ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ РОМАН

Кадрәкне менә шулай алып киттеләр Яккан гаепләре коточкыч гаделсез иде Бу хәлгә кадәр ике көн элек августның соңгы хәтәр яңгыры тегермән буасын алып китте. Түбән тугайны су басты, киптерергә дип әвен базы янына куелган арыш эс- кертен агызып китте. Имеш, кырчылык бригадасы бригадиры Кадрәк Наймушин эскертне су-ташу юлына махсус ташытып өйдергән. Аның бу эшен ■ терракт дип атадылар. Соң, җәмәгать. Кадрәк адәм баласы гына, нинди террорчы булсын. хәтәр ташу төшәсен алдан каян белсен7 Әвен базы Чаныш үзен-үзе белә-белгәннән бирле шул тугайда Юк. Кадрәк. бала, моны раслый алмаган. Чаныш башта үзе. аннан Рәхилә, тагын үзе Асылъяр белән кутузкага передача илтте Алмадылар Күрештермәделәр дә. Кая ул! Аның үзен исә. Шапалак янап чыгып киткәнчә, сорау алырга чакыртмадылар Аның каравы, җыен ясап, тегермәннән чыгарып ташладылар Төрле эшкә йөри башлады Ни хәл итмәк кирәк. Буйсынды Халык юатыр, юатмаса. аңлар дип көткән иде Юк! Чумадан качкан шикелле читләштеләр, ят иттеләр. Дүртенчесендә тагын үзе генә барган иде, Ублюдкаң монда түгел инде! > — дип кычкырдылар Чаныш Кайда соң ул?» — дип ялварды Эзлә!» — диделәр Эзлә, имеш! Шапалак белән суккан урында чебен эзе кала, ә бу Шапалак суккан кешеләр эзсез-хәбәрсез югалды. Чаныш Казанга ике барып эзләде — табалмады. Зур урында эшләүче сугышчан иптәшеннән эзләттермәкче иде. вәгъдәсен алса да. аның эзләргә кыймаслыгын аңлады. Эзләү — үзең дә югалу белән бер иде шул Улы шулай югалды. Кадрәк сугыш башланыр алдыннан гына хәбәр салды. Аннары фронттан язгалап торды Хатларында әйтмәсә дә. хәтәр җирләрдә йөргәнен аңлыйлар иде Иң мөһиме хәбәрсез-нисез югалу урыныннан котылган — шунысы яхшы Ул арада танк батальоны командиры — Сибгатләре һәлак булды Төпчекләре хәбәрсез югалды Сугыш беткәндә матрос уллары Тәлгатькә дә кара кәгазь килде. Кадрәк җәй уртасы узгач, солдат киемендә кайтып төште. — Бабай, әти кайтты! Ревоның кояшлы җәй көнендә яңгыраган шатлыклы авазы ЧаАхыры Башы 11 нче санда нышның күкрәгендәге яра җөенә яңа ядрә булып кадалгандай тоелды — Әби. әти кайтты! Асылъяр, оныгының халык урак урган җиргә килеп җиткәнче кычкырудан карлыккан тавышын ишеткәч, бәпкә төбенә сыгылып төште. — Әни. әти кайтты! Рәхилә шул ук басуда агач кисмәктән чумырып алып, чүмечтән су эчә иде Улының үзе янына якынаеп пышылдавын ишеткәч, кулы калтыранды, салкын чишмә суы кайнар күкрәгенә, аннан авыр эш ныгыткан корсагына акты Әгәр шул вакытта караңгы төннәрдә кеше күзеннән качып, иренең язмышын юрап куркулык койдырган кургашларның һәммәсен яңадан эретеп агызсалар да. ул моны сизмәс иде шикелле — Әти кайтты, абыйлар-апалар. минем әти кайтты! Халык эштән туктады Кояш чагылдырган күзләрен кысып, Кадрәкнең улына, анасына, хатынына карадылар. Кайсы шатланып, кайсы битараф, күбесе көнләшеп, йөрәкләрендәге җөйләнмәс яраларының сызлануын тоеп карадылар Алар эшләп калды Ә солдат улы. анасы, хатыны сулышларына буылып, авыл тарафына йөгерделәр — Мине каян таныдың, улым9 — дип сорады ата улыннан — Бу күрешүне артык күп көткәнгә күрә.— дип җавап бирде улы. Алла биргән ризык куелган табын янында гәпләшеп утыруның рәхәтен Чанышның һич онытасы юк. Утыруы рәхәткә рәхәт, ә менә сөйләшкән сүзләре хәтәр иде •— Мин бит. әти. сугышның ахырына таба бер генералны машинада йөрттем.— дип сөйләде Кадрәк — Борчак сипмәле! — дигән булды Чаныш, улының һәр сүзен йотлыгып тыңласа да.— Синнән ниткән шофер’ Анда апкиткәнгә хәтле Гришка янында буталудан узмадың ич син Мытыес шоферын әйтәм. — Нәкъ менә шул шөгыль үтә чыккан ярап куйды да инде, әти Анда, яшисең килә икән, гырмашасың Лагерьда дим Җанны шул һөнәргә өйрәнү мәшәкате саклады да. Анда һөнәрсез кеше сагыштан харап була һөнәрсез булу — шөшле белән аш ашау шикелле. Өйрәнгәндә, алда гомер бармы-юкмы дип тормыйсың, бер кирәге чыгар дип уйлыйсың Тормыштан туйганнар гына ни өйрәнмәде. ни башкаларны өйрәтмәде Казна эшен, дөресен әйтим, беркем сөймәде Костырырлык шакшы иде Ә менә үз шөгылең — анысы җан азыгы Караңгы төшкәнче апкайтып ябалар иде. ә ябып куйганнан соң нишләмәк кирәк’ Аерата — кышын Бүре булып уласаң да таман. Менә шунда сәндерә күршем Дорофей Саныч әкертенләп машина серләрен ачты Берчакны стройга тезеп Кемнәр автомашина йөртә ала9 —дип сорагач, чыктым да бастым Оторви да брось, мәйтәм. үлем ике килми Шуннан алда гына шоферларның күбесен Себертә озатып бетергәннәр иде Тимер юл салырга. Агач ташырга гына курслар бетермәсәң дә ярар дидем дә тәвәккәлләдем — Әтәчлек синдә барые инде' — Ничава. анда да кикрикне төз тоттык. Кикригең шиңдеме — беттең. Бөтенесенә күнегәсең юл читенә егылып калдың икән — конвой урманга сөйрәп кертә дә ташлап китә. Җаны кыл өстендә торганнарны илтеп ыргыта торган урынга хәтле бар иде, әти җаным' Үзең сорыйсың икән, анысы да — пажалысты гына' Ачуым килмәгәе. анда әтәчтән йомырка салдырсалар да ис китми Андыйлар да булды Шпанага анда ир дә — хатын. Кхм. кхм Ә без татарлардан куркалар иде Татар бит ул җиңелсә дә бугазга ябышыр, диләр Безнең бабай — синең атаң Наймуш та шулай әйтә торган идеме9 Әйтә торган иде Шулай булгач, сезгә ышанасы гына кала. — Шуннан? — дип сорады Чаныш мондый сүзләрнең тизрәк бетүен дәгъва иткәндәй. Аны вак-төяк нәрсәләр кызыксындырмый иде. Хәер, тормыш итү — шул вак-төякләрнең чылбырдай тезелешеп килүе инде ул Әмма ул үзе дә бер үлеп караган кеше. Шуннан соң тауларның түбәләренә генә басып йөрисең икән аны Үзәннәрсез дә булмый, әлбәттә. Моңа Кадрәк тә өйрәнгән икән. Шуңа күрә табын артындагы сүзен кыска тотарга тырышты. — Шуннан — шул. Подъемная отбойга тиклем баш күтәрми урман кисәбез. Фин кампаниясе башлангач, безне ул тирәләрдә тотудан шикләнделәр булса кирәк. Ник икәнен, кая икәнен әйтеп торалармы суң— алып киттеләр Безнең этап Онежский күлгә килеп чыкты. Баржага төяделәр. Сыйган кадәребез сыйды, сыймаганнар ярда яңа баржа көтеп калды. Кичкә каршы кузгалдык Ятыйм дисәң, аяк сузарлык түгел. Йокы атларныкы сыман инде — аягүрә. Валлаһи менә Ашау дигән нәрсә юк инде Тәгам-ризык заты калмаган Ни булганы этап кичкәндә бетте. Аның каруы кашеварлар рәхәт чигә Күбенгәнче эчәләр Шул — безгә тиешле ризык хисабына инде Авыл саен, безнең өлештән урлап, аракыга алмаштыралар. Сакчылар белән бер сүздә болар Ә безгә — суган суы Ну зәһ-һәр егетләр бар икән дә суң! Тегеләрне тора-бара аякларыннан тотып, чәчләрен суга чылаткан сымак кына иттеләр Монысы соңрак булды — баржа комга терәлеп калгач. Әйе. икенче көнне сайлыкка утырып калдык Кругом — су да су Толкач алай иткән булды, болай иткән булды да. ташлап китте Бер көн көтәбез, ике көн көтәбез — юк та юк бу. Эзе суынды. Шулай итеп, атна узды Унөченче көн киткәндә буксир тартып чыгарды Чаныш Кадрәкне әле утырып, әле ишекле-түрле йөренеп тыңлады. Асылъяр белән Рәхилә самавыр арты самавыр яңартты, кагылучы булмаса да. өстәлгә йомыркалар тәгәрәтте. Хатын-кызның шул инде аның — аһ та ваһ итештеләр, тик куанычлары да май кояшы белән бер — Тилмергәнсез икән.— диде Чаныш — Тилмерү ише генәме суң. әти җаным' Кырылдык без Көзге чебен урынына кырылдык Байтагыбыз сары чәчле дә зәңгәр күзле — латышлар йә эстоннар. Безнең ише кара халык та бихисап — бесса- раблар. Күбебез урыс та татар Ну. тагын хохол да грузиндыр Баржа түгел, туганнар каберлеге инде менәтерә! Кырылдык, кырылганы берен баржа борынына өя бардык Адәм баласын күрәләтә ничек суга атмак кирәк’ Җавапка тарттырулары да бар бит әле. Әй. өйдек тә соң! Аннары нишләткәннәрдер — алла белсен. Шулай, тәгамнең ни икәнен оныттык Аерата дизентерия кырды Әйе, әти. Кырылып күрсәттек тә соң! Көзге чебен урынына кырылдык, әти Чалгы да алай кыймый, чалгы да. Ә без. әти. яхшы кешеләр идек бит! Теге дүрт- биш кашеварны искә алмаганда инде. Ахыр килеп, хәтта ки безнең сакчылар да алай адәм балалары каргарлык ук булмаганнардыр. Бу сугыш мәхшәреннән алар да исән чыкмагандыр. Әйе. әти: без яхшы кешеләр идек. Бездән дә гаепсезрәк кешеләр — сез дә халык кына Без халыкка үпкәләмәдек. Бу дөньяда нинди генә әшәкелек, явызлык кылынса да. халык гаепле түгел Без. әти. яхшы кешеләр генә түгел, яхшы хыяллы, яхшы ышанычлы кешеләр идек. A-а, кемнәр кырылды' Халыкның каймагы, көче Нахакка кырылдык, ямьсез кырылдык. законсыз кырылдык, кайтмаска кырылдык Безнең кемлегебез хакында халык дәшми калса, җир оран салыр әле. җир! — Күрәчәгең булган инде.— диде Рәхилә.— Сине ни саклап калгандыр? Асылъяр, күзен яулык почмагы белән сөрткәләп — Кешене кеше саклый аны.— диде. Чаныш, улын әрнүләрдән, арындырасы килепме, аның шуннан соң тормышында якты көннәр булгандыр дип. шуларны исенә төшерергә ашыгып: — Шуннан ’ — дип сорады — Шуннан Шуннан — Себер Шахты. Күмер чабуга куштылар Чабабыз Декабристларның нормасы көнгә өч пот булган, диделәр. Ә безнең дүрт йөз пот! Хуш Бер көнне, сугыш ачыласы елның кышында. мине начальник чакырткан Сак астында килеп керәм. шартына туры китереп рапорт бирәм Теге аны-моны сораштыра, әйткәннәрне алдындагы кәгазь тегелмәсеннән тикшереп бара Сүз беткәч, болай ди бу Син. Наймушин,— ди.— нигә язмыйсың’' Нәрсә язмыйм’- — мәйтәм. Аппеляция ,— ди бу Безнеңчә әйткәндә, органнарга үтенеч сымаграк нәрсә инде Шулай да шулай, минем эшне кабат каравыгызны сорыйм дип Ә эчтә — шик. Соравын сорарсың да бит. ә өстәп чәпәсәләр” Андый хәлләр дә булмады түгел Анысыннан да без аң инде Ну шулай да тәвәккәлләдем Теге өйрәтеп торды, мин сырладым шунда. Гаҗәп җавапны озак тотмадылар тагын Бер көнне аклап кәгазь килеп төшмәсенме! Кем белә аны гаделлек сакчылары бетмәгән, күрәсең. Башкача ничек булсын’ Ә бәлки безнең ише вак-төяккә нар җитми башлагандыр Анысы үз намусларында калсын Әйе. шуннан Дүрт ягың кыйбла -.— диделәр. Туктале. мәйтәм, кыйбласын кыйбла да бит Биткә яккан корым алай гына бетми бит әле. димен инде үземчә Кайтып төшәрсең.— халык ни дияр бит әле анда Калып тордым. Ирекле булып. Андыйлар да күп иде анда. Начальник мине үзенә шофер итеп алды — И-и. җүләр! — диде Рәхилә.— Миең белән уйламыйча, ниең белән уйлагач, башыңда безнең кайгы булмагандыр шул инде, адәм страмы Ни оятың белән шулай уйладың соң син7 Мине уйладыңмы, газиз балаңны уйладыңмы дияр идем дә. тел әйләнми' — Шул сине уйлап бит инде, сине уйлап! Синең кочагыңа йолкыш чебеш булып кайтып аварга кем дип белдең син мине7 Аннары ул арада сугыш ачылды Туп-туры ут эченә ташландык Рәхиләнең үпкәсе чын-чыннан ук бәреп чыкты — Юл уңгае кереп чыксаң, табаныңа сөял чыгар дигәнсеңдер Синең гел шул инде: киреләнмәсәң, эшең эш түгел. — Анысы инде аның, хатын, минем эш кенә түгел, вөҗдан эше. Белдеңме' Казанны без чажлап кына узып киттек. Без бит андый- мондыйлар гына түгел. Без бит — авыз тутырып әйтүе үзе ни тора!— без бит Сибирски дивизия! Без бит Кызыл мәйданнан парад белән саф-саф булып үткән кеше Кайдан диген — Ленин мавзолее каршыннан Притом ап-ак туннар киеп, мылтык асып. Притом иптәш Сталин безгә үзе — үзе! — честь биреп калды!. Кадрәк шушы урында тынып торды Аннары. Рәхиләнең тетмәсе тетелгәнгә санап, тагын атасына сөйләргә кереште: — Шуннан — туп-туры Мәскәү янына Волоколамски шоссе... Без анда җиребез суынмасын өчен тоташ юрган булып яттык.— Нидер әйтеп җиткермәгәнен исенә төшереп, ул күкрәгендәге Батырлык өчен- медален Кенигсбергны алган өчен дигән медаленә тидереп чыңлатырга тырышты да. тимгел-тимгел таплар чуарлаган йөзен тагын Рәхилә ягына борып: — Без бит артка борылып. Мәскәүне бинокльдән дә карый ала идек Чөнки артка борылып карасак. Мәскәүне генә түгел, сезне дә күрербез дип уйладык.— дип өстәде. — Күрергә бик ажгырып торгансыңдыр шул.— диде Рәхилә елмаеп Аңа зарыгып көткән ирен бераз котырту ниндидер ләззәт бирә иде ахрысы Моны аның ире Кадрәк тә сизми түгел Ләкин хатынының уенына кушылыр иде дә. буа булып ташыган хисләрен кая куйсын, ничек онытылсын соң? — Суң бит. хатын, үзең фараз кылып бак йә инде, сезне бинокльдән күрерлек булып чигенсәк, нинди Сибирски дивизия булыйк ди инде без. йә"’1 Без бит тавык муеннарын борып йөрмәгән Без бит фельдмаршал Бок командалык иткән Центр гаскәрләренең. Манштейн. Паулюсларның үзләренең — үзләренең! — муеннарын борып йөргән кешеләр' — дип кайнап алгач. Кадрәк янә атасына карап. — _ Шуннан — Сталинград .— дип дәвам итте һәм. кискәндәй катгый х төстә — Булмаган җир калмады инде Кенигсбергны алгач тукта- « дык.— дип тәмамлады. Бераз тын торгач, инде рәнҗеше, ярсуы, дулкынлануы, горур- з лануы — барысының да сүрелгәнен көтеп алгач, яңадан телгә килде - Ахырдарак мин бер генералны машинада йөрттем инде. Корпус _ командиры Ну атчаянный кеше иде дә суң! Менә, ул биргән отпуск 5 белән генә кайттым бит әле— Кадрәк Рәхиләсен юатырга да онытма- ф ды — Син. Рәхилә, нитмә инде, яме... Үпкәли күрмә диюем Әйләнеп а. кайттым бит әле. Тагын кайтырбыз. Инде озак тотмаслар, шәт Чаныш улыннан күзен алмыйча тыңлады. Тышта чыдап булмас- § тай эссе Урак өсте. Бар халык кырда. Кадрәкнең көтмәгәндә кайтып < төшүе уңаеннан алар гына өйдә. Ярты ягы чолан белән бүленгән. челлә вакытында да салкынча өйалдында утыралар Баш өстендә— у салам түбә. Саламы калын булганга күрә бөркү түгел Монда күз дә - ял итә яктылык ян стенадагы ике бүрәнә тарлыгындагы тәрәзәдән генә төшә Шуңа өстәп, мондагы тынлык та рәхәт Әнә. пыялага бәргәләнгән чебен тавышы да ишетелә Рәхәт тә кебек тыныч, озын-озак түзү артта калгач, авыр эштән соң гадәттәгечә утырган гына диярсең. Тик һәркайсының җанында авыр бер шикшөбһә дә яши иде әле. Кадрәк яңа кайтып төште генә әле. әмма тиздән тагын аерылырга туры киләчәге һәркайсының күңеленә иңгән инде Чиксез шатлык, гаепсез беркатлылык белән әтисе дисәң әтисе булып җитмәгән, ләкин шул кешедән килгән әллә нинди якынлык, җылылык, моңарчы иснәмәгән әллә нинди ят солдат исләре эчендә калган Рево әнә шул алга киләсе аерылышуның үзе кебек тоелды Утыра малай, шат. атасының кочагына сеңгән Тик ул әтисенең әледәнәле: Рево. әй. Рево' Рево, менә син нинди булып җиткәнсең! —дип ник кабатлаганын белми әле Чанышның каны йөрәген авырттырып кайный иде. Вакыт туктап калган кебек. Тынлык шундый тирән, чылбыры җитмәслек кое мыни. Ә аяк астындагы идән чак кына чайкала шикелле Чаныш үзен ташудагы боз кисәгенә басып баргандай тойды Әйтерсең лә ул бер ялгызы Улы Кадрәк тә. Асылъяр да. килене Рәхилә дә. оныгы Рево да артта, караш иңләмәстәй ераклыкта Әллә соң берни дә юкмы? Башында уй калмаган, ул бушлыкта адашкан сыман Ә юк Әнә. чебен безелдәвеннән туктады Тәрәзә почмагындагы пәрәвезгә эләккән икән Өнтавышсыз тыпырчына. Пәрәвез җепләре калтырый, өзелердәй хәлдә тартыла, чебенне ураганнан-урый Тик чебенгә ташланырдай үрмәкүч тә юк икән инде: ул. сыртына капланып, тәрәзә төбендә ята. үлгән Ә шулай да рәхәт иде! Улы Кадрәк кайтты Көтмәгәндә кебек тоелса да. бер дә алай түгел. Сирәк хатлары килгәндә дә үзе кайтып төшкән сыман була иде. Көтмәделәрме соң’! Сызылып таңнар атканда Чаныш йокысыннан дерт итеп уянып китәр иде дә. төшләренә һаман малай гына килеш кергән Кадрәк. калган уллары хакында уйланып ятар иде. Алар белән бергә йөргән урман юлларын, су буйларын күңелендә кабат-кабат яңартыр иде Үзенеке кебек үк. Асылъярның да керфекләре ачык икәнен, зәңгәр күзе белән түшәмнең киң такталарындагы ботак эзләреннән улларының йөз чалымнарын эзләгәнен тояр иде Иренең уянганын сизеп, ул таң шәүләсе кунган ак йөзе, ак ирене белән нәрсәгәдер гаепле сыман елмаер иде Чаныш киенеп чыгып, абзардагы маллар тирәсендә булышканда. Нигә шулай елмая соң әле бу?» — дип уйлана иде Бер төнне җавабын да тапты әллә соң Асылъяр үзендә улларын тартып алган дошман солдатларының аналары гаебен тоямы9 Җирдә күпме кеше елмая. әмма елмаюның иң чыны кайдадыр үтерелгән балаларының каберләрен күрмәгән аналар йөзендә генәдер. Җирдә күпме сагыш- моң бардыр, тик сагышмоңнарның иң ихласы шул балаларның кай- тырына өметен өзмәгән аналар күңелендә генәдер. Инде менәтерә Кадрәкләре исән-сау әйләнеп кайтты. Ул үзен ураган пәрәвез ятьмәсеннән азат Шапалак юк инде. Үргән пәрәвезләрендә үзе үк буталды-буталды да. әлеге үрмәкүч сыман, әйләнде дә төште. Дөресрәге, әйләндереп төшерделәр. Чаныш сизмәде түгел. Кайдадыр, кемдер халыкның каргышыннан, нәфрәтеннән курка, кара эзләрне, кан тапларын, күз яшьләрен югалтырга кирәк. Чараның иң кулае — яман эшләрне шапалакларның үзләренә аудару, сылтау Шапалакның юкка чыгуын Чаныш шушылай аңлады. — Хәзер яшисе дә яшисе инде.— диде Чаныш. Асылъяр белән Рәхилә чыгып торган бер мәлне Кадрәк: — Ә үлгәнче бер эш бар әле, әти.— диде. — Бер генәме суң, мең Миллион эш бар әле. — Башта — беренчесе. — Йә? — Шапалакны табасы иде бит. — Ни нәрсәгә хәҗәт ул9 — Мин аңа күчтәнәчкә бер пуля алып кайттым Генералдан рөхсәт. Ул: Ат. мәгәр кеше алдында ат>.— диде — Дөрес әйткән. — Син дә хуплыйсыңмы? — Мин генә түгел. Совет власте да. Нәкъ генералың әйткәнчә булды. — Ничек?! — Шулай. Шапалак юк инде ул Тончыкты. — Кайда9 ! — дип. Кадрәк яралы ерткычтай кычкырып куйды. — Тилергән эт идеме? Эт иде. Ә кеше канын койган тилергән этләрне аталар аны... Шапалакка хөкем булды. — Алайса каберенең кайда икәнлеген әйт. Җир белән тигезлисем килә. — Тилергән этләрнең кабере булмый. Кадрәк.— диде Чаныш һәм сорыйсы итте — Генералың, чыннан да. ат, мәгәр кеше алдында ат. дидеме? Кадрәк аңа эндәшмәде, күтәрелеп кенә карады — Ник алай дигән соң ул? Кадрәк: — Ул үзе дә шундый ук Шапалак каһәренә эләккән, әти,— дип җавап кайтарды — Өч кыш, өч җәй утырып чыккан. — Юк. Кадрәк. хаталанасың.— диде Чаныш бераз уйланып торгач— Син ул әйткәннең кабыгын гына күргәнсең, ә төшенә җитәргә акыл тешең үтмәгән. Күчән баш! Ул сине, малай актыгын, җаны чистарсын дип кайтарып җибәргән — Әллә минем чисталыгыма шикләнәсеңме9 — Ул сине. Кадрәк. шапалаклар канына буялсын дип җибәрмәгән. Монда хикмәт бүтәндә. Дөресрәге, ул син(? эчеңдәге корттан арынырга дип җибәргән — Ниткән корт тагы?! — дип кычкырды Кадрәк. — Үч корты Менә ул корт кешене кимерсә кимерә инде. Ул сиңа мәет корты ише генә түгел, кешене тереләй черетә. Үч корты белән ботка пешми — аң бул. Шапалак кирәген алды дисең ич әле. Бу сиңа үч алу түгелмени! ' — Түгел шул. Анысы бүтәнчә атала аның — гадел хөкем дип. Кадрәк аллыартлы йөренә башлады. Какча йөзе һични белгер- ми. карашы сәер, илтифатсыз, кулы салынкы Болай да калку буе тагын да озынайды шикелле Чаныш аның эчтән газаплануын һәм хәзер иң кирәкле сүзгә мохтаҗ икәнен аңлады Тегенди-мондый сүз генә ярамас. Кадрәк күпне күргән, күпне ишеткән Аның авыр _ уйларын таратырдай сүз дөньяда калмагандыр да. Шуңа карамастан. ? ул сүзне табарга кирәк. g Кичкырын Чаныш аны су буена алып төште. Ревоны да ияртте- £ ләр Сугыш турында, авыл хәлләре, дөнья киләчәге турында сөйлә- 2 шә-сөйләшә, инеш буйлап түбәнгә — ике чакрымдагы Благодатное | дигән урыс авылына чаклы җиттеләр, чиркәүле тауга күтәрелделәр _ һәм елга ягындагы урыс зираты янына килеп чыктылар. Кадрәк § бәлки сизмәгәндер, ә Чанышның монда юл тотуы очраклы булмады. « Монда ул Кадрәкне юри алып килде. а. Кояшның баюга таба юнәлгән чагы. Шәфәкъ кызарган вакыт. Зи- * рат тын. Анда агачларга караганда тәреләр күбрәк. Күз алды е иркен Сахра инде, сахра Урыслар үз авылларына тикмәгә генә * Благодатное дип исем кушмаганнардыр. Авыл урамнарын гына ал: ь Чанышлар авылының ике урамы сыярлык киң. Килгән шәпкә җирне ® кызганмаганнар. Татарларның күпкә кысылып утырулары җир әзлегеннән генә килеп чыкмагандыр, әлбәттә. Борынгыдан — Иван Грозный заманнарыннан ук кысрыкланган булганга, утырулары да кысан Чабата белән басарлык та кысыр җир табалмассың. Кая анда благодать: авызың ачылганда үпкәң күренмәсә. бик хуш инде. Татарга һәр карыш җир — дөнья бәясе. Өй арты да тотып алынган Урыслар нинди киң урамга да рәшәткә белән чыкмый: тәрәзә төбенә ышкылып йөриләр. Хәер, һәркем үз дөньясында үзенчә тереклек итә инде. Нәрсә аны. көнләшерлек ни бар? Татарның да. урысның да шул ук салам түбә, шул санча ук терлек-туар, кигән киемнәре дә хәлдән килгәнчә. Өстәвенә, син татармы, урысмы, чувашмы — ит. сөт. май. бәрәңгеңне чыгар да сал. Хет җир астыннан тап Үзең җир астына керәсең килмәсә. ни кала? Кан төкерәсең, табасың. Тиешсең, мәҗ- бүрсең. Бетмәс-төкәнмәс шул налоглар, заем Бар аерма — телдә, җырда, ашауда гына. Динне дә әйтер идең, ләкин, ахыр килеп, иман бер үк бит. Кайсы дин үтер дә урла дигән7 Өстәп, кеше азатлыгын да дәгъвалаган булсалар, калган җыен тузга язмаганнан арынсалар, коммунистларча диярлек Әйе. диярлек кенә анысы. Тик коммунистларның да арынырдай Хаталары байтак. Әлбәттә. Чаныш моны кычкырып әйтергә җыенмый Бар. кычкырып кара! Тик яшь арткан саен, дөньяда кешеләрне аерган нәрсәләр хакында түгел, бәлки берләштергән уртаклыклар турында уйланасың икән ул Дөньяга килгәндә һәркем, ник тудым икән, дигән шикелле, үзе хакында елап аваз сала. Дөньядан киткәндә исә, еламас өчен, соңгы сулышынача яшәргә тырыша. Бөтен тарих әздән генә тора: кеше туа тереклек итә. газап кичә һәм үлә. Болар хакында Чаныш сөзәк тау итәгендә үзе генә калгач уйланды Ә аңа кадәр улы Ревоны кочаклап утырган Кадрәк белән киңлекләргә юанып. күзләрен су аклыгында ял иттереп, кошларның соңгы авазларына колак салып, иркенләп сөйләштеләр. Сүз бетеп торган арада Кадрәк улын муенына атландырды да тау итәгеннән соң башланып киткән су буена габа китте Чаныш аларның анадан-тума чишенгән килеш су чәчрәгә-чәчрәтә коенуларын, сары ком буенча куышуларын сөенеченә сыя алмыйча дигәндәй күзәтеп утырды. Кояшка арканы куеп, кайтырга чыккач Чаныш зират ягына юнәлде. — Монда сугылыйк әле.— диде ул — Безгә ни калган анда? — дип сорады Кадрәк Чаныш җавап бирмәде. Зират таш койма белән уратып алынган иде Байтак өлеше җимерелгән инде Шуның ишелгән төшеннән үттеләр Чаныш аларны бер нарат төбендәге авыш агач тәре янына ияртеп килде — Туктале.— диде Кадрәк. әйләнә-тирәне танырга тырышкандай каранып —бу төшкә син мәктәптә җыештыручы булып йөргән кем әле исеме хәтердән чыккан Ә! Марфа түтәйне җирләгән идең түгелме"’ — Җирләгән идем, әнә ул.— диде Чаныш, һәм тәресез, өсте иңгән бер кабергә ияген кагып күрсәтте.— Ә менә монысын минем әти. синең бабаң, ә синең. Рево, дәү бабаң Наймуш казыган Монда. Кадрәк. минем үтерүчем полковник Кулунчаков белән мине үлемнән коткаручы Мария күмелгән — Сөйләгәнең булмады. — Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Кадрәк. Минем атам Наймуш та миңа вәгадәсе җитте дип уйлаганнан соң гына сөйләде. Марфа түтәйне җирләгән көнне Шуннан соң әти озак тормады инде Әйе. һәр нәрсәнең үз вакыты бар — Миңа да. шулай, вакыт җитте дип сөйлисеңме’ — Ахрысы. Югыйсә Шапалак каберен таптырасың ич Күм инде син аны Хәтереңнең иң караңгы урынына күм Башта үзен, аннары каберен үк Дөньяда якты күрәсең килгән саен, син хәтереңдәге әнә шул караңгы урынга багарсың Моннан ары яшәр өчен сиңа шапалакларның ике тапкыр күмелгәннәрен истә тотарга кирәк. Бер тапкыр җиргә күмелгәннәрен, икенче мәртәбә кешеләр хәтеренә каһәрләп күмелгәннәрен Кадрәк Шапалак белән тагын бер очрашырга бик теләгән иде. Сугыштан аны бәлки шул үҗәт теләк исән-сау чыгаргандыр да Чөнки ул. Шапалак белән очрашмый торып, үзен үләргә хаклы түгел дип санады Бу очрашу күренешен күп мәртәбәләр күз алдына китерә һәм аңында кабатлый торган иде Шапалакка төбәлгән пистолет чемәгенә ул үз күңелендә күпме басты инде. Моннан тәмам гарык булгач, генералдан кыска вакытка кайтарып җибәрүен сорады һәм максатын әйтте Ә хәзер, атасы Чаныш сүзләреннән соң. пистолеты чем-ненә чынлыкта басмаса да. көпшәдән бер ядрә атылып чыгуын I.үргәндәй булды Ядрә беркемгә дә. шул исәптән Шапалакка да төбәлмәгән иде инде Шулай да Кадрәкнең җаны бушанып күңеле җиңеләеп калды Аның җаны гынамы соң9 Дөньяда бер ядрә юкка чыкты Күпме үлгәннәрне кочаклап яткан зират тынлыгы сискәнмәде Тугай ягыннан тезелешеп менеп килгән ак казлар куркынып кычкырмады Кадрәк үзләре яныннан күз иярмәс тизлек белән очып киткән ниндидер бер кошның канат тавышын ишетте Тугайның бер ягыннан икенче ягына җайдаклы ат чабып узды һәм офык өстендә җиз сәгать теледәй асылынып торган кояшка таба юл алды Чаныш Кадрәкнең күзенә карады. Ә алар, сыерчыкныкыдай чиста. дымлы күзләр, һични белгертмәде Кадрәкнең җилдә, кояшта каралган йөзе купшы төстә бөтерелгән мыегы һәм чигә чәчендәге чал бөртекләрне тагын да көмешләтебрәк күрсәтә Чаныш улын кызганды Ләкин ул аның моңа мохтаҗ түгеллеген аңлый иде Әнә ничек тора аягын җәеп, нык итеп баскан фуражка козырегы күләгәләгән йөзе кырыс, кулын артка кушырган, күкрәге горур киерелгән Бер генә дошман да үзенә аның улы кебек дошман теләмәс иде. мөгаен. Ә Чаныш һәр дуска үз улы шикелле дус теләде Шунда ул Ревоның. — Ник кыйшайган бу? — дип. иңбашы белән авыш тәрене турыларга тырышуына игътибар итте — Җилләр кыйшайткан аны. олан.— диде Чаныш Сүзен дәвам итеп, уеннан: Җилләр.— дип кабатлады.— җилләр.. ■ Чыннан да. җылы җил исеп куйды Алар басып торган урында бөтерелде дә басылды Әллә төпсез күккә чумды, әллә Чанышның күңеленә кереп эреде. Җил тынды, ләкин Чаныш тагын бер тапкыр: Җилләр*.— дип уйлады Һәм ул җилләрнең, көзге коры яфракларны тузгытканы кебек, үз гомерен тәшкил иткән елларны актаруын ф күргәндәй булды Менә җил кисәк туктады. Чанышның гомер кита- - бы ничәнчедер бите белән ачылып калды Әнә. шушы кабер төбендә. = нәкъ хәзергечә үк. өч кеше басып тора. Аның урынында — атасы £ Наймут. Кадрәк урынында—ул үзе. Чаныш. Рево урынында— х Кадрәк. Юк. ул боларны күз алдына китермәде. Боларның һәммәсе | бер мизгелдә әлеге җилләр- дигән сүзгә сыеп беткән кебек иде Гүя 5 гомер китабының кинәт ачылган битен шул сүз генә тутырган: - җилләр . Йөз тапкыр, мең тапкыр кабатлап язылса да. мәгънәсе § бер генә: җилләр. Ә шул сүздә, гүя. Чаныш язмышының бетмәс- « төкәнмәс сөенечле хәлләре, куркынычлы вакыйгалары кайнап тора, ь Әгәр дә хәзер ниндидер кодрәт белән йөз еллык йокыга талса, шунда йөз елга җитәрлек төш күрсә, уянганнан соң әлеге йөз елның бер § генә мизгелгә сузылганын белсә. Чаныш бу мизгелнең - җилләр ди- * гән сүз икәнен күрер һәм ишетер иде. Әллә соң бөтен дөнья шул ө сүзгә керер өчен генә яшиме? х Әнә. кемнеңдер, кайдадыр җилләр, җилләр, җилләр дип кабатл лаганы ишетелә Чаныш бу өннең үз күкрәгеннән чыккан тын икәнен тойды. .. Әнә Чаныш кычкырып куйды аһ! Күкрәгенә килеп кергән кургаш ядрә аны бер адым артка алып атты һәм җиргә бәреп екты. вашсокородие! Революция' Государь-императир тәхетеннән ваз кичкән Ишеттеңме?.— диде Чаныш.— инде. көт Нәрсә не7 — диде полковник Кулунчаков. Халык хөкемен . Әнә. Чаныш ату алдыннан чигәсенә бәреп чыккан тир тамчыларының февраль салкынында боз бөртекләренә әверелүен тоймый кала һәм аңын җуя Күзен яңадан ачканда үзенә төбәлгән зәңгәр күзләрдә үз йөзенең бәләкәй чагылышын күрә. Мин кайда7 — дип сорый ул. Лазаретта .— дип җавап бирә зәңгәр күз. Су! » —дип сорый ул һәм чигәсендәге боз бөртекләренең эреп, кипшенгән ирененә тамуын тоя. Син кем7 —дип сорый ул зәңгәр күздән. Коңгырт кашлы, ак йөзле, сары чәчле, дымлы иренле кыз. Ася.— дип җавап бирә.— Шәфкать туташы Асия Аннары Ася-Асия Чанышны үз ахирәте Мария коткарганын сөйләде Ул карьерга ире Кулунча- ковка революция булганын әйтергә йөгергән, атарга хөкем ителгән сигез большевикны коткарырга теләгән. Ләкин соңарган Шунда атылганнар арасында яткан бер прапорщикның — Чанышның үлми калганын күреп алган Ул. Мария, үзе кайда7 • — дип сорый Чаныш. Ә полковник атылды Мария Севастьяновна аны туган җирендә күмәргә дип алып кайтып китте Соңыннан, шәфкать туташына тотынып йөри башлагач. Чаныш АсяАсиянең Ася Ярцева икәнен сорашып белә Әнә шул тотынып йөрүдән башлап, алар алгы гомерләренә каршы янәшә атлап китәләр. Ася Ярцева инде Асия генә дә түгел, ә Асылъярга әйләнә Тора-бара комиссар Чаныш Наймушинның дусты, хатыны, көрәштәше, дүрт ир баланың анасы.. Әнә. полковник Кулунчаковның анасы Марфа Петровнаны җирләгәч әйтелгән соңгы дога тавышы да тына. Атасы Наймут Чанышка шунда башка каберләрдән киңрәк тә. калкурак та булган һәм өстендә яшь нарат үсеп утырган кабер янында күңелендә сигез ел йөрткән серен сөйли Ул бирегә — полковник Кулунчаков каберенә— үз-үзенә кул салган Марияне дә җирләгән .. Яннарында — киндер күлмәк- ыштанлы. сыерчыкныкыдай чиста һәм дымсу күзле Кадрәк Җәй уртасы. Ярда суының эзен калдырса да. суда ярының эзен калдырмый 11 аккан елга Тымызык җил исә. Кадрәк белән Чанышның су чәчрәтә- чәчрәтә коенганын, кайнар ком буенча куышып уйнаганын яшел үр битенә утырган Наймут карт карап тора. Җилләр, җилләр, җилләр Беренче әлеф-тән башлап, соңгы хәрефеннән ясалган барлык сүзләрнең бөтен мәгънәсен үзенә сыйдырган җилләр Ком бөртегеннән алып. Җир шарын да әйләндергән җилләр Кешеләр язмышыннан башлап. Галәм мәңгелеген урап искән җилләр Кемдер- Җилләр, җилләр, җилләр - — дия сыман Җил мәңгелектән мәңгелеккә аккан елга суын шадралатып, югары күтәрелә дә Чанышның керфек очларына эленеп торган күз яшьләрен киптерә. Кадрәкнең чигә чәчендәге чал бөртекләрне тарый. Рево турыларга азапланган агач тәрене авыштыра, чәчәк орлыкларын кабер өсләренә тарата, чиркәү манарасындагы кыңгырауның итәк астында • бөтерелеп чыккач. Благодатное дигән урыс авылына сузылып кергән бәләкәй көтү исен җир астындагы төлке, әрлән ояларына тутыра, өйләренә кайтып барган өч кешенең уйларын бәбкәләрдәге бодай бөртекләренә пышылдый Алдан Рево бара, уртада — Кадрәк. Чаныш арттан ияргән Рево тегене дә моны сораша. Кадрәк җавап бирә улын яшәргә өйрәтә. Ә Чаныш эндәшми инде Ул берзаманны улы Кадрәкне. оныгы Ревоны да үләргә өйрәтергә кирәк1 булачагы турында уйлый Яшәргә өйрәтүнең иң олысы — кешене үлә белергә өйрәтү икәнен аңа һичкем әйтмәде Моңа һәркем үзе төшенә Чаныш уйлый һәм искән кичке җылы җилләрне тыңлый. Ә ишеткәннәрен хәтеренә сала. Алар өйләренә кайтып баралар. Үр кашына күтәрелгәч. Кадрәк туктады. Чаныш узып киткәч, чалбар кесәсеннән пистолет чыгарды да артка — бушлыкка атты Затвор ачык калды. Анда башка патрон юк иде Кадрәк анда — барҗада ниләр булганын атасы Чанышка инә- сеннәнҗебенә кадәр җентекләп сөйләмәде Ул анда кеше сыйфатын югалтмады — менә ни мөһим Ахырынача кеше булып калу өчен кайбер очракларда дәшмәскә дә кирәк Югыйсә ары таба яшәүнең мәгънәсе калмый. Башкалар белергә тиеш булмаган соң дәрәҗәдәге кешелексез газап турында сөйләү — бала кулына кылыч тоттыру белән бер VII Балык койрыгын селкетеп алды Әйтерсең лә Чаныш белән Кадрәкнең хәтерен истәлекләр сөлгесе буенча кире кайтарды Сөлгенең бер очы аларның гомер бишекләренә ябылган, икенче очы каберләренә асылынып төшкән кебек иде Чаныш моны бик ачык төстә күз алдына китерде. Ул сөлгенең башбашлары. канга манып алган сыман. кызыл киҗедән тукылган. Чаныш хәтерендәге җилләр сөлге башларын байрак шикелле җилфердәтте Чаныш белән Кадрәкнең күпме гомере шундый байраклар астында йөреп үтте. Сөлгенең кызыл башлары аларның вөҗданнары шикелле үк ак һәм керсез чуптар тукыма белән тоташкан Чаныш тар. озын чуптарның нык киндер җепләрен аермачык күргәндәй булды. Киндер җепләрнең үзара аерылгысыз, ишелеп-ишелеп үрелеше аның һәм улының таза гомерләре. рухлары тукымасын тәшкил итә. Ә хәзер ул үзен балыкка атланып шул гомер сөлгесе буенча бар- •Луций Анней Сенекадан (Борынгы грек философы). 12 ган УЛЫНЫҢ артында тора дип түгел, бәлки аны соңгы чиккә җитүдән саклап, аның каршысында тора дип күз алдына китерде Шуңа күрә ул Кадрәкнең үз янына килеп җитүенә шатланган сыман — Ничек суң ’ — дип сорады Кадрәк җиргә шуып тиште, чалбар артын каккалады да — Күнекмәгәнгә күрә бераз арытты.— диде — Ярый, балык та ял итсен — Мондый кысанда ял итәрсең, бар! — Кадрәк балык кереп кал- £ ган подвалга ымлады — Ул чагында аны иреккә җибәрергә кирәк. з Кадрәк балыкның зурлыгын чамалады. — Кечебез җитмәс лә шул. — Бераз көчәнсәк җитәр, җитми ни Ә синең уха ашыйсың кил- § миме суң'' ф — Килә дә бит моны нәрсәгә салып пешерерсең’ Безнең андый а. казаныбыз да юк Подвалда гына килеш пешермәссең инде тагын. * Шулай булгач, чалбарыңны сал. әти. § Улының сүзен аңламыйча. Чаныш җитди төстә: — Ник’’ — дип сорады. н Кадрәк коры гына көлеп җибәрде ® — Балыкны чалбарың белән сезеп алабыз да суга җибәрәбез, я Йөзсен әле туйганчы Чанышка улының болай шаяртуы ошады. Авызын ачып көләргә теләде, тик тавышы-ние чыкмады Ул шулай гына көлә ала иде инде Аның каруы шадра йөзе ачылып китте Атасының көлүен, елмаюын Кадрәк карга миләше белән ышкып ялтыраткан җиз самавырга тиңли иде Шадралары исә самавыр йөзендә ялгыш бәрелүләрдән калган чокырлар белән бер иш кебек — Ярый суң.— дип килеште Чаныш.— Тик менә чалбар балагының тез турысы ертылды бит әле — балык шуннан чыгып шылмас микән? Шулай булгач, балыкны суга кире җибәрүдән гайре чара калмый — Ай-Һай'.. — диде Кадрәк. — Дәрман булмаса да. акыл бездә буа буарлык Җаен тапсаң, кыр кәҗәсен дә савып була. Ничек уйлыйсың’ — Акыллылар белән хәзер дөнья тулган Тик күбесе эш дигәндә кашык тотучылар.— диде Кадрәк кашын җыерып — Без шаярткан арада балыкны кояш киптермәгәе. — Алайса, тотыныйк Аны җибәрергә вакыт Йөзә бирсен Хәер, аның бүтән яшисе килми, ахрысы — Ник? — Үзеннән сорап белешмәсәң дә күренеп тора. Кара соң — шәлперәеп төшкән. Корсагы буш Капчык мыни Уылдык чәчкән ул. Соңгы тапкыр Шуңа күрә монда да. Аның бүтән яшисе килми, хак — Алайса шушында гына калсын. Югыйсә авыру кешене өйдән куып чыгарган ише була. — Үз өендә үлсен Зур суда Аркан апкил. Кадрәк аңа сынаулы караш ташлады — Ә мин ат җигим — диде Чаныш — Безгә ул булышыр Аларның авыр сөякле карт атлары үлән утлап туйган, хәзер умарта күләгәсенә башын төртеп, ятып тора иде инде Кыяфәте тыныч. Киң күңелле, зиһенле мал ул Ә ябыкка ябык та инде Кай ягы беләндер коргаксыган көймәгә тартым Тиресе астыннан, көймәнең каркас шикмәләредәй, киң кабыргалары сизелеп тора, чукмар-чукмар тоякларын ябык аяклары авыр күтәрә инде. Бу карт атның фәкать арт тоякларындагы дагалары гына яңа. Аларны тимерчелектә Чаныш үзе койды Дагаларның үлчәме бер сөямнән аша Ат Чанышны сизгер җаны чагылып торган шәмәхә күзләрен зур ачып каршылады Озынча башын күтәреп чал төкләр үскән иренен кыймылдатты Хуҗасына әкрен генә кешнәп дәшәсе килде ахрысы Кешнисе урынга тирән итеп сулады гына Чанышның кычкырып көлә алмаганы кебек үк. бу ат та кешни алмый иде инде Чаныш аның муенына шапылдаткалап: — Тор әле. Тимер, эш бар.— диде Аның сүзләре белән килешкән сыман башын киң чайкап, ат җайлап кына аягына басты Буыннары шыгырдап, сагалары чартлап куйды Кыллары коелып, сирәкләнеп беткән койрыгын теләр-теләмәс кенә чайкап, бөҗәкләрне куды. Тезгененнән тотып. Чаныш аны умарталык өе янындагы арбага таба җитәкләп китте Атның сыртына сыерчык кунды, аның ябага йонын чукып алгач. Кадрәк эче куышлы агачтан ясап элгән оясына чумды Арба янына килеп җиткәнче, сыерчык ат сыртына ике мәртәбә кунып өлгерде. Ат аны койрыгы белән кумады Кошларның ябага йонын йолкуы атка рәхәт кенә иде Ат җигүне Чаныш бик ярата иде. Хәзерге яшьләр моны бар дип тә белми инде. Мал җанына караганда, машина моторын якынрак итәләр Атка кайсы яктан якынаерга, җиккәндә нидән башларга кирәклеген сорасаң, көләләр генә Ни хәл итәсең, атлар заманы узды шул Шуңа күрә Чаныш һәммә атларга тиеш яратуны Тимергә бирергә тырыша, аны җигүне ифрат рәхәт бер эшкә саный Арба янында Чаныш атка камыт кигезде, ыңгырчак салды, арты белән тәртә арасына чигендереп кертте. Сул як тәртәне күтәреп, аңа камыт бавы эләктерде дә дуганы ат муенына салды; уң якка чыгып аның очын тагын камыт бавына каптырды; аннары камытның кыскычларын чөелдерек белән тарттырып бәйләгәч, өзәңгене дугадагы боҗра аша үткәрде: шуннан соң аркалыкны күтәрде; иң ахырдан дилбегә ыргакларын авызлык боҗраларына каптырды Кадрәк өйдән кара май сеңдерелгән сүс бау төргәге алып чыкты Арба артын алар икәү күтәреп аердылар — Карале. Тимер балыкны сөйрәп чыгара алыр ич? — диде Чаныш.— Ләмнән майда шуган шикелле булыр Кадрәк ризалашып баш какты. — Тимернең аңа гына көче җитәрлек әле.— диде ул.— Тартмый ни! • Алар атка сүзсез дә ышаналар. Бу сүзләре үзләрен җилкендерү өчен генә Шуңа күрә балык янына төшеп җиткәнче дәшмәделәр Кадрәк арканны балыкның койрык астыннан үткәрде Чаныш аны тарттырганда балыкның тәнен кысмаслык һәм тиресен зарарламаслык итеп бәйләде Ул рус-япон сугышында чакта бәйләргә өйрәнгән диңгез төеннәрен гомере буена онытмаган иде. Онытмаган дип., болай төйнәү ипи кискән яки чалгы белән печән чапкан шикелле, гап- гади бер шөгыль генә иде. Алар балыкны арканлаган арада ат. чит-ят җан иясен тоеп, колакларын шәңкәйтте. балыкка, койрыгының кыймылдавына аның һәр сулаганы саен күтәрелеп-төшеп торган суга кырын-кырын карап алды. Чаныш аркан очын арба кендеге тишегеннән үткәреп бәйләде дә. дилбегәне кулына алгач, иренен бөрештереп атка сак кына чөңгерде — Пчо. Тимер' Пчо әйдә' Ат киң итеп алга атлады Тоягы астында ләм чапылдады Аркан сузылды, бөтен буена әйләнгәләп тартылды, йөк авырлыгыннан киерелде Бу киерелү башта атның күкрәгенә, аннары алгы аякларына күчте, тәне артка таба сузылды, сырты киңәйде, алгы аяклары — алга. арткылары артка каерылды Ат башыннан койрыгына кадәр киерелде Янга авыша-нитә күрмәсен дип Кадрәк уң яктан балык кпп- 14 рыгының югарыгы сөягенә ябышты. — Пчо. малкай’ Пчо! Атның киңәйгән борын тишекләреннән эчке көчәнү сулышы бәреп чыкты Әмма балык урыныннан кузгалмады. Ат ышанычын югалтты Башын игән һәм вак кына калтыранган көйгә ул үзенең киерелгән аякларын бушатмый басып торды. Үзен көчсез, эшкә яра- 3 маслык карт итеп тойды Моның белән килешәсе килмәгәндәй, тагын х бер көчәнде, тик муенында әллә кайчан камыт сукканнан калган £ җөйләренең авыртуыннан һәм хәлсез буыннарының коры шыртла- 2 выннан кала һични тоймады Аның каравы ул үзен артка таба тарт- g кан көчне тойды һәм калган бөтен гайрәте белән шуңа карышырга | мәҗбүр булды, ләкин шундук моның файдасызлыгын сизенде. 3 Койрыгын сулга каерып, аны шулай балык артка таба сөйри иде. § Арба алдының тәгәрмәчләре үзле ләмнән күтәрелде дә чайкалып то- ф ра башлады. Аркан чыдамас, менә-менә шартлап өзелер кебек иде а. күрәсең, майланган булгангадыр инде, нык торды . Аягына терәлеп. Кадрәк балыкның койрыгын үзенә таба гаргып § турыларга теләде, ләкин күнитекләре ләмдә тотнак тапмыйча, ялтыра- * выклы эз калдырып, үлән тамырларын шәрәләндереп шуды да шуды _ Балыкның койрыгы җәя булып бөгелде. Аның көтмәгәндә бушавыннан һәм Кадрәкне чөеп атудан шикләнеп. Чаныш атны тизрәк артка- ~ рак чигендерергә теләде Әмма ат тамырлары шартлап өзелерлек рәвештә көчәнеп киерелгән Тешләре ыржайган, ирен арасыннан куе сары күбек сузылып чыккан, яңагындагы һәм корсагындагы кан тамырлары бүртенгән, муены тирләп каралган, аяклары калтырана иде Чаныш югарыга, кояш үтәли яктырткан сирәк болытларга күтәрелеп карады Аңа үзләрен кемдер өстән күзәтеп торадыр шикелле тоелды Аннары ул шуннан, кеше ышанмастай югарылыктан карагандай. аска, аяк астына текәлде. Әйтерсең лә монда, җирдә, аның белән Кадрәк басып тормый, балык белән ат тартышмый, бәлки ниндидер билгесез затлар кирәкмәс эш белән шөгыльләнәләр кебек иде Ул карашы белән шул ук биеклектән җиргә якыная һәм үзен. Кадрәкне. балыкны атны — бәләкәй, көчсез җан ияләрен таный башлады шикелле Балык үз койрыгын кайтарырга кереште. Бу юлы инде Кадрәк койрыкны үзеннән этеп каршы торды. Әгәр хәзер балык, койрыгын айкап. Кадрәкне ләмгә китереп сыласа, аны тере килеш һичкем кубарып алалмаслыгын ул белә иде. Аның күнитек табаннары элеккеге шома эз буенча кирегә шуа иде инде Ә балык үз көчен күрсәтергә теләмәде: койрыгын әкрен генә тыныч кына турайтты Ат ике адым артка чикте Аркан асылынып ләмгә буялмасын дигәндәй, ашыкмый, кабаланмый гына чикте Аннары туктады яшьле керфекләрен какты, тәртә башы ирек биргәнчә. балыкка каерылып карады, гаҗәпсенгәндәй, пошкырынып куйды, аннары, бушанып калып, башың иде. Элеккеге көче юк. авыр йөк аты дигән даны аңа хыянәт итте. Бүгенге акылы да ярдәмче гү- ге.л икән инде Аркан шәлперәеп асылынып төште Маңгаендагы тирне сөрткән атлы кыланып. Чаныш күзен кулы белән каплады, якты дөньядан яшерде, бармаклары арасыннан Кад- рәккә карап алды Кадрәк балыкка суккалады, гүя аны тынычландыра. юата иде Чаныш аның балыкка —• Зур балык, син нигә дип карышасың, ә? Аңлыйсыңмы, без сине олы суга җибәрергә телибез ләбаса, җүләр. Син безгә булыш, булыш. — дип сөйләнгәнен ишетте — Балык артка таба йөзә алмый шул. менә хикмәт нидә. —диде Чаныш Аның атны яклыйсы, аклыйсы килде — Җитмәсә авышлык зур Корсак канатының баскыч ташына терәлүе дә ихтимал Шуңа якорьдагы шикелле тора да инде ул. Ә баш ягыннан Тимер аны тәгаен тарта ала. Беләсеңме нигә’ Кадрәк аркан төенен чиште. Чаныш каршы килмәде — Сиңайтәм. нигә икәнен беләсеңме9 Алдый дип уйлыйсыңмы’ Мин дөресен әйтәм. Ник дигәндә, ялганлый белмим. — диде Чаныш Аның атка ышанганын раслыйсы килә иде — Хикмәт балыкны якорь сымак тоткан ниндидер канатта түгел. Атка балыкның тәңкәләре комачаулый Алар ләмне сука төрәне сыман сөреп бара, күрәсең. Сука булган җирдә трактор кирәк Аңладыңмы. Кадрәк9 Безгә трактор кирәк, белдеңме9 Күр дә тор. трактор белән без аны тәгаен сөйрәтәбез Күз ачып йомганчы. — Ул үз сүзләре белән канатланып, пин- жәген җилпәзәк ачып салды. Ул бу сергә төшенүенә шатланды. Атка чөңгереп, үләнле җиргә каулады Трактор хакында әйткәндә атны кыерсытуын, аны. шиксез, картлыкка хөкем итүен аңлады Тик атка хыянәт итүче кеше ул түгел бугай ла. тормыш үзе шундый карар чыгарды бит. Бөтен нәрсә кулыңнан килгәндә тормыш — иң ышанычлы нәрсә. Ә көчсез калсаң, ул сине бик түбәнгә төртеп төшерә Ни генә булмасын, балыкны көчле техникасыз гына сөйрәп чыгару кулдан килмәс Авылга кайтырга, идарәгә кереп, трактор сорарга туры килер Аның ике картка нигә кирәген әйтсәң, гозереңне кире кагулары да ихтимал әле Чәчү вакыты Иң әүвәл синең яныңа шундый зур балык йөзеп килгәненә ышанмаслар Ышанган сурәттә дә. аны кире җибәрергә һичкем ризалашмас Тотылган балыкны кире җибәрәләрмени, дип көләрләр генә Ихласлыгыңа ышанмаслар. Эләккән балыклар үлемгә дучар, башкача булмый Бу гаеп эш түгел — менә нәрсә ихлас санала, менә ни хак исәпләнелә. Кешеләр, нигәдер, шулай яши Кешеләр—кеше, тормыш — тормыш булып кала бирә Әйе. ни генә булмасын, трактор хәҗәт Барысы да элеккечә калыр, тик ул балыкны суга җибәрер өчен тырышлыгын кызганмас Ярый, аны шайтан да ышанмаслык нәрсә уйлап чыгарган җиңел акыллы карт дисәләр диярләр, мәгәр ул балыкны суга җибәрәчәк, әйе Бу нәрсә кешеләргә кирәк түгел, кешеләр алай итми Бу нәрсә агачлар белән ташларга, су белән һавага, җир белән кояшка кирәк. Хәер, алар берни белми Ярый, һәр нәрсә үзгәрешсез, элекке көенчә- кешеләр — кеше, тормыш — тормыш булып калсын. Ул балыкны коткарачак. Тик корыч аргамак кирәк. — Киттек. Кадрәк. Арбаның артын күтәреп куярга булышырсың. Мин авылдан трактор апкиләм. — диде Чаныш, дилбегәне тартып атка чөңгерде Ат арган-талчыккан сурәттә урыныннан кузгалды. Кадрәк арттан иярде — Ә мин нишлим9 — дип сорады ул. — Балык янында кал Каргалар күтәреп китә күрмәсен үзен. — Андый каргалар буламыни9 Көлмәле. әти! — Көлмим Моның ише зур балык булган дөньяда аны күтәреп апкитәрдәй каргалар булуы да бик ихтимал — Мин хәзер каргалар куарга гына ярыймдыр шул инде — Кемдер карга да куарга тиеш. — диде Чаныш кояшка карап Кояшның үзенә караганда ул андагы тапларны ачыграк күрә кебек иде Чаныш артка борылып карады Балыкның койрыгы янтайган Чыннан да җилсез һавада шәлперәйгән җилкәнмени. Җил юк иде Шулай да елга суын вак дулкыннар шадралаткан Су яктырып тора Уйланып утыручы кешенең маңгае диярсең Судагы дулкыннар уйланучы кешенең маңгай сырларын хәтерләтә. Алар арба артын күтәреп, кендекне кигерткән арада, сыерчык. атка кунып, тагын бер чеметем ябага йоны йолкып китте, бүтән күренмәс булды. — Чәй эчеп алмыйбызмы соң7 — дип сорады Кадрәк. Җавап урынына Чаныш — Мылтык алып чык.— диде — Балык күтәрерлек каргалар синең чал сакалыңнан гына курыкмаслар, шәт. — Кирәксә корырмын Миңа мылтыкка күнегәсе түгел . — Әйе, без аны күп тоттык шул, улым. Бу дөньяның ирләргә g мылтык тоттырмый калдырганы юк әле... Капчыклар җитмәсә, ба- £ лыкка юрган ябарсың. Суны мул сип, мул! — Ярый, сибәрмен ч — Мин кузгалыйм булмаса. Пчо, Тимер!—диде Чаныш атка ? чөңгереп. ч Үр кашыннан алдагы үрләр, үзәннәр, утыртылган урман тасма- * лары, ерганаклар, елга аръягындагы офыкка тоташкан киңлек а. ачылды Авылга борылыш ясар алдыннан, сәрви һәм шомырт агачлары $ артта калды дигәндә, ачык кыр башланды, ерак үрдән сузылып < төшкән асфальт юл ачылды Шоссе, бормаланып, киң үзәнгә сузылып н керә, бераздан Чаныш аны аркылы кистереп чыгачак. Шоссеның соңгы борылышында Чаныш берничә автомашина тө- ® шеп килгәнне күрде. Колоннаның яртысы, юлдан яшел кырга чыгып, калган яртысы, аның артыннан чиратлашып, шулай ук юл читенә төшә башлады. Чаныш илтифатсыз гына: «Нефтьчеләрдер инде», — дип уйлап куйды. Аларның эшләренә инде күпчелек очракта исе китмәсә дә, вакыт-вакыт елыйсылары килә. Бигрәк тә алар басуларның тишелеп чыккан чәчүлекләрен, өлгергән игеннәрен ерта-ерта траншея, канаулар казыганда. Әйтерсең, закон аларга «нипачум» Бозылган җирләр өчен колхоз-совхозларга тиешлесен түлиләр дә күздән гаип булалар. Чокырларга җыелган нефтьне ягуларын Чаныш бигрәк тә өнәми Корымлы кара төтене бал кортларын куркыта, аларның ис тоюларын киметә, бал ташый торган юнәлешләреннән адаштыра Нефть корымы, нефть көле чәчәкләргә куна, аны нинди яңгырлар да озак вакыт юдыра алмый. Ә бу юлы яшел басу төсендәге бер үк төрле машиналарның хәрәкәте картны борчый калды. Аны аларның маневры сәерсендерде. Иң арттагы машина юл читенә төшү белән, алдагысы шундук туктады Колонна янәшәсендә бик күп кешеләр пәйда булды Ыгы-зыгыланмадылар. буталышмадылар Хәрәкәтләре төгәл, бер үк төрле. Кешеләре дә бер үк төрле иде Күзгә ерак булса да, Чаныш аларның солдатлар икәнен аңлады Моны белгәч, картның кызыксынуы кимеде. «Ә-ә, сугыш уены уйныйлардыр, күрәсең».—диде ул үз-үзенә. Ул атын каулады, тик күзәтүен дәвам итте. Солдатлар машиналар янәшәсендә, йөзләре белән елгага карап тезелделәр, аннары, кыл урталай бүленеп, капма-каршы якка киттеләр. Арттагы солдатлар, йөз — йөз илле метрлар үткәч, туктый һәм туктаган урыннарында кала бардылар. «Кырны әйләндереп алалар бугай». — дип уйлады карт. Шунда колонна уртасыннан бәләкәй һәм елгыр машина килеп чыкты да көзлек буенча елгага таба элдерде. Ә анда, елга ярында, нәкъ юл буендагы машиналар төсле үк өч машина тора иде. Аларын Чаныш иртән, умарталыкка барышлый ук күргән, Кадрәккә дә күрсәткән иде һаман да шул җене сөймәгән нефтьчеләргә санап инде Хәерлегә каршы, бу юлы ялгышкан икән. Бактың исә, хәрби уен. «Ярый, кирәк икән, уйнасыннар. Бу да эш», — дип тынычланды ул. Көзлекне таптауларын гына ошатмады. Түземсезләнеп дилбегәне какты «Әйдә, малкай, үшәнләнмә әле!» Ат юыртып китте: тояклары җиргә авыр ята, сырты талгын гына чайкала Арткы сул көпчәк какшаган. 2. «К У » 2й 12 17 анын эзе кыигач-мыигач булып калды Бүген юл озын тоелды Картнын моңарчы алай ашыгып иаргаке юкюгын Ул ашыктырган һәр нәрсә артта калган инде, хәзер алар үзләре аның артыннан кусыннар Әнә. ялгыз агачлар, юлның борылмалары. юл читендә онытылыпмы, кемдер татлапмы калдырган тимер тырма басулар арасындагы ызан, былтыргы салам эскертләре, телеграмм баганалары — һәммәсе аның каршысына таба килми ә зур бер әйләнеш буенча аның тирәли хәрәкәтләнә кебек Ул караш кына иңләрдәй киңлекнең кыл уртасында барды да барды, әле иңкүлеккә төште, әле үргә күтәрелде. Бөтен җир аны. арбаны, атны кояш астына Чаныш юл тузанында үткән еллар мәгънәсен, яр комында мәңгелек хәрәкәт бәрәкәтен. буразна туфрагында җан азыгын, чыклы үләннәр арасында меңнәрчә кояш таба иде Ә бүген Чаныш үзе күкләр астындагы, олы юл өстендәге тузан бу VIII Кабер эченә юл. ниһаять, ачылып бетте. Чокылган тишеккә сыгылмалы гәүдәле Солтан гына түгел. авыр сөякле һәм итләч тәнле Степан да сыярлык. Кем беренче булып керергә тиеш — бу сорау алдында алар икесе дә тигез иде әле. Алдан кергәне икенчесен дә ияртәчәк Ниятләрен үтәмәстән чигенергә кызыксыну ирек бирмәде. Алар акыл һәм акылсызлык, ярамаган эш һәм яманлыкны сайлап алу каршында калдылар. Тып-тын диярлек иде. Аркалары кояш җылысын да сизмәс булды Аларга тишектән үзләре сайлап алган чарасызлык салкынлыгы бәреп тора иде сыман. Хәзергә аларны саклык кирәклеге, шикләнү генә тотып торды Бу тойгылары әкренләп сизгерлеген югалтты, аларны битарафлык һәм гамьсезлек җиңде. Ком-ташларны кыштырдатып, дәшмичә генә Степан кузгалды. Солтан зур гаеп сизеп, хәтта җирәнеп, курку һәм борчылу белән кызыл кирпеч тузанына баткан, тирләгән дустының аяк табаннарын ялтыратып тишек караңгылыгына кереп киткәнен карап калды. Эчтән аның Монда полковничек, монда! — дигән тавышы ишетелде. Солтанның йөрәге кага башлады, тамагын сусау көйдерде. Әмма кешеләрнең үлгәннәр дөньясына кагылмаска кушкан мәңгелек тыюын читкә тибәреп һәм санга сукмыйча: — Китсәнә! — дип җавап бирде — Әйе! Караңгыда күрмәгәнбез — монда табут та бар икән! Солтан алга атлады да башын киртләчле тишеккә тыкты, йөзен кар сарган бәке суына тидердемени1 Беренче тапкыр монда карап та. икенче тапкыр карамаска тиеш булган нәрсәләр артка чикте, ул Степанның күз карашы белән очрашты Әнә. башын ия төшеп, иңе белән башка дөньяны терәтеп баскан Солтанга ул сәер, биредәге барлык үлеләрдән дә үлерәктер сыман тоелды Әйтерсең лә Степан яңа гына каршысында яткан кара табуттан чыккан да. табут капкачы аның артыннан шапылдап ябылган. . — Нәкъ әби сөйләгәнчә! — диде Степан — Шул табут бу. шул... элеп куелган бишектә тирбәтә сыман. Чаныш уй уйламады. Күчәрдәге алкалар чыңлавын, үрәчә шыгырдавын. чикерткәләр зыңын. тургай сайравын тыңлады. Олы юлда тузан заты юк иде. Ә Чаныш юл тузанында, яр комында, буразна туфрагында, чыклы үләндә үз эзен калдырып йөрергә яратып яшәде. Кешеләр эз калган җирдән барырга күнеккән. Белмиләр диярсең башкалар эзеннән барганда һични тапмыйсың. Чөнки эзләмисең лып кына калган шикелле иде. Ә монда берәү кергән инде Башымны кисәргә бирәм — кергән — Каян беләсең? «Мин монда булдым » дип. язып калдырганмы әллә? — Ә бу чибәркәй үзе кереп ятмаган ич инде!—диде Степан, таш идәндәге баш сөягенә ияген кагып. — Аны полковниктан соң иңдергәннәр Бер вакытта күмсәләр, монысының да табуты булыр иде... — Шунда ул тавышын көчәйтеп: — Господин полковник1 Сержант Степан Масленников без вашего вызова прибыл! По твоей душе соскучился, с-сука Тор! Каршы ал!—дип кычкырды Солтанның хәтерендә китапка язылган сүзләр кыймылдашты да. мәгънәсенә карап, үз урыннарына тезелештеләр: Мин Сингапур сазлыкларында маляриядән үлеп калдым . » Ул. чыннан да, теге дөньяда булган, ләкин ялгызлыкны күтәрә алмыйча, кире әйләнеп кайткан иде. Ул полковник Хосе Аркадио Буэндия янына әйләнеп кайтты, чөнки Мелькиадесның җаны тере кешеләрне сагынган иде. . 1 кадрон иярләренең язгы боздай тоташ кыштырдавын, ни җәяүле L гаскәр таптаган карның үлем җәрәхәте алган яралы кебек ыңгыра- Z шуын Офык белән тоташкан үр сыртына җиткәч, колонна сына | башлады, аның башы караңгылыкка чумгандай булды Анда, үр ар- - тында, колоннаны ике юл көтеп тора: аларның берсе — яшәү, икен- 5 чесе —үлем. * Колонна, меңнәрчә язмышны үзенә ияртеп, күздән югалды. Ике а. катлы тәрәзә каршында карлы үрнең ак бушлыгы гына җәелеп калды / Үзенә билгеләнгән фатирга кайткач, полковник Мария әзерләп ё куйган ризыкны ашады, тегене-моны сөйләште, әмма сигез больше- * викка чыгарган үлем карарын раславы һәм хөкем ителгәннәрнең бер- ь се белән әңгәмә үткәрүе турында ләм-мим дәшмәде. Ут сүнгәнче, ул * Мариянең чишенгәнен күзәтте, ә ут сүнгәч аның сулаганын гына " тыңлап ятты. Аның сулышыннан арганлыгы сизелә, көне буена алҗып, башка һич нәрсәгә көче калмый. Талчыгу аңа көндезге чын мәгънәсендә кешелекле бетмәс-төкәнмәс авыр эшләр тавыннан кар шикелле ишелеп төшә. Тереләрнең чиксез газаплары, үлгәннәрнең мәңгелек йокыга талулары аның иңен һәм җанын таш авырлыгы белән бастырып куя Аны шул хәлдә күргән һәр кичне полковник Кулунчаковны моңсулык били, андый чакларда Марияне үз итеп, яратып, күңеле нечкәрә, үзләрен шундый шартларда яшәргә мәҗбүр иткән дошманга карата нәфрәте тагын да көчәя. Теләк ялкыны тәмам сүнә, сүрелә. Ул моны аклап булмаганны да аңлый Марияне кызгану хисе аны чарасыз иткән, көчсезләндергән вакытта ул үз- үзен күралмый башлый Авыр бурычын үтәгән көннәрнең берендә очраткан, танышкан, яшәп киткән, хатыны иткән Мариясенең аягына егылып, хисләр, кичерешләр кочагына ташланасы иде дә бит Мария. антик горур кыяфәтле, шул ук вакытта басынкы холыклы бу хатын, мәхәббәтнең асылы таләп иткәнчә, аның назына, иркәләвенә бик мохтаҗ лабаса Дөрес, мөнәсәбәтләренең закон ягыннан берекмәвен искә алганда. Мария аңа бөтенләй үк хатын түгел әле түгелен Дингә ышаналар, ә бу нәрсә аларның җан бердәмлегенә күпмедер зыян да сала. Сугышның пычраклыгы һәм күп мәхрүмлекләренә карамастан. аларның эчке тавышлары дөньяда акыл һәм әхлак барлыгын да искәртә. Тыныч тормышта алар тулысы белән акыл һәм әхлак таләпләренә буйсынырлар иде. ә хәзерге көндәлек хәсрәт, авырлыклар ул таләпләрне онытып торырга да ирек бирә Ходайның һәм шайтанның уртак тырышлыгы белән дөньяның асты өскә әйләнгән вакыт бит Мәхәббәт һәм нәфрәт, чисталык һәм бозыклык аларның күңелләрендә үзара тартыша, көрәшә иде. Хәер, бер-берсен яраталар икән, ир белән хатын буларак чиркәүдә теркәлмәүләре генә аларның мөнәсәбәтләренә салкынлык, оят иңдерә алмый инде. Йөрәк эшенә киртә юк. ул һәрвакыт акылдан көчлерәк Ай нуры һәм күләгәләр тынлыгында дәшми яту полковник Кулунчаковны зарыктырды Ул папиросын сүндерде дә. уйларыннан арынып •— Миңа таба борыл әле. Мария —диде — Синнән бөтен солдатлар йөз чөергән көннеме? «Хөкем итмәгез һәм хөкем ителмәссез» (Евангелиядән) — Ни өчен9 — Әйтеп торасың тагын. Арсений! Бүген лазаретта сине сөйләштеләр Биш солдат үлде. Үлгәндә телләрендә Ходай түгел, син булдың. Алар сине үзләре белән кабергә алып киткән шикелле. — Мин үзем дә солдат. Маша Мин Ватанны саклаучы закон солдаты Минем алардан бер өстенлегем дә юк. — Ай-Һай Корбанның аркасы булуга караганда, палачның камчысы булуы өстенрәк инде ул Аларны дөрестән дә атачаклармы? — Әлбәттә. Алар ярлыкау сорамадылар — Ярлыкау сорамас өчен бөек, гөнаһсыз идеяле булу кирәктер. Ниндидер серле кичереш полковникның чигәсен кысты. — Бүген Россиягә идёянең хәҗәте юк. Солдатлар кирәк. — Солдатлар кирәк булгач, аларны нигә аттырасың соң? — Россиядә аларның идеясезләре дә җитәрлек. -— Син аларның ниндие соң? — Ә сиңа ниндие кирәк. Маша9 — Ах. Арсений!. . — диде Мария һәм. кинәт талпынып, ирнең күкрәгенә капланды Алар бу мизгелдә Россия империясе киңлекләрендә язгы ташкын кузгалганын белмиләр иде әле Бу ташкын тиздән аларның икесен дә үзенә бөтереп алды һәм мәңге чыгалмаслык шарламасыннан түбәнгә чөйде Ничек инде ул мин. үлемнән йолып калырга теләп, аны югары күтәрдем ә ул. исән калу мөмкинлеген кире кагып, мине түбән төшерде . — дип уйлады полковник Кулунчаков икенче көнне иртән прапорщик Чаныш Наймушин белән кичәге бәхәсен яңадан уеннан кичереп Ул үткән төнне керфек какмыйча диярлек үткәрде Мариянең иртәнге чәй вакытындагы мөгамәләсе ничектер салкын булды. Тик ул моны күрмәмешкә салынды. Әле генә, күз әчетүе һәм тән оюы басылмасмы дип. ул коньяк эчте. Тәне җиңеләеп, каны таралгандай тоелса да. кәефе күтәрелмәде, йөрәге кагарга тотынды. Моңарчы гаеплеләрне хөкем итү яки ярлыкау мәгълүм дәрәҗәдә аның ихтыярына бәйле иде һәм ул үзенең хаклымы, түгелме икәнен фәкать үзе тайпылышсыз кулланган законнар белән чагыштырып кына бәяләде. Сугыш шартларында законнарның иң кырысларына таянырга туры килә Хәрби трибунал ярлыкауны белми диярлек, андый хәл бик сирәк Полковник икеләнми иде инде Ә кичә ул үзе яклаган хакыйкатьтә беренче ярык хасыйл булуын тойды Прапорщик Наймушинның гомере аның кулында иде Ләкин ул үз язмышына үзе хуҗа булып калды Үз язмышына гынамы соң? Хикмәт тирәндәрәк Ул Кулунчаков язмышына да хуҗа төслерәк кыланды. Хәзер полковник аны чакыртып сөйләшүенә үкенеп тә куйды. Хәер, инде эш эшләнгән, узган эшкә салават Шул ук вакытта нәрсәнеңдер төенләнеп җитмәве аның эчен пошырды Соңгы төен — большевикларның үләргә тиешлегеме, әллә яшәргә дә хаклары булумы9 Нәрсә9 Кем яшәргә теләмәсен? Ә, прапорщик1 Ул теләмәде! Ул үз гомеренең дәвамын полковник кулыннан алырга теләмәде. Димәк, ул бу чынбарлык шартларында аның белән бергә үләргә теләр иде микән? Хөкем карары чыгарып, мин дә үземнең аның белән бер кояш астында яши алмавымны расладым Ә алар белән бергә үлүне сайлый алам микән9 ! - Сораулары бәйләнчек, газаплы, ә анык кына җавабы юк иде. Полковник Кулунчаков җавапны өннәрендә генә түгел, төшләрендә дә эзләячәгенә төшенде, нигәдер большевикларның үлем белән очрашкан урыннарына тартылуын тойды. Ул тагын коньяк салып эчте, шинелен, бүреген киде. Шәһәрчек гарнизонының каравыл взводы тоткыннарны алып чыгып киткән иде инде Кара Роллс-Ройс>ка утырып полковник карьерга ашыкты. Әмма килеп җиткәндә залп яңгырады. Үле тынлыкка чумган карьерны күмәргә ашыккандай, эре. җепшек кар ява иде Каравыл взводы винтовкаларын к ноге куйган һәм унтер-офи- _ церның яңа боерыгын көтә иде инде •Үлгәннәр терелми Ләкин тереләрнең үләсе бар әле>.— дип уй- ” лады полковник Кулунчаков, үзләре аткан кешеләрдән бер яклары £ белән дә аерылып тормаган солдатларга югарыдан, карьер ярыннан 2 карап.—Үлгәннәрнең күргән газаплары аларга күчте — бар аерма § шунда гына». 2 Ул борылмалы сукмактан җәяүләп түбән төште, инде солдат та. § кеше дә булудан туктап, инде фәкать хәрби трибунал хөкеменең * җиренә җиткерелү фактына гына әйләнгән мәетләргә якынайды һәм а. берсенең әлегә исән икәнен, әмма үлем җәрәхәте алганын күрде Яра- * лы әлегә м о н д а. бер үк вакытта тегендә дә иде инде ө Ул — прапорщик Чаныш Наймушин иде. Үзенә таба якынлашкан полковник Кулунчаковны абайлап, ул н җайсыз яткан җиреннән кузгалды да артка каерылган терсәкләренә ’ таянып тартылды һәм. аны танып, кар кунмаслык текә, ялангач уп- ■ кын төбенә сөялде. Прапорщикның аяклары, кунган кар бөртекләрен кагарга теләгән төсле, җиңелчә генә дерелди иде. Полковник яңак итенең тартылып калтырый башлавын тойды Моны яралыга күрсәтергә теләмәгән кебек, йөзен солдатларга таба борды — Ачыгавызлар. анагызны' —дип сүгенде ул аларга җиренә җиткермәгән эшләре өчен һәм. карьер кашындагы кара автомобиль янына кар көртеннән аера алмастай булып күренгән ак ат килеп чыкканны күреп, сәерсенә калды Җайдак, һавадан иңгән шикелле, җиргә сикереп төште дә, әле егылып, әле шуып, әле тагын торып, сөзәк урыннан турылай түбән томырылды Полковник үзенең адъютантын танып алды. Ул яланбаш һәм мундирдан гына иде Полковник Кулунчаков аңа: — Нәрсә, яңадан немецлармы?! — дип кычкырды Сулышы капкан капитан берара телен әйләндерә алмый торды — Күпкә яманрак, вашевысокородие! Революция' Государь-император тәхеттән ваз кичкән Әлегә аң һичничек кабул итеп өлгермәгән, ләкин инде үзләренә яшеренгән гадәттән тыш куркынычы белән хәйран калдырган бу сүзләрне арттан ишеткән шикелле, полковник, кырт борылып, прапорщикка текәлде Полковник, син шуны кызганган идеңме?! Шуны коткарырга теләдеңме' Ә а л а р кызганмаган! Үз дигәннәренә ирешеп үлделәр — менә ни кызганыч' > — дигән уй аның күңеленнән елгыр кәлтә еланы сыман шуып узды. ■ Аны аңлаешсыз борчу басты. — Ишеттеңме9 —диде прапорщик, каны качкан иренен чак кыймылдатып. Сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккан шикелле, ул сулышын тыйды —Үзүзеңне хөкем итәргә., өлгермәдең.. Инде көт — Нәрсәне? — дип сорады полковник. — Халык хөкемен. - Прапорщик Наймушинның аягы дерелдәүдән туктады, ул йөзен читкә борды да тынып калды Югарыга менгәч, полковник Кулунчаков карьер төбенә әйләнеп карады — Бәхетле кеше, шайтан алгыры! — диде ул үзалдына. _ Кем9 — дип кайтарып сорады аның янәшәсендәге капитан — Синең белән мин түгел. — дип җавап бирде ул гамьсез төстә — Прапорщикны әйтәм Гомумән, бөтенесе' з. .кл.м» 33 Гүя тере кешеләр турында әйтте һәм кинәт аңа барысы да киресенчә күренде Әйтерсең лә ул үзе аста ятып калган, ә прапорщик Наймушин монда, югарыда иде Прапорщик үле. ләкин якын киләчәктә ни буласын белә иде Мин тере, ә хәтта үткәннәрдә ни булганын да белмәгәнмен Менә, басып торган җирем дә билгесез — упкын чите Тик бу—нәрсәнеңдер кыл уртасы — дип уйлады ул Ниһаять, ул бу урталыкның нәрсә икәнлеген аңлады. Ул хәзер прапорщикның үткән гомере белән үзенең киләчәк үлеме арасында басып тора иде Калкан белән кылыч арасында. Ә хөкемдар кем7 Һичкем түгел Гомере буена государь-императорга. Ватан һәм Ходайга хак хезмәт итәм дип ышанган Кулунчаков үзенең судьялыгыннан ваз кичте: дөньяның тоткасы аның кулыннан ычкынды Хәзер ул — гаепләнүче Аның гаебен раслаучы факт бәхәссез инде — революция. Карьер төбендәге солдатлар ком-ташлы җирне казырга тотындылар — атылганнарны күмәргә кабер әзерлиләр — Капитан, бар әле. боер: карьерны бозмасыннар — Барыбер түгелмени. Арсений Завалишинович7 — Үлүчеләр күп. карьер берәү генә. Кем җиңсә дә. карьер кешеләргә кирәк булудан туктамый. Капитан баягы сукмагына борылмакчы иде. полковник аны туктатты: — Нигә аяк итеңне ашыйсың, дурак7 ! Атыңа атлан! Шунда ук автомобиль юлыннан менеп килгән җигүле атны күреп алды — Ни калган моңа тагын, анасын! ..—дип сүгенде ул. — Хәер, яхшы мәетләрне шуңа төят, капитан, аңладыңмы7 —- Яхшы, Арсении Завалишинович! — Үтә Яннарына санитар арбасы менеп туктады Дилбегә тоткан обозчы солдат яныннан Мария сикереп төште — Арсений! Революция! — дип кычкырды ул. — Ишеттем. — диде полковник сүлпән генә. — Туктат! Аның ни турыда әйткәнен аңлаган полковник Кулунчаков — Соң инде — Диде Шәфкать туташы карьер читенә барып басты, аска карады һәм карга чүкте - Арсени-и-ий' —дип ыңгырашты ул. — Бәла! Полк комитеты сине атарга хөкем чыгарган! Полковник җәяүләп үрдән төшеп китте Аның артыннан, көпчәкле табут төсле булып, кара автомобиль иярде Эш урынына әйләнеп кайткач, ул шинелен салды, камин уты каршысында җылынып утырды Күпмедер вакыт үткәч торды, иңбашын җыерып, бүлмә буенча йөренде Аннары кулын күкрәгенә кушырган килеш тәрәзәдән кар сарган агач ябалдашларына карап торды Калын кар каплаган йорт түбәләрен ни өчендер кабер калкулыкларына. ә кирпеч торбаларны кабер ташларына охшатты. Бу күренештән котылырга теләгән шикелле, әкрен генә тәрәзәләрнең чуклы кызыл пәрдәләрен япты. Бүлмә эченә кичке шәфәкъ нуры иңгәндәй булды Шуннан соң. тәменә ләззәтләнеп, коньяк эчте Күпмедер вакыт үткәннән соң капитан кайтты, үзенең биредә икәнлеген кереп әйтте. — Мария Севастьяновна кайда? — дип сорады полковник аннан. — Анда берсе исән калган, вашевысокородие Шуны лазаретка алып китте. Кайсысы? — дип сорады полковник битараф кына. — Прапорщик. Ул. сүзе беткәнне белгертеп, кулын изәде Адъютанты чыгып киткәч, тагын коньяк эчте, ләкин бу юлы ни тәмен, ни кайнарлыгын тоймады Живуч татарин1 —диде ул үзалдына һәм аның хакында бүтән уйламады Аннары өстәл янына барып утырды, алдындагы чиста кәгазьгә = нык кул белән тиз-тиз нидер язып куйды Сәгать суга башлады. Аның соңгы авазын үз күңеленә салып £ куйгач, ул з — Әйе, вакыт — диде һәм револьверының көпшәсенә карады да. козгын күзедәй кара тишеккә елмаеп күз кысты... 3 Язуы кыска иде: § ■ Ходил в свете, пока был свет во мне 1 « П-к Кулунчаков ь Ату тавышына адьютант йөгереп керде, идәндә яткан револьвер- ? ны күрмичә һәм ни булганын аңларга теләмичә, өстәлгә капланып е яткан полковникның чигәсе турысындагы канны сөртеп алды. Күзе < төшеп, язуны укыгач, ул полковникның гәүдәсен идәнгә сузып ят- н кырды. ® Полковник Кулунчаковның гәүдәсе салынган затлы табутны хатыны Мария ярты Россия аша үтеп, анасы Марфа Петровнага алып кайтып тапшырды Кайчандыр тирә-юньне үз ихтыярында тоткан. әле хәзер дә тирән баткан күзендә боеру очкыннары чагылып киткәләгән, юка иренле, кылыч борынлы бу карчык Мариянең: ' Анакай табутны ачып карый аласыз, ул ачык платформаларда гына кайтты, бозылырга тиеш түгел† ‡, дигән кыюсыз тәкъдименә каршы калын кашын җыерып, карлыккан тавыш белән катгый төстә — Ни к чему теперь тужиться-то Двух смертей не бывать, а одной не миновать. Чего себя обременять и его тревожить? Чай Бог даст, воскреснем в Судный день да и свидемся. — диде. Нәсел склеплары тузган, мәгънәсен җуйган иде инде Ләкин Марфа Петровна иркен итеп кабер казырга, аны яхшы кирпеч белән эчләргә — үз нәселләренең борынгыдан килгән гадәтенчә, склеп ясап җирләргә кушты Кызыксынып, ишек төбенә җыелган мужиклар таралырга кыймыйча таптаналар иде Карт ананың иңенә нинди авырлык төшкәнен аңлыйлар, сыгылып төшмәвенә, аек акылда калуына беркадәр хөрмәт белән карыйлар. Моның ише хәсрәтне алар да кичергән — барысы да бер кояш астында яшиләр ләбаса. Әмма Марфа Петровнаның полковник улын таш кабергә җирләргә теләвен алар кабул итмәде: эше күп. бүгенге заман өчен артык мәшәкать кенә, дип гәпләштеләр. Кайсысы аяк астына төкереп, кайсысы сүгенеп кул селтәделәр дә байтагы кайтып китте. — Өч аршын җир җитмәгәнме? — Анысы да хәттин ашкан — Кешесе кешеме соң9 Этләргә чыгарып ташласаң да харам — һәм дә дөрес! — Плуататорлардан нәрсә көтәсең тагын? — Муенына таш бәйләргә дә — бәкегә1 _ Өстәп, утарларына кызыл әтәч җибәрергә — бетте-китте! — Кызганыч, көне ул түгел. — Ничава. бездән калмас «Дөньяда үземдәге яктылык беткәнче йөрдем» Евангелиедәге ‡ Дөньяда үзегездәге яктылык беткәнче йөрегез», — дигәннән Бол ай ук ярып салырга кыймаганы, мәетне җирләр өчен. Мариянең басынкы гозерен генә тыңлап калдылар. Җитмәсә, мужикларның салкын карашларын күрмәмешкә салышкан Марфа Петровна үз теләген үтәтү чарасын да тапты Йорт караучы итеп тоткан Наймут картка — Әйт аларга. Наймут поминка мул булыр Хәзер саранланып торуның мәгънәсе юк инде Кул белән бирмәгәнне, җаныңнан суырып алачаклар. Аларныкы басты Ә минем үземә өч аршын җир җитә, озак көттермәм С Богом! — диде. Вәгъдә үзенекен итте Карчыкның гозерен шуннан соң аяк астына салып таптамаска булдылар, ул әйткәнчә эшләделәр Дөресрәге. Наймут карт оештырганча. Поминка, чыннан да. мул булды, өстәлләр сый-хөрмәттән сыгылып торды, аракы су урынына акты Шул форсаттан файдаланып, каннары кызган мужиклар утарны туздырып ташладылар, күтәрердәй мал-мөлкәтне ташыдылар, калганын ут төртеп яндырдылар. Боларның барысын да Наймут алдан ук белеп торды Нәрсәнедер үзгәртү соң иде инде — язгы ташуны тыеп була димени’ Урыс мужиклары үз ниятләрен аннан яшерүне кирәк тә санамадылар. Үзара пышын-пышын килүләреннән, астыртын карашларыннан, мәгънәле хәрәкәтләреннән ул барысын да аңлады шешәнең бөкесе ачылган, гайрәтле гыйфрит иреккә чыккан, аны кире куып кертергә һичкемнең көче җитә торган түгел. Аннары соң Наймут крестьяннарның хаклы, ә ниятләренең гадел булуы белән дә килешә, кирәк калса, якларга да әзер Шуңа күрә ул үз авылындагы татарларга да хәбәр салдырды алпут малын бүләчәкләр, авызыгызны ачып калмагыз! Картны сизгерлеге алдамады Мужиклар иң әүвәл поминкадан соң да аракы дәгъваладылар Марфа Петровна бусын катгый тыйды Поминка улым рухына, ә исерек шабаш өчен түгел!>• — диде Өстәлләрне аударып ташладылар Хөррият, тигезлек, туганлык турында кычкырдылар һәм башланды мәхшәр! Җәяүле буранга карамастан, атларын җигеп, якындагы үр артындагы каенлыкта көтеп торган татарлар да кузгалды Урыслар башта аларны якын җибәрмәскә исәп тотканнар иде Ләкин сәнәкләр. балта күсәкләр тотып, аларның юлына каршы төшкән мужиклар. коры кул белән калу ихтималыннан шикләнеп, мир тапшырган вазифаларына кул селтәделәр дә гомуми шаукым өермәсенә ташландылар Баштанаяк карадан киенгән һәм кырыс монашкага охшап калган Марфа Петровна аларны мунча ишеге төбендәге утын пүләненә утырган җиреннән күзәтеп торды, әледән-әле чукынгалады Ул үз өеннән берни алып чыкмады, фәкать Библия белән Евангелие китапларын гына калдырмады, кочагыннан төшермәде Наймут карт чана башындагы салам астына атына дип бер капчык солы чыгарып куйды да үз авылына кайтып китәргә җыенды. Чырае кара көйгән хуҗа хатыны аңа: — Әйт аларга. Наймут, тигез бүлсеннәр. Барысына да тиярлек булсын. — диде — Артып та калмас. — диде Наймут. — Тигезлек диләр ләбаса! — Кешеләр тигез булалмый, Марфа Петрауна Кем биек, кем тәбәнәк, кем хәлсез, кем көчле — Син ник авыз ачып торасың’ Нәрсә кирәк, ал — рәнҗемәм. — Мин үземә ни кирәген белмим Марфа Петровна Наймушны гадел булганы өчен үз итә иде. Аның кемлеге табышмак түгел Утарга ул аны сынау белән алды. Чакыртып китерде дә. аның җигүле атка утырып килгәнен күргәч, үзе йортка узды, ә ишегалды юлының күзгә ташланып тормаган диярлек җиренә биш сумлык алтын тәңкә ташлап калдырды. Ә Наймут, исәнлек-саулык сорашканчы, шул тәңкәне аңа сузды да әйтте Тәгаен сезнекедер. Марфа Петрауна Тик бүтән болай итмәгез^ мин мәкерне яратмыйм Шуның белән хуҗа хатын аның өч сыйфатын барлады- ихласлыгын, эшчәнлеген (хәл-әхвәл белешкәнче. сүзне табылдыктан башлады бит), ниһаять, риясызлыгын Хәзер ул. бу мәхшәргә исе китмичә, аңа катнашмыйча, комсызланмыйча, һәрвакыттагыча. үзенә генә ышануына һәм таянуына тугры калып: «Мин үземә нәрсә кирәген белмим». — дип әйтә икән, моның хак икәненә ышанырга була Шулай да Марфа Петровна: — Ә нәрсә беләсең. Наймуш? — дип сорады. — Нәрсә беләмме? Кешеләрнең нәрсәгә ия икәнен. . Тагын — кешеләрнең нигә яшәгәнен — Нәрсәгә ия соң бу кешеләр? — Җир белән күккә. — Ә нигә яшиләр? — Үләр алдыннан җир белән күктән гайре бер нәрсәгә дә ия булмаганнарын аңлар өчен — Үлгәнчегә кадәр алар нидер эшли, алардан нидер кала бит? — Нишлиләр? Яраталар, нәфрәтләнәләр. Нәрсәләре кала? Яратулары. нәфрәтләнүләре Менә шул. — Мин дә аларны ярата идем. Наймуш. —диде Марфа Петровна моңсуланып һәм анда-монда чабышкан, кычкырышкан крестьяннарга ишарәләп.— Ә хәзер яратудан туктадым Нәфрәтләнмим дә. Шулай булгач, бу дөньяда миннән һични калмыймыни? — Нигә калмасын ди? Каберең калыр. Наймуш дилбегәсен кулына алды, атын боргач — Утыр, Петрауна. Кайтыйк. — диде. Аның атын борганын күргәч. Марфа Петровна үзе күмеләчәк кабердә калган шикелле бөрешкән иде. Татар картының гади генә итеп Кайтыйк —дигәнен ишеткәч, эсселе-суыклы булып китте, җан бушлыгы рәхәт ышаныч белән тулды. Ул. кипкән иренен көч- хәл белән кыймылдатып: —- Кая? — дип сорады да урыныннан калыкты — Кая булсын инде — безгә. Гомерең булса, торырсың. Үлсәң, җирләрмен. — Тайбәң ни дияр соң? — Диярлеге калмагач, пушшай дисен. Диясе булгач, элгәрерәк дияләр аны! Наймуш карт тукран тукылдаткан шикелле генә кеткелдәп куйды Ирен чите белән генә Марфа Петровна да елмайды Элгәрерәк. инде әллә кайчан, хәзер булмаган да шикелле үткән-киткән заманнарда. аның ире Завалиша. ниндидер татар морзалары токымыннан булган кеше, мәкәрҗә ярминкәләрендә югалып йөргән вакытларда, сеңердән генә торгандай елгыр һәм чыдам Наймуш белән аның арасында нидер булгалаган иде шул, булгалаган иде Чанага утырган татар карты белән урыс карчыгын сары ат иркен ишегалдыннан караңгылыкка алып чыгып китте. Ярты юлга җитәрәк. Марфа Петровна кинәт җилкенеп куйды, артка каерылып карады. _ Туктале. Наймуш! Мария хакында сорарга онытканмын Ничек озаттың?"—дип сорады ул. Наймуш бияләенә капланып йөткергәләде дә атны каулады, бөкрәеп утырган хатынның иңенә толыбын салып каплады — Көне дә килде соң!. Ә Мариягә әйбәт булыр. Мин аны Чистай юлына чыгарып куйдым Аракы олавына туры килде. — Иренең тугызына ' да калмады.— диде карчык үпкәләгән тавыш белән — Никахсыз торсалар да. хатыны булган лабаса! Наймуш карт, үзе генә белгән хәтәр серне уйлап: — Ашыкты шул.— дип килеште — Нишләтәсең инде9 Шулай язгандыр Законсыз хатын. Минем Арсением кем аңа7 Ә Мария яшь. чибәр әле. Бар гомере алда. Үз дигәнен тапмый калмас Дилбегәне аерып. Наймуш ике яклап ат сыртына тамызды — Но-а! — диде ул буранлы караңгылыкны сискәндереп Ләкин ат үз җае белән генә атлый бирде Ә Мария моннан әллә ни ерак түгел иде Ул араның күпме икәнлеген Наймуш карт байтак гомер фәкать үз күңелендә генә бикләп тотты Ире — полковник Кулунчаковның үлеме, әйтергә кирәк, чын ирләрчә үлә белүе Мариянең доньяда яшәү мәгънәсен аңыннан да. җаныннан да тобетамыры белән йолкып алгандай итте. Ул. гимназияне яңа гына тәмамлаган кыз. күңелендәге барлык илаһи ашкынуын туплап, үз-үзен раслыйсы килү сусавын басарга, билгесезлеге белән серле, гаҗәеп дөньяда таяныр нокта эзләргә һәм табарга, күбрәк укыган саен, бушый гына баргандай тоелган әрсез рухын яңа кичерешләр белән тутырырга теләп, сугышка чыгып киткән иде Башта ул. чыннан да. вокзалдан фронтка кадәрге озын юлда күзенә яшь китерердәй туганлык. бердәмлек, бөеклек хисе белән очрашты Озакламый ул — хәрәкәттәге армиянең шәфкать туташы — үзенең кемлеген, кайдалы- гын. ни эшләгәнен оныттырган гавам хәсрәте белән күзгә-күз калды Аның, кулын югары күтәреп, кемдер алдына тезләнәсе, кешеләрнең бер-берсен канга тончыктырган, газ белән буган, бары тик кабер генә туктата алган чиксез газапларын үзенә күчерүләрен сорап ялварасы килә иде инде Аны һичкем ишетмәде, күрмәде, юату сүзе әйтмәде, ярдәм кулы сузмады Киресенчә, боларның һәммәсен аның үзеннән көттеләр Дөнья хәсрәте, бәлаказасы, кешеләрнең ирексез гаебе аның күңеленә җыелды һәм ул боларның һәммәсен өмет яктысы, ышаныч җылысы итеп, кешеләргә юнәлдерде. Моның хакына ул үзен корбан итәргә әзер кебек иде Кешеләр белгән барлык ялвару һәм догаларга һәммә диннәрнең барлык аллалары берьюлы колак салып, солдатларның бер-берсен чәнчегән штыкларын, бер-берсен тураклаган кылычларын, кайнар ядрәләрен яшен итеп, снарядларын күк күкрәү итеп аңа — Мариягә юнәлдерсәләр һәм шуның бәрабәренә җирне кирәкмәс газаплардан. вакытсыз үлемнәрдән арындырсалар, ул моны бөек түбәнчелек. ихлас ризалык белән кабул кылыр чиккә җиткән иде инде Ләкин моны аннан һичкем сорамады Гавам мәхшәре дәвам итте: сугыш тегермәне корбаннарга тыгыла-тыгыла тартты, үлем чалгысы уңны-сулны. алны-артны. асны-өсне аермыйча селтәнде дә селтәнде. — Йа хода'Ялварам синнән туктат1 Үземдә булган соңгы нәрсәмне ал — сине яратуымны Ләкин туктат' Бу юлы аның сүзе ишетелде, ялвару сүзе барып җитте сугыш аның соңгы юанычын — яратуын тартып алды, полковник Кулунча- ковны. аның Арёениен Ходай тәгаләгә шулай кирәк булган, күрәсең, алар ниндидер кодрәт белән шул мәхшәрдә бер-берсенә тап булдылар Чиксез газапта тилмергән адәм балаларын ярату хисен Мария бөтен барлыгы белән Арсениенә бирде һәм бөтен тулылыгында үзенә дә алды Бу аның сагындырып килгән, канында шуңа кадәр яшеренеп яткан һәм чишмә Православиеда мәрхүмнең очесеннән соң тугызын үткәрәләр (Автор) сыман тыелгысыз төстә ургып чыккан беренче сөюе иде. Һәм соңгысы да икән Беренчесе өчен ул үлем белән тартышкан тормышка, бөек рухка рәхмәтле иде Соңгысы өчен дә анда яшәүгә карата нәфрәт уянмады, ул күкләргә ләгънәт яудырмады Аның кайгысы һәм бәласе аңа күктән иңмәде ич. Ул үзен генә гаепләде, үзен генә каргады, чөнки * ул үзен-үзе кояш астындагы сөю хисенә бирмәгән, ә бәлки үлемгә = хезмәт иткән полковникка тапшырган булып чыкты Хәрби киемдәге £ Понтий Пилатка... ’ е Ул моны Кулунчаковның сигез солдатны үлемгә хөкем иткәнлеген 5 белгәч һәм иренең үле гәүдәсен күргәч кенә аңлады Аларның соңын- ч нан ишетүенчә, большевик булганлыгы Мариягә барыбер иде. * Алар аның өчен беренче чиратта кеше һәм. солдатларның сөйләү- | ләренә караганда, яхшы кешеләр булганнар. Начарлар өчен пол- ковник. ихтимал, үз-үзен атмас иде Димәк, алар Арсенийның аны — ь Марияне яратуыннан да көчлерәк булганнар; димәк. Арсенийның нәф- J рәте мәхәббәтне дә җиңгән! i Ә Мария мондый хыянәткә бара алмады Ул аны җансыз кал- * ган килеш тә яратты һәм шул яратуыннан башка яшәү юклыгын ь аңлады Алайса, ярый, шулай булсын.—диде ул Кулунчаковның ба- ® шы очында соңгы сүзен әйтеп.— син сөюдән соң үлдең, ә мин » үлемнән соң да сөярмен Ул полковникның үле гәүдәсен ерак юлга алып чыгарлык табут ясауларын үтенде, һәм кара табутны революция ялкынында янган Россия аша Арсениенең туган җиренә кайтарып җиткерде. Полковникның туган җиренә, ә үзенең үләчәк җиренә. Ул алдан ук шундый карарга килде. Яисә ахырдан. Аермасы юк иде инде . Күмүчеләр таралды. Поп белән бер чанага утырып. Марфа Петровна да кайтып китте. Калын кар баскан зираттагы яңа кабер һәм гадәти үк булмаган бу кабердән артып калган зур кызгылт ком. таш. балчык өеме янында Мария белән Наймут карт, аның чанага җигелгән сары аты гына басып калды. Чанага измәгә буялган агач тагарак, измә ясар өчен учакта кар эретеп корымланган потлы чиләк, тагарак эчендәге дүрт көрәк, ике лом. балта һәм ике мастерок төялгән. Кабер читендә артып калган цементы белән киндер капчык. ике-өч дистә кирпеч ята Карт аларны төямәде: мәеттән артканны кире алып кайтмыйлар, диде, һәрхәлдә, шәригатьчә шулай. Монда, әлбәттә. урыс зираты, аларча ничектер, карт моны белми, ахыр килеп, үзенчә эшләде Хуҗалыкка бик хаҗәт нәрсәләр дә кана, шулай да калдырырга кирәк дип санады. Бәла-каза эстәү ише килеп чыкмагае Кирпечләрнең кемдер чанага ташлаганнарын да бушатты, пөхтәләп, кабер калкулыгы тирәли тезде. Аннары кайтырга җыенды, ат башына киертеп бәйләгән солы капчыгын чишеп алды, аркалыкны күтәрде дә эзәренә кыстырылган тире бияләйләрен кагып киде — Кузгалыйк булмаса. дученка.— диде ул. Мария әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә илтифат итмәде. Кулын кушырган көйгә кар киртләче белән кабер калкулыгы арасында ачылган былтыргы көрән һәм сары яфраклар, зират чүп-чары түшәлгән урынга баскан да боек, уйсыз-нисез карашын еракка — түбәндә яткан елга аръягына, буш киңлекләргә текәгән. Кайчагында гына, тирән итеп тын алганда, кыйгач уң кашын сикертеп куя. Җирдән себергән кар менә-менә аны үзенә ияртеп, әллә кайларга алып китәр кебек. Ыргым- ыргым искән җил аның башына япкан һәм аркасына төшеп торган кызыл хачлы ак япмасын җилфердәтә, куян туны астыннан чыгып торган көрән күлмәге итәген шапылдатып балтырына сылый. Җил тынган бер мәлдә ул әллә суык үткәнгә, әллә уйларыннан арыныпмы, иңбашын җыерды, тирән итеп сулыш алды, сулкылдады Аның күңеле төбеннән авыр көрсенү авазы бәреп чыкты Наймут карт үз гомерендә байтак кешене җирләде, кемнеңдер вакытсыз яки бик вакытлы (картаеп. кеше кулына калмыйча, имгәк булып гомер сөрмичә, исәннәрне җәфаламыйча, тыныч кына үлүне ул шулай санар яшькә җиткән иде инде) үлеменнән соң мондый көрсенүнең ни белдерүе аңа сер түгел Мондый көрсенү — нәрсәнеңдер үзгәрүенә өмет баглауның тәмам сүрелүе, үлемнең чын булуын бар ачысы, хәсрәте белән бөтенләйгә кабул итү. инде соңгы тапкыр хушлашу билгесе ул. Шуннан соң кешедә яшәүне дәвам иттерергә кирәклеге турындагы уй яңара, ул үзен үлгән артыннан үлеп булмый дигән юанычка тапшыра Кеше яңадан өнгә әйләнеп кайта һәм торабара шулай тирән итеп төшләрендә генә көрсенә башлый инде. Бу юлы Мариянең көрсенүе картны алдады. Кырыс өнне җәяүле буран тәгәрәтеп алып китте, шуннан соңгы вакыйга яман, буталчык, аңлаешсыз төш сурәтендә Наймушны ахыргы көннәренә чаклы изалап. саташтырып, миңгерәтеп йөртте. Соңга табарак бу вакыйга төсен җуя. ерагаеп томанлана башлады. ә кичереше хәтер сукмакларында югала төште-төшүен Авыр тәэсире дә таралды, басылды Аның хакында уйларга яки кешеләргә сөйләргә туры килгәндә картның күз алдында иң алдан чана башына сөяп куелган урыс иконасы, аңа төшерелгән кырыс та. моңсу да карашлы хатын-кыз сурәте пәйда була иде. Хәтер әнә шул сурәттән арына алмыйча йөдәтте. Аны хәтердән балта түтәсе белән мичкә төбен сугып төшергән ише итеп кенә чыгарып ташларлык түгел иде инде Мариянең йөзе белән шул сурәт чырае аның аңында бергә кушылып терелә торган булды Мөселман диненең канга сеңгән кануннары, ата- бабалар йоласына буйсыну, гореф-гадәт алдындагы бурыч, тормыш итү ырымнарына тугрылык хисе башка диндәгеләр йөз баглап чукынган яисә баш иеп дога кылган нәрсәләргә, уйда чагылсалар да. күзгә күренсәләр дә. өч тапкыр ян-якка төкергәләп, әгузе бисмилла әйтергә куша Югыйсә. Алла гөнаһ һәм тәмуг утында көйрәтәм дип яный. Ә Наймут чана башындагы ул иконага кырын карарга ирек- сездән дә. ялгышып та базмады, шулай итсә, Мариянең битенә төкерү, үзенең җанын пычрату булыр шикелле иде. — Син мине шушында җирләрсең, бабайка.— диде Мария — Шту син. дученка. авызыңнан җил алсын! Үзеңчә чукын да — кайтып китик. Бакчы, җәяүле буран котыра. Салкын тимәгәе. Исәннәргә саулык кирәк. — Саулык исәннәргә кирәк.— диде Мария картның сүзен үзенчә җөпләп — Әйе. синең белән миңа. Бигрәк тә сиңа, Синең әле чәчәк чагың, яшисе дә яшисе — Инде үләсе Хәзер, шушында,— диде хатын. Ул зират каеннары һәм наратларның шаулавына, ыңгырашуларына сагаеп колак салды Наймут карт кеткелдәп көлеп җибәрде янәсе, аның сүзен шаяртуга алуы. Мария чана янына килде дә карлы саламга тезләнде, иконага йөзен баглап, тиз-тиз өч мәртәбә чукынып алды. Җил көчәя барды, атның койрыгын, ялын җилфердәтте, яңа кабергә учлап-учлап кар китереп сипте, көрттән көрткә сары каен яфраклары куды Ә күк йөзе аяз диярлек Бары тик юка дымык пәрдәсе белән генә өретелгән. аның аша кояш эрегән кургаштай елкылдап күренә. Мария, карны шыгырдатып, чана башына таба китте һәм иконаны алып, күкрәгенә кысты Иконадагы сурәтне кояш чагылышы каплады ул бер генә мәлгә тоныгаеп юкка чыкты да. Мария кузгалган саен, әле өлешчә, әле тулаем ачылгалады. — Мине шушында җирләрсең, бабайка. Арсений янына.— диде Мария мәрмәрдәй ак һәм түгәрәк ияге белән кабергә ишарәләп — Помилуй, дученка' Ходай кичермәс сүз сөйлисең' — Беләм. Ходай кичермәс. Күрәм. син изге күңелле кеше, син кичерерсең — Кайтыйк, дученка. Вакыт. Әйдә. утыр.— дип. Наймут карт 3 аның иңбашына кагылды — Тәмам өшегәнсең, хәсрәт аңыңны тома- = лаган. Әйдә.— диде ул хатынны үзенәрәк тартып. > Мария аркасы белән картның күкрәгенә елышты да. кинәт тарты- £ лып. аңа күтәрелеп карады Битенә алсулык йөгерде, якты күзендә = рәнҗеш һәм газап чаткысы чагылды. Ул куян мамыгыннан бәйләнгән | бияләйләрен алмаш-тилмәш салды, алар аның аяк астына төште. _ Наймут карт аларны күтәрергә иелгән җиреннән хатынның тавышын g ишетте: ф — Иконаны баш очыма куярсын. бабайка. Югыйсә, табутсыз а. гөнаһ. Ярый. Богоматерь ярлыкар һәм саклар әле. $ Аның тавышы шул кадәр дә ачык, чиста, нык иде ки. Наймут- е ның бияләйләргә үрелгән кулы ярты юлда тукталып калды Ул. * хәле китеп, җиргә чүкте Акылына зыян килгән мәллә моның, дип н уйлады ул хатынга күтәрелеп карарга базмыйча Алай дисәң, һич тә * охшамаган Әнә ничек катгый, риясыз әйтә бит. Әче җил ыргымнары » арасында ул Мариянең тирән, өзек-өзек сулаганын ишетте һәм күз кырые белән аның ялангач кулын тун изүенә тыкканын шәйләде Туңа, күрәсең Кулын җылыта Яхшы, җылыт, балакай, җылыт-.— дип уйлады ул һәм.- күңеленә куаныч, җиңеллек йөгергәнен тоеп, тураеп басты — Мин анда, чана башында, акча калдырдым. Алдагы хезмәтеңә күрә азрактыр, ләкин сәдака гына да түгел.— диде Мария Карт елмаеп, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып: — Әйдәле. дученка. утыр. утыр. Өстеңә толып ябармын. Яңа түгел. мәгәр ышанычлы Тиз җылынырсың.— диде, күбрәк сөйләве белән аның игътибрын җәлеп итәсе килде. — Әйе. әйе. тиз.— диде хатын һәм вак кына калтыранган, салкыннан күшеккән, кызарып чыккан кулы белән изүеннән кара ефәк бауга тагылган ниндидер сары тимер суырып чыгарды Наймут тәмам тынычланды, төлке бүреген батырыбрак киде. Хәзер ул Марияне ашыктырмаска булды Игә килде бугай, бахыр.— дип уйлады ул.— бакчы, сәгатен карый Тимер кисәге хатынның күшеккән бармакларына буйсынмады Аңа күкрәгенә кыскан иконадан арынырга туры килде Икона аның затлы күннән тегелгән итек башына шуып төште дә сурәтле ягы белән туфрак түмгәгенә капланды Шуннан соң Мария кабаланып, озын бармак очлары белән тимер кисәгенә ябышты ак тырнакларын аның ярыгына каптырды — Ходай хакына кичерә күр. бабайка — диде Мария каны качкан иренен калтыратып.— мин дә һичкемне каргамыйм — Оныт, дученка. Була торган хәл анысы Җан ачысы телгә шайтан төкертә инде ул шулай Теге сүзләреңне син үзең түгел, шайтан әйттерде аны Ниһаять, тимер кисәгенең капкачы ачылды Хатын аны уң кулының бармак очларында тоткан килеш иелде дә. сулына бер уч кар йомарлап алды Турайгач, аны авызына капты һәм. башын күтәреп. тимер кисәген капылт тел өстенә каплады. — Яхшы —диде ул иренен ялап.— Шулай яхшырак. Миңа карама Яшь хатынның нишләгәне, ниһаять, картның зиһененә барып җитте. Шулай да аның күңелендә моның чын түгеллегенә соңгы мыскал өмете бар иде әле Хәлсез сыгылып төшкән һәм кар киртләченә аркасын герәп утырган хатын тагын эндәшер, аяк очында яткан бияләйләренә үрелер, аның юату сүзләрен тыңлап, шуның берсе белән картның җыерчыклы битен кычыттырып һәм туңдырып тәгәрәгән саран күз яшьләрен сөртеп алыр, ягымлы итеп Кайтыйк инде, бабай- ка - дияр кебек тоелды Наймуш. шушы өмет чаткысына өстәмә тотнак. ышаныч табарга теләгәндәй кояшка карады Анда, кызыл кояш диңгезендә, җилгә каршы ялгыз козгын очып бара иде. — Әй. балакай' Ата-анаңның бер газизе булгансыңдыр инде син. ә? — диде карт калтыранган һәм карлыккан тавыш белән. Ул җирән ионлы калын бияләйләрен киндердән суккан кызыл чуклы эзәренә кыстырды да. Марияне турылап сузып салгач, чанадан корәк алды һәм гомерендә беренче тапкыр яңа күмелгән каберне ачарга тотынды. — Бисмиллаһи рахман иррахим Кул. аяк. бил мускулларын киереп, каерылып-каерып авыр туфрак ыргытты ул Күз яшен салкын җил киптерде, ә чигәсенә һәм борынына вак тир бәреп чыкты, чал сакал-мыегына сарган бәсне кайнар сулышы эретеп, бозга әйләндерде. Ул кабернең елгага караган ягыннан казып керде Чөнки мужиклар кирпечләрне каршы яктан кабер чокырының читенә терәтеп өйделәр ә ул казып төшкән якта ара шактый иде Көпшәк җирне яртылаштан күбрәк, үз буе диярлек казып ыргыткач. Наймуш өскә менде, чанадагы тагарактан лом. мастерок алып, тагын чокырга төште, әле катып өлгермәгән измәне зарарламаска тырышып, стенага сузылып керердәй тишек уйды Аннары Марияне төшереп салды кирпечләрне яңабаштан яхшылап тезде Каберне әүвәлгечә күмгәч һәм эш коралларын җыйнагач. ул атының яңак асты чокырын кашып торды — Без яктыда әле. малкай.— дип сөйләнде ул.— Тегендә караңгы Монда салкын, ә анда җылы. Аларга барыбер инде, тик безнең дә үләсебез бар әле Алар алданрак китеп барды, безгә соңрак туры килер, билгеле. Хәер, нәкъ вакытында өлгерербез, малкай, нәкъ вакытында! Дилбегәсен тотып, ул үрәчә читенә елышып утырды һәм атны бая кайтып киткән атлар, чаналар, кешеләрдән калган, инде кар күмеп бетерә язган сукмакка — зират үре каплаган урыс авылы ягына борды Карт каеннарның ак шәрә ботакларында бүген генә әйләнеп кайткан кара каргалар бөрешеп утыра иде Кошлар кинәт тузгып күтәрелделәр дә. кыйгачлап әйләнеп килгәч, чиркәү гөмбәзләренә кундылар. — Сизәсеңме, малкай яз килде,—диде Наймуш карт—Яңа яз. Җитмеш елның аргы ягыннан Солтан Наймушин белән Степан Масленниковка полковник Кулунчаков карап тора иде. — Карале. Степан' — дип кабатлады Солтан. Мәегнең карашыннан ышыкланырлык бернинди калкан юк. шулай ук аңа җитәргә комачауларлык һичнинди киртә дә юк иде. Ул караш компас угыдай тайпылышсыз иде. чөнки ул үлеләр дөньясы белән тереләр дөньясы арасында ачылды. Ә ул ара. мәгълүм ки. якты дөньяга караганда киңрәк, тирәнрәк тормышны гына түгел, кеше язмышларын да сыйдыра Тәрегә сөяп куелган полковник Кулунчаковның күзе ачылган иде' Карале. Степан! —дип кычкырганчы Солтан мәет чыраеның 1 имп л-тимгел куе кызыл таплар белән каплануын күрде Йә оялган, йә нәфрәтләнгән, йә ярсыган диярсең Гүя аларның мыскыллы мөгамәлә- 42 сен. җор госта, кимсетеп, хурлап сөйләшүләрен күтәрә, кабул итә алмаган' Кызыл тимгелләр җәелде, таралды, аның бөтен чыраен тутырды Ачуы, ярсуы чамадан тыш көчле эчке тетрәүгә әйләнеп, мәетнең чыраен бугандагы кебек зәңгәрләтте. баклажан төсенә кертте Шул чакта аның керфекләре кыймылдады, күзе ачыла башлады! Ул да түгел, ияге салынып төште Солтан үзен сәерсендергән чит. үткер карашны шушы мәлдә тойды да инде. Солтан Наймушин ул зәңгәр карашның үз җаны аша да узганын кичерде Шул рәвешчә, мәһабәт койрыклары белән планеталарга орынып диярлек, галәм дәрвишләре — кометалар очып уза. Ул. полковникның карашын эләктереп алып, кире кайтарырга теләгәндәй, күккә карады Күк йөзе зәп-зәңгәр иде Ничек яратылса, шул төсендә Ә кешеләрнең ул күккә карашлары төрлечә: кем яшәү күзе белән, кем үлем күзе белән карый.. Мәет минут эчендә каралып чыкты. Солтан моны вөҗдан газабы кичереп диярлек, моның нинди куркыныч, җан өшеткеч күренеш икәнен җаны белән тоеп кына түгел, аңы белән дә аңлап күзәтте. —• Нигә эчмисең, полковник9 — диде Степан Масленников кабер тынлыгын чигендереп — А. беләм син кан эчеп туйгансың Аның чырае нигә каралганын беләсеңме, яшьти? Солтан иңбашын җыерды, бер кәлимә сүз катасы килмәде — Безнең һава килешмәде Болар табут һавасында гына бозылмый Юл куйсалар, мин моның ишеләр яткан һәммә табутларны тузгытып ташлар идем — Кабер актару егет эше түгел — Кемдер кара эш эшләргә тиеш. — Нигә? — Җир каралмасын өчен Степан мәетнең учына кыстырылган стаканны алды, селтәнеп, табутның кургаш капкачына орды Солтан зелпе куагы астыннан пырылдап кошлар күтәрелгәнне ишетте Степан, янга чыгып, агач тәрене алга этәрде, мәет табутына йөзтүбән капланды Күкрәгендәге тәреләре тонык кына зыңлап алды Полковникның кара итекләре генә тырпаеп калды — Аудиенция тәмам.— диде Степан. Ул. мәетнең баш ягына басып, аны үз урынына тартып яткырды Нидер уйлап торгач, кулын тыгып, тәреләрен йолкып чыгарды һәм. күлмәген киеп, аларны үз түшенә такты. — Честь имею! — диде ул үкчәсен үкчәгә бәргәндәй итеп.—Булыш. Яшьти. Табутның капкачларын яптылар Кара-каршы басып күтәрделәр. Солтан склепка таба атламакчы иде. Степан туктатты. —• А. юк.—диде ул — Мин аны ераккарак сөрәм Инде минем хөкемне татысын Елгага аны. елгага! Мәңгелек сәфәргә! һәм алар, тез тиңентен кереп, табутны суга салдылар Степан аны яланаягы белән эчкәре этеп җибәрде Табут елга агымына буйсынып агып китте Аңа күләгәсе иярде Солтан ярга чыккач: — Ә дулкын кагып чыгарса9 — диде. — Аны һәркем бу ярдан да. теге ярдан да тибеп, ары озатачак.— диде Степан Солтан ком алып, аны учтан учка агызды Бу ярдан да. теге ярдан да.— дип уйлады ул.— Яшәгән дә инде кеше — ни тегендә, ни монда тукталыр урыны юк. Ни җирдә, ни күктә Галәмдәге черная дыра кебек; бар да. юк та Ком бөртекләре аның учыннан коелып бетте, таш араларында югалды. Су коендылар Киенделәр, ярдагы әйберләрне көймәгә төяделәр. Степан көймә моторын кабызды Утырышып, инеш тамагына кереп киткәндә. Солтан артка борылып карады Кара табут көймә дулкыннарында чайкала иде Бу юлы Солтан үзләрен озатып калган карашны тоймады. Икенче кисәк Кояшка таба Күктә йолдызлар, җирдә кешеләр язмышы, елгалар, елга төпләрендә ком бөртекләре ага да ага, ага да ага. Болардан да астарак тагын бер елга ага икән әле Димәк, алар икәү: бер елга — Кояш астында, икенче елга — Җир астында. Таш катламнары арасында ачылган тар ярыктан кысып чыгарган салкын чишмәсе аша Җир астындагы елга Кояш астындагы елгага әйтте: Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, мине ишет.— диде — Мин синең дөньяда борлыгыңны бик күптәннән белә идем. Дөнья йөзенә баккан беренче чишмәңнән башлап. Зур суга тоташкан тын култыгыңа кадәр мин синең янәшәңдә агам була инде Җиде көн, җиде төн буена синең һәр борылышыңны диярлек озата барам, син Зур суга кушылгач та .чин бер көн буена синең юлдашың әле. Аннары безнең юлларыбыз аерыла: син Зур елга атлы анаң кочагына елышасың ә мин. сине кайдадыр эзләп табармын, очратырмын, сүземне әйтермен һәм, ниһаять. уз кочагыма алырмын дигән өметкә ышанып, атам — Караңгылык патшалыгындагы озын-озак сәфәремне дәвам итэм Шулай агам да агам, агам да агам инде Арып-талчыгып, Зур диңгездәге соңгы тукталышыма барып җиткәч тә мин сине эзлим, и Сылу елга! Тик таба алмыйм Фәкать яктылык патшалыгына томан булып, болытлар булып таралган ак сулышыңны гына тоям инде Шунда синең зәңгәр күзле чишмәләреңне, чәчең булып кыштырдаган зифа камышларыңны, балыклар иркенләп уйнашкан тын чоңгылларыңны, сыгылмалы борылышларыңны, тау күкрәкләре арасыннан җиде көн, җиде төн аккан сылу буеңны сагынуыма түзә алмыйча, мин ургый-ургый бер елап алам Сагышымның ачысы Зур диңгезгә тозлы күз яшем булып тарала да төпкә тона Ә мин үзем зәңгәр дулкыннарга әвереләм дә, ярдан ярга бәрелә-сугыла, сине эзлим, сине эзлим Утрауларның җылы кыяларын, су төбендәге салкын тауларның түбәләрен кагам. Зур диңгезнең тар бугазын үтеп. Чиксез дәрьяларга барып чыгам. Дәртем айкала да чайкала, ә дәрманым басылганнан-басыла, сүрелгэннән-сүрелә. Син һичкайда юксың. юксың инде. Сине кайчандыр, кайдадыр табарыма өметем тәмам өзелгәч. «Аһ!- дигән тыннары белән Яктылык патшасы мине үзенә күтәрә инде Ә бу чакта синең томанга әверелгән ак сулышыңны көчле җилләр һәм кара болытлар ерак-еракларга куып киткән була инде. Шуннан соң көмеш түбәтәйле тауларга карый- карый, җем-җем иткән нурлы йолдызларга багабага, сине ияртеп киткән кара болытларның кайсы тарафларга юнәлгәнен җитез җилләрдән сораша-сораша. очар кошларның Җир белән Кояш арасындагы хәтәр юлларын буйлый-буйлый, мин яңадан атам — Караңгылык патшасы биләмәләренә әйләнеп кайтам Шунда мин тагын синең тау итәкләренә орынып типкән йөрәгең тавышын ишетәм: йолдызлар чумыпчумып уйный торган күзләреңне уйлыйм, ташлар булып ташларны елаткан чыңлы җырыңны тыңлыйм: суларыңны эчкән сандугачлардан көнлим инде Шунда мин синең зәңгәрсу йөзеңә, көмеш тәнеңә кара кутырлар булып ябышучы җир майлары агызган, мал- туар тиресләре кушкан, чүп-чар түккән кешеләргә нәфрәтләнәм. Ә син.Кояш астындагы Сылу елга, хәзер синең Олы борылышыңа минем йөрәгемнән салкын нишли булып бәреп чыккан сүземне тыңла! Сине юксынуым, кызгануым ахыр чиккә җитте инде. Караңгы яр- ф ларыма сыя алмаган хисләремнең барысын да йөрәгемә туплап. - .инн бу иртәне гайрәтле күкрәгемне киерермен дә. караңгы күгем = булып яткан тау-ташларны тетрәтә-тетрәтә сиңа таба сукмагымны са- ” лырмын Юллар ачылыр, ә син көт мине. Көт син мине Әй син. Кояш £ астындагы Сылу елга, ялгызың гына акма, миңа кил. Минем дә синеке - шикелле җайлы ярларым, тын чоңгылларым бар Минем синдә булмаган иркен мәгарәләрем, шаулы шарламаларым. караңгы күгемнән асылы- - нып торган таш сөңге очларында ялкынлы зөбәрҗәтләрем, чоңгыл- § ларым төпләренә җыелган уч-уч алтын комнарым бар Боларның ба- * рысы да. барысы да ошбу таңнан синекеләр булсын инде» а. Кояш астындагы елга Җир астындагы елганың таш катламнары £ арасында ачылган тар ярыктан бәреп чыккан чишмәсе аша болай ~ җавап кайтарды: Әй син. Җир астындагы Дәртле елга, инде мине ишет' Миңа £ да хәзер синең дөньяда барлыгың билгеле инде. Җиде көн, җиде төн к. аккан, шуңа өстәп, анам — Зур елгага кушылгач та бер көн буена а дәвам иткән бөтен буем белән мин дә бетмәс-төкәнмәс вакытлардан бирле гел түбәнгә — сиңа якынрак булган җирләргә таба тартылам Икебезнең арадагы калын балчык, каты таш катламнарын, йолдызлардан да күбрәк сандагы ком бөртекләренә әверелдереп, мин әллә кайларга таратам. Мин түбәнтен төшәм дә төшәм, ә ярларым биегәйгәннэн-биегәя бара Минем шулай киңәйгәннән-киңәясем, тирәнәйгән- нәнтирәнәясем һәм үземә Якты дөнья астындагы бар суларны сыйдырасым килә. Акты суым., үтте вакыт, ә мине өр-яңадан ярларымның читләренә кайтардылар: минем билемә язгы ташуларым да жиңалмас- лык буа дигән таш бер пута салдылар. Ярларымнан аттырдылар, күпме җирне суым белән бастырдылар: хәзер минем иркен, яшел үзәннәрем ләм баскан су төпләренә әверелде; җырчы кошлар оя корган әрәмәләрем тәмам корып бетте: бал кортлары татлы сулар җыйган чуар чәчәкләр әллә кайчан сулды инде; кыр казлары язын-көзен канат кага, ә торналар бии торган тигезлекләр тук бакалар өе инде; күпме авыл нигезләрен, күпме зират каберләрен вак комнарга әверелдереп, чиксез дөнья кочагына тараттым, җәйдем. Уртабызда — мин төшә алмаслык, ә син менә алмаслык ара Минем өметем, синең теләгең икебезнең дә сулары юа алмаслык кара инде Җир астындагы елга Кояш астындагы елгага әйтте «Әй син, Кояш астындагы Сылу елга, миңа ышан.— диде. - Бу дөньяда яктылыктан караңгылыкка, караңгылыктан яктылыкка акмый торган сулар, ишетелми торган сүзләр юк инде Бу дөньяда араларны якынайткан, караларны юкка чыгарган Мәхәббәт бар Кояш астындагы елга Җир астындагы елганың таш катламнары арасында ачылган тар ярык аша бәреп чыккан салкын чишмәсе аркылы янә мондый җавабын бирде «Әй син. Җир астындагы Дәртле елга, минем белән килеш инде.— диде — Бу дөньяда араларны тагын да ерагайткан, караларны тагин да каралткан Нәфрәт тә бар Синең дә ярларың җайлыдыр, чишмәләрең җырлыдыр, борылышларың текәдер, чоңгылларың тындыр Мин синең үземдә булмаган мәгарәләрең иркенлегенә, шарламаларың шавына, зөбәрҗәтләреңнең асыллыгына, чоңгылларың төпләрендәге алтын комнарыңның сары яктылыгына мөкиббәнмен Икәү бергә араларны тизрәк уту. һәммә караларны чистарак юу җиңелрәк тә булыр иде Әмма бу дөнья мине тикмәгә генә Кояш астындагы Сылу елга итеп яратмагандыр лабаса. Сиңа китсәм, Кояш асты нишләр инде? Чишмәләрем кибәр, ярларым коргаксып җимерелер, ишелер, камышларым саргиегиып корыр, балыкларым сусар, кошларым тынар, киекләрем качар, комнарым тузан булып очар инде. Ә иң мөһиме язгы-җәйге айлы кичләрдә парлашып килеп камышларымнан да назлырак пышылдашкан яшьләр, җәйге челләләрдә балыкларымнан да елгыррак йөзгән балалар, сагынышкан-аеры- лышкан чакларында сандугачларымнан да моңлырак җырлаган. Якты дөньяга килгән бала-чагаларын суымда коендырган, атааналары соңгы сулыш алыр алдыннан аларның иреннәренә каурый белән чишмәләремнең салкын тамчыларын тидергән ир-ат. хатын-кыз нишләр? Сиңа китсәм, боларның һәммәсенең миңа нәфрәте иксез- чиксез булыр иде Язмышлардан узмыш юктыр; шулай икән, мин — Кояш астындагы Сылу елга, ә син Җир астындагы Дәртле елга килеш уз ярларыбызда гына агыйк инде». II Масленниковларның умарталы алма бакчасы. Шуның артындагы яңа мунча янына килеп туктагач. Солтан Наймушин артка — кояш нурларында җемелдәп яткан инешкә таба борылып: — Без тегендә нәрсәдер оныттык.— диде Степан моторны күтәртеп куйган, такта басмага чыгып, көймәне чылбырлап бәйләргә җыена иде Ул. көймә төбенә караш ташлап — Бау белән ломны онытканбыз... Төкер сәнә! Тимер-томыр беткәнме7 — диде. — Каберне томаларга онытканбыз. Степан — Шулай икән шул — диде Степан башын кашып — Ярый, көн бетмәгән Өлгерербез Хәзер черем итеп алырга кирәк — Нинди йокы Бабайлар белән умарталыкка барасым бар минем Шуңа кадәр томалап меникме әллә7 — Кем күрә соң аны? Анда эт тә йөрми. Чәчү вакыты. — Яхшы түгел. Болай да арттырып ташладык Өстә тормасын Йә төшкә керер — Бәйләнчек чебен белән бер икәнсең! — дип көлде Степан.— Утыр әйдә1 Руль төбенә утырып, ул көймә моторын суга төшереп кабызды Көймә янтаеп борылды да. борынын чөеп, алга ыргылды Инеш култыгына барып җитә алмадылар, мотор ике-өч тапкыр төчкеренде дә сүнде Көймә су иркендә килеш акрын гына ага башлады Ул кузгаткан дулкыннар яр буендагы кыякларга, талларга какты Каршыдагы биек ярлы ерганак тамагыннан ялгыз челән күтәрелеп. салмак кына зур су тарафына очты — Килеп җиттек! — диде Степан сүгенеп. — Ватылдыкмыни7 — Бензины беткән лә! Ишкәк тә юк Инде менә мотор калакларын киптереп утыр Степан гадәтенчә ах-вах килде, кабаланды, чын-чынлап пошынды, юан ботларын чапкалады. — Барып җитә яздык инде.— диде Солтан — Җитә яздык та бит кайтасы бар ич әле! —диде Степан һәм сандыктан канистр алып селеккәләде.— Тамчысы да калмаган ичмасам! — Алайса син авылдан бензин алып кил. ә мин тегендә бара торыйм. — Ник авылга’ Асфальт юл якынрак Берәр шофер бирер әле Башта, әйдә, каберне томалап киләбез Ян-яктан уч белән ишэ-ишә ярга чыктылар Көймәне ләмгә тартып менгерделәр, кеше-кара күзеннән яшереп, өстенә ике-өч тал чыбыгы сындырып салдылар Зиратка түрылай суктырып киттеләр. Туфрак кипкән инде, аяк асты коры. Кыр читенә өеп куелган торф таулары арасындагы әрәмәдән өч кыр үрдәге күтәрелде ,.4ә. киң әйләнеш ясап кайткач кире * кунды Тургайлар сайрый, кайдадыр урман күгәрчене гөрелди иде = Солтан ялтырап яткан түгәрәк күл читендәге былтыргы камыш арасында бака челәне шәйләп, бераз шуңа карап торды Кош аны 5 әллә күрде, әллә юк— сәламләгән кебек, озын муенын салмк f кына ян-якка чайкады Киртләч яр буенча ары киттеләр. Сул якта, яктырып, елга көз- _ гесе ачылды. Степанның итеге лаштыр-лоштыр килә Ул нидер әйтте. Солтан « ишетмәде. — Нәрсә дидең? — дип сорады ул. — Теге хатынны әйтәм әле. § — Кайсы’’ — Кабердәгене инде! Сөякләр иясе .. Полковник Кулунчаковны н күмгәч. кабере өстендә агу эчкән Һавадан зират исе килә иде инде. Соры комда кабырчыклардан ~ купкан перламутр бөртекләре җемелдәшә — Ник дәшмисең? — дип сорады Степан. — Килеп җиттек Борылышны узуга, зиһенне томалардай тамашага тап булдылар Бая алар агызып җибәргән табут, буе белән каралып, склеп турысында ята иде! Исләре-акыллары китте: туктап, юлдашлар бер-берсенә караштылар Шикләнгән шикелле, табутны читтән урап узгач. Степан тубыктан суга кереп басты — Ә су ага! — дип кычкырды ул — Акмый нишләсен тагын? — Аска таба ага. кирегә түгел! Солтан, чит кеше юк микән дип. ялт-йолт тирә-юньне күзәтә иде. кычкырып көлеп җибәрде -— Нигә ыржаясың?! — диде Степан судан чыгып— Агып киткәнен үз күзебез белән карап калдык ич! — Үзе йөзеп кайткандыр Паспорты юк. пропискасы кабердә Кая барсын ул? — Әһә. йөзеп Көймәсе бар. ишкәген каян алды икән соң? — дип. Степан табутны этеп карады Ул баш ягы белән комда нык ята иде Алар онытып калдырган бау — капкач өстендә, юеш Степан сүс бауны кулына алды, яңа күргәндәй, әйләндергәләп карады — Сөйрәп китергәннәр. Кем9 Әллә шул арада бурлаклар яллап өлгергәнме9 — диде ул һәм табутка тибеп алды — Яхшы чакта апартаментына олактырырга кирәк моны, яшьти Бакча башыңа к.: леп туктарга күп сорамас бу үҗәт' — Кунакка дәшәрсең Мунча керерсез. Аркаңны чабындырыр Степан бауны ачу белән ташка орды — Кемдер сөйрәп китергән ич инде аны9 ' Кемнедер куып җитәргә ашкынган сыман, ул ярга ташланды, ләкин ул турыдан менә алмады, аяк астыннан ком-таш ишелеп, һәр талпынышы саен кирегә шуды Солтан ярдәме белән өскә мәнгәч. ул аңа кулын сузды, үрмәләргә булышты һичкем юк иде Чиркәү янын урадылар, үр кашына күтәрелделәр Солтан хәтта агач ябалдашларына да күз атты — Шайтан эше бу!—диде Степан. Чиркәү эчен карап чыккач, авыш нарат янына әйләнеп кайттылар. Степан үзен курку биләгәнен тойды Ә Солтан ояла иде. — Дөрестән дә. безне кемдер күзәтеп торган булса? — дип сорады Солтан. Ә күзәтеп тормаса. оят булмас идеме? —дип уйлады ул.— Мин үз-үземне күзәтмәдеммени9 Үземнән дә яхшырак итеп, мине кем күзәтсен?» Ул йөрәгенең сулкылдап тибә башлаганын тойды. Иреннәре кипте. Су читенә йөгереп килеп, ул хайваннар шикелле аяк-кулына таянды да болганчык су эчте. Кояшта каралып яткан табут аны куркыта һәм жирәндерә иде инде Табутны склепка кертеп томаламыйча, ул моннан беркая да китә алмаганын аңлады Табут аның үткәнен һәм киләчәген агулаячак, баш очындагы кояшны гына түгел, бәлки төнге йолдызларны да күләгәләп торачак иде Баскан җирен баткаклык итәр, ә сулыйсы һаваны боз хәленә китерер Ул шушыннан башка һәр нәрсәне онытты, хәрәкәтсез калды, карашы анда-монда төште, тик берни күрмәде, бер тавыш та ишетмәде Дөнья кечерәйде, табут зурайган- нан-зурайды шикелле. Вакыт туктады. Кинәт ул бүген бер тапкыр да сәгатькә карамаганын исенә төшерде Кул сәгатен ике кат такты бит инде иртән киенгәндә һәм бая су коенгач Ә вакытның кирәге чыкмаган.димәк Яшәмәгән кебек. Яшәмәгәннәргә вакыт нигә кирәк9 Яшәмәгәннәргә? — дип уйлады Солтан Наймушин, бу уен чит кешедән ишеткән сыман — Мин бүген яшәмиммени? Күрәм бит: су ага. нарат авыш, учак сүнгән, табут кара » Ул сәгатенә карарга тагын онытты. Аңа кинәт бу табут эчендә үзе томаланып яткандыр һәм мең елдан соң яңа гына якты дөньяга чыгып баскандыр кебек тоелды Бабасы Кадрәкне. дәү бабасы Чанышны чакырып кычкырасы килде. Алар, бәлки, умарталыкка килеп җиткәннәрдер инде, оныкларын көтәләрдер Әни1 '—дип кычкырудан да мәгънә юк. Атасы тагын да ераграк — әйләнеп кайтмый торган җирдә Камәрия дә килмәде Әле дә ярый килмәде. Ул куркыр иде һәм минем бу хурлыкта калуымны кичерә алмас иде. Миңа аның тагын бер тапкыр кичерүе һич тә кирәк түгел инде! Кабергә тагын бер тапкыр керүе аннан табутны алып чыгуга караганда күпкә авыррак булды Әйтерсең лә монда алар түгел, бәлки бүтән, аларга бөтенләй билгесез кешеләр, ә алар читтән күзәтүчеләр генә Ул гынамы соң: Солтанга үзенең шул читтән күзәтүләрен дә кемдер карап тора кебек тоелды — Йолкып ат әле шул «тавык тәпиләрен»1 —дип кычкырды ул Степанга Тимер тәреләрнең ара-тирә зыңлап алулары Солтанның ачуын китерде. — Торсыннар.— диде Степан тыныч кына.— Ашарга сорамыйлар ич. Табутны, кабердән чыгаргандагы шикелле үк. бау белән урап, аяк башыннан тишеккә күтәрделәр, элекке урынына урнаштырдылар Тирләп беттеләр, сулулары капты. Аларны башлары турысыннан склеп гөмбәзе баса, ә җаннарына кургашыңдай авыр тынлык иңә иде Монда кабер эчендә бер генә тере җан калган кебек Алла анасының бөек Казан исеме белән өретелгән иконасындагы сурәте. Солтан маңгаендагы салкын тирне сөрткәндә беләге астыннан аның карашы белән очрашты. — Йә.— диде Степан.— утырышыйк. — Монда калырга җыенмыйсыңдыр ич? Тизрәк таярга кирәк! — Юлга чыгар алдыннан диюем. Ә юл озын Безнең яшисебез бар әле. Степан табутка утырды Бигайбә, полковник,— диде ул учы белән капкачка шапылдат- калап, үпкәләп калма Без синдә кунакта булдык, син — бездә. Күрдең дөньяда без бар Без монда, җир астында да бар Шулай булгач, тынычланып ятам димә, агайне Ул басты Кирпеч ватыгы алып, тишеккә каршы яктагы стенага тырнап яза башлады «Здесь были Степан и Султан»,— дип укыды Солтан — Көнен куйыйммы9—дип сорады Степан. — Монда көн дә, вакыт та юк. Монда мәңгелек кенә бар. — Ярый, алайса болай. Икенче сүз итеп. Степан яңа сүзләр тырнады: «XX век от Р X.» — Эрхасы ни9 — От рождества Христова.. — дигәч. Степан, хушлашкан шикелле. карашы белән кабер эчен айкап чыкты.— Вакыт Бер нәрсә дә онытмыйбызмы9 — Лом. — Әйе. полковникка калдырырга ярамас Казып чыкмасын тагын,— дип көлде Степан һәм ломны тышка ыргытты — Бетте бугай.— диде Солтан. — Ә үзебез9 Үзебезне онытып калдырмыйк тагын! Башта әкрен генә, тора-бара бер-берсенең иңбашларына суккалап, этешәтөртешә, тыела алмыйча көләргә тотындылар. — Үзебезне онытып9 ! Кабердә! Ну, уйлап та чыгарасың, корт чак- кыры! Аларның көлешүе кабергә генә сыймады, су ташкыны шикелле, тышка бәреп чыкты Кояш яктырткан авызын ачып, склеп, ә аның белән бергә ташландык зират үзе сөяк-санаклары белән шаркылдап көләдер сыман иде Көлү тавышын басарга, зиратны тынычландырырга теләгәндәй, узып баручы «Метеор» кузгаткан озын, киң дулкыннар ярга кагарга кереште Көлү тавышы зур ташны тотып торган ком бөртекләренең кайсысындыр урыныннан кузгатты һәм ул, үз артыннан башка ком бөртекләрен дә ияртеп, түбәнгә шуа башлады. Комбайн бункерыннан аккан ашлык кебек, тыгыз, йөгерек агым хасил булды Таш асты бушаган- нан-бушады Ул. таянычын югалтып, урыныннан купты, янтая, мәтәлә башлады, өстән үткән агач тамырын үз авырлыгы белән шартлатып өзде Наратның кәүсәсе тартылып, ыңгырашып куйды III Ата сандугачның җим табарга киткән чагы иде Ана сандугач йомыркаларын басып утырды. Ул көтмәгәндә уз оясының калтыравын тоеп алды, куркудан йөрәге купты. Җир белән бергә зелпе куагының бер өлеше һәм оя авыша башлады Сандугачның бөтен тәне белән югарыга омтыласы килде, ләкин ул канатларын ачмады Җирне турыларга, тотып калырга теләгәндәй, оясына түшәлгән үлән сабакларын томшыгы белән кысты, ләкин урыныннан купмады Югыйсә йомыркаларының тәгәрисен, коелышасын сизенде Ул аларны канатлары белән ояга кысты, куркуыннан ата сандугачны чакырып аваз салырга да онытты Аннары ояның бушлыкка очканын тойды. Ләкин ул шундук убыла башлаган зур ташка төшеп, бер генә мизгелгә тотрыклыланды, әмма тагын хәрәкәткә килде һәм янга, инде кире якка шуды. Соңгы мәлдә сандугач ояны ташларга, нарат агачы ябалдашлары арасыннан ертык булып күренгән, тик хәвефсез тоелган зәңгәр күккә ашкын- макчы булган иде Өлгермәде Әйләнәтирәне ком кыштырдавы, таш 4. «к. у . № 12 |д чыкырдавы, агач, үлән тамырлары өзелгән тавышлар, тузан урады Ул ата сандугачның, томшыгына кыстырган сары күбәләкне ташлап, ярдәмгә ашыгу, шөбһә, коткару, ләкин чарасыз калу белән тулып торган сызгыруын гына ишетеп калды Ана сандугачның кабарынган йоннары, канат каурыйлары арасына туфрак, кол коелды Аннары күз алдын таштай авыр куе караңгылык басты. Дуслар склеп тишеген күләгә каплавын күрделәр, ә нарат агачының ауган чакта инде хәрәкәтсез калган таш өстенә авуын һәм аны кабер стенасына кысып, каплап куюын күз алдына китерә алмадылар. Эчкә ком. туфрак, вак ташлар коелды, тузан тулды Кинәттән караңгылык. тынлык иңде. — Нәрсә бу?—дип кычкырды Степан. Солтан: — Син кайда?— дип аваз салды. Әкрен генә әйтсә дә. тавышы яңгырап чыкты. — Монда. Ә син? — Килеп життек. Теге деньяда! — С новосельем! Степан үкереп диярлек төчкереп җибәрде. — Озак яшә!— диде Солтан һәм. ниндидер йомшак нәрсәнең битенә кагылып узуыннан сискәнеп, артка тайпылды, табутка утырды — Монда нидер оча.— диде ул пырылдаган авазга сагаеп. — Фәрештәдер.— диде Степан. Ул арлы-бирле йөренде, аягы астында идәндәге сөякләр шылтырады Шул сөякләр өстеннән мүкәләп узганнан соң, тишекне кармалап тапты да. ташны этеп карады, көче җитмәде.— Булыш әле.— диде ул ыңгырашып. Солтан дусты янына чүкте, башы белән кытыршы стенага терәлгән килеш, ике куллап ташны кузгатырга тырышты. Ләкин таш. ябыштырылган диярсең, селкенеп тә карамады. Бер- берсенә әйтмәсәләр дә. моны сизгәч, аларга эсселе-суыклы булып китте. Хәлдән таеп, алар ничек туры килсә, шулай кирпечләргә утырдылар. Степан кулын тишек тирәли йөртеп чыкты. Урыны-урыны белән тышкы җылылык бәрелеп тора иде. Ярый әле. һава керерлек икән».— дип уйлады ул Ә кош очты да очты әле. — Эх. лом булса!— диде Степан. — Чыккач алырсың. — Чыккач!— дип кычкырды Степан һәм ярсып урыныннан торды. тагын ташка ташланды — Чыккач! Чыккач —дия-дия. ул йодрыгы белән стенага төйде. — Җитәр. Степа! Ишетәсеңме?1 Степан стенага терәлеп утырды. Аның калтыранган, суелып канаган. тирләгән бармаклары ниндидер җылымса, түгәрәк ташларга орынды Ул аларның берсен борынына якынайтып, иснәп карады — нәрсә бу? — Шырпы кабыз әле,— диде ул һәм бармак очларындагы түгәрәк ташның кош йомыркасы икәнлеген аңлады. Ул аны сак кына — әйтерсең утлы күмер!— учына салды. Солтан шырпы кабызды. Күзе төшкән беренче нәрсә икона булды. Икона да түгел, бәлки аңа кунган соргылт-көрән кош. аның дымсу кара күзе. Кош уттан өрекмәде, кузгалмады. Солтан аның сандугач икәнен таныды. Кабердә сандугач күрү аны шулкадәр дулкынландырды ки. ул иконага төшерелгән хатын һәм бала сурәтен дә, идәндәге баш сөягенең күз тишекләренә чигенгән караңгылыкны да. ут яктысында алтынланып күренгән табутны да көзгедә чагылган яисә төшенә кергән кебек итеп кенә күрде. — Бытбылдык йомыркасы ашаганың бармы7—диде Степан. Нигә бытбылдыкныкы әле. тавыкныкы түгел? Тавыкныкы кетәклектә булганга. Хәзергә минем учымда кош йомыркасы. — Урынына куй. Исең сеңмәсен.— диде Солтан тыныч кына.— Кошлар кеше кагылган йомыркаларны ташлыйлар ф Ул. янып бетеп бара торган шырпыны әйләндереп, күмерле ба- 2 шыннан тотты Ут сүрелде дә сүнде. Шундый караңгы, хәтта күзне 5 авырттыра шикелле. Тән дә юк, җан да юк. Эрегәнсеңдер сыман ” Ни тере, ни үле. £ Ут сүнгәч, кош тагын пырылдап оча башлады Аның әллә стенага, § әллә табутка бәрелгәне ишетелде. 3 Солтан бүтән шырпы алып кабызды. Сандугач тагын шунда — 2 иконага килеп кунды, әйтерсең андагы сурәттән яклау сорый иде. § — Исең сеңмәсен дисең инде . Менә бераз эчең шиңсен әле. карар- ♦ быз,— диде Степан. о. — Нәрсә, нәрсә? < — Син ничектер, ә минем яшисем килә әле. Яшәгәч, ашыйсы да е килер... 2 — Сандугач йомыркасынмы?! ь — Кирәк булса, үзен дә. Гап-гади нәрсә ул Гадәттән тыш хәлләрдә 2 исән калу дип атала — Сандугач ашапмы? — Суга нишләрбез менә — анысын белмим әле Солтан шаккатты Янып беткән шырпы бармаган пешерде Кабаланып. шырпы кабын тагын ачты. — Ә син бушка шырпы ягуыңны бетер. Бер төнгә кызлар кочагына кермәгәнсең. Боеприпас урынына гына тотасы. — Караңгыда утырыйкмыни? — Монда озак утыра алмассың, парин Полковниктан хуш исләр килә дә башлады инде — Каберләрнең керү ишеге генә бар Күрәсең ич. чыгу юлы юк. — Табарга туры килер, парин. Урыннарыннан тордылар. Кош тагын куркынып очынды. Сандугач уз оясына килеп кунды. Ул оясын теләсә кайда һәм караңгылыкта да таба алыр иде. Канатларының каурыйлары һәм очлары, түшендәге, корсагындагы йоннары белән ул йомыркаларын барлады; кабарынып һәм кузгалгалап, аларга кунарга өлгергән тузан элпәсен сөртте, ком бөртекләрен какты, йомыркалар җылы иде әле Ул моны сулык-сулык типкән йөрәге, кайнар каны белән тойды. Ян-якка каерылган канатларын кыса төште, йомыркаларын бер-берсенә якын җыйнап, бөтен тәне белән ояга җайлап ятты. Оя һәм йомыркаларының исән-имин икәнлеген сизгәч, аның шул хакта тышта калган бәгырь дустына хәбәр итәсе килде. Ләкин ниндидер шом аның күкрәген кыса, һавадагы коры тузан аңкавын кыра. Аның йөрәк тибеше һәм сулышы күңеле төбендә талгып калган моң белән тәңгәл түгел иде. Ә сайрыйсы килә, бик килә. Сайрар шатлыгы бар. Җанын сөендергән, канын җылыткан, күз нурын яктырткан шатлыгы бар: оясы, йомыркалары исән-сау. Ул аларның эчке җылысын, үзе генә белгән терелеген тоя, анда тиешле вакытта борныйсы җан ияләрен сизә, алар белән үз телендә сөйләшә Шуның өстенә җан дустын юксыну, аның өчен пошыну, курку йөрәген парә-парә телгәли. Бер сайрап зкибәрсә, дусты әллә кайлардан — ерак-ераклардан, уталмаслык киртәләр аша янына килеп җитәр кебек. Ләкин сандугач аваз салмады. Кинәт кочып алган караңгылык сагайтты аны. Ул янәшәдәге ике җан иясенең тирән, тынычсыз сулышларына, сак хәрәкәтләренә ияреп, һавадагы тузан бөртекләренең тәртипсез очынуын, үзенең канатларына, томшыгына утыруын тойды Җир убылган чакта, оясы түбән иңгән, көнне төн басканы, якты дөньяның рәхәт яки хәтәр авазлары кинәт тынган, юкка чыккан мизгелдә ул курыккан, шуңа күрә бәләкәй гәүдәсе дер-дер килә иде Ул үзе дә белми торган, ләкин өзелмәскә тиешле дәвамның туктап калу ихтималын кичерде Анысы нәкъ ул дөньяга килгән ноктага әйләнеп кайтканнан соң булды Сызылып таң атканда кайтып төшкәч, ул үзенең туган җирен танымады, аның юкка чыкканлыгын күрде Беренче тапкыр күзен ачкан һәм анасының сайравын тыңлаган чакта аның тирәсендәге һәммә нәрсә ниндидер тынычлык, сафлык белән өретелгән иде Ул хуш исләр бөркеп торган карлыган куагы төбендә борнап чыккан, кузен дә шунда ачкан, анасы сайравын да шунда ишеткән иде Аннары, тәненә йомшак йоннар чыгып, канаты ныгыгач һәм беренче тапкыр тирән күккә чумгач, туган җиренең гөлбакча икәнлеген күрде. Шул гөлбакчада ул җим ауларга өйрәнде Алар бишәү үстеләр Карлыганның яшел алкалары башта кызарды, инде алар ата-аналарыннан башка да яши ала башлагач, каралды Ә зуррак агачлары яшел шарлар белән тулганнан- тула бардылар, алсуландылар, яңгыр вакытларында, томанлы иртә- ләрдә татлы ис бөркеделәр Сандугачлар көтүгә җыелып, ерак юлга чыгар алдыннан әлеге җимешләр дә акрынлап юкка чыкты: кешеләр аларны бергә җыйдылар һәм каядыр алып киттеләр Бакча моңаеп, бушап калды Яфраклар корыланды, катыланды, саргайды Очып китәсе төнне сандугач йолдызларны күзәтте, бу урынның кайда икәнлеген күңеленә, куз нурына беркетеп куйды Ни аяныч, ерак сәфәреннән әйләнеп кайткач, ул боларның берсен дә тапмады Әчкелтем исле карлыганнар кырылган, кызыл түшле алмалар үскән җир тап-такыр Инеш буена койма корганнар, ак түбәле озын лапас ясаганнар, аның каршысына баганалар утыртып, араталар кадаклаганнар, ә аның эченә аклы-каралы сыерлар япканнар Якында гына зәңгәр өй Ә югарырак, элек алмалар алланып пешкән урында чокырлар казылган, тигез итеп ташлар өелгән, агач, тимер ташып куелган Анда колакка ятышсыз тавышлы машиналар дөберди, кешеләр кайнаша иде Сандугач эссе көнне әлеге киселгән алмагачлар, карлыган куаклары тутырылган тирән ерганакта үткәрде, ә кояш баегач, кыр ягыннан яңгырап килгән назлы чакыруга каршы очып китте һәм ялгыз бер агач төбендә үзенец булачак пары белән очрашты Алар оя корырга өлгермәделәр Кояшны ай, ай кояшны берничә тапкыр алыштыргач, баш очыннан тимер кош очарга кереште Ул ка- бат-кабат күтәрелде, кабат-кабат кунды Ә берсендә аның артыннан болыттай сузылып калган ачы исле агым нәкъ алар сайлап алган урынга туры килде Сандугачларның тыны кысылды, канатлары хәлсезләнде Көч-хәл белән күтәрелеп, алар зур авыл өстеннән киң су буена очып килделәр һәм буш иске зиратка оя корырга яраклы зелпе куагына кундылар Яр 6ур көндезләрен якты, җылы, ә төннәрен тыныч, ышанычлы иде Җим мул, сайрарга һичнәрсә комачауламый, көндезләрен кояш астында эленеп торган тилгәннән һәм төннәрен сиздерми-н итми генә җиргә тия язып шуышып үтә торган мәче башлы ябалактан гайре дошманнары юк. Ә ояларының бөтенлеге, йомыркаларының иминлеге өчен дошманнардан ничек сакланырга кирәклеген алар яхшы үзләштергәннәр иде инде... IV — Уя галәмәт зур,— диде Чаныш колхоз рәисенә, аны машина- трактор паркында эзләп тапкач һәм тракторның ник кирәге чыкканын аңлаткач — Галәмәт зур7 Кило ярымлапмы?— дип сорады председатель — Әллә бер пот тартамы7 — Аны күтәрерлек түгел. — Тимер дә сөйрәп чыгара алмады дисеңме әле? Чаныш кабатлап тормады — Автоүлчәүдә үлчәрлектер ич?— цип көлде председатель Аның бөтен килеш-килбәте балык турында картка ихтирам йөзен- « нән генә, аның мавыгуыннан ләззәт табып сөйләшүен, моңа өстәп, язгы % эшләрнең җайлы баруын, фәкать шуңа күрә генә үзенә тоткарланырга. Ц кирәк калса, әз-мәз шаяртырга рөхсәт итүен белдерә иде | Алар тирәсенә кешеләр җыелышты. Тәмәке кабыздылар, атны g сөйгәләделәр. тик боларның сөйләшүләренә артык исләре китмәде - Ихтимал, дип фараз кылды Чаныш, алар тракторны бөтенләй башка § эшкә сорый, кире какмасыннар өчен генә адәм ышанмаслык балык * уйлап чыгарган дип исәплиләр булса кирәк Алар Чанышка сүз катып с. карадылар, ләкин ул председатель белән генә сөйләшүен белде & —• Автоүлчәүдә үлчәрлек түгел аны.— диде Чаныш.е — Чыдатмасмыни. Чаныш ага? * — Чыдатуын чыдатыр. Сезнең үлчәвегез амбарга кергәнне киме- ь теп. чыкканны арттырып үлчәүгә дә чыдый Балык чыдамас £ Председатель тамак кырып куйды — Ник алай?— диде ул — Синең өч тиенлек балыгыңны ни арттыр, ни кимет инде аны —' Өч тиенлек кеше булсаң, бәлки шулайдыр,— диде Чаныш читкә карап — Ә ул балык дөнья хәтле. Кешеләр Чанышның тапкыр җавабын хуплап көлделәр Председатель яшел Нива»сының ишеген ачты Бу машинаны Чаныш нигәдер ошатмый, кыска итәгеннән юан ботлары ачылып йөргән җор хатын кебек шөкәтсез бер нәрсә итеп кабул итә — Трактор бирербез, тик иртәгә. Бүген кырга таралдылар инде Нәрсә соң анда — дулкын берәр бүрәнә кагып чыгардымы соң> Шуны сөйрәтеп алып кайтыргамы7 Әллә утын кайгысы төштеме7 Утынга иртә бит әле. Чаныш ага.— дип. председатель рульгә утырды, тик хөрмәтле карттан яхшысынмады ахрысы, тагын эндәште — Ә бакча сукаларга дисәң, сөйләшеп тә тормыйм Колхоз бәрәңгесен утыртмый торып, шәхси хуҗалыкларга якын да бару юк — Юк. аңламадың, кем Әйтәм ич. подвалдан балыкны сөйрәтеп чыгарасы иде Аннары суга җибәрәсе,— диде Чаныш, баягы сүзләрен кабатлап. — Азынды да соң бу картлар!— диде кызыл битле, кисмәктәй юан бер ир Ул ягулык, май склады мөдире Петр иде.— Балык тотарга дип. трактор тиклем трактор сорыйлар Прәме акылдан язганнар' — Минем, олан, акылдан язар яшем узган инде.— диде Чаныш — Белеп кал! Картлар акылдан язмый. Алар үләләр генә. Озын таш бинаның тәрәзәләрендә ут уйнаклады Эчтә кемдер тимер ябыштыра — бу Чанышка мәгълүм Хәзер исә зәңгәр ут аңа биек бетон бинадан чыга алмый азапланган яшен булып тоелды Шул рәвешчә үк умарталык базында балыкның җаны чәбәләнә торгандыр, дип уйлады ул. Күңеленә пошаман төште. Ул кармаланып, каеш дилбегәне кулына алды, ышанмаганнары өчен бу кешеләргә үпкәләп китеп барырга да риза иде инде Бәлки балыкның зурлыгына ул үзе ышандыра алмагандыр? Механизаторлар арасында майланып беткән матрос формасы кигән Ринат атлы бер егет тә бар иде Ул — Туктале. Чаныш бабай!— диде дә атны авызлыгыннан тотып алды — Минем трактор әзер. Самат Сираевич,— диде ул председательгә.— Кырга иртәгә генә чыгам әле. Ә бүген умарталыкка барып килмимме соң7 Карап та тормастан. председатель аңа кул селтәде, теләсәң нишлә, янәсе, һәм китеп тә барды. Егет аның артыннан: — Есть'—дип калды. Ә Чанышка:—Киттек, командир,— диде Чаныш аның ни атлы, кем улы. кем оныгы икәнлеген сорашмады Сораса атасын чамалар, бабасын белер, бабасының атасы хакында байтак сөили алыр иде Ул яшь кенә бер егет, егерме яше яңа тулгандыр, шәт. Очраган кешеләр кем. исемнәре нинди, ничә яшьтә — бу нәрсә Чанышны кызыксындырмый инде. Яхшы кешеләр икән, ул аларны үзе белән тигез күрә — шул гына. Начар кешеләрне бар дип тә белми Соңгы вакытта ул кешеләрнең начарлыгы, кылган гамәлләренең яманлыгы хакында да байтак ишеткәләде Никтер андыйлар үрчеде әле. Ишәйделәр Хәзер күп кеше тук. Тук кеше бернидән дә курыкмый шул. Чаныш андыйларның кибеткә оер генә көн ипи кайтмаса да. Совет властен. хөкүмәт җитәкчеләрен яманларга тотынасын белә. Ә менә яхшы яшәргә, яхшы уйларга тырышкан кешеләр әллә нишләп сирәгәйде, усаллардан куркып тынды Барысы да үз-үзләрен яхшы, акыллы күрсәтергә өйрәнде, һичкем үзенең начар яшәгәнен ачып салмый, кеше күзеннән яшерә. Шуңа күрә Чаныш үзенә яхшы кешеләр очраса гына үзен яхшы дип саный Ә начар кешегә туры килгәндә, берәр булдыксызы пешергән ипине кызганган шикелле, тормышның үзен кызгана иде... — Яхшы балык ул,— диде Чаныш егеткә елмаеп һәм ышаныч нурлары белән тулган йөзе, хәтта йөрәге белән сөенеп.— Кузгалыйк, булмаса, олан. Мондагы кешеләр дә егетне хуплап: — Бар, бар Кайткач сөйләрсең,— диделәр. Егеткә сөйләп торуның кирәге чыкмады Умарталыкка кешеләр үзләре килеп җитте Бик күп кеше. Бу кадәр халыкны Чаныш Сабан туе мәйданында гына күрә торган иде Болай булды. Балыкны тракторында сөйрәтеп чыгарырга риза булган егеткә: «Бар. бар. Кайткач сөйләрсең».— диделәр бит әле7 Менә шуннан соң хәлләр башланды да инде Егет үзенең дүрт көпчәкле, җирән, котсыз зур тракторын мастерской бинасы эченнән кабызып алып чыкты да. утырган җиреннән сузылып. Чанышка: — Монда үрмәлә, бабай! Тизрәк барып җитәрбез! Атың калып торсын.— дип .кычкырды. Чаныш әйтте: — Берүк кабалана күрмә, олан. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр. Мин үз җаем белән барып җитәрмен.— диде. Җирне дер селкетеп һәм бер сөям хәтле иңдереп, трактор аны узып китте Юл буш иде Тирә-юнь Чаныш тирәли тагын шулай ук тын гына әйләнә. Уң яктан карасаң, сәгать теле уңаена, сул яктан — каршыга таба Телеграмм баганалары һәм чыбыклары шауламый, тып-тын. Юлның чиреге чамасын узганда аны арттан арбалы мотоцикл узып китте Аңа икәү — баягы хәбәргә ышанмаган кешеләр утырышкан. Алар картка кул болгадылар, елмайдылар, нидер кычкырдылар. Сүзләрен аерырлык түгел иде Чаныш аларның умарталыкка ашыкканнарын аңлады. Карасана, эчләренә ут йөгергән, кызыксыну баскан. Ярый, тиздән шаккатырлар, дип уйлады Чаныш. Бераздан аны велосипедлы ике малай куып җитте. Ни ара ишеткәннәр. шайтан балалары Алардан яшерерсең, бар Чаныш юлның яртысын үткәндә, мотоцикл кире килә иде инде Кешесе аңа баш бармагын тырпайтып узды да авылга таба җилдерде Зур балык турында хәбәр салыргадыр инде Авыл юлы очлангач. Чаныш атны умарталык юлына төшерде. Бер ара тигезлектәге люцерна басуы буйлап барды. Язгы ташулар уйган текә ярлы тирән ерганак аша салынган агач күпер дә артта калды Кояш инде югарыга үрмәләгән, шактый кыздыра Тургайлар концерт бирә Ара-тирә кара каргалар очып үткәли Оран салып, куаклыктан саесканнар күтәрелде. Баягы мотоцикл шытырдавы ишетелде, бу юлы * аңа өч кеше утырган иде инде Аннары Чанышны дистәгә якын хатын- = кызны утырткан йөк машинасы узып китте Ул аларның сыер саву- £ чылар икәнен таныды Нидер кычкырдылар Чаныш тагын аера ал- £ мады Мәгәр аларның балык карарга барулары шиксез иде Үр кашына җитәрәк. әз-әзләп кенә елга яктылыгы ачыла барды, ә | өскә тәмам калыккач, умарталыкның агачлар белән ышыкланган иңкү- _ леге җәелеп китте Үзләре күренмәсәләр дә. Чаныш бал кортлары хәрә- § кәтен сизде. Су җиләслеге, төрле үлән, җылы җир исе килә иде. ф Ул атны тыебрак төште дә йорт ышыгына китереп туктатты. Җи- а. рән трактор арты белән баз юллыгына каршы урнашкан иде инде, һәм- < мәсе подвалны уратып алган. Кычкырыша, көлешәләр. § Ни хикмәт, каян җил ташлаган диген.— Чанышны Зөбәрҗәт атлы < (хатынкызмыни!) озын буйлы, какча гәүдәле участок милиционеры н каршы алды £ — Ну тамаша!— диде ул кашынача батырып кигән фуражкасы- - ның ялтыравык козырегы астыннан төймә күзен Чанышка чәнчеп.— Бу хан заманы балыгын каян эләктердең син. Чаныш бабай7 Тозакка шәп тә каптыргансың соң. минсиңайтим! Тик андый балыкны тоту тыела бит. белгән идеңме ’ — Җук. Беләсем дә килми.— диде Чаныш, иңенә аркан төргәген салып.— Каптырмадым мин аны — Шулай да акт язарга туры килер. — Кычытмаган җиреңне кашыпмы9 — Кычытыр, кычытыр. Ничек кашыйсын да белербез. Хәзер монда балык заводы директоры килә Бу судагы балыкларга ул хуҗа. — Су ага. балыклар йөзә. Алар үзләренә-үзләре хуҗа.— диде Чаныш— Син җил куып йөрмә, агайне. Чаныш туп-туры аңа каршы китте Милиционер читкә янтаеп калды Кадрәк белән тракторчы егет туфрак ябышып каткан, күгәрек, бездәй чыбыклары чәнчеп торган, ат башы кадәрле тимер ыргаклы корыч тросны балыкка таба сузып маташалар иде — Аркан гына да ярар.— диде Чаныш — Җан иясе бу. машина түгел — Хужырак! Синең бу балыгың су асты көймәсе белән бер. бабай Балыгыңның койрыгына менә шушы якорьне салсам, әһ тә итмәс!— дип. егет трос ыргагын селеккәләде. — Якореңне үз борыныңа сал. олан.— диде Чаныш, һәм аңа аркан төргәген ыргытты Егет аны һавада ләтчә елгырлыгы белән эләктереп алды—Син аны. олан, йомшак кына тарттырырга тырыш Үр кашында кешеләр утырткан яңа машина пәйда булды Сикерешеп төштеләр дә аска таба йөгерештеләр Иңкүлекне тоташ шау күмде — Боже мой!—дигән чырылдау ишетеп. Чаныш тавыш иясен эзләп тапты Яшь кенә бер хатын-кыз икән—Сногсшибательная рыбка Невероятно! Син татар кызының >боже»се кем икән соң инде7—дип уйлады Чаныш. Соңгы вакытта ул аллалары белән бергә ана телләрен дә оныта баручы яшьләрне байтак күрде Аналарын сайлап алмыйлар, ә аллаларын сайлыйлар, ә? Сыер савучы хатыннарның берсе — тирләгән таза муенлы һәм дәү күкрәклесе имән бармагы белән Чанышның күкрәгенә төртте — Карт шайтан'— диде ул. янындагы иптәш хатыннарына озын керфекле кара күзен кысып.— Кайчагында мондый балык эл; ктерер- лек кармагыңны безнең тарафка да салгаласаң соң Нинди балык белән булашып ята. ә7 Әпититеңне әйтер идем Бал ашап кына яткач соң!..— дип. ул Чанышка яны белән төртеп алды, тик карт аягын аерып баскан иде. кузгалмады, җиргә төкерде дә аның яныннан читкәрәк тайпылды. Тракторчы егет аркан очын балык койрыгы астына тыкты, икенче яктан аны шлемын салмаган мотоциклчы егет тартып алды Аны Чаныш, баягыча ук төенләп, үзе бәйләде — Балыкның бер чеметеме миңа. яме. бабай?— диде тракторчы егет.— Ухага. -— Мин сиңа чеметермен!— диде аңа милиционер,— Сезгә ирек куйсаң. Кырпы балыгын тотарга ярамый — халык байлыгы санала ул. Законда язылган! — Шул-шул. халыкныкы!— диде мотоциклчы — Монда бер Сабан туен сыйларга җитә Калганнарга да артып кала әле. Чаныш: — Халыкныкы түгел ул.— дип кырт кисте. Халык арасыннан берәү: — Чаныш агай, син халыкны кыерсытма инде! Гадел генә итеп бүл дә бир. — Нәрсә аны сорап торган буласыз тагын?— дип өскортты бер хатын.— Мужик башыгыз белән хурланмыйча соранасыз. — Исемлек төзик, җәмәгать! — һәркем гариза язсын. Хатын, әйдә, син башла Өйдә исәп-хисапка син баш бит һәр нәрсәгә кысылам дигәндә сиңа җиткәннәр юк. — Шулаймыни'’ Алайса үзең кысыласың килгәндә миңа гариза тотып килерсең инде. яме. җанкай?! Халык шаркылдап көлеп җибәрде. Чаныш атның сискәнеп киткәнен күреп өлгерде Балыкның да сырт өстендәге канаты киерелеп килде. — Милти Зөбәрҗәт хак әйтә, иптәшләр,— диде юан бер ир. йонлач күкрәген кашып.— Балык — халыкныкы Бүлешергә кирәк — бетте- китте! — Тумаган колынга йөгән кидермәгез әле. җәмәгать.— диде Чаныш.— Бу балык — халыкныкы түгел Мин әйттем. Тракторчы егет елмаеп — Бер дә яхшы түгел инде, бабай,— диде. — Халыкны санга сукмыйсыңмыни. Чаныш ага? - Мин бүген балыкны гына санга сугам. Аны гына. Бигайбә. Кадрәк бау таккан чиләк белән подвалдан су чумырып, балыкка сибә иде Бер чиләк суны селтәнеп, хатыннарга сирпеде Тегеләр бердәм чырулап җибәрде Ә халык җыелганнан җыела барды Егет тракторына күтәрелде, ул-будан кисәтеп кычкыртты, газ бирде Трактор, куәтле гөрелдәп, гайрәт белән тулды. Чаныш аны корбанына ташланырга әзер җирән үрмәкүчкә охшатты Шулвакыт картның каршысында ни ара килеп чыккан башка бер милиционер басып тора иде инде Чаныш аның погонында ике бәләкәй йолдыз шәйләде Бусы участок милиционерын бармак изәп чакырды да аны үз урынына бастырып куйды, аннары балыкны төрле яктан чалт та чолт фотога төшерә башлады. Тракторчы егет газны киметте, кызыксынып, җиргә сикереп төште. Лейтенант кесәсеннән җыйнак рулетка чыгарды. Участок милиционеры белән бергә алар подвалның озынлыгын, балыкның буен, койрыгыннан корыган имәнгә хәтле, аннары подвал авызы читеннән елгага кадәрге араны үлчәп чыктылар. Лейтенант һәр санны кызыл тышлы кечкенә дәфтәренә теркәп барды Шуннан соң ул умарталык- 56 тагы халык арасында тәртип урнаштырырга кереште Үз ниятенә ирешә алмаганына төшенгәч, читкәрәк китеп басарга боерды Ул моны иминлек өчен дип аңлатты. Кешеләр иминлеге өченме, әллә балык иминлеге өченме — монысын аңлатмады Якын-тирә агачларны малай-шалай иярләп» бетергән. Чаныш Кадрәк янына килеп басты. Алар бер-берсенең балык яз- 3 мышы өчен борчылуларын сизгер тойдылар — Балыкны бирмим мин аларга, улым,— диде Чаныш. Сүзен лейтенант ишеткән икән. — Сезгә генә күбрәк булыр, ихтимал.— диде ул. — Вак-төяк белән булышмыйм мин. энем. — Синеңчә, бу — вак-төякмени7 Ә эресе нинди була? 3 — Эресе белмим Ә бусысын суга җибәрергә кирәк. Лейтенант аңламаганга салышты: * — Кая-кая?— дип сорады. а. •— Урманга түгел инде.— диде Чаныш ачуланып ? — Елгага дисеңмени? е — Ие. Тизрәк кирәк. — Ник7 н Чаныш аның юри сөйләшүен аңлагач һәм ни дип җавап кайтарыр- ” га белмәгәч: « — Су саекмасын өчен,— диде — Күрмисеңмени: балык базга кереп калгач, су күпме кимегән. Балыксыз елга саега ул. Балыксыз калсалар, диңгезләр дә саегыр.. — Алайса ник тоттыгыз соң сез бу балыкны? — Ул үзе йөзеп кергән. — Юлын каян тапкан икән соң? — Үзеннән сора инде, олан Бәлки милиция дигәч, теле ачылыр — Мин службада. Телеңне тыярга киңәш итәм, бабай — Мин дә сакта. Балыкны саклыйм Киңәшем дә бар әйдә, бергә җибәрик балыкны суга? Ул арада балыкның буен бүтән берәү — зур борынлы, калын мыеклы. олы гәүдәле, шакмаклы пинжәк кигән ир-ат үлчи башлады. Лейтенант Чанышка сул кулын селтәп, шуның янына китте. Теге кеше, милиционердан аермалы буларак, күзе белән генә эш итте, ләкин үлчәмен бик төгәл төстә — учын учка караткан кулары белән билгеләп барды Ул әледән-әле колак артына кыстырган карандашы белән учындагы кәгазь кисәгенә ниндидер тамгалар салгалады Йөзендә мәшәкать сурәте, үзе уйчан хәтта борчулы иде. Карашын вакыт-вакыт күккә төби дә. нидер исәпләп, ирен чите белән мыек очын чәйнәштерә. Уендагы нияте белән балыкның буе туры килеп бетми иде ахрысы: ул балык буеннан тагын үтте, бу юлы учлары арасын киметә төште, шулай да урта бер җирдә элеккеге үлчәменә туры калды Чаныш аның, койрыкка җиткәч, карандашын канәгать төстә күкрәк кесәсенә, ә кәгазен эчке кесәсенә тыгып куйганын, чуар галстугын төзәткәч, читкәрәк. үр кашыннан әле һаман монда таба төшкәләгән кешеләрне күзәтергә уңайлы булган ачыграк урынга барып басуын күзәтеп торды. Аның тәкатьсез төстә, алай да вәкарь сакларга тырышып, кемнедер көткәнлеге йөзенә чыккан иде Соңыннан Чаныш аның район үзәгендәге балык заводы башлыгы икәнен белде. Ә халык килә дә килә, гүләү көчәйгәннән-көчәя барды. Шуңа карамастан. алдагы кешеләр бер кавым арттагылар басымына чыдады, лейтенант билгеләгән күзгә күренмәс иминлек сызыгыннан узмады. Умарталык колхозчыларның гомуми җыелышы вакытындагы авыл клубыдай кысанайды Халыкка бер умарта оясы уңайсызлаган икән, аны читкәрәк күтәреп куймакчы булдылар. Кортлар, әлбәттә, үз тынычлыкларын саклый белә, алар үзләрен борчыган кешеләргә дәррәү ябырылды Халык ча- паланырга. кычкырышырга кереште Котырынган кортлар ир-атның күлмәк изүенә, хатын-кызның итәк астына томырылды Ә бер төркеме бүгенге гомер күрелмәгән вакыйга уңаеннан ни ара кызып алырга өлгергән. тирләп-пешкән әлеге дә баягы, май склады модире юан Петрга каныкты бал кортлары аракы исен бер дә яратмый бит Әрәмәлеккә кергән кәҗә тәкәсен тигәнәк саргандай. бал кортлары Петрны күз ачып йомганчы сырып та алдылар. Ул гаярьләнеп каршы торып маташты, хатыны гомерлеккә дип ныгытып таккан төймәләре белән бергә, бал кортларын да учлап-учлап күлмәгеннән кубара башлады Кортлардан алай гына котыла алмагач, юкә агачыннан кабык кубаргандай ипи киемнәрен салып атты Бераздан, трусиктан гына калган килеш, ул бөтерчектәй әйләнә иде инде Тавышы башта сузынкы, калын чыкты, аннары тоташ чинауга күчте. Хәлдән таеп аугач, аны җирдә тәгәрәтергә керештеләр, әмма соң чиккәчә үртәлгән бал кортлары көрәшне ахыры- нача — җиңү яки үлем дип төгәлләргә җыенганнар иде. ахрысы Петрны алан буенча аркылыгабуйга тәгәрәтә бирделәр Инде коткарырга соңгы ышаныч беткәч, кызарынган ирне дистәләгән кул күтәреп алды да бер селтәнү белән баз суына — балык янына ыргытты. Ул су өстендә калкавычтай тирбәлеп торды, атасы-анасы белән сүгенде дә. баш очындагы кортлардан котылырга теләп, суга чумды Моның нәтиҗәсе күңелсез төгәлләнүе ихтималын искәреп өлгергән оч ир-ат ул чумган урынга сикерде Аны эзләп чума-чума суны бөтенләй болгатып бетерделәр. ләкин Петрны тапмадылар Петрны бал кортлары да эзләде, дошманының юкка чыгуына ышангач кына күч аланга таралды Ирләрнең берсе балык кырыеннан кысылып, базның эченә үк кереп киткән икән, ул аннан Петрның юкка чыгуын, аны тәгаен балык йотканлыгын, аның шунда, балык эчендә кычкырып ятуын хәбәр итте. Ул ир кире чумып баз кырыена чыкты Ике кулында да кәрәзле рамнар, берсенең кәрәзе почмагыннан кыеп алынган. Баз янындагы егет әүвәл аның рамнарын. аннары үзен тартып алды Аңардан. — Бу рамнарны ник алып чыктың, буш ич алар7— дип сорадылар. — Үзем гуаһ торам, җәмәгать Чаныш абзый бу балыкны кәрәзле балга каптырган. Әнә ничек ашаган!— диде кәрәзгә күрсәтеп.— Ә бал кемнеке7 Колхозныкы1 Ә колхоз кемнеке7 Безнеке! Моннан нәрсә килеп чыга инде ягъни мәсәлән7 Колхоз балына каптырылган балык та безнеке — менә ни килеп чыга1— дип сөйләнә-сөйләнә, әлеге ир агач төбенә үк менеп басты. Сүзен, кылыч айкагандай гайрәтле селтәнеп, болаи бетерде: — Ә Чаныш абзый балыкны үзенеке генә итмәкче була. Барып чыкмас1 Тавышка куям кем дә кем балыкны халыкка өләшергә ди — кул күтәрегез! Кул күтәрүче булмады Халык; — Петр кайда7 — Петр кайда?—дип шаулашты. Әлеге ир, шунда — агач төбенә баскан килеш, юеш кепкасын салды да: — Әйтәм ич. балык йоткан Урыны җәннәттә булсын.— диде дә башын иде — Гуҗ да нәмәстәкәй икән бу балык, ә? — Соң. балыкмыни, бу. җәмәгать! Соң. карагыз, күзле бүкән булмасагыз:акула бит! Аку-ла! Судан чыкканнарның берсе: — Җәтрәк пычак бирегез, җәмәгать!— дип оран салды — Ни пычагыма сиңа ул пычак? — Балыкның корсагын ярам1 Петр агайны коткарырга кирәк! — Юкка маташмагыз! Барыбер сиңа балыктан коткарган өчен дигән медаль такмаслар. Напрасно! Ату күкрәктә төймәдән гайре берни юк Ярый, медаль бирмәсәләр бирмәсләр, һич булмаса. берәр тапкыр президиумга сайларсыз Иту файда Мин чумыйм әле Чыкмасам. бәхил булыгыз! Гик аңа кабат суга чумарга туры килмәде. Петр пылт итеп үзе калкып чыкты Балык астыннан калыкты да. шешенгән бармаклары белән кабалана-кабалана подвал ярына ябышты, югары үрмәләде, әмма менгән саен шуды да төште, шуды да төште Аны өзлексез очкылык тота иде Тракторчы егет арканны чиште дә. элмәк ясап, әледән-әле аның муенына төбәп ыргытты Элмәк аның саен Петрның су үсемлекләре ябышып беткән шома пеләш башыннан шуып ычкына торды Ул балыкның тәңкәләренә ябышырга кирәклегенә төшенде булса кирәк. бармак битләрен тәңкә читләренә кисә-кисә. ниһаять өскә менеп җитте, балыкның койрыгына хәл алырга сөялде. Күрәсең, аны коткаруга балык та үз өлешен кертергә уйлады койрыгы белән җиңелчә генә селтәнеп. Петрны туп урынына югарыга чөеп ыргытты Ахыры хәерле очланды тагын Петр су тулы агач кисмәккә барып төште. Очкылык тотуы бетте, ул карлыккан тавыш белән җырлап җибәрде Тик шундук туктап, җиргә сикереп төште. Хатын-кызлар, тавык йоны йолыккан кебек, аның тәненә кадалып калган бал корты укларын чүпләргә кереште. Петр, кулларын йодрыклап бутый-бутый — У-у. канечкечләр!—дип кычкырынды Әллә бал кортларын, әллә хатын-кызны тирги — Чаныш аңламады Яңаклары шешеп кабарынган, калын күз кабаклары күзенә ишелеп төшкән. Петрга дөнья яктысын күрсәтер өчен, бер ир аның күз кабакларын шырпы белән терәтеп куйды Петр киемнәренә ябышты, тик ни күлмәгенә, ни чалбарына сыймады. Өстенә арыш капчыгы яптылар Халык гүләвен елганың аскы ягыннан килеп чыккан вертолет гөрелтесе басып китте Ул яшел төстә, кызыл йолдызлы, иләмсез зур. күрер күзгә үк көчле иде. Елга буенча аның күләгәсе шуып үтте. Шул ук вакытта үр кашына кара Волга килеп туктады Аның кешеләре ашыкмый гына чыктылар, бер кавым умарталыкка карап тордылар да дәрәҗә саклап кына түбән юнәлделәр. Лейтенант белән участок милиционеры бал кортлары тузгыткан халыкны яңадан балык белән ике арадагы күренмәс иминлек сызыгы артына тезделәр Моннан Чаныш яңа кешеләрнең башлыклар икәненә төшенде Алар подвал читенә төшеп бастылар. — М-да.— диде аларның иң дәрәҗәлесе — Әллә акула инде7— диде икенчесе. — Балык, действительно, балык! — Патша балыгы бу.— диде балык заводы директоры — Патша балыгы дисең инде Яхшы балык Күпме тартыр икән ’—диде башлыкларның өлкәне Директор эчке кесәсеннән кәгазь кисәген чыгарды да карашын өстән аска, аннары астан өскә йөгертеп алгач — Мин монда чамалап караган идем. Даниил Афтандилович Бо- лай . барысына да җитәрлек шикелле.— диде — Барысына да дисеңме7 Барысына да ярамас. — Искә алырмын. Әлбәттә, искә алырмын.— дип. директор кәгазь кисәгенә текәлеп, читкәрәк китте Тракторчы егет Ринат арканны яңадан тракторына бәйләгән иде инде. Ул Чаныштан: — Тарттырыргамы7—дип сорады — Вакыт инде. олан. Югыйсә кибүе бар Бакчы, кояш ничек кыздыра. „ , __ Кояш — кояш инде ул Монда кайберәүләрнең күзе бик нык кызды бугай инде. — Син аларга карама Хәерле сәгатьтә — тарттыр әйдә' Ул арада вертолет үрдән читтәрәк — тигез л юцерна басуына төшеп кунды Чаныш үр кашында барысы да бер төсле пөхтә, куе зәңгәр костюм кигән кешеләрне абайлады. Алар өчәү иде Аларга һичкем илтифат итмәде. Күрәсең, теләмәгәндә күзгә-башка ташланмаска өйрәнгән болар. - Объект урынын квадратка билгеләп куй.— дип боерды Беренчесе Икенчесенә Тегесе, янына элгән планшетын ачып: — Объект эзләү координатына туры килә.— диде. — Ә сез кешеләрнең күрсәтмәләрен әзерләгез.— диде Беренче Өченчегә. Планшетын ябып куйгач. Икенче күн сумкасыннан озын объективлы фотоаппарат чыгарды да суында кояш чагылган подвалга төбәде. — Әмма бу — балык —диде ул гаҗәпләнеп һәм аптырап. — Балык?! Объект түгелмени? — Бәлки без эзләгән объекттыр Ләкин бу — балык. Зу-ур балык! — Озынлыгы? Икенче уйлап-нитеп тә тормастан. ачык, ышанычлы тавыш белән: — Әгәр ул блиндажның... ягъни подвалның түр стенасына кадәр кереп төртелгән булса.— жиде дә илле — диде — Тоннаж? Ягъни авырлыгы9 — Койрыгының рәвешенә караганда, бу балык осетрлар семьялыгыннан — кырпы балыгы Тәненең ноль дә җитмеш биш тыгызлыгын озынлыгы белән чагыштырмада алсак, биш йөз. алты йөз тирәсендә. Хәер, ялгышуым да ихтимал, без моны үтмәдек. — Рапортны тулы дип саныйм — Шаһитлардан сорау алыргамы7—дип сорады Өченчесе. — Отставить!—диде Беренче һәм — Машина янына!—дип боерды. Чаныш аларның үр кашыннан юкка чыкканын күреп калды. Соңрак гөрелдәп күтәрелгән вертолеттан Беренче рация буенча каядыр: — Объект табылды.— дип тапшырды — Рәвеше һәм үлчәме водо- лазремонтчы Сидоров хәбәр иткәнгә туры килә Су асты көймәсе дигән версияне кире кагам Шәхсән үзем алган мәгълүматлардан чыгып, хәбәр итәм М-130 баржасы астында шлюз аша үткән билгесез объект чынлыкта осетрлар семьялыгына кергән кырпы балыгы булып чыкты. Әйе. белуга Боря. Евгений. Леонид. Усман. Григорий. Анатолий. Эзләүне дәвам итәргә күрсәтмә булырмы7 Прием! Бераздан Беренче наушникны колагыннан алды. — Нәрсә?— дип сорады Өченче. — Отбой, егетләр!— диде Беренче һәм тирән итеп сулады да сигарет кабызды, арган кыяфәттә утыргычына җайлап утырды.— Хәзер минем нәрсә теләгәнемне беләсезме, егетләр? — Исәннәрнең теләге — яшәү. Калганы килә дә китә.— диде Икенче. — Ә кофе юк.— диде Өченче. — Ә мин менә нәрсә телим, егетләр барлык су асты көймәләренең балыкларга әйләнеп бетүен. Әлеге подвалдагы шикеллеләргә. Ә барлык снарядлар, пуляларның ияксез балыкларга әверелеп бетүен Мин алармы суалчан җимле кармакларга каптырыр идем дә җепкә тезәр идем Менә булыр иде яшәү дисәң дә яшәү' Ул ияксез балыкларның нинди тәмле икәнен беләсезме сез. егетләр7 Кырпыларың бер якта торсын. V — Степа, синең кабер караңгылыгы дигәнне ишеткәнең бармы7 60 — Әйткәнем дә бар Тагын кабер тынлыгы диләр әле. Нигә искә төшердең? — Болай гына . — Болай гына түгел Кемдер кабердә булган да. чыккач, ни күргәнен. ни ишеткәнен сөйләгән дисеңме9 — Шулай Ә кабердән чыккан кешеләр бар бит ул — Кабердә калганнары күбрәк туган. диде Солтан аны үртисе килеп. Алар инде кычкырып сөйләшми, көлми иде Тавышларын склеп яңгырашына көйләделәр. Әйтерсең лә авыл клубыннан кайтышлый кызлар озатып куйганнар да өйләренә кереп ятар алдыннан капка төбендәге эскәмиягә килеп утырганнар һәм айсыз төндә тын гына аны- моны сөйләшәләр Йолдызлы күк урынына — склепның кирпеч гөмбәзе. эскәмия урынына — кара табут. Менә-менә кузгалырлар, әз-мәз көч салсалар, көчәнсәләр, гашны кузгатып юл ачарлар һәм. берни булмагандай тыныч кына кайтып китәрләр сыман Куучы, ашыктыручы юк Сөйләшеп бетерсеннәр инде, бер тартып җибәрсеннәр. Кая ашыгырга7 Степан кесәсеннән кармаланып сигарет кабы алды Солтанның кулын капшап табып, бер сигаретны аңа бирде Ут кабызганда Солтан каш астыннан иконага карап алды һәм сандугачның оясында утырганын күрде — Шушылай утырабызмы инде9 — Ашыктырма әле Тегендә дә йөгереп туйган Гомергә бер ашыкмый торган җиргә эләктек. Кумыйлар. — Тиздән куарлар — Кем? — Полковник. Дөресрәге, мәет исе. Үзең әйттең ич. — Әйе. яшьти. Тизәккә орынма — сасысы чыгар дигәнне онытканбыз. — Хәтәррәге дә бар Мне возмездие и аз воздам — Ишеткән бар Тик моның ни икәнен безгә мәктәптә өйрәтмәделәр ич. Солтан — Аның каравы хәзер сабагын алабыз Белмимнең башы авыртмый — дип кенә булмый ул. Полковниктан үч алуыңа канәгатьме инде9 — Нигә мин генә9— дип сорады Степан ризасыз тавыш белән — Без диген! —- Яхшы... Без полковникны хөкем итмәкче идек Ә ул бездән үч ала! Безнең белән бергә, әнә. табигатьтән — сандугачтан Чыкмасак. ул безнең белән кала. Ә бер заманны монда керерләр дә күрерләр: безне. оясында кипкән сандугачны — Син шуңа исәп тотасыңмыни әле9 Юк инде, яшьти. Кешесенә туры килмәдең. Моның ишене генә кичергән' — Мин башкага исәп тотам Кемдер табутны тотып китергән бит?.. Кешеләр ияртеп килер әле Килмәсә. башкалар эзли башлар Энә гүгел ич без Көймәңне табарлар, учак урынын күрерләр Чамаларлар1 Степан сигарет төпчеген табут капкачына басып сүндерде. Сигарет кабын штормовка кесәсенә тыкканда кулы пәкегә юлыкты — Оһо! Исән булсак, яшибез әле!— дип кычкырды ул.— Менә хәзер кабыз шырпыңны, кызганма' Солтан шырпы сызды. Степан табылдыгын күрсәтте Ачылмалы, нык пәке. — Граф Монте Кристо безнең белән чагыштырганда пүчтәк ул!— Степан кепкасын салып, склепның таш идәненә бәрде, штормовкасын табутка җилпеп салды һәм. шырпы сүнгәнче, күлмәк җиңнәрен сызганып өлгерде— Монте Кристо таш капчыгын кашык сабы белән тишеп чыкканмы әле9 Ә без. Без болай итәбез, парин. Шырпыңны кабызмый тор. яме9 Солтан аның пәкесен шыртлатып ачканын, ком. кирпеч ватыкларын кыштырдата-кыштырдата. читкә юнәлгәнен ишетте, тик нишләгәнен белә алмады Дусты мыш-мыш килде, нәрсәдер чатнады, шартлаган аваз ишетелде — КабызIV - дип боерды Степан.— Да будет свет! Солтан тагын шырпы сызды. Аның янына Степан килеп басты да утка чыра очы тыкты. Кабер җанланды, стенада тонык күләгәләр биешә башлады Степан чыраны икона тактасыннан телеп алган икән Хәзер ул йөзтүбән. баш сөягенә авышып ята иде Солтан аны тупсасыннан каерылган ишеккә охшатты. Аның киң. янып күмерләнгәндәй кара тактасы арттан ике аркылы борыс белән беркетелгән Калҗаймасын диптер инде Әйе. йөзтүбән ята Әйтерсең лә. Божья Матерь, кочагындагы яшь баланы дөньядагы һәммә хәвефтән саклап, кешеләр кылырга ихтимал булган барлык хәтәр гамәлдән аралап, шул ук вакытта үзенә карата кылынган мәсхәрәләүдән оялып, хурланып, булган эшне кире кайтарып алалмаслыгын җаны-тәне белән аңлап, кешеләргә аркан борылып яткан иде Ә идәндәге баш сөяген үз хәленең фәкать үлемгә генә тиң икәнен белгертеп кочкан сыман. Әкрен кыштырдау ишетеп. Солтан карашын янга күчерде, сандугачны. аның елтыравык күзен күрде Ул посарга яшеренергә теләгәндәй. оясына елышкан Чит карашны өнәми, өрексә дә. оясын ташларга җыенмый аны йөрәк җылысы белән генә түгел, тәне белән дә сакларга әзер иде. күрәсең Чыраны Солтанга биреп. Степан пәке белән кирпеч араларындагы каткан измәне кырырга, сыдырырга тотынды — Иконаны юкка телдең.— диде Солтан — Барыбер коргаксып кына ята. Ярдәме тисен.— дип. ул пәкесен кепка белән төреп тотты. — Нигә алай итәсең? — Сөял чыгудан куркып түгел. Ялгыш киселеп китмәсен дим. — Баш беткәндә чәч кайгысы төштеме? — Һи. баш! Бу стенаны теш белән кимереп булса да чыгабыз аны. — Лом белән күпме вакыт тиштек әле? — Бер сәгать тирәсе Пәке белән бер тәүлеккә җыелыр, шәт. Әз- мәз җир казып менәсе — Ә ник елга ягын тишмибез? — Анда таш бит. әкәш'1 Динамит белән дә алдырырлык түгел'.. Ике сменалап эшләрбез Аренда шушы була инде ул! Түләве ни тора: хезмәт хакы түгел, баш хакы, ә?'—дип көлде Степан — Менә шушы тугыз кирпечне уйсак, җитәр, сыярбыз Ике каттан — унсигез кирпеч. Тугызы миңа, тугызы сиңа . — Керештек алайса.— дип килеште Солтан. — Кашынма1 Башта җитәрлек итеп чыра теләргә кирәк әле Солтан тигез генә, төтенләмичә диярлек янган чырага карады. Күңеленнән Степанның тапкырлыгы белән килеште, әлбәттә. Ләкин кемнәрдер изге санаган, алдына тезләнеп ярлыкаулар сораган иконаны чыра итеп телү ниндидер җан иясен тереләтә тунау, каезлау, тураклау белән бер шикеллерәк тоелды аңа. Дусты иконаны телә иде инде. Тактаның җепселләре туры иде ахрысы — җиңел тигез ярыла Аркылы чөйләп кагылган агачлар турысында Степан пәкенең очын эшкә җигә, ул урында чыраны каерып телә Чыра телемнәре зыңлап аерыла да таш идәнгә ава Коры зың. чиста зың. моңлы зың Ничәмәничә гасырлар буена дөньяның ыгы-зыгысын, кайгы-шатлыгын. күреш үхушлашуларны ярлыкау-каһәрләүләрне. ярату-нәфрәтләрен. туу-үлүләрне сүзсез баккан Божья Матерьның IV Аңгыра (диалекталь сүз). күңел кыллары телгә килә дә. Степанның резин итеге янына өелә баралар шикелле «A-а! Нинди көчлеләр без! •— дип уйлады Солтан үз-үзен мыскыл итәсе, хурлыйсы килеп Ә Степанга: — Куркыныч кешеләр без!—диде — Иконаны чырага телдек, сумала белән казан гына җитми. _ — Алары нәрсәгә тагын? = — Оятыбыз белән вөҗданыбызны салып кайнатырга , — Икона телгәнемне өнәмисеңмени?— диде Степан Масленников каш астыннан сөзеп карап һәм җиңе белән маңгай тирен сөртеп. Ул 5 тирләгән, аның тузан кунган битендә тир эзләре, борын яфракларында ? кызгылт кунык, чәче чуалган, тузгыган — Алайса калыйк шушында. _ Оятыбыз белән вөҗданыбызны учлап.— Ул стена каршына барып г басты да билгеләгән кирпечләре арасында пәкесен йөртә башлады— ф Ә син авыл уртасындагы ташландык мәчетегезне бел. Хәрабә! Адәм д. көлкесе1—-диде мышный-мышный.— Ә икона—ул җанны коткарыр < өчен Менә, коткарсын хәзер безнең җаннарыбызны' I Ничек каршы төшәсең7 Дөресе шул. каһәр! Кайчандыр урамда < киеп йөри торган галуш. чабата табаны да тимәгән, фәкать күн читек н һәм тула оек яки ак йон оекбаш җылысын гына тойган мәчет идәне хә- - зер нәҗесләнгән . Мәчет — искелек калдыгы, бетте-китте! Үз хөкемен - алган, тормыштан сызып ташланган. Һичнинди исемлектә тормый. Ничек сүтеп ташланмаган, бульдозерлар җимермәгән әле. Авыл уртасында тора, байгыш. Пошынучы, уфтанучы юк. Карткорыны искә-өскә алган кеше юк Каршысында гөлт иткән культура йорты, китапханә, колхозның ике катлы идарә бинасы, кибет, ерак түгел мәктәп. Культура заманы, гыйлемле кешеләр чоры Артка әйләнеп карарга вакыт юк. Киләчәк ашыктыра. Яшисене яшәп каласылары килә Бар җирдә киләчәк буыннар хакына тырышырга өндәгән язулар. Кибеттән аракы алып чыгып, эчәр өчен урын юк икән — ташландык мәчет. Бер очтан йомышыңны да үтисең. Җайлы! Җир өстендә нәрсә бар. ни булачак — һәммәсе кешеләрнеке. Тимә, миңа! Минеке! Күк йөзенә багу бетте, җир асты да куркытмый. Алланы күргән кеше юк. Барлык аллаларны колхоз председательләре, фирка секретарьлары алыштырып бетерде Кибетләрдә ризык, күңелләрдә ышаныч кына бетте. Әнә икона. Сурәтнең яртысы юк инде. Су парга әйләнә, ташлар ком булып уала, кеше туа да үлә. Яки киресенчә: пар су була, комнар таш була, кешедән кеше туа Ә ни кала7 Кемнәрнеңдер рухын яктырткан икона хәзер кабер эчен яктырта! . Каберләр болай яктыртылса, дөнья караңгыланмасмы соң7 Идәндәге сурәт чалкан ята иде инде Божья Матерь сыңар күзен югарыга — кирпеч гөмбәз аша күк гөмбәзенең үзәгенә төбәгән кебек иде. Шулвакыт кыяр-кыймас кына, курка-курка гына сандугач аваз салды Тавышы чиста һәм төгәл. Бу саф авазны тамчылап учка җыеп булыр иде шикелле. һәм сандугач, беренче эре тамчылардан соң мул итеп ява башлаган яңгыр сыман, бер тын белән сайрарга кереште! Кабер киңәеп киткән. куе болытлар ертыгыннан бәреп чыккан кояш нуры белән тулган шикелле булды Солтанның йөрәге сулкылдап куйды, сулышы кысылды, тамак төбенә төер укмашты. Кулы белән бергә, кулындагы чыра калтыранды, сандугачның күләгәсе дә дерелдәп тора башлады. Гаҗәпкә калып һәм аптырап. Степан эшеннән бүленде. — Оҗмах ич бу. яшьти!— дип пышылдады ул.— Ә син мине. Алла белән сүз куешып, тәмугка олактырмакчы идең1 Хур кызлары да килеп чыкмагае әле! — Хур кызлары белән бәйләнсәң, алимент түләүдән башың чыкмас.— диде Солтан Сөйләшәсе, сүз катасы да килми иде. Ләкин алар икәү. Кабер — аларның уртак богаулары, әлегә исә. бер-берсенең күңелләрен күтәрергә тырышудан гайре, ул богауны ачардай ачкычлары юк. — Алимент — алимент инде ул! Ни әйтсәң дә. баласызлык налогы түгел —дип. Степан аның өйләнмәгән булуына төрттереп куйды. Әйе. хак сүз — өйләнмәгән Кабер тозагына капкан бу сандугач шикелле. җырлап чакырыр пары юк. Кайдадыр югарыда —якты дөньяда Камәрия йөрийөрүен Ә җаны шушы кабер кебек караңгыдыр. Аны ялгызлыкка. караңгылыкка язмыш ташы томалап куйды. Юк бугай, ул таш — Солтан үзедер. Камәриянең тормышын шушыңынчы ялгыз, караңгы иткән кеше ул бит инде — Солтан Наймушин Камәрия аңа. ә ул Камәриягә сандугач була алмадылар Кояшы, ае. йолдызлары, болытлары булган, яшеннәр яшьнәгән, яңгырлар, карлар яуган якты дөньяда яшәсәләр дә. әлегә бер-берсенә җырлар җырулары юк... Ә моннан чыккач’’ Ул уйлап бетермәде, иңенә Степанның кулы ятты. — Синең чират. • Әйе. минем чират. Сандугачны моннан коткарырга кирәк. Әллә үземнеме’’ Юк. Камәрияне —дип уйлады ул. Сандугач тынды Аның сукыр яңгыр явып үткәне кебек кенә тоелган сайравы егетләрнең күңелләре тирәнлегенә иңеп таралды, сүрелде Солтан кирпечләр арасындагы каты измәне кырырга кереште. Гүя ул кирпечләрне араламый, ә стенага төшкән үз күләгәсен телгәли иде. Бөтен барлыгы, ялгызлыгы белән аның күз алдына Камәрия килеп баскан кебек булды. Солтан аның үзе өчен кем булганы һәм кем булуы ихтималы турында уйлавыннан туктамыйча, көчәнә-көчәнә пәке очын йөртте дә йөртте Инде янып бетә язган чырадан Степан яңа ут элде, табутка җайлап утырып, папирос кабызды Теләсә нинди эшне тизләтеп, акрынайтып яки бөтенләй туктатып була. Гадәтиен дәвам иттереп, яңасын башлап, туйдырганын ташлап, кирәкмәгәненнән ваз кичеп була. Фәкать бер генә эшне тизләтү, акрынайту яки туктату мөмкин түгел, ахрысы — әйберләрнең комга әйләнүен Ком к о м булып кына ага Хәтта вакытның үтүен дә ком агышы белән саныйлар Сәгатьләр билгеле микъдардагы ком бөртекләренең Кояш әйләнешендә күпме коелуына карап ясалган Ком бөртеге — һәм Кояш Солтан склептан чыгу вакытын аяк астына коелган ком бөртекләре белән саный башлады Камәрия белән аның арасын якынайтыр өчен күпме ком бөртеге кирәк булыр иде икән’’ Әлегә исә артта — чыра яктысы, алда —стена, ике арада — Солтан үзе. ә каршысында Камәрия түгел, бәлки үзенең тонык күләгәсе. . Кирпеч арасында кыштыр-кыштыр йөргән пәке очы кинәт туктап калды Солтанның күңеле яктырып китте. — Карале, Степан. Ә ул килгән бит!— диде ул. — Кем? — Камәрия. — Каян белдең әле7 Телефон юк бит — Килгән, күреп-карап торган. Табутны да ул кире сөйрәп китергән Көтә ул безне, көтә. — Ә ник көтә’’ Кеше чакырсын ул көтеп утырганчы. Начар, яшьти — Яхшы. Степан, яхшы Ул минем чыкканны көтә. Үз янына чыкканны Кешеләр янына түгел. Көткән җиргә чыкмый калып буламы соң?? VI Дәү балыкны подвалдан сөйрәтеп чыгарып, олы суга җибәрергә вакыт җиткән иде инде Кешеләрнең үзенә һәм Кадрәккә булышачагына шикләнмәде Чаныш. Ләкин халыкның балыкны коткарырга бер тамчы да омтылып карамавы киң аланны, ирекле елганы, аяз күк * йөзен ниндидер сагыш белән тутырып тора кебек иде. Чаныш үзен. = улын һәм балыкны яңадан япа-ялгыз калган итеп тойды. Баштагы g тантаналы шатлыгының хәзер тирән бер үкенү белән алмашынуы £ Чанышны тышаулаган сыман итте. Ул бер мизгелгә йокыга талгандай з булды һәм. балык алдындагы үтәлмәгән бурычы йөрәген чәнчетер дә- ® рәҗәдә исенә төшеп, тракторга таба китте. Кургашын солдаттай төз гәүдәле милиция лейтенанты трактор каршысына чыгып баскан да. ч учларын үзенә каратып күтәргән куллары белән аны алга әйдәп мата- ф ша икән инде. Тракторчы егет газ бирде, торбадан бәреп чыккан кара- кучкыл төтен бөтереләбөтерелә һавага атылды. Чаныш үзен һичкем тыңламаганын, ишетмәгәнен белсә дә. трак- § торчы егеткә; < — Олан, бер үк сак кылана күр. Яхшылыгыңны кызганма, зин- и һар. — дип пышылдады. « Ул үзен-үзе дә ишетмәде. Аркан тартылып турайды, дерелдәде. ® авырлыкка чыдаргамы-юкмы дигәндәй, үзенә ябышкан сыек ләмне коя-коя әйләнгәләде. койрык астына уралган төен тыгызланды, тартылган саен балык тәненә бата барды. Балык авышлык буенча югарыга таба сөйрәлә башлады. Койрыгының элпәсе киерелде, турайды. Чаныш үз буыннарының да аркандай киерелүен, шул көчнең үзен җиргә таба тартуын, моңа һәр тамырының карышуын, умырткасының авыртуын тойды Аның, шулай итеп, балыкның тәне авыртуын үзенә күчерәсе, трактор балыкны җәрәхәтли күрмәсен дип. Аллага ялварасы килде. Чыннан да. подвал ишегенең яңаклары шыгырдады, балык сыртына һәм суга туфрак кисәкләре коелышты. Балык, саңак калакларын җәеп, ишек яңакларына терәлгән, күрәсең. Ул үзенең соңгы тукталышыннан ничек тә кузгалмаска тырыша, гомере бәһасенә булса да. соңгы сулышы алдыннан картлык тынычлыгын бозмауларын тели иде. ахрысы. Чаныш бу хакта баштук уйламаганына үз-үзен күңеленнән ничек битәрләргә белми торды. Балыкка кояш нурлары үтәли яктырткан чиста су тирәнлекләренә чуму насыйп булмастыр инде; үзле балчыклы текә ярлар астында вакыт һәм су шомарткан йомры ташларга сыенып иркәләнү эләкмәстер; ә томанлы язгы иртәдә дусы белән сай җирдә очрашкач, үз нәселен калдыру чакыруына буйсынган килеш, корсагының татлы наз белән уылдыктан бушануын тоймас, дусты сипкән ак сөткә уралып, тәкатьсезлектән сукыраймас, ниһаять, һәммә эш узгач, ару-талчыгу. алҗудан соң бүрәнә хәлендә калмас һәм елга төбенә ял итәргә төшеп ятмас инде. Балыкны сөйрәткән саен, баздагы су кими барды. Аның киерелеп җәелгән сырт канаты җир белән тигезләшкән иде инде. Казның каерылган канаты сыман сөйрәлгән, баш-башлары белән подвалның юеш. кызыл балчыгын тырныйтырный өстерәлгән аскы канатлары да күренде Чаныш үз йөрәгенең дөп-дөп кагуын тойды, күзаллары караң- ланып китте, күкрәген күтәрә алмастай сагыш басты Аның ябык, сары йөзе тыштан тыныч күренә-күренүен. Ә эчтән’ Әнә ул. иренен чак кына ача төшеп, еш-еш сулый, күз астындагы вак җыерчыклы юка тиресе дерелди. Моннан Кадрәк атасының зур газап кичерүен сизде. Балыкның энҗе кебек елтырап торган күзләре күренде Чаныш ягында уң күзе, анда кояш нурлары тәре сыман чагыла иде Подвал чокырының түмгәкле бер урыны ул күзне кояштан каплады. Шунда төпсез, тирән, гаҗәпләнеп ачылган хәрәкәтчән күздә Чаныш үзенең 5. «К. У.» Л 12 65 бәләкәй чагылышын шәйләде Сурәте ялтыравыклы чыршы уенчыкларындагы кебек бозылып күренә аяклары озын, гәүдәсе артка каерылып тора Балыкны әкрен генә сөйриләр. Чанышның балык күзендәге чагылышы да әкрен генә әйләнә Арбада авылга кайтып килгән чакта аның тирәли, шул рәвешчә, телеграм баганалары, басулар. агачлар, офык һәм болытлар әйләнгән иде бит Балык, әйтерсең лә. Чанышны таныды, аңа текәлде Аның күзендәге үз чагылышының нокта гына булып күренгәнен шәйләде карт Чанышның үз күзләрендә дә балык чагыладыр әле Шул рәвешчә кара-каршы торган көзгеләр бер-берсендә чиксез санда чагылып күренә Аларның бер-берсенә карашында бу дөньяның әллә нинди серләре яшеренеп ята кебек иде Аның белән балык, икесе бергә, мәңгегә шушында калырлар, ахрысы — Чанышны кинәт кенә шундый уй биләп алды. Чаныш та. балык та әлегә тереләр, тик монда, аланда түгелләр шикелле иде. Чаныш яхшы хәтерли шундый тойгы сугышта булгалый Ягъни синең күз алдында үтәли яраланган кешене ава дигәндә тотып аласың, ә бу вакытта, әле исән булса да. аның инде котылгысыз рәвештә үлеп барганын күрәсең. Трактор шайтан көче белән балыкны сөйри бирде Чанышның балык күзендәге чагылышы юкка чыкты, анда тагын тәре сыман нур белән аркылыторкылы кискәләнгән кояш сурәте чагылды. Балыкның күзе сарык күзе сыман тоныкланды, үле фосфор нуры белән тулды. Милиция лейтенанты трактор каршында ике кулын да югары күтәрде Трактор туктады. Балык үзенең бөтен буена ләмдә сузылып ята иде инде. Яшәү билгеләре чыгармаса да. аның киерелгән канатларында һәм койрыгында җимергеч көч барлыгы сизелеп тора Аны кешеләр шундук уратып та алды тәңкәләрен тотып-тотып карадылар. сыртына шапылдатып суккаладылар, авызы ачыла башлавын абайлап, артка чигенделәр Балыкның ирене велосипед шиныдай тыгыз, кайсы исән, кайсы сынык тешләре тырпаешкан Саңак капкачлары. сыек ләмне көрәктәй көрәп, ян-якка ачылып китте, әләмнәрдәй тезелешкән алсу «.таклары күренде Шул рәвешчә, балык һава сулады да аны мәгарәдән ишетелгәндәй мәгърур мөгерәү белән кире кысып чыгарды. Халык, ул тавыштан Фикләнеп. аның койрыгы яныннан тагын да читкәрәк чигенде Чаныш, кулын Кадрәкнең арык иңбашына салып — Ышанмаган булдың. Менә, чыгардык ич. — диде — Хәзер суга тәгәрәтәбез дә — вәссәлам, хушлашабыз — Мин хушлаштым инде. — диде Кадрәк басынкы тавыш белән— Әнә кара халык та хушлаша. Кадрәк халык ягына ымлады Чаныш кешеләрнең нишләгәнен башта аңышмыйчарак торды. Алар арасында ниндидер сәер тәртип барлыкка килде Тавышлар басылды Кешеләр, чиратка тезелешеп, балык яныннан уза башладылар. әйтерсең лә мәет белән хушлашалар иде' Бер ир эшләпәсен салып узды ханнан күрмәкче. бүтәннәре дә башларыннан салдылар. Чаныш белән Кадрәк балыкның башы ягында басып торалар иде. Теге, өстенә арыш капчыгы япкан Петр, кайгылы чырай белән Чанышның кулын кысып узды Арадан тагын берничә ир-ат шулай итте Чаныш, үзен балык белән котлыйлар дип белеп, кулын сузып торды Юк икән лә. кулын бөтенләй башка ният белән кысалар икән! — Балыкны суга җибәрергә булышмыйсызмыни? — дип сорады Чаныш бер өлкәнрәк ирдән Җавап ишетелмәде. Алар янына балык заводы директоры килеп басты. Эше бетте, кодагый.—диде ул беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә. Тракторчыга борылып: — Арканны чиш. — диде. — рәхмәт. Ник чишеп торырга'* Койрык качмас. Сез башын карагыз. Сезгә башы, миңа койрыгы Башыннан да баш тартмас идем анысы Күзләрен генә кара — светофор итеп куярлык. Безгә башы кирәк. Ул беренче номер белән китә, — диде ди- * ректор, каш астыннан олы түрәгә ымлап. — Мондый балыкның бар = хикмәте башында. Анда — ми. « Чаныш аркан очын чишәргә иелде. Тик. чыклы үләндә чыланган ь ат тышавы сыман, төен кулдан тая. ул бик нык тыгызланган иде. 5 Кемдер аның беләгенә кагылды. Ул артка күтәрелеп карады Бая ® Волга дан төшкән кешеләрнең берсе икән. — Азапланмагыз. — диде ул. ч — Азапланма дип. кем... ° Ләкин аның сүзен беркем игътибарга алмады — Яхшы. яхшы. — диде теге кеше, эре-эре атлап, балыкның < башы ягына китте. : Директор олы түрә янына барып басты. — Керемгә ала башларгамы. Даниил Афтандилович9— диде ул н аңа. » — Башлагыз. — диде тегесе, имән бармагы белән балыкның сырт л канаты элпәсенә төрткәләп. — Ярый Без кузгалабыз. Эш беткәч, хәбәр итәрсез. — Шикләнмәгез. Даниил Афтандилович — Ышанам, ышанам. Әллә үзенең шикләнмәвенә ышанамы, әллә директоргамы — белмәссең. дип уйлады Чаныш. Ярым-йорты ым белән аңлашалар. Бер-береңнең ымына этләр шикелле колак шәңкәйтеп сагая торган нинди замана соң бу? Чаныш үз күңелендә ниндидер шом салкынлыгын тоя башлады. Ул шом. таудан тәгәрәгән кар түмгәге сыман зурайганнан-зурая барды. Бу кешеләрнең тел төбендә ни ятуы аның аңына ирешмәде әле. Шунысы анык: Кадрәк белән алар кайдадыр хата җибәрделәр Чаныш монысына икеләнмәде. Алга килгәннән качып калып булмый, аны җиңәргә генә мөмкин һәм ул балык янында калган кешеләрдән — Сез нишләргә җыенасыз9 — дип сорады. Сорамый булдыра алмады Аның койрыкка иелгән җиреннән тураеп, барысы да Даниил Афтандилович дип эндәшкән әлеге кеше каршысына барып басудан гайре чарасы калмады — Сез башлаган эшне без йомгакларга мәҗбүр, бабай. — диде Даниил Афтандилович. һәм. юлдашларының берсенә иелеп, нидер сорады. Чанышның исемен белеште бугай. Дөрестән дә. ул үзенә җәлеп итәрдәй матур елмаю белән: — Менә шул. Чаныш агай. — диде. — Ботканы үзегез пешергәнсез, нигә борчыласыз? Әллә уха- мы? — дип ул көлеп куйды. — Нинди ботка, нинди уха ди ул? Җибәрергә кирәк, иптәш' — Әйе. ул хаклы. — диде Даниил Афтандилович балык заводы директорына.— Балыкны ул тоткан, бер кисәгенә лаек Ничек уйлыйсыз. директор? — Аңладым, аңладым Рәхмәтеннән калмабыз. — диде директор һәм Чанышка борылып: — Бер кисәген бирербез, бирербез. — диде. — Кисәк' Мин сиңа эт мәллә? — Кызык кеше икән син. бабай Тулаем кирәкмени9 Бөтенләй9 — Тулаем булмыйча ни!. — Тамагыңа торыр бит. тончыгырсың! _ Ник торсын икән9 Мин аны ашарга җыенмыйм Ә менә балык тончыгыр. Күпме һава йотты. Аны суга җибәрергә кирәк. Адашканны кеше генә түгел, эт тә әйди. Сүзсез калдылар Олы түрә читкә борылды Тынычландырырга теләптер инде. Чаныш янына Кадрәк килеп басты Тик ул да эндәшмәде Барысы да ачык иде инде — Пычак бир. — диде Чаныш улына Кадрәк атасының яман эш кылмасын белә иде Кесәсеннән ябылмалы пәке чыгарып сузды. Чаныш аны ашыкмый гына ачты Балык заводы директорының йөзе үзгәрде, ул кабаланып милиционерларга карады Лейтенант Даниил Афтандилович белән Чаныш арасына басты Но-но. бабай". — диде. Чаныш балык койрыгы янына килде, пәкесен оскә каратып, төен төбеннән арканны кисеп ташлады — Булыш, улым. — диде ул Кадрәккә Ике карт балыкны көчәнә-көчәнә суга тәгәрәтергә тырышып карадылар Тик балык кымшанмады да Чаныш җигүле килеш үлән утлаган атына әйләнеп карады Ул аның бу юлы да ярдәмгә ярамаганын аңлады Балыкны арканлап атка тагарга була, тик атны салкын суга куып кертмәссең бит инде7 Ат этә белми шул. ул тарта гына. Шуның өстенә бу турыда яр текә, су тирән иде — Күңелегез булдымы инде7 Йә. җитәр. — диде аларга директор Ул бу картларның ниятенә төшенде, шуңа күрә, үҗәтләр дип. аларга ачуы кабарды Чанышның көчәнүдән сулышы капты — Кеше ләбаса без!..— дип гыжылдады ул Өметләнеп, район башлыгына карады Хәзер үтсә аның сүзе генә үтәр кебек иде. ул гына аңласа, ярдәм итсә инде. Юк, Чаныш үзе һичкемнең ярдәменә мохтаҗ түгел, аңа башлыкның аңлавы гына кирәк Балык ярдәмгә мохтаҗ, ашыгыч ярдәмгә Аны судан сөйрәтеп чыгарганга тугыз-ун минут тирәсе узды инде, хәзер ул тончыга, тагын берничә минуттан соң аңа бернинди ярдәмнең кирәге калмаячак. Балыкның суга сусавы кебек үк. Чаныш исәннәрнең исәннәргә карата мәрхәмәтле булуына, аеруча берберсенең хәленә керә белүгә сусап яшәде Үз-үзеңне генә белеп тәкәбберләнүдән, масаюдан да яманрак нәрсә юк. Яхшылык каршында тәкәббәрлегеңне тыя. сүрелдерә алу —бар ярату һәм гомер итү шул түгелме соң инде7 Ә үзеңдәге яхшы ниятләрне сүндерү үлемгә тиңдер ул. Чаныш, әлбәттә, менә хәзер бу хакта уйламады Ул мондый уйлар белән яшәде генә. Үзе үткән озын гомер юлының буеннан-буена ул берәүләрнең яхшылык кына кылырга омтылып торуын, ә икенчеләрнең шул беренчеләргә каршы торырга атлыгуын һәм яманлык кылуын күреп, белеп яшәде Козгынга ияреп, үләксә ашарга өйрәнсәләр, күгәрченнәрнең дә куркыныч булуын белә иде ул Чанышның чартлатып җиргә төкерәсе килде Тик теле кипкән, аңкавы копкоры иде Нәфрәтләнгән җанын ачып салырга мөмкинлек бирердәй төкереге дә калмаган икән инде. Кайда торганыңны онытма син. бабай! — диде башлыкларның берсе — Үзеңне кулда тота бел әле. пожалуйста. Халык алдында икәнеңне бел. Син бит акыл иясе. Малай-шалаймыни, ә? A-а 1 Кайда торганыңны онытма! ■ — дигән мондый сүзләрне Чанышның күпме ишеткәне бар! Хаклык дәгъвалый башласа, аны шулай туктаталар иде. Ул мондый сүзләрне яратучыларның үзләренә ярашмаган җайсыз дип саналган кешеләрне җирдә тормыш яхшылыгы хакына сайлап алган хаклы урыннарыннан себереп ыргытыр өчен әйтүләрен әйбәт белә иде Себеркеле кешене кем уйлап чыгарган да. бүтәннәрне аның алдында кем гаепле иткән соң әле7 Нигә кайберәүләр башкаларга каршы себерке куллана, ә икенчеләр нигә чүп санала7 Кулына себерке эләктереп алган кеше япа-ялгызы гына калса, ә чүп дип саналган кешеләр тәмам бетсә7 Себеркене селтәрләр дә селтәрләр, ә тирә-юнь буп-буш һаман шул селтәнү, һаман шул 68 Кайда торганыңны онытма - Синең аңыңдагы, күңелеңдәге ачык хакыйкатьне бастырып торучы үтергеч әшәке сүз. Шушында торам мин. улым, синең белән янәшә. — диде Чаныш — Мин монда син якты дөньяга килмәгән чактан бирле инде. Тик мин синең барлыкка киләчәгеңне белеп тордым. Монда синең белән янәшә булыр өчен торам да. Ник дигәндә, мин биредә синең * үзеңне генә калдырырга ярамаганны беләм. Исәнсау булганда, мин = шушында торырмын, улым Бел: мин моннан үлгәч тә китмим әле. £ Шушында калам — Телеңә салынма инде, бабай! Синең алда килделе-киттеле 5 генә кешеләр түгел.—диде милиционер кырыс итеп. — Килделе-киттеле шул. килделе-киттеле. Киләләр дә китәләр... * Чаныш менә шулай диде. Ул бар зурлыгы, бар ныклыгы белән § басып тора: бер кулын кесәсенә, икенчесен изүенә — нык итеп йөрә- ф ге каккан урынга тыккан. Хәер, аяк астында тайгак ләм ятканын да с. исеннән чыгармады, ләкин ул ләм астындагы үлән тамырларының * мул. туклыклы җир суы белән тулганын да бик яхшы белә иде $ Алар китте. Аланнан барысы да китеп бетте Үр кашында ма- < шиналар да юк иде инде. Берсе генә калды Аның хуҗалары — ~ шофер белән телсез бер ират. Алар шунда, машина янында Балык £ заводы директоры кул изәгәч, машиналарын кузгаттылар. Машина » Чанышка пычрак боз кантары булып күренде. Кара. Чаныш бөтенләй онытып җибәргән: җирән тракторы белән аның хуҗасы да шушында икән ич әле. Алардан кала, яр буенда Чаныш белән аның улы Кадрәк тә бар һәм. әлбәттә, балык — аларның көмеш тәнле зур балыклары. Тагын ат бар. сыерчык бар. бал кортлары бар. Ниһаять, машина түбән төшеп җитте. — Ничек бүлгәлибез? — дип сорады алардан директор — Шул инде — балта белән чабып. — диде шофер — Бармы соң9 — Ник булмасын ди?! — Товарлыгын бозабыз бит. егетләр. Ике куллы пычкыгыз юкмы соң9 — Каян килсен инде!—диде шофер. — Хан заманында яшәмибез ич. Яхшырак корал бар— Дружба Кичәдән бирле кабинада йөри Кичә диләнкегә утынга барганыек. Шофер, ухылдый-ухылдый. кабинадан моторлы пычкы тартып алды Чаныш калтырап китте. Бөтен тәненнән кайнар курку дулкыны йөгереп узды, җанында кайнар төер барлыкка килде — Кайда торганыгызны беләсезме сез. егетләр9 ! — диде ул Аның кычкырасы килде Тик тамагы һаман коры, коргаксыган мичкә шикелле иде. Тавышы җанының ярыкларыннан коелып кына төште дә аяк астына сибелде, җиргә сеңде, юкка чыкты. — Без монда, бабай, синең яныңда. — диде директор аның баягы сүзләрен мыскыллы кабатлап. — Балыкны күрәләтә ташлап китә алмыйбыз бит инде, ә? Әрәм була ич. кара каргаларга гына азык була. — Монда түгел сез. балакайлар, монда түгел. — диде Чаныш, кояшка карап Ул балыкның суга җибәрсәң дә үләчәген аңлый иде инде Ул әлегә тере, ләкин үлеме дә шушы иде инде Хәзер су аңа яшәү тирәнлеге түгел, фәкать кабер булырга гына ярый иде — Монда түгел? — дип кайтарып сорады директор, бирегә килгәннән бирле беренче тапкыр сигарет кабызып. — Кайда соң? — Чокырда сез. Еланлы чокырда. Минем коткарасым килә. — дип. Чаныш бугазындагы кайнар төергә тыгылып калды. — Коткарасың килә? Кемне? — Сезне, оланнар, сезне. — Безне? — дип гаҗәпсенде директор. — Нәрсәдән7 — Еланнардан Балыкны җибәрик. Үз елгасында үлсен Ул үз суында үлсә, еланнар сезнең җаныгызны ташлап качар — Гаҗәп кеше син. бабай. — диде директор тыныч кына. Ул эчке кесәсеннән үтә күренмәле тартмага салынган тосле карандашлар чыгарды, кызыл фломастер сайлап алды. Сул кулындагы кәгазь кисәгенә карыйкарый. балыкны тврлечә зурлыктагы кисәкләргә бүлеп, саннар сугып чыкты — Эләккән эре балыкны кире җибәргәннәрен кайда һәм кайчан күргәнең бар синең шушы гомереңә чаклы яшәп7 — дип сөйләнде ул — Алтын булса, бер хәер әле. Кадрәк атасыннан: — Ник аңламый алар сине? — дип сорады. — Үз-үзләрен аңламаганга күрә. — Моннан соң нәрсәгә генә ышанырга кала инде, әти7 — Кешеләргә һәм дә аларның үлеменә Үлем кешеләрнең кем икәнлеген яхшы күрсәтә Чанышның сүзләре пычкы гөрелтесенә күмелеп калды Шофер әйләнеп торган пычкы тасмасын теләсә нәрсәгә батырырга әзер хәлдә тураеп баскан иде инде. — Кайдан башларга7 — дип кычкырды ул көр тавыш белән. — Башыннан! —диде директор — Бу шайтанны алдан параличларга кирәк. Коерыгы белән имгәтүе бар. каһ-һәр' — Койрыгын кисеп бирегез дә. мин тайыйм. — диде тракторчы егет. Чаныш карт ягына карамаска тырышып, — Карап торуы куркыныч. Телсез ир аның иңбашына сөякчел кулы белән кагып алды да үзенчә нидер әйтеп куйды Җебемә, туган' —диюе булды бугай — Оланнар! — дип ыңгырашты Чаныш, әле сүнмәгән, тик инде пыскып кына торган соңгы өмете белән. — Әйт әле аларга. Кадрәк берәр сүз катып кара Татарча, урысча әйтеп бак Аналары телендә әйт.. Пычкы гөрелтесен уздырырга тырышып. Кадрәк аның колагына: — Нәрсә дисең? — дип кычкырды — Мин синең ни әйткәнеңне ишетмим1 Чаныш кабатламады Башын күтәрде дә әллә кайчан оныткан Алласына мөрәҗәгать итеп, күңеленнән Нигә Син кешеләргә үзең дә күтәрә алмаслык җәрәхәт саласың ’ — дип сорады Чөнки Син юктырсың, менә нигә». — диде ул үз-үзенә җавап биреп. Ул күккә карады Күк йөзе кул гына түгел, ә караш та җитмәслек биек, күңел иңләп бетерә алмастай киң. җан ышанмастай буш иде. Җирдәге эшләргә битараф карап дөньяны яктырткан кояш та. бу аланнан биеккә һәм ераккарак качарга теләгәндәй, күтәрелүен генә белде Чаныш шул кояш астында, үзенә чит булып әверелгән кешеләрдән өстен хәлдә торды да. барысын да ташлап, әкрен генә читкә. корыган имән төбендә ниндидер язгы гөлнең шәмәхә чәчәге күренгән тарафка китеп барды Ахыргы мәлдә ул үзенең күләгәсен урталай бүлеп, балыкка якынайган пычкы тасмасы күләгәсен абайлап өлгерде. һәм кинәт тирә-якка кырпы балыгының көчле мөгрәве таралды Мөгрәү кинәт тынды, тирән бер сулыш булып сүнде, сүрелде. Ат моны бөтен тәне белән сагаеп тыңлады да. ышкылып беткән сары тешләрен ыржайтып, күптән булмаганча кешнәп җибәрде Агач башларын кайнар җил бөгеп китте Бал кортлары ояларына ашыкты, умарта ярыгы төбенә укмашты Кошлар сайраудан туктады Тынлык урнашты. Җирдән кояшка кадәрге араны мотор гөрелтесе генә тутырып тора иде. Кадрәк карашын күләгә шикелле тын гына барган Чаныштан аерды да балыкның зур күзенә карады. Ул анда кулын сузып чәчәк- 70 кә иелгән, ләкин кулын ярты юлда туктатып, йөрәге турысына күтәргән. аннары кинәт җиргә ауган атасының чагылышын күрде Гаделсезлекне күралмаган Чаныш Наймушин җан бирмәде, ә аны күкрәгеннән көч белән кысып чыгарды Ул җиңел үлем белән, җан газабы кичермичә үлде Чөнки аның тормышны яратуы үзеннән таләп ителгән вакытта үләргә әзер торуы белән бер төенгә бәйләп куелган иде Хәзер ул фәкать шул төенне генә чишеп җибәрде шикелле. Соңгы мәлдә ул әлеф. би. ти. си. дип, әллә пышылдады, әллә хәтерләде. Үлем килгәндә сүзләр ясый торган хәрефләр генә кала, күрәсең — Карама, балык. — диде Кадрәк һәм атасының соңгы чәчәкне иснәргә өлгермәгәнен күрсәтмәс өчен балыкның күзен сөялле учы белән каплады. VII Рациядән боерык биреп, елга буендагы үзәнлекне түгәрәкләтеп ураган солдатларны җиргә яткырдылар, ләкин уяулыкны бермә-бер арттырырга куштылар, һәм салкын-битараф йөзле, күп еллык тәҗрибәсе бөтен кыяфәтеннән күренеп торган чал майор кулын изәде дә. уставта каралмаганча, әмма ышанычлы тавыш белән — С богом! — диде Лейтенант-оператор, морадына ирешү шатлыгын яшерергә кирәк тапмыйча, алдындагы кызыл төймәгә бармагы белән басты Сусаклагычның майор өстәлендәге критик схемасы буенча билгеләнгән өске өлешендә җир астына куәтле шартлаткыч салынган иде Ул урында су өсте башта вак дулкыннар белән тулды. Агым бер генә мизгелгә туктады. Су чак кына иңгәндәй булды. Җир катламнары буенча тыгыз тирбәлешләр йөгереп узды. Алар, таралганнан-тарала барып, үлән һәм агач тамырларын өзде, чишмәләрнең күзен томалады. йомран, әрлән, суер өннәрен җимереп, аларны балалары белән бергә томалап калдырды.кош ояларыннан йомыркаларны коеп төшерде. ташландык урыс зиратындагы кеше сөякләрен кузгатты Шартлаткыч салып өстән нык цемент измәсе белән томалап куелган өч шурф тирәнлегендә җир гөрселдәп куйды. Җир астындагы елганы күп тонналы буа белән каплар өчен, төгәл исәпләнгән, кара- каршы юнәлдерелгән ике шартлау үткәрелде Болары белән бер үк вакытта барлыкка килгән бүтән шартлау ике елганың аслы-өсле аккан турысында катламнарны югары күтәреп ыргытырга һәм түбәндәрәк буылып калган җир асты елгасын өскә бәреп чыгарыр өчен юл ачарга тиеш иде. Исәпләүләр буенча, ул вакытта сусаклагычның суы артып, электр станциясенә куелган өстәмә турбиналарны, ниһаять, эшләтә башларга, ә мелиораторларга сугарулы басуларга юнәлтер өчен яңа ресурс бирергә мөмкин булачак иде. Әгәр алдагы төнне таш катламнары арасындагы тар ярыктан бәреп чыккан салкын чишмәнең юлы тагын да киңәеп, ул турыдагы сусаклагыч суының аска ага башлаганын исәпкә алмасаң. бар эш алдан күз алдында тотканча төгәл башкарылды Көн уртасы — төш вакыты иде инде. Өченче, ягъни югарыга таба юнәлтеп үткәрелгән шартлату турысындагы су күпереп, ташып, ургып чыкты Югарыга җир асты сулышы ыргылып менде Кояш нурларында яңа куптарылган таш кантарлары һәм плитәләре ялтырап алды. Алар, батарга теләмәгән шикелле, айкалды-болганды да әйлә- нә-әйләнә төпкә тонды. Бер метрдан биегрәк гайрәтле дулкын хасил булып, ул ярга ташланды, үсемлекләрне һәм таллыкларны җиргә сыгып китерде, ә кайбер урыннарда тәбәнәк ярлардан ашып, ерганак һәм чокырларны күмеп ташлады. Язгы ташкыннан калган төрле чүп-чарны күтәреп алып, чокыр-чакырга җыелган нефть күлдәвекләрен ияртеп, су кырларга һәм болыннарга җәелде VIII Алар бер-берсен әллә ничә тапкыр алыштырдылар инде Пәке очы тупыйкланды, үтмәсләнде Степан аны кирпеч ватыгына ышкып кайрарга кереште. — Артык мавыкма, — диде Солтан. — барыбер тупаслана. Монда пәке генә түгел, булат хәнҗәр дә төтмәс. Склепта һава җитмәс булды. Алар тирләделәр, пештеләр. Сусау басты. Солтан кул сәгатенә карады. Җир астында бикләнеп калуларына өч сәгать икән инде. Ә нибар эшләре — ике кирпеч уеп алдылар Беренчесен куптаргач, эш җайланарак төшәр, калганнарын бәргәләп тә суккалап каерырлар шикелле иде Кая ул! Чартлап ябышканнар һәркайсын пәке белән генә уеп алудан гайре чара юклыгына ышандылар. — Өч сәгатькә — ике кирпеч Унсигезгә... егерме алты сәгать кирәк'— дип санады Солтан һәм —Егерме алты' — дип кабатлады— Степан, ишетәсеңме7 Бер тәүлек дип маташасың тагын... Менә сиңа бер тәүлек! Степан җавап урынына сүгенеп куйды. — Таш юешләтерлек тә төкерек калмаган! — диде пәкесен чарлаган кирпечкә төкерергә тырышып. Егерме алты сәгать Алай гына булыр микән әле? Стенаның икенче кат кирпечен ую тагын да җайсызрак, озаграк булмагае Егерме алты сәгать — әле бу төгәл эш вакыты гына Хәл аласы бар ич әле. йокы да басачак. Менә бит' Сусыз-нисез, ризык заты күрмичә, кабер эчендә күпме интегергә туры килер икән Үз уйларын Степанга да әйтте Ә ул торды да чалбар каешын чиште. — Таш чылатырлык кына сыеклык бар икән әле. — диде ул. — Тамак чылатырлыгы гына юк. — Нишлисең7 — Исең китмәсен сәнә! Олы йомышка да кысталмагаек әле Бусы аның пәке кайрарга ярый ичмаса. Кабахәтләр! Менә нинди дәрәҗәгә барып җиттек, ә?! Үз каберләрендә булса, бер хәер Чит-ят кешеләрнекенә, дөресрәге, мәетләрнекенә кереп бит » — дип уйлады Солтан. Ә авыл уртасындагы ташландык мәчеткә сугылып чыкканда бер дә болай уйламыйлар иде бит Сукырлар! Саңгыраулар! Татар зиратына мәет күтәреп барышлый җеназаны шул мәчет каршына җиргә куеп торып, дога укыналар иде. Солтан моны бала чагыннан яхшы хәтерли Татарлар хәзер дә үз гореф-гадәтләренә тугрылыклыдыр әле7 Күктән йолдызлар коелып бетмәгәне кебек, гореф-гадәтләр дә юкка чыкмагандыр. Хәер, күк йөзендә йолдыз белән йолдыз бәрелешмәсә. җирдәге гр- рефгадәтләренең бергә кушылып, бер-берсен ямьсезләвенә, юк итүенә мисаллар җитәрлек. Менә аларның авыллары. Элек ул зур. бай иде Торабара тарала башлады Халык нефтькә, яңа төзелешләргә китте, шәһәрләргә барып төпләнде Су күтәрелгәч, аларга Блогадатное дигән рус авылын күчереп утырттылар. Нигезләре төптә калды, зират- 72 ларының да байтак өлешен су агызды. Татар малайлары ярым-йорты урысча, рус малайлары ватып-сындырып татарча аңлаштылар Солтанга җиңелрәк, очучы аталары артыннан ияреп, әллә ничә шәһәрдә яшәде. Авылга кайтып тора башлагач, ул иң элек шушы Степан белән дуслашкан иде. ф Ике авыл кешеләре электән үк аралашып, шагыйрь әйтмешли. а тел, лөгать вә әхлак алмашып» яшәгәннәр. Ә бергә кушылгач, яхшы 5 яклар белән начар яклар да керешеп, хәлләр үзгәрә башлаган. Аның 2 бит. шайтан алгыры, начары яхшысыннан тизрәк йогучан. Шул ук S мәет җирләүне ал Поминкада аракы эчүгә татарлар да ияләшкән. 3 Бала-чаганың бергә әүмәкләшеп, сугышып, дуслашып үскәнен. 5 бер мәктәптә укыганнарын Солтан яхшы хәтерли. Ике милләт егет- а кызларның тора-бара сөешә, өйләнешә башлаганын да белеп үсте. § Уртак туй мәҗлесләре китте. Табынның бер ягында — татар кода- ♦ кодагыйлары, каршы якта — урыс кум-кумовьялары. Бер як Утыр а. әле яннарыма дигән җырны башлый * Утыр але. яннарыма. & Ял булсын жаннарыма-а-а' Каршы яктан "Шумел камыш»ны сузалар: Шумел камыш, деревья гну-у-улись X Җырны ярсу биюләр алыштыра. Бер тараф Әпипә^гә әйттерә, икенчесе Барыня ■ га баса. Хикмәт инде бер. Бер заманны авылның көнчыгыш ягына өч чакрым ераклыктагы чувашларны да күчереп утырттылар Бу үзәкләштерү дип аталды. Ә хикмәт башкада Ничәдер нефть скважинасын бораулаганда нефтьчеләр. план куып, технология кагыйдәсен бозганнар колонкалар артындагы бушлык цементланмыйча калган. Шуның аркасында чуваш авылы тирәсендәге барча чишмәдән керосин тәме килә башлаган Кеше түгел, мал-туар да эчмәслек. Солтан аларның суны юынырга да. эчәргә дә бабалары авылыннан машина белән ташыганын яхшы хәтерли әле Дүрт-биш ел шулай азап чиккәч, туган-үскән нигезләрен ташлап, чувашлар күченергә дучар ителде. Бер үк колхоз кешеләре бит. Илле-алтмыш йорттан торган чуваш урамы да чит монастырьга үз гореф-гадәтләре белән килеп керде... Газеталарда бу авылны халыкларның дуслык үрнәге дип яздылар. һәм, әлбәттә, моңа мисаллар да җитәрлек иде. Елга буенча круизда йөргән чит ил туристлары да күренгәләде. Фотога алсыннар дип, йөртүчеләре аларны зиннәтле өйләр янына китерә, бизәкле тәрәзә йөзлекләре, затлы капкалар каршына бастыра. Тегеләр — чарт та чорт инде Әмма ташландык мәчет фотогеничный ■ рак. күрәсең, шуңа балга ташланган чебен күк ябырылалар иде... Икесенә алмаш-тилмәш бер папирос тарта-тарта (Степанның җиде Беломор»ы. Солтанның унике Космос ы калган иде) хәл алганда ике кабердәш шушылар хакында сөйләшеп утырдылар — Хәтерлисеңме, безгә, юеш борынлы бала-чагага, коммунизм турында инша яздыралар иде? — дип сорады Солтан Степан акланган шикелле итеп: — Мин үзем өч»ледән узмадым.—диде. — - Мелочь* миңа бишле куйган иде. — Кем әле ул -Мелочь9 — Син укытучыларыңны онытма инде, туган. — Акырудан бүтән нишләде соң ул алай онытмаслык? Бар нотыгы: Укы. укымасаң, ат көтүе көтәрсең! • —диюдән узмады. Хәзер бик рәхәтләнеп көтәр идең дә бит атлары кайда? — Безнең атлар ерак китте. Чит илләргә. Турист булып түгел Бельгиягә. Франциягә. Италиягә.. Аларга — деликатес, ә безгә — валюта. Суеп ашаганнардыр. Валютасы да шунда калды. Безнең атлар алардан сатып алынган нефть суыручы батырма электр насослары булып кайтты да. нефтьне суырып, тагын аларга озатты. Ил өчен баш салдылар. Аннары — КамАЗ станокларына әйләнделәр, башкага. — Эх. паря! Ул КамАЗларның Әфганстанда ничек янганнарын күреп сызландым мин. — Теге., халыктан сыер җыеп алганны хәтерлисеңме9 Бер очтан колхозның утыз биш атын да алып киттеләр. Халык елап артларыннан чапты... хәтерлисеңме? — Эх. паря!... Чыраның төбенәчә янып сүнүен искәрми калдылар. Ут сүнде. Тагын төпсез караңгылык басты. Кабер чиксез кечерәйде кебек. Солтан кысанлыкны авыр кичерә иде. сулышы кысылды, тәне, шартларга җитешеп, иреккә омтылды, җанына шом иңде. Караңгылыкны кара төшергеч кәгазе урынына бөгәрләп ыргытасы килде. Ниндидер авырлык аны шушы кабер белән бергә сытар, изәр, туфрак, ком. таш белән бергә кушып туглар сыман тоелды. Ялгызлык хисе урап алды Шушы кичереш аның әлегә тере икәнен, әмма үлемсез булмавын, вакыты җиткәч, котылгысыз төстә үләргә туры киләчәген һәм шушындый караңгы кабердә япа-ялгыз калачагын, ә анда, өстә, үзен онытачакларын, кешеләрнең исә яши бирәчәкләрен шәфкатьсез төстә искәртте. Ул. үз үлеменнән соң да күктә яктырачак кояшны соңгы тапкыр күреп калырга теләгән төсле, калтыраган бармаклары белән кабаланып шырпы сызды Яктырып китте. Иптәше яңа чыраны шырпы утына төртте Идәндә, стеналарда, түшәмдә күләгәләр җанланды. Кабер киңәеп китте. Солтан, сандугачка елмаеп күз кыскач, чират аныкы булмаса да. кирпеч ярыгын үҗәтләнеп кырырга кереште. — Сәгать ничә9 — дип сорады ул. — Унике тулып килә. — Бүген шимбә бит әле? — Шимбә. — Якшәмбедә генә чыгабыз икән. — Миңа барыбер. Чыгыйк кына Әллә калыйкмы9 Кешеләргә эш кими торыр. — дип көлде Степан. — Тәлинкәне әйләндерик әле. Степан. Кабердә яшәү турында сөйләшергә кирәк. Матур үткәннәр, гүзәл киләчәк турында. - Тел ачкычы булса иде ул! Бер яртысыз нинди хыял уянсын9 — Ал. эч. — Сатучысын тапсак та. кесә буш шул. — Иптәш полковниктан сора. Әҗәткә яртыны йомды бит ул. Куенында кочаклап ята. — Ну пар-ря! Карале, ә9 Онытылган! Чыраны Солтанга биреп. Степан табут капкачын ачты, калай япманы күтәрде, бераз актарынгач, аракы шешәсен суырып чыгарды Мәет исен тоеп, чырайларын сыттылар. — Как у Христа за пазухой' —диде Степан табут капкачларын дөбердәтеп япты Утырыштылар. Степан пәке белән шешә бөкесен ачарга җыенды. Кинәт табут астан өскә сикереп, аннары чайкалып куйды. Әйтерсең лә андагы мәет чыгаруларын сорап дулый иде! Икесе дә сикерешеп тордылар. Сандугач пырылдап күтәрелде һәм кабер эчендә бәрелә-сугыла очына башлады. Егетләр ниндидер тонык гүелдәү ишеттеләр, аякларына сизелеп, җир астыннан дулкын йөгереп узды Тузан күтәрелде, кирпеч ватыклары, идәндәге склет сөякләре кыштырдады. теленгән чыралар зыңлады, ялкын калтыранды. Чатнау ишетеп, кабердәшләр янга борылып карадылар, күз алларында алар пәке белән кырып кергән эз буенча бармак сыярлык ярык ачылып китте 74 Шулай ук кинәт бөтенесе тынып та калды — Нәрсә бу7— дип сорады Солтан Тезе астына суккан сыман. Степан Масленников тезләнде, кулын сузып, югары карады, аннары икона калдыгына текәлде, сыны бөгелеп төште. Ул. йодрыгы белән таш идәнне төя-төя — Прости меня, господи!—дип пышылдады.— Прости, что руку _ замарал о подонка.— дип дәвам итте ул. тавышын торган саен күтәрә = барып.— Прости, что над душой своей насильничал. Прости, что это 5 не я. а сволочь какая! Прости, что не верую в тебя, потому как ты терпел подобных полковников на земле. Прости, что не умею про- з щения у тебя просить как следует, так как никто меня не учил g этому... Прости! . 3 Шаярта дип уйлап. Степан көләргә әзерләнгән иде инде Әмма g иптәшенең пычрак битен чылатып тәгәрәгән эре күз яшьләрен күреп * исе-акылы китте. а. Степан калыкты, борынын тартып куйды, карамыйча гына ше- < шәнең муеныннан каптырып алгач, бөтен гәүдәсен калтыратып җи- А бәргән гайрәт белән аны стенага томырды Куркуыннан нишләргә белмәгән сандугач оясына сеңде. Кабергә аракы исе таралды. ® — Әллә җир тетрәде инде?— диде Солтан. я — Хәзер анысы да булгалый Күпме нефтьне суырттылар. Ә майсыз калгач, җир нишләсен? Коргаксый. Коргаксыгач мичкә дә тарала. Ә бусы — хәрбиләр эше аның. Җир астындагы елганы өскә күтәрмәкчеләр. дип сөйләгәннәр иде Солтан стенага сөялеп утырды. Йокысы килә иде Нигә черем итеп алмаска7 Ул басты да кулындагы чыраны җайлап ярыкка кыстырды. бу юлы сузылыбрак ятты. Шул чакны авыр тынлыкта ишетелер-ишетелмәс кенә кош сайравы ишетелде. Сандугач! Тыштагысы! Андагысы — Якты дөнья- дагысы! Кояш астындагысы. Ул аваз, әйтерсең лә. кош сайравы да түгел, ә дөм-караңгы төндә әллә кайларда ялтыраган учак уты гына. Сискәндереп, тегендәге кошка мондагысы кушылды. Ярты йөзендәге сыңар күзен зур ачып, иконадагы сурәт тә үлеләр дөньясына җан иңдергән яшәү авазларын тыңлап тора иде шикелле. Авырайган күз кабакларының йомылуын Солтан сизми дә калды. Аны сузып салган аяклары өстендәге ниндидер тавышсыз хәрәкәт уятты, һичнинди өн-тавыш ишетелмәвенә сагайды. Хәер, монда үле тынлыктан, күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыктан гайре һични булмаска тиеш тә инде. Ул пәке кырган тавыш юклыгын искәрде. Степан кайда соң? Янәшәсендә ята икән Аягын бөкләп, тезенә башын салган, иренен чәпелдәтә-чәпелдәтә йоклый. Солтан кулына таянып торырга теләгән иде дә. учы астында ниндидер тыгыз, чиркандыргыч салкын нәрсә тойды Караш ташласа. катып калды елан! Ботларына аркылы ятып бүтәне шуыша. Аны шулар уяткан икән! Эченә шомлы салкын йөгерде, авызында күгәрек тәм барлыкка килде. Ул корт чаккандай сикереп торды, стенага терәлде: аяк астында туктап калган еланга басудан курыкты — Степан!— дип кычкырды ул.— Тор' Степан уянды, башын күтәрә төшеп, күзен угалады — Тор!—дип кабатлады Солтан.— Еланнар! — Нигә чәбәләнәсең7 — Еланнар дим бит! Степан ул төртеп күрсәткән якка карады Ләкин иренен чалшайтып һәм тешләрен бер яктан күрсәтеп, теләмичә дигәндәй елмайды гына. — Ә-ә. кире кайтканнар, хәшәрәтләр.— диде ул.— Баягы тузбашлар Солтан тынычлана алмый торды Еланга таянган уч төбенә кызган тимер тигәндәй тоелды. Сандугач исенә төште. Аның үз урынында икәнен күргәч, буыннары йомшап китте. Үзләре уеп кергән тишек ярыкларыннан эчкә шуышкан яңа еланнарны абайлап, ул кулына кирпеч алды. —• Нишлибез9— дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән — Сытарга кирәк! - Азапланма—диде Степан һәм бөтен чыраен киереп, иснәп алды — Сиңа тими алар. — Ашарлар ич! — Безнеме9 Ха-ха! Тамакларына торырбыз. — Сандугачны Йомыркаларын.. — Анысы ихтимал. Аяк астындагы еланны тотып. Степан югары күтәрде. Елан бау кисәге шикелле сыгылып төште, әмма шундук киерелеп турайды. Степанның беләгенә уралырга маташа башлады. Степан аны тишек белән таш арасындагы ярыкка башы белән тыкты да әткәләп төшереп җибәрде. Ә анда, ярыкның төрле ягыннан башка тузбашлар сузылып керә башлады Кабердә алар дистә чамасы икән инде: идәндә дә шуышалар, склет сөякләре арасында да. икона өстеннән дә Табутка гына менә алмаганнар. — Ярыкны томаларга кирәк.— дип киңәш бирде Степан Кирпеч ватыкларын ярык тирәли тезделәр, штормовка белән свитерны да кыстырдылар. — Калганнарын үзең кара инде.— диде Степан — Үңәчләреннән тот та артларына тибеп очыр. Шүрләмә, чакмаслар — Ә син? — Дәвам итәм Солтан яңа чырага ут элеп тотты һәм. елан тоткан саен бер үк ташны ачып, аларны тышка чыгарып бетерде Кайберләре сөякләр арасына, табут астына шуышты, аларны кузгатып ауларга кыймады Сандугач аның арлы-бирле йөренүенә күнекте, борчылмады — Нигә монда тулган алар?— дип сорады Солтан. — Үзем дә уйлыйм Минемчә, аларны җир гөрселдәве куркыткан Җир тетрәү дип белгәннәрдер Җир тетрәү бер генә тапкыр булмый бит, кабатлана. Алар өчен таш кабер иң шәп урын инде Ярты сәгать эшләгәч. Солтан тагын ял итәргә утырды Күптәннән җырламаган бер җыр исенә төшеп, тын гына, вакыт үтсен өчен генә көйли башлады. Океан корабына төяп еракка-еракка оза- тылган кораб, һәлакәткә очрагач, океанны йөзеп чыгарга азапланган. ахырда батып калган атлар турында иде бу җыр Ә Степан кирпеч араларын кырды да кырды Бу аваз аларның күкрәкләрен, тешләрен, сөякләрен тутырган кебек иде инде. Степанның чәче юеш маңгаена ябышкан. Ул илһамланып, онытылып эшләүче скульпторны хәтерләтте. — Яхшы җыр.— диде ул. Солтанның күз алдындагы атлар юкка чыкмады Алар, океан суы төбендә калырга теләмәгән сыман, аның хәтеренә калкып чыктылар. гүя күңел тәрәзәсе аша күренәләр иде Ул. әлеге тәрәзәгә капланып, әллә кайларда калган балачак күренешләрен исенә төшерде Әнә салам яки такта түбәле тәбәнәк, фәкыйрь авыл өйләре Әнә колхозның саманнан салынган ат абзары, аның янындагы бәләкәй. кыйшык кәнүшни йорты, тезеп куелган арбалар. Әнә көне буена кешеләр кебек үк эшләп алҗыган атларның тыенкы пошкырулары ишетелә Әнә күктә йолдызлар кабынды, тулган ай калыкты һәм Солтан, әле генә җырлаган җыруын дәвам иткән шикелле, әкрен генә сөйли башлады. IX ...Ул елны иген уңды Күптән булмаганча, халыкка ашлыкны хезмәт көненә берәр килодан бүлделәр Мондый юмартлыкны онытканнар иде инде. Өстәвенә, кая карама — болыннарда, басуларда. « шәхси хуҗалыкларның ындыр артларында — салам богыллары, пе- з чән чүмәләләре. Яшә. шатлан, туйганчы аша. балалар үстер, мал- < туар асра. Халык арасында, акчаны да унар сумнан түлиселәр икән. * дигән сүз чыкты. (Иске акча белән, әлбәттә.) 5 Ләкин бусы язмаган икән. Колхоз идарәсе утырышында тон ур- х тасына кадәр, карлыгып беткәнче, тәмәке төтененә исергәнче утыр- 3 дылар. Бигрәк тә уполномоченный Демид Лисин җан-тиргә батып з тырышты. о — Югарыда дөрес аңламаслар Елның уңай килүеннән файдала- ♦ нып. дәүләткә бурычыгызны кайтару җаен карагыз. Ә бурычыгыз- £ ның ярты миллион икәнен онытмагыз.. ~ Идарә әгъзасы Шәмгун, өндәү билгесен хәтерләтүче агач аяк * киеп йөри торган карт кеше, кая гына бармасын, үзе белән кесә Башлык ишеккә күтәрелеп карады, һәм шул мизгелдә үк анда матур, юан. зур күкрәкле секретарь хатын пәйда булды Ул Шәмгун картка ни өчендер нык амбар йозагы булып күренде — Чәй керт әле.— диде аңа башлык. Үзе артыннан тәмле исләр калдырып, хатын читкә янтайды. — Якынрак утыр.— диде башлык. Котылдым ахрысы, аллага шөкер .— дип уйлады Шәмгун карт һәм тәрәзә буена күчеп утырды. Җылыткыч батареясыннан аркасына җылы бөркелде. Юка стаканнарга салып, матур хатын чәй кертте «Самавыры гел кайнар ахрысы моның,— дип уйлады Шәмгун.— Бу кыстатып тормыйдыр Өченче тапкыр — бу юлы өстәл янына күченергә туры килде. Иренен бөрештереп, шүрелдәтеп эчеп куйгач, башлык. — Сыерыңны яратасыңмы9—дип сорады. — Как же.— дип мыгырдады карт.— Бер җан булып береккән инде. — Ә дәүләтне? Шәмгун карт сагайды. Әллә кайчангы — инде онытыла башлаган. ләкин, искә төшкәнгә салкын тирләр бәрдереп чыгарган утызынчы еллар вакыйгалары күңелендә җанланды -Минем совет властена мөнәсәбәтемне чамалый инде бу-.— дигән уй кабынып алды Колхозга ул беренчеләрдән булып кергән иде. Дәүләт милкенең мыскалына да тигәне юк. Кайберәүләр башак урлап та җидешәр ел утырып чыкты Заемнарга вакытында язылды, налогларын тиенен тиенгә түләп бара Коткы сүз таратып йөрми. Әллә теге колхоз бурычы турындагы сүзләрен җиткергәннәрме? — Ә дәүләтне яратмыйсыңмы9 — Кемнекен9 — Тегеләрнекен түгел ич инде. Үзебезнекен. — Ну монда минем сыер комачауламый инде Монда ике яклы, тиң ярату. Соңгы сулышка хәдәрле. — Яхшы. Әгәренки шуларны бергә кушсаң9 — Мисалга кайсыларны? Сыерныкынмы, минекенме, дәүләтнекенме9 — Синең сыерыңны һәм дәүләтне яратуыңны — Минем карчыгым да бар ич әле — Мәйсәрә җиңгәң! — Безне ул кызыксындырмый. — Аллага шөкер. — Ул синең күпме тартыр икән? — Аңа җитәме соң?— диде Шәмгун карт ишеккә кырын карап— Үзең беләсең, район ризыгы бүтән инде ул Башлык тыела алмыйча, шырык-шырык көлеп җибәрде :— Мин сыерыңны әйтәм,— диде ул — Мөгезләре булса, чама белән.. Минем сыер мүкләк бит ул.— диде Шәмгун карт сыерының авырлыгын хәрби сер шикелле яшерергә омтылып. — Буазмы соң? Шәмгун карт монысын яшерергә кирәк санады Сыерның буазлыгы— крестьянның стратегиясе бит инде ул. Татарда моны Алдан кычкырган күкенең башы авырта», диләр. — Димәк, авырлыгы ярыйсы һәм буаз... Беләсеңме. Шәмгун иптәш: безгә бер күрсәтмә килеп төште бит әле.— дип. башлык кәгазьләр актарып алды, тик эзләгәнен тапмады — Ярар, каядыр кыстырылган инде Ә күрсәтмә бик файдалы — Сыергамы? — Юк. колхозчыга. — Күрсәтмәнең безгә ниндие кирәк?— дип хыялланды карт.— Ул. мисал өчен, безнең сыерларга файдалы булсын иде Сыерларга әйбәт икән, кешеләргә начар түгел инде ул. Мөбарәк кордаш — Менә, менә! Нәкъ эзенә бастың! Ул күрсәтмә нәкъ синеңчә инде: сыерларга да начар түгел, кешеләргә дә яхшы Менә син хәзерләүләр конторасына сыерыңны китереп тапшырдың ди — Мисал өчен.— дип. Шәмгун карт учына йөткергәләде — Тапшырасың да кулыңа квитанция аласың. Ә сыерың абзарыңда көрәя тора. Ә гади генә әйткәндә, әгәренки синең сыерың, әйтик, ике центнерга тарта икән, хәзерләүләр конторы моны тапшырган итеп язып куя. Сиңа квитанция, аңа өстәп, шул ике центнерны тапшырган өчен акча. Сыерыңны өч центнер итеп симерткәч, тагын бер документ, тагын акча. Аңынчы, күр дә тор. ул бозаулап та өлгерә Бозауны да шулай иттерәсең Файдалымы9 Шәмгун карт агач аягының табанын кашып алды. — Ярый, безгә файдалы да ди Ә сыерга9 — Ә син ничек уйлыйсың соң? Сыерың да исән-имин, сөт-маена үзең дә тук. Бозау да китерә Ә синең кесәң тулы акча. Ну. вакыты җиткәч, әлбәттә, хушлашырга туры килер. — Мин дә шулай уйлап куйдым әле. хушлашу язмасын дип.. Ә. мисал өчен, минем сыер үлеп куйса’.’! Тьфү-тьфү. — Менә монысы һич ярамый инде’ Син дәүләткә бурычлы бит! Шәмгун карт утырган урынында кыбырсып куйды. — Ул да миңа әҗәтле кала түгелме соң? Бусы инде минем дәүләтне. аның мине яратуы ише генә түгел! — Ничек? — Гап-гади. Мисал өчен, барысы да бар документ бар. акча бар. мүкләк сыер минем абзарда Дәүләтнең ите генә юк. Бигрәк тә минем сыерым карынындагы бозавы белән бергә вакытсыз дөнья куйса... Алла сакласын!.. — Юк шул. син уйлаганча гына гап-гади түгел ул.— дип каршы төште башлык.— Син сыерыңны тиешле көрлеккә җиткергәнче, дәүләт кибеткә үз итен чыгара тора Рәхим ит, сатып ал Акчаң кулыңда. — Ә мин үз сыерымны үзем суеп та ашый алган булыр идем ич! — Аласың, әлбәттә, аласың. Тик монда партия һәм дәүләт стратегиясе өчен яну турында сүз бара. Син сыерыңны суеп ашыйсың, ә башкалар, селәгәйләрен агызып, синең авызыңа карап торсынмы’’ Менә шуны истә тотып, бөтен ил Рязань өлкәсе үрнәгенә иярде дә инде. Ә алар, дәүләткә ит сату планын планда каралганнан өч ярым тапкырга арттырып үтибез, диделәр. Үтәрләр дә! Ничек шуңа ирешәләр соң, ничек? Монысын Шәмгун карт белми иде әле. . Ул. тагын чәй эчәсе килеп, чак кына Сиңәйтәм. Мәйсәрә, чәең кайнадымы әле? — дип кычкырмады Хуш исле юан хатын да китеп барган икән инде - Ирешербез. Шәмгун иптәш. Безгә ирешмичә һич ярамый. Егерме елдан соң коммунизм төзеп җиткерәсебез бар Менә мин үзем әле яңа гына егерме икенче съезддан кайтып төштем. Беләсең килсә, бик рухланып кайттым. Хәзер юл ачык инде, туп-туры Әйе. ирешергә кирәк. Кулга-кул тотынып — Шулай.— дип килеште Шәмгун карт Озак утырганнар икән Киенеп урамга чыксалар, бар дөнья ап-ак кар. аларның күтәрелеп, киңәеп киткән күңелләре кебек якты. Кайтырга соңга калдырганы өчен гафу үтенеп, башлык Шәмгун картны үзләрендә кунып чыгарга кыстады Бүгенге сөйләшүдән соң кире кагуны ошатмас дип. Шәмгун карт Мөбарәк кордашының тәкъдименә шундук күнде Район үзәгенең беренче әтәчләре аваз салганчы утырдылар Һәрвакыттагыча кандала исе килеп торган зәһәр коньяк эчтеләр. Кайтып керү белән хуҗа хатынының ит салып пешерелгән тары өйрәсен ашап, чәй эчкәннәр иде инде. Хәзер исә район хуҗасының Мәскәү каласыннан алып кайткан коньягы артыннан лимон капкаладылар. Шәмгун карт майлы селедканы бигрәк тә яратты Инде йокларга вакыт җитте дигәндә Шәмгун карт башлыкка берсекөнгә үк мүкләк сыерын хәзәрләүләр конторасына җитәкләп килеп, аны тапшырганына квитанция алып китәргә вәгъдә итте. Йомышчылар район ашханәсеннән чыккан минутларда авылга күселәрнең икенче эшелоны бәреп керде. Күсе сизгерлеге кушканча, алар киң фронт белән җәелеп һөҗүм иттеләр дә бөтен авылга таралдылар һөҗүмнең башлангыч сызыгы инешкә аркылы яткан карт каен кәүсәсе буенча чыккач оешты Иң соңгы колония, арьергард булып, төн урталары җиткәндә кузгалды. Бу вакытта йомышчылар шосседан авыл юлына төшеп, түбән очка 84 Доньяда илләр күп. җирләр күп. Тик безнең ил генә, бер генә Доньяда матур ил, якты ил — Тик безнең ил генә, ил генә-ә-әй Йомышчы крестьяннарның һәркайсы аркасына өч капкын асып, кесәсенә күсе агуы тыгып кайта иде Аларны көтә-көтә көтек булган хатыннары бала-чага һәм кызыксыну баскан ир-ат каршы алды. Йомышчылар якынайган саен, алар ягыннан аңлаешсыз. сагаерга мәҗбүр иткән чың тавышы ишетелә башлады Каршы алучыларның берсе, утыз сигезенче елда халык дошманы дип кулга алынып, унтугыз елдан соң гына кайтып егылган хисапчы Вакыйф Фәйзуллин үз шигенә ышанырга белмәстән — Әллә богаулаганнар инде”— дип әйтеп салды Гомуми шау-шуны хатын-кызларның елашуы басып китте. Чың авазының сәбәбе ачыклангач кына тына төштеләр Барысы да аңлатма таләп итте. Әмма йомышчылар мәгънәле төстә телләрен аркылы тешләделәр. чөнки кайтышлый серне чишмәскә ант эчкәннәр иде Моны, кайчандыр биргән хәрби антларын искә төшерергә мәҗбүр итеп. Порфирий Айдашев өйрәтте Күселәр хакында авызны ачып ләм-мим сүз катасы түгел, дип кисәтте ул. — Амба. туганнар' Авызларны кингстон итеп бикләргә Телләрегезне ватерлиниядән түбән төшерәсе түгел Ник дигәндә, күселәр — һәртөрле тишектошыкка сизгер җанварлар Сизеп алсалар, кильва- торны калдырмаслар Эзлә аларны аннары Шулай булгач. Шәмәй абзыйның келәтен кессон итәбез дә миналар белән урап алабыз.— дип. Порфирий капкыннарын чыңлатып, агу салган кесәләрен каккалап күрсәтте. һәрвакыттагыча. крестьян тактикасы бу юлы да соңга калды. Бүгенге эшне иртәгегә калдырмаска. Шәмгун картның йортын өр- яңа капкыннар белән уратып алдылар. Җим урынына төрле ризык куелды. Мәсәлән. Мәйсәрә карчыкның ире кайтырына пешереп куйган камыр ашыннан каз боты, шул ук казның бүтәкәсе, уразада авыз ачарга дип саклаган ■ Слива конфетларының өч данәсе, иртәгә ипи салырга дип мич башына әчетергә куйган камыры, ярты кадак атланмае һәм башкалар. Өстәвенә җимнәрне мул итеп агуладылар да. Элеккеге каравылчының ярлы хуҗалыгындагы һәр аулак урынга капкын куеп чыктылар Кимерүчеләрнең чиктән тыш сак һәм зиһенле булуларын истә тотып, әллә нинди почмаклар эзләп табылды Үзе әйтмешли, операцияне башлап йөргән Порфирий соңыннан кыскача йомгак ясады — Хәзер капкыннарны мина тральщиклары да табалмый! Шуннан соң өйләренә йокларга таралыштылар Порфирий хаклы булып чыкты капкыннар шул кадәр җентекләп яшерелгән иде ки. аларны хәтта күселәр үзләре дә табалмаган Иртән, әле ай батмас һәм кояш чыкмас борын, яңадан җыелыштылар Көннең аязганы кебек үк. йомышчыларның махмыры да җилгә очкан иде инде Ау санар өчен счетын тотып, колхоз хисапчысы Вакыйф Фәйзуллин да килеп җитте Ә табыш сәер иде Капкыннар гаҗәеп яхшы каптырган Тик берсенә-бер күсе эләкмәгән Аларның берсе, кичә таралышу белән, карт-карчыкның челтәрле караваты астында шартлап ябылган Шәмгун картка хөрмәт йөзеннән һәм кайтса, аның йокысын хәшәрәтләрдән сакларга омтылып. Порфирий район үзәгендә шәхсән үзе сатып алган тимер капкыннарның иң зурысын — бүрегә исәпләнгәнен сагайтып куйган иде Анысы. Мәйсәрә карчык үзенең авыр гәүдәсе белән карават челтәрен иңдереп, урын- җиргә түнүгә, үзендәге бар гайрәте белән матрац аркылы карчыкның якынлашып киләләр иде Ап-ак кар яктырткан төнге авыл өстенә алар- ның күмәк җырлаулары таралды шактый мул артын каптырып ала язган Ул коты алынып сикереп торган да. эчке күлмәгенең яртысын бүре капкыны авызында калдырып, күршеләре Чанышларга каравыл кычкырып килеп кергән Мәйсәрә карчыкның сөйләме белән рухланган Порфирий Шәмәй- ләр өенә йөгереп керде дә. тимер кисәү белән коралланып, карават астына иелде һәм йөзтүбән яктан Шәмгун картны күз алдына китереп, исен-акылын җуя язды. Келәттән ачыргаланып мәче мияулавы ишетелде. Бактың исә. икенче капкынга хуҗаларның Мыраубикәләре капкан икән. Өченче һәм дүртенче капкыннар иң уңышлысы булып чыкты Шәмгун картның мөгезсез эре терлеге булган мүкләк сыерның койрыгын һәм бер имчәген эләктергәннәр. (Оеган койрык белән имчәк өченче көнне үк корыды. шуннан соң Шәмгун картның сыерны хәзерләүләр конторына илтеп, квитанция белән акчага алмаштырудан гайре чарасы калмады ) Сөмсере коелган Порфирийның һәм йомышчыларның кәефен унберенче капкын күтәрсә генә инде Анда ниндидер җанварның кимерелеп агарып беткән баш сөяген табып алдылар. Күселәр үзләренең саксыз кыланган кардәшләрен ашаган, дип уйлаганнар иде Ышанычларын ныгыту өчен урындагы җидееллык мәктәпнең зоология укытучысын чакыртып китерделәр. Яшь укытучы кыз. мәктәп линейкасы белән тиешле үлчәүләр үткәргәннән соң, үзенең нәтиҗәсен игълан итте капкынга эләгеп калгач, күселәр тереләтә ашаган нәрсәкәй — сасы көзән. Кыскасы, һәммәсе дә ябылуга карамастан, бер генә капкынга да күселәр эләкмәгән булып чыкты Ул арада авылга яман хәбәр таралып өлгерде: байтак келәтләрдә онлы капчыклар тишелгән, ашлык салынган лар кимерелгән! Бу хакта районга хәбәр салдылар Уполномоченный Ноль бөтен килеп җитте. Ул көтелмәгән бәладән котылу чарасын бер генә нәрсәдә күрде артык икмәкне тиз көндә расписка белән колхозның орлык фондына тапшырырга кирәк Күселәр шуннан соң үзләреннән-үзләре авылны ташлап качачак, имеш. Вакыйф Фәйзуллин. счетын култык астына кыстырып, хәйран боек кыяфәттә колхоз идарәсенә таба китте Аның бүген, сөяк төймәләрне тартатарта. капкынга эләккән күселәрне бик тә саныйсы килгән иде Яңа яз килде Кариб кризисы1 артта калды Моңа кадәр күз күрмәгән. колак ишетмәгән сугыш куркынычы сүнде, сүрелде Аның каруы Кушкаен авылында бер кризис булып алды. Алда язгы чәчү тора иде. Ә колхозның чәчүлек орлыклары җитәрлек түгел Хәлдән ничек тә чыгарга кирәк бит инде Былтыргы ашлык бүлү исемлекләрен шүрлектән өстәлгә алып салдылар Хезмәт көненә кемгә күпме ашлык тигәненә карап, кешеләрдән бурычка чәчүлек орлык җыйдылар. Күселәрнең көзге һөҗүме онытылды Яңасы хәтәррәк иде. Солтанның бабалары Кадрәккә өч йөз алтмыш биш кило. Чанышка чак кына артыграк тигән иде. Әбиләренеке дә үзләренә генә җитәрлек. Менә шул: Наймушныкылар хәләл ашлыкларының сигез потын кире илтеп бирделәр. Ә Порфирий Айдашев бирергә теләмәде Уполномоченный аны: — Син — коммунист Югыйсә партбилетыңны өстәлгә чыгарып саласың.— дип өркетте. — Үзем коммунист та бит Бу яктан минем офык чиста. Ләкин минем җиде юнгам да бар бит әле Алар әлегә минем фарватерда түгел. — Бәхет хакына лабаса. Порфирий Айдашев' 1962 елда АКШ империализмының Куба революциясен» каршы агрессив хәрәкәтләре китереп чыгарган халыкара кризис — Кем бәхете хакына? — Киләчәк буын — Нинди буын көтеп тора безне анда, ә?!— дип. Порфирий кулын маңгаена куеп, якындагы офыкка караш ташлады.— Тумас борын җанга торпеда җибәреп яталар. Буын түгел алар. — Кем соң? * — Флибустьерлар — менә кем! Гадиләштереп әйткәндә — пират- х лар. Абордажга аласы иде аларны « — Син алай сөйләшүеңне ташла. Порфирий! Хатын-кыз алдында £ оят түгелме сиңа7 з — Ни өчен? § — Ни өчен дип ятасың тагын1 Нәрсәгә котыртасың син аларны7 ? Аборт та бандаж' Политик позицияң какшаган синең. Айдашев Күзгә ч туры карап әйт әле: син аборт яклымы, әллә бандаж яклымы7 ф — Минем җиде юнгам, синеңчә, бәхетсез аборт корбаннарымыни? ц. Порфирий үзенең арттырыбрак җибәргәнен аңлады Ул шаккатты < Нинди кеше, ә7— дип уйлады ул Ноль бөтен хакында.— Абордажны § аборт белән бандаждан юри генә аермаган булып маташамы, әллә мине < берәр политик статья астына китереп тыгу өчен тырышамы’ Теләсә. н тыгуы да бар. Шаһитларын да табачак. Киләчәк буыннарга, димәк. ® коммунизм фактына ышанмауда тотарлар да гаепләрләр... в Шуннан риза булды Тиздән аның җиде юнга сы җиде пот арыш һәм бадай күтәреп чыкты Һәркайсына берәр поттан инде Порфирий яңадан офыкны күзеннән кичерде. Болытлар арасында аңа үзләренә тиешлене — шул ук җиде пот ашлыкны алып калыр өчен ыжгырып килгән киләчәк буыннарның тук йөзләре күренеп киткәндәй булды Ләкин алар Порфирийга бурычка алып торучылар кыяфәтендә чагылмады Чөнки аңа киләчәкнең үткәннәрдән бурычка алалмаганы яхшы билгеле иде Бүгенгеләр генә бер-берсенә әҗәткә керә. Киләчәккә бурыч — шул ук Ноль бөтен инде ул. — дип уйлады Порфирий.— Андый бурычны кире кайтаралмыйсың инде Порфирий кешегә күрсәтмичә генә елап алды. Күз яшьләре юк иде. Уполномоченный хәлне халыкка — Вакытлы чара.— дип аңлатты.— Ашлыгыгызны бурычка гына алып торабыз. Яңа уңыштан кайтарып бирербез. Әгәр дә ел уңышлы килсә инде, әлбәттә. Авыл кешесе үз тормышын бер вакытлы чарадан чираттагысына. бер вәгъдәдән икенчесенә җайлап, яраштырып яшәргә күнеккән инде ул Газетлар, радио ике дистә елдан соң коммунизм килеп җитәчәген вәгъдә иткән заманнар. Акча бетәсе имеш' — Бетсен,—диде Солтанның дәү бабасы Чаныш.— Ул болай да юк Авыл кызыл комачка яңа сүзләр язылган лозунглар белән чуарланып бетте Алар Рязань өлкәсе тәҗрибәсен якты маякка тиңләде Бу эштә Шәмгун карт байтак кайнашты Мүкләк сыерын хәзерләүләр конторасына илтеп тапшыргач, рәсемен газеталарда бастылар Кышын Мәскәүгә алдынгылар киңәшмәсенә үк җибәрделәр. Ул аннан йөзлегенә Кремль сурәте төшерелгән бидон тотып кайтты Кәҗәсен дә бик рухланып илтеп бирмәкче иде. хатыны Мәйсәрә — Кәҗәң белән бергә мине дә илтеп кара, бергә сатып алсалар, һич сүзем җук.— дигәч кенә сүрелде Башлап йөргәне һәм үрнәк күрсәткәне өчен Шәмгун картны яңадан колхоз амбарлары каравылчысы итеп куйдылар. Әлегә сакларлык нәрсә булмаса да. ул бик канәгать калды. Ике күгәрек патроны белән берданканы төн саен кулына тотып эшкә йөрүенә чиксез горурлана иде ул Сыер акчасын учына кыскан хәлдә. Мәскәүдән алып кайткан ак бидонын тотып, ул көн саен кибет тарафына чыгып китә торган булды Мүкләгенең ни сөте, ни ите авыл кибетенә әйләнеп кайтмаганга гына эче поша иде пошуын. Акча реформасы чыккан иде инде Сыеры өчен аңа хәзерләүләр конторасының кассиры дүрт йөз дә илле сум акча санап бирде — Менә бит. җәмәгать!— дип килеп керде ул идарәгә шуннан кайтышлый— Каяле, читават. чутыңны ал да төймәләрен тарттыр әле! Гармун шикелле уйнап торсын. Хисапчы Вакыйф Фәйзуллин. тыңлап, счетының тузанын сөртте. — Элгәреге җылда минем мүкләгем дүрт мең дә биш йөз тәңкәлек иде бит. ийеме? — Ийе — Быелгысы җылны дүрт йөз дә иллегә калды бит инде, ийеме'’ — Ийе. — Тагын бер рифурмыдан суң күпме була? — Кырык биш сум. — Ийе Ә тагын бер рифурмыдан суң күпме? — Дүрт сум да илле тиен. — Ә тагын бер рифурмы ясасалар?! — Кырык биш тиен. — Ә тагын берсеннән суң?! — Дүрт тиен ярым. — Менәтерә. җәмәгать! Биш рифурмы гына калган! — Нәрсәгә? — Суң. биш рифурмыдан суң сыерның бәясе гупчым бетә икән ләбаса1 Бушлай гына тия башлый1 Барасың базарга, дүрт тиен ярымыңны чыгарып саласың да. сыер җитәкләп кайтасың. Якты киләчәк шулдыр инде ул. ийеме? Шәмгун картка җавап кайтармадылар Актив белән бәхәскә керүнең хәерлегә бетмәү ихтималын аңлыйлар иде Шул көннән соң Шәмгун карт яңа акча реформалары көтеп яши башлады. Ә иртәләрен, сызылып таңнар атканда уянып күзен ачкач, аның җаны сискәнеп-сискәнеп китә, маңгаена салкын тир бәреп чыга иде Шәмгун уйланды да уйланды Ул мүкләк сыерын сагына, бик сагына иде! Түзмичә, буш абзарга юнәлә дә. аклы-каралы кәжәсенең сакалын кашып керә, һәм шуннан җаны кайнавы басылгандай була. Берзаманны. аяз һәм җылы сентябрь кичендә, инде күз бәйләнә башлагач, атлар абзары янына колхозның бөркәүле җиңел машинасы килеп туктады Аннан колхоз рәисе Нәҗип Мияссәров белән күрше керәшен авылыннан партоешма секретаре итеп куелган Михай Кукушкин һәм уполномоченный Ноль бөтен төштеләр Кадрәк аларны көтә иде инде. Көтәргә кушылган иде. Бәлки, килмәсләр әле, дигән өмете сүрелде. Әнә, килделәр Йомышлары аңа билгеле. Бу хакта каты кисәтеп куелган. Атларны төнгелеккә шуңа күрә чыгармады да. Кадрәк аларның якынаюын кәнүшни йортының тузанлы һәм чебен таплап бетергән бердәнбер тәрәзәсеннән карап торды. — Килде теге газраилләр, олан.— диде ул. Солтан йөгәнендәге җиз тәңкәләрне мич көле белән чистартып утыра иде Фонарь утында ялтыраган тәңкәләр торган саен матураялар Монда яхшы Камытлардан, ияр киезләреннән ат тире исе килеп тора. Ул чагында Солтанга алты тулган гына иде. Шул елны атасын Куба очучыларын өйрәтергә җибәрделәр Әнисе дә китте. Аны авылга — бабалары, әбиләре янына кайтарып тордылар. Атлар яратканга күп вакытын ул ат караучы Кадрәк бабасы янында үткәрә. Кадрәк икенче фонарьга ут элде, бөтен авылда бары тик ат абзары белән кәнүшни йортында гына электр юк иде Атларга бар нәрсә иң ахырда тәти шул Абзар мәйданын ындыр табагындагы баганадан төш- ф кән ут кына яктырта — Әйдә. олан.— диде ул Солтанга.— Озатып калырсың. — Мин куркам.— диде Солтан Шулай да бабасына иярде. Кеше- ” ләрнең ник килгәнен ул да белә Бабасы әйтте. £ Такта өйалды бусагасына чыгып баскач. Кадрәк аның башың сый- 2 пады: — Курыкма.— диде.— Курыккан кеше берни күрми ул Ә син ях- 3 шылап карап кал. § Тигезләп тезелгән колхоз арбалары арасындагы бушлыкны ерып атлаучы җитәкчеләр аларга якынлашты < Ул елны яңа тәртип кертелде Уполномоченный тәкъдиме белән, ат * җигүчеләргә атларын әүвәлгечә үз ишегалларында түгел, эштән кай- < тышлый ук ат абзары каршында тугарырга кушылды. Колхозның бу u авылдагы ике бригадасында кырык биш җигү аты санала Колыннар a бер дистә чамасы. Егерме биш кырыкмыш тай бар. Җыенысы сиксән * ике баш Тагын ике нәсел айгыры Хәзер ат абзары мәйданында кырык биш арба куна Башта тыңламаучылар да булды Хезмәт көннәрен кисәргә тотынгач, буйсынмый чаралары калмады Элек чаналарны, арбаларны. дирбияләрне һәркем үзе карый, төзәтә, җайлыйсын җайлый, майлыйсын майлый иде Яңа тәртип кергәч, бу мәшәкатьләр ат караучы Кадрәк белән һидиятуллага калды Малай-шалай ат алып менү, ат төшерү рәхәтеннән мәхрүм ителде Иртәләрен тәңкәләрендә кояш нурлары уйнаган йөгәнне җилкәгә асып ат алмага барулар, ә кичләрен атланып кире китерүләр, юл уңаенда аларны сызгыргалап эчерүләр, буа суында коендырулар, шул очтан атлар белән бергә су керүләр нинди күңелле иде1 Ат йөрәге кагуын ишетмәгән авыл баласы үз йөрәге тибешен сизәмени инде ул?! — Аерып куйдыгызмы?— дип сорады рәис — Куйдык — һидиятулла кайда соң? — Килеп җитәр. — Карагыз аны. Наймушин.— диде уполномоченный.— Төп-төгәл утыз биш баш булсын.— Аннары ул колхоз рәисенә борылды — Исемлек! — Миндә, миндә.— дип. Нәҗип Мияссәров күкрәк кесәсен капшады. Алар янына, ындыр табагы ягыннан агач аягында титаклап. Шәмгун карт килеп басты Ул самосад төпчеген дөрләп кабынырдай итеп, соңгы тапкыр суырды да такыр җиргә ташлады — Йоклап булмый мәллә. Шәмгун абзый?— дип елмайды Михай — Әх. булмый шул. булмый!.. — Каравылчының йокыдан башка ни кайгысы бар инде тагын? _ дип кысылды колхоз рәисе, ләкин күз чите белән генә уполномоченныйга караш ташларга да онытмады. Ошатырмы, янәсе7 — Бар шул. Нәҗип энекәш, кайгым бар Җилкәне кырдылар әле минем Шул йокларга ирек бирми — Холку’! — дип сорады уполномоченный русча Ул. рус кешесе булса да. татарча аңлый, ә чувашча теттереп сөйләшә үк белә иде Аның полиглот дигән даны бар. шуңа күрә эшендә дә яхшы бәяләнә Ә. гомумән, болай гадәткә кергән иде татар уполномоченныйларын удмурт авылларына җибәрәләр, удмуртларны русларга. русларны — чувашларга чувашларны — татарларга Шулай итеп, һәркайда район вәкилләре белән колхозчылар, совхоз эшчеләре русча гына сөйләшә. — Холку?!— дип сорады уполномоченный кабатлап. Колхоз рәисе Нәҗип Мияссәров Шәмгун картның артына төшәргә тырышып: — Әкият сөйләмәсәнә. Шәмгун абзый!— диде.— Синең аркаңны кем кырсын ди? Ат түгел ич син. понимаешь! Йә. кем кырды? — Ат булмасам да кырдылар шул менәтерә Порфирийның өлкән малае Мишка кыр^ы Бурлы аңа беркетелгән. — Бурлының җилкәсен кырдырган ич инде ул алайса' Монда синең ни катнашың бар?— дип гаҗәпләнде Михай Кукушкин. — Булмаенча! Бурлы минеке ләбаса Аның җилкә калкымын кырганнар — ә минеке авырта! — Ничек синеке?!— дип. Нәҗип Мияссәров колхоз милкенә кул сузу ниятенә каршы төште.— Колхозныкы ич ул! — Анысы хак.— дип килеште карт.— Бурлы колхозныкы Ни хәл итәсең инде — язмыш . Ә менәтерә Бурлының әнкәсенең әнкәсе — Нэп кушаматлы Кара туры минеке иде Парторг Михай капрон эшләпәсен салып, пеләш башын кашып алды. — Мамонтлар күптән үлеп бетте. Шәмгун абзый.— диде ул алтын тешләрен күрсәтеп — Бер дә мамонт түгел иде ул. бахыр Чын солдат! Сугышка китте ул Нимес Мәскәүгә ыргылган иң хәтәр вакытта. Минем Кара турым шунда шәһит киткәндер дә. — Хәбәрен алган идеңме әллә?— дип көлде парторг. — Алмадым алуын Тик минем хәбәрсез югала торган атлардан түгел иде ул. Ә плен төшүе турында сүз дә җук. — Сиптерә дә соң!—диде уполномоченный Шәмгун карт белән бәхәсләшүне эчтән генә яратса да — Ишетәсеңме. Кадрәк Мин сиптерәм булып чага! . Син үзең сиптерәсең, уполномуч иптәш! Минем мүкләк сыер кайда соң? Ә?— дип. уполномоченныйның авызын каплагач. Шәмгун карт парторгка борылды — Менәтерә ул хәбәрсез-нисез югалды Парторг Михай борчыла калды, тик моны сиздермәде Җаваплы чара алдыннан мөнәсәбәтләрне бозарга теләмәде. — Бурлы ат. Кара туры, мүкләк сыер... Бәлки, алар синең төшләреңә дә керә торгандыр әле9 Бәлки, сине шул йоклатмыйдыр? Онытырга вакыт инде. Шәмгун абзый — Шулай шул. төшкә керәләр Михай наным. Ник дигәндә, алар минем җаным белән бер иде ләбаса. Ә җансыз килеш ничек яшәмәк кирәк9 — Сине шәхси милекчелек хисе күмеп киткән икән инде. Шәмгун агай.— дип председатель Нәҗип Мияссәров читкә борылды—Ә үзең инициатор дигән дан йөртәсең. Гәҗит саен чабата-чабата рәсемнәреңне бастырган булабыз тагын, понимаешь Имеш, аның җилкәсен кырганнар! Ялган капчыгы икәнсең син — дип ул җиргә төкерде һәм. эш.» керешергә вакыт җиткәнен искәртеп, кепкасын батырып киде. — Әй, оланнар.— дип ыңгырашты Шәмгун карт. Ул. ни әйтергә белмичә, агач аягында таптанып алды Аның җан халәтен белгерткән шикелле, әллә кайлардагы каешлары шыгырдап куйды.— Менәтерә сезнең җилкәгезне кырасы иде ул! Ыңгырчак киезе белән дә түгел, ә арба чөе белән. Кырыр идең дә кана, тик сезнең җилкәгез җук шул. җилкәгез!.. Шоп-шома бит сез. шоп-шома... Кешегә җилкәсез ярыймы соң? Башкача якты дөньяны ничек тотып тормак кирәк9 Ә 9 Сора әле шул ардан. Кадрәк. сора әле. . Солтан ул кичне күп нәрсә күрде. Йолдызлар бая ул көл белән ышкып ялтыраткан йөгән тәңкәләре шикелле елкылдып тора, ә ай Тимернең кашкасын хәтерләтә иде. Абзар ягыннан арыган-талчыккан атларның әледән-әле пошкырып куюы ишетелә Алар төнгелеккә чыгаруны көтәләрдер һәм бераз соңаруга аптырыйлар булса кирәк Гадәттә, эш атлары да, колыннар, тайлар да җәй-көз көннәрендә бергә тотыла. Аларны кышын гына эчкә — араталарга аерып кертәләр. Төнгелеккә чыгарганчы, алар аб- - зарның буеннан-буена сузылган тышкы арата артында. Салам түбә = кыегына терәтеп салынган әвеслекнең жирдалары гына калган, ачык. " Саламын язын атларга ашатып бетергәннәр. Яңа салам түшәп ябыл- £ маган әле. Атлар арасына, буй-буй булып, жирда күләгәләре төшкән, з Араталар артында бүген утыз җиде генә ат. Утыз бише — иткә озаты- | ласы. Тагын икесе — Кадрәк белән Һидиятулланыкы. Атлар кайтып _ беткәч. Солтан аларны үзе карап, санап килде. Унөче — картайганрак § җигү атлары, калганнары — кырыкмыш тайлар. Ә башкаларын бүген * араннарга яптылар. Хәзер әнә аларның кайберләре ватык пыялалы а. тәрәзәләрдән карап тора. Нәсел айгырларыннан Маймыл тае белән * Орлик кына аерым агач сарайда. Аларны машина йөри алмаслык е пычракларда, кара көзләрдә, язгы юл өзекләрендә, бураннарда, күп * булып кар яуган көннәрдә колхоз рәисенә җигеп бирәләр Аларның н абзарлары чиста, җылы, коры — нәсел айгырлары ич. председатель- * нең үзен йөртәләр. » Арттан — түбәсенә кызыл балчык изеп, салам ябылган тәбәнәк тимерчелек ягыннан Ьидиятулла килеп чыкты. Кушаматы кызык аның, һидиятулла Борын Аның борынын бервакытны авыл кызларын күзләргә килгән һәм шунда егетләр белән сугышкан механизаторлыкка укучы егетләрнең берсе тешләп өзгән. һидиятуллага Казаннан яңа борын куеп кайтарганнар. Арт ягыннан ит кисеп алганнар да. ипи камыры шикелле түгәрәкләп, борынына ялгаганнар Шуннан бирле ул әледән-әле борынын капшый. Бармакларына гына ышанмыйча. иренен бүлтәйтә дә. күзен кылыйлатып, борын очына текәлә. Җитмәсә, борынына карап, ул һава торышын алдан әйтеп бирә ала: коры көннәрдә борыны ак була, ә яңгыр алдыннан кызара. — Җә. аллага тапшырдыкмы?— диде һидиятулла. Уполномоченный Ноль бөтен, кул сәгатенә карап: — Вакыт.— диде Кадрәк Солтанга. — Йөгән белән камчыны алчык әле. олан.— диде. Солтан аңа тәңкәле авыр йөгәнне чыгарып бирде, чуклы каеш чыбыркыны сузды Шулвакыт көтмәгәндә күпер ягыннан кычкырып, кайнарланып сөйләшкән авазлар яңгырады. Солтан ай яктырткан буа суында каралып күренгән агач күпердә шәүләләр абайлады. Күперне үткәч, алар урман каравылчысы Фәттахларның бәрәңге бакчасы читәне белән инеш арасындагы юлга төштеләр Анда читән шыгырдаттылар. Фәттахларның Алабай этләре буыла-буыла өрергә тотынды Аңа күпер очының башка этләре дә кушылды Йөгәнен иңбашына салган килеш, кулына керосин фонаре тотып. Кадрәк ат абзарына таба китте. Барысы да аңа иярделәр. Солтан бусагага утырды Зурлар тәртәләре белән кара-каршы куелган арбалар арасыннан Чулпан йолдызына таба киттеләр Кадрәк белән һидиятулла жирдалар астыннан арата эченә узды. Башта үз атларын йөгәнләп чыгалар инде Колхоз рәисе, партком Михай капка араталарын дөбердәтә-дөбер- дәтә тимер атламалардан җиргә суырып төшергәндә, кәнүшни өе артыннан бер төркем кешеләр килеп чыкты. Солтан куркып китте, аягына басып, ишек яңагына сыенды Егетләр икән. Туры клубтан килгәннәр Ул гармунчы Илгизәрне танып алды баяны култык астында Флоттан былтыр кайткан, ә тельняшкасын ташламаган. Пин- жәк эченнән клубка гына киеп йөри Анда да бәйрәм көннәрендә яисә сөйгән кызы Таифә белән очрашасы көннәрдә генә кия Егетләр күп иде Араларында олырак мәктәп укучылары да бар Кайберәүләре күсәк тоткан — читән казыклары Бая Фәттахлар читәне әнә ник шыгырдаган икән Шуннан коралланганнар Солтан баскычтан алар янына төште Илгизәр аннан — Монда кемнәр бар. брат?— дип сорады Солтан санап чыкты Илгизәр, пинжәген салып. Солтанга япты да баянын баскыч читенә куйгач: — Тотсыннар капчыкларын!— дип кычкырды — Палундра. егетләр! Атларны бирмибез. Делай, как я! Тельняшкасының җиңнәрен сызгана-сызгана. ул арбалар арасыннан алга йөгерде Бүтәннәре дә аннан калышмады Тынлыкта мышнаулары һәм түфлиләренең дөпелдәве генә ишетелә. Абзар мәйданы читенә җиткәч Илгизәр иң кырыйдагы арба тәртәсенә ябышты да алга этеп китте — Урап ал. егетләр, урап1— дип кычкырды ул һәм карлыккан тавыш белән —Ур-ра-а'—дип сузып җибәрде Яссы даймон һәм озынча кытай кесә фонарьлары кабынды. Егетләр аларның нурларын арата капка төбендәге кешеләргә төбәделәр. Егетләрнең күбесе. Илгизәр кебек үк. арбаларга ябышкан: кайсысы сөйри, кайсысы этә. Ат абзары түбәсеннән күгәрченнәр тузгып күтәрелде Солтан ындыр табагындагы амбарлар келәтләр ягында да кош канатлары шапылдаганын ишетте Егетләр атлар чыгасы юлны арбалар белән киртәләде Ул да булмады, арттан һәм яняктан ике • Белорусь» тракторы ике йөк машинасы килеп туктады Фара утлары ат абзары мәйданын яп-якты итте Йолдызлы күк. курыккан шикелле, югары сикерде Йолдызлар качып бетте Югарыдагы ай белән түбәндәге Чулпан йолдызы гына урынында калды Автомашиналардан, тракторлардан кешеләр сикерешеп төште. Егетләр генә түгел. Солтан хәтта тәкъва карт Сәлимҗан бабайны да таныды Почта йөртүче Пәрхигә хәтле бар Болар гынамы—тумыштан сукыр гармунчы Нур да шунда Фара утларының юан көлтәләре кесә фонарьларының пычактай айкалган нурларын тоныгайтып калдырды Җирдән тузан болыты күтәрелде Абзар алды биек буадан аркып аккан язгы ташу шикелле шаулый иде инде Аратирә колакны ярырдай ярсу, уттай кайнар сүзләр ишетелгәли •— Атларга кагыласы түгел' — Атларның ни гаепләре бар? Чәрелдек тавышлы бер апа да сөрән салды. — Лутчы сыерымны алыгыз, ат җанкайлар җанын кыймагыз — Оятыгыз кайда7 ' — Сугышка да уптым илаһи алып китмәделәр — Ахырзаман җиткән мәллә ул хәдәрле7 ' — Җәмәга-а-ать! Арада диңгез бүресе Порфирий тавышы барысыныкына караганда да ачыграк ишетелә иде Аратаның ачык капкасыннан атлар томырылып чыккач Солтан баянны күтәрде дә караңгы ишек авызына чигенде Атлар аңа барысын да таптап, изеп үтәр дә канатланып, очып китәр шикелле тоелды Арбалар баррикадасына җиткәч, иң алдагылары үрә басып, һаваны алгы аяклары белән дөмбәслидөмбәсли янга янтайдылар. Аларның кешнәүләре бар тавышны басты. Араннардагы колыннар, кырыкмыш тайлар да аваз салды Аларның кешнәве яңгыравык, өзек- өзек һәм хихылдап көлгәнгә охшый иде. Уң кул якта чатнап пыяла ватылды Маймыл таеның бүтән атлардан тыелгысыз гайрәте белән аерылып торган мәгърур кешнәве Солтанның аркасын чемердәтеп 92 җибәрде Ул Маймыл таеның аран тәрәзәсен бәреп ватканын аңлады Солтан инде берни күрми ишетми кебек, күз алдындагы бу хәлнең куркыныч бер нәрсә икәнен генә аңлый Кайчагында клубта кино караганда шулай була: тавыш кинәт бетә, ә ак пәрдәдәге снарядлар шартлавы, кешеләр үлүе, йортлар җимерелү дәвам итә Андый чакта олы ф кешеләр, стенадагы тишектән сибелеп чыккан һәм калтырап торган 3 утка карап, бер генә сүз кычкыралар Сапо-о-жник' >• Солтанның да = хәзер шулай дип кычкырасы килде Тик тавышын кемгә юнәлтергә Z икәнен белмәгәнгә генә тыелып калды Атларның яллары тузгый, кой- £ рыклары айкала, янга сикергән, тибешкән чакта тоякларындагы дага- ; лары ялтырый Атлар барысы бергә менә-менә ялкын булып кабы- g нып китәрләр дә яллары ялкынга әверелер кебек. 3 Солтан карашы белән бабасы Кадрәкне эзләде Ул күренмәде Ба- | рысыннан да югарырак —гармунчы Илгизәр арбага менеп баскан * Егетләрне абзар капкасы каршысын уратып алган арбалары бер генә а. атны да боҗрадан үткәрерлек түгел Юл бикле. Тимергә атланган ки- * леш атларны алданрак ерып чыгарга өлгергән Кадрәк Солтан янына е чаптырып килде, күрәсең нидер кычкырды Аннан атыннан шуып * төште дә фонарен өреп сүндерде, аны эчкә кертеп чыккач, ишекне н бикләде. 2 — Өйгә кайт.— диде ул һәм яңадан Тимергә атланды. Атлар арасыннан уполномоченный белән колхрз рәисе, парторг та килеп чыктылар Ничек тапталмыйлардыр Хәер. Солтан атларның басып торган зур кешеләргә генә түгел, алга егылып төшкән малайларга да басмаганын яхшы белә. Уполномоченный Ноль бөтен, яшел фуражкасын учына йомарлап. югары күтәрде дә — Ти-иха-а!— дип кычкырды Әмма шундук буылып ютәлләргә тотынды тамагы тыгылды, күрәсең Аның каршысына председатель чыгып басты -— Туганнар’— диде ул. Тик аны да тыңларга теләмәделәр — Җәмәгать, җәмәгать. дип сөйләнә-сөйләнә Илгизәр күршесендәге арбага Шәмәй карт үрмәләп менәргә тырышты аны да күрмәделәр Фәкать ләм-мим эндәшмичә Илгизәр арбасына менеп баскан сукыр Нурны гына күрделәр, аны тыңларга әзерләнделәр, сүзсез тын калдылар. Мәйдан тынычлана төште Атлар гына буылып пошкыра, өздереп кешни һәм ярсып тибенә иде Нур йөзен шул тавышларга каршы куйды һәм калын кара чәчен озын бармаклары белән артка тараштыры п — Карагыз әле. егетләр'— диде - Бүген сезне мин булып мин дә ачык күрәм Барыгызны да күрәм. Сорыйсым гына килә намусыбыз бармы безнең, юкмы, ә? Әгәренки булса, атларны алып киткәчтеннән суң ары табан нишләрбез инде, ә? Аны уполномоченный бүлдерде: — Төш аннан!—дип кычкырды ул — Төрмәгә эләгәсең килдеме әллә?— Ул арбага менәргә талпынган иде дә. каршысына егетләр басты. юл бирмәделәр Халык тагын берара тавышланып, гүелдәп алды — Мин болай да төрмәдә инде— дип дәвам итте Нур.— Караңгылык төрмәсендә. Ие . Кем син — күрмим, шулай да таныйм: уполномоченный Ноль бөтен Әйт әле. иптәш уполномоченный атларны апкитәсезме? — Моны мин кушмадым. Ил сорый Колхоз идарәсенең карары бар Бездән генә түгел, бөтен районнан җыялар Задание — мең баш ат Иртәнге унга һәммәсе пристань янына җыелган булырга, беренче партиясе баржага төялгән булырга тиеш. —■ Беләбез: бездән утыз биш ат. районнан мең ат. Ә ат җигүдән мәхрүм калган мең ир-егетне санадыгызмы суң? Аларны да шул баржага төяп апкитегез!— диде Нур. Уполномоченный җавабын уйлаган арада председатель телгә килде - Атларга алмашка безгә тиздән трактор кайтарталар, җәмәгать! Сүзгә Шәмгун карт кушылды — Ихтимал, кайтартырлар да. Кызыл кар яугач. Минем мүкләк сыерымның сөтен кибеттә сатарга кайтарган шикелле Мин. карт җүләр, яңа бидоннар алып кайткан булам тагын' Дәррәү көлү яңгырады. — Рәхәтлеккә чыдый алмаганнан түгел ләбаса, туганнар!— дип өзгәләнде председатель.— Яшермим, мин сезнең алда кыямәткә тиклем винават калам Үтмәс пычак белән салып суегыз, әмма дә ләкин илгә ит кирәк Рязань өлкәсе бөтен илгә өлгерлек үрнәге күрсәтте. Әнә күпме малларын дәүләткә тапшырып бетерделәр. Артка калмыйк. политик өлгергәнлек үрнәгенә иярик Ие. илгә ит кирәк, валюта кирәк Әмма дә ләкин Да' — Минем сүзем бетте.— диде Нур һәм Илгизәргә баш кагып: — Калганын син әйтеп бетер, яшьти.— дигәннән соң аягын шудырып кына алга атлады Аңа астан кул суздылар, күтәреп төшерделәр. — Әйтеп кал — диде Михаил Кукушкин Илгизәргә.— Тик бел: үзең утырган ботакны үзең чаптың син. малай Позор комсомол секретаре була торып, шушындый мәйханә оештыргансың. — Аны сез чаптыгыз. Михай дәдәи,—диде Илгизәр. Аннары халыкка баш иде — Гафу итегез, иптәшләр. Без атлар артыннан авылдан китәбез. Бөтенләйгә китәбез. Әйткән сүз — аткан ук. егетләр!— дип кычкырды ул. — Әйткән сүз — аткан ук!— дип кабатлады егетләр Халыкны аралап, атларга каршы киткән егетләрнең ниятен һичкем аңышмый калды Алар ниндидер сүз куешкан, монысы ачык. Ләкин нинди сүз икәнен белмәгәч, ни кылсыннар соң? Ә егетләр ягымлы эндәшә-эндәшә. атларны муен асларыннан кашыйкашый. сыртларына йомшак кына суккалый-суккалый. тузгыган ялларын тарый-тарый тынычландырдылар да. кошлар шикелле җиңел генә талпынышып, аларга менеп атландылар. Солтан, ник икәнен белештермәстән. ат өстенә төз. матур итеп атланган җайдакларны санап чыкты. Алар унбиш иде Кайберләре ат ялларына ак кулъяулыклар бәйләп өлгерде Сөйгән кызларының бүләкләредер инде. Алар арасында Шәмгун карт та титаклап йөренде Ул үзенең бурлы алашасын эзләп тапты да. муеныннан каккалап, шикәр шакмагы каптырды. — Хуш инде, җанкай, хуш.— диде ул аның танавыннан сөя-сөя. Илгизәр: — Юл бирегез!— дип боерды. Ул да атта иде Арбаларга җан кердемени көпчәкләр дәррәү кузгалды, күчәрләр шыгырдады, тәҗе чылбырлары зыңлады Җайдакларның кайсысы алга чыкты, икенчеләре атларның әле йөгән кимәгәннәре һәм җайдак атландырмаганнары артына төште. Арата каршысын уратып алган арбалар арасыннан атлар елгадай агып чыга башлады — Фарватерны тәки ачтылар.—диде Порфирий. Илгизәр Солтан янына юыртып килде — Гармунны бир әле. энекәш. — диде ул. Солтан аңа башта пинжәген. аннары баянын бирде — Сау бул. энекәш. Онытма, яме'— диде Илгизәр, һәм пинжәген кигәч баянының каптырмаларын ычкындырганнан соң. ике яктагы 94 каешларын иңбашына салды да. күрекне елатырдай сузып торып җибәргәч, җыр башлады Олы юлга чыккан чакта Күтәрелде тузаннар Я кайтырбыз, я кайтмабыз. Сау булыгыз, туганнар! ♦ Хат ташучы Пәрхи = — Хат языгыз ыщтубы!—дип кычкырып калды. Аларның ни уйлаганын җыелган халык шунда гына төшенде. н Кайсыдыр:’ | — Сугышка китәләрмени!—диде. ~ Шулай җырлый-җырлый. атка атланган егетләр караңгылыкка ? кереп киттеләр дә Ногыртлы юлына төштеләр һидиятулла иң алдан, ч Кадрәк иң ахырдан барды Атлар башта юырттылар, аннары буталы- * шып, кушаяклап чабуга күчтеләр. Аларны ат абзары янындагы халык сүзсез калып, ә хәвеф көт- < кәндәй йокламаган авыл өйләре тәрәзәләрен балкытып озатты Күк- § тәге эре йолдызлар әүвәлгечә тере җемелдәшә иде инде. Солтан Чул- < пан йолдызының офыкка тияр-тимәс түбәнәйгәнен, кызаруын ис- ь кәрде » Колхоз рәисе кешеләрдән яшермичә, уңайсызланмыйча елый а иде. — Гомерем буена винават... Гомерем буена винават.— дип кабатлады ул. Шул китүдән авыл егетләре кайтмады. Атсызлыкка дучар ителгән авыл әлеге җайдак-егетләрсез дә калды. Бераз вакыттан соң аларның ата-аналарына. сөйгән яки күңелләре төшеп өлгергән кызларына сәлам хатлары килә башлады Алар бөтенесе дә Себердәге Усть-Илим дигән җирдә су электростанциясе төзелешендә эшли булып чыкты. Кайберләреңә җавап төсендә кызлар үзләре дә шул тарафка чыгып киттеләр. Солтан ул төнне, арыса да. Чаныш бабасы белән сөйләшеп ятты Булдыра алганыңча, күргәннәрен сөйләде. — Син нигә килмәдең соң? — дип сорады ул бабасыннан. — Атлар белән саубуллашыр иең. — Дөньяда картлар күрергә теләмәгән нәрсәләр дә була. улым.— диде аңа Чаныш бабасы — Син күргән дә бик җитеп торыр. Тик күргән- нәреңне онытма, яме7 — Ә атларны алып киттеләр ич инде, бабай. — Киттеләр.— диде Чаныш бабасы авыр сулап.— Тик алар гел булмаса да бер кайтырдыр әле. — Кая? Авылгамы7 — Анысы юк инде. Ә менә хәтереңә әйләнеп кайтырлар Шул чагында син аларны кире куа күрмә, яме? Солтан ул вакытта: — Ярар, бабай.— дисә дә. соңыннан барысын да оныткан иде... Хәзер исә ул. 'Искә төшерер өчен шушы кабергә капланып калу кирәк булды микәнни7 >— дип уйлады Күрәсең, кешенең кабергә кергәч тә үкенеп исенә төшерер нәрсәләре дә каладыр X Умарталыктагы ташландык подвалга кереп калган Зур балык бөтен тәненең кайнар авырту белән тулуын, үзенең ярсыз-нисез, караңгы дәрьяга кереп китүен тойды Аның каны салкын пычкы кыл урталай телгән йөрәгеннән саркып, ләм буенча елгага таба сузылды. Зиһененең инде мәңге эремәслек калын боз белән томалана барганын сизгән Зур балык үз канының елгага агып төшүен күреп өлгерде. Инде барысы да беткәнен, үзенең аяк астындагы җир. баш очындагы кояш кебек үк. япа-ялгыз калганын аңлаган Кадрәк сөялле учын балыкның салкын күзеннән аерды. Чаныш тарафына юнәлде. Ни пычкы үкерүен ишетмәде, ни ул тараткан төтен исен сизмәде Барып җиткәч. Чаныш иснәргә өлгерми калган соңгы миләүшә чәчәген иелеп иснәде. Түбәннән туфрак исе генә күтәрелә иде Кадрәк үзенең болай иснәвен кемдер күрүдән шикләнеп, арттагы кешеләргә борылып карады Беркемнең аңарда эше юк иде Пычкы үкертеп, ул тынган арада бер-берсе- нә кыска сүзләр кычкыргалап, зур балыкны турыйлар. Ул атасының гәүдәсен сузып яткырды, кулларын тынсыз күкрәгенә кушырып куярга үрелгәндә атасының сары бармаклары арасындагы яшел үлән сабакларын абайлады Чаныш учына бер чеметем туфрак кыскан иде Кадрәк: Миңа . —дип уйлады. Кеше үз каберенә туфрак салалмый. Кадрәк атасының туфрак кыскан кулын үзенең уң учына куйды, авырттырмый гына аның салкын бармакларын язды Җылы туфракны. атасына караганда да катырак кысып, тыгызлап йомарлагач, уң як кесәсенә тыкты. — Үзем салырмын.— диде ул. Кулыннан туфрак тузанын каккач. Чанышның күзен йомдырды. Аның күз кабаклары салкынча. ә маңгае җылы иде әле. Кадрәк. чигенеп. корыган имәннең шома кәүсәсенә сөялгәч, умарталыкка карады Арбасын сөйрәгән килеш Тимер төшеп килә иде Күзен яшь элпәсе каплаган. күрәсең,— ат ике. өч булып, ә керфек кагып алгач, шәүлә булып кына шәйләнде Гүя Кадрәк көтүләрдә көткән, эшкә җиккән, каплатыр өчен айгырлар янына алып чыккан, колыннарны төлкенекедәй купшы койрыкларын тырпайтып имгән чакта ипи кыерчыгы белән сыйлаган, суярга озаткан яисә чалыр өчен үләксә базына куган, ә бер чакны көтүләре белән баржага илтеп тапшырган атларның һәммәсе. Тимергә әйләнеп, аның каршысына килә. Кадрәкнең карашы умарталыкка күчте. Алары берсеннән-берсе матур өйләр кебек Андый йортлар хәзер авылда күп Күзен сөрткәч һәм бу саран күз яшенең инде тәгаен соңгысы икәненә ышангач, ул агачларга карады Алар монда күп. Ә авылда сирәк. Умарта оялары шикелле матур өйләрне көчәнмичә салып керергә өйрәнгән авылдашлары агач утыртудан бизде. Иманнары корый башлаган халык белән ил баскан дошман гына агач утыртмый Ә Кадрәк һич югында тагын бер агач утыртырга өлгерер әле. Соңгысын, атасы каберенә Имән утыртырмын инде,— дигән карарга килде ул.— Ә аңынчы бусын — корганын кисеп аударасы булыр — Нишләгән ул? Кадрәк янына килеп баскан тракторчы егеткә күтәрелеп карамады — Вафат булган,— диде — Үзем дә күмешермен. Кадрәк бабай. — Алайса атны бор. Ринат Егет. Чанышны әйләнеп үтеп, үрәчә белән кабык арасына кыстырылган дилбегәне тартып алды, ат белән арбаны кайтыр якка борды — Күтәреп салырга безнең көч кенә җитмәс,— диде егет һәм балык янында кайнашканнарга карап сызгырды. Аны ишетмәделәр Фәкать Пәпәй генә күреп алды Ул. кабаланып, янындагыларга ишарәләде директор игътибар иткәч. Кадрәкләр тарафына төртеп күрсәтте. Тракторчы егет чакырып кул изәгәннән соң, балык заводы директоры ризасыз гына аларга таба кузгалды, бер-ике мәртәбә борылып. Пәпәйне чакырды, тегесе аңа иярде. Ә шофер зур балыкның койрык очын кистерә иде инде. Кисеп чыгарганнан соң пычкы моторың сүндерде, тураеп, корсагын бүлтәйтеп, билен язды, җәйпәк кепкасы белән маңгаен сөртте. Шунда гына янында кеше юклыгын шәйләде, якягына башын боргалады, аннары аларга карады да балык кисәгенә утырып, папирос кабызды, нидер мыгырдады ♦ Умарталык тып-тын. Кадрәкнең әллә колагы гөжли идеме, әллә и шулай бал кортлары гүлиме икән, ачыклыйсы килмәде — Ни булды9— дип сорады директор килеп җитәр-җитмәс. Кадрәк тә. тракторчы егет дә эндәшмәде. Кадрәк арбадагы сусыл з печәнне буйдан-буйга кабартып чыкты, ә Ринат, хезмәт иткәндә күнек- * кәнчә. Чанышның костюм-чалбарын пөхтәләп төрде, җирдә сузылып ® яткан каеш белән төйнәде ч Директор. — Ни булды?— дип кабатлады. Ни булганын мәеткә карап түгел, бәлки Пәпәйнең. йоннан бәйләгән керле баш киемен салып, күкрәк ту- < рысында учында йомаргалавыннан гына аңлады Директор эндәшмәде. 7 Ни әйтсә, нишләсә дә. соң һәм файдасыз. Ул шуңа төшенеп, алданрак < китә алмавына үкенде. Булган эшнең җиле аңа да кагыла, ә бу — артык ь мәшәкать кенә түгел, начар фал да Кайдадыр аңа да җавап тотарга туп ры килер — монысы тәгаен билгеле Акланыр анысы. Моңа гына башы л җитәр, сүзе үтәр. Чаныш картның нияте аның турыдан-туры вазифасына капма-каршы булган икән, үкенеч тә, куркыныч та юк. Карт үзенчә сукалады, аның беркатлы балалыгын аңларга да мөмкин, ләкин ул да үз мәнфәгатен генә каермады бит. Ни хәл итәсең — шулай килеп чыкты инде. - Барыбыз да бер үләсе .— дип уйлады ул үз-үзен тынычландырырга. юатырга теләүдән бигрәк, акланырга тырышып Шуңа күрә аның: — Да-а.— диюдән гайре бүтән чарасы юк иде Пычкысын кабинасына куйгач, алар янына шофер да килеп басты. Директор аңа иңбашын җыерып, кулын җәеп күрсәтте янәмәсе. нәрсә инде бу? Шушы да булдымы эш9 Безнең ни катнашыбыз бар9 Бу ишарәне шәйләгән һәм аңлаган Кадрәк: Шулай инде: кемгә сарык. кемгә тун’ .— дип уйлады. — Балык дип инде ул хәтле. — диде шофер.— Барыбер үләсе иде инде ул. Пәпәй әле балыкка, әле мәеткә төртеп күрсәтте дә. үз йөрәге турысына кулын куйды, башын чайкап, директорга һәм шоферга ярсу төстә йодрыгын изәде. Тракторчы егет: — Салыйкмы инде?—дип сорады. Кадрәк баш какты. Ул дилбегә тотып торды, калганнар сүзсез, әмма үзләренең кирәге чыгуларына, әле менә болай да итә алуларына канәгать төстә мәетне җирдән күтәрделәр, көч килмәсә дә көчәнгән булып. сулышларын тыеп һәм уфылдап, арбага салдылар. Директор атлый-йөгерә барып зур балыкның бер кисәген күтәреп китермәкче булды, тик көченнән килмәде. — Ярый, без киттек.— диде Кадрәк. Ул боларның нишләгәннәрен генә күрмичә, ни уйлаганнарын да белеп торды. Ул сак кына дилбегәне какты һәм йомшак тавыш белән: — Но-a. малкай.— диде. Ат башын тәртәнең икенче ягына борды. Кадрәк. үзе күрмәсә дә. аның күзендә Чаныш чагылганына икеләнмәде. Менә ат алгы уң аягын күтәрде, бөтен буена сузылды һәм. камыт баулары, аркалык белән түшлек тартылса да. тәртәләр киерелсә дә. арба урыныннан кузгалмады Кадрәк ниндидер тоем белән аның тере Чанышны ни гомер җиңел генә тартып йөртүенә карамастан, үле Чаныштан куркуын аңлады Шуның өстәвенә, арбада Чанышның җансыз гәүдәсе генә түгел, ә бәлки 7. «К. У ■ № 12 97 аның сүнгән зиһенендәге зур балыкны мәңге яшәтәсе килгән матур хыялы да ята иде Елыйсылары килсә дә. тамагына укмашкан еламаска кирәк дигән каты төергә буылып, Кадрәк тагын: — Пчо!— дип чөңгерде Ат Зур балыкны тарткандагыга караганда да ныграк көчәнде Биегәндәй. дүрт аягында да таптанды Эре тояклары астында җир дөпелдәде. һавада дагалары ялтырады Ялы кабарып тузгыды. Койрыгы таралып күтәрелде Кадрәк ике куллап үрәчәгә ябышты. Аннан күр- мәкче. арбаны арттан Пәпәй. тракторчы егет этеште Учларына төкереп алгач. Кадрәккә каршы тәртәгә шофер тотынды Директор да йөгереп килде, ул. алга чыгып, атны авызлыгыннан сөйрәде Кадрәк янгарак тайпылды, өне китәрдәй булып, тимер күчәрләрнең көянтәдәй алга бөгелгәнен күрде Киерелгән тәҗе башлары күчәр чөйләрен суырып чыгарды Тәҗе чылбырлары, көтүче чыбыркысы сыман бөтерелеп, алга очты, чыңлап җиргә коелды Көпчәкләрнең тимер кыршаулары купты, тырнаклары чалшая башлады. Алгы көпчәкләр тугымы башларына тиклем туфракка батты. Тик Чаныш һәм аның сүнгән зиһенендәге Зур балыкны мәңге яшәтәсе килгән матур хыялы салынган арба урыныннан кузгалмады Шофер тәртәгә чытырдап ябышкан кулларында күтәрелде дә. арба аша сикереп. Кадрәк ягына килеп төште һәм дилбегәне тартып алды — Но-а-а'— дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән Гүя тамагына кадалган сөякне төкереп чыгарырга теләде.— Но-а-а-а!—дип кабатлады ул һәм. теш арасыннан кысып, атасы-анасы белән сүгенгәч, берничә мәртәбә баш очында айкалган дилбегә очын атның сыртына китереп сылады Тимернең сырт тиресе ярылып китте Ул урында, реактив самолет артыннан аяз күктә сузылган эз шикелле, майлы җәрәхәт агарып калды Ат югарыга сикерде Камыт баулары белән өзәңге шартлап өзелде. Ат киң күкрәге белән җиргә капланды. Дирбиядә буталып. тозакка эләккән карчыга сыман тыпырчынганнан соң. ул аякларын аерып киерелде, башын күтәрергә теләде, ләкин булдыра алмады Димәк, ул шундый итеп яшәгән ки. дип уйлады Кадрәк атасы хакында. аның иманын урыныннан аныңча яшәмәгәннәр бер карыш та кузгата алмый Нишлисен белмәстән. аңлата алмастан. Кадрәк. аягын киң аерып, тәртә арасына басты. Чак кына артка бирелде дә. тирән сулыш алып, арбаны алга сөйрәде Аңа көч биргәндәй. Чанышның гәүдәсе селкенеп куйды Һәм арба тауга каршы җиңел генә кузгалып китте Арба узганда ат ахыргы тапкыр башын күтәрде. — Рәхмәт, әти,— дип пышылдады Кадрәк Тау сыртына менеп җиткәч. Кадрәк туктады Тәртәләрне җиргә куеп. кызган маңгаена учын тидерде Тирләгән кебек иде Юк икән Маңгае коры, бер тамчы да тирләмәгән икән. Ул тагын: — Рәхмәт, әти,— дип кабатлады. Шуннан соң ул каршысындагы ерак офыкка, күз алдындагы якты суга әйләнеп карады, һәм күз алдындагы күренештән бер мизгелгә телдән язды, өнсез калды. Үзенең болганчык, сасы исле майлар сеңеп беткән, әллә нинди тозлар эремәсе агулаган, шакшы чүп-чар белән тулган суына астан саф сулышлы, салкын чиста су ташкыны актарылып, ургым кушыла башлагач. Кояш астындагы елга Җир астындагы елгага эндәште: Әй син. Җир астындагы Дәртле елга, сиңа яхшы булгандыр инде.— диде — Анда, миннән астагы Караңгылык патшалыгында, синең күзең юк иде — бер нәрсә дә күрми яшәдең инде; анда, миннән астагы Караңгылык патшалыгында, синең колагың юк иде — һични ишетми актың да актың Ә миңа монда. Яктылык патшалыгында бары- 98 сы da курена, һәммәсе da utuej'e.ia инде Хэзер, миңа кушылгач, күр инде: кешеләр минем соңгы горурлыгым, соңгы куанычым, соңгы сердәшем булган Зур балыгымны да тереләй турадылар Хәзер, миңа кушылгач, ишет инде, кешеләр мәңгелек зиратта мәңгелек йокыга талган мәетләрне синең атаң — Караңгылык патшалыгыннан чыгарып мәсхәрәли башладылар. Ул мәет кемдер — миңа билгесез, анысын синең * атаң — Караңгылык патшасы белә торгандыр инде Ә мин белгән Зур х балык минем анам — Яктылык патшасы астында башка йөзми инде. « Аның минем йөгерек суымны сафландырып җилфердәгән кызыл саi " ңаклары кипте инде Минем агымымны дулкынлаткан көчле канат- з лары яргаланды инде Тәнемне дулкынлаткан зәңгәр койрыгы шәлпе- ч рәйде инде Аның тыгыз тәне бөгеләсыгыла минем текә борылышла- * рымдагы ярлар буенча үтмәс инде Яшькелт чоңгылларым төбендә төн- ч ге йокыларга сузылып яткан чакта мин аңа тын бишек җырларымны көйләмәм инде Ул минем чоңгылларым өстене җәелгән утлы-яшелле, сасы нефть элпәләрен таратмас инде Аны үземнең кочагымда назлаган < чакларда мин сары комлы ярларымнан ташып чыгар дәрәҗәдә тулула- е рымны юксынырмын инде Минем юксынуым аның Олы борылыш яр- < ларына ышкыла-ышкыла үзенә тиң иптәш эзләп ярсуланган чагында ь сагынуы ише генә булмас инде Нишләтим соң, нинди чаралар табыйм £ соң инде, и Караңгылык патшалыгының Дәртле елгасы! Аның кичә ың- a гыраша-ыңгыраша, ак корсагын ташларга ышкый-ышкый, төптә яткан агач төпләренә тырнала-тырнала йолдызлар шикелле сары уылдыкларын чәчкән вакытта үзенә тиң ата балыкның ак сөтен ничек юксынуын судагы балыклар куркышып күзәтте инде, караңгы ояларыннан керәшәләр моңаеп карады, тугайдагы атлар колакларын шэңкәйтеп тыңлады инде Ә Зур балыкның өлешенә тияр көмеше якын — минем Олы борылышымны чикләгән биек таш буаның аскы ягында гына иде инде Нишләсен соң ул: сагынуына һәм ярсуына түзә алмыйча, үтеп булмастай таш дивар төбендә бәргәләнде Зур балыкның карыныннан ташкындай ургып чыккан үги уылдыкларны минем суым комнар, вак ташлар белән бергә бутый-бутый таш буадагы шарламамнан түбән койды инде Зур балыкның тиңе, әлеге уылдыкларны тойгач, күргәч, ак томандай куе сөтен сипте. Тик аннан ни мәгънә, адашкан тарау уылдыкларның һәммәсен таш буа астындагы вак-төяк гүҗ балыклар йотты инде Зур балыкның тиңе үзе сипкән сөттә сукырайды, чарасыз калгач, таш буага башын орды, үлде, ак корсагын шәфәкъ нурларында алсулатып. Зур елгага агып китте, бер утрауның сай суында калып, бу таңда су күселәренә, ала каргаларга ризык булды инде. Хәзер мин чоңгылларымны сукырайткан пычрак майлардан, суларымны тәмсезләгән тозлы гөрләвекләрдән, агымымны хәлсезләгән таш буалардан, ярларымдагы зират каберләрен актарып, мәңгегә йокыга талган мәетләрне мәсхәрәләгән, соңгы горурлыгым, соңгы куанычым, соңгы сердәшем булган Зур балыгымны тереләй тураган кешеләрдән — мине Зур елгаларны, иркен дәрьяларны пычратучы елга иткән һәммә нәрсәдән курыктым, җирәндем, туйдым, биздем, гарык булдым инде. Хәзер мин синнән оялам инде Чөнки үзләренең сукыр һәм рәхимсез көчләре белән горурланган, уз мөмкинлекләренә мөкиббән булган, тыйнаклык, басынкылыкны танымыйча, бар нәрсәне үзләренә буйсындыру ниятенә бирелгән, шуның аркасында тереклек итүнең гавам тигезсезлегеннән һәм тәртибеннән, шулай ук яшәүнең бөек чуарлыгыннан мәхрүм булу куркынычы астында калган кешеләр сине гаҗәеп мәңгелектән, чиста матурлыктан куып чыгардылар да Кояш астындагы тормышның дөньяга килү, газап чигү һәм улу белән тулып торган күренеше каршысында калдырдылар. Бетмәс-төкәнмәс сагыш, борчылулар ыгы-зыгысы кичерэ-кичерә мин синең назыңны, ялкыныңны, омтылышларыңны тоя идем инде Менә син пәйда булдың Шуннан ни була инде? Синең караңгы тоткынлыгың шакшылык һәм дуамал көч- лардан кадерлерәк тоелмыймыни инде? Син шат яктылык белән ваемсыз куанычка атлыккан идең дә, тик минем чал дулкыннарымның моңсу иңрәвен, ярларымның боеклыгын, агачларның газабын, кошларның хәсрәтен, зиратларның сүзсез картаюын очраттың инде Минем күктәге Олы яктырткыч, зәңгәр күкләр, төнге йолдызлар, яшел үзәннәр һәм күләгәле үрләр, җылы яңгырлар һәм ак карлар, исәннәрнең көлүе, үлгәннәрнең тынлыгы белән саубуллашуым өчен гафу ит инде. Мине, үземнең үлемсез газапларымны һәм синең алда соңгы тәүбәмне дә кичер инде. Әй син, Җир астындагы Дәртле елга, ишетсәң— эндәш, күрсәң — кара миңа биредә кысан, ә сине мәңгелек карыннан, тынычлыктан куып чыгарып, синең чисталыгыңны миндәге шакшылык белән кушкач, .миңа биредә — аккан җиремдә һәм агарга ярамаган урынымда тагын да кысанрак инде Мине караңгы билге- сезлеккә, очсыз-кырыйсыз әйләнешеңә ал инде Хәзердән минем язмышыма саңгырау һәм ишетелмәс булу, сукыр һәм күренмәс булу язган инде». Җир астындагы елга эндәшмәде. Ул буылды, ишелгән ташлар арасында үзенә юл эзләде һәм., таба алмагач, артка ташланды, бердәнбер ачык урыннан югарыга ыргылды Су артканнан-артты Ә сусаклагыч, төбендәге җир катламы өстәмә авырлыкны чыдата алмыйча иңде һәм ныклыгын югалтты Тектоник хәл бозылды Җир һәм таш катламнары хәрәкәткә килде Төнлә катламнар арасындагы ярыктан ургып чыккан егәрле чишмә янында кинетик көч соңгы чиккә җитте һәм төрле якка юнәлеп чатнаган ярыклар буенча тарала башлады Бу турыда суы агып бетеп, юкка чыккан җир асты елгасының түбәсе ишелеп төште һәм аның мәгарәсенә югарыдан су ташкыны томырылды. Сусаклагычның агымы туктап калды, аннары су бер урында әйләнергә кереште. Елганың Зур борылышка кадәрге өлеше алга таба агуын дәвам, итте. ә шуннан соңгы өлеше артка таба чигенә башлады Елга хәзер ике якка ага иде инде! Ике агым кара-каршы кушылган, бәрелешкән урында әйләнмәле зур бүрәнкә хасыйл булды Җир астыннан бәреп чыккан тыгыз газ ташкыны суны шау китереп кайната иде Атасы Чанышның җансыз гәүдәсе салынган арбаны тау маңгаена тартып меңгергәннән соң каршысындагы ерак офыкка, күз алдындагы якты суга әйләнеп караган Кадрәк менә шушы хәлне күрде һәм бер мизгелгә телдән язды, өнсез калды Ул да булмады, гөрселдәгән тонык шартлау тавышы яңгырады. Корыган имәннең туфрактан калкып чыккан тамырларыннан башлап, күккә орынган ябалдашларына чаклы яшен ялтырадымыни агачның кабыксыз кәүсәсе буеннан-буена кыл урталай чатнап ярылып китте. Агачның төп башыннан ике елан сузылышып чыккан һәм капма- каршы якларга шуышып киткән сыман булды — җир дә ярылды. Җансыз атның башыннан югарырак урап, бер очы имәннең сул ягындагы ак ташлы ярны кисте, икенче очы. умарталык подвалының уртасы аша узып, куаклар арасында югалды Подвалдагы болганчык су күз ачып йомган арада юкка чыкты. Ләм баскан яр. корыган имәннең яртысын. җирән тракторны, зәңгәр автомашинаны ияртеп, аска шуа башлады Туралган зур балыкның түгәрәк бүлемтекләре бер-берсен уздырауздыра түбән тәгәрәштеләр һәм суны чәчрәтеп елгага чумдылар. Аннан соң трактор белән автомобиль, иң ахырдан ат төпкә китте. Имән агачы да иярде, уртасына кадәр суга күмелгәч туктады. Кадрәк янына Пәпәй, директор, алар артыннан шофер йөгереп менде. Директорның уң яңагы калтырый, шоферның аягы тотмый иде. Ә Пәпәй ә чуваш Пәпәйнеңтеле ачылды! Ул. чукына-чукына. Ләхәүлә вә лә куәтә дип. мөселман догасы укына башлады Тракторчы Ринат, кул кушырып баскан килеш, имәннең умарталыкта тырпаеп калган өлеше төбендә дөньяның күз алдында үзгәрүен күзәтте 100 Шуып төшкән яр урыны яңа гына туналган сыер түшкәсе сыман кызарып тора иде Атның Чаныш салынган арбаны урыныннан кузгата алмау сере Кадрәкнең аңында күк капусыдай ачылып китте кебек Малларга гына хас сизгерлек һәм зирәклек белән Тимер аяк астындагы җирнең кайдадыр аста ярдан аерыла башлаганын, ә алдында әлегә һичкемгә күренмәгән фәкать үлән тамырларын гына өзәргә керешкән ярык пәйда булуын тойган, ул ярыкны атлап чыгарга курыккан, күрәсең. Арбаны ат менә ни өчен кузгата алмаган икән! Күпер астында бүре торса, ат аңа аяк басмый бит Хикмәт шунда икән Пәпәй, чукынуыннан туктамыйча һәм кычкырып укынуыннан үзе үк куркып, авылга таба йөгерде — Пычкы кызганыч, өр-яңа иде.— диде шофер үз-үзенә — Чаныш картның теләге кабул булды. Балык суга китте.— диде балык заводы директоры Кадрәк аларны тыңламады Ул. арбаның түбән тәгәрәвеннән шик- ленеп. арт көпчәкләр астына таш кыстырмакчы иде дә. кире уйлады: атасы Чанышның исән чагында үзе басып торган урыннан бер карыш та чигенмичә, фәкать алга гына атлап китүче кеше булганын исенә төшерде Өстәвенә, аларның һәммәсе суның сизелерлек артуын, ә елга уртасында торган саен көчлерәк әйләнә барган агымны һәм әкренләп барлыкка килгән чоңгылны күреп алдылар. Су агымы тукталды. Тукталып кына калмыйча, кирегә таба ага башлады Кадрәк елганың үлеп баруын һәм бу үлемнең атасы Чаныш үлеменә караганда хәтәррәк икәнен сизде Сизде генә түгел, бөтен фаҗигасе белән аңлады Чөнки кешеләрнең якты дөньяга бер килгәне кебек, бер китәргә дә тиешлеге бәхәссез. Ә менә агарга, гел агарга, мәңге агарга, фәкать түбән таба гына агарга һәм аккан җирләренә җитәргә тиеш булган елгалар кипсә кипсеннәр, мәгәр кирегә агарга тиеш түгелләр. Әгәр дә елгаларның кирегә агуы мөмкин эш икән, моны атасы Чанышның сусыл үлән җәюле арбада яткан җиреннән торып утыруы белән генә тиңләп булыр иде Ниндидер кодрәт белән елгалар кирегә ага башлаган икән инде, димәк, бу дөньяда кешеләр тарафыннан ниндидер зур хата эшләнгән дигән сүз. Кадрәк тәртә арасына керде дә мәет яткан арбаны авыл ягына тартып китте Күктә — ялгыз тилгән, ә җирдә — ул Барасы юл ерак түгел. Әмма Кадрәк белән Чаныш арасы ераграк Тиздән якынаерлар инде Аралары ике кабер уртасындагы бушлык кадәр генә калыр Бер-берсе- нә сузылсалар, куллары җитәрлек кенә Кешеләрне иң якынайткан ара — каберләре. Алар бер-берсеннән узышып яшиләр. Ә шулай да бер- берсен еракта калдыра алмыйлар үлемне беркем дә әйләнеп узалмый. Үлем һәркемне тигезли Бер-береңне кабердә генә куып җитәргә мөмкин Дөрес. Чаныш хакында Ул булдыра алганнан азрак яшәде-.— дип әйтсәң дә ярый. Эш котылгысыз нәрсәдән озаграк качып йөрүдәмени” Иң мөһиме. Чаныш исәннәр арасында буталып йөрмәде, ә ахыргача барып җитте, соң үлмәде, ә тиз яшәде. Хикмәт гомернең озынлыгында түгел, ә зиннәтле ташлар кебек кадерле булуында Чаныш үз гомерен вакыт белән санамады эшләре белән үлчәде Шулар белән аның гомере үлгәч тә дәвам итә Ул. кайберәүләр шикелле, үлмәс борын мәет булмады Вакыты-вакыты белән аның баш очындагы күк йөзе аяз иде. кайчагында аның кояшын болытлар каплады Максат гомер озынлы- гындамыни? Максат — югарыдагы күкнең, астагы җирнең үзеңнән соң да урыннарында калырлык итеп яшәүдә Кадрәкнең болар хакында уйлап кына калмыйча, башкаларга да сөйлисе килә иде Әмма янында аны тыңлардай җан иясе юк Хәер, бар —әнә. тилгән. Ул да үзенчә гадел корбанына поскан урыннан ташланмый, ачыктан-ачык һөҗүм итә. Давыл да шулай, тузгыр ал дыннан җиле белән хәбәр сала Янгын алдыннан төтен күренә. Чагар алдыннан елан сызгыра Бәндә генә астыртын яный нияте никадәр яманрак булса, йөзендәге елмаю шулкадәр мулрак, сүзе шулкадәр татлырак. Әнә ич. балыкны тартып алыр алдыннан Чанышны мактадылар. балыкның үзен халык байлыгы дип игълан иттеләр. Үзеннән алдарак очкан тилгәнгә карап. Кадрәк: — Шулаймы, тилгән?—дип сорады Тилгән туктады, канатларын җәеп, уктай җиргә ташланды. Күтәрелгәндә Кадрәк аның тырнакларында кыр тычканын абайлады. Шулай,— дип уйлады Кадрәк.— корбаныңа ташланганчы, син туктадың Тычкан, хәленнән килсә, качып өлгерә ала иде-. Ә Чаныш үлемнән качып калырга өлгермәде. Дөресрәге, теләмәде. Электр станциясендәге өлкән диспетчер ток көчәнеше һәм зурлыгының кимүен баш инженерга хәбәр итте. Тегесе, тикшергәч һәм ышангач. моны директорга кереп әйтте Пәпәй авыл кешеләрен Олы борылышка әйдәп йөгерде Халык җәяүләп, автомобильләрдә, атларда, мотоциклларда, велосипедларда тагын умарталыкка ашыкты Бераздан нефтьчеләр, хәрбиләр, район җитәкчеләре, республика башлыклары агыла башлады. Бөтен чаралар белән елганы кирегә — һәрвакыт аккан юлына төшерергә тырыштылар. Су бөтерелмәсе уртасына вертолетлардан авыр тимер-бетон блоклар ташладылар. Ахыр чиктә берничә авиация бомбасы шартлаттылар. Тик берни кыла алмадылар Елга Олы борылыш уртасына кадәр генә агып килә дә. шаулы шарламага әверелеп, җир астына томырыла иде. Шарлама чоңгылы киңәйгәннән-киңәйде. җир бушлыкка убылган- нан-убыла барды, су кимеде Юеш ләмнән, чокырчакырлардагы судан чагылган кояш нурлары ярдан-ярга салават күпере булып сузылды Тау башындагы йомры ташка, тетрәнүдән, ару-талчыгудан бөрешеп утырган Даниил Афтандилович янына, арттан шым гына якынаеп, балык заводы директоры килеп басты — Гафу итегез инде. Даниил Афтандилович. балык та шунда китте бит.— диде ул Даниил Афтандилович аңа боек караш ташлады да торып басты, теш арасыннан кысып. — Яхшы балык иде.— диде — Әйе. балыгы шәп иде. балыгы! .— дип көрсенде директор. — Балык микән’’— диде Даниил Афтандилович.— Балык микән? Сиңа шундый уй килмиме. Эдуард Сәйфелмөлекович без тормышта иң мөһим нәрсәләрдән бизгәнбез. Безнең әлифбабыздагы беренче хәрефләр үзенең мәгънәсен югалтты А хәрефеннән ваз кичеп, я •— ягъни мин» дигәнгә табындык Шуңа күрә яр читендә басып торабыз да — Мин начар эш эшләмәдем Ниятем яхшы иде. — Ә кемнеке начар9 Яхшы нияттән килеп чыккан яман эшләр азмыни?! — Алай икән, безнең үз-үзебезне мөмкин кадәр кыйммәтрәк сатуыбызга юл куймагыз соң. Даниил Афтандилович — Аянычка каршы, син хаклы.— диде Даниил Афтандилович карашын еракка, кичке шәфәкъка төбәп — Әйтә алмыйсыңмы: нигә безгә намуслы кешеләр яманнарга караганда шиклерәк күренә, ә? Без Чаныш картка ышанмадык, ниятенең изгелегеннән шикләндек. Кайчаннан бирле чит батырлыктан йөз чөерергә күнектек икән9 Җавабың юкмы’’— дип сорады ул бераз көтеп торгач — Ә җавап бар. Эдуард Сәйфелмөлекович. бар' Без дөньядагы тәртипне үзебезгә кирәгенчә генә аңларга тырышабыз, теләсә кемне — кешеләрдән башлап, аллаларга кадәр — үзебезгә җайлап үзгәртергә телибез Тик үзебез генә үзгәрмибез Дөресен генә әйткәндә, бу хакта мин хәзер Чаныш карт белән сөйләшер идем Карале, директор, кайда әле ул?— дип. яр буен ура- 102 тып алган һәм үзләреннән алга беркемне дә чыгармаган кораллы солдатлар артындагы сирәк халык арасыннан Чанышның үз хәтерендә уелып калган кыяфәтен эзләде.— Умарталык өендәдер Чакырып кил әле Хәер, чакырма Үзем барам — Үлде ул. Даниил Афтандилович Аны улы Кадрәк. арбага салып. авылга алып кайтып китте * Даниил Афтандилович кан качкан иренен ялап, ышанырга те- = ләмичә: п — Ничек инде ул үлде?— дип сорады. — Егылды да үлде Бик картайган иде ич инде. — Ялгышасың.— диде Даниил Афтандилович карлыккан тавыш § белән — Ул карт түгел иде. ул акыллы иде Ул. минемчә, картлыктан „ үлчәгән Ул акылына, рухына таяныч тапмаудан үлгән — Матур әйттегез әле. Даниил Афтандилович' Ф — Ташла сана' Хәер, нәкъ үзе Сүзебез матур, ә эшебез Кагыл- о. дың исә. кәгазь көле шикелле тарала да китә.— диде Даниил Афтан- * дилович е XI н л Елга, дөресрәге, аның ачык төбе өстендәге һава бөркү иде Эңгер- « меңгер иңә башлады. Мондый һавада Камәриянең кан басымы күтәрелә. башы чатнап авырта башлый. Ләм. су үсемлекләре исе борынны ярып керә. Баш өстендә озынборыннар безелди, черки көтүе бөтерелә. Ыгы-зыгы килеп һәм канатларын кыштырдатып, аларны энә караклары аулый. Зәңгәр ситсы күлмәген киеп. Камәрия җылы һәм коры җирдә утыра, елга төбендәге сулы чокырларның шәфәкъ кан төсенә манчылган чагылышларын күзәтә иде Һәркайда буш моңсулык, билгесезлек. шом хөкем сөрә. Бер кара кырмысканың яшел чебен үләксәсен җирдәге тишеккә сөйрәп кертергә азаплануын Камәрия җентекләп карап торды. Чебен тишеккә сыймады Ә кырмыска аны әйләндерә-әйләндерә сөйри, тарта, йолка бирде. Гүя аның көчәнүен чыдата алмыйча, уч төбе кадәрле җир убылып китте Кырмыска белән чебен, алар артыннан бер чеметем үлән күздән югалды. Тынлыкта ниндидер казыну, чокчыну, кыштырдау авазы ишетелде Камәрия Йомран, ахрысы .— дип уйлады Аның алдындагы яшь әрем дә калтырып куйды, әкрен генә иңә башлаган туфракка ияреп. җиг> астына убылды Камәрияне борчылу биләп алды. Тишек авызыннан бәреп чыккан чит-ят ис куркытты аны Бу ис аның борынына, күкрәгенә тулды. тынын кысты, сулышын буды Кыз тезенә калыкты, сузылып түбән карады, һәм. ни кычкырырга. ни торып йөгерергә белмичә, шул килеш тораташтай катып калды. астан кеше тавышы ишетелә! Ул бу сәгатьне көтеп алды, тавышларның кемнеке икәнен аңлады Шуңа күрә тәнен һәм аңын биләп торган киеренкелек бушанды күңеле түземсезлек хисе белән тулды, йөзендәге кырыс җыерчыклар таралды күзенә елмаю чаткысы кунды Тагын бер кисәк җирнең убыла башлавын күреп. Камәрия мүкәләп артка чигенергә кузгалган гына иде. аның битенә тия язып, тишектән нидер атылып чыкты да. нечкә резинга элеп куелган шикелле. өскә-аска тирбәлеп тора башлады Кош1 дип уйлады ул. аның нинди кош икәнлеген ачыкларга тырышып. Ә таныгач, шатланып — Сандугач!— дип пышылдады «Менә син кайда икәнсең, бәгырькәем!— дип уйлады кыз — Алар белән бергә томаланып калгансың.. Ә сине парың ничек моңаеп көтте! • Кош тыпырчынды, сызгырынды, тишеккә таба талпынды, тагын югары омтылды Шул мәлдә аның янәшәсендә тагын бер кош пәйда булды Анысы да тынычсызланып ыгы-зыгылана, сызгыра, югарыга атыла да түбән томырыла башлады Ниндидер курку тойгысы аларны читкә куды, ләкин алар шундук түбәнәйделәр, шул мәлдә бер чите зур булып эчкә убылган чокырның авызына ук кереп киттеләр Камәрия дә шунда үрелде һәм җир астыннан күтәрелгән кош оясын күрде Ояда сыек көрән-яшькелт төстәге йомыркалар ята. ә кошлар, аларны хәвефтән сакларга теләгәндәй. ояга куна язып җилпенделәр. Ояның кеше учында күтәрелүен күргәч, Камәрия тын гына елмаеп куйды Ә шулай да кыз алдындагы күренеш җанны өшетерлек куркыныч та иде Аның Әни!>—дип кычкырасы килде, ләкин ул авызын учы белән капларга өлгерде. Ул йөрәгенең ярсып тибүен, кагуын гына тойды Әнә. теге чакта, шушы зиратта күккә ашкан шартлау вакытындагыга охшап, аның күз алдында канлы бармаклар, пычрак беләк, аңа текәлгән кара күзләр, кара сөремгә, туфракка баткан чырай, сүзсез кыймылдаган ирен, ап-ак тешләр хәрәкәтләнде — боларның һәркайсы куркыныч төшне хәтерләтә иде Delirium» '.— дип уйлады Камәрия. Ул бу сүзнең әллә кайчан — техникумда укыган чаклардан бирле онытылганнан соң исенә төшүенә гаҗәпсенде. Шул чакта саңгырау дөнья аңа үз исеме белән эндәште. — Камәрия! Теткәләнгән дөньяның меңнәрчә кисәге бер-берсенә ялгана башлады Тишектән, кулына кош оясы тотып, ул байтактан бирле көткән кешесе аның каршысына чыгып басты — Солтан'—диде кыз пышылдап һәм күз яшьләрен керфекләре белән кагып. — Камәрия. Үләннәргә ябыша-ябыша, туфракны тырный-тырный чокырдан тагын берәү үрмәләп чыкты да ухылдап җиргә сузылып ятты, гүя ки ул азатлык белән, яңадан туу минуты белән ләззәтләнә иде. —• Нишлисең син монда. Камәрия7—дип сорады Солтан. Кыз, үзенең биредә ник утыруын аңлаткан шикелле, күкрәгенә кочкан бер бөтен ипине ачып күрсәтте — Бер нишләмим Сине көтәм. Солтан.— диде ул.— Сезне.. —■ Күптәннәнме?—дип сорады Солтан Камәриянең үзләрен кабергә күмелеп калган мәлдән күзәтүен күз алдына китерергә тырышып Аңа оят иде— Күптәннән көтәсеңме7— дип кабатлады ул. — Мең ел бардыр инде.— диде Камәрия һәм. күз карашы белән чокырга ишарәләп:— Нишләдегез анда?—дип сорады Җавап эзләп. Солтан иңбашын җыерып куйды, кулын селеккә- ләде һәм. кош оясына ымлап: — Менә сандугач оясын алып чыктык,— диде Степан, яткан җиреннән авыр кузгалып, аягына калыкты да, Солтаннан кош оясын алып, зелпе куагы төбенә куйды. Камәрия, кызыл чәчәк төшерелгән бидонга ишарәләп. — Мин сезгә сөт тә апкилдем. Эчегез.— диде. Солтан ташка куелган савыт алдына тезләнде һәм йотлыгып эчә башлады Сөт аның төк баскан иягеннән ачык күкрәгенә, үләннәргә, җиргә акты Тыны бетеп, эчүдән туктагач, бидонны каршысына тезләнгән Степанга сузды Тегесе дә туймастай комсызланып эчәргә кереште. — Ипиең дә безгәме7— дип сорады Солтан. — Сезгә. Мәгез, мә Камәрия, ике кисәк ипи сындырып, аларга тоттырды. 1 Саташу (латинча) Безнең монда икәнне кайдан белдең?—дип сорады Солтан. — Карап тордым — Бөтенесенме7 — Бөтенесен — Тегене дә күрдеңме7 Нәрсә турында соравын аңлап. Камәрия баш какты Сез агызып җибәргәч, аны мин сөйрәп китердем бит.— диде УЛ. — Ә ник без сине күрмәдек соң7 Эзләдек сине.— диде Степан.— Кайда идең'' — Ватык кыңгырау артына постым — Томаланып калганыбызны белгәнсең, ә коткарырга кеше чакырмагансың.— диде Степан үпкәләп Камәрия җавап кайтармады — Шул кирәк безгә.— диде Солтан.— Кабер кортлары кемгә хаҗәт? Степан җиргә тезләнгән җиреннән авыл ягына каерылып карады. — Исән чакта мин кирәк идем! Бакчаларын сөрергә, өйләрен бурашырга, каберләрен казышырга Онытканнар. Тереләй күмгәннәр .— дип кычкырды ул. — Хәзер безне тереләй күмсәләр дә таман. Степан Бу чүп кенә. Ә менә үлгәч казып чыгарсалар нишләрсең?— диде Солтан һәм үз соравыннан үзе куркып китте Алар үз-үзләрен казып чыгардылар Ә алар бу кабердә күмелеп калганчы кем иделәр дә менә хәзер — чыккач кем? — Сезгә юынырга кирәк, егетләр.— диде Камәрия Алар моңа кадәр һаман Камәриягә каршы гына басып торалар, артка — балык тотканнан соң көймәдә килеп туктаган ярга әйләнеп карарга базмаганнар иде әле. Хәзер елга тарафына борылдылар һәм дымык пәрдәгә төренгән җирнең тын гына, әмма яшәү билгесе белгертмичә ятуын күрделәр Аның үле кочагында тирән һәм пычрак җәрәхәт ярылып ята иде. Шунда гына тонык гүләүгә илтифат иттеләр Гүя җир ыңгыраша һәм сызлана иде Аеруча тирән ярыннан чак кына күренеп торган инешнең элеккеге елга агышы юнәлешенә капма-каршы якка агып ятуы сәерсендерде. тетрәндерде, хәтта куркытты да. — Боже, ни бу!?—дип сорады Степан — Елга су астына китте.— диде Камәрия тыныч булырга тырышып.— Чөнки умарталык подвалына галәмәт зур бер балык кереп калган Ә кешеләр аны тураклап ташлады Чаныш бабай белән Кад- рәк бабай аны суга җибәрергә теләгән иде Аларны беркем тыңламады Шуның өчен Чаныш бабай — дип Камәрия бүленеп калды, калганын әйтеп бетермәде.— Кадрәк бабай авылга кайтып китте — Ул зәңгәр яулыгын салып, егетләргә сузды —Сөртенегез Тау битләрен, үрләр һәм үзәннәрне кыр. авыл исе белән назлап кына җил исеп куйды Зират урнашкан үргә кичке шәфәкъ нурлары сузылып яткан, ә түбәндәрәк шәмәхә күләгәләр җиргә хуҗа булган иде инде Менә тау кашы артына кояш та батты Аның соңгы нурлары күк гөмбәзендәге сирәк болытларга күчте Елга үзәненә энгер-меңгер төште Ләм баскан түмгәкләр, чокырлардагы сулар кургашындай ялтырый иде әле Елга төбенә акчарлаклар көтүе төшеп кунган, алар әледән-әле кычкырып куйгалады — Рәхмәт,— диде Солтан Камәриягә яулыгын сузып Аның канәфер исләре аңкып торган бу яулыкны керле-тузанлы битен сөртеп буйыйсы килмәде.— Инештә юынырбыз Әйдә. Степан Степан сүзсез генә ризалашты Күкрәгендәге тәреләрне зыңгылдатып. күлмәген салды да җирдәге штормовкасына куйды — Син кайта тор.— диде Солтан кызга,— без сине куып җитәрбез. Олы юлга чык. яме? Яр читеннән аска сикереп төштеләр. Степан лом белән бауны югарыга ыргытты. — Әле көймәне дә карыйсы бар.— диде ул. — Инеш саеккан ич инде. Нинди көймә? Атка салып кайтарырбыз әле. Алар инешкә карап киттеләр Авыр итекләрен сөйрәп, алдан Степан бара Аңа Солтан ияргән Армагаи-талчыкмаган да диярсең: адымнары тигез, җиңел. Ул як-якка каранды, борылып. Камәриягә кул изәде янәсе, бар инде, кайта тор. Камәрия, егетләрне олы юлда көтәргә булып, яулыгын кысып бәйләде, чәчен кыстырды Бер сандугачның тыйнак кына сайрый башлавын ишетеп, аяк очларында гына куакка якынайды, ләкин кошның сагаеп тынуын абайлап, кире чигенде. Җирдә тәртипсез яткан киемнәрне агач тамырына элеп куйды Бармаклары Степан күлмәгендәге тәреләргә орынды. Авызын каплап, бераз уйлап торгач, ул аларны берәм-берәм ычкындырып алды. Әллә киеренкелектән, әллә җаны тынычсызланудан аягы калтырарга кереште. Шуннан соң ул күлмәкләрне тагын җайлап куйды, әмма Солтанның күкрәк кесәсендә шырпы шылтыравын ишетеп, аны да чыгарды. Башта ул тәреләрне кабер тишегеннән генә ыргытмакчы булган иде. Төшереп үк куярга ниятләнеп, тишек читенә утырды һәм. сузылып, эчкә кереп китте Склепка килеп кергәч, кабаланып шырпы кабын ачты. Ләкин шырпылар күп түгел икән, биш-алты гына Шуларның берсен тырнаклары белән чеметеп алгач, ут кабызды Караңгылык чигенде Тонык сары яктылыкта ул стена һәм түшәмнән кала һичнәрсә абайламады әле. Шырпы ялкыны бармакларын пешереп сүнә дигәндә генә идәндә яткан чыраны күреп өлгерде, икенче тапкыр сызган шырпысын шуның очына төртте. Чыра уты дөрләп киткәннән соң, Камәрия чүгәләгән җиреннән генә егетләрнең кайда булганлыгын күрде, алар сулаган һаваны сулады Күңеленә әллә нинди буш моңсулык иңеп керде. Ул тәреләр тоткан учын алга сузып, табут янына килеп басты, һәм аларны капкачка беркетелгән сигез почмаклы бронза тәрегә куйды Ул табуттан курыкмый. анда нәрсә бар икәнлеген белә иде инде. Сары баш сөягеннән һәм яртысы чыра итеп теленгән иконадагы сурәттән генә шикләнде Кием-салым калдыкларыннан, баш сөяге астыннан чыгып торган чәч толымыннан ул сөякләрнең хатын-кызныкы икәнен чамалады Кайчандыр бервакытны ул үзе дә шундый гына булып калачак Камәрия исән-сау чагында күрергә тиеш булмаганны һәм инде үлгәнче оныта алмаячак нәрсәне күрде. Чөнки ул — хатын- кыз, һәм ана карыныннан якты дөньяга чыкканнан соң шушындый мәңгелек тукталышка кереп туфрак булырга тиеш икәнлекне күрү аның язмышына язылырга тиеш түгел. Ул кайдандыр Менә ничек! дигәнне ишетте сыман. Менә ничек' — дип кабатлады кыз үзалдына һәм ислам диненең хатын-кызларга ни өчен зиратка аяк басарга тыйганын аңлады. Үзендә зур газаплар белән дөньяга киләчәк, ә тугач, яшәүне үз тәннәренә кабул итеп елап җибәрәчәк җан ияләре өчен карын йөрткән хатын-кыз мәетләр иленә орынырга тиеш түгел икән... Камәриянең ирененә саран гына елмаю чаткысы кунды. Ул үзе хакында үзенең кайчандыр бала тапкан хатын шикеллерәк уйлануына гаҗәпләнде Ләкин ул барыбер кемдер тапкан, имчәк имезгән, аннан соң газапланып үлгән һәм шушы кабергә күмелгән кешеләрне кызганды Сагыш белән тулы склепны карап бетергәч, ул чыгу юлына борылды һәм. әле һаман нидер эзләнүеннән арына алмыйча күзәтә торгач. аяк астына әллә каян гына килеп чыккан ике еланны күреп ал- 106 ды Еланнар да аңа текәлгәннәр, тагын бер атласа, чагып алырлар шикелле тоелды Аңа еланнар түгел, бәлки үлем үзе төбәлгәндер сыман Камәриянең тыны буылды, учы. кошларның давыл вакытында агач ботагына тырнаклары белән ябышуы кебек, калтырар дәрәҗәдә чыраны кысты Ул чигенде, үкчәсе астына туры килгән кирпеч ватыгы кыйшаеп китте Камәрия тигезлеген югалтып егылды, башы белән * табут почмагына бәрелде һәм аңын җуйды.. = Сандугачлар үз ояларын бөтенләйгә ташлады һәм һәркайсы н аерым ботакка кунды. Оялары аста суына башлады, ә йомыркалары з таң алды йолдызлары шикелле агарып күренә иде әле. Алар бу оя * турысында борнап чыгачак балаларына тапшырасы җырларын бүтән ® сайрый алмыйлар иде инде Ояга төрле яктан биш елан шуышып ч килде. Алар уклары белән йомыркаларны капшап чыктылар, авызла- ф ры зур булып ачылды һәм йомыркаларны ач карыннарына суыра о. башлады Сандугачлар аларга битараф төстә карап тордылар да. ку- < актан күтәрелеп, ерак урманнар тарафына очып киттеләр | Элеккеге сусаклагыч турысында учаклар балкышы уйный иде < Солдатлар паекларын җылыта һәм су төбендәге күлдәвекләрдән ко- н ры кул белән тотып алган балыкларны пешерә иде Майор белән геология эшләре башлыгы сигез кырлы стаканнан ш аракы эчеп, карта уйнап яттылар Керле карталар сусаклагычның кызыл һәм зәңгәр тамгалар белән чуарланган критик сызым картасы өстендә бик җайлы шапылдады. Иртәгә килеп төшәчәк хөкүмәт комиссиясе. бүген аларның кайсысы дурак калганлыгын тикшермичә, һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклаячак. Аларның уртак фикеренчә. бу икәүнең погоны һәм карьерасына куркыныч янамаска тиеш Чөнки алар кушканны гына үтәделәр. Шарламадан ерак түгел кешеләргә соң сулышына чаклы хезмәт иткән Владимир токымлы. Тимер кушаматлы атның пычрак түшкәсе ята иде Өч дистәләп ала карга аның өстеннән күтәрелделәр дә. авыр һәм тук тәннәренә яңа көч алып, ташландык зираттагы ояларына кайтып кундылар Ә бу вакытта Наймушиннарның дүртпочмаклы җыйнак өендә чуар күлмәкләр кигән ак йөзле җиде карчык өч сажин ярым калынлыгындагы кәфенне хәстәрләп куеп, энә җебен идәнгә тидермичә һәм төенләмичә, иртәгә Чанышка кидереп гүргә иңдерәсе ак бәз капла- гычны тегә башлаганнар иде Егетләр чистарынып-юынып килделәр. Алар, бер-берсенең кәефен күтәрергә теләгәндәй, юри кычкырып сөйләшсәләр дә. ихлас бул- маганнарын. үз сүзләренә үзләре ышанмаганнарын аңлыйлар иде Киенделәр, каралып торган тишектән читкә китеп, комсызланып, сөт белән ипи ашадылар һәр тарафта саңгырау тынлык хөкем сөрә иде Чәчәкләр йомылган. яшеллек караңгылык белән кушылган. Тирә-юньдә сүнгән тормыш таралып ята максатсыз, фикерсез, хәрәкәтсез тормыш. Елга суы белән һичнәрсә агып килми, агып китми, агып кайтмый иде инде. Елга үткәннән, бүгенгедән һәм киләчәктән мәхрүм булды; үзен аска — караңгылык һәм тынлык хөкем сөргән урынга тартып алган көч ихтыярына буйсынды Ул җирнең тоба карынына шарлама булып ага һәм астан үзенең Кояшны сагынып елавы турында хәбәр сала иде Кайтырга вакыт җитте Егетләр тордылар, әйберләрен җыйнадылар. Ләкин Степан кинәт артка каерлып карады да. лом белән бавын ташлагач, мәче сыман җилкәсен бөкрәйтеп. ярдан түбән сикерде Тиздән ул көчәнеп югарыга бер яссы таш ыргытты — Тегендә куй!— дип кычкырды ул.

Солтан кая икәнлеген аңлады. Дистә ярымлап таш белән алар теге дөнья тишеген томалап куйдылар һәм билгесез вакытка үзләрен киләчәктә котылгысыз рәвештә көтеп торачак нәрсәдән араладылар Үзләренең яшертен төстә тойган, күргән гөнаһларын үлем чокырына таш белән бастырып калдырдылар шикелле. Степан менгәч, ярдан Солтан сикереп төште. — Ал'— диде ул һәм өскә агач тәрене этеп менгерде — Нәрсәгә бу?— дип сорады Степан. — Үзем беләм. Югары калыккач. Солтан ауган нарат тамырлары актарып ташлаган урынны лом белән чокчыды да, кроссовкасы белән туфракны таптыйтаптый. тәрене шунда бастырып куйды Бу юлы һичнәрсәне онытмаганнарын аңлап, кыйшайган тәреләр, авыш кабер ташлары һәм исемсез каберләрдәге бөкре калкулыклар яныннан үз язмышларын югарыга алып менеп киттеләр. Бөтенләй караңгыланды Күктә Сириус йолдызы балкыды. Иртән Кояш җиле күтәргәнгә кадәр, олы юллардагы тузан басылды. 1986-1988 Казан

Реклама