Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уйлану

Көрәш барган мәңге Җир йөзендә. Көрәш бара һаман: кем кемне? Элек ачык булган күп нәрсәләр Зәңгәр томан белән өртелде. Көрәш бара һаман җир йөзендә: Күпме корбан, күпме күз яше! Аклык җиргә салып тапталгачтын. Җир йөзендә нигә мин яшим? Бүтәннәрнең җаны кыйналганда Нигә минем җанга тынычлык?! Кеше исемен йөрткән адәми зат. Кешеме син. әллә ерткычмы? Тормышны ал буяуларга мандык. Җир шарына Байрак күтәрдек. Ә аннары. Байрак күтәргәннең: «Син — дошман!»— дип, җанын үртәдек Үртәдекме?! Тәмугларга салдык. Сират күперләрен кичердек «Дөреслек!» — дип янган изге җанның Рухы безне ничек кичерер? Көрәш бара мәңге Җир йөзендә. Көрәшләрнең була төрлесе Байрак күтәргәнгә каршы көрәш Иблислекнең кара билгесе Көрәш бара һаман Җир йөзендә. Туктамас ул көрәш, мин беләм. ...Акрын-акрын ачыла Илем күге. Китә болыт Илем күтеннән Минем җырым Минем җырым — язгы ләйсәннәрдә. Минем җырым — Кояш нурында. Минем җырым бөре булып тула Кушкаеннын җылы куенында. Минем җырым — яшел үзәннәрдә. Минем җырым — тугай-болында. Минем җырым борыла-сырыла аккан Инешемнең көмеш чыңында. Минем җырым — кошлар сайравында. Минем җырым — бөдрә талларда Минем җырым эзләп табар мине. Китсәм дә мин әллә кайларга... Минем җырым — минем йөрәгемдә, Күңелемнең чыңлый түрендә. Минем җырым — Сагыш. Моң һәм Сөю, Минем җырым — Яшәү турында! Җирне сагынып... Гомер ике килми.. Күккә мендем. Йолдызларга җиттем — Йолдыз буранына уралдым. Җирне сагынып. Кире Җиргә төштем — Уйлар буранында югалдым Әгәр дә... Әгәр дә мин Сөям икән Җирне. күкне, кешеләрне Шашып-шашып; Әгәр дә мин Яшим икән Язын Ярларына сыймый аккан Елга кебек ташып, Димәк, Мин — Кеше, Мин — исән, Мин — тере! Димәк. Юкка тудырмаган Җирем мине' Гомер ике килми... Таллар тора оеп, Су агышын тыңлап. Тыңлаулары рәхәт — Сулар ага чыңлап. Таллар тора боек. Үз көйләрен көйли: «Сулар кире акмый. Гомер ике килми!» Гомер ике килми?.. Ә кем аны белми? Җанда бер уй иңри: «Ә үз көең нинди?»