Макс Гатау

Ид ел-У рал буйларының бәрәкәтле туфрагында татар һәм башкорт халкы күп гасырлар буе аралашып гомер иткән. Бу хәл мәдәниятебезнең төрле тармакларында чагылыш тапмый калмаган, әлбәттә. Язучылар, сәнгать һәм фән әһелләренең бер-берсе белән аралашып яшәүләре нәтиҗәсендә, бигрәк тә Боек Ватан сугышына кадәр, кардәш халыклар тормышын тасвирлаган әдәби әсәрләр һәм фәнни хезмәтләр дөньяга килгән. теге яки бу тугандаш халыкның ку- ренекле вәкилләренә атап әсәрләр иҗат ителгән. Түбәндә журнал укучыларга әнә шул туганлык, иҗади хезмәттәшлекнең ачык бер мисалы булган шигырь тәкъдим ителә. Аны 28 яшендә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган татар шагыйре Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) башкорт шагыйре Г. Сәләмгә (1910—1939) багышлап язган. Макс Гатау хәзерге укучыга аз билгеле шагыйрь. Ул 1913 елда хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районына кергән Тозау авылында дөньяга килгән. Яшьли ятим калган Макс балалар йортында тәрбияләнә, мәктәпне тәмамлагач. Чиләбе өлкәсендәге авыл хуҗалыгы техникумында укый, аннан соң балалар йорты директоры була. 1937 елда Казан дәүләт педагогия институты на читтән торып укырга кергән М. Гатау халык авыз иҖатын өйрәнү, җыр-бәетләр җыю белән дә шөгыльләнгән 1940 194!елларда М. Гатау Курган өлкәсенең район үзәге Сафакү i авылын да урта мәктәп директоры булып эшли. У купыларга тәкъдим ителә торган шигырь Г Сәләм вафат булгач, шул вакытта Сафакүл районында татарча чыгып килгән •Коммунист* газетасында (1939 ел) басылган. Җәүдәт МИҢНУЛЛИН Сәләмгә Чишмәләргә барып су эчкәнне һич онытмыйм. Сәләм дускаем. Төпләренә ятып ял иткәнне Сагына кебек һаман куш каен. Их. күңелле була торган иде Ял иткәндә Урал кырында. Яшьлек истәлеге булып алар Яңгырады синең җырыңда. Чишмәләргә барып су эчсәм дә. Ял итсәм дә каен төбендә. Син юк инде, тик җырларың гына Онытылмаслар халкым күңелендә. Үлдең, шагыйрь. Бишьеллыклар аша Кайнаганда корәш утында. Ә җырларың үлми сакланырлар Кешелекнең алтын фондында

Реклама