Магҗан Җомабаев

Магҗан Җомабаев, казакъ шагыйре Талантлы казакъ шагыйре Магҗан Җомабаев 1909—1910 елларда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый. Ул Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Сәйфи К улаш кебек бик күп татар һәм башкорт язучылары белән аралашып яши. Анын «Чулпан» исемле беренче шигырьләр китабы 1913 елда безнен Казан шәһәрендә басылып чыга. Бу вакытта шагыйрь |9 яшьтә була. Лирик шигырьләр китабы белән бергә Магҗанның зур талант иясе булу даны да киң тарала. Шагыйрьнең икенче китабы да шулай ук Казанда. 1922 елда чыгарыла. Шуннан соң анын тәрҗемә һәм оригинал хезмәтләре, китап булып, бер-бер артлы Ташкентта, Оренбургта, Мәс- кәудә чыга башлый. Шагыйрьнең оныгы Улжан Мвсәлимова —Җомабаева Магҗан турында. «Казакъ әдәбияты» газетасына биргән истәлегендә түбәндәгеләрне нза: «1920-30 елларда Могҗан Җомабаев- ның бик якын дусты, авыр чакларда аның белән бергә янып-кееп яшәүче сөйгән яры — Петро- павыл кызы Зөләйха була Магҗан белән Зөләйха 1922 елда өйләнешә. Шул елда, дусларының киңәше белән, Ташкент шәһәренә барып, анда казакъ халкының күренекле җәмәгать эшлеклесе Солтанбәк Куҗанов белән очраша. 1924 елда С. Куҗанов үзенең шагыйрь дустын Мәскәүдәге югары уку йортына - матур әдәбият институтына озата. 1927 елда Mai җан. укуын тәмамлап, тормыш иптәше Зөләйха белән бергә Казагыстанга кайта. Магҗан беренче тапкыр 1929 елда, Петропавыл каласында кулга алына һәм 10 елга сөргенгә җибәрелә. Зөләйха аны эзләп Карелияга бара. Шул очрашуда Магҗан Зөләйха аркылы Максим Горькийга хат язып җибәрә. Ул М. Горький белән яхшы ук таныш була. 1924 елда анын тәрҗемәсендә М. Горькийның хикәяләр җыентыгы басылып чыга. М. Горький, Mai җанның хатын алу белән, Зөләйханы, үз исеменнән, Мәскәүдәге «Пешков комиссиясы» на җибәрә, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә кирәклеген әйтә. Беркадәр вакыт үткәннән соң, Зөләйха Магҗан янына тагын бара. Бу юлы шагыйрь аңа • Пешков комиссиясы»ннан хат алуын, суд билгеләгән мөтдәтнең җиде елга калдырылуын белдерә. Шушы җиде ел эчендә Зөләйха Магҗан янына — Карелияга ундүрт тапкыр бара 1936 елда шагыйрь, җиде елын тутырып, туган җире Петропавылга кайта. Кайтып бер генә ел үткәч, аны яңадан кулга алалар. Зөләйха соңгы тапкыр ирен Алма-Ата төрмәсендә күрә . Магҗан Җомабаевның тугры яры - Зөләйха әле дә исән. Алма-Атада яши. Аңа инде туксан алты яшь. Шулай итеп, казакъ халкының талантлы шагыйре Магҗан Җомабаев фаҗигале язмыш кичерә. Культ чорындагы авыр шартларда сөргеннәрдә, төрмәләрдә интегеп һәлак була. Ниһаять, алтмыш елдан соң, шагыйрь бөтенләй гаепсез дип табыла, аклана Журналның бу санында аның ин беренче китапларыннан алып 1927 елларда ук минем тарафымнан тәрҗемә ителгән шигырьләреннән бер өлеше бирелә.

Реклама