Буран

Мин кайчандыр бураннарны Бик ярата идем. Янган йөрәгемне Буран җиленә каршы тота идем. Сүрелсен дип. .. Тик ул сүрелмәде Аның януына Тәнемдәге сызлау кушылды ...Хәзер. Буран кузгалдымы. Сыкрау тулы җанны. Йөрәкне Буран кочагына чыгарып Ыргытасым килә. һәм әйтәсе килә сөенеп: — Мә. ал! Ал. буран. кайчандыр бик ярата идем сине. 1963. Тәкәрлек өе Күптән шулай бер төндә тәрәзләр каршыннан үткәндә, сөйләдең миңа: — Монда фәлән тора иде,— дидең. ..Дәвам иттең тәрәзгә күзең юнәлтеп. — Булып чыкты бит ул халык дошманы! Кулга алган чакта — үзем пүнәтәй, үзем обыскать итештем аны Белсәң иде. шкаф тулы китап,— һәр бит саен чыга червонец Менә ничек безне алдап йөргән бит ул. чын сволочь! Сүзләреңә ул чакта ышанмадым. Алар - чиркандыргыч. лайлалы хәшәрәтләр кебек. салкын чымырдау гына калдырып тәндә. шуып төштеләр караңгы төнгә. Шулай булган иде һәм син бүген, авызын читләренә чыгарып селәгәй күбеген, шул ук кеше хакында җыелышта болай дидең: — Менә фәлән Гаҗәп кеше иде. уйлый иде гел халыкны, илне Үзе утка кереп коткарыр иде сине. Юкка харап итте аны дошманнар! Ышанам. хәзер сүзенә ышанам. Ләкин ышанмыйм үзеңә Салкын лайлалы хәшәрәт кебек, тәкәрлек өенә кереп яшеренгән синең асылың Яшеренгән шундый оста. Сытасы иде. басып бу тәкәрлек өен. Әмма безнең аяклар чиста. 1960—64 Тарихка карата Тикшермәдем, мин тарихчы түгел. Минем ата-бабам йөреткән Татар исеме ялгыш исем диләр. Без болгарлар, диләр, электән. Ләкин тарих битләреннән миңа Күптән каран килгән усал күз Үзеннән һич мине ычкындырмый. Купмый миннән татар дигән сүз Шуңа күрә кат-кат кайтам инде. Татар, синең үткән юлыңа Артык исем китми чыңгызларның Алтын кылыч тоткан кулына, Мин теләмим яулар юлындагы Тузаннарның күзем каплавын. Бик күрәсем килә шул яудагы Ябай бер кешенең атлавын Ул булгандыр, бәлки, кысык күзле, Ямьсез йөзле, чандыр яңаклы Монгол, татар, үзбәк — башкагамы. Тик бу чорда барыбер кемгәдер ул — Бабай булу өчен яраклы Походларда кипкән какча күкрәк Тере йөрәк утын саклаган Ирке юкка ачы әрнү белән Атлаган ул. һаман атлаган Европаң да аңа кирәк түгел. Кирәк түгел урыс капкасы. Туган даласына сыенасы да. Җиргә нәсел ясап ятасы Ятасы да юкса, булмаган шул. Күз теккән ул безнең көннәргә. Океанда батып баручыдай — Хыялында кораб күргәндер.. Шул кешеме «явыз татар» булган? Минем анда нинди эшем бар3 Аннан ерагырзк торыйм, дисәм. Минем болгар дигән исемем бар. Әмма никтер, минем әле никтер Эшем бар күк шушы татарда. Күңел бармый чыңгыз-батыйлардан Пычрак алып аңа атарга Татар, татар, син бүген дә юлда. Көчең әле тора бөркелеп. Тик исемеңне ерак гасырлардан Өстерисең авыр гер кебек Варислыкка хакың юктыр синең. Ни алдың син Чыңгыз-Мамайдан?.. . Әйе. алар Европага таба Тәкәббрана адым атлаганда Рөхсәт сорамаган әнә теге Кызыл галстуклы малайдан Малай бүген тарих битләреннән Әрнеп укый: «Явыз татар», дип. Ә әтисе ерак Днепрда СССРпы саклап һәлак булган.— Икесе дә алар «татар!» бит. Мин дә татар. Мин качмаска булдым Тарих ябыштырган атымнан... Бу исемнән күз алдына килә Зур юл үткәй йөнтәс атында — Авыр малахаен төзәткәләп. Күзен төбәп ерак офыкка. Тузан аша үз язмышын күзләп Тетрәнүче ябай. ертык карт... һәм мин аны нәләтләргә тиеш. Авыр исемем — аның мирасы... Үткәннәрнең калын тавын ярып. Ах. Бүгенгенең бөек яктысыннан Тик бер кәррә аңа бирәсе! Ярослав Смеляковка Рус белән тормыш кичердек сайрашын, тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып («Русский язык» шигыре буенча) Сөендереп безне, өскә үрелә Шәһәрләре Ватан-Рәсәйнең,— «Мать-Россия»ның дим. йә «әнкәйнең»; Башкортчалап әйтсәк — «әсәйнең» Халык белән тулы урамнары. Нинди телләр монда яңгырамый,— һәр агымга монда иркен үзән, һәм артыгын беркем дауламый... Без бер кырдан чөнки,— бер үк сука Тоткасыннан кулда сөялләр Аз булганмы безнең уртак атлар?! Булмаганмы уртак иярләр?! Кем онытыр соңгы походларны. Без сугышкан Волхов урманын? Кем онытыр Брест, Сталинградта Иңгә-иң басып торганын? Мин шуларны уйлыйм, каләм тотсам. Мин аларны саф-саф күрәмен Сезгәме соң моны аңламаска. Аңлаучыга Байрон йөрәген. Бабаларыгыз, имеш, минем телне «Он иткән» үз тегермәнендә. Рәнҗемәсме Пушкин, намусына һич саксыз тел тидергәнеңә?! Ул фин, тунгус, калмык куанырлык Энҗеләрен тезгән чагында Кемнедер «он итү» исәбенә Сый куймаган уртак табынга. Сез әйткәнчәмени телен шулай Әвәләгән бөек рус халкы,— Бер телдән бер батман он тарттырган. Икенчедән — чүпрә бер тамчы!?III Минем хөрмәт, караш башка төрле Рус халкының моңлы теленә. Яхшы аңлыйм, яратам ул телне, Бик III Вы взяли немецкого малость, Хотя бы и больше могли. Чтоб им не одним доставалась Ученая важность земли Я Смеляков «Русский я»ык» Я Смеляковнын шул ук шигыреннән яратам әнкәм телен дә. Вы, прадеды наши, в недоле, мукою запудривши лик. на мельнице русской смололи заезжий татарский язык Я Смеляков Мең ел элек әнкәм-әткәм теле Яңгыраган Идел буенда. Ул гөрләгән, йә ул челтерәгән, Ялтыраган Идел суында.. һәм барган ул олы диңгезләргә. Чишмә булып, саклап асылын Ерып чыккан патша Рәчәендә Тарлавыгын ничә гасырның. Бөек Пушкин, бөек Лермонтовтан Нур. игътибас иткән Тукайның Моңнарына кушылып, ярты Шәрык Көйләгән бит үзенең сорнаен. Саклык белән алып үз иңенә Яңгырашын бөек телеңнең. Безнең тел дә күрше халыкларга Ирештергән сүзен Ленинның Сөякләребезне Дахау миче Көл иткәндә — калды, тере ул! Ж.ӘЛИЛ җырын җиргә яңгыратты Син «он иткән» минем телем ул! Кичерегез, үзегез дә менә Гади генә минем тел белән Тезгән шигыремә төшендегез. Карап хәтта җансыз өлгедән. «Тел!» — ишетсәң, нинди мөлаем ул. «Язык!» — тора шундый зыңгылдап Телләр алар бик киң күңеллеләр, Берсенберсе ала тик зурлап. Юкса — «Владыки и те исчезали Мгновенно и наверняка. Когда невзначай посягали На самую суть языка» 2 . /967

 

Хөрмәтле Я рос лач Васильевич! Сәлам Сезгә Казаңнан, үземнән, бөтен гаиләмнән Татьяна Валерьевнага да безнең кайнар сәламне һәм хөрмәтебезне тапшырыгыз Күптән Сезне күргәнем юк Журнал һәм газета битләреннән фотоларыгызны карыйм, моңланып куям. Сезнең белән очрашканнан соң озак вакытлар узып өлгергән, узган вакыт эзе бездә калган Мине күрсәгез. Сез аптырап куяр идегез, бу елларда тышкы кыяфәтем белән мин нык бирештем Ярый бу тышкы үзгәреш кенә Бигрәк тә Сездә фәкать тышкы гына үзгәреш булу ачык күренә Сез соңгы елларда яшьләрчә дәрт белән күп һәм әйбәт яздыгыз Рус шигыре кабатланмас аһәң белән Сезнең каләм очында яңгырап торды. Поэтик куәтегез хакында әле тагын күпләгән яхшы сүзләр яза алыр идем, тик бу берәүгә начар сүз әйтер алдыннан юри генә әйткән юату булып аңлашылыр дип шикләнәм Чыннан да. бүген мин Сезгә гначар» сүз әйтергә телим Сүзем Сезнең *Рус теле» дигән шигырегез турында Ул шигырь — телнең ныклыгын, яшәүчәнлеген. аның халык язмышында уйнаган ролен һәм башка якларын ачу ягыннан гаҗәп тирән язылган. Тик рус теленең формалашуын, аның башка телләр белән мөнәсәбәтен аңлатканда Сез кискәртмәстән» куңел рәнҗетерлек мәгънәсезлекләр дә җибәргәнсез. Яшермим, шигырегезне беренче кат укыганда минем телемне мыскыл итүегез өчен генә күңелем рәнҗеде, ә кат-кат укыгач, бөек рус теле өчен. Сезнең шәхси поэтик телегез өчен дә күңелгә бик кыен булды Нинди дә булса бер телне он итү хисабына барлыкка килгән, йә шул хисапка гына баеган тел тарихта юк. рус һәм тагар телләре мөнәсәбәтенә бу бигрәк тә кагыла. Истә тотыгыз: тагар теле — басып алучы монголлар теле түгел. Сезгә, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын оештыручыларның берсенә, безнең моннан мең ел элек туган әдәби мирасыбыз барлыгы, аның безгә монголлар килгәнче булган чорда туганлыгы һәм татар телендә язылганлыгы билгеле булырга тиеш Ул телне басып алучы монголлар да. Грозный басымы да он итә алмады Ул тел һаман үсте, баеды, башка халыкларга да уңай тәэсир ясады Халык көчләүләргә дучар булган саен, р теленә сак- чыллык-кайгыртучанлык белән карый Моңа мисалны монгол басып алулары чорыннан алып күпләп китерергә була Грозный һәм аның тарафдарлары татарларны көчләп чукындырган чордан да моңа бик ачык мисаллар бар. кайсыдыр вакытта күпчелек татар әдәбиятчылары төрек фарсы телләре йогынтысына бирелсәләр дә. чукындырылган татар арасыннан чыккан язучылар (мәсәлән. Яков Емельянов) иҗатта чиста татар телен саклаганнар Археологларның һәм тарихчыларның соңгы еллардагы тикшеренүләре катгый раславынча, татар теле, телнең әдәби формалары беркайчан да аны он итәргә теләүчеләргә бирешмәгән Рус теле һәм әдәбиятының татар теленә, татар әдәбияты формаларына тәэсире булу — бәхәссез. Телләр үсешен» марксистик караш турында уйларга да өлгермәгән яшь Тукай тел һәм халык мөнәсәбәтләре турында төгәлрәк әйткән Рус белән тормыш кичердек сайрашып. тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып Әлбәттә, поэтик җанландыру аша әйткән фикеремне кечерәйтеп, гадиләштереп күргәнсез дип. Сез миңа каршы килә аласыз Әмма укучы - ни язылган, шуны һәм нәкъ шулай кабул итә Сез бит фикерне ике төрле кабул итәргә мөмкинлек калдырмый идегез, башкаларга да киңәшегез шушы иде Немецчадан акыллылык алды дигән фикерегез дә күңелдә рус теле өчен борчылу тудыра Рус телен бик яраткан хәлдә, рус язучылары, рус шагыйрьләреннән үрнәк алу мөһимлеген аңлаган дусларым белән бергә булган хәлдә дә мин телем башка телләрдән чеметемләп акыл сорады дип әйтә алмыйм Тел ул үзенә җитәрлек дәрәҗәдә акыллы булс а, башка телләр белән аралашып, дөньядагы фикер, фән. сәнгать үскән дәрәҗәдә байый бара Телләр арасындагы мондый аралашуда, аларның һичберсе ягыннан да. Сезнең шигырьнең ике строфасында сизелгән агрессивлык булмый Ә телләр үзенең асылына кул сузганны кабул итә алмавы турындагы строфагызны мин гомерем ахырына хәтле кабатларга әзер Сезгә тәкъдим иткән шигыремдә мин үз уемны яздым Дөрес аңларсыз дип уйлыйм Кайчан да булса тагын бер-ике кечкенә шигыремне тәрҗемә итүегезне сорасам әгәр Сезнең вакыт булса, каршы килмәссез Җавап язсагыз, шатланырмын Әгәр Сезне күрергә сөйләшергә. Сезнең белән киңәшләшергә туры килсә, миңа тагын да зур шатлык булыр иде

Реклама