Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨГАМӘЛӘ ТУРЫНДА

Китапларның сатылмавын автордан, я сатучылардан күрәләр, шуны исбат нтмәкче булалар. Мактанып әйтү түгел, ничә елга бер мәртәбә юка гына булып чыккан китапчыкларымның мин бер генә данәсен республиканың бер генә районыннан да соратып таба алмадым. Дусларыма, туганнарга хәтта бүләк итә алмадым. Ә бит кемнәрнеңдер китаплары тузанга күмелеп магазин яки складларда ята. Китап бастыру өлкәсендә нәшриятка менә шуны искә алып эш итәргә иде. Халык таләбен истә тотып эшләгәндә тормышыбыз матурлана барып, партиябез алга куйган бурычлар тизрәк үтәлер. Ни өчен В. Высоцкий исән вакытында бер генә шигырен дә матбугатта бастыра алмады? Ә соңыннан инде калын китабы чыкты һәм аның исеме пароходларга бирелде? Бу сорауны мин узган ел Мәскәүдә булган чагымда кайбер язучыларга да бирдем. Ләкин төгәл җавап ишетмәдем. Кайберәүләр: «Мөгамәлә шундый иде», генә диделәр. Ә бит ул «Мөгамәләне» кем тудыра? Агач башын җил борыр. Адәм башын сүз борыр. дип бик урынлы әйтелгән данлы «Идегәй» әсәрендә. Безнең заманда кайберәүләр акны кара дип. һәм киресенчә исбат итәргә тырышып әнә шулай адәм башын боралар, бутыйлар. Яки менә талантлы композитор Сара Садыйкованы ни өчен җитмеш яшенә кадәр союз члены дип йөртә алмадык, үзешчән дип атадык? һәр өлкәдә яңача уйларга, яңача фикер йөртергә, яңача эшләргә кирәк. Моны • үзебездән башларга кирәк» дип көн дә кабатлыйбыз. Ләкин сүздән ерак китә алмыйбыз.