ГАЛИМ АРХИВЫ — ХӘТЕР САНДЫГЫ

Бүгенге көндә тарихның «ак тапларын» бетерү мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән калкып чыкты. Әдәбият һәм культура өлкәләрендә дә тарихның бик күп сәхифәләрен яңадан язып чыгу сорала. Әмма моны әйтүе генә җиңел. Ничек язарга аны, нинди мәгълүматларга, чыганакларга ышанырга һәм таянырга? Үзгәртеп кору турындагы документларда тарихны яктыртканда халык хәтерен, акылын һәм тәҗрибәсен нигез итеп алырга кирәклеге бик ачык әйтелә. Димәк, без дә моңа кадәр кул тимәгән язмаларны: истәлекләрне, хатларны, көндәлекләрне, биографик һәм башка документларны җыярга, яңабаштан барлап, бәяләп чыгарга тиешбез, аерым шәхесләрнең тарихи кыйммәтле хатирәләрен язып алу, бастырып чыгару эшенә җитди игътибар бирергә тиешбез. Бу юнәлештә эшләүче иң актив авторларның берсе Хәсән Гобәйдуллин. Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече буларак күпләргә таныш бу өлкән кеше хәтерендә нинди генә кыйммәтле мәгълүматлар юк. Яшь чаклары Уфа культура учакларында үткәнгә, Казанга килгәч музыка һәм театр дөньясында кайнаганга, аның күргән-белгәннәре милли мәдәниятебезнең әлегә кадәр беркая да теркәлмәгән кыйммәтле сәхифәләре булып торалар. Еллар үтә тора, ә шуларны язып алучы, тарихка теркәп куючы табылганы юк әле. Кызганыч, бездә андый язып алынмаган байлыклар гомумән күп. Аспирантларны, студентларны мәҗбүри таләп куеп, шундый хатирәләрне яздыруга тарту гаять актуаль бурыч. Журналистлар, туган як тарихы белән кызыксынучы укытучылар, укучылар мондый хатирәләрне түкми-чәчми, үзгәртми-шомартмый гына язып алырга, кыйммәтле факт-хәбәр- ләр итеп саклауны кайгыртырга тиешләр. Бу яктан Хәсән Гобәйдуллин эшчәнлеге гыйбрәтле. Тарихи документларны ул ерак шәһәрләрдән, авыллардан да эзләп таба. Аларның кадерен белгәнгә, үзенә хат белән ДӘ җибәрәләр Аның архивындагы йөзләгән шундый документларның кайберләре- нә укучының игътибарын юнәлтик Мәсәлән, Бишенче елгы революция вакыйгаларына багышланган «Беренче таң» һәм башка сәхнә әсәрләре авторы Габделрәүф Ниязбаев (1881 —1920) тормышы һәм иҗаты турында яңа документлар, фото. Бу фоторәсемдә ул хатыны Мәхбүбә ханым белән. Тарихи документ буларак, Г Ниязбаев- ның Беренче революцион армиянең политбүлегенә пьесасын тапшыру турында «Обя- зательствоисы игътибарга лаек Политбүлекнең пьесага тулы хокук алуы, авторлык хокукы мәсьәләсенең торышын күрсәтә торган кызыклы гына документ бу X. Гобәйдуллин бу язучыбыз иҗатын һәм биографиясен өйрәнү буенча күптәннән эшләп килә иде. «Казан утлары» журналының 1967 ел 4 санында ул чыгарган тарихи- биографик документлар шуның дәлиле. Бу яңалары шуларны тагын да тулыландыралар. Галим архивында артист һәм беренче Б татар театрын оештыручы Ипьяс КудашевАшказарский эшчәнлегенә караган бик мөһим документлар бар Бу фидакарь театр эшлеклесенең моңа кадәр басылмаган фотопортреты да игътибарны җәлеп итә. И КудашепАшказарскии Мәгълүм булганча, И. Кудашев-Ашка- зарский театрының үзенчәлекләреннән берсе — аның музыкаль театр булуы. Шуңа күрә ул татар музыкасы проблемаларын кузгатмый кала алмаган. Татар җыр-көйләрен, моңнарын пропагандалаганда мәсьәләгә бик җитди карашы бүген дә гыйбрәтле Ул татар музыкасын яздырып алучы, грампластинка- да уйнату мөмкинлеге табылды дип тиз генә ризалашмый. Аны сыйфат мәсьәләсе борчый Шуңа күрә һәртөрле халтурадан саклану чараларын күрә. В. Л па наев Бу архивта татар халкының фидакарь артистлары тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар аеруча күп. Менә атаклы «Шәрык клубы» кыллы оркестрының дирижеры Вәли Закир улы Апанаевның фоторәсеме. В. Апанаев (псевдонимы Фәраби) «Сәйяр» труппасы эшенә актив катнашкан шәхес Әлеге оркестрның уңышлары турында «Казан мөхбире» газетасында (1908, 31 март) мәкалә дә басыла. В. Апанаевның иҗаты һәм тормыш юлы турында мәгълүматлар аз иде Хәсән Гобәйдуллин бу бушлыкны шактый тулыландыра. В Апанаевның бертуган сеңлесе Әсма Апанаева 1961 елда язып калдырган истәлеге бу шәхеснең биографиясен шактый ачыклый. «Вәли Закир улы Апанаев 1889 елны туып 1922 елның җәендә Казанда вафат була. Ул бала чагында ук музыкага һәвәс булып, үзлегеннән төрле гармуннарда уйнарга өйрәнә. Үсә төшкәч һәртөрле кыллы музыка коралларында уйный башлый. Скрипкада уйнарга музыка училищесында өйрәнә. «Шәрык клубы» ачылгач, кыллы оркестр оештырып, дирижерлык итә. Бу оркестр чыгышын белдереп язган программаларда «Оркестр Вәли Фәраби тәхте риясәтендә уйнаячак» диелә. Ә. Кулалай Менә Хезмәт батыры Нури Сакаев туло рындагы язмалар. Актерның 1926 елда язылган автобиографиясендә мондый юллар бар «Татар сәхнәсенә кечкенә генә хезмәт күрсәтү фикере белән, рухымны төшермичә, киләчәктә татар сәхнәсенең зур адымнар белән алга атлавы юлында каһарманнарча хезмәт итеп килдем. Хәтта бер тиенсез кал ган айлар да булгалады Менә шундый вакытларда да һичбер артка чигенмичә, һаман алга, яңалыкка таба атлап, үземнең алган юлымнан читкә тайпылмый килдем Яшәсен пролетариатның кызыл сәхнәсе!— димен». Әхмәт Кулалаев (Ишморатов, 1887— 1924). Хөсәения мәдрәсәсе шәкерте буларак И. КудашевАшказарский труппасына берен- челәрдән булып (1907) катнашкан һәм 1913 елга кадәр «Сәйярода эшләгән Әхмәт Кулалаев турында замандашлары кулы белән язылган истәлекләр бик бай һәм эмоциональ булулары белән аерылып торалар. Шунда ук сәхнә тарихында Кулалай буларак мәгълүм артистыбызның мәһабәт фоторәсеме. 1911 — 1912 еллар тирәсендә тешелгән бу фотоны Хәсән агага актерның замандашы, дусты һәм яшьтәше Д. С. Абдразаков 1961 елда тапшырган. Шунда ук артист, режиссер һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Баязитский (Вәлиев) иҗаты һәм тормыш юлына караган материаллар. Бу «фонд» аеруча бай. Галимнең аның белән шәхси танышлыгы да биредә зур роль уйнагандыр. Үзенең хатирәләрендә Хәсән ага болай яза: «Мин Зәки ага белән яхшы таныш идем. Әңгәмәләребезнең берсендә ул Г. Кариевтан үрнәк алып, оештыру эшләренә төп игътибарын биргәнне сөйләгән иде. «Кариев татар культурасы дөньясында титан иде. Ул барысына өлгерде. Мин, зур артист булмасам да, Кариев мәктәбенә лаек кеше булырга омтылдым. Шуңа шактый ук ирештем дә бугай».— дип сөйли иде Зәки Әйе, Хәсән аганың саргайган папкаларында гаять кыйммәтле тарихи мәгълүматлар бар. Аларны актарган саен актарасы, караган саен карыйсы килә

Реклама