«СЫНАТМАСКА КИРӘК, ҖЕГЕТЛӘР!»

Нәкый Исәнбәт Татар халкы, аның мәдәнияты өчен башкарылган титаник хезмәте белән үз исемем мәңге онытылмаслык итеп тарихка, буыннар хәтеренә язган олы галим, олы әдип, хөрмәтле аксакал Татарстанның халык язучысы Бу айда республикабыз җәмәгатьчелеге һәм киң илебез буйлап, донья буйлап чәчелгән бетен татар халкы менә шушы фидакарь шәхескә 90 яшь тулу көнен билгеләп үтә Шул уңайдан редакциянең әдәби тәнкыйть бүлеге редакторы Мансур Вәлиев әдип һәм галим Нәкый ага Исәнбәт белән әңгәмә уздырды Укучыларыбызга шул әңгәмәне тәкъдим итәбез, —НӘКЫЙ ara. үзегез ДӘ беләсез, хәзер бөтен ил МИЛЛИ мәсьәлә дип шаулый Безгә дә әңгәмәбезне әнә шуннан башламый булмастыр Сез инде 1899 елда, теге гасырның ахырында ук туган кеше Үз гомерегездә әллә ничә революция кичергәнсез Әллә никадәр үзгәртеп коруларны күргәнсез Ә соңгы елларда ил эчендә барган вакыйгалар Сездә нинди уйлар чята икән? — Халыкларның уянуын начар нәрсә дип әйтеп булмый Алар иң гади хакыйкатькә ирешергә — үз язмышларын үз кулларына алырга телиләр Чит илләр һәм андагы колонияләр хакында сүз барган вакытта без милли-азатлык хәрәкәтен бик яклыйбыз бит Ә нигә ул хәрәкәтне үз илебез эчендә дә якламаска''1 Һәр халык үз язмышын үзе хәл итсен' Моны Ленин шулай куйган Мәсьәләне бары тик шулай куйганда гына гадел рәвештә хәл итеп була Илдәге тынычлыкны да әнә шул юл белән генә урнаштырырга мөмкин — Ә мәсьәләгә якынрак килеп караганда’’ — Нәкъ менә шул якынрак килеп карау житми шул! Сүз күп. ә эш аз! Милли мәсьәләне үзгәртеп кору кирәклеге хакында югарыдагылар да сөйли, түбәндәгеләр дә сөйли Сөйләмәгән кеше юк Ә эшнең торышы һаман да бик бик акрын үзгәрә Күп тармакта бөтенләй үзгәрешсез кала хәтта — Нәрсәләрне күздә тотып әйтәсез микән? — Милли культураның иң үзәк мәсьәләсе — мәктәп һәм балалар бакчасы Ана телендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары оештыру кирәклеге турында инде тонна-тонна кәгазь язылды, әллә никадәр чыгышлар ясалды Ә асылда үзгәреш юк диярлек Безнең үзебезнең бик яраткан оныгыбыз бар Бер көнне балалар бакчасыннан: ■ Татарча сөйләшә башладык — дип бик сөенеп кайткан бу Без дә сөендек моңа Ә инде күпме вакыт ана теле өйрәнгәннәрен белешкән идек — 15 минут чамасы икән' А гнага 3 мәртәбә генә Менә сиңа мә! Бәләкәй бала үзенең ана телендә шуның кадәр генә сөйләшергә тиешме’! Бу бит адәм көлкесе' Ана телендә тәрбия бирәбез диеп күз буяу гына ич ул! • Әңгәмәдә бәхәс уятырдай яисә килешүе кыен булган урыннар да бар Тврим- тнрле карашларга игътибарлы булу заманын истә тотып, Нәкый Исәнбәт фикерләрен кыскартмыйча һәм үзгәрешсез килеш бирәбез (Редакция). — Нәкый ага. менә Сез «ана телецдд тәрбия» дигән гаять мөһим мәсьәләгә килен кагылдыгыз Безнең хәзерге педагогика һәм ата-аналар баланы үз туган телендә тәрбияләмичә бик зур ялгыш ясыйлар бит Кешенең меңләгән еллар буенча атадан балага күчә-күчә килгән геннары, күзәнәкләре — алар ана телендә аралашуга күнеккәннәр, шуңа ияләнгәннәр Балага чит телдә эндәшеп, без аның эчендәге бик моһим бер системаны бозабыз Сез — халык күңелен нечкә аңлаучы һәм балаларга карата үтә сизгер әдип, галим — бу хакта ничегрәк уйлыйсыз? — Менә сез. яшьләр, табигатькә генә күз салыгыз. Анда бит каенның үз холкы, имәннеке үзенчә, бүтән характер Юкә исә бөтенләй икенче төрле. Боларны бер төрле итәргә тырышу бик зур ахмаклык булыр иде Табигатькә карата әлегә андый ахмаклыкны эшләүче юк Ә милләтләргә, халыкларга карата ник шундый ялгыш эш. табигатькә каршы эш эшләнә?! Халыклар, милләтләр дә — табигатьнең шундый ук гүзәл җимешләре бит Аларны кысу, бетерү хокукы беркемгә дә бирелмәгән! — Зур тормыш тәҗрибәсе туплаган хөрмәтле аксакал белән әңгәмә вакытында тагын бер четерекле мәсьәләне ачыклап китәсе килә Соңгы вакытта матбугатта басылган мәкаләләрдә еш кына «уртак өй» дигән төшенчә кулланыла. Сез моңа ничек карыйсыз'’ Чынбарлыкта уртак өй була аламы7 — Брежнев чорында, милләтләрне санга сукмыйча, «совет халкы - дигән яңа термин кертергә тырышу булган иде Без хәзер инде бу ялгыштан котылып киләбез шикелле Минемчә, әлеге « уртак өй» идеясе дә шул ялгышның Шомбай сыман, тунны икенче ягы белән киеп, безнең каршыга яңадан килеп чыгуы шикеллерәк хәл Бер дә бүтән түгел. Бер өйдә бит бер генә гаилә яши Шәһәр вариантын алсак анда да бер фатирда бер гаилә яши. Бер фатирда ике яисә өч гаилә яшәү — монысы инде аның гадәттән тыш хәл' Ул чагында инде юньле тормыш булмый. Сез әйткән «уртак ой- идеясе дә әнә шуңа алып бара Анда бәхәс, тигезсезлек өчен бик күп мөмкинлекләр кала. Даими рәвештә канәгатьсезлек туачак андый өйдә — Шул уңайдан, безнең бик күп милләттәшләребез читтә яши бит Аларның киләчәк язмышын Сез ничек итеп күрәсез’ — Иң элек мин шуны әйтергә тиешмен. Нигә шул хәтле дә чәчелган бу татар халкы71 Туган-үскән җиреннән ни өчен алай җиңел аерылган ул?! Бу— минем өчен бер сер кебек Ә инде читтә яшәүчеләрнең киләчәк язмышына килсәк, мин бу мәсьәләдә пессимист Татарстанда Алабуга кебек зур заводлар төзелеп ятканда, мөмкинлекне файдаланып калырга кирәк. Безнең бәхетне Татарстан гына гарантияли ала дип уйлыйм мин — Сез җыйнап бастырган татар халык мәкальләре томына «Читнең чите корысын! » дигән әйтем бер дә юкка гына кертелмәгән. Меңләгән татарларның ачы язмышы чагыла бугай ул кайнар сүзләрдә. Нәкый ага. Сезнең хакта, фразеологик сүзлек төзегән, дип тә ишетә беләбез Ул кайчан дөнья күрәчәк соң? Алтмышынчы елларда басылып чыккан өч томлык мәкальләр кебек, бусы да бик зур хезмәт бит инде аның — Әйе. Татарстан китап нәшрияты бу сүзлекнең чыгачагын үзенең 1987 елгы тематик планында ук хәбәр иткән иде инде Ниһаять, якын арада сүзлекнең беренче томы дөнья күрер дип уйлыйм. Бусы сөенеч булса, бик күп материалның аңа керми калуы — минем өче.н көенеч. Беренче томга, мисал өчен. 14 табак (340 бит) эшләгән эш керми калды. Икенче томына да 20 табак (480 бит) материалның сыймавы бар Моны мин ничек аңлатырга да белмим — Шуның өстәвенә, басылмаган әйберләрегез тагын да бардыр әле — Алары да шактый Башкорт халык авыз иҗаты буенча төзелгән калын хрестоматия бар Татар халкының мифлары турында мәкаләләр күп. Шагыйрь Һади Такташ турында өч табак күләмендә истәлегем бар Казан арты авылларында фольклор әсәрләре җыеп йөргәндә күргәннәремне тасвирлаган истәлекләр бар — Нәкый ага, уенын-чынын кушып әйткәндә. Сезнең хезмәтләрнең үзләрен бастыру өчен генә дә яңа бер нәшрият яисә журнал ачарга кирәк кебек күренә — Ә нигә, алар барысы да халыкка кирәкле әйберләр ич Егерменче елларда татарның нәшриятлары, журналлары күп иде аның.Хәзерге сыман бер нәшриятка карап зар елау юк иде Халык күңелен дөрес тәрбиялим дисәң, бүтән юл юк та' Моны инде аңларга вакыт — Нәкый ага. әйтик, татар халкының җан башына туры килгән периодик басмалар саны эстоннарныкыннан 40 мәртәбәгә азрак.. — Хәлне төзәтү өчен керәшәсезме соң? Яшьләр бит алар көрәшергә тиеш! Сезне татар халкы ни өчен үстерде, укытты дип беләсез?! Матбугатлар оештырып үзен агартсын, тәрбияләсен өчен үстерә бит халык интеллигенцияне Халыкны тәрбияләү — зыялыларның иң төп бурычы. Сез бу юлда кыю. тынгысыз булырга тиешсез! Курыкмаска тиешсез Чөнки бу — сезгә халык тарафыннан, меңләгән, миллионлаган хезмәт ияләре тарафыннан йөкләнгән вазифа Бездә кайчак интеллигенцияне дөнья бутап йорүче итеп күрсәтергә тырышу бар Бигрәк тә югарыдан килгән түрәләр аны шулай итеп күрсәтергә тырыша Ә интеллигенциянең андый миссиясе — бик борынгы чорда башланган хезмәт бүленешеннән үк килә Эшче кеше заводта тир түгә, крестьян басуда эшли, интеллигент исә халыкның күңел дөньясын кайгырта Моны аңламаган надан кеше генә зыялыларга кырын карарга мөмкин — Менә, бик озак көрәшкәннән соң. яшьләребез өчен • Идел- журналы булдыруга ирештек. — Әйе. әйе. моңа мин дә бик сөендем Нәҗибә апагыз белән без инде аның бер битен дә калдырмыйча укып чыктык Идел» — сугышка кадәр татар телендә басылган күпләгән яшьләр журналларының берсен яңадан торгызу булды —■ Ә хәзер язучылапыбыз әдәбият-сәнгать газетасы көтә инде Үзенең «Әллүки» кушымтасы белән "Социалистик Татарстан» аны чыгару өчен бик әйбәт нигез әзерләде Язучылар да. укучылар да «Әллүки»дә актив катнаша Әдәби газета булса, ул халыкка тагын да активрак хезмәт күрсәтер иде — Яңарыш чорында милли матбугатны көчәйтү кирәк, әлбәттә һичшиксез, кирәк Менә әле мин "Татарстан яшьләре»н күзәтеп барам Бик кызык чыгаралар газетаны Шуңа күрә тиражы да зур Халык та ярата, димәк Соңгы елларда «Социалистик Татарстан» да әйбәтләнә төште Кыюлыгын арттыру хисабына әйбәтләнде ул. Безнең язучы һәм журналист җегетләр шуны онытмасыннар иде талант белән кыюлык һәрвакыт янәшә йөри, алар — аерылмас бербөтен! Алга-артка. ян-якка да карап, халыкка да ярап булмый Үз йөрәгең кушканны, үзеңнең халкың көткәнне яз син’ Менә шунда инде ялгышмассың' — Матбугат дигәннән, халкыбызның онытыла башлаган зур шәхесләре турында газета һәм журналларыбыз яңадан язарга кереште Андый зур шәхесләрнең берсе — Гаяз Исхакый Бу әдипнең әсәрләре дөньяга чыгуны Сез ничек бәялисез9 — КПСС өлкә комитетының беренче секретаре булып Ф Табеев эшләгән елларда ук без. бер төркем язучылар, аның янына барган идек Гаяз Исхакый әсәрләрен халыкка җиткерү кирәклеген партия җитәкчесенә кат-кат раслаган идек Әмма аның җавабы бер булды «Әле вакыты җитмәгән!» Әдипнең катлаулы язмышына килгәндә исә. үткән чорда ялгышлар һәр ике яктан да ясалды Ил башына менеп утырган Сталин үз илебездәге күпме талантларны суйды, дөньяны болгатты Хәтта әле Брежнев чорында да никадәр намуслы иҗатчылар илдән китәргә мәҗбүр булды Шуңа күрә матбугатта басылган кайбер мәкаләләрдә Исхакыйга кара ягулар белән мин килешә алмыйм Вакыйгаларга шул чорның катлаулы контекстыннан чыгып карарга кирәк Мин Исхакыйда гаеп юк дияргә җыенмыйм, ләкин шул ук вакытта аны гел кара төскә генә буярга теләүчеләр белән дә килешә алмыйм Башка милләтләрдә аннан зуррак хаталанучылар да бар. ә аларга Исхакыйга ташланган кадәр гаеп ташланмый Мине мәсьәләнең әнә шул ягы бераз сәерсендерә. Без гаепле кешеләрне гел татар арасыннан гына эзләмик инде, җегетләр1 — Ә шәхес культы еллары Сезнең язмышка ничек тәэсир итте’ — Иң башта шунысын әйтим: минем мулла малае булып тууымны гомер буе «ур гаепкә санап килделәр Сыйнфый дошман итеп күрергә тырышучылар да булды хәтта... — Менә бүген без әлеге -сыйнфый дошман-ның татар халкы өчен никадәр эш эшләгәнен күрәбез Утыздан артык сәхнә әсәре язган ул Уракчы кыз» белән -Син сазыңны уйнадың» һәм «Бормалы су шикелле матур-матур шигырьләр тудырган ул Дөнья һәм рус классикларыннан ничәмә-ничә зур әсәр тәрҗемә иткән ул Татар халкының тел. әдәбият хәзинәләрен җыю. барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләгән ул! Сугышка кадәр үк Идегәй- дастанын халыктан язып алу һәм бастырып чыгару татар халык мәкальләрен туплаган 3 томлык, табышмаклар һәм балалар фольклоры җыентыклары. якын арада басылачак 2 томлык фразеологик сүзлек — болар үзләре генә дә ни тора' Менә шуның кадәр эш эшләргә омтылган кешегә аяк чалучыларның үзләренең татар халкына каршы булулары ачыклана бит хәзер. — Хәзер шулай ул. ә теге чакны бәйләнергә җай гына көтеп йөриләр иде Аннары тагын « җидегәнчелек »тә гаепләү булды Янәсе, без. бер торкем язучылар, җиде кешелек оешмага берләшеп, советка каршы көрәш җәелдермәкче булабыз икән 1930 елда кулга да алындым Укытып йөргән җирдән 'Спартак» аяк киемнәре фабрикасына ишек алды себерүче булып эшкә китүем дә шул сәбәпле иде Хәтта әле. анда эшләгән чагында да берничә язучы фабрикага килеп, мине фаш итәргә йөрделәр Ә фабрика яхшы эшләвем өчен миңа бүләкләр бирә иде Чынлыкта булмаган әлеге җидегәнчелек- арттан калмас кара сакал булды Сугыштан соңгы елларда да аны .ю кына исемә төшереп тордылар Идегәй дастанын бастырган өчен мине милләтчелектә гаепләү булды 1944 елда, дастан белән бергә миңа да -милләтче» дигән мөһер сугылды Хәзер -Идегәй» басылды, ә теге «милләтче» дигән мөһернең миннән һәм дастаннан һаман да алынганы юк әле — Хезмәтләрегезне бастырганда бигрәк тә чагылгандыр инде мондый ярлык9 — Чагылмаган кая' Сугыштан соң ■ Балалар фольклоры»н китап нәшриятына алып баргач, хәтта аны идәнгә үк атып бәрделәр Озак еллар үтеп, анда Гарәф Шәрәфетдинов эшли башлагач кына бу китап турында сөйләшү мөмкин булды Дөресрәге, Гарәф үзе чакырып алды мине — Кайбер кешеләр, бигрәк тә югары урында эшләүчеләр тарафыннан халыкның күңел җәүһәрләренә карата әнә шундый җинаятьчел мөнәсәбәт бездә озак вакытлар буена хөкем сөрде Нәтиҗәдә, татар халкының бик күп гореф-гадәтләре онытылды, көндәлек тормыштан читләштерелде. Ул чакта, рәсми политика бик тиз арада илдәге бөтен милләтләрне бергә кушарга теләде, илдә бары тик бер генә милләт калсын өчен тырышты Без менә хәзер, соңгы елларда бигрәк тә, яшьләребезнең кансызлыгы турында борчылып сөйләшәбез. Алар арасында җинаятьчелек нык артуга аптырыйбыз — Моңа бер дә аптырыйсы юк! Төрле милләт халыкларын бергә кушу, бергә бутау нәтиҗәсе ул Татар халкын алыйк. Аның бала туганнан алып, кеше картаеп гүр иясе булуына кадәр — барысы өчен дә төрле йолалары эшләнгән. Ул йолалар гасырлар буена чарланачарлана килеп, инде һәр татар кешесенең канына тәмам сеңгән иде Әлеге йолалар бала-чаганы да. яшьләрне дә. өлкәннәрне дә әхлакый кануннар йогынтысында тота иде һәр татар баласын үз милләтенең бер тере ботагы, бер матур яфрагы итеп тәрбияли иде алар. Кеше үзен һич тә очраклы бер зат итеп тоймый иде. Ул — моңа кадәр яшәгән нәселнең дәвамчысы иде Ул — үзендә әнә шул нәселне дәвам иттерү өчен зур җаваплылык тоя иде Әлеге җаваплылык тирәюньдәге мохит тарафыннан тагын да көчәйтелә, арттырыла иде Шуңа күрә — әлеге дә баягы дәвамлылык турында зур кайгырту булганга күрә — тормыш үзе дә тотрыклырак, кешелеклерәк иде Матуррак иде Яшьләр арасында хәзерге сыман массовый үтерешеп йөрүләр юк иде Кыскасы, төрле милләт кешеләрен бергә бутаудан бер мәгънә дә күрмим мин. — Милләтләргә үз гореф-гадәтләрен һәм матур йолаларын саклауга тагын бер нәрсә бик тә комачаулый бит. Соңгы елларда килеп чыккан зур-зур шәһәрләр, андагы яшәү шартлары комачаулый Хәзерге шәһәрләр комфорт белән алдап, кызыктырып үзләренә бик күп, миллионлаган кешене җыйдылар да. тупладылар да — ахыр чиктә үзләре үк кешене үтерүче, җимерүче, төрле яктан таркатучы бер көчкә әверелделәр Шуңа күрә без. бүгенге кешеләр, шәһәрләрне вакытлы бер күренеш дип кенә санарга тиешбез, минемчә Аларны бит күпләп капитализм тудырды һәм алар, әлеге зур шәһәрләр, соңга таба дөресрәк, табигыйрәк яшәү рәвеше табылгач — бетә барырга тиешләр дип уйлыйм Тормышның кешелеклерәк якка таба авышуы әнә шуны таләп итә Хәзер дөньяда әнә шундый физик, әхлакый һәм рухи ихтыяҗ бик көчле Экология ягын инде әйткән дә юк1 — Ерак киләчәкне көтеп тормыйча да шактый нәрсә эшләргә мөмкин. Мисал өчен, әйтик, шәһәр җирендә фатир биргәндә бер йортка бер милләт кешеләрен урнаштыру Балтыйк буе республикаларында ул әнә шулай эшләнә Яисә бу юнәлеш белән тагын да алга табарак китсәк — шәһәрдә татар бистәләре булдыру. Ул чагында бала-чага һәм яшь буынга халык тарафыннан контроль бик нык көчәер иде бит Тәртип яхшырыр иде Гасырлар буена чарланып килгән көчле тәрбия чараларын, гореф-гадәтләрне дә торгызу мөмкин булыр иде — Ул чагында, бәлки, шәһәрдә яшәүче татарларга үз телләрен югалту куркынычы да янамас иде Мәктәпләр, бакчалар гөрләп эшләр иде үз телебездә! Шәһәрдә үскән татар малайлары, кызлары әдәбиятыбызга да күбрәк килерләр иде. Нәкый ага. шул уңайдан үзегезнең әдәби иҗат юлына ни рәвешле аяк басуыгыз турында әйтеп узмассызмы икән9 — Минем туган авылым Малаязда бик әйбәт мәдрәсә бар иде Ул җәдитчә, яңа алдынгы алымнарга көйләнгән мәдрәсә иде. Анда Габдрахман Ганиев дигән абый укытты Ул үзе дә шагыйрь кеше, безгә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен гел укый иде Үз шәкертләрендә әнә шулай бәләкәйдән үк туган телгә, шигърияткә зур мәхәббәт тәрбияләде __ Нәкый ага. үзегезнең яшьрәк каләмдәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар’ — Хәзер безгә уянырга гына түгел, аякка торып басарга вакыт Ә бу эш язучылардан башлана Халыкның, милләтнең иң алгы сафында барырга кирәк Тукайлар, Фатих Әмирханнар кебек! Әйдәгез, сынатмагыз, җегетләр!

Реклама