Логотип Казан Утлары
Моңсу повесть

БӘХИЛЛӘШҮ

Шулайдыр, чөнки сүз ипи салу дигән матур, шигъри, рухи бер хәзмәт турында бара бит Ипи салу. Нигә нәкъ менә «ипи салу» дигән сүз. ул каян килгән? Тел белгечләре аңлатып бирсәләр иде Зур сүз бит. Сугыш вакытында яки аңарчы, аннан соңгы авыр елларда халык телендә шундый зур хәбәр йөри иде: — Хәбирнекеләр ипи салып яши. Бу хәбәрнең көчен, куәтен бүгенге нинди төшенчә белән чагыштырып була икән? Чама белән менә мондыйдыр: — Хәбирнекеләр кече малайларына да «Вол га» алганнар. Әле кичә генә киленнәре Мәскәүдән япон телевизоры алып кайткан иде. утыз сигез меңлек. . Ипи салу Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу хатын кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта - зур. тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый Ыбыр-чыбырлы балачага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә төсмерләре бертигез. Халык үзенең телен ясаганда ук иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган Ике яки өч авазлы сүзләр — халкыбызның иң беренче, димәк, иң кадерле сүзләре: әни. әти, әби. апа. ил. ипи. сөт. май. ит. су. ай. чәч, ут. өн. уй. аш. көн. төн. көз. кыш. яз. җәй. баш. кан. кул. күз. он. аш. бал, аяк. җыр. җир... Ипи салу Ул — ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел Иң беренче — эш ярата торган, бай күңелле .хатын кирәк. Аннан кала, яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырдай уңышлы, игелекле мич кирәк. Әлбәттә, коры утын кирәк Кара чыршы, каен, имән утыны Калганнары- зирек, юкә. ак чыршы, нарат ярамый. Ләкин аларның да үз урыны бар әйтик, коймак, кабартма пешергәндә сөян (Казан артында: «сөям») кирәк. Тагын ниләр? Күәс чиләге Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була! Кызганыч. әлегә безнең тел гыйлемендә сүзләрнең килеп чыгышын күрсәткән махсус сүзлек юк Әйтик, «күәс» сүзе каян килеп чыккан? «Күәс» Ахыры Башы 1 нче санда 1U1 'тай» !* дигән сүз нинди тамырдан ясалган? «Квас» белән берме ул? Татарга рустан кергәнме, әллә киресенчәме? «Ачыту» дигән сүзме ул? һәм ни өчен «ачыту чиләге» түгел, ә «күәс чиләге»? «Чиләк» дигәне каян, ничек килеп чыккан? Килер бер заман, бездә дә гаҗәпгаҗәп сүзләрмен килеп чыгышын аңлаткан китап-сүзлекләр туар әле Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә, анда ачы камыр калды- * расың Күәс чиләге, мәһабәт булып, атна буе мич башында утыра - Ә инде көннәрдән бер көнне өйдә тантаналы сүз әйтелә: — Бүген ипи изәсе бар 5 Хужа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әйләнә Бетте, 3 дөнья ваклыклары юкка чыкты, чөнки: ♦ — Бүген ипи изәргә кирәк. “ Ир кеше, йөзенә бик горур кыяфәт биреп (әйтерсең, халыкара = мәсьәләне хәл итәр өчен Женевага чыгып китә), келәткә таба юл ала, 2 бераздан, дәшмичә генә, чиләк белән он алып керә, аны җилпучка " сала, тау итеп, матур итеп сала (Жилпуч? Бу сүз каян’ Булачак ® тел галимнәренә эш иллә дә күп әле бездә). Хатын күәс чиләгенең -■ төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән * күәс төбендә электән калган ачы камырны туглап җанландыра Бу — - «баш» дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта ® он да җылына, хужа хатын он иләргә әзерләнә Ләкин моны ул төнлә, 5 ялгыз калып эшли. Хатын моңа тотынганчы йорт хуҗасы ир абзар- кураны бер әйләнеп керергә тиеш; бала-чага, сәкедә байтак сугышып алгач, арып-изрәп йокыга тәгәрәргә тиеш Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала. һәм шунда шигърият башлана Бу шигърият он иләү дип атала. Иләк берничә төрле Юкә иләк — ондагы чүп-чарны гына тотып кала, кайвакытта шуннан иләп тә ипи пешерәләр шәп' Хуш ис! Жиз иләк Чәч юанлыгында гына җиз чыбыктан эшләнгән саргылт-алтын челтәрле иләк. Моннан уздырылган он гел кершән генә була иде. Кыл иләк. Йа хода! Монысы инде онның яртысын гына аска төшерә Безнең халыкта. вакчылрак берәү турында сүз барса, «Кыл иләктән уздыра инде», дип сөйлиләр Фәлән хатын турында матур сүз әйтергә кирәк булса, безнең Казан артында менә болай диләр — Жиз иләктән ипи пешергән . — Кыл иләктән генә иләп коймак пешергән Телеңне йотарсың Әлеге «баш» турында сөйлибез бит әле. Он җылынгач, иләнгәч, кайнаган җылымса су салып, күәс чиләгендә ипи изелә. Бер күәс чиләгеннән алты-җиде ипи чыгарга тиеш Тук-тук-тук Хатын төн уртасы на хәтле шулай ипи изә. Йортка әчкелтем камыр исе чыга, бу ис канны сафландыра, бу искә чыдап булмый Хатын-әнидән башка бөтен кеше шул искә изрәп йоклый. Йокламаска мөмкин дә түгел: тук-тук-тук Шулай төн җитә Иртәнге якта йокыдан уянып, хатын да, ир дә рәхәтләнеп тыңлап ята мич башына куелган күәс чиләгендәге камыр сулыш ала, яши, күперә: — Пышт пышт. Хатын йокысыз ята, тора. юына, бисмилласын әйтеп күәс чиләге янына килә Анда! Тормышның үзе! Камыр сөйләшә, күтәрелә, җаны каем, хуш ис тарата Ул арада ир дә. киерелә-киерелә. йокысыннан тора, җылы су белән әйбәтләп юына (юынмаган көе ипи. он. камыр янына килергә ярамый), мычкылдап утырган күәс чиләген кочаклап күкрәгенә ала да. сәкегә китереп куя: ипи басасы бар Шуның белән ирнең вазифасы әлегә тәмам Хатын исә, чәчләрен төреп, яулык астына яшерә, җылы су, сабын белән беләкләрен юа, озаклап юа. озаклап сөртенә һәм күпереп утырган күәскә беләген тыга Шулай «ипи басу» башлана Камыр сөйләшә, хуҗа хатын белән фикер алыша: кул хәрәкәтенә җавап биреп «кошт, кошт» дип ала Портка әчкелтем хуш нс чыга. Хатын ипи басканда ире бер кочак коры утын алып керә, чыра гел.», булыша. Иртәнге чәйне әзерләп, бала-чаганы мәктәпкә озаткан арала «баскан» камыр күтәрелеп т.» өлгерә. Хатын инде мич томалап йөри, сәгатькә караштырып ала. к\.»« чиләгендәге камыр да бит тик ятмый, холык күрсәтә — өскә таба ку iэрелә, ташып чыкмакчы була Һәм хатын ашыга башлый зур театрның режиссеры премьера алдыннан шулай дулкынланадыр дип уйлыйм мин (сәхнә артын минем бер тапкыр да күргәнем юк. чама белән генә сөйлим) Мич томалана, кисәү агачы дигән хикмәтле корал белән күмер тартыла, мич пумаласы хәрәкәткә килә: аңа су бөркисең дә. кайнар мичнең төбеннән кайнар көлне әвәләп, пумала мунчаласына аласың Мич төбе әзер Кайнар, чиста Шул вакытта «режиссер пәрдәне ача». Әлеге хатын Юылган чиста куллары белән күәс чиләгеннән учлап-учлап камыр ала да. «әпетөпе» китереп, ачы камырдан ипи ясый Бу — «ипи әвәләү» дип атала Безнең өйдә исә бу хәл башкачарак иде: әти Арча базарыннан җиде бадьян алып кайткан. Шулай итеп, безнең өйдә юкәдән кырып ясалган жнде бадьян ипи савыты бар Әни ачы камырны шуларга сала да. күпереп маташканда гына әйләндереп, ипи көрәгенә куя һәм мич төбенә озата' Гадәттә, җиде ипи. Соңгысы — агач саплы тимер кыргыч белән күәс чиләген кырып җыелган камырдан пешкән кечкенә ипи. Монысы — иң тәмлесе Монысы төпчек, иркә бала «Күәс төбе» дип атала ул. Бер истәлек 1936 ел. Яз. авылда кызамык Көн саен хәбәр: Мәликә үлгән, Рокыя үлгән. Динислам. Әхмәдулла. Фәсахәт Кызамык безнең өйне дә бәреп салды бөтенебез кызамыктан егылдык Ул вакытта «температура» дигән сүз юк. «фәлән градус» дип әйтелми, әни кеше яки әти кеше . яныңа килә дә. кытыршы уч төбен маңгаеңа куя: «Башы эссе», ди «Башы эссе ..» Бу инде — авылда иң бөек диагноз. Утыз алтынчы елда, кызамык чорында «башы эссе» балаларның бик күбесе дөньядан китеп барды Истәлек шул барыбыз да идәндә, сәкедә тәгәрәп ятабыз Барыбызның да башы эссе Берөзлексез чәй эчәсе килә. Самавыр чәе. Ләкин андый мөмкинлек юк Самавырны кичә генә «алып чыгып киттеләр». Ул елларда шундый сүз бар иде. Ягъни, вакытында түләнмәгән налог өчен авыл җитәкчеләре фәлән әйберне алып чыгып китәләр дә. шуны «торги»га куеп саталар һәм синең налогыңа акча кертәләр Ж.ыры да бар иде Торги була, торги була. Торги була яшьләргә, Торгидан калай яшьләргә Мәжбүри эш эшләргә «Мәҗбүри эш» шулай ук хәтәр сүз иде. налогын вакытында түли алмаган кешеләрне әнә шул «мәҗбүри эш» эшләргә ерак җирләргә озаталар иде. Шулай, чәй эчәсе килә Әни йөгереп йөри Аш пешерә торган казанда чәй кайната Безгә эчерә Чәйдән бәрәңге, казан тимере тәме килә Аны эчкәч, косасын китерә Ләкин без бәхетле әле. әни ипи салган. Иртән, без эссе баш белән уянганда, өйгә ипи исе чыккан, бу инде зур бәхет Эне. истәлек шул дүрт яшьлек сеңелем Гөлчәчәк, үләренә бер сәгать калганда, әнидән әнә шуны күәс төбе ипиен сорады. Ипи көрәге юкә агачыннан ясалган, почмаксыз көрәк Моны бары тнк мич төбенә ипи камыры утырту өчен генә кулланалар Бу көрәк минем туган иик и мдә әле лә саклана. Әгәр, канчан ла булса. Арча районы җитәкчеләренең башына акыллар да этнографик музейлар оештыру турында фикер килә калса, шул көрәкне- му.еша тан шырырга уйлыйм v ii-нн, теге кечкенә ипине бир,—диде. Әни. моржадагы шүрлек- сыман чыгынтыдан кечкенә күәс ипиен алып, ана тоттырды ШУНЫ КЫ рыеннан тешләгәч, сеңелем үлде. Мин - бала әле. «үлде» дигәнне аңламыйм. ләкин карчыклар җыелып аның мәетен юганда күрдем: авызында күәс төбе ипиенең йотылмаган кисәге бар иде. аны бармак тыгып алдылар « Күңелсез якка кереп киттем әле. Ләкин нишлисең? Әйдәгез, авырулары булмаган сәламәт өйгә, монда ипи салган £ көнне керик әле Хуҗа хатын, әпе-төпе китереп, ипи әвәлн. Мичтә = соңгы утын чартлый-чартлый яна Хуҗа хатын ашыга мәсьәләне ми 2 нутлар хәл итә Аз гына хата җибәрдеңме, бөтен күршетирәгә (ә авыл- ♦ да «күршелек» кырык йортка кадәр) таралачак. « — Миңлекамалның ипие катлаулы булган i — Гайниҗамалның ипиен суык тешләгән Беренчесе: ипине мичтән алып суынырга куйганда хәлиткеч миз- Ф гел ычкындырылган, ипинең кетердәвекле кызгылт тышчасы йомшаг гыннан аерылган Бу хәл булмасын өчен, ипине мичтән алып ашъяулык ” җәелгән өстәлгә тезгәндә хуҗа хатын очлы пычак белән ипи өстенә ' төрткәләп ала. пошт-пошт итеп кайнар парны чыгара Ф Тукта, мин юлдан адашканмын икән бит. күр әле. Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле» Әйе. минем максат башка иде. «Таба ипие» дигән хикмәтле бер ризык турында сөйләү иде Моны мич тартыр алдыннан, күмер төшкәч пешерәләр Хуҗа хатын бу вакытта зур бер оркестрның дирижерына әйләнә сөйләшү-эндәшү юк Мичтә йодрык кадәр алтынсу күмерләр ялкын бәрә, мичне тартыр алдыннан гына күәс чиләге дә инде ташыр га әзерләнә (димәк, камыр уңган!), аны учлап алып «әпәләп» ясарга. бадьянга урнаштырырга кирәк, ләкин шул арада әле таба ипие пешереп аласы бар Монысы — балалар өчен. Балалар болан да инде мич тирәсендә әшер-өшер киләләр, кул астына керәләр, әни кеше әнә шул кызу, аяк арасына кыл сыймаган бер вакытта матавыклап йөргән балаларына инде чын күңелдән, ләкин йомшак кына итеп, бир гәләп тә алган. — һай. дуңгызлар, чисти үзәгемә үттегез бит — һай. юньсезләр, китегез аяк астыннан, дим . Әмма, «дуңгызлар-юньсезләр» китми. Дөресрәге — алар китә алмый Чөнки әни кеше таба майлап ята. бу инде бик тә матур күренеш. таба теге алтынсыман эре күмер өстенә куела, чыжлый башлый. әнә шул минутта аңа ачы камыр ипи камыры саласы. Теге «юньсезләр» шуны көтә. Йомшак итеп артларына төшереп алу түгел, ник шунда кисәү таягы белән бәргәләмисең — болар инде, әнә шул затлы ризыкны эләктермичә, мич буеннан китмәячәкләр Ул арада таба ипие күпереп пешә дә башлый, йортка ачы камыр ипие, май исе чыга, башлар әйләнеп китә.. Әни кешенең дә бите пәрәмәч кебек. Кызарган, күзләр нурланган. Ничә генә минут үтәдер — теге «дуңгызлар» өчен бөтен бер гомер инде ул — әни кеше табаны күмер өстеннән табагач белән тартып та ала. пешкән таба ипиенә пычак очы белән төрткәләп парын җибәрә, бармакларына эргәләп. теге хикмәтле ипине дүрткә аерып, балаларга тоттырып та куя Шуның белән мич янындагы ыгы-зыгы тәмам Хуҗа хатын анда ялгыз кала, мичкә ипи тыгу дигән бөек бер эш башлана Бу вакытта хуҗа хатынның янына килергә ярамый: ник шунда җиде буын бабасы кабердән торып кайтып төшми' Берләшкән Милләтләр Оешмасының утырышын шулай зур әһәмият белән ачалардыр кебек миңа. Алты, җиде ипи мич төбенә урнаштырылды, мич капкачы ябылды, мич томаланды, учакка тартылган күмернең куәте әрәм кнтмәсенгә казанга су салынды Шул- вакыт хуҗа хатын олы якка чыгып стена сәгатенә күз ташлый: — Унбер тулып чирек ди ул үз-үзенә Бу — хәтердә калсын өчен әйтелә, димәк, ипине фәлән сәгать фәлән минуттан аласы; йөзе көймәсен Ипине мичтә нәкъ сәгать ярым тотасы Хуҗа хатын, яулыгын артка чөеп, урамга хәл алырга чыга Күрше-тирә белеп тора инде: бүген ул ипи салды Чөнки кичә генә кич. Хәернисага кереп, әҗәткә бер кыерчык ипи алып торган иде — авылда гел шулай: ике ипи салу арасында бер өзеклекне әҗәткә кереп ялгыйсы, бу — күршелекне беркетеп торучы гаять әһәмиятле бер хәл Икенче төрлесе дә була фәлән җиңги күәс чиләгендәге лып эшләүче Өммеһани исемле якты йөзле, сылу гәүдәле, аксыл ? тәнле—безнең якта әлегәчә бөтенләй күрелмәгән өр-яңа бер «токым- £ лы» килен эләктереп кайтты Кайтты да шундук район клубына куль- 5 торг булып урнашты Өммеһанины (район үзәгенә урнашкач ул бик 3 гиз генә Майяга әйләнде) шундук район шифаханәсенә шәфкать ту- * ташы итеп алдылар. “ Менә бүген Әхәт абый үзенең йомшак билле Майясы белән «ве == чер»ны башлап җибәрде инде. Вася Осипов акыллы егет Культорг Әхәт абыйның күңелен күрәсе килә. Русның юньлесе гел шулай, татар янында гел татар сүзе кушып сөйләшергә ярата. Татар да шулай: руска беркайчан да п (юньлесенә. эшлеклесенә) «ызнакум» дип дәшмичә, аркасыннан как- | мыйча калмас. «> һәм чиркәү-клубка гап-гади, ләкин тирән мәгънәле музыка тул- © ды. Майяның йомшак биленнән сак кына тотып, гимнастерка, шыгыр г давыклы солдат итеге кигән, кара каеш буган кара чәчле чибәр Әхәт абый, баян тавышына басып, башын артка ташлап, танго бии һәм бәрхет тавыш белән җырлый иде: Снн найларда йөрисең и-н-к-ә-ән Шул тактка бөтен зал кушылды. Сәламәтлеге аркасында запаска чыгарылып, үзенең хатыны — фронтны узган шәфкать туташы Лизага ияреп монда кайткан украин егете, өлкән лейтенант Петя Курманаевский. аккош гәүдәле хатынын сак кына кочаклап, «пачум зрә» татарча җырлап, тангога бии иде: Кайтырсың диб мин умид итим. Мин сине көтим, көтим, ке-тя-м-м Залда, әлбәттә, иң бәхетлесе Әхәт абый иде Бөтен татары русы, шушы тынлы тактка җай гына басып, белгәне — белгәнчә, белмәгәне белгәнгә кушылып, җырлыйҗырлый биеде. Түшәмнәр биегәйде, стеналар читкәрәк китеп, чиркәү-клуб эче зурайды. Вася Осипов, хәйләкәр елмаеп (игътибар итегез: татар телен, җырын-моңын белгән рус һәрвакытта да татарлар арасында үзен мәгънәле хәйләкәр тота), баянның бакаларына кинәт-кинәт каты басып, биючеләргә карап ала иде. Зал кызды. Кызды. Сагыналар сине очар кошлар. Сагыналар сине Әхәт абый бәхетле: гәүдәсенең бөтен авырлыгын кулы аша хатынының биленә тапшырган да. күзләрен ярым йомып җырлый, идәндә солдат итекләрен шудырта: «Көт. иркәм, мине» дигән сүзләр Музыка төсле тоела миңа Тагын бераздан Күңелем эзли сине кич иртән Мин сине көтәм. көтәм. көтәм Әхәт абыйның тормыш юлы — тулы бер китап. Безнең авылны биографиясез. тарихсыз дип кара инде' Әхәт Яһудин. утыз сигезенче елны Ташлытау педучилищесын тәмамлагач, комсомол путевкасы буенча Шпицбергенга укытучылык эшенә китте Норвегия дәүләте белән килешү буенча Шпицберген шахталарында бездән барган эшчеләр дә күмер чыгара иле Эшче гаиләләре балаларына мәктәпләр ачтылар Әхәт Яһуднн әнә шундый мәктәпләрнең берсендә эшләде. Аннан хатлар килгәләде Ул хатлардан аңлашылганы шул булды: Әхәт уйлаганча түгел икән анда. Мәктәптә аны арифметика укытырга билгеләгәннәр (ул шул математика буенча училищеда беренче иде), аннан соң бу утраудагы мәктәптә руслар гына түгел, башка милләт балалары да укый икән Әхәт абыеңа, ашыгыч рәвештә, немец һәм француз телләрен өйрәнергә кирәк булган. Ул бер тапкыр да ялга кайтмады, тик һәр җәйнең башында, ниндидер юллар белән, почталар аша. авылга посылка килә иде Шпицбергеннан' Балык икрасы (авыл халкы аны «укра» дип әйтә һәм. күчтәнәч итеп күршеләргә өләшкәч, һәркем аны мәчегә бирә иде), кызыл балык, һинд чәе (такта чәйгә генә табынып яшәгән халык үзара сөйләшә: бу чүпне нәрсә дип сала инде, бичара, такта чәй күрмичә интегә икән), кофе (анысының мәгънәсен бөтенләй аңламыйча, «имән чикләвеге оны» дип исем куштылар), балык консервылары Берсендә хәтта калай банкада «Шпинат-пюре» дигән нәрсә дә килде Монысын ил-җир күргән (ни әйтсәң дә. авылдан ун чакрым ераклыкта фатир торып трактористлыкка укыган) Исламгалн дә аңламады, җидееллык мәктәпкә барып, бөтен укытучыларга күрсәтеп карады, сүзнең ни беренчесен, ни икенчесен аңлаучы табылмады Шулай да. бер көнне кичке аш алдыннан, бөтен тыкрык күршеләрне җыеп, моны ачтылар Ачтылар... һәм барысы да кәефсез калдылар Бу яшел боткага тегеләи-болай тел очын тигереп караганнан соң. ишек янындагы чиләккә төкерен таралыштылар ла. татарча бер начар исем куштылар һәркемнең ишегалдында каз бәб кәләре йөри һәм алар, әлбәттә, яшел чирәм ашыйлар, шунда ук башка мәшәкатьләрен дә хәл итеп баралар иде Әхәт Яһуднн сугышка шуннан - ерак утраудан киткән Бәхетсез- леккә каршы, сугышның өченче елында, яраланып, әсирлеккә эләккән Тагы да яманрагы шунда: әсирлек карточкасын тутырганда «Нинди телләр беләсең?» дигән сорауга ул «Рус. тазар, немец телендә иркен сөйләшәм, французчаны аңлыйм, укыйм, дип язган Яшь бит — нибары егерме өченче яше' Тәҗрибә юк Немецлар, әлбәттә, моңа игътибар иткәннәр һәм аны. савыктырып, штабта калдырганнар Кайчандыр комсомол путевкасы белән дәрәҗәле эшкә җибәрелгән егет, шулай итеп, бервакыт немецларның кыр штабында безнең егетләргә хәрби әсирләргә бланк тутырып утыра башлаган. Чигенә-чнгенә Польша чигенә җиткәндә, төнге бер бомбежка вакытында фашистларның штаб машинасыннан кача алган һәм. ике көн буе туңып, күшегеп ятканнан сон. үзенең нәкъ чик буенда икәнен аңлаган СССР дигән җанга якын чигебезгә багана утыртып яткан үзебезнең хәрбиләр янына килеп чыккан Аны һөҗүм белән алга баручы дивизия штабына озаталар, анда махсус бүлек аркылы чистарыну узгач, хәрәкәттәге армиягә язалар һәм ул. озак та үтми, кулына автомат тозын, әлеге чик аркылы көнбатышка таба кабат уза Нәкъ менә шул ук юлдан Теге баганага күзе төшә. Багананың бу ягына «СССР» дип. теге ягына «Poland» дип язып куйган нар Аңа карап узганда һәр солдатның йөрәге, тыны кысыла Туган илнен бик тә газиз, бик тә мәгънәле ноктасы ул чик баганасы Күңелле, дәртле көннәр иде Ул көннәрдә инде бик нык исән каласы килә иле Польша язы. юл өстендәге чәчәкле авыллар, кечкенә җыйнак шәһәрчекләр, поляк хатын-кызларының шатлыклы күз яшьләре Аннан Германия Туфрагына аяк басуга, тын буыла башлады Шушымы бөтен дөньяның астын-өскә китергән Дойечланд? Шушымы безне кол итү турында озак еллар буе планнар корган халык? Ләкин немец авыллары, шәһәрчекләрендә дә шатлыклы күз яше беләк каршыладылар солдатларны Немец телен бик яхшы белгән Әхәт Германиянең сиреньгә чумган кояшлы апрелендә көнбатышка таба яшьлек дәрте белән атлады, фашист әсирлеген кичергән яшь егеткә мондый халәт аеруча аның янындагы бер иптәше дә аңламаганча рәхәт шатлыклы иде Жиңү килде Әхәт Яһудин тугызынчы май көнен Карлсхорста каршы- * лады Аннан искиткеч шатлыклы, дәртле, сагышлы, матур җәй башлан- f ды. ул хезмәт иткән дивизия, ике ай буена эшелонга танк, артиллерия, д снаряд, зенитка кебек нәрсәләр төяпбушатып. ниндидер бер зур вакыйгага = әзерләнде Ничек кенә булмасын, яшьләрнең күңел шат иде Тик бер көнне солдат Яһудинны «махсус бүлек» чакыртып алды. ♦ Алды һәм шул көннән соң Әхәтнең эзе югалды. “ Аның авылга. Исламгалн абыйсына килгән беренче хатының конвер- = тында «Норильск» дигән мөһер тора иде Берничә тапкыр хат алыштылар 2 Кырык сигезенче елда исә ул. чибәр хатынын ияртеп, авылга ук кайтып төште Абыйсы Исламгалигә әйтте Подчистую кайттым. - диде. - Тик мин инде комсомолда түгел. ф« Узган җәй көнендә мин яшьлегемә кире кайттым ике көн буе печән чаптым, аннан соң ул печәннең покосларын кабарттым, әйләндердем һәм. ике көн шулай җилләткәч, бәләкәй генә кибән куйдым Бу — болай гына, һич тә кирәктән түгел: шәһәрдә мин. әлбәттә инде, терлек- туар асрамыйм, әмма печән - үзебезнең зур. авылдагы бакчадан. Кирәккә чапкан кеше аны ярты көндә эш итеп чыга инде, күп булса егерме сутый җирдер, мин аны ике көн буе. кадерләп кенә, чалгыны әледән әле кайрап, ял иткәләп чаптым Печән чабу безнең як халкында — татармы ул. урысмы — беркайчан да физик эш кенә булып саналмаган, һәр халыкта, һәр заманда аның үз моңы, үз матурлыгы, аһәңе булган Чалгы тавышының үзендә үк нидер бар: әллә инде анда — борынгы бабаларның язмышы, тарих авазлары; әллә гомер фанилыгын искәртү; әллә инде — адәм баласының табигатьтән өстен булырга омтылышы һәрхәлдә, печән чабх — авыр хезмәт булуы белән бергә, шигъриятле эш. дәртле эш Рәхмәт төшсен безнең ата-бабаларга. бу дөньядан алар мине чалгы сапларга, көйләргә, кайрарга (кыру һәм янау) өйрәтеп, киткәннәр Хәзер, әнә. печән өсте җитәр алдыннан һәр елны өлкә, район матбугатында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатларының «Чалгыны ничек сапларга?». «Чалгыны ничек көйләргә?» дигән зур. күләмле мәкаләләре чыгып тора. Безнең ата-бабаларның барысы да авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булган икән. Аның хәтле кандидатны авыл ничек сыйдырган, аларга ничек эш табып бетергәннәр? Мине исә безнең авыл «кандидатлары» болай өйрәттеләр Чалгы сабына куелган тотка, чалгының сабын җиргә туры утыртып куйгач, синең кендегең турысында булсын Шул тотканы урнаштыргач (чалгы инде сапка утыртылган була), бер жеп-бау аласын да. анын бер башын тотка төбенә басып, икенче башын чалгы үкчәсенә сузасың Шул урынны бармаклар белән кысып, әлеге нечкә бауны чалгы борынына китерәсең Чалгы очы жепнең әнә шул син тоткан урынына килеп туктаган булырга тиеш Килеп житмәсә— чалгың «артта», чапкан вакытта эч мускулларына тия Ә инде чалгы очы сабына таба бик эчкә керсә — чалгың «алда», чалгыны киң селтәп булмый, покос тар алына. Бу закон әле дә яши. Белмим, хәзерге чын фән кандидатлары анысын ук беләдерме, юкмы — әгәр шуны белмәсәләр. ул вакытта безнең ата-бабалар бөтенләй профессор ук булганнардыр Ерак яшьлектән бер хәл искә төште. Үз гомеремдә беренче тапкыр турист булып Төньяк Кавказга барган идем Төньяк Осетиядә йөрдек. Минем үз гомеремдәге бик күп юл йөрүләр, хезмәт итүләр һәм сәяхәтләрдә гел шулай булды: татарлардан — бер үзем, авылдан чыкканнардан — бер үзем Кая гына барсам да. миңа гел Мәскәү. Ленинград. Киев кебек мәһабәт, чал шәһәр кешеләре белән йөрергә туры килде; бу юлы да шулай иде. без әле яшьләр — егерме өч. егерме биш яшьлек ирләр, егетләр, кызлар, ханымнар Тау буенда йөрибез. Кавказга сокланабыз Мәһабәтлектән тын кысыла Шулвакыт күрәм. тау битендә карамчыклар йөри, хәрәкәт итәләр. Безне экскурсиядә озатып йөрүче әйтә: осетиннар печән чаба, алар анда атналар буе яши. печән өстендә өйләренә дә кайтмый яшиләр, ди. Кызыксыну артты. Җитәкчебез безне авыр тау сукмагыннан акрын гына шунда таба алып менә башлады Өйрәтте анк очына басасы түгел, бөтен табанга басарга, дамалар алдан, егетләр-ирләр арттан менәсе, диде Кемнеңдер тыны кысылды, кемдер туктап- туктап торды, шулай да. ярты сәгатьләр иза чиккәч, осетиннар янына килеп життек Атларны туарганнар, тәртәләрен күтәреп бәйләгәннәр дә. шуннан чатыр корганнар, бер жирдә казан асканнар. Ак киез эшләпә кигән мыеклы чибәр ирләр зур чалгы белән тау битендәге биек үләнне кыралар иде Мин күз ташладым томырылып үскән үлән — кендектән, ә чалгылары тугызлы иде Бүгенге яшь укучы (әгәр ул минем бу әсәремне укыса) өчен аңлатып үтим чалгылар авыл халкында шулай йөртелә: алтылы, жиделе. сигезле Ягъни, алтмыш, житмеш. сиксән сантиметрлы. Яшь егеткә беренче тапкыр печәнгә чыкканда алтылымы бирәләр Хәле бераз сыекланган картлар да шундый чалгы белән чаба Таза егетләр — жиделе белән Тәжрибәле. таза, куәт иясе егетләр - сигезле белән Ә боларда тугызлы Хәтерлим: безнең авылда тугызлы белән ике-өч кенә кеше эшли иде Матур гына тәнле ярым ялангач ханымнар, кызларны күргәч. Кавказ халкы нәрсә эшләргә гадәтләнсә, болар да шулай эшләде чалгыларын куйдылар да. уенкөлкегә керештеләр, яшьрәк осетиннар инде «турист- калар»ның теге жиренә. бу жиренә үрелгәләп. ихахайлап, кавказча куп мәгънәле үткен сүзләр сибә башладылар Интеллигент ирләребез бераз югалып калды Смоленск шәһәреннән килгән ярым интеллигент шунда осетин агайдан чалгысын сорап алды Тегесе, бөтен мыегына елмаеп, чалгыны моңа бирде: сизеп торды. Смоленск интеллигенты чалгыны дөрес тотып алмады. Әмма Кавказ* Аларның кемгә караңгы чырай биргәне бар? Кыскасы, күпме кеше чалгы тотып селтәнеп карады, кайбер егетләр «Их-х!» дип гайрәт тавышы белән жилпенеп тә карадылар Әмма, тугызлы чалгы «дык» итеп балчыкка төртелә, печән имгәнеп кенә кала иде Шунда мин бер егетлек күрсәтеп алдым авыллыкның шәһәр тормышында файдасы тия торган бик аз очраклардан берсе булды инде ул. Осетин абзыйдан мәһабәт, саллы чалгысын сорап алдым да. очын жиргә төртеп, ярабби, чаңгылдатып янап жибәрдем: ышануымча, тау кыяларындагы бөркетләр, әгәр алар булса, һичшиксез, бу аваздан шөбһәгә төшкәннәрдер Шуннан, нәкъ Галимжан Ибраһи- мовның «Табигать балалары»ндагы Хафиз-егет кебек кин селтәнеп, покос ясап кереп киттем Мондый биек үләнне үз гомеремдә күргәнем юк иде Чалгы у»ган җирдә оста парикмахерның электр машинасы мәктәп малаеның баш артыннан узган сыман тигез, соклангыч юл салынып бара иде Осетиннар үзара нидер сөйләштеләр, «оһо», «һаһа», «гуцу». «муцу» кебек авазлар чыгардылар Мин исә боларны менә болан гына, бары тик болай гына кабул иттем Менә бу — егет дисәң дә егет' Вәт менә бу егет — эшнең рә- * тен белә! = Шулай дигәннәрдер инде алар, бер дә шиксез, шулайдыр. Тик z менә тугызлы чалгы белән авыр покос салып барыр өчен шактый = күнекмә кирәк бит' Өч-дүрт җир узуга, минем инде тын буылган, күкрәк 5 сөяге ияккә менеп-төшеп йөри башлаган иде. Осетин агай да. шуны ♦ сизепме, чалгысын алырга дигән хәрәкәт ясады, мин. шәһәр туристка- = лары алдында йөземә «Менә бит. чалгысын ала бит. әле эшләп күрсәтергә = исәп бар иде югыйсә», дигән сыман чырай чыгарып, саллы чалгыны кайтарып бирдем Тын кысылган иде. шулай да эчемнән зур канәгатьлек кичердем бабайлар һөнәрен белү беркайчан да кешегә комачау итми * Соңгы елларда авылда халык саны кимегәч, кайбер житәкчеләр. Ф колхоз фермаларына ярдәм итү максатында, шәһәр газоннарында ин- | женерлар. фән кандидатлары, фән докторлары көчен файдаланып, печән Ф хәзерләүне оештыра башладылар Фәнни тикшеренү институтлары хез- £ мәткәрләре. чалгыны балтадан аера алмаган дискотека кызлары, скверга ' чыгып, лезвие, пәке, кайчы белән чирәм кыркып, азык-төлек программасына үзләреннән өлеш кертергә омтылдылар Омтылышның нигезе изге — моңа сокланырга, моны хупларга гына кирәк. Ләкин тирәннәнрәк уйлап карыйк: шәһәр газонында тәүлек буе машина газы иснәп үскән үләннән нинди сөт ясала? Кайбер илләрдә шосседан егерме биш метр арада үскән печәнне терлеккә бөтенләй бирмиләр икән Аннан соң: лезвие, кайчы, пәке ярдәмендә җыйган үлән белән сөтчелек, игенчелекнең язмышын хәл итеп буламы? Бу соң теге, безнең балалык елларындагы бер шаукымның бүгенге энекәше түгелме? Бар иде бит әле шундый еллар, яшелчәчелекне торф чүлмәкләре белән хәл итәргә мөмкин дип язалар иде. бу турыда күпме-күпме китап чыкты, авылларда күпме лекция укылды' Күпме мәктәп директорына, укытучысына, колхоз агрономына «черемәле торф чүлмәкләренә игътибары җитмәгәне өчен» катгый кисәтүләр бирелде, ә кайберләре, бичаралар, шул юлда партия билетларын райком өстәлләренә чыгарып куйдылар Игенчелекне күтәрү буенча да шундый бер шаукым булмадымыни: утызынчы елларда ук инде акыллы башлар ит мәсьәләсен хәл итүне куян асраучылыкка кайтарып калдыр- мадылармыни? Без бала чакта укыган китаплар! «Куян үстерү — илебез экономикасының төп нигезе». «Куянчылыкка — киң юл», «Куян — ит фабрикасы» һәм башкалар, һәм башкалар Куянчылык алтмышынчы елларда тагын бер тапкыр аваз биреп алды, ләкин бу инде бераз көлкелерәк аваз иде. ит мәсьәләсен бу юл белән тәэмин итеп булмаганны бөтен кеше дә аңлый иде Әйе. лезвие белән газонда печән җыю Авыл хуҗалыгына ярдәм, янәсе Яшь бер галим сөйли Авыл малае. Задание бирделәр, ди. Кафедра әгъзаларының һәрберсе илле килограмм печән җыеп тапшырырга тиешләр Алай иттем, болай иттем, бер чалгы әмәлләдем Сабына юньләп утыртып булмады, кырырга чалгы пычагы юк. шулай да янавыч юнәттем Газонда чуер ташларны чыкылдатып, тузанлы, майлы печән чабам Миннән бер читтәрәк трико кигән, кара күзлек элгән инженер белән фән кандидаты да үлән кырка Минем эшләү рәвешемә кызыгып карап алалар. Мин исә җир белән «уртакка» чабуымны дәвам итәм Шунда сизәм, кемдер аркамны бораулый. Тукталдым Борылып карасам —• тротуарда ике кеше тора Портретлары менә болай: ире капрон эшләпә кигән, күлмәгенең якасы күкрәккә кадәр ачык, пинжәк төймәләнмәгән, зур корсагы салынып, күлмәкнең аскы сәдәбен ычкындырткан Йөзе тирләгән, күренеп тора — сулыш алуы кыен. Хатыны - юантык, чегән яулыгы бөркәнгән, кулына авыр сумка тоткан, аякларында - Арча чүәкләре. Аптыраган сыман басып торалар болар Шунда капрон эшләпәле абзый минем янга килде дә. исәнләште, чалгыны сорап алды Кулына алгач, чалгының бик какшау утырганын чамалады һәм. чүкечме, балтамы юкмы, дип сорады Әлбәттә, берсе дә юк иде. Газоннан бәрәңге тукмагы кадәр бер чуерташ табып алды да. чалгының чөен суккалап, сабына ныгытты Аннан, янавычны алып, рәхәтләнеп бер чоңгылдатты Шәһәр урамында, ихтимал, бу тавышның беренче яңгыравы булгандыр Чалгы күз яше белән елый иде Аннан, тигез селтәнеп, газон буйлап китте Күренеп тора — эш рәтен белүче Ләкин капрон эшләпәнең бик тиз тыны бетте һәм. авыр корсагы белән авыр сулап (минем ишеткәнем бар иде: ирләр корсагы белән, хатын-кыз күкрәге белән тын ала дип) чалгыны кайтарып бирде Китешли әйтә куйды Утыз биш ел колхоз председателе булып эшләгән Галимҗан абыең булырмын мин. энекәш. — диде - Хәзер авырыйм Янган йөрәгемне бер басасым килгән иде. гаеп итмә. ..Хәзерге яшьләр, техниканы яхшырак үзләштергән саен, ата- баба һөнәреннән, аларның эш коралыннан ераклаша бара. Магнитофонны сүтеп җыя ала торган авыл малае ат туарып җигә белми һәм моны гаеп итүче дә юк! Ат җигә белү, мәсәлән, заманында авыл Халкының сәнгать эше иде. Әле без бала вакытта Минзәлә ярминкәсенең сырлап-бизәкләп эшләнгән җиңелчә дугалары (күбесе яшелгә буялган), шулай ук сырлы, карага буялган авыр йөк дугалары була иде Соңгыларын Казан дугасы дип йөртәләр, аны Казанның агач базарында һәм Шарашкин складында (хәзерге Куйбышев мәйданына урнашкан иде) сатканнар. (Шарашкин конторасы урнашкан ишегалдында күп санлы агач товарлары җирдә яткан һәм халык арасында тәртипсезлекме аңлату өчен «Шарашкина контора» дигән сүз шуннан калган) Ат шлеялары, кызыл тасмага тезелгән шөлдерләр, тамак кыңгыраулары, дуга кыңгыраулары сабантуй көннәрендә, кыз төшергәндә, солдатка китү юлларына чыкканда гына кулланыла иде Тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея салган җигүле аттан да матуррак тагын нинди транспорт бар икән3 Туристик үзәкләрдәге бизнесменнар моны бик яхшы аңлыйлар Каһирә. Александрия портларында. Балеар утрауларында һәм башка бик күп урыннарда әле дә булса атлы тарантаслар тоталар һәм үзенен «Мерседес»ы. «Пижо»сы. «Волга»сы, «фольксваген»ы булган чит ил туристлары бары тик тарантаслы атка гына утырып йөриләр. Дуганы төз тотып, ат башын биек күтәртеп йөрү егетлек санала, дуганың ыңгырчакка таба ятып йөрүе егетнең булдыксызлыгыннан исәпләнә иде Кешеләрдә бабаларның рухы әллә нинди әмәлләр белән яши малай вакытта без әле борынгы татар җыры «Ак бүрек»нең сүзләрен белми идек Үскәч, зур булгач, өйләребезгә телевизор кергәч ишеттек. Ә анда болай җырлыйлар Җикс-ж. жик атларның яхшысын; Дугалардан биек башлысын Ат башын дугадан биек итеп күтәртеп йөрү әнә шулай бабайлардан килгән матур бер гадәт икән. Егетлек, булганлык билгесе икән Мин шуларны уйлап ятам, ачык форточкадан «Ява» мотоциклының котчык кыч тавышы ишетелә. Төн уртасында малайлар «егетлек» күрсәтәләр. Глушительне алганнар «Ява» узганда тәрәзә рамнары селкенә Бер әйләнәләр, ике Төн уртасы инде Күрше бакчада сандугачлар сайра- макчы була Ата сандугач ана сандугачка мәхәббәтен җырламакчы- мы икән? Әмма, нәкъ шул вакытта, пластмасса бүрек кигән Эдик. Руетик. Чуртик тагын әллә кем «Ява»сын тыбырдатып кабыза һәм. Алла. Элла. Мила. Ритасын сарык тиресе җәелгән багажнигына утыртып, гарасат куптарып, урамны бер әйләнә Сандугачлар тынып кә I I Мин тәрәзәгә кнләм дә аска карыйм Урамда — яктылык Өстәп т»1Пк .н нур көлтәләре астында Эдикка. Радикка Робертка тагын кем нәрдер утыра: Алла, Мила, Элла. Марина. Ара-тирә татарча сүзләр ычкына Да. син покрепче’ А то — очып барып упадешь! Шәп егетләр, шәп кызлар! Шәп яшьлек' Мин, боларга кызыгып, урыныма барып ятам. Әйдә, кыланыгыз, гомер — яшьләрнеке. Йокы ф керми. Узган җәй генә Актаныш болынында үткәргән ике кичемне хәтер- лим Арада миннән өлкәннәр дә бар иде — фронтовиклар Яшьтәшләр. ? тагын да яшьрәкләр бар. Сөн буенда балык тотабыз, балык шулпасы - пешерәбез Шулпа пешеп җиткәндә генә бер әчмуха да ипи юклыгын < ачыкладык Сөннең яры өстендә ике-өч чакрым ераклыкта авыл күренеп - тора Йә кибеттә, йә бер юньле кешедә безгә кирәкле бер бөтен * ипи булмый калмас. Як-якка караштык Ипигә чабарга кирәк. Бер ® интеллигент риза да булды Ләкин бердәнбер транспорт — ат. туарулы. = чирәм кимерә, мөкерт-мөкерт китерә, башында йөгәне дә юк. янына 2 килергә куркырсың Ат хуҗасы — балык күле каравылчысы — ниндидер 2 йомыш белән Сөннең аръягына, башкорт ягына ук чыгып киткән иде. 1 Атны кем җигә? Ипигә кем бара? “ ...Мин бераз арттырып сөйлим инде, әлбәттә, андый җирдә ат s җигүче генә табыла инде ул... Табыла ул. Әмма дә ләкин монда бит £ әле мин бар Яхшы костюмлы, яхшы ботинкалы, дәрәҗәле, «тәэсирле» ® иптәшләр арасында мин бар. Ә нигә мөмкин булганда егетлекне күрсәтs мәскә? Безме? Безме? Без.. Үлән утлап йөргән ялангач башлы ат янына җәһәт кенә атлап киләм дә кискен бер хәрәкәт белән башына йөгән кидерәм. Йөгәнләгән ат — сафка баскан солдат, парта арасына кергән авыл малае инде ул. Шуннан . Шуннан нишлисе? Хәтер эшли, кырык өченче еллар баш миеңә сулыгып-сулыгып әйләнеп кайта. Ә. менә болай: йөгән сабагыннан (тезгене дип тә әйтәләр) тотасы да. мәхлук атны тәртә арасына кертәсе. «Тәэсирле» иптәшләр яр.ым игътибар белән бу тамашаны күзәтәләр, сигаретлардан аксыл көл таякчыклары ясала. Мин боларны күрәм. һәм. атны җигеп куйгач, дуганың өске ягына уч төбе белән егетләрчә бер сугам да тагы да текәләтеп куям: янәсе, күрдегезме, менә без болай да була беләбез. . 1948 елның җәендә без җәйге сессиядә Казанның Арча кырындагы тарихи-матур бер бинада лекцияләр тыңладык. Анда педагогия институтының тарих факультеты урнашкан иде. хәзер исә анда ул бинаның стиленә, чыраена һич тә. һич тә инде туры килми трргдң спорт факультеты урнашкан. Менә шунда җәйге баллы-чәчәкле көннәрдә тарихтан лекцияләр тыңлаганда («Гай Гракх һәм Тиберий Гракхның җир законнары», яки: «Беренче Пуни сугышының социаль-экономик нәтиҗәләре» һ б.) көннең нәкъ үзәгендә, авылча әйткәндә сәгать бердә, без борынгы Рим тарихыннан бүгенге көнгә кайтып ала идек. Нәкъ сәгать бердә асфальттан (аудиториянең тәрәзәләре җәйге эсседә ачыла, элеккеге архитекторлар моны уйлаганнар, эсседә, бөркүдә тәрәзәне төбенә хәтле ачарга мөмкин Хәзер генә ул: унбиш катлы тартманы шәһәрнең иң калку урынына бастырып куялар да гаҗәпкә калалар бөтен җил. буран бүлмә эчендә, җәен бөтен эсселек — стенада, бөтен бөркүлек — бүлмәдә) чак- чок иткән тояк тавышы ишетелә. Тиберий Гракх та. Гай Гракх та онытыла. Тәрәзәдән карыйбыз кара тарантаста мәһабәт утырган ак сакаллы генерал бара Ак фуражкадан, ак мундирдан. Тарантас башында — мыеклы сержант Ат актык чутына кадәр бизәлгән Тәңкәле шлея, тәңкәле йөгән, камыт күннәрендә — җиз тәңкә Дүрт аягы да дагалы Чак-чок Барыбызның да тын кысыла, күздән яшь килә. Генерал исә һәркөнне шулай, өенә кайтып, әбәт ашап килә бирә Быел мин бакчабызда тагын печән чаптым. Иң җиләкле урыннарны чапкач аерым киптердем дә. бакча куенындагы ак мунча өйалдына кертеп, иске диванга түшәдем. Ни генә әйтмәсеннәр, дөньяда иң татлы йокы — хуш исле печән өстендәге йокы. Авылда җиләкле печән өстендә йоклаган бер төн шәһәрнең цемент, алебастр, обой, китап, келәм, мебель исе килеп торган бүлмәсендә йоклаган йөз төннән кадерлерәк Ике көннән мин бакча уртасына кечкенә генә бер кибән дә куйдым Дөньяда бнк күн матур рәхәт эшләр, мизгелләр бар. үзең җыйган. ремонтлаган машинага карап тору, язып бетергән китабыңның кулъязмасын күтәреп карау һәм башкалар Морҗачы үз эшенә әледән-әле читкә китеп карап ала. морҗасын әйләнеп уза. Умартачы, чүнниккә кергәч, кортларның тигез гөҗләп бал ташуларын зур канәгатьлек белән тыңлап тора Болар — бары да тәнгә, рухка рәхәтлек бирә. Болар турында язылган. Әмма язучылар, журналистлар тарафыннан тасвирланмаган бер эш бар әле дөньяда: ул — печән кибәне салу. Шуны үз кулы белән татымаган кешене мнн чын авыл кешесе дип исәпли алмыйм Гафу итсеннәр, ә ул болай Аласың шоп-шома бер киштә. Гадәттә, ул ак чыршы киштәсе була Аның бер генә ботагы да тырпаен калмаска тиеш Җирне бер генә көрәк тирәнлегендә алып, әлеге киштәне төп буе белән утыртасың Аннан бер. ике метр озынлыгындагы (кибәннең зурлыгына карап) күсәкләр белән як-ягыннан терәтәсең Күсәкләрнең читтәге башы җирдә кала, эчке башы, җирдән бер аршын чамасы күтәрелеп, кибән үзәгенә — әлеге чыршы агачына терәлә Бу корылманы «шеш» дип йөртәләр Моның максаты зур Печән кибәнен салып, очлап бетергәч, аны як яктан тырма белән .тарал матурлыйсын, тигезлисең Өстән очлаеп калган кибәннең «корсагы» чыгынкы була да. аска таба яңадан тарая Тарыйсың, тарыйсың да. аста җиргә тиеп торган итәкне бөтенләй алып бетерәсең. Каплап куйган шешкә кибән, шулай итеп, утыра да кала Астан җил йөри; җиргә тимәгәнлектән. яңгыр вакытында бер уч та печән череми. Бу — сәнгать әсәре Печән кибәне салган көн — зур рухи бәйрәм көн Ләкин быел бу бәйрәмдә мнн иркенләп шатлык кичерә алмадым Узган ел печән чапканда янымда улым бар и ie. миңа бераз чабышкач (шәһәр малае - чалгысы гел төртелеп торды), мнн аңа печәннең иң җиләклесен генә, кояшта җилләтеп, мунча өйалдына түшәргә куштым Чыклы төн иде. безнең бакчада берөзлексез чикерткәләр чурлады Улым белән без җиләк исле печәнгә сузылып яттык, мунча өйалдында каен мнллеге. нарат тактасы исенә җир җиләкле печән исе кушылган, кан сафланган, баш мие бушап калган иде Шунда, арган тәнне йокыга тарта башлагач кына, улым әйтте - Әти. йоклама, әйдә сөйләшеп ятыйк, диде Әллә ниткән томанлы тарлавыклар, ак болытлы тау аралыклары, ак каз мамыгыннан ясалган кибәннәр мине тирбәтә-тирбәтә әллә кая алып баралар иде. әллә ниткән бик чит 1авыш мине ул мамык таулардан җиргә төшәргә чакыра иде: — Әти! Йоклама инде Сөйләшеп ятыйк инде. Бераздан шул ук тавыш ак томаннар арасыннан мине тагын җиргә чакырды — 11 и Синең шул булыр инде Ярар, йокла. Бераздан улым белән аерылышу көне килде. Ул Төньяк хәрби флотына ачынды Ләкин әле хәрби ант кабул иткәнче, аларны Мурманск өлкә сендәге колхозларга ярдәмгә алып барганнар Хәрбиләрнең кызу эш өстендә авыл хуҗалыгына ярдәм итүе безнең кораллы көчләрнең бик фаидалы бер эше инде ул Шунда улым печән чапкан Чалгы көйләгән. Әтисенең җайлы, үткен чалгысын искә алган, минем туган нигеземне, мунча өйалдындагы соңгы төнебезне сагынган Ә мин быел, кибән куйдым да. кичен чикерткәләр концерты баш тангач мунча өйалдына кереп йокларга ашыкмадым Кибән төбенә тәгәрәдем Чыклы, баллы кич иде; кибән төбенә куйган транзистордан Казан концерты ишетелеп торды Чикерткәләр моңына кушылып. Хәйдәр Бигичев тавышы яңгырады Керим әле урманнарга. Урманнар карасына Сөйлим әле серләремне Сандугач баласына. can.iyiiiM баласына. баласына-а-а з,тәремә яшь тулды Чикерткәле чыклы кич җиләк исле печән, талгын җылы һава дулкыны, гаҗәеп талантлы Рөстәм Яхин музыка* ы. ерак океаннарда йөзгән, өч-дүрт айга бер хаты килгән газиз улым, үзәгеңә үтәрлек моңга ия җырчы тавышы, эчем тулы сагыш мин газап кичердем, саташам дип курыктым. Ә җыр һаман әле бәгырьне телгәли иде. Керим эле урманнарга Каеннар арасына Бәлки дәва табалырмын Йөрәгем ярасына. йөрәгем ярасына. ярасына-а-а Концертның шуннан соңгы җырын мин тыңламадым: чөнки кибән итәгендә тәгәритәгәри елый идем Бакчабыз зур. урам буенда - куе агачлык, шаять минем елавымны кешеләр ишетмәгәндер Көз көне мин. тегеләй итеп, болай итеп, үземә «командировка» оештырып. Балтачка бардым һәм әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән I арифҗан Мөхәммәтшин белән таныштым Бик мөлаем егет икән Сораш тым бу сүзләрне дөньяга чыгаруда Хәсән Туфанның роле зур булган икән Шуны белгәч, кибән төбендә түккән күз яшьләрем аклангандай булды Ә кыш уртасында — ерак тропиклардандыр инде ай буе йөргән бер хат килде Улымнан. «Әти' Без монда берничә малай Татарстаннан Хат язганда миңа «Керим әле урманнарга» җырының текстын язып җибәр. Быел да печәнне үзең чабасыңмы? Әни авырмыймы? Апаның укуы ничек бара? Барысын да әйтеп яз!» Менә шулай Радиодан якһ телевидениедән Хәйдәр Бигичев бу җырны җырлаганда берәү елый. елый. Елак түгел ул үзе. тормыш аны еламаска өйрәтте, ләкин җир йөзендә сагыш, хәсрәт, дигән нәрсә бар бит әле. аны кая куясың, аннан ничек качасың? Кара \р маннарга. каеннар арасына һәрвакытта да кереп булмый бит Кара урман ул Балтачка. Гарифҗанга якын, ә Казанга — шактый ерак. Әйе. ерак. Кеше рухының астын-өскә китереп айкаучы, җимерүче, сүтүче иң зур хис нәрсә? Мәхәббәтме, дәртме? Ачумы, нәфрәтме, шатлык мы. кайгымы? Максатмы? Минемчә элек алар өчәү иде: мәхәббәт, нәфрәт, максат Хәзер уйлыйм Тагын бер зур хис бар үкенү. Нигә генә теге җәйге чикерткәле төндә йоклап киттем, нигә улым белән таң атканчы сөйләшеп ятмадык икән? XIV Ave Caesar monturi te salulant" Унсигезем тулган ел иде Шул елны миңа беренче тапкыр аракы эчерттеләр Ак күмәч ул вакытта бик сирәк күренә иде аны, бәйрәм көн булу сәбәпле, районнан авылга китерделәр - мин күмәч каптым Төн уртасы иде. мин. клубның арт ишегеннән йөгереп чыгып. кар өстенә төкергәләп озак тордым Яшь. таза идем, эчемлек башыма китмәде. Мине бераздан тагын кыстадылар, тагын эчеп кара ' Исәнме. Цезарь, үлемгә баручылар сине сәламлиләр' (Латинча Рим гладиаторда рынын аренага чыкканда императорны 1әламләү сүзләре) дым да төкердем Әчергә кыстаучыларга: — Шуның нәрсәсен мактыйсыз, моннан сон, авызыма алачак түгелмен,— дидем Без ул төнне бик арыган идек Авыл советында иртәдән алып төнге унбергәчә утырыш барды Идарә каршындагы карга күмелгән рәшәткә башларын көне буе атлар кимерде, чанадагы печән-салам- нарны таратып, кош-корт, бала-чага кайнашты. Унлап егет ат белән урманнан чыршы ташып торды. Инде урамның ике ягына да чыршылар төртеп чыктылар Уку йорты мөдиренең өенә кайтып куймаганына инде атна була иде. Ул салкын җилдә, баскыч куеп, кибет каршындагы телефон баганасын кызыл тукымага төрде. Аның җилгә җибәрелгән сырмасы, пиджагының кесәләре тулы кнопка, шөреп, авызында бер уч кадак иде. Авыл советының ишегеннән пар бәреп торды Председатель Гыйн- ду. берничә көннән бирле кырылмаган яңагын учы белән ышкып, тагын бер тапкыр исемлек тикшереп чыкты: — Тәк,— диде ул карлыккан, йончыган тавыш белән. — Димәк, беренче бригададан кеше уяту өчен ике ат билгеләнә. Бер атны Сәгъди җигә Аның гармунчысы Равил. Икесе дә беләләрме? Бу атта җырлаучылар Гафур, Хәлим. Сәяф. Тәкыюлла Яхшы. Икенче атны Нургали җигә Гармунчы — Хәлиф Җырлаучылар Әһә. болары да бар Димәк, тагын,— Гыйнду сәгатенә карап алды,— тагын алты сәгатьтән бөтен урам шау итеп торырга тиеш. Бригадир иптәшләргә бурыч: бу егетләрнең барысын да кичтән конюшня өенә китерергә кирәк. Шунда гына йокласыннар. Димәк, иртәнге дүрттә аларны уятырга Биштә олы, урамнан узарга, аннан — арт урамнан. Сораулар бармы? — Иптәш Хәйрнев. миндә бер сорау бар,— дип күтәрелде бригадир Мәүлет - Тәкыюлла җырлый алмыйм ди бит. Салкын аракы эчеп тамагы беткән Бераз бәхәстән соң Тәкыюлланы алыштырдылар. Аннан клубта уен оештыручылар исемлеге тикшерелеп расланды. Иртәнге сәгать биштән түгәрәк уен башларга кирәк булганлыктан, аларны да клубка кичтән үк җыеп кундырырга дигән карар кылынды. Тагын бер мәртәбә буфетлар мәсьәләсе каралды Ике кибетче дә басып сөйләп бирделәр Тәслимә буфетында алты тартма төрле эчемлек, ике капчык сайка, бер тартма «Беломор», ике тартма «Прибой» бар икән. Хәмдия буфеты яхшырак хәзерләнгән дип табылды Монда Хәмдия үз хуҗалыгында суелган бозау итен пешереп, кискәләп, турап, сатуга куячак Шуның өстенә — аның биш тартма эчемлеге гел чирек литр- лыдан гыйбарәт Бу инде килгән кеше өчен уңай Ике буфетка бер ат беркетелде: эчемлек җитмәү куркынычы бар иде, районга чабарга туры килүе мөмкин. Авыл советының эчке бүлмәсенә комиссия әгъзалары өчен урын әзерләделәр. Мич артындагы киез итекләр, иске пәрдәләр, авыл советы мөлкәте булган бер толып — барысы да өстәлгә җәелде. Төнге сәгать унбер иде . Без авыл советыннан клубтагы буфетны карарга дип чыкканда коридорда аяк төртерлек урын юк иде Авыл советы бүлмәсенең ишек кырыена ук сыенып Әһли карт белән аның карчыгы Бәдрика- мал утырганнар Сакал-мыегын рәтләгән Сэлах карт та. таягын кочаклап, алар янына кысылган. Урын җитмәгәннәре басып торалар иде. Монда да пар чыга, монда да тыгызлык. Боларны күреп. Гыйнду- ның борчулы йөзенә шатлык йөгерде — Йә. иптәшләр, сынатмабызмы иртәгә? — диде. — Шту син. иптәш Хәйрнев,—диде аңа Әһли карт —Менә без карчык белән беренче булып тавыш бирергә уйлыйбыз Тагын җиде сәгать утырасы калды. Нәрсәсе бар аның! Гәзиткә бирерсез бит? Без буртка керлек һәм әнә шунда мин беренче тапкыр кулыма эчемлек ал ым I ыйнду әйтте: «Йокы алдыннан зарары юк аның, нервларны Ашата ул», диде. Кемендер тавышына мин сискәнеп уяндым Каршыда. елмаеп. ГыйнУ тора иде Ул кырынган, кителенә орден шакмаклары тезгән. шат авыш белән: * Итәшләр. сәгать нәкъ дүрт, өстәлләрегезгә чыгып урнашы- Э гыз. — 5 Кич0н әзерләнеп куелган өстәлләр янына кереп утыргач, кирәк- = яракны/гагын бер тапкыр тикшереп чыктык барысы да урынында 2 иде С/ать биш тулганда караңгы урамда шөлдерләр, кыңгыраулар ♦ яңгырлыСалкын таңда егетләрнең карлыккан тавышы ишетелде: ® Кулымдагы балдагымның =! Исемнәре Кифая. Басыйм баскан эзләренә. g Баскан эзләрен кая ЩуДый ук кыңгыраулы, шөлдерле ат белән арт урам буйлап та уз- J дыЛР Тагын ярты сәгатьтән без утырган бүлмәнең тактасы, кори- * додагы халыкның кысылуына чыдый алмыйча, чарт-чорт килә баш- £ л^ы Барыбыздан да бигрәк Гыйнду борчылды Ул берөзлексез тә- ? мке тарта, графиннан су эчкәләп, ишекле-түрле йөри Сәгать алты утарга чирек калганда бүлмә ишеге каерыла башлады Коридорда, ртык тавышланмыйча гына, сытыш, кысыш бара иде. Гыйнду түше- ә тезгән орден шакмакларын рәтләде, коела башлаган юка чәчен .ыпыргалады Такта ишекнең астагы күгәне ватылып чыкты Бүлмә тактасы чыгыр-чыгыр килә иде. Ниһаять, сәгать алтыны сукты Гыйнду ишекнең келәсен алып ачып жибәрде. Ул халыкны тәбрикләргә тиеш иде. Ләкин — Иптәшләр! — дип кенә калды Шашкан халык төркеме аны этеп-сытып. ияртеп, безнең өстәлләр арасына кертеп жибәрде Ишектән беренче булып килеп кергән Әһли агай белән Бәдри карчыкның бишмәтләре чишелгән, битләре кызарган, алардан пар бәреп тора иде Алар артыннан Сэлах карт кереп, бер өстәлдән икенче өстәлгә бәрелгәләп йөри башлады. Күз ачып йомганчы бүлмә халык белән тулды Күзләр тонган, ата-улны, ана кызны белми иде Бу ыгы-зыгының иге-чиге булмас кебек иде. безнең колакларыбыз тонды Гыйнду. телефонны борып, районга чылтыратты. — Әйе. әйе' Алты тулып бер минутта иң өлкәннәрдән Әһли агай. Бәдри әби. Сәлах агай үзләренең тавышларын бөек юлбашчыга бирделәр Унбиш минуттан районнан телефон чылтырады — Утыз биш-кырык процент чамасы, дип кычкырды Гыйнду Бер сәгатьтән? Аңарчы ук бетерербез! Безнең өстәлдәге исемлек буенча тавыш бирүчеләрнең соңгысы килеп китте Мин. тын алырга дип. урамга чыктым Мин инде тәүлек буе эшләгәнмендер дип уйлаган идем — әле яктырмаган да икән Башым бераз гына чуалып китте Тышка таба ап-ак пар бәреп торган клуб ишегеннән эчкә керүгә, мин хәйран калдым: клуб эчендә аяк басарлык урын юк. мамык шәлләрен муенга төшереп өйгән яланбаш кызлар. ак киез итекләренең кунычын сыдырып киң чалбар балакларын лыпырдаткан, сырма кигән егетләр түгәрәк уен уйныйлар иде. Күбесенең авызында папирос. Сәхнә буендагы буфет тирәсе гөр килә. Атта кеше уятып йөргән егетләргә бригадир Мәүлет исемлек белән колхоз чутыннан берәр стакан эчемлек өләшә. Сәхнәгә өлкәнрәкләр җыелганнар Анда бию бара. Шактый ук кызып алган Әһли агай бе лән Сәлах карт парлап бииләр Бәдри карчыкка да әллә нәрсә булган. ул плюш бишмәтен чишеп жибәргән. күзләре тонган. Ул Әһли артында чүгәли-чүгәли бии. үзе бер өзлексез кычкыра: — Мин беренче булып! Карт белән без беренче бЛып бирдек' Тавышыбызны аңа бирдек! — дип. стенадагы зур портртка төртеп күрсәтә. Шул арада. Сәлах белән Әһли арасына кереп, би-бии җырлап җибәрә: Бие егет, бие егет. Аның биисе килә. Алты кадак, җиде кадак Аның тегесе килә,— дип. иләмсез тавыш белән көлә. Сәгать иртәнге җиде дә тулмаган икән әле. Клубта баш чыңларлык тавыш Бераздан клубка арган кыяфәтле Гыйнду киле керде Маңгаен яулык белән сөртәсөртә: - Почти йөз процент.— диде. Тагын ике генә кеше калды Әле генә мәгълүмат бирдем. Йә инде, бер тынычлап уен карыйк. Бәдрикамал карчык белән картларның биюе күпме дәвам иткән булыр иде. әйтүе кыен. Ләкин бер мәлне, кисәк кенә, таныш Т|нды: клубның уртасыннан почмактагы буфетка таба ике кеше килә иде. Аның берсе — җыйнак жакет өстеннән шәл бөркәнгәне, озын ара юбкалы — шушы авылның карт укытучысы Сафура апа иде. Ә яын- дагысы — чалбар балагының берсен бөтенләй югары күтәртеп бөләгәне, сыңар аяклы, култык таякларына таянып эре сикерешләр бе^ң «шыгыршыгыр» алга атлаганы — Сафура апаның фронттан каткан улы Хәмит иде Сәхнәдәге биючеләр кисәк кенә айнып киткң күк булдылар. Сафура апа. буфеттан крендельләр алып, кара сумк. сына салды. Хәмиткә бер пачка «Беломор» алып бирде. Аннары ала, сәхнә кырыендагы эскәмиягә барып утырдылар. Гыйнду алар беләь күреште. Сафура апаның сәламәтлеген сорашты. — Мин инде яшьтәшкә ящик җибәртмәдем, кеше арасында бер күңеле ачылып кайтсын дидем.— ул Хәмиткә карап елмайды Гыйнду белән Хәмит фронтта бергә йөргәнлектән, алар арасында ниндидер сүзсез ихтирам саклана иде. — Рәхмәт, күрше,—диде Сафура апа Гыйндуга. —Без әле. сөй- ләшәсөйләшә килеп, соңга кала язганбыз икән. Миңа калса, мин үзем көн яктысын яратам Халык бик иртәләгән икән... Кояш чыкканчы ук сайлап бетергәч, көндез нишләрбез? Хәмит белән Гыйнду тәмәке кабыздылар. Сафура апа яңадан түгәрәк уен башлаган яшьләргә дәшмичә карап утырды. Кем белә, бәлки бу вакытта ул үзенең ирен — шушы авылда Совет властен урнаштырган коммунист укытучыны, утыз җиденче елгы беренче сайлауда участок комиссиясе председателе булган Зәкине уйлап утыргандыр Сайлаудан соң бер генә кич тынычлап йоклады шул Зәки. . Нәрсәдер булды, нидер булды. Шаһитлеккә нибары ике кешене — Әһли белән Бәдрикамалны гына чакырдылар ул төндә. Шуннан Зәки коммунист суга төшкән балта кебек юк булды. Аннан ялгыз калып бала үстерү Сугыш Аяксыз Хәмит. Бәдри белән Әһли теге беренче сайлауда да шулай парлап биегәннәр иде. Аннан бирле күпме гомер үткән... Сафура апа белән Хәмит клубтан чыгып барганда түгәрәк уен- дагылар. уртага кергән кызга карап, тигез, көр тавыш белән җырлыйлар иде: Дустым пәлтә тектергәнсең. Итәген бөктергәнсең. Зәйтүн гөлләр арасында Зифа буй үстергәнсең.. Без клубтан чыкканда авылның тегермән очыннан таң сызылып килә иде. Кырык тугызынчы елның февраль иртәсе әнә шулай хәтердә калган XV Бүген төнлә бер төш күрдем. Акбүз атка атландым. Күргән төшем ырас килде — Сезне күреп шатландым. Халык җыры Халкыбызда төш күрү, төш юрауның тормыштагы тирән мәгънәсе. тоткан урыны бабайлардан яшь буыннарга бик борынгы заманнардан бирле тапшырыла килгән Бу — бөтен халыклар өчен дә уртак сыйфат Ләкин безнең халыкта төш күрүнең мәгънәсе ике чорда ике тапкыр көчәйтелеп, куәт алган: вакыт-вакыт бакчачылар да алмагачны шулай көчәйтеп алалар бит әле. ашлыйлар. Моңда да шулай «Кыйссаи Йосыф»тагы төш күрү хикмәтләренә, берничә гасырдан соң. «Таһир-3өһрә»дәге төшнең тирән, дөньяви мәгънәсе килеп кушылган Боларны укып, тыңлап яшәгән халкыбыз төш юрау белән үзенең рухи дөньясын баеткан, физик эш белән йончыган тәненә рухи тормыш тудырган, төш күрү, төш юрау аның яшәешендә зур бер шигърияткә. мәгънәгә ия булган. Төш юрау турында Казанда китап та басылып чыккан Дөньяда кешелек җәмгыятенең яшәвенә зур зарар сала торган кыргый көчләр бар: су басу, вулкан ату. җир тетрәү, корылык, янгын. сугышлар Юньсезләр кулына килеп кергән атом-төш коралы, химия Болар - күз алдындагы дошманнар. Күзгә күренмичә, аста яткан дошманнар бар арадан берсе - надан галим. Парадоксмы? «Галим» — «надан»? Әйе. шулай да була. Чөнки ул берәр гыйльми оешмада, югары уку йортында эшләп утыра, галимнәргә бирелә торган дәрәҗәләрне йөртә, урын били. Галим димичә кара! һәм ул. шушы исемнән файдаланып, халыкка акыл өйрәтә Имеш, төш юрау — зарарлы гореф-гадәт, бу — диннән, ә дин — халык өчен әфьюн Әфьюн икән, димәк, аңа каршы көрәшергә кирәк Төш күрмә! Күрсәң дә сөйләмә! Сөйләсәң дә юратма Син нәрсә? Техника заманында төш юрап ятарга? Коммунизмга чыкканда! Бюрократ галим әнә шулай фикер йөртә Ә шул вакытта безнең авылның солдат хатыны Гафифә апай төш күрә: сугышта хәбәрсез югалган Габдрахманы кергән аның төшенә Гафифә апа сугыш алдыннан гына ана кияүгә чыкты, яратып чыкты Шуңарчы бер генә егеткә дә тәненең бер генә урынына да кагылырга рөхсәт итмәде. Габдрахман авылдагы өч гармунчының берсе иде. Гафифә апа үзенең Габдрахманын җиңел алмады, көрәшеп. күп көч түгеп, башка кызлардан аралап, яулап алды, әмма нибары алты ай бергә яшәп калдылар. Сугыш Сугыш исә бөтен егетләрнең дәрәҗәсен тигезләде; гармунчымы син. жырчымы. биючеме — барыбер Габдрахман югалды. Хәбәрсез Шул җәйне үк. Менә көз җитте, кыш керде, озын төннәр башланды Солдат хатыны Гафифә һәр төнне төш күрде, Габдрахманы — ак күл мәк-ыштаннан — гармун уйный Кыш буе бер төш керде аңа Кыш буе бу төшне күрше карчыклары аңа болай юрадылар: ак күлмәк- ыштан кию — шатлык, сәламәтлек дигән сүз Димәк. Габдрахманың сау-сәламәт, шатлыклы тормышта (!) яши Гармун уйнавы — тәгаен генә — юл. Юл төше. Димәк, ул инде юлда, кайта Гафифә апа бу төшне сугыш беткәнче күрде, аннан бу төш сирәгәйде, сугыш беткәнгә инде кырык ел булды, әмма теге төш. сирәк кенә булса да. керә әле аңа: Габдрахман ак күлмәкыштаннан, йөзе көләч, үзе тальян уй- ный, үзе елмая, үзе бер сүз дә дәшми Дәшмәвеннән бераз шикләнә тол хатын, чөнки аръяктагы Хәерниса карчыкның әйткәне бар. мәет төштә свйл әшм и Гафнфә апаның, менә ничә еллар инде. Габдрахманын сөйләштерәсе килә, ләкин ак күлмәк-ыштанлы солдат авызын ачканда гына ул уянып китә. Тол хатын хәбәрсез югалган ирен әле һаман да көтә. Бу төш турында ннгә әле шулай озын итеп язам мин? Сәбәбе бар .Сугыш узган якларда йөргәләдем. Шул җирләрдә хәрби хезмәт уздым. Соңгы вакытларда исә шул якларда ялда, сәяхәттә бул- галадым. Латвиядә йөргәндә Юрмала курортының үзәге булган храмга кердем. Аны безнең разведчиклар фашистлардан төнлә кинәт бәреп кереп алганнар. Шул минуттан Юрмала өчен канлы көрәш башланган. Бу храмны. Юрмаланы азат иткәндә һәлак булган сугышчыларның исемлеге Дубултыдагы музейга эленгән. Шулар арасында минем игътибарны җәлеп иткәне «Хәсәнен Г » дигән солдат фамилиясе булды. Гафнфә апаның ак күлмәк-ыштанлы гармунчы иренә бик тә туры килә бит ул! Мин шул көнне үк туган авылыма хат яздым Дубулты храмында Гафнфә апаның иренең исеме язылган, ул шунда һәлак булган, дидем Менә бит шатлык Авылдашымның кайда үлгәнен ачыкладым Дубултыдан кайтуга, шәһәрдәге бетмәс-бөкәнмәс эшләремне бер читкә куйдым да. авылга ашыктым. Гафнфә апа белән без сугыш вакытында бергә нужа күрдек, ул—тол хатын, мин — тал чыбыгыдай сыек, арка терәксез, әтисез бер бала идем: сугыш еллары авырлыгының нәрсә икәнен белмибез түгел, очрашсак, сүзебез бетми, көләч йөзле юаш Габдрахман абыйны (мин аны бераз гына хәтерлим) искә алабыз; моны искә алу. ничектер, безнең сөйләшүләрнең төп бер мәсьәләсенә әйләнгән, әйтерсең лә. без тегене-моны болай гына, әнә шул төп мәсьәләгә килеп чыгарга әзерлек йөзеннән генә сөйләшәбез Менә мин авылга кайттым да, гадәттәгечә, су буена төштем, үземне адәм иткән, кеше иткән чишмәнең суы белән битләремне юлым, учыма алып суын эчтем Аякларымнан салып, безнең чишмә тирәсендә генә үсә торган су үләненә басып йөрдем. Бу үлән гаҗәп җиргә ятып үсә, сары чәчәк ата. чәчәген бал кортлары тәкатьсез булып суыра, безнең авыл казларының иң зур афәте шул: яшькелт-сары йомгак бәбкәнең үтә күренмәле тәпиен шул кортлар чага, мәхлук бәбкәләрнең аңламыйча өсләренә басканын бал кортлары гафу итми. (Йә инде. нигә алай явыз булырга? Үткен коралың бар дигәч тә! Бәбкәләр кызганыч бит! Бичаралар, температуралары күтәрелеп, ике-өч көн буе башларын салындырып йөриләр, тәгам-ризык капмыйлар, ә алар- ның эгоист аталары. «Бу бала инде барыбер кеше була алмый» дигән биологик принциптан чыгып, тегеләрне чукый башлый) Әйе. шул үләндә рәхәтләнеп яланаяк басып тора идем, күрәм, чишмәгә таба чиләк-көянтә белән Гафнфә җиңги төшеп килә. Җитмешләр бардыр инде — чишмәгә һаман үзе йөри, киленен көтеп тормый. Менә хәзер исәнләшәбез, менә мин хәзер аңа Дубулты храмындагы исемлек турында сөйлим — Исәнме. Гафнфә апа' Ни хәлләрең бар? Авырмыйсыңмы? Ләкин мин болармы әйтә алмадым. Берьюлы ике хәл булды: явыз бал корты минем аякның баш бармагын чакты, һәм Гафнфә апа. кинәт туктап, сукмак кырыена чиләк-көянтәсен куйды да таудан өскә таба кирегә китте Бер минуттан аңладым «Габдрахманын шунда күмелгән» дигән кара хәбәрне ишетәсе килми иде аның Ул әлегә кадәр үзенең теге, инде сирәк керә башлаган, ак. музыкаль төше белән яши иде Ә мин. ахмак, шул матур төшне үтерергә теләгәнмен. Хәзер без инде очрашмыйбыз. Авыл урамыннан мин узганда Гафи- фә апа капкасы эченә кереп кала. Бер гаебем дә юк инде минем, ләкин — гаепле дә... Нәзаһәт апа исә гел кара төш күрде Кара төс - кайгы. Гел сөй- ли иде Аның хәбәрсез югалган ире Гыйззәт төшкә гел кара киемнән керә икән. Бер сүз дә дәшми, гел кара. ди. Димәк, үлгән Нәзаһәт апа иренен елын уздырды, сәдакасен бирде, карточкасын зурайтты, берни дә көтмәде, өметен өзде Тик ана да тыныч яшәргә язмаган икән, сугыш вакытында «Смершжта («Смерть шпионам»!) хезмәт иткән Исхак кайтып төште. Погоннар — хикмәт! Сугышка кадәр Казанда юридик мәктәпне тәмамлаган иде, сугышта да шул хезмәттә бул ган Кайтты, храмны хуш исле сигара төтене белән шаккатырды, авыл агайлары самосад тарталар, аны кабызганда көйгән чәч-тыр- нак исләре чыга иде. ә монда — Куба. Мексика дигән хикмәтле илләр исе чыкты, халык бу илләрне кино буенча белә иде Менә шул майор Исхак, кичен көту кайтканда урам уртасында Нәзаһәт апа белән күреште дә. әйтеп тә куйды: I ыйззәт абыйның язмышы кыл өстендә иде,— диде. — Үз кулына үзе аткан. Самострел Аның өчен статья бер генә — үлем җәзасы Миңа туры килде. Кызгандым. Ага да белмәгән, бичара, уч төбе нә төбим дип. чәнчи бармагын алдырган Строевой. Сул кулда. Но факт. Мин коткардым Алдынгы колхозчы, дидем, хатынын сагынудан гына, дидем Нәзаһәт әйләнә-тирәдәге күп ирләрнең башын чуалткан чибәр, мут бер хатын иде. Гыйззәткә ул зур көрәштән сон эләккән, әмма яман дан белән килгән иде. Гыйззәт исә аның өчен җанын бирергә риза, тик менә сугышның гына нигә, ник башланганын, үзенең нигә бу окопта булуын, ә яшь. таза бәдәнле, куәте чиктән ашкан хатыны - - кыйгач кашлы, күзләрендә мәче тояклары уйнап торган егерме яшьлек Нәзаһәтнен өйдәге агач караватта ялгыз ятуының сәбәпләрен һич тә аңлый алмый, халыкара политик хәлләргә мөнәсәбәтле итеп уйлап карарга да теләми иде. Аны штрафбатка озаттылар, кырык икенең җәендә ул исән иде әле.— дип, майор Исхак тол хатынның кара төшен җимерде. Шул көннән башлап тол хатынның төшенә, кызыл миләш, кызыл жиләк тәлгәше тотып, штрафник Гыйззәт керә башлады. Төштә кызыл төс — безнең авыл халкында кысыр хәсрәт Ягъни, бераз борчылып аласың, әмма, юкка гына. Бернинди хәсрәт тә булмый, килми сиңа Тик нигә әле Гыйззәт ак күлмәк-ыштаннан керми, нигә әле ул да гармун уйнамый? Габдрахманның бертуган абыйсы бит ул. авылның менә дигән көрәшчесе иде бит Гыйззәт! Юк. төштә Гыйззәт ак күлмәк-ыштаннан күренми Гармун да уйнамый Димәк, исәнен-исән. әмма кайтырга җыенмый Нәзаһәт апа шул төшләрне күреп, теләгән төшен күрә алмыйча олыгайды Инде төш тә күрми башлаган иде Тик. көннәрдән бер көнне аны колхоз идарәсенә чакырдылар Олыгайган, яшьлекнең бөтен серләрен үзендә саклап, кешеләргә рәнҗемичә генә, аргы якта гы агачлыкка сәфәр кылырга күңеленнән әзерләнгән Нәзаһәт җиңгинең күңелен тагын бер тапкыр тетрәтеп алдылар Идарәнең ишегенә «Агроном» дип язылган кысан бүлмәсендә аны шомырт кара чәч ле, кайгач мыеклы, шомырт кара күзле мөлаем егет каршылады. Тол хатын аңлады: бу егет районнан түгел Бу — ерактан. Казаннан Егет сорашты, сөйләттерде: Гыйззәт —кем. ниләр сөйли иде. ниләр язды, ничә хаты килде? Юк. күп килмәде. Соңгы хаты сакланмадымы? Юк. аны кем сакласын, кем белсен соңгысы дип? Бала туачагын белә идеме? И. язган идем инде, туды дип. язган идем, хатым кире кайт ты Кырык бернең көзеннән бирле рәтләп аңлаша алмадык Туганын белдеме икән Сөембикәмнең, юкмы өзелдек. Ирегездән хат килгәне юкмы? - Бәрәч, нинди хат? Кара егетнең күзләрендә дым сизелде. Йә, ярый апа. сәламәтлек телим сезгә,—дип. урыныннан торды ... Күпмедер көннәр хзгач. почта бүлегенә Нәзаһәт апа исеменә хикмәтле бер конверт килде Конвертны ачканчы. Нәзаһәт апа мәктәпкә йөгерде, анда шәһәрдән килгән күзлекле бер кыз бар иде. аны дөнья халыкларының җиде телен белә, менә тагын ике генә ел эшли дә. аннан китә дип сөйлиләр иде Күзлекле кыз исә каушап калган тол хатынны үзенчә шатландырды - О. апа. миңа, инглизчә күпме китап укып та. Америка Куш ма Штатларыннан килгән хатны укырга туры килгәне юк иде. - диде һәм укып бирде.. Шул көннән башлап Нәзаһәт апа күршеләренә һәр көн төш сөи ли башлады, каядыр барганда юлында куян очраган Аркылы чыккан Бу инде — начар Сугышны узган, агач аяклы Минһаҗетдин өсти: — Куян күрдеңме—шәп түгел инде ул. Димәк, синең Гыйззәтең тегеләргә хезмәт итә Әнә сугыш вакытында барасың походта, ар када — капчык, әйтәләр, шту ступлениегә керәбез, дип Барасың шулай атлап, дырут юл аркылы куян чабып уза Безгә ярый, куян тек куян, ну да инде урыс белән хахул борчыла Ну. диләр, братцы, бет тек. болай булгач Бигрәк тә картлар борчыла Тәмәке тарту китә, йөткерә башлыйлар — нирвыдан Куян — начар. Гыйззәт табылмады, аның тол калган хатынына исә төшләр гел керә торды Гыйззәтнең бу җирдә истәлеге булып калган бердәнбер кызы Сөембикә гомере буе үпкә туберкулезы белән иза чикте, санаторийларга бармады, врач дәвасын санга сукмады, үзен сакламады Җиткән кыз булып йөргәндә анысы да берөзлексез төш күрде Теше бер генә эчтәлекле була иде бала имезә. Йә кыз бала, йә нр бала Күрше Гайшә карчык төшне төп-төгәл генә юрап бирә: һи-и. балакаем, үпкәңне тбирклүз корты кимерә инде синең Бала имезү — шул инде ул. шул инде ул. Бигрәк тә ир бала имезү .. Гыйззәтнең үзе күрмәгән сылу кызы, әнә шулай бала имезә-име- зә. якты дөньядан китеп барды Язын, язгы ташулар акканда китте. Ул үләсе төнне әнисе яман төш күрде башына яулык өстеннән күн бүрек кигән дә. кыш көнендә колхоз басуындагы эскерттан салам йолкын икән Шунда кап-кара шинель кигән Гыйззәт килеп чыккан да Нәзаһәттән күн бүрекнең яртысын сораган Тегесе биргән. Бүтән сүз булмаган Төшне авылда, бу төбәктә көне буе эшкәрттеләр Гайшә карчыкның юравы бәхәссез булды: - Мәет инде ул Гыйззәтулла. мәет. Кара шинель дисеңме? ҺИ- H. аңа дога гына кыл инде син. Кара булгач — юк инде. Анысы ярын аның, тик менә Сөембикәне алырга килгән бит ул Мәет әйбер алдымы — бетте инде. Бүген-иртәгә өзелер бичаракай, яныннан китмә Фронтовик Минһаҗетдин исә төштән чынбарлык ясарга тырышты Кара шинель дип Маряклар гел кара шинель кия Әллә мужыт ул әле Америкадафәләндә диңгез портында эшлидер Эшсез калгандыр аларда гел шулай. Мужыт аның кабар ризыгы юктыр, шул кергәндер сиңа, күңеленнән синнән ризык өмет итәдер Аннан Минһаҗетдин үзенең дүрт класслы белемен география буенча эшкә җикте — алар тыкрыгында өлкәннәр арасында белемнәр шул тирәдән дә узмаган иде. — Бәлки мужыт ул тимер юлда проводник-фәлән булып йөридер Аларда тимер юл муре Филадельфия дисеңме. Вашингтонмы, һәрбер се безнең Арча кадәр ике булыр Проводникның билгеле инде анын — кара шинель Бер әшипке ясаган да. кайтырга кыймыйча ята инде ул. бичара. I ыйззәт. шулай итеп, төштә берәүгә дә юньле күренмәде Юньле кешене, югыйсә, төштә башкача күрәләр. Безнең авыл халкы төсле теш кенә күрә Бездә «аклы каралы» төш юк Урманлы, чишмәле, инешле авылда төсле төштән башка мөмкинме соң? Әнә Сөембикә, бичара. Гайшәттинең төшенә әле дә булса гел яшел чирәм өстендә йөргән кыяфәттә керә Бу инде - риза дигән сүз: җир астына әнисеннән, тыкрык күршеләреннән риза булып кереп ятты дигән сүз Сөембикә беркемнән берни сорамый төштә. Ә үзе Гайшәттигә. кайчак үз әнисенә. , йә яулыгын салып бирә, йә — бармагындагы йөзеген Авыл халкы моны ? бик матурга юрый: мәетнең бирүе һич тә начарга түгел, юньлегә генә ул. " Алмасын гына, сорамасын гына. 1 ик Нәзаһәт җиңгигә соңгы елларда > башка төрле төшләр кереп йөдәтә башлады Теге кара егет килеп киткәннән соң. авыл халкы арасында (дус ♦ бар. дошман бар) төрле хәбәр йөрде Тынычлык китте. Берни белмичә. “ «әллә исәндер» дигән өмет белән яшәве әле яраган икән Ә монда = гайбәт китте: Гыйззәт, имеш, чыннан да исән Нәзаһәтнең теге еллардагы гннаһысын һич тә гафу итә алмыйча, чит илләргә киткән һәм - шунда өйләнеп яши икән. Теге егет шуны юлларга килгән, имеш. ' Ж.ИТМӘСӘ. җиде дәрья артыннан килгән чит телдәге теге хат та кешеләргә - мәгълүм булды Күзлекле шәһәр кызы билгесез кеше язган бу хатның ; эчтәлеген («Миссис Нәзаһәт. сезнең балагыз бармы, ул бала кызмы. - егетме, ул исәнме, кайда эшлр. шуны хәбәр итә алмассызмы? .) бер J кешегә дә чыгармаска ант итсә>дә. директор хатынының кысуына чыдый =• алмаган, әйткән: тегесе шуның барабәренә. РОНО белән сөйләшеп, моның авылда эшлисе өч еллык срогың бер елга кыскартырга үз өстенә алып ант эчкән Шәһәр кызы түзә алмаган Нәзаһәт түти шуннан соң озак вакыт саташулы төннәр уздырды Урамнан узганда бөтен кеше аның турында сөйли иде сыман Яшь вакытта кемдә ниләр булмаган Нигә мнне генә сөйлиләр? Минем артымнан кемнәр генә йөрмәде, кемнәр генә бакча башыбыздагы каен төбендә тез башларымны кочаклап елама ды-» Егетләр күзе төшәрлек булгаяргма мин гаеплемени? Шундый бәйләнде берсе. Ихсан исемле — шахтада эшли, буйлы-сынлы, чибәр, акчалы егет иде,— җәйге кичнең берсендә, кесәсеннән кәгазьле конфетлар чыгарып, каен төбендәге чыклы үләнгә сипте, аннан кара калын шешә чыгарды аерылыр алдыннан яктыра башлаганда яшь. мут Нәзаһәт укыды «Алабашлы - дип язылган иде. ләкин моны укыганда ул ниндидер татлы төш эчендә иде әле Шахтер егет шундый итеп ялынды, бәйләнде, сагыз булды Елады, ялварды (Моңа, мондый һөҗүмгә кыз бала түгел, карт каен үзе дә түзмәс иде...) Дөрес, бу очрашу соңгысы бу 1ды, чөнки нәкъ иртәгесен, чемодан күтәреп. Донбасс ягыннан юантык бер яшь хатын кайтып төште, туп-туры Хәйбри абзыйларга барып керде һәм. солдат хезмәтен патша заманында ук узган Хәйбри абзыйның русча белгәнен чамалап алгач, туп-туры русчалап ярды Я — жена твоего сына Иксаиа. я беременна. - диде Әллә чегән, әллә әрмән, әллә төрек кызы иде Шахтер Ихсан ул төнне урамда таң атканчы шаулады Төшереп алган кешене ул елларда бик тиз аералар иде Ихсан, бөтен авыл егетләрен җыеп, урам иңләп йөрде, акыл иясе, ипле крестьян Мәҗит абзыйның урам буена салынып үскән алмагачының ботакларын сындырып алды; егетләр шаярыштылар, алма ашадылар. Ихсан авторитет иде — буйга барысыннан да озын, кайтышлый Мәскәүгә кереп киенеп чыккан, өстә шевиот кара костюм, башта сигез өлгеле, түбәсе төймәле кепка, ефәк күлмәк, сары ботинка, русчаны сибә генә. Инеш аркылы чыкканда (Нәзаһәт аны. бакча башындагы каенга сөялеп, август төнендә күзәтеп торды, нигәдер елады) Ихсан кемнедер җилкәсенә атлан дырды да. басманың нәкъ уртасына кергәч, басманы тнбрәтә-тпбрәтә кычкырды: Ах. богу молиться - Христу поклониться' Авылда мондый кяфер сүзләрнең, ихтимал, беренче ишетелүе булгандыр Иртәгесен көтү куганда авыл дерт иткән иде. Мәҗит абзый, урамга чыгып, көтү куучы хатыннар алдында ачуына буыла-буыла алмагач ботакларын җыештырган, урамны себергән һәм кеше алдында әйткән — Әтидән калган шушы агачны харап иткән кешенең бугазы өзелсен. бу — юньле кеше түгел, дигән Ләкин чирек сәгатьтән авыл буйлап котчыккыч кара хәбәр йөгерде: Ихсан үз лапасларының өрлегенә асылынып үлгән. Болгар заманыннан бирле яшәп килгән чал авылның тарихында мондый фаҗиганең моңарчы булганы юк иде. Ихсанны ике көн буе элмәгеннән алмадылар Арча врачлары, милицияләре ниндидер бер тагын да мөһимрәк эш белән Кенәр якларына китеп барганнар икән. Ихсанны карарга килгән кешеләрнең берсенә дә әйбер әйтмәделәр төз лапасның юан. таза өрлегенә сүс дилбегә бәйләп шәп бер гәүдә асылынган, ул гәүдә сузайган, сары ботинкалар җиргә тиеп кенә калмаган, аяклар тездән бөгелгән, шуннан бер адым читтә төймәле кепка ята. гәүдә һава дулкынында аз гына чайкалган сыман иде Җидене бетергән, зур белемле бер егет шунда әйтә куйды: — Җир әйләнүен сизеп шулай селкенә ул. - диде Карт-коры, ни өчендер, аңа нәфрәт белән карап алды Ләкин Нәзаһәтнең хикмәтләре бер Ихсан белән генә бетмәгән иде шул Әнә шуңа күрә Гыйззәткә бер «өстәмә» белән килде ул: саргылт чәчле, буынтыклы тулы ботлы, гел елмаеп торган икс яшьлек малай Гыйззәт бу «өстәмәне» якын итә алмады, ана бер тапкыр да дәшмәде, кулына алмады Сугышка чыгып киткәндә авыл халкы аның чыраенда бер карашны тоймый калмады: сугыш башланганга шатланган кебек иде бу җәрәхәтле йөрәк.. . Инде менә (ничә еллар узгач!) — шул тарихлар Имеш. Гыйззәт торыпторып шуларны хәтерли икән. Нәзаһәт — чыннан да юньсез булган икән Тамак тук. өс бөтен Пенсия бар Әлегә сәламәтлек бар ■Ләкин Гайбәт бар Гайбәт буйый Гайбәт төн йокысын ала Гайбәт яшәү мәгънәсен үтерә. Картайган тол хатын Нәзаһәт җиңги төш күрә. Имеш, сыерын ветсанитар Закирҗанга алып бара, ә үзенең күлмәк итәге буялган Туктап чистартып карый — бетми Үзе — төш. үзе — өн. Чөнки шунда ук Гайшәттинең сүзен хәтерли: төштә киемең пычранганын күрденме— көт тә тор: синең турыда гайбәт йөри Тагын икенче төш Нәзаһәт җиңгине эт тешли Монысы ачык кына аргыякта яшәп калган Ихсан кызы (теге кара хатын, баласын Хәйбри абзыйларга калдырып, сугыш алдыннан гына каядыр китеп югалган иде) гомере буе Нәзаһәт апага агу-ук җибәреп яшәде, әле дә шулай — һөҗүм итә Эт шул Бер төнне елан булып керә ул төшкә, икенче төнне шөпшә булып тешли Йә булмаса. Нәзаһәт апаның төшенә тавык чебиләре, тавык керә — болар исә Гайшәттинең юравында барысы ла дошман Гайшәттидә бу исемлек бик төгәл Анда, ул исемлектә, барысы да уйланган: анда кешенең ышанычлы дусты бары тик ат кына Ә Нәзаһәт апайның төшенә ат бер дә керми Мин малай гына, әни белән икәү генә яшибез, абый «действи- тельни»гә алынган иде. кырык бернең язы. җәе Дөрес. Гайшәтти яз башыннан бирле бер хәтәр төш күреп, карчык ларның йөрәген тетрәтеп яши иде. — И аллам. үзеңә тапшырдык инде Төшемдә — көтү кутаннарын күрдем Бәндәләрне сугышка озату инде ул. Еллар бер дә тыныч булырга ошамый \зснә тапшырдык,—дип сөйләнде ул һәм сугыш Егерме икенче июнь көнне төш вакытында моны безнең авыл белде Авыл тынсыз калды. Тынгысыз кич. тынгысыз төн Сугышның ни икәнен әлегә белмәгән мин малай шул төндә төш күрдем, иртән әнигә сөйлим Бер ат аның төсе соры-сары иде. аьылда шундый ат бар иде Егерме тугызынчы елны аерым хуҗалыктан тапшырылган Ул атны Гыйльменисатти. катнашасы килеп, ыңгырашып г к\я. кушыла, рәхәт Ч1ә. Әни аңа караганда тизрәк укый. Гыйльме- = ннсатти исә- текстны әрәм итәсе килми акрын гына уку ягында. 5 Әни укый «Әлкыйсса. .>Һрә солтан. Таһирнең төшен юрап, бер назым 5 анганы: 2 Таһир, төшен кара|Кән. мөшкел эшең бар икән. а Гарип башың кыен^к күрер көне бар икән “ Күргән этең дошма1ул, арамызга төшкән ул. Z Икемезне күзәтеп, кү серләрне чишкән ул. 2 Безнең буынның баЛчагы шулай җәрәхәтле дә, бай да. фәкыйрь * дә. күңелле дә. күңелсез дәүулган Иписез, керосинсыз үтсә дә, матур ; әдәби кичләре. Зөләйхалары,Йосыфлары. Таһир-Зөһрәләре булган аның S Зөләйхалардан. Зөһрәләрдән трас булып калган төшләре булган без - нең заманның. Төшләре. Юаулары. җырлары, китаплары булган «Икмәк булса — җыр да бул.» дигән яңа мәкаль чыгардылар соңгы ' заманда. Дөрес түгел. Җыр. ә/эбият. рухи байлык, әгәр икмәккә карап йөрсә, әллә кайчан корыган, чытылган булыр иде инде Бу — аерым дөнья, аның - ул рухи дөньяны — үз яшәү кануннары бар. аны яшәтә торган көч бар: ул көч — кешелрнең һәрвакытта да яхшылыкка, изгелеккә, гаделлеккә омтылышы. Руй байлыкның нигезендә шул ята. Сез беләсез микән явыз кешеләр тед күрмиләр Төш — юньлеләргә генә керә Х/| Ачыдыр күз яше. табган2. газизем. Ходаның хөкме бу— юктыр гөнаһым! Даряммл Никто не услышал, кик на гулкий широкий лист лопуха, теряя свинцовую свою тяжесть, бухнулись две холодные слезы. В Белой За |рсмя иолоьами Мин әле иртә белән генә Кара динһзнең мәшһүр курорты Пицундада идем, иртүк торып су коендым Со-.гысы, дидем, киләсе елга күрешкәнче — соңгысы, дидем Аннан. Пицу|да базарына барып, виноград, персик, тагын әллә ниткән, без белмәгән җимешләр алдым Азык-төлек кибетенә кереп сарык итенең билдәмәсен сейлатып алдым иртәнге базар бай. алучыга караганда сатучысы күбрә), сәгать тугызда без инде үзебезнең иҗат йорты алдында, чемодан, еүмкалар белән. «Пицунда — Адлер» автобусын көтә идек План шәп — самолет сәгать унбердә кузгала. исән-сау очып. Казан җиренә килеп төшкәндә көндезге сәгать икеләр була, ә минем алдан сөйләшенгән! Ташлытаудагы бер дустым аэропортка юллаган «Москвич» көтеп тора, ул машина безне шәһәрдәге фатирыбызга алып кайта да без. йортның исән-иминлеген тикшереп. гөлләргә бу сибеп торганы өчен күрше хатычга рәхмәт әйтеп, күчтәнәч биреп, пляж кием-салымнарын калдырып, тиз генә авылга китәбез 1 Сәргардан аптырап ’Табган табигый һәм без шулай эшләдек тә! Көньякта Гөрҗеста кояшында кызы нып. Кара диңгездә йөзеп, тәнгә куәт туплап ка/кач, үзен яшәгән шәһәр бер-ике көнгә тар булып кала, нидер җитми./эрсәдер вак монда, кешеләр дә. аларнын максатлары да бик кечкенә70ела« ә син — б«ек. син әле бүген генә иртән ерактагы зәнгәр рәшә/ченә күмелгән Рица тауларына карый-карый йөздең, әле синең, са.мо^ттан чыгып үз өенә кайтканда, тәнеңнән диңгез суы да кипмәгән Де. Кара диңгез суы! Кыскасы, яшәгән шәһәрең сиңа үзенең гадәт/ трамвайлары (һаман йөриләр икән әле!), урта кул помидорга чират/горучы пенсионерлары, дүрт-биш чабак тотып, әллә кем булып балык^н кайтып килгән урта яшьтәге ирләре белән (ә тегеләрнең килеш-к/>бәт шуны сөйли, менә безне алкашлар дип әйтәләр, ә без бүген, ирү таңнан башлап, авызга бер грамм алмадык! Әнә трамвайда күпме исе^к бар!) — бу шәһәр сиңа бөек Кара диңгездән соң бик кечкенә булып Дренә. Шуңа күрә, иң яхшысы — кинәт күчешрН иң кинәтенә — шәһәрдә тукталмыйча, авылга китеп бару. Ләкин Ләкин Бәндә сагышлый - хДай багышлый, мин авылга керә алмадым Яңгыр шундый итеп явып киткән ки — безнең җиңел машина, бичара, гел генә инде су асты өймәсенә охшап калды Кү- тәртелгән, ясалган, вак таш җәелгән, ояет-мәкаләләрдә «таш белән каплатылган юл» дип әллә никадәр телгәйлынып макталган юл буенча «Москвич» бер батып, бер чумып кайтт/ Егерме дүрт чакрым араны нәкъ өч сәгать кайттык. Йә, ярый, Kque гомерендә өч сәгать каян килеп, кая китмәгән дип. селкенә-бәрелцүземне юатып кайтканда, авыл читенә җитәрәк. машина туктап калды: — Авылга кереп булмый,— диде ц>фер Авылның ындыр артында, аргыяк рамның бакча башында тукталдык Шофер «Прима» кабызды Авы - әле без аның артында гына торабыз — чокырлары тулган мул су/ы, изелгән балчыклы, карасу-кө- меш булып елтырап, сентябрь коясының җылысында безне мыскыл иткән сыман мәлҗерәп утыра иде Fep читтәге зират та моңсу тоелды миңа: аның янына бару өчен ким/йдә бер ДТ-54 тракторы яки бер «Беларусь» кирәк иде. Зираттагы ееннар, чал башлы карт наратлар, миңа карап, адәм күзе белӘн эндәрЬләр: — Их син, энекәш Чәчеңә al төшкән инде, ләкин һаман да бала әле син Яңгыр яугач авылга кайталармыни? Яңгырдан соң безнең янга килеп әниең, туганнарың камере кырында утыра аласыңмыни син? Безнең койма буенда кеше йөргевз тирән канаулар бит Мин татар телендәге «и» )мгән эндәшнең мәгънәсен, ул эндәштәге төсмерләрне моңарчы белер бетермәгәнмен икән Миңа моны, илле алты яшемә җиткәч, улым аңлдты. Сүз белән түгел, интонация белән Мин. аның белән ерак мери/уаннарда күрешкәч, кырыгынчы-илленче еллар интонациясе белән сүз /ашлаган идем, ул, елмаеп, йөзенә мине кызганган кыяфәт чыгарды да әйтте: - И әти Бу кадәр д.1 ншь чагын, жүлэр чагым ӘйлаНер МИКӘН ТЯГЫН? Юк. кирәкми, минеке -әйләнмәсен. ♦ XVIII | Арысланны йокысыннан уяту хәтәр, ; юлбарыс теше дә куркыныч Ләкин бөтенесен- J нән дә хәтәре — акылын югалткан кеше ф Шижц .Чая җыры. ш 1948 ел ялы бик мәшәкатьле булды. 1947 ел җәенен корылык афәте “ халыкның сугыштан соңгы өметле. матур хыялларына шик салды. Халык - ачыкты Фронтовиклар тегеләй уйлап карадылар, болай итеп карадылар. у гимнастеркалар уңды, медальләрне салып, карт әниләренә бирделәр, _ ачлыкка, бигрәк гә чәйсезлеккә көйгән карчыклар ул бакыр, көмеш J тәңкәләрне изге бер нәрсә итеп карап, дога укый-укый, сандык төпләренә ? салып куйдылар, егерме биш. утыз еллар узгач ул тәңкәләрне шәһәрдә. ) район үзәкләрендә бер яртыга сатучылар һәм. шуны сатып алып, күк- ® рәкләренә тагып йөрүчеләр булыр дип солдат аналары ул вакытта s башларына китермәделәр Кырык җиденче елның дәһшәтле өрәге кырык сигезенче ел язы килгәндә дә халык йөрәгендә торды. Ел үзе үк хәтәр башланды: беренче январь көнне кояшлы ап-ак кар өстендәге иңкүлекләрдә су җыелып торды, төнлә ата-баба ишетмәгән хәл- яңгыр яуган иде Көннәр җылытты. мәктәп каникуллары беткәнче, ат чанасы эзләрендә су тонып торды Халык әсәренде: карточка системасы бетерелгән, кибеткә шикәр, прәннек, ара-тирә ипи кайткалый башлаган, укытучыларга, активистларга талон белән бирелгән чалбар, куртка, сөлге, мендәр тышы кебек әйберләрне теләгән кешегә талонсыз сата башлаган бер заман иде Тагы корылык булса? Фронтовиклар берәм-берәм ОРСлы җирләргә — акча түләнгән, махсус кибеттә май. ипи. колбаса, чәй бүлеп сатылган урыннарга киттеләр Кырык бишенче-кырык сигезенче елларда фронттан, армиядән кайткан яшь егетнең, председатель булып, колхозны берике елда аякка бастыруы. җырлап-биеп яши башлау турындагы әдәби әсәрләр - ялган Мондый әсәр язган, дөньяга чыгарган язучылар хезмәт халкы алдында әхлакый җинаять эшләделәр. аларны моның өчен әдәби тәнкыйтьтә хөкем итәргә кирәк Әйе. 1948 елда авыл какшады, күп йортларның тәрәзәләренә такта сугылды Тормыш рәтләнүдән өмет өзгән, ирләре сугышта беткәнлегенә, кайтмаслыгына инде ышанган солдаткалар, ястык-мендәрләрен, самоварларын төяп. Сахалин. Амур. Тайшет якларына еязылыпэ киттеләр. Мондый эш аларга күп нәрсә вәгъдә итә иде: ссуда, торак урыны, сыер һәм башкалар Ләкин язга таба өметле бер дулкын узды- корылыкны җиңәчәкбез икән Әйе. әйе. коточкыч куәтле фашизмны җиңгәч, корылык дигәнне генә нигә җиңмәскә? Сталин тотынсамы? Ул керешсәме? Матбугат «урман полосалары» утырту турында кампания башлады Җыелышлар китте Ул арада урман полосаларының генераль планы да газеталарда күренде Бу план буенча, Идел буйлап Каспийдан төньякка таба исүче коры һава дулкынын (безне шул харап итә икән), ягъни эссе җилне туктату максатында төп һәм өстәмә урман полосалары утыртырга Дәүләт полосаларыннан тыш һәр өлкәнең, һәр районның һәм һәр колхозның үз планы булырга гиеш. ул планнар кәгазьгә төшерелеп, райземотдел ларда тикшерелеп, партия райкомнарында расланырга тиеш. һәм жыелышлар китте Башта бригада жыелышлары, аннан партжыелыш Аннан — колхозларның гомуми жыелышы. Аннан район партия конференциясе. Аннан район активы Тагын бер дулкын: авыл советы сессиясе; авыл советы депутатының үз округында сайлаучылар белән очрашуы; район советы сессиясе; район советы депутатының үз округында очрашуы.. Язгы чәчүгә хәзерлек урманнан агач үсентесе ташу булып әверелде. Өч төрле үсенте ташылды: каен, нарат, имән. Бөтен авыл халкы, аяк өстендә басып тора алган картлар, беренче класстан башлап — бөтен мәктәп — апрель азагында урманнан яшь куак ташыды. Басулар карамчык кешеләр белән тулды. Авылда яшәүче фронтовикларга колхоз житәкчелегеннән. район газетасы битләреннән лозунг ташланды: — Урман полосалары утырту шулай ук фронт! Корылыкка каршы көрәш — шулай ук фронт ул! Бишенче май көнне хөкүмәтнең зур белдерүе игълан ителде: ул 1948 ел заемын чыгару турында иде Февраль аеннан ук жыела башлап, бик күп кан-яшь түгелеп, әллә кайчан жыелып беткән заемга бүген генә карар чыгуы һәм фәлән миллиард сумда чыгарылган заемның ике миллиардка арттырылып үтәлүе турында ике көннән соң ук чыккан хәбәр күз яше аша елмаю уятты Ләкин, басуда каты эш бара, вак-вак чыбык-үсентеләрдән чын-чынлап озын тасмалар сузыла иде. Ул тасмалар сузылды, кырда май асның кояшы тузан өермәсе ясады, игеннәр бик авыр тишелде. Өметкә тагын шик керде. Ләкин өметсез - шайтан, диләр. Нәкъ шул көннәрдә генә авылның уку йортына (ул йортны утызынчы елларда ук «избач - дип йөртә башлаганнар иде), бер төргәк плакат кайтты. «Избач» егет аны шул көнне үк мәктәп, авыл советы, клуб, кибет стеналарына ябыштырып йөрде. Ул плакат хәзер нәшрият архивларында бер-ике генә данә сакланадыр инде; ләкин ул, хәтерләвемчә, берничә миллион тираж белән чыккан иде. Сталинның үзе. Ак мундирдан. генералиссимус погоннарыннан. Маңгайдан текә күтәрелгән, яхшы таралган чәч. ярым кысык күзләр һәм әлбәттә инде, трубка. Ул трубка сугыштан соң инде тынычлык символына әйләнеп бара иде; шул чордамы икән, әллә сугышка кадәр үкме. юлбашчының марксизм- ленинизм буенча лекцияләр укып, китаплар язып мавыккан чорындамы (ул вакытта әле аның өч-дүрт класс белемле икәнен уйлап та караган кеше юк иде), бер чит ил корреспонденты хәтта аңа сорау да биргән иде: — Сезне гел трубка белән күреп ияләнелгән. бүген мин сезнең трубкагызны күрмим, сәбәбе ни? Әлеге сорауны газетадан укыганда ук каз тәннәре чыкканы хәтердә: ничек инде «алла»га шундый гади сорау бирергә мөмкин? Ләкин «алла» шул вакытта гапгади кешеләрчә жавап биргән иде: Мин аны өйдә онытып калдырганмын Без малайлар, бу жавапны укып, өнсез-тынсыз калган идек Ничек инде ул шул вакыйганы халыкара хәлгә, өченче интернационалга яки Германиядәге эшчеләр хәрәкәтенә, Япониядәге концерннарга, яки САСШ конгрессына (АКШны ул бары тик шулай дип кенә әйтә иде. ягъни «Северо-Американские Соединенные Штаты) бәйләмичә, гап-гади итеп әйтә? Моның булуы мөмкин түгел.. Моңа ышанасы килми Шундыйрак бер халәтне без, беренче класска укырга кергәч, мәктәпкә әйләндерелгән мәчетнең михраб бүлмәсендә озын тәнәфес вакытында укытучы апаның телеме белән ипи ашап утырганын күргәч кичергән идек. Ничек? Укытучы — ашый? Ул да безнең кебек —ашый? Хәер, бер-ике көннән без күрше класста укытучы егетнең, гап-гади итеп, бәдрәфтән чыгып килгәнен күреп тә телсез-өнсез калып тордык. Шул 130 ике зур вакыйгадан соң. безнең өчен мәктәпнең серлелеге бетте. Дөнья шыксызланып калды. Эне. теге плакат, теге трубка. Ләкин даһиның кулында бу юлы юан. кырлы, озын карандаш кызыл карандаш иде. Ул өстәлгә жәелгән Идел буе картасына акыллы башын игән Каспий тирәсеннән, сөяк-ске- лет булып, куркыныч бер сурәт безгә таба шуыша. Аның исеме коры >. жил («Суховеи») икән Ул безгә үлем алып килә икән. Әнә аның = сөяк-бармаклары. Идел буеннан үрмәләп, Сталинградка килеп житкән § инде. Ләкин, стоп1 Стоп, шайтан алгыры! Дөньяда кем барын белмисең- 5 мени син-* Әнә. даһи иптәш нәкъ шул урынга кызыл карандаш белән 2 тәре ясаган да. коры жилне. үлем карчыгын, сөяк-скелетны туктаткан. * һәм әйткән: “ — И засуху победим! х Нәкъ шулай дип әйткән. х Русчаны якынча гына белгән агай-эне бу жөмләдәге «и» хәрефен 2 татарча аңлады: ’ — И-и-и, корылыкны жиңәбез аны! ’ Бичаралар, филология һәм логика фәннәрен өйрәнгән кешеләр тү- ? гел шул алар. Аларны гаеп итеп булмый. Ә жөмләнең бөтен көче, егәре 2 исә нәкъ менә шул бер авазда. Татарча бу аваз «да» булып тәржемә ® ителә «Корылыкны да жиңәрбез!» дигән сүз ул «Да» кушымчасына ' исә дүрт елга сузылган канлы сугыш, Мәскәү ягына кадәр йөзләрчә мең ир-егет гәүдәсен калдырып чигенү; аннан, исәпсез-хисапсыз ир-егет гәүдәсен турап. Берлингача барып житү, егерменче гасыр маньяклары, каннибаллары — фашист лидерларын тотып читлеккә жыю. Рейхстаг гөмбәзенә газиз Ватан байрагын элү, Нюрнбергта ул каннибалларга суд ясау кереп бетә иде. Әйе. юлбашчы әйткәч, корылыкны да жиңәрбез! Ул әйткән сүзнең моңарчы тормышка ашмый калганы юк иде. Бөтен кеше ышанды моңа һәм утырткан үсентеләр дә ышанды: ник кенә бер үсенте корысын, тамыр жибәрми калсын! Беренче жәйгә үк тоткарлый алмаслар әле алар Әчтерхан ягыннан килгән коры жилне. әмма киләсе елга, тамырлары ныгып, яфракылыслары калынаеп киткәч, корылыкны һичшиксез жиңәчәкбез. Халык шулай дип ышанды Чөнки халык, табигате, гадәте буенча, киләчәктә гел яхшылык кына булыр дип ышанырга көйләнгән иде. Тик мир көтусн көтүче, кайсы, авылдан килеп урнашканы мәгълүм булмаган, гаиләсез, акылы шактый сәеррәк, утыз-кырык яшьләрендәге сирәк сакаллы Мөбарәкша гына кешеләрдән көлде. Ул халыктан жыйган акчасының байтак өлешен эчүгә сарыф итә һәм. кичләрен чират ашы ашап (аңарчы кибеткә кереп үзенең көнлек нормасын үтәп чыккан булыр) урамнан узганда, урман полосаларын эшкәртеп «ах» итеп арып кайткан агай-энегә әйтә иде: — Вәт инде дүрәкләр сез. Менә мин гомер буе кырда йөрим. Сез утырткан каен чыбыгы белән генә жиңеп буламыни ул коры жилне? Ул бит сиңа жир өстеннән бот буе биеклектә генә шуышып килми. Аның бит калынлыгы, биеклеге әллә ничә чакрым Ул бит безнең Ташлы- тау басуыннан гына узмый Ул бит әллә ничә мең чакрымны иңләп килә. Кояшка, болытларга карый ул Менә сез мине инде юләргә саныйсыз. Ну да ләкин мин бит гомер буе кырда жил. яңгыр, кояш астында. Наданлыкның да чамасы бар: сез надан, мин надан — анысы дөрес. Ну да ләкин сезнең белән чагыштырганда мин — прафисыр Аның сүзенә игътибар бирмәделәр, кырык тугызынчы елның язында тагын урман полосалары белән мәж килделәр һәм колхоз басулары яшел тасмалар белән бизәлде Шагыйрьләр бу теманы тиз эләктереп алдылар, урман полосалары турында талантлы жырлар. шигырьләр, поэмалар ижат ителде Егерме, утыз еллар узды Урман полосалары игелекле туфракта иркенгә кайшалып үстеләр, шаулаган урманга әйләнделәр Самолеттан карап барганда жир өсте, иген басулары шундый матур, әйтерсең алар буй җиткән кызлар чиккән сөлге башы, алъяпкыч итәге инде Ләкин колхозның экономисты сөйли: — Полосалар буенда кар калын була. Язын, кар астында озак яту аркасында, полоса буйлап егерме-утыз метр киңлектә уҗым чери. Бәрәңге басуы өчен дә байтак уңайсызлык ул Явымлы елларда полоса буендагы бәрәңгене балчыгыннан аерып алам димә Аннары, бер дә инде басуның үзенчәлегенә карал утыртылмаган Менә бу басу тоташ дүрт йөз гектарлы мәйдан Чыгар тракторыңны, чыгар комбайныңны - эшләсеннәр, бишәр-алтышар чакрымлы буй-буй салып. Кубань якларындагы шикелле Волгоград якларындагы шикелле. Юк бит. кая борылсаң да — полоса Аннары ул полосаларны туфрак эррозиясенә каршы көрәш өчен дип утырту кирәк иде. Юк бит. анысын да уйламаганнар Линейка белән сызганнар да. шуның белән эш беткән. Аны сөйлиләр бит: элек тимер юл төзүчеләр Николай патша янына (ничәнче Николайдыр инде) кергәннәр. Әйткәннәр: Мәскәү белән Петербург арасына тимер юл салабыз, каянрак. ничегрәк узарга киңәш итәсез, патша иптәш, дигәннәр Тегесе, тимер линейка алган да. картага карандаш белән чыжылдатып сызган һәм әйткән. «Менә шулай уздырыгыз»,—дигән. Тегеләр шулай төзегәннәр дә. Әнә СССР картасын кара: Мәскәү — Ленинград тимер юлы. туп-туры бара да бер җирдә бөгелеп ала. Анысы, имеш, патшаның линейка өстенә куйган баш бармагына карандаш бәрелеп узганнан. Безнең дә шулай, линейка белән эшләнгән инде бу Матурлыкка матур инде үзе. басуларның бизәге инде. Мин полосалар шавы астында авылга таба атлыйм. Каеннар мәһабәт сын булып, урман булып шаулыйлар. Аларны инде кисеп егалар, хуҗалык кирәкләренә тоталар икән. Бик кызганыч, алар урманчылык карамагында түгел Полоса сукмакларында — тимер-томыр, күгәргән трослар, химикаттан бушаган полиэтилен капчыклар. Ул капчыклар тирәсендә җир көйгән, мәңгегә терелмәслек булып янган. Полосаларның кайбер урыннарын урталай өзеп, изеп, сындырып, куәтле техника узган. Бара торгач, каен полосасындагы бер уентыкка игътибар иттем. Каеннары киселгән бу уентыкта бер чардуган тора иде. якын килдем. Калку кабер Кабер өстен озын үлән баскан. Ташы да юньләп күренми. Эре- теп-ябыштырылып эшләнгән металл чардуган Тимерләре инде күгәргән. Таяк алып, рәшәткә эченә тыгып, таш тирәсен бераз чистартып, жил- яңгырдан, кардан төсен югалткан язуны чак укыдым Көтүче Мөбарәкша кабере икән. Илленче еллардан башлап ул колхоз көтүен көтә иде Акчага мохтажлык күрмәгән, ярдәмче малайны мотоциклына утыртып, көн үзәгендә гел авыл кибетенә чаптырган. Теге авылда булмаса, монысына Аның гәүдәсен көз көне, көтү кергәч, карлы-бозлы яфраклар белән буталып беткән килеш, шушы урында табып алганнар Андый үлем белән үлгәнне, гадәт буенча, табылган урынында күмәләр Моның бер үзенә бар зират — бер чакрымга сузылган каен полосасы Бичара, гомер буе үзе теләгәнен эченә яшермичә сөйләп йөрде. Юк-бар гына сүз өчен яки ялган донос буенча да кешеләрне унар елга утырткан бер заманда Мөбарәкша туп-туры әйтә иде: — һи-и, исегез киткән икән. Басуда ашлыкны ничек үстерергә икәнен теләсә кем өйрәтә алмый ул Читтән килгән кеше булганга күрәме, аңа тимәделәр. Илленче еллар ахырында, колхозларга утызмеңчеләр дигән җитәкче кадрлар килә бишлагач та. Мөбарәкша үз сүзен сөйләде: — Аның авылда туып үскәненә сүз дә әйтмим, алары эшли дә алыр, ну да бит шәһәр кешесен авылга җибәрәләр. Заводтан килгән кеше авыл агаен иген үстерергә өйрәтә, янәсе. Менә берничә елдан берсе дә калмаячак аның колхозда, шуны юләр Мөбарәкша әйткәнне диерсез.. Мөбарәкша турында әллә нинди мәзәк хәлләр сөйлиләр иде. Имеш, ул. салган баштан, клубта яшьләр уенына барып кергән, яшьләр аны 132 түгәрәк уртасына бастырып куйгач, арадан бер наяны болай «ырлаган: Әйт л.те, Чнбар.тк Сөйләшик бер| .>.| >ц. Бу кадәр кун «чги. Аумыйсын син ничек? Бөтен клуб гөр итеп көлгән Ә Мөбарәкшаның клубка килүе сә- g бәпсез генә булмаган Үзе иллегә җиткән булса да, кинәт кенә шул 2 җәйдә өйләнү исәбе кергән икән. Авыру әнисен саклап кияүгә чык- 5 мыича калган Миңнурыйга күзе төшеп йөргән аның Миңнурыйның < әнисе үлгән, димәк, ул инде ирекле Шулай клубка килгәләп йөри ~ торгач, бер төнне ул Миңнурыйның чоланына сөялеп, ишеген каккан. а Мәсьәләне туп-туры әйтеп салган. Шулай, шулай дигән, синең күршедә- “ ге яшь егет Миңнефәтихка чыгасың килеп йөргәнеңне, аның белән бергә шахта якларына китәргә план корганыгызны да беләм Ну да i ләкин малай бик яшь бит, аның белән ничек көн итәрсең, менә миңа s чыксаң, ефәктән генә киендерермен, кадерләп кенә тотармын, дигән. £ Миңнурый, имеш, итәгать белән генә тыңлап торган да, нибары г бер мәкаль әйткән: * — Мөбарәкша абый, халык сүзен беләсеңме? Карт куйнында — х калач бар. калачы да кан белән; яшь куйнында — камчы бар. камчысы i да бал белән .—дигән. Мөбарәкша, авыр сулап, ишегалдыннан чыгып киткән, бүтәнчә хатын-кызга сүз катмаган, шешә белән тагы да ныграк дуслашкан. Бичара, яшүсмер вакытымда мин аның белән берничә көн көтүдә йөргән идем. Малтуар ашап туйгач, ферма буена алып чыгып сугардык та. агач күләгәсенә сыенып, ашап алырга утырдык. Урман көндезге эсседән тынып калган, дөньяны куе ылыс, кырлык үләне, кура җиләге исе баскан иде. Шунда ул, озын чыбыркысына яңа сап куйганда, озаклап. тәмләп, миңа урман турында сөйләгән иде — Менә сезнең халыкка аптырыйм мин, дип башлаган иде ул сүзен — Сездә кышка утын әзерлиләр, нәрсә эләкте — шуны ташыйлар, лапастан нәрсә эләкте — шуны кочагы белән алып керәләр дә пич тутырып ягалар Надан шул сездә халык Аның бит рәте бар Менә имән утыны, каен утыны Ипи салганда, өй җылынсын өчен якканда шулар шәп. Ну, аларны мунчага ягарга ярамый, исе чыгуы бар Мунчада ис тисә — беттем диген. Аңа дару бер генә — бозлы миләш. Ә миләшнең бозлысын каян аласың ел тәүлегендә? Мунча өчен иң әйбәте — кара чыршы Шартлый шартлый яна, күмере куәтле була Мунчаны бит ялкын җылытмый, ә күмер. Бөтен куәт шунда Сездә элмә белән өрәңге кисәкләрен дә пичкә ташлыйлар Юләрләр. Элмә тәгәрмәч тугымына, чана табанына китә, дуга бөгәргә. Ә өрәңгедән балта сабы гына ясыйсы. Иң чыдам агач балта сабына — өрәңге генә. Кайбер авылларда балта сабын имәннән дә ясыйлар Наданнар Имән сап кулны яңгырата бит ул. Ә менә инде хатын-кыз пичкә ягып тегенди-мондый таба ризыгы пешерә икән — кертеп бир син аңа ак чыршы, сөян, тал, зирек Ак чыршы кабартма пешерергә әйбәт, ялкынга шәп. күмере дә ярыйсы Хатын-кыз коймак-фәлән пешерә икән — бир син аңа сөян, зирек, тал. Ялкынга шәп. Пич казнасын ялап-ялап, әйләнмә-түгәрәк ясап йөри андый утынның ялкыны Ә күмере юк. Коймак пешергәндә күмернең кирәге дә юк, коймак матур булып күпереп пешсен өчен, өстән ялкын гына кирәк. Менә мин үзем — урманлы җирдән, урман аланындагы кечкенә авылда үстем Халык үзе эшли, үзе белми ул. Дөрес, бабайлар белгән аны. Менә син кышын пичеңә утын ягып кара, салам ягып кара Иорт өчен кайсысы файдалы? Кайсысының җылысы мамыклырак? Утынныкы диярсең инде син Юк шул. Йорт өчен иң мамыклы җылы — салам яккан пичтән Аның җылысы биткә үк бәрелеп тора һәм ул сәламәтлек өчен дә файдалы. Авыл пиче больница белән бер бит ул. Аптека Әнә шәһәрдә сөйлиләр — безнең анда туганнарыбыз күп — уты зынчы елларда кырыштыра башлагач, бөтен нәсел авылга тайды, шулай котылып калдылар Дөрес, укырга кергән абыйлар, апаларны Әхмәйне- келәр донос язып институтлардан, техникумнардан кудыртып бетерделәр Аптека дидекме әле Ә, әйе, шәһәрдә бик күп кеше бил авыртуы белән җәфалана бит Ни өчен? Бездәге шикелле билен терәп торырга җылы пиче юк аның. v Колхозда мине Мөбарәкшага ярдәмче итеп өч кенә көнгә куйганнар иде, мин үз теләгем белән атнадан артык йөрдем һәр көннең төшке аш вакытын түземсезлек белән көтеп ала идем. Шактый ияләнгәч, кыюланып китеп, аның ничек, нигә болай үз авылын ташлап читтә ялгыз йөрүенең сәбәбен сорадым - Минем үз авылымда торырга хакым юк, хокуксыз мин,— диде Мөбарәкша һәм сузмыйча гына сөйләп тә бирде: әтисе Габделкәрим мулла \з заманында ИжБуби мәдрәсәсендә ун ел белем алган, патша армиясендә солдат булган кеше икән. Революциядән соң, гәзиттә игълан итеп, муллалыгын ташлаган, иген иккән, умарта асраган. Колхозга кергән Колхоз рәисе — элегрәк аның үз кулында укыргаязарга өйрәнгән егет — «эксплуататор» дип, аны колхоздагы иң дәрәҗәсез эшләргә йөрткән: бәдрәф шакшысы ташыткан, колхозның үлгән атларын, сыерларын тунаткан Габделкәрим абзый карышмаган, барысын да эшләгән. Тик. бичараның, турысын әйтә торган гадәте булган икән, 1934 елның декабрендә гәзитләрдә Кировның халык дошманнары тарафыннан үтерелүе турында хәбәр басылгач, күршесе Әхмәй картка бер генә сүз әйткән: — Нишләп халык дошманнары үтерсен аны...—дигән. Ике көн дигәндә Габделкәрим, аның карчыгы районга озатылыл, йортжирләре кубарылып сатылып, нигезләре тигезләнгән. Мөбарәкшаны приютка озатмакчы булганнар икән, ул чыгын качкан, күрше авылдагы туганнарында, яз җиткәнче, өй астында борчалар арасында яшәгән. Миңа мәктәптә рәтләп укырга туры килмәде, дип сөйләп китте ул бер көнне — Болай гәзит-фәлән укый алам үзем, тик менә хәзергечә гыйлем өйрәнмәдем Ул вакытта мәктәпләр «шыкыем»1 дин йөртелә иде, аны инде, ачу килгәндә, башка төрле дә әйтүчеләр була иде Чөнки безнең пшене аннан гел кудылар Элек әтиең кем булган, шуңа карал Иптәш малайлар белән мәктәпкә килеп керәм. урын табып утырам, укытучы кыз мине күреп ала да: Иу-ка, революция тарафыннан үлемгә хөкем ителгән сыйныф малае, марш өеңә! - дип куып чыгара. Елый-елый кайтып китәм. Бер ничә тапкыр шулай Аннан бармас булдым. Ну да ләкин мин бит искечә язуны шәп укыйм. Әтинең китаплары бик күп иде, теге көнне бөтенесен Әхмәйләрнең миченә алып чыгып яндырдылар Ярты көн янды. Без калай кружкалардан кура җиләге, бөтнек яфрагы салып кайнаткан чәй эчәбез. Мөбарәкша җай белән генә сөйли: Гарәп хәрефендәге ул китаплардагы хикмәт Мин аларны малай вакытта көн-төн укыдым. Син уйлама, ул китапларда дин генә булган дип Анда — Сөембикә манарасы турында, гипноз турында китаплар Сыер, сарык асрау турында. Әти барысын да җыйган. Инде ул әкиятләр, пәйгамбәрләр турындагы хикәяләр. Менә син әйтә аласыңмы-' Ни өчен кыш көне җылы өйгә килеп кергән ир кеше морҗага уч төбен терәп җылытып тора, ә хатын-кыз артын җылыта? Әнә теге китапларда бар инде аңа җавап Якуб пәйгамбәр бервакыт диңгездә барганда давылга очраган Көймәләре баткан. Хатыны белән икәү генә исән калганнар болар Бер көн йөзгәннәр, өч көн, биш көн. Бер дә коры җир күренми, ди Яшь вакытлары бит, бергәләп йөзә торгач, башка исәп тә кергән боларга. Ләкин җир кисәге юк, берни эшләп булмый. Боларның бәхете1 U1KM русча школа колхозной молодежи нә, шунда бер боз кисәге очраган Шунда менеп ятканнар болар Салкын боз дни тормаганнар Көтүдәге холыксыз кәҗә тәкәсе инде киерелеп торып маташа, моңа бөтен кәҗә игътибар бирә, колакларын шыпылдатып, башларын каты селкен, йокыдан айныйлар, ләкин сыер халкының торырга исәбе юк әле. Ә Мөбарәкша сөйли , — Менә, ни өчен мәчегә тияргә ярамый, каргышы төшә, дип әйтә- f ләр? Элек бит эт-мәчене рәнҗетү, чыннан да. юк иде Дин моны да § үзенчә өйрәтә Хәзрәти Гәйса. дип аңлата ул аны. бервакыт намазын 5 укып бетереп торып китим дисә, чапанының итәгенә мәче ятып йоклаган 2 икән. Шунда хәзрәти Гәйса кайчы сорап алган һәм чапанының шул ♦ өлешен кисеп калдырган, мәченең йокысын бозмаган Мин гаҗәпкә калып тыңлыйм. Менә сиңа «исәр Мөбарәкша»! - Ә менә синең Коръән укыганнарын ишеткәнең бармы? Анда бит х гел сакауланып укыйлар «С»ны сәеррәк әйтәләр. /Моның да хикмәтен 2 анлата китап Имеш. Мөхәммәт пәйгамбәрнең әле үрмәләп кенә йөргән _ вакыты булган, әнисе намаз укыган вакытта янып торган учак янына 2 килгән. Әнисе күргән, ну да ләкин намазын бозмаган Сабый бераздан ? утлы күмер кисәге алып авызына капкан — әнисе намазын бозмаган. 2 Сабый тел очы пешкәнгә акырып елаган — әнисе борылып та карамаган. ® Менә шуннан ул сакау булып калган Коръәнне бит ул әйтеп торып г яздырган, шуңа күрә анда сакаулык бар. Коръәндә. — Минем,—ди Мөбарәкша, сугыш башланганда паспортым да. воянный билетым да юк иде. Икенче көнне үк киттем воянкаматка. Халык — якын килә торган түгел Шулай да, бер бүлмәгә кереп сөйләп бирдем. Сугышка алыгыз, дидем Воянком янына алып керделәр. Тегесе шаккатты Әти-әнинең кайда икәнлеген сөйләп биргәч, чәчләре үрә тор ды — «Сине сугышка җибәрсәң, син шунда ук теге якка таясың бит. ди — Юк,— ди. - булдыра алмыйм, әгәр бик теләсәң.— ди,— әнә Иж- лаудагы корал заводына кеше сорыйлар, бүген генә рәзнәрәткә алдым».— ди Ижлауга җибәрүләрен көтеп ничә ел яшәдем Сугыш бетәргә ун ай кала, эзләп табып, шунда җибәрделәр. Эшләдем, көн димәдем, төн димәдем. Әнә сезнең авылның Гыймай белән бергә туры килдек. Беренче көнне үк: «Качыйк, малай»,—ди «Юк.- минәйтәм,—безнең нәселгә чистный итеп кенә яшәү ярый Без - тамгалы»,— дим. Ул качты. Вокзалдан тотып китерделәр, суд ясадылар «Балаларымны гына күреп киләсе идем», - дип елагач, кичерделәр Бер атнадан тагып качты Ж,әя\ ләп. урман эченнән Әгерҗегә таба киткән. Әгерҗедә тотып, яңадан Ижлауга китерделәр дә. трибунал булды. Син сер саклый торган егеткә охшагансың, кешегә сөйләп йөрмә инде: аны шул көнне үк аттылар бит Малларны урманга кертеп юкәлектә тараткач. Мөбарәкша көтүне бер әйләнеп чыга да. тынычлап сүз башлый — Көтүне көтүче тотмый, аны нәсел үгезе белән тәкәләр тота, дн — Әнә гәзиттә язалар: ясалма орлыкландыруга күчәргә, диләр Алдан ук әйтәм. дөрес түгел Табигатькә каршы килү бу. Ясалма тудырылган хайван итенең бернинди тәме-ләззәте булмаячак. Дөньяда кешене иң нык адаштыручы кешеләр — гәзит кешеләре Йә инде үзең уйлап кара: гәзиттә язалар теге елларны (мин әле малай гына) фәлән волостьның фәлән авылында сигез яшьлек малай үзенең әтисен фаш иткән Әтисен НКВД органнары кулга алган Менә шундый хәбәрләр. Йә. шул булдымы тәрбия? Әти укый, безгә сөйли «Шулай итеп алга барып буламы?» — дип сорый әнидән Тагын бодай язалар «Язгы чәчүне срогыннан алда тәмамладык» Шул булдымы сүз! Срогыннан алда чәчәргә, урырга, чабарга ярамый бит! Әле бит алай гына түгел, гәзит кешеләре яза: чәчүне узган елга караганда биш көн элек тәмамладык. Ел саен биш көн элек. Биш-алты ел гәзитен алып чагыш тырып карасаң, ул колхозлар март аенда ук кар өстейә чәчкән булып чыгалар Минем Мөбарәкша янында ярдәмче булып йөрүемнең соңгы көне иде. Яныннын бер дә китмәдем, төшке ашны да мөмкин кадәр озаграк сузарга тырыштым Ә Мөбарәкша сөйли Врачлар да бик күп яза бит хәзер, кешенең сәламәтлеген кайгырталар. Яңалык дип язалар: иртән физзарядка кирәк, диләр Май аенда кычыткан ашы ашагыз, диләр. Кырмыска спирте сызлауны баса, диләр Тагын әллә ниләр Безнең авылда моны, урман эчендә яшәгәнлектән. бөтен кеше белә иде. Әвәл-әвәлгедән. Крестьянның нәрсә’ Иртүк тора да эшкә тотына ул. Зарядка шул аңа Иртәнге чәйгә кадәр, кыш булса — карын көри, малын ашата, утынын алып керә, менә сиңа физзарядка Кичтән аз ашарга дип язалар Утызынчы елдан бирле шулай бит инде, аны нигә язып торырга? Итне аз ашагыз, ит ул гомерне кыскарта дип язалар Анысын да аз ашый башлаганга инде ничә дистә ел һавада күбрәк йөрегез диләр. Крестьян һавада йөри инде ул. аны әйтеп тә торасы юк Ә бит гәзитне безнең өчен, крестьян халкы өчен чыгаралар. Шәһәр халкы сиңа «Татарстан» гәзитен укыймыни ул? Авылдан китеп аз гына арты җылынса, үзенең теленә төкерә ул! Авыл кешесенең кем икәнен белергә кирәк. Мондагы нужадан котылып, тегендә барып урнашкач, авыл кешесе иң беренче булып беләсеңме? нишли? Шул ук авыл кешесенә нәфрәт белән карый башлый. Авылдан йомыш белән килгән кеше бит ул капчык, җайсызиләмсез сумка белән трамвайга керә Кергәндә үк инде, әлбәттә, шәһәр хатынының берәр җиренә капчыгы белән кагылмый калмый. Менә шунда инде теге хатын дулый; «Нәрсә монда капчыклар белән ишшу!..» — дип, авыл кешесенә җирәнеп карап ала Бел дә тор — бу хатын үзе әле күптән түгел генә авылын ташлап качып, шәһәргә урнашкан, әле генә арты җылынган хатын Мин бит кышларын шәһәргә барып йөрим, күрәм Ул көнне Мөбарәкша мина бөтенләй ачылып бетте Менә син. энекәш, китап яратасың икән, мужыт син дә гәзитче булырсың Менә мин кичә гәтиттә укыдым, берәү яза халыкта эчүчелек фактлары күренә башлады, ди; моның сәбәбе, билгеле инде, халыкта акча күбәюдән, ди Бу бит дөрес түгел Ә гәзит шуны яза Менә безнең әтинең мин белгән вакытта акчасы гел була иде эчмәде. Ул бит дөрес аңлату түгел: акчасы бар — эчә. акчасы юк — эчми Бик ансат бит. ә? Эчүчелекнең бит төп сәбәбе бөтенләй башка Менә син яшь кеше, син әле күрерсең Шундый заман килер, эчүчелеккә каршы көрәш башларлар һәм дә шуның сәбәбен эзләргә тотынырлар Менә шушы юләр Мөба рәкша абый әйткәнне диярсең, төп сәбәп башка Кеше ник эчә башлады? Ә? Сугышка кадәр бит авылда аракы эчкән кеше юк иде Кеше шуның өчен эчә башлады сугыштан соң сүз белән тормыш арасында бик зур аерма барлыгын тоеп алды кеше Ничек инде ул. ә? «Заемга үз теләкләре белән язылдылар' Нинди теләк ул? Каян килеп? Күпме каняшь жылатканнан соң? Йә болан «Мөмкинлекләрен барлаганнан сон. дәүләткә тагын сигез йөз центнер ашлык тапшырырга теләк белдерделәр» Ә колхозчы ач. ялангач «Теләк белдерделәр», имеш Шул ук район гәзнтләрендә шул ук колхозчылар өчен язалар бит моны Менә кеше шулай икегә бүленде гәзиттә — бер төрле, тормышта — икенче. Ике арадагы аерманы аракы белән тигезли башлады кеше Кеше икегә бүлендеме — йә эчә башлый, йә чирли Мөбарәкша кабере янында байтак утырганмын икән. Инде кояш кичкә таба авышкан көн эссесе сүрелә башлаган. Авыр уйларымнан аерыла алмыйча, урынымнан тордым да, чардуганның артына чыктым Таяк белән кәшәл.ш. 1аш артындагы иске әрем кәлшәләрен аударып матавыкланганда таш төбендә кипкән бер чәчәк бәйләме күрдем Күрәсең. тора торгач, таш өстеннән җил очырып төшергән Әлеге бәйләм бо дай басуында яки межаларда үсә торган зәңгәр күкчәчәктән ясалган. 136 тар гына яшел тасма белән бәйләнгән иде Күрәсең, чит җирләрдән килеп һәлак булган бу бәхетсезне авылда кемдер искә ала. Авыр уйларым белән изелгән хәлдә авылга кайттым, сирәгәйгән урамга кичке аштан соң биләмгә чыктым Таныш булганнардан таныш булмаган кешеләр күбрәк очрады Яшүсмер малайлар барысы да вело сипед. мотоциклда иде Экономист белән очраштык, алар — ирле-хатын- лы яшь белгечләр — читтән килгәннәр, колхоз идарәсе аларны бушап калган бер йортка урнаштырган икән. Экономист егет мине, ай-ваема карамыйча, өенә алып керде. Халат кигән чибәр хуҗа хатын, суыткычны ачып, җәһәт кенә кувшин белән салкын квас китерде Мин. пәрдәле, келәмле, телевизорлы, нарат исе килеп торган салкынча өйне бөтен күзәнәгем белән тоеп, кабул итеп, диванга чумдым Яшь белгечләргә алар тормышыннан бик ерак булган хәлләрне, чардуган янында бүген үзем исемә төшергәннәрне сөйләдем. Бушанасым килә иде Экономист та. хатыны да бик сүзчән кешеләр икән. — Без килгәнче үлгән иде инде ул.— диде экономист — Бик тә кызганыч үлем белән үлгән Бу йортта мин җан өшеткеч бер тарих тыңладым. Олыгаеп, пенсиягә чыккач (колхоз пенсиясе унике сум илле тиен, хуҗалык көтүен көткәне исәпкә кермәгән). Мөбарәкша үз авылына кайтып төпләнмәкче булган. Шул исәп белән, май башларында авылына юл тоткан, җир. йорт урыны турысында сөйләшеп килмәкче булган. Кайтса, әлбәттә, моны танучы юк. сугыш беткән елны. Ижлаудан кайтышлый кереп чыкканнан бирле, авылына эз басмаган икән. Авылда бәйрәм, ди. тугызынчы май көне икән Сугышка кадәр дә илле йортлык кына авыл тагы да кечерәйгән. йортлар сирәкләнгән. Башлангыч мәктәпнең ишегалдында фронтовикларны котлау, бүләк бирү митингысы икән. Мөбарәкша шунда барган Барса — президиумда кыйшаеп беткән агач аяклы Нургали абзый һәм теге елны Мөбарәкшаның әтисеннән бәдрәф байлыгы җый- дырткан элеккеге председатель Фәрдиев, ди. Мөбарәкша шунда тынсыз- өнсез булып торган. Казандагы исән калган туганнары аңа сөйләгәннәр икән: колхоз милкен урлап-талап көн иткәне өчен Фәрдиевне сугыш алдыннан гына председательлектән алганнар, партиядән чыгарган булганнар Ул. ниндидер сәбәпләр белән, кырык беренче елның җәендә сугышка да бармый кала алган Көзен бөтен авыл халкын Идел буена окоп казырга оборона эшенә җибәргәннәр Фәрдиев аннан да котыла алган Әмма кырык бернең декабрендә Тәтеш ягыннан оборона эшеннән — колхозга хзт килгән: ашарыбызга бетте, атлар да ачыга, тиз генә атау озатыгыз, дип ялварып язганнар Бөтен халык, артык ризыгын җыеп, капчыкларга салып, печәнле йөк астына тутырган. Колхоз идарәсе, таза ат җиктереп. Фәрдиевне ачыккан туганнарга ярдәмгә дип юлга озаткан Басу капкасына җыелып, печәнле йөкне догалар укып озатып калганнар Ул көнне тынычлап йоклаганнар алар Әмма дүрт- биш көн узуга Фәрдиев шул ук йөге белән кире кайткан хәрби патрульләр Идел бозы өстенә кертмәделәр, дигән. Халык аһ итеп, зар елаган Март аенда өшеп, чирләп беткән кешеләр авылларына кайтканнар һәм әйткәннәр Фәрдиев «Йөк белән барсам үземне дә алып калырлар» дип куркып, кире борылган икән. Ләкин бу тарихны белгән кешеләр авылда юк икән инде: күчеп киткәннәр, онытканнар, үлгәннәр. . Тугызынчы май митингысында Фәрдиев фронтовиклар исеменнән ялкынлы нотык сөйләгән, күкрәгендә алты-җиде медаль ди. Идарә исеменнән Нургали картка да. Фәрдиевкә дә мактау грамотасы һәм иллешәр сумлык сәгать биргәннәр, халык кул чапкан, пионерлар чыгып. геройларны котлаган Дер калтырап утырган Нургали карт берни әйтә алмаган Мөбәракша шунда урыныннан торып берничә ачы сүз әйтергә уйлаган, әмма тукталып калган: халык ку целен, аның инануын, кешегә ышана белү сәләтен кызганып, дәшмәгән. Ә монда авылга кире әйләнеп кайткач, юләрбаш. шуны урамда сөйләп йөргән. Ә авылда Фәрдиевнен хатыны ягыннан туганнары башкисәр Хәмдүневләр яши. Өйләнгән, таза ирләр, кечесе - шофер, хулиганлык белән бер тапкыр утырып чыккан, олысы, читтә эшләп, кайтып-китеп йөргәч, тракторга утырган, караклык-юньсезлек белән ике тапкыр утырып чыккан. Мөбарәкшаның сөйләгәннәре аларга да килеп җиткән. Ике тапкыр утырып чыкканы бер көнне әйтеп тә алган: — Килмешәк тәре, дөньядан туйдыңмыни? —дигән. Ә теге фаҗига буласы көнне кибеткә, бик зур «тәнәфестән» соң, иң «үтемле» эчемлек — бер сум утыз ике тиенлек «Волжская» дигән кызыл аракы кайткан икән. Кибетне ирләр баскан Чират ясалган. Күптән күренгәне булмаганлыктан. алты шешә дә. ун шешә дә алганнар. Мөбарәкша да чиратка баскан. Кибетче кыз бераздан әйткән: — Ике шешәдән ары бирмим, бөтен кешегә дә җитсен,— дигән. Шунда абыйлы-энеле Хәмдүневләр. машина белән килеп туктаганнар да. чират алдына бәреп кереп, ике яшик эчемлек алганнар: кибетче кыз да. чираттагылар да сүз әйтергә курыкканнар Тик Мөбарәкша гына: Нигә чиратсыз керәсез? — дигән Кибетче кызга да әйткән:— Ник чиратсыз кергән кешеләргә бирәсең? Куркасыңмыни? — дигән. Хә.мдүневләрнең олысы — ике тапкыр утырып чыкканы яшик күтәреп чыгышлый, күзләрен алартып, Мөбарәкшага әйткән: Ну. синең белән сөйләшәсе бар әле. килмешәк,— дигән. .Мөбарәкшаны, ноябрь төнендә адашып, туңып үлгән дип. акт язып, җиргә иңдергәннәр Берничә ел узгач, аның мәетен юган Ислам- гали агай үләр алдыннан әйткән: — һи-и. ничек өшеп үлсен ул. Аның баш сөягендә арткы якта уклау башы сыярлык бер тишек бар иде. Әйтергә генә курыктым инде. Участковый Жиһангиров кына йомып калдырды инде аны Аларның бит шулай мондый эш никадәр аз булса, участковый шулкадәр яхшы эшләгән булып күренә; югыйсә, нәкъ киресе булырга тиеш иде дә бит, нишлисең. Адәм баласына бәя бетте безнең милиция, суд, прокуратурада Нишлисең, — дигән Әйе. Хәмдүневләр бар авылда, аларны мин беләм. Бөтен өй эчләре белән сугышып яшиләр. Көзен бакчаларында бәрәңге алганнарын гына карап тор. Алар күп. үрчемле нәсел. Әти. быел без Лорх сортын күп утыртканбыз икән, име? - бәрәңге чүпләүче малай, шулай матур итеп, әтисенә эндәшә. Ие шул. балам, дөрес әйтәсең, ярый әле шуны утыртканбыз, быел Лорхка бик килеште Әтисе, капчыкларны кертә башла инде өй астына, көтү кайтыр вакыт җитә... — Хәзер, әнисе, хәзер, менә шушы буразнаны гына чыгыйм да. Кызым, кая китер әле теге көрәкне — Хәзер, әти. менә бу чиләкне генә тутырыйм да... Шаккатып тыңлап торасың «Бу кадәр дә әдәпле, эшлекле гаилә булыр икән v дип уйлап бетерә алмыйсың, ни арададыр, кемдер, ниндидер сүз әйткән дә кинәт кенә бәрәңге бакчасында чиләкләр очып йөри башлый, бала-чага үкерешә, ул арада Хәмдүнев хатынының сыртына көрәк белән китереп сылый, көрәк сабы өчкә сына, балалар җирдә тәгәрәп ята, кычкыралар. Хәмдүнев хатыны, каяндыр сүс бау табып, асылынырга дип. лапаска таба торып йөгерә, бакчада бөтен чиләк, бөтен капчык ятып кала... Исламгали агай сөйләгән хәтердә: Ташлытаудан кайтырга машина көтеп, төнгә калдым ди. Шофер күрше авыл Чишмәледә төшереп калдырды Авылга кайттым, урамга кердем, төн уртасы, болытлы җәйге кара төн Урам тып-тын. Сулаганым ишетелә Хәмдүневләр өе турысыннан узып бара идем, кинәт: чылдырр-р! Котым ботыма төште. Карыйм. өйләрендә ут яндырдылар, ә бер тәрәзә инде юк. тын итеп, аяк 138 астына бер нәрсә төште. Күтәреп карыйм, күмер үтүге. Аңгы-миңге килен торганда тагын шымбыр-р-т, бер тәрәзә рамы-ние белән төште Тагын нәрсәдер тәгәрәде Анысы самавыр икән. Бер вакыт шул тәрәзәләрдән оча башламасынмы ир бала, кыз бала, сырлы бәләк, самавыр торбасы, табак, аш тәлинкәсе бөтенесе минем аяк астында. Берике минут үттеме икән, бау тотып, урамга Хәмдүневнең хатыны йөгереп * чыкты = Асылынам, үләм, бетәм! - дип, бөтен тыкрыкка разбуй сала S бу... Тагын бер минуттан барысы да тынды, чиләк-самавыр, үтүкләрне ? җыеп алын кереп, утны сүндерделәр. Ә мин, котым очып, үзебезнең 2 капкага шыкаеп торам Алар шулай. ♦ Авыр истәлекләрдән соң, экономист Ильяс белән байтак дәшмичә 2 удырдык. = Аның каберенә кемдер чәчәк куйган,— дидем мин Яшел тасма - белән бәйләп. ’ J — Ә-ә, билгеле инде,—дип сүзгә катнашты чибәр Флүдә— Без- ₽. нең күрше Миңнурый апай ул. Пенсионерка Шахтада ире басылып үл- 2 гән, монда кайтып, төн нигезен яңартып яши. Аларның әлеге көтүче ? абзый белән ике арада нәрсәдер булган дип сөйли халык. Бичара. Миң- " нурый апа, балалары булмаган, и бәхетсез дә инде. Пенсиясе бик зур ? Бездән көн саен сөт ала, безнең сыерның сөте бик тәмле Акчага алг макчы була, мин әйтәм: «Сатып булса, бер стакан да бирмим», дим. Кыенсына, күп вакыт үзем кертеп бирәм. Безнең сыер сөтле нәсел, җәй аенда көненә егерме дүрт литрга хәтле бирә. Мин өйгә кайтканда кырлар яктырган, авыл башыннан урманга таба сузылган каен полосасы басу күкрәгенә яшел тасма булып яткан иде. Хуш, тыныч йокла, Мөбарәкша абый! Синең каен полосасындагы каберең янына мин бүтән беркайчан да бара алмам инде Мин дә бит картаям, алга түгел, инде артка таба барам XIX Пәри. тап. пәри. тап. Биш балаңны буармын . Мин инде, зур бакчабыздагы печәнне чабып, кечкенә генә кибән куйган һәм, шуның янына җыйнак кына шалаш ясап, төбенә печән, бер-ике иске пәлтә җәйгән, китаплар, транзистор, күзлек-фәләнне кертеп урнаштырган идем. Бүген көне буе шунда аунармын дигән идем, күңел кырга, яланга тартты Укымаган китапмы? Күз бераз ял итсен әле. Басу түренә чыгып, күкчәчәкле межага сузылып яттым да, куккә текәлдем. Биек зәңгәр күктә, шәһәр ханымнарының ефәк кулъяулыгы булып, бирән-сәрән ак болытлар йөзә. Мин гомер буе болытларга кызыктым, алардан гел көнләштем Аларда без аңламаган ниндидер бөеклек, мәһабәтлек бар Мин аларның төрлесен күрдем: Кола ярымутравында алар кара-корыч төстә, куәт, дәһшәт иясе булып, диңгездән кинәт бәреп керәләр дә. күз ачып йомганчы, яр буенда гарасат ясыйлар; жәен — кар, кышын яңгыр яудыралар, түбә калайларын йолкып алырлык холыксыз җил-давыл чыгаралар Балтик буендагы болытлар йомшак, калын мамыклы, түбән йөзәләр, биегрәк йортның түбәсенә менсәң, аларны бүрек эченә җыеп алып булыр сыман Амур буенда, Кытай чикләрендә болытлар һәрвакыт, ак мамык таулар булып, бик биектән зур тизлек белән агалар. Ә менә безнең авыл өстеннән болытлар бик акрын үтә Күккә карап озак-озак ятасың; болытлар, берсенәберсе кушылып, әллә нинди сурәтләр ясап бетерәләр: йә зур гына сыер сурәте, йә көлтәле йөк тартып барган ат сурәте, йә мәһабәт зур чиләк көянтә асып судан кайтып барган хатын-кыз сурәте ясый алар Без бала вакыт- га шулай иде, әле дә шул сурәтләр ясала икән: ник кенә шунда бер трамвай, троллейбус, экскаватор яки ракета сурәте ясалсын — һаман ат та сыер, сарык көтүе, балта тоткан ирләр, чиләк күтәргән хатыннар... Болытлар — безнең бәхетебез. Күк йөзендә болыт әсәре күрмичә сигезәр, унар ай яшәгән халыклар бар Алар бәхетсез. Ул жир яралганнан бирле, бер тамчы яңгыр төшмәгән урыннар бар Анда яшәүчеләр бәхетсез, аларның рухи дөньясы безнекеннән бик түбән, фәкыйрь. Күк йөзендә болытларың булмаса, нихәл итәр идең? Шәһәрдә алар- ны күреп булмый, анда берөзлексез трамвай көтәсең яки чират торасың Чиратны, әгәр ул булмаса. шәһәр халкы барыбер уйлап чыгарган булыр иде. Шәһәр халкының бөтен яшәеше чираттан гыйбарәт Авылда без утыз алтынчы, утыз жиденче елларда ипигә чират тора идек. Картлар әйтә иде: «Чират сүзе — бик әшәке сүз, менә бит нинди яман сүзне ике дә уйламыйча әйтәбез», дип, тел шартлаталар иде Без, малай-шалай, моның хикмәтен белә алмый гажиз идек Көзге төн урталарында, кибет янындагы чиратны югалтмаска дип. фонарь алып, бата-чума, елга аръягындагы кибеткә барабыз; анда, уч төбенә каты басып, кызыл карандаш белән номер сугалар; иртән, кулны юмыйча гына (номер югала!) тагын чиратыңа йөгерәсең; анда инде яңа чират ясалып, бу юлы кул аркаңа, очын төкерекләп, зәңгәр карандаш белән сызып-яндырып, яңа номер сугалар. Ә бервакыт теге «чират» сүзен өлкәннәр бөтенләй гамәлдән чыгарып, «очередь» дигән сүзне керттеләр, хатын-кыз исә, гадәтенчә һич тә баш ватып тормыйча, моны «ычурыт» дигән сүзгә әйләндерде дә куйды. Чират сүзенең теге яман мәгънәсен исә миңа бераз үсә төшкәч аңлаттылар. Безнең авылдан шахтага эшкә киткән, акчага тиешкән. әти-әниләренә посылка итеп чәй-шикәр, ситсы-галош жибәргән бер төркем егетләр хатларында язганнар: ипине, күпме теләсәң, шуның кадәр ашарга мөмкин; бераз акча туплагач кайтырбыз, әле менә барыбыз да шивиют (шевиот) материалдан кәчтүм-чалбар (авыл халкы пиджакны — «кәчтүм» дип, ә костюмны «кәчтүм-чалбар» дип атый) тектердек, фәлән-төгән.. Әнә шул егетләр егерме тугызынчы елның көзендә авылга акча белән кайтып төшкәннәр һәм, берәүне дә санга сукмыйча, берәр атна типтереп йөргәннәр. Ә бер көнне, шулай ук шахта ягыннан кайтып Хәернисаларга кунакка килгән Әсхәбкамал исемле мут һәм хәтәр бер кызны тотып алганнар да (күзләрендә мәче тоягы уйнап торган, имеш), бер чәй чокыры портвейн эчерткәннәр, теге йомшагач, Хәернисаларның бакча башындагы кара мунчага алып барып, чират торганнар... Ул вакытта аның өчен статья булмаганмы, әллә мондый эшнен Совет законнары тарафыннан каты жәзага лаек икәнен белмәгәннәрме— Әсхәбкамал иртәгесен, сүзсез-нисез генә авылына кайтып киткән. Ә инде «чират» сүзенең ямьсез мәгънәсе шуннан килә икән. Тагын шунысы бар. бөтен әйләнә-тирәгә яман даны чыккан Әсхәбкамал, Казанга барып заводка эшкә урнашкан да. менә дигән бер егеткә кияүгә чыккан: грамунчы ди, көрәшче ди. стахановчы ди. Бу хәбәрне ишеткәч, авыл халкы шундук нәтижә ясады: «Миргә яраган — иргә яраган...» Авылда чират әз ул. Әмма шәһәр чиратны ярата инде. Анда чиратлар болай. иртән эшкә барганда — киосктан гәжит-журнал алыр өчен, икенче бер киоскта — трамвай талоны алыр өчен; трамвай йөрмә- сә — такси чираты; эшеңә барып житкәч —лифтка чират; төш вакытында — ашханәгә чират, ашап чыккач — кул юарга чират; бәдрәфкә чират, эшеңнән кайтышлый — кибеттә. . Анда инде чират — йөз төрле. Тагын: кинога, врачка, су эчәргә, имтихан бирергә һәм тагын әллә нинди чуртымнарга Аяк тырнагыңны кистерергә, үкчәңне йомшартырга — маникюршага. педикюршага чират, анасын корт чаккыры.. Болытлар, әнә. чират тормыйлар, агалар гына. Ләкин бит чират өчен шәһәр гаепле дә түгел Чират тормагач, тормышның ни кызыгы 140 бар Житмешенче елларда кайбер әйбергә чират кими төшкәч, шәһәр халкы кәефсезләнеп калды Ләкин озакка түгел: оешмаларда, профкомнарда хезмәткәрләрне палас, мебель чиратына яза башладылар Янама хәл килеп туды. Шул чорда байтак палас (талон белән'.), йомычка чүбе һәм пычкы чүбен кләйләп катырып эшләнгән байтак мебель сатылды Чиратны бозучылар өстеннән югары оешмаларга байтак жалоба Т язылды. Еллар узды, хәзер ул чиратны оештырган, шул чират буенча 5 жаны теләмәгән төстәге паласны алган кешеләр ул елларны оялып искә Р алалар яки искә алмаска тырышалар. Хәзер паласларга кибет көяләре т хуҗа... р өстерәп, штормовка киеп кайтып барганда бухгалтер хатыны һәр көнн җимеш бакчасының капкасыннан башын тыгып, мыскыллы елмаеп ка ла Әллә бераз салыбрак яши инде, чәчләре тузган, халаты таплы, бите * пәрәмәч булып янып тора, кыяфәтсез, сөтөстенә манчып ташласаң, эт тә = яламас Шул кеше миннән көлеп кала. | Диктор концертны тәмамларга җыена иде. — Юк. тормыйм, тормыйм мин монда. - диде Флүдә,- Минем биш 2 ел буе алган белемемне файдаланырга монда мөмкинлек юк Совет ♦ властеның җитмешенче елында нишләп бер мин генә әле эшемне нульдән “ башларга тиеш? Флүдә юләр килмәсә, ни эшләселәр иде икән? Нигә шул хәлдә соң ул безнең колхоз?— дип сорап куйды Энҗе х дә. Мин генә шатландым: ни дисәң дә. трактористка Хәерниса белән J элеккеге көтүче-бондарь Сәмигулла дәвам итә икән әле бу ханымның 1 рухында ' ~ — Жавабы бик гади аның, диде Ильяс Колхозга председатель s читтән килергә тиеш түгел Председательне һәр колхоз үзе үстерергә. ‘ үзе «ясарга» тиеш Умарта кортлары «ана»ны үзләре ясый бит Монда г да шулай. Ату. таптылар бер гадәт: бөтен кадрны- чит авылдан Читтән ' килгән кешегә синең нәрсәң кадерле соң? Чишмәңме, болыныңмы, суыңмы? Ул бит район алдында быел ит. сөт. икмәк планын үтәү турында гына кайгырта. Аның өчен бу җир истәлекле, изге түгел Дөрес, читтән килгәннәрдән дә бик әйбәт җитәкчеләр бар Әмма Менә карагыз инде: сез (ул миңа таба борылды) кичә урман полосасында йөргәнсез, ниндидер бер билгесез, кадерсез килмешәк көтүченең кабере янында әллә пиләрне исегезгә төшереп утыргансыз Ә беләсезме, бер көнне шул турыдан район вәкиле белән узган идек, ул нәрсә дип әйтте? «Колхоз басуының ямен җибәреп, нигә дип тотасыз аны? Бульдозер белән эттерегез дә тигезләгез,— ди. Тем более.— ди. беркеме дә юк, билгесез адәм». Билгесез адәм. . Аның өчен билгесез ул. Ә менә сез әнә ниләр хәтерләгәнсез ул кеше турында Ә мин күпме ишеттем. ..Минем бөтен бәхетем — авылга кайткач, авыл халкынын сөйләгәнен тыңлап утыру мөмкинлеге Мин тыңлый беләм һәм монысын да үземнең бәхетем дип исәплим Югыйсә, бергә гомер итә торган бер иптәшем бар ул гел үзе генә сөйли. Син сөйли башласаң, күзләрен бөтерә-бөтерә сине тыңлагансыман кыяфәт ясый да. синең җөмләдәге өтерне, ноктаны, ягъни паузаны көтә, һәм шундук, җимереп бәреп кереп, үзенекен сөйли башлый Андый вакытта мин аның күзләренә карарга куркам, ул күзләр дән андый вакытта аның болай да мул булмаган акылы китеп тора Ә монда., тыңлап кына бетер. — Менә мин әле яшь коммунист, дөресрәге, кандидат кына, ди Флүдә.— Мин кайвакыт юлда йөргәндә, уйлый-уйлый. кайсы якка бара- сымны онытам, иллә дә ил хуҗаларының эшлисе эшләре әле’ Барысын да җиңеп чыга алырбызмы икән? Кайсы гына өлкәгә карама, шунда күрәсең: соңгы егерме-егерме биш ел эчендә бездәге башбаштаклык' Менә сез. язучылар, ул турыда нәрсә уйлыйсыз? — һи-и. аларның үзләрендә теләсәң ни кадәр ул башбаштаклык, дип куйды Энҗе ханым Мин югалып калдым — Ник. сез бит медик, әдәбият дөньясын каян беләсез?— дип сорадым Энҗе ханым, мәҗлесләрдә, премьераларда, банкетларда мәж килеп, ике-өч язучы гаиләсе белән аралаша, йөрешә икән Кемнәр икәнен мин сорамадым, аның да гайбәт дәрәҗәсенә төшәсе килмәде бугай - Ә врачлар турында ни уйлыйсыз? Әйтик, врач-ришвәтче турында язылганны укыгач, бөтенесе дә ришвәтче дип уйлыйсызмы^ — Юк. алла сакласын Врачлар һәм юристлар турында гел яхшы ю. «к У • J* » 145 гына уйларга кирәк Чөнки кеше үтенечләренең иң зурысын врач һәм юрист кына тыңлый. Димәк, без бер-беребезне аңладык. Шулаймы? — Әлбәттә. Ә укытучылар белән шул ук хәл түгелмени? Флүдә хәйләкәр елмаеп алды Менә без унынчыны бетерәсе елны Әйтәләр, рус теле укытучыбызны укытучылар съездына делегат итеп күрсәтәселәр икән Хатын кыз булсын ди. кырыктан узмаган булсын, укытучы булсын, татар булсын, партиясез булсын, ди. Менә шул таләпләргә безнең Галия апа туры килгән генә бит Делегат итеп күрсәтер алдыннан нишләделәр дип уйлыйсыз? Килә бит бер зур комиссия, каян булгандыр инде, өч унынчы классның отличникларын 1ына жыеп. вакытлыча ясалма бер класс төзиләр һәм сочинение яздыралар. Барыбызның да — дүрт тә биш. Ә бөтен халык белеп тора. Менә ул ничек Ильяс сөйли мәктәпне яратмадым, ди Ни өчен? Чөнки укытучылар күп вакыт үзләре ышанмаган сүзне сөйлиләр. «Безнең тормышыбыз чәчәк ага» дип безгә өйрәтәләр, ә үзләре кибеттә ипи чиратында торалар. күреп йөрибез бит Бервакыт укытучыларга норма белән он кайтара башладылар, ә колхозның ындыр табагында — бодай көшеле —тау кадәр Укытучылар, он нормасы кайтмады дип. авыл җыелышларында дау куптаралар, ә дәрестә безгә сөйлиләр: дөньяда иң иркен тормыш - бездә генә. Дүртенче класста яңа укытучы килде, аны бөтенләй яратмадым, мәктәпне ташлар дәрәҗәгә җиттем Яна ел бәйрәме алдыннан тамак бакасы белән урынга егылдым Чыршы бәйрәменә барасы килә, әти-әни урыннан торгызмый. Җитмәсә, иптәш малайлар кереп сөйли: быел чыршы янында һәр балага бер кисәк торт бирәселәр икән. Ә минем үз гомеремдә торт кабып караганым юк. Елап ятам Ярты көн еладым. Беләсезме. нәрсә булды? Төш вакытында, минем өлеш тортны күтәреп, теге, мин яратмаган апа килеп керде Шуннан'-’ Иң башта әти утырып елады, аннары - - әни. аннары — теге, мин яратмаган апа Менә шуннан мәктәпне ярата башладым Укытучының аның тышы бар. ләкин эче дә бар Таралышыр алдыннан Флүдә белән Ильяс, полиэтилен капчыкларга утыртып, өчәр литрлы банка белән безгә сөт бирделәр. Каршы килен булмады Әйдә, әйдә, күтәрегез, сезнең дә сөтегез юк өйдә, сезнең дә.— диештеләр алар Верандаларында сөт тулы тагын дүрт-биш шундый банка тора иде — Әллә өч сыер асрыйсызмы? дип елмайды Энҗе ханым. Ильяс шунда экономист буларак лекция сөйләп алды: Юк. берне генә асрыйбыз,— диде ул. — Менә әти сөйли торган иде Егерме беренче еллар тирәсендә безнең авылда Әптел абзый дигән кеше сигез сыер асраган. Барысы да ябык, җәй үзәгендә өчәр литр сөт бирәләр, ди Ләкин кеше арасында теге абзый «Минем сыерым гына да сигез баш- дип мактана торган булган Интенсификациянең нәрсә икәнен белдегезме инде? Менә без сигезне асрамыйбыз, әмма теге абзыйның сигез сыерыннан алган сөтне бер сыердан алабыз Флүдә дә сөт турында сөйләп алды: авыл халкы интеллигенциягә, пенсионерларга сөт сатмый икән хәзер. Узган ел. сентябрь алдыннан гына, бер укытучы кыз мәктәпне ташлап китеп барган. Балаларын укыткан кызга бер генә хатын да сөт сатмаган Миңнурый. Хәерниса. Рәшидә апалар да шулай сөтсез яшиләр икән. Сөтне ачытып чебигә ашатсалар - ашаталар, чыгарып түксәләр — түгәләр, әмма сатмыйлар Сәбәбе? «Менә без сыер асрап җыкланабыз, печән өстендә безнең. . су ага. ә сез. акчагызны учлап, өйдә тик ятасыз. Сөт ашыйсыгыз киләме? Тотмый торыгыз әле!» Бу авылдагы яңа буынның яңа фәлсәфәсе... Хәерле төн. дөресрәге, хәерле иртә теләп таралыштык Эш кешеләренең икенче төнен дә шулай харап иттек Ләкин нишлисең? Пенено- 146 нерлар урамына килеп урнашкан бу ике яшьнең дә эчләрен бушатасылары килә бит. Әйдә, кышкы, буранлы озын кичләрдә йокыларын туйдырырлар әле. Жән йокысыз була инде ул Мин. шалаш түренә аякларымны сузып, башымны чыгарып, күккә карап яттым, йокы да алмый, иртәнге таң яктысында укыйсы да килми иде. Кошлар уянды һәрберсе үз чиратында уяна, тавыш бирә. Күршеләр. капка шыгырдатып, казларын урамга чыгарды. Каршыдагы күрше- ♦ ләрнең эте аваз салды Болар безнең урамдагы ике нык хуҗалык. Бо- = ларның йортларында армиядән кайткан уллары, механизаторлар бар. Д Димәк, бу хужалыклар яшәр әле Флүдәләр дә китми инде, калалар ин- Z де... < Күк йөзендә карачкыл-зәңгәр болытлар күренде Кайдадыр күк гө- * релдәгәне дә ишетелде. Жәен таң вакытында, гадәттә, бездә яңгыр яу- = мый Яңгыр, гадәттә, төштән соң килеп, гөрелдәп-күкрәп ява. яки кич- £ тән күк йөзе мөлдерәп тула да, төн уртасында ява башлый. Моны «уты- - рып яву» дип атыйлар Инде дә элек урак өсләрендә шундый рәхмәтле берәр яңгыр утырып яуса! Ул яңгыр төнлә түбә тактасында шыбыр-шы- ' быр бии. йокыны куерта, буыннарны бушата, сулышны киңәйтә. Ә ир- Z тән' Иртән Мичләр, мунчалар ягылган, хатын-кыз, ду килеп, мич тирә- ? сендә йөри Урак өстендә яңгырлы көнне безнең авыл хатыннары бары тик бәрәңге пәрәмәче генә пешерәләр иде. Ә ул болай пешерелә: яңа бә- ' рәңгенең төбен бармаклар белән казып актарасың, иң эреләрен өзеп ала- 7 сың Аннан җәһәт кенә чишмәгә төшәсең, бәрәңгеле чиләккә чишмә суы агызып, көянтә башын тыгып, болдыр-болдыр болгатасың. Ни сиңа балчык калсын, ни кабык! (Безнең авылдагы Сафый чишмәсенең суын шул салкын көе Каһирәгә. Дәһлигә яки Коломбо яки Димәшкъка алып барып стаканлап сатучы табылса, ул кеше өч-дүрт барып кайтуда миллионерга әйләнер иде. чөнки Азия. Африка илләрендә андый су юк һәм булуы мөмкин дә түгел) Шулай ике-өч тапкыр чишмә суында болгатып алгач, яңа бәрәңгенең сарысы — сары ахак, кызгылт-алсуы алсу ахак төскә керә, әле аның ара-тирә шәмәхә кабыклысы да була; анысы, кабыгын салгач, ап-ак мәрмәр кисәге кебек шалтырап тәгәрәп ята Хуҗа хатын шуны, җәһәт кенә урталай ярып, казанга сала, дөрләп янган мичтән учакка күмер, утлы кисәү тартып, бәрәңгене пешәргә куя Шул арада төче камыр ясый. Төче камырны изеп, басып, юка итеп җәеп өлгергәнче, бәрәңгене алып, тукмак белән төеп, аңа башлы суган, тоз, атланмай куша. Кайбер хатыннар бәрәңгене кайнаган сөткә изәләр, бәрәңге сөтне ярата. Тәбикмәк камыры өстенә төйгән бәрәңге катлавын юка гына итеп җәеп чыккач, камырны кырыйдан җыеп, хатын-кыз бармагы гына булдыра ала торган хәрәкәтләр белән пәрәмәч кырыен бөреп чыгасы. Аннан инде табага урнаштырып (мич төбен яхшылап пумалаласаң, көле калма- са. табасыз да ярый), мичкә тыгар алдыннан гына каз каурыеннан ясалган «таба канаты»н сытылган йомырка сыеклыгына манып пәрәмәчнең өстен майлыйсы. Кызарып, өсте элпеләнеп пешсен өчен Аннан мичкә Мич каршындагы бу эш—таба алмаштыру, яңа пәрәмәч ясау хуҗа хатынының ике сәгатьләп вакытын ала Бу вакытта аның янына киләсе түгел. Операция ясап газап чигүче хирург янына хатыны акча сорап. ә инде улының класс җитәкчесе атааналар җыелышына чакырып керергә ярамаган шикелле, монда да шулай: ярамый Ә урамда яңгыр әйбәт итеп, ышанычлы итеп ява. ишегалдына түбә тактасы - баллы нарат исе. бәрәңге яфрагы исе чыкты, ул арада мунча да өлгерде, мунчага керәсе ирнең, бала-чаганың күлмәк-ыштаннары юылып, сырлы бәләк белән тукмакланган, мунча өйалдына әче әйрән суы. мунча эчендәге эскәмиягә — баш юу өчен ачы катык илтеп куелтан' инде мунча чабына башласак да ярый Безнең авылда «мунча керү» дип сөйләнми, ә «мунча чабыну». Әнә шул мунчадан чабынып чыкканда, лепердәп-гөжләп утырган самавыр янында аш тәлинкәсенә өелеп, һәр түгәрәге дүрткә киселеп, өстенә өчаякта эретелгән кайнар май коелган бер түбәләмә бәрәңге пәрәмәче көтә инде! Хәтер авылда андый яңгырлар юк, диләр. Йә айлар буе корылык була, ява башласа да — атналар, айлар буе коя. Элеккеге кебек, берәр атна эсседә урак урганнан соң берәр яки ярты көнгә ял биреп ала торган яңгырлар беткән Шулайдыр, чөнки елгалар, күлләр, урманнар бетте, үзебездә болыт эшләнми, болытны Атлантик океаннан көтеп ятабыз (Мөбарәкша сөйләгән иде: иске китаплардагы хариталарда (карта) Атлантик океанны «Бәхре мохит Атласи» дип язганнар, никадәр матур, поэтик исем') Ә Бәхре мохиттән кергән болыт безнең Казан артында. Иделдә ясалган болыт шикелле ярты сәгатькә генә килми, озакка — атналар, айларга килә. Ерактан килә бит ул Испания. Франция, Болгария. Венгрияләр аркылы — аның «юл чыгымы» да бар бит! Маңгаема яңгыр тамчылары тама башлагач, шалаш эченә кереп, борылып яттым Юк. теге яңгырлар юк инде! Теге пәрәмәчләрне дә пешерүче юк инде. Пенсионеркалар да пешерми аны хәзер Сумкаларын тоталар да. кибеткә китәләр Ә анда — көн саен яңалык: йә яңа исемле пачкалы аш кайткан, йә балык паштеты, йә минтай аркасы, инде дә килеп «көмешсыман хек» та кайтса! Туңдырылган «кылыч» балык яки мойва кайтса! Хатын-кызга бары да әзер бүгенге заманда. Теге пәрәмәчнең инде нәселе, тамыры югалган, аның исеме шәһәргә «ит пәрәмәче» булып кучкән Теге яңгырлы, теге ачы катыклы мунчаны, ул пәрәмәчне хәзер биш пәринең егерме биш баласын бусаң да таба алмыйсың. Хәзер йокларга кирәк, йокларга кирәк Бүген мин бакчаның теге ягындагы кокосларны җыеп кечкенә бер чүмәлә салырга тиеш идем, кичә — кояшлы көнне — тик йөрдем дә, менә хәзер уйлап ятам чапкан, покоска салынган печәнгә бер тапкыр гына яңгыр тидеме — аның сыйфаты бетте инде Яңгыр туктаса, кабартып җилләтергә кирәк булыр. Кичәге көнне әрәм иттем Минем кебек рәтсез кешеләргә күрше Бибинур тәтә мондый бәя бирә иде: Аяз аяз көннәрдә Җиләк җыяр Исәкәй. Янгыр-янгыр көннәрдә Кибән куяр Исәкәй Мин моны халкыбызның «Идегәй» эпосыннан бер өзек дип уйлыйм Ул эпос, димәк, безнең халыкта яшәгән, халык арасында шулай әхлакый- вәгазьче әсәр, халык тәҗрибәсен туплаган әсәр буларак яшәп килгән, әмма бит харап иткәннәр аны өч класс белемле бәндәләр! Авылны харап итү шул әсәрне җимерүдән башланмадымы икән? Кичә, «яшел тасма» буйлап кайтып авылга кергәндә, миңа укытучы кыз Фәния очрады Ике тапкыр утырып чыккан Хәмдүневнең килене. Ни гаҗәп, шул Хәмдүнев малае белән яшәп ятып була икән. Фәния — күрше авыл кызы — монда эшкә килгән дә, шул егеткә кияүгә чыккан. Ул аптыраган кыяфәттә сөйләде: — Авылга бер чегән, бер әрмән гаиләсе килеп урнашты, абый,— диде.— Мәктәп яшендәге балалары бар Бу сентябрьдән инде татарча укытып булмый. Аларны нишләтәсең? Бер гаепләре юк ич аларның. Тик менә мин моны булдыра алмыйм. Мәктәптә русча дәрес алып барырга көчем җитми минем Болай сөйләшә беләм, но инде рус телендә арифметика. табигать, тарих, җыр дәресләрен алып барырга Юк, минем көчемнән килми Рафисны инде күндердем, Чаллыга күчеп китәбез. Әткәйләр риза булдылар, «Монда киләчәктә, үләргә дип, пенсионерлар гына калачак», диде әткәй. — Аннан сон.— диде Фәния.— абый, менә бу ягы да бар: нишләп мин генә әле ул татар мәктәбен кайгыртып ятарга тиеш? Мин бит читтән торып филология факультетында укыйм, укытучыларыбыз — доцентлар, профессорларның барысын да беләм. Күбесенең өйләрендә дә булганым бар. заочник әрсез була инде ул, курсовой эшеңне тотып та, контроль 148 эшеңне тотын та укытучыларның өенә йөгерәсең Чөнки бер генә көнгә киләсең, а тегеләр безнең шикелле кан саен эшләми, агнага бер куреней китсә китә, китмәсә юк Шәһәрдә бит. иртә белән торгач бер төчкерсә, ти I генә врач чакыртып, бюллетень алырга да күп сорамыйлар Менә шул. абын җаным: татар телен, әдәбиятын укыткан галимнәрнең, йөз проценты белән, балллары татарча белми Шул галимнәрнең берсенең * дә баласы татар бүлегенә керми Безнең группаның старостасы әйтә, ? ул өлкән яшьтә инде, белмичә сөйләмәс: «Шул халыкның яртысыннан i аргыгы «Казан утлары» белән «Азат хатынвны алдырмыйлар, — ди,— 5 Аларга, ди,—татар теле тамак туйдыру өчен генә кирәк». Мин генә 2 саклап кала алмыйм инде ул мәктәпне. Теләсә нишләсеннәр. Чаллыга ки- ♦ тәбез, анда балалар бакчасына урнашам, инде белешеп кайттык.. Фәния хаклы хәзер үз телеңне белмәү дәрәҗәле эшкә әйләнеп бара. = Моңа ышану өчен телевизорыңны гына кабызырга кирәк. Анда хәлләр: 2 әнә бер егет —татарча көрәш буенча тренер, сөйләде бер көнне. Күренеп 2 тора инде, йә Балтачтан, йә Мамадыштан чыккан бу. Ләкин бит «ба- _ тыйр» дип сөйли, «куряш» ди. Авылдагы әти-әнисе шатланып утыралар- 2 дыр инде: менә, ниһаять, безнең малай да шәһәр кешесенә әйләнде. Кән- г сә дә кәнис, без кемнән ким? Покы куера дип кенә ятканда Флүдә сөйләгән искә төште. Шахтер- ® ка Миңңурый хәле. Акчасы күп ди, ләкин һәр көн капка төбендәге эскә- ' миягә чыгып утырып елый ди. Ник кенә кузгалдык Миңнефәтих белән бу нигездән, ник кенә торып калмадык, менә бит фермада эшләгән кешеләр хәзер шахтер акчасын ала, китмәгән булсак Миңнефәтихым исән булыр иде әле. дип елый ди. Үзе көн саен кер юа, атна саен мич агарта, тәрәзә тутырып яран гөле үстерә, иртүк торып шуларны карый, су сибә, саргайган яфракларын өзә, аннан көненә җиде-сигез көянтә су алып кайта икән. Ялгыз кешегә тәүлегенә бер чиләк су җитә, югыйсә. Юк, үзен- үзе кая куярга белми. Әйе, теге, күчеп килгән чегән, әрмәннәрнең йортларын мин күрдем. «Щитовой йорт» — халыкның бөтен тарихын, традициясен үтерә торган йорт. Щитлы йортның бите, йөзе булмый. Ә халыкның йорт төзү тарихында йортның йөзе, бите һәрвакытта да беренче планда торган, һәр йортның үз бите, үз чырае булырга тиеш. Щитлы йортның иң беренче кимчелеге шунда ки: ул, инкубатор чебие кебек, үз системасындагы башка уннарча, йөзләрчә, меңнәрчә йорт кебек, бер төсле, бер чырайлы. Щитлы йортның иң зур кимчелеге — тәрәзә йөзлекләре булмавында. Тәрәзә йөзлеге булмаган йорт кашын кырып ташлаган хатын-кыз кебек. Ә андый хатын-кыз турында бер ир дә юньле фикердә түгел. Ата-баба йорт салганда тәрәзә йөзлеген үз зәвыгына туры китереп эшләгән Шуңа күрә авыл кешесенең йорты аерым бер чырай белән, хуҗасына туры килеп, хуҗаның эчке дөньясын тулыландырып тора. Менә бу йорт — Шәмсетдин абзыйлар йорты, тәрәзәләре нәкъ Шәмсетдин абзый чырае төсле— бераз борчулы, хәсрәтлерәк. Ә менә бу йорт Исламгали агайныкы, бүтән кешенеке була да алмый, чөнки тәрәзәләр көләчләнеп, бераз елмаебрак, сина карап торалар: Исламгали агай тормышта үзе дә шундый иде. Щитлы йортлардан салган урамның исеме дә була алмый: булса да шул — кәҗүнни бер исем: Ракета, Динамо, Комбайн урамнары. Әмма ата-баба авыл урамнарын урынга, халкына, аның көнкүрешенә, тарихына карап исемләп йөрткән: Югары оч, Кала урамы, Түбән оч, Олы кыр урамы, Кала юлы, Каенлык урамы, Казан урамы... Элек нинди авыр елларда да шулай иде. Щитлы йортлар салынган урамда үзәкләштерелгән «котельный» була, ир-ат —утын әзерләп, хатын-кыз мич ягып иза чикми. Ләкин балалар кышын чана шуып, пешкән алма булып кайтышка ул йортта мичкә тәгәрәтеп пешергән, агач табакка тутырып өстенә су бөр- KVI .ш кайнар бәрәңге дә булмый Шуны ашап үсмәгән балачак - бала- чакмыни V.1’ Әнә шуңа күрә затлы курортларда, ял йортларында яшел- чә өстәлеш, мич бәрәңгесе куялар хәзер Диңгездә коенып, кичке аш ал- дыннан затлы эчемлекләр, хөрмә, әфлисуннар, фундук чикләвекләре белән бераз тамак ялгап алган дәрәҗәле абзыйлар, зур дәрәҗәле ханымнар. ашханәгә кергәч, яшелчә өстәленнән беренче чиратта әнә шул мич бәрәңгесен эләктереп калырга тырышалар Ә, шулаймы? Авылларны шәһәрләштерик дип күпме-күпме диссертация, китап, мәкалә яздыгыз, радиолардан чыгыш ясадыгыз? Ә хәзер мич бәрәңгесе кирәкме? Әрмән коньягы, кызыл икра, фундук, лимон, айва белән генә булмыймыни? Булмыймыни? Идриянамайтьлар... Барам әле, керәм әле шефповар янына, әйтәм әле. боларга мич бәрәңгесе әзерләмә син, болар илне бәрәңгесез калдырырга әллә кайчан тотынган иде. тик булдыра гына алмый калдылар. халык бирешмәде, дим. Барам әле, әйтәм, әле, боларга беренче блю- дага — пачкалы аш белән кукуруз ипие, икенчесенә минтай сырты дигән консерва бирегез, дим, әйтәм әле, әйтәм әле... Менә авыл шулай, гел кирәк ул. Безнең тормышыбызның нигезе ул. Ә сез - галим-голәмә — ничә еллар буе политэкономия фәне белән безнең миебезне томаладыгыз Имеш, товар базарда никадәр күп булса, шулкадәр арзан була Ә менә базарда ит тулып яткан көнне дә аның килосы биш сум, бер-ике генә түшкә килгән көнне дә—шулай Имеш, начар товар арзан була, яхшы товар кыйммәт була. Ә менә итнең начары да. яхшысы да биш сум Моңа ни диярсез? Аннан безне укыттыгыз продукт эшләнгән җирдән базар никадәр ерак булса — бәя шулкадәр югары, никадәр якын булса — шулкадәр арзан. Алайса җавап бирегез: виноградның бер килосы Гаграда да биш сум, Мурманскида да биш сум Йә, кайда сезнең фәнегез? Аннары: кем күп эшли, шул яхшы хезмәт хакы ала, дип өйрәттегез Ә менә фәлән апа буш шешә кабул итүче булып кына эшли, бер-ике елдан иренә «Жигули» алып бирә Инженер «Жигули»лык акчаны гомер буе җыя Анысына ни диярсез? Бер буш шешә дә егерме тиен тора, гөбердәп пешкән бер бөтен кара ипи дә егерме тиен. Йә. ни дип җавап бирәсез? Дәшмисезме? Безнең авылның Йосыф абзый бер мәҗлестә кодачасына сүз катып караган икән дә, кодача бер дә якты чырай бирмәгәч, болай дип җырлаган, имеш: Кодачамын юачасы Ачы булган, чи булган. Икс эндәштем, бер эндәшми. Кодачага ни булган? Әйе, сезгә ни булды, яңарыш чорында ник дәшмисез, экономистлар? Хәмдүневләр тирәсендә «Беларусь» кабызган тавыш ишетелде. Кой ма такталары селкенерлек тырылдау тавышы бөтен авылны уятты Хәмдүневләр каты куллы кешеләр, эшне сытып эшлиЛәр, ләкин колхоз техникасын күбрәк үзләренә хезмәт иттерәләр. Алардан бригадир да шүрли, яңа килгән председатель дә аларга каты бәрелми Хәмдүневләр оясы белән эт асрыйлар, икс яшенә җиткән этләрен акыртып суеп торалар. тиресен иләп, бүрек тегеп, шуның берсен иллешәр сумга «биетеп» торалар. (Хәзер авылдагы ирләрнең барчасы да диярлек Хәмдүневләр эте тиресеннән тегелгән сары-кызгылт төстәге мех чүмәлә киеп йөри). Кичләрен алар һәрвакыт, пәрәмәч булып кызарып, капка төбенә чыгып утыралар, бөтен кеше белә инде: болар, мәгълүм карар чыгып авыл кибетләрендә аракы беткәннән соң, коры ярга ташланган балыксыман берәр атна гына бәрелеп-сугылып матавыкландылар да. туп-туры яна ысул белән бодайдан көмешкә кайната башладылар Аппарат кирәкми, сату өчен түгел, кем сүз әйтсен? Шулай да бер көнне өйләренә тентү керде, бу тентүнең нәтиҗәләре турында район газетасының яшь хезмәткәре язып чыкты Хәмдүневләр җитмеш сум штраф белән котылдылар да. тентү ике керми ул дип. иркенләп кайнатырга керештеләр. Ә менә теге яшь хезмәткәрне эшеннән алдылар Имеш, мәкаләсендә бодайдан көмешкә кою ысулын ачып биргән Хәзер, имеш, шул мәкалә аркасында, бөтен район бодай эчемлегенә күчкән Исламгали агай, бик күп нәрсә белеп тә, бер нәрсәне аңламыйча дөньядан китеп барды 1929 елда авылда атларны берләштерделәр. Крестьян у 4 йортында «бер ат» көчсез калды. Еллар узу белән бу хәл үзгәрде; Хәмдүневләрнең берсендә - йөз егерме ат көчле трактор, икенчесендә - җитмеш ат көчле машина. Ике гаиләгә, димәк, йнз туксан баш «ат» асрыйлар болар «Ат»ларнын ризыгы колхоздан дәвалау - кол ф хоздан. Әйбәт бит мондый тәртип. Ә Исламгалиләр яшь вакытта, атка >. төялеп Ташлытау сабантуена барганда, кайбер егетләрне арбадан бәреп кенә төшерәләр иде: 5 — Ат биреп кердеңме син колхозга, фәлән итим! Ә кайберсе шунда ат арбасының уртасына уникенче, унөченче кеше 2 булып килеп ава. кешене таптый ♦ Ә. фәлән-фәлән. Ат биреп кереп колхозга, җәяүләп Ташлытауга I тиклем барыргамы? ’ = Әнә Хәмдүневләр алай «фәләнләп» тормыйлар, җимертеп яшәп х яталар Гомер-гомергә сарык асрамадылар, гел дуңгыз тоттылар Район 3 үзәгендәге ашханәнең бөтен калдыгын шофер Хәмдүнев ташып тора. - Авылның тарихында булмаганча, болар — карак, эчкече, сугыш чукмар- 2 лары Болар сугышканда имгәтеп, кан чыгарып сугышалар. Ә безнең у авылда элек мондый нәрсә юк иде. Дөрес, бәйрәм көннәрендә кичке уен- ~ га кызмача булып чыккан егетләр, юктан гына эләгешеп.бәргәләшеп ала- ® лар иде. әмма шул коры кул белән биргәләшүдән ары узмыйлар иде. Кая ? ул кан чыгару, кая ул егып салу, кая ул аяк белән тибү. Мондый вакытта бер мизгелдә нәселнәсәп ачыклана, нәкъ шул моментта ике төркем барлыкка килә һәм шаккатып карап торасың: бәрәч, бу Әхмәтгали дә Хисиләр нәселеннән икән ич. әнә. аны яклап, бөтен Хисинекеләр әтәч булып кукраеп бастылар, бәрәч, бу Нәбиулла да Рәхмәтуллалар нәселе булып чыкты бит әле. әнә. авылның яртысына таралган Рәхмәтулланыкылар кай арада нинди тыгыз сафка бастылар! Ике нәсел шулай кара-каршы баскач, сугыш туктый. Ә иртәгесен ат җиккәндә, колхоз әвеслегендә күмәк эшләгәндә, урман ташырга барганда. кичә «сугышкан» егетләр, авызга тәмәкене кыеклап кыстырып, болай сөйләшәләр: — Ә мин кичә, кызмача көе. су буена уенга төшкәнмен. Кичә өмәдә булган идек, шунда нык кына салынылган. Аннан уенга керелгән. Аннан, бер дә юкка. Әхмигә бәйләнеп к и теленгән Аңа берне чәпәгәнмен. Аннан мине аралап алганнар. Икенче төркемдә Әхмәтгали сөйли Кичә бәрәңге налогын илттем крахмальный заводына. Кәпитән- сесен. акчасын алдым да. Ташлытаудан бер «чити» алып кайттым. Аны кичен Шәйнур. Гыйнду белән өчәү бергә хәл иттек. Алар белән бергә түгәрәк уенга кергәнне хәтерлим Шунда бит бер сәбәпсезгә Нәбигә 6 ә й л ә н е л г ә н. Ул арада биргәләп тә а л ы н ы л г а н. Гомердә булмаганны — с у г ы ш ы л ы н ы л г а н Ярый инде, аерып алганнар Ну. й о клан ы л г а н да сон инде төнлә. Чак т о р ы л д ы Безнең авыл егетләре элек әнә шулай «сугыша», шулай үз өсләренә— «мин»гә — берни дә алмыйча, фигыльнең, бүгенге галимнәр әйткәнчә. «кайтым юнәлеше кушымчасы»н кулланып кына сөйләшәләр иде. Бу темага соңгы елларда күпме-күпме кеше диссертация язып галим булды, ә бит бу диссертацияләрнең төп материалы безнең авылдан! Кил дә институт ач безнең авылда! Кешеләр әллә ничә кандидатлык, әллә ничә докторлык итеп сөйләшәләр анда! Ә тел өлкәсендә кандидатлар, докторлар бик кирәк, тел үзе никадәр кимесә, аның белән шөгыльләнүчеләр шулкадәр кирәгрәк, кирәгрәк... дип уйлыйбыз инде без . «Пенсионерлар урамында» тол хатыннар кичен. Исламгали агай ларның капка төбенә җыелып, озак-озак сөйләшеп утыралар икән. Бүген кич шулар белән утырырга кирәк әле. Әңгәмә дигән нәрсәнең иң чынысы. әлбәттә, кичке аштан соң авыл урамында, капка төбенә куелган утыргычта гына була. Хатын-кыз шунда эчен бушата, рухын җиңеләйт.» Бигрәк тә, тол хатыннар Авылда тол хатын гомеренең һәр минутында голлыгын сизеп яши. Тормыш үзе сиздертә аны. Шәһәрлә алай түгел. Тол хатын анда үзен ирле хатынга караганда өстенрәк тә тотмыймы икән әле? Шәһәрдә толлар ирлеләргә караганда яхшырак киенергә, ныграк бизәнергә тырышалар Үзара сөйләшкәндә дә һәрвакыт аңа ниндидер бер егетнең, ирнең әллә ничек итеп карап алуы, кичә кич концерттан кайтканда трамвайда бер ирнең моңа бәйләнә язуы кебегрәк темаларга керергә яраталар Кайберсе, чыннан да. миңа ирләр бәйләнмәс микән дип. шигәеп, сагаеп, ләкин инде, әлбәттә, шуны теләп, горур кыяфәттә гомер кичерә Тик шәһәр толлары үзара әңгәмәдән генә мәхрүм Хәер, шәһәр хатыннарының барысы да Шәһәрдә анда, өч хатын-кыз очраша икән, аларның барысы да берьюлы сөйли Шәһәр хатынына тыңлау кирәк түгел, аңа үзе сөйләү әһәмиятлерәк. Әнә шул аларда әңгәмә дип атала. Авылда, юк. алай түгел Анда, берең сөйләп бетергәнче, икенчең бүлдерү юк Капка төбендәге әңгәмә билгеле бер ритмда, көйдә алып барыла һәр кичнең үзенең һәм берничә хикәяте, темасы була. Тол хатыннар гадәттә әңгәмәне бүгенге ирләрнең бозыклыгыннан башлыйлар. Мин беләм инде Хәмдүневләрдән башланачак ул бүген. Чөнки кичә ике туган кеше барында үзара биргәләшеп алганнар Ул теманы ничек «эшкәртмисең»? Капка төбе әңгәмәсендә бик югары идеяле темадан алып (әйтик, намус, әхлак турында) иң түбән, вак темаларга кадәр төшелә. Әйтик, менә болай: — Ач тамагым —тыныч колагым, диләрме? Кеше хакыннан, хөкүмәт малыннан алла үзе сакласын Хәрам ризыктан авыз итәргә язмасын Ни бар. шунысына шөкер итәргә кирәк. — Әнә. Хәмдүневнекеләрнең олысы: яшен үзгәртеп, ялган лүкәмит белән армиягә бармый калды Илгә хыянәт бит ул. Алла сакласын Ходай күрсәтмәсен Бу «югары» тема, монда изге идея бар. Капка гәбендә сүзнең төрлесе була: — И-и. ул сугыш вакытында күрдек инде. Ну. шушы сабынны уйлап тапкан галимгә герой бирергә Шуның катнашмасында беткә каршы агу бар. ди. Ул сугыш вакытында Бет бит ул бумази-мазарны бик ярата Аягын терәп басып йөри ул андый мамыклы әйбергә Киндер киемнән дә наскрочь йөри ул (безнең авыл хатыннары, үзләренең дөнья күргәннәрен белдерер өчен, берәр рус сүзе кыстырып куярга ярата). Әнә. сугыш бетәсе елны ниместән посылкалар кайткач ничек булды? Аннан бит гел ефәк салдылар солдатлар Ефәктән күлмәк-ыштан киеп җибәрде халык, бетең кая барырга белми! Тая да төшә, тая да төшә. Тагын әллә ниләр, әллә ниләр сөйләнә анда, капка төбендә. Авыл хатыннары белән сөйләшеп утырырга яратам мин Алар тәкәллефсез була. Күрешкән вакытта аларның күлмәкләрен дә. чәч-башын. кыяфәтләрен дә мактау мәҗбүри түгел Ә шәһәр хатынына шул мактау сүзләрен әйтмичә кара Бигрәк тә. авылдан килеп шәһәрләшкәненә, да- ма-ханым булу сыйфатына берәр зыян килмәсен тагы дип, һәр сулышып үлчәп-нсәпләп газапланып яшәүчегә. Авыл хатынының җиллә, кояшта янган беләк-муеннарыиа да «загар» керми- шуңа күрә аны телгә аласы түгел. Шәһәр «ханым»ыиыи «загар»ын әйтмичә калып кара! Мәңгегә дошман игәчәк. Авыл хатыннарының арадан берсен аерып мактау сүзе әйтәсең икән — рәхим ит, башкалар да шуңа кушылачак. Әмма инде шәһәр хатыннарыннан берсен аерып аның күлмәге, чәче, «загары» турында берәр мактау сүзе әйтәсез икән Ходай сакласын Тегесе, макталмаганы, үзенә генә түгел, балаларыңа, оныкларыңа дошман булачак Яки бакчадан бала җитәкләп кайткан таныш хатыннарның берсенә баласын мактап сүз әйт тә. икенчесенексн күрмичә генә кал. Бөтен нәсел-нәсәбеңә дошман булачак. Авылда исә алай түгел. Бүген бер юньсезе урам яктагы шомырт ботагын сындырган,— ди авыл хатыны икенче бер хатынга - Кем эшедер. Ник. безнең шалман Фәнәвил эшедер ул ди икенчене, уйлап та тормыйча Кичә дә Мәҗит абзыйларның бер бәбкәләрен имгәтте. Әле кичә генә бик каты кыйнаган идем. ярар, бүген тагын өстисе булыр Бу вакытта әлеге «шалман»ны мактарга омтылып та карама инде Әнисе хут бирмәячәк. Барам әле. барам әле бүген Исламгали агайларның капка тө- ? бенә. шул апалар белән сөйләшеп утырырга Ләкин ул кичне капка гөбе җыелышы булмыйча калды Хәмдүнев- g лар. йөк машинасын алып, кичке караклыкка киткәннәр. Кайтып кереш10 ләренә урам та капка төбендә утыручылар булганны бер дә яратмыйлар. * тол хатыннарны мәсхәрә итәрлек ямьсез сүзләр белән сүгенәләр, дулыйлар икән ’ Хәер, телевизордан кызыклырак тапшыру барганда капка төбен £ дә кич утырулар бөтенләй булмый да икән инде г Икенче көнне, алдан килешү буенча, безнең капка юбенә район- - нын «уазнгы» килеп туктады, ул машина мине көндезге поездга өл- :- гертергә тиеш иде - вакыт бик исәпле калган Мин авырлык белән генә юлга әзерләндем, үзем салган кечкенә ™ кибән дә. корган шалашым да ятим булып, моңсуланып, миңа карап ® калган сыман тоелды Машинага керер алдыннан үзебезнең авыл ‘ өстендәге биек, зәп-зәнгәр кук йөзенә карап алдым Авыл хатыннарының сабан туе көнне генә сандык гәбеннән алып бөркәнә торган юка ак ефәк шәлләре сыман аксыл мамык болыт кисәкләре акрын гына көньякка таба йөзәләр иде Мин үземне шунда кол кебек сиздем менә машина, ул мине алып китәргә тиеш, аннан — поезд, ул да мине шушы кибәннәр, шалашлардан, ак болытларымнан аерырга тиеш Тиеш. тиеш, тиеш Мин гел ниндидер фал кушуына буйсынып йөрер гә. гел аерылырга, гел китәргә тиеш Нигәдер, тормыш сукмакларының очын таптым дигәндә генә, мин шуларны яңадан югалтырга тиеш Нигәдер, миңа ак болыт кебек иркенләп йөзеп йөрү мөмкинлеге бирелмәгән. Безгә ак болыт булырга язмаган шул Хәмдүневләр яныннан узганда игътибар иттем: олы Хәмдүневләр- нең йорт тәрәзәләре төбенә кадәр ачылган, тәрәзә төбендә коточкыч тавыш белән магнитофон акыра Олы Хәмдүнев кичә генә сөйләп тор ган иде СПТУны бетергән кече малае хулиганлык эшләп бер ел угы рып кайткан: әллә ниткән, немец маршлары язылган кассетасы бар. ди. шуны уйната малай, ди Биш почмаклы нарат өйне, биек коймаларны дерелдәтеп, бөтен авылдагы кошкортны өркетеп, утыз өченче еллардагы гитлерюгенд маршы яңгырый иде: Внр гейен нах остен. Мнт унс гот ' И. авыл Сиңа да килеп кердемени инде бу чир? Тагын ниләр генә күрәсең бар икән синең? XX И йөрлгеч. ник гел хасрэтта син? Сине ияр са шулай бик каты борчый9 Монда, чит җир да. бик айбат бит. тогын нарса телисең инде син? Утыз алтынчы елларда безнең балачакка берничә җыр бәреп керле. Без шул җырлар тәэсирендә юрбияләнеп үстек Ул җырлар ва1 Без көнчыгышка барабыз, алла безмен белән тан. ил. җирнең, туган туфракның газизлеге турында иде Гомерләр \ зган саен, мин шул җырларны сагынам, хәзерге эстрада җырларының, бик күбесен яратмыйм Бигрәк тә. бавы өзелгән микрофон тотын. сәхнәдә мәтәлчек ата-ата йөргән, бер үк җөмләне карлыккан тавыш белән унбиш тапкырга кадәр кабатлап җырлауларын яратмыйм Күрәсең, картаелган. Тыңлап карагыз әле. җырны: «Еще ра- аз' Еще раа-аз! Еще раз! Еще-о-ра-а -аз!» менә шуны бер җыр эчендә егерме утыз тапкыр әйтәләр Бездә бу сүзләрне авыр йөк. бүрәнә күтәргәндә генә ирләр хор белән кычкыралар иде. Матур хор була иде ул: — Ра-а-аз! Ещее-о-о раз! Еще-о раз! һәм авыр таш. йөк. бүрәнә, ирләр куәтенә буйсынып, урыныннан күчә иде. Дүрт-биш әйтүгә. Ләкин утыз тапкырга түгел. Шунысы кызык: гомерләр узган саен, теге вакыттагы җырларга да ревизор күзе, ревизор колагы беләнрәк анализ ясыйм мин. Кайбер җырларга рәнҗим дә Утыз алтынчы елны без. малайлар, әти-әниләребез белән урманда нарат утыртабыз, тамак ач, көне буе эшләсәң, лесхоз идарәсе бер гаиләгә ярты ипи бирә, ә язгы урман һавасында гел генә ашыйсы килеп тора. Кичен, «уф алла» арбасына ботак-сатак төяп, кайтырга җыенабыз, шул чакта өстерилек (стрелокмылтык белән йөргәнлектән. урманчыны шулай дип атыйлар иде) килеп чыга да. синең йөгеңне бушаттыра, тенти, янәсе, юанрак агач кисәге салмадыңмы - рухыңны рәнҗетә, берни эшли алмыйсың Ул хуҗа. Теге агач кисәге калсын, черсен, ләкин син алма. Авылыңа кайтасын, ишегалдында кемнәрдер йөри, үлчәгеч таяк тотканнар, бер сутый җирең артык икән, шуны кисеп, киртәңне күчерттерәләр. теге бер метрлы әрем үссен, тигәнәк бассын, ләкин син анда бәрәңге утыртма. Ә без җырлыйбыз: Кип. бик кин ул минем туган илем. Урманнар күп. елга, кырлар күп, Кеше шулай иркен сулын торган Башка бер н.п Җирдә бүтән юк Шулай җырлыйбыз. Тагын болай: Чын хуҗа кеше туган җиренә. Шат яши кадерле илендә. Хуҗасын хуҗа да. әмма «өстерилек- бүген урманда коры ботак төягән «уф алла» арбасын алып калды, учак астына ягарга бөртек утын юк. умач пешереп булмый .Хәмдүневләрнең өлкәне — гомер буе сарымсак ашап, учак утында дуңгыз колагын кыздырып шытырдатып ашый торган, ни намаз-иияз белмәгән, ни колхозга кермәгән Гыйл- му карт тешен ыржайта «уф алла, дни әйтерсең, ди. үлгәч; китереп куярлар, ди. бер күмәч, аны да алып китәрләр, ди. колхоз икәнеңне белгәч». Без аны яратмыйбыз, аңа ачуыбыз килә. Чин бу әсәремне башта «Ватан турында җыр» дип исемләмәк- че булган идем, ләкин кире уйладым: Ватан турында сүз әйтергә бик ’УР талант, әзерлек кирәк, ә минем әсәремдә Ватанымның бик кечкенә бер почмагы турында гына сөйләнә Шуңа күрә мин моны шул төбәк белән бәхилләшү дип атадым. Аннары мең тугыз йөз утыз тугызынчы ел истә калган: акфин- нәр белән сугыш Коточкыч салкыннар. Картлар әйтә: алмагачлар харап булачак. Авылга ачыккан бүреләр килә, бүген төнлә, фәлән абзыйның абзар түбәсен тишеп, бүре кергән (ул вакытта абзарлар тәбәнәк. түбәләре саламнан), фәлән абзыйларның фәлән баш сарыгын буган Ул арада авылның менә дигән бер егетенең үлгән хәбәре ки- Акфиннәр вслан сугышта һәлак булган Авылда легендалар Пари маршал Тимошенко кызылармеецларны шундый итеп әзерләгән, утыз ике кило КОМ капчык күтәртеп, көненә кырыгар чакрым араны чаңгыда уздыра икән Акфиннәрнен «снайпер» дигән сугышчылары бар икән (бу сүз шул елда беренче тапкыр ишетелде), ап-ак кар каплаган чыршы башында ак халат киеп утыра да. чүкеп кенә тора, ди Акфиннәр бик мәкерле, in: алар чигенгән вакытта хуторларына барып керсәң, ишек тоткасын тотсаң — мина дигән нәрсә шартлый, ди Яки. баскыч төбендә менә дигән бер пар жылы итек тора, ди Кызылармеец, ботинкасын, чолгауларын ташлап, шуны киям дип аягын тыкса мина Коедан су алыйм дисә, чиләктә — мина Кибеттә тоз. шырпы, керәчин беткән авыр, караңгы, хәсрәтле айлар «Чаян» журналы килеп кенә авылга хәл кертте Аның тышлы гында шлем кигән, шакмак мыеклы чибәр Ворошилов елмаеп тора, ә еракта үрмәли-бүкәли акфиннәр кача Маршалның сүзләре китерелгән: — Бу әле чәчәкләре генә, жимеше бераздан булачак . Бу жөмлә ач. салкын кышны жылытып жибәргән сыман була Мәктәптә жырлыйбыз: Су буенда көтеп яттым Кыр үрдәге тешәсен Бөек герой безнең маршал Ворошилов яшәсен Мәктәптә жыр дәресе атнага бер керә, параллель классларда эшләгән укытучы апа расписаниегә ике класс дәресен бергә туры китереп. күмәк жырлата иде Әле ул вакытта авыл мәчете мәктәпкә әйләндерелмәгән иде. картлар гает укырга тыгыз төркем булып баралар, тәкбир әйтеп, урамнан узалар, мәчеткә жыелалар иде Алар да жырлый: чип-чиста туннарын (кызылга, карага каккан йомшак туннар, хәзер андый тунны бик затлы кешеләр генә — профессорлар, эре драматурглар, база директорлары. зур трест начальниклары гына кия) сандыктан чыгарганнар алар, кайберсе Кукмара итеге киеп жибәргән (ак фетр итеккә кызыл-яшел төсле бормалы чәчәкләр эшләнгән), муеннарда сарык йоныннан бәйләнгән. кичә генә мунчада юып киптерелгән, күпереп торган ак күбек шарфлар, кулларда бияләй. Алар да хор белән жырлап баралар, властьлар әлегә дингә тими, мәктәп белән мәчет әлегә үзара сугышмыйча яши бирәләр, ләкин картлар сизә инде Актык тәкбирләр бу һәм алар тавышы, алар бугазы белән тарих үзе жырлый кебек Сал кын урамда карны шыгырдатып, йөзләгән ир тезелеп килә картлар — алда. яшьрәкләр — артта. Тып-тын калган иртәнге урам кинәт кенә куәтле ирләр авызыннан чыккан шауга яңгырап китә. Капка ярыгыннан моны карап калган хатын-кыз елап ала. күңел нең әллә кай төшләрен актарып ташлый бу тавыш Ирләр, бераз баргач, тып итеп туктап кала, аннан соң. кемнеңдер кушуы буенча, тагып кузгала, «бас» тавышлы Сәгьдетдин абзый тагын тәкбир башлый, тагын салкын урамга йөзләгән бугаздан чыккан шау тарала Нибары бер-ике генә ел үтәр, мәчет ябылыр, манарасы киселер. нибары өч-дүрт ел үтәр, әлеге төркем артында барган яшь. чиста, таза ирләр, бераз салмышрак, кызганрак хәлдә, арбаларга төялеп. Ватан азатлыгы өчен көрәшкә сәфәр чыгар һәм шунда аларның күбесе шәһит китәр Ләкин авыл чатында тәкбир сүзләре соңгы кабат кырык беренче ел июненең иң соңгы көнендә - авылдан берьюлы алтмыш ике ир чыгып киткәндә яңгырап алыр әле \зләре белмәгән гарәп телендә тәкбир әйтеп, авыл картлары шунда дошманга үлем, үзебезнекеләргә жиңү. сәламәтлек теләп аллага ялварырлар һәм бу тәкбир йөрәк авазы булып, ирләр төялгән арбалар артыннан озата барыр Барыр, барыр да. мәңгегә сүнәр Тәкбирне «бас» тавыш белән башлаган Сәгьдетдин карт урман каравылчысы булып эшкә керер һәм безнең, октябрят, пионерларның \ф алла» арбаларын балта түтәсе белән сугып тураклар, бауларны чабар, үзебезне яңаклар, кыннар Кешене белмәссең, динне дә белеп бетермәссең. Бер мәсьәләдә яхшылыкка өйрәтә ул. икенче мәсьәләдә үзенең шул яхшылыгын онытып торырга да мөмкинлек бирә. Күрәсең, кешесенә карап Мәчет ул — халык рухында бер дөнья Мәчет тирәсендә сүгенергә ярамый, авызыңа хәрәм ризык (аракы) капкан булсаң, анда керергә ярамын, вак-төяк хажәтеңне үтәргә кирәк булса, моны мәчеттән кырык адым киткәч кенә эшләргә мөмкин Мәчетнең эче буш. анда кергәч, малай-шалай кычкырып карый, тавыш яңгырый Мәчет серле: бер абзый кичке намазда вакытта аның кечкенә кызы да әтисе артыннан барган икән дә. картлар таралганда мич артында йоклап калган Баланы төне буе эзләгәннәр; ә ул. төн уртасында уянып, бикле мәчеттә ялгыз калганын аңлап алгач, куркудан акылын жуя язган, таң атканда мәзиннән ачкыч алып, мәчет эчендәге баланы табып алып кайтсалар — аның бер күзе чалшайган. Мәчет, мәктәпкә әйләнгәнче, шулай серле иде. Еллар авыр, салкын, шыксыз, ризыксыз иде. Ләкин шагыйрь яза. без класста жырлыйбыз. Тын бакчада кошлар сайрый Сибелә айный нурлары. Көмеш төсле ай нурлары Матурлыйлар дөньяны Зәнгәр күзләр елмаялар Тирән шатлык бар анда, Икебез дә без бәхетле Ил бәхетле булганга Дөньяда әллә ниләр бар. зәңгәр күзләр, кошлар, тын бакчалар Без яшәгән тормыш белән әлеге жыр арасында аерма шул дәрәжә- дә зур иде ки. без кырыгынчы илленче еллар шагыйрьләрен ярата алмадык. Алар безне аңламады, без — аларны Ләкин безнең өчен дәртле, эчтәлекле жыр бәйрәмнәре була иде Болар Беренче Май һәм Октябрь бәйрәмнәре Безнең авылда бәйрәм өчен урамга тактадан триумфаль арка ясадылар, аның ике баганасының башына, пыяла ящиклар эченә, керосин лампалары куйдылар. ул баганаларны кызыл материя белән бизәделәр Шунда ук бер читкә трибуна ясадылар Революцион бәйрәм көнне бөтен халык, ике урам буйлап, колонналар булып, шул арка астыннан уза. урамнан жыр белән килә иде Алгы рәттә — берничә гармунчы Ике таяклы флагларга (транспарант) саф үз телебездә куәтле лозунглар язылган була иде Шул колонналарда жырланган ике-өч жыр хәтердә калган «СССР» диеп язылган Совнарком капкасына. Яшибез, дуслар, яшибез Совнарком аркасында. К)шммга: Ленинград-Москва. Урамнары таш кына; Яшь йөрәгем капиталны бетерергә ашкына Ленин. Маркс һәм Энгельс Дүртенчесе — Сталин Без тормышка ашырабыз Шул даһилар кушканын Ленинград-Москва Менә шулай, елына ике тапкыр I майда һәм 7 ноябрьдә рәхәтләнеп җырлап ала идек Аннан - аулагөйләрдә җырлау. Моңлы, серле җырлар Бу җырларны чит җирләр күргән, завод, шәһәр, шахта күргән кызлар алып кайта Завод күргән кызлар безнең авылда бераз борнайрак була иде. .Алар битләрен башка кызларга караганда мулрак итеп майлыйлар. >. куе-калын авыл кашын да бераз нечкәртәләр, кайберләре бит урта5 сына миң дә төртеп куя Алар, авыл кызларыннан аермалы буларак. | йортта бәйләнгән ион оек түгел, ә «пәнски» оек кияләр («Пан- 5 ски» — паннарча дигән сүзме?), әллә нинди җырлар беләләр Бигрәк Д тә. мәшһүр «завод сорок»та эшләп кайтканнары (анда кышын ба- ♦ рып эшләп кайталар иде) Менә мондый җыр. мәсәлән: Атма ла. наган. Куркадыр җаннарым f Наган тау-уышларына.. г Нинди серле җыр булды икән ул? Нинди егет ул. наган тагып, сөй- g гән кызы янында шалт та шолт атып йөргән? Наган бит куркыныч г нәрсә Аны бит авылга килгән милиционерның билендә генә күрергә Z мөмкин Аның калын күн савыты ук дәһшәтле. Әтине төнлә алып чы- ® гып киткәндә күрмәдем түгел Чия агачының каерысы кебек куекыз- * гылт шул кун сумканы кургәч. мин гомер буе калтырый торган булып калдым Кобура, наган минем йөрәгемә ярамый Шуңа күрә, теге җыр әле дә булса җанымны тетрәтә Шәһәрдә эшләгән кызлар тагын бер җыр алып кайттылар, фаҗигале җыр. Анда егетмедер, кызмыдыр Иделгәме. Кабангамы батып үлгән. Исән калганы шул фаҗигале мәхәббәт турында, имеш, җыр чыгарган. Аулагөй моны дерт итеп тыңлый, тыннар кысыла, бугазларга төер утыра, «каз тәне» чыга. Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр Алар безгә тик түгел Тиң түгеллеген дә белә. Өзелеп сөя яшь күңел Бөдрә чәчкәй, зәңгәр күз. Әйтмә лә, бәгырькәем, авыр сүз. Әмма, боларның барысы да бетте. Утыз җиденче ел картлар тәкбирен бетерде, кырык беренче ел — революцион җыр колонналарын туктатты. Аулагөйләрнең эчке җылылыгы, моңы-җыры. серенә кырык бишенче ел чик куйды юк. бул мады. егерме ике. егерме алтынчы елгы егетләрнең— йөзләгән егетнең — авылга нибары өч-дүрте генә кайтты, алар да акчалы җирләргә чыгып китте Көтәр, сагыныр кеше булмаган җирдә аулагөй була алмый, анда җыр тумый Ж.ыр ул шундый нәрсә, аның бер боҗрасын имгәтсәң, калган боҗралары яши алмый. Минем туган җирем, туган туфрагым турында еш язуымны ошатып бетермәгән шәһәр ханымнары бар (әлбәттә, авылдан чыкканнар). Күпме мөмкин? Бу турыда күпме язарга мөмкин? Мине шулай тиргиләр. Ләкин бер истәлек: Финляндиядә командировкада булган вакытта мине бер йортка кунакка чакырдылар. Сергач мишәрләреннән чыккан бай гына бер гаилә. Чәй эчеп утыра торгач, хуҗа әби шунда җир. туфрак турында сүз башлады да. шкаф эченнән майонез банкасы алып килде Банка өстән целлофан белән капланган, резина белән кыршауланган иде Эчендә гап-гади балчык — Менә, газизем, мин нинди бәхетле.—диде ул Менә бу балчык _ сездән Узган җәй турист булып Казан иленә сәяхәт кылган идек Шунда Казан Кремлесен карап йөргәндә, күрәм. Сөембикә манарасы янында жир казыйлар Шунда гына бер сабый йөгереп йөри. Мин тоттым да дәштем тегеңә: — Олан, менә ш\шы кулъяулыкка бер генә уч туфрак салын бирче. дидем. Бәхетемә каршы, татарча белә булып чыкты Алды да бирде Менә мин нинди бәхетле, олан минем туган туфрагым бар1 Бу — минем өчен иң кадерле әйбер Карчык елый иде. Аннан, китап шкафына үрелде дә. гарәп хәрефендә басылган юка гына бер китап күрсәтте Китап 1930 елда Берлинда басылган. «Татар халык җырлары, төзүчесе Мөхәммәтгаяз Исхакый» диелгән Әйе. талантлы язучы, трагик шәхес. Ватансыз, җирсез-сусыз калып, гор- бәтлеккә тилмереп яшәп үлгән Исхакый чыгарган моны. Беренче битендә үк бер җыр укыдым Кай ж.ирләрдән киләсең дип Кыр казыннан сорадым Ул кычкырып жавап бирде. Мин утырып еладым Елау өчен ил чигенең теге ягында булу мәҗбүри түгел. Елау өчен сәбәпләр байтак Ә. менә. син. сез. минем авыл турында язганнарымны яратмаган ханым! Бу легенданы беләсезме? Бохара әмире ишеткән икән: иң тәмле күмәчне Самарканд ханының күмәччесе пешерә. Әмирнең тагы да тәмле күмәч ашыйсы килгән һәм Самарканд ханына хат язган Шулай, шулай дигән, мөмкин булса, теге күмәччеңне миңа ат- на-ун көнгә җибәреп тор әле дигән Күмәчче, шулай итеп. Бохарага килгән Беренче күмәчен пешереп, көмеш подноска салып, әмир янына кергән. Әмир, тегенең караңгы чыраен сизеп, сорап куйган. — Йә.— дигән.— күмәчең уңдымы? Юк. тәкъсир.— дигән күмәчче, миңа әйбәт күмәч пешерү өчен Самарканд оны кирәк икән Шундук, ишәккә атландырып, берәүне Самаркандка, онга озатканнар Самарканд оныннан пешкән күмәчне күтәреп кергәндә дә абзыйның кәефе начар булган, әмир моны сизгән Мина һәйбәт күмәч пешерер өчен Самарканд оны гына җитми. Самарканд суы да кирәк икән,— дигән күмәчче. Нишлисең, тагын бер кешене ишәккә атландырып, ишәк өстенә хурҗиннар элеп. Сәмәрканд суы алып кайтырга җибәргәннәр һәм. ниһаять. Сәмәрканд оныннан. Сәмәрканд суында изелеп-ба- сылып пешерелгән күмәчне күтәреп, күмәчче агай әмир янына кергән. Чырай — кара болыт, ди — Миңа.— дигән ул. башын түбән игән хәлдә.— яхшы күмәч пешерү өчен Сәмәрканд һавасы җитми икән. Әмир моны аңлаган һәм баш вәзиренә әйткән: үзенә берәр кыйммәтле бүләк бирегез, иң яхшы ишәккә утыртып, өенә озатыгыз, бу кеше ватанпәрвәр (патриот) икән, дигән. - Ватанпәрвәр кешенең кадерен белергә кирәк, шуларның кадерен белмәгән дәүләт алга да бара алмый, яши дә алмый.— дигән. Миңа да яшәү, иҗат итү өчен авылым суы. авылым һавасы кирәк Миңа көзге сентябрь кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эекертләрнең баш әйләндергеч исе кирәк. Сезнең йомшак кына көзге яңгыр сибәләгәндә, арыш саламы зскертенә куыш ясап, шунда утырып торганыгыз бармы'4 Шунда баллы салат исен иснәп, вак көзге яңгыр тамчыларының алтын саламнардан агып төшүен карап утырганда мин хыялымда шагыйрь, ком- 158 познтор, философ булып алам. Дөньяның бөтен ваклыкларыннан чистарынып алам мин шунда. «Бу айның акчасын алгач, дача взносын туларга кирәк Теге, көтелгән акча килеп керсә, кызыма туп алмыйча булмас Иптәш кызлары әнә ничек киенә Алдагы атнада, базардан алып кайтып, берәр чиләк кыяр тозлап куярга кирәк. Хатынның керәне, карлыган яфраклары бармы икән? Минем китапны киләсе * елга чыгарырлармы икән? Эчке рецензент кай төшенә генә бәйләнер i икән? Теге пальтоны авылга кайтарып ташларга иде. Урын алып TO- Z ра Барыбер киелми бит инде. Модасы чыккан дип. балаларым ки- = дертми Ял беткәнче бер тешкә пломба куйдырырга иде. Ничек ке- 2 нә шуны хәл итәсе.. Минем соңгы әсәр турында фәлән иптәш бик ♦ явыз чыгыш ясады Үтерде инде халык алдында » Көзге вак яңгыр “ патшалыгында эскерт куышында утырганда әнә шул дөнья мәшәка- = те дигән һәммә нәрсәнең поты бер тиен булып кала. 2 Басуда эскертнең үз исе бар. Бодай саламы эскерте кыска, кырыс саламнан - аннан гел генә дә инде яна пешкән кумәч исе килә. Борчак саламы эскертенә куыш ясап керәсең дә. комбайн бара- “ баныннан исән калган саргылт ахак кузакларны эзләп табып, керт - керт ашыйсың. Теге вак яңгыр исә ява да ява. Син әле һаман ша- “ гыйрь, композитор, философ. Мин белеп торам инде, сезнең солы са- г ламы эскертендә куыш ясап утырганыгыз юк Мин сезне гаеп итмим я Мондагы баш әйләндергеч исләр — әйтерсең, әниең пешергән кан нар коймакны эретелгән атланмайга манчып ашыйсын... Сез коймак төрләрен беләсезме^ Сез әйтәсез инде, иң югары дәрәҗәлесе килосы кырык бер тиенлек оннан, дисез. Юк шул. алай түгел Коймак менә болан була: беренче дәрәжәлесе. һичшиксез, карабодай коймагы. Өчтән бер өлеш бодай оны кушылырга тиеш аңа Моны элек байлар ашы дип йөрткәннәр. Моны авылда бик сирәк кеше куллана алган Шуннан түбәне — «ару азык» дип атала Хатын-кыз. бигрәк тә кар чыклар үзара сөйләшкәндә еш кулланалар моны. Бик кызганыч, авылда бу сүз үлгән икән инде. Ару азык Моңа ниләр керә соң? Бодай оны. солы оны Арпа оны да бар. аны карчык-коры кыскартып «арпоны» дип кенә сөйләшә. Ару азыкка керми ул — Бу арада ару азык бетебрәк китте әле. Арпоны гына калды бәйрәмгә Аллага тапшырдык. Болар — барысы да коймак пешерү өчен Икенче дәрәжәдә. әлбәттә инде, таза тормышлы, үз дәрәжәсен үзе белгән «һавалы» крестьян агайның бәйрәм ризыгы — бодай коймагы «Өрдертеп» тар тылган оннан. Уртача дәрәҗәле коймак — солы оныннан (дөресен әйтим. минем иң яраткан ризыгым иде), йомшак, ачкылт. кыскасы, тамагыңа үзе керәм дип тора инде Ярлы-ябагай кешеләр бәйрәмдә арпа коймагын пешерәләр, ул да тәмле, ул да ачкылт. ләкин арпа коймагы бераз гына «йөрәкне кыздыра» (безнең авылда сару кайнау ны шулай атыйлар иде). Бәйрәмгә өч төрле камыр ризыгы пешерелә иде. сумса (әти кеше бәйрәм алдыннан шәһәргә барып, калай банка белән алма кагы алып кайта), коймак, кабартма Бәйрәмнең беренче көнендә туйганчы сумса ашыйсың Кичкә таба сумса янә исәпкә керә. Ул көнне коймак, кабартма кебекләргә әле кагылмыйсын Икенче көнне коймак Инде. әлбәттә, суынган, кичә эретелгән май аксыл булып кырыйларына ябышкан Шәп! Өченче көнгә — кабартма. Шатлык кими бара, бәй рәм бетә бара Басу түрләрендәге эскертләрдә көзге вак яңгыр яуганда, әнә шул ризыкларның исләрен тоеп, рәхәтләнеп утыра идем мин. Ләкин инде хәзер басулардан эскертләрне тиз жыеп алалар, ферма тирәсенә күчерәләр. Шулай да эскертләр очрый әле. ләкин бит мин хәзер алар яныннан графиклы транспортта узып кына китәм. куыш ясап кереп утыра алмыйм Әйе. мин бу әсәремне, язылып беткәч кенә, кинәт кенә «Бәхил ләшү» дип исемләдем Мондый үзгәрешкә авылдан килгән бер хат сәбәп булды. Укытучы Фәния, әлеге усал Хәмдүневләрнең юаш килене язган Ул әйткән авыл бик нык үзгәрә, яңа мәктәп салалар, төрле җирдән бик күп белгечләр килә, авылның бушаган йортларын шәһәрдәге хуҗаларыннан колхоз сатып ала. яшь белгечләрне шунда урнаштыра. дигән «Әле узган атнада гына Ветлечебница ачтылар. Флүдәнең түбәсе күккә тиде, мин дә озайтылган группада тәрбияче булып эшлим, китмәдек инде, калдык. Авылда КБО филиалы ачылды, күлмәктер, костюмдыр шулар тегә Әле бу атнада гына мәктәп белән тимер томыр җыйдык. Ильяс шунда сезне искә алды Металл ватыклары арасында өчме дүртме «Зингер» тегү машинасы, ухватлар, ат кыргычлары, бизмәннәр, бизмән колашалары, өчаяклар, ат аягын тышау 1ый торган чылбырлар, богау йозаклары, бүре үтергеч кистәннәр бар иде Хәтта утыз чиләк сыешлы чуен казан да өстерәп китерделәр Ильяс сезнең турыда әйтте, боларны күрел, язарына әллә ни кадәр азык илһам алыр иде. диде Иске авыл, шулай итеп, металлоломга китте Авылга бүген мари ягыннан тагын бер гаилә килеп урнашты татарлар.» Кабартмалар, коймаклар пешергән, көзге вак яңгырда җиргә ризык исе таратып утырган туган җирем, кан яңартып яткан элеккеге авылым, хуш! Хуш! Бәхил бул! 1985—1987