Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИРЕКЛЕ ҖӘМГЫЯТЬЛӘРДӘН — ФӘННИ ИНСТИТУТЛАРГА

г ТГ тугыз йөз утыз тугызынчы елның сентябрендә Татарстан Тел һәм әдәби- |\ #1 ят фәнни-тикшеренү институты оештырылу Совет Татарстаны тарихында, татар [ 7 халкының рухи үсешендә зур вакыйга булды. Бу институт ачылу — республикада гуманитар фәннәр өлкәсендә тикшеренү эшләренең максатчан, рациональ формаларын булдыру өчен егерме елдан артык барган эзләнүләр нәтиҗәсе ул Егерменче-утызынчы елларда алып барылган бу эзләнүләр, мәгълүм дәрәҗәдә, шул дәвердә Совет Россиясендә гуманитар фәннәр өлкәсендәге үзгәреш һәм үсеш юлларын да чагылдыра Бөек Октябрь революциясенең җиңүе һәм Татарстан АССР төзелү нәтиҗәсендә татар халкының һәм аның интеллигенциясенең яңарыш кичерүе кебек катлаулы процесс белән бергә үрелеп барды ул эзләнүләр. Совет властеның беренче елларында ук Мәгариф халык комиссариаты һәм Милләтләр эше халык комиссариатының үзәк һәм җирле органнары милли культураны һәм фәнне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә Милләтләр эше халык комиссариатының Мөселман эшләре комиссариаты да милли төбәкләрдә культура һәм фәнне үстерүне үзенең төп вазифаларыннан берсе итеп карый 1918 елның 23- 31 маенда Казанда мөселман укытучыларының III Бөтенроссия съезды булып уза. Ул агымдагы политик мәсьәләләр белән бергә Гыйльми һәйәт (Гыйльми коллегия) оештыру, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм программалар төзү һәм башка мәсьәләләрне карый. Делегатлар, бигрәк тә Г. Ибраһимов, Ш. Әхмәдиев, Ф. Сәйфи-Казанлы, У. Алиев. Г Динмөхәм- мәтов, М. Корбангалиев. X Бәдигый, Г. Алпаров, Г. Сәгъди һәм башкалар съезд эшен мәктәп, уку-укытуны революцион үзгәртү рухында алып баруга бик зур көч куялар. Съезд эшендә татар алфавитын һәм орфографиясен камилләштерү мәсьәләсе дә зур урын ала. Съезд Ф С.-Казанлы доклады буенча, Мөселман эшләре комиссариатының халык мәгарифе бүлеге каршында Гыйльми һәйәт оештыру мәсьәләсен дә тикшерә. Карарда бу оешманың төп бурычлары итеп түбәндәгеләр билгеләнә: татар мәктәпләре өчен яңа программалар һәм дәреслекләр әзерләү, фәннипедагогик журнал нәшер итү, татар алфавиты һәм орфографиясен камилләштерү һәм башкалар. Гыйльми һәйәт кыска гына вакыт эчендә нәшрият эшләрен җайга салу һәм Татарстан, Төркстан, Башкортстан мәктәпләре өчен яңа дәреслекләр төзү эшенә тәҗрибәле педагогларны тарту буенча зур эш башкара. Бу оешма эшчәилегенең тагын бер ягы игътибарны җәлеп итә: аның каршында тел, әдәбият һәм тарих бүлекләре эшләп килгән Аларда хәзерге Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының яралгысы төсмерләнә. Бу әлеге бүлекләрнең татар энциклопедиясе төзү, халык әдәбияты, тәрҗемәләр, этнография, археология, «фәнни көчләрне туплау» һәм башка өлкәләрдә гыйльми эш алып баруында да күренә. 1921 елның 3 декабрендә Казанда Татарстан Халык мәгарифе комиссариаты каршында Академик үзәк оештырыла. Структурасы, вазифалары, фәнни-тикшеренү эшләренең юнәлешенә караганда бу оешма белән хәзерге Г Ибраһимов исемендәге Институт арасында тыгыз бәйләнеш ачык чагыла Академүзәк каршында түбәндәге гыйльми комиссияләр эшләп килә: 1) фәнни-политик, 2) фәнни-техник, 3) фәннипедагогик, 4) матур әдәбият. Матур әдәбият комиссиясе исә биш кече комиссияне берләштергән: әдәбият, театр, музыка, сынлы сәнгать һәм кинематография. Моннан тыш, Академүзәк каршында терминология. орфография, татар әдәби теле, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю. шрифт, музыка, татар теленең тулы сүзлеген төзү һәм төрле типтагы мәктәпләр өчен программалар төзү мәсьәләләре буенча комиссияләр эшләп килә. Шунысын да басым ясап әйтергә кирәк озак вакытлар Академүзәкнең председателе булып Галимҗан Ибраһимов эшли һәм нәкъ менә шул җаваплы урында эшләгән чорда ул «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925) исемле күләмле монографиясен язып татар һәм рус телләрендә бастырып чыгара. 1922 елда Казанда Шәрык академиясе каршында Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте оештырыла. Ә 1923 елның 30 маенда ул Татарны өйрәнү җәмгыяте итеп үзгәртелә Аның председателе итеп профессор Н Н. Фирсов сайлана. Җәмгыятьтә күп кенә кү 1 ренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре актив эш алып баралар 1925 елның 22 февралендә җәмгыятьнең Н Н Фирсов. Г Г Ибраһимов М К Корбангалиев һәм Н Н. Воробьевтан торган идарәсе сайлана, ә секретарьлар булып тарихчылар М. Г. Худяков. Е И Чернышов һәм Гали Рәхим эшли Почетлы членнар арасында академиклар М Н. Покровский. В В Бартольд, Д. С. Самойлович, профессор И. Н Бороздин исемнәрен күрәбез. Җәмгыять эшендә татар галимнәреннән тыш Казан, Мәскәү. Ленинградта яшәүче күп кенә рус галимнәре дә теләп катнашалар Җәмгыять туган якны комплекслы өйрәнү белән шөгыльләнә, бигрәк тә татар халкының тарихын, культурасын, экономик үсешен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу җәмгыять тә үз эшен хәзерге Г Ибраһимов исемендәге Институт эшләгән юнәлештә алып барган. Җәмгыять үзенең басма органын — Хәбәрләрен чыгара (барысы 10 сан дөнья күрә). Академүзәк каршында шулай ук Туган якны өйрәнү бюросы да (1925 елның маеннан 1928 елның июненә кадәр) эшләп килгән Ул үзенең эшчәнлеген республиканың барлык наркоматлары, Госплан статистика идарәсе. Татарстан дәүләт архивы, югары уку йортлары, җәмгыять галимнәре, шулай ук Ленинградтагы Туган якны өйрәнү үзәк бюросы белән тыгыз элемтәдә алып бара Татарстанның барлык шәһәрләрендә диярлек Туган якны өйрәнү бюросының бүлекләре, ә алар каршында җирле музейлар эшләп килгән. Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советының 1928 ел, 10 июль карары белән, Академүзәк каршындагы шушы бюро нигезендә Татарстанны өйрәнү җәмгыяте оештырыла Аның председателе итеп Ш Ш Рәхмәтуллин сайлана. С. Атнагулов, Н. Б. Векслин һәм Р. Ш. Таһи- ров иң актив членнары була. Җәмгыять каршында Татарстанны комплекслы өйрәнү, аерым алганда культура һәм тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен өйрәнү бурычы куела. Җәмгыять Татарстанны экспедиция ысулы белән өйрәнү буенча киң колачлы эш җәелдерә. Шул максат белән 1929 елда Миизәлә һәм Яр Чаллы кантоннарына комплекслы экспедиция җибәрелә. Татарстанның башка төбәкләрендә дә тематик тикшеренүләр алып барыла. Җәмгыять Татарстаннан читтә яшәүче татарларны өйрәнүне дә планлаштыра. Ул шулай ук татар теленең орфографиясен һәм грамматикасын өйрәнүне, татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүгә ярдәм итү. татар теленең латин шрифты нигезендә академик транскрипциясен эшләү һәм башка мәсьәләләрне көн тәртибенә куя. Бу эштә Г. Нугайбәк, Г Нигъмәти, Гали Рәхим, Җ. Вәлиди Г Толымбайскийлар башлап йөрүчеләр була. Татарстанны өйрәнү җәмгыяте 1929 елда татар телендә «Татарстан» исемле фәннипопуляр журнал чыгара башлый Аның битләрендә республиканың тарихы, экономика һәм культура мәсьәләләре киң чагылыш таба Югарыда телгә алынган фәнни җәмгыятьләр бик күп мөһим тикшеренүләр алып баралар татар халкының тарихы һәм культурасы өйрәнелә, махсус конференцияләр үткәрелә. төрле экспедицияләр оештырыла, яңа хезмәтләр дөнья күрә. Әмма, шул ук вакытта, бу җәмгыятьләр эшчәнлегендә системалы һәм планлы эш алып бару аксый, фәнни кадрлар еш кына төрле җәмгыятьләргә таралган була. Татарстанны өйрәнү җәмгыяте һәм Татарны өйрәнү җәмгыятьләре эшчәнлегенең кайбер тармакларында бер-берсен кабатлаулар күзәтелә Шуңа күрә ике якның да килешүе белән Татарны өйрәнү җәмгыяте 1929 елның маенда Татарстанны өйрәнү җәмгыятенең культура һәм көнкүреш секциясе составына аерым кече секция — татар культурасы һәм көнкүреше подсекциясе сыйфатында кушыла. Шулай итеп. 1918 елда барлыкка килгән Гыйльми һәйәт белән 1929 елда бергә кушылган әлеге җәмгыятьләр эшчәнлеге арасында дәвамчанлык, эзлеклелек күзәтелә. Белоруссиядәге Белорус культурасы институты һәм Азәрбайҗандагы Төрки культура сарае үрнәгендә. Татарстан халык комиссарлары Советының 1927 ел, 11 январь карары нигезендә ачылган Татар культурасы (мәдәнияте) йорты эшчәнлегендә дә бу сыйфатлар ачык чагыла Бу яңа оешма Татарстанны өйрәнү. Татарны өйрәнү, татар педагогия һәм Яңалиф җәмгыятьләрен. Татарстанның пролетар язучылар ассоциациясен, татар совет язучылары оешмасын, Татарстан китап палатасын, татар академик китапханәсен, студентларның төрле түгәрәкләрен берләштергән Татар культурасы йорты составында да фәнни җәмгыятьләр тарихи, археологик этнографик һәм лингвистик характердагы проблемаларны өйрәнүне дәвам иттерәләр Татарстанда революцион хәрәкәт тарихы сәхифәләренә, мәдәният үсеше мәсьәләләренә дә игътибар арта бара. Татар культурасы йорты асылда хәзерге вакытта Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты алып барган тикшеренүләр юнәлешендә эшләгән Гуманитар фәннәр өлкәсендә алып барылган фәнни тикшеренү эшләре Татар культурасы йортының зур ярдәме белән басылып барган «Безнең юл» «Мәгариф» һәм «Татарстан» журналларында чагылыш таба Моннан тыш рус телендә «Татарны өйрәнү җәмгыяте хәбәрләре» һәм татар телендә -Педагогия җәмгыяте хәбәрләреондә дә җирле тарихка, культурага бәйле мәсьәләләр киң яктыртыла Аз вакыт яшәвенә дә карамастан Татар культурасы йорты татар һәм рус телләрендә түбәндәге хезмәтләр бастырып чыгара Галимҗан Ибраһимов турында җыентык. 1927 ел 178 өчен татар телендә чыккан фәнни әдәбият библиографиясе, туган якны өйрәнүчеләрнең тел һәм әдәбият буенча үткәрелгән беренче конференциясе материаллары, профессор В. А Богородицкий, Н. И Воробьев китаплары һәм башкалар Кыскасы, журналларны исәпкә алмаган мәлдә дә, аз гына вакыт эчендә 138 басма табакта төрле характердагы фәнни хезмәтләр дөнья күрә. Татар культурасы йортын ачканда Татарстан Үзәк башкарма комитеты председателе Ш. Шәймәрдәнов. бу оешма хезмәт ияләрен культура казанышлары белән таныштыру кебек бөек максатка хезмәт итәр һәм фән өлкәсендә яңа идеяләр тарату чыганагы булыр, дигән өмет белдерә. «Әгәр дә рус һәм татар фәнни хезмәткәрләре кулга-кул тотышып эшләсәләр, моңа ирешәчәгебеэгә шик юк»,— дип яза Ш. Шәймәрданов Шулай ук ул киләчәктә Татар культурасы йорты Татар культурасы институтына, ә аннан соң Татар фәннәр академиясенә әверелергә тиеш, дип тә билгеләп үтә («Кызыл Татарстан... 1927. 6 июль). Шулай итеп, Татар культурасы йорты, эшчәнлегеиең башлангыч чорында ук, дистә ярым гыйльми, әдәби һәм культура-агарту оешмаларын берләштергән һәм җитәкләгән ассоциациягә әверелә Күп очракта ул шул чорда параллель рәвештә эшләп килгән Академүзәк вазифаларын да башкара. Бәлки Татар культурасы йорты эшен кабатлаганга күрәдер, 20 нче еллар ахырында Академүзәк тарих аренасыннан төшеп кала. Ләкин төрле фәнни җәмгыять һәм оешмаларның эшен координацияләү өчен оештырылган Татар культурасы йорты да көтелгән нәтиҗәләрне бирмәгән, күрәсең. Чөнки аның составы бик чуар, андагы күп кенә оешмалар эшчәнлекләренең юнәлеше һәм вазифалары белән бер-бер- сеннән нык аерылганнар. Татар культурасы йорты составында аларның эшчәнлеген гармоник бәйләп алып бару мөмкинлеге булмый. Шуның өстенә Татар культурасы йорты составына кергән фәнни җәмгыятьләр ирекле булып калалар һәм аларның карарлары, планнары барлык членнар өчен дә мәҗбүри булмый. Илнең хуҗалык һәм культура тормышында революцион үзгәртеп коруларның тирәнәюе республикада фәнни тикшеренү өлкәсендә тагын да зуррак бурычлар куя. Аларны тормышка ашыру ирекле фәнни җәмгыятьләр көче белән генә мөмкин булмавы үзен нык сиздерә башлый. Шуңа күрә фәнни тикшеренү коллективларының эшчәнлеген оештыру, планлаштыру, материаль-техник һәм финанслау җәһәтеннән дәүләт карамагына тапшыру сорала. Кыскасы, 20 нче еллар ахырында һәм 30 нчы еллар башында Татарстанда фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруның рациональ формаларын эзләү дәвам итә. Татар культурасы йорты үз алдына фәннитикшеренү институты оештыру бурычын куя. Әлеге бурычны тормышка ашыру йөзеннән Татар культурасы йорты директоры 3. Мөхсинов Белорус культурасы институты эшчәнлеге белән якыннан танышу өчен Минскига махсус командировкага бара. Командировкадан соң ул. 1928 елның 23 декабрендә уздырылган махсус киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясый. Киңәшмә Татар гыйльми тикшеренү институты оештыру кирәк дип таба. Татарстан партия өлкә комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге дә үзенең 1929 ел 18 февралендә булып узган утырышында Институт оештыруны хуплый. Татарстан Мәгариф халык комиссариаты тарафыннан расланган Институт турындагы положение проекты да югары оешмаларда тикшерелеп хуплана һәм шуның нигезендә 1930 елның 18 мартында Татар гыйльми тикшеренү экономика институты оештырыа. Аның директоры итеп С. Атнагулов, урынбасары М. Корбут, гыйльми секретаре 3. Мөхсинов билгеләнә Ә Татар культурасы йорты Татарстан Мәгариф халык комиссариатының 1930 ел, 23 сентябрь приказы белән таратыла. Татар гыйльми тикшеренү экономика институты үзгәртеп корылгач та аның эшчәнлеге һәм бай материаллары эзсез югалмый. Аның китапханәсе нигезендә Татарстан Халык мәгарифе комиссариатының Үзәк фәнни академик китапханәсе оештырыла Монда төрле гыйльми җәмгыятьләрнең китапханәләре нигезендә төрле телләрдә 50 меңнән артык китап һәм кулъязмалар туплана. Гыйльми яктан тикшерелмәгән кулъязмалар саны гына да 3 меңнән артып китә Алар арасында Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышы вакытында Казандагы хәлләргә, декабристлар восстаниесенә мөнәсәбәтле материаллар, алпавыт утарлары архивлары, шагыйрь Державин хатлары, фән һәм җәмәгать эшлеклеләренең шәхси архивлары була. Татар гыйльми тикшеренү экономика институты бетерелгәч. гуманитар фәннәр өлкәсендә гыйльми эшләр яңа оештырылган Татарстан культура төзелеше фәнни-тикшеренү институтында дәвам иттерелә. Бу институтта тарих гел, әдәбият сәнгать һәм педагогика бүлекләре эшләп килгән. Планлы рәвештә фәнни тикшеренү эшләре җәелдереп җибәргән институт югарыда саналган тармаклар буенча фәнни хезмәтләр булдыру өстендә эшли Әмма бу институт та киң колачлы эшчәнлек алып барырга өлгерми кала 1933 елның 2 мартында ул бетерелә, ә тарих бүлегендә башланган һәм тәмамланган барлык эшләр ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм институтына тапшырыла. Тел һәм әдәбият бүлекләре буенча тәмамланмаган эшләр Татар педагогия институтына күчерелә. Институтның барлык мал-молкәте, инвентаре, сәнгать өлкәсендә алып барылган фәнни тикшеренү материаллары Татарстан Халык мәгарифе комиссариатының музей бүлеге карамагына тапшырыла Татарстанда фәнни тикшеренү эшләрен оештыруга һәм гомумән 30 нчы еллар уртасында ил тормышында социалистик законлылыкның. ленинчыл принципларның тупас бозылуы фән үсешенә гаять зур зарар китерә Татарстанда совет фәненең нигез ташларын салучылар, күренекле галимнәр хаксыз- га репрессияләргә дучар булалар (Г Ибраһимое, Ф Сәйфи-Казанлы М К Корбут, Г. Газиз, С. Атнагулов, Г Нигьмәти, Г Толымбайский, Г Сәгъди >К Вәлиди һ 6 ). Чын фәнни бәхәсләрне, иптәшләрчә фикер алышуларны административ методлар, боерыклар белән генә мәсьәләләрне хәл итәргә тырышу ысулы күмеп китә. Болар барысы да Татарстанда гуманитар фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренү эшләренең нәтиҗәле формаларын эзләүне нык тоткарлады 30 нчы елларның икенче яртысында республикада гуманитар фәннәр өлкәсендә торгынлык хөкем сөрде Галимнәрне бу хәл әлбәттә, нык борчыды 1937-елның 28 июлендә «Красная Татария» газетасында Н Фирсовның туган якны өйрәнүне җанландыруга багышланган мәкаләсе басылып чыкты Автор республикада туган якны өйрәнү өлкәсендә килеп туган авыр хәлләр турында ачынып яза Ул бу юнәлештә эшне оештыручы бер үзәк оешма булдыру мәсьәләсен кабат көн тәртибенә куя һәм Татарстанны өйрәнү җәмгыятен яңадан торгызырга, яисә Татарстанның. Үзәк дәүләт музее каршында Туган якны өйрәнү бюросы төзергә кирәк, дигән тәкъдим кертә Республиканың фәнни җәмәгатьчелеге дә гуманитар фәннәр өлкәсендә туган хәлгә тирән борчыла Шуңа күрә республиканың директив органнары туган якны өйрәнү эшен яңадан җанландырып җибәрү буенча кайбер адымнар ясыйлар. 1937 елда Татарстан Үзәк башкарма комитеты президиумы Татар әдәбияты һәм теле институты оештыру турында карар кабул итә. Институтка татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү, татар теленең фәнни грамматикасын төзү, фән һәм техниканың барлык тармаклары буенча бердәм орфография һәм терминология булдыру, татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыеп бастыру, тел белгечләре хәзерләү һәм башка бурычлар йөкләнергә тиеш була Директор итеп Г Сайфуллин билгеләнә, әмма институт оештырылмыйча кала Бары тик 1939 елның көзендә генә ТАССР Халык мәгарифе комиссариаты карамагында Татарстан тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты оеша Татарстанда гуманитар фәннәр үсешен чагылдыручы материаллар белән җентекләп танышу бу өлкәдә фәнни тикшеренү оешмаларының барлыкка килүендә—1918 елда оешкан Гыйльми һәйәттән алып. 1933 елда ачылган Татарстан культура төзелеше фәнни- тикшеренү институтына кадәр — билгеле бер күчүчәнлекне. дәвамчанлыкны ачык күрергә мөмкинлек бирә. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: төрле институт, оешмаларны ачканда һәм япканда фәнни продукциянең, инвентарь һәм төрле кирәк-яракның күпчелеге һәрвакытта Татарстан Мәгариф халык комиссариаты карамагына тапшырылган. Болар барысы да комиссариатның гуманитар профильдәге фәнни-тикшеренү оешмаларын төзүдә инициатор булганлыгын күрсәтеп тора Шуңа күрә Татарстан тел һәм әдәбият фәнни- тикшеренү институты да 1939 елда шушы комиссариат карамагында төзелә. 1939 елның 8 октябрендә эшли башлаган Институт Казанның Зур Кызыл урамында, хәзерге вакытта Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институты бинасында (68 нче йорт) урнаша 1941 елның 1 январенда Институтта барлыгы дүрт сектор була, татар теле, рус теле, татар әдәбияты һәм татар фольклоры Анда барлыгы 18 кеше эшләгән 1941 елның 19 февраленнән Институтның исеме үзгәрә ул Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты дип йөртелә башлый 1946 елның январенда Институт СССР Фәннәр академиясенең Казанда ачылган филиалы составына кертелә Бу елда аның штатында барлыгы 24 хезмәткәр исәпләнгән Йомгак ясап шуны билгеләп үтәргә кирәк: 20-30 нчы елларда Татарстанда тарих, татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруда мәгълүм казанышларга ирешелә. Бу чорда республикада гуманитар фәннәрнең төп юнәлешләрендә эш алып баруның максатчан һәм нәтиҗәле формаларын табу һәм фәнни кадрларны туплау буенча өзлексез эзләнүләр алып барылган, хәзергә кадәр фәнни әһәмиятен югалтмаган хезмәтләр дөнья күргән. 20-30 нчы елларда эшләгән төрле ирекле гыйльми җәмгыятьләр, фәнни институтлар хәзерге вакытта гуманитар фәннәр өлкәсендә нәтиҗәле эш алып барган Тел. әдәбият һәм тарих институтының чишмә башы булган Бу институтның Г Ибраһимое исемен йөртүе дә тирән мәгънәгә ия Татарстанда совет фәне үсешенә зур өлеш керткән, озак еллар Акадөмүзәкне җитәкләгән каһарман шәхес у