. Ләкин алар арасыннан берсе, бары тик берсе, һәр ике якка ° да кадерле һәм үз була Йә бер, йә икенче кимчелек табыла үзләреннән, * йә авыз ошамый, йә күз дигәндәй, кай очракта аякларың да бигүк 5 уңышлы куелмаган чагы эләгә. Берәү дә үзен түгел, рәсемгә төшерүчене ? гаепле саный Фоторәсемдәгегә караганда матурракка чыгарабыз шул s без үзебезне Көзге каршында торганда килешлерәк күренәбез үз-үзе- | безгә Шундый сәбәпләр белән, туй рәсемнәре сирәгәйгәннән-сирәгәя 5 барды аларның альбомында Ә монысы өй түрендә, күз алдында тора * Чөнки һәр икесенә дә бер дәрәҗәдә ошый иде ул. ш Шул фоторәсем нәфрәт чыганагы булыр дип кем уйлаган5 Фидаил- £ нең аны йолкып аласы, вак кисәкләргә ерткалап, тәрәзәдән очырасы килде. Асия киеп алган бөркәнчек һәм күлмәкләрдәге ак төс җанын әр- g нетә иде аның. Тапланган, беркайчан да берничек тә юып чистарта ал- J маслык булып керләнгән инде ап-ак туй күлмәге. 2 Утка ягаргамы?.. Эх, шул сурәттән үч алып кына төзәлә торган бул- ® са иде ул... н Төнге юлда туктап калган машинаны искә алды ул кинәт Исәннәрме < икән алар5 Кюветка тибәрелгән машинаның язмышы ни белән тәмам- = ланды?.. Нәфрәт һәм ачу шулкадәрле булган, ташыган, күрәсең, хәтта ь күтәрелеп көзгегә карауны да кирәк тапмаган ул... — Менә кызык, чын детектив! — дип, күңеле булып, аның колагы төбендә үк кулларын чәбәкләп чырыйлаган хатын-кыз тавышы гына эленеп калган колак очында Капкаев куенындагы кенәри авазы. — Аяк арасында буталмаслар Үзләре килеп керде,— дип, шоферны тынычландырмак булып җөпләгән иде Капкаев та Ә бераздан алар үбешә башлады Фидаилгә көзгегә күз салу уңайсыз иде инде. . Тагы ишекле-түрле йөренергә кереште ул Бу юлы тәрәзгә килеп төртелде Төнге шәһәр кайчак матур була, ә бүген ямьсез һәм шөкәтсез иде ул Кешеләр йоклый Каршы яктагы тугыз катлы йортның бары бер тәрәзәсендә генә тонык ут елкылдый. Әллә анда да аның кебек үк бербер бәхетсез бичара җанын кая куярга белми бәргәләнә микән?.. Әллә, киресенчә, куанычтан, олы шатлыгыннан йокы керми микән күзләренә?. Ул да түгел, тузанлы тротуар читендә бер эт пәйда булды Башын түбән салындырып, бире таба хәрәкәтләнә иде ул Фидаилдә дә шул эт язмышы түгелме икән?.. Ул да шыр ялгызы бит бүген бу дөньяда. Тротуардагы эт тә ашыкмый беркая. Күренә, аның да барыр, көтәр кешесе, дусты юк булса кирәк. Каршысына йөгереп чыгарга һәм, кулына алып, үзе белән бергә өйгә алып керергә әзер иде инде Фидаил аны Суыткычтагы соңгы сөякне кызганмас иде... Ләкин эткә әллә күз тиде шунда, ул да кәефен кырып китте Фидаилнең: гамьсез генә килде дә, нәкъ аларның тәрәзәсе каршысына җиткәч, туктап калды. Тимер-бетон баганага елышты. Нидер эзләгәндәй, борынын сузып, бер кат әйләнеп чыкты багананы Тәмам тукталды Башын югары күтәреп, як-ягына карангалап алды Фидаилләр тәрәзәсенә дә күз салды кебек. Әмма аны күреп исе китмәде, багана төбендә «сәлам хаты» калдырып, бер-ике тырманды да, койрыгын бол- гын-болгый, үз юлы белән китеп барды «Эт язмышы...» дип күңеленнән генә әйтеп куйды Фидаил һәм кинәт сискәнеп китте. Әйтерсең, ул бу сүзләрен әлеге йолкыш эткә түгел, нәкъ менә үзенә төбәп әйткән иде Чыннан да, кешеләрнең генә түгел, этләр нең дә үз язмышы була түгелме соң? Язмыш дигәнең, синең нинди җан иясе булуына карамастан, бертигез дәрәжәдә эзәрлекләмиме? Шулай тоелды Фидаилгә аны язмыш балачагыннан бирле эзәрлекли. рәнжетә. кимсетә, мыскылларга һәм түбәнсетергә тырыша кебек иде Әйтерсең, язмыш аның кеше булып яшәвен теләми, бу дөньяга кеше булып яралуын кичерә алмый, үч ала, эт ачуы белән үчләшә Шулай уйлады Фидаил һәм. шулай уйлап, бер мизгелдә үзенең бөтен язмышын күзаллап чыккандай булды.. Пионерга кергән көннәре иде Кызыл галстук тагып, шуның кызыллыгыннан бетмәс-төкәнмәс дәрт тоеп, атлап түгел, очып йөргән көннәре һәр яңа көн галстукны ничек дөресрәк һәм килешлерәк итеп бәйләү турындагы мәшәкатьтән башлана Мәктәптә тәнәфес вакытларында сүз күбрәк шуның дәвамы була Дәрес вакытларында, онытылып китеп, галстугы белән уйнап утырган малай һәм кызларга берөзлексез шелтә эләгеп торган чаклар Фидаил дә. мәктәптән кайтып керүе була, галстугын китаплар арасына кыстырып куя. шулай иткәндә ул бөгәрләнми, киләсе көнгәчә, үтүкләнгән сыман, пөхтә тора Моны аңар өлкән классның тәжрибә туплаган малайлары өйрәтте. Юкса, пионервожатый күзенә бөгәрләнгән галстук белән чалына калсаң, ул аны муеныңнан тартып алырга да күп сорамый икән Бөтен класс кызыл галстуклы чакта, кик риксез әтәч сыман йөрерсең берүзең. Мәктәп коридорында бер зур көзге бар. Шул көзге каршысы һич буш тормый иде ул көннәрдә Күбрәк кызлар көязләнә анда Малайлар да үткән-сүткән чакларында күз чите белән генә булса да карамый китмәде. һәркем олыгаеп киткәндәй хис итә иде. үзен. «Ул инде бала-чага түгел, пионер ич хәзер Җәмгыятьнең иң алдынгы вәкиле булырлык яшьтә Алар яшендәге пионерлар туган ил һәм халык өчен жаннарын кызганмый көрәшкән ...» Март ахыры идеме икән, апрель башларымы — урамда әле шикәр сыман уалып торган ап-ак кар ята иде. Төннәрен суыта, ә мәктәп тәрәзәләреннән көнозын язгы кояш китми. Тәнәфесне белдереп кыңгырау шылтырадымы, малайларкызлар дәррәү ишегалдына чыгып йөгерә. Йомарлап кар атышалар.. Түбәләрдән сузылып төшкән боз сөңгеләреннән тамчы тама Итәк очларын көяз генә тарткалап, мәктәп ишегалды буйлап кызлар йөренә. Кар атышлы уйнаган малайлардан, билгеле инде, аларга да шактый ук өлеш тия. Чырыйлап көлә-көлә йөгерешә, ыгызыгы килә кызлар, класс җитәкчесенә әйтү белән куркыталар .. Әле яңа гына озын тәнәфес тәмамланган чак иде Өс-башына кимн генә, йөгереп өйләренә кайтып, бер кабартма яисә ипи кыерчыгы эләктереп килергә гадәтләнгән Фаяз исемле бер малай класска бераз соңарып килеп керде Нык йөгергән, кызару гына түгел, тирләп үк чыккан Үзе мыш-мыш сулый Фаязны мышнатырга һәм тирләтергә ай-һай бик күп кирәк,— шундук игътибарны жәлеп итте ул. Дәрес дип тормады, укытучыдан да тартынмады, класска хәбәр салды — Малайлар, авылга эт атучылар килгән!.. Кыралар гына - һәм шундук, кире борылып, чыгып та йөгерде. Дәрес өзелде, рәт араларында ыгы-зыгы башланды Укытучынын тавышы бөтенләй күмелеп калды, аны ишетүче юк иде инде Фаяз артыннан ук ишеккә ташланган малайлар белән этешә-төртешә. Фидаил дә чы гып йөгерде. — Кайсы урамда?. Кайда эт кыралар5 - дип кычкырды ул. Фаязны мәктәп коридорында ук куып житеп. — Сезнең турыга житеп киләләрие!.. Ул елларда эт атучының кем булуын авыл малайларына сөйләп тэ торасы юк Елның-елына шулай яз башында көтмәгәндә килеп төшәләр дә авылга, бер-ике сәгать эчендә кыралар да бетерәләр этләрне Шунын алдыннан гына, әллә каян, авылда хужасыз этләр күбәйгән, котырганнары да бар икән, дигән хәбәр салына Сылтавы булгач, һичкемнең ан- 110 ваена карамыйлар, урам^ уртасында шарт-шорт аталар да, гәүдәләрен атлы чаналарга төяп, район үзәгенә китеп баралар «Сезнең турга җитеп киләләр! » Фидаилнең яраткан эте бар. Юлдашы Алны-артны, уңны-сулны белми йөгерде Фидаил Гомер булмаган сәрсәнлек белән дөньясын онытып йөгерде Иртән уалып торган кар инде көпшәкләнгән Бәйләнгән йон оекбаш белән кигән галошлары таеп-таеп - китә Кыш буе җигүле атлар йөргән юлдагы нәни генә ямаулыкларны э хәтерләтеп торган урыннарны сикереп кенә узды Ачык изүеннән җил 2 бәрде Муенындагы өр-яңа кызыл галстукның телләре җилфер-җилфер £ итеп йөзенә, күзләренә килеп сарылды. Тизлеген аз гына да киметмичә, мәктәп урамын үтеп, үзләре чатына 5 борылды Фидаил. Югарочтан бирегә таба төшеп килгән ике җигүле ат = җәлеп итте игътибарын иң элек. Йөкләре авыр иде ахры, атлар авыр- | лык белән генә киләләр, әледән-әле пошкырыналар Чаналарның як- 5 ягыннан телогрейка өстеннән икесе дә бер үк төрле сары кожан кигән * мылтыклы кешеләр атлый Таза гәүдәле агайлар... Ә өченче берәве, юл « читендәге карга бата-чума. тегеләр янына ашыга Кулындагы таягы £ белән төртептөртеп, Фидаилләр өе ягына күрсәтә, нәрсәдер аңлатыр =s га тели. 2 Атлар туктап калды. Әлеге ир-атлар да үзара нидер киңәшеп алдыг лар Ә тегесе — өченчесе — ул арада Фидаилләрнең капкасын тартка- 2 ларга кереште Капка бикле булгангадыр, ни өчендер, коймаларына ® суккалады таягы белән, капка асларын кәшәкәләргә кереште. Бер-ике _ мәртәбә тибеп тә алды капкага. * — Юлдашка тимәгез! Кагылмагыз Юлдашка' —дип кычкырып = җибәрде таяклы кешенең ниятен аңлап алган малай. Ул бит аның ишегь алдындагы Юлдашын урамга чакыра Үзе җан-фәрман йөгерә, үзе кычкыра ул әнә һаман. Ни сәбәпледер, тавышы начар чыга, кай арада карлыгырга да өлгергән — Тимәгез!.. Ти-и-имәгез!.. Тимәгез Юлдашка! Җигүле атларның алдагысыннан төшеп, алгарак чыгып баскан ир- атларның берсе, иңбашындагы мылтыгын шудырып төшереп, кулына алды Урамда Фидаилнең эте күренми иде әле күренүен, әмма көпшәсе белән алга каратылган мылтык аның күңелендәге шомны бермә-бер арттыра төште Бәлки, Юлдаш капка астыннан котыртучыга өрә торгандыр — Юлда-аш! Тимәгез Юлдашка! Шулай оран салуы белән мылтыклы кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итү, соң булмаса, шул рәвешле дустын һәлакәттән коткарып калу иде аның уенда Этнең бәйдә түгеллеген ул яхшы белә. Аларның авылында, гомумән, этләрне бәйдә тоту гадәте юк иде. Юлдаш — ишегалдына, урамга чыгып киләп салып йөри торган эт түгел ул. Капка каршында әле дә булса этне котыртырга теләп таягы белән кизәнүен дәвам иткән кешенең чәрелдек тавышы яңгырады — Монда!.. Этләре монда! . Хәзер чыга ул.. Мылтыгыңны төзәп тор!.. Дөньясын онытып этне ишегалдыннан урамга чыгарырга тырышкан бу кешене чәрелдек тавышыннан таныды малай Авыл советында йомыш чы булып көн күргән Куштан Закир иде бу Үз вакытында бер бармагын өзеп сугыштан калган, инвалидлык алган Закир гына шулай әрсезләнә ала — Котыртма этне!. Тимә. Тимә, Куштан Закир тәре! — дип кычкырды Фидаил, һәм, аягы таеп киткәнен сизмичәрәк калдымы, язгы нурлар җылысыннан изелгән ат «алмалары» өстенә сузылып барып төште.— Юлда-а-аш...— дигән әрнүле тавышы чыкты аның янә Дустының шул тавышын ишеткән эт, аңарга ярдәмгә ыргылуы булдымы, койма өстендә күренде Капка бикле, барлык чыгар юллар томаланган булу сәбәпле, башка юл юк. Бер мизгелдән эт урамда иде инде Соңрак тагы шул кадәресе дә билгеле булды авылга эт атучылар кил гән дигән хәбәрне ишеткәч тә, амбарда язгы чәчүгә орлык хәзерләүдә булган әнисе, тиз генә өйләренә кайтып, капкаларны бикләп килергә өлгергән. Юлдашны оясына ябып, оя авызындагы тактаны көрәк сабы белән терәтеп куйган Фидаилнең әрнүле тавышын ишеткән эт әнә шул киртәләрне жимереп ярдәмгә ташланган икән. — Әнә этләре, әнә, качырма!. Тизрәк ат, нәрсә карап торасың! — дип, зур эш майтаргандай, янә сикергәли-кычкыра башлады Куштан Закир Малай, егылган жиреннән торып, яңадан йөгерергә керешкән иде инде Мәтәлгән чагында як-якка очып киткән галошларын да эзләп тормады, Юлдашка таба ашыкты Яланбаш һәм оекчан йөгерә иде малай Муенында кызыл галстук жилферди Каршысына, койрыгын болгый-бол- гый, дустын танып алган Юлдаш томырыла Күп булса, унбиш-егерме адым ара калган булгандыр. Юлдаш белән Фидаил өчен нәрсә инде ул унбиш адым, бер мизгел нибарысы. Ә арада — сары кожан кигән кеше Юл читендәге карга тезләнгән Тезләнгән дә, бүреген бер якка кыйшайта төшеп, сулыш та алмыйча тынып калган - Атмагыз Юлдашка'.. Атмагы-ы-ыз!..— дип соңгы мәртәбә ачыргаланып кычкырырга өлгерде малай Ишегалдында качырылган этне чакырып ялгышканлыгын, үзенең төзәтә алмаслык хата ясаганлыгын чамаламый иде әле ул. Чөнки ярдәмгә ашыга Әнә, ул инде каршысына килгән Юлдашының сулышын да тоя кебек. Күп булса, тагы бер ыргым кирәк икесеннән дә. Аннан берәүгә дә, һичкемгә дә бирмәячәк инде ул Юлдашын. Кинәт гөрселдәү авазы яңгырады. Урам икегә аерылды, гүя урталай ярылып китте. Баш очында язгы кояш чайкалып куйды. Томанлы пәрдә артына качарга теләгәндәй, өйләр, каралты-куралар, хәтта телеграф баганалары тоныкланып калды, атынып-тулганып алдылар . Толпар аттай жилкенеп, кош сыман талпынып, алга, үзенең дусты — хужасы кочагына ыргылган эт сөрлегеп алды, куырылды Гүя, стенага килеп бәрелде, канатларын каерды Әмма егылмады, бахыр, арткы аякларында гына калып янә алга омтылды. Бер адым Ике. Өстенә сикерә дип уйлады булса кирәк: мылтыклы кеше, тезләнгән жиреннән жәт кенә торып, читкә йөгерде, жигүле атлар артына ышыкланырга ашыкты Чана үрәчәсенә абынып, чак кына егылмый калды. Юлдаш өчен әллә бар, әллә юк иде бит ул, югыйсә Эт дустына каршы томырыла. Иң соңгы сикереш ясарга дип терәлгән аяклары йомшап, көпшәк кар сыман уылып төште Юлдашның Агымсуга йөгереп килеп кергән сыман, гәүдәсе белән ак карга елышты. Аннан, табан аслары жирне тоймый башладымы, тынып калды Гүя талгын сулы тугай өстеннән агып китте... Шунда, атлар артында качып, барын күзәтеп торган Куштан Закир таягын болгый-болгый килеп житте: — Ну, имансыз,— диде ул, исән түгелме икән дигән сыман, таяк очы белән күпереп торган йонлач аркасына төрткәли-төрткәли. Җаны тынычлангач. канәгать елмаеп, сары кожанлыларга таба борылды,— Утыз алтынчысы булдымы?. Әйттем ич. планны, дим. арттырып үтибез инде аны!.. Сары кожанлыларның берсе, дәшми-нитми генә килеп, этне арткы аякларыннан эләктереп, чанага, ишләре янына өстерәргә кереште. Шартлау авазы яңгырагач та кадакланган сыман катып калган иде Фидаил . Җай гына исеп куйган жилдә галстугы жан биреп алды Мышык-мышык борын тартудан башка чарасы калмаган Җиң очы белән күз төпләрен сөртеп куйды Әнисе белән икәү генә яшәгән яклаучысыз г.1 им малай ни кылырга сәләтле иде соң тагы?. Янәшәсенә, жәт-жәт атлап. Куштан Закир килеп баскан: — Сөрт борыныңны,— дип, кулындагы таягын болгый-болгый өйрәтергә. шелтәләргә кереште ул аны Харап икән, берәүнең этен аткан- 112 нар Малай кешегә шулай мәлҗерәп төшү килешәме инде?! Аталар икән, димәк, шулай кирәк Дәүләткә кирәк, аңлыйсыңмы?! — һәм. бот ларын чабып, гаҗәпләнгән булды — Күрми дә торам, кара инде, үзеңне пионерга да алганнар икән бит әле, — Алсалар соң! — дип, түбәннән сөзеп, күз яшьләреннән кызарып чыккан нәфрәтле карашын төбәде аңар малай Синең ни эшең бар? ? — Карале, кара, ничек сөйләшә?! Соң, син, юеш танау, кем белән = сөйләшкәнеңне беләсеңме соң?! 2 — Куштан Закир белән * — Карале, кара, ничек сөйләшә,— дип башлады ул тагы, кыбыр- н сырга кереште Таягын да болгап алды малайның борын турысыннан— 5 Син. энем, авыл советы вәкиле белән ничек сөйләшергә икәнлекне белмисең икән бит әле!.. Белмәсәң, өйрәтербез! % — Юлдашның сиңа ни зыяны тиде, Куштан Закир тәре?! — Ничава,—дип, таягы белән янап алды Куштан — Куштан За- * киреңне күрсәтермен әле мин сиңа, хәерче калдыгы и Җигүле атларның алдагысы авырлык белән генә пошкырып куйды. “ Кузгалдылар Камыт бөятләре шыгырдады. Чана табаннарының ачы =t чыелдау авазы белән сыкранып сукранганы ишетелеп торды Түбән g очка таба борылдылар. Атларны юл читеннән узып, җепшек карга бата- s чума, иң алга янә Куштан Закир барып чыкты... ™ Оекчан басып торган малай борынын тарта-тарта карап калды. ф Галстугына чәчрәгән кар тамчыларын сыпырып төшерде, тагын бер кат * күз төпләрен уып алды. Калтыранган иреннәре дәшмәде Нигә дип әллә кайчан булып онытылган вакыйгаларны искә ала соң х әле Фидаил3 Аның бүгенге хәленә боларның ни кагылышы бар?! Нәрсә “■ өчен әле үткән, онытылган күңел җәрәхәтләрен яңартырга кирәк булды икән тагы? Бүгенгесе дә чамадан тыш җитеп ашкан түгелме3 ! Ишек катына үтеп, яктылыктан уңайсызлангандай, утны сүндерде ул. һәм, чишенеп тормый гына, пөхтә итеп җыештырылган караватка барып ауды Күзен йомды. Ә күңеленә тагы сорау килде: «Алар утырган машинага ни булды икән? Кайсы тирәдә булды соң әле болар3 » Ул юлдагы һәр сикәлтә, һәр борылыш кына түгел, юл читендәге һәр баганага кадәр таныш ич аңарга. Әйе, шәһәргә җитеп киләләр иде бугай. Соңгы үр алдындагы борылыш, анда узышу тыела дигән юл билгесе дә эленеп тора.. Йөрәге жу итеп куйды — түбәндә ерганак ич анда!.. Нинди тизлек белән баралар иде икән? Ничек, ни рәвешле ул аларга бәрдереп узды? Бәрелешү ул кадәр каты булмады кебек үзе, чөнки машинаның чак кына чалулап алуыннан тыш берни тоймады ул Андый гына бәрелүдән тәҗрибәле аек шофер машинасын чокыр төбенә җибәрмәс! Шулай да Юк, җибәрергә тиеш түгел! Тукта, нигә дип баш вата соң әле ул? Кемнәрне кызганып шулай борсалана?.. Үзенә хыянәт итүчене, үзен бөтен шәһәр һәм таныш-белеш- ләре каршысында кеше көлкесе, адәм хурлыгына калдыручынымы? Ир- ат өчен «хатыны йөри», «хатыны хыянәт иткән » дигән сүзләрдән дә зуррак нинди газап булырга мөмкин? Юк, күпме генә яратмасын, җанына никадәрле генә үз һәм якын булмасын, бөтен язмышын, хыялларын, гаилә тынычлыгын шулай җиңел генә челпәрәмә китерә алган кешене кызгана алмый ул. Мәңге гафу итә алмаячак! «Димәк, Арслан Сәхипович.. Арслан Сәхипович .»— дип. бу исемне отып калырга теләгәндәй, кат-кат үзалдына кабатларга керешүен дә абайламый калган Беренче тапкыр күргән кешесе түгел. Елдан артык белә иде бугай инде ул аны. Беренче очрашканда ук ошатмады Эрелеге, үзен әллә кемгә куеп сөйләшүе һәм мактанчыклыгы өчен яратмады Аңардан күпкә дәрәҗәлерәк, зур-зур урыннарда эшләүче кешеләрне күргәне, утыртып йөргәне бар Фидаилнең. Белә: түрәләрнең дә төрлесе була. Аларның беришесе, кем белән очрашып сөйләшмәсен, Ы.Ы14 113 уртак тел таба, үзен әңгәмәдәше белән бертигез куярга омтыла. Икенчеләре исә, авызын ачканчы ук инде. «Кем белән сөйләшкәнлегеңне беләсеңме” Менә мин кем' » дип. үзенең синнән өстенлеген расларга, кабартырга керешә. Әлеге Сәхипович шундыйларның берсе иде инде Хуш. ул якларында аның эше дә булмасын ди Шул «Сәхипыч*ны ничәмә-ничә кенәри белән күргәне бар иде инде Фидаилнең. Еш алыштырып тора ул аларны . Әнә кемнәр исәбенә кергән аның Асиясе Уйлар һәм кичерешләр Кичерешләр һәм уйлар. Берсеннән бер файда булса, жиңеллек килсә икән?! һәркайсы хыянәткә илтә, барысы да хыянәтне хәтерләтә. Күзләрен четердәтеп йомды да йокыга китәргә тырышты ул. Онытылып, бераз йоклап алырга иде аңарга хәзер. Азга гына, вакытлыча гына булса да жанын телгәләгән, күкрәген изгән уйлардай арынып торырга иде Күпме һәм ничек кенә бәргәләнмә — буласы булган, үткәнне кире кайтару мөмкин түгел Йокларга иде Йомарга иде күзләрне, һәм онытылырга. Ул дигәнчә буламы соң?! Берсен икенчесе төртешеп, бүлдерешеп ябырылган уй һәм хатирәләр Унөч ундүрт яшьләр чамасы булгандыр аңа Аларны — авыл ма лайларын — район үзәгендә урнашкан хәрби комиссариатка алып бардылар Иртәдән кичкәчә кабинеттан кабинетка йөртеп, сәламәтлекләрен тикшерделәр. Ап-ак халатлы шәһәр апалары тезелешеп утырган бүлмәләргә. анадан тума чишенеп, гөнаһсыз авыл малае килеп керсен әле һәм шул мизгел ничек итеп хәтергә уелып калмасын икән! Уен-көлке, төрле мәзәк хәлләрнең очы-кырые, чиге-чамасы юк. әлбәттә Имеш, бер күрше авыл малае трусигын салмый кергән икән. Әйтеп-әйтеп тә тыңламагач, ике-өч кызыл иренле кыз. моны урап алып, үзләре эшкә керешкән Малай тегеләрнең өчесен өч якка селтәп ташлаган да ачык тәрәзәдән урамга ук чыгып качкан Ә дәү борынлы, кызыл яңаклы Илфат исемле бер малай үзен артык кыю тоткан Кызлар каршына баскан да. авызын жәеп. оятсызланып тора икән. Шунда бер маржа апа тезгә суга торган резин чүкеч белән Илфатның кай жиренәдер берне китереп кундырган, ди Шуннан ары авызын ермаган ди Илфат Иң соңыннан гына аларны хәрби комиссариатның подвалында урнашкан «Тир»га алып төштеләр Агач мылтыктан башканы күрмәгән малайлар өчен монысы инде чын бәйрәмгә әверелде: чиратка басып, шарт та шорт атарга керештеләр. Шунда малайларның һәркайсына бишәр патрон өләшеп, ничек төзәргә. ничек атарга кирәклекне өйрәтеп торган озын гәүдәле ир-ат Фидаилнең игътибарын жәлеп итте Үзен тыныч һәм ипле генә тоткан бу кешене кайдадыр очратканы бар кебек иде аның. Кайда һәм кайчан икәнлеген генә хәтерли алмый иза чикте Йөз чалымнары, гәүдә тотышлары таныш кебек, әледән-әле күзләрен челт-мелт йомгалап торуы да хәтергә уелган төсле. . Теге чакта сары кожан киеп аларның авылына эт атарга килгән кешеләрнең берсе түгелме соң бу? Әле дә булса малайның төшләренә кереп йөдәткән Юлдашын арт аякларыннан эләктереп чанага ыргыт кан адәм Шул! Күзли торгач, аермачык хәтерләде ул аны. бу адәмне башка кешеләр белән бутау мөмкин идеме соң?! Кулыннан биш патрон һәм мылтык алганда, янә күз чите белән усал карап куйды аңар Фидаил Чиркануын яшерә алмады. Теге адәм дә сизенде үзенә булган бу сәер мөнәсәбәтне, дәшми калалмады: — Мылтыктан атканың юкмы әллә бер дә? . Куркытамы?— дип сорады ул. кайгыртучанлык күрсәтеп «Кирәге юк мылтыгыңның. Үзеңне дә. мылтыгыңны да күрәсем килми, дип әйтәсе килде малайның - Эт атучы түгел бит мин!..»— дип тә өстисе килгән иде Дәшмәде. Ә инде Фидаил мылтыгын сабыр гына куеп китеп барганда теге адәм аны туктатырга кирәк санады: — Шәп аткансың,— дип, аркасыннан сөйде. Иң төз аткан берничә малай исәбендә, аның да уч төбенә өстәмә патроннар салды Боларын Фидаил, төзәмичә генә, кая эләкте шунда атты Тир хуҗа сына күтәрелеп карамады Ә теге исә, киресенчә, аның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәткән булып чыкты Инде китеп котылам дигәндә генә, малайның беләгеннән тотып алды: * — Нигә алай ашардай булып карыйсың син миңа?.— диде Туры сорауга туры җаваптан башка чарасы юк иде Фидаилнең: ° — Син — минем Юлдашны аткан адәм! * — Юлдашыңны?. — дип кабатлап сорады ир-ат Күзләре ирексез- 5 дән йомылып куйды. Тавышы калтыранды — Нәрсә, этең бар идемени3 ? — Син минем Юлдашны аттың! — дип кабатлады малай, кысыл- s ган тешләрен күрсәтеп х — Тукта Алай усал булма әле син,— диде ир-ат һәм беркавым, Ё ни дияргә белми, сүз таба алмый аптырап торды — Тукта, син кайсы * авылдан соң әле? а — Нурлы Аланнан - — Синең этне дә атканбызмы? — Син аттың! Син үтердең минем Юлдашны Ботыннан тотып 2 чанага ыргытучы да син! s — Тукта, тукта, шул гомердән бирле син мине хәтерлисеңме?.. 2 — Күралмыйм мин сине! Сез. Син — дөньядагы иң-иң әшәке кеше ® минем өчен Фашисттан да болай! Моңарчы ягымлы гына сөйләшеп торган ир-ат артка таба чиге- * неп куйды Кешекара күрмиме, ишетеп тормыймы дигән шик белән, 2 як-ягына карангаларга кереште Әмма ачуланмады малайга, тагы да - иплерәк итеп мөрәҗәгать итте ул аңарга — Энем.— диде — Син алай дисең дә бит Мин дә үз теләгем белән түгел. Эшем шундый иде. Эшең шундый булгач, атмый да чараң юк — Эшем шул. — дип, усалланып, ир-ат артыннан кабатлады малай. — Син яшь шул әле. аңламассың мине барыбер. Ләкин карама миңа алай усал итеп. Карама — Син Юлдашны аттың Син мине Юлдашсыз калдырдың Син мине иң якын кешемнән — этемнән аердың! Кансыз кеше син. абзый. — Җитәр, җитәр, тынычлан,— дип, кулын сузып, малайның җилкәсенә кагылырга талпынды Эт атучы. Тегесе аңардан җәт кенә читкә тайпылды: — Кагылма миңа, синең кулын пычрак, Эт атучы — Аңладым, энекәш. Җитәр, җитәр Тынычлан, ярыймы — Синең аркада минем ышанычым юкка чыкты. Эт атучы! Кешеләргә, дөреслеккә ышанычым — Тукта, энекәш, тукта Син инде бигрәк Кешеләргә ышанырга кирәк. Кешегә ышанмый яшәп булмый дөньяда. — Этләрен атып, малайларны елатучы — кеше буламы?.. Эт атучы син! — Чү... Ярар, синеңчә булсын. Эт атучы булсын' Мин аларны үз белдегем белән аткандыр дип уйлыйсыңмы?. Кешегә җылы итекләр кирәккәнгә атылгандыр — Кыргыйлар, әнә. яланаяк йөргән Әмма эткә тимәгәннәр — Яшь шул әле син,— дип куйды ир-ат үзалдына — Кыргыйлар тимәгәндер Китаптан укып кына беләсез тормышны — Барыбер, синең кебек этләр атып йөрмәм Җибәр мине Малай никадәрле дорфа һәм кискен сөйләшмәсен, ир-ат үзен тыныч тотарга тырышты Үзенә яшь әтәч сыман очып кунарга торган яш үсмерне аңлый иде ул, өлкән кеше буларак — Кешеләрне дә эттән болайрак кырган чаклар булды.— диде ул үзалдына һәм, теләсәң нишлә, үз юлыңда бул, дигәндәй кул селтәп, читкә китеп барды Аның соңгы сүзләренә Фидаил игътибар да бирмәде ул чакта Ә барыбер колагына чалынып калган Ярымподвал ишеген каты ябып, үзенең ничек чыгып йөгергәнен дә хәтерләми. Хәзер дә шулай ишекне бәреп ябып кына чыгып йөгерергә, коты лырга иде барысыннан. Теләсә нинди авыр хәлдән, бәла-казадан, әшәкелектән арына, котыла ала кеше Мәңге төзәлмәс тоелган тән җәрәхәтләре төзәлә, авыр сүзләр онытыла. Хыянәт тә онытыламы икән?' Кичерә аламы кеше хыянәтне?. Йә, әйтегез, кем җавап бирә ала. әйтегез Бер-бер чара күрегез, ярдәм итегез Фидаилгә!? 18 Шул ук шәһәрнең икенче бер почмагында, шул ук минутларда, икенче берәүнең дә күзләренә йокы керми тинтерәтте. Йомшак урын өстендә борсаланып ятучы ул кеше — Асия иде. Ире янына кайтырга җөрьәт итмәде ул. Ничә ел бергә яшәп, кул күтәрү кая. үзенә авыр сүз дә әйтмәгән Фидаил янына кайтырга кыймады Күпме генә уңайсызлык кичерсә дә. ата-ана фатирына кайтып баш төртергә мәҗбүр булган иде Әтисе уянмады. Әнисе йөгереп килде ишеккә Төн уртасында бусага төбендә кызын берьялгызы күреп, борчуга төште ана: — Нишләп йөрүең, кызым? — диде — Фидаил кая соң? Әллә бербер хәл булдымы үзе белән? Юк. дигәнне аңлатып, баш чайкады кызы һәм. берни дәшми генә, кайчандыр үзенеке саналган бүлмәгә кереп китте. Керде... һәм. идән астына поскан тычкан сыман, тынып калды. Әнисе, кухня якка узып, өстәл әзерләргә кереште. Аның шырпы сызып газ кабызганы, никадәрле ипле булырга тырышмасын, плитәгә чәйнек утыртканы ишетелеп торды Ипи савыты ачылды, суыткыч ишеге берничә кат ачылып ябылды Чәй тәлинкәләре челтерәшеп алды. Кызын дәшәргә ашыкмый иде әле ана. Чишенсен, өстен алыштырсын, хәл алсын, үз вакыты белән чыгар әле бер, дип көтте. Газга утыртылган чәйнек кайнап чыкты, ниһаять Өй эче беразга тәмам тынып калды Кызының чыгарга җыенмавын чамалаган әнисе, сак кына атлап, аның ишеге катына якынлашты Дәшәргә ашыкмады, колак салып торды бертын Сүзен дә. чәйгә чакырудан түгел, читләп башлады — Алмаз да бездә иде, кызым... Җавап кайтаручы булмады анага Йокыга талмагандыр ич? — Кияү-балакай кайда соң. Асия? — дип дәвам итте ана, шундый ук ипле пышылдавы белән Иреннәрен турсайтып куйды Асия. Бу аның «Кияү-балакай »га мөнәсәбәт белдерүе иде булса кирәк. Өстен чишенеп, урын җәяргә кереште ул. Кызының хәрәкәтләрен, ишекнең аргы ягында ни эшләвен үтә- дән күреп тора иде диярсең, әнисе артык каныкмады - Ярар, йокла алай булгач,— дигәне ишетелде аның һәм җай гына атлап ерагайды. «Ире белән әрләштеләрме икән?..» дигән сорау туган иде аның күңелендә. Андый чакта каныкмаганың яхшы балага, йокласын тынычлап, боерган булса, таңга кадәр барысы да көйләнер, онытыла төшәр. Үзен биләп алган күңел төшенкелегенең сәбәбен аңлый алмый аптырады Асия «Нәрсә булды? Ни дип җебеп төштең? Нинди бәлагә тарыдың? Нәрсә югалттың? .» дип, үз-үзен битәрләде ул. чуалган җеп очын таба алмый изаланган кеше сыман. Каш ярылып, күз чыкмаган лабаса.. Кияүгә чыкканына дүрт ел Яратып чыкмады. Кая ул, кемне дә булса, кайчан да булса яратырмын дип уена да китереп карамаган 116 көннәре иле бит Гомер! л ата-ана янында калудан гына курыкты ул.. Яше егерме икедә генә булса да. «сазаган кыз булып калу», киләчәгенең бнлгесезлеге торган саен ныграк борчый башлаган иде аны ул көннәрдә. Егерме ике яшь Бер карасаң, күп тә булмаган икән. Шулай да. унжиде-унсигез дә түгел инде ул егерме ике! Әллә ни арада үсеп җитеп. егетләр белән җилдерергә керешкән, ул гынамы, менә дигән Т егетләрне, тилгәннәр сыман, берәм-берәм Никах йортына таба чүп- н ләргә тотынган яшь кызлар кагылды аның авырткан җиренә Үз яшь- В тәшләре һәм хәтта ирдән кайткан хатыннар тирәсендә чуалып тәҗрибә 5 туплаган егетләрнең шул кыз-кыркынга капланып төшүе сискәндерде. 5 Берәм-берәм өйләнергә керештеләр Бергә-бергә рестораннарда җилдер- ? гән яшьтәш кызлар торып кала түгелме соң дип уйларга исләрен- s дә дә юк... ? Шундый уйлар җанын телгәләгән чакта Сания апасын очратты 5 Аннан Фидаилне. . Уйнап кына танышканнар иде кебек. . Шул егетне * беренче күргәндә кем дә булса аңар, ирең шул булачак, дигән сүз ш әйтсә, ышанмас, ышанмас, ышану кая. кычкырып көлгән булыр иде - Асия Кайчандыр үзе артыннан йөргән егетләргә аз гына да охшама- =t ган иде бит ул. Андыйл.зрның сәламен алганы да. җавап кайтарганы 3 да булмагандыр Төс кыяфәте, киеме-салымы булса икән! Белеме г дисән белеме, һөнәре дисәң — телгә алып сөйләрлек һөнәре юк. Торган * җире тулай торактагы сиртмәле тимер карават Шыр ятим дә бит ® әле өстәвенә, ярдәм кулы сузарга бер бер тугантумачасы булса икән?! Әтисен Фидаи.I үзе дә хәтерләми иде: ул. Фидаил сабый чакта ук, < хатыны белән улын ташлап, каядыр китеп олаккан Әнисен, улы солдат $ Хезмәтендә чакта, ындыр табагында бодай җилгәргән җирендә ләх =■ исерек шофер таптаткан Кызганыч, билгеле Ләкин бит. аның ятимлегенә Асия гаепле түгел! Әтисенә дә. әнисенә дә ул зыян кылмаган Шулай булгач, аның бәхетсезлеген нигә әле. башка берәү түгел. Асия уртаклашырга тиеш?! Фидаилне ул яратмады һәм яратмаячак та. Нәрсә-нәрсә. әмма үз бәясен, үз кадерен белмәс дәрәҗәдә үк томана түгел бит әле ул! Аны күргәндә ир-атларның күзе ничек яна башлаганны, эштә булсын, урамда булсын — үзе артыннан сокланып калучыларның хисапсыз икән леген чамаламый, тоймый иде дип уйлыйсызмы әллә? Ни уйлап кияүгә чыктымы? Ике уйлап тормады, тотты да чыкты. Фидаил тәкъдим ясады, ә ул чыкты Чөнки аңар шул көнгәчә чынлап торып тәкъдим ясаучыны очратырга туры килмәде. Кабык астына кереп оялаган корт сыман, кимсетеп, рәнҗетеп кимерә иде аны әлеге ялгызлык Башка егетләргә үч итеп чыкты, күрегез, берегезнең дә кирәге юк миңа, диде ул гүя бу адымы белән Сания апасы егетне гел мактап кына торды Әтиәнисе дә. хәерлегә булсын, диде. Үзе дә, алга таба күз күрер, яши башлагачтын. бәлки, күнегеп тә китәрмен әле дип өметләнгән иде ...Иргә чыгып, ир хатыны булып яшәүнең ни икәнлеген белә инде хәзер. Дүрт ел узды. Дүрт ел җилгә очты Еллары нинди бит әле аның! Йә нигә ия булды ул шул дүрт ел эчендә?. Торырга дисәң, кешенеке төсле фатирлары юк Юлия, әнә. дүрт бүлмәле дип кенә сөйләшә Ә бит аның шушы шәһәрдә гомер итен, дүрт бүлмәле фатирның нинди булуын да күргәне юк. Фидаилгә ябышып яшәсә, күрмәя чәк тә Кем бирсен гади бер шоферга шундый фатирны? Тоттырганнар ди. көт' Төн йокламый кеше ташып җыйган берлекләренә кайчан да булса бер бүлмәле кооператив алып керә алса, артыңа биш тибәрсең Шатлыгыңнан. Торып кара коры хезмәт хакына! Йөз егерме тәңкәгә аша да. киен дә. бала да тәрбиялә, имеш Торагың өчен дә түлә, тормыш кирәк-яраклары, өй җиһазлары ал .. Кеше төсле кинога йөр. театрга, җәйләрен җылы якка барып ял итеп кайт! Шулариың барысына да җиткер Нәрсә алыйм дисәң, «җитми» һәм «юк»тан башканы белмәде ич алар Ә башкалар таба, җиткерә, әйттереп яшәп яткан көннәре бик күпләрнең Асиядән кай җирләре артык аларның?! Әллә аның шулар төсле типтереп яшисе, үз дигәнчә ял итәсе, күңеле ятканны киясе килми идеме? Арслан — башка дөнья кешесе. Үзе ничек яши' Хатыны, кызы ничек яши, ничек киенә' Ательеда аның хатынын күреп хәйран калмаган очракта, белеп булмый, аның каршысында шулай эреп төшкән булыр иде микән әле Асия?' Арслан хатынының тәкәбберлеге, горурлыгы, үз-үзенә булган ышанычы әле дә күз алдында аның; әле дә, шырпы сыман, бавырына кадалып тора. Теге чакта, ательеда күргәч тә. аны иң элек биләп алган тойгы, сорау нинди булгандыр дисез? Минем болардан кай җирем ким?! Ни өчен мин түгел — алар шулай үз дигәнчә киенеп-ясанып. бар кешенең игътибарын җәлеп итеп яшәргә тиеш әле?! Чишендереп куйсаң, кай җирләре артык?! Әнә, шул рәвешле, тәүге күргәч тә туган соклануы көнләшүгә сәбәп булды Көнчелек әрсезлек һәм үҗәтлеккә юл ачты Шуңа. Арсланны янәшәсендә күргәч тә, йөрәге җилкенде аның. Хатыны, кызы барлыкны үз күзләре белән күргән булса да. аңарга омтылды Өлешенә чыккан бердәнбер һәм соңгы ышаныч, мөмкинлек булгандыр ул, бәлки? Арсланда ул үзенең гомер буе эзләгән, эзләп-эзләп тә таба алмаган, көтә-көтә көтек булган мәхәббәтен очратты Асия аны ярата, ансыз яшәүне күз алдына да китерә алмый хәзер Арслан да аңарга битараф түгел Яратмаса. шулай иң якын дусншләре янында йөретмәс, аларга күрсәтмәс иде Иртәме-соңмы, алар барыбер бергә булачаклар Чөнки бер-берсеннән башка яши алмый алар. Үз ягыннан шулай икәнлеккә Асиянең һич шиге юк! Арсланны да горурлыгы, дәрәҗәсе генә тотып тора бары Арслан — чын ир-ат, ул — көчле кеше «Яратам» дип, дөньясын оныта, мәлҗерәп төшә торганнар токымыннан түгел. Үз бәясен ул яхшы белә Хисләре ташкынына ияреп башын югалта 'торган беркатлы зат түгел, хисләрен ул авызлыклый белә... Инде, гаилә корып, бергә яши башласалар — бөтенләй башкача булачак Теләгән җирдән фатир алып, җаны теләгәнчә киенеп, җәй җиттеме диңгез буена яисә чит илләргә сәфәр тотып яшәячәк алар, һәммәсе — аларның киләчәге! Арслан — биргән вәгъдәсен, әйткән сүзләрен онытып, аяк астына салып таптый торган затлардан түгел. Дуслары. таныш-белешләре дә зурдан сөйләшә, дәрәҗәлеләр... Фидаилне Арслан янәшәсенә куеп чагыштыру мөмкин түгел - монысы көн кебек ачык Кай яктан гына килмә, алар үзара чагыштырмаслык дәрәҗәдә төрле, берберсенә охшамаган Арслан аның хыялы, бүгенгесе һәм киләчәге! Ә Фидаил? Фидаил аның хатасы булса кирәк Дөрес. Фидаилгә дә ачу яисә үпкәсе юк иде Асиянең. Аңарга да начарлык теләми ул Чөнки үзенең дә Фидаилдән яманлык күргәне юк Фидаил, гомумән, ачуланыша белми Үз-үзен битәрли белә, борчыла белә, ә кемне дә булса башка берәүне гаепләми Аерылышырлар Бер алар гына аерылышмый ич хәзер Иң элек Асия аңарга яхшылык белән аңлатырга тырышыр Аңламый икән, үзенә карасын Гомер һәркемгә бер генә тапкыр бирелә, шулай икән, кеше — шул бердәнбер гомерен генә булса да үзе теләгәнчә яши аладыр бит Фидаил ятим үскән, аның барып таяныр, аркаланыр кешесе юк дип кызганып, үз- үзен бәхетсез итә алмый ич инде Берара күңелсезләнеп йөрер-йөрер дә. күнегер Аннан, тора-бара, кем белә, ул да табар, тапмый калмас әле үз ишен.. Күзләрен йомса, күз алдында Арсланның мәһабәт гәүдәсе калыкты Асиянең Күзләрен йоммаган чагында да уенда ул гына иде. Ул монда — әниләрендә — берьялгызы борсаланып ятканда. Арсланның башка җирдә, башка хатын янәшәсендә булуына эче пошты аның. 118 Юк. бодай дәвам итә алмый Арсланның һәрчак үзе янында, үзе белән бергә булуын тели ул. Аның башка җирдә аерым көн күрүен, бүтән хатын белән яшәвен теләми һәм күтәрә дә алмаячак Язмыш ның бу ялгышын аерымлылыкны - тиз арада төзәтү зарур. Арслансыз яшәү юк аңарга Сулга әйләнеп ятса да, уңга борылса да, түшәмгә ф текәлсә яисә мендәренә капланса да, күз алдында Арслан булды 2 Аның иркә карашы, кара бөдрә чәчләре, җитди һәм эшлекле йөз ча- = лымнары гүя Асиянең бәгыренә кереп оялаган. Башка һичкем хакын- ° да уйлый алмады ул, төн ката күз алдында Арслан булды, колак 3 төбендә — аның тавышы, билләрендә — кул җылысы . Ни хикмәттер, хәтта улы Алмазны да искә төшермәде Инде таң » беленеп, бүлмәгә иртәнге нурлар тулгач кына күрше бүлмәдә сата- = шып уянган сабый авазын ишетте ул Шунда гына Алмазын хәтер- % ләде Улы да бар бит әле аның. Әмма, аңарга карап кына, үз бә- £ хетеннән баш тартмас Асия Баланың ничек үскәнен сизми дә кала * сын аны, диләр. Үсәр әле, әнә ич, әниләре ничек ярата аны Арсланга белән газап чигеп йөри?. Өйләним дисә, туган авылында кызлар беткәнме? Нурлы Аланда әллә шофер һәм механизаторларга кытлык юкмы? Нурлы Алан Исеме белән үк әкиятне хәтерләтеп куйган шул авыл турында ишеттеме, Фидаилнең әле булса йөрәкләре «жу-у» итеп куя, тәннәреннән кырмыска өере чабып уза. Гомеренең иң матур истәлекләре туган авылы белән бәйләнгән аның. Матур истәлекләре, һәм бигүк матур булмаган истәлекләре дә. Шулай да беренчеләре өскә чыга, авылын һәм авылдашларын иң яхшы, кабатланмас яклары белән генә хәтерләргә тырыша иде ул. Нурлы Алан берөзлексез үзенә тартып, сүздә әйтеп, кешегә аңлату мөмкин булмаган яклары белән ымсындырып торды аны. Әмма, барыбер, ни генә булмасын, ул анда кире кайтачак кеше дә түгел инде хәзер. Алыш-бнреш беткән, аралар өзелгән Истәлек һәм хатирәләрдә генә яши аның өчен хәзер Нурлы Алан Балачак хыяллары томан артында калды, үсмер елларда корылган хыял-өметләр челпәрәмә килгән. Чыбыгочларын искә алмаганда, йөрешерлек, кайтып хәл белешерлек туганнары да юк анда хәзер. Өйләре торган урында тигәнәк һәм шайтан таяклары үсә Ичмасам, әнисе кабере шул авылда булса икән?! Күрше авылдан килен булып төшкән әнисен, хәвефле үлеменнән соң, әби-бабалары янына - Югары Сөн зиратына илтеп җирләгәннәр иде. Аралар өзелеп, кайтыр юлларына әрем үссә дә, туган авыл онытылмый, юк, онытылмый икән барыбер дә. Үзе эчеп үскән чишмәләр үксез калганнар төсле тоела иде Фидаилгә. Яланаяк йөгереп йөргән тау битләре, коры елга сукмаклары да аны юксыналар кебек. Ел да язларын ул ясаган ояларны эзләп кайта торган сыерчыклар кайда бала чыгара икән хәзер?.. Әнисе белән икәү утырткан миләш агачлары да үсеп җиткәндер Көзгә кергәч ут сыман балкып утырган шул миләшләрне чукырга чыпчыклар җыела торгандыр. Юлдашы белән куыша-куыша качышлы уйнап туймый торган Ж,әке каенлыгы чын урман булып үскәндер инде. Юлдаш Тагын искә төшерде ул аны. Аклы-каралы шул эт белән күпме сукмак һәм юллардан үтте икән алар?.. Әле алга чыгып, әле бераз калыша төшеп, хәзер дә аның янәшәсеннән атлый-чабадыр кебек ул Нурлы Алан табигатен Юлдашыннан башка күз алдына китерә алмый иде ул әлегәчә. Кече басу астына балыкка төшкән чаклары яңарып алды хәтерендә, көрт ерып, Әтәмән планына чаңгы таягы алырга менгән кышкы көннәр. Юлдаш әле дә исәндер, әле дә аның янәшәсендә Әнә алар, көрт ерып, кышкы урманда сәяхәт итәләр Койрыгын болгыйболгый, Юлдаш көртлек оялары эзләп йөри Муеныннан көрткә чумган үзе, шулай да бирешми, өермә булып алга ыргылуында һаман. 120 Ап-ак аркалары, чем-кара колаклары кышкы урманда аеруча матур тоела аның. — Әни, этләр озак яшиме икән5— дип сораштыра иде ул әледән- әле Шул ук соравы белән тимерче Мөхәммәтхан абзыйны да тинтерәтеп бетерә торган иде. Аучы Төхфәт абзасы белән дә сөйләшкәне булды бугай Жаваплары хәтердә калмаган берсенең дә Чөнки һәммәсе эт- * ләрнсң гомере кешенекеннән кыскарак булуы хакында әйткәндер. Ә Фи- н даилнең андый җавап ишетәсе килми иде, шуңа канәгать түгел иде ул 2 аларның җавапларыннан. Берсе дә төгәл генә белми, шуңа тегеләй дә ш болай да уйларга ара калдырып сөйләшәләр.. Юлдаш турындагы уйларын читкә куды Фидаил. Искә алырга рәхәт ? булса да, белә ич, ахыры матур тәмамланмый ул хатирәләрнең. Мәктәп География дәресе. Гомумән, аның үзенә географиядән дә | кирәклерәк фән юктыр сыман тоела иде Күңеленә шулай уелып калган. ~ Мәктәп директоры, сугыш ветераны Мәхмүт абыйлары укыта иде * географиядән. Хәер, ул елларда «ветеран» дигән сүзне белмиләр иде о әле. Сугышта булган — бетте-китте. Өлкәнрәк яшьтәге ирләрнең һәм- “ мәсе сугышта булган... ц Чаларган аксыл чәчләрен сыпырып алгач, башын артка ташлый g төшеп, күрсәтү таягын картага төбәп сөйләп китә Мәхмүт абый: — Карпат дигән таулар бар.. Әле сугышка кадәр үк хезмәт 2 итәргә туры килде миңа шул якларда. Без Карпатка кергән чакта ® җәй иде Карпатта. Әй, ул җәйләрне — дип, күзләрен серле кысып, * хәйран калуын белгертергә теләп, башын болгап куя укытучы — Кар- < паттагы җәйләр... Тау битендә йөзем куаклары үсә, бакчаларда — | черешня.. Авызыңны ачсаң, койма читеннән, менә өзелеп төшәм, менә °- өзелеп төшәм. диешеп, шәмәхәләнеп торган сливалар күз кысыша — Шул урында янә туктап, пауза ясап куя Мәхмүт абый Болай да чия-черешняларның тәмен күрсәтеп, юешләнеп торган иреннәрен сыпырып ала ипле генә.— Ул абрикос, гранатлар, мин сиңа әйтим, кайсын, телисең — өзеп ал да аша гына Татар авылы илленче-алтмышынчы елларда да әле бакчасына бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендердән башканы утырта белми иде. Дөньяларын онытып, шул кадәрле дә тәмле җиләк-җимешләр турында хыялланып утырган класс тирән сулыш ала — ухылдап куя. Виноград, сливалардан авыз итеп карау кая, исемнәрен беренче кат ишетүләре. Ә Мәхмүт абый дәвам итә, тагы да тәмлерәкләре калган икән әле... Тыңлап утыручылардан берәү, башлаган җөмләсен дә тәмамларга ирек бирми Мәхмүт абыйсына, төкерекләрен йота-йота сорап куя — Абый, ул слива, чиршинә дигәннәрен ашап та караганың булдымы әллә? Тагы бер кат сөйлә әле, абый?.. Сорау бирүчегә гаҗәпләнгән сыман карап ала укытучы. Тел очы белән иреннәрен ялтыратып куя юри — Кызык син, Фатыйхов... Соң, үзең уйлап кара, ашап карамыйча, тәмен каян белим ди инде мин аның?! Чиләге бер тәңкә иде ул җимешләрнең. — Хәзер тагын да очсызрак микән, абый?.. — Белмим, Фатыйхов, барып күргәч әйтермен, ярыймы... — Берсен генә авыз итсәң иде аны.. — Ярый, җитәр Фатыйхов, бер тамагыңа хуҗа да була белергә кирәк. Дәресне дәвам итәбез,—дип, хыялланып, түшәмгә таба киерел гән малайның җилкә чокырын таяк очы белән кашып ала укытучы — Карпаттан арырак китәбез Әле узган дәрестә генә Кавказ турында сөйләп, андагы әкәмәтләр белән шаккатырган иде Мәхмүт абыйлары Әфлисун, мандариннар, хөрмә җимешләре хакында сөйләгәне хәтергә уелып калган. Әстерхан карбызлары Бохара кавыннары турында да беренче тапкыр география дәресендә ишетте Нурлы Алан малайлары, кызлары Барысын да үзе күргән, үзе татып караган укытучыны хәйран кал.мый тынлап кара! Мәхмүт абыйларының, ничә ел укытып, «монда булганым юк. боларны күрергә туры килмәде» дигән сүзен ишетмәде алар Котыпка да үз аяклары белән барып чыга иде Мәхмүт абый, океандагы ерак утрауларга да. Берәүнең дә, тукта, бу кадәр илләрне, җирләрне гизәргә бер түгел, биш гомер дә җитми торгандыр ич, дип шиккә калганы булмагандыр Күрмәгән, белмәгән илләр турында шулкадәрле ышандырып ничек сөйләргә мөмкин, югыйсә?. Мәктәп директоры булганга күрәдер инде,— башка бер-бер укытучы авырып китсә, аның урынына Мәхмүт абыйлары керә торган иде дәрескә. «Урра» кычкырып каршылыйлар иде үзен. Кайсы дәрес өзелгән булса, шуны укытты. Тарих дәресләрендә малайлар кәгазьдән үзләре ясаган самолет очыртып уйный, кызлар хат алыша торган иде күбрәк Рим императорлары, Мисыр фиргавеинәре хакында сөйләп кенә шаккатырып була димени соң авыл балаларын? Монда да әмәлен тапты, авызына каратып торды Мәхмүт абыйлары: - Борынгы Мисырда булырга туры килмәсә дә, Каһирәне аркылы- дан-буйга ураганым. Нил елгасы ярында чүгәләп, уч тутырып. Нил суын эчкәнем бар,— дип башлап китте ул чираттагы тарих дәресен — Без Мисыр башкаласы Каһирәгә килеп кергән чакта Самолет ясарга дип хәстәрләп куелган кәгазьләр шундук онытылды, кызларның кулларына алган ручкалары идәнгә тәгәрәде. Класста чебен очкан аваз да ишетелмәде башка. География дәресләрен хәтерләтеп, ара-тирә Нил суы буенда үскән җиләк-җимеш бакчаларына да кереп чыга иде ул. банан һәм ананас плантацияләрен урап уза. Тыңлап утыручыларның күзе, укытучы кулындагы очлы таякка ияреп, дөнья картасын айкый, ә җиләк-җимеш плантацияләре хакында сүз чыкканда, классның әле бер почмагында, әле икенче почмагында тирән сулыш алган авазлар ишетелеп куя... Абый, ул Мисыр дигән җирдә коммунизммы соң әллә? — дип. урыныннан калкынып куя, башкалардан элегрәк тәкатен җуйган Зәки атлы малай. «Коммунизм»— җитди сүз. Андый очракны игътибарсыз калдырмый гадәттә Мәхмүт абыйлары Ипле генә атлап, сорау бирүче янына килә һәм, үз итеп, аның колагына чиертеп ала: Анда — колбиләүчелек, Фатыйхов,— ди ул җитди итеп — Кара инде. Фатыйхов, тарихны син бөтенләй дә белмисең икән бит — Ник белмәскә. Беләм, абый! Колбиләүчелек белән коммунизмны бутыйлармы инде?.. —Күзләрендә очкын уйнап ала укытучының. Туп-туры атлап, карта каршына әйләнеп кайта ул һәм классның иң ерак почмагына караш төбәп уйга кала — Мин өлгерерменме, юкмы, Фатыйхов, ә менә син. син. һичшиксез, коммунизмда яшәячәк егет. — Алла боерса, диген, абый! Класс дәррәү көлеп җибәрә шунда Укытучы сөйләгәннәрдән түгел, бер теленә хуҗа булмый утырган Зәкидән көләләр. — Әби-бабаң өйрәткәнне онытырга вакыт, Фатыйхов,—дип шелтәләп ала мәктәп директоры. Әмма ул ^адәр үк зурдан кубып түгел, күзләре, ирен читләре ачуланмый үзенең - әллә каян күренеп тора — Ә үзең, Фатыйхов, коммунизмның кайчан буласын да белми торгансыңдыр әле — Беләм, абый, беләм Алла боерсаны да мин. коммунизм тизрәк җитсен дип кенә әйтәм, абый .. — Белсәң, җә, әйтеп кара?.. Үзенең белдеклелеген күрсәтүгә җай чыкканга куанып, читтән, урап башлый малай җавабын: — Тагы биш елдан җан башына ит. сөт. җон һәм күкәй җитеш терү буенча Американы куып тотабыз һәм узып китәбез, абый' — Тәк-тәк-тәк... — дип куәт бирә шулчак укытучы — Ә тагы ун елдан коммунизм, абый.— дип очкынланган күзләрен елкылдатып. утырып тора алмыйча, торып ук баса малай Укытучы аңарга гына канәгать түгел, малайның белем тирәнлеген * сыный һаман: = — Төгәлрәк. Фатыйхов. төгәлрәк сүләргә кирәк. Ж.ә? - — Сон. абый, ун елдан «минимум», ә җегерме елдан «максимум» 2 инде Миңа утыз дүрт тулганга, чын коммунизм килеп җитә. Соң. 5 абый, кем белми инде аны? Клубның буеннан-буена язып куелган бит ? — Мәктәп капкасында да бар,— дип ачыклык кертә арткы рәтләрдән берәү | Дөрес, дигәнне аңлатып. Зәки баш кага һәм борынын сызгыртып 5 куя. * — Беләсең икән. Фатыйхов,— дип. малайга кире утырырга куша а укытучы Тимер тешләрен елкылдатып көлеп тә ала Игътибарын, бераз £ көттерә төшеп. Зәкинең аркасына төртә-төртә чыш-пыш килергә кереш- 5 кән укучыларга юнәлтә ул бераздан: — Әйе. сезгә әйтәм, Мөгътәсимов. Монда, карта янына чыгыгыз г әле. Сиңа да кагыла. Фәйзуллин. Әйе. . 2 Малайлар, аркайларга алып барган бозаулар сыман, теләр-телә- ® мәс кенә, класс түренә узалар Каршыга чыгып баскач, шулай да. * укытучы күрмәгәндә, елмаеп алырга да өлгерәләр Карап утыручы кыз- « лар өчен монысы: әнә без нинди батыр йөрәкле, директор үзе ачулан- J ганда да сер бирмибез, янәсе. =- Укытучы күрми дип уйлыйлар. Ә Мәхмүт абый күрә, күз чите белән яшертен генә күзәтеп тора ул аларны. — Без монда, пнимаетте ли. Фатыйхов белән киләчәкне кайгыр табыз . Ә сез? Ничек оят түгел сезгә? Сез ни эшлисез?!. — Бернәрсә дә эшләмибез, абый — Ипидер, абый, тыңлап кына утырадырыек Мәхмүт абый бер — класска, бер малайларга караштырып ала Аптырашта калган, ышаныргамы боларга, юкмы, янәсе . — Ж.ә. Фәйзуллин. синнән башлыйбызмы5 Әйт әле. әнә теге кесәңдә нәрсә бар анда синең? Безгә дә күрсәт әле. Фәйзуллин! — Ж.ук бит. абый. - Ә мин әйтәм — бар. Оялма, күрсәт әле. Фәйзуллин Син батыр егет ич. күрсәт!.. Берни эшләп тә булмый, теләр-теләмәс кенә өстәл өстенә әлеге дә баягы шул кесәсеннән рогатка чыгарып салырга мәҗбүр була Расих — Ә синеке? Мәктәп директоры икенче малайга таба борылып сүз башларга өлгерми, теге җәт кенә ике чалбар кесәсенең эчке ягын әйләндереп куя. Ә Мәхмүт абыйның гаме юк аның буш кесәләрендә — Синеке парта астында калды, шулай бит. ә. Мөгътәсимов!?. Наилнең танымый чарасы юк. башын түбән ия Каян беләсез аны. абый? һәм ул үз рогаткасы артыннан йөгереп китеп бара — Соң, Мөгътәсимов. Мәхмүт абыең шуны да белмәскә5 ! Синең ише ташбашларны беренче ел гына укытуы түгел ич аның. - дип мактанып ала мәктәп директоры Наилне дә рәнҗетүе түгел бу аның, сөйлә шүе шундый, тәрбия итүе - Бәлки әле мин синең бүген иртән нәрсә ашаганлыгыңны да белә торганмындыр?!. Белмисез лә, арттырып җибәрәсез, дигән сыман башын чайкап куя малай Ул инде елмая, өстәл өстенә китереп салган рогаткасы Да кызганыч түгел аңа, укытучының үзе белән шулай сөйләшүе ошый — Бүген иртән.. — дип, уйга калган атлы булып тәрәзәгә күз төшереп ала директор Бүген иртән Мегьтәсимов днгән .малай ике кыерчык ипи һәм әрчеп пешерелгән кайнар бәрәңге ашаган. — Дөреслекне ачыкларга теләп, малайга сынаулы караш ташлап куя. һәм дәвам итә.— Ә менә анаң ясап куйган бер чокыр сөтле чәеңне эчеп бетермәгәнсең.. — Абы-ый, каян беләсез аны?— дип телсез кала малай. Күзләре чак маңгаенда түгел.— Әүлия инде әллә сез?! Ашау хакында озаклап сүз куертып тору билгеле, директорга килешә торган нәрсә түгел. Шуңа сүзен тизрәк читкә бора: — Нәрсә. Мөгьтәсимов, коммунизм ул Фатыйхов өчен генә киләмени?... — Безнең өчен дә — Ә болай. дәрестә рогатка ясап утыручылар белән төзеп булырмы икән соң ул коммунизмны5 — Була, абый! Төзеп булмый торган булса, клубка язып элмиләр дә инде аны. — Мәктәп капкасына да дип өстәп куя моңарчы борынын гына сызгыртып торган Расих. Мәхмүт абый Мөгътәсимов һәм Файзуллин белән артык сүз куертып тормады. Рогатка ясаучылар белән ни сөйләшергә мөмкин янәсе, сүзен дәвам итте: — Кырык дүртенче елның апрель ахырлары иде. Без Берлинга бәреп кергән чакта. Фидаилләрнең өе Мәхмүт абыйларының йорты белән бер урамда иде. Аның төпчек улы Илдус белән (Илдус бер класска түбәнрәк укыгандыр) җәйләрен ындыр артындагы кукуруз басуында үлән җыя иде алар Хәзер ничектер, ул елларда. Сабан туеннан башлап кара көзгә кадәр, авыл кешесе — яше. карты — печән-үлән җыю мәшәкать ләреннән арынып тормый иде. Болыннар сукалап атылган. Су буе һәм вак кына ерганакларга кадәр көтүлеккә бирелгән. Каравылчы фәлән белән танышлыгың юк икән, урман юлына да аяк атларга ярамый Икмәкнең хезмәт көненә, күп булса, бер кило чамасы бирелгән еллары. Авыл кешесен хәтта салам да бнрми тинтерәтәләр иде Булмаганлык- тан түгел, басу тулып череп кала иде ул елларда салам, язларын , ут төртәләр иде салам эскертләренә. Ә авыл кешесенең мал асрыйсы килә, итле һәм сөтле, йонлы һәм тиреле буласы килә. Авызыннан кара кан китсә китә, әмма сыерсыз торуны хуп күрми иде берәү дә... Хәтерләүчеләр бардыр — чатлама суык кышны, буранлы төндә кәҗәсенә бер кочак салам алырга дип басуга менгән әбидән көлеп шигырь язды шагыйрьләр дә ул елларда. Ул ялгыз әбинең ире (бәлки, уллары да) ватанны саклап, сугыш кырында ятып калган булгандыр. Кәҗәбезгә печән беткән. Колхозныкы хәләл микән?.. -- шундый юллар белән башланып киткәне әле дә җуелмаган хәтердән. Башка чарасы калмаган әби. ни эшләсен, күрше малаен ияртеп, караңгы төндә җир читендәге басу түренә, чана тартып, көрт ерып, салам эскерте юллап чыгып китә. Фидаилгә таныш күренеш иде бу. чөнки бер тапкыр гына үтәргә туры килмәгәндер аңарга да андый хәвефле сәфәрләрне. Сәмигулла, балакаем. Снн карап тор. мин йолкаем. — дигән юлларын да хәтерли. Нәкъ Нурлы Алан хатыннары сыман ягымлы итеп әйтелгән ул сүзләрне ничек онытмак кирәк? Кара төндә салкын кырда кача-поса шулай салам йолкып яткан әби белән малай янына берзаман атлы каравылчы килеп чыга... Шуннанмы? Шуннан — шул инде, шигырьнең юллары барысын да ача да сала Талантлы халык бит ул шигырь чыгаручылар: «Атам!»— диде, мәхәббәтсез. Әби калды тәһарәтсез Шул «шигырь»не өлкә газетасында бастырып чыгардылар иң элек. 5 Шуннан күчереп, район газеталары кабатлады. Берничә ел рәттән Ка- § занда татар телендә чыга торган «численниката да бастырып чыгар- ? дылар үзен. Тегеннән-моннан килгән үзешчән һәм профессиональ артист- J. лар концерты да ул шигырьсез узмады . Халыкка нәрсә? Кызык ич, % укыган саен, ишеткән саен көлә иде халык. Тол калган ялгыз апалар 5 көлә иде эчләрен тотып, без — малай-шалай — көлә идек, «Нәкъ безнең * авылдагыча икән бу» дип... Халык үз-үзеннән көлдерергә генә түгел, ~ үз-үзеннән көләргә дә тәмам өйрәтеп җиткерелгән булгандыр, күрәсең.. Z Нәкъ шул елларда булды бу хәл: Мәхмүт абыйның Илдус атлы =t төпчек малаен ияртеп, Фидаил ише берничә «ташбаш», һәр яңа көн 2 туган саен, ындыр артындагы кукуруз басуына юнәләләр. Кукурузны г үстереп күрсәтәләр иде ул елларда... Аның арасында эт эчәгесе, сары 2 тәтәй, зәңгәр тәтәй (бу үләнне күкчәчәк дип тә йөртәләр) кебек төрле ® чүп үләннәре үсә. Чүп үләннәр, гомумән, күкрәп үсә иде колхоз кыр- н ларында. Ә үзләрен җыярга ярамый, җир — колхозныкы Бәрәңге һәм < карабодай басуына кереп булмый — әллә кайдан күреп алалар үзеңне, z ә кукуруз саклый, ул биек булып үсә. Шулай итеп, малларның көтүдән - кайтуына үлән әзерлим дисәң — ул да булса кукуруз басуыннан. Йөрү өчен рәт аралары да киң була торган иде кукурузның. Ун бармак белән җир тырнап җыясың да җыясың эт эчәгесен, җыясың да җыясың. Билләр сызлый, үрмәләп йөри-йөри тез башлары кызарып чыга, тырнак астына үзле каты балчык кереп тула, ә син һичнигә карамыйсың — узыша-узыша чүп үләне йолкуыңны беләсең «Синең ике култык асты тикле дә булмаган, ә Галәвич әнә тау тикле итеп өеп куйган (Миңлегаязны, әтисе Галәү исемле булганга, шулай атап йөртәләр. Чөнки Миңлегаязлар өй борынча иде Нурлы Аланда. Бар. аерып кара син аларны кушаматсыз гына!..) Бакчабаш Миңлегаяз аны да уздырып җибәргән...»—дип коткы сала арадан берәү. Шуннан башлана инде — калышасы килми, үҗәтлек җитәрлек. Уңны сулны белми сикергәләп җыюыңны беләсең, баш күтәрер ара да юк. Дөньяңны онытып сикергәләп йөргәндә, үч иткәндәй, бер-бер таш-фәләи яисә кантарга абынып, әйләнеп барып та төшәсең. Каешланып беткән, мунча ташына әверелгән ялан аягыңның баш бармагы канап чыга. «Тьфү!»— дип, аякка төкерәсең дә үзле балчык белән сылап куясын Аяк турында уйлый торган чакмыни, үлән йолкыйсы бар, калышасы килми башкалардан!.. Иң рәхәте — җыйган печәнеңне сырлы тәгәрмәчтән үзең әтмәлләгән тратайкага төяп юлга чыгу. Төяү — үзе сәнгать. Әйтик, берәүләр юк кына печәнен дә тау кадәр итеп өеп куя — күрсәтә белә. Кулыңнан килми икән, дөнья кадәр җыеп та, кеше көлкесенә калуың ихтимал. Чөнки, печәннең күплеген йөккә салгач бәялиләр Тыкрыклар аша авылга да керәсе бар бит әле... Әмма авылга җиткәнче «фронт сызыгын» узасы бар. Кукуруз басуы белән бәрәңге бакчалары арасы малайлар телендә шулай атала торган иде. Һәм бер дә юкка гына түгел: чөнки андагы юлдан берөзлексез басу каравылчысы йөреп тора. «Бәхетең» булса, председательнең үзенә үк килеп капканыңны сизми дә каласың. Тратайкаларны куеп торып, басу читеннән юлны күзәтү башлана «Тарантасына басып, персидәтел Сафин килеп чыга күрмәсен! Пләвәй Закир күренмиме5 » Теге чакта авыл советы йомышчысы булып йөргән Куштан Закир җәй җитсә «пләвәй» — басу каравылчысы булып китә торган иде Тәүлекләр буе төшми ат сыртыннан. Көненә ике-өч малайны тотып ишмәсә. күңеле булмый Борчак басуына таба үткән кеше күренмиме?. Шулай да иң каныкканы - кукуруз басуыннан эт эчә- гесе җыйган малайлар! Такыр итеп кырылган йомры башлар җиргә ятып тыңлый, үрелеп- үрелеп күзәтәләр юлны — пләвәй күренмиме? Бу эш күп вакытта Фи даилгә йөкләтелә торган иде колаклар шәп аның — локаторларың бер читтә торсын. Сулыш та алмый, башта бер якны, аннан икенчесен күзәтте Фидаил. Хәрби задание кебек җаваплы эш бу. ялгышу ярамый. Ул-бу ишетелми иде кебек Этләр өргәне дә ишетелми Чөнки, якын-тирәдә пләвәй Закир күренсә, авылдагы һәммә эт, сүз берләшкән сыман, өрергә тотына. Кукуруз басуыннан десант сыман басып чыга малайлар Кулларында тратайка сабы, тәгәрмәчләр көпшәк җиргә бата җиңел түгел Ашыкмыйлар, һәммәсе җитди — күзәтәләр Шулай да җәһәтрәк булганың хәерле андый чакта, ялан аяклар кая басканны белмиләр Ул да түгел, җир астыннан калкып чыккан төсле. Куштан Закир пәйда булмасынмы?! Атка атланган! Авыл читендә. Мыкра Юнысларының бакча башындагы иске мунча артына качып сагалап торган. Эт өргән авазларның да ишетелмәве гаҗәп түгел: ул урамда, көчек затын да калдырмыйча, шул кышта гына эт аттырган иде Куштан Закир Ике уйлап торыр ара юк. атакага ташлангандай, авылга таба ашыга малайлар Теге килеп җиткәнче, бер-бер кешенең бәрәңге бакчасына яисә басуга мал чыкмасын өчен киртә белән тотылган тыкрыкка кереп шылу исәпләре. Пләвәйләрнең ат шәп була Куштан Закир да үзенең атына кукуруз чәкәне генә ашата ди. Томырылып, канатлы ат сыман очып килә, малайларның борынын кисәргә исәпләп, туры өсләренә йөз тота Үч иткәндәй, юлның урта бер җирендә Фидаил тратайкасының күчәре килеп чыкмасынмы' Ж.ыйган-төягән үләннәр аяк йөзен күмеп торган тузанга капланды Андый чакта баш кадерле, тратайканы ташлап, печән хакында да онытып, ул да бүтәннәр артыннан элдерде... Бакчабаш Миңлегаяз сикерде иң элек бәрәңге бакчасына Аның артыннан ук Фидаил белән Галәвич тә шуып төштеләр Күлмәк ертылу, тән сыдырылу ише вак-төяк турында уйлап торды юк инде — үлән төялгән тра- тайкаларны аргы якта калдырдылар Бәрәңге сабаклары арасыннан ызан буйлап бер читкәрәк үрмәләделәр дә күзәтергә керештеләр һаа-ай. аналарыгызны!— дигән кыргый аваз яңгырады якында гына Ат пошкырганы ишетелде Ничек шулай килеп чыккандыр, буйга башкалардан һич кайтыш булмаган Илдус чәбе аша сикерергә өлгерә алмый калган Кушаяклап томырылган көйгә үз өстенә чабып килгән аттан, аттан бигрәк, чыбыр кысын яман болгый-болгый җанвар авазлары чыгарып кычкырган плә- вәйнен үзеннән куркып чырылдап җибәрде Илдус: — Әти-и!— диде Башка малайлар андый чакта йә дәшми, йә әнисен чакыра торган була. Ә Илдус, директор малае булуын искәртергә теләптер инде, әтисен искә алды Бәрәңге бакчасында качып ятучыларның күз — маңгайда, сулыш — табан астында, билгеле. Нишләтә инде?— дип. мыш-мыш шуышып. Бакчабаш янына килә Галәвич. Янәсе. «Бер-бер чара күрү кирәкмиме?.. Арабызда син - иң өлкәне » Фидаил дә янәшәдә генә, аерым-аерым ятулар шүрләтә. — Илдус — директор малае Илдуска тимәс. — диде Бакчабаш Тыныгыз чыкмасын дигәнен аңлатып, йодрыгын да күрсәтеп алды. Куштан Закирдан барын көтәргә мөмкин, кеше бакчасына кереп тә 126 чыбыркысы белән бер-икене сыдырып чыгарга күп сорамас Илдусны ул чәбе башына менеп җиткән җиреннән кире тартып төшерде, һәм ат өстендә көе генә, яман кизәнеп, күн итеге белән берне тамызып та алмасынмы?! Чәбе читендәге кычытканнар арасында ятып калган тратайкаларның кайсынадыр абынып, сөрлегеп китте директор малае һәм канауга йөзтүбән капланды Ә Куштан Закир: * — Таптатам мөртәтне!. Таптатам едриона!.. Калхуз кукырузы — | дип кычкырып, берөзлексез сүгенеп, авызлыкланган атын һаман малай ° өстенә таба борырга азапланды. * — Закир абы-ы-ый!..— дигән тонык аваз ишетелеп алды канау тө- 5 беннән Бәрәңге бакчасындагы малайларның йөрәк кысып куйды. «Ниш- 5 либез?» дигәндәй, Бакчабашка таба карап алды һәммәсе. — Калхуз кукырузын! Ах. едриона’ . Атының һаман үзен тыңламавы, малайны әйләнеп, әле бер. әле 5 икенче якка тартылып, бер урында тик биеп торуы ошап бетмәде Куш * тайга Як-ягына карангалап алды да җиргә сикерде ул, һәм, иң элек, - күн итеге белән атның касыгына китереп типте Аннан, чыбыркысын “ яман болгап, малай өстенә турылап китте. Куштан Закир кебек җиде- п сигез катлы итеп «грамытны» сүгенүчене ишеткәнегез дә юктыр — бураз- 2 нага сеңгән малайлар, ни еларга, ни көләргә белмәде, өнсез калдылар г — Тор. анаңны!.. Тор диләр сиңа, едриона! Нәрсә монда, колхуз * кукырузын... ® Аркасын чыбыркы телеп узгач, башын калкытмый чарасы юк иде s Илдусның. Теләр-теләмәс кенә торырга да мәҗбүр булды бераздан, < «егылганны — кыйнамыйлар» дигән гыйбарәне бар дип тә белми чөн- 2 ки теге. “• Пләвәй директор малаена иң элек тратайкалардагы һәммә үләнне бер урынга өйдерде Фидаилнең юл тузаны өстендә ятып калган үләнен дә өстерәп алып килде Илдус. — Тизрәк маташ, җен камалаган нәмәрсә!.—дип куалады аны Куштан. Үзе нәрсә әйтсә, шуны үтәп торган малайга янә бер тапкыр чыбыркы сабы белән китереп кундырды да, ниһаять, эшкә кереште ул. Иң элек канау читендә яткан зур ак ташка бәреп, тратайкаларны йомычкага әйләндереп чыкты Чыбыркысын күн итек кунычына тыгып, кесәсеннән пәке тартып чыгарды, бауларын туракларга кереште малайларның Баудан да кадерле нәрсә юк иде ул елларда, каештан үрелгән бау — малайларның куанып туймас хәзинәсе Шуларның юкка чыгуын күреп торган малайларның бәгырьләре өзелмәгәндер дисезме?!. Эшен тәмамлап, пәкесен кесәсенә кире тыкты да дүрт малайның көне буе тырманып җыйган һәм бергә өйгәч нәни генә чүмәләгә охшап калган үләне өстенә менеп басты Куштан Закир — Нишләргә җыена бу?—дип пышылдады Галәвич Бакчабашның күзләре яшьләнгән иде. Шуны яшерергә теләүдәндер инде, читкә борылды ул: — Хәзер күрерсең... Күрәсезме мине, дигән сыман, канәгать киерелеп, як-ягына каранып торды Куштан бераз. Кем дә булса күрер дип уңайсызлану юк чалбарын тезенә кадәр төшерде дә печән өстенә чүгәләде — Куштан тәре!..—дип, узалларына уфтанып ухылдарга гына калды малайларга. Йомарланган йодрыклары белән бәрәңге буразнасын төйде Фидаил. Ә бераздан, атын ипле генә атлатып, сызгырына-сызгырына китеп барды басу каравылчысы Шул көннән башлап Илдус гомергә тотлыга торган булып калды. Пләвәйнең явызлыклары аның белән генә бетмәде Ялгыз карчыкларның коры елга үзәненә арканланган бозауларын җыеп кайтып, ат сараена кертеп япты ул. Икешәр-өчәр тәүлек ашарларына, эчәрләренә бирми тотты шунда. Бозаулары кычкыруга түзә алмаган хатыннар шул сарай ишеге төбендә төн кундылар, әмма файдасызга. Авыл читенә чыккан казүрдәкләрне тузгытып, канатларын сындырып кайтарды ул. Кыр эшеннән кайтып килгән хатыннарны сагалап торып, тегеләрнең әллә кай төшләрен тентегән дип тә сөйләделәр... Нәрсә генә эшләмәсен, ниләр генә кыландырмасын, җил-яңгыр тимәде Куштан Закирга, аңарга сүз әйтергә базмады берәү дә. Дистә еллар дәвамына тәмам куркытылган халык аның явызлыклары хакында үзе югында гына сукрана торган иде. Чөнки беләләр: Куштан Закирның исеме колхоз җитәкчеләренең теленнән төшми, рәсеме — район үзәгендәге мактау тактасында... Ә менә хикмәтле дәресләре белән Нурлы Алан малайлары-кыз- ларының күңелләрен биләп торган мәктәп директоры Мәхмүт абый авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Фидаил кебек малайларга бу китүнең һәммә нечкәлекләре мәгълүм булмады, билгеле. Шулай да Куштан Закирның этлекләре белән бәйле икәнлеге аермачык иде. Имеш, боль- ницадан-больницага йөреп-йөреп тә, улының тотлыгуы бетмәгәч, бер аулак урында очратып, Куштанның арт сабагын укыткан икән ул: — Без Берлинга таба барган чакта синең ише корткычларны менә болай итеп ала идек тә, менә болай итеп арт Шәрифләренә берне китереп ямый торган идек,— дип, шуларның барысын төгәл башкарып күрсәткән. Куштан Закир берни дәшмәгән, чиелдап кына куйган аулактагы бу очрашу вакытында. Аның каравы, соңыннан сасыткан дөньяны. Иң элек авыл советында сөйләгән төкреген чәчеп. Аннан колхоз идарәсенә чакырттырган мәктәп директорын. — Малае корткычлык кылып, кукыруз таптый едрионаның!...— дигән.—Корткычлык иткән малаен тәрбия итәсе урында, каравылчыга кул күтәрә!—дигән. Аның белән генә дә чикләнмәгән, райкомга җиткергән эшне, «Юкса, Абкумга язам, Мәскәүгә җитәм»,—дип янаган... Мәхмүт абыйны директорлыктан төшерделәр. Бераздан ул бөтенләй укытмый да башлады. Ике-өч ай үткәндерме, анда сугылып, монда сугылып йөргәннән соң, дүрт-биш баласын ияртеп, авылдан да чыгып китәргә мәҗбүр булды, Җигүле ат артыннан ияреп, авылны чыгып барганда, яшьтәш малайларына каршы очраган Илдус, җиң очы белән күз яшьләрен сөртеп, болай дигән: — Ми., ми .. минем а... ар. . када бу... бул-ды,— дигән. Авыл каршындагы артыш куаклары үскән тау башына менеп җит кәч, тукталып, атлары хәл алган арада, озак кына бөтен гаиләләре белән Нурлы Аланга карап торганнар. Ни уйлап торганнардыр, күңелләрендә ниләр булгандыр — бары үзләренә генә мәгълүм. Ат җигеп, тимер юлгача озата барган мәктәп конюхы Мәхмүт абыйның бер генә җөмләсен отып калган: — И-их,— дип әйткән ди Мәхмүт абый, авылга карап торган чагында.—Шунысы жәлке, Фатыйховлар кала. Фәйзуллин һәм Мөгь- тәсимовлар кала,— дипәйткән ди. 20 Арсланның элек-электән килгән бер мавыгуы, йомшаклыгы бар Ул да булса — детектив. Китап укуны—күз сукырайту, театрны- вакыт уздыргыч, музей һәм күргәзмә залларын — эшсезләр йөри торга» урын дип санавына да карамастан, детективка мөкиббән киткән кеше Телевизордан караганы — детектив. Укыганы —детектив Газеталарн» да ул, тегеләр август-сентябрь тирәләрендә «подписка» ягын кайгыр тып, детектив әсәрләрдән өзекләр бастыра башлагач кына кулына ал: торган иде. Ашау-эчү, киенүгә үтә нәзберек һәм таләпчән булса да, детектив әдәбиятны ул, талымсыз рәвештә, очраган берсен укып бара Чит ил детективымы, Юлиан Семеновныкы яки Мәгъсүм Насыйбуллин- ныкымы — аның өчен барыбер Урласыннар һәм үтерсеннәр генә .. һәм, билгеле инде, эзләсеннәр Тоту-тотмау аларның эшс. Кулына детектив әсәр килеп эләксә, кабинетына кереп бикләнеп, * көннәр буе телефон трубкасын да алмый онытылып укый ала ул. Бита- | рафлык белән түгел, борчылып, янып, бар вакыйгаларны үз башыннан ° уздырып укый Хәер, детектив яратучылар һәммәсе шундыйлар. . Тик i Арслан Сәхиповичның бер үзгәлеге бар Ул күңеле белән һәрчак эз- S ләүче, эзәрлекләүче ягында түгел, ә бәлки качучы, эз югалтырга тыры- * шып. хәйлә артыннан хәйлә коручы ягында. Тегеләр эз югалта белсә, = кәефе күтәрелә аның. Ә инде, аның карашынча. ахмаклык эшләп куй- % салар, тотылсалар, тиргәргә керешә үзләрен «Мин булсаммы, мин 5 булсаммы? Ахмаклар' »— ди-ди тирги ул аларны. Болай итәр идем дә * тегеләй итәр идем дип, үз вариантларын корып карый. Әсәрләрен укырга яратса да, детектив язучыларның үзләрен сөйми, ± өнәп үк бетерми иде ул тагы. Дөресен язмауда, ялганда һәм дә карак- ч лык дөньясының нечкәлекләрен белмәүдә гаепли ул аларны. Караклар- £ ны, үтерүчеләрне гел-гел ямьсез, дорфа, эчкече итеп сурәтләүләре бе- ? лән дә килешми Тормышта бит киресенчә дә була х Детектив ул — тормыш мәктәбе дә әле тагы Әйтик, детективлар ® дөньясыннан мәгълүматлы булмаса, хәзер ни эшләр иде икән ул3 !. 2 Шактый кыенга туры килгән булыр иде. Теге көнге хәлләрдән соң « аның үз тормышы да детективка әверелә түгелме соң?’. Кемдер аны J эзәрлекли, кемдер аңарга янарга тели Ләкин кем?.. Ялгызы калган - чакта колак төбендә берөзлексез шомлы музыка яңгырагандай ишетелә. Артыннан, үзенә сиздерми генә, кемдер эзәрлекләп килә кебек, читтән генә үзен берөзлексез күзәтәләрдер сыман Кулыннан эш качты, төннәрен күзенә йокы кермәде Ишек ышанычлы бикләнгәнме, балконда бер-бер шикле күләгә күренмиме ди-ди, әллә ничә мәртәбәләр урыныннан торып, тикшереп чыгарга мәҗбүр булды. Йокларга ятканда, өйдәгеләргә күрсәтмичә генә, мендәре астына нәни балта салып куя. Хатыны ясаган чәйне дә шикләнеп кенә эчә. башта бер йотып ала да, көтә, ул-бу салынмаганмы—баш әйләнмиме, күңелне болгатмыймы?.. Капкаев хакында уйлады ул еш кына Әмма шик уятырлык мөнәсәбәтләрнең алар арасында булганы юк кебек. Хикмәт тирәндәрәк яшеренгәндер төсле тоелды аңар Җеп очы кая яшерелгән — һич аңлармын димә! Бар әшнәләрен кат-кат күздән, күңелдән кичереп чыкты Соңгы арада кылган эшләрен, очрашкан, сер уртаклашкан танышларын барлады, энә күзеннән уздырды барын да Берәүдән дә шикләнергә сәбәп юк кебек. Ә икенче уйласаң, бар да кебек. Бәлки, кемгә дә булса ул артык тоела башлагандыр, аны юлдан алып ату кирәк булгандыр3 Сәбәпләре дә табылырга мөмкин... Әйтик, ул эшләгән базага директор булырга хыялланучылар булырга мөмкин- ■ме? Ничек кенә әле! Әйләнә-тирәсендә: «Арслан Сәхипович та Арслан Сәхипович...»—дип бөтерелүчеләр арасында икенең берсе шундый хыял белән яши торгандыр әле Кулыннан киләме, юкмы — ул турыда уйламый. ә дәрәҗәле, төшемле урынга менеп кунаклау уе белән төн йокыларын йокламаучы аз түгелдер. Кабинетка кереп утырса, эш үзеннән- үзе барыр төсле тоеладыр аларга?! Сәүдә оешмасында эшләүнең атынып торган канат-бау өстеннән йөгереп йөрүгә тиң икәнлеген белмиләр шул Ә база Универсаль база - шул бау аша йөрүчеләрнең музыканы туктатып, утны кыса төшеп башкара торган иң соңгы дәрәҗә киеренке номерлары кебегрәк ул Җитмәсә, шул базага баш хуҗа булу. Мыжгып торган күселәр арасында ит-май, колбаса ише нәрсә саклап буламы икән?’. Ә универсаль база директоры очын-очка ялгап бара әлегә ’ ■ > • м 1 (од Теге, бау аша йөрүчеләрнең дим, алар егыла-нитә калса, саклык чаралары булмый калмас Ә сәүдә дөньясында бердәнбер таяныч үзең! Егыланитә калсаң, кул сузучы булырмы икән?!. Сузса, үзе яначак ич ул! «Капкан — капсын, чукынып катсын шунда» дип, тагы да тирәнгәрәк батырырга торучылар гына табылуы ихтимал. Үз урынбасарлары һәм склад мөдирләреннән шикләнде ул аеруча.. Хикмәт эш урынында гына да түгелдер, бәлки? Кемнең эче нигә пошканлыгын каян белмәк кирәк. Әйтик, берәүнең аңардагы буй-сынга көнчелеге килергә мөмкин. Көдрә чәч, кара мыегы ошамый торгандыр, бәлки’ Ә өченче берәүнең аның дәүләт машинасында утырып йөрүенә яисә иркен һәм уңайлы фатирда яшәвенә эче көя торгандыр. Хатыны да чибәр, кенәринең дә теләсә кемгә тәтеми торганын тапкан чагы Капкаевны алмага җибәрелгән машина кайтып та җитте Юл читендә аерылышканнарыннан соң тәүге очрашулары Килүченең авыз колак тирәсенә җитә язган иде - Капкаев...— дип, үз-үзенә мөкиббән китеп исәнләште ул. - Капкаев икәнеңне беләм. Җитәр, кыланма! — усал һәм сынау- лы караш ташлады Арслан Сәхипович ишектән керүчегә Детектив киноларда, әйтик, майор Томин яисә Джигарханян гына карый шулай үзәгеңне өзеп. — Берәүләрнең башы авырта ахры, —дип, артык исе китми генә сөйләнәсөйләнә. бер почмакта торган өстәл янына барып утырды Капкаев Өстәл өстенә кесәсеннән сигарет чыгарып куйды. Зажигалкасын алды Аяк өстенә аягын атландырып алгач, кабызып җибәрде. Шамакайланма, Капкаев1 Артык күп сөйләргә ярамый мондый чакта, Арслан яхшы белә. Детектив киноларны аз карамаган Инде менә үзенә дә сорау алырга кирәк. Ничегрәк башлыйлар иде соң әле?. Капкаевның тынычлыгына исең-акылың китәрлек, әйтерсең берни булмаган алар арасында Бу — сагаерга мәҗбүр итте Арсланны. Аның уенча, бу очрашуга Капкаев, гомумән, килми калырга тиешле иде. Баксаң, килү генәме. аның түр башына ук үтеп, әнә, ботны-ботка атландырып, рәхәтләнеп, уен-көлке сөйләп утыра Үзеңне әлеге шартларда шулай иркен тоту өчен, йә шыр тиле булырга кирәк, әй каршындагы кеше алдында үзеңнең зур өстенлегең барын тоярга Капкаев тиле түгел Авызын ерып, тилемсәгә салынып йөрсә дә, ни эшләгәнен, кайда һәм кем белән сөйләшкәнлеген аңламаслык кеше түгел. Исәп- хисапны яхшы белә, олыныкечене аера белә. «Димәк дип нәтиҗә ясады Арслан, детектив киноларның төп геройлары сыман,—болай булгач, минем үз хәлләрем дә әллә ни шәптән булмаска охшый Ачыкларга кирәк, беткән баш беткән: монда ул тикшерүчеме, әллә аның үзен эзәрлеклиләрме?.. Эзәрлекләү булса, ана сүз сөрешен иплерәк итеп алып бару хәерле. » «Кем?.. Кайчан?., һәм ни өчен? » кебек шомлы сораулар шөпшә оясындагы сыман ыгы-зыгы килде аның чигә тирәсендә «Булсын да ди, ә причем соң әле монда Капкаев?! Бер-бер хәвеф килү ихтималы булса. Капкаевтан элегрәк. Лев Белялович белергә тиеш түгелме сон ул хакта?! Белмәс' Белсә, ул аңардан яшерер идемени?! Әйтмәгән тәкъдирдә дә. «шеф»ның аңарга мөнәсәбәтендә чагылмый калмас иде бу. Башка сыймас хәлләр, менә сиңа детектив дисәң дә детектив!.. Капкаев дәшмәде. Әнисенең имчәгеннән тартып-тартып имгән ач чучка баласыдай, тик суыра сигаретын. Түшәмгә төбәп, бер ямь табып, авыз һәм борыныннан божра-боҗра төтен өрә Йә, Арслан Сәхипович, теге көннән соң кәефләр ничек?—дип сорарга да олгерде ул авыз-борынын сигареттан аерган арада. Чынлыкта, Капкаевның булуы-исерүе җиткән иде ул көнне, юлда булган вакыйгаларны ул хәтерләми Шуңа, бәйрәмнән соң кунак озаткан хужа сыман, иркен тота үзен Арсланга да үзен ипле тотарга иде бит. Әмма куллары калтырый, тез турыннан аяклары сыгылып-сыгылып куя Ишекле-түрле йөрүеннән туеп, өстәл янындагы кунак каршысына барып утырырга мәҗбүр булды «Күзәтергә килгән Башын тилемсәгә салып, сынарга маташа, дип нәтиҗә ясады ул. тәҗрибәле детектив буларак. Димәк, сынатмаска кирәк! Арслан Сәхиповичны бик җиңел генә юлдан алып атарга * исәп тоткансыз әле сез, барып чыкмас! «Кәефләр ничек»-, имеш һич = югында «теге көннән соң»ын искә алмаса иде Күзгә карап, керфек 2 тә селкетми елмаеп утыруын гына кара әле син аның!..» Кабызып җибәрик булмасй,— диде ул да, Капкаевның кулын- Е дагы сигаретка ымлап. ' ? Мин белгән Сәхипыч тартмый. - Дәү кунак хөрмәтенә ни эшләмәссең.. «Яхшы килеп чыкты», дип нәтиҗә ясады ул үзалдына. Тыныч- 5 лана төште булса кирәк, елмаюы да уңышлы чыккан булырга гиеш. * Кесәсеннән елкылдап торган сигарет кабы чыгарып, бер көязлек * белән шуның арт ягына чиертеп алды Капкаев. Капның очындагы ачык “ урыныннан «мә. мине ал» дигәндәй, сары томшыклы сыңар сигарет борынлады Зажигалкасына басты Анысы да андый-мондый гына түгел. " хикмәтле Чертләгән аваз артыннан шәп-шәрә хатын сыны пәйда булды, г һәм шул сынның әллә кай җиреннән генә гөлт итеп ут бөркелмәсен- 2 ме! Хәтта бермәлгә сигаретын сузарга кыймый уңайсызланып калды 5 Арслан. — Синдә булмаган нәрсә юк. Капкаев,—дип соклануын белдерде * ул бераздан. Капкаев ише ир-ат заты таныш аңар: үзләренә игътибар z җәлеп иткәнне, башкаларның исе киткәнне яраталар. — Капкаев дип баш иде зажигалка хуҗасы. Аннан, кет-кет көлеп тә алды Адәм баласын бәхетле итү өчен, әнә шул да җитә — Кая әле, кая. үзем дә басып карыйм?. — дип, Арслан кулын сузгач, теге тәмам тәкатьсез калды, авыз хуҗасын онытты Кнопкага басып карады Арслан да. Менә бит хикмәт, икәүләшеп көлешеп алдылар — Сат үземә, күпме тора бу?. Юк. Арслан үзенең хәле әлеге зажигалкага терәлеп калмаганын яхшы белә — онытмады. Капкаевның күңелен күрүе, аны йомшартырга омтылуы иде бу аның. Кабалана төшеп, зажигалканы кулына алды Капкаев, һәм кесәсенә шудырды. Күренеп тора: кадерле әйбер ул аның өчен — Капкаев. диде күзен кысып,— Капкаев изге әйберләр белән сату итми Ниһаять, үгезне мөгезеннән алыр чак җиткән иде булса кирәк. Байтакка сузылган паузадан соң, мәгънәле итеп әңгәмәдәшенең канәгатьлек хисеннән тулышып торган күзләренә текәлде Арслан: - Йә. дустым, җитәр Инде эшкә күчик Теге хәлләрне ничек аңларга боерасыз?!. Арсланның соравындагы кинаяне аңлый алмады Капкаев Ж,итмәсә, куе кашлары җыерылып-куырылып чыкты, саллы ияге урталай сынып бөкләнгәндәй итеп алды бит база мөдиренең — Нинди хәлләр? Аңламадым. Арслан Сәхипыч — Маташтырма. Капкаев1 Аңлыйсың! — Ипидер, аңламыйм Капкаев берни аңламый1 — Кем кушты?! Куллары белән өстәлгә таянып торып ук басты Арслан Гайрәтле кыргый арысланнан һич кайтыш булмагандыр ул шул мизгелдә- менә-менә өстеңә ташланырга һәм ботарлап атарга әзер — Аңламыйм дигәч аңламыйм, Сәхипыч Кешеләрчә сөйләшикме әллә?. Шулай итеп Капкаев та үзләре арасында ниндидер җитди сөйләшү көтелгәнлекне аңлауга иреште. Тик тавыш күтәрергә, каш җыерырга сәбәп булмаган кебек иде бит әлегә. Хак анысы — Арсланны яратмый ул. Сәбәбен үзе дә белми, яратмый Әллә текә муенын, эреләнеп, үзеннән әллә кем ясап, башкаларны түбәнсетеп сөйләшүен өнәми ул аның?. Ләкин бу хакта бит аның берәүгә дә сүз катканы юк. һәммәсен үзе генә белә Әллә соң салган баштан бер-бер сүз ычкындырылганмы? — Кешеләрчә имеш!— дип нәфрәтләнеп карады аңар Арслан. Утын тукмагыдай йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты Тәмәке көле сала торган пыяла савыт өстәл өстендә мәтәлчек атып куйды Капкаев креслога сеңде... — Ипидер дим. Сәхипыч, ипидер, берни аңлый алмыйм. Аягүрә торып басты Арслан. Нәтиҗә ясалган иде: Капкаев шүрли калды Димәк, хәлләр начар түгел. Детектив әсәрләрдәге тикшерүчеләр сыман, ипләп кенә дилбегәне үз кулына чорнап тотарга да вакыт! — Өченче көн кайда булганыңны хәтерлисеңдер шәт?.. — Хәтерләми.. Бергә булдык инде... — Ачык сөйләш, кемнәр белән булдың! — Сәхипыч?!. — Ул каян килгән «Сәхипыч» ул?!. — Арыслан Сәхи-по-ви-ич... — Сорауга җавап бир диләр! — Кемнәр дип. үзегез беләсез ич Арысланнар һәм кенәриләр инде... — Кайчан һәм ничек кайтырга чыккаңлыгыңны хәтерлисеңме? . — Анысы миннән тормый, беләсез... Җантимер бит — Машинада кемнәр бар иде? — Кенәри .. Шүфир. Ну. тагы мин инде... — Нинди тизлек белән кайттыгыз? — Ну-у. Сәхипыч. дип. янә җанланып куйды Капкаев,— Болар- ның кемгә кирәге бар инде5 . Сез. теге, прокурорлар төсле тикшерә башладыгыз. . Арсланның каны кызды. Утын пүләне сыман берни аңламаганга сабышып утырган Капкаевны тибеп очырасы, бугазыннан эләктереп дер селкетәсе иде дә . Түзде. Ашыкмады. — Юлда нинди машиналарны уздың? — Хәтерләмим — Кемнәргә бәрдереп уздыгыз? — Хы. хәтерләмим — Үзеңнең кем икәнлегеңне хәтерлисеңме соң син5 — дип аздан кабынып китми калды Арслан. — Ну-у, Капкаев. Кем булсын. Капкаев инде... Өстәл артындагы креслога кереп поскан Капкаев тагы да кечерәеп. бөрешеп калган кебек тоелды шул мизгелдә. Күренеп тора: аның белән өстәл төеп сөйләшүдән файда чыкмаячак. Хәлләре болай да мактанырлык түгел. Нидер хәтерләргә тырышып, күзләрен челт-мелт йомгалап алды ул әнә. уч төпләре белән чигәләрен ышкырга кереште Бармак очлары белән тар гына маңгаендагы сырларны сыпырып-сыпы- рып куйды Бу. үзенчә, хәтер капчыгыннан нидер тартып чыгарырга маташуы иде аның. — Нидер булган да кебек,—дип куйды ул үзалдына.— Берни хәтерләмим барыбер... — Хәтерләмәсәң, тыңла. Капкаев,—дигән көчле тавыш яңгырады кабинетта.— Ул көнне син мине теге дөньяга озата яздың. Боргаланма — кем кушты? Кем әмерен үтәдең?.. — Сәхипыч-ч-ч,— дип әйтә алды тәмам сыгылып төшкән Капкаев - Мине кемгә саныйсыз. Сәхипыч?.. — Алай булгач, мин утырган машинаны бәрдереп узу кемгә кирәк булды? — Бәрелгәндер инде. — Бәрелмәгән, бәрдергән, Капкаев! — Хәтерләмим. — Шоферың салмыш идеме әллә? — Юк-юк, Фидаил грамм да эчми — Әллә кенәриең минем белән кызыксындымы? Бу сорау бөтенләй көтелмәгән иде Капкаев тарафыннан, ул сискәнеп куйды хәтта. Егетлегенә дә тиде булса кирәк — Кызыксынмый.. Ник кызыксынсын?. Синдәге акча — миндә дә бар! — Менә нәрсә, Капкаев,— дип, тирән сулыш алып, өр-яңадан аңлатырга кереште Арслан. - Мин бүген, таң белән торып, тагы бер кат урап кайттым ул тирәләрне Юлның иң хәвефле урынын табып, алдан уйлаган, исәпләнелгән план белән эшләгәнсез Арслан, җавап ишетүдән өметен өзеп, кабинеты буйлап ишекле- түрле йөренергә кереште. Сүзне дәвам итүнең мәгънәсез икәнлеген белеп, кискен рәвештә Капкаевка борылды берзаман — Утырма, күзле бүкән сыман! Бар. шоферыңны эзлә. тап. Ачыкла! Шуны бел — мин болай гына калдырачак түгел моны' Авырлык белән генә урыныннан торып, ишек катына узды Капкаев Ниләрдер булган да кебек иде түгелме соң? Кенәрие чырык-чырык көлде. Тоткага үрелгән җиреннән туктап калды ул һәм йөз белән кабинетка борылды — Хәтерләдем кебек,— диде ул җиңел сулыш алып.— Хәтерләдем. Ул бит, болай, уйнап кына узышу иде. Кенәриләр күңелен күрү өчен генә... Арслан дәшмәде. Капкаевның башын тилелеккә салып сөйләшүе соң чиккә җиткән иде түгелме? Бу дәшмәүне яхшыга юрап, елмаерга итте гастроном директоры. База мөдире белән ара өзүнең һич кирәге юк иде бит аның өчен Арсланның танышлар күп, мөмкинлекләре дә чикләнмәгән. Хәтта Лев Беляловичның үз кешесе Үз теләге белән кем шундый әшнәлектән баш тартыр икән?!. — Уен гына иде бит ул Шаяру гына - дип, каршы ук килергә талпынды Капкаев кулын сузып. — Түгел!— дигән сүздән тәрәзә пыялалары зеңгелдәде. Аннан кулы белән ишарәләп ишеккә, чыгар юлга күрсәтте база мөдире — Бар! Башың белән җавап бирерсең, Капкаев!..

Ахыры киләсе санда