Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК — ЗУР БАЙЛЫК

Казах һәм татар халкы борын-борыннан ук бер-берсе белән тыгыз аралашып, тел-лөгать. җыршигырь алмашып, кыз бирешеп-кыз алышып, яхшы күршеләр булып тату яшәгән. Халыкларыбызның мондый дуслык- туганлыкка омтылышы җырларда, риваять, дастаннарда чагылган. Казах халкы үз балаларын хәреф танырга, белем-гыйлемгә өйрәткән мәрхәмәтле татар мөгаллимнәренең, мәгърифәтчеләренең кайнар эзләрен хәзер дә саклый. Бу урында казах шагыйре Җакан Сыздыков истәлекләренә күз салу урынлы: «Казах язма әдәбиятын тудырган беренче буын язучыларыбыз турыдан-туры татар әдәбияты осталыгында тәрбияләнде. татар мәдрәсәләрендә белем алды, татар матбугатында чыгыш ясады, татар нәшриятларында китапларын бастырды». Казах арасына килгән татар яшьләреннән сәләтле акын-шагыйрьләр дә күп була Үзара элемтә, иҗади аралашу аларга әдәби мәргәнлек үрләрен яуларга мөмкинлек бирә. Казахстанда икенче туган илен тапкан уртак шагыйребез Мифтахетдин Акмулла моңа бик ачык мисал. Урта Азиядә. Казахстанда булу, анда яшәүче халыклар белән аралашу, дуслашу Габдулла Тукай. Һади Такташ, Мәҗит Гафури, Хәсән Туфан һ. б әдипләребезнең иҗатына көчле йогынты ясавы да һәркемгә мәгълүм. ■■Яңа татар әдәбиятының кәрван башы Габдулла Тукай иҗат юлын Казахстан җирендә башлап, шагыйрь буларак илгә шушында танылган,— дип яза казах әдибе Т Әб- дерахманов — Гомеренең соңгы елларында, казах сахрасына тагын да әйләнеп килгән, дала күренешләрен кызыгып сурәтләгән шигырьләр язган. Тукай казах халык иҗатын бик югары бәяләгән, аңа җылы тойгыларын белдергән Ул казах үләң-җырларының кайнар хисле, матур булуына хәйран калган. Күп кенә казах җырларын яттан белсә кирәк. Шулай итеп, татар шагыйре казах халык рухи хәзинәсенең саф чишмәсеннән иркенләп эчеп, сусынын кандырган, аңардан өлге алган, өйрәнгән. Тик ул ризыгын күп авыз иткән илгә бурычлы булып китмәгән, тере чагында ук шул замандагы бер төркем акыннарыбызга осталык иткән Солтанмәхмүт Турайгыров, Сәбит Дүнәнтаев. Әкрәм Галимов шикелле сәләт-фикер ияләренең сәнгатьтәге юлы, сүз дә юк, Тукайның игелекле тәэсирендә калыплашканлыгы рас» Казах халкы Г. Тукайны бүген дә яхшы белә, әсәрләрен яратып укый. Аның әсәрләре еш кына аерым китап булып чыга И. Нуруллин язган Г. Тукай турындагы повесть та казах укучыларына үз ана телләрендә барып җитте. Казан, Уфа, Оренбург, Җаек, Троицк шәһәрләре исә әле хәзер дә гыйлемгә сусап килгән казах яшьләрен хәтерли. Бу тамырлар тел якынлыгы, күп кенә гореф-гадәт, йолаларның уртаклыгы, яшәгән җирләрнең чиктәшлеге кебек бәрәкәтле туфракка берегеп үскәннәр. Тарих битләрендә без татар мәгърифәтче галимнәре Шиһап Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйрилар белән янәшәдә казах Чокан Вәлихановны. Ибраһим Ал- тынсаринны да күрәбез Чокан Валиханов белән Хөсәен Фәезханов арасындагы дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре күз алдына үзе бер илаһи дөнья булып килеп баса. Аларның язышкан хатларында туганнарга гына хас җылылык, ихласлык, тирән хөрмәт, олы ихтирам сокландыра. Архивларда табылган яңа мәгълүматларга караганда, заманында Казанда укыган казах һәм татар яшьләре демократик, революцион оешмаларда бергә эшләгәннәр, жандарм идарәсенә җавап алырга чакыргач, бер-берсен яклап сөйләгәннәр. Революциягә кадәр үк татар театры Урта Азиягә барган чакта, аны казах интеллигенциясе һәм яшьләре кочак җәеп каршы алганнар, булышлык күрсәткәннәр. К Казах халкының үсешен, һәр яңа адымын татар халкы куанып каршы алган. Шул заман газетажурналларын укыган кеше, бу хакта бик әһәмиятле мәгълүматларга тап була «Аң» журналының 1916 елда чыккан 5 нче санын гына алыйк Шунда басылган «Телләре башка булса да. күңелләре бер» исемле мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимов терки телләр турындагы буталчык буржуаз фикерләргә каршы чыга, казах һәм кыргыз халыкларының милли телен яклый, аның мөстәкыйльлеген раслый Ул халыкларның әдәбиятларын югары бәяләп «Бу халыкның рухында бик куәтле самобытность бар Боларның халык әдәбияты һичбер төрле кабиләнекенә охшамас дәрәҗәсендә бай һәм зурдыр! Безгә әдәби хәзинәбезне баету өчен казах халкы әдәбиятын киң рәвештә өйрәнү тиешледер»,—ди. Шундый нигезле, гадел караштан чыгыл. Г Ибраһимов татар әдәбиятында беренче булып тугандаш халык тормышын яктырткан киң колачлы «Казах кызы» дигән роман яза. Бу яктагы киң далаларда борынгы заманда ук төрле талантлар чәчәк аткан. Алар- ның чыганагы Отрар тарихына, ерак гасырлар төпкеленә барып тоташа. Ул чор дөньяга Исхак әл-Отрари, Исмаил әлЖаухари, Җамал әл-Төркстани, әл-Сыгнаки, әл-Кыпчаки кебек олы фикер ияләрен. Әбү Наср әл-Фараби кебек бөек галим, философ һәм шагыйрь, математик һәм астрономны бирә Унтугызынчы гасыр исә Чокан Валиханов һәм Абай, Җамбул һәм Мохамбет. Ибраи Алтынсарин һәм башка күренекле галимнәрне тудыра. Шулай да казах әдәбиятының чәчәк атуы Бөек Октябрь революциясеннән соң башлана. Ул Сәкен Сәйфуллин, Ильяс Җансүгүров, Баимбәт Майлин, Мохтар Ауэзов кебек күп үзенчәлекле язучыларны иҗат юлына чыгарды. Үзләренең милли әдәбиятларының иң яхшы алымнарын дәвам иттереп, рус һәм башка әдәбиятларның реалистик алымнарын үзләштереп, алар казах совет әдәбиятына нигез ташы салдылар. Революция һәм гражданнар сугышы чорында туган казах, татар әдәбиятларының беренче әсәрләрендә үк рус, казах, татар хезмәт ияләренең азатлык өчен иңгә-иң торып көрәшүләре чагылдырылды: А Таһировның «Алатау», «Ташкын дәрья тармакларында». Ш. Усмановның «Памирдан хат», М. Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында», Г. Гомәрнең «Тупсадан түргә» «Җаңыл», И, Салаховның «Төн кызы». «Имәннәр тамыр җәйгәндә» әсәрләре һ б Казах халкы белән тыгыз бәйләнештә яшәгән, туганлык мәхәббәте саклаган Нури Арслан. Сәйфи Кудаш, Ибраһим Салахов, Мәхмүт Хөсәеннәр Казахстан һәм аның халкы турында аеруча күп, җылы итеп язалар. Сәйфи Кудаш. мәсәлән, «Хәтердә калган минутлар». «Яшьлек эзләре буйлап» дигән китапларында революциягә кадәр мөгаллимлек иткән чагындагы җанлы хатирәләрне бүгенге тормыш белән тыгыз аралаштырып, яңа Казахстанның җанлы, гүзәл панорамасын тудырды. СССР Халык артисты Габдулла Шамуков исә үзенең истәлекләрендә Казахстанның Җаек шәһәрендә чыга башлаган беренче татар әдәби журналы «Әлгасрел-җәдит» турында, Г. Тукай тормышының шушы шәһәр һәм казах халкы белән бәйләнеше хакында язды. Безнең якташыбызны — Татарстанның Әгерҗе районында туып. 16 яшькә кадәр шунда үскән Сабир Шәриповны да — казах халкы бик яхшы белә. Казах совет әдәбиятының нигезен салышкан бу язучы һәм революционерга дипломатка һәм дәүләт эш- леклесенә, Сәкен Сәйфуллинның якын дустына хәзер АлмаАта шәһәрендә һәйкәл куелган. Аның иҗаты һәм тормыш юлы мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелә. Күренекле казах әдипләре үзләренең иң яхшы әсәрләрендә халыкларыбызиың дуслыгын, хезмәттәшлеген югары бәяләгәннәр, аны матбугатта даими яктыртып, элемтәне ныгытып торганнар Сәкен Сәйфуллин егерменче елларда ук «Күкчәтау» исемле поэмасында. -Безнең тормыш» дигән романында бу изге темага мәдхия җырлаган, онытылмас образлар тудырган Ильяс Җансүгүров 1933 елда Казахстандагы социаль каршылыкларны, яңа тормыш өчен барган көрәшне чагылдырган «Иптәшләр» исемле роман язган Анда казах авылында мөгаллим булып эшләгән татар егете Фазыл Җиянгильдинның якты образы зур урын биләп тора. «XX гасыр башында кардәш татар әдәбияты әһелләренең яшь казах язма әдәбиятын тудыруга, казах укымышлыларын үстерүгә хезмәт итүе шиксез.— дип язды Казахстанның атаклы шагыйре Җакан Сыздыков.— Татар мәдәниятының шифалы йогынтысында тәрбияләнгән кеше буларак, мин моны зур ышаныч белән әйтәм. Миңа татар әдәбиятын уку гына түгел, аны казах теленә тәрҗемә итү дә насыйп булды Бу эшем Б Майлин киңәше буенча Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасыннан башланган иде Соңрак бирелеп, Г. Тукай иҗатын казах укучыларына җиткерү хезмәтенә керештек. Аның әсәрләрен яңабаштан уку мине шул кадәр биләп алды ки. «шат яратса да җиһанга, ят яраткан раббысы» дигән юллары тетрәтеп, күземә ирексездән яшь китерде» Татар һәм казах халыкларының үзара бәйләнеше, аларның үткәне, бүгенгесе С. Турайгыров. Т Җароков Г Җомабаев һәм бик күп башка әдипләрнең әсәрләрендә тасвирланган «Без, Көнбатыш Казахстанда туган казахлар, барыбыз да татарлар белән аралашып, җырыбызны уртаклашып үстек,— дип искә ала Җамбулиың әдәби секретаре булган шагыйрь Касыйм Тугызаков.— Татар әдәбияты укыдык, татарча сөйләштек. Соңрак татар әсәрләрен, шул исәптән Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосын да тәрҗемә иттем , ' Казах язучысы, әдәбият белгече Хәмзә Исәнҗанов әйткән сүзләр дә гыйбрәтле «Казах, татарларның әдәби дуслыгы — ул безнең тормышыбыз Шул тормышыбызны образлар аша гәүдәләндергәндә, әсәрләребезгә дә ирексездән татарлар килеп керә. Әйтик, «Якты Җаек» исемле трагедиямдә каһарманнарның яртысы татар лабаса« (шунда ук) Моңа казах халык язучысы Сырбай Мәүләновның «Җырлы Казан», атаклы язучы-галим Бөркет Исхаковның «Казах-татар әдәбиятларының элемтәсе» дигән тирән мәгънәле әсәрләрен дә өстәргә кирәк Чөнки болар бар да халыкларыбызның борын-борыннан килә торган туганлыгына какшамас һәйкәл булып торалар 1936 елда Казахстанның Мәскәүдәге беренче әдәбият-сәнгать атналыгын күрер өчен Казаннан күп кеше китә Алар арасында күренекле язучылар М Җәлил, Ә. Фәйзи. Ф Бурнаш. Ә Ерикәй. М Максуд, атаклы композитор С Сәйдәшевлар була. Казахстан мәдәниятенең үсеше татар әдипләрен шатландыра, онытылмас бер истәлек булып кала Бу хакта Фәтхи Бурнаш «Совет әдәбияты» журналының җиденче санында (1936 ел) күләмле мәкалә язып чыгаХалыкларның күбесендә «Агач тамыры белән, кеше дуслык белән көчле» дигән мәкаль бар Әдәбият, сәнгать әһелләренең үзара бәйләнеше һәм иҗади очрашулары да ихлас дуслар табарга, тормышның катлаулы якларын, кеше язмышларын тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә Андый аралашу иҗатчыларны канатландыра, яңадан-яңа көч. илһам өсти Тәрҗемәче Лирон Хәмидуллин. мәсәлән. Алма-Атада булып кайткач, казах әдәбияты, аның сүз осталары турында дистәләгән мәкалә бастырып чыгарды, хәзер күләмле әсәр язу белән мәшгуль Казах әдибе Шерхан Мортазаев та Казаннан кайту белән РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманчега багышлап күләмле очерк язды, аны «Казах әдәбияты» газетасында бастырып чыгарды Казах галиме У Сөбхан- бердина да казах студентларына Казандагы очрашулары. Кол Гали иҗаты турында лекцияләр укыды, фәнни хезмәтләр язды Дуслыкны ныгытуда әдәби тәрҗемә мөһим урын тота. Ә менә казах һәм татар әдәбиятларын тәрҗемә итү ничек тора соң? Г. Тукай, М. Акмулла, М Гафури, М. Җәлил, һ Такташ. Ә Фәйзи. Г Ибраһимов. К. Нәҗми, X Туфан, С. Хәким. Н. Исәнбәт, Г. Бәширов. Ә. Исхак. Н. Арслан, Ә Еники. Н. Фәттах, А. Гыйләҗев һәм башка күп әдипләребез Казахстанда икенче туган телен тапты. Казах халкы безнең язучыларыбыз- ның исемнәрен тирән хөрмәт белән искә ала, аларның юбилейларына, татар әдәби бәйрәмнәренә багышлап китаплар, махсус җыентыклар чыгара килә. Татар әдәбияты да казах дусларыбыз алдында бурычлы булып калмады. Халкыбыз әүвәләүвәлдән казах әдәбиятын ана телендә укуы белән горурлана, аны үз итте. Мохтар Ауэзов. Абай Конанбаев, Ибрай Алтынсарин, Сәкен Сайфуллин, Җамбул. Габит Мөсрепов, Сабит Муканов кебек халык акыннарын, язучыларын татар укучысы мәктәп яшеннән үк белә, әсәрләрен яратып укый. М. Ауэзовның «Абай» һәм «Абай юлы» дигән роман-эпопеялары да безнең укучы күңелендә онытылмас эз калдырды. Бу дилогияне бездә казах халкының көзгесе дип атыйлар Шуңа күрә Ауэзов, Сәйфуллин романнарының, Абай. Җамбул шигырьләренең татар телендә күп мәртәбәләр дөнья күрүе аңлашыла Проза жанрында эшләп, үз халкының язмышын һәм эчке дөньясын оста сурәтләгән Б Майлин, Г Мостафин, Ә Әлимҗанов. А Кеиильбаев. С Моратбәков, А Сатаев. С. Санбаев. С Бирдеколов, Ә Шынбатыров һ. б казах язучыларының әсәрләрен дә татар китап сөючеләре яратты. Татарстан китап нәшрияты соңгы елларда шулай ук С. Мукановның «Тормыш мәктәбе», Ә Әлимҗановның «Отрар хатирәсе», С. Мо- ратбәковның «Әрем исе» әсәрләрен һәм казах әдәбиятының иң яхшы хикәя-повестьларыннан төзелгән «Дала җыры». «Ак дөя» исемле җыентыкларын да бастырып чыгарды Шәһәрдәге һәм авылдагы мәдәният сарайларында, республиканың газета, журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында татар, рус шигырьләре белән бер- рәттән еш кына казах акыннары М. Үтәмәсов. И. Алтынсарин. С. Турайгыров. Җ Мул- дагалиев, С Дүнәнтаев. К Аманжолов. Г. Урманов, Ә Туктагамбетов. Т. Жароков, А Таҗибаев. С. Сайтов, Д Абилев, К Каирбэков, К. Мырзалиев. М. Әлимбаевларның да әсәрләре урын ала. һәм казах әдәбияты әсәрләре һәр җирдә дә бик теләп, җылы каршылана Казах халкының үзенә генә хас фольклоры, бүгенге әдәбиятында чагылыш тапкан табигатькә, хатын-кызга, матурлык-нәфислеккә, гомумән, тормышка карата гаҗәеп самими мәхәббәте безнең әдәбият сөючеләрне сокландыра, аларның игътибарын тылсымлы рәвештә үзенә тартыл тора. Казах мәдәнияты белән даими таныштырып, рухи хәзинәбезне баетып торган өчен тынгысыз галимнәребездән Миркасыйм Госмановка, Рәфыйк Нафиковка. Әбрар Каримуллинга, Нил Юзиевка, Баян Гыйззәткә, музыка белгече Зәйнәп Хәйруллинага. танылган азучыларыбыз Әхмәт Исхак. Нури Арслан. Зәки Нури. Туфан Миңнуллин, Равил Файзуллин, Лирон Хәмидуллин. Тәүфикъ Әйди. Мәхмүт Хөсәен. Самат Шакир. Миргалим Харисовларга һәр ике халыкның рәхмәте зур. Ике халык, ике әдәбият арасында тамыр җәйгән иҗади аралашу, дуслык мөнәсәбәтләре сәнгатьтә дә күпкырлы чагылыш таба Октябрь революциясеннән соң сәнгатьнең барлык төрләрендә дә бу мөнәсәбәтләр ныгый, камилләшә. 1918 елда, мәсәлән, Кустанайда казах яшьләре «Кызыл кәрван» исемле һәвәскәр театр төзиләр. Тро- ицкидагы татар театры белән якын аралашып, еш кына казах, татар телләрендә уртак кичәләр оештыралар, спектакльләр куялар Казах һәм татар халыкларының ике зур театры арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре бүген дә уңышлы дәвам итә Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры берничә тапкыр Казахстанга барып, республика тамашачыларының мәхәббәтен яулап кайтты. М. Ауэзов исемендәге Казах академия драма театрын да Татарстан халкы күптән белә һәм аның чираттагы гастрольләрен көтә Нигез ташлары 1926 елда салынган бу профессиональ театр чын мәгънәсендә талантлы артистларны, сәнгать осталарын туплаган Ул Советлар Союзында гына түгел, чит илләрдә дә шөһрәт казанган. СССРның халык артисты Габдулла Шамуков кунакларның спектаклендә булганнан соң болай дип язган иде: «Моннан алдагы гастрольләр вакытында күп спектакльләрне, шул исәптән, «Ана — җир ана« пьесасын карап искиткеч куанган идем,— ди ул.— Быелгы гастрольләрнең беренче спектакле «Кан һәм тир., дә ифрат зур тәэсир калдырды. Мондый очрашулар онытылмас эз калдыра, рухи яктан баета». Хөрмәтле аксакал әйтеп калдырган сүз дөрес Кайчан гына килмәсен, каэанлылар өчен бу театр белән очрашу зур бәйрәм. Аның һәр спектаклендә сәхнә белән зал арасында сокландыргыч якынлык, тыгыз бәйләнеш, җылы мөнәсәбәт туа. Татарстан радиосы һәм телевидениесе, матбугат спектакльләрдән күренешләр, өзекләр бирә, рецензияләр язып театр коллективының хезмәтен югары бәяли. Татар һәм казах халыклары арасындагы иҗади дуслык музыка белән җыр сәнгатендә дә күптәннән бирле яши. Композитор Әхмәт Жубанов XIX гасыр уртасында казах җырчысы Җәяү Мусаның Казанга килүен яза. Казан, Уфа, Оренбург мәдрәсәләрендә. мәктәпләрендә укучы алдынгы карашлы яшьләр 1909 елдан башлап оештырган әдәби-музыкаль кичәләрдә казах көйләре дә җырлана. Аларны бергәләшеп казах һәм татар егетләре җырлый. Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгына багышлап Алма-Атада «Казахстанда халык музыкасы» исемле китап чыгарыла. Композитор Латыйф Хәмиди шул китаптагы мәкаләсендә 1930 елда Алма-Атада радиостанция ачылу тарихын яза Беренче радиотапшыруларда татар артистлары Хәдичә Ваһапова, Рәхилә Әлханова, Халидә Хәбировалар катнашып, татар халык көйләре белән беррәттән казах, уйгур, башкорт көйләрен дә җырлыйлар 1937 елда Казанда Татар дәүләт филармониясе ачылгач, казах белән татар музыка сәнгатенең аралашуы тагын да ныгый, алмаш концертлар күбәй- гәннән-күбәя. Мансур Мозаффаровның «Казах кызына». Заһид Хәбибуллинның «Казах дустыма» (С- Хәким шигыре), «Казах кызы сөйгәнем» (Г Сәгыйдуллин сүзләре) җырлары халык күңеленә сеңә. Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсындагы казах егете Сатпаевның җыры да казах җиренә, туган илгә тирән мәхәббәт хисе белән сугарылган. Казахстан композиторларының әсәрләрен Татарстанда шулай ук яхшы беләләр, яратып җырлыйлар. Бәхтиҗан Байкадамовның «Куанам», Латыйф Хәмидинең «Казах вальсы». ■Былбыл»ы, Ильяс Җакановның «Идел-Җаек». Евгений Брусиловскииның «Кил безнең авылга». Шәмси Калдаяковның Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язган «Әниемә» һәм «Кара күзләр, кара кашлар», казах халык көйләреннән «Тургай «Уналты кыз»—болар барысы да җырчыларыбызның репертуарын бизәп торалар «1962 елда ике халык өчен тарихи вакыйга була,— дип искә ала Зәйнәп Хайруллина,— Казахстанда татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы уздырыла. Шул ук елның декабрендә Казахстан язучылары, сәнгать осталары Казанга килә Ул көннәр күңелдә хәзергәчә халыклар дуслыгы бәйрәме булып калды. Роза Багланова, Ермәк Серкәбаев. Фуат Мансуров чыгышлары мәдәниятебез тарихына һич онытылмас сәхифә булып теркәлде». СССРның төзелүенә 60 ел тулу бәйрәмен каршылаганда да яңадан-яңа очрашулар була. Алма-Атада композитор Нәҗип Җиһанов, җырчылар Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев һ. б.ларның концертларын музыка сөючеләр кайнар алкышлар белән каршылый Татарстан халкы Казахстанның әдәби ят-сәнгать осталарын әле бүген дә рәхмәт хисләре белән искә ала. аларның кабат килүләрен көтә Чыннан да. ерак тарихтан килгән бу бердәмлекне, иҗади дуслыкны хәзерге яңарыш чорында тагын да үстерәсе, ныгытасы иде