Культура тормышы көндәлеге

ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА 11 январьда Татарстан Язучылар союзының ачык партия җыелышы булып узды. Татарстан Язучыларының чираттагы XI съездына әзерлек мәсьәләләре тикшерелгән бу җыелышта республика Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Г. Рәхим белдерү белән чыкты. Фикер алышуларда С. Баттал. М. Хәсәнов, Б. Гыйззәт, К Тһ<м- бикова. Р. Батулла, Н. Хәсәнов, Ә. Рәшитов, Ә. Гаффар, М. Галиев, Р. Низамиев, Р. Зәй- дуллин, Л. Лерон һ. б. катнашты. ЯЗУЧЫЛАР КИҢӘШӘ 24 январьда Татарстан Язучылар союзында Идел буе һәм Урал яны автономияле республикалары арасында милләтара багланышлар проблемасына багышланган региональ киңәшмә булды. Анда РСФСР Язучылар союзы идарәсе председателе. Социалистик Хезмәт Герое. Ленин премиясе лау реаты С. В. Михалков, РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретарьлары Э. Ю. Зимин, Н. Е. Шундик, Татарстан, Башкортстан, Мари. Мордовия, Удмуртия, Чувашия АССР Язучылар союзлары идарәләре пред седательләре һәм әлеге республикаларның әдәби журналлары баш редакторлары, «Литературная Россия» атналык газетасының милли әдәбиятлар бүлеге мөдире М. Н. Ломунова, Татарстан язучылары катнашты. Т А Миңнуллин (Казан), Н. Ф. Рыба ков (Йошкар-Ола), Д. М. Бүләков (Уфа), П. В Афанасьев (Чабаксар), С. А. Самсо нов (Ижевск), Г. И Пинясов (Саранск), Р. Харис (Казан), Б. Рафиков (Уфа), А. Ти миркаев (Йошкар-Ола), М. Юхма (Чабак cap), Р. Мөхәммәдиев (Казан), М. Гафуров (Уфа). Н. Әхмәдиев (Әлмәт), Р. Баимов (Уфа) үз чыгышларында әлеге регион автономияле республикаларында яшәүче һәр милләтнең культурасын үстерү, милли телләрен саклау, халыкларыбыз арасындагы үзара багланышларны тагын да ныгыту проблемаларын күтәрделәр, мондый очрашуларны даими үткәрергә дигән уртак фикергә килделәр. Киңәшмә эшендә партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре Р. Р. Идиатуллин катнашты. ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ЯҢА ЖУРНАЛ КПСС Үзәк Комитеты, татар һәм рус телләрендә айлык әдәби-нәфис һәм иҗти магыйполитик «Идел» журналы чыгару турында карар кабул итте. Ул комсомол өлкә комитеты һәм республика Язучылар союзы тарафыннан чыгарылачак. Хәзер журналны чыгаруны оештыру, редакция коллективын туплау, яңа басма ның идеяхудожество йөзен билгеләү эше алып барыла «Идел» журналының баш редакторы итеп Р. С. Вәлиев сайланды. ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ХӨРМӘТЕНӘ Татар совет музыкасының алтын хәзи нәсенә беренче татар балеты бүләк иткән композитор Фәрит Яруллинның тууына 75 ел тулды. 16 январьда Татарстан Композиторлар йортында Фәрит Яруллин истәлегенә багышланган музыкаль кичә уздырылды. Анда композиторның дуслары һәм әсәрләрен беренче башкарган сәнгать осталары катнашты. Композитор турында кереш сүзне сәнгать фәннәре кандидаты Ч. Бахтиярова сөйләде. Кичәгә килүчеләр сәнгать фәннәре кандидаты X. Гобәйдуллин, «Шүрәле» балетында Сөембикә образын беренче булып иҗат иткән Татарстанның атказанган артисткасы А. Гацулина, композитор Ә. Бакиров, дирижер X. Фйзлуллин. балет солисты К. Гайнуллин, шагыйрь М. Хөсәен чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Соңыннан композитор әсәрләреннән зур концерт булды. Киев шәһәрендәге «Халыклар дуслыгы» китапханәсе каршында татар әдәбиятын сөючеләрнең «Болгар» исемле клубы эшләп килә. 18 декабрьдә әлеге клуб композитор Фәрит Яруллинга багышлап кичә уздырды. Аны клуб җитәкчесе Ә. Кашапов ачып җибәрде. Я. Яруллинның тормыш һәм иҗат юлы турында китапханә мөдире В. Полищук, композиторның кызы Наилә Яруллина әтисе турында истәлекләр сөйләде. Соңыннан музыка белгече Г. Сабитова җитәк челегендә әзерләнгән концерт булды. 6 январьда Мамадыш районының Югары Сөн культура йортында язучы Р. Низа миевның «Язмыштан көчлерәк» роман-хро- никасы буенча укучылар конференциясе уздырылды. Әлеге әсәр «Казан утлары» журналының былтыргы соңгы ике санында басылып чыккан иде. Фәрит Яруллинның тормыш һәм иҗат юлын сурәтләгән бу әсәр композиторның якташлары арасында зур кызыксыну тудырды. Чыгыш ясаучылар дан Н. Гарипова, Г. Хаҗиева, Т. Мортазнна, Р Хәев һ. б. иптәшләр әсәр турында үз фикерләрен әйттеләр. Очрашуда катнашкан автор әсәрнең язылу тарихын сөйләде һәм укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. РӘССАМНАРЫБЫЗ БҮЛӘГЕ СЕРГЕИ ЧАВАИНГА БАГЫШЛАП Татарстан рәссамнары республикабыз Культура фондына 50 дән артык картина бүләк иттеләр. Рәссам Р. Имашев Кабарда Балкар АССРның халык шагыйре Кайсын Кулиев портретын бүләк итеп, аны атаклы шагыйрьнең туган җиренә җибәрүне үтенде. С. Лывин, А. Симбирин, Э. Зарипов, В Аршинов, М. Усманов, Ш. Шайдуллин, Ф Вахитов. И Рафиков. А. Родионов. Ә Ту машев. X. Хайдаров, И. Колмогорцева, М. Мавровская һәм башкалар бүләк иткән хезмәтләрдә республикабыз тормышы, аның хезмәт кешеләре, лирик һәм индустриаль пейзаж, әдәбият һәм сәнгать эшлеклелә- ре. халкыбызның тарихы, көрәш сәхифәләре ачык чагыла. ЖУРНАЛ БҮЛӘГЕ Билгеле булганча, «Ялкын» журналы Абдулла Алиш исемендәге премия булдырган иде. Декабрь аенда яңа лауреатларның исемнәре билгеле булды. Узган ел «Ялкын» журналы битләрендә актив чыгыш ясаган авторлардан — язучылар Р. Батулла «Ак бүре» әкияте, Р. Мостафин А. Алишның фашистлар тоткынлыгындагы тормышын чагылдырган документаль язмасы, шагыйрь М. Әгъләмов «Ил хәтере — вакыт күпере» дигән язмалар циклы, рәссам И. Вә- лиәхмәтов журналны бизәүдәге иҗат уңышлары өчен премиягә лаек дип табылды. ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ Шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни Чир мешән төбәгендә яшәгән, шунда рухи яктан ныгыган, иҗат иткән. Шуны истә тотып, классик шагыйрьгә хөрмәт йөзеннән, районның «Ленин юлында» газетасы редакция се Утыз Имәни исемендәге премия булдырды. Ул газетада басылган иң яхшы матери аллар, әдәби әсәрләр өчен һәр елны матбу гат көнендә тапшырылачак. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Проза һәм публицистика секцияләренең 24 январьда узган берләштерелгән утыры шында Флүс Латыйповның «Кырагай» һәм • Вөҗданыңнан сора» исемле китаплары тикшерелде. Фикер алышуда катнашучы лар: М. Хәсәнов. Г. Ахунов, В. Нуруллин. Р. Ишморатова. С. Сабиров. Б. Камалов. Ә. Гаффар. М. Хуҗин, Ф. Бәйрәмова, Р. Ни замиев, М. Галиев һәм башка иптәшләр ав торның иҗади эшчәнлегенә нигездә уңай бәя бирделәр. Ф. Латыйпов бертавыштан СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим ителде. 1988 елда мари әдәбиятына нигез салу чы, ялкынлы интернационалист Сергей Григорьевич Чавайнның тууына йөз ел тулды. Шушы данлы дата уңае белән Мари ки тап нәшрияты рус телендә «Халык җырчысы» дигән зур күләмле җыентык бастырып чыгарды. Җыентыкта мари язучыларының әсәрләрен татар теленә даими тәрҗемә итеп килгән шагыйрь 3. Нуриның «Чавай чишмәсе», С. Шакирнең «Минем яраткан шагыйрем» дигән мәкаләләре һәм аларның мари әдибенә багышланган шигырьләре урнаштырылган. ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет театр сәнгатен үстерүдә күп еллар буена нәтиҗәле эш алып барганы өчен Татарстан АССР Театр эшлеклеләре союзы, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1989 ел, 23 январь Указы нигезендә, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан АССР Композиторлар союзы идарәсе председателе, композитор Мирсәет Яруллин, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1988 ел, 21 октябрь Указы нигезендә, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы Мария Елизарова, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1988 ел, 21 октябрь Указы нигезендә, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. МАКТАУЛЫ ИСЕМ Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры артисты Габделфәрт Шәрәфиев- ка, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1989 ел, 23 январь Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. КОТЛЫЙБЫЗ! СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты 1988 елда чекистлар тормышын ча гылдыручы әдәби әсәрләргә, кино һәм телефильмнарга конкурс игълан иткән иде. Күптән түгел конкурс йомгаклары мәгълүм булды. АнДа А. Гыйләҗев белән А. Лит винның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Августның алтысына ка дәр• романы кызыксындыру дипломына һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

Реклама