ПОЭЗИЯ

Рим Идиятуллии Белгән килеш Башларым бәрелмәячәк,— Беләм, күк чиксез биек. Тик ниткән эш: белгән килеш. Йөримен башым иеп. Гомердә бер кило торган Сорау кайный канымда; «Я, ни кыла алдым соң мин Бу Мәңгелек алдында?» Мәңгелек алдында тузан Икәнлегемне беләм, Күктән йолдыз чүпләр вакыт Күптән узганын беләм. Гомер җебен төйнәр вакыт Җиткәнлеген дә беләм; Тик ниткән эш: белгән килеш. Йөрәгем меңгә теләм! ...Җирдә яткан салкын ташның Монда соң ни катнашы?! Кайнар башым терәү белән Таш шатырдап чатнады... Кино карый ветеран БАЛЛАДА Киң диванга сыенып утырган: Кино карый бер карт ветеран. Бомба шартлый, мина сызгыра,— Карт йөрәкне кабат сындыра. Ә оныгы янда тәтелди: «Күрәсеңме: фашист! Картәти!» Бер почмакка посып утырган Оныгына дәшә ветеран: «Кил яныма, анда кыен,— ди,— Курыкма син, миңа сыен»,— ди. Диктор сүзе яңгырый тагын да: «...Безнең частьлар Бреслау янында...» Ачы итеп мина шартлады,— һәм ветеран күзен каплады... Рим ИДИЯТУЛЛИН (1940)—шагыйрь, башкорт телендә дөнья күргән еХәерле иртә» исемле шигырь китабы авторы. Журналыбызда күптәннән басыла. Уфада яши. II. «к. У • М 2 161 Якты дөнья әнә шул көндә Әйләнгән бит аңа шау төнгә... Кино беткән, тавыш басылган. Карт — оныкның сыйпый башыннан: «Җиңү паркын иртүк җәяүләп Карап кайтырбыз без икәүләп». Куанычтан малай баш кага. ...Сукыр күздән тере яшь ага. Замандашка Без назланып яшәмәдек. Без... сызланып яшәдек: Үскәндә үк бәхет белән Үрәлмәдек әшнәлек. Ямаулы иде заманы. Ә еллары бик ябык: Кайгы көзге яңгыр кебек Торды гел өскә явып. Үлчәргә бизмән табылмас Безгә төшкән өлешне; Сукыр лампа сөремендә Сүндермәдек өметне. Кырлыкырыс бу дөньяны Без үзебезчә ачтык; Баш күккә тими, тик җиргә Аякны терәп бастык. Бәхете дә хәзер бездә Кунак булып киткәли; Нужа бабай кайтмас җиргә Олакты да микәнни?! Сагаю сагыш китерә,— Тый аны, тыйма аны,— Күзләрдән саркып чыккалый Күңелгә сыймаганы... Ә безнең холык хакында Сүз кузгату кирәкмәс: Яманы — телгә дә йокмас. Яхшысы — телдән төшмәс. Утырмыйк әле уфтанып. Иртә картайдык, диеп: Башларны бәс сарган саен Башны югары чөйик. Көн өстендә туган уйлар Ишетте дә пычкы тавышын, Өзгәләнде яфрак шом тыңлап. Ауды агач, күпме тартышмасын Тамырлары белән җир тырнап. ...Ары китте урман кисүче. Елый чишмә, әллә тау-ташларны Ярып чыкканына үкенә?— Кара янып калды зәңгәр күзе. Килеп төшкәч зур кәс битенә. ...Ары китеп барды көнлекче. «Чәчәгем дә төсен балкытмаган. Өзмәсәгез иде бер юлга!»— Биле сынган нәни сабактан Ал кан тамды йөнтәс бер кулга. ...Ары китеп барды «гашыйк» җан. «Хат-хәбәре бармы?»— дигәннәргә: •Бар. бар».— диде ана. танмады. Каладагы улы кош теледәй Хат язарга вакыт тапмады. ...Дөнья көтте эшем иясе. «Кош-җәнлекне яратыгыз».— диеп. Трибунадан торып сөйләде. Шушы бәндә мәгәр бер тапкыр да Үз баласын назлап сөймәде. ...Тик теленә тилчә төшмәде. ...Ә мин үзем ничек яшимен соң? Мин үзем соң ничек яшәдем? Курка-курка сорау биргән ятим Бала кебек телем тешләдем...

Битараф

Я продырявлен копьями Духовной голодухи.

В Хлебников.

Күз яшемне көнгә күрсәтмичә Елар идем эчем пошканнан, Тик әнкәйләр, юклык заманда ук. Безгә еламаска кушканнар. Без тук хәзер. Барысы да әзер: Кием, ризык — җанын теләгән; Дөнья куласасын үз җаена Әйләндерер өчен көйләнгән Арык суы кебек ага тормыш.— Тигез. Уңай. Җайлы. Тып-тыныч. Тын йокыга талган вөҗданыңны Уятырга хәтта куркыныч. Агу алмас коңгыз явымыни!— Битарафлык басты күңелне. ...Ә әнкәем минем көтеп ята Көтмәсәң дә килер үлемне. Юк, Яшәүдән һич тә туймаган ул, Туямыни бәндә кояштан! Тик кояш та котсыз тоеладыр Мәхрүм калсаң җылы караштан. Борын-борыннан ук яшәешнең Асыл заты булган мәрхәмәт.Кая киттең? Син кылдыңмы безгә. Без кылдыкмы сиңа хыянәт?! Кайчан гына кытлык, түрә булып. Түр башында торган заманда Кеше изгелеккә табына иде, Көн юк иде ялган-яманга. Шул изгелек бүген килеп безгә Ямьсез карчык кебек күренә, Ахыр чиктә (әнкәйләрне хәтта!) Кысрыклыйбыз ишек төбенә. Аһ-зарларга «аһ» дип торган күңел, Саектыңмы әллә туклыктан? Үкенечләр үлгән, шик-шөбһәләр сүнгән. Әнә диңгез, ул да тубыктан... Арык суы кебек ага тормыш, Аллы-гөлле әнә бар тараф. ...Әнкәм минем үлем көтеп ята. Мин битараф, бугай, битараф... Их, Күз яшемне көнгә күрсәтмичә Елар идем эчем пошканнан, Тик әнкәйләр туклык заманда да Безгә еламаска кушканнар.

Реклама