Таҗетдин Ялчыголның иҗаты

Татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихында үзенчәлекле урын алып торучы на һәм тормыш юлына галимнәребез узган гасыр урталарында ук мөрәҗәгать иткәннәр Аның турында беренче булып Ш Мәрҗани Р Фәхретдинев кебек мәшһүр галимнәр язып чыга Әдәбиятчылардан Г Рәхим Г Газиз аның иҗатын еирәнгәннәр Бүгенге көндә М Гетманов. А Фәтхиев. М Гайнетдинов хезмәтләрендә Таҗетдин Ялчыгол иҗаты чагылыш таба Аның турында безгә мәгълүм булган биографик мәгълүматлар бай булма- салар да, алар бу шәхесне асылда аңлау һәм аны үзе яшәгән иҗтимагый шартка куеп, шул чор сыйныфларының ихтыяҗлары белән бәйләнештә караганда, әдип тормышының төп мәгънәсен дөрес билгеләү өчен җитәрлек дип әйтә алабыз Тарихтан билгеле булганча. Таҗетдин яшәгән дәвердә, бигрәк тә төрки халыклар арасында, феодализмга хас йомыклык, караңгылык. томаналык һәм дини фанатизм бик нык хөкем сөрә Патша Россиясе тоткан реакцион политика татар халкының җәмәгатьчелек фикере үсешен нык тоткарлый Халык массалары реаль тормышта әз генә дә бәхет чаткылары әсәрен күрмәгәч, чын бәхетне, рәхәтне хыялый — теге дөньядан өмет итә Суфичылык, тәкъдиргә буйсыну кебек күренешләрнең тамыр җәюен дә нәкъ әнә шуның белән аңлатырга кирәк Табигый, шул чорның күпчелек зыялылары кебек Таҗетдин дә үзенең дөньяга карашы белән идеалист Аның карашының нигезен ислам идеологиясе тәшкил итә Ул җирдәге тормышны «фани», хыялдагы теге дөньяны бакый — «мәңгелек» дип тану принципларыннан чыгып эш итә Бер үк вакытта аның иҗатында дөньяви фикерләр дә күп. Таҗетдин 1768 елда туган, балалык һәм яшьлек елларын туган җиреннән читтә үткәрә. димәк, тормышка мөнәсәбәте дә туган җиреннән читтә формалаша Шуңа күрә аның идеяләрен, фикерләрен тулырак аңлау өчен ул гизгән һәм булган дәүләтләрнең шул чордагы хәлен өйрәнергә кирәктер? Без аның кайда һәм күпме торуы хакында нигездә үзе язып калдырган буенча хөкем итәбез «Тәварихы Болгария» дигән әсәрендә ул үзенең шәҗәрәсен яза Әлеге әсәр безгә тарихи чыганак буларак түгел, ә авторның үзе турында булган мәгълүматлары белән истәлекле Дөрес, әлеге хезмәтендәге шәҗәрә революциягә кадәр үк (1897 елда) М Өметбаевның «Ядкарь» дигән китабында басылып чыккан иде Казан университетының Н И Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар бүлегенә С Вахиди китапханәсеннән кергән кулъязмадагы (№ 587 инв. 3262) шәҗәрәдә Таҗетдинның үзе турында тагын да тулырак мәгълүматлар китерелгән М Өметбаев һәм С Вахидиләрдә китерелгән шәҗәрә буенча, Таҗетдин читтә атасы белән бергә 17 ел 8 ай 3 атна була. Шуның 4 елын ул Диярбәкердә (Төркиядә) хаҗга киткән әтисен көтеп уздыра Әлбәттә үткен зиһенле Таҗетдин кул кушырып кына ятмаган, ул үзлегеннән күп укыган, мәдрәсәләрдә дәресләр тыңлаган һәм үзе дә дәресләр бирерлек булып өлгергән Бу җәһәттән комык галиме Солтанморат Акбиев- ның: «Әйтик, 1768—1838 елларда Җаксай шәһәрендә Таҗетдин Ялчыгол исемле татар мөгаллиме укыткан».— дип язып чыгуы әһәмияткә ия Дөрес, бу даталар Таҗетдинның туу һәм үлү даталарын күрсәтәләр Әмма ни генә булмасын, яшь Таҗетдинның комык балаларының мөгаллиме булуы игътибарга лаек Ленинградта Көнчыгышны өйрәнү институтында Таҗетдин Ялчыголның Тә- варихы Болгария» дигән кулъязма әсәренең (шифр В 2673) бер битендә (12 б ) Таҗетдинның кайсы елларны кайларда булуы турында мәгълүматлар табылды Аннан күренгәнчә. Ялчыгол улы белән Әстерхан ягында 1776-1781 елларда була, ә Диярбәкердә Таҗетдин 1781-1785 елларда яши Димәк, туган ягыннан алар 1775 елның азагында, йә 1776 елның башында чыгып киткәннәр Бу дата Таҗетдин нәселенең бүгенге буын кешеләрендә яшәп килгән бер риваятьнең нигезе чынбарлыктан алынуын сөйли Алар үзләренең ерак бабаларының (ягъни Таҗетдин атасының) Пугачау явында» катнашуын һәм әлеге восстание бастырылгач. 1775 елларда җәзадан качып Кавказ ягына чыгып китүе турында сөйлиләр Таҗетдинның үзе турында кайбер мәгълүматлар аның Рисаләи-Газизә- дигән китабында да бар Бу китап 1796 елда язылган һәм үз дәверендә күчереләкүчерелә халык арасында киң таралган Ул Бохара суфие Аллаярның (1713 елда үлгән) -Сөба- телгажизин» (-Аллага ялваруда ныклык») исемле шигъри әсәренә комментарий (шәрех) рәвешендә язылган Ул исламны тануга һәм тотуга, аның тарихына, ахирәткә багышланган Бер үк вакытта бу әсәрдә дөнья тормышына, әдәп-әхлакка карата да фикерләр әйтелгән, мәсьәләне тулырак якТ тырту очей хикәятләр китерелгән Болар- ның күбесен Таҗетдин үзе өстәгән Бәлкем нәкъ менә шуның вчен дә Ш Мәрҗани Таҗетдин «Сөбателгаҗизин-ны хата бәян иткән* дигәндер Мәгълүм булганча. Аллаярның борынгы Идел буе төрки-татар теленә шактый якын, ләкин үзенә генә хас үзенчәлекләре булган «чыгтай шивәсендә* (элекке үзбәк телендә) язылган бу әсәренә заманында Утыз Имәни дә (1782 елда) гарәпчә шәрех яза Ләкин тегесе дә, бусы да киң массага якын аңларлык булмый Кешеләрнең бу әсәрне ана телләрендә аңлатып бирүе турында ялваруына Газизә исемле кызының үтенече дә өстәлгәч, Таҗетдин бу китапка тәфсилле аңлатмалар бирә Бу китап шул чор мәктәпләрендә тел-әДәбият дәреслеге сыйфатында кулланылып йөргән Язылып кырык елдан артык вакыт үткәч (Таҗетдинның вафатыннан соң да У • т узгач), ул 1847 елда Петербургта басылып чыга Казан университеты типографиясендә 1850 елда янә басыла һәм шуннан соң ул Казанда күп мәртәбә (соңгысы 1916 елда) бастырылып таратыла «Рисаләи Газизә»нең язылу формасы эчтәлегенә тулысынча җавап бирә Әгәр дә шигъри калыпта язылган Аллаяр тексты көйләп укыганда илаһилык төсе алып хискә тәэсир итсә. Таҗетдин комментарийлары аз гына булса да дөньяви фикерләүне кузгатып җибәрәләр Бу китапның халыкта күп таралуына һәм аның яратылып укылуына төп сәбәпләрнең берсе әнә шул Чөнки ул чын мохтаҗлыкта һәм караңгылыкта дин сөреме астында яшәгән кешеләргә әзме- күпме рухи азык биргән Таҗетдин Ялчыгол үз заманында киң кулланылган музыка коралларын да әйбәт белгән 1973 елда Казан университетының Н И Лобачевский исемендәге китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшләүче Альберт Фәтхиев Сарман районында яшәүче М Әгъләмовадан табып алган кулъязма әсәрдә Т Ялчыгол 24 кыллы татар гөсләсен, скрипка, думбра һәм тәгәрмәчле лираның сурәтләрен һәм алар хакында кыскача мәгълүматлар бирә Бу язмалар әле бүген дә шушы төрдәге иң борынгы милли язма чыганаклардан санала Бер үк вакытта ул китаплар күчерү белән дә шөгыльләнгән. Коръән аятьләренә, сүрәләренә аңлатмалар язган Имәнле авылында әле бүгенге көннәргәчә ■ Әфтияк -нең Таҗетдин кулы белән язылган тәфсире сакланган булган Әйе. ул халыкка аңлаешсыз гарәп, фарсы телләрен яхшы белгән хәлдә гади халык өчен байтак китапларга шул заман халкы аңларлык телдә шәрехләр (комментарийлар) язган Мәсәлән. Риза Фәхретдинев • Асарь- дигән хезмәтендә Ш Мәрҗанинең «Таҗетдин хәзрәт гаять кятиб. бу хәзрәт һәм җәяү йөрер бер зат иде. -Кафия* ка- 182 сыйдәсенә. Тәгълим-эс-салат> -Шорут-эс- салат» китапларына шәрехләр язды Язуы мәргуп вә кямил һәм гүзәл рәвештәдер*.— дигән сүзләрен китерә Димәк. Ш Мәрҗани аның турында югары фикердә дә булган, гәрчә үзенең ■ Мөстәфаделәхбәр* әсәрендә ул Таҗетдинның «мөстафады фахиш илә галәтдер- ди. ягъни башка чыганаклардан алынып язылган әсәрләре начар һәм хаталы, ди Таҗетдин кайда гына яшәсә дә китаптан аерылмаган Кулына төшкәннәрен ул сүзгә-сүз тәрҗемә итмәгән, ә бәлки үзе дә ости-өсти яңа текст төзегән Шуңа күрә дә Ш Мәрҗани аларны төп нөсхәгә карата • хаталы • дигәндер Таҗетдинның илле елга якын гомере Кама аръягында уза Аның атасы Казаннан Троицкига барганда авырып үлә һәм аның Татарстанның хәзерге Мамадыш районы. Кече Сөн авылында күмелүе турында бернинди дә шик юк Шәмселбәнат апа Фәләхова. мәсәлән, зиратта -Ялчыгол әүлия кабере • булганлыгын әйтә, кызганычка каршы, кабер ташы бүгенге көннәргә сакланмаган. Тәварихы Болгария- әсәрендәге шәҗәрәдән күренгәнчә әтисе Таҗетдин кабере тирәсеннән ерак китмичә йорт-җир белән яшәргә һәм елына ике мәртәбә зиярәт кылырга васыять әйтеп калдыра Шартларымны үтәмәсәң әбәд (мәңге Д Г ) разый дәгелмен . дип кисәтә Таҗетдин бу шартларны үтәп. Кече Сөн авылында яшәп кала. Биредә өч ел яшәгәннән соң ул Каманың сул ягына Татар Җиреклесе дигән авылга (хәзерге Каенлы авылы) күчеп килә Бу авылда сакланган шәҗәрәләрдән күренгәнчә. Татар Җиреклесе шул Кече Сөн авылыннан XV—XVI гасырларда күчкән булган Мөгаен. әлеге элемтәләр Таҗетдин заманында ачыграк билгеле булгандыр Җирекледә Таҗетдин җиде ел яши аннан соң ул гаиләсе белән сигез чакрым ераклыктагы Кызыл Чапчак авылына барып төпләнә. Монда ул егерме биш ел (1799-1824 еллар) яши Гомеренең соңгы 13 елын (1825-1838 еллар) ул Мәлем авылында уздыра Биредә ул мулла һәм мөдәррис була Бу як авылларында Таҗетдинга кагылышлы риваятьләр күп сөйләнә Кызыл Чапчак авылында Әхмәтҗанов Исмәгыйл бабай шундый риваять сөйли • Авылда Мохтәр исемле карт Таҗетдинны күралмый, аны сихерчелектә гаепләп Оренбург Диния нәзаратына шикаять язып җибәрә Таҗетдин анда бара һәм бер зыян да күрми кайта Ул кайтып җиткәндә зиратта кабер казыйлар икән Кемне күмәсез7-— дип сораган Таҗетдин -Мохтәр картны — дип җавап биргәннәр Мин аңа бәддога укыган идем, кабул булган икән . - дип ул юлын дәвам иткән - Әйе Таҗетдинны изге хәзрәт, әүлия дип йөргәннәр Аның авыруларны дәвалавын. үләннәрдән дару ясый белүен, мөгаен, әүлиялеккә тиңләгәннәрдер Болар өстенә Т Ялчыгол балта остасы да булган Фәүзия апа Таҗетдинова ерак бабасының көйле, җырлы булуы турында да сөйләде Уен коралларын үзе ясап, шулерда үзе уйнавы турында да әйттеләр. Таҗетдин Ялчыгол нәселеннән булган язучы Диләрә Зобәерова да үз заманында иң дәү бабасы хакында материаллар җыйган, өлкәннәрнең аның турында сөйләүләрен күп тыңлаган. Ул миңа Таҗетдинның төп кебек нык. күзләренең зәңгәр, мыегының сары (бакыр) булганлыгын сөйләде Моңа кадәр күтәрелмәгән тагын бер моментка тукталып үтмичә булмый Әдәбият тарихында Таҗетдин Ялчыгол дип мәгълүм булган бу шәхеснең фамилиясе ничек булган7 Мондый сорау тууга сәбәпләрнең иң зурысы — аның кабер ташындагы язма Татарстанның Зәй районы Имәнле авылы зиратындагы кабер ташында аның Ях- шыкол углы икәнлеге һәм 1838 елда вафат булуы бәян ителә (Ул 1838 елның 26 июнендә үлә) «Ташка басылган» бу мәгълүматлар аның үлү елын (кайбер башка чыганакларда ул 1837 ел дип күрсәтелә) төгәл күрсәтү белән бергә -Яхшыкол» дигән исем турында уйландыра Риза Фәхретдиневнең Асарь-енда Таҗетдинның язып тәмам иткән китаплары ахырында теркәлгән исеме (336-337 битләр) ■■Таҗетдин бине Яхшыкол әл-Болгари әл- Иштәки формасында китерелә Мәлем авылында яшәүче пенсионер Госман ага Таҗет- динов үзенең нәсел шәҗәрәсен түбәндәгечә тезә. Госман — Сөнгатулла — Мөхәммәтшакир - - Җәләлетдин —Таҗетдин — Ялчыгол — Яхшыкол — Мәмәткол — Янтимер — Җианчура Буыннан буынга сакланып килгән бу шәҗәрә Ялчыголның атасы Яхшыгол исемле булгандыр дип әйтергә мөмкинлек бирә Казан университетының Н И Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә хат- тат Сәгъдетдин тарафыннан 1846 елда күчерелгән • Рисаләи ГазизӘ“Нең бер нөсхәсе саклана (138 т э № 1985) Аиың кереш сүзендә шәрехнең авторы «Яхшыкол» углы дип язылган Сәгъдетдин — Таҗетдинның замандашы һәм дусты, аның белән бергә гәпләшеп, фикер алышып яшәгән Имәнле авылы кешесе булырга тиеш. Авылдашларының әйтүенә караганда, ул атаклы китап күчерүче булган Зиратта әле хәзер дә Таҗетдин кабереннән 20 адым гына читтә, яше йөздән арткан куш чыршы астында ■ Сәгъдетдин бабай кабере» сакланган Безнең карашка. Таҗетдинның атасы түгел, ә бәлки бабасы (Ялчыголның атасы) Яхшыкол исемле булгандыр Минем кулда Таҗетдинның шәхси мөһере саклана, ул каты токымлы таштан ясалган Анда «Таҗетдин Ялчыкол углы- диеп язылган Димәк. аның әтисе -Ялчыгол» түгел. «Ялчыкол» исемле булган Хәер, болар инде бер үк исемнең төрлечә әйтелеше генә Әлбәттә. Таҗетдин Ялчыгол бераз соңрак татар иҗтимагый фикер мәйданына чыккан Мәржаниләр кебек горур каһарман түгел. Шулай да ул үзенең халыкны агартуга юнәлтелгән хезмәте белән искелекне чатнатучыларның берсе була Катлаулы язмышлы әдип Т Ялчыголның культурабыз тарихында үз эзе. үз урыны бар

Реклама