МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК

Татарстан АССР Министрлар Советы председателе М. Шаймиев белән язучы М. Зариповның региональ хуҗалык исәбенең киләчәге, яңача хуҗалык итү юлларын эзләү турында әңгәмәсе Үз-үзен финанслаучы республика, чыгымнарын үзе каплаучы өлкә, хуҗалык исәбендәге автономия Мондый төшенчәләр озакламый, күрәсең, эшкуар даирәләрдә, экономик һәм политик әйләнештә гадәтигә әйләнер Эшне болай оештыруда әлеге тәҗрибә тупланмаган, әзер система һәм модельләр дә юк Региональ хуҗалык исәбе дигән идея үзе үк төрле фикер каршылыклары һәм кайнар бәхәс тудырды Аны кулланырга җыенучылар үзләре бу идеяне ничек күз алдына китерә’ Мәгълүм булганча, илебез хөкүмәте 1990 елдан башлап экономика белән идарә итүдә региональ хуҗалык исәбе принциплары куллану турында карар кабул итте Иң элек бу ысулны Балтик буе республикалары. Белоруссия. Россия Федерациясенең Свердловск өлкәсе һәм Татарстан АССР үзләштерә башлый Язучы Марсель Зарипов Татарстан АССР Министрлар Советы председателе, хуҗалык исәбенә күчүне хәзерләү комиссиясе җитәкчесе Минтимер Шәрипович Шаймиев белән очрашты һәм берничә сорау белән мөрәҗәгать итте М. Зарипов: Хуҗалык исәбенә күчү тәҗрибәсен нәкъ менә Татарстан җирендә үткәрү очраклы түгелдер, табигый ки, аның нигезе бардыр. Шулай да, беренче итеп мондый сорау бирәсе килә; республика җаваплы һәм катлаулы бу адымны ясарга әзерме һәм, әзер булса, ни дәрәҗәдә? Гадәти тормыш-көнкүрештә, әйтик, башка чыгасы, тормыш йөген тулаем үз җилкәсенә аласы яшь гаилә иң элек килерен уйлый, кайдан күпме керәсен һәм чыгасын исәпли; тамак өчен генә яшәп булмый, киенәсе дә, йорт җиһазлары аласы да, ялга чыгасы да бар, кем әйтмешли, кара көнгә мая тупларга да кирәк Хәзер, күрәсең, республика «кесәисендәге керем белән чыгымны, җыеласы маяны исәпли торган чордыр. М. Шаймиев: Әйе, бездә андый исәп-хисап ясалды. Эшләп алынган керем һәм барлык чыгымнарны чагыштырып карау Татарстанның үз-үзен финанслауга күчәрлек егәре барлыгын күрсәтте. Гомумән алганда, республикабызның экономик сурәтен болай тасвирларга мөмкин: 3,6 миллион кеше яшәгән туган ягыбызда 15 миллиард сумлык промышленность һәм 3 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә. Машина төзелеше һәм металл эшкәртү, нефть чыгару, химия һәм нефтехимия, энергетика, җиңел һәм азык промышленносте төп тармаклардан исәпләнә Республика азык-төлекнең төп төрләре белән үзен тәэмин итеп кенә калмый, гомумсоюз өстәленә дә шактый күләмдә ит, сөт, бәрәңге җибәрә. Ә хәзер, сез әйткәнчә, «кесәдә» ниләр барлыгын санап карыйк. Татарстан АССРның дәүләт бюджеты 800 миллион сум чамасы тәшкил итә. Бу — республика җирендә алынган керем һәм тотылган чыгымның уннан бер өлеше генә. Ләкин без бюджетка гына ябышып ятмыйча, акчаның һәр тиенен санарга өйрәнергә дә тиешбез. Шунсыз үзфинанслау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әйдәгез, саныйк. Былтыр Татарстан 8 миллиард сумнан артык керем алды. Моңа предприятиеләрнең табышы, әйләнеш налогы, амортизация исәбенә чигерелгән акча, керемгә салына торган налог һәм озак сроклы кредит акчалары керә. Ә чыгымнар болай; 2,5 миллиард сум — капиталь төзелешкә (биредә җирле төзелешләр дә. узәк чыганаклардан финансланучы объектлар да исәпләнә), 1 миллиард сум — пенсия түләүгә, тагын бер миллиардка якын — авыл хуҗалыгына акчалата ярдәм, 500 миллион сум—социаль сферага (сәламәтлек саклау, мәгариф, культура), предприятиеләр дә бу максатка тагын шул кадәр акча тотты, миллиард ярым сумга якын акча хезмәт коллективларын экономик кызыксындыру фондына күчерелде. Бөтен чыгымнар 7 миллиард сумга җыела. Шулай итеп, керем чыгымнардан 1 миллиард сумга артыграк. Күрәсез, Татарстан үзен-үзе туйдыра ала М. Зарипов; һәм, әйтер идем, шактый уңышлы туйдыра ала. Мин кайбер саннарны карап чыктым һәм Татарстанны экспериментта катнашучы башка төбәкләр белән чагыштырып карадым. Татарстан җан башына промышленность продукциясен Балтик буендагы теләсә кайсы республикадан күбрәк җитештерә. авыл хуҗалыгы буенча да алар дәрәҗәсенә якынлашып килә Шул ук вакытта Эстониядә яшәүче елына 90, Латвиядә — 85, Литвада — 86 килограмм ит куллана. Татарстанда исә нибары 64 килограмм Сөт ризыклары куллануда да шактый ук аерма бар. Эстониядә бер кешегә күчереп исәпләгәндә торак мәйданы 20 квадрат метр туры килә. Латвиядә 19 Литвада 18. Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк — 15. Дөрес, эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең эш хакы бер чама. Ләкин, мәгълүм булганча, әгәр акчаны үзеңә кирәк товарга алыштыра алмыйсың икән, югары хезмәт хакы да кызыксындыру чарасы булудан туктый. М. Шаймиев: Моңа кадәр без мондый чагыштыруларны бик четерекле мәсьәлә дип карадык. Кемнең ничек яшәвен чагыштырып ни файда, янәсе Ә, мөгаен, чагыштырырга кирәк булгандыр. Вакыты җиткәндер Карасак, санасак, бик күп файдалы нәтиҗәләргә килергә, шактый күп нәрсә турында уйга калырга мөмкин. Балтик буе бездән ерак Үзебезнең Идел буе экономик районын гына алыйк. Татарстан АССР бу төбәктә агропромышленность комплексының нә- тиҗәлелеге буенча беренче урында тора. Авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына бездә Идел буендагыга караганда ике тапкыр күбрәк продукция җитештерелә Шул исәптән, ит — 90 центнер (Идел буендагы уртача күрсәткеч— 51), сөт — 329 центнер (уртача күрсәткеч 168). Ә аларны куллануга килсәк капма-каршы хәлгә тап булабыз. Җан башына ит куллану буенча Татарстан Куйбышев һәм Саратов өлкәләреннән 6-7, сөт һәм сөт ризыклары буенча 23 һәм 68 килограммга калыша. Бездә шулай ук халыкка аерым төр товарларны, бигрәк тә катлаулы көнкүреш техникасын сатуда артка калу күзәтелә. Региональ хуҗалык исәбенә күчүнең киң яклау табуы очраклы хәл түгел, чөнки ул өлкәләр, республикалар, районнар һәм шәһәрләр арасындагы урынсыз тигезләүчелекне бетерергә, гаделсезлеккә чик куярга, хезмәтнең сыйфатын тормыш сыйфаты белән тыгызрак бәйләргә мөмкинлек бирә. М. Зарипов: Моңа кадәр барлык республикалар, өлкәләр, гади генә итеп әйткәндә, уртак табактан кемгә күпме бүлеп бирелсә, шуңа разый булып яшәделәр Әмма бөтенесен яңадан, хәтта гадел итеп бүлү нәтиҗәсендә кемдер элеккегедән күбрәк өлеш алганнан гына без баерак булырбызмы соң? М. Шаймиев: Яшәү шартларын яхшыртуга, матди байлыкларны күбрәк туплауга элеккегә караганда нәтиҗәлерәк эшләү белән генә, яңа чимал ресурсларын. материалларны әйләнешкә кертеп кенә ирешеп була, иң мөһиме — кеше факторы активлаша. Региональ хуҗалык исәбенең иң югары гаделлеге, территориаль үзидарәнең асылы әнә шуларда чагылырга тиеш. Җитештергән әйберне генә үзара бүлергә мөмкин Баерак булырга телибез икән — күп тапкыр яхшырак эшләргә өйрәнергә, акчаның кергән хәтлесен санап кына туздырырга, тупасрак булса да әйтим, юрганыңа карап аяк сузарга өйрәнергә дә кирәк. Күптән түгел без бер төркем белгечләргә Татарстан экономикасында якын арада нинди резервларга исәп тотарга мөмкинлеген исәпләргә кушкан идек. Ул, кызганычка каршы, бик күп югалтулар булуын ачыклады. Кайбер предприятиеләрнең, мәсәлән, теләсә кайсы чит ил фирмасы көнләшерлек югары җитештерүчән җиһазлары бар Ләкин алар ярымкуәтенә генә файдаланыла. Шул ук вакытта предприятие аны күрше заводка биреп торырга теләми яки булдыра алмый Чөнки күрше завод башка министрлыкка буйсына. Исәпләү техникасын, транспортны, склад һәм производство биналарын, произ водство калдыкларын, гөзү оешмаларын файдалануда да шундый ук кимчелекләр бар Татарстанның иң зур предприятиеләреннән саналучы КамАЗ берләшмәсе инде унике ел эшли, әмма хәзергә кадәр ул проект куәтенең 90 процентын гына файдалана. Ул кадәр игътибар бирелмәгән, даны азрак булган башка предприятиеләр турында сөйләп тә торасы юк Министрлыклар исә бу хәлгә артык борчылмый, чөнки предприятиеләр бирелгән планнарын 100 һәм хәтта 101 процентка үтәп килә. Ә территориаль идарә органнары нишли соң? Кулга керәмкерәм дип торган акчаның агып китүен күреп, алар моннан котылу юлын эзләргә тиеш иде кебек: бәлки продукциянең бер өлешен чит илләргә сатаргадыр, шул акчага әлегә җитеп бетмәгән металл һәм кирәкле җиһазлар алыргадыр Нәрсә дә булса эшләргә кирәк бит инде Иң сәере шунда, Советлар хәзер министрлыкларга караганда да ныграк битарафлык күрсәтә. Ни өчен? Җавабы бик гади. Гигант заводлар тавышларыннан үзләре урнашкан җиргә, эшчеләре яши һәм көн күрә торган җиргә бик авырыксынып кына өлеш чыгаралар. КамАЗ, мәсәлән, дүрт процентын, ә Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсе нибары бер процентын гына Советлар карамагына бирә. Тагын бер мисал Татарстанда 2 миллиард тоннадан артык нефть чыгарылды, нефть чыгаручы районнарның җире төрле коммуникацияләр белән «җәрәхәтләнеп» бетте. Әмма нефть индустриясенең үсүеннән Татарстан сизелерлек файда алмады, ул гына да түгел, промыселлар сөрүлек мәйданнарны кысрыклыйлар, туфракның уңдырышлылыгы кимегәннәнкими бара. Без халык куллануы товарлары турында да әйткән идек. Республикабызда алар дүрт миллиард сумга якын җитештерелә. Шул күләмдә хезмәт хакы түләнә. Ләкин шунысын искәртергә тиешбез, беренчедән, алар халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитәрлек түгел, икенчедән, аларның сыйфаты дөнья стандарты үрнәкләреннән түбән, ассортименты тар. Алга таба ни эшләргә? Предприятиеләргә боерык биреп, аларны товар эшләп чыгаруны киңәйтергә мәҗбүр итәргәме? Без күптәннән шулай эшлибез. Ләкин шунысын аңладык, әмер бирү ысулының мөмкинлекләре бетте һәм алар бернинди алга ыргылыш тудыра алмаячак. Хәзер экономик ысуллар эзләргә, территориаль хуҗалык исәбенең мөмкинлекләрен оста һәм колачлырак файдаланырга кирәк. М. Зарипов: Сез китергән мисаллар предприятиеләрдә, тармакларда хуҗалык исәбе мөмкинлекләренең әлегә йомшак файдаланылуын күрсәтә. Региональ хуҗалык исәбе боларга тагын ни өстәр, нәрсә белән ярдәм итә алыр соң? М. Шаймиев: Иң беренче чиратта, производство белән социаль үсеш арасындагы кискен диспропорцияне йомшартачак Андый тигезсезлекнең, территориаль мәнфәгатьләрне санга сукмыйча идарә итүнең тармак принцибы нәрсәгә китергәнен без ачы тәҗрибәбездән чыгып беләбез Соңгы егерме биш елда Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре, нефть чыгару үзәкләре ашкынып үсте, республиканың бу төбәгендә шәһәр халкы бер миллионга диярлек артты. Шуның белән бергә алдыбызга четерекле мәсьәлә килеп басты: азык-төлек җитештерүне, яшәү өчен шартлар тудыру инфраструктурами да шундый ук колач белән ничек үстерергә? Иделдә һәм Камада ике гигант — Куйбышев һәм Түбән Кама гидростанцияләре төзелү кыенлыкларны берничә тапкырга арттырды, иң уңдырышлы, су баса торган тугайлардан ярты миллион гектар җир ясалма диңгез дулкыннары астында калды. Министрлыклар һәм ведомстволар теге яки бу предприятиене төзү, киңәйтү, реконструкцияләү турында план корганда аларда эшләүчеләрне ашату, киендерү, тормыш шартлары тудыру турында баш ватып тормыйлар. Аларны акча әйләнешенең тигезсезлеге дә. экологии хәлнең катлаулануы да борчымый. Нефтьчеләр, энергетиклар, нефтехимиклар. автомобиль төзүчеләр — барысы да үз өсләренә бары тик промышленностьны үстерүне генә алалар. Ә инде азык-төлек табу, комплекслы социаль программаны тормышка ашыру кебек «вак-төяк» мәшәкатьләр җирле партия һәм Совет органнарына кала. Республикабыздагы яңа җирләрне үзләштерүнең вакыйгаларга бай елъязмасы — җирле власть органнарының үзәк министрлыклар белән бетмәс-төкәнмәс даулашу- тарткалашу тарихы да ул Кызганычка каршы, алар күп очракта соңгыларының җиңүе белән тәмамланып килде Республикада үзфинанслау кертелү хәлне кискен үзгәртер дип өметләнергә урын бирә. Территориаль хуҗалык исәбе коллективларның мөстәкыйльлеген ныгытыр, министрлыклар һәм ведомстволарның предприятиедәге финанс һәм хуҗалык эшчәнлегенә тыкшынырга омтылуына, бернинди нигезсез бар табышны үзләш терүләренә каршы торырлык көч бирер. Ә хәзергә министрлык фондына акча күчерүнең катгый нормативлары хәтта бюджетка түләү суммасыннан да артып китә. Менә бер мисал. СССР Минхимпромы «Казаньбытхим» берләшмәсенә министрлык фондына акча күчерү нормативын 9,2 миллион сум итеп куйган. Бу — предприятиенең дәүләт бюджетына түләячәк суммасыннан 1,7 миллион сумга күбрәк. Тармак штабының исәпләвенчә, бу аерма 1989 елда 2,7 миллион, ә 1990 елда 2,9 миллион сум тәшкил итәчәк. Уйлап карыйк, предприятие акчалата кемгә ярдәм күрсәтә: союз бюджетынамы, әллә үз өстендәге министрлыккамы һәм аның аркылы тармакның начар эшләүче предприятиеләренәме? Менә шундый авыр һәм гаделсез салымнар җирле бюджетны булдыруга комачаулап кына калмый, гомумән, хезмәт коллективларында югары җитештерүчән хезмәт белән кызыксынуны бетерә. М. Зарипов: Соңгы елларда Советларның ролен күтәрү юнәлешендә хөкүмәтебезнең берничә мөһим карары кабул ителде. Аерым алганда, аларда җирле власть органнары белән килешенмичә төзелгән планнар һәм исәп- хисапларның юридик көче булмау күздә тотылган иде. М. Шаймиев: Ләкин бу кагыйдә еш бозыла, башкарма комитетларның визасы куелмаган документлар элеккечә юридик көчкә дә, матди көчкә дә ия. Шул ук вакытта мин предприятиеләрнең план проектларын тикшергәндә һәм раслаганда җирле Советлар катнашкан очракларны, моның сизелерлек экономик файда бирүен сөйләүче мисалларны күп китерә алыр идем. Мәсәлән, соңгы ике елда эшләүчеләр саны өстәмә рәвештә 30 мең кешегә кыскартылды, ә товар эшләп чыгару күләме 300 миллион сумга артты. Хезмәт коллективлары туплаган средстволарны социаль төзелешкә юнәлдерү моннан алдагы ел белән чагыштырганда 30 процентка үсте. Болар барысы да тармак планлаштыруын территориаль планлаштыру белән бәйләүнең сизелерлек нәтиҗә бирүе турында сөйли. Ләкин, тулаем алганда, министрлыклар һәм ведомстволар әле һаман да иске алымнарга ябышып яталар, предприятиеләрнең план проектлары җирле Советлар белән килешенмичә кабул ителә. Соңыннан тикшерүләр күрсәткәнчә, җитештерү күләме предприятие мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнми, халык куллану товарлары эшләп чыгаруга киметелгән задание җиткерелә, эшчеләрнең социаль ихтыяҗлары кирәгенчә искә алынмый. Күргәнебезчә, тармак һәм ведомстволарга «таркатылган» хуҗалык исәбе үзенә йөкләнгән оештыру һәм экономик бурычларны тулы күләмдә хәл итә алмый, һәр район, шәһәр һәм тулаем республика үзидарә, үз-үзен финанслауга күчкәндә генә ул чын мәгънәсендә эшли башлаячак М. Зарипов: Хәзерге вакытта республика чыгымнарының 70 процентка якыны гомумдәүләт финанс ресурсларыннан тәэмин ителә Килернең чыгымны каплавы, үзфинанслау, территориаль хуҗалык исәбе шартларында республика производствога һәм социаль ихтыяҗга агымдагы чыгымнарны каплау өчен акчаны каян алачак? М. Шаймиев: Әйдәгез, башта ук ачыклап куйыйк: ул саннар республика ала торган акча аның үзе эшләп тапкан акчасы түгел дигәнне аңлатмый. Татарстанда урнашкан предприятиеләр табышларының төп өлешен Союз яисә Россия бюджетына күчерәләр, ә аннан соң ул акчаларның бер өлеше инде исемсезләнеп, кире безгә кайта. Финансистлар күзлегеннән караганда, бернинди аерма юк кебек. Барыбер акча бит. Ләкин шул исемсезләнү хезмәт белән аның нәтиҗәсе арасындагы турыдан-туры бәйләнешне өзә, аның күзгә күренеп торган кызыктыргыч матурлыгын югалта. Территориаль үзфинанслау менә шул исемсезләнүне бетерүгә, бөтен нәрсәнең үзәккә бәйлелегеннән котылуга юнәлдерелә дә инде. Без биредә акча ресурсларын гомумсоюз бюджетыннан тулыландыру кирәклеге турында сөйләмибез. Оборона чыгымнары, гомумдәүләт программаларын үтәү кебек чыгымнар да бар бит әле Предприятиеләрнең союз бюджеты алдындагы йөкләмәләре, бурычлары барысы да үтәлергә тиеш. Территориаль хуҗалык исәбе аерым өлкә яки республиканың тулаем ил алдындагы җаваплылыгын һичничек киметергә тиеш түгел. Без барыбер безгә кайтачак әйләнеш средстволары турында сүз алып барабыз. Ул акчалар барыбер безгә кире кайта, ләкин аларны кулга төшергәнче күпме ялыктыргыч сөйләшүләр, раслаулар, ярдәм сорап ялварулар кирәклеген үзебез генә беләбез. Менә шул акчалар баштан ук җирле Советларга бирелсә начар булыр идемени! Аларның кимендә яртысы төп производство фондлары өчен түләү рәвешендә кайтырга, таби- 6 гать, хезмәт ресурслары өчен барлык чигерүләр дә тулысымча җирле Советлар карамагында калдырылырга тиеш. Безнең фикеребезчә, региональ хуҗалык исәбе шартларында республика бюджеты яңача оештырылырга тиеш. Иң элек, предприятиеләрнең табышыннан чигерүләрнең ныклы нигезләнгән нормативлар буенча җирле бюджетка күчерелүенә, аларның кискен арттырылуына ирешергә кирәк, һәм моны һич кичекмәстән. җирле Советларда союз һәм республика министрлыкларына буйсынган предприятиеләрнең ахыргы эш нәтиҗәләре белән экономик кызыксыну туарлык итеп эшләү зарур М. Зарипов: Региональ хуҗалык исәбенең төп этәргеч көче, аның канаты һәм алга әйдәүчесе — хезмәттә үз-үзеңне аямау, бөтен барлыгыңны җигеп эшләү, керемнәргә карап акча тота алу Әйләнештә акчаң күп икән — тормышны да яхшырак оештырырга мөмкин. Үзара бәйлелек бик ачык күренә. Идарә итүнең хуҗалык исәбенә нигезләнгән принциплары гамәлгә кертелгәч республика хезмәт ияләре нинди уңай үзгәрешләргә өмет итә алалар? М. Шәимиев: Беренче нәүбәттә, әлбәттә, күп нәрсә үзләренең оешканлыгына, тапкырлыгына, яхшы мәгънәдәге эшкуарлыгына, резервлар эзләүгә һәм табып, аларны эшкә җигә алуга бәйле Бөтен эшчәнлектә аркылыдан буйга үткән хуҗалык исәбе һәркемнең кулын чишәр, иҗатка, инициативага, төрле эзләнүләргә канатлар куяр иде. Сер түгел, әле күптәнме генә хуҗалык инициативасы күрсәткән теләсә кайсы кеше җәзасын тапмый калмый иде. Дөрес, болар «Әйдә, әйдә, эшлә» дигән яңгыравык өндәмәләргә төрелеп, рәсми рәвештә игълан ителмичә генә алып барылды. Ләкин беләбез, хуҗалык практикасында кем дә булса берәү өстәмә продукция җитештерә икән, «артык» продукция шунда ук планга кертелә һәм дисциплинар тәртиптә, мәҗбүри рәвештә гомумдәүләт фондына күчерелә иде. Мондый шартларда кем генә өстәмә резерв яки мөмкинлек эзләп баш ватар икән?! Тыныч эшлисең килсә, эзләнмә, тик утыр! Хәзер мөнәсәбәт үзгәреп килә. Бу бишьеллыкта, мәсәлән, азык-төлек белән эш баш- качарак тора. Союз фондына бирү планын үтәгәннән соң калган барлык продукция республика карамагына күчте. Шушы кагыйдә гамәлгә кергәч, соңгы ике елда шәһәрләрдә һәм эшчеләр поселокларында фондларга өстәмә рәвештә 8 мең тоннага якын ит, 121 мең тонна сөт, 20 миллион данә йомырка сатылды Терлекчелек продуктлары сатуны тагын да арттырырга кирәк иде дә бит, ләкин килеп чыкмый — производство үсеше ихтыяҗлар үсешенә җитешә алмый Әгәр без җан башына мөһим продуктлар куллануда Балтик буе республикаларыннан калышабыз икән, кибет киштәләрендә сөт ризыкларының төре азрак икән, ит. колбаса кебек әйберләрне күбрәк кооператив кибетләреннән эзләргә мәҗбүрбез икән — монда иң элек үзебезнең эшне тагын да яхшырту турында уйларга кирәк. Чөнки безнең фермаларда җитештерүчәнлек түбәнрәк, мал азыгын азрак әзерлибез, терлекләрдән алардагы кадәр югары артым һәм савым ала алмыйбыз. Хуҗалык исәбе дәүләт ресурсларына салынып ятучыларны түгел, ә җиң сызганып эшкә керешкән, хыялын тормышка ашыра белгән кешеләрне хуплый Үз-үзеңне тәэмин итү стимулы, башлангыч планда искә алынмаган өстәмә продукцияне шул төбәктә калдыру тәртибе — хөкүмәтнең махсус карары нигезендә билгеләнде. Әмма ведомстволар диктаты шул кадәр гадәткә кергән ки, һәрбер артык шөреп яки кадакны югарыда исәпкә алу һәм кемгә бирергә күрсәтеп тору әле хәзергә кадәр дәвам итә. 1987 елда, мәсәлән. Түбән Кама «Шин» берләшмәсе заводларында заданиега өстәмә рәвештә 186 мең җиңел машина шины җитештерелгән иде. Шулардан 29 мең «артык» шинны Татарстанда сатарга рөхсәт алу өчен Миннефтехимпром белән күпме җан кыйганны, күпме кәгазь язылганны аңлатып бирү мөмкин түгел. Өстәмә җитештерелгән продукциягә хуҗа булу, аны үзең теләгән максатка тоту — ә ул Татарстанда елына 100 миллион сумлык диярлек була — региональ эшчәнлек- нең гаять нәтиҗәле стимулы, аны чикләргә түгел, киресенчә якларга һәм һәртөрле ярдәм күрсәтергә кирәк. Сүз уңаеннан, бу кагыйдәне җирле бюджетны төзегәндә дә кулланырга ярар иде Әгәр пландагы табыш алынмаганда җирле бюджетка акча керү автомат рәвештә киметелә икән, предприятие көтелгәннән күбрәк табыш бирсә, ни өчен әле ул җирле Советларның әйләнеш капиталын тулыландырырга тотылмаска тиеш ди? Җирле эшлеклелекне чикли торган ялгыш һәм көтелгән нәтиҗәне бирмәүче гадәтне бетерергә күптән вакыт Чимал һәм технологиянең яңа резервларын әйләнешкә кертү, кеше факторын активлаштыру нәти җәсендә алынган планнан тыш табыш гомумдәүләт бюджетына түгел, ә оешкан төстә эшләгән, кешеләрне туплый белгән, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгән җирдә бирелергә тиеш. Инициатива һәрвакыт һәм һәркайда, бернинди чикләүсез хупланырга тиеш! Халыкара хезмәттәшлектә дә уңай мөмкинлекләр ачыла. Татарстан маркасы дөньяның 70 илендә билгеле, республика экспортка самолетлар, йөк машиналары, приборлар, компрессорлар, ясалма каучук, фанер, полиэтилен, аяк һәм өс киемнәре чыгара. 1988 елның беренче яртысында экспорт күләме 211 миллион сум тәшкил итте. Элегрәк экспорт сәүдәсенең шулай ук үз йөзе юк иде Татарстан чит илләрдәге партнерлары белән турыдан-туры элемтәгә керә алмады, аны Внешторг оешмасы эшләде. Хәзер предприятиеләр чит ил фирмалары белән үзләре үк килешү төзиләр Казан күнчеләре, мәсәлән, чит илләргә ярты миллион данә тире җибәрүгә контракт төзеделәр Вахитов исемендәге химия комбинаты 100 тонна кер юу порошогы. Түбән Кама нефтехимик лары ясалма каучук, стирол, «Идел» агрокомбинаты чимал җибәрү, машиналар, технологик җиһазлар кайтарту турында килешенделәр Хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы, чит ил сәүдәгәрләре «Спартак» берләшмәсе, «Аромат» парфюмерия фабрикасы, кооператорларның мех фабрикасы өчен җиһазлар җибәрәчәкләр. Экспортта катнашучылар кулында ирекле валюта тупланачак, аларны машиналар, станоклар, җиһазлар алу өчен дә. Сәүдә министрлыгы аша халык куллануы товарлары кайтарту өчен дә файдаланырга була. Ул әйберләрне исә валюта тапкан хезмәт коллективларында сату мөмкинлеге туа. Чит илләр белән сәүдә итү кагыйдәләре 1985 елның апреленнән соң кабул ителгән иде. Ул һәркем өчен уртак, әмма төрле җирдә төрлечә гамәлдә йөри, һәр министрлыкның үз уставы бар. Казан күн берләшмәсендә чимал артык күп тупланган, хәтта биредә аны кабул итүне туктатырга мәҗбүр булсалар да. Роскожпром аны чит илләргә җибәрүне ике айга диярлек тоткарлап торды. Татарстан нефтьчеләре кара алтынның дүрттән өч өлешен экспорт кондициясенә җиткерәләр, бу гаять катлаулы, күп хезмәт сорый торган эш белән ике меңгә якын кеше мәшгуль, алар ике дистәгә якын махсус установкага хезмәт күрсәтә. Продукциянең һәр тоннасына өстәмә рәвештә тәңкә ярым чыгым тотыла. Экспорт өчен миллионлы чыгымнарга барсалар да, нефтьчеләр үзләре бернинди валюта алмыйлар, барысын да тармак штабы йотып бара. Региональ хуҗалык исәбенә күчкәндә исә валютаны ниндидер локаль бурычларны түгел, ә гомумтерриториаль максатларны тормышка ашыруга юнәлтеп булыр иде Республикада экспорт һәм импорт белән шөгыльләнүчеләрнең тырышлыгын бер йодрыкка туплау мөмкинлеге турында да уйланырга вакыт. Бу чаралар халык хуҗалыгының әлеге тармаклары белән тирәннән уйлап җитәкчелек итүдә Советларның кызыксынучанлыгын нык арттырыр иде М. Зарипов: Сүз дә юк, җирле бюджетның предприятиеләр алган табыштан тулылана баруы бик мавыктыргыч перспектива. Әмма территориянең үз- үзен финанславы ике якның да җаваплылыгын күздә тота. Моңа кадәр Советлар промышленностьның нәтиҗәле эшләвеннән чынлыкта бернинди файда күрмәгән кебек, зыянга эшләп утыручы производстволар өчен дә артык пошынмадылар. Алар өчен министрлыклар җавап бирде. Ә хәзер читләр кесәсенә керүче завод-фабрикаларның бурычларын кем түләр? 1987 елда, мәсәлән, илле предприятие кырык миллион сумлык зыян китергән иде. Зыянга эшләүче колхоз һәм совхозларны кая куясың?! Финанс ярдәменнән башка алар да озакка суза алмаячак. Хуҗалык исәбенә күчкән Татарстанга үз өстенә шактый күп мәшәкатьләр өяргә туры киләчәк. М. Шаймиев: Бәхәсләшмим, зыянга эшләүче предприятиеләр һәм хуҗалыклар үзфинанслауга күчүне шактый кыенлаштыра, әлбәттә. Ләкин мин киләчәккә өмет белән карыйм. Эзлекле һәм тулы канлы хуҗалык исәбе гаҗәпләнерлек хәлләр тудырырга сәләтле. Менә агропромышленность комплексын алып карыйк. Гаять катлаулы һәм зур тармак Ул үзүзен финанслауга күчерелгән иде. Соңгы ике елда Татарстанда корылык хакимлек иткәнен һәркем белә Ләкин шундый шартларда да, элек әйтелгәнчә, «табигать шартларының уңайсыз килүенә карамастан»—хуҗалыкларның рентабельлеге үсә бара! Тагын икенче бер четерекле мәсьәлә бар колхоз-совхозлар муеннан бурычка баткан. Озак һәм кыска сроклы кредитларның чиге юк. Бу йөк белән территориаль мөстәкыйльлеккә омтылу, чыннан да, бик шикле. Мондый хәл бер Татарстанда гына да түгел Мәсьәләне хәл итү юлын гомумдәүләт күләмендә эзләргә кирәктер. М. Зарипов Тагынмы’ Инде ничәнче кат хуҗалыклар әҗәтләрен кайтармый котылалар булып чыгамы? Үзфинанслауга күчү алдыннан яхшы фал түгел Шулай да фараз итеп карыйк, бурычлар алып ташланды, ди Шуннан соң нәрсә килеп чыгар? Яңа бурычларны һәм зыянга җитештерелгән продукция хакын кем түләр, хуҗалыклардан сатып алу бәясе белән халыкка сату бәясе арасында туган аерманы кем хисабына капларбыз? Әгәр территориаль хуҗалык исәбе кертелгәч азык-төлеккә бәя күтәрелә икән, аны алдан ук уңышсыэлыкка дучар дип әйтергә мөмкин мондый хуҗалык исәбенә халык ничек карар? Мин моны бер дә юктан гына әйтмим. Редакцияләргә бәяләр үзгәрү турындагы мәсьәлә буенча килгән һәр ун хатның тугызында бердәнбер үтенеч, ялвару ярылып ята зинһар азык-төлеккә бәяләрне күтәрүгә юл куя күрмәгез! М. Шаймиев: Моңа юл куярга ярамый, әлбәттә Без бүген халыкның тормыш хәлен яхшыртуны региональ хуҗалык исәбенең беренчел һәм иң мөһим бурычы ител сүз алып барабыз. Бюджетны, идарә итү структурасын үзгәртеп кору, республиканың үз-үзен финанславы — болар барысы да яхшырак хуҗалык итү исәбенә яхшырак тормышка ирешү чаралары гына. Әйдәгез, җентекләбрәк, бөртекләбрәк санап карыйк. Бер килограмм сыер ите җитештерү бездә 4 сум 76 тиенгә төшә, кибетләрдә исә ул 1 сум 90 тиенгә сатыла. Татарстан хуҗалыкларына ит һәм сөт җитештергән өчен өстәмә рәвештә биш йөз миллион сум түләнә. Ә барлык төр продукция өчен дотация күләме — бер миллиард сум. Үзфинанслауга күчкәч мондый вариант тәкъдим ителә: зыянга җитештерелгән һәм бөтенсоюз фондына җибәрелгән авыл хуҗалыгы продукциясе өчен, элеккечә, дәүләт түләячәк, ә инде дәүләт заданиесеннән тыш җитештерелгән кадәресе республикада калдырыла һәм аның өчен без үз бюджетыбыздан түләячәкбез. Шунысын да әйтим, --агымнарның бу статьясын без алдан ук уйлап куйдык һәм аны исәп-хисапка керттек. Ә алга таба юл бер генә — продукция җитештерүне арттыру һәм аның үзкыйммәтен киметү, хуҗалык итүнең яңа. тагын да нәтиҗәлерәк юлларын эзләү һәм, барыннан да элек, аренда подрядын куллану Күптән түгел без кооператив кибетләрендә сыер итенең бәясен 3 сум 50, дуңгыз итенекен 2 сум 50 тиенгә кадәр төшерә алдык. Тормыш аны тагын да төшерергә мөмкинлек барлыгын күрсәтә. Шундый ук юл белән коммуналь һәм көнкүреш хезмәте өчен түләү, шәһәр транспортында билет бәяләрен үзгәртү мәсьәләләрен дә хәл итәргә була, һәр Совет үз җирендә хуҗа булырга, бюджетның мөмкинлекләрен һәм халыкның ихтыяҗын искә алып бәяләрне дә үзе куярга тиеш. М. Зарипов: Сүздә ышандыра, ә эштә, кызганычка каршы, әлегә шикләндерә. Моның өчен сәүдә, җиңел промышленность һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү сферасында хуҗалык исәбе кертүнең нинди чатаклыклар чыгаруын искә төшерү дә җитә Теләсә нинди юл белән табыш алырга омтылу, ахыр чиктә, бәяләрнең артуына китерде Юкса, барысы да дөрес кебек. Халыкның тормыш хәлен яхшыртырга кирәк. Ә моның өчен акча җитми. Акчаны исә табыш кына китерә. Ә табыш алуның иң гади юлы — продукциягә бәяне күтәрү. Әмма бәя күтәрү — ул халыкның тормыш дәрәҗәсен төшерү дигән сүз. Әкияттәге сыман, каян чыгып киткән булсак, тагын шунда кайтып кердек Кулга тоттырмый торган әйбер артыннан серле боҗра эчендә йөгереп йөрмибезме? Бу боҗраны кем өзә ала соң? Территориаль хуҗалык исәбенә күчкән җирле Советмы? Алай дисәң... Хәзер ул үзе үк предприятие күбрәк табыш алсын өчен тырышачак бит. М. Шаймиев: Шәхсән мин үзем бу серле боҗраны нәкъ менә территориаль хуҗалык исәбе белән Советларның экономик эшчәнлеге генә өзәчәгенә ышанам Предприятие планнарын төзегәндә формаль рәвештә «Килешен- де-килешенмәде» дип мөһер сугып утыручы гына булмыйча. Советлар предприятиеләрнең үз финанс хәлләрен халык хисабына яхшыртырга маташуларына да чик куячаклар, продукциягә акланмаган югары бәяләр куюны, халыкка кирәкле, әмма арзан товарларның бетерелүен чикләячәкләр Советларны килешмәүчән булырга нәрсә мәҗбүр итә соң? Монысы — аларның сайлаучылар алдында турыдан-туры һәм катгый җаваплылыгы. Бер генә министрлыкның да андый җаваплылыгы юк Шулай итеп, территориаль идарә органнарындагы вәкилләре аша предприятиеләр эшчәнлегенә халык үзе контрольлек итәчә;:. Региональ хуҗалык исәбе тармак хуҗалык исәбенә караганда күпкә демо- кратрак. М. Зарипов: Ләкин демократия аерым төркемнәргә хас җирле эгоизмны каплаучы пәрдә булып та хезмәт итә ала бит. Хәзер, мәсәлән яңа пред- приятиеләр тезүгә каршы «экологик» митинглар һәм демонстоацияләр дулкыны кузгалды Аларның таләбе бер төрле теләсә кайда төзегез, ләкин бездә генә түгел. Әгәр мондый таләпләрнең барысын да канәгатьләндереп барсак, территориаль йомыклыкка һәм экономик прогрессның сүнүенә килеп чыкмабызмы? М. Шаймиев: Татарстанга килсәк, ул берничек тә йомыла алмый. Безнең республикада, промышленность белән шыплап тутырылган булуга карамастан, предприятиеләрнең үсеше тукталмый. Атом электр станциясен һәм гидростанцияне төзү дәвам итә, минераль ашламалар заводы, Алабугада аз литражлы автомобильләр комплексы корыла. Дөрес, җәмәгатьчелек басымы астында республика җирендә табигатькә һәм кешеләргә кире кайтарып алгысыз зыян китерерлек предприятиеләрне урнаштырудан баш тартырга туры килде, һәм бу мәсьәләне дөрес, законлы хәл итү. Әйтик, «Оргсинтез» берләшмәсенең яңа куәтләре, синтетик каучук производствосы, биохимия заводы шәһәр эчендә һәм ял зонасында урнаштырылырга тиеш иде. Моңа берничек тә юл куеп булмый. Ләкин, әйдәгез, проблемага киңрәк караш ташлыйк Чыннан да, ведомстволар һәм территорияләрнең капма-каршы мәнфәгатьләрен ничек килештерергә соң? Әлбәттә, проектларның экологик яктан тирәнтен эшләнүе хакында хәзергегә караганда күпкә артыграк кайгыртырга кирәк булачак. Шул ук вакытта министрлык,— э аның йөзендә дәүләт — химия объектлары төзүне бу җирләрдәге халыкны кызыктырырлык та итә ала бит. Нинди юл белән? Иң ышанычлысы — экономик юл Предприятиенең табышыннан җирле бюджетка зурайтылган өлеш чыгарылса, районның социаль-культура үсешенә һәм табигатьне саклауга акча бүлеп бирелсә тормышның сыйфатын яхшырту максатларында теге яки бу төбәк үз карамагына яхшы табыш бирүче предприятиене алырга теләмәс идемени?! Бәлки әле җирле Советлар үзләре үк планлаштыручы оешмаларга гамәлдәге производстволарны киңәйтүне, экономик яктан нәтиҗәле яңа объектлар төзүне сорап мөрәҗәгать итәрләр иде. Региональ хуҗалык исәбе — тармак белән идарә итү принципларын өлкә яки республика экономикасына механик күчерү түгел Ул — хуҗалык итүнең сыйфат ягыннан бөтенләй башка ысулы, төбәк һәм дәүләт интересларын, коллектив һәм аерым һәр кешенең ихтыяҗларын гармоник кушарга мөмкинлек бирүче сыгылмалы механизм М. Зарипов: Минтимер Шәрипович, республикада хуҗалык белән идарә итүне үзгәртеп кормый торып, региональ үзидарә һәм үзфинанслау принципларына күчү мөмкин булыр микән? Әлегә кадәр җирле Советлар бары тик үз подразделениеләре белән генә эш итте Ә алар республика экономик потенциалының бик аз өлешен генә алып тора. Региональ үзидарә шартларында исә союз һәм Россия масштабындагы предприятиеләр эшчәнлегенә нәтиҗәле тәэсир ясарлык дәрәҗәгә күтәрелергә кирәк булачак Моңа ирешү өчен идарә итүнең нинди формалары һәм алымнарын куллану кирәк дип саныйсыз? М. Шаймиев: Бөтен илебездәге кебек үк Татарстанда да хәзер дәүләт һәм хуҗалык үзидарәсе органнарын камилләштерү бара. Без идарә итү звеносыннан алты меңнән артык кешене бушаттык, билгеле бер күләмдә күпбас- кычлылыктан котылдык, бер-берсен кабатлаучы оешмаларны кыскарттык, әмма әлегә ведомствоара киртәләрне, таркалганлыкны җиңә алмадык. Төбәк һәм дәүләт интересларын кушуны тәэмин итү өчен автономияле республикага, крайга яки өлкәгә халык хуҗалыгының төрле подразделениеләре белән идарә итүче органнарны оештыруда, структурасын һәм эшчәнлеген билгеләүдә тулы мөстәкыйльлек бирелергә тиеш дип саныйм. Төзелешне генә алыйк. Республикада бу тармакка капитал салым елына өч миллиард сумга җитте, һәр өченче промышленность объекты норматив срокларда төзелми. Сәбәбе мәгълүм: төзелеш индустриясе базасы артка сөйри, төзү материаллары җитми, көчләр таркалган. Ни өчен «таркалган», ни өчен «артка кала?» Эш шунда, республикада биш йөздән артык подряд оешмасы бар, аларга 34 ведомство «җитәкчелек» итә. Төзү материаллары җитештерү заводлары 17 тармакка буйсына. Уйласаң, исең китәрлек! Бу оешмаларның биштән бер өлеше елына бер миллион сумлык та эш башкармый, яртысыннан артыгы бер миллионнан өч миллион сумлык чамасы төзи, бары тик 30 проценты гына — олпатлы подрядчиклар Шушы вакланганлык аркасында республика зур югалтуларга дучар була да инде. Төзелеш техникасы начар фйдаланыла, болай да корлә комбинатларның куәтләре җитәрлек түгел, бары тик ведомство графикларын өзмәс өчен генә бер үк төрле материаллар кирәксезгә бер урыннан икенче урынга ташыла. Өлкә партия комитеты, республика Министрлар Советы инде күп еллар дәвамында барлык бу оешмаларны бердәм комплекска туплау турында тәкъдим итеп киләләр Бу аларны мәгънәсез, ведомствочыл күзәт- челектән коткарыр иде. Ләкин бүгенге көнгә кадәр уңышка ирешә алганыбыз юк. Республика хуҗалык исәбенә күчсә, ниһаять, бу мәсьәлә дә хәл ителер дип уйлыйм. Башка тармаклардан да мисаллар китерергә була. Республика җирендә җиңел һәм туку промышленностеның 16 берләшмәсе һәм предприятиесе урнашкан. Аларга йөкләнгән бурычлар бер үк төрле диярлек, кайберләре технологик яктан да бер-берсенә бәйле, әмма буйсыну ягыннан алар аерылган. Монда да бердәм структура булдыру таләп ителә. М. Зарипов: Министрлыкларга ябышып яту хәзерге вакытта катгый мәҗбүриятлектән килеп чыга. Фондлар, ресурслар — барысы да алар кулында. Конвейерның төгәл эшләвен теләсәң, аларга баш ими хәлең юк. Теләсә-нинди кыен вакытта коллектив тармак штабына мөрәҗәгать итә ала. ә башкача ул җирле ресурслар эзләргә мәҗбүр булачак. Алары турында без күп сөйлибез, әмма каян алырга кирәклеген генә белмибез. Предприятиеләргә яхшы тәэминат булачагын берәр оешма ышандыра аламы? М. Шаймиев: Шактый предприятиеләрне министрлык буйсынуыннан алып җирле власть органнары карамагына тапшыру мәсьәләсен куябыз икән, үзен- нән-үзе материаль-техник тәэминат подразделениеләренең статусын үзгәртү зарурлыгы да килеп чыга. Мәгълүм булганча, СССР Госснабының территориаль органнары хуҗалык исәбендәге мөстәкыйль предприятиеләргә әйләнә, алар предприятие һәм оешмаларны тәэмин итү белән шөгыльләнә. Инде 1988 елда ук 800 гә якын төр продукция Госснаб номенклатурасыннан алынып кулланучыларга ирекле сатыла башлады. Якындагы биш елда барлык предприятие һәм оешмаларны тулаем тәэмин итүгә күчерү күздә тотыла. М. Зарипов: Региональ хуҗалык исәбенә күчү буенча экспериментның Татарстанда, ә тулаем сатуны оештыру тәҗрибәсенең Төмән өлкәсендә үткәрелүен ничек аңлатыр идегез? Монда берәр төрле каршылык күрмисезме? М. Шаймиев: Татарстан белән Төмән өлкәсен капма-каршы куярга теләмим. Бу турыдагы карарлар төрле вакытта кабул ителде. Ләкин шунысын беләм, берсе икенчесеннән башка яши алмый. Региональ үзидарә кертелгән җирдә, һичшиксез, тулаем сәүдә дә булырга тиеш. Тәэминат органнары иң элек төбәк ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән шөгыльләнергә тиеш. Уйлавымча. җитештерү һәм тәэмин итү даирәләренең үзара эшчәнлеген без урында тизрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл итә алабыз. Теләсә нинди очракта да материаль- техник тәэминат яхшырачак Заман рухына җавап бирүче бер мисал китерәсем килә. Күптән түгел республиканың 23 союз министрлыгына һәм ведомствосына караган алтмыштан артык хезмәт коллективы көчләрен берләштерергә карар бирделәр һәм, «Дуслык» дигән символик исем куеп. Татарстанның тармакара промышленность эксперименталь акционерлык комплексын оештырдылар. Бу структураның башкалардан принципиаль аермасы — аның акционерлык нигезендә корылуы. Җәмгыятькә кооперативлар да, аерым кешеләр дә керә ала. Үзләренең төп максатлары итеп акционерлар бүгенге көндә аерым-аерым берсенең дә кулыннан килмәслек, әмма уртак көч белән ерып чыгарлык мөһим проблеманы — халык куллануы товарлары җитештерүнең четерекле мәсьәләләрен хәл итүне куйдылар Бу — барыннан да элек, катлаулы көнкүреш техникасы җитештерүдә кооперацияләшү; теге яки бу товарга ихтыяҗны өйрәнү һәм прогнозлаштыру (монысы республика күләмендә генә түгел, ә бәлки илдәге һәм чит илләрдәге сорауны өйрәнүне дә күздә тота); яңа товарларга инженерлык документациясе әзерләү; һәр предприятиенең мөмкинлегеннән чыгып технологик кирәк-яраклар булдыру. Болар барысы да югары эстетик таләпләргә җавап бирерлек һәм конкуренциягә сәләтле итеп эшләнәчәк. Шул ук вакытта аларны сату мөмкинлеге 3-3,5 елга алдан гарантияләнә. Моның өчен зур инженерлык һәм коммерция үзәге, дизайн үзәге, технологик кирәк-ярак заводы һәм башка формированиеләр оештырыла. Шуның белән бергә, кооперациянең теләсә нинди формасын куллану мөмкинлеге чикләнми. Башкарылган эшләр республика предприятиеләренә иң якын арада халык куллануы товарлары җитештерүне сизелерлек арттырырга һәм. иң мөһиме, аларның сыйфатын тамырдан яхшыртырга мөмкинлек бирер дип уйлыйм. М. Зарипов: Илебезнең, Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәге, шул исәптән автономияле республика, өлкә яисә милли округ шул җирләрдә яшәүче төп халыкның рухи культурасы үзәге дә булып тора. Татарстанны да Советлар Союзында һәм чит илләрдә экономикасы — нефте һәм электрон-исәпләү машиналары, КамАЗлары һәм төгәл приборлары, самолетлары һәм вертолетлары, сәгатьләре һәм бик күп төрле химия продукциясе белән генә түгел, ә үзенчәлекле бай рухи культурасы аша да беләләр. Республикада яшәүче һәр өч кешенең берсе студент, мәктәп яисә бакча баласы; бездә дистәләрчә югары уку йортлары, йөзләрчә мәктәп эшләп тора, театрлар, музейлар, консерватория, художество һәм театр училищесы бар. Әгәр экономикада продукция реализацияләүдән алынган табыш чыгымнарны каплап бара икән (һәрхәлдә ул шулай булырга тиеш), рухи дөнья сферасында матди байлык җитештерелми, киресенчә, мәктәпләр, институтлар, театрлар җитди ярдәмгә мохтаҗ. Социаль һәм рухи инфраструктурага идарә итүнең күп еллар дәвамында урнашкан тәртибе буенча ул акчаның шактый өлеше гомумсоюз һәм Россия бюджетыннан бүленеп килде. Төбәкнең тулаем хуҗалык исәбенә күчүе элек гомумсоюз һәм гомумроссия фондыннан алынган ул акчаны да үзебезгә эзләп табарга кирәклеген аңлата, сумын сумга, тиенен тиенгә исәпләп барырга туры киләчәк Татарстан халкының рухи һәм мәдәни тормышын киләчәктә тагын да үстерү, аны киңәйтү һәм үзгәртеп кору юлында Сез нинди мөмкинлекләр күрәсез? М. Шаймиев: Әүвәл шунысын ачыклап куйыйк: хуҗалык исәбенә күчкәндә дә экономика, сакчыллык, халык хуҗалыгы механизмының барлык буыннарында эшлеклелек һәм югары оешканлык принциплары саклана, республика бюджетына нигез булып ятучы табыш суммасы рухи дөньядагы һаман үсүче ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек булырга тиеш. Мәсәлән, 1989 елда социаль-культура чараларына республика бюджетыннан 600 миллион сум чыгым тоту каралган, бу 1988 елдагыдан 55 миллион сумга күбрәк. Мәктәп китапханәләренә китап алуга, классларны мини-компьютерлар белән җиһазлауга акча күбрәк тотылачак. Ләкин социалистик хуҗалык исәбенең төп кагыйдәсе — акчаны белеп тоту, тиенен тиенгә исәпләп бару — рухи дөньяда эшләүчеләр өчен дә мәҗбүри шарт булып калачак. М. Зарипов: Әйбәт теләк. Әмма тормышта башкачарак түгелме? Язучы, композитор, артист, музыкант, укытучы яки балалар бакчасы тәрбиячеләренең хезмәтен бүгенге, бер минутлык ихтыяҗлар, бүген саналырга тиешле сумнар һәм тиеннәр белән үлчәп буламы? Көнчыгыш илләре халыкларында бер бик матур әйтем бар: иртәгесен уйлаган кеше ашлык чәчә, ун ел алга карап яшәгәне бакча утырта, ә инде ерак киләчәк турында хыялланганы — бөтен көчен бала тәрбияләүгә бирә. М. Шаймиев: Табигый ки, теге яки бу язучының яңа басылып чыккан китабы, яңа куелган спектакль, балет яки симфониянең, бүген генә төгәлләнгән рәссам хезмәтенең күпме акча төшерүен чутлап утыру олы ялгыш булыр иде әмма мәдәният дөньясындагы күпсанлы иҗатчыларның хезмәтенә карата матди, гражданлык һәм политик җаваплылык хисен югалтсак дөрес юлдан китәрбезме? Сер түгел, безнең барлык театрлар дәүләт исәбенә яши. Хәтта билетлары берәр ай алдан сатылып бетә торган данлыклы Г. Камал театры да очын очка ялгый алмый Республика театрларына елына өч миллион сумга якын ярдәм күрсәтелә. Әмма, республика Культура министрлыгы аларның эшен хәзерге заман сәнгать таләпләре югарылыгында оештыруда бу сумманы җитәрлек түгел дип саный Еллык ярдәм суммасын тагын ике миллион сумга арттырырга кирәк Тагын бер сан. Татарстан дәүләт филармониясе тамашачыларга елына биш меңләп концерт күрсәтә, аларны оештыруга да дәүләт кесәсеннән 400 мең сум акча түләнә. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры гастрольләре вакытында 55 мең сумлап акча җыя. ә чыгымнары 200 мең сумнан артып китә. Гәрчә соңгы елларда, бигрәк тә Шаляпин фестивальләре үткәрү уңае белән спектакльләрнең популярлыгы артса да, театрның үз сәхнәсендәге спектакльләре дә чыгымнарын каплый алмый. Китап басу эшендә дә шундый ук хәл. Мәктәп дәреслекләре чыгару гына түгел, шигырь җыентыклары, тәнкыйть китаплары, хәтта проза әсәрләре дә еш кына табыш бирми. Югалтуларны каплар өчен Татарстан китап нәшрияты зур тиражлар белән чит ил, рус һәм совет классиклары китапларын бастырырга мәҗбүр. Табигый ки. биредә сүз милли культурабыз эшчәнлеген тарайту турын да бармый. Киресенчә, җәмгыять тормышында милләтара мөнәсәбәтләрнең роле үсә барган саен, XIX Бөтенсоюз партия конференциясе күрсәткәнчә, илебездәге барлык милләтләр һәм халыкларның культурасын тагын да үстерү күздә тотыла. Җиде миллионлы татар халкының рухи башкаласы булган Казанда, Татарстан республикасында (халкыбызның дүрттән өч өлеше читтә яшә- вен дә онытмыйк) китапларны тагын да күбрәк чыгарырга, спектакльләрне күбрәк куярга, яңа музыка һәм рәсем сәнгате әсәрләре тудырырга, гастрольләргә ешрак чыгарга кирәк. Зур шәһәрләргә генә түгел, татар халкы яшәгән һәм язучы, җырчы, артист сүзен ишетергә зар булган авылларга да барырга кирәк. Чувашиядә, Удмуртиядә һәм Мари АССРда, Ульяновск, Куйбышев, Оренбург, Пермь һәм башка өлкәләрдә, бүтән төбәкләрдә яшәүче татарларның, Башкорстан АССРдагы милләттәшләребезнең үпкә-рәнҗешләрен аңларга мөмкин. Техник һәм эшне оештырудагы башка сәбәпләр аркасында аларның күбесе Татарстан радиосы һәм телевидениесе тапшыруларын карый алмыйлар. Бу техник яктан гына түгел, бәлки матди һәм финанс ягыннан да бик катлаулы мәсьәлә Ләкин моннан да чыгу юлы бар. Әгәр Казанда кыска дулкында эшләүче көчле радиостанция төзесәк (якынча исәпләүләргә караганда моның өчен 5 миллион сумлап акча кирәк), эфирда буш урын тапсак, радиотапшыруларны тотрыклы тыңлау радиусын 900 километрга арттырырга мөмкин булыр иде. Әлбәттә, зур чыгым, берничә йорт, мәктәп төзүне кичектереп торырга туры килер, әмма, мондый чыгымга барырга кирәк М. Зарипов: Димәк, рухи һәм матди тормышыбыздагы четерекле мәсьәләләрне тагын экономика җилкәсенә өяргә туры киләчәк? М. Шаймиев: Әйе. Иҗади яктан караганда, бу язучыларга җитдирәк, кызык- лырак китаплар язарга кирәк дигәнне, зур тиражлы китапларның да кибет шүрлекләрендә аунап ятмаслык булуы дигәнне аңлата. Композиторлар яхшырак музыка язарга, театрлар телевидение белән ярыша алырлык, тамашачыны җәлеп итәрлек спектакльләр куярга тиеш булачак Шунда гына тамаша заллары хәзердәгечә буш булмас, хәтта өстәмә спектакльләр бирергә туры килер. Монысы иҗади абруй гына түгел, ә матди табыш алуга, дотацияләрне кыскартуга китерер иде Дотацияне кыскарту турында очраклы рәвештә генә әйтмәдем. Безнең илебездә генә түгел, бөтен дөньяда шундый хәл культура дотациясез, ягъни дәүләт ярдәменнән башка яши алмый, сәнгать, мәгълүм булганча, корбаннарсыз булмый. Хуҗалык исәбенең кызыксындыргыч көче дә нәкъ менә шунда: ул гадәткә кергән бик күп кысаларны ватарга, яңача уйларга мәҗбүр итә. Республикабыз региональ мөстәкыйльлек алгач, экономияләнгән, янга калдырылган ресурсларның хуҗасына әйләнгәч, без һәр эш урынындагы артык чыгымнар өчен җавап бирү генә түгел, һәр иҗат коллективында, рухи сфераның барлык буыннарында эшчәнлегебезнең матди нәтиҗәлелеген күтәрү юлларын да эзләргә тиеш булачакбыз М. Зарипов: Монысы аңлашыла, әмма телемне кычыттырып торган сорауны бирми кала алмыйм. Татар язучыларының китаплары, милли театр һәм музыка, гомумән халкыбызның рухи культурасы иң беренче чиратта туган тел аркылы кабул ителә. Ә татар телен куллану өлкәләре елдан-ел тарая бара, республика җәмәгатьчелеге телнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылып хаклы рәвештә дау кубара. Телебез дүрт стенага бикләнгән өй теленә әйләнеп бара. Теле булмаган халык — ул беткән халык. Шундый хәлне дә күзәткәнем бар: өч татар кешесе җыелып бүгенге иҗтимагый, техник я булмаса әхлакый проблемалар турында сөйләшә башласа, аларның сөйләме чит тел сүзләре белән шулкадәр чуарланган булыр ки. аларны аңлау өчен, һич арттырусыз әйтәм, тылмач кирәк булыр иде. М. Шаймиев: Миңа калса, бу очракта бернинди Министрлар Советы да, закон чыгаручы башка орган да мәсьәләне бер селтәнүдә хәл итә алмый. Идарә итүнең көчле һәм нәтиҗәле экономик рычагларын кулланып, хуҗалык исәбен декрет буенча кертеп була. Әмма тел, рухи культура халык аңына указ белән түгел ә аның үз ирке белән, мәдәни ихтыяҗы белән генә керә. Чынбарлык белән исәпләшми мөмкин түгел, һәм безгә халыкның аңына тәэсир итәрлек үтемле чаралар, яңа юллар эзләргә генә кала. Халкыбызда «Татар акылы төштән соң» дигән үзтәнкыйтьле, үкенүгә охшаш мәкаль бар Шул уңайдан ерак түгел тарихыбыздан бер мисал китерәсем килә. Илленче елларда Казан мәктәпләрендә татар балаларына туган тел һәм әдәбият мәҗбүри укытыла иде Ә аларның әти-әниләреннән үзәк оешмаларга капчык-капчык шикаять яуды: имеш, боларның газиз балаларына икеләтә авырга туры килә «Крокодил» журналында республика мәгарифе башында торучыларны милләтчелектә гаепләп хәтта фельетон чыкты һәм... мәктәпләрдә «татар теле» бетерелде. Кызганыч, ул чакта язучылар да, галимнәр дә, татар мәдәниятенең башка патриотлары да авызларына су каптылар, һәрхәлдә, халыкның милли үзаңын уяту, телсез халыкның халык түгеллеген аңд^ту өчен чыгыш ясаучылар булмады. Ул вакыттагы «телсезлек»не бәлки аңлап та буладыр. Татар телен тергезү, халыкның тарихын тирәнтен өйрәнүне яклаган иҗтимагый көчләр 1985 елның апреленнән соң, коммунистлар партиясе илдәге политик системаны үзгәртеп кору, демократик үзгәрешләр кертү, көндәлек тормышта чын-чынлап халык властен тормышка ашыруга таба курс алганнан соң гына хәрәкәткә килде. Ул принциплар партиянең XXVII съездында һәм аннан соңгы КПСС ҮК Пленумнарында тагын да ныгытылды, нигезләнде. Күп вакыт узган, менә шунлыктан безгә югалганны кире торгызу өчен тагын да тырышыбрак, икеләтә энергия белән эшләргә кирәк тә. Хәзерге вакытта республикада тагын йөз мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыту кертелде, балалар бакчаларында милли тәрбия группалары оештырыла. Халык мәгарифе министрлыгы коллегиясе татар теле һәм әдәбиятын барлык укучылар өчен дә мәҗбүри итү турында карар кабул итте. Алдыбызда зур, җитди эшләр тора. Мәктәпләрдә укытучылар, бакчаларда тәрбиячеләр җитми. Ләкин иң мөһиме һәм иң катлаулысы — кешеләрдә милли культураны һәрьяклап тирәннән өйрәнү ихтыяҗы уяту, аның зарурлыгын төшендерү. Моны инде әмер биреп һәм декрет чыгарып кына хәл итеп булмый, тирән инанганлык, югары милли үзаң таләп ителә. Димәк, беренче нәүбәттә язучылар, сәнгать осталары — милли культураның энтузиастлары һәм яклаучылары булырга тиешләр һәм милли культура — барлык совет халыкларының интернациональ байлыгының бер өлеше дә ул. Шунысын истән чыгармыйк. Бүгенге катлаулы заманда, яңарыш һәм үзгәртеп кору шартларында рухи дөньябыздагы теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә иң элек үзебездән сорарга тиешбез. Кызганычка каршы, көндәлек мәшәкатьләрдә һәм кыенлыкларда, милли үзаңны тергезү кебек катлаулы бурычны хәл итәргә алынганда, төбәкнең экономик мөстәкыйльлеге турында сүз алып барганда үз йортыбыздагы чатаклыклар өчен җаваплылыкны читләр җилкәсенә, бигрәк тә идарә һәм власть органнарына гына өяргә тырышу борчылу тудыра. Ә иң элек үз ялгышларыбызны һәм хаталарыбызны табарга иде бит! Культурада, рухи сферада җаваплылыкны иң элек үзеңнән — аерым кешедән һәм тулаем халыктан гына сорарга мөмкин. Үз гаебең, хаталарың өчен иң беренче чиратта үзеңне җаваплы тою, башкаларга аудармау — халыкның милли үзаңы, гражданлык өлгергәнлеге турында сөйләүче дәлил дә ул

Реклама