Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӨЧ БАЛЛАДА

Марш

Боек Ватан сугышы ветераны Харис ага һадиев сөйләгән вакыйг

Көлгә ятты басудагы камыл. Кереп алган дошман авылга. Югалттык без күпме егетләрне!— һөҗүм иттек ярсып, тагын да... Йөз чөерде җиңү... Комбат — мескен Бер чарасыз кулын күтәргән: Эт ашасын, имеш, талатканчы Үзебезнең СМЕРШтан килгән этләрдән! Яңа комбат килде. Бер карауга Кем икәнен булмас әйтеп тә — Нәкъ безнең күк... Бөтенебез гүя Кыргый куак сыман — бер төптә. Ул агроном булган тыныч чорда. Әйтеп куйды: — Төгәл биш наряд — Икмәк үскән җиргә төшертсәгез Тегеләрдән хет бер снаряд! Дәште комбат:— Кемнәр көйне тоя? Музыкага кемнең куллар нык — Сәйдәшевның Совет Армиясе Маршын оркестрда уйнарлык? Өч адымга алга! Сезгә диеп Оркестрны махсус сораттым. Музыкасыз булмый! Күрәсез бит. Кызган чагы җитте уракның! Җитте безгә, рәхәтләнде дошман. Ничә көн ул безне тукмады!.. ...Шул арада оркестрны төяп. Полуторка килеп туктады. Бурыч куйды безгә яңа комбат: — Теләсәгез нәрсә кылыгыз, Әмма таң атканчы Сәйдәшевның Бөек маршын уйнар булыгыз! Беркайчан да мәгәр онытасым юк Аяусыз һәм канлы ул таңны — Сөремләнеп янды иген кыры, Чыгар-чыкмас кояш тукталды. Күтәрерлек түгел иде башны, Үлем җирдә бәйрәм гүләтте. Кинәт мәңгелектән бер моң килде, Кош уянды җанда гүяки — Каеннарны сарды Сәйдәш маршы. Юк, без ким түгел җирдә һичкемнән! Әйтерсең лә туган як казлары Күтәрелде таулар өстеннән. Таң капкасын ачып чыкты әнкәм. Эзкәйләре — чыклы чирәмдә... Талгын гына йөзде ак болытлар Чишмә төпләрендә — тирәңдә... Тал чагылган суда дулкын кага Каз мамыгын инеш ярына... Алачыкта әти сабан кайрый — Җидегәннәр оча чарыннан! Чатнап кабыныр күк сулар һава һәр аваздан, һәрбер тавыштан... Нишләп әле марш бар җанымны Керендерде үлмәс сагышка? Гүя барлык чорда газапларга Дучар булган затлар исеменнән Кыр казлары сыман аваз салып Җаннар очты — дөнья өстеннән. Тешен кысты комбат: — Сәйдәшчеләр! Без. исән-сау чакта бу җирдә. Яңгырыйк бер якты аваз булып Үзебезгә насыйп гомердә! Тезләнде дә җиргә безнең комбат Туфрак алып уды учына. — Берүк кенә,— диде,— сынатмагыз! Безнең бурыч.— диде,— шул гына! Күтәрелдек... Җитәкләде җанны, Сәйдәш үзе безне күтәрде: «И туганнар, бирмик килмешәккә Тургай сайрап торган күкләрне!.. > Кузгалдык без... Ябырылды гүләп Безнең өскә әҗәл бураны. ...Җирне кочып, канлы буразнага Калды ятып комбат - агроном. Икмәк исе килгән туфрак белән Актарылды аның тирәсе. Туфракны ул һаман исни сыман Туфрак булу — шушы, күрәсең. Күтәрде моң безне атакага һәм гарнизон кулын күтәрде. Әйтте шулчак дошман коменданты: — Буйсындырдык җирдә күпләрне... Бер нәрсәне ләкин аңлатыгыз — Штрауслы халык без җирдә... Ләкин мондый... мондый музыканы Ишетмәгән идем гомердә. Кемне уйнадыгыз? Хыялымны Юк, яшермим хәзер һичкемнән: Күргән кебек булдык — казлар очты Без таптаган җирләр өстеннән. Нинди музыка ул? Авторы кем? Каплардан ул ал1ан бу дәртне?— Шашындырды минем солдатларны. Мине хәтта ул кул күтәртте— Терел дә син, и җавап бир, комбат! Тамагың кыр. Кипсен күздә яшь. Сал да фуражкаңны, маңгаең сөрт һәм әйтеп куй аңа: — Бу — Сәйдәш!.. ...Буразналы киң басуга күмдек. Түшәк иттек язның туфрагын.— Бер моң булып сеңеп калды җиргә Кемгә — комбат, кемгә — агроном. Киң кырларны иңли Сәйдәш маршы. Атларга да безгә атларга! ...Безнең күлгә төшеп кунарга дип Казлар оча туган якларга...

 

Ат карагы

Без кассета табып алдык юлдан... Утырабыз менә шуны тыңлап. Кемдер сөйли: «Бу — әкият түгел... Нәкъ шундый хәл булды бездә чынлап. Ул — җиденче киче иде айның, Ай тылсымга төргән иде җирне. ...Эзләп тапты Боек Атлар Рухы Үлән басып киткән тын каберне. Кешнәде ул төнге айга карап һәм тоягы белән җиргә типте Ташка тиеп тояк, очты очкын. - Уян, Ат Карагы! Вакыт җитте! һәм терелде мәшһүр Ат Карагы, Тирән итеп куйды иркен сулап: — Бигрәк озак йокланылган мәгәр - Әле генә яткан идем сымак... И кешнәде Бөек Атлар Рухы! Тагын тояк белән җиргә типте: — Бәхетеңне йоклап калуың бар — Уян, Ат Карагы! Вакыт җитте! Кызык түгел безгә синсез яшәү, Синсез яшәү атка ансатмыни?— Киттек, Карак! Ат урларга вакыт,- Ат карагы юкта ат атмыни? — Бисмиллаһи... Башлап сине урлыйм! — Атлар Рухы мин, и Боек Карак. Урлап булмый мине. Бик теләсәң. Ял чуалды, шуны җибәр тарап. Ял таратып юлга чыгарбыз без Кидер юкә йөгән. Мен сыртыма. Урыйк әле яшел болыннарны Элеккечә игеп шыпырт кына!.. Кара гүргә кереп качкан, имеш!— Сине эзләп инде мин күн чаптым; Яшәү түгел безгә синсез яшәү Урланасы килә юньле атның! ...Җилде алар нурлы җир өстеннән... Бу - җиденче киче иде айның. Авыр уйга калды Бөек Карак. Атлар Рухы үзе хәлдән тайды. Йөрде алар сусыл болыннарны. Тугайларны кат-кат урап-урап. Аты түгел — абзары юк хәтта! Табылмады җирдә урларлык ат. — Кайда мин ачасы тимер келә? Кайда мин ватасы саллы йозак? һәм. инде дә килеп, атлар кайда?!— Ник уяттың мине, сихерче зат?!. — Шул шул менә. Карак! Заман шундый... Авыр чорлар килде безгә, җаным!.— Карак булса аты табылыр дип Урладым мин сине Ат Карагын! Шул шул мен», Карак! Узды инде Тояк моңы җир гүләткән чорлар! Бер колхозга алып барам сине — Яши айда затлы чабышкылар... ...Җил күк шуып кына керде Карак. Ипи кыерчыгы — куенында. Ипләп-җайлап кына кулын салды Чемпионның текә муенына. Ипи капмады тик Чемпион ат. һәм сукранды Карак: «Җирбит икән!» Атның сынын күздән кичерде ул «Аңлашыла... Чып-чын гибрид икән!..» Җен ачуы чыгып, тирги-тирги Юкә йөгән салды Чемпионга - Син... алаймы әле?! Киттек димен! Атла димен. гибрид тәре, алга! Алып чыкты тыпырчынган атны Сыйпыйсыйпый калын күкрәгеннән. Һәм Рух әйтте: — Сак бул! Укыган ул Пайтәхеттә атлар мәктәбендә! Юкә йөгән шартлап өзелде дә... Мәтәлгәндәй булды Карак күктән! Сукранып ул җирдә озак ятты: — Укыган ат — чукынган ат икән! ...Беләгеннән тартып торгыздылар. Акт төзелеп, эшләр китте судка. Атлар Рухын сүкте Бөек Карак: — Ник кузгаттың мине бер дә юкка?!. ...Сөйләделәр, соңгы сүз бирелгәч Горур Карак җибәргән ди елап: — Кемнәр сүтте каен араннарны? Кая китте ат кимергән улак? Мине монда алып килгән чакта Сасы машинада зырлаттыгыз — Җигәр ат та калмаган бит сездә! — Кайда алар? Кемнән урлаттыгыз? Менеп карадым мин сезнең чорның Ташка үлчим... гибрид чаптарына,— Калган сездә — кәмит уйнар өчен Ярый торган артист атлар гына! Кемнән урлаттыгыз байталларны, Җирәнкашкаларны? Тимеркүкне? Алмачуарларны кем урлады? Дөлделләрнең кем башына җитте? Кемнән урлаттыгыз чаптарларны? Юл куйдыгыз нигә Угры Башка? Чын ат караклары бармас иде — Им өчен бер чын ат калдырмаска! Кайда авылларның ат көтүе? Колын кешнәүләре — дөнья яме? Ат таныймы Угры, ташка үлчим!— Юк, белми ул ат урлауның тәмен! ...Ишетелгән шулчак суд залына — Үкергән бер мотор төтен бөркеп!— Кушаяклап тибеп, ишек ватып, Атлар Рухы килеп кергән өркеп. Ул идәнгә типкән тояк белән: Кузгал, Бөек Карак! Киттек моннан! ...Суд залында, утлы төтен булып, Бөтерелеп калган бары томан. Бу — җиденче киче иде айның. Бөек Карак юкка чыкты чынлап...» ...Лента бетте. Утырабыз кырда Япаялгыз, Буп-буш төнне тыңлап... Кара күбәләк Шәһәр читендәге Борынгы Йорт. Хәлсез, авыру йорт... Соңгы көннәр Якынлашып килә инде аңа... Рәхмәт белән искә алыр кемнәр? һәрбер хәсрәт аның хәтерендә. Хәтерли ул һәрбер куанычны. Йорт яныннан узган олы юлдан Күпме чорның тузаннары очты! Буын арты буын алмашынды... Йортның авыр, калын ишекләре Хәтерлиләр күпме җеназаны! Күпме үксүне йорт ишетмәде! Җил-яңгырлар түгел — кешеләрнең Газаплары җиргә тартты аны... Йорт тирәли күбәләкләр булып Очып йөри кешеләрнең җаны... һәр яз саен бер күбәләк йөри Чорма тәрәзенә бәргәләнеп — Кара чәчле нәни кызның җаны — Ятимәнең кара күбәләге. Хәтерли Йорт аның карашларын: Төнге ике чишмә сыман иде. Төнге ике чишмә өсләрендә һич таралмас төнге томан иде. Йорт яшь иде әле ул чагында. Сул бүлмәнең тәрәзеннән һаман Ятимә кыз кемнедер гел көтте Ераклардан килгән тын юллардан. һәркөн ишетте Йорт сул бүлмәдә Үги ата шашып тузгыганны һәм үксүен нәни ятимәнең... Йә кешеләр, ни соң җитми тагы?! ...һәм кояшлы, якты язгы көнне. Утырганда шомырт сутка тулып. Капкадан кыз очып кайтып керде. Әле генә кош тоткандай булып! Юк. кош түгел иде ул кулларда — Кыз урамнан тапкан икән курчак! — Күреп аның якты карашларын Йорт гаҗәпкә калган иде шулчак: «Бәхет дигәнең һай матур икән! Сиңа да көн килер икән, сабый! Әгәр менә хәзер... Мин Йорт түгел. Әти дигән кеше булалсаммы!— Кулларыма алып, өскә чөеп. Күзләреннән үбәр идем аны! Күкрәгемә кысып сөяр идем!.. Бу бәхетне җуя күрмә, җаным!..» .. һәм бу көнне, узганбарган кеше Йортка карап, исе китеп торды: «Боларда соң ни хәл булды икән?— Йортларына кадәр йөзе нурлы!» Тик озакка бармады шул шатлык — Кара тавыш тагын дөнья тетә!— һәм бичара курчак очып төште Урамдагы язгы күлләвеккә. Ләкин сабый никтер еламады. Тынды. Дәшмәс булды. Яшен йотты. Тиңсез әрнү, олы газап басты Шәһәр читендәге бу таш Йортны... Ә төн кергәч бер могҗиза булды: Кыз урамга чыкты качып-посып — Курчагын ул алды күлләвектән һәм ул аны куенына кысып. Шыпырт кына тын чормага менде... Әзерләде урын бер тартмага: «Салкын тигәндер лә. мескен нәнәм. Ят та шушында син, йоклап кара... Иртәгә ай чыккач, мин тагын да Йөгерермен синең янга. яме?.. Ял ит бераз йолдыз яктысында — Ачып куям менә тәрәзәне...» ...Аһ. ул айлы төннәр! Хәтерли йорт Кызның шыпырт әйткән өметләрен: «Сагындыңмы, нәнә? Курыктыңмы? Юк. беркая синнән мин китмәдем! Беләсеңме, бераз үсим генә... Икәүләшеп качарбыз без моннан!— Белсәң иде минем күргәннәрне... Бу — йорт түгел! Бу бит — кара зиндан!» Белмәде шул сабый бу сүзләрнең Рәнҗеткәнен Йортны! Карт Йорт түзде... Ни аңласын сабый?.. И кешеләр. Йортларыгыз күбрәк аңлый сезне! «Беләсеңме, нәнә?.. Мин үскәч тә Ташламамын сине! һичкайчан да! Кәләш булсам да үз шаһзадәмә, Тәмам әби булып картайсам да... Яшәсәм дә затлы пулатларда — Син түремдә минем торачаксың! Курчак кына түгел бит син. нәнәм! Мин бит сине үз бәхетемә таптым!..» ...Йорт бәхетле иде бу сүзләрдән; Йорт белгәнне ләкин кыз белмәде: Курчак тере иде! Әйтә генә Алмын иде ләкин күңелдәген... Күз йоммыйча тыңлап тик торды ул һәм. үкенеп курчак икәненә. Изге сүзләр белән дога кылды Кызга бәхет теләп эчтән генә. һәм уйланды үзе моңсуланып: «Үскән кызлар бездән китәләр шул... Күзләремә кара... Уйлап кара. Нигә дисең алар бик ямансу'’ Ханнан кадерлерәк дустым иде Сиңа кадәр зәңгәр күзле бер кыз... Үсеп җитте... һәм ул миннән китте. Мин урамда калдым япа-ялгыз. Шаһзадәсен табып алгач кызлар һәм ишеткәч шау-шулы туй җырын Урын калмый безгә күңелләрдә... Чүплек башларында безнең урын. Юанычка җиргә яралганбыз — Курчакларның язмышы бу җирдә. Бик сагышлы, әче безнең язмыш Үзең берүк курчак була күрмә!.. Ә хәзергә... юаныч тап миннән. Җылын һаман минем янга килеп... Сезнең, үсеп, бездән киткән чакны — Без атыйбыз аны үлем диеп...» ...Узды еллар... һәм Йорт шаһит булды Шаһзадәнең капка шакуына. ...Олы юлда озак тынмый торды Туй атлары туздырган ак томан... Чормадагы ялгыз әрҗәне дә Калын тузан басты... Еллар үтте... Курчак һаман керфеген дә какмый Кара күзле, моңлы дустын көтте: «Затлы порттан урын кирәк түгел — Болан гына кайтып күрсен иде. Күзләремә кунган тузаннарга Җылы сулышын бер өрсен иде... Юк. ышанмыйм кайтмый калуына!— Мин булганга исән калды ла ул... һәлак итте мәллә чиста җанын Тормыш дигән һәлакәтле давыл? Юк. кайтыр ул... Хәтта һәлак булып. Күзкәйләре йомылса да әгәр... Курчак — үлми. Ә мин үләр идем Шатлыгымнан... аны күрсәм әгәр!..» һәм бер айсыз төндә Борынгы Йорт Нидер сизеп, кинәт куйды әрнеп — Йөри иде кара бер күбәләк Чорма тәрәзенә бәргәләнеп... Аңлады Йорт һәм курчак та сизде — Таныды ул моңсу күзле дустын... Кеше гомрен уйлап сызланды Йорт һәм Күбәләк үрсәләнеп очты... ..Шәһәр читендәге Иске Йортны Җимерергә диеп килде карар. Бульдозерчы учка төкерде дә Газга басты: «Тәвәккәллик... Ярар!» Нык карышты Карт Йорт — Кемнәрендер Сакламакчы булган сыман итеп. Нәкъ кеше күк ыңгырашты озак... һәм җиңелде: «Хуш булыгыз. Киттем!..» Тәрәз артындагы күбәләккә Әйтте курчак: «Киттек. Сагындыңмы?» ...Ай күмелде болыт алларына. Мәңгелеккә Курчак күзен йомды... Бульдозерның тимер табаныннан Икенче кат Курчак булды һәлак. ...Хәрабәнең кызыл тузанында Бәргәләнде кара бер күбәләк...