БЕЗ КЕМНӘН КИМ?

Аның ата-анасы тапкан, мулла кушкан исеме Мәүлет иде Диндарлык аңкып тора, дидеме, әллә башка берәр сәбәп бар идеме — сугыштан соң ул тиктомалдан гына Павел Иванович булып йори башлады. Дөрес, якыннары һәм туган-тумачалары очен ул һаман да Мәүлет иде Әмма паспортына инде яңа исем язылган һәм. табигый, без дә хаттагы адреска шулай дип куярга мәҗбүр идек Мәскэүдә яшәүче ул ерак туганыбызга хатларны, гадәттә, миннән яздыралар Шуңардан файдаланып, мин — кире беткән малай — берзаман конвертка аның элекке, ул үзе яраксызга чыгарган борынгы исемен язып куймыйммы’ Югыйсә бу игелекле, саф күңелле, һәрвакыт көләч абыйга бернинди үпкәм дә. кинәм дә юк иде Ләкин аның ят. яңа исеме күңелнең әллә кайсы җирендә рәнҗү һәм ризасызлык тудырды Әлбәттә, әлеге хат авылга кире әйләнеп кайтты һам миңа туганнардан байтак кына шелтә сүзләре ишетергә туры килде Балачакның тагын бер хатирәсе искә төшә Авылыбызның бер егете армиядән татарчасын -онытып» кайтты Имеш, өйләренә кайтып кергәч — Ани. паставь чемодан на саке — дип әйткән икән Яшьтәшләренә да русчалап кына җибәрә, ди. бу Янәсе, без кемнән ким” Авыл егетләре шул ук конне аңа татарчаны сыналган «ысул» ярдәмендә исенә төшергәннәр Солдат кеше башка алай кыланмас булган Ыгы-зыгы тулы көндәлек тормышның бу бәләкәй һәм ярымкөлке хәлләренә, бәлки, игътибар итмәскә дә кирәктер. Азмыни дөньяда сәер кешеләр” Җаны теләгән. елан ите ашаган, ди халык һәркем үзенә-үзе хуҗа, тели икән — Павел Иванович була, тели икән — башка телдә сөйләшә Гади халык, әлбәттә, бу очракта алдын-артын, ахыр нәтиҗәсен уйлап та җиткермидер. Ләкин шактый зур пост биләгән татар кешесенең, түрә булып алгач күпмедер вакыттан соң Федор Александрович» яисә башка шундыйрак исемгә күчүен ничек аңларга’! Хәер, тарихта андый гыйбрәтләр җитәрлек шикелле Генерал Мансуровлар князь Юсуповлар, Шереметьевлар һәм башка бик күп чукынган морзалар, әлбәттә, моңа бүтәнчәрәк караган, күбрәк үз мәнфәгатьләрен күздә тоткан Ә совет чорында, дәһри заманда мондый исем үзгәртүләрнең нинди әһәмияте бар икән соң” Нәрсә бу — кемнәргәдер яраклашырга тырышумы. үз халкыңның меңнәрчә еллар дәвамында сыналган исем-атамаларыннан. гадәт- йолаларыннан оялу-тартынумы. әллә гап-гади наданлыкмы” Болайга китсә. Америкада бер Кытайда икенче һиндстанда өченче Буркино-Фасода дүртенче исем белән йөрергә туры килә түгелме соң” Еш кына миңа (һәм әлбәттә, башка татар балаларына да) әткә:.- әнкәм кушкан исемне әйткәч. -Ә русчасы ничек була’» — дигән сорау ишетергә туры килә Андый чакта мин Белмим тагын миңа Һиндстанда да Грециядә дә Малайзия һәм Сингапурда да Әхмәт дип дәшәләр иде — дип җавап бирәм Әңгәмәдәшләрем бер мәлгә аптырап калалар Алар минем дә аларныкы кебек үк үзенчәлекле үз исемем булу мөмкинлегенә гаҗәпләнәләр Югыйсә минем Владимирны Вәли дип. Михаилны Мохәммәт дип йөрткәнем юк ич Ә нигә мин. кемнәргәдер ярарга тырышып, руска, японга, финга эфиопка яки кхмерга әверелергә тиеш” Болында һәр чәчәк матур Исемнәр бакчасындагы чәчәкләрнең дә һәркайсы үзенчә матер һәм кабатланмас лабаса” Хикмәт исемдә генә булса икән” Эш нинди телдә сөйләшүгә генә килеп терәлсә икән’! Мин дөньяда күбрәк яшәгән саен берсеннән-берсе гаҗәбрәк хәлләргә юлыгам, яңадан-яңа -ачышлар- ясыйм А «щит Бервакыт Казанның Яңа бистә зиратында заманында республикабызга җитәкчелек иткән партия һәм совет эшлеклеләренең (милләте буенча татарларның) каберләрен ззләп йөрдем Үзем дә инде беркатлы1 Аларның күбесе анда күмелмәгәннәр икән ич' Мәңгелек тынлыкны Арча кырындагы рус зиратында тапканнар Тагын «Кемдә кемнең ни эше бар9» дияргә мөмкин Үз васыятьләре буенча яки туганнары теләгәнчә җирләнгәннәрдер ич' Ә мин. үҗәт адәм тагын кирәкле-кирәкмә- гән сораулар биреп маташам табигый кызыксынуым алдында берүзем гаҗиз булып калам «Теге дөньяга да интернационалист булып китәселәре килде микәнни9 Татарның беренче большевигы Хөсәен Ямашев янәшәсендә ятарга ярамый микәнни9 Ата-ба- баларыбызның каберләре кадерсезрәк дәрәҗәсезрәк микәнни9 Ни өчен соң аларга. һичшиксез зур ихтирамга лаек кешеләргә, хәтта сугыш чорында Казан госпитальләрендә үлгән солдатларның каберләрен юк итеп булса да (бу хакта < Вечерняя Казань* газетасы 1989 ел. 5 сентябрь санында бик ачынып язып чыкты'), мәңгелек ятакны нәкъ менә шушы җирдә әзерләгәннәр ' Сорауларны күп бирергә мөмкин, кайберләренә җавап та табыла торгандыр. Әмма кемдер бу йоланы инде ихтыяри-мәҗбүри традициягә әверелдергәч, югалып та каласың Күңелне нәрсәдер тырный башлый, ризасызлык хисе, каршы әйтү теләге туа Туа шул. туа — әле ярый, тел яшерә торган заман түгел, бүгенге демократия һәм хәбәрдарлык шартларында әйтәсе килгәнне авыз тутырып әйтәләр. Шәхес культы чорларында яки торгынлык елларында дәшә алмаган өчен дә әйтәләр Ил-йортыбызны чистарта-тазарта башлагач, чүп-чарларның тузаннарның, ай-һай, күп җыелган булуы ачыкланды Вак-төякләр шулай җыела башлагач, көннәрдән беркөнне мөһим проблемага әверелә — чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бөтенесе бергә өелә Әйтик, ниндидер бер татар бюрократы үз конторасының вывескасына татарча язуны кирәк санамаган Ә бу кемнедер рәнҗетә, кемнеңдер милли хисләренә кагыла Поездга яки самолетка утырасы авыл әбисе татарча игълан көтә, көтеп-көтеп тә ишетмәгәч, бөтенләй югалып кала • И алла, үз илеңдә дә үзеңчә сөйләшмәсеннәр инде —дип сукрана Авызын-бо- рынын югары градуслы нәмәстәкәй белән буяп алган исерекбаш поездда татарча җырлап кунакка кайтучы кызларга: Тара-бара гызны туктатыгыз'» —дип җикеренә Анысына «тәрбиясез» дип кул селтәдең дә ди. әмма җитди кешеләр җитди рәсми документларда «Чүпрәле»не Дрожжаное га «Биектау«ны Высокая Гора»га әйләндерсә. һәм. татар теле нормаларын санга сукмыйча, ике сүзнең берендә уборка ■ лущить итү». «крс» дип сөйләсә, ничек кенә эчне пошыра әле Вакыт-вакыт вак кына нәрсәләр белән дә үз тормышыбызны үзебез ямьсезлибез түгелмени, юктан гына да яңа проблемалар китереп чыгарабыз түгелмени’ Бүгенге стресслар заманында, юк кына нәрсә өчен дә шырпы кебек кабынырга торган мизгелләрдә эмоцияләрне учка йомарлау, телеңне аркылы тешләп булса да түзү дәшми калу, ай-һай. кыен эш Шуңа күрә җитәкче кешегә һичкайчан булмаганча һәр дәгъва һәм таләпкә ирексездән тиешенчә игътибар итәргә, төпле фикер йөртергә акыллы һәм сабыр булырга туры килә Яман сүгенеп, йодрык белән өстәл төеп үз туксаныңны туксан дип • исбатлаулар- чоры үтте шул инде Тәмам каешланып каткан бюрократ та хәзер алдын-артын уйлап сөйләшә, яңа шартларга ярашырга тырыша Әмма ахмаклыклар әле һаман да дәвам итә Нидән бу болай’’ Асыл сәбәпләре нәрсәдә ’ Кайчан булса да бер адәм рәтле яшәргә өйрәнербезме, ниһаять9 Бөтен ил күләмендә димим, үзебезнең татар хәятында гына булса да заманча тәртипләр урнаштыра алырбызмы’’ Башка милләтләр үз тормышларын үзләренчә көйләрләр, мәсьәләләрне гадәт-йолалары, тарихлары-традицияләре нигезендә хәл итәрләр. Безнең татарның да гасырдан-гасырга күченеп килгән рухи кыйммәтләре күңел хәзинәләре бар лабаса' Шуларны киләчәккә саклап алып бару алдагы ерак заманнарда да үз-үзең булып калу турында сүз бара Бабаларыбыз укыган сабактан яшь. таныш түгел буынның гыйбрәт алырга тиешлеге турында сүз бара Югыйсә бөек остазыбыз Тукай безгә әнә нинди мәрхәмәтсез хөкем чыгарган Татар талкы, син улэргэ мэхкүм инде Бу җан өшеткеч шигъри юлларны укыган саен, мин әллә ничек куырылып киләм Шулай ук бөтенесе дә өметсезмени9 ' Инде шул мескен язмышка дучар булырбыз микәнни91 Әнә бит. Гаяз Исхакый да Ике йөз елдан инкыйраз- дип кисәткән Ике йөз елдан соң онытылу юкка чыгу телдән төшү Әдәбиятыбыз олугларына үпкәләргә нигезебез юк безнең—алар халыкны сөйгәнгә. аның бәхетле язмышы өчен җаннарын фида кылганга, аның киләчәге өчен кайгыртканга күрә әнә шулай әрнеп, ачынып әйткәннәр Гәрчә ул заманнарда милләтебезнең хәле ул кадәр мөшкел булмаса да. кырыс карар чыгарырга җөрьәт иткәннәр Ә хәзер9 Компьютерлар сан артыннан сан чыгара, фактка өстәп факт китерә Нам ал арның берсе дә безнең файдага сөйләми. Татар мәгарифе татар китабы татар театры татар Елдан-ел түбәнгә елдан-ел инкыйразга таба Әти белән әни кешеләр өф-өф итеп үстергән бердәнбер сабыйларын фәннәрне урысча гына укыта торган мәртәбәле мәктәпкә илтәләр Янәсе, без кемнән ким” Туган телендә бишек җыры ишетмичә үскән егет һәм кыз. әлбәттә. - Каз канаты»н яки «Гөлҗамал-ны үз итә алмый Юк. ул русның *Дубинушка»сын. украинның «Рушник»ын. грузинның «Су- лико>сын да җырламаячак Аның игътибарын ата-анасыз ниндидер чит авазлар җәлеп итәчәк Ул гомер буе ерак бабаларының Чыңгыз яулары белән килгән булуы турындагы әкияткә ышанып яшәячәк, чөнки тарих дәреслекләре, тарихи романнар, кинофильмнар, рәсемнәр, симфонияләр — аны уратыл алган бар мохит аның миенә гел шул ялганны сеңдергән. Себердә яшәүче милләттәшен ул мәшһүр рәссам Суриковның Ермакка багышланган картинасындагы кысык күзле, чытык чырайлы кыргый адәмнәр белән тиңләштерәчәк -Татар» сүзе аның колагында гел кушамат булып, сүгенү сүзе булып яңгыраячак Тарих каһәре авыр — нахак булса да авыр Үз халкыңның саф һәм керсез икәнен һәркемгә исбат итеп йөреп булмый Синең хакыйкатьне юкка чыгарыр өчен йөзләгән мәкальләр, җырлар, былиналар китерәчәкләр Гасырлар буена башка халыкларга кимсетеп карарга күнегүчеләр, указ һәм карарларга карап кына, геннарга сеңгән «тарихи багаж»дан тиз генә баш тартмаячак Без ерактан киләбез Фаҗигаләргә юлыга-юлыга, тарихыбызның күпме асыл сәхифәләрен җуя-җуя якты кояш астында яшәү хакыбызны күз яшьләре, кимсенүләр. канлы сугышлар аша раслый-раслый киләбез. Тарих сабагы ачы Кемнәрдер безнең нәселыруыбызны җир йөзеннән юк итәргә теләгән чакта аның Җикмәргәннәрен саклап калырдай Тугзаклары да булган Киләчәк өчен дәвам калдырырлык гүзәл һәм батыр кызлары Кара пулат ташларына ут капканда да янмаган Шәһәрләр һәм кальгалар юкка чыккан — халык югалмаган, тырышып-тырмашып, үҗәтләнеп көн иткән. яңа башкалалар калкыткан, ерак мәмләкәтләргә илчеләр җибәргән, сәүдәгәрләрен һиндстанга һәм Кытайга. Иранга һәм юнаннар иленә юллаган, күк һәм җирнең әллә нинди серләрен ачардай галимнәр тудырган, мәшһүр шагыйрьләре яшәешне һәм бәхетле тормышны данлаган Һуннар дип аталганмы алар, сөннәрме. болгарлармы, кыпчаклармы — тарих хөкемдарлары әле һаман бәхәсләшәләр — әмма әллә никадәр цивилизацияләрнең сыйфатларын канына сеңдереп уртак максат өчен берләшкән халык бүген дөньяга татар буларак билгеле Ул күп санлы халыклардан — җир йөзендә без җиде миллионнан артык Дөрес, төрле төбәкләргә сибелгәнбез СССРда без Карпат тауларыннан Тын океангача, чит мәмләкәтләрдә без — Төркиядә. Германиядә, Финляндиядә Япониядә, Кытайда Һәм хәтта Америка белән Австралиядә Ләкин күңел күзләре бүгенге Татарстанга, Бөек Болгар дәүләтенең дәвамчысына — варисына төбәлгән Тарих уртак, яралар уртак, өметләр уртак Бәлки бу нәрсә кемнеңдер эчен тырный торгандыр, тик ни кылыйк соң— заманага хакыйкать кирәк Дистә еллар буена тарих китаплары Иван Грозныйның яулап алуларын прогрессив күренеш дип атап килделәр. Россия империясе Казан ханлыгын буйсындырудан, илйортларын саклаучы татарларны үтерү-суюдан башланды Сталин идарә иткән елларда әлеге канлы тиранга тел тидерттермәделәр. ул кылган вәхшәтләр яңа термин белән -геноцид» дип аталмады Ә бит рус чыганаклары да Казанны дошман явыннан саклаучы татарларның искиткеч батырлык күрсәтүләре, халыкның чебен урынына кырылуы хәтта сабый балаларның кылычтан үткәрелүе, хатын-кызларның мәсхәрә ителүе турында ачыктан-ачык язганнар иде. Канлы тиранны -басурманнар» гына түгел. Новгород һәм Псков кебек рус җирләре дә. «Юрьев көненнән мәхрүм ителгән, ачтан һәм ялангачлыктан интегүче миллионлаган христианнар да каргады Сталин Иван Грозный шәхесендә үзенең рухи туганын таптымы, әллә башка сәбәп бар идеме, бөек тарихчылар Карамзин Ключевский. Погодин чыгарган хөкемнәрне спецхран «нарга яшереп залим патшага фәрештә битлеге кидерелде Ерак гасырлар артында калган маньякның куркыныч өрәген, бәлки, бүгенге көннәргә өстерәп чыгарырга кирәкмидер дә. ләкин нишләргә соң һич кенә дә -интернационалист» булырга теләмәгән хәзерге заман шовинисты әледән-әле «азрак кыйнаган әле ул сезне», дип кисәтеп куя Нервлары йомшагракларга җитә кала. Юк. куркаклардан түгел безнең халык Канлы яулардан соң да биреләм. дип кулларын күтәрмәгән Явыз патшаның «тәре походлары »на баш күтәрүләр белән җавап биргән Ул залимне гади халыктан аера белгән Хезмәт кешесенә — русмы ул. татармы — бертигез караган: өстен сыйныфларга каршы көрәш дигәндә, рус белән дә, чуваш мари, удмурт белән дә бер сафка баскан Иван Болотников. Степан Разин. Емельян Пугачев хәрәкәтләрендә юкка гына катнашканмыни соң ул?! Безнең халык өчен милләтчелек чире ят Интернационализмның беренче дәресләрен ул Рус җире өчен Грюнвальд сугышларында, крестьяннарның гасырдан-гасырга кабатланып кабына торган баш күтәрүләрендә. Рус-француз сугышы бәетен язганда үткән. 156 Без ерактан — гасырлар гүреннән киләбез Ул еракларга, ул үткәннәргә әледән- әле үрелеп карарга кирәк Чөнки алар — тарихыбызның үрләре, яуланган биеклекләре Мин шул хакта еш уйланам. Мөгаен. Тукай да, сөйгән халкының гыйбрәтле тарихын шулай күздән кичерә-кичерә йокысыз төннәр үткәргәндер дә Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк!— дип ачынып әйткәндер Уйланган кешегә уйланыр нәрсәләр бар ул дөньяда Җаваплары табылмаган сораулар айһай. күп Ләкин ничек сорамый түзәсең9 ' Казан Кремлендә Благовещение дигән собор бар Аның тезелү тарихы турында экскурсоводлар чәчелеп сөйләргә яратмыйлар Моннан берничә ел элек Татарстан китап нәшриятында чыккан -Казань в памятниках истории и культуры- дигән китапта да ул хакта ыкмык рәвешендәрәк кенә әйтелә Ә менә профессор Н Загоскинның 1895 елда чыккан «Спутник по Казани- исемле хезмәтендә аның Иван Грозный тарафыннан ханлыкны буйсындыру хөрмәтенә махсус салдырылуы турында әйтелә Баба- ларыбызның туган җирләрен саклап түккән каннары өстенә салынган ул Мин башка халыкларның дини хисләренә тирән хөрмәт белән карыйм Ләкин христианнарның архитектура ягыннан тагын да кыйммәтлерәк башка гыйбадәтханәләре склад, айныткыч, мастерской биналарына, торак йортларга әверелеп, кадерсезләнеп яткан бер чорда татар халкын кимсетә торган шушы -культура истәлеге»нә алтын гөмбәзләр өстенә алтын тәреләр куелуын гади кеше буларак аңлый алмыйм Шәһәрнең әллә кай җирләреннән чекерәеп күзгә кереп торган бу күренеш татар кешесендә якты истәлекләр яңарта ала микән соң’! Казанга кунакка килгән кешеләр тагын бер һәйкәлгә игътибар итәләр Бу — шәһәрне алган чакта һәлак булган рус сугышчыларына атап салынган корылма. Татарлар аңа күнеккән инде —дөресен генә әйткәндә. Иван Грозный вәхшилекләре өчен ул солдатлар гөнаһлымыни — урыннары җәннәттә булсын' Ә менә — Казанны батырларча саклап шәһит киткәннәргә һәйкәл кайда? — дип сорасалар. анысына ничек җавап бирергә? Борынгы Болгар хәрабәләре янәшәсендә ярымҗимерек тагын бер чиркәү бар. Нигезендә—болгар бабаларыбызның кабер ташлары Идәненә дә кабер ташлары түшәлгән Бу вәхшилеккә гаҗәпләнгән туристларга кайсы интернационалисты рәтле- юньле җавап бирә алыр икән'" Берзаман без әллә ни игътибар итмәгән шушы вак-төякләр шактый зур гаугага сәбәпче булмасмы’ Әйе. уйлаган кешегә уйланыр нәрсәләр бар ул дөньяда! Егерменче гасыр башы баррикадаларына татар халкы, башка милләт вәкилләре белән беррәттән. социаль гаделлек даулап кына түгел, үзенең хурланган тарихын, кешелек дәрәҗәсен яклап та басты Ленин бик хаклы рәвештә -халыклар төрмәс*) дип билгеләгән патша Россиясендә бер-берсенә дусларча, көрәштәшләрчә кул сузган милләтләр арасында әнә шундый һәйкәл сурәтендәге киртәләр дә ара-тирә калкып тора иде шул Донья тарихын бөтенләй яңа тарафка үзгәртеп җибәргән Бөек Октябрь революциясендә кайсы халыкларның ни дәрәҗәдә катнашкан булуына игътибар иткәнегез бармы сезнең’ Ялкынлы еллар шаһит — татарлар ут сызыгының иң алгы сафында иделәр Бүген җырларда җырланган Татбригада сугышчыларының каһарманлыклары турында җитәрлек беләбезме без’ Алар кулыннан азатлык алган буыннар бүген дә рәхмәтлеме безгә” Әллә Сталинның командаадминистратив системасы кайбер изге нәрсәләрне оныттырды дамы’ Заманалар бервакытта да манкортларга мохтаҗлык кичерми Шаһәдәтнамәләрне төрмә һәм концлагерь архивларыннан, сталинизм корбаннары истәлекләреннән, очраклы кешеләрдә сакланып калган бердәнбер документлардан гына барлап була Күп нәрсәләр онытылган шул. хәзер дә онытыла тора Соңгы елларда миңа илебезне байтак гизәргә туры килде Бу сәяхәтләрдән мин бай тәэсирләр алып кайттым Милләттәшләребез кайда гына эшләмәсеннәр йөзләренә кызыллык китермәгәннәр—һәркайда макталганнар, орден-медальләргә лаек булганнар Миндә алар өчен горурлык хисе туа иде Ләкин шул ук вакытта һәр очрашу саен күңелгә ниндидер юшкын да утыра килде Донбасс якларына барыр алдыннан мин егерменче-утызынчы елларда аның культура тормышы ничек оештырылуы белән кызыксындым Ул вакыттагы Сталино шәһәрендә татарча өлкә газетасы һәм күптиражлы 6 шахта газетасы чыккан Н Дәүли. Ш Маннур. А. Айтов М Сөндекле кебек шагыйрьләрнең беренче шигырьләре монда донья күргән Сиксәненче еллар ахырында исә милләттәшләребез ана телендә тамаша-концертлар күрергә, татарча китаплар укырга тилмереп яши Ерак Себернең Лангепас каласында адым саен якташларны очратасың Кибетләрдә. бик үк өелеп тормаса да. җаның теләгән нәрсәне табып була. Тик татарча китап кына сорама! Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы авылларында лозунг, стенд, панно һәм башка күргәзмә агитация атрибутларының гел русча гына булуына гаҗәпләнгәч колхоз җитәкчеләре безгә: — Райком кушмый, милләтчелектә гаеплиләр. —• дип аңлатканнар иде Әлбәттә, гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр һәр боерыкны арттырып үтәргә тәмам күнеккән бит ул безнең халык! Русча дигәннәр икән — русча булсын, без кемнән ким. анысын да булдырабыз Татарча газеталарны туктатканнар — карышып маташмаганнар, татар театрын япканнар — дәшүче булмаган, мәктәпләрне русча укытуга күчергәннәр — ләббәйкә' Түрәләр авызыннан өзелеп төшкән һәр әмерне сәгате-минуты белән тормышка ашырырга әзер ялагайлар, рухына коллык күндәмлеге сеңгән бәндәләр азмыни7 ! Аңа план кирәк, йөкләмә кирәк, директива һәм карьера кирәк. Сыерларга прәннек ашатырга күрсәтмә килсен — ашата. Әйтсеннәр генә! Тукай томнарын мичкә ягып, дуңгыз абзарын җылытырга да әзер Боерык кына булсын' Ә халык нәрсә7 Күндәм ул Куркытылган Мәсләге буталган Әнә бит. колхоз басуларында ничә еллар буе бер тиенсезгә эшләде — күтәрелеп бәрелмәде Хәтта паспорт алырга да хакы юк иде — ә ул -азатлык кояшы даһи Сталинга» гимн җырлап яшәде Юк. «атадан калган хатаны» алай тиз генә куып чыгарып булмый. 400 елга якын патша самодержавиесе итеге астында интеккән. 70 ел буе команда-административ системасының ялган вәгъдәләренә алданып яшәгән, чын демократиянең ни икәнен төшендә дә күрмәгән татар халкы рәсми карашлардан, көчләп тагылган кануннардан ничек җиңел генә баш тартсын икән1 Тарихы хурланган, дине мәсхәрәләнгән, гореф-гадәтләре «искелек калдыгы» дип тамгаланган, телен, җырын, моңын әллә нинди «модерн»нар китереп кыскан Ләкин без бүген ил тарихындагы якты эзләребезне искә төшерик, халкыбызның горурлыгы булган бөек гамәлләрне уйдан кичерик Бу безгә үз-үзебезгә ышаныч тудырыр өчен кирәк, бу безгә киләчәк көннәр өчен кирәк. Без ерактан киләбез. Безне таныганнар Безнең белән санлашканнар Бабаларыбыз гомер-гомергә язу белгән Рун язулы истәлекләре бүгенгәчә сакланган Ул. ислам дине белән бергә, ислам культурасын кабул иткән Көчләмичә, үз теләге белән кабул иткән Моннан 1100 ел элек канына сеңгән бу инану аңа тарихның хәтәр борылышларында үз-үзен саклап калырга ярдәм иткән Гасырлар буена яшәеше дәвамында ул гадел хезмәткә күнеккән, дошманнардан курыкмаска өйрәнгән, дусны кадерли белгән. буыннар хәтеренә тормыш әлифбасын сеңдерергә ирешкән Аның вакытлыча тайпылулары, чигенүләре, югалтулары, бөек Тукаебыз икърар иткәнчә, бары өстеннән кара көчләр басып торганга гына» Мин табигатем белән оптимист кеше Киләчәккә якты күз белән карыйм Юк. бу — халыкның тәрәккыятен теләүдән туган хыял гына түгел. Татар этносының рухи һәм энергетик потенциалына ышанганга шулай Чыннан да. без кемнән ким?! Бөек Ватан сугышы кырларында ярты миллионга якын татар башын салды. Халкыбызның 200 гә якын улы һәм кызы Советлар Союзы Герое исеме алды. Үз генералларын тәрбияләп үстерде Шул халык тарих сәхнәсеннән югала аламыни7 ! Магниткалар чорында бөтен дөньяны шаулаткан Мирсәет Галиуллинның дәвамчылары бүген иген игәләр, терлек карыйлар, нефть чыгаралар, самолет һәм автомашина ясыйлар Күбесенең күкрәгендә Хезмәт Батыры билгеләре, орден һәм медальләр балкый. Шул халык этнос буларак ничек инде юкка чыксын?! Совет власте елларында безнең үз академикларыбыз үсеп чыкты. Фәннең кайсы гына тармагын алма, анда үҗәтләнеп гаҗәп ачышлар ясаучы татар галиме булыр. Шул халыкның «өлешенә тигән көмеше» фәкать онытылу була димени7 ! Табигать түземлек-сабырлыкны да. зиһенне-тапкырлыкны да, көч-куәтне дә кызганмаган аннан Уе йөгерек, хыялы ашкын, теләге көчле, гайрәте ташып тора. Шулай дигәндә минем күз алдыннан меңләгән исемнәр узгандай була Аларның кайсылары әдәбият-сәнгать өлкәсендә атаклы, кайсы спорт мәйданында дан казанган, кайсы Хәер, горурланыр эшләребез азмыни соң безнең?! Әлеге дә баягы, без кемнән ким7 Бары үз кадереңне үзең санлап, киләчәккә ышаныч белән карап яши белергә генә кирәк

Реклама