Поэзия

Җил Җил бик шаян бер бала, Җан сөйгәне сардала.1 Бер туктамый йөгерә. Иреннәре елмая. Сер әйткәндәй кылана. Я ерткычтай үкерә. Җилне беркем куалмый. Тау да юлын бу алмый. Җил шаркылдый, сикерә. Җил ашыга, жил чаба. Берәү йөзен капласа,— Ача, биткә төкерә. Төш Яктылыкны — айны-көнне күрмимен. Ярым үлек, тулы гомер сөрмимен... Иректәге шат яшәгән халыкның Нишләгәнен, ни дигәнен белмимен. Хур иттем мин гайрәтне дә. көчне дә. Кулдан килсен төрмәдә ни эш кенә? Йокларга дип йомамын күзләремне. Бер чара юк. юанычым төш кенә. Ва ләрига' и кызганыч! 144 Тынгысыз җил бик иркә. Уяна да бик иртә. Уйнаклап йөгереп китә. Төш күреп яткан чакта Күл битен шадралата. Аны әүвәрә итә. Карт урманны уятып. Әллә ни дип юатып. Елмаеп-көлеп үтә. Күр бәхетле җил туен,— Әйтергә серен-уен Карлыган күзгә җитә. Тын алалмый ашыгып. Йотлыгып та, баш орып: «•Сиңа — сылу, бәгырьгә Килдем очып, гашыйкмын' Бер үбәргә ашыктым. Кара миңа, фәкыйрьгә!» Ди дә. үбеп күзеннән. Чәче, алма йөзеннән. Коча асыл иркәсен... Бәхетле җил. назлы җан! Ва дәрига? йә мәүлям. Ник мине җил итмәдең?! Нәкъ шул сәгатьтә Күрдем дә килдем. Кулымны бирдем: «Сөям сине, сылу кыз. Йөрәгем — очкын. Сөюләрем — чын. Гуаһ булсын күп йолдыз». Дип татлы телдән. Кочаклап билдән. Шашып үбә башладым. Якынладың син, Тартылмадың син. Кит. димәдең, качмадың. «Сөям!» дип үзең. Мөлдерәп күзең. Тидердең син биткә-бит. Мондый язмыштан Яздым мин һуштан. Бәгърем, мине гафу ит!.. Бәйгегә комар. Торамы толпар Бер урында чаң йотып? Җил идем, очтым. Күпләрне кочтым.— Киттем сине онытып. Бүген син килеп. Кулыңны биреп. Кайгы белән карынсың: «Ышандым, яран. Сөюең ялган. Алдадың!» дип агьлыйсың... «Алдамадым мин. Арбамадым мин. Ышан сүзгә, сылу кыз.— Нәкъ шул сәгатьтә Сөйдем, әлбәттә! Гуаһ моңа күп йолдыз». Булса гөлсез Булса гөлсез — Былбыл өнсез. Өнсез былбыл — соры кош. Өнсез гомер — Сүнгән күмер, Утсыз йөрәк — буш куыш. Җир йөзен басса туфан Җир йөзен басса туфан. Таулардан ашса туфан, Кайнатып дулкыннарын Күбекләр чәчсә туфан! Юса туфан җир өстен, Япса томан күк йөзен' Җанлы-җансыз күмелеп. Калсам жирдә бер үзем! Җирдә өннәр тынсалар, Җан иясе югалса. Балкыр иде дөньялар. Кояш булып мин янсам! Ут — телем белән җирне Бер ялап алсам иде,— Яктыртып кара төнне Бер үзем калсам иде! Янгынымнан бу фәна1 Көл булса яна-яна. Гаҗәп кеше өр-яңа Ясар идем дөньяга! Аксак Тимер сүзләре — Җиһан диләр, нәрсә ул?— Тик бер уч төбе генә. Димәк, булырга тиеш Җирдә хуҗа бер генә! Тәңре — күкнең тәңресе, Мәгърур күген биләсен. Җир тәңресе Тимер — мин. Җиремә тәңре тимәсен Күк хуҗасы тәңренең Нәселе юк, заты юк. Җир тәңресе Тимернең Нәселе төрек, заты ут! Күбәләк Утка оча күбәләк, Алга-артка карамый: Белми мескен, ул утны һәлакәткә санамый. Ут тирәли әйләнеп Йөрер дә ул бер кунар: Кызыкканы байгошны Көйдерер дә — җан тынар... Дустым, син дә омтылсаң. Уйламый какма канат, «һәр балкыган алтын» дип. Чапма ялкынга карап. Җилгә ачсак канатны. Күбәләктәй көярбез, «Алтынга!» дип барганда. Көлдән кәфен киярбез. 10. «К >•Nt I.' 145 Мирпулат Мирзаев, үзбәк шагыйре «Үзбәкләр эше» (ӨЗЕК) Гел чиста торсаң да. намуслы булсаң да Кайсы бер давылда тупылдар яна. Көндәлек гөнаһлар фаш булып торганда. Зур җинаятьләр дә ачылды яңа. Чын халык намустан салганда дивар. Кабахәт төркемгә бер яклау булып. «■Үзбәкләр эше бу»— бар мәмләкәткә Таралды бер аваз дөньялар тулып. Бу халык тир түгеп эшкә чыкканда. Бер таңнан элгәшеп, бер таңга тикле — Имештер, тирәлек шулай булганга Хезмәттә бил бөккән үзбәк гаепле. Имештер, аларда бөтен каралык, «•Ак алтын» таулары күтәрсә дә күп, Имештер, мамык күк бетте таралып Ил эше — халыкта яманлык күреп. Әле дә яхшы дим. исә җылы җил — Әле дә яхшы дим. әле дә яхшы! Ленинның эше һәм Ленинның сүзе Дивардай калыкты аларга каршы. Күңелеңне турайт, и михнәтле халкым. Имансыз затлардан йөзеңне чөер! Дөньяга бак та бер, җитәр, бас, уян. Үзеңә лаеклы күкрәгең киер! Нәваи васыяте Исемем үрнәккә алынмак тиеш. Шанымны күкләргә күтәреп — биек? Ул — миңа һәйкәлләр калыкмак тиеш,— Йокламак тиешләр каберемә килеп?! Түгелгән каным да көл булган сизеп — Ник шуңа олылау, ник миңа зиннәт? Сезгә соң васыятем йөрер ил гизеп: — Сөеп яшәгез, и Туган тел кыйммәт. Модәррис Әгъдрмов тәрҗемамре. Хамид Галимҗан, үзбәк шагыйре Хамид Галимҗан — үзбәк халкының танылган шагыйре һәм галиме 1909 елда туган. Ул — Үзбәкстан халык шагыйрәсе Зөлфиянең тормыш иптәше һәм әдәби остазы. Хамид Галимҗан татар әдәбиятын өйрәнеп, укып үскән шагыйрь. Габдулла Тукайны һәм Һади Такташны ул үзенең остазларыннан санаган. Утыз бишне дә тутырмыйча, һәлакәткә очрап, яшьли дөнья куюына карамастан, аның әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятында күренекле урын алып тора Бу айда Хамид Галимҗанның тууына 80 ел тулды. Без түбәндә шагыйрьнең әдәби мирасыннан берничә шигырь тәкъдим игәбез. •Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә. Ләкин. Һәрбер йөрәк аны яңарта... һалн Такташ Һәр йөрәкнең тик бер язы була, Ә мәхәббәт аның кунагы, һәр йөрәктә сөю чәчәк ата, Гөл бакчасы итә ул аны. Әйе, Ләйлә күргән кара көннәр Безнең өчен түгел, безгә ят. Ширин бәхетен буган шук язмышны Өлеш итмәс безгә бу хәят! 1936. « Чәчәкләнгән яшьлек чагымда Син ачылдың күңелем багында. Шунда күрдем бәхет язымны. Йөрәгемә исемең язылды. Кошлар сайрый хәзер җанымда. Мин гыйшыктан мае бу чагында, Сәхраларда уза көннәрем Арасында чәчкәгөлләрнең. Кочак-кочак чәчкә тиергәнем һәм китереп сиңа биргәнем Кичәгедәй һаман исемдә. Сиңа, бәгърем, шигырем, хисем дә! Шуннан бирле исемең телемдә, Гүзәл сының йөрәк төбемдә. Аяз күкле яшел язымда Чәчәк аттың күңлем багында. 1937. Хәят тулы таң томанында. Күз җитмәслек тау. урманында. Зур өлкәнең кайнар канында Кузгал! дигән бер фәрман булса. Корал ал кулга! Күрсен дисәң җиһанны күзем. Үссен дисәң багымда йөзем, Өмет белән үстергән кызым Әйләнмәсен дисәң син колга,— Корал ал кулга! Думбрага мактау Абдулла акынга Сүз башлыймын сөйләп яхшы-яманнан: Күзләремнең нуры булган думбырам. Синең белән кичеп үттем җиһаннан. Йөрәгемнең җыры булган думбырам. Синнән башка мөмкинме юл ярышым. Син тауларда бергә гизгән кәвешем. Синең белән киң таралды тавышым. Йөрәгемнең өне булган думбырам. Син барында сизелми тук йә ачым. Синнән башка канат җәйми колачым. Синең белән мөлаем күз карашым. Коллыгымда өшеп-туңган думбырам. Хәлимәкәй-былбыл. ояң гөлбакча. Сагынганда йөрәгем парча-парча. Синнән башка — бәгырем канлы калҗа. Беләгемнең көче булган думбырам. Әйләнсә дә төсем сары саламга. Сине чалдым, хур булмадым яманга. Картайганда җиттем яхшы заманга. Яуларыма бүре булган думбырам. Син барында һәр эш килә кулымнан. Син барында, курыкмыймын үлемнән. Иркәләндем, бәхет таптым илемнән. Миңа түрдән урын алган думбырам. Синең белән сер бирмәдем яуларга. Синең белән бергә чыктым ауларга. Алып киттең бөек башкалаларга. Йөзгә бәхет нуры салган думбырам. Хөрмәт белән сине кулга алырмын. Мең яшәреп, чиртеп-чиртеп чалырмын һәм яңадан Мәскәүләргә барырмын, Җәннәтемнең хуры булган думбырам. Корал ал кулга 1941. Газәл Ни булган ди яңагыңда беразга мин дә миң булсам, Иреннәреңдәге татлы, хуш исле балга тиң булсам, Талыңда тирбәлеп, былбыл кебек төннәр буе сайрап, Үбеп чәчкәгөлеңне иркәләүче таңгы җил булсам. Таратып хушлыгыңны бар галәмгә, айнымас булып, Үземнең сәнгатемә мин үзем хәйран калып торсам. Синең янда, бу телсез, мае галәмдә ялгызым калып. Югалтып үз-үземне, тын хыялларга талып торсам. Әгәр бакчаңда гөл булмак миңа насыйп түгел икән, Риза гүзәл сараеңа фәкать япма-чатыр булсам. Пошынмыйм бер дә гайбәттән дә хурлаудан, җаным фида. Алар алдында түш киереп торырдай бер батыр булсам. Газап чиксәм дә, кичсәм дә ерак сахра-далаларны, Җаным фида күрешсәм бер, сиңа үз һәм якын булсам. 1943. Үзбәкчәдән Нури Арсланне тәрҗемәләре.

Реклама