Логотип Казан Утлары
Хикәя

АХШАМ КҮЛӘГӘСЕ

 Птицынның элекке директоры бәйләнчек һәм эч- пошыргыч бер адәм иде. Аның шул яман холкына ияләшкәнчегә кадәр Птицын шактый җәфа чикте, бик күп йокысыз төннәр үткәрде, ашказаны белән интекте Ниһаять, ияләште Кайчак алар икесе — директор һәм аның урынбасары Птицын — коридор буйлап бергә үтәләр, ябык һәм борчулы йөз. караңгы чырай, нәрсәнедер өнәп бетермәгән төксе кыяфәт белән барча хезмәткәрләрне өнсез итәләр иде Тегеләре исә күзгә-башка чалынмаска тырыша, болар- дан читкәрәк тайпылу ягын карый. Югыйсә, әгәр күреп алсалар, беттең: акыл өйрәтергә, вәгазь укырга керешәчәкләр Сез, ягъни мәсәлән, эш кәгазьләрен тутыру тәртибе турындагы соңгы күрсәтмәне беләсезме9 Ә, юкмыни?! Ул чакта бер-бер артлы ике хата җибәрүегез бер дә гаҗәп түгел Директор һәм аның урынбасары һәрбер күрсәтмәне, һәрбер инструкцияне яттан беләләр һәм үзләренең шул күп белүләре белән җелегеңә төшәләр иде Синең эш язуыңда инструкциягә туры килмәгән берәр нокта була икән — үзеңә үпкәлә: кәгазеңне укып та тормыйча кире борачаклар, кул куймый йөртәчәкләр, үзәгеңә үтәчәкләр Бар. бәхәсләшеп кара син алар белән! Акыллы кеше кулына кергән инструкция, беләсегез килсә, ерып чыккысыз карурман, һичничек алып булмаслык ныгытма, теләсә кемне аяктан егарлык корал ул. Кайбер җүләр һәм исәр башлар инструкция укырга яратмый имеш, укуы кызык түгел, һе. укый белеп укысаңмы9 ' Ничек кенә кызык әле! Птицын, мәсәлән, элекке директорына мең-мең рәхмәтле булып калды. Сан Саныч инструкцияләрне уку һәм куллана белү осталыгына, эшләү һәм яшәү осталыгына өйрәтте аны Шулай да. ни генә булмасын, бәйләнчек кеше белән эшләү җиңел түгел инде ул. Птицынның да Сан Санычтан тәмам туйган чаклары күп булды. Кайчак шулай кемнедер эшеннән алырга яки эшкә урнаштырырга уйлыйлар. Ә шул мәсьәлә хәл ителгәнчегә кадәр мең төрле ният, мең төрле сүз булачак, бер фикер кырык тапкыр үзгәрәчәк Алыргамы бу кешене эшкә, әллә юкмы? Калдырыргамы кешене үз урынында, әллә калдырмаскамы9 Берьюлы, бер уңайдан гына хәл итеп булыр кебек тоелган мәсьәләне дә атналар-айлар буена сузалар, үзләрен дә тинтерәтеп, башкаларның да башын әйләндереп бетерәләр Җитмәсә. Птицынның гадәте шул: эштәге нәрсәләрне эшендә генә калдырып кайта белми, хатынын, туган-тумачасын борчып бетерә, киңәштабышка аларны да китереп куша. Йокларга ятса — шул хәл ителәсе мәсьәлә аңа йокы бирми Иртән торса — башына янә шул уй кереп кунаклый һәм Птицын, исәрлеккә чыккан кеше сыман, иртә-таңнан миңгерәп йөри Птицын да. директор кебек үк. киемнең төссезен, күзгә-башка ташланып тормаганын кия иде. Мондый киемнең кулай булуы глав- када узган техник киңәшмәләрдә аеруча нык сизелә: башкалардан бернәрсә белән дә аерылып тормыйсың, җитәкче иптәшләрнең күзенә чүп булып кермисең Андый киңәшмәләрдә Птицын каядыр читкә, еракка, билгесез бер ноктага төбәлеп утыра һәм, сүзнең ни турында баруын да аңлап бетермәстән. Әйе, без тырышырбыз...» дип директоры артыннан кабатлый. Ул беркайчан да үзлегеннән генә уйлый алмый, бернәрсәне дә үзе генә хәл итә алмас кебек иде. Кайчак аны үзенең гаугалы холкы һәм яман усал тавышы белән дан алган, кемнедер тиргәп һәм каргап ташлауны чүпкә дә санамаган идән җыештыручы хатын күреп ала. институт коридорында туктатып, яңа себерке яки чүпрәк сорап тавыш кубара. Андый әйберләрне сораганда урынбасар янына гариза тотып керү кирәклеген бары тик үз тәрбиясезлеге һәм наданлыгы аркасында гына аңламаган бу хатынга да Птицын •Без тырышырбыз. Тырышачакбыз...» кебек сүзләрне кабатлый, күзләрен яшереп, читкә таю ягын карый. Кыскасы. Птицынның газиз гомере ялкау көтүче иңенә салынган чыбыркы сыман арттан сөйрәлә, эзсез һәм төссез үтә иде Менә шул рәвешле яшәгәндә аның язмышында яңа директор пәйда булды Аны. Первенцевны. элекке директор белән чагыштырып та булмый иде Хәрәкәтчән, киң колач белән эш итүчән. Карашы — хәнҗәр, үтәли төбәп карый. Теләсә нинди мәсьәләне кабыргасы белән куя. берьюлы, бер сулыштан, хатасыз һәм төгәл хәл итә. Иң мөһиме — беркемне дә изеп, басып тормый: эшне ничек һәм ни рәвешле башкаруны һәркемнең үз ихтыярына калдыра. Үзләре хәл итеп, үзләре башкарсын Аңа эшнең нәтиҗәсе кыйбат. Юк, ул үз хезмәткәрләрен бишектә тирбәтергә дә, эшкә соңга калып килүчеләрне тикшереп йөрергә дә җыенмый. Үзләре белеп, үзләре хәл итсеннәр, эшнең нәтиҗәсе генә булсын Яңа директор үзенең эшендә дә. хезмәттән тыш вакытында да гаҗәеп серле һәм күтәренке бер тормыш белән яши иде Аның бар доньясы соклану катыш гаҗәпләнү белән тулган, сагышлы һәм шатлыклы мизгелләр белән бизәлгән Кая булса да командировкага барып кайтса, шунда ук киңәшмә сыман бер нәрсә уздырып ала. үзе күреп кайткан яклар, үзе ишетеп белгән яңалыклар турында җанланып сөйли. Аның әнә шул җанлы тәэсирле хикәятен тыңлап утырган Птицын бу мизгелдә кабинеттан очып чыгып киткәндәй була, әйтерсең, ул да директор күреп кайткан урыннарда йөри, дөнья гизә, кояшта янып каралган, дәрте һәм дәрманы ташып торган директоры эзләреннән урап кайта. Птицын директорның һәр яңа хикәятен йотлыгып, онытылып тыңлый һәм аның артыннан оҗмахка да. тәмугның үзенә дә барып керә алыр сыман иде Чыннан да. чираты җиткән башка хезмәткәрләр белән бергә. Птицын да юлга еш чыга башлады. Директор аларны. берәмләп һәм дистәләп тә, аерым-аерым һәм төркемләп тә. үзе белән ияртә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга алып китә иде Юлга чыгучылар арасында проектлар остасы Зин Шер— Зиновий Шереметов та. яңа полиматериаллар сынаучы Дерябкин да. затлы туйлар тоткасы — главканың элекке башлыгы, картлыктан йончыган, әмма үзенең купшы һәм вәкарь кыяфәтен югалтмаган Ти- 126 мофей Аристархович Стрельницкий да. шефның сөяркәсе Наташа Сухинечева да, секретарь кыз Зенон да. төрледән-төрле ассистентларның тулы бер өерләре дә була иде Алар барысы бергә, бер омтылыш белән дәртләнеп, юлга чыгалар, эш барында таләпчән һәм кыю хезмәткәр була беләләр, ә инде ял иткәндә (җаена һәм вакытына карап) уен-көлке, җыр-бию белән шау-гөр килгән үзешчән сәнгать * коллективы булып тоелалар. Кая гына барсалар да. алар өчен яңа бер матурлык табыла. Башкаланың тынгысыз мәшәкатьләреннән. 5 троллейбус һәм машина ыгы-зыгысыннан, шәһәрләшләренең үзара > өзмәс-куймас әйткәләшеп һәм орышып алуларыннан арган мәскәүлеләр өчен һәр сәяхәттә яңа бер дөнья ачыла. Үз дәрәҗәсен бик d белеп кенә сөйләшкән тыныч холыклы ирләре, уңдырышлылык * алласының үзе булырдай — мул күкрәкле, сусыл иренле, матур та- « вышлы. йомшак билле, таза гәүдәле һәм алты потлы хатыннары < белән дан алган, саф һәм чиста һавасына карбыз, җиләк-җимеш ис- >. ләре таралган Полтава якларында да йөрде алар. Аксак Тимер онык- “ ларының данын саклаган роза гөлләре даласында, эссе кояшында < яндырган һәм агач күләгәсенең дымсу һавасында изрәткән. базарла2 ры белән шаулап, мәчет һәм мәдрәсәләренең гөмбәзләре белән бал- 5 кып торган Сәмәркандта да булдылар, анда өч тапкыр баруың Мәкг _‘ кәнең үзендә хаҗ кылуга тиңләшкән затлы каберлек-төрбәләрне дә й күрделәр. Латвиягә — латыш халкының тарихи яңарыш чорлары £ сулышын җуймаган Цесис шәһәренә барып чыктылар, акшарлары - кат-кат коелган иске йортларны карап, урыннарыннан йөзәр ел буена купмаган урам ташларына басып, тар һәм серле чатлар буйлап уздылар. Әлеге иске йортлар, әлеге тар урамнар мәңгелекнең янәшәдә генә булуын, вакытның һәрчак хәрәкәттә икәнлеген искәртә, үз гомереңне шул мәңгелек белән чагыштырып карарга мәҗбүр итә. һәм синең уйларың каядыр еракка — басу-кырлар. әрәмәлекләр, чәчәкле аланнар ягына китә. Ә анда — уйларың йөргән якта — гап-гади бер агач йорт тора: арткапкадан башланган тар гына сукмак сине күл буена алып төшә. Күл өстендә — көймә, көймәдә — балыкчы Кояшның соңгы нурлары су өстенә ал сукмак сала, шул сукмактан күтәрелгән яктылык үлән сабакларында, агач яфракларында уйный Тынлык.. Птицын юлда еш йөрде. Хатынын һәм туганнарын кат-кат гаҗәпләндереп. үзе күргән һәм үзе ишеткән нәрсәләр турында мавыктыргыч хикмәтләр сөйләде. Аның сөйләве элек һәрчак кызыксыз, ялыктыргыч, күңелсез була иде. Хәзер аны сокланып, онытылып, бирелеп тыңлый башладылар Аһ. ул күргән, ул йөргән җирләрнең байлыкларын бергә туплап булса икән! Алма-Атаның сусыл һәм татлы алмаларын. Байкал күле балыгын һәм Алтайның иркә гөлләрен! Бохараның мәшһүр манараларын. Днепр буйларының иркен кыяфәтен! Ә Әстерханның карбызлары?! Көз кочагына кергән Батуминың сулап туймаслык татлы һавасы! Илнең бу гаҗәеп могҗизаларын санап чыгар өчен генә дә калын бер китап кирәк булыр иде Птицын үз күңелендә туа барган әнә шул китапның илаһи битләрен сокланып та. гаҗәпләнеп тә. илһамланып һәм канатланып та укый иде кебек. Ул үзе дә нык үзгәрде. Эшендә вакланмый башлады, хезмәткәрләргә юк-бар өчен каныкмады. Һәр мәсьәләне үзенең шефы кебек үк төгәл һәм кичекмәстән хәл итәргә күнекте. Нинди дә булса лабораториянең еллык эш нәтиҗәсенә бәя бирү, әгәр кирәксә, һич икеләнүсез читкә кагу хәзер аның өчен бернәрсә дә тормый иде Теге яки бу хезмәткәрнең язмышын хәл итү дә ул кадәр үк кыен эш түгел икән монда инде Птицынга моңарчы һич таныш булмаган әллә нинди бер җайланма хәрәкәткә килә һәм акылның кайсыдыр бер почмагында яшеренеп яткан, атабабалар тәҗрибәсеннән килгән әмма ничектер онытылып, жуелып торган әзер чишелеш калкып чыга, шул чишелешнең хаклыгына, дөреслегенә, бердәнбер булуына ышанасы гына кала һәм аны тудырган сәбәпләрне эзләп ачыклап торуның кирәге дә булмый Птицынның өс-башы да нык үзгәрде Юк. аның киеме артык ялтыравык та. күз явын алырлык та түгел иде. Әмма килеш-килбәте барыбер башкачарак. бүтәнчәрәк иде инде Үзенә бик килешеп, иңнәренә тигез ятып торган көрәнсу пәлтә; плащ кигәндә — муенында йомшак ефәк шарф, ачык һәм якты төстәге күлмәк; аякта — күн үкчәле ботинка Гомумән, ул — заманның эшлекле һәм ирекле бер кешесе Карашы мәгънәле, яктылык сирпеп тора. Адымнары җиңел, ышанычлы. Әгәр дә берәр бүлек мөдире эшкә үтүкләнмәгән чалбардан килсә. Птицын аны шунда ук өенә кайтарып җибәрергә мөмкин. Сезнең бүлектәге хезмәткәрләрнең яртысыннан күбрәге — хатын-кызлар Өс-башыгызны тәртипкә китермәсәгез, аларның хәтере калуы бар Андый чакта әлеге дә баягы бүлек мөдире кире өенә чаба, киемнәрен үтүкләп, ялт иттереп килеп җитә һәм аны бу кыяфәттә күргән хатын-кызлар аһ- итә иде. Птицындагы бу үзгәреш аның гаиләсен, өйдәге көнкүрешен дә читләп үтмәде. Элек урын-җир әйберләренә, өйдәге җиһазларга соң чиктә битараф булган Птицын хәзер инде, кем әйтмешли, барысын да астын-өскә әйләндерде Иске обойларны кубарып, стеналарны чәчәкләп-бизәкләп буятты. Ваннасын, су торбаларын алыштырды, краннарның иң яңасын, тутыкмый торган тимердән эшләнгәннәрен куйды Иске җиһазларны яңартты, хуҗалык кибетләренә көнаралаш диярлек чапты. Фатирын ремонтлаткан кеше бу эшнең ни бәрабәренә башкарылуын яхшы белә: ун тапкыр алдап, кырык тапкыр төп башына утыртачаклар, акчаңны алдан алып, килми йөреп интектерәчәкләр, дефицит әйберне өчләтә хакка бирәчәкләр, җаныңны мең кат йолып, адәм мәсхәрәсе итәчәкләр Бу коточкыч мәшәкатьләр тавын Птицын ниндидер бер күтәренкелек белән, бер сулыштан. бер талпынудан яулады Үзенә бирелгән һәр мөмкинлектән файдаланып акча тапты: лекцияләр укыды, ялкау студентларның диплом эшләренә рецензияләр язды Шул ук вакытта үз белгечлеге буенча иң соңгы яңалыкларны туплаган картотека төзеде: биш мең карточкадан торган фән сарае белән эш итүдә үз ысулын булдырды Эштә дә һәр көнне ике-өч сәгать вакытын фәнни һәм техник әдәбият укуга багышлады Төп хезмәт — уку һәм белем туплау.— дип фикер йөртте ул.— Ә калган эшләр белемеңне куллану дип аталган бер мавыгу гына Безгә белемле кешеләр кирәк Әлбәттә, кайчакларда, бигрәк тә беренче айларда, аңа болар барысы да ниндидер бер уен гына булып тоела иде Әйтерсең, шушы сәер һәм серле, мавыгулы һәм могҗизалы дөньяда Птицын үзе түгел, ә бәлки бөтенләй бүтән бер кеше яшәп ята. әйтерсең. Птицынны аның үзеннән бик күпкә аңлырак, акыллырак, бәхетлерәк, көчлерәк һәм сәләтлерәк башка берәү белән алыштырып кына куйганнар Чит шәһәргә баргач, шеф ресторанга керергә ярата иде Юк. анда керүнең максаты эчеп исерү дә. ашап кына чыгу да түгел. Рестораннар да. музей һәм театрлар кебек үк. шәһәрнең чын йөзен чагылдыра — шеф шулай дип исәпли һәм ресторанга йөрүенең сәбәбе дә шул иде Андый чакларда ул үзенең таныш-белешләрен һәм. һичшиксез, хатын-кызларны дәшә, табын артында һәрвакыт көләч, ягымлы, билгеле бер дәрәҗәдә юмарт та була. Аның табындашлары ашап-эчеп кенә утырмый, чын-чынлап күңел ача. бәйрәм итә. фикер осталыгын һәм тел җорлыгын таләп иткән сүз уенында көч сынаша, үткен сүзләре белән ыспай официантларны шаккатыра Официантлар да аларны һәрчак ачык йөз белән каршылыйлар. 128 үзләре дә сизмәстән, бу шау-шулы төркемнең уенына кушылып ки- тәләр^ үз хәйләләре, үз уеннары белән уртаклашалар Еш кына шулай була кызып барган бәйрәмне кыл уртасында өзеп, әчесенә дә. төчесенә дә бай табынны вакытлыча калдыралар да. шәһәр читендәге подвалларның берсендә урнашкан мәйханәгә китеп баралар, анда, шушы борынгы һөнәрнең серләре турында кыска гына лекция * тыңлап, иң татлы шәраблардан авыз итәләр, аларның төсен, исен % чагыштыралар, таза имән мичкәләр өстенә утырып, авызы җиз кув- | шиннардан эчәләр Ә аннан соң. ниндидер бер билгесез чакыру с авазына буйсынып, шәһәрнең икенче башына — музейлар, гыйба- s дәтханәләр урнашкан якка ашыгалар, нинди дә булса бер соборга = кереп, хор тавышын, унбишенче гасыр музыкасын тыңлыйлар. § җанның мәҗүсиләрчә табынуын, каядыр күккә ашарга теләп талпы- ♦ нуын. балкуын һәм яктыруын тоялар. < Ә инде иртәгәсен алар җаваплы оешмаларның кырыс коридо- > рында һәм кабинетларында эш мәсьәләләрен хәл итәләр. Тәртип - шул һәрнәрсәне тиз һәм төгәл хәл итәргә, һәр эшне күп сүз сөйлә- < шеп тормыйча, вакланмыйча һәм вакчылланмыйча, бернинди ыгы3 зыгысыз башкарып чыгарга' Әйткән сүз — аткан ук! ® Шеф джаз музыкасына гашыйк иде. Джаз уен коралларының 4 кеше авазына охшаш аһәңнәре аңа чын ләззәт бирә, җанын иркә- ° ли. Әлбәттә, моннан тыш ул рок музыкасының шашынуларын да. 2 блюзның өзгәләнеп сагышлануын да яратып тыңлый Әмма джазны < ул аеруча якын күрә. Джазга үсмер чактан ук тартылуын яки бу музыканың тарихын сөйли башласа, шефның күзләрендә очкыннар кабынып китә Птицын да моңарчы джазны беләм дип уйлый иде Әмма музыкада нинди дә булса фәлсәфә булуын ул башына да китермәде. Ә менә шеф шушы музыкадан фәлсәфә таба, ул гына да түгел, шул фәлсәфә кануннары буенча яши. дөньядагы бик күп нәрсәләрне әлеге кануннарга бәйләп аңлый һәм аңлата. Джазның ирекле фәлсәфәгә корылуы, тар һәм кысан кануннардан азат булуы ошый иде аңа. Монда һәр башкаручы көйне үзе теләгәнчә, үзенчә уйный ала. шашынган хисләр һәм шатлык-сагыш- лар дәрьясында җилкән киерүне аңа Аллаһы тәгалә үзе язган дип уйлый Шефны джазның тарихы да. аңа бәйле һәртөрле вакыйгалар да гадәттән тыш кызыксындыра һәм дулкынландыра иде Җитәкләп йөртүгә мохтаҗ булган, әмма музыканы чын йөрәктән тойган сукыр Джеферсон һәм ду килеп котырынган тынгысыз Сидней Бише. тыныч холыклы, тыйнак, оялчан Джоплин һәм Яңа Орлеан шәһәренең чүплекләрендә аунап үскән тимер яңаклы малай — кол әбисенең һәм кол бабасының бөек оныгы, барлык чорларның иң яхшы җырчысы һәм музыканты даһи Луи Армстронг Шеф алар турында сәгатьләр буена сөйли ала иде Бервакыт шулай командировкага баргач, яшьлек хатирәләренә бирелепме, шеф рояльдә уйнап күрсәтте һәм Птицынны чын-чынлап таң калдырды. Юк-юк. Птицын гаҗәпләнеп кенә калмады, аны ниндидер бер көтелмәгән сискәнү, тетрәнү хисе чолгап алды кайчандыр музыка юлыннан кереп китмәгән шеф үзе өчен бик күп нәрсә югалткан, ә инде музыкада тойган фәлсәфәсен күңел юанычы өчен генә калдырган кебек тоелды аңа Шефның музыкага кагылышлы фәлсәфәсендәге бер фикер Птицынны аеруча җәлеп итте Негрларның хезмәт турындагы җырлары хакында сүз башлаган шеф. үзе дә сизмәстән, аларны рус халык җырлары белән чагыштыра башлады. Эй. ухнем! кебек берничә җырны көйләп күрсәтте, аннан соң Африка халыкларының иҗтимагый аңы турында фикер йөртергә кереште Әйтик, аларда — африкалыларда — җәмгыять һәм шәхес төшенчәләре аерылгысыз бәйләнгән, минем өем дигән сүз 'безнең өй сүзе белән тәңгәл »• .к > • м 12 129 яңгырый: бала туса да. кеше үлсә дә. туй үткәрсәләр дә — барысы да уртак шатлык, уртак кайгы белән яши. Гел көтмәгәндә, ләкин бик нигезле итеп, шеф кабаттан үзенә, үз тормышына әйләнеп кайта һәм әле шушы шартларда да жуелып-югалып бетмәгән шәхси «мин»е турында сүз кузгата. Птицын аңлады: җанына-тәненә джаз музыкасы сеңгән, баш-аягы белән интеллигент булган һәм башкалар алдында үз дәрәҗәсен бик белеп сөйләшкән бу кешедә гап-гади авыл малаеның җаны сакланып калган, джаз аның өчен каяндыр ерактан, читтән килгән олы бер мавыгу булып әверелгән. Птицын да үзенә нинди булса да бер мавыгу, шөгыль табарга теләде. Шушы теләкнең каян, кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында уйланганда үзе өчен гаҗәеп бер ачыш ясады: аның уйлары, тирә-юньне кабул итүе һәм аңлавы һаман-һаман катлаулана бара, ул үзе дә камиллеккә, матурлыкка күбрәк омтыла, яхшылыкка тартыла икән бит. Птицын йог системасы белән шөгыльләнергә булды. Беренчедән. умыртка сөяге үзен сиздереп тора, авыртып-авыртып киткәли, аның бер танышы шулай гап-гади йог күнегүләре белән дәваланды Икенчедән, йог белән бүлмәдә, өйдә генә дә шөгыльләнеп була, ә Птицынга йөгерү, сикерү кебек күнегүләр бик үк хас түгел — ялкаулыгы комачаулый иде һәрхәлдә, йог күнегүләре кан йөрешен тизләтә икән — моны шеф үзе шулай аңлатты. Птицын аңа ышана иде Күнегүләрнең нәтиҗәсе Птицын үзе көткәннән дә уңышлырак булып чыкты Ни генә әйтсәк тә. кеше үз организмын бик начар белә икән. Без — дөньяга килүебезнең беренче минутларыннан алып соңгы мизгеленә кадәр һава суларга яралган җан ияләре—дорес итеп сулый белмибез, тирән сулыш дигән нәрсәнең файдасы турында уйларга да. аңларга да теләмибез. Ул гына да түгел, бу дөньяны бәйрәм итеп кенә кабул итәбез дә. аның тоташ көрәштән торганлыгын онытабыз, үзебезгә янаган һәрнәрсәдән — уңышсыз- лыклардан. авырулардан, җиңелүләрдән куркып яшибез, үзебезне сәләтсез дип уйлап, килеп туган хәлне үзгәртеп карарга да кыймыйбыз. . Ялгышларыбызны һәм хаталарыбызны язмышка кайтарып калдырабыз, якыннарыбызга сылтыйбыз. Без — артык тәкәббер һәм тиз үпкәләүчән адәмнәр —нәфрәт һәм көнчелек хакимлегенә тарган вактан-вак җан ияләре. Дөньядагы хәлләргә күз йомып яшәгән. язмыш тәгәрмәче астына үзе үк барып кергән һәм шуннан котылырлык җай тапмаган кеше соң дәрәҗәдә көлке һәм кызганыч. Андый кеше үзен гаиләгә, хезмәткә бәйле дип уйлый, шушы йөкне үз җилкәсенә үзе үк төяп куйганын, үзенең ирекле икәнен оныта. Боларның һәммәсен дә Птицынга шефы сөйләде һәм ул аның һәр сүзен, һәр фикерен ышанып тыңлады Йог күнегүләре турындагы калган белемнәрне китаплардан һәм торледән-төрле кулъязмалардан алды. Әлеге китапларны укыганда Птицын ниндидер бер сәер дөньяга сәяхәт кылды: әйтерсең, ул моңарчы бөтенләй яшәмәгән. ә бәлки илаһи һәм якты бер тарафка — бәхет тарафына юл чыгу өчен әзерләнеп кенә тереклек иткән. Башта ул иң гади күнегүләргә тотынды, иртән дә кичен дә даими шөгыльләнде. Өйдә чакта да. командировкада булса да. Птицын бер генә көнне дә әрәмгә үткәрмәде Тиздән ул катлаулырак күнегүләргә күчте, аякларны бөкләп, умыртка сөяген турайтып утыру, үз организмы белән идарә итәргә тырышу аның өчен ниндидер бер зарури таләп, котылгысыз ихтыяҗ булып әверелде. Әгәр үз хезмәткәрләренең кырын һәм шикле карашларыннан курыкмаса. Птицын бу шөгылен эштә дә дәвам итәр һәм. мөгаен, бер ай буена өзлексез күнегүләрдән соң гәүдәсе өстеннән йөк машинасы узудан да курыкмас иде Моның өчен бары тик мускулларны соң дәрәҗәдә йомшарта, йоклата белү һәм аңыңны бу фани дөньядан аерып тора алу кирәк. Чыннан да. үзенең 130 исереклеге аркасында автобус астына барып кергән һәм аның тәгәрмәчләрен үз гәүдәсе аша үткәргән теләсә кайсы агай әлеге тәгәрмәчләрнең коточкыч авырлыгын сизми дә кала, үз тәне күтәрергә тиешле авырлык турында уйларга да. ишетергә дә, белергә дә теләми, аягына кире торып баскан чакта аның күңелендә сүнмәс-сүрелмәс бер өмет — бүгенге бәйрәмне һичшиксез дәвам итү өмете генә була. ы Авария вакытындагы травма нәтиҗәләрен аның баш миенә нәкъ о менә шушы халәте үткәрмичә кала. Бу нисбәттән, рус җиренә хас •» йог күнегүләре бик күптәннән кулланылган дип исәпләргә кирәк, £ һәммәбезгә бик яхшы билгеле булганча, әлеге үзенчәлекле күнегү- s ләрнең асылы ике-өч көн буена ычкынып торудан һәм айнык з кешеләр аңына барып җитәрдәй тышкы тәэсирләрне бөтенләй бар < дип тә белмәүдән гыйбарәт. ♦ Птицынның гәүдәсенә егетләр сыйфаты керде, корсагы тартыл- * ды. мускуллары ныгыды, җилкәләре тураеп китте. Ул һәр сулышын- >• нан шатлык табып яши. сабыйлар йокысы белән изрәп йоклый, ә и күргән төшләре балачакның татлы һәм матур төшләрен хәтерләтә < иде Ул салкын тию һәм грипп кебек нәрсәләрне үз тәненнән куып чыгарырга, чирне сырхауны бергә-бер торып җиңәргә, үз организмын s теләсә кайсы вакытта эшкә җигәргә өйрәнде. Кирәк икән, барлык £ ихтыярын һәм игътибарын туплап, тәненең туңган өлешен җылыта, н теләсә кайсы урындагы авыртуны баса ала иде. х Кыскасы, тормыш юлыннан ул бәхетнең үзе белән җитәкләшеп < атлый башлады Бервакыт алар, шеф белән бергәләп, көньякка командировкага бардылар, шунда фоторәсемгә дә төштеләр Икесе дә кояшта каралган, икесе дә бәхетле елмая, икесе дә бер-беренә бик тә охшаш Башларындагы юка җәйге кәпәч тә. изүләре ярым ачык һәм җиңнәре сызганулы Винстон күлмәге дә пардан иде. Икесе дә бик яшь күренә — утызлардан әле чак кына узган, ә үзләре — фәннәр кандидаты (шефны инде тиздән фәннәр докторы дияргә була), зур гына гыйльми җитәкчеләр... Ни генә әйтсәң дә. фоторәсем искиткеч шәп чыкты. Бу рәсем аларның хәл-халәтен бик тә ачык чагылдыра иде. Истәлек өчен төшкән әлеге фоторәсемне Птицын үзе дә бик яратты һәм. һич тә озакка сузмыйча, ихлас зәвык белән эшләнгән рамга беркетте, эш өстәле каршындагы стенага элеп куйды. Кызыл агачтан ясалган, сырлы-сырлы аяклары белән балкып торган өстәле янына килеп утырса. Вольтер заманнарыннан калган иске һәм затлы кәнәфигә кереп кунакласа, стенадагы рәсемгә күз төшерә, шефны һәм үзен күреп, елмаеп куя. көньякта йөргән чакларын искә ала. тәнендә — көч. җанында дәрт-дәрман артканын тоя. Әйе. билләһи, гаҗәеп һәм искиткеч дәрәҗәдә матур иде Птицынның тормышы. Кайгылардан өстен, борчулардан азат булган бу тормыш каядыр еракерак офыкларга төбәлгән иде Шефны алардан алдылар да. аның урынына яңа бер директорны — Бурбонны китереп куйдылар Монда инде Птицынның ниләр кичергәнен, нинди уйлар һәм газапларга тарыганын сөйләп тору кирәк микән? Бурбон аларга каяндыр югарыдан, министрлыктан күчеп килде. Канәгатьсезлек билгесе чәчрәп торган кыяфәте белән коридордан бер генә үтте — кызыксыну хисенә ияреп чыккан хезмәткәрләр шунда ук үз бүлмәләренә кереп бикләнделәр. Бурбонның (бу кушаматны аңа беренче көнне үк тактылар) бөтен коридорны иңләп барган калын туны да. артык эре, артык һавалы кыяфәте дә әллә ничек сәер, килбәтсез, ияләнелмәгән һәм ияләшеп тә булмас, аңлашылмас бер нәрсә кебек иде Машинага утырыр алдыннан ул башта шул калын, иләмсез тунын сала, аны арткы утыргычка ташлый. аннан соң гына үзе кереп урнаша Менә шундый иде аның туны. . Кырыс һәм килбәтсез бу кешенең даны беренче көнне үк бөтен институтка таралды Бурбон, ниндидер бер гаеп табарга теләгәндәй, гел кәгазьләр арасында актарынды, үз янына кергән хезмәткәрләрне каш җыерып кына тыңлады, һәрбер сүзгә, һәрбер җавапка каныкты, ишек катында бастырып тотты, ярты сүздән бүлдереп, кире борды. Әйтерсең, аның каршында үзе кебек үк кешеләр түгел, ниндидер вак җан ияләре игътибарга лаек булмаган түбән затлар басып тора иде. Бу хәлгә Птицын аеруча нык көенде. Җитмәсә, үзенең өнәмәвен һәм дошман күрүен алдан ук белдерергә теләгәндәй. Бурбон аны үз янына чакырырга ашыкмады Ә бу инде коллективта шефтан соң беренче кул булган кеше өчен бер дә шатланырлык хәл түгел иде... Птицынның кулыннан эш китте, инде тәмам онытылган, искә дә төшеп карамаган ашказаны кабат борчый башлады, яшисе дә килми, яшәүдән мәгънә дә юк кебек иде Бурбон белән беренче тапкыр очрашасы көнне, нәкъ менә аның кабинетына керер алдыннан гына. Птицын элекке шефы турында уйлап утырды Ниндидер йомыш белән кергән хезмәткәр кыз Вика да. аның уйларын сизгәндәй, шеф турында сүз кузгатты: — Ә аның чәйгә пешкәнен хәтерлисезме9 Безнең бүлмәдә! Хәтерләмисезмени?! Без ул чакта көлә-көлә хәлдән таеп беткән идек..— Виканың күзләре балкып, йөзләре алсуланып китте.— Нигәдер безнең бүлмәгә кергән иде ул. Ә без чәй эчеп утыра идек Аңа да чәй ясадык. Безнең чәебез суына башлаган иде инде. Ә аңа кайнарын, кайнап торганын агызып бирдек. Бер йотты да, башын чайкап җибәрде. түзәлмыйча. капкан чәен кире өреп чыгарды, туп-туры безнең өскә, кәгазьләр өстенә өрде! Шундый курыктык, эләгәчәк инде безгә хәзер, дип уйлыйбыз. Ә ул көләргә тотынды! Без дә аңа ияреп көлешәбез. Әйтәм бит. көлә торгач, хәлдән таеп беттек. Аннан соң да шактый озак көлешеп, сөйләшеп утырдык әле. Аңа чәйнең яңасын ясадык, ә ул безгә һиндстанга баруы, анда күргәннәре турында сөйләде Птицын үзе Виканы тыңлый, ә үзе сагышлы уйлар эчендә утыра иде. Шефның никадәр гади, гадел һәм акыллы кеше булуын уйлап куйды. Әйтик, менә шушы хатын-кызларның да хәленә кереп, кайгыларын да. шатлыкларын да. нинди борчу-мәшәкатьләр белән яшәүләрен дә үтәли күреп, аңлап һәм белеп тора иде бит ул. Кирәк чакта ярдәм итә. булыша, беркемне дә рәнҗетми Хатын-кыз өчен, дускаем, җаныңны ярып бирә белергә кирәк. Алар белән соң дәрәҗәдә ягымлы һәм ихлас бул. Эшең никадәр генә мөһим булмасын, хатын-кызны онытма, үзеңне тулыеынча аңа багышлый бел. Әгәр шулай итмәсәң — беттең, җиңелдең дигән сүз: синең тарафтан бер тапкыр фальшь сизгән хатын-кыз бүтән беркайчан да сиңа чын күңелдән ышанмый Бу таләп рыцарьлардан ук килә Мәхәббәтне нәкъ менә алар уйлап тапкан Алар хатын-кызга табынуларын Шәрык- ның кануннарына — хатын-кызны ләззәт чыганагы итеп кенә караучы кануннарга каршы куйганнар Без. һәрхәлдә, рыцарь булырга тиеш...* Шеф гаҗәеп бер кеше иде. һәрнәрсәне бер җепкә бәйләп, бер төенгә төйнәп аңлата, тарих күзлегеннән карап, үз хисләре белән җылытып сөйли иде. Аның белән эшләве рәхәт, күпме ишетеп тә туйдырмаган сүзләрен тыңлавы рәхәт иде. Шеф турында татлы истәлекләргә чумып утырган Птицынны нәкъ менә шул чакта Бурбон янына чакырдылар. Әлеге хәбәрне ашыгудан сулышы кысылган секретарь кыз җиткерде: — Яңа директор чакыра' Бик кәефсез күренә — Сезнең ул директорыгызның кәефе булган чагы да юк! — дип коры гына җавап кайтарды Птицын Секретарь кыз үпкәләде: — Ничек инде -сезнең директорыгыз»? Сезгә ничек булса, безнең өчен дә шул кадәр генә безнеке ■ ул. беләсегез килсә1 Әйе, институтта Бурбонны беренче көннән үк яратмыйлар, күралмыйлар иде. Сәламенә күрә җавабы! Птицын, ияләшкән гадәт буенча, өс-башын рәтләп сыйпады, җиңел генә атлап, башын югары тотып, директор кабинетына барып керде. Аның каршында, кулларын як-якка җәеп, өстәл кырыена нык тотынып, авыр, усал карашлы, куе һәм керпе чәчле бер адәм утыра иде. Птицынның күз алдыннан бер мизгел эчендә шундый күренеш үтеп китте: алар, шеф белән бергә, Алтай якларында йөриләр, елга ярыннан ук башланган калкулыкка күтәрелеп киләләр. Елганың теге ягында, егерме чакрымнар ераклыкта, урман башланып китә. Агач бөдрәләре үзара тоташкан, әмма каен кәүсәләре ап-ачык булып, аерылып, күренеп тора — көн шундый аяз. һава шундый саф. Көзге кебек тигез су өстендә кичке болытлар йөзә. Офыктан төшкән кызгылт нурлар шул болытлар арасында уйный. Су өстендә зур-зур роза чәчәкләре йөзеп бара кебек. Аста, яр буенда, ярымтүгәрәк ясап тезелгән халык җыр суза. Баян уйный, җыр тавышы еракларга тарала, елга да җәелеп-җәелеп ага. Үлән исе. мәтрүшкә, бөтнек, ромашка исе аңкый. Киңлек, яктылык, хозурлык Баш әйләнә! Шеф тар гына чалбардан, алсу төстәге җиңелчә күлмәктән. Калкулык башына бик җиңел атлап, җитез күтәрелә. Аннан соң. кинәт кенә туктала да, борылып карый, кулларын авызга куеп, көчле һәм дәртле тавышы белән тирә-юньне яңгырата: >Әһәй-й! А-һа-һай!..» Аннан соң ул тавышның кайтавазы килә. Аһ, ул җәй!.. Яңа директор, Птицынның кесәләрен капшагандай, баштанаяк күз йөртеп чыкты да карлыккан тавыш белән кистереп әйтте: — Сине бөтен директорларга да яраклаша белә диләр, дөресме? Птицын кычкырып җибәрүдән чак кына тыелып калды, бу көтелмәгән сүзгә эчтән рәнҗеп җавап кайтарды: — Сез нәрсә?!. Сез ни сөйлисез? — Ярар, ярар,— дип кул гына селтәде директор, аннан соң урыныннан кузгалды.— Яраклашмасаң да, барыбер — ышаныч яулыйсың дигән сүз. Бер аермасы да юк. Птицын кызарып-бүртенеп чыкты, күңеленнән усал сүзләр эзләде. кистереп җавап кайтармакчы булды Әмма Бурбон, аны тәмам гаҗәпкә калдырып, дустанә йыяфәттә елмаеп җибәрде, ачылып, якын күреп әйтте: — Ә мин нәкъ менә шундый кешеләрне яратам, туган Ышаныч яулый белү үзе үк бик зур сәләт бит ул Ә син, әйдә, утырып тор әле, утыр!.. Птицын урындыкка иңде. Әмма директорның баягы тупаслыгыннан кузгалган ачу һәм рәнҗү хисе һич тә кимемәде. Җитмәсә, аның әлеге сүзләрендә җанны үртәп, кимсетеп торган ниндидер бер хаклык бар иде Юк. хаклыкның бер кисәге, бер өлеше генә. Әмма барыбер. . — Мин. туганкай, үзем кешеләрне таный беләм,— дип дәвам итте директор.— Ышаныч яулый алган кешеләрнең бәһасен дөрес чамалыйм. Андый кешеләр һәрбер җитәкчегә кирәк, чөнки алар җитәкче кешенең эшен дә, характерын да. фикер сөрешен дә дәвам итә алалар. Ә дәвамың булу рәхәт ул. Аңладыңмы9 Птицын, үзе дә сизмәстән, баш какты — Менә шул-шул,— дип шатланып дәвам итте Бурбон.— Синең кебек кешеләрдән гадәттә нәрсә сорала? Әллә ни күп түгел. Иң мөһиме — яраклашу, ышаныч, яулау, үзеңнән өстәрәк утырган кешегә охшарга тырышу. Сез. магнит тирәсендәге тимер комы кебек. шул бер кешегә тартылырга тиеш. Сиңа тагын магнит булу! — дип эчтән генә мәсхәрәле елмайды Птицын. Аңа хәтта кызыграк булып китте.— Синнән соң, атакаем, нәрсәгә өйрәнеп була?!» — Син ашыкма, тыңлап тор.— диде директор, аның уйларын тоеп.— Артык һаваланма. Бер дә һаваланыр, горурланыр нәрсәң күренми әле синең Шулай ук. әгәр төптәнрәк уйлап карасаң, синең элекке шефың Первенцев та ярык тагарак өстендә утыра, баш чөеп йөрер бер нәрсәсе дә юк. — Ничек инде алай9 — бу юлы инде Птицын түзмәде, үчекләп һәм әче итеп елмайды.— Министрлык буенча беренчелек кем кулында иде? Ә?.. — Әфтияк! — дип кырт кисте Бурбон.— Майсыз боткадагы китек кашык. Нәрсә соң ул сезнең беренче урыныгыз? Кемнәр арасындагы беренчелек соң ул? Нәкъ үзегез кебек әкәм-төкәмнәр арасында гына беренче бит сез!—директорның тавышына янә кырыслык, тупаслык кайтты.— Беренче шул сез. әмма бердәнбер түгел! Ни кушсалар — шуны майтарасыз, ә үзегез уйлый да. уйлап таба да белмисез. Йә. нәрсә, тәгәрмәчне сез уйлап таптыгызмы әллә? Нинди ачыш ясадыгыз соң әле. кабатланмас ачыш, ә9 Шулай. Күбрәк рестораннарга. кибет-кабакларга йөреп, кызлар янына гына чаба беләсез. Кием алыштырасыз, кемнәргәдер охшарга тырышып яшисез . — Ничек инде алай9 — дип агарынып кабатлады Птицын. — Ә менә шулай... Бер яктан икенче якка чайкаласыз. Кая таба авышырга, кайсы якка барып бәрелергә белмисез. Әле бер якка, әле икенче якка чабышасыз. Әле джаз белән маташасыз, әле йог ысулына тотынасыз. Сезнең кебекләрнең үз фикерләре, үз идеяләре булмый. Була да алмый! — Ничек инде9 ! — Птицын, ни әйтергә белмичә, эчтән көеп, тыштан агарынып каршы төште — Ничек инде алай?.. — Ә менә шулай.— директор бөтен гәүдәсе белән аска иелде, әллә өстәл тартмасыннан, әллә келәм астыннан кызыл тышлы папка тартып чыгарып. Птицын алдына ташлады.— Мә. укып рәхәтлән! Тоташ полимерлар. Нәрсәгә кирәк булды икән алар безгә, ә? Полиэтилен капчык ясар өченме? Шул-шул менә, кемнәрнедер куып җитмәкче буласыз, чабышасыз, этенәсез-төртенәсез. Беренчелекне яулыйсыз! Кеше табагын ялап тамак туйдырасыз...— менә шушы берничә сүз белән ул Птицынның айлар-еллар буена башкарган, күңел җылысын салган, яратып өлгергән, иң эффектлы, иң заманча. иң җиңел ысуллар тәкъдим иткән эшен—тоташ полимерлар буенча эзләнүләрен сызып ыргытты, изде, таптады.— Институтка яңа идеяләр кирәк! Үзебез тапкан идеяләр! Аңладыңмы! Елга бер. елга ике яңа идея тусын — әмма үзебезнеке булсын! Артыгы кирәкми Гомумән, дөньяда идеяләр әлләни күп түгел. Алар турында күп лыгырдыйлар гына, шуңа күрә идеяләр дә бихисап булып тоела. Ә чынлыкта исә. идеяләр бармак белән генә санарлык. Аңладыңмы9 Птицын янә искәрмәстән баш какты Ә үзе эчтән яна. эчтән дулый, эчтән шашына иде Карале, нәрсә сөйли бит бу. ә? Үзе кем соң әле ул! Үзенең фәнгә нинди өлеш керткәне, нәрсә майтарганы бар9 !» — Мин сиңа маймыллар турында сөйләдемме әле. юкмы? — директорның бу сүзләрен Птицын каяндыр ерактан, томан эченнән генә ишетте һәм айнып киткәндәй булды — Маймыллар турында9 Нинди маймыллар? Юк. сөйләмәдегез... Алайса, сөйләргә кирәк икән.— дип көрсенде директор һәм Птицынга таба иелә төште — Беләсеңме маймыллар ничек яши? Көн күрүләре бик гади аларның: бер агачтагы бананнарны ашап бетерәләр дә. икенчесенә үрмәлиләр. Анысын талаганнан соң. өченче агачка күченәләр Өлгергән банан өчен талашалар, төртешәләр, кычкырышалар, төкерешәләр. Ашап туйганчыга кадәр туктый бел- * миләр. Бервакыт маймылларга хәбәр килә: янәшәдәге урманда, о зур бер аланда ак тәнле кешеләр пәйда булган Маймыллар инде £ шул аланга ашыга. Кызык бит: ак тәнлеләрне күреп калырга ки- > рәк Баралар, кызыгып карап торалар-торалар да. кире үз урманна- - рына таялар. Банан ашарга. < — Ә алары, ак тәнле дигәннәре кем инде аның’’ — Птицын кип- * шснгән иреннәрен ялап куйды Ул инде төшенеп өлгергән иде Бур- ф бон маймыл көтүе турында нәкъ менә аның элекке шефы — Пер- < венцевны күздә тотып, мәсхәрә итеп сөйли. — Ак тәнлеләрме9 — директор үзенең бу җавабыннан чын- * чыннан ләззәт таба һәм моны яшерми дә иде Кәнәфигә иркен- < ләбрәк утырып, күзләрен кысып елмайды.— Ак тәнлеләре — идея 3 табып яшәүчеләр. Первенцев белән син алар рәтендә түгел. х Бурбон, үз өстенлеген һәм тупаслыгын күрсәтүдән тәм табып, ч бер мәлгә тын калды Аннан соң каршысында яткан кәгазьләрнең ° иң өстәгесен, пөхтә һәм тыйнак сызымнар белән бизәлгәнен үре- * леп алды: < — Мин монда кайбер нәрсәләргә күз йөртеп чыктым.— диде ул. янә үчекле елмаеп.— Сезнең эшләр Ачышлар, уйлап табулар... Исеңә төшереп тору кирәк микән’’ Птицын тартышып куйды, күзләрен читкә борды. Әйе. булды андый нәрсәләр, булды' Каядыр барырга акча җитми иде һәм Птицын ниндидер юк кына бер нәрсә сызгалап ташлады Нәрсә икәнен үзе дә төшенеп җитми иде Аның ул эшен яңа техника планына керттеләр. Бөтен җирдә дә шулай эшлиләр Птицынның кемлеген шушы юк-бар кәгазьгә карап кына бәяләү дөресме? Аның, аллага шөкер, саллырак хезмәтләре дә җитәрлек Бурбон, чыраен сытып, аска карап, тынып калды Хәзер инде Птицын аны бөтенләй кызыксындырмый кебек иде. Бу хәл Птицын- ны хафага, шик-шөбһәгә салды: киләчәктә ни булыр, иртәгә Птицын- ны ниләр көтә? Хәер, нигә куркыпкалтырап утыра соң әле ул9 Ике кулына бер эшне ул кайда да табачак Ә инде Бурбон казып чыгарган кәгазьләр — барысы да законлы эшләр: бернинди комиссия дә. бернинди тикшерү дә борын тыгарлык түгел. Мондый гына нәрсә турында сүз кузгатып та тормаячаклар — Менә шулай! — дип кистерде, ниһаять. Бурбон.— Фәнне шушы институтта, үзебездә, бергәләп үстерәчәкбез! Тәҗрибәне читтән эзләп күп чапкансыз, җитәр! Халыкны тәмам азындыргансыз, тезгенне ычкындыргансыз. Монда һәркем үзенә хуҗа булып өлгергән, ни телиләр — шуны кыланалар' ^Үзеңне жәлләмичә эшлисең-эшлисең. гомереңнең иң матур чакларын эшкә бирәсең, ә менә шушы Бурбон кебек бер әйттем исә кайттым... синең бөтен хезмәтеңне юкка чыгара... Юк. дөреслек дигән нәрсә юктыр бу дөньяда Язмыш бәхетне аз-азлап, тамызып кына бирә кешегә. Аннан соң анысын да кире йолкып ала, үзеңне чүплек базына ташлый: йөз шунда рәхәтләнеп, тончык •— директор кабинетыннан чыкканда әнә шулай фикер йөртте Птицын. Әмма соңыннан, үз бүлмәсенә кереп утыргач. Бурбонның соңгы сүзләре турында иркенләбрәк уйлагач, аның күңелендә өмет һәм ышаныч кебек бер нәрсә пәйда булды Бигрәк тә фәнне үзебездә, бергәләп үстерәчәкбез» дигән сүзләргә кат-кат әйләнеп кайтты Птицын. Бергәләп, дип әйтә икән, димәк — бергә-бергә эшләргә, бер урында эшләргә дигән сүз! Башта бу ышаныч сизелер-сизелмәс булып кына калыкты, тора-бара Птицынның күңелен тулысынча биләп алды Ни генә булмасын, мондый ышанычның тууы Птицын өчен олы бер хәбәр, аның фикерен кузгаткан, җанын алгысыткан киная иде. Тиздән аңа Бурбонның өендә, яшәгән квартирасында кунакта булырга туры килде Юк. монда ул сәнгатьле итеп сырлап-бизәк- ләп эшләгән, алтын төскә буялган җиһазларны да. Париждан яки башка бер чит илдән кайтартылган сирәк һәм затлы әйберләрне дә күрмәде Сәүдә контрактлары төзелгәндә рус белгечләренә» бүләк ителә торган вак-төяк сувенирлар да. ярым шәрә килеш биюче кызлар рәсеме төшерелгән календарьлар да юк иде монда Өстәл өстендә очраклы рәвештә генә ачып салынган сыман итеп. «Плейбой' һәм Америка журналларының яңа саннары да таралып ятмый Хәтта кухня ягында — гаилә бәхете, гаилә күрке булган суыткычта да махсус заказ белән китерелгән колбаса, кара икра, чит ил шәраблары күренмәде Бурбонның өч бүлмәле квартирасы иске кирпеч йортның өченче катына урнашкан иде. Моннан икенче катка, ягъни әлеге кирпеч бинаның дүртенче катына (андагы бүлмәләр Бурбонның әти-әнисе исеменә теркәлгән), калын һәм киң такталы сөзәк баскыч күтәрелә Алгы бүлмәнең ян-як стеналарына келәмнәр эленгән, идәнгә дә келәм җәелгән. Каршы як стенаны майлы буяу белән төшерелгән зур рәсем били Кавказ тауларының ап-ак түбәләре күзгә бәрелә, кыя артыннан җирән атка атланган, чем кара канатлы япанча бөркәнгән җайдак чыгып килә Бүлмәгә керүгә, тәнең бер мәлгә эсселесуыклы булып китә Кухня ягында зур. авыр имән өстәл тора. Бер читтәрәк. тәрәзә янында, ит һәм яшелчәләр турау өчен тагын бер имән кискә куелган Агач утыргычлар Ялтырап торган зур самавыр. Җиздән коелган люстра Йокы бүлмәсендәге җиһазлар кедр агачыннан ясалган. ышанычлы, нык мондый шкафларга көя керми Эш бүлмәсендәге өстәл — кедр агачыннан, аңа инде озак яшәгәнлек төсе, вакытның серле төсе сеңгән Калын такталы агач киштәләргә шыплап-шыплап китаплар өелгән Махсус әдәбият, белгечлек буенча гына да йөзләрчә китап Аларның күбесен Птицынның күргәне дә. хәтта ишеткәне дә юк. Берничә рәттәге китапларның тышлыгы ике телдә язылган Надан булып күренмәс өчен. Птицын аларга тукталып та тормады Икенче каттагы йокы бүлмәсендә ир белән хатынның уртак ятагы ялан кыр кебек киң һәм иркен булып җәелгән Ә янәшәдә — балалар бүлмәсе Птицынны иң шаккатырганы менә шушы бүлмә булды Аның бер ягында, алсу тышлы мендәр һәм юрганнар белән балкып, биш кечкенә карават тора. Ә икенче яктагы бердәнбер караватка зәңгәр тышлы (малайлар төсе) мендәр куелган. — Бу ни хикмәт? — дип гаҗәпләнде Птицын,—Берьюлы алты бәби алып кайттыгызмы әллә9 — Юк ла.— дип тыныч кына кул селтәде хуҗа.— Безнең нәсел шундый башта бер-бер артлы гел кызлар гына туа. аннан соң гына — малай Шуңа күрә мин барысын да алдан ук хәстәрләп куярга уйладым Хатын үзеннән нәрсә таләп ителгәнне төгәл белеп торсын' Ә. менә ул үзе дә кайтып җитте! Таныш булыгыз!.. Бүлмәгә ашыгып атлаудан битләре алланып чыккан, җәймә итәкле зәңгәр юбка һәм үтә күренмәле ап-ак кофта кигән бер кыз атылып килеп керде һәрвакыт гаҗәпләнеп, сокланып һәм елмаеп торган зур. коңгырт күзләре өстендә кыйгач кара кашлар сызылып киткән Бәрхет кебек ияге, уймак кебек җыйнак сусыл иреннәре нәкъ сабыйларныкы. — Таныш булыгыз хатыным Надя' Птицын бу ханымга карап каушап, югалып калды Шул каушаган мизгелендә ул, ниндидер ачы үкенү хисе тоеп, үзенең дә. хәтта элекке шефы Первенцевның да мондый хатыны булмавы һәм була да алмавы турында уйлап өлгерде. Әлбәттә, очраклы рәвештә танышкан сөяркәләр табылгандыр табылуын Алары да аның үз ки- w рәкләре өчен, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә яр булганнардыр Ә k менә хатын мәсьәләсендә. Аларның хатыннары, дөньядагы бик g күп нәрсәләр турында сүз куерта белсәләр дә. шушы самими кыяфәт- g ле. сабый йөзле ханым янында коточкыч бер җанвар булып тоелыр- s лар. ябык һәм килбәтсез гәүдәләре, тырышып-тырышып та яшерә = алмаган маңгай җыерчыклары белән теләсә кемне өркетерләр иде. < Әйе. монда — нәни кызчык сабый, үсмер, аңа карап, телдән сүз ♦ китә Аның шушы кыяфәте, кечкенә аяклары, чак кына калку күк- * рәге. елмаюы, буй-сыны, сафлыгы һәм садәлеге күз алдыннан югал- * мый тора, җәфалый, интектерә, ымсындыра. a — Менә бу иптәш.— диде хуҗа. Птицынның аптырап калуын шәйләп.— синең минем хатын булуыңа ышанмый Имеш, син мине = яратмыйсың, тиздән ташлап ук китеп барасың — Минме9 — дип кычкырып көлде ханым һәм Бурбонның са- н кал кырып зәңгәрләнгән яңагыннан үбеп алды — Син бит минем 2 дөньяда иң акыллы кешем' Сине ташлап китү мөмкинмени9 ! Бурбон, канәгать елмаеп, хатынының иңеннән кочты. — Йә. ярый, мин ашыгам, җаным.— диде ханым һәм нәзек беләгендәге сәгатькә борчылып күз ташлады — Концертка соңга калам. Ә Света, кызыбыз, дачада калды, әни белән! Ханым чыгып та йөгерде Бүлмәдә, татлы ислемай белән бергә, яшьлек исе. яшь һәм саф тән исе бөркелеп калды Ә Бурбон, яңагын кашып. Птицынга таба борылды — Әллә соң кухняга чыгабызмы9 Шашлык әзердер бит инде91 Шашлык әзерләүчеләр — Бурбонның туганнан туган абыйлары — дәшми-тынмый гына үз эшләре белән мәшгуль иде Болар- ның керүен күргәч, өстәлгә аракы, ипи һәм яшелчә тезеп куйдылар, каминда кыздырылган шашлыкны әйләндергәли башладылар — Барлык авырулардан да шушы нәрсә генә дәвалый.— диде Бурбон, аракы салынган стаканны күтәреп — Башка төр даруны белмим дә. белергә дә теләмим. Йог ысулы белән шөгыльләнү дәвамында кызыл кәбестә, алма һәм чөгендер кебек әйберләргә, яшелчә-җимешкә күнеккән, итле ашларны чамалап кына ашаган Птицын бу хәтле ризыкка — табак тулы ит һәм аракыга гына түгел, шушы кадәр аракы эчеп тә агуланмаган, шушы кадәр ит ашап та маемламаган кешенең үзенә. аның организмына, үз көченә нык ышанып яши белүенә дә чын-чынлап гаҗәпләнде — Менә.— диде Бурбон, колачын җәеп — Бу — минем яшәү рәвешем. яшәү асылым Монда барысы да нык. ышанычлы Ә сездә...— аның тавышында үчекләү төсмере пәйда булды — Сезгә, имеш, эш күрсәтү кирәк Сезнең шулай тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Ә мин. беләсең килсә, сезнең кебекләр кулына калмадым Мин болар- ның барысын да үзем таптым, үзем ясадым! — Үзем ясадым? Ничек инде9 — Птицын аңламый калды.— Акча мәсьәләсен әйтәсезме? — Юк ла.— дип ачу белән кырт кисте Бурбон.— Барысын да — менә бу каминны да, өстәл-шкафларны да. караватларны да. стенадагы рәсемнәрне дә! Үзем' Бурбонның кыяфәте тыныч, кодрәтле, үз-үзенә ышанулы иде. Калын йон оекбашлар кигән, майка өстеннән тире камзул ябын- ган. таза гәүдәле, зур йодрыклы бу кеше хәзер инде Птицынга бер дә көлке тоелмый иде. Кем белә.— дип уйлап куйды Птицын — Бәлки, мин үзем бу дөньяның асылын бик үк аңлап бетермимдер’ » — Ә менә сугыш башланса’.—диде Бурбон, аның уен бүлеп.— Сугыш башланса, син ни хакына үләчәксең? — Ничек инде ни хакына-? Соң. әлбәттә, шушы тормышыбыз өчен!.. — Синең тормышыңны әйтер идем .— Бурбон кул гына селтәде — Синең соң. туганкаем, үз өең дә бит Синең өең — читтән кергән. чит илдән кайткан вак-төяк белән тутырылган тартма гына бит ул' — Бурбон янә кулларын җәйде.— Менә, өй шундый булырга тиеш! Мин бу йорт өчен, кулыма балта тотып, теләсә кайсы дошманга каршы барачакмын. Бу бусагадан бер генә дошман да исән-сау үтә алмаячак! Мин исән чакта!.. Ә бит чынлап та балта күтәреп чыгачак! — дип күңеленнән куанды Птицын — Билләһи, чыгачак' » һәм ул. кулына балта тотып ишек катына баскан Бурбонны күз алдына китереп, калтыранып куйды Аннан соң йокы бүлмәсендә, идәндә яткан аю тиресен искә төшерде — Ә теге аюны’ Анысын инде үзегез үтермәгәнсездер бит’ — Үзем. — Аудамы? — Птицынның тыны кысылып куйды. — Нинди ау ди ул.— дип коры гына җавап кайтарды Бурбон.— Мылтыктан соң аюның тиресе каламыни аның’! Гадәти үтерү, пычак белән Тиресе өчен. Бурбон сүзсез калды Птицын исә каяндыр эчтән, тирәннән калыккан уйлары белән гәпләшеп утырды Әйе. ул тормыш дигән нәрсә турында берни дә белми һәм белергә дә курка икән бит. Ә менә монда, аның янәшәсендә, дөньяны шактый күргән, белгән кешеләр утыра Алар инде бу дөньяны өйрәнеп, аңлап бетергән Юк. Голландия рәссамнарының иҗатын яки Уссури юлбарысының авырлыгын белү генә түгел икән бу Хәер. Бурбон аларыннан да бик яхшы хәбәрдар булып, белмәгәнгә генә сабыша кебек Өенә кайтып барган Птицын тәмам аптырашта, пошаманда калган. соң дәрәҗәдә уйчан һәм сәер иде Метрода, кайнап торган халык төркеме арасында ул. әйтерсең, берьялгызы Поезд, күп булса, ике генә минутка соңга калды, әмма бу Мәскәү метрополитены өчен шактый озак вакыт иде. станциядә халык артык күп җыелган, укмашкан, өелешкән. Ниһаять, мәрмәр стеналар буйлап нурлар йөгерешә башлады Поезд, башына кояш таккан аждаһа кебек, караңгы тоннельдән атылып чыкты һәм Птицынны утыртып, өенә алып кайтып китте. Шаулап, гөрелдәп, кайнап арган шәһәр йокларга җыена иде Гаҗәп шәһәр бу яхшылыгы да. яманлыгы да үзе белән; ул гел шушы тормышның үзе кебек — матурлык белән начарлык, камиллек белән зәһәрлек, зирәклек белән юләрлек бергә кушылган Мондагы дөнья һәр мизгеле аша Птицынга кагылып, орынып үтте Гауга яраткан ярым акылсыз чирләшкә карчыклар Диваналар, исерекләр Йөзләреннән нәфрәт һәм ягымлылык ташып торган, кулларын бутап-бутап сөйләшкән телсезләр Чыраенда тире авыруыннан зур тимгел калган егет Бу күңел кайтаргыч шәмәхә-көрән төстәге тимгелне берничек тә яшереп булмый Ул моны үзе дә бик яхшы белә, әмма битенә пудра яккан, кара эшләпәсен күзенә үк төшереп кигән Чәчләре җилкәсенә кадәр салынган Шагыйрь кыяфәте Бу егетне беркем дә. беркайчан да үпмәячәген аңлап-белеп тору коточкыч Әлеге дә баягы үзеннән этәреп торган тимгелдән җирәнү киртәсен атлап чыгу мөмкин түгелдер Калинин проспектында күзгә чалынган бер ханым бурсык тире сеннән тегелгән итекләр, алюмин төстәге ялтыравык комбинезон кигән Айдан төшкән сыман Арка мие зарарланудан гарип калган егет, исәр елмаеп, газап- ланып-интегеп. аякларын сөйрәп, халык арасыннан атлый Аның йөзендә катып калган бу сәер елмаюы үзенең мәңгегә гарип калуын аңлаганнан соң пәйда булгандыр кебек Өстерәлеп, сөйрәлеп, бөтен тәне белән калтыранып атлый Шушы кычкырып торган газаплы күренешләрне машина гөрелтесе каплап китә Электр утлары балкый. Каядыр ашыгучы, кабаланып атлаучы кызлар Көтүекөтүе белән дә. аерым-аерым да йөргән бу кызларны һәр тукталышта, һәр урамда очратасың. Башны артка ташлап кычкырып көлүче егетләр Дәшми-тынмый гына атлаучы карт-корылар Боларның һәрберсе янәшәдән уза. янәшәдән Төн җитте Урамга таралган томан агач башларына, өй түбәләренә эленде Төн пәрдәсен як-якка аерып күренгән машиналар ниндидер иләмсез тау куышыннан килеп чыга кебек. Эчеп өйрәнмәгән һәм эчкәннән соң ятып йоклый белмәгән Птицын үзенең язу өстәле артында шактый озак утырды Бер сәбәпсездән күптәнге кәгазьләрен, язусызуларын актарды Аннан соң стенага эленгән, шефы белән иңгә-иң төшкән фоторәсемгә карап торды Бу рәсемдә алар икесе дә бик кызганыч, елмаюлары әллә ничек ясалма кебек иде Птицынның башына кинәт кенә мондый уй килде, ул үзе. мәсәлән, имән өстәл ясый алыр, аю белән бергә-бер чыга алыр иде микән'’ Озак уйлады, әмма бу сорауларга җавап таба алмады Кинәт ул Бурбонның ярым караңгы ашханәсен, андагы каминны күзалдына китерде, үз-үзенә нык ышанган шушы кешенең шаркылдап көлүен ишеткәндәй булды Каминнан саркып чыккан сыек яктылыктан стенага Бурбонның коточкыч зур күләгәсе төшә: әлеге күләгә. Бурбон селкенгән саен, стеналар буйлап шуыша. Птицын өс- тенә килә сыман иде Птицын өстәлдәге кәгазьләрен бер читкә этәрде. Бүлмәдәге утны сүндерде дә. өстәл лампасын кабызды Аннан соң лампа каршысына басып, исәр кеше сыман, үзенең стенадагы шәүләсенә карап тора башлады Лампага якынлашкан саен шәүлә зурая, иләмсезрәк була бара иде Птицын аякларын аерып басты, күкрәген киереп, бер кулы белән өстәлгә таянды Кинәт ул үзенең беләкләренә, гәүдәсенә әллә нинди бер көч. аңлашылмый торган, әмма бик-бик таныш тоелган сәер бер көч тула башлавын сизде Аның стенадагы күләгәсе нәкъ Бурбон күләгәсенә охшап тора иде. Нряз АК МАЛ тәрҗемәсе