ЯРА

Борынгы Болгарда дуамал ханнарның берсе, юк кына гаеп өчен, аталы-уллы ике адәмгә йөзәр танк хөкем кылган Ата. улы алдында хурлыкка калмас өчен, тешен кысып йвз танкны алган Улының аркасына беренче таяк төшү белән илереп кычкырып җибәргән Җәзалауны тамаша кылырга яраткан хан «И адәм, йөз таякка түзгән идең, улыңа төшкән беренче таяктан ук нигә шулай кычкырасың?» дип сораган Адәм «Тегеләре тәнгә төшкән иде, бусы нәкъ йөрәккә барып сукты бит. хөкемдар», дигән. 1. Шәкүр өләйман картның иң соңгы, актыккы өмете дә киселде төпчеге сугыштан кайтмады Кырык дүртнең көзендә үк өзелгән иде Габдулланың хәбәре, алай да. Сөләйман үзе дә. газиз карчыгы Зөләйха да кадерле улларының эзсез-өнсез югалуына ышана алмадылар, ышанмадылар. Әнә ич. Шәфигулла Хәбибенең хаты-хәбәре кырык өчнең уртасында ук килми башлаган иде. Дөреш күрәзәчесе, өч йомарлам май бәрабәренә багып, үлгәнгә чыгарды, ә егетең, сугыш бетеп ай да үтмәде, бакыр биш тиен кебек ялтырап кайтып керде, өс-башы да хәйран ару. гимнастерка белән чалбары уңып, жиң очлары яткан иренең кисек тезләрен кочып-кочып ике көн тоташтан үкседе диләр. балак очлары сидери башласа да. бөтен түшендәге орден-медальләр- нең чуты юк. талир тәңкәләр сырышкан чулпы кебек, атлаган саен чеңгел чеңгел килеп торалар Каты яраланып госпитальдә яткан икән Кылый Мәрфуганың Салихҗаны да кайтты, ул да дүрт елга якын тоташтан сугышта йөреп ялгыз әнкәсенә кош теле чаклы дүрт хат яздымы икән? Кайткан әнә! Кәҗә башы урамының Габделхәен Зәйдән атка салып китереп ташладылар, йке аягы да тез тиңентен юк икән бичараның. Аяклары булмаса да кайткан, туган жирен таба алган, башы-күзе исән, куллары төп-төзек. хатыны Саҗидә сәкедә һушсы Кайтканнарның һәммәсе диярлек, беренче көнне үк булмаса да, атна эчендә Югары очка Сөләйманнарга менде. Сугыш елларыннан сеңгән гадәт - авыл арасында хәбәр тиз тарала, кайтуга ук Габдулланың өнсез-эзсез югалуын ишеттеләр, ишеттеләр дә. савап санап. Сөләйман картның ишеген кактылар Берәүләргә Габдулла яшьтәш иде. икен- ф челәргә дус. өченчеләргә чыбык очырак булса да туган тиешле, бүтән- < нәр Сөләйман картның ил агасы булуын, авыл арасындагы абруен §• хаклап килделәр Кайтучылар йоп-йомшак ак киез жәелгән тәбәнәк ♦ сәкегә чак җайлашып кысыр чәй эчтеләр, сугышта күргәннәрен, гос- “ питал ьл әрдә, юлда-вокзалларда юлдашларыннан ишеткәннәрен сөйлә- * деләр, сәке гүрендә сул тезен бөкләп, ике кулы белән шуны кочып 2 чтырган Сөләйманга да. табын белән кече як арасында күләгә кебек с шым гына йөргән эре сөякле Зөләйха карчыкка да ярарга тырышты- ® лар. п — Югала торган егетме Габдулла? “ - Кайтыр, кайтыр! — диештеләр. Әйткәнебезчә, ярага һәр май шифалы, кайтучыларның якты күзләре Сөләйман картны күтәреп җибәрә, ул. «көймәләрнең генә дәрьяда эзе калмый», дип әңгәмәне сөенечле якка бора, «бу араларда гел ар\ төшләр керә», дип сүзен йомгаклый Иренә ышанырга һәм карышусыз буйсынырга күнеккән Зөләйха бугазына килеп тыгылган ачы төерне йотып җибәрә дә елмайгандай итә: — Әнә ич. кайтып-табылып торалар, иншалла, безнекенең дә ризыгы киселмәгәндер әле.— дип куйгалый «Аллаһы тәгалә алай ук шәфкатьсез булмас ла!» ди Сөләйман, көн яралганда кояш чыгышына карап. Зөләйха карчык, иренә сиздермәскә тырышып, көн баешына карый да тирән итеп бер көрсенә Сөләйман исә: — Әнә. Мөхәммәт картның дүрт малае, ике кияве алынды, алтысы тиң тасырдашып кайтып керделәр. Хак. ике улының сыңардан куллары юк. бер кияве мина ярчыгы тиеп сул күзен герман җирендә агызган, алай да һәркайсы әлегә эшкә ярарлык, балачагаларына әти. хатыннарына ир' — дип. бераз ярсып әңгәмәгә нокта куя Кырык бишнең җәе чамасыз озак узды, ниһаять, күпләрнең өмете өзелгән, кыска сөенечләре озак хәсрәт белән алышынган айлар үтте Көз кинәт килде, җир туңып та өлгермәде, калын юрган булып кар төште, сиздермәстән көзгә кыш ялганды. Кышын сүнеп, басылып торган өметләр язын тагын яңардылар, сукага, тырмага, чәчүгә төшкәч, кышкы өннәреннән чыккан кешеләр ешрак очраша башлады, бер-бер сен юаттылар, өметләндерделәр Сүз сүзне, сүз күңелне җылытып «Бүген кайтып кермәсме?» дип тиктомалдан коймак изделәр, каклаган казлар чормаларда эреп, һаман эленеп торды, җиләк-җимеш какларын чирләгәндә дә капмадылар. Шаулап-гөрләп үк булмаса да. сабан туйлары узды, печәнне җыеп алдылар, урак өсте дә үтеп китте, бу юлы чиратын белеп кенә ябырылып кара көз килде, көзге каткакларны, көзге өметләрне каплап ак кар яуды, чана юлы төште Инде югалган нар да табылды, үзләре кайтып җитмәгәннәрнең хәбәре иреште «Фә лән авылның фәлән кешесе улыгызны күреп кайткан», дигән имеш-мимешне ишеткәч. Кәҗә башы урамыннан Хөсәен Кәримов сиксән чакрымдагы мишәр авылына. Чистай ягына кара буранда чыгып китте. Башын бөгеп, сакалын түшенә терәп чыгып киткән иде. күкрәген киереп тула оекчан кайтып керде Шул тикле кабаланган Хөсәен Кәримов. өр-яңа чабатасының кылкасы да калмаган Улы исән икән. «Германда пленда бергә булдык, озакламас Миннәхмәт тә кайтып җитәр», дигән мишәр Сөләйман белән Зөләйха тирә-яктагы хәбәрләрне түкми-чәчми җыя-җыя, әбәткә кадәр төш сөйләп, өйләдән соң төш юрап, кырык биштә сабырлык саклап Габдулланы көттеләр Кырык алты да узды. . Кырык алтыда Сөләйман картның ышанычын какшаткан ике мөһим вакыйга булды Көннәрдән бер көнне, күптәннән хәбәре килмәгән, инде «югалды1» дигән даны ныгыган Тажетдин малае Шәкүр кайтып төште Хәбәрләрнең төрлесенә ияләнә башлаган Югары авыл бу юлы тоташтан гөж килде, башта ышанмадылар. Таҗетдинның бу ягы терәлгән, теге ягы авышкан ихатасына яу төште. Шәкүр бик нык җәрәхәтләнеп. камалышта калып, немецларга әсир төшкән икән Шушы хәбәрне ишетүгә йөрәге бүтәнчә җилкенә башлаган Сөләйман карт Шәкүр солдатны көн көтте, төн көтте, өч көн узды, атна үтте, ун көн. Шәкүрнең шәүләсе күренмәде «Чыгып йөрми икән», диделәр. «Иртәнчәк тә мунча керә, кичен дә барып чабына», дип ишеттерделәр Чыгып та йөрмәгәч, адәм балаларын күрәсе килми торгандыр, бераз әл-хәл алсын дип Сөләйман да Тажетдиннарга төшәргә кыймады Кайткан шәпкә йөрәксенеп барып кергән булса, болай борсаланып, тилмереп ятмас иде. солдатларны үз түрендә күрергә гадәтләнгән Сөләйман бу юлы тәмам һушы таралып, югалып калды Шәкүрнең килми калуында шикле бер ым да күрде: Габдулласы турында бер-бер күңелсезлек ишетеп, шуны житкерергә базмыйча күз яшерәме әллә егетең?! — Төш. белеш —дип инәлә Зөләйха бичара. Сөләйман дәшми, күзе капкада булса да. авыл арасына чыгып китәргә кыюлыгы җитми, нидер тота, көн үткән саен күнел түрендә ямьсез, шомлы каралык куера Мөгаен, мөгаен Шәкүр Габдулла белән бер чордарак алынган иде. шуны искәреп булса да менәргә кирәк иде дә Юк! Баганалары бер турга ава төшкәннән соң сөйрәлеп кенә ачыла торган капка куркып кына шыгырдагач, Сөләйман белән Зөләйха тәрәзәгә капландылар Керүченең Тажетдин малае икәнен алар чак таныдылар... Шәкүр ипләп кенә, нигәдер як-ягына карана-карана ишегалдын бүлеп үтте, болдырга менгәч тә колагын акрын искән жилгә куеп тыңланып торды. Ишекне ике куллап ачты, ишектән кергәндә бусагада абынды, гаепле төс белән хуҗаларның аны көтеп катып калган- гәүдәләренә карады, сөякчел йодрыгын йомарлады, тавышын кыса төшеп кенә сәлам бирде. Хужалар. икесе ике яктан талпынып, аның карлыккан сәламен йотып алдылар Мәктәптә физкультура укытучысы иде Шәкүр, биек, авылча төз буйлы, бөдрә башлы чая егет иде киткәндә, бөкрәеп, ярым пеләшләнеп. суырылып кайтып кергән икән' Ике яңагында да яра жөйләре карындык зәңгәрләнеп тора, сул күзе йомыла төшкән, ул стенадагы сәгать йөреше уңаена мелт-мелт итеп тартышып ала Картлар беравык сөйләшергә сүз табалмыйча каккан казык кебек кымшанмыйча басып калдылар Шәкүр ияртеп кергән кайгы-хәсрәт әлегә сүзгә хут бирмичәрәк тора иде Ниһаять, өч-дүрт жирдән аккургашын белән ямалган җиз самавыр, очрашу авырлыгын җиңеләйтергә теләгәндәй, кыяр-кыймас кына җырлап сәкегә менде, киез өстенә җәелгән шакмаклы кызыл ашъяулыкка өч чынаяк тезелде. Өченче чынаякны, нәкъ Шәкүр бите кебек ашык-пошык ямалган чынаякны куйганда. Зөләйха чак кына идәнгә төшереп җибәрмәде, карчык Шәкүрнең йөзенә карап алган иде. Бик юка туралган, борчак оны катыш арыш оныннан иләмичә пешерелгән, уалып торган ипи килде Хуҗа, табынының юкалыгыннан читенсенеп. күзләрен түбәнгә төшереп тирән генә бер көрсенде дә. кунакның кан качкан зәңгәрсу иреннәренә күтәрелеп карап тынды, керфеге дә селкенмәде, мәңге ачылмаска кысылган бу авыздан нинди сүз чыгар? Шәкүр сәлам биргәннән сон бер сүз әйтмәде, ипи телемен олылап ике куллап тотып алды да иң әүвәл авызына түгел, күзенә таба якын китерде, бер ягы чатнаган борын яфракларын киңәйтеп иснәде. «ипи. ипекәй!» дип, кайнарланып пышылдап, ашыкмыйча гына телемнең бер читеннән капты Сирә| әеп калган сынык тешләре арасына ипи кергәч, ул рәхәтлектән күлләрен йомды Капкан сыныгын ялыктыргыч озак итеп чәйнәде, чәйнәгән арада телемне әйләндерә-әйләндерә күз тирәсендә йөртте. Хуҗалар дәшмәделәр, кунакның газаплы сүзсезлегендә алар белмәгән, моңарчы белә дә алмаган тирән бер сер бар кебек иде. Телемнең яртысын чәйнәп йоткач кына Шәкүр чынаякка үрелде, инде суына да башлаган чөгендер катыш кишер чәен вак-вак йотымнар белән озаклап эчте, уалып тезенә коелган ипи валчыкларын тырнаклары ярылып, сынып беткән бармаклары белән берәмтекләп учына җыйды, учын авызына каплаганда башын артка чөйде, моң тулы күзләре көйгән керфекләр арасына кереп югалып тордылар Шуннан соң гына ул үзенә текәлеп торган икс пар комсыз, сүзгә зарыккан күзне абайлады, читенсенеп учын тезенә ышкыды, авызы майланып, шомарып беткән кесәсеннән корымлы казан кебек кап-кара тәмәке янчыгы суырып чыгарды да, кем йортында утыруын абайлап, аны тнз-тиз кире тыкты Зөләйха кунак алдында бушап калган сапсыз чынаякны самавыр борыны астына куеп тагын чәй ясады. Борыны тыңкыш самавырдан тегәрҗеп юанлыгы гына су акты, өч пар күз текәлеп чынаякның тулганын көтеп тордылар Кысылган иреннәр арасыннан аксак-туксак сүзләр чыга башлады, тавышы да шушы кайнар су кебек нәзек, әйткән сүзләре дә өзек- өзек иде солдатның — Сугыш нәрсә. Нәрсәкәй дисеңме? Кулга корал кергәч сугышасың анысы Плен яман! Плен! Берзаман командирлар качып бетте. припаслар юк Кергәндә үк өч кешегә бер мылтык, бер мылтыкка дистә ярым патрон биргәннәр иде Плен әшәке! Качтык без аннан. Сөләйман абзый, пленнән дим Ике түгел, өч качтым. Икесендә тотылдым. Эт итеп кыйнап, сул аяктан баганага асып куйдылар Явыз ул немец, вәхшидән дә явыз Әнекәчкәем. ник тудырдың бу дөньяга. дип кычкырасы килгән чаклар булды. Кычкырыр идең дә. кем ишетә аны?.. Өченчесендә Шәкүр француз партизаннары арасына барып кергән, анда партизаннарны «маки» дип атыйлар икән Тел белмибез, кием адәм страмы Башта ышанмадылар, ябып асрадылар Вчүтеки ашарга бирделәр. Инде сүнде дигәндә җиз самавыр тагын бер талпынып җыламсырап куйды, өчесе дә б\ тавышка игътибар иттеләр. Шәкүр ике төймә белән беркетелгән түш кесәсеннән дүрткел бер төргәк чыгарды, ашык мыйча гына сүтәргә кереште Кат-кат чорнаган икән, башта ак чүпрәккә. аны тараткач, эчтән кургаш кәгазь килеп чыкты, ул да сүтелеп беткәч. Шәкүр кулында пичәтле, икегә бөкләнгән юка гына катыргы калды Сөләйман ике кулын сузса да. Шәкүр катыргыны ычкындырмады. бармак очларына гына элеп, хуҗаның күз төбенә якынайтты — Шушы дукамент булмаса әгәренки. Сөләйман абзый, кайту тәтеми иде. Да. дөнья бездән кәмит ясады, икмәктер! Чуалды инде халаеклар сугыш юлларында. Яхшылары да бар адәм балаларының, мәгәр арада эт-кош та җитәрлек икән! Урталай бөкләнгән катыргыны язып җибәргәч, уң кырыйга сыланган берәүнең фотосы күренде Аннан козырексыз кара кепкасын кырын са.пан олы күзле, ябык кеше чекерәеп карап тора иде Җентекләбрәк карагач. Сөләйман карт кәртечкедәге кешенең Шәкүр икәнлеген төсмерләде Күзе әлегә шактый ачык күрсә дә. латин хәрефләре белән язылган сүзләрне укый алмады Гадәтенчә, «мәле, сиңа әйтәм. карачы», дип катыргыны карчыгына сузмакчы иде. Шәкүр куркынып катыргыны үзенә тартты, «макиларда булуымны раслаган дукамент». дип аңлатты Кәртечксдә Шәкүр хәзерге сыман таушалмаган, күзләре дә исән- төзек, чәче дә белен кебек кара кепкасы астыннан бүселеп, бөдрәләнеп тора Димәк. Франциядән сон да күрәчәге булган икән егетнең! Сораштырасы килә картның, түземсезлектән эче авыртты, күз аллары караңгыланды, әмма өлгермәде, Шәкүр икенче чынаягын эчә башлады, бу юлы да бер дә ашыкмыйча, кулыннан чынаягын тартып алмагайлары. дип як-ягына карангалап, анда да кабаланмыйча тәмләп эчте Эчеп бетергәч ипләп кенә йомрысын чынаягына каплады, ике учын да Зөләйха сонган чүпләм башлы, шакмаклы тастымалга сөртте, эз калмаганмы дип тастымалны күз югарысына күтәреп карады, шуннан соң гына сәкедә, тез турында яткан документын баягы тәртипкә китерә башлады Башта аккургаш кәгазь белән урады, аннары ак чүпрәккә төрде, төргәк капкачлы кесә төбенә кереп урнашты. Ике төймәсен дә ныгытып каптыргач, нидер әйтергә теләп талпынды, сүзе бер кавым ишетелми торды. - Франциядән инглизләр йолып алды безне. Коткардылар да. әсир итеп прахутка төяп, илләренә аппардылар Өч-дүрт көн тоткач ук Англиядә калырга кыстарга тотындылар. Өзә-төтә генә түгел, көн саен үгетлиләр Чәтердәп торган бер маржа теттерә генә урысча сөйләп Без аз-маз французча да сукалый башлаган идек. Әллә урысчаны аңламыйлармы дип французча да кыстап карыйлар, инглизчә дә кыстыралар Ә без татарлардан ике егет идек, «кайтабыз!» дигәнне русча да. татарча да жибәрәбез тегеләргә. Терәлеп катты тегеләр: «Рәчәйгә кайтсагыз. башыгыз Себердә черәячәк». диләр. Күрәбез, жәлләп сөйлиләр! — Калучылар булдымы? — диде ашыгып-каушап Сөләйман — Эт-кош булмаган җир бармы, кемдер калгандыр, мәгәр минем сүзем гел бер булды: «кайтам и вче!» И. анда күргәннәрне сөйләсәң. Сөләйман абзыкаем. баш китәчәк. — Англичанда да безнекеләр күпме? — дип сүз катты хуҗа иләс- миләс кенә. — И. кым-кырыч. Аларда күргәннәр инде актыккысы дисәк, мин әйткәнгә син ышанмассың. Сөләйман абзый Аннан башны исән-аман алып котылдык Кызыл әләм селкеп озатып калдылар, яр буена җыелган халык юлга ризыгын-мазарын бирде, «илегезгә кайткач кирәге чыгар», дип кием-салым тоттырдылар. Союзниклар! Кызыл әләм селкеп каршы да алдылар Прахуттан төшкәч җирне кочаклап жылашабыз. «котылдык!» дип бер-беребезне үбеп тә алабыз.. Бер баракка илтеп яптылар да. сәгать ярым үтте микән, ишегалды сыман җиргә чыгарып тезделәр Чишендерделәр. Авызларны ачып карыйлар: «Кәгазь-мазар. акча эзлиләр!» дип пышылдаша иптәшләр Шәп-шәрә торабыз шулай, актык чиктә әйберләремне аралап шушы дукаментны саклап алып калдым. Аны да алмакчы булалар! Бирмәдем, артка лыклык тибәләр, әле генә үпкән туган ил җирен тырмый-тырмый жыладым. Фильтрация пунктында ярты ел яттык. Немец хәтәр иде. болар алардан да хәтәррәк булып чыкты. Чакыралар да мылтык түтәсе белән төяләр, таяк белән каезлыйлар «Англиядән нинди задание белән кайттың, син кайсы ил шпионы?» дип теңкәне корыталар. Тикшергәндә ялгышлык белән «француз телен аз-маз беләм». дип ычкындырганмын Рәчәй җирендә авызың биктә торсын икән ул агай, ачылмасын да. ябылмасын да! Чәчләрем картаеп коелмады, учма-учма йолкый торгач сирәкләнде. Шушы дукамент булмаса. исән калулар юк иде — Шәкүр түшенә бер сукты да. тәрәзәләргә төшкән моңсу кояш нурларына карап, тынып калды Аның сеңердән генә торган аягына йомшак, җып-жылыкай песи килеп уралды. Зөләйха карчык, күзенә терәлгән яулыкның чылануын күрсәтмәс өчен, җәһәт кенә кече якка кереп китте — Кайтыр. Габдулла да кайтыр,- диде Шәкүр саубуллашканда — Ул югала торган егет түгел. Үлеменә дә бирешмәс. Сугышта, пример, башлап куркак үлә Алай да. Сөләйман абзыкаем, мин сөйләгәннәр- не берәүгә дә тишмә Ж.аннын. тиз генә чыкмаганлыгын әйтергә теләп прнмерга гына сүләдем боларын. Кайттык менә, ахыры хәерлегә булсын! Кайтыр Габдулла! Килеп үзләрен юаткан өчен бүтән чагында чын күңеленнән рәхмәт укып кала торган Сөләйман бүген Шәкүрнең соңгы сүзләренә ышанмады Киресенчә, шундый кискен вакыйгалар тутырып үткәннә- * рен сөйләгәннән соң, һич көтелмәгәндә әйтелгән төче сүзләр аны шиккә s төшерде Шәкүр нидер белә, нәрсәнедер яшерә кебек тоелды ♦ Бүтән чакта солдатлар булып киткәннән соң. ничектер, күңелләре “ ачыла торган иде. Сөләйман белән Зөләйха, кайта-кайта Габдулланың < балачагын, егет булып җитүен, сугышка чыгып киткән көнен, ваклык- £ лары белән хәтерләп, тәмләп сөйләшә, һәрчак яңача сагына торганнар <= иде. бүген икесе, урман аланының ике читендә моңсу сагыш галәмәте j булып утырган ике төп кебек, тып-тын калдылар. Шулай, тәкъдирдә язганы булды, кайтасылар кайтып бетте, юга- ’ лып торганнар табылды, хәбәре юкларның хәлен, сугыш елларында азынган күрәзәләр, багучылар, әпчи карчыклары ачып бирде. «Улың вафат, көтмә», диделәр алар бактыручының коры кулына карап. Ашлы- сулырак өйгә тап булсалар, «кайта ирең (яки улың!), күр дә тор. әйткән иде диярсең, уравыч юллардан кайтырга чыккан», диештеләр. «Дөреш күрәзәсе фәләннәргә төшкән!» дигән сүз йөри башлауга, алъяпкыч итәгенә бер дистә күкәй тутырып, шуның янына барырга ниятләп чыккан иде Зөләйха, капка төбендә аНы карты туктатты. «Кая барасың? Тәкъдирдә язган икән, кайтыр. Дистә күкәеңне, әнә. Бибиҗамалларга керт. Биш баласы белән ятим калды, савап булыр!» Шәкүр кереп чыкканнан соң атна үтте микән. Зөләйха карчык Түбән очтан каударланып, бетеренеп кайтып керде. — Шәкүрне кичә иртәнчәк Зәйдән килеп алып киткәннәр Бүген дә кайтармаганнар,— диде ул керә-керешкә. Сөләйман картның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды Йөрәге дөрес сизенгән икән. Шәкүр югалганның өченче көнендә үк аны районга чакырып алдылар Барса да барды Сөләйман, бармаса да барды, язуда « военком атка фәлән сәгатьтә килеп җитәргә», диелсә дә. военкоматта аңа бүтән юл күрсәттеләр. Кызыл кирпечтән салынган, тимер рәшәткәләр тоткан вак-вак тәрәзәле бу йорт яныннан үтеп китәргә дә шүрли иде туры яшәгән Сөләйман, бүген, башын аска иеп. кипшергән иреннәрен ялап шул ихатага барып керде. Ялтыр киң каешлар белән билен, иңен каткат ныгытып буган яшь кенә бер егет күп сөйләп, аңлатып тормады, картның якасыннан эләктереп алды. - Чит ил шпионы сездә булган. Чәй янында озаклап сөйләшеп утыргансыз. Нинди задание белән кайтуын сөйләдеме? Сезнең әлегә эзе табылмаган улыгыз Габдулла белән кайсы илдә күрешкәннәр? Шәкүрнең нинди планнарын беләсез? Улыгыздан алып кайткан хатта нинди сүзләр бар иде?. Киң каешның берсе артыннан берсе яуган авыр сораулары, күктән төшкән ташлар булып, миен аңгырайтты. Сөләйман юньләп җавап бирә алмады, күзләрен челт-челт йомып сантыйланып утырды да утырды. Аны бүлмәдә кичкә кадәр тоттылар, янадылар, төрмә белән куркыттылар. иң ахырдан: «Улыңнан бер-бер хәбәр килсә, немедленно безгә җиткер!» — дип. җиз төймәләр белән чуарланган калын ишектән кырыс кына чыгарып җибәрделәр. Бәла бәлане ияртә, кайгы бүтән кайгыларга да юл саба, дигәннәр. Икенче көнне кичкырын өйгә Мөхәммәт карт килеп керде. Сөләйман белән Мөхәммәт яшьтәшләр, балачакта җан дуслар булмасалар да. бергә тәгәрәп үстеләр, исәйгәч кичке уеннарга, аулак өйләргә бергә йөрделәр Олыгайгач та читләшмәделәр диярлек, мәгәр сугыштан соң аралар ерагайды Юк. Мөхәммәтнең дүрт улы. ике кияве исән-аман әйләнеп кайтканнан көнләшмәде Сөләйман, кайтсыннар берүк, бөтен киткән кеше үлеп калырга димәгән, донья бетмәгән, донья читенлек белән булса да яши, Югары авылда да аны кемдер яшәтергә, алга таба илтергә тиештер ләбаса, берүк кайтсыннар гына! Толларны юатырга, үксезләрнең куз яшен сөртергә җылы куллар кирәк. Мөхәммәтнекеләр нәсел- нәсәпләре белән инсафлы, кешелекле; гадел яшәделәр, исән кайтканнар икән, ишле бала-чагалары куанычына, эшчән хатыннары сөенсенгә! Бер уе белән гаҗәпләндерде, бер сүзе белән өшетте Сөләйманның тәшвиш тулы җанын Мөхәммәт! Шул авыр сүз арага җил кертте. Сугышка кадәр Югары авылда җыйнак кына, ипле генә мәчет бар иде Айлы манарасы авылны бизәп, гүзәллек биреп, тирә-юньне ямьләп тора иде Мөхәммәт тә. Сөләйман да ни сәбәптәндер мәчеткә барып йөрмәделәр, ата-бабалары бәйрәмсәйрәмнәрдә пошкыртып җи- бәргәләгәч. кереп чыгалар да шуның белән вәссәлам! Укыган догалары да ran гади такмазадан узмады «Ят та тор. ят та тор. идәннәре тап такыр!» Олыгая төшкәч тә күңелләре мәчеткә тартылмады Инде сугыш ачылып, илдә хәвеф башлангач. Мөхәммәт кинәт үзгәрде, мәчетнең манаралы чакларын сагынып сөйләде, ике сүзнең берендә: «Аллаһы тәгалә, ходай, тәңре», дигәннәрне кыстырды. Сөләйман бу юлы кордашына иярмәде, әйткәнен әдәп белән тыңлады, каршы төшеп әрепләшмәде. җайлашып та маташмады. Шулай яшәп ятканда, кырык биштә. Мөхәммәт Сөләйманны урамда туктатты да: — Тәңредән ерагайдың, кордаш.— диде Көтелмәгән, ят гаепләү иде бу. болай да курач Сөләйман, картайса да. туп-туры сынын саклаган. озын буйлы Мөхәммәт алдында куырылып төште Менә мин сугыш елларында биш вакыт намазымның берсен калдырмадым Намаз арты саен улларыма, кияүләремә исән-иминлек сорап бер ходама ялвардым. Теләгәннәрем кабул булды. инШалла. ялваруларым барып иреште, балаларым тезелеп исән кайтты, мең Шөкерләр ходама! Турыдан-туры әрләү дә. кыеклатып кына мактану да бар иде бу сүзләрдә Әр сүзләренә Сөләйман көтелмәгәнчә кырку җавап кайтарды — Андый изге җан икәнсең, кордаш, тәңре белән турыдан-туры алыш-бирешкә дә керер чамаң бар икән, нигә шунда бер тапкыр булса да минем улым өчен дә дога кылмадың? Нигә аның исемен дә ходайга ирештермәдең? Гарәфә киче иде бу. кичтән гаеткә барырга ниятләнеп яткан Сөләйманның иртән нигәдер зиратка аягы тартмады. Бармады карт. Күтәрелеп бер ходасына каршы сүз әйтмәсә дә. күңеле икеле-микеле уйлар белән туп-тулы иде Соңгы дәвердә әҗәл, үлем, тәмуг газаплары хакындагы авыр уйлар күңеленә еш-еш хуҗа булып алса да, Сөләйман җир кешесе иде. җирдә яшәвенә куанып, яшәвеннән тәм табып курыкмыйча яшәде. Моңарчы үз гомерендә ике тапкыр гына ходайга эндәште, икесендә дә балалары өчен ялварып баш орды... Өч балалары булды аларның Көтеп алынган, кадерле тансык беренче балалары кыз иде Разия исемле Дүрт яшенә кадәр ул-бу сизелмәгән иде. кыз бишенче яшенә чыккач, ата-аналары аңа шигәебрәк карый башлады Яшьтәшләреннән соңгарак кала түгелме бу бала? Гәүдәгә дә кәй. аяк-куллары да нәзегрәк, муены да нечкә Кызны аерым ашатырга тотындылар, алдыннан куе сөт. каймак, май өзмәделәр, табадан сикереп төшкән беренче коймаклар да аңа булды. «Егәр кертә, тәнне ныгыта», дигәч, татарда булмаган яшелчә ашларын пешерделәр Юк. кыз тамакка нәзберек калды, буйга да үсмәде. Беренче классның беренче көнендә үк кызга «Кәтүк» дигән кушамат тагылды Жылап кайтты кыз. атна буе сабагына йөрмәде Укытучысы килеп юатып, китап-каләмнәр тоттырып юмалагач кына, киндер букчасының почмагын чәйнәп мәктәпкә китте Телгә беткән чәтертән кыз булып җитеште Разия, ызгышканда берәүгә дә авыз ачтырмады, оятсыз сүзләр белән олыны да. кечене дә җиңде, үзенә буйсындырды. ТБУ'Цны тәмамлан, бер ел яшелчәдә эленке-салынкы йөрде дә т^ып-үскән авылына, ата анасына, күрше-күләнгә ләгънәт укып, яман сүз белән каргап. Яраслауга торф эшенә китте. Ата-анасы хәер-фати- хасын бирмәде, кыз сорамады да. китә башлагач күңелләре балавызланган ата ана кызларын җылап. хәерле сәфәр теләп озаттылар Шул көнне кичтән, аулаграк чакны сагалап алып. Сөләйман чиш- * мә башына. Йомры таш эргәсенә менде, кесәсеннән ак намазлык чы- = гарып чирәмгә җәйде. кыйблага карап тәңресенә баш орды «Бердән ♦ бер кызымны харап итмә берүк. Түбән оч Ибраһим көненә калдырма1 2 (Ибраһим кызы марига урман кисәргә барган жирдән куенына акча. < бүксәсенә бәбәй тутырып кайткан иде) Аңа зиһен бир. түземлелек 2. өстә, ярдәмеңнән ташлама!» дип ихлас ялварды Чишмә Анасының = хәтерен саклап тиле Баһавнга. аксак Ситдыйкка сәдакалар бирде. тирә-юньнең диванасы Гыйльванны атна дәвамында ашатып-эчертеп өендә асрады Озак кайтмады Разия шул китүеннән Үзе шикелле ’ үк тәбәнәк, дәү чуен башлы, муенсыз рус егетенә кияүгә чыгып, бергә җайсыз кысылышын төшкән сап-сары фотоларын салдылар да тындылар Сугыш беткән көзне каты, җирән кыл чәчле, сипкелле почык борынлы, муенсыз ике малаен ияртеп Разия Югары авылга кайтып китте Малайлар татарча бер авыз сүз белмиләр, үзләренең татар имие имгәннәрен онытканнар, бабаларының көмештәй кыска чәче өсте- нә кунган кара кәләпүшне бер-берсенә төртеп күрсәтәләр дә ярыла- ярыла көләләр болар, «чаплашка. чаплашка!» дип шыркылдыйлар Сөләйман оныкларын иркәләргә кулын сузса. Яраслау муенсызлары шырыйлап качып китәләр, прәннек-кәнфитне дә кыргый бүреләрдәй карап, тартып алалар да качалар Озак юанмады Разия, тиз китте, ата белән ана тынычланып калдылар . Икенче балалары Йосыфҗан таза бәдәнле, егәрле егет булып үсте Төскә-биткә дә күркәм, теле дә ягымлы. Сөләйман белән Зөләйха аңа карап сөенеп туймадылар, әмма егетнең бер кимчелеге бар иде. артык тамаксау, ашарга утырса, һич туюны белмәс гуҗ бине гонык иде. Бер утырганда унике бәрәңге дурычмагын күз ачып йомганчы бөкләп куя. ярма ташы хәтле бәлешнең йогын да калдырмый, ояга менеп сигез җылы күкәй эчә. олы бер чүлмәк сөтне тын тартмыйча чөмереп бетерә торган иде. Ипи телемен кул яссуы калынлыгы кисә, вак бәлешләрне бер кабуда йота. ашны, ботканы чүмеч хәтле агач кашык белән соса иде Пилмән бөгә башласа, Зөләйха кулсыз кала, чөнки Йосыфҗан бер утыруда ике йөз пилмәнне сыпыртып бетерә иде. Яшь чагыннан шундый бирән булып үсте, үскән саен комагайлана барды егет, кунак килгәндә, табында ят кеше барында аны кече якка күчерә башладылар, авыл арасында «Сөләйманның Йосыфҗаны бирән булган, гуҗ кебек тыгына икән, һич туйдырыр әмәл калмаган», дигән яман сүз чыкты Разияның. авыл-күрше арасында йөргән сүздән туеп, башын алып олакканын яхшы аңлаган Йосыфҗанны аяп. төрле гайбәтләрдән сакларга тырыштылар, мәктәпкә озатканда ярты бөтен ипигә ярты кадак май ягып тамагын ныгыттылар, букчасына вактөяк ризык — дүрт- биш катлама, мичтә тәгәрәткән ике кило бәрәңге, киндер, мәк түбе ише туклыклы ризыкларны төяп җибәрәләр иде. Тутырып җибәрәләр, кайтканда букчада бер бөртек ризык калмый. Йосыфҗан авыл уртасындагы мәктәптән Югары очка кадәр разбой салып менә: «Әнә-әй. карыным ачты!» Зөләйха малайны капка төбенә чыгып, я күпер өстенә үк менеп каршы ала. кулында әрчелгән күкәй, карабодай тәбикмәге яки бер кыерчык ипи була. Көтү каршысына төшкән Йосыфҗан, әнкәсе кулындагы сарыкларга дигән каткан-котканнарны чәйнәмичә генә йотып җибәрә иде. Сабый чагында тавыкларга сипкән ярманы чүпләп, ярма ташы ялап тенкәгә тигән малай үскән саен бирәнен котыртты, ашады да ашады. Кырык бернең июнендә ук Йосыфҗанны сугышка алдылар Немец ядрәсеннән дә артык курыкмады Сөләйман, сугышта кеше үлеп бетми, бомбалар, миналар турында да уйлап хафаланмады, сугыш икән — күрәчәген үзең белән, кеше арасында ничек тә үз-үзен югалтмас. бер җәһәттән борчылды ата күңеле — улы тамагын ничек туйдырыр? Солдат өйрәсенең бүген куе. иртәгә сыек, берсекөнгә бөтенләй тәтемәслеген карт яхшы чамалый иде Разиясына ак юл. хәерле сәфәр азагы сорап чишмә башына менеп. Йомры таш ягасында ходасына ялварганнан соң, нәтиҗәсе күренмәгәч. күкләр белән арадашлыгы тагын бер сызыкка суынган булса да, ул борынгыдан, ата-бабасыннан килгән ныклы гадәт буенча, нәкъ кичке эңгердә тау башына менде, күңеле тулып ашканга, чыдары бетеп, моңсуланып тәңрегә ялварды «Йосыфҗанымның карынын тук ит. тап әмәлен, берүк адәм көлкесенә калдыра күрмә», дип иңрәде ул Чишмә анасының рухына багышлап сукыр Миңлебикәгә тавык суеп илттерде, тиле Баһави ул чакка үлгән иде инде, әрвахлар рухына кат-кат дога кылганда аны да онытмады, аның намына да оҗмах сорап ходага ялварды «Урынын җәннәттә ит бичараның, бу дөньяда татымаган рәхәтлекләр әйлә». Теләкләре изге, сүзләре ак иде, әмма бу теләге дә кабул булмады. тәңресе чарасыз калган атаны тыңламады, бик күп адашкан күңелләргә юл табышкан, ятимнәрне иркәләгән, толларны юаткан Чишмә Анасы аның гозерен ишетмәде. Йосыфҗан сугышка да барып җитә алмады, шунда, шанлы-шәүкәтле шәһре Казаннан ерак та түгел. Суслонгер дигән каһәрләнгән урында, запас полкта торганда эче китеп. дизентерия дигән афәттән җан тәслим кылды Хурланды Сөләйман, атна-ай дигәндә сакалы тоташтан агарды Гарьләнде Зөләйха, төз сынлы, бөтен карчык иде. сыгылып төште Кызы кыз булмады, улы ул. Тугры ире Сөләйманнан оялды, яулыгы белән миң кунган авыз читен генә түгел, күз-кашларын бөркәп йөри башлады, сул беләгенә тимрәү чыгып йөдәтте. Гомере тоташ хурлыктан тора кебек тоелды Йосыфҗанның вафаты хакында авыз ачып сөйләргә читенсенде- ләр. әзмәвердәй ир-егет булып сугышка, ил сакларга чыгып кит тә. тфү. дөньялыктан алып киткән чирен телгә кертмәс өчен әллә ниләр бирерсең' Эч китеп якты дөньядан китеп бар инде! «Куркак белән т к янәшә йөриләр, куркакның эче китә», диләр Югары авылда. Тамак тәмугка кертә, тамак — эт белән бер сукмактан йөртә, ашагандыр шунда бер бер ярамаган ризык, бирән корсак!. Улы хакында шундый яман уйлаганы да булды Сөләйманның Инде бер өмет, соңгы өмет төпчек уллары Габдуллада иде Габдулла. Габдулла.. Дүрт саны төгәл туды, алты айда ике ирен арасында тешләр җемелдәде, унбер айда тәпи басып китте, яшь ярым дигәндә теле тәмам ачылды Башлап әйткәне «әттә» булды, тиз-тиз үсте, җитез булды, яшьтәшләреннән бер ягы белән дә калышмады, зиһене нык. кулы егәрле, нәфесе тыенкы тамакка ашавы да ипле, килешле, һәр яктан камил иде Сөләйман белән Зөләйханың төпчек уллары «Олан» дип эндәшә иде Сөләйман улына чиксез яратып. «Оланым!» Төпчек итеп малайны артык иркәләмәделәр, күрше-күлән көнләшеп: «Иелеп су да эчмичә үсте Габдуллалары!» дисә дә. ышанмагыз, иркәләмәделәр, күз тидерүдән курыктылар Малай тиз тернәкләнде, ут борчасыдай үсте, бик яшьли кул арасына кереп, әтисе белән печәнгә чыкты, ат сакларга йөрде, сабан-тырмага да яшьтәшләреннән иртәрәк төште Тагын бер күркәм ягы бар иде баланың — моңлы иде ул. җырчы иде Тавышы үтә моңлы иде Габдулланың Бишенче класстан аны авыл сәхнәсенә менгерделәр, инде моннан ары бер концерт та аның моңлы тавышыннан башка үтмәде Габдулла үсеп буйга җиткәч, авыл яшьләре, бик олы хәстәрен күреп. «Галиябану» пьесасын куйдылар Габдулла — Хәлил, ә Галиябануны Түбән очның Зәйтүнә уйнады Авыл халкы елый-елый аһ итте, инде сакаллары чаларган ил агалары да шушы кичтән Габдулла очраганда беренче булып бөгелеп сәлам бирделәр, ул үтеп киткәч борылып карый торган булдылар. * Яна ел алдыннан, декабрь азагында аларны район олимпиадасын- « да җиңүчеләр итеп Зәйгә чакырдылар Авыл артистларын, кием-салым- ♦ нарны, декорацияләрне төягән алты ат дуга кыңгырауларын чеңнәтеп. “ буран уйнатып. Зәйгә барып керде. Зәйдә ул чагында күбесенчә рус- < лар яши иде. Югары авыл талантларын ишетеп беләләр, район газе- 2 тасында Габдулла белән Зәйтүнәнең рәсеме басылды, җырчы моңлы <= егет хакында халык арасында сүзләр күп йөрде, шул сәбәплеме, спек- ; такль карарга байтак халык җыелды Клуб кызыл чиркәүгә урнаш- - кан иде. Кыш буе ягылмаган чиркәү-клубның аулаграк почмакларын- ’ да бәс сарылып яткан Мәктәп директоры сәхнәгә чыгып. «Галиябану»- нын эчтәлеген кыскача гына русча сөйләп бирде Анан уен башланып китте Салкынны да. почмактагы бәсне дә. залда руслар утырганын да тоймадылар Югары авыллар. Габдулланың моңы һәммәсен әсир итте, спектакльне менә дигән итеп уйнап чыктылар, күңелләрне тетрәндереп җырладылар Олы якалы, озын итәкле йомшак бәрән толыпларга чумып Габдулла белән Зәйтүнә аркага-арка терәп бер чанада кайттылар Клубта чакта туңганны сизмәделәр, чанага утыргач әллә ничек кенә тәннәре өшеп, калтыранып китте Җылынырга тырышып алар бер-берсенә тыгызрак тартылдылар, толып аша булса да бер-берсенең тән кайнарлыгын тоеп, юлның шактый озынлыгын да. суыкның көчәя баруын да абайламадылар Гаҗәп, эштә, репетицияләрдә гел бергә булып, кичке уеннарда очрашып, кулга-кул тотынышып җырлап-биеп йөргәннәрдә Габдулла белән Зәйтүнә аңлаша алмаганнар иде. шунда, унике чакрым арада. Зәй белән Югары авылны тоташтырган кышкы юлда алар берберсенә үтә якын икәнлекне аңладылар. Оеп кына кар явып торды. Талгын-талгын күтәрелгән җил ишле кар бөртекләрен өертеп уйный, дугадагы көмеш тавышлы пар кыңгырау. туктаусыз чеңгелдәп, төнге юлны бизи, аңа гаҗәеп, кабатланмас ямь өсти! Тирән чокырга төшкәндә дилбегәне ’тоткан егет (ул Исмәгыйльне уйнаган иде!) атка ирек куеп чөңгереп җибәргән иде. чана салулады. Зәйтүнә белән Габдулланы калын, йомшак карга сибеп калдырды Бусы да бер мәзәк иде. Ялт итеп калкынып өлгергән җитез егет сикереп торып Зәйтүнәгә булышты, кыз ныклап аякланып өлгергәнче. аны кочагына алды, әллә иреннәр иренгә тиде инде, әллә юк. белми дә калдылар, әмма егет белән кыз арасында нидер булды, нидер туды, нидер мәңге югалмаска яралды. Чанага менеп утыргач, алар аркаларын аркага якын китерергә куркып бардылар. Йөрәкләр бер-берсен ышанычлы аңлаганнан соң. язгы чәчкәләр кебек ачылып киткән күңелләр ихтыярсыз бер-берсенә тартылганда мәхәббәткә сүзләр кирәкме икән? Габдулла белән Зәйтүнә теләп тә, очраклы рәвештә дә гел очрашып тордылар, кичләрен ул Зәйтүнәне озата барды, ниләр хакында гына сөйләшмәде алар, авылның бүгенгесе, үткәне, яшьләр, картлар, чит ил хәбәрләре, кайсы якка керсәләр, сөйләшеп туймаслык гади сүзләр таптылар, мәгәр алар бер чакта да сөю. гыйшык-мыйшык турында әңгәмә кузгатмадылар «Сөям!» димәде Габдулла Зәйтүнә дә ул ят. кадерле сүзне әйтергә базмады Сүзләр икесе өчен дә артык иде. Югары авылның ике җырчысы, егет белән кыз. иң нечкә күңелле табигать балалары бер-берсенә әнә шулай сүзсез генә тартылдылар Сугыш башланды Габдулла Йосыфҗан абыйсыннан өч көнгә соңга калып китте. Кичен алар Чишмә башында, тарлавыкта очраштылар Икесе ике яктан килеп Йомры ташка кулларын куеп тордылар «Сөям!» димәде Габдулла. Аның чын күңеленнән гомерлеккә яратуын Зәйтүнә болай да белә иде «Мин дә!» димәде кыз. Зәйтүнәнең бары тик үзен генә сөйгәнен, җаны тәне, бөтен барлыгы белән яратканын Габдулла аңлый ала иде «Көт мине!» димәде Габдулла. Зәйтүнәнең атна-айлар гына түгел, еллар буена үзен көтәчәген, мәңге тугры калачагын белә иде егет, инана иде «Көтәрмен!» димәде Зәйтүнә, ул да шушы моңлы егетне, бердәнберен, кадерлесен мәңге көтәчәген, аннан башка яши алмаслы- гын сизә иде. Ике арада тиңдәшсез олы бер сер бар иде Тормышта, кеше арасында алар ике кеше — Габдулла белән Зәйтүнә булсалар да. кадерле еллар дәвамында, сәхнәдә Хәлил белән Галиябану булып калганда, аларның икесенә бер җан кала иде. Уен бе лән чын шул кадәр тыгыз аралашалар иде ки. егет белән кыз татлы кавышу хисләренә чынлап торып чумалар иде Ж.ыр булып түгелгән сүзләр, моң булып ташыган җырлар алар арасын мәңгелеккә ныгытып өлгергән иде инде. Алай гынамы, а-а. Мирхәйдәр Фәйзи, татарның бөек мәхәббәт җырчысы. Габдулла белән Зәйтүнәнең Хәлил-Галиябануы аша залда хтырган яшьләрне дә уятты, аларның бәгырен җылытты. шул гади вакыйгалардан торган бөек спектакль күпме буын яшьләрендә мәхәббәт иманы тәрбияләде Ж.ан кинәт икегә бүленде: Габдулла китте. Зәйтүнә калды Габдулла китте дә югалды, кайтмады. Сөләйман карт белән Зөләйха карчыкның соңгы өмете суынды Шәкүр кереп чыкканнан соң, Сөләйман картны рәшәткәле тәрәзәгә чакырып алганнан соң. аларның өмете тәмам киселде, нидер сынды, нидер өзелде. Габдулланың кайтачагына ышанган ярты җан Зәйтүнә калды Ул. көн туса, тилмереп җанының икенче яртысын - Габдулласын көтә иде Габдулланың кайтмаслыгына Сөләйманны ышандырган икенче шомлы шикне Шәкүрдән соң Мөхәммәт, аның кордашы алып килде.. Шәкүр дә югалды.Тик аның кая таба китеп гаип булганын Югары авыллар чамалыйлар иде 2. Мөхәммәт Мөхәммәт аларга истә-оста югында, көтмәгәндә килеп керде Гомере буе тик торуны белмәгән Сөләйман карт колхоз эшеннән бераз читләшсә дә. өй арасында тынмый, шөгыль, күңел юаткычы табарга тырыша, ихатада, өй арасында мәж килә иде Купкан койма такталарын икешәр-өчәр тапкыр үлчәп, вәзенләп ныгыта, ишегалдын, урам- тыкрыкларны һәр иртәдә себереп чыгара, тавыкларга җим сибә, коедан су ала. ялгаш-чапчакларны мөлдерәмә тутырып куя Кышын эш тагын да ишәя, ул һич иренмичә урам карын көри, тыкрыктан чишмәгә юл ача. бер караңгыдан икенчесенә кадәр үзенә эш таба иде. Мал-туарның астын карау, ашату-эчертү. мичкә утын кертү, кече учактан колашага көл тутырып ындырга сибү — һәммәсе аңа йөкләнгән, аның өстендә иде Берүк Зөләйха хаталанып Сөләйманның эш өлешенә кермәсен, карты күз агы белән карап бер генә сүз әйтә: — Сиңа әйтәм! Шуннан һәммәсе үз урынына кайта, Сөләйман үз эшендә. Зөләйха үз сукмагында, өйдә, хуҗалыкта аңа да эш җитәрлек Сугыштан соң беренче тапкыр кибеткә кадак кайтты, аны күкәй тапшырганнарга бүлеп бирделәр Сөләйман болдыр баскычының кү- гәреп-череп беткән кадакларын суырып, алар урынына яңаларын кагып маташа иде Жил капка ыңгырашып кына ачылды, аннан шактый җитез кыланып Мөхәммәт килеп керде. Өстендә яңа дип әйтерлек яшел бушлат, аягында таза солдат ботинкалары Сөләйман аны күргәч ямау- лы брезент бияләйләрен билбавына кыстырды да. читкә борылып борынын сеңгерде, кулын алъяпкыч итәгенә сөртеп кордашын ым белән генә „ утырырга чакырды Шунда, баскыч тактасына утырып дога кылдылар = Соңгы айда аларның юньләп очрашканнары да, очрашсалар, юньләп ♦ сөйләшкәннәре дә юк иде шикелле. Ни сөйләшсеннәр, сукмаклары бер “ булса да. язмышлар үзгә, сүзләр ялганмый, берекми, оешмый Мөхәм- < мәт кырык биштә малай артыннан малай каршылады, артык җәелмичә 2 генә каршылау мәҗлесләре үткәрде. Сөләйманны баштарак өндәп кара = ганнар иде дә, төшмәгәч, чакырмас булдылар Малайлар артыннан түш ; киереп кияүләре кайтты. Мөхәммәтне очраткан саен Сөләйман үзенең - ятим-ялпы калуын, бәхетсезлеген ачыграк аңлый, күңеле өшеп, җаны J тараеп кала иде Нигә килде икән бүген? Нишләп йөри? Килгән икән — йомышы бар Килгәч тын гына боегып утыра икән, йомышы авыр, четерекле дигән сүз. Мондый чакта килгәннең сүзен ишетергә кирәк Берсе өйгә өндәргә ашыкмады, икенчесе, әнә шулай такталары ашалган баскычта утырган килеш кенә йомышын кузгатырга яхшысынмады, шактый вакыт тынсыз утырдылар Ниһаять. Мөхәммәт башын калкытты, сүз югыннан сүз ясап, тактада таралып яткан кадакларга ымлады: — Яңартабыз диген, ә?— диде. Соравы чырайсыз, төссез иде, моны икесе дә аңлап, тагын сүзсез дәрьяда ага башладылар — Бакчага керик булмаса,— диде Сөләйман. Олы кешене баскычта утырту килешми, кунакны өйгә дә дәшәсе килми иде аның Шәкүрдән соң берәүне дә күрәсе килми иде Сөләйман бичараның. Керделәр, утырдылар Сүз сүрән генә үргеп китте Сүрән үргесә дә, Мөхәммәт әйткәннәр Сөләйманның баш түбәсенә агач тукмак белән китереп суккандай булды. Мөхәммәтнең сугыштан исән-аман йөреп кайткан, өйләнмәгән улы Кәримҗан Зәйтүнәне алырга ниятләгән дә, ике як та ризалашкан, хәзер эш анда. Сөләйманда гына терәлеп калган икән. Төпчек улының теләген куәтләп. Зәйтүнәне киленлеккә сорарга йөри икән Мөхәммәт' Шәкүрдән соң гел томаланып торган колагыннан үтеп, бу хәбәр аңына барып җиткәч, Сөләйманның Мөхәммәтне пыр туздырып куып чыгарасы килде Ни пычагыма йогышсыз йомыш белән аның катына килгән ул? Ярый. Зәйтүнә ятим бала булсын ди. Кызның әткәсе. Сөләйманның яшьлек дусты Габделәхәт күп еллар элек чәчәк зәхмәтеннән дөнья куйды Ярый, шулай да булсын ди, Габделәхәтнең җан дусты иде. хак. ә Зәйтүнәнең кеме инде Сөләйман карт? Кеме? Ерак кардәше дә түгел ичмасам, кызны очратканда юньләп сөйләшкәннәре юк, очратса. Зәйтүнә шып туктап кала да, чамасыз алланган битен читкә борып, күзләрен яшерә «Сау гына йөрисеңме, балам?» Әйткән бар сүзе шул Сөләйманның. Ни белә Сөләйман Зәйтүнә турында? Нинди уртак гамьнәре бар аларның3 Бармы? Булганмы? Калганмы? Өйләнә икән, өйләнсен әйдә Мөхәммәтнең кәнфит суырып үскән төпчеге! Ул Кәримҗаннан гаеп-кыек эзләргә тотынды Ч\. аяклары да камыт бугай әле аның.. Бер теше дә алга чыгып калкынып тора Тәмәке дә пыскыта шикелле.. Ала икән — алсын; бара икән — барсын Зәйтүнәсе! Ачу дулкынының иң беренчесе бөтен гәүдәне изеп-таптап уза. кеше бер мәлгә ерткыч җанварга әйләнә. Сөләйман ике кулы белән чытырдатып эскәмия тактасына ябышты, күзләрен йомып җиргә текәлде — Син, кордаш, соравымны ишетмәдең бугай,— диде Мө.хәмм т бераздан. - Ишеттем, ишетмәгән кая Кычкырдың лабаса. Былтыр. Сабан туе өстендә, мәйданда, кызлар арасында ул киен- гән-ясанган Зәйтүнәне күрел калды. Чыркылдашкан иптәшләре рәтендә ул боек кына бара, ят кунак кызы сыман берәү белән дә сөйләшми иде Мәйдан уртасына аны җырларга чакырып карадылар, ике аягының берсен атламады ул чакта кызый Тук һәм тәкәббер амбарчы Вәли Мөжәһитенең Зәйтүнә тирәсендә йомгак булып тәгәрәвен күргәч, яшь чагында шактый ук кыдрач, кызу канлы Сөләйманның жене котырды, шул кичтә үк. саклап торып Тугашлар тыкырыгында ул куна җилкәле, текә күкрәкле егетнең якасыннан каерып аллы — Син диде ул. тынын көчкә-көчкә алып — Буең житмәслеккә үрелмә! Син яшь. көчле, егәрле егет, мәгәр усаллыкка калса, барыбер мин сине жиңәм Үзең чамала шуннан! Мөжәһит кызулыкның серен аңламады, олы кеше белән талашып та тормады, тик бу чәкәләшүне кемдер күреп калган икән, икенче көн иртән, картына кисәтергә күнекмәгән Зөләйха почмак яктан, күренмичә. шыпырт кына аңа дәште: — Сиңа әйтә-әм!—диде Ни әйтәсен шунда ук аңлап алды Сөләйман, «улың өчен яшь- жилкенчәк белән тәмсезләнеп йөрисең», диясе икән Зөләйха Чынын әйткәндә. Зәйтүнә Сөләйман картның күңел тоткасы, якты юанычы, сагышлы өмете иде. «Әти!» дип шушы кыз килергә тиеш иде бит аның йортына! Шушы кыз аның дәвамчыларын, ул сөясе ыштансыз малайларны бәкедән алып кайтырга тиеш иде! Шушы яшенә җитеп. янга якын «бабай!» дигән әле ишетмәгән сүзне дә шушы кыз балалары яңгыратырга тиеш иде! Шушы кыз аны да. Зөләйхасын да чиксез бәхет белән күмеп аның Габдулласын, оланын, кадерлесен яратырга тиеш' Юк. килен — килгән кеше, ким кеше түгел, килен ул йортның бизәге, өмете, кояшы да' A-а. Сөләйман карт бик күптәннән Зәйтүнәне киленем булачак, дип сөеп, күзе белән назлап тора, кыз тирәсендә егет- җилән бөтерелә дигәнне ишеткәндә ул бетеренә, пошаманга төшә, өзлексез борчыла иде. Карчыгы белән Габдулла хакында ни генә сөйләшсәләр дә. әңгәмәнең азагы һәр чакта Зәйтүнәгә барып тоташа иде Инде өмет шул яктан да киселәме?!. Кем диген әле. кордашы, замандашы Мөхәммәт һәммәсен өзеп, бозып ташлап, турап-тураклап Сөләйман картны шомлы өметсезлек дәрьясына ыргыттымы? «Зәйтүнә» дигәндә моңарчы аның күңеле җылынып китә, кызның төпле генә егетләрне яучылаганда борып җибәргәнен ишеткәч, «оланны көтә. Габдулланы!» дип куана иде Район үзәгендә. Зәйтүнә военкоматта эшли башлагач. Вәли Мөжәһитенең Зәйтүнәне сорап барганын көне-сәгате белән ишетте карт Кызның ризалык бирмәвен төшенгәч, ул урынында басып тора алмады Тук урында. Зәйдә эшкә урнашкан егеткә барырга ризалашмаган икән, «көтә!» дип шашты картның күңеле, «көтә икән, өметләнә» Кызлар күңеле сизгер. Зәйтүнәнең күңеле дә сизенәдер, мөгаен. Габдулла исәндер, бүген булмаса. иртәгә кайтыр дип. ышанычын ныгыта, шикшөбһәләрен тарата иде ул Шәкүрнең жиде ят җирләрне бер итеп урап кайтуы аның уйларын бүтән якка кертеп җибәрде. «Әгәр Шәкүр шикелле гарипләнеп кайтып керсә Кайтып керүгә аны дөбердәтеп алып китсәләр Әллә кайтмавы яхшыракмы әлегә?..» дип уйлаган мизгелләре дә булды картның. Зәйтүнәне читтән генә күреп калса да. күңелендәге шомлы уйларны аста калдырырлык җылы өметләр дә уянгалады Менә хәзер барысы да бетте Өйалды ишеге ачылды һәм аннан: — Сиңа әйтәм! —дигән мөлаем тавыш яңгырады Бу — Зөләйхасы. — Сиңа әйтәм. — дип кабатлады ул. тагын да йомшаграк итеп. Сөләйманның исә карчыгы эндәшенә жавап кайтарырлык түгел. күтәрелеп карарга да көче калмаган иде Күлмәген дымландырып тир тамчылары изелеп-сытылып аска шуыштылар Йодрыклары мәңге ачылмастай бер йомарланды, бер язылды. Мөхәммәт аның хәлен аңламады. бәхетле мизгелдә бәхетсезләрне аңларлык дәрәжәдә түгел иде ул Төпчек баласы «Әйләнәм, әти!» дигәч, кемгә өйләнергә нияте барлыгын да белдергәч Мөхәммәт яңарып, яшәреп китте Кыз биргәндә аналар * бәхетне яңача татыса, ул өйләндергәндә аталар бәхетле борчылалар = «Мөгаен. Габдулланың кайтмавыдыр» ♦ Кыз күңеле һәммәсен сизгәндер, тормышның кызларга гына на- “ сыйп яшертен ымнарын аңлагандыр < - Нигә миңа киләсе иттең инде,— диде, ниһаять.— Сөләйман — Кыз шулай сораган ё — Ул әйтер дә Кыз бала. Менә сез нишләп миннән кыз сорыйсыз? Аның язмышында минем дәхелем юк - Сөләйманның тавышы суык. Z төсе-кыяфәте чирленеке кебек иде Кордашына нык итеп, үткәзерлек ’ җавап бирәсе килә аның, иреннәре генә буйсынмыйлар, теле эрегән, иреннәр салкын яфраклар кебек дерелдиләр Мөхәммәтнең дә ачуы уянды — Син. кордаш, ачык итеп аңлат: ризамы син. рәнҗемисенме? Кыз тәгаен шуны белергә теләгән. Мөхәммәт сүзен шул урында кырт кисте, әйтеләсе әйтелгән иле Әлбәттә, ул кордашының җанын кырт урталай телеп үткәнен башына да китермәде, ярабби, ни булган бу кадәр? Берәү өйләнә, берәү кияүгә чыга, нигә шулай дөм орынып утырырга? «Олан кайтмады, югалды, кайтмас та Чыннан уйлаганда, кыз бала күпме көтә ала? Тере кеше яшәргә тиеш Тере жан ишен, иш кушып эзли. Дөрес алары, хак Малай кайтмады Югалды Алай да. нигә шул тиклем кабалана кыз? Ник бүген уянган күңеле? Шәкүрнең кайтып төшкәч тә кабат югалуы тәшвишләндергәнме аны? Ул күргән гыйбрәтләрдән соң шикләре үрчедеме? Юк. юк монда нидер бар. Зәйтүнә алай капыл-копыл гына ризалашмас! Әллә электән үк шул уйда булып. Шәкүрнең кайтуы ниятен ашыктырдымы3» Сөләйман сабырын җыеп өлгерде: — Улыма ярәшелгән кыз түгел, яшь чакта дуслашып йөргәннәр икән, кем кем белән дус булмаган3 Бүгенгә улым хәбәрсез югалган. Кыз безне шулай олылап, эш башлардан әүвәл киңәшергә уйлаган икән, аңа рәхмәттән бүтән сүз булмас Риза булмый, нишлисең? — диде. - Сиңа әйтәм1 тагын Зөләйха Нинди кайгыртучан мөлаем һәм күңел күнеккән тавыш бу! Сөләйманның үксеп-үкереп җылаганын ишетәме әллә Зөләйха? Егылып, җир тырмап җыламас өчен эскәмия тактасына бармаклары тирәнрәк сеңә барганны күреп торамы? Эндәшә дә. җавап-мазар көтеп тормый, тагын югала карчыгы Ике картның, ил агаларының, ике кордашның чытык йөз белән, сөзешергә җыенган тәкәләр кебек янбакчада суык гөлләр арасында бик озак утыруын күрмиме әллә ул? Сөләйманның җиңелүен, сүздә аста калуын, хәле мөшкел икәнен, сизгер җаны белән әллә кайчаннан бирле тоя. йөрәге бәргәләнә, ярдәмгә килергә дип ярсып талпына да нидер тыйлыктыра. туктата. Мөхәммәт кат-кат рәхмәт әйтеп чыгып китте. Капканы япмады, ачык калдырды, «туйга рәхим итегез», дип әйтергә теләде, тыелды, шул чакта телен тыя алганы өчен соңыннан үз-үзенә рәхмәт укып йөрде Яхшылык эшләде, туйга да чакырса, кордашы алдында мәгънәсез, чорсыз бер адәм актыгы булып калачак икән — Сиңа әйтәм!—диде Зөләйха картының япа-ялгызы калганын күргәч, кысып ачылган өйалды ишеге ярыгыннан аның моңлы күзләре генә елтырый, ишек, аның кулларына ияреп сизелерлек калтырый иде Бу юлы да карты ана җавап кайтармады, бакча капкасын ачык калдырып. ишегалдына чыкты, җиргә тәгәрәгән иске иләк кысасын алып, кой- ма казыгы башына элде, өйгә керде, бер минутта кире әйләнеп чыкты Башына ак киез эшләпәсен кигәч, карчыгы Сөләйманны аерата ярата, гомер иткән карты пәйгамбәрләргә, сәләтле, хөкемдар ил агаларына охшап китә иде Тик бүген ак эшләпә дә аның кыяфәтен бизәмәде, каушаган чыраена эшләпә кырларыннан тонык күләгә төште. Менә ул кулларын артка кушлап-божралап акрын гына Мөхәммәт ачык калдырган капкадан чыкты Капкалары таушалган аларнын. жил капка, сугыш чыгасы елны Кырынды өсте урманыннан биш имән багана кайтарып һәйбәт, җил дә үтмәслек урыс капка утыртырга җыендылар, өлгермәделәр Имән кискәләр хәзер дә лапас астында ышыкта, җилдән- яңгырдан качып, мыштым гына нидер көтәләр. . Сөләйман да капкасын япмады, чыкты да уңга борылды. Олы су буена төшә башлады Чуал елгасы буйлап уңга борылганда аны Зөләйхасы куып җитте, карчыгы гадәттән тыш дулкынланган иде - Сиңа әйтәм! — диде ул шактый коры тавыш белән. Кая китеп барышың болай? - Барыйм әле.— диде Сөләйман. Чуалиың нык ук ачулы мырылдавына колак салып Нинди хәбәр җиткерде тагын Мөхәммәт? Шуның белән күрешәсең дә тәмам акылыңны җуясың Дөньяда мин барын онытып бетерәсең Син теләгән җиреңә барырсың, ә мин монда берни белмичә дивана булып калам Йомры ташка барам дисәң, ике балаңа җиңеллек сорап барып карадың ләбаса Ни файдасын таптың? Мөхәммәт хәбәрен нигә миңа ачмыйсың? Ни әйтергә? Ярты сүз белән карчыгын ничек ипкә китерергә? Ничек юатырга? Мөхәммәт әйткән сүзләрне ничекләр юкка чыгарырга? Зәйтүнә Мөхәммәт малаена чыкмасын дип авыл советына дәгъвалап бара алмассың, колхоз председателенең хәсрәте дә ул түгел, аның мазасы башыннан ашкан, авыл ач. авыл ялангач, кешеләр бәрәңге яфрагына ачы сулы алабута кушып «ипи» пешерәләр Хәзрәт янына йөз тотып «укыма аларга никах!» дисәң, җүләргә чыгарырлар, әллә кайчан җир тузанына әйләнгән улың өчен кеше башы бутап йөрмә, диячәкләр. Мондый чакта — аптыраганга юл кайда? дигәндә, бердәнбер баш орыр җир Йомры таш кала. . Тарлавыкның югары очында, нәкъ кыйблага карап, мул сулы чишмә чыга Изге чишмә дип йөртәләр аны тирә-якта Чишмә анасы төннәрен утырып ял итсен өчен чишмә башында ук кәп-кәкре, тубырлы кабыклы, тармаклы ботаклы тал агачы үсә Айлы төннәрдә Чишмә анасы талда утырганда су агышы әкеренәя. кайсыбер төннәрдә бөтенләй туктый, тына. диләр Таң яралганда ыргылып тагын килеп чыга, бөркелеп-бөркелеп ага. имеш... Талдан сулдарак. тир шыкның читендә, үләннәр бетеп, ташлы калкулыклар. чокырлар башланган урында хикмәтле йон-йомры таш утыра Таш шактый дәү. аркылыга метрдан аша. нык. ничәмә-ничә еллардан бирле ни бер кыйпылчыгы кубып төшсен! Янгыр җилләр дә имгәтә алмый аны. кар-бураниарга да бирешми Йомры таш Аны байтактан Изге санаганнар, олылап бәет тә чыгарганнар Югары авылда бәетне белмәгән кеше юктыр да әле! Әй. Йомры таш. Йомры таш. Татар башы кебек таш Татар ашы кебек таш. Татар яше кебек таш Әй. Йомры таш. Йомры таш1 Күпне күрде безне» баш. Күпне күргән башлар гына. Бу дөньяда түгә яшь Әй. Йомры таш. Йомры таш! Помарлан да тагара Кайгы хәсрәт күр» iiuiap.ijii Шәфкатеңне жәл. Кемнәрдер бәет борынгы түгел, аны теге герман сугышы беткәндә Австриядан әсирлектән кайткан солдатлар гына чыгарган дип бәхәсләшәләр. монысын Йомры таш белми. Чишмә анасын саклап утыра ♦ да утыра. ' ■* Зәй юлында, уңда, шул төбәкнең иң биек ноктасы Кашка тауда. “ таш кыяларның берсендә нәкъ Йомры таш сыярлык кына бер тишек а бар. аны Изгеләр куышы дип йөртәләр. Имеш. Югары авылларның “ изге Чишмә анасы, үзенә иптәш итеп Йомры ташны шул кыядан ките- , pen утырткан Чирләп киткән, тазалыкка туймый башлаган карчык- ~ корчыклар, айның ундүртенче кичәсендә тауга менәләр дә. кыйблага 3 багып. Йомры ташка кулларын куеп торалар, белгән догаларын укып - теләк телиләр Ярыннан аерылган кыз кыркып, бәбәй табалмаган яшь £ киленчәкләр, ата-аналарын җуйган ятимялпы. юлдан язган өметсез- * ләр. байгышлар ярдәм эстәп Йомры ташка ялваралар Кашка тау куенындагы Изгеләр куышын Югары авыллар ябып, бикләп тотарга тырышалар, берәр юньсезе куышны ачып ташласа, тау итәгеннән ургылып җил күтәрелә дә ыргылып авыл өстенә барып та җитә. «Әһә!» диләр Югары авыллар, «куыштагы изгеләрнең тынычлыгын бозганнар»... Юк-бар ырымнарга ышанмаган гадел Сөләйман карт, ике тапкыр ялынып Йомры ташның мәрхәмәтен татымаган адәм, бүтән тагын нигә бара3 Ялварырга барамы, үпкәләп каргарга җыенамы?. Зөләйха Чуал ярында озак тормады, кабыл-тибел генә ишегалдына керде, абынасөртенә ындырга, бәрәңге бакчасына чыкты Шунда дәү яфраклы, эре сабаклы көнбагышлар арасыннан Сөләйманын күзәтергә кереште Карты беразга күздән югалды Басманы чыккач та Олы су буе куе таллык; язын таллар су иркендә кала, ел саен диярлек шашып тилереп аккан Олы су тал кәүсәләрен урап, аркан итеп ишеп, гарипләндереп бетергән Таллардан арырак өянке рушасы. агачларны Сөләйманның атабабалары. күпчелеген ул үзе утырткан Өянкелек чишмә суы төшә торган тарлавыкка кадәр бара Рушадан чыккач Сөләйман аермачык күренә башлады, ул кабаланмыйча диярлек тарлавыкка кереп китте Аны күзәтеп керфек кагарга базмаган Зөләйханың шиге таралды Йомры таш янына бара Сөләйманы, мөгаен генә, теге сасы көзән, хәйләкәр тук төлке Мөхәммәт хәбәрнең авырын, чишә алмаслыгыи җиткергәндер. Үчегеп Йомры ташны таудан тәгәрәтеп төшермәсен тагын, әллә ни күрерсең... Ялварырга бармыйдыр, юктыр, өмете киселгәч ни дип ялынсын?.. Нинди хәбәр китерде Мөхәммәт31 Хәбәре авырдыр, югыйсә, ил агасы, зирәкләрнең зирәге, гадел, ярдәмчел, эшсөяр Сөләйман орчык хәтле генә калып үзе ышанмаган Йомры таш катына бармас иде Зөләйханың Олы су буласы килде, һичшиксез ул. тар басманы үткән картының аягына ияргән кайгы-хәсрәтләрен үзе белән агызып китәр иде .. Зөләйханың бер генә минутка, зәп-зәңгәр күктә тирбәлгән гөнаһсыз ак болыт буласы килде, мөгаен ул бөтен иңе белән азга гына кояшны каплап картына җиләс җиңеллек китерер иде Зөләйханың хәзерге мәлдә искән җил буласы килде, тау тарлавыгына керә башлаган картының сагышларын үзе белән очыртып китәр иде! Китәр иде дә. урман-кырлар. сарык көтүе утлап йөргән тау киртләчләренә кайгыларын түгеп-чәчел бетерер иде. Зөләйханың бик азга, токмач кабарып чыгарлык вакытка гына Йомры таш буласы килде, картының кытыршы учлары ташның шадра яңакларын сыйптанда Мөхәммәтнең нинди яман хәбәр ияртеп килгәнен аңлар иде Зөләйха. Карчыкның бер арага гына Изге чишмә анасы буласы килде, Сөләйманның арган йөрәгенә ял бирер иде ул. сөендереп челтерәр, җырлар иде... Юк шул, юк, искән җил булып та иркәли алмый бүген ул картын, сердәш булып сайраша да алмый, чишмә җыры булып юата да алмый Җир димәктән, тагын Габдулласы исенә төшеп йөрәге телгәләнде. Бигрәк моңлы бала иде шул! Кибетче Әсмабикә бер мәлне, һич уйламаганда, «И Зөләйха, бигрәк моңлы инде бу Габдуллагыз, яшәмәс бу, тәңре ашыктырып үз янына алыр, моңлы балалар, вафатларыннан соң фәрештәгә әйләнеп, тәңре катында хезмәт итәләр икән»,— дигән иде Ай тулды, Зөләйха кибеткә кермәде, сепаратка иң актыккы булып барды, Әсмабикәгә юньләп сәлам бирмәде, аның юравын кичермәде... Бара Сөләйман, тауга менеп бара Аяклары таш сукмакта, гәүдәсе тарлавыкта чайкала, күңеле кайда икән?.. Бот төбенә чыккан кыяракны, шапшак кулындагьГ тимрәүне, тавык күкәе булып кабарган олы авыруны дәвалый'аладыр да Йомры таш, әллә кай җирләрдә югалып, дөнья давыллары ак сөякләрен ят чокырларда тараткан улыңны Чишмә анасы гына коткара алырмы икән? Янып-ялварып йөрүдән ни файда?! Әй. Йомры таш, Йомры таш, Татар башы кебек таш! — Кө-өш, каһәрләр! Зөләйха карчык чыдамады, ачык капкадан бакчага кереп тулган тавыкларны пыр туздырып куып чыгарды. Сөләйман карт күренми иде инде... 3. Сөләйман Зәйтүнә кияүгә чыкты Мөхәммәтнең тамыры нык, тирәнгә киткән, башта туйны зур итеп уздырырга, күрше авыллардан туганнарны дәшәргә ниятләнгәннәр иде. инде алдым-бирдем хәл ителгәч, моңарчы басынкы гына тыйнак кына йөргән Зәйтүнә болай диде: — Нигә алай? Кешене күп җыймыйк Вакыты да андый түгел, болай да... Вакыты «Ул!» иде Канлы сугыш беткән еллар, Җиңү тантанасы йөргән еллар: Күңелләр калка, калкына башлаган тарихи еллар-. Ни әйтергә теләде икән Зәйтүнә ярым-йортыга бүлеп, «болай да!..» сүзе белән? Кияү буласы Кәримҗанның шөбһәле күңелен нидер ачыттырып, тырнап үтте Ул карышмады, карышырга чамасы бәләкәй иде, егет җүләр түгел, ул Зәйтүнәнең үзеннән күп өстен, бик күп мәртәбәләр көчле икәнен аңлады Үзе дә төшеп калган егет түгел, артында Мөхәммәт токымы дигән даны бар, әмма Кәримҗан моңарчы әтисе күләгәсендә, нәсел-нәсәбенең канат астында яшәгән икән Моңарчы ул алар сүзеннән чыкмады Шулай тыңлаучан булу аңа сугышта да ярады Командирларның сүзен тыңлый белде егет, кушканны төгәл үтәде, дары төтенен мул иснәгән картрак солдатлар янына сыенды, алардан акыл алды Өлкән абыйлары, җиңгәләре туй мәсьәләсендә төзелгән матур планнарының Зәйтүнәнең бер сүзеннән җимерелүен күреп торсалар да, Кәримҗанны аяп. алар да тузынып тормадылар, юк икән, юк! Кәримҗан әтисенә күтәрелеп бакты, абыйларына; алар да түгәрәкләнеп, тып- тын калып Зәйтүнәгә карап торалар, ник берсе кыеп сүз әйтсен! Төнлә, йокларга яткач, чыбылдык чаршау артыннан әнисенең сак пышылдавы ишетелеп калды: — Бу кыз, Зәйтүнәне әйтәм, килеп җитмәс борын ирләр сүзеннән өстен куя башладымы үзен? Мөхәммәт көрәк-көрәк арык кулларына башын куеп уйланып ята иде. янәшәсенә килеп ауган карчыгына җавап биреп тормады Тун ха кында чыннан да көндез сүз озайтып тормады, һәммәсен яшьләргә тапшырып, үзе күләгәдәрәк калырга тырышты Балалар моны сизде, «әткәйнең картаюыдыр», дип уйлашты алар Югыйсә моңа кадәр җитди тормыш якларын хәл иткәндә, соңгы сүз һәрчак Мөхәммәт авызында < була торган иде Гаделсез чакларында да гаиләдә аңа каршы тору юк. £ карышу бу гаиләдә гадәткә кермәгән иде ♦ Ике як та килешенеп, туй көне аталып, кунакларның саны билге ® ләнгәч. Мөхәммәт инеш буйлап кына Югары очка менеп китте, нияте £ Чишмә анасына. Йомры ташка сәлам биреп төшү иде. Тарлавык авы ® зына җиткәч кинәт кире борылды Борылып карагач Чуал буенда, Е яшеллек эчендә күмелеп утырган Сөләйман кордашының ихатасы күзгә з чалынды. Менмәде тауга Мөхәммәт . Шулай иттеләр, туйны гади генә, җырсыз-нисез генә үткәрделәр ® Кәримҗан табында ялгызы утырды. Зәйтүнә кече якта, яңа әнкәсе ти рәсендә. аш-су кырында булды. Яшь киленнең уңганлыгын, искиткеч пөхтәлеген, җитезлеген, нәрсәгә тисә дә кулы ятып торганлыгын, өч киленне, ике кияүне җете кайнана күзе аша ничәмә-ничә сынап үткәргән Сафура тиз аңлап алды «Малайга алтын кыз туры килде!» дип куанды ул. Элеккеге солдатлар бераз кәгеп алгач, үзләренең туйда утырганнарын да онытып, фронтта күргәннәренә икеле-микеле мәзәкләр дә кушып сиптерә башладылар. Сәхәбиләр Әхнәфе. Кәримҗанның дусты, уң аягы бөгелми торган гарип солдат, аракыны калай кружкага мөлдерәмә тутырып салды да эчеп җибәрде, шунда ук үксеп еларга да тотынды Олы кияү: — Эчкән аракың күз яше булып кире чыга икән, әрәм итмә син аны. эчеп азапланма,— дип Әхнәфне әрләп тә алды Әхнәф елады. Кәримҗан җырлады Тавышы әллә ни түгел иде егетнең. абыйлары, кунаклар, беравыздан: «Кияүне җырлатыйк!»—дигәч кенә баш бирде. Берне җырлады, икене. «Арча» көен башлап ташлады. «Галиябану»ны җырла. «Галиябану »ны!» дип шаулады кунаклар, кияу кеше, тамагын кыргалап. алар сораганны башларга торганда гына кече яктан коймак өелгән коштабак тотып Зәйтүнә килеп чыкты Хикмәтле мәзәкләр шунда өзелде, кунаклар дәррәү айныды. Кәримҗан шып тукта ды — Зәйтүнәнең ике күзе тулы яшь иде. Кунаклар кем туенда утыру ларын аңладылар, яшь киленнең кодрәтен, көчен күреп Сафура тагын да ныграк хәйран калды. Зәйтүнә азга гына йомшап китте дә, горур басып кече якка керде, күз яшьләрен берәүгә дә күрсәтмәс өчен елмая тө шеп бәлешне табын уртасына китереп утыртты Бүлмәгә хуш ис таралды... «Малайга кызның асылы туры килде», дип уен дәвам итте Сафура,— ир булып ярый алса гына инде » Кырык җиденең язы җитте, язгы матур көннәрнең берсендә Зәйтүнә ир бәбәй алып кайтты. Карт мулла абзыйны туйга чакырмаганнар иде. Зәйтүнә теләмәде, инде бу юлы исем кушарга чакырдылар. «Ил-күз бар. килен, атаң да яратмас, берүк карышып кәефен кыра күрмә»,— диде аерата юхаланып Сафура Улы туган куанычтан Зәйтүнә ризалыгын бирде, мулла абзый килде. көмеш таҗ чәче өстенә кара кәләпүшен бастырып куйган, шундый килешә үзенә, сусыл иреннәрен каймалаган көмеш дага сакалы да ипле, сүзләре дә сайланып кына чыга Бер тәлинкә өреле тавык шулпасы ашады, чеметеп кенә ике-өч тапкыр ит капты, сәхабәләр тормышын нан риваятьләр, гыйбрәтләр сөйләде, йомры башлы нәни малайга Хәлил исеме кушып кайтып китте Аңа бер дистә күкәй, бер йомарлам ак май һәм ун сум акча бирделәр. Бик зур бүләк иде болар ул еллар өчен' «Акча бирмәсәң дә ярар», дип пышылдап маташкан Сафура Зәйтүнәгә бер карап алды да тынды, мулла абзыйга акчаны килен сонды.. Кырык җиденең җәенә дә керделәр. Кайтмады Габдулла, югалды «Чакырыйк мулла абзыйны, балабызның җаны кая барып сыенырга белмичә тилмереп йөридер, рухына коръән укытыйк», дип инәлде Зөләйха. Сөләйман аның инәлүләренә җавап таба алмады. Бер инәлде Зөләйха, ике ялынды, өченчесендә яшьле күзләрен текәп торды да сәке киезенә капланды. Сөләйман күп сүзлелекне яратмый, бер үк сорауны өч кабатлаганны өнәми дә. кичерми дә иде Белмиме әллә Зөләйха ничәмә-ничә еллар күзгә-күз яшәгән картының холкын-фигы- лен?.. Яши-яши холык үзгәрә, диләр, юк сүз. сафсата, үзгәрми кеше, яшәгән саен холкының ятышсыз якларын яшерергә генә өйрәнә, уңай якларын алгарак чыгарып йөртә башлый Кеше картая, йөзен җыерчыклар каплый, чәч сирәгәя, агара, тырнаклар ярыла, тешләр сирәгәя, колак катылана, тезләр йомшый, буе бәләкәйләнә, күр. җентекләп кара, бөтенләй яңа кеше йөри сыман, ә текәлебрәк карасаң кешенең үткәндәге чалымнарын тулысынча табасың Холык та шулай, бер карасаң яңа кеше. әмма ул үзе булып калган, гадәтләре дә шул ук. пырдымсыз-пырдымсыз калган, телгә беткән һаман телчән, малай чактагы кара бү- кәй сирәк теш арасыннан сүзне бүген да акчага гына сатып чыгара Саран бәндә һаман саран бака. тфү. каберең якын булмасын! Сөләйманның яшь чагындагы холкы бер дә үзгәрмәде дияр иден. аңа бер яңа сыйфат өстәлде яшь бала тавышын яратмас булды Ә кырык җидедә балалар гел туа торды, күбесенчә малайлар туа иде Җир-ана — безнең кодрәтле тудыручыбыз, үзенең кыр-урманнары. диңгез-дәрьялары. чүлтаулары язмышын хәл итәрдәй ир-атлардан ятим калганын белеп, аналарның карыннарына ир бәбәйләр генә җибәрде Әнә. Зәйтүнә Хәлилен алып кайтты. Әхнәфнең ике игезәк улы туды, байтак кешеләрдә, силә-бишекләрдә. кабык арбаларда Югары авылның зәп-зәңгәр өметле күгенә текәлеп кап-кара, сап-сары татар малайлары карап яталар иде Сугышка бармаган кылый Минәчнең кызы туу авылда зур бер вакыйга булды, «Синең кызга миндә егет үсә!» дип Минәчне кунактан- кунакка йөрттеләр бәхетле Югары авылда. Әлегә гел малайлар туды, алар хәтәр тавышлар чыгарып җирне- күкне яңгырата башладылар Ирлек куәтләрен ничә еллар файдасыз яткырган, ирлек көчләрен Европа илләре буйлап йөртеп алып кайткан гайрәтле татарлардан көр тавышлы бәбиләр генә туды ул көннәрдә. Сөләйманга да сөенергә, куанырга иде дә. юк. бәби тавышына, бала чыр чуына күнә, күнегә алмады Ул урам буйлап түбән очка төшеп бара Тәрәзәләр ачык, урам капкалары бәбәй арбалары кереп-чыгып йөрсен өчен ябылмаган, агачлардан төшкән куе күләгәләрдә кабык гөмбәзле җиңел арбалар Тәрәзә җиләсендә эчтә, ак чүпрәкләр белән томаланган үрмә бишекләр Зар моң түгелгән әби-сәбиләр ирененнән бүген бишек җырлары агыла Күпер төбендәге ямьяшел чирәмлектә сап-сары каз бәбкәләре белән рәттән исәйгән малайлар тәгәрәшә.. Үз очыннан ипле генә атлый башлаган Сөләйманның адымнары кинәт үзгәрә, аяклары кылдый-былдый адашып як-якка каерылалар Я бер тыкрыкка кереп китә карт, я икенчесенә, кая сөрлексә дә. кая барса да. бөтен җирдә - бала тавышы, бала-чага чыр-чуы. Бала тавышы чыгарып авыл өстеннән торналар уза. койма казыкларына кунган каргалар да бүген бала булып кычкыра Чыпчыклар да балаларга ияреп бер- тавыштан сөенечле чыркылдашалар Чебиләрен ияртеп капка астыннан чуар тавык чыга, чебиләр аңа бәби малайлар булып күренәләр Белә, бала тавышы яратмау иң зур көферлек, оят. хурлык Кеше белсә адәм тәганәсенә калырсың, мөртәт дип атың чыгар Нишләсен соц бичара ятим карт? Кое янында яшь киленнәр үчти- үчти бәбәй соя. бәбиләрен бер-берсенә күрсәтә-күрсәтә мактанышалар, тешләрен саныйлар, учтан-учка күчереп авырлыгын сыныйлар Урам эскәмияләренә тезелешкән карчыкларның арык тезләрендә, карлыгачлар булып малайлар тезелешкән. Картлар әнә намаздан чыгып киләләр Алар да алла турында түгел, бала хакында сөйләшә. Сугыш елларында авылның бик күп хәсрәтен өлешчә үзенә алган карт хәзрәт Минһаҗетдин тәмам яшәрен китте, ул хәзер көн саен диярлек бәби чәенә йөри, угыз коймагы ашый, сөннәткә утырта һәм көн саен улы буып кайткан солдат каешында чаж да чож бритвасын үткенли.. «Сүзеңнең кадерен белергә теләсәң, телеңнең урынын бел!» дигән кагыйдә белән яшәгән Сөләйман бөтенләй диярлек телдән калды. Карчыгы Зөләйха белән ни сөйләтсен, уе кая таба гына тәгәрәсә дә. гел I абдуллага барып туктала. Юктан гына башланган әңгәмә дә аңа барып ялгана. Беркөн тавыклар яман да кытакларга тотынды. Элек булса «һава үзгәрергәдер, мөгаен», дияр иде Юк бит. Зөләйханың тиктормас теле сүзләрне бер якка тәгәрәтә башлады — Сиңа әйтәм!.. Исеңдәдер. Җәббарлар бер елны Чаллыдан кунакка кайтканнар иде. Тау башында тары уңган ел иде. Бик тере, бик шук малайларын иярткәннәр иде. Агы кем иде соң әле үзенең?.. Ярар, анысы онытылган. Арбага төялеп печән әйләндерергә барган идек. Көпе шундый матур иде. Кайткач теге шук малай әллә кай арада тавык оясына менеп тә киткән, итәген тутырып күкәй алып төшкән Ә тавык ояларына безнең Габдулла хуҗа. Бер дә. бер дә тынгылык бирми иде ояларына, гел кармап, гел тикшереп тора иде. Кунак малаеның үзеннән алда күкәй жыеп төшүенә гарьләнде бит. әй. Елый да елый, һич тыяр әмәл юк Яшертен генә төз лапаска менеп, күкәйләрне таратып, көчкә көйләдек малайны. Менә сүз дисәң сүз! Хан заманында килгән кунакларны, аларның пәри арбасыннан төшеп калган малаен телгә алгач, нигә Габдулланы китереп кыстырырга инде?! — Безнең Габдулла җылак түгел иде. хәзер генә ул. бала-чага сытык күкәй булып җыларга гына тора. . Чәйләп утыралар иде. үзеннән-үзе чәйнең яме. авызның тәме китте. Сөләйман ишегалдына чыкты, ары каранды, бире каранды, эш табалма- гач. таш амбарның тимер ишеген ачты һәм сискәнеп куйды: салкын эңгердә аңа таба әллә ничә пар күз карап тора иде! Ул авыр тимер ишекне шапылдатып япканын абайламыйча да калды, беравык, куркуын үткәреп торгач, тагын ишекне ачты. Ишек ярыгыннан аңа ияреп көн яктысы керде һәм ул түшәмне терәткән сөян баганага эленгән йөгәнне күрде. Каеш йөгәнен оланына дип Сөләйман үзе теккән иде. Үзе җизләде. Җиз төймәләр тоныкланган, авызлык тимере күгәрә башлаган. Ул тезгенне тартып-тартып карады да йөгәнне буш бурага ыргытты, чыңгылдап. сызланып барып төште йөгән Йөгән җизләрен яшьле күз дип күрә башла инде. . ЗөләйЯаны сүккән була тагын, ә үзе. ә үзе... Җил сырпаланып үтте. Көн кичегеп килә иде. күкне җиңелчә болытлар каплаган, офыкта куерып-тыгызланып болытлар астында алсу пәрдә — шәфәкъ кызарып-янып тора. Ул. учын ак кашлары өстенә куеп, батып барган кояшка карады һәм «шәфәкъ нихәт.ң- матур булмасын, барыбер сүнү, үлү инде», дип сызланды. Көтү иртәрәк кайтты бугай, урамда бала-чага йөгергәне ишетелде, сарык бәрәннәре бәэлдәде, олы имчәкләрен селлин-селлин селтәп сыерлар кайтты Җил сизелерлек көчәйде, капка шыгырдады. «Изгеләр куышына кагылганнар бугай!» дип пошынды Сөләйман һәм үз уеннан үзе куркып китте. Ыбыр-чыбыр ырымнарга, юк-бар юрауларга элгәре бер дә ышанмый иде карт, хәзер кинәт үзгәрде, шикчел, вакчыл, куркак кешегә әй- ләнеп китте Кем ача Изгеләр куышын? Малай-шалай дисәң, берәүнең дә әлегәчә тотылганы юк Әллә күкләр эшеме, тәңре кодрәтеме5 Җил чыгарып күкләр Югары авылларга бер-бер әмер китерәләрме? Шоммы5 Хәбәрме? Көтү каршыларга Зөләйха да чыгып китте, мышлап кайтып кергән сыерга ашлы су эчертеп, аны лапас астына куып кертте. Сыер жиленен жиз комгандагы жылы су белән кат-кат юды. корытып сөртте һәм чиләк төбенә сөт тамчылары сызылып төште. Эш юкта эш табып. Сөләйман сыер койрыгына сарган тигәнәкләрне чүпләргә кереште. Сыер бу хәлне яратып бетермәде, ахрысы, ике-өч тапкыр койрыгын сыртына тидереп алды. — Сиңа әйтәм! — диде Зөләйха. - Нәрсә? — Бу юлы Сөләйман карчыгының ишарәсен аңламады — Тигәнәгеңнең чаты сөткә төшә күрмәсен. — Төшсә, сөзәрсең. — Чаты бик вак була аның, тигәнәкнең. Сөләйман карышмады, учын-учка ышкып, бер читкәрәк китте Кичке болыт дулкыннарын кисеп-кисеп уйнарга чыккан карлыгачлар выж-выж килеп һаман аскарак төштеләр, картның колак төбеннән ике-өч тапкыр йомылып үттеләр дә лапас өрлекләренә ябышкан сандык-ояларына кереп югалдылар Ни хәбәр китердегез сез, кошкайлар? Кичке жил. син ни сөйлисең5 Кара-кучкыл болытлар, сезнең канатларга нинди хәбәрләр утырып килә? — Хайваннарны абзарга ук кертәсеңме әллә, сина әйтәм? — Җиле көчәя. Кертсәм дә кертермен шул. Җил төне буе тынмады, бертуктаусыз улады, ярсып-ярсып тәрәзәгә килеп орынды, өй ышыгыннан, түрдән урын таләп итте Бер өлгенең замазкасы купкан икән, пыяласы селкенеп тора, Сөләйман карт торып зәгыйфь өлгене мендәр белән бастырып килде. Хәзер уч төбе хәтле пыяла табармын димә, әнә ич, Шәкүр ни сөйләп китте «Европада тәрәзәләрне пыялалы итәр өчен дә ун ел кирәк булачак әле, ким түгел!» диде. Ун ел, ун ел... Җил-давыл төн ката агачларны талады, моржага кереп бөтерелде, әллә нәрсәләрне вата-жимерә ишегалдында туктаусыз буталды. Бәрәңге ызаннары олы суга барып житәм дигән урында Сөләйманның нәни генә агач бакчасы бар Янбакчада карлыган, крыжовник лар. шомырт агачлары куерып утырса, арт бакчада өч нарат, өч ак каен һәм өч бөртек кенә чыршы үсә «Утыртма каен. — диде аңа бер мәлне Мөхәммәт,— урыс агачы бит ул!» «Мин каен үсә торган жирдә яшим», дип өзеп жавап бирде Сөләйман. Каеннар шәп кенә үсеп, ныгып китте, нарат белән чыршы да алардан күрмәкче калкынып, ныгып маташалар «Нигә алар өчәр генә?» дип кызыксынды күрше-күлән. Бусына Сөләйман жавап бирмәде, аңлаганга болай да аңларлык өчәр-өчәр өч жирдә.. Берсе кызы Разинныкы, икенчесе Йосыфжанныкы. өченче оя оланына, төпчегенә адарынган Гажәп бер уйласаң, кәтәнә Разияга багышланганнары да егет-агач- лардан калышмый, төп-төз булып үсеп маташалар Йосыфжанныкылар нәзегрәк, озыннар, оланга билгеләнгәннәр төптән юан чыгып, киңәеп, шәбәеп, бик озакка тууларына ышанып күзне иркәләп утыралар Өчесенең дә тамырлары, кәүсәләре монда, ә үзләре кайда? «Нигә бәрәңге жиреңне әрәм итәсең?» диде берзаман Мөхәммәт Әрәмме, юкмы, анысын Сөләйман үзе генә белә. Агачлар ул көткән, ул өметләнгән балалар кебек нык. зифа, иң мөһиме, алар һәрвакыт янда, ындыр түрендә, печәнгә лапас өстенә менсәң дә, талгын жилдә чайкалышып утыралар, бакчага көл түгәргә чыксаң да. алар сине гөжләп сәламлиләр Язын каен яфракларыннан сабый чак исе килә, тереклек исе, яшәү исе килә Моңайган чакларында Сөләйман агачларга рәхәтләнеп, эндәшә... Вакыт аккан саен җил котырынды, өй бүрәнәләре мүкләнгән, сыланган җекләреннән атылып чыгардай селкенәләр, гүя каядыр китәргә ашкынып, улый, көрсенә, юлга чыккан пароходлар кебек аваз сала, хушлаша.. Мич арасында бертуктаусыз шәүләләр бии. аларның аяк тавышына кадәр ишетелеп китә. Идәннәр мыдыр-мыдыр гәпләшәләр, йөзлә- ф гән аяк эзләре урын өчен талашалар, тыенкы гына ызгышалар. Сәке * бер яктан икенче якка сабыр гына шуып бара да. урын үзгәләгәнне ярат- 5 мыйча. кире кайта. Ишегалдында пәри туе булып иске себеркеләр, төпсез ♦ иләк кысалары, тәти ватыклары тәгәри, йөз ел кузгалмаган тишек казан “ шыңгырдап, барабан булып бәргәләнә башлый. ■ £ «Өй искерде, йорт-җир бетәште».— дип офтана да борылып ята Сө- ’ ләиман карт.— ә яңасы кемгә кирәк? Сары маңкалы «чаплашкалар- <= гамы»?’. з Йокламады диярлек Сөләйман. Зөләйха торып «колһуалласын». «лә- Z хәүләсен» укып юшкәне япканны да ишетте, лыштыр-мыштыр мич ара- ’ сында уралуын да абайлады, дәшмәде генә. Таң алдынңан яңгыр сибәләп узды, иренеп кенә еракта күк гөрселдәде. тагын бер дөбердәп алды да тынды Тып та тып йөргән сәгать тавышын ишетте Сөләйман, йөри икән, карт гомеренең өметсез, чарасыз минутларын санаучы давыл, гарасат та туктата алмаган икән. Ул торып чыкканда ындыр ягыннан комганын тотып Зөләйха килә иде — Сиңа әйтәм —диде ул.— Бәрәңге сабакларын җил аударган. Сөләйман аны ишетмәде, ул урам якка чәчрәп авып төшкән капкага карап каткан иде. Ауган капканы җирдә аунатасы килмәде аның, кулларын төкерекләп, кызарыныпбүртенеп капканы күтәреп торгызды да койма баганасына илтеп сөяде. Капканың ике баганасы да төптән череп, муртаеп кырт сынып чыккан иде. Ауган капка янында озак юанмады Сөләйман, ияк астын кашып бер көрсенде дә. кәгазь калынлыгы гына чыланган туфракны иске резин галуш белән сыта-сыта Олы суга таба, ындыр түре бакчасына китте. Әһә, нарат, чыршыларга берни булмаган, җил тимәгән дә кебек аларга. ә каеннар, каеннар Сураеп. сузылып үсеп киткән Йосыфҗан каенын җил нәкъ биленнән сындырган. Разия каенының дәү генә бер ботагын каерып төшергән. Габдулла каены гына, төптән юан чыкканы. төне буе җил белән рәхәтләнеп тартышкан шикелле лепердәп утыра. Ботагына кунган кош сайрый! Сөләйман карт кош сайравын ишетеп шыл туктады да ипләбрәк бара башлады Кош нәни күзләрен уйнатып бер карады да очып китте. Артбакчадан Олы суга чыгып йөрер өчен тар гына капка калдырган иде Сөләйман, хәзер ул шуны ачты. Олы суның иртәнге сәламен тыңлап. елга ягына колагын куеп торды, басма аша бүген җитезрәк чыкты, ашыкты, гарип, бөтеренке гәүдәле таллар янында да тукталып торды, биле авыртып китте, кулын билгә куеп, күзе белән тирә-якны тентепкапшап тагын атлады Өянкеләр арасына барып керде. Әй. тураган икән аларны жил! Беләк юанлыгы ботакларны сындырып-талап бетергән, ятим ботаклар белән сукмак үзе дә. сукмак яннары да түшәлгән Шәрә диярлек калган талларны күргәч, карт ахылдап куйды Җилнең иң хәтәре кызыл талларга килеп орынган икән, юан-юан ботаклар сынып, каерылып, төп кәүсәдән аерылырга теләмичә, төрлесе төрле якка җилгә иелгәннәр, сөрлеккәннәр. Татарның һәр агачка төгәл мөнәсәбәте бар: — Имән кебек ирләр,— ди ул. — Яшь кызлар сыман зифа каеннар.— ди. — Каен кайгылы агач.— дип тә өсти. — Куркак усак. — Кире беткән карама.Ә тал агачына татарның мөнәсәбәте бүтәнчәрәк, моңлы, сагышлы «Таянып ял итә торган талларымны кискәннәр», дип җырлый татар күңеленә сагыш кошы килеп кунганда... И тал нечкә, тал нечкә Талдин билләрең нечкә. Таллин нечкә билләреңне Үстердең үкенечкә.. Бусы егетләр, йөрәк авазы. Габдулла да бер тапкыр Зәйтүнәгә шушы җырны җырлаган иде түгелме? Кайда ишетте соң аны Сөләйман? Ә-ә. шушы ындыр түрендәге бакчада утыралар иде ич алар! Ул. сәнәк- тырма алып төшеп, сынган ботакларны җыештырып, ялганырдайларын бәйләп куярга булып, ашыга-ашыга кайта башлады да басманы чыккач сискәнеп туктап калды Чү. баягы кош сайрый, сандугач! Сандугачны сирәк кеше күрә, күрә икән, билгегә ул. я хәбәргә, кайчагында көенечкә, күп вакытта сөенечкә дип белә иде Сөләйман, ипләп кенә, иелеп киләкилә бакчага карады Сандугач! Габдулланың җилгә-давылга бирешмәгән каенына кунып сайрый . Ызаннар буйлап, ауган бәрәңге сабакларын турайта-турайта, кулына ябышкан балчык кисәкләрен селкеп бирегә таба Зөләйха төшеп килә иде Сандугач аны күрде дә очып китте 4. Зөләйха Зөләйха гөбедә май яза Сөяннән ясалган шома, хуш исле гөбесен ике тезе арасына кыстырган да атлавычын бер җайга гына аслы-өсле йөртә, атлавыч лыпырдап аска төшеп киткәндә бер-ике тамчы сөт аның битенә килеп куна Уң як чигәсендә ярты ясмык хәтле генә көрәнсу миңе бар аның Битенең аклыгын, матурлыгын тагы да бизәр өчен махсус кунган миң. аңа да сөт тамчысы килеп кунган. . Төне буе ул давыл үкерүен түгел, картының борсаланып, бәргәләнеп кыйналуын тыңлап ятты Жилне. морҗа улавын өзек-өзек ишеткәләде. тәрәзә пыяласының үзәккә үтеп зеңгелдәвенә дә исе китмәде, картының көтелмәгән хәрәкәтләрен, уфылдавын, көрсенүен тоеп, аның өчен янып төн чыкты Сөләйманның хәлен аңлый Зөләйха, булыша гына алмый, авыр чакта иренә ярдәмгә килә алмавы аның рухын изә. кешелеген кечерәйтә иде... Атлавыч эшкә күнеккән кулларда җитез йөри, бер төшә, бер менә, ап-ак гөбе селкенергә дә өлгерми кала, бисмилласын әйтеп тотынгач, буыннары языла, бүтән чакта сызлаган кулбашлары, бил. терсәкләр онытыла, Зөләйха машина кебек эшли дә эшли. Гөбедә аска-өскә йөргән атлавычның тавышы тоныклана.сөт бер чаклы куера да кинәт сыеклана, борынга әче әйрән нее бөркелә, май төшә. Өйалдыннан елтыр бүксәле, озын муенлы кринкене алып кереп, әйрәнне шуңа агызгач. Зөләйха эшнең олысына, тантаналысына тотына. Әйрәннән бушаган гөбегә сап- салкын чишмә суы тутыра, гөбене су белән чайкатып, сап-сары. хуш исле майны учлапучлап алып йомарламнарга тәгәрәтә Мае дүрт йомарлам булды, сыердан уңдылар, сөте куе. кайнатып суытсаң ике бармак калынлыгы каймак утыра Гел-гел кайната гына алмыйлар, налоглары түләнеп бетмәгән, заем акчасын да май саткач илтеп бирәсе, йон тапшырмаган. күкәй, и-и, дүрт имчәккә карт белән карчык кына ябышып ятмыйлар, тагын әллә кемнәр, әллә ниләр килеп тоташкан әле ана! Алай да каймаклы сөттән өзелми Зөләйха, бер чүлмәкне базның ин суык җирендә тота, белмәссең, берәрсе кайтып керәсе булса. Зөләйха тына белми, әнә самавыры бу ата башлады, кайнарлап гөбене юып чоланга чыгарды, атлавычын корытты, ары килде, бире чапты, берзаман исенә килсә таң калды, һай аллакай дигәнең, яңа язган, иртәнге чәйгә генә тотармын дигән майны сары май итеп эретеп тә бетергән «Менә сантый, менә тинтәк баш. алты-биш! Ни дип эреттем мин моны?» Аптырады, йөдәде Зөләйха, ахыр чик. исенә килде, башына бер уй төште «Балаларның берәрсе кайтып килүенә түгелме, ходаем!» дип ф үз-үзен юатты. «, Шактый озак юанды Сөләйман, сынган, таланган агачларны көйләп S йөри бугай, ул югында он иләп куярга да өлгерсә ♦ Зөләйха амбар ишеген киң ачып, җилпучын яктыга таба тартып, он “ иләргә кереште Аз гына солы оны бар иде аның, күрше Латыйпны- * кылар атлы эшкә йөргәндә солы да ияртеп кайта, бүтәнне дә. онны ™ да шхлардан ак майга алыштырып алган иде. Шуны арулап, иләп к куярга булды. Или-или. иләгенә кулын ышкып карый, бер бөртек көрпәсе. £ чүп-чары ияреп калмый моның! Солы оны иләгәндә җиз иләктә учы-учы белән әрсез кылчык бөялеп кала торган иде дә. ни булган, солыныкы “ дип бүтән төрле он алып чыкканмы әллә бу тинтәк? Зөләйха онны иснәп-иснәп карады, учында төкерекләп изеп бакты, ихлас солы оны! Шунда гына исенә төште, узган атнада, җомга көн «берәрсе кайтып керсә, коймак изәрмен», дип онны иләп куйган иде ләбаса, онытылып китеп тагын иләккә ябышкан' Ул юк эш белән амбарда маташкан арада карты кайткан да лапаста нидер эшләргә җыенып йөри башлаган икән Тәртә астына бүкән кыстырып капка баганалыгы имән кискәләрне кузгатырга азаплана бу. тырыша- тырыша. я тәртәсе шуып чыга, я бүкәне читкә тәгәри, кузгалмый гына авыр имән баганалык Уң яктан кереп карады, сул яктан килде, көче бетеп имән-кискә өстенә менеп утырды, озаклап маңгаен корытты. Бик чыгар иде Зөләйха, атылып барып җитеп хәленнән килгәнчә картына ярдәмләшер иде. ярамый. Сөләйманның кырку холкы ирләр эшенә тылкышырга рөхсәт итми. Бер-бер эшкә тотына икән, үзе генә булсын! Берүзе!. Бер чакны шулай Карама куыш урманындагы аланга печәнгә менделәр Аларның пае шунда, юлга якын гына урында иде Чабып, әйләндереп. киптереп, күбәләп кайтканнан сон, Сөләйман мөлаем генә тавыш белән карчыгына эндәште: «Сиңа әйтәм!».. Бу аның «әйдә. җыен, йөк өстендә торырсың», дигән әмере иде Сугыш башланган, балалар таралышкан ел иде Камыт-аркалык җыештырып шактый озак изаландылар, печәнгә барырга соңгарак та калдылар Юртып диярлек бардылар, төяделәр. Зөләйха йөк өстендә торды, картының боек күңелен күтәрергә теләп «Сиңа әйтәм1 » дип эндәште Бу аның: «Мал-туарның бәхете бар икән, бигрәк затлысын әзерләгәнсең курмының. тукранбаш та сарут кына!» дигән мактау сүзе иде Зөләйха карты астан биргән печәннең учмасын да коймаска тырышып эшләде. бастырыклагач тырма белән тарап караганнар иде. ник бер бөртек үлән коелсын' Кузгалдылар, баралар, баралар, урман авызы ерак та түгел инде, яңгырлар бу арада еш яумаса да. урман юлы шактый дымлы, чокырларда караеп лай ята. суы чопырдап торган тирән генә чокыр янына барып җиткәч. Сөләйман билендәге бәләкәй балтасын тотып бер уңга кереп чыкты, сулга каерылды, вак-төяк куакларны кыеп төшерде, тезгеннән алып атны уңга борды Күчәр башлары агачларга тиеп-тиеп китсә дә. җайлы гына баралар иде. инде юлга чыгабыз дигәндә, бия кинәт башын чөеп җибәрде, койрыгын яу кырындагы байрак кебек уңга-сулга җилфердәтте. Аннан кушаяклап тибенергә, сикерергә тотынды. Зөләйха «Сиңа әйтәм'» дип кисәтергә дә өлгермәде, шашкан күк бия арт аякларын терәп алга ыргылды һәм алда торган Сөләйманны егып- таптап юлга чыкты Чыкты да кинәт борылды, кендек оясыннан атылды, арт арба печәне-ние белән сулга янтайды, авып та китте Куелыктан үткәндә алар шөпшә оясына юлыкканнар икән, шөпшә нең дә ннндие әле, бармак-бармак эресе, явызы, бусан дип йөртелә торган ачкүзе.. Бусаннар тирә-юньне тутырып выжылдап оча башлагач, Зөләйха коты чыгып, ак-караны аермыйча битен каплап алга чапты. Ә Сөләйман. Сөләйман Егылса да тезгенне кулыннан ычкындырмаган, бераз сөйрәлеп барган да, хәзер дүрт аякланып торып маташа Нинди кыдрач, көйрәк кеше булса да, Сөләйман мал-туарны рәнжетми иде, атларга олы хөрмәт белән, иркәләп эндәшә торган иде. Хәзер дә күк биянең йомшак яңакларын сөеп атны тынычландырды Зөләйхага бер генә сүзен әйтте: — Сиңа әйтәм... Сирәк очрый торган хәлгә юлыкканга күрә. Зөләйха картының ишарәсен аңлап җиткермәде, качкан жиреяәрәк кайтып, картының күзләренә карады. — Сиңа әйтәм Алгарак бар да көт мине, беркөн үткәндә пешкән бөрлегәннәр күргән идем, сыйлан,— диде Сөләйман. Зөләйха инәлеп: «сиңа әйтәм!..» дип әйтеп карады, бу аның «бер башыңа авыр булыр ла, булышыйм!» дигән үтенече иде. нәтижәсе булмады, Сөләйман, аның барлыгын күптән оныткан кебек, эШкә тотынды, бастырыкны чишеп печәнне ауган арбадан бушата башлады. Зөләйха кайнар күз яшьләрен коя-коя, күз бәйләнгәндә, карты әйткән уйсулыктан бөрлегән эзләп карады, тапмады. Сөләйман йөкне бушаткан, арт арбаны алгы күчәр өстенә менгереп утырткан, печәнне төягән, бастырыклаган, шактый торып, күз бәйләнгәндә генә күк бияне йомшак кына каулап урман авызына килеп житте... Нигә булышырга рөхсәт итмәде икән? Әллә ирлегенә көч килдеме, хурландымы, арба аударуны көчсезлеге дип санадымы, Зөләйха белми дә калды, сорарга базмады. Зөләйханың мең сынаганы, йөз ялгышканы булды, яши-яши ул бер иманны ныгытты: «Тиешле-тиешсез чакта кул арасына кермәскә!». «Вакытсыз чакта аяк арасында уралмаска!» «Артыгын белмәскә», «түзем һәм чыдам булырга» Шушы кагыйдәләргә тугрылык саклаганда гына Сөләйман кебек ир белән яшәп була Ә Сөләйман Мөхәммәткә ачылып китеп бер мәлне: «Минем Зөләйха кебек йөз хатын белән яшәп була!» дип ычкындырган иде, соңыннан үкенде: хатын-кызны тәненнән жаны чыкканда гына мактарга ярый... Капка баганалык имәннәрне кузгатырга чыгам, дип юкка гына очына Зөләйха, егәре ташып тормый, яше дә житәрлек. бер кулы да гарип Анысы болай булды... Егерме бернең ачлыгын Югары авыллар авыр кичерделәр, ачлыктан интекмәгән гаилә калмагандыр. Ярый, Зөләйхаларның сыеры бар иде, ул мал акыллы, сөтләч һәм юаш иде Бер чакта да көтү каршысына чыкмадылар, кола сыер, имчәкләрен як-якка горур чайкап, мөгри-мөгри кайтып житәр иде, җил капканы сыңар мөгезен чайкап ача. болдыр баскычы каршысына килеп Зөләйханы дәшеп чыгара иде. Савуы да рәхәт иде аны' Имчәкләренә тотынуга кулны тиңсез рәхәтлек биләп ала торган иде Шул кола сыер коткарыл калды аларны Әле Габдуллага яшь тә тулмаган, көзгә кергән мәл. иртән ипи пешерделәр дә өйдә эссе дип йокларга чоланга чыктылар, бишекне дә шунда чыгардылар Бала астын карарга дип уянган Зөләйха, шылт иткән ят тавыш ишетеп Сөләйманына дәште. «Сиңа әйтәм...» Тавыш саңгырау гына тагын кабатланды, икесе дә торып утырдылар, өйалды астында кемдер бар иде Мал йөрер чак түгел, этләре юк, таң яралып килә, чоланның бала учы хәтле генә карындык тәрәзәсеннән саран гына яктылык агыла, тавыш тагын кабатланды Агач караваттан Сөләйман идәнгә сикерде, аның күлмәк жиңенә Зөләйха килеп ябышты Сөләйман ап ак күлмәкыштаннан, яланаяк, тын тартырга да тыелып, чолан ишеген ачты, ишек катындагы биек эскәмиядән ялтыр йөзле, үткен юныш балтасын алды. киан гурында. аста, аларның нәни генә базлары бар. ашыкканда, көзләр салкынга борылганда алар, «гел-гел менеп йөрү була», дни кар базына төшеп тормыйлар, нәрсә караны, катык-сөтне өйалды асты куышы на гына төшерәләр Сөләйман өйалды келәсен балта очы белән күтәр те. аллы артлы икәүләшеп ишегалдына төштеләр Карасалар, ике шәүлә өйалды аегы тактасын каерып ташлаганнар да тишектән нидер чыгарыр! a * маташалар Каракларныц тышкы яктагысы. ишек шыгырдаганны ишетеп. = читән аша урамга элдерде, икенчесе куш куллап чүлмәк тотып такта ♦ арасыннан кысылып килеп чыкты. Сөләйманның балтасы ялтырады. 2 чүлмәк җиргә төшеп көлгә әйләнде, татлы ис бөркеп җиргә катык 4 акты «Кичтән генә оетып төшергән дем!» дип уйлады Зөләйха УгрЫның £ баш очында балта ялтырады «Кулыңны чабып өзәм!» дип кычкырды төгәл бер ел караватта аунады Югары авыл егете Габдулла Сөләйма- ; нов Аяусызланды. кырысланды, нәкъ ел үткәч, билен тимер корсет белән ныгытып буып, аны иленә кайтарып җибәрделәр. Госпиталь ярым буш иде инде, терелгәннәр таралышкан, үләселәр үлгән, вокзалда да солдатлар азайган иде. аның каравы бөтен почмакларны. пәке эзеннән шадраланган эскәмияләрне, диваннарны балалы хатыннар баскан иде Бала-чаганың ишлелеген күреп Габдулла тирән һәм авыр итеп көрсенде 7. Үзем Кеше гомере үтә кыска, саескан гомерен биргән дөнья адәм баласына. Кеше туа. исәя башлауга ук ул «үлем, әҗәл» дигән хәтәр сүзләрнең серенә төшенә, якыннарының, белешләренең бу дөньяны ташлап китүләрен күреп, ишетеп яши Гомернең чикләнгән икәнен, көннәрдән бер көнне үзенең юлы киселәсең дә аңлый Үләсен белсә дә. кеше бер чакта да үлем турында уйлап яшәми Кеше җир йөзендә үлемсез мәгънәләр, мәңгелек барын белә, шулар белән юана. яшәешен бизи, онытыла Мәңгелек — безнең изге җиребез, зәңгәр планетабыз. Мәңгелек — безнең зәңгәр күгебез мәңгелек—нурлы кояш, ягымлы-ягымлы ай. гомеребезне бизәп, бәйрәм ясап балкыган сансыз-исәпсез йолдызлар. Иделебез, сыгылмалы матур телебез, моңыбыз. Тукай. Сәйдәш... Безнең күңелләргә Бетховен. Шаляпин. Григлар да иркен керә, океандиңгезләр, елга-дәрьялар. Кавказ-Кырым таулары да сыя. алар да синеке, син — кеше. синең күңелең күпне тели, күпне үз итә ала. Ж.ан диләр, йөрәк диләр. татар халкы шулар уртасына Күнел дигән серле дәрья урнаштырган Кеше күңеле күзгә күренми, барлыгы беленми, әмма ул бар Күңел - кеше белән бергә туа. бергә ярала, әле ул буш була, торабара тормыш тәҗрибәсе, хисләр, тәэсирләр, мәхәббәт белән байый Күңелнең буш калу ихтималы да бар — бусы кеше өчен иң зур фаҗига' Кеше табигатенә Мәңгелеккә омтылу хисе туганда ук салынган инде, бала туа, йөрергә, йөгерергә өйрәнә, беркем әйтмәсә дә. сурәт ясарга тотына. Кулына ни эләксә — күмер кисәгеме, акбурмы, чыбык кисәгеме- стенага, мич акшарына, урам комына, яр балчыгына, ак кәгазьгә иң әү- вәл Кеше сурәтен сызгалый. Йорт рәсемен төшерә. Кыешмыеш була аның йорты, тәрәзәләре авыш-авыш, морҗасы кыек, морҗадан чыккан төтен ат койрыгы сыман таралып китә, мәгәр инде бу — чын йорт Йорт янында үзе. Бу йорт баланың яшәргә, тормыш итәргә, бәхет эзләргә омтылышы дигән сүз Кеше яшәргә тели икән, мәңгелеккә омтылмыйча чын тормышын кора да алмый Мәңгелеккә омтылу аның канына, күзәнәкләренә сеңгән, яши яши шушы омтылыш аның күңеленә дә иңә. Дүртбиш яшьлек малайлар үзләреннән кечкенәләрне кыерсытырга гадәтләнәләр. кызларның чәчен тарталар, нәниләр ясаган ком тауларын ишәләр. уенчыкларын тартып алып ваталар, кыралар Тудыру. ясау. кору, төзү белән янәшә үк кешедә җимерү, вату, җиңү инстинкты да туа Җиде-си- тездә малайлар танк рәсеме ясый, зәңгәр канатлы, кызыл йолдызлы самолетлар белән дәфтәр битләрен тутыра Бу кинолардан күрен, китаплардан хкып кына түгел, кеше җаны Ж.нңү дәгъвалый, өстенлеген расларга омтыла Өстенлекне алга куеп яши башлау да Мәңгелеккә омтылу. Баланың кайсы инстинкты алгарак китәр, анысы тирә-якка. бала яшәгән мохитка бәйләнгән Хәреф таныганчы ук күп балалар исемнәрен язарга өйрәнәләр. Хәрефләрне кирле-морлы куя-куя, тигезле-тигезсез юлга үз исемен сыйдыра бала һәм шуннан китә' Өй стенасына, урам тузанына, акшарланган мич кабыргасына, үсеп-күкрәп утырган агач кайрыларына, кулына ни эләксә шуның белән исемен беркетә. Әле ул бу дөньядан кайчан да булса ки- тәсен уйламый, әмма уянган күңел үз вазифасын төп-төгәл үти — Кеше. Адәм баласы Мәңгелеккә омтылганын белми дә кала Әлегә бу омтылыш бердәнбер һәм дөрес чагылыш таба - кайда да исемен беркетү юлы белән кеше үзенең барлыгын раслап, гомерен озайтырга тырыша Шәһәр йортларына күз салыгыз, бөтен йортларда диярлек «ФәритӘминә- = мәхәббәт» дип сырланган Бу ике җанның Мәңгелеккә беренче талпынуы. чөнки Фәрит Әминәсез. Әминә Фәритсез токымын дәвам итә алмаячак Бала җаннары да инде бер-берсен эзлиләр, күңел монда да акыллы киңәшеп бирә: «Уян. эзлә. тап. кушыл!» Әлегә әнә шулай, стеналарга исемеңне янәшә куеп та кушылырга мөмкин Астарак нык. эре-эре хәрефләр белән «Булат — дурак!» дип язып куелган. Бу да Мәңгелеккә омтылуның бер төре Моны, әлбәттә, кыз бала язган. Ул: «Әгәр син мине вакытында эзләп тапмасан. минем белән булмасаң, мине иш итеп нәселтокымыбызны калдыр.масаң. син —юләр!» Ямьсез яңгыраган ике сүзнең асылында нинди тирән мәгънә һәм алдан күрүчәнлек яга. Пәке очы белән исемнәрен теләсә кая сеңдергән егет-җиләннәргә без ләгънәт укыйбыз. «Чаян» журналы андыйларны әледән-әле пешекләп тора, әмма бу ярымкыргыйлыкның нигезендә яшәү омтылышы. Мәңгелеккә ашкыну яшерелгән. Кавказ. Кырым тауларында йөргәндә мин биек-бнек текә таш кыя ларның маңгаена майлы буяулар белән, ат боты-ат боты хәрефләр белән, әллә кайлардан кычкырып торган исемнәрне күреп шаккатам, шунда менеп җитәргә кирәк бит. буявын юнәтергә кирәк (әле монда идән буярга табалмыйча тинтерисең!), шунда бауга бәйләнеп асылынып торып кыяга исемеңне теркәргә кирәк. Бүтәнчә менү юлы юк! Күпме мәшәкать чигеп, ничаклы интегеп, акча түгеп йөргән ул ПашаМашалар. Петя-Митяләрне дә әнә шул Мәңгелеккә йөз тоту дәртләндергән Алар шушы мизгелдә үз бурычлары үтәлде дип сөенгәннәр һәм күмәк бәхетне татыганнар. • Күрегез, безнең исемнәр таш кыяның күкрәгендә калды Мәңгелеккә!» Дөрес, буяулы кулларын тау чирәменә сөртә-сөртә чистарынганда, буяу эзләрен юарга керосин эзләп чапканда алар мондый сүзләрне әйт- мәгәннәрдер. әмма Күңел төпкелендә канәгатьләнү, сөенеч һәм горурлык уянмый калмагандыр Мәңгелеккә омтылыш нәтиҗәсендә адәм баласының күңеленә Мәхәббәт иңә. егет белән кыз бер берсен эзләп табалар. Ир белән Хагын дигән югары дәрәҗәне алалар Мәхәббәт җимеше булып Мәңгелекнең иң ышанычлы дәлиле— Бала гуа. Бала... Балага мәхәббәт Аннан да биек, аннан да татлы, аннан да рәхәт якты хис бармы бу дөньяда? Белмим, юктыр Бала кеше яшәешенең якты, тирән мәгънәсе... I ади генә яшәгән, гади яшәргә әзерләнгән татар егете Габдулла күңелендә дәһшәтле нәфрәт беренче канлы сугышлардан соң ук уянды. Дошманга нәфрәт, үч алу хисе, дошманны күрә алмау Мәңгелеккә омтылышның бер тармагы ул. әле ышанучан гади акылы белән сугыш 56 нын һәлакәт кигерүенә йомгак ясан бирә алмаса да. Габдулла сугышның бик күп иратларының, адәм улларының Мәңгелеккә барыр юлларын вакытсыз кисә торган афәт, гайре табигый хәл икәнлеген Күңеленең бөтен дулкыннары белән тойды Туган ил, ИделЙорт. Туган халкың - Мәңгелек икән, фашист-дәжҗал әнә шуларны кырырга, көл итәргә килә. Синең нәсел-нәсәбеңнең, гомер агачыңның тамырына балта чабарга килә * Мәңгелеккә омтылышы көчле булган егетнең! £ Караңгы төн. өстә авыр шинель, аякта калын табанлы кирза итек- ♦ ләр. кулда автомат, аркада капчык, дөм кара елга өстендә көймә койры- “ гына снаряд төшеп ярылгач, ул салкын суга чалкан барып төште, кау- £ шаудан мие томаланды, судан калкынды һәм дәү генә такта кисәгенең нәкъ уң кул якта булырга тиешлеген, үзен Мәңгелеккә турылаган Кү- р шау гөр килеп кәшәкәле уйный Хәлил лә елын, әнкәсе сабыйны ун беләгеннән сулына күчереп карый, иркә сүзләр әйтә, бала тыелмый, һаман елый да елый.. Җә. улым. жә. йортыңа елап кайтып кермә инде! Капка ачык, капка өр-яңа. кадак башлары да чәчрәп, ялтырап тора. Ачык капка алдына алар өчәү чыгып басканнар Ул аларның өчесен бер итеп күрде, бер итеп Габдулла чак кына алгарак чыкты, ике кулын сузып баланы үзенә алды Ни хикмәттер, бала шул минутта ук елаудан туктады, моннан ары бер чакта да еламады.

 

Реклама