Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Николай Година, рус шагыйре Хикәят Берсе Себер якларында урман кискән. Икенчесе монда адәм каны эчкән. Хәзер бергә утыралар, туган сыман, Хәмер эчеп, уртлап чучка салосыннан. Уйламассың да бит читтән карап баксаң. Язмышлары канлы төендәй укмашкан! Очын табып баксаң җепнең, нәкъ шунда сер: Берсе бит берсенә тиеш ун ел гомер. Шигырьләр Алар эле һаман яза... Витторио Сере ни Берсе дан-шөһрәт дип яза. Кайберәүләр икмәк өчен. Кайберсе сөю хакына. Бүген дан икмәктән очсыз, икмәк тә сөюдән хаҗәт, ә сөю — иректәге кош. Әнә шуңа шагыйрь дигән сүз языла кечкенә хәрефләр белән. Туган йорт Яр буенда алтынчы йорт тора. Әрбәлектә әтәч сала оран. Аш ягында әткәм төтен куа... ...Барысы шулай, элек ничек булган, Әнкәм генә юк үз урынында. Янгын Шөлди кошы ыңгырашып түкте моңын. Яр буендагы таш кебек кара көеп. Ана күзләрен йомдырды сабыеның... ...Каралтыларда уйнады кызыл яулык Иңләп төнге киңлекләрнең бөтен буен. Онытылу ...Ничек тә вакытсыз акылдан шашмаска — Чиркәнеп бушлыктан, килгән куырылып. Ялангач, туң җирдә Колыма ята Онытылып, бер читтә, каберташ булып. Кемгә һәм кем куйган? Агыла көннәр. Төш һәм өн эчеңдә җаваплар эзлисең: Тимерчыбык челтәр. Эчтә эскәмия. Утыртылганнарнымы утыртыр өчен? Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәләре. Александр Лесин Гитлерның соңгы әмере (30 апрель 1945 ел) Ул бетон астына поскан... Биредә — дымлы. Казылган кабер эчедәй — ярым караңгы. Хәмердән кызарынган эсэсчылар Ишек төбендә һәм өстәле янында саклый аны. Тәмәке төпчекләрен туры идәнгә атып бәрәләр — Бөтен бүлмә төтенләнгән. Алар өчен хәзер — барсы да бер!.. Ул бөтен Европаны диярлек үз кулында тоткан. Ә хәзер өченче рейх көймәсе комга утырган... Александр ЛЕСИН —безнең Татарстанда туып-үскән шагыйрь. Бөек Ватан сугышы ветераны. Бүгенге көндә Симферопольдә яши. Без тәкъдим итә торган шигыре «Наш современник» журналының 1987 ел, җиденче санында басылган. Нигә һәм кем китергән бирегә бу аю тиресен? Хәер, ул үзе шулай боерган иде. Күзен дә йоммыйча карый тирегә фюрер — Күзенә әллә ниләр күренә: гүя аю терелә. Тешләрен ыржайтып ул аның өстенә килә. Себер тайгасы булып аны талый. Аяклары белән җиргә егып салып, аны ботарлый!.. Салкын кулы белән салкын тирен сөртә фюрер. Эсэсчылар берсе дә кузгалмый урыныннан. Тиздән менә фюрер Әмер бирер: •Гитлерны яндырырга!»— дип. Бу — соңыннан. Ә хәзер Ева Браунга әйтер туй балдагы кидерү хакында — Барысы каршында. һәм. ниһаять, фюрерша хаклы рәвештә Никах тастарын бөркәнер башына. Көчләп китерелгән рухани, аптырап, йөзен яшереп. Аларны нинди язмыш көткәнен аңламыйча. Калтыраган кулы белән «гашыйк»ларның Калтыранган кулларын куша... «Гитлерны яндырырга!»— Бу сүзләрдән аның коты оча. • Гитлерны яндырырга!»—Ул иреннәрен кыса. Гитлерның кабере булмаячак бер чакта да. Аның көл ителгән мәетен таратыр җил бар якка да. Шулай яхшырак. Читлек кенә булмасын тик. Юкса, йозаклы читлеккә бикләп аны. Ул имгәткән илләр буйлап йөртерләр. һәм кырык бернең июнендә полклары белән ул бәреп кергән Рәсәйгә дә китерерләр. Россияннарнын нәфрәт ташкынын фюрер Үзе күрер. Бөтен яктан, бөтен юллар буйлап Читлеккә килер, терелеп, хәтта үлгәннәр: нәниләр. олылар... Читлекне ватып алар. эчендәге хәшәрәтне тартып чыгарып. Йөзенә төкерә-төкерә. нәләт укырлар!.. ...Учак көйри. Бензин исенә. Сөремгә чумган ишек алды... Гитлерны яндыралар! — Ә Берлин өстендә. Рейхстаг түбәсендә Кызыл Байрак кабынды. Мәхмүт Хесәен тәрҗемәсе