АВЫЛЫМ ГАДӘТЛӘРЕ

Куп еллардан бирле, ягъни кырык ел буена, үземнең туган-үскән Түбән Шаш ы авылында колхоз председателе булып эшләгәнлектән, авыл халкы тормышындагы зур үзгәрешләр минем күз алдымда барды Авылның культурасы үсте, караңгылыкта яшәгән крестьян өенә радио, телевизор, телефон кертелде, газдан файдалану мөмкинлеге туды Эш кораллары камилләште Соңгы елларда транспорт шартлары яхшыру авыл халкының тол йөрүен дә арттырды Бәйрәмнәр күбәйде, төрле һөнәр кешеләренең аерым бәйрәмнәре гамәлгә кертелде Авылга медицина килде, сәүдә эше яхшырды Санап киткән шушы хәлләр кешеләрнең мәңгелек гореф-гадәтләренә йогынты ясамый калмый Яңа гадәтләрнең уңай якка барганнары белән беррәттән, тискәре якка тартучылары да юк түгел Яңа гадәтләргә карата җитәкчеләр аерата сизгер булырга тиешлеген әйтәсем килә Чөнки кешеләрнең әйбәт гадәтләре, аларның хезмәткә мөнәсәбәтенә дә йогынты ясамый калмый Эшне акча табу чыганагы итеп кенә карамаска, аннан ләззәт табып. аннан башка яшәү мөмкин түгел, дигән фикер тәрбияләргә кирәк Минем «Икмәк язмышы» дигән язмаларым "Казан утлары»нда басылып чыккач, кайбер укучылар миңа хатлар салды Әлеге язмалар, билгеле бер дәрәҗәдә, шул хатларга җавап та булыр дигән өмет белән калам Үткән көннәр езнең Түбән Шашы авылы революциягә кадәр •капчыклы» Шашы дип аталган, чөнки авылданавылга хәер сорашып йөрүчеләр күп булган. Хәтта башка авылдан хәер сорашучылар да: «Без яндык, Түбән Шашыныкы без»,— дип әйтә торган булганнар. Кайвакыт безнең авыл кешеләре, хәер сорашкан чагында, үз авылларын әйтми торган булганнар. Котдус абый Күәм авылына кунакка барган, кунак булган йортка безнең авылның Мөхәммәди Барие хәер сорап килеп кергән. Аңа бер сынык ипи биргәндә йорт хуҗасы: «Син, энем, кайсы авылныкы?» — дип сораган. Егет бөтенләй башка авылны әйткән. «Әй. уңай булып калды»,— дип сөйли торган иде Котдус абый. Соңыннан бер колхозга тупланган Күнгәр, Югары Шашы, Күшәр, Мөндеш. Мокшы, Ташчишмә авыллары да шундый ук авыр шартларда яшәгән. Тимер юлдан, урманнан ерак урнашканлыктан, тормыш итү аеруча кыен булган Җире күбрәк авыллар җирләрен, болыннарын сатып, көннәрен авыштырып барганнар Вятка губернасына чыгып, рус авылларында көтү көтеп тә йөргәннәр. Безнең авылның Шириязданов Нурияздан абый, малай вакытта ук, бездән ерактагы рус авылында көтү көткәнен бик әрнеп, уфтанып сөйли торган иде Җирләре аз кешеләр ачлы- туклы гомер иткән. Әнә шундый шартларда яшәгән авылларыбыз, Октябрь революциясе өчен, кулларына корал тотып сугышканнар Габдрахманов Шәрип, Галиев Әхмәтхан, Мөхәммәтҗанов Хафизлар озак еллар гражданнар сугышында булуларын. Казанда элекке генерал-губернатор Сандецкий йортында Татарстан хөкүмәте бинасын саклаулаФәйзи ГАЛИЕВ — Арча районының «Искра» колхозы председателе. РСФСРның атказанган агрономы Икмәк язмышы» исемле китап авторы Язманы әдәби эшкәртүче — Гариф Ахунов Б пувладггш рын, Урта Азиядә басмачылар беләи көрәшүләрен сөйлиләр иде. Аеыл Советының беренче председателе Мөхәммәтҗанов Хафиз, секретаре Галиев Әхмәтхан була. Безнең авыллар Кышлау волостена кергән Волость конторы — Югары Шашы авылында. Кулак куштаннары шушы волостька Совет власте урнаштыру өчен җибәрелгән бертуган Хв- кимовларны (Кышлау авылы кешеләре) тереләй җиргә күмеп үтерәләр. Башта бик каты кыйныйлар, берсе чыгып качкан була, аның артыннан авылның иң оста йөгереш- чесен җибәреп, тотып алып кайтып, абыйсы янына кабергә салалар. Авылларыбыз тарихында әнә шундый кара көннәр дә бар. Беренче колхоз 16 кешедән төзелә, ул тарала, яңабаштан төзелә. Безнең авылда колхозга кермәгән бер кеше 1937 елга кадәр яшәде, ул Гыйльфанов Әхмәтгали атлы кеше иде. Үзенең тормышы да фәкыйрь иде. Ниндидер бер тискәрелеге аркасында колхозга ышанмыйча озак йөрде. Соңыннан хатыны Хәдичә апай, балаларым белән мин колхозга керәм, дип, гариза бирде Авылыбыз халкы күмәк тормышта 1930 елның языннан бирле яши. Иң элек атларны берләштерделәр Аларны лапаслары зуррак булган кешеләргә — Шәрифҗан абый, Бәдрн абый. Мөхәммәтгали абый. Мәрдән Кәриме. Шагали абыйларның лапасларына җыеп авылыбызның мал-туар яраткан кешеләрен ат караучы итеп куйдылар. Бу вакытта без, малайлар, җыйналган атларны карап йөрергә ярата идек. Соңыннан эш коралларын, амбарларны да берләштерделәр Авыл халкы бу үзгәрешләрне шактый ук авырдан кичерде Кешеләр әүмә-сәүмә фикер белән яшәделәр. Авылда күмәкләшү вакытында тимерчелектә рус кешесе эшли иде. Аңа ярдәмгә чүкеч сугучы итеп яшьләрне куйдылар Бераздан Гвоздев Иван Иванович безнең авылдан китте Авылыбыз халкының беренче тимерчесе булып Шагалиев Муллагали һәм һадиев Барилар эшли башлады Күмәк тормыш авыл халкына бергә эшләү гадәтләрен алып килде. Бу баштарак сәер тоелса да, соңга таба бик ямьле эшкә әйләнеп китте. Сәләтенә карап аерым төркемнәр, звенолар оешты. Звено белән звено арасында социалистик ярыш барлыкка килде Әле дә хәтеремдә: кызылга буялган тактада иң өстә самолет рәсеме аннан астарак автомашина, аннан астарак трактор, аннан астарак ат, аннан аста җәяүле кеше, аннан да аста ташбака сурәте төшерелгән иде. Иң яхшы эшләгән звено яки бригада самолет турысына языла, иң начары ташбакага атланып бара. Шуның өстенә яхшы эшләгән звено янына урак урганда кызыл флаг, начар эшләгән звенога чыпта флаг кадап куялар Ә уңыш бүлгәндә, яхшы эшләгән кешегә уңышны дугаларына флаг кадаган кызыл олаулар белән, гармуннар уйнап, өләшәләр. Ә без, малайлар, шундый олауларга тагылып иөри идек. Заһидулла, Мөхәммәтгали абыйларга олавы- олавы белән капчык керттеләр Ә Мәрдән Кәриме дигән кешегә Фаяз аты дип аталган бәләкәй чатан атка курчак капчыклар салып, авылның бер кәтәнә кешесе Усман абый кертеп бирде Ахырдан сүзе күп булды: зурлап китергән ашлыкны алучылар, олаучыларны чәй эчәргә дә чакырмаган булып чыкты, ә Кәрим абый Усман абыйны чакырып, чәй эчертеп, сыйлап чыгарган. Авылда яңа бәйрәмнәр барлыкка килә башлады. 8 март, 1 Май, Октябрь бәйрәмнәре Бу бәйрәмнәрдә халык клубка җыелып доклад тыңлый, соңыннан спектакль карый, концерт тыңлый. Башта бу тантаналарга ирләр генә йөри торган иде. Соңыннан хатын-кызлар да кушылды. Ниһаять, авылга кино килде, тавышсыз кино. Ул киноаппаратларны хәрәкәтләндерүче динамикларны. кинога бушлай керткән өчен, малайлар, чиратлашып әйләндерәләр иде Әле дә хәтеремдә: без — малайларны санап, бүрекләребезне алып калып, киномеханик кертеп җибәрә иде. Киномеханик фильмның эчтәлеген сөйләп бара. Колхозлашу чорында мал-мөлкәтне яшереп калдыру, аны акчага әйләндерү очраклары да булгалаган Шулай Әхмәтов Абдулла абзый колхоз төзелү алдыннан, атын сатарга аеыл Советына рөхсәт язуы сорарга барган, авыл Советында хисапчы Галиев Вәли «Акчама ат сатып алып, колхозга ат белән керәм. дигән имзанамә калдырсаң гына, атны сатарга рөхсәт кәгазе язабыз»,—дигән. Абдулла абый имзанамә биреп, атны сатып җибәргән. Колхозга керү өчен гариза күтәреп килгәч, хисапчы аңа: «Синең. ат белән керәм. дигән имзанамәң бар Ат алып кил, аннан колхозга алырбыз»,— дигән Абдулла абый «Имзаиамәне Әтнә базарына алып барып карармын, шул кәгазьгә ат бирүче булса, алып килермен, ә акчасын ашап бетердек инде» — дигән Колхозлар төзелеп, беренче сабанга чыккач. Гомәрев Гыйлаҗга ике ат белән тырмаларга кушалар Үзләренең аты һәм күршеләре Гайнетдин абый аты Гайнетдин абый чәчәргә билгеләнгән Карап кына тора икән малайны. Гыйлаҗ чыбыркы белен бер суккан Гайнетдин абый атына, ике суккан, чыдаган теге, өченче сугуы булган — абзаң тубалын ташлаган да. малай янына йөгереп килгән. «Ник үзегезнең атка сукмыйсың. минем атка гына сугасыңГ. — дип малайның колагын борырга тотынган. Ел азагында, барлык керем-чыгымнарны исәпләп бетергәч идарә җитәкчеләре, гомуми җыелышта колхозчылар алдында отчет ясап, уңыш бәйрәме үткәрәләр иде Башта икмәкне, саламны аванс тәртибендә биреп барып, ел азагында өстәмә уңыш бүлеп, алдынгыларга бүләк өләшеп өч көн бәйрәм игълан ителә иде. Яшьләр өйләнү мәҗлесләрен шушы чорга туры китерә башладылар. Авылда клуб, китапханә барлыкка килде. Культура учаклары өйдәш рәвешендә булса да эшли иде Безнең авылда китапханә Хайруллина Фәсәхәт, икенче тапкыр, Хәсәнова Асия йортында оештырылды. Беренче клуб сугышның соңгы елларында гына, авыл яшьләре иске мәчетне яраклаштыргач кына эшли башлады. Китапханәләрдә, мәктәп биналарында, зуррак йортлы кешеләрнең өйләрендә наданлыкны бетерү курслары ачылды. Анда хәреф танымаучылариы укырга-язарга, исәп-хисапка өйрәттеләр. Әнигә ияреп мин дә бу укуларга барам, әниләр укыганны карап кына тора торган идем Дингә ышанучылар, без шайтан сабагын укымыйбыз, дип киреләнәләр. Ләкин алар бик аз, күпчелек укуга бик ихлас йөрде, наданлыгын бетергәч, авыл мәктәбендә укучылар, хәтта югары уку йортларына барып җитүчеләр булды. Авыл китапханәләренә радиоалгычлар куелгач, халык радио тыңларга ачылды. Иң беренче радиоалгычны Югары Шашы авылында укытучы Кәрим абый алып кайткан. Ул вакытта кеше аңа ышанмады. «Кәрим үзе сөйләп, гырмафун җырлата торгандыр», диделәр. Шуның өчен Казанга кеше җибәрделәр. Казан студиясеннән Абдулла абыйның: «Хафиз, ишетәсеңме, бу мин, Абдулла?» — дигән сүзләреннән авыл халкы әле дә көлеп сөйли. Көн саен булып торган шундый үзгәрешләргә ияләнеп матур гына яшәп ятканда Германия фашистлары безнең илгә бәреп керде. Бу фаҗигале чорда күмәк тормышта яшәп өйрәнгән гадәтләр авылга зур файда күрсәтте. Кыен хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итәләр, авырган вакытларында, бер- берсенә су кертәләр, утын кисешәләр. Эвакуация белән ерак калалардан кайткан рус халкын, аның балаларын да авылым халкы, туганы кебек, якын күрде, караңгы чырай күрсәтмәде. Аларга түрдән урын биреп, сырма-ястыкларын, ризыкларын уртаклашып яшәделәр. Мин ул чакта комсомол оешмасы секретаре идем. Төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкка без бик сөендек. Сугыш бетеп, алар авылдан киткәндә, матур итеп озаттык, күз яше белән елаучылар да булды. Милләтләр дуслыгын мин беренче мәртәбә үзебезнең авылда, аннары фронтта очраттым. Бәйрәмнәр 1930 нчы елны миңа биш яшь тулганда, сабан туе бәйрәменә бер атна кала, әни мине җитәкләп, авылыбызның тегүчесе Сабира апага алып барып, күлмәк-ыштан тегәргә бирде. Әле дә хәтеремдә, Сабира апа күзлек киеп, минем янга тасма метрын алып килеп, буемны, билемне, муенымны үлчәде «Бик зур булгансың икән инде».— дип сөйләнүе миңа ифрат ошады. Моңарчы әти-әнинең искергән күлмәкләреннән кулдан гына теккән күлмәк-ыштан киеп йөргән малайга бу бик зур вакыйга булды. Тукымасы чия төсле иде. Әни сарык йоныннан ак оекбаш бәйләде, әти кечкенә генә чабата ясап бирде. Шулай итеп, мин сабан туен тулы хәзерлек белән каршыладым. Оныта язганмын, әни кечкенә генә бер капчык та тегеп биргән икән әле — анысы йомырка җыярга. Сабан туе көнне иртән караңгы белән үк әни мине уятты, кемнәр нинди бүләкләр бирергә тиешлеген әйтте, тамагымны туйдырып, күршебездәге Кот- дус абыйның малае Габделхәйне җитәкләп, сабан туе бүләге алырга чыгарып җибәрде. Әни: «Менә бу кешеләрне калдырмагыз, алар безнең туганнар, алар сиңа йомырка бирергә тиешле».— дип аңлатты. Габделхәйнең үз туганнары бар. Шулай итеп, без әниләр әйткән кешеләргә кереп йөри башладык. Иң элек — Һади абыйларга. Аның хатыны Кәшифә апай суган кабыгында кайнаткан сап-сары ике йомырка бирде Анарның күршесе Фәриха апа да миңа йомырка бирде. Кайтканда, арып бетеп, берничә мәртәбә егылып та алдым. Зуррак малайлар йомыркаларыгызны алмасын, күрсәтмәгез! _ дип, әни бик кисәтеп куйган иде. Шуңа мин капчыкның авызын бер дә ачмадым. Арып-талып өйгә кайтып җиткәндә, әни капка төбендә көтеп тора иде. «Кара, минем зур улым кайтып килә икән, кая әле, улым, капчыгыңны карыйм әле»,—дип ачып җибәрсә, капчык эчендәге икеөч чи йомырка ватылып, конфет-прәннекләр белән буталып беткән. Мин елап җибәрдем. Әни мине юатып, өйгә алып кереп китте. Мин урынга ятып, йокыга талдым. Шуннан соң сабан туйларында күп катнашырга туры килде. Ләкин берсе дә бу беренчесе шикелле тәэсир итә алмады. Көндезге ашны ашагач, авылның дәрәҗәле ир-атлары колга алып, сабан туе бүләге җыярга чыктылар. Без. малайлар, алдан йөгереп барып «Байлар өйдәме?» — дип кычкырып, йорт хуҗасына, бүләген әзерләргә хәбәр итеп йөри идек. Бүләккә кем нәрсә бирә ала: күлмәк, алъяпкыч, сөлге, тастымал, йомырка, акча, прәннек, хәтта чабата биргән кешеләр дә була торган иде Беркем дә бүләк җыючыларны буш калдырмый Ә яңа әйләнешкәннәр, күбесенчә селге бирә торганнар иде. Нәзер әйткән кеше кисәтеп куя: «Бу бүләгемне җәяүле йәгерештә иң артта килгән кешегә бирерсез»,— ди. Артка калган атка адарынучылар аеруча күл була. Комиссия нәзер бүләге бирүчеләрнең үтенечен гел үти. Ул көнне авыл шау-гөр килә, кунаклар җыела Тирә-күрше бер-берсе белән капка төбендә сөйләшеп, көлешеп утыра Безнең ише малайларны авыл чирәмендә яланаяк чабыштыралар. Күрше Гарифҗан абый, безнең урам малайларын җыеп. Күңгәр зираты ягына басуга алып барып чабыштыра, алдан килгәненә авыл башындагы карама агачының барчәсе белән, аннан соң килгәненә берәр ботагын өзеп, иң артта килгәненә бер генә бәрчәсен биреп, бүлек тапшырып, безне әтиләргә бик мактый торган иде. «Менә син сабан туенда балалар чабышына барасың».— дип, җитезләрне сайлап алалар. Бәйрәм алдыннан чабыш атларын урамнар буйлап йөртеп чыгалар. Бер бәйрәмдә Хәмидулла абыйның ала атын Фәизиев Фәтхерахман абый йөртергә чыккан иде Авыл халкы бу атны танып, бик горурланып карап калды. Сабан туенда һәр авыл үз кешесе, үз аты өчен борчылып, аның алдан килүен теләп тора иде Кич белән яшьләр гармуннар уйнап, җырлап, авылны шаулатып торалар иде Сабан туе бер елны Пләтән урамы дип йөртелгән урамның югары башында — басуда булды Ни өчен анда булгандыр, хәзер генә әйтә алмыйм, чөнки безнең авыл бик матур инеш буена утырган, шунда үткәрү кирәк иде. Корырак җир булганы өчен сайлаганнардыр Бәйрәм программасында хәзер дә элекке уеннар калды: капчык киеп чабышу, бауга элеп куйган төрле бүләкләрне күзе бәйләнгән килеш кайчы белән кисеп алу, бүрәнәгә атланып капчык белән сугышу, таяк, бау тартышу, җыр-бию ярышлары, кашыкка йомырка салып йөгерү. Ат чабышы, җәяүле чабыш, ниһаять, иң соңыннан — көрәш Бер елны сабан туенда авыл мулласы батыр калды. Башка авыллардан да кешеләр килгән иде. Ләкин Зарифны җиңүчесе булмады. Ул — юантык кына, кыска буйлы, төп күк таза кеше Бу бәйрәмнең җәяүле чабучылары бик нык истә калды. Без, малайлар, чабышны карарга, ярты юлга кадәр бардык Иң алда Хафиз абый, аннан Мифтах абый, аның артыннан безнең әти белән бертуган Фәтхерахман абый килә, алардан соң да бик күп кешеләр бар Бервакыт Фәтхерахман абыйны бер-бер артлы уза башладылар Карасам — абый кирегә йөгерә, артка кала башлагач, мәйданга керергә хурланган Җәяүле чабучылардан иң артта зурлар төркемендә Югары Шашы авылыннан Шияби дигән кеше килә, бер кеше аннан арттарак калырга тырыша, ә ул аны куа. бар. уз, ди, ни өчен алай булуын аңламадым, һәр сабан туенда берничә кеше, иң арттан килүчегә, дип нәзер әйтә, шул бүләкне алырга тырыша икән бу. Сабан туеннан соң кичкә таба авыл тына, егетләр эшлияле-чуклы. кыңгыраулы-шөл- дерле атлар белән урам әйләнеп йөриләр Әнә шунысы хәтердә бик калган... Авылда кунак килмәгән бер генә йорт та булмый торгандыр. Безнең як авыллары сабан туен атнасы-атнасы белән, төркемнәргә бүленеп бәйрәм итәләр иде. Бер авыл сабан туе үткәргәндә, икенче авыллардагы туганнарына кунакка бару мөмкинлеКунаклар яхшы атлар, матур тарантаслар белән авылдан авылга йөриләр, ат җай гына бара, чаптырмыйлар, тарантаска кунак кызлар утырган, тарантас башында — авылның бер чибәр егете, түбәтәйле, чибәр киемле гармунчы егет өздереп гармун уйный, авыл кешеләре, бала-чага, капка төпләренә чыгып, аларны карап кала, күзәтеп торалар Урам әйләнүче атлар шулкадәр күп була, күпер яныннан югары урамның аргы башына кадәр сузыла. Ә бит бу — гади нәрсә түгел, бу — атларны, дирбияләрне сынау. Икенчедән. халыкның тырышлыгына, бәйрәмгә нинди әзерлек белән килүенә, киенә белүенә дә күргәзмә. Тула оекны бер генә җыерчыксыз, шома итеп киеп кара! Чабатаны тугызлыдан, унберледән үреп кара! Иң мөһиме — егетләр кыз күзәтә, кызлар егетне күреп кала. Кичләрен авылыбызның кибет тау башы урынында яшьләр уены була Бу әлеге көнгә кадәр саклана Бирегә авылның олы кешеләре дә килеп, яшьләр уенын, җыр- биюне карап, музыка тыңлап китәләр иде. Яшьләр берсен-берсе шул уеннарда таба Икенче көнне кунакка йөрешү башлана. Бер кешегә башка авылдан туганнары килсә, аны авылдагы башка туганнары да чакыра, гомумән, кунакка алу гадәте бик таралган иде. Кунак алган йортка хатын-кызлар аерым, ирләр аерым йөриләр Хатын- кыз табынына эчемлек кую юк. тыелган эш булып санала иде Ирләр мәҗлесендә күбесенчә әчеткән бал була Соңга табарак аракы килеп керде Ләкин аракыны да комсызланып эчү юк. аракы салган стаканны биргәч, кунакны кыстап, биш-алты җыр җырлыйлар, кешеләрнең җырга осталыгы, сүзгә тапкырлыгы сынала иде Бәйрәм ризыкларыннан иң элек токмачлы итле аш. аннары туралган ит белән бәрәңге, аның янына бәләкәй савыт белән уып ясалган керән куела. Өченче ризык булып, күпчелек очракта, ярма бәлеше (борай яки дөге ярмасыннан) чыга Хуҗабикәләр. берсен нән-берсе уздырып, бәлешне зур итеп, капкачын бик матурлап, бөреп ясыйлар. Ху- җабикә бәлешнең капкачын түгәрәкләп кисеп, кечкенә кисәкләргә бүлеп, һәркемнең алдына, аштан бушаган тәлинкәләренә сала, бәлеш эчен аерым кашык белән бүлеп, шулай ук аш тәлинкәләренә сала. Шуны бераз ашагач, бәлешнең эченә янә дә май сибеп, кешеләргә өстәп чыгалар Бәлешнең төбе иң тәмлесе санала, берәү дә өлешсез калмый. Бераздаң зур таш кәстрүл белән өрек суы чыга. Чәй янына бавырсак, кош теле, кәләвә, корт кебек ризыклар куела. Кунаклар китәсе көнне саубуллашу чумары дигән аш пешерәләр, аның хакында төрле мәзәкләр йөри, кунакларның шаянрагы, миңа сездә ошады, саубуллашу чумарын бүген ашамыйм әле, иртәгә ашармын, дип көлдерә торган булган. Туганлыкны тану авылда, сугышка кадәр, бик көчле иде. Югарыда әйткәнемчә, ул тәрбия малайларга буяулы йомырка бирүдән үк башлана Барлык бәйрәмнәр дә туган-тумачалар белән бергә үткәрелә. Туганнардан башка авылда бер тантана да узмый иде Игеннәр өлгерер алдыннан җыен бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәмнең үзгәлеге шунда, сабан туе кебек авылдан читкә чыгып төрле ярыш уеннары, көч сынашулар гына булмыйча, башка төрле кичке уеннар күбрәк була торган иде. Кунаклар да күбрәк килә. Монысы басуда игеннәр торышына карап йөри: иркенрәк яки тыйнаграк. Гомумән, элек барлык бәйрәмнәр табигать шартларына бәйле иде. Игеннәр начар үсеп, ачлык киләсе сизелеп торса, уйнап-көлеп, күңел ачып йөрүләр эләкми шул инде. Басуларда игеннәр матур булып үсеп утырса, халыкның күңеле шат. бәйрәме олы булган Күңел ачуларның игеннәр уңышына бәйлелеге миңа ифрат та мәгънәле тоела. Балалар икмәк кадерен кечкенәдән үк аңлый башлый. Көз көне өйләнү, тормыш кору өчен кәләш сайлау, егет күзәтү кебек эшләр дә шушы бәйрәмнәрдә хәл ителгән. Авылдагы кичке уеннар: әйлән-бәйлән, уртага алып биетү, җырлату, җәза бирү, йөгерешү, «өченче кеше артык» дигән уеннар халкыбызда күптәннән килгән, һәр уенда җәза бирү кебек шарт була иде. Җыр-биюгә сәләтсез яшьләрне «Ярый алайса, әтәч яки кәҗә булып кычкыр!» — дип җәзалыйлар иде. Уенны җанландырып җибәрү өчен кайбер шаян егетләр, үзләрен сәләтсез күрсәтеп, кеше көлдерү өчен, тавык булып кытаклап йөриләр, яшьләр эчләре катып көлә иде. Хуҗалыктагы зур эшләрне башкарган чакта өмә җыю гадәткә кергән иде Бер йортта эшләүчеләр аз булса яки гаиләдән берәрсе авырып китсә, өмә игълан итәләр, ураклары беткән яшьләр өмәгә җыела. Өмә ясалган йортта, эштән соң. ярдәм иткән яшьләрне сыйлап, биеп-җырлап та утыралар. Иген эшләре беткәч, крестьян халкы мал-туар симертү белән шөгыльләнгән. Терлекне көннәр салкынайткач, ноябрь айларында суя торган булганнар. Әле мин белгәндә дә каз өмәләре үткәрелә иде. Бу чорда туганнары, күршеләре белән берләшеп, бер көнне бер йортның казларын суеп, чистартып, юып куялар иде. Эш тәртибе болай: суеп, йонын йолкып бетергәч, матур итеп киенгән кызлар, каз түшкәләрен көянтә башына бәйләп, инешкә алып төшәләр Егетләр, инеш буена килеп, көтеп тора Каз өмәсе булган йортта ул көнне «каз коймагы» пешерәләр, күрше-күлән аны авыз итми калмый Яшь-җилкенчәккә уеннар үткәрү мөмкинлеге дә бирелә иде. Озын сүзнең кыскасы — эш тә эшләнә, күңел дә ачыла, егет белән кыз вәгъдәләшә дә ала. Ә кыш көннәрендә кибәннәрен сугу өчен туган-тумача, күрше-күләннәрен җыеп өмә ясаганнар Ашлык сугуга олылар да катнашкан, өлкәннәр тәҗрибәсе яшьләргә күчкән. Йорт салу өчен агач алып кайту, бура күтәрү кебек эшләр дә туганнары, күршеләре белән өмә рәвешендә үткәрелгән Унар-егермешәр олау берьюлы җыелган. Өмә үткәрергә хуҗа еллар буе әзерләнеп торган. Күмәк эшләү мисаллары әле колхозларга хәтле үк булган, авылның иң күркәм сыйфатларыннан саналган Күмәк тормышка күчкәч, сугышка кадәрге елларда, бу матур гадәтләр тагын да арта төшкән иде Иген эшләре беткәч, безнең авыл яшьләре, ат алырлык акча эшләү өчен, Астраханьга, Брянскига, Дятково дигән хрусталь заводына. Донбасс шахталарына киткәннәр. Алар язын яңадан авылга кайткан Әле дә хәтеремдә безнең күршебез Гатаулла абзыйның Әсәт атлы улы читтән кайткан иде. Читтән кайтучыларның авыл малайларына, күршеләренә күчтәнәч алып кайту гадәте бар иде Аларның хәлен сорашырга туганнары, күршеләре керә иде. Без. кунакның хәлен белергә дип кергәч, безгә Әсәт абый икешәр конфет биреп чыгарды. Бәйрәмнәр хакында, төрле очраклар уңае белән җыйналган мәҗлесләр хакында сүз кузгаткач, авылыбыз халкының исерткечкә мөнәсәбәтен дә әйтеп китмичә ярамас Хатын-кызлар эчемлек булган мәҗлестә бөтенләй дә катнашмый иде Өмәләр эчемлексез уза иде. Тамак ялгап алганнан соң сөйләшеп утыру, күңел ачу җырлау башлана Соңгы елларда, табынга эчемлек кую гадәткә кергәч тә, әле аракы күпләп куелмады Элегрәк, кешеләрнең әйтүенә караганда, 20-30 кешелек ирләр мәҗлесенә бер чирек, ягъни өч литр өче бал куелган, аның да күбесе кала торган булган. Авылның олы кешеләре, гыйбадәт кылучылар бөтенләй эчмәгән. Олы кешеләр эчмәгәч, яшьләр дә үзләрен тыйнак тоткан Безнең авылда һәм, гомумән, татар авылларында кибетләргә аракы кертмәгәннәр. Аракы эчеп урамга чыгу бик ямьсез хәл саналган Әгәр исен сизсәләр, шундук ул кешенең әтисенә җиткергәннәр. Ә әти кеше ул чакларда зур абруйга ия булган. Берәр егет эчеп өенә кайтса, бөтен авылга даны чыгып, фәлән кешенең улы аракы эчә икән. дип. хәйран калып сөйләгәннәр. Чине йөреп, аракы эчәргә өйрәнеп кайткан егетләргә кыз бирмәгәннәр, алар өйләнә алмый интеккән, эчү гадәтен ташларга мәҗбүр булган. Бәйрәм уздыру, кунакларны утырту тәртибе дә бик төгәл булган. Әле мин белгәндә дә шулай иде. Таза хәлле кешеләрнең өч өе. уртачаларның ике өе булган. Берсе — аш өе, икенчесе ак өй, өченчесе — семья башы йоклый торган кече өй. Мондый йортлар безнең авылда дүрт-биш кенә кешедә булган. Кунак табыны чиста-пөхтә итеп җыелган өйнең идәненә әзерләнгән. Башта идәнгә йорт хуҗасы үзе суккан дурба-палас, аның уртасына үзләре суккан бик матур шакмаклы ашъяулык җәйгәннәр. Стена буена тезелеп, корама көрпә өстенә утырганнар. Түр башына — олы яшьтәге кунаклар, аның янына — урта яшьтәгеләр, иң түбәндә, ишек катында яшьләр утырган. Кунаклар җыелып беткәч, олы кешегә сүз бирелә. Ул мәҗлеснең нинди уңай белән үткәрелүен аңлата, вәгазь сүзләрен әйтә, мәҗлесне башларга рөхсәт бирә. Мәҗлестә олы кешеләрнең күргән-белгәннәрен, башыннан кичкән авырлык-җиңел- лекләрен сөйләтеп, уен-көлке сүзләр дә әйтешеп утырганнар Ә яшьләр, шул гыйбрәтле сүзләрне аек баштан тыңлап, сабак җыйган. Табынга ризык чыккан саен, аның ләззәтен, хуҗа хатынның уңганлыгын мактау әле мин катнашкан мәҗлесләрдә дә була торган иде. Кунаклар, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, таралалар. Хәзерге чорда да миңа кунакта булырга туры килгәли. Табын ризык белән тулы, ирләр, хатынкызлар бергә җыела. Берсендә хәтта өйләнмәгән яшьләр дә килгән иде. Мәҗлес ачык дип игълан ителүгә, шатыр-шотыр шешә ачарга тотындылар. Берсе аяк өсте басып, тост әйтте. Ирләре дә, хатыннары да стаканнарны күтәреп, эчеп җибәрделәр. Шундук яңадан эчтеләр. Көтмәгәндә, һәммәбезне сискәндереп, чырылдавык тавышлы юан бер хатын җырлап та җибәрде. Иорт хуҗасы кайнар аш чыгарырга йөри, ә мәҗлес халкы, биеп керәбез, дип, дәррәү кузгалды. Әллә ниткән карлыккан тавыш белән чит ил телендә пластинка үкерә башлады, бию дигән дөбердәү башланды, кыскасы, ата — улны, ана кызны белми. Шушы кыланыштан соң, табын янына кереп утырдылар да, тиз генә рюмкаларга аракы салып, тагын эчеп җибәрделәр. ашка күтәрелеп караучы да булмады. Тагын җырлый башладылар, мәҗлес бик ямьсез төс алды. Икенче бер мәҗлестә тамада сайлап куйдылар. Өстәлдәге эчемлекләр дә, ризыклар да теге мәҗлестәгедән ким түгел иде Иң элек хуҗа аяк өсте басып нинди уңай белән мәҗлес җыйналуын әйтте. Аның 50 яшьлегенә килгән идек. Тамада юбиляр хакында кыска гына сөйләде. Шаян сүзләр әйтеп көлдереп тә алды. Шуннан берсеннән-берсе тәмле ризыклар өстәлгә чыгып торды. Эчемлек хакында башта бераз гына сүз булды да аннан кунакларның үз иркенә куелды. Алар күпчелек вакытларын кызыклы вакыйгалар сөйләп үткәрделәр. Кунакларның берсе баянчы икән, аның уйнавын үтенделәр, җыр җырладык, бераздан, коридорга чыгып, биеп тә кердек Концерт залында утырып, ял итеп кайткан шикелле, хуҗага, аның хатынына кайнар рәхмәтебезне әйтеп таралдык. Кунаклар саны күп түгел, барлыгы сигез пар иде. Чыгып киткәндә, хуҗа, хатыны белән икесе, безнең рәхмәтебезгә каршы: сезгә дә бик зур рәхмәт инде, бик зурладыгыз, дип әйтеп калдылар. Ә юбилярны котлап китергән бүләкләребезне бәләкәй өстәлгә куйдылар. Мин үземә ике очракта да сабак алдым Туй йолалары Безнең авылларда туйны хәзер дә бабаларыбыздан калган йолаларга турылыклы рәвештә алып барырга тырышалар Элегрәк кызларны күрел өйләнү булмаган Шулай да егетләр дә, кызлар да, яучылый башлагач, нинди юллар беләидер, берсен-бер- се карарга юл тапкан. Безнең авылныкы Гайнетдин абый Шәмсеруй апай белән бик озак гомер итте. Аларның бер-берсенә һәркайчан ягымлы карап, елмаеп кына сөйләшүенә авыл халкы исе китә торган иде Алар бер-берсенә: «сиңа әйтәм. әй»,— дип кенә иөриләр иде Гайнетдин абзый элеккеге туйларны миңа болайрак аңлатты. Ир баласы балигъ булып, өйләнер вакыты җиткәч, егетнең ата-анапары кыз күзли башлый. Кыз нинди нәселдән — һәммәсен төпченеп, тикшереп чыгалар. Күңелләренә хуш кил гән кыз хакында улларына әйтәләр. Шуннан егет үзе. хәйләсен табып, кызны күрә, буен-сынын күздән үткәрә, сөйләштереп карый. Гайнетдин абзый үзе. мәсәлән, узып баручы кеше булып, Шәмсеруй яшәгән йортка су эчәргә кергән, кызны сөйләштергән Шулай бер мәлне, Гайнетдин абзый белән капка төбендә сөйләшеп утырганда. Казаннан кунакка кайткан ике кыз узып китте. Өсләрендә — ачык якалы, җиңсез, тездән югары күлмәк, ялан аякка босоножки кигәннәр Гайнетдин абзый «Менә, энем, кара инде боларны, бар җире дә шәрә бит,— диде — һичнинди серләре дә калмаган. Безнең чакта бары да — гаҗәеп сер булып тоела иде. Өйләнеп кыз куенына кергәч, тәмам исерәсең Аннан да гүзәл зат юктыр кебек...» Көз айлары җитеп, игеннәр җыйналып беткәч, егет нәселенең дәрәҗәле кешесе. кызны сорап, яучы булып бара. Яучы кеше бер аягындагы чалбар балагын чыгарып килеп керә. Сөйләшә башлаганчы ук аның ни өчен килгәнен абайлап алалар. Шуннан, ризалык биргәнче, кыз белән сөйләшергә бераз вакыт калдырып, егетне өйрәнергә тотыналар. Минем әнинең Сабира исемле апасын Чембулат авылыннан сорарга килгән яучыдан соң, әти. таякка таянып, Чембулат ягына чыгып китә. Юлда моңа сукачылар очрый. Арадан берсе кияү буласы егет Габделгани икән. Аның белән сөйләшеп тора. Әти Габделгани турында тулы мәгълүмат җыеп кайта. Чембулат авылы кешеләре Габделганине яманламыйлар. Егет сүзне дә чамалап кына сөйләшә Кызыбызга кияү булырга лаек, дип, яучы икенче килгәч, ризалык биреп җибәрәләр. Яучы алдым-бирдем, кодаларны кайчан китерү хакында да сөйләшә. Риза булышкач, егет ягы кодалары, егетнең туганнары, атлар җигеп барып, кунак булып, никах укытып кайталар. Кияүне, кыз янына кергәнче, берәү ишекне ачтырмый -интектерә» •Минем апай йөз алтын, ишек бавы бер алтын».— дип төрле шаян сүзләр әйтә. Кияү аңа бүләк бирә, ишекне ачалар, булачак килен егетенә чәй эчертә. Шул чагында егетнең тапкырлыгын тикшерәләр. Бүлмәнең икенче ягында кызлар җыйналып тора, алар егет утырасы урын каршысына көзге куеп, үзләре бүлмә ярыгыннан кияүнең битен, буен-сынын, көлүен, ашаганда колагы селкенәме-юкмы икәнен күзәтеп, тикшереп торалар. Тапкыррак егетләр, кергәч тә көзгегә сөлге элеп, аны каплап куйган. Кызлар да авыз ачып тормый, егетләрнең утыра торган көрпә астына төрле сыбызгылар кыстырган. Егетләрнең тапкырлары тикшермичә утырмый Ә кайберләре, игътибар итмичә, кинәт утырса, көрпә астындагы сыбызгылар сызгыра, бүлмә артындагы кызлар көлешә башлый. Чәй эчкәч, кызны озатырга килгән кызлар, урын җәеп, саубуллашып чыгыл китәләр. Урын җәйгән өчен кызларга кияү бүләк бирә. Кияү, ике яки дүрт кич йоклагач, кайтып китә. Шуннан һәр атнаны җомга көнне кич килеп, атна саен яңадан ике кич кунып китә. Дүртәр-алтышар ай кияүләп йөриләр. Бер-берсенә ияләшеп бетсен өчен шулай иткәннәр. Вакыты җиткәч, киленне бик матур атлар, тарантаслар белән тантаналы рәвештә алып кайталар. Егет йортында туй башлана. Егет ягы кыз ягыннан кодалар чакырта, яңадан бик зур бәйрәм ясап, килен төшүне билгелиләр Бу йолалар авылыбызда әле дә тулысынча саклана. Кияүләп йөрү гадәтләре генә төшеп калды. Аңа вакыт юк. Хәзер туйларны зур итеп уздыралар Кәләш өендә кияү кайткан көнне яшьләр туе. иртәгесен олылар туен ясау гадәт булып керде. Хәзер никахны, авыл Советына барып, тантаналы шартларда теркиләр. Яшьләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз һәйкәленә чәчәк салалар, рәсемгә төшәләр, болары — хәзерге заманның яңа һәм матур йолалары. Мин кырык ел буена җитәкче булып эшләгән дәвердә бер туйда да сугыш чыгарып, туйны бозу очраклары булмады. Әгәр килен колхозда эшләсә, мәҗлескә колхоздагы оешмалар исеменнән бер җитәкче бара, яшьләрне тәбрикли, бүләкләр тапшыра. Хәтта башка авылга киткән киленнәребезгә дә. әгәр алар алдынгылар икән, тәбрикләп, бүләкләр тапшырып кайтабыз. Бу — киленнең дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Бөек Ватан сугышыннан соң, халыкның көнкүреше авыр чакта, кызны туйсыз бирү гадәте булып алды. Ул очракта кыз һәм егет икесе киңәшкәч, ата-аналары яучы җибәреп, килешү ясагач, риза булып өйләнешәләр Бу очракта да, хәлле хә- ленчә, туганнарны чакырып, никах мәҗлесе сымак тантана үткәрелә иде Сугыштан соңгы авыр елларда, атасы сугышта үлеп калган кызларны кияүгә биргәндә. миңа да шаһит булып баргаларга туры килде. Кияүгә китүче кыз белән әнисенең кочаклашып елаулары үзәкне өзә иде. Бу авыр елларда малайларын өйләндергән яки кызларын кияүгә биргән кешеләр, ата-баба йоласын тулысынча үти алмауларына бик борчылалар иде. Кайбер ата-аналар: «Балалар, бераз гына сабыр итегез әле. бер-ике елдан, тормышлар көйләнгәч, өйләнешерсез»,— дип киңәш бирәләр, әмма көтеп тору мөмкинлеге булмаганлыктан. кызны турыдан-туры егет өенә алып китү очраклары да. кыргыйларча өйләнү гадәтләрен дә очратырга туры килде Кыз урлау. Бу төр өйләнү — бик катлаулы. Моны аңлау минем өчен табышмак булып калды Шулай бер кызны, арбага салып урлап алып китеп баралар икән, кыз кычкыра: «Коткарыгыз, мине урлыйлар»,— ди Авылның бер кешесе, атны туктата да. ник кыз баланы ризалыгыннан башка алып китәсез? дип, егетләрне орыша башлый. Кызга «Әйдә, сеңлем, төш», дигән. Кыз исә «Өйдән бер чыккач, калмыйм инде»,—дигән. Сугыштан соңгы авыр елларда кереп калган бу кыргый гадәтләр озакка бармады Никахлашуөйләнешүнең иң матур якларын файдаланып, яңача өйләнешү гадәткә керде Мәҗлескә чакырулы кешеләр алдан ук открытка ала. Хәзерләнергә, эшеннән рөхсәт алырга, өйләнешүчеләр өчен бүләк сайларга вакыт була. Туйга кунаклар да. кәләш белән кияү дә махсус киемнәр тектерә. Кияү алтын балдаклар сатып ала. Төрле милләтләр белән катнаш туйлар да ешая башлады. Алар арасында ошап бетмәгән гадәтләр дә очраштыргалый. Шулай бер туйда ике студент өйләнешә Егет — безнең авылныкы, кыз — башка районнан Бераз утыргач, шәһәрдән кайткан яшьләр, ду килеп, төрле тавышлар чыгарып: «Горько!» «Әче!»— дип кычкыра башлады. Шул вакытта егет торды да. «Кадерле кунаклар, сезнең нәрсә таләп иткәнлв- гегезне беләм мин. Ләкин таләбегезне үти алмыйм, әти-әни алдында үбешеп тору килешми. Аларга ихтирам йөзеннән мин бу гадәттән баш тартам».— диде. Авыл кунаклары егетне хупладылар. Шулай итеп, безнең авылга олы кешеләр алдында ко- чаклашып-үбешү гадәте кермәде. Элегрәк елларны туй бүләге бик тыйнак иде. хәзер арта бара Кайберләре, ишетүем буенча, җиңел машина да бүләк итә икән. Безнең авылыбызда мөстәкыйль тормыш башлау өчен кирәкле нәрсәләр бирәләр: урын-җир әйберләре, мендәр, юрган... Безнең борынгы бабалар урын-җир генә түгел, хәтта комган, чиләк, ләгән, табагач, таба, балта шикелле әйберләр дә биреп җибәрә торган булганнар, яшьләрне дөрес юлга юнәлткәннәр. Хәзерге кайбер ата-аналарның балаларын байлыкка батырулары яшьләрнең тормышка карашын җиңеләйтә, эшне-хезмәтне яратмауга алып килә дип исәпләргә кирәк Гаилә кору, йорт алып бару Элек гаиләдә күп кеше яшәү табигый саналган. Безнең авылның бер йортында 22 кеше бер гаилә булып яшәгән. Хөснетдин дигән бу кешенең Әүхәдулла, Лотфулла, Хәйрулла дигән уллары, өйләнеп, балалары зур булганчы бергә торганнар. Өлкән хуҗа табынга утырмый торып, беркем дә утырмаган. Әле дә авылыбызда 10-12 кешеле гаиләләр бар. Унар бала китергән хатын-кызларыбызның балалары тырыш, эш сөючән булып үсәләр. Андый йортта балалар берсен-берсе бага. Өйдәге башка эшләрнең дә күбесен балалар башкара. Мөстәкыйль тормыш кора башлагач та бу балалар югалып калмый, үрнәк хуҗа булып чыга. Фәизов Фәтхерахман гаиләсе, аның хатыны Нәсимә башкаларга үрнәк булып тора. Ун бала үстерделәр Балалары барысы да эшчәннәр. һөнәрлеләр Балаларының балалары да эшкә өйрәнеп үсә. Минем малай чагым, үсмер чагым, җитәкче булып эшләгән чорым, күршебез Котдусов Кашшаф абый, хатыны Нәгыймәбикә апайлар белән үтте. Котдус абыйның балалары Кашшаф. Габделрәүф, Габделхак, Муллахаҗи. Нуриаздан, Габделхәй — алты бала — бик эшчән булып үскәннәр. Нәгыймәбикә апай ягы да күп балалы: Нәгыймәбикә, Хәбибрахман. Гарифулла. Һәдия. Нәсимә. Сәгыйдәбану — алты бала. Кашшаф абый да. Нәгыймәбикә апай да 7-8 яшеннән ата-аналарына ярдәм иткәннәр. Кашшаф абый колхозның иң яхшы атын җикте. Авылга кайткан лобогрейка, ургыч, чәчү машиналары белән беренче булып ул эшләде. Чалгы белән печән чапканда, һәр көнне бер гектар җирне чабып барды, норма 0.30 га иде. Ватан сугышында катнашты. Сугыштан соң идарә атларын карады. Колхоз председателе булып эшләгәндә, бу кеше белән бергә булу мине күп нәрсәгә өйрәтте. Колхоз идарәсенә моңарчы пычрак аяк белән керәләр иде. Безнең барыбызны да аяк киемен салып керергә өйрәтте ул, Шул гадәт әле дә саклана Идарә бинасында тәмәке тартуны да ул бетерде. Нинди гадел кеше булган Кашшаф абый! Аның хатыны Нәгыймәбикә апай үткен, гадел, эшчән, таләпчән иде. Колхозның иң авыр эшләрендә йөрде амбарда капчык ташыды, Арчадан, илле чакрымнан орлык алып кайтуда катнашты. Бервакытта да ыңгырашмады, каушап калмады. Гаиләдә алты бала үсте: Габделхәйдер ун яшеннән колхозга булышты. Хәзер Казан авиация заводында — иң оста токарь. Габделбарый да. колхоз эшендә ныгып, армиягә китте, майор дәрәҗәсенә иреште; Ясминә әле дә колхозда эшли, Габделкави институт бетерде, Казанның «Оргсинтез» берләшмәсендә — цех начальнигы; Өммегөлсем техникум тәмамлады. Минзәлә районында бер колхозда экономист булып эшләде, хәзер — авыл Советы председателе, төпчек уллары Габделфатих — Түбән Кама шәһәрендә шәһәр Советы председателе ярдәмчесе. Болар үскәндә, бик авыр иде. Сугыш вакытында шундый бер вакыйгага тап бул дым Нәгыймәбикә апай көрәк юта алырдай барлык балаларын да бакчага алып чыккан Ул вакытта әле бәрәңге бакчасын көрәк белән казый идек Болар янына укытучы килде Габделбарый берничә көн мәктәпкә бармаган. Тегесе әйтә: җибәрә алмыйм, ди. Әгәр вакытында бәрәңге утырта алмасам, ничек туйдырырмын мин аларны? Шулай да укытучы китми, баланы җибәрүне таләп итә. Шуннан Нәгыймәбикә апай «Сеңелем, мин баламны надан калдырырга ярамаганын да беләм»,— дип елап җибәрде. Укытучы, башын иеп, китеп барды. Нәгыймәбикә апай белән Кашшаф абыйның бер-берсенә мөгамәләсе дә бик ягымлы иде Кашшаф абый кайтмыйча, Нәгыймәбикә апай ашамады, йокларга ятмады. Кашшаф абый эшкә киткәндә, иртәмесоңмы, кайнар ризык ашатмыйча җибәрмәде. Балаларына да, атагызга әйтермен, яки берәр әйбер аласы булса, атагыз ни әйтер бит, дип, әти кешенең дәрәҗәсен һәрвакыт саклады. Кашшаф абыйның вафатыннан соң, олы улы Габделхәйдер Нәгыймәбикә апайны Казанга алып китте. Нәгыймәбикә апай шунда кыш чыкты. Яз көне кайтты: «Тора алмыйм шул, Казанда бары да әйбәт, кибетләре дә йорт астында гына, ди. Кашшафымны сагынып кайттым. Кичә зиратка төшеп мендем, аның белән сөйләштем әле» Балаларының барысының да хәлләрен сөйләп чыкты, ничә оныгы бар, барысының да исемен әйтеп сөйләде. Балаларында тора алмавын, авылны, күршеләрне сагынуын тезеп китте Балаларының укып, һөнәр алып, шәһәргә ияләнеп, авылдан китүләрен бер дә өнәмәде. Ә кызы Ясминә үзебезнең авыл егете Исламга чыгып, авылда яши. Бик тату торалар, Нәгыймәбикә апай да үлгәнче шунда тәрбияләнде Буыннан-буынга күчеп бара торган яхшы гадәтләрнең нәрсә аркасында саклануын менә бу гаилә мисалында да төшенергә була, минемчә. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең авылыбызда да бу мәсьәләдә тискәре гадәтләр күренә башлады. Хәзер авылда яшәү өчен мөмкинлек зур. Дәүләт бала өчен ял бирә, акча бирә. Бакча, мәктәп, институтларның ишеге ачык. Ата-анадан ерак яшәү мөмкинлеге бар Акча тапса, йортка бирәсе юк, үзе тота. Бу исә яшь кешедә үз-үзен ярату тойгысы уятмый калмый. Ата-аналарның да кайберләре, үзебез колхозда күп чиләндек, дип, баланы эшләтмәү ягын карый Болар барысы да ялкаулыкка юл ача. Элек кешеләр бер-берсеннән көнләшеп яшәгән. Күршесенекеннән яхшырак ат булдыру уе крестьянның җанын кимергән. Колхоз тормышында да яхшы мәгънәсендәге көнчелек кирәк, минемчә. Колхозчының йортын үзеннән салдыру яхшы. «Минеке» дигән карашны иҗтимагый мәнфәгать өчен файдаланырга иде! Хуҗалыкларга йорт салу өчен ссуда тәртибендә акча бирелә, төзелеш материалларын китерү өчен транспорт әзер Колхоз төзегән йортларда кешеләрне торгызып карадык, кайбер кешеләр бик ярата йортны, карый, икенчеләре исә аркылы ятканны буйга алып салмый, идарәгә йөгерә Крестьянның үзе яшәгән йорты өчен, аның төзеклеге өчен җаваплылыгы бетә бара. Андый тискәре гадәтләргә каршы бердәм көрәшергә кирәк. Авыл халкы өч төрле милек белән эш итә: дәүләт милке, колхоз милке, шәхси милек. Дәүләт милке колхозларда күп түгел: Больница, китапханә, клуб, мәктәп, балалар бакчалары — дәүләт хисабындагы милекләр. Аның җаваплы кешеләре бар, ул милекне саклау уңайрак. Авыл халкы бу төр уңайлыклардан бик теләп файдалана. Авылда элек авыруларны дәвалау им-томчы яки үләнче карчыклар ярдәмендә барган. Им-томы — начар нәрсә, әмма үләненә ышанырга да була. Безнең авылда әле соңгы елларда да Нурмөхәммәт абый Закиров болыннан, елга башларыннан, басудан, урманнардан төрле үләннәр җыеп, чәчәген, тамырын, яфрагын, орлыгын алып, авыруларны дәвалау өчен куллана иде. Даруларны ул үзе ясап бирә иде. нәрсәдән икәнен берәүгә дә әйтми иде. Шулай бер вакыт нишләп нәрсә белән ничек дәвалавыңны башкаларга чишмисең? дидем Тиешлечә ясамасалар, агуланырга мөмкин, шуңа күрә мин аны әйтмим, дип җавап бирде. Шулай ук безнең күрше Ары авылында, тайган, сынган сөякләрне дәвалап, урынына утыртучы бар иде, кешеләр шуңа йөри иде Бала тудыру тулысы белән авылдагы кендекче әбиләр кулында иде Алар яшь аналарга, йөкле хатыннарга киңәшләр дә бирәләр иде. Авылда медицина учаклары була башлау, авыл халкының холкына бик зур йогынты ясады Тормышлар яхшыра барган саен, кирәкле ризык куллану, ризыкны әзерләү нык үзгәрде Туклану тәртибен генә алыйк. Безнең авылларда элек-электән арыш, бодай, солы, карабодай, ясмык, арпа, борчак, тары иккәннәр. Кешенең туклануында арыш ипие зур урын тоткан. Мич төбен пумала белән чистартып, ипине шунда салганнар. Икенче урында солы оны тора иде. Аңардан бәйрәмнәрдә — коймак, ә га- дәти көннәрдә тәбикмәк пешерәләр. Мич төбенә салып пешерелгән солы күмәче дә бик тәмле була торган иде Балалар, сохари ашаган кебек, шуны кимерәләр Тешне чыныктыра, сез аны ашагыз, дип әйтә иде өлкәннәр. Солы кесәл ясарга да ярын Солы кесәлен сөт белән ашый идек. Борчак, карабодай оныннан да коймак бик тәмле була торган иде. Безнең авыллар тирәсендә, ун чакрым җирдә, алты су тегермәне: Кышлау. Күшәр. Иске Әҗем, Ташчишмә, Иске Ашыт, Ташкичү дигән авылларда. Ә җил тегермәне бишәү Түбән Шашы. Күнгәр. Олы Әтнәдә — ике, Яңа Шашыда иде. Җил тегермәннәре бастырып кына тарта, ә су тегермәннәрендә күп төрле эш башкарыла иде. Мәсәлән, Күшәр тегермәнендә иләтеп бодай тарта торган ике таш, бас тырып тарта торган ике таш, шуның өстенә карабодай, солы ярдыра торган ярма ташы, аның өстенә йон теттерү өчен дә файдалану кораллары бар иде. Авылларга электр кергәч, электр тегермәненә күчтек. Халык, айлар буена җил көтеп, җил булмагач, ашлыгын су тегермәненә күчереп йөрү мәшәкатеннән котылды. Ләкин электр тегермәннәрендә ашлык кистеребрәк тартыла, су тегермәнендә тарткан кебек мамыклы булмый. Металл кискечләр онның эрелеге-ваклыгын да үзгәртте. Ашлыкның элек кабыгы салдырылып кына алына торган иде. Ә кистереп тарта башлагач. кабык астындагы аксым күбрәк көрпәгә китә. Басуларда игелә торган культуралар төре дә кимеде. Уңышны азрак бирә торган борай бөтенләе белән бодайга алмаштырылды. Ясмык та бетте, борчак кына калды Тары, карабодай игү кыскарды. Солы ризыклары да кимеде, бетте, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Ул фураж культурасына әйләнде. Күпләп арпа игелә, ул да фураж культурасына әйләнде. Арыш та үзенең өстенлеген бодайга калдырды. Шуның аркасында гасырлар буена, буыннан-буынга күчеп килгән туклану рәвеше бозылды, медицина белгечләрен борчый торган хәл туды. Элегрәк, язга чыгу белән • Зәңгелә булмый, балалар, барыгыз!» — дип. кулларына пычак тоттырып, ата-аналары балаларын акбаш, кузгалак, какы ашарга чыгарып җибәрәләр иде Кыргый җиләк- җимешләрне балалар җәй буе сабагыннан өзел ашый торганнар иде. Ә шомыртны тоз кушып, болгатып, симертел, яки шикәр комы белән сикертеп ашау гадәте бар иде. Карчыклар, кышка дип, киптерәләр яки как коялар иде. Хәзер варенье кайнату, шикәр белән кушып банкаларга тутыру гадәткә керде. Ягъни җиләк-җимешне табигый хәлендә ашаудан читләштек Шомырт, балан, миләш куллану гомумән кимеде. Мин малай чакта, бәрәңге безнең авылда бик аз кулланыла иде. Ул вакытта аның сортлары да уңышны аз бирә иде. Ә Бөек Ватан сугышы чорында бәрәңге бердәнбер ризык булып кешеләрне үлемнән саклап калды. Элегрәк, мин кечкенә вакытта. бәрәңгене ризыкка кулланганда, чиста итеп юып. кабыгы белән пешерү гадәте бар иде Соңгы елларда бәрәңгене әрчеп, кабыгын башта ук чистартып пешерү гадәтенә күчелде. Тормышлар яхшыргач, бәрәңге дә элекке куллану гадәтен югалтты. Элек тозга ярып пешереп, ипи белән ашала торган иде Хәзер бәрәңге майсыз-кай- максыз ашалмый. Элегрәк безнең авылда яшелчә үстерү бик аз хуҗалыкларда гына иде. Соңгы вакытта помидор, кәбестә, кишер, кыяр, чөгендер, суган куллану бик күпкә артты. Моңа сөенергә кирәк. Безнең авылыбызда, мич ризыклары пешергәндә, салат оны куЯлану киң таралган иде Бервакыт, мин кечкенә чакта, бәләкәй чанага бер капчык арыш салып, әни белән икебез Назир бай тегермәне дигән су тегермәненә бардык. Шунда бер кешенең тарткан оны ком төсле сары иде. Үзе ара-тирә шул сары онны кабып та ала. Мин гаҗәпләнеп карап тордым да «Әни, нишләп ул кеше ком ашый?»—дип сорадым. Әни көлеп җибәрде Ул кеше дә көлде, мә, син дә ашап кара, диде «Әйем, мин нишләп ком ашыйм?» — дидем. Шуннан ул кеше «комны» ничек ясавын сөйләде. Арышны бүрттерәләр, ул шыта. Шул шытымлы көенчә киптереп, тегермәндә тарткач, салат оны килеп чыга икән. Мә, дигәч, әни дә әйткәч, мин татып карадым Сары он бик тәмле — баллы иде. Мин шуны әле дә оныта алмыйм. Әни аны миңа үзебездә дә берничә мәртәбә ашатты. Авылда сөт ризыгы күп ашала иде. Гадәттә сөт үз хәлендә, кайнатмаган көе икмәк яки бәрәңге белән ашала иде. Куе сөтнең өстен кашык белән җыеп алып, гөбегә салып, май языла. Болгату өчен махсус таяк ясала, таякның түбән ягы «канатлы» була иде. Шул май суын без, балалар, көтеп алып, эчә торган идек. Сыек сөттән катык оетыла торган иде Катык көндәлек ризык иде. Җәй көне, кар базыннан алып чыгып, ипи белән ашый торган идек. Катык малайларның кулаякларындагы җәрәхәтләрен дәвалау өчен дә кулланыла иде. Җөй көне яланаяк йөргәнлектән, аякларга «чеби» чыга. Ягъни җилдә тире ярылып, җәрәхәт барлыкка килгән вакытта аякларны әниләр юдырып, кич йокларга ятканда, катык белән майлап яткыра торган иде. Хәзер бу вазифаны махсус дарулар алмаштырды. Табигый шартларда кырда, урман-болыннарда, елга-тугайларында үсә торган җиләк-җи- меш, хәтта кузгалак, акбашлар да бакчада үстерелә. Аларның тәмнәре дә үзгәрде. Ашлама үзгәртте аларны Кайвакыт шәхси таләпләрен алга куеп, дөньяны аңламыйча кыланучылар да очрый башлады. Шулай бер эшем төшеп, ерак бер шәһәрдәге шәхси- индивидуаль бакчага бардым. Хуҗасы бакчада иде. Аның белән сөйләшеп торганда, күршеләре бер мичкәдән апара сыман сыекча ташый башлады. Җиләккә ашлама си бәләр, диде хуҗа. Нәрсә, нинди ашлама? Кибеттән ипи сатып алалар да, аны әчетеп, ашлама итеп сибәләр икән. Мин бик аптырадым, гаҗәпләндем, яннарына бардым, сораштым Бик ихластан сейләп бирделәр. Аларны тыңлаганнан соң, кәефем китте. «Сез бик зур ялгышлык эшлисез. Без, крестьян халкы, бу икмәкне үстерү өчен, күпме көч түгәбез, аны алтыннан да кадерле исәплибез, хезмәтебезне аяк астына салып таптыйсыз икән. Сезне хөкем итәргә кирәк!» — дидем Икмәккә булган кыргый карашка мин түзеп тормаска, кискен чаралар кулланырга кирәк саныйм. Сугышта йөргәндә икмәкнең нинди кадерле икәнен күрдем мин. Сугыш вакытында авылыбызда ачтаң үлгән кешеләрне күрдем, Уйлап карасаң, икмәккә туйганга да күп түгел. 1955 еллардан соң гына ипигә тиенә башладык, онытырлыкмы?! Аннан соң, барлык ризыкларны да юллаучы, иң кирәкле нәрсәбезгә — суга булган мөнәсәбәт тә тискәре якка үзгәрде Безнең авылларыбызда, җиде авылда да. илленче елларга кадәр бер генә дә артезиан коесы юк иде. Авыл халкы чишмәдән һәм кулдан казылган кое суыннан файдалана иде. Хәзер җиде авылга—12 скважина. Бик аз гына кеше чишмә һәм кое суына йөри. Җитәкчегә авыл кешеләренең ничек киенүе, ашау-эчүе, йорт төзүенә игътибар итәргә, киңәш тә бирергә туры килә. Дәлилле итеп, мисаллар белән Әйтик, бер мәлне авылларда суүткәргечләр куя башладылар. Газеталарда колонкадан су алуның уңайлыгы хакында сүз куерды. Без дә күп уйлап тормадык, авылларыбызга унике километр озынлыгындагы торбалар сузып, су керттек. Көннәрдән бер көнне. Күшәр авылында, сулар ничек? дип. сөйләшеп торганда, безнең колонка суында ит пешереп булмый, пешсә дә. кып-кызыл булып кала . дигән сүз ишеттем Шуннан әлеге суларны анализга җибәрдек Гаҗәпләнерлек нәтиҗәләр кайтты. Барлык сулардан 15 төрле анализга җавап алдык. Шуларның барысын исәпләп, катылык яки йомшаклыкның миллиграммнардагы эквиваленты чыкты. Баксаң, Югары Шашы, Күнгәр, Түбән Шашыдагы су гына тиешле таләпкә җавап бирә икән. Коечишмәләрне яңадан карап, ремонтлап чыктык. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә, элек мөмкинлек булмаганлыктан, барлык ризыклар да, хәтта су да. табигать ничек бирсә, шулай, натураль хәлдә файдаланыла иде Хәзер кеше кулы тимәгән, үзгәртелмәгән. борычланмаган. серкәләнмәгән, тозга яки шикәргә манылмаган бер ризык та ашалмый Без үзебезнең йортта икмәкне үзебез салабыз, токмачны үзебез басабыз. Сыер- сарык, кош-корт асрыйбыз. Гомумән, крестьянча яшәргә, ата-бабаның гасырлар буена килгән яхшы гадәтләрен ташлап бетермәскә тырышабыз. Мин бик яшьтән колхоз председателе булып сайландым Эшли башлаган гына чор иде, райондагы бер җыелышта, бер колхоз председателен, эше алга бармаган өчен, бик каты тиргәделәр дә. барыбыз алдында аны милиция алып чыгып китте. Шуны мин бик авыр кичердем. Куркудан күз алдым караңгыланып, башым авырта, һава җитми башлады. Басуга чыгып авызымны ачып, җилгә каршы һава йотып тордым. Шулай авырып үләрмен микәнни, дип, врачларга бардым. Миңа карлыган ашарга кушып кайтардылар. Мин шул хәлне өйгә кайткач хатыныма сөйләдем. Ул аны күңеленә якын кабул итте Шулай бер көнне колхоз эшләре белән озак йөреп өйгә кайтсам, өстәлдә ике чиләк карлыган тора. Ул шул ике чиләк карлыганны 22 километр ераклыктагы Мари авылыннан көянтә белән күтәреп алып кайткан. Аның бу яхшылыгын һич кенә дә оныта алмыйм. Шундый гадәтләре өчен аңа карата ихтирамым бик зур. Шул елны мин карлыган ашый башладым. Икенче елны карлыганны үзебез утыртып, 4 ел буе ашадым. Мин аны аш алдыннан ашый идем. Врачлар, ашаганнан соң кирәк иде, ялгышкансың, диделәр. Димәк, нинди яхшы ризыкны да тәртипсез ашау файдага китерми икән. ( Ахыры бар)

Реклама