ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Сальвадор Дали үлеменә «Мине үлем ала алмый!» дигән Дали да,— газеталар хәбәр итте,— киткән дөньядан... Лоркалар белән исемең калса да кереп, тик үзеңне исәнлектә булмады күреп. Үзеңнең дә безгә килү булган теләгең. Ни дисәң дә, син бит әле Казан кияве!1 Без сөйләндек: — Дали — сәнгать хатасы! — диеп,— сюрреалист каһәрләрнең атасы! — диеп. Кемдер йөргәндә останың «тетмәсен» тетеп. Замана күптән таныган даһие итеп. Без фәкыйрь дә Мадридта күргәзмәң күргәч. шедеврларың тезелгән залларда йөргәч, Рәдиф белән шаклар катып тордык бер икәү: 1 Галина Дьяконова — Далиның хатыны. Казанда туган. 2 Бакый — Бакый Урманче. Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1943) — шагыйрь, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән утызга якын шигырь китабы авторы. Ул — ТАССРныц Г. Тукай исемендәге Дәүләт. М Җәлил исемендәге комсомол премияләре лауреаты, РСФСРның атказанган культура работнигы Казанда яши. менә Рухның ниндие дә була ала икән! Хезмәте әйтә: Сальвадор — титан эш аты! Димәк, экспериментларга да булган чын хакы! Талант җанын аңлый алмас тәнкыйтьче гыйбат. Даһи теләсә ни кылсын — нәтиҗә кыйбат! Иҗатчы заман үзәген ачык сиземләр. Ничек чагылмасын анда катаклизмнар? Сүз чыкса испан Пикассо, Дали хакында, шул кавемнән искә төшә безнең Бакый2 да. Күпме булды сәер хәлләр шушы гасырда! Эверест күк торып кара, тоеп барсын да... ...Инде гүр иясе булган Сальвадор Дали. ...Аның замандашы булдык, ансы да ярый. Әлмәттә җир тетрәү Әлмәттә җир тетрәгән... Дүрт-биш баллга җиткән, ди! • Татнефты-тәге графиннар чайкалышып киткән, ди. Җирне җансыз дисезме сез? — күрсәтер «җайсызлыгын»! Килер буыннар каргаячак бүгенгеләр аңсызлыгын. «Таланылып, көчләнелеп, чирле булып кал да син, бәгырь канын — нефтең биреп, алмашка су ал да син, үзеңнән чыккан алтының үзеңә ятмасын да, шешә ватыклары белән өслегең каплансын да, чишмәләрең тозда эреп, дегетләнеп бетсен дә, тәнеңә күп меңәрләгән скважиналар үтсен дә, өстеңдә үскән игенең ярымагу булсын да, буыннар вагая барып, зәгыйфь алмаш тусын да, бакый гомер туган җырлар капылт онытылсын да, шушы мәхшәрләрне данлап кемдер язып торсын да... Бер тетрәп куярсың шул!» Әлмәттә җир тетрәде. Бик күптән түгел әле... Кемнәрнеңдер, кардәшләрем, тетрәдеме күңелләре? Тетрәдеме күңелләре?.. Топономик мозаика (ТУГАН ЯК) Биектаулар кичмәсәк тә, Күгәрчен очырмасак та, Күкиләргә күктән төшеп, Зәңгәр Күлгә чуммасак та,— Балтачларда туып, балачакның алтын тәхетендә утырдык! Яңа Салалары кала булган, Ямашлары күзне камаштырган. Түләкләре бүләк тоелган, Кадрәкләр дә кадерле чакта — Котлы Бүкәшләрдә бәхет юрап, хыялыйлар булып укыдык. Уракчыда урак урылмады. Тегермәнлекләрдә тартылмады. Көлдә көлчә пешереп ашап, Кызыл Ярда ятылмады... Ә шулай да Шомыртбашта миләш җыйдык бер яр белән! Бөрсетләрдә бурсык тотар чорда, Солтаннарда солтан. Чаллыларда шанлы. Үрнәкләрдә үрнәк булыр чакта — Балык Бистәсенең балыгыдай Казаннарга киттек кайнарга! Гомер үткән саен газиз — Корноухы. Ыргасы да, Әшнәге дә. Елгасы да, Анатышы, Арышы1 да___ барысы да, барысы да... Кая барсам да каерылып карар җирем — Туган як! Язмыш торса да өстән... Хыял өнди, хыял өстери— Сөйләшүләрдән. Кара син ташларга!.. Кырым күчкән кулдан-кулга кәнизәк кыз кебек. Барсы да: «Син гүзәл!» дигәннәр. Тауларның да җаннары бар. кыяларның — йөрәге... Кочкан җирдән — кара янып эз, үпкән җирдән — саркып кан калган... ' Баш хәреф белән язылган исемнәр авторнын туган ягындагы, нигездә. Балык Бистәсе районына кергән авыл исемнәре. Ун яшь чакта кем ышанмый хәзинә табасына? Унбиштә мәхәббәт-гөлнең алдына тамасына? Утызда аның һич шиге юк мәйданнар тотасына. Кырыкта хис итәр үзен дөнья уртасында. Илледә — акыл иясе, алтмышта хаким сизеп. Кеше һаман куяр үзен гел биеккә менгезеп. Яше ашып, нәсел үрчеп, уллар-оныклар җиткәч, нәфси адәм хыял тотар хәтта Үлемсезлеккә! ...Ишеттем гүя Язмышның каһкаһәле көлүен: бар хыялың юк итәргә җитә бер төчкерүем! Көньяктагы рәсемең Л^га Утырасың диңгез буенда тезләреңне кочаклап. Дулкыннар көенә, яраткан шигъри юллар кабатлап. Чәчләреңне кояш ягына иркәләп җил тараткан... ...Бәлки, шушы күренеш өчен тәңре сине яраткан? Читкә китүчеләргә Шигырьнең кирәклеге турында кайчак кирәкмәгән бәхәсләр дә булгалый. Аю башы җитәме соң һәрбер аерылганга! «Ерактагы кояш шәп!» дип читкә каерылганга! Туган җирне ташлауларның юлы ник бетми икән? Китү чире ил канына бер керсә — китми икән! Тудыра, суын эчерә. тел бирә, кеше итә... Тагын нишләсен Туган җир? Ә кемдер... ташлап китә. Китә кайчак язмыш кушкач, кайчак — үзе теләп тә. Ялгышып та. язылып та. китә бәхет эзләп тә. (Уйласаң, һәр кылган эшкә табып була сәбәп тә.) Аерыла илдән — теленнән, җиреннән — нигезеннән... Аерылганны аю ашар... Мәкаль, Кайчак үзен дә югалта яшәеш диңгезендә... һәр чакрым киткән саен үз җырыннан язасың. Соңрак... балаларың татый ялгышларның җәзасын. Кошлар да әйләнеп кайта, ташламый Туган җирен. Кеше кадәр кеше булып, ничек оныта илен? ...Аерылган да чәчелгән, сибелгән дә таралган. (Мисаллар бар: кай халыклар тупланалар яңадан). Җил бер чәчкән орлыкларны җыеп кара яңадан! ...Аерылганны аю ашар, бүленгәнне — бүредер. Аюбүре «эзләп» читтә күпме җаннар йөридер! «Шигырьне укымыйлар...» дип «сөенү» җиңелрәк. Бездә әдәбият әнкәсе гомердән Шигърият! Әнкәләрне санламаучы сантыйлар да җитәрлек. Бездә шигырь — аңлаганга — башың Себер китәрлек! Җәйге төннең бер бәләкәй вакыйгасы Юк, ирексез мөмкин түгел бу дөньяда! Юк. ирексез мөмкин түгел бу яшәү! Бүлмәмә — ачык балконнан бер кош очып кергән төнлә. Ят тавыштан уяндым да. ярым аңсыз торып бастым. Мескен кошчык бүлмә бетереп бәргәләнә караңгыда, тыпырчына, чыгу юлын табалмыйча. Матур төшем шундук эреп юкка чыкты. Герле сәгать йөрүеннән туктап калды. Сабый улым, уянып, елап җибәрде. Стенага элгән карта шуып төште. «Ни булды?» дип әнисе сикереп торды. Ут яндыргач, кош җилпенеп, лампочканы бәреп ватты. Өстәлдәге ваза авып, кулъязмама су түгелде. Кош куганда пианинога ялгыш басып, яман әче аккорд чыкты. «Нишлисез?» дип күршеләр ишек какты. Ә Ю1 ыйсә, бер кош ялгыш бүлмәгә очып, вакытлыча (бер биш-алты минут кына) иреген жуеп алган иде. ...һәм, ниһаять, юлын табып, кош тәрәздән очып китте. Балконга чыксам, йолдызлар атыла — (әйтерсең лә) күкне бизгәк тотып тартыша... «Шайтан кала»сыннан КамАЗларга карап Чал Чулманның яшел ярына җәелеп ятты зур Кара Сыер. Корчаңгылы килмешәк Сыер!.. Тояклары тимер — җирне изә. мөгезләре — күккә терәлгән! Тургайлар куркынып сибелде Агыйдел. Нократ ягына... ...Өстәвенә Хайван бикәч икән! Җыелды янына исле Үгезләр... Болганды дөнья. Җыелды халык. Артты зиналык. Басты төтен... Чишмәләрнең якты күзенә ...де Вәхшәт, чапырдатып. Очраштык кеше туенда... Гомер эзе — маңгаеңда... Еллар эзе — муеныңда... Сискәнеп киттең шикелле — ишеткәч кеше туенда икебез белгән бер җырны: «...Синең белән даным чыкты, җаным чыксын куеныңда!» Борылып миңа карадың.— мин идем уз уемда. ...Уеным да. чыным да. әкиятем дә. җырым да! КЫСКА ШИГЫРЬЛӘРДӘН Шундый чак... Ияремне җиргә куеп, өстенә утырган чак. Алдымда — күмере төшеп, ялкыны кайткан учак. ...Ә үземә нибарысы — өч тапкыр унсигез чак! Ау сезоны ачылгач Җанлы күләгәләр кими көннән көн елга-күлләр. болын-үзән өсләрендә... Кискен шарт-шорт шартлаулардан йолдызлар күбрәк коела күклә рдән. Әйтәләр: котыплар җылына, ихтимал туфаннар кузгалу! Ә юкса — отыры гел арта кешеләр күңелендә бозлану... Берлек Йолдызлар күктән сикереп диңгез гәбенә чумган. Ә болытлар — дәрьяларның күләгәләре сыман. Тамчыда да, күлдә, диңгездә дә, чагыла икән йолдыз,— ни гаеп — димәк, якты! Яшьлектә дә, хәтта картлыкта да яндыра икән сөю,— ни чара — димәк, татлы! Тәрәзәдән бер күренеш Телеантеннада — кара карга. Экраннарда — кайный халыклар! Оча президентлар! Яшь ботлардан шуыша СПИД!.. Ә карганың исе дә китми — тора шунда һаман каркылдап шул борынгы белгән үз көен! « Кош булалмады. Сызланды очканнарны күреп, тоеп. ...Хәзер йөри, көнләшүдән, еланнарга канат куеп. Үземне юатам... Зәмһәрир кыш көнне чәчкәгә кунам дип, исәр кош бәрелде тәрәзгә, имгәтте канатын. Мин дә шул кош кебек, кулҗитмәс матурга җан атып, күпме кат җанымны канаттым... Шулай да үземне юатам: гүзәл хис — ярату! Төнге учак янында Офыктагы кара болыт -— Каршыңда — мин. толымнарың күләгәсе. Матриархатның Ялкын теле — үзе теләп әсир төшкән күз нурыңның бер очкыны. бер тоткыны. * КҮҢЕЛЕҢНЕҢ — Изгелек китапларын һәммәсен укыдым. Явызлык тулганнарына көчем юк... Теннис кортында Мин — яшеннәр уртасында! Синең яктан килгән һәрбер ак шар — күңелеңнән килгән йолдыз күк! Урын Түрдәме йә ишек катындамы, урыным минем — вөҗданы булганнар янында. Рәшәләнеп торган күңелдә оча Хәтер күбәләге. Ил мантырга теләмәсә — халкыннан дошман эзләр. Тегермәндә Дөньяны яктыртып, агартып мөшкәдән җылымса он ага. Бу заманда Хакыйкатьнең күзенә карап, күңелдән яшь чыга.

Реклама