ЯҢА ЧОРГА КИЛӘМ

Безнең тарих озын, үскән кызым, Борылып-борылып аккан сулар кебек, һәр борылышта берәр бабаң торган. Бу камышлар шаулый шулар кебек. Бу басуда әбиең урак урган. Бу болында бабаң печән чапкан. Бу урманнар һаман шаулап торган, Борылып-борылып һаман сулар аккан. Сандугачлар сайрый сиңа карап. Ай елмаеп тора зәңгәр кичен; Җилләр исә чәчләреңне тарап, Ак болытлар ага синең өчен. Безнең гомер озын, үскән улым. Урман буйларында күксел рәшә; Әнә сиңа мен чәчәкле болын, һәр бөҗәккә абый булып яшә! Башларыннан сыйпа арышларны. Башларыннан сыйпа куакларны; Кабатлама безнең ялгышларны, Кабатлама безнең гөнаһларны. Акыллы малай туар да. Акыллы сүзләр сөйләр. Дулаган давыл тынар да, Ташкыннар комга сеңәр. Яңа йолдызлар кабыныр, Иске йолдызлар сүнәр... Гамил АФЗАЛ (1921) — шагыйрь, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән («Өфпф итеп». •Ышаныгы!-. «Айлы кичлар- һ. б.) утыздан артык шигырь китабы авторы. Ул — ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Әлмәттә яши & Бер үлән дә үги түгел, хокук тигез монда; Әрләмәгез әремне дә, шайтан таягын да. Орлыгы бар, чәчәге бар, өмете бар, димәк, Әрекмән дә, кычыткан да табигатькә кирәк. Яфрак яра, башын чайкый, һәр үсәрдәй үсә, һәр үскәнне сөеп кенә җылы җилләр исә. Куянга да, төлкегә дә әнә тимер капкын. Агуны да, мылтыкны да кеше уйлап тапкан... • Сине бер мактарлар әле җирдән алып, күккә чөеп. Алтын куллы, юмарт җанлы, алдынгы карашлы, диеп. Сине бер сүгәрләр әле эттән алып, эткә салып, Берәр дусың яла ягып, тырнак астыннан кер табып. Зурлауга да, хурлауга да сөенмә дә, көенмә дә. Үзе булып калса гына горур шәхес төенләнә. « Шаулап-гөрләп үткән ул көннәрнең Иблисләрен күрдем, изгеләрен. Бизмәннәргә салып тигезләде Күктән йолдыз тоткан мизгелләрем. Мин гомер иткән төшләрдә яшь урман үсә икән. Үткәннәр керә төшләргә: саф җилләр исә икән. Ямь тулы яшел үрләрдә тирбәлеп үсә имән; Яшь гомер суык җилләрдә әрәмгә үтте димәм. Утта янмый, суда батмый намус, Киткәннәрнең исемнәре кайта. Элеккечә шаулап үсә арыш, Башын чайкап гөлләр чәчәк ата. « Табигатьтә булмый ачы язмыш, Көзен киткән кошлар язын кайта. Утта янмый, суда батмый намус, Үз вакытын көтеп вулкан ата. Кеше исән чакта — мактамадым, Кеше дөнья куйгач — хурламадым. Ак күбәләк кебек җан җилпенде, Куштаннарга кушылып җырламадым. 4» Әллә кемнәр энҗе чүпләгәннәр, Әллә кемнәр йолдыз чүпләгән. Бу дөньяга кемнәр килмәгән дә Янып-көеп кемнәр китмәгән. Ә барыбер җылы язлар килгән, Якты таңнар аткан нур чәчеп. Ал чәчәкләр, гөлчәчәкләр көлгән Дөньяларга бәхет өләшеп. Аягүрә басып кул чаптылар, Ирек-бәхет теләп бу дөньяга. Судсыз-нисез маршалны аттылар. Син елмаеп тордың трибунада. Болганчык су кебек еллар ага... ның да булган ялгышлары... Син елмаеп тордың трибунада,— Кыйбатмы ул халык алкышлары? Кайгылар килә башыңа, борчулы йөзләр чалыш: Иң кыйбат нәрсә — машина, иң очсыз нәрсә — намус. Баеган-бөлгән җирләргә моңаеп карап торам: Иң бөек нәрсә — дәрәҗә, иң очсыз нәрсә — иман... © Әллә кайда таулар биек. Дала иркен, яшел чирәм, үтеп чыкмас урман. сулыш җиңел кебек. Горур башын күккә чөеп. Дөнья серле, диңгез тирән, шомлы шаулый торган. безнең күңел кебек. Бу далада һуннар учак яккан. Кыннарында кәкре пычаклар. Җәя тартып монгол уклар аткан. Киез тирмә корган кыпчаклар. Давыл булып килгән-киткән яулар. Дала яткан кара кайгыда. Шаһит булып торган шушы таулар. Шаһит булып калган ай гына. Безнең күзләр ерак үткәннәрне Ал томаннар аша күрәдер. Безгә кадәр килгән-киткәннәргә Кыенрак булган бермә-бер. Кәгазьдә бар, гамәлдә юк хаклык Күз өстендә торган көектер. Шул вәхшәткә түзеп торган халык Түземлеге белән бөектер... Сәяхәттә озын юлда кешегә ихтирам арта: Аркадашлар уңда-сулда, теләктәшләр алда-артта. Кеше ягымлы сөйләшә ком чүлендә, карурманда. Кешедән кеше читләшә кибеттә чират торганда. Җырларым һәм әкиятләрем белән Яңа чорга киләм. • Үз кадерен белә. телле-тешле. Аннан бүген бик күп сорала; Үз белдеге белән йөрсен кеше. Хуҗа булып йөрсен дөньяга! Газет-журнал укучылар Хоккей өчен ут йотадыр. Боз тишеп балык тотадыр. Алты миллион укучы бар. Шигырь укымый берсе дә. Шагыйрьләр авыр көрсенә... Олы шагыйрь иләс-миләс була. Әйткән сүзе аңлашылмый кала; Тормыш ваклыкларын сөймәс була. Түрәләргә башын имәс була Ашкынучан. алданучан бала. Олы шагыйрь ак күңелле була. Туры сүзле, хыянәтсез юлдаш. Йөрәгенә бөтен дөнья сыя. - Ай һәм кояш. Әллә кайчан үлгән шагыйрьләрнең Йөрәкләре тибә минем белән. Мин аларның варисларын беләм, Уйхисләрен беләм. Әллә кайчан үлгән тираннарның Шәүләләре йөри минем белән. Мин аларны ачы нәфрәт белән Киптерергә әләм. Сәхнәдә бер хатын елый: — Таладылар иманымны. Эчем-тышым нәфрәт тулы. Кая куйыйм бу җанымны? • Сәхнәдә бер хатын елый: — Җылы язда, сары көздә Мин ышанган идем сезгә. Мин ышанган идем сезгә... «Үз белдеге белән эшләде» дип. Гаепләргә әзер торганда. Хәтәр иде чыгу урамга да. Хәтәр иде бару урманга... * Аһ, яратам, үләм. диеп. Безләп чабып йөри икән.— Син аңа ышанма, иркәм. Иң кадерле йөрәк серен Җилгә чәчеп йөрми беркем. Дөнья матур, дөнья иркен... Талчыбык кебек буй-сыннар. Былбыллар гөлгә кунсын. Кешеләр гадел булсыннар. Гомерләр матур булсын. Тормыш үзе белеп өстәр Яхшыдан ансын-монсын. 9 Иң канэчкеч, явыз тираннар да Бик данлыклы булып торганнар. Тавыштынсыз кара җиргә киткән Алар газаплаган корбаннар. Берни белми, җирне җәннәт иткән Гөл-чәчәкләр, яшел урманнар. & Сөенәсең еллар кичә-кичә. Сүгенәсең сулар эчә-эчә; Серле йомгак — кая карама. Серле төеннәрне чишә-чишә, Синең инде чәчләр агара... Иркәләде язлар-көзләр җиле. Боргаланды гомер сукмагы. Ачы язмыш сугар кебек иде... Сукмады. Матур кызны күп мактасаң әрсезләнә. Матур сүзне күп сөйләсәң — ямьсезләнә. Уңмый торган, сулмый торган төсләр кирәк, Матур ялган булмасын дип, җан эзләнә. » Көлә-көлә, елый-елый яздың — Әллә кемнәр укыр шат булып. Синең газаплардан бүтәннәрнең Күңеленә төшәр ак болыт. Күргән-белгәннәрнең су башы сез — Күңел түрендәге кара болыт. Иң матур сүз белән иң ачы сүз Тел төбендә калды төер булып. Аяз Гый

Реклама