ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ

Сандугач бишенче төн оча инде Алдагы көнне ул үзенең юлдашлары белән диңгез буендагы кыялар ышыклаган эссе иңкүлектә ял итте һәр яктан куркыныч янады Күк гөмбәзеннән лачыннар югалып тормады Кошлар арасыннан берәр корбан эләктерсәләр, ярдан ерак булмаган текә кыялы ялангач утраучыкка кунып ашыйлар Җирдә исә сандугачларны еланнар сагалый иде Алар айсыз, ләкин күкле төнне ярып, Крит дигән утрау юнәлешендә очалар Анда кыска гына акытка тукталыш ясыйсылары, тукланып та Тормастан, яңадан юлга чыгасылары бар Ул утрауга кадәр озак очасы Төне буена һәм көннең байтак өлешен һавада үткәрергә туры киләчәк. Ара ерак, юл авыр Кайбер кошлар барып та җитмәс Тик алар моны белмиләр әле Бар ышанычлары — канатларында Юлга кузгалганчы, алар уз канатларын ныгыттылар. Сандугачның үзе дөньяга килгән туган ягына беренче тапкыр әйләнеп кайтышы. Ул анда очарга, үзе яшәгән тирәлекне танырга өйрәнгән, әмма бер тапкыр да сайрап карамаган иде әле Юлдашлары да нәкъ шулай. Сандугачларның бу төркемендә яшь тә тулмаган бала кошлар гына Һәммәсе дә ана кошлар Алар юлга үзләренең булачак парларыннан соң җыйналып кузгалды Булачак парлары юлга аларга караганда алданрак чыгып китте Иң соңыннан аларны дөньяга китергән элеккеге эти-әниләре очачак Гомер-гомердән килгән гадәтләре шундый Хәер, хәзер инде алар да юлдадыр. Туган җирләрендә аларны кунып сайрар таллары, туй җырлары, куаклар арасында бер- берсе белән кавышасы аулак урыннары, оя кору мәшәкатьләре һәм бала чыгару, аларны үстерү, очарга өйрәтү авырлыклары көтә. Йолдызлы биек күк йөзе сандугачның күзенә ачыклык, җанына тынычлык, ә төнге киңлек канатларына ышаныч, көч бирә иде. Ләкин төн урталары тирәсендә ул һәркайсы уз алдына тезелешеп очкан кошлар көтүеннән аерыла язды Ачык диңгез өстендә каршы яктан килгән давылга очрадылар. Кошларны шундук калын болытлар һәм куе караңгылык чорнап алды. Аста диңгез чайкала, дулкыннар дулаша, шаулап ишелеп төшә Йолдызларны тыгыз болытлар каплады. Караңгылыкны күз чагылдыргыч яшеннәр телгәләде, озын-озак итеп күкләр күкрәде Болытлар арасында сандугач кайчакны иптәшләрен шәйләп алгалады Яшен балкышлары кошларны ал, зәңгәр, шәмәхә төсләргә манчый иде Балкышлар сүнгән мәлдә алар үзләренең күләгәләре сыман каралып калалар да күздән югалалар Ә кайберләре түбән төшеп китәләр, һәм аларны дулкыннар йота. Көчле, дымсу һава агымнары сандугачны әледән-әле артка алып ташлады Тик бу аның күңелен төшермәде, җанына курку иңдермәде. Ярсу җил арттан иссә, күпкә начаррак, хәвефлерәк булыр иде. Йолдызлар күмелгән чакта кошлар тәннәре белән сизенгән магнит дулкыннарын тоеп очалар иде. Давылга исә ул дулкыннар соң чиккәчә тартылып киерелгән кебек була Шуннан соң магнит дулкыннарын тою авырая, алар җәя бауларыдай кинәт ычкынып китәләр дә сандугачларның эчке ритмы тотып алалмастай хәлдә калтыранып тора башлыйлар, таркалалар, чуалышалар. Менә шунда кошлар үзләренең очу юнәлешләрен югалта, буталыша, таркала Чөнки аларның һәркайсы магнит дулкыннарын фәкать уз йөрәкләре тибеше белән яраклаштыра, шуның аркасында куркуга бирелмәскә, үзләрен алга әйдәгән чакыруга бирелмәскә, үзләрен алга әйдәгән чакыруны югалтмаска тырыша иде. Төннәрен ай белән йолдызлар күренмәгәндә, көндезләрен кояш хәрәкәте сизелмәгәндә кошларны әнә шул соңгы ышанычлары — магнит дулкыннары алга әйди дә инде Сандугач, соңгы маягыннан тайчынмас өчен, бер һава агымыннан икенчесенә кучә-кучә, төрле якка талпынып оча башлады: әле өскә күтәрелде, эле аска ташланды. Канат кагышлары белән йөрәк тибешләре чуалды, бер-берсен тыңлый алмас хәлгә килде Йолдызлар юклыгы һәм әйдәүче магнит дулкыннарының бозылуы юнәлешне дөрес тотарга комачаулый иде Күздән югалган иптәшләрен чакырып һәм аларның үзенә дәшүләренә җавап итеп, ул әледән-әле тавыш биргэләп барды Болытлар эчендә кошлар бер-берсенең тавышын яхшы ишетә Сандугачның адашып калудан куркуы шулкадәр дә көчле иде ки. бу тикле курку аңа төп юнәлештән бер чеметем дә читкә тайпылмаска ярдәм итте. Моңа өстәп, адашмас өчен аның тагын чарасы бар иде әле. Анасы һәм атасының сайрауларыннан аңа тагын бер сизгерлек иңеп калган: ул очышын уз тавышының аста ишелеп- ишелеп каккан дулкыннардан кире кайтарылган кайтавазына көйләп алып бара ала. Кайтаваз аңа юнәлешне дулкын түбәләренә карата тиешле якка җайларга булыша. Киеренкелек сандугачның бөтен тәнен калтыратты Ә күңелендә салават күпередәй төрледән-төрле төсләр белән балкыган чәчәкләр. 4 аларның хуш исләре һәм таныш тавышлар яңарды. Боларның һәммәсе аны узен көткән тугайларга, су буйларына таба тыелгысыз төстә чакырып тора сыман иде. Көтмәгәндә каршы якта колак тондыргыч гөрелте ишетелде. Сандугач юлдашларына тагын чакыру авазы салды Әмма бу юлы * уз тавышының дулкыннардан кайтарылган кайтавазын тоймады. 2 Аны канатларын хәлсез иткән курку хисе биләп алды. Каршы җил 5 китереп бәргән ачы төтен сулышын кисте. Аңа бу гөрелтенең һәм S төтеннең чыганагы яхшы билгеле Озын һәм очлы томшыклы, хә- х рэкәтсез каткан канатлы һәм ут койрыклы тимер кошлар шулай i саңгыраулатып гөрелди, күңел болгаткыч исе белән тынны буа. Гадәт- £ тә, сандугачлар, бу тимер кош күренүгә, лачыннан өреккән шикелле, з төрлесе төрле якка качалар иде Тимер кош — кыска муенлы, ерткыч = кошларныкы кебек ук Озын муенлы зарарсыз кошларныкыннан ♦ әллә каян аерылып тора. < Каршыдан килгән тимер кошның күзләреннән бәреп торган нур | көлтәләре болытларны тишеп чыкты да сандугачны бераз вакытка - сукырайтып калдырды. Иләмсез тимер кош туп-туры аңа таба очып ” килә иде. Сандугач нишләргә дә белми калды канатлары хәлсезләнде Әмма ул чигенә, читкә тайпыла алмый иде инде, алда — туган жир. Алда — шулай ук дәһшәтле ерткыч дошман да. Ләкин ул ата-анасы- ның «карурманга караганда сандугач көчлерәк» дигән җырларын онытмаган бит әле. Карурманда дошманнар күп. Хәзер исә сандугачның каргиысында аларның берсе генә. Иң зурысымы, иң кечкенәсеме — барыбер Ялгыз дошман — куркыныч көндәш кенә ул. Ялгыз көндәшне җиңеп була дигән якты ышаныч сандугач күңеленә ата-ана- сы җыры белән үзенә генә түгел, ә балаларына да җитәрлек булып, мәңгелеккә кереп калган Сандугач читкә тайпылмады. Кош белән самолет арасы әлегә шактый, ләкин һичнинди киртәсез, буш һәм якты иде. Кичкырын, кошлар көтүе диңгез ярының тын кыялары турысыннан очып үткәч, сандугач тимер кошларның астагы диңгезне иңләп йөзгән шыксыз дәү оясын абайлап өлгергән иде. Тирә-якны бихисап утлары белән яктыртып, ул оя ярга янәшә йөзеп бара иде. Аның сыртларында эре йолдыз сурәтләре яна, шундый ук йолдызлар тимер кошларның янбызында да күренә Оядагы кошлар менә-менә ут чәчеп күтәрелерләр дә арттан куа чыгарлар кебек. Тик сандугач алардан курыкмады Оясында йоклап яткан тук кошлардан өркәсе түгел. Дошман һавага күтәрелгәч кенә яный. Тимер очкычлар оясының артында зәңгэрле-аклы киң буразна сузылып кала, аңа ыгы-зыгыга бирелгән акчарлаклар ияргән иде. Акчарлаклар куркытылган көмеш балыкларны чүпләп бардылар Әнә шул оядан, әйләнә-тирәне гөрелтесе белән дер калтыратып, ут койрыклы ике тимер кош күтәрелгән иде. Ләкин сандугачлар ул арада алардан шактый ераклаштылар, артка әйләнеп карамадылар, шуңа күрә аларның нишләгәннәрен күрмәделәр Континентның иң көньягында — сандугачлар кышлаган жылы урыннарда да боларга охшаган көмеш кошлар таш юллардан күтәреләләр дә, ниндидер корбаннарын эзләгән кебек, ажгырып очалар иде Соңгы вакытларда алар кара тәнле кешеләрнең тимер чыбык киртәләр белән уратылып алынган тәбәнәк йортлары турысыннан күп очтылар, ә кешеләр, алар пәйда булганчы, котыртылган кырмыскалар кебек йөгерештеләр, кулларын йодрыклап, нидер кычкырдылар Ак тәнле кешеләр исә, аучылар сыман, аларга мылтыклардан атты Кара тәнлеләрнең байтагы егылып калды. Шулай итеп, сандугач үзенә таба ажгырып килгән самолеттан читкә тайпылмады Яшенле болытларны ерып очкан тимер кош алдында үзен ком бөртегеннән дә кечкенәрәк итеп сизде Тимер кош аны черки урынына гына кабып йотар шикелле иде — Унсигезенче! — Әйе, сэр! — Курс турысында — эре кошлар. Курс — ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә — алты градус — Аңладым, сэр: ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә — алты градус — Боерыкны үтәгәч, истребитель очучысы үзалдына: — Миграция вакыты, шайтан' Җитмәсә, бу яшенле давылы ... —дип сукырайды Сандугач үз юнәлешендә оча бирде Ә тимер кош, аңа төтен исе бөркеп, кинәт сулга янтайды Юл ачык иде. Сандугач юлдашларына үзе хакында хәбәр биреп, чакыру авазы салды Тиздән, аларны киң почмак ясап очкан фламинголар узып китте. Очучыга самолетлар йөртүче корабтан шулар турында хәбәр иткәннәр иде Әлбәттә, сандугач моны белмәде. Кояш күтәрелеп, шактый югарыга үрмәләгәндә, сандугачлар көтүе диңгез эчендәге утрауга якынлашты Төнге яшенле яңгыр һәм давыл артта калды Планктон диңгезне шәмәхә төскә керткән иде. Яр читендә үк көлеш медузалар күренде Сандугачның шатлыктан кабат-кабат аваз саласы килде Арган-талчыккан канатлары яца, саф көч белән тулды Үзе кунасы үлән сабагының ныклыгын чамалап, ул кыска гына вакытка һавада талпынып торды, төшеп кунды, ләкин, кызыл ташлар арасында посып шуышкан еланны шәйләп, чәнечкеле кыргый роза куагы арасына күчте, үзе хакында иптәшләренә белгертеп сызгырып куйды Сайрап та җибәрәсе килде һәм ул тыелып калалмады менә аның томшыгында үзеннән-үзе диярлек нечкә генә һава агымы хасил булды, ул аның тавыш элпәсенә кагылды, ә анда, чишмәнең кара күзендә тибрәлгән якты ком бөртеген хәтерләтеп, тыйнак кына, сандугачның әле үзенә дә таныш булмаган беренче сайрау авазлары бөреләнде Әмма сандугач шундук тынды Аның беренче сайравы туган җирендә генә яңгырарга тиеш Туган җирен дәртле моңнар белән күмәрлек беренче җыры аны алда көтә иде әле Ана сандугач парлашкан ярыннан соң гына, фәкать балалары йомыркалардан борнап чыгар алдыннан гына сайрый. II Ярлары тал. камыш белән каймаланган инешнең елгага ухват шикелле киңәеп кушылган тамагы томанлы иде. Зифа таллар һәм яшь камышларның җете-яшел яфраклары нәфис, чиста, тик бүгенге иртәне алар чык төшмәгән килеш каршыладылар Тын иртә күзен тутырып елгага, яр читеннән үк башланган иске, ташландык зиратка карап тора. Әллә нидә бер акчарлак кычкыруы шул күзнең керфек сирпеше шикелле тоела Тынлык бу сак тавышка борчылып әйләнә дә тагын да җайлабрак ята. тагын да тирәнәебрәк, киңәебрәк кала. Томан юрганы калынайганнан-калынаеп. күтәрелгәннәнкүтәрелеп. зират ягына авыша, андагы ташларның, тәре, чардуганнар һәм карт каеннар арасында ерткалана, кискәләнә, аннан соң ул бөтерелеп, яңадан укмаша. агач ябалдашлары, үр кашыннан астарак торган чиркәүнең гөмбәзләре. аның кыегайган тәреләре тирәсендә кояшның беренче нурлары белән очраша, эри. югала. һәм шунда тирән тынлыкны, калын томанны мотор тавышы шытырдатып ерткан кебек булды Текә, биек яр артыннан зур борылыш ясап, елганың якты култыгына ялгыз көймә килеп керде Су өсте кабарып китте, аңа кыйгач дулкыннар таралды. Сөзәк ярдагы вак ташлар, ком кыштырдады, таллар, камышлар калтыранды Мотор тавышы тынды Яссы төпле дюраль көймә салмак кына ярга килеп төртелде Тынлык элеккегә караганда да сагаярак төште Судагы вак балыклар көтүе, таллардагы кошлар тынычланды. Сулык- сулык килеп, фәкать дулкыннар гына какты Елга суы бала кебек йокы аралаш көлә иде шикелле Көймәдә ике кеше утыра иде Аларның берсе, килеп туктау белән * көймә борыныннан ярга төште Кулында — тимер чыбыктан чел- 5 тәрләп үрелгән савыт анда — балыклар Балыклар тере иде әле. Ул ' йөген су төбендәге яссы соры ташка куйды Савыт җәелә төшеп, ирке- X нәебрәк калды Балыклар елдам боргаланып, бәргәләнеп алдылар 1 да тындылар, имезлек капкан бала шикелле сулый башладылар. “ Көймәдән төшкән кеше көрән сыртлы судакларга, кызыл канатлы бәртәсләргә кәефләнеп карап торды, тычкан тоткан мәче кебек. § аларны капшапкапшап карады Кыска чәчле, кабарынкы мыеклы. ♦ коңгырт күзле бу кеше өстенә зәңгәрле-кызыллы йөнтәс свитер кигән. - джинсы чалбары көчле ботларына сыланып тора, аягында шулай ук = зәңгәрле-кызыллы кроссовка. Сыгылмалы итеп, беркадәр биебрәк X атлавы белән ул. чыннан да. сабыр холыклы, кирәк чакта бик елдам - була белгән мәчене хәтерләтә. Аның аяк астындагы ташлар ул йөргәнZ дә кузгалмады да бугай Балыкларны суга куйганда ул чүгәләмәде. ' ә бәлки үкчәсе үкчәгә, тезе тезгә орынып торган озын аягын төз тоткан хәлдә биленнән генә бөгелеп иелде. Бөтен гәүдәсеннән ниндидер пөхтәлек, зифалык бөркелеп тора кебек. Әгәр дә балыкларның берәрсе 'савыттан сикереп чыгып, суда йөзеп китсә, ул аны йә һавада ук эләктереп алыр, йә аның белән уйный-уйный. ярыша-ярыша янәшә йөзеп китәр сыман. Әйтергә кирәк, ул (бөтен килеш-килбәтенә туры китереп сайлаган диярсең) — җәядән ук атуда танылган спортчы Солтан Наймушин иде Ул балыкларга сокланган арада, көймәдәге икенче кеше әйберләр саклагыч урыннан ике шешә аракы, ике стакан, бер бөтен ипи. тоз салынган пыяла банка алып, утыргычка тезә барды. Аннары, кисәтеп тә тормастан. аракы шешәләрен берәм-берәм ярдагы иптәшенә ыргытты Солтан аларны үзенә каныккан чебенне учы белән тоткандай гына эләктереп алды да суга яткырып куйды Көймәдәге кеше шулай ук стаканнарны, банканы чөйде. Үзе һаман нидер урнаштырып, актарынып маташты, гел баскан урынында таптанды, әйләнгәләнде. тулганды. ярга чыгарга ашыкмады Аның өстендәге штормовкасы кояшта. яңгырда уңып, ә якасы, җиң очлары керләнеп, ялтырап беткән, култык асларындагы, бил турысындагы эчкә баткан сырлары гына саргаеп калган. — бу нәрсә киң җилкәле, авыр сөякле һәм таза гәүдәле әлеге кешене төсе җуелган иске самавырга тартым иткән. Әйтерсең лә ул самавырны ком белән ышкый-ышкый ялтыратканнар, ә яньчек урыннары элеккегә караганда да каралыбрак калган. Бу тәэсирне аеруча аның йөзе көчәйтә гүя ул яньчелгән булган да хәзер аны тигезләгәннәр — аның бите җәрәхәт җөйләре һәм янган эзләр белән тулган иде Көймәдәге кеше — Степан Масленников, биш ел элек Әфганстан сугышыннан яраланып, танымаслык булып кайткан егет. Ул кечкенә балта да ыргытты. Түбәннән очканга күрә. Солтан анысын тотып алырга кыймады. Балта ташка килеп төште, зыңгылдавы, акчарлак кычкыруына кушылып, ишетелми калды Озак кайнаган самавыр ише. Степан һаман көймәдә булашты әле. Ниһаять, бер бөтен ипи һәм яшел суганлы полиэтилен капчык тотып, көймә сыртыннан атлап суга төште дә ярга чыкты. Озын кунычы кайтарып салынган резин итектән. Балык савытына төртеп, ул көр тавыш белән: — Яхшы градусниклар бит. ә? — диде — Балыкка градусник дигәнне беренче тапкыр ишетүем — Газета укырга кирәк, яшьти. Хәзер безнең балыклар миендә терекөмеш тәгәрәп йөри Белмичә ашасаң, үзеңнең дә тәгәрәп китүең ихтимал Шуннан соң градусник куюның кирәге дә чыкмавы бар Степан, һавадагы балык сыман авызын зур ачып, көлеп җибәрде. — Әйтәм аптекаларда градусниклар табып булмый Терекөмешне суга агызганга икән. — диде Солтан юеш кулын чалбарына ышкып Ул бер кавым елгага карап торды. Су чиста түгел иде Шушы арада өч көн буена тоташлый яңгыр явып, ерганаклар, инешләр ташыган, елганың суы арткан булган. Ул үзе кичә генә бабалары янына кайтып төште. Аларга бәрәңге утыртышырга исәпләгән иде. Яңгыр аркасында авылда язгы чәчүдән туктап торганнар, ә колхозчыларның бакчалары сукаланмаган да икән әле. Кайткач бер ял булсын дип. Степан аны бүген иртүк балык тотарга, яр буенда сөйләшеп утырырга алып чыкты Кичә көн аяз иде. җир кибәргә дә өлгерде, елга суы да кимегән, үз эзенә төшә язган. Бераз юанып утырырлар да. Степан эшенә китәр, ә ул бабалары янына умарталыкка барып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Колхоз умарталыгы моннан ерак түгел, ике чакрымлап өстәрәк. шушы елганың калкулык астындагы уйсу ярында, бәләкәй генә урман аланында. Солтанның шунда тукталасы килгән иде дә. Степан риза булмады Әллә нидә бер күрешкән, бераз тамак чылатырбыз, ә картлар алдында хәмер чөмереп утыру килешмәс диде Биредә дә начар түгел Яр ышык, аяк астында вак ташлы ком. кеше-кара йөрми торган аулак урын. Яхшы! — Тома-ан да соң! — диде Солтан. — Көн эссе булырга ул. Кичәге шикелле үк. эштиеңне куырыр әле. — Берәр кабер ташына шакырбыз. Бәлки ачып кертерләр. Анда салкынчадыр. ә. Степа’ — Анда шакып кермиләр шул. парин. — диде Степан һәм. кулындагы әйберләрне җиргә куеп, балтасын алды — Әйдәле. ботак-сатак җыеп килик. Алар инеш култыгының кызыл үзле балчыклы һәм җирән төстәге комлы ярына таба атлап киттеләр. Степанның аяк астында ташлар чытырдады, ваграклары, зур балыктан курыккан маймычлар сыман, алга очкалады Эзләре батып-батып калды. Солтан исә аның белән чагыштырганда юка боз буенча гына бара диярсең: аяк атлаулары җиңел, сыгылмалы иде. Ике метрлап биеклектәге яр кисентесеннән үк сөзәк үр күтәрелә, ә анда — ташландык рус зираты Солтан ул зиратның елгадан шактый читтә торганын хәтерли әле Элек бу үр астында болын җәйрәп ята иде Су күтәрелгәч, аста калды. Хәзер язгы ташкыннар һәм бозлар кимерә, ашый, агыза торгач, яр зиратка ук килеп төртелгән. Кайбер каберләр, алар өстендәге агачлар агып ук киткәндер. Әнә. яр читендә үк үскән тагын бер нарат тамырлары тотмыйча авып төшкән. Тагын берсе тәмам кыйшайган, астына ташлар чыгып торган яр шулай елның-елында ишелә, чигенә, киңәя бара, күрәсең. Солтан ярты юлда туктап калды. Степан ауган наратның алтын кайрылы ботакларын чапкалаган арада, үр кашыннан чак кына түбән- дәрәк торган чиркәүне, кайсысы янтайган, кайсысы җиргә сузылып яткан агач һәм тимер тәреләрне, кыйшайган, таралган, бер ишләре тәмам таркалып, череп яткан чардуган калдыкларын, сирәк кабер ташларын күзеннән кичерде Томанда өлещләп-өлешләп кенә күренгән кызыл чиркәү һавада авыр гына очып барган сыман Ул биш гөмбәзле. чаң манарасы гөмбәзләрдән калкурак Исән тәреләре чалшайган, ике гөмбәздә бөтенләй юк Калайлары челтәрләнгән, сәләмәләнгән; кайбер урында кайтарылып, купкан ямаулык шикелле асылынып төшкән Гөмбәзләрнең ачык урыннарыннан шикмә агачлары каралып күренә, алар ите сөяккәчә кырылган һәм Россия шәһәрләрендә халык- 8 ка сатар өчен кибетләргә чыгарылган мал кабыргаларын хәтерләтә Уртадагы баш гөмбәз иске зонтик сыман убылып төшкән. Аны корыган үлән сабаклары, кәкре тал. кәрлә каен үсентеләре баскан. Манарадагы кара кыңгырауның яртысы гына эленеп калган, күгәрек тимер бәргечен кагарлык түгел инде ул бушлыкта асылынып тора. Ә кыңгырауның калган яртысы, яшел кунык белән капланган итәген күккә ачып, кайчандыр җирдә ята иде. хәзер кайдадыр, яр астыннан күренми. Кабер ташлары авыру кешенең аксылланган теле төсле: аларны көмеш мүк сарган. Ә кайберләрең вакыт кыеп-кыеп алган, ваткан, тараткан Солтанның күз карашы нәрсәгә генә төшмәсен, абына, сөрлегә, аерыла алмыйча интегә Аңа монда барысы да таныш, аның бу зиратка кергәне, йөргәне бар Хәзер исә ул биредә үзен ят. чит хис итә. Бу тирәләрдән әйләнеп, ераклардан әйләнеп узар иде дә бит. әмма соңгы елларның шушы көнендә аны бирегә нидер тарта Ул ничек тә килеп чыккаларга җай таба, моны тиеш дип саный һәм. төрле сылтаулар табып, һич югында сәбәпсез-нисез килергә мәҗбүр дә була. Шуңа күрә бүген Степанга бик теләп иярде, бабасы Кадрәк. дәү бабасы Чаныш янына умарталыкка ашыкмады Хәер, алар юлга яңа гына җыенып яталардыр әле. үзләре кебек үк картайган атлары Тимерне арбага җигәләрдер. Сәбәпсез-нисез дигәч тә. Солтан үзенең бу зиратка ни өчен тартылганын яхшы белә Сәбәбе бар. бар. Нинди генә сәбәп әле. Аңа бу анык билгеле Аңа гынамы соң9 Аңа үзен монда һәммә нәрсә таныйдыр кебек тоела. Бу иртәне Солтанның барча нәрсәне күзеннән кичергәне кебек, һәммә нәрсә аңа да сынап төбәлгәндер, аның нишлисен сагаеп көтәдер шикелле Бу зират ташландык кына түгел, монда хәтта вакыт та тукталып калгандыр сыман Шул ук вакытта. Солтан пәйда булу белән, ул тукталган вакыт, әйтерсең лә. җанлана, хәрәкәткә килә... — Мәетләр йоклыймы? — диде Степан, аны уйларыннан һәм күзәтүеннән бүлдереп. Ул биш-алты ботакны чабып өлгергән дә икән инде — Андый йокы бездән дә калмас. — дип җавап бирде Солтан һәм. якын киЛеп. бер ботакны көймә тарафына сөйрәде. Степан, зират ягына ияген кагып — Йоклыйм дисәң, монда баш куеп ятарга мендәр җитәрлек. — диде һәм үзе дә бер ботакны сөйрәп китте — Күзеңне генә йом — хәзер өч аршинлы юрган ябарлар! — Әйтмә дә. яшьти Мин үзем көчкә котылып калдым — Ишеттем Тик тагын бер сөйләрсең әле. — Ишет*кәнең җитеп торыр. — диде Степан — Калганын яңа зираттагы минем каберем янына барып кара — Исемеңне кыргансың бит инде. — Мин аны мәңгегә калдырыр идем дә бит. хәрби комиссариаттан килеп кырып ташладылар аны Степан ботакларны тураклады. Сойтан ул тураклаганны учак итеп өйде. Ләкин нарат ботаклары чи булып чыкты, тиз генә кабынып китәрлек түгел икән Степан тәкъдиме белән зиратка күтәрелеп, ауган ике агач тәре сөйрәп төштеләр Аларның берсен Солтан авыш наратка сөялеп торган җиреннән кубарып алды Кадерсез яткырганчы, ягуы хәерлерәк, дип уйлады Бер заманны дәү бабасы Чанышның авылдагы татар зиратына яңа койма корышканы, иске рәшәткәләрне җыеп якканы исенә төште. Билгеле, кемнеңдер кабере өстендәге тәре яраксыз койма түгел инде түгелен. әмма ни аермасы бар? Бу зират ташландык, һәммә нәрсә авып чери, юкка чыга. Ахыр чиктә ягуы һич тә кешелексезлек түгел. Чистарак булыр. Болай эшләүнең үзенә күрә савабы да бардыр әле. Ул үзен пошынырлык нәрсә юк дип тынычландырды Дөнья шулай инде ул: исәннәр оялмаса. үлгәннәр кулдан тотмый. Бу аның уе түгел, бабасы Кадрәк сүзләре. Солтан оялу хисе кичермәде Димәк, ярый Әнә Степан: үзе сөйрәп төшергән тәрене балта белән тураклап та ташлады Солтан ул нык. коры имән утыннарны яңа урынга учак итеп тергезде, аларга нарат ботакларын өстәде, чыра телеп, ут элде. Һавага сыек төтен күтәрелде, чәер исе таралды — Балык апкил. — диде Степан Ул нечкә биш нарат ботагы чабып алды, аларны учак тирәли кадап чыкты Солтан китергән ике бәртәсне һәм өч судакны тозлады да саңакларыннан шул ботак очларына элеп куйды. Тере балыклар, ялкын кайнарлыгыннан читкә очып китәргә җыенган сыман, канатларын җәеп җибәрделәр, саңакларын һәм авызларын ачып, утка таба көмеш дуга сурәтендә каерылып бөгелделәр, аннары калтырана-кал- тырана турайдылар шиңделәр, асылынып калдылар — Үлгәннәрен көтәсе калган. — диде Солтан аларны кызганып — Аларның үлгәннәрен көтеп утырсаң, үзең яшәми калырсың Сине ач тотып булмый инде, яшьти. — диде Степан. — Ылыс ташла Төтен кирәк. — ыслансыннар. Солтан учакка ылыслы ботаклар ташлады Балыкларны аның сары төтене сарды Шуннан соң һавага очкыннар чәчрәде, көл күтәрелде. ялкын бөркелде Балыкларның күзләре борчак шикелле агарып, бүртеп чыкты. Степан ипи кисте дә телемнәргә эре тоз сипте, аннары бер шешәне ачып, стаканнарга аракы койды — Әйдә, бер барып кайтыйк әле.— диде ул стаканын күтәреп. Алга иелебрәк эчкәч, суган кыягы төреп капты — Чылат мыегыңны, чылат. Томан күшектерә. — Томан шул. — диде Солтан сүз булсынга Читкәрәк борылып һәм йөзен җыерып, стакандагы эчемлекне, мыегы аша сөзгәндәй, озаклап эчә башлады. — Нигә йөзеңне җыерып эчәсең аны9 Елмаеп кирәк, елмаеп! — диде Степан балыкларны әйләндергәләп — Беләсең ич. моның белән дуслыгым юк. — Аның белән микән9 Юк. бәла белән дус түгел син Үлем белән Югыйсә, аракының кадерен белер идең. Әнә теге кабер ташлары артыннан синең маңгаеңны прицелга алсалар Хәер, син бәхетле кеше, төшләреңә өрәкләрнең прицел аша төбәлгән кара күзләре керми Күз дә түгел, ә кара кабер — Әйе. төшкә керми андый нәрсәләр. Бездә бер җыр бар: Дуска түгел, дошманга да без кара коелмыйбыз.. Әйт әле. туган, әфган дошманнарының синең алда шәхсән гаепләре бар идеме? Степан җавап бирмәде. Балта түтәсе белән төгәл кизәнеп, тураклаган тәренең уемыннан астагы борысны сугып чыгарды да учакка салды. — Минем алдамы9 — дип телгә килде ул. — Син тинтерәтмә инде, парин Кунак булсаң, тыйнак бул —Ул учак каршысына тезләнде. Танымаслык булган битенә ялкын яктысы төште Бите кызарса да. уйлары кара иде. ахрысы, ул ашыгып папирос капты, күмердән ут элде дә тирән итеп төтен суырды. — Без Россияне сакламадык саклавын Без үз җаннарыбызны, иптәшләребезнең гомерләрен саклап сугыштык Духлар безнең иптәшләрне дүрткә ботарлап үтергәннәр икән — гаепсезләрмени9 ! Ә без ул иптәшләребездән ата-аналарына җибәрерлек бер нәрсә дә калмаган очракта бер-ике мәртәбә табутларына туфрак тутырганбыз икән — моңа кем гаепле9 Солтан дустын бөтен күңеле белән кызганып куйды. Степан аннан фәкать яраланган йөзе белән генә аерылып тора, бүтән бер ягы 10 белән дә түгел Ләкин хәзер, очрашканнан бирле беренче тапкыр ул аның күзенә төбәлеп, җанына тикле үтеп керергә тырышып бакты Шунда аның үзе кебек түгел икәнен тойды һәм күрде Ул. ни әйтсәң дә, кеше үтереп кайткан адәм. Үз теләге белән түгел, әлбәттә Ул аннан иң әүвәл шуның белән аерылып тора һәм моны, шиксез. бик авыр кичерәдер, оныта алмыйдыр, төннәрен саташып ук чы- * гадыр Шулай гынамы соң әле — ул кешеләрнең һәм менә бу мизгел- = дә Солтанның үзе хакында нәкъ шулай уйлаганын сизәдер Шуңа 2 күрә Солтан дусты хакында шушылай уйлавын яшерүне кирәк сана- Z мады Киресенчә, аны үзе белән тигезләргә теләп, кырыс сорау | бирде — Син үзең үтердеңме соң? 2 Юлдашы кинәт башын күтәрде, тураеп басты, кулындагы балта- g сын ташлады да аңа төбәлде Аннары карашын учакка, учакның иң ♦ кайнар ноктасына — үзәгенә күчерде. Дустының карашында Солтан * дәү бабасы Чаныш белән бабасы Кадрәкнең моңсу күзләрен күргән- е дәй булды. Солтан әллә кайчан — бала вакытында алардан: Син - кылычың белән күпме акларны кырдың, бабай? яисә: Син күпме - фрицны үтердең, бабай9—дип сораганын исенә төшерде. Алар бер- Z кайчан да аңа төгәл җавап бирмәделәр Җавап урынына Санама- ' дым. улым — дип кенә әйтәләр иде. Бу сорауларны ул аларның һәр- кайсына бары тик бер генә тапкыр биргән иде. Сүз куешкан шикелле, җаваплары да бер генә төрле Күз карашлары да аерылгысыз: әллә син алар каршысында түгел, әллә алар синең каршыңда түгел. Ул карашта әйтеп булмастай бер бушлык бар иде Нәкъ Степанныкы кебек Шуңа күрә ул аннан Ничәне үтердең9 • дип сорамады, ә кырыс төстә: — Син үзең үтердеңме соң? — диде — Булды инде — дип җавап бирде Степан аңа карамыйча.— Берне Ә калганнарын кирәк чагында һәм булдыра алганда юкка чыгардым — Барыбер түгелмени? — Юк. барыбер түгел — Ни өчен? — Чөнки мин бер генә тапкыр үтердем һәм үзем дә бер генә тапкыр үтерелдем Шушында вәссәлам — бетерик. Инде берне күтәреп искә алыйк. — Кемне? — Мине. Миңа өстәп, бөтенләй кайтмый калганнарны, кайтканнарның үз туфракларына кереп ятканнарын, чит табутларны кысан итмәгәннәрне. Бу юлы чәкештермичә генә эчтеләр. Солтан дустының дәвам итүен көтте Әмма ул дәшмәде — Степан, ә Степа. Теге беренчесен, син ничегрәк9 — Җанны кырма инде, ул җитәрлек сөялләнгән Ымлыкларны җенем сөйми. Турыдан яр — ничек үтердең диген — Ничек соң? — Үз косыгыма батканчы Махмыры гомергә төзәлмәслек булганчы. — Шулай да9 — Без аларны бер кышлакка китереп кыстык. Без инде аларның эзләре суынганын белгән идек Аларда кириз дигән нәрсәләр бар. Безнеңчә җир асты юллары инде Алар аны кайчандыр кырларын сугарыр өчен казыганнар Унар чакрымга сузыла. Шуннан килеп чыгалар да терәп аталар. Иң әшәке киризлар кышлаклар астындагысы Акылдан шаштырырлык. Менә шул: кышлакларын урап алдык Яңа гына шуннан безгә ут яудырганнар иде Җир йоткан шикелле юкка да чыктылар Без дә тындык Аннары алга киттек. Ә бер дош ман посып калган, безне кургаш яңгыр белән коендыра башлады Гранатаның балдагын тартып алдым да тәрәзәгә томырдым Өйгә бәреп кердем — тузан, төтен Күзгә төртсәң дә күренми Автоматтан чытырдатып алдым да көтәм Шунда күрәм: минем дошман саман стенага сөялеп утырган, өзелеп чыккан аягын кочаклаган. Калтырана. усак яфрагымыни Чалмасына автомат көпшәсен терәп куйдым да көтәм инде Күз бәбәге белән минем җанны бораулый бу Мин дәшмим Шунда взвод командиры бәреп керде. Мине беткән дип уйлаган ахрысы Хәлне күрде дә: Добей'»—дип боерды. Ә мин кызганам Яралы бит Миңа төбәлгән дә каткан Командир атасы- анасы белән сүгенә Эшен бетер!»—дип кычкыра. «Пушка»сын болгый Мин. читкә карап, чакмага бастым да бар патронны чыгарып бетердем Шундук косып та җибәрдем Ашказаным тискәре ягы белән әйләнеп чыга дип торам. Солтан кинәт үзләрен тере учында тоткан дөньяга Степанның күзе, аның җаны һәм вөҗданы белән караганын тойды Иртәнге суык әкренләп чигенде. Томан тарала башлады. Аның калдыклары елга борылышындагы кыя артыннан бәреп чыккан кояш нурларында эри иде инде Су киңлеге яктырып китте. Җиргә төрле күләгәләр сузылып ятты Вак балыклар уйнашырга кереште Акчарлаклар үзләренең иртәнге ауларын тизләтебрәк җибәрде Якты көн күзен тәмам ачты. Күмерле агач алып. Солтан сигарет кабызды — Балыклар... яхшы.— диде ул. сөйләшүне үзгәртергә теләп. Степанга да ял кирәк бит Чыннан да. балыклар алтынланып пешеп килә, көйгән канатлары тәмле ис тарата. — Шәпләре суда калды аның, парин. Бүгенге шикелле, кармакка тоту минем саруымны кайната. Синең хакка гына инде Башка чакта мин җәтмә белән бер урыйм да. атна буена тамак тук — Ә миңа шушылай тансык Тансык кынамы соң! Кармакка балык каптырып утыручылардан көнләшәм мин, Степан Яратып көнләшәм. Ленин күперенең ике ягында — ике диңгез. Өсте тыныч, якты, күз камаша Каршыда — кремль, Сөембикә манарасы кояшка таба авышкан, чиркәүләрнең алтың гөмбәзләре ялтырый Ә балыкчыларның һичнидә гамьнәре юк Резин көймәләренә сеңгәннәр Карашлары калкавычта, күңелләре су төбендәге балыкларда, уйларын су агызып киткән Хикмәт тамак туклыгындамыни, туган! Хикмәт — җанда ул. — Сөйләмә' Тамак турында сүз чыкканда җан турында лыкылдаучыларны өнәмим — Булды, дәшмим. — Син дәш. дәш! Балык кына дәшми Без дә күп дәшмәдек. Дәшмәгәннәрне ашыйлар аны Степан бер судакның саңак төбендәге канатын умырып алды да чәйнәп карады Канәгать төстә телен шартлаткач, аны яссы ташка алып куйды, япьле пәкесе белән буйдан-буйга ярып, эчәкләрен, куыгын кырып чистартты, тоз сипте Ысланган балык исе борынны кытыклый иде Солтан ике ташны өстеөстенә куеп утырды, ләкин өске таш селкенә, утырырга җайсыз: ике аяклы урындыкка утыргандай булды. — Циркач мәллә син7 — диде Степан — Әйдә, ярдан бер-ике таш кубарып апкиләбез Табын икән, табын булсын Кунагың да киләсе бар Камәриягә өстәл әзерли торыйк Әйе. Солтан бүген Камәрияне чакырган иде Иртәрәк әле. килер. Килермен, диде Ярдан чыгып торган ташлар авыш нарат турысында күбрәк иде Шуларны кубардылар Һәркайсы икешәр яссы ташны үзенә утыргыч итеп җайлады Өстәл урынына зуррагын сайладылар Көчәнә-көчәнә арлыбирле кузгата торгач, ул җимерелеп төште, вак ташлар, ком коелды, ярда бушлык хасыйл булды, куыш ачылып калды Солтан шунда үрелеп карады — Ни бар9 — дип сорады Степан — Еланнар оясы, ахры — Еланнар’ Еланнар буенча мин белгеч. Анда елан ите ашар чиккә җиткән чаклар булды, парин Шулай бервакыт Гардез белән Хост арасындагы юлны сакларга туры килде. Берничә көн сусыз яттык Сугыш Ярты взвод кырылды Шулай бер ташбака тотып алдык Нишлисең—ашадык Җирәнгеч анысы — Әллә миңа елан ите ашатырга уйладыңмы? — Ашый торган еланнар башка ул Ә болар — тузбашлар. Еланнарның башлары кайда да. койрыклары кайда — буталышып беткәннәр Яктылыкны бар дип тә белмиләр. Күзләре йомык, тәмам онытылганнар Ниндидер ләззәткә бирелгәндәй, бер-берсенең тәннәре буенча алга да артка шуышалар. Кайсылары бау шикелле урала, кайсылары чишелә Кайсысы авызын шыплап япкан, кайсысы киереп ачкан Авызлары ачылганнарының ике аермалы уклары йә хәлсез асылынып төшкән, йә киерелеп тора, йә калтырана Башларындагы сары таплары светофор утлары шикелле әле кызара, әле яшелләнә кебек Ботак алып килеп. Степан аларны тузгытырга тотынды — Тимә, ятсыннар— диде Солтан — Ә юк инде, яшьти. Мин артта елан торганга күнекмәгән. Тыл чиста булырга тиеш. Еланнарның ни белән мәшгуль икәнен Солтан төшенеп өлгергән иде инде Яз бит. Табигатьтә яратышу мәхшәре хөкем сөргән вакыт Күз алдында бала чагының онытылып беткән, ә хәзер кинәт искә төшкән бер күренеше җанланды. Майның кайсыдыр көннәрендә яр буендагы җылы ташларның дымсу асларыннан берберсен алгы һәм арткы аяклары белән кысып кочаклап, ак йомшак корсаклары белән сыланышып беткән гөберле бакаларны актарап чыгарганнарын, алар- ның серләренә төшенергә теләгәндәй, ике таяк очы белән бер-берсен- нән аерырга тырышуларын хәтерләде Ләкин бакалар тиз генә бирешмиләр иде Солтанның һәм башка малайларның кызыксынудан, көчәнүдән борын очлары, маңгайлары тирләп бетә, ә бакаларның салкын, кытыршы тәннәрендәге шадра төртекләрдән тамчы-тамчы сөт саркып чыга Малай-шалай бөтен дөньяларын оныта, аның саен үҗәтләнә Түземнәре беткәч, ахырда һичнинди тартынусыз, җирәнүсез төстә алар бакаларны сыртларыннан куллары белән тартып, аякларын бармаклары белән каерып аералар иде Бакаларның аяклары. көзән җыергандагы шикелле, киерелгән көйгә бөкерәешеп. тырпаешып кала, күзләрен ачмыйлар тавыш-тын чыгармыйлар, җиргә ташлагач, үпкәләгән сыман, кыймылдамый яталар. Әгәр шул вакыт берәр кыз бала килеп чыкса, малайлар шул бакаларның берәрсен сиздермәстән аның аркасына салырга да күп сорамыйлар иде Солтан үзе бака салырга ни өчендер Камәрияне сайлый, аны көтеп ала, посып сагалый иде Камәрия аркасында йә күкрәгендә салкын ят нәрсәне тоеп алу белән, тәне буенча боз кисәге шугандай, башта киерелеп катып кала, аннары бөрешеп килә, куырылып китә, шуннан соң тыпырчына, чапалана башлый, ачыргаланып кычкырырга, еларга тотына, күлмәген күтәрә дә. зәңгәр трусигын күрсәтәкүрсәтә. баканы кагып төшерә Ә үзе урынына Камәрияне башка малай куркытса, Солтан аның белән сугышмый калмый иде. Сары көнбагыш чәчәге кебек ачылып киткән бу истәлек Солтанның күңелендә яңа уй кузгатты Кайчандыр ул Камәриягә үз мөнәсәбәтен белдерер һәм аның игътибарын үзенә юнәлтер өчен арка сына ямьсез, чиркангыч гөберле бака салган. Ә бүген нәкъ шуның өчен нишләргә кирәк икән соң9 Менә бу еланнарны яктыга сөйрәп чыгара, бакаларны берберсеннән куптарган шикелле, аерып ташлый һәм берәрсен аның куенына сала алмый бит инде! Киресенчә. Камәрия белән мөнәсәбәтен, куышта уралышкан еланнарга охшатып, һичкем тарката алмаслык рәвештә ныгытып үрер иде... Аяк астына кубарып төшергән ташка басып. Степан кулын куышка тыкты да еланнарны төргәге белән тышка сөйрәп чыгарды. Аларның чуалчык бәйләме шапылдап комга тәгәрәп төште. Тузбашлар бер мәл тын тордылар, аннары, аерылыр алдыннан кочаклашкан кешеләр сыман, тагын да тыгызрак булып укмаштылар. Солтан ул төргәкне янган, корымланган, күмерләнгән агач төбенә охшатты Һәм шунда хәшәрәтләр кинәт йомшадылар, аралары бушады, алар берберсеннән читкә тартылдылар Күмерле агач төбе күз алдында тамыр җибәрә, ул тамырлар җир дымын эчәр өчен таш араларына төртелеп, тишек эзлиләр сыман иде Минут арасында еланнар төргәге чишелеп бетте Алар арыган, талчыккан төсле төрле тарафка таралыштылар Степан берсенең койрыгыннан эләктереп, баш очында айкады да болганчык суга селтәп ыргытты. — -Өрәкләр ' шундый иде.— диде Степан.— Безнең вертушка- лар»г килеп чыкканда алар да, еланнар шикелле, тау ярыкларына кереп кача иде. — Кызганам мин аларны . — Өрәкләрнеме9 Бар. кочагыңа җыеп кил дә ояларына тутыр. — һәркемнең үз каланчасы инде. — Әллә мине гаепләвеңме бу? — Юк. үземне.— диде Солтан Ул учак янына барып басты да аракы салып эчте, яссы бер ташны елан йөзеп киткән якка чәпчетеп җибәрде. Таш суны үпкән урыннардан коймаккоймак нурлар сирпелде Алар алтын күбәләк канатлары сыман җилпенделәр дә сүнделәр. Ә сүнгәч, әллә төпкә тондылар, әллә агып киттеләр Еланнар, муенга урап йөрерлек, зарар кылмас тузбаш еланнар. Солтан үз-үзеннән Нигә тик торганда рәнҗеттек соң әле без аларны9 — дип сорады Күңеленә килгән җавап аның кәефен кырды. Еланнар булып еланнар арасында муенга урасаң да җирәндерми, тәнне чиркандырмый торганнары бар. Ә кайбер кешеләрнең кылган эшләре арасында муенга күтәралмаслык таш булып асылганнары һәм сине төпкә тартканнары күпме! Шуышырга гына дучар булган баягы бичара тузбашларны туздырып ташлаган кебек. Солтан үзара гыйшык тотып йөргән ике кешене дә берберсеннән аерып атты, алар арасында кара яшен булып яшьнәде Көйдерде, яндырды. Үзе дә көл сарган күмер сыман көйрәп кенә калды Хәзергәчә ялкынланып китә алганы юк әле Хәтер җиле искән саен, пыскый гына Менә тагын шул исенә төште Башыннан кичергән бер вакыйганы аның һич онытасы юк. Ул вакыт-вакыт аның җанына шуышып керә, өтә, куыра иде Өч ел элек, егерме яшен тутырган көнне. Солтан шушы зиратта Камәрияне яратуының авыр тойгыларын кичерде. Шуннан аралары суынды Упкын Хәзер шунда басма салып йөргән көннәре Чайкалып торган асылмалы басма Чын. нык күпер салынырмы — билгесез Ышаныч барбарын Ләкин алга килми белеп булмый әле Әфган мвҗәһитләренең совет солдатлары телендәге кушаматы (Автор) Совет вертолетлары аталышы (Автор) Әйе. өч ел элек. Шушы зиратта. Нәкъ шушы көнне Ай күзе белән тыныч дөньяга караган зәңгәрсу май төне иде Ул Казаннан кайтып, авылда бергә уйнап үскән иптәшләре, аларның йөргән кызлары белән үзенең туган көнен үткәрде. Камәрия килмәде Кунаклар таралышып, бабалары өендә ялгызы гына калгач. Солтан урамга чыкты Ул көнне Камәриянең элек йөргән егете Иштуган армиядән кайтып төште Тау-ташлы. канлы, меңнәрчә аналарның. аталарның, сөйгән ярларның, балаларның котын алып торган, кешеләр шәһәр кухняларында, авыл өйләрендә сүккән, каһәрләгән, матбугат, телевидение, радио башта ләм-мим искә алмаган, аннары тоташлый, уздырауздыра мактарга, данларга керешкән Әфганстан сугышыннан әйләнеп кайтуның ул елларда да. соңрак та әллә ни абруе, даны юк иде Ил дәшмәде, халык сагайды Интернациональ бурыч дигән гыйбарә барлыкка килде Кешеләрне сәер, зиһен кабул итәргә тартынган, хәвеф-хәтәр салкынлыгы бәреп торган каршылык тетрәндерде: шәһәр каберлекләрендә. авыл зиратларында кызыл яисә кара граниттан, төрле төстәге мәрмәрдән коелган кабер ташлары калкып чыкты һәм аларга интернациональ бурыч үтәгәндә һәлак булды дигән рәхимсез, аңлаешсыз сүзләр уеп куелды Рәхимсез— чөнки илгә беркем, шулай ук ил дә һичкемгә сугыш игълан итмәгән Аңлаешсыз — чөнки нинди бурыч ди ул? Кайсы ата- ана үз улын белмәгән-нитмәгән чит ил халкы һәм чит партия мәнфәгате өчен еллар буена сөешеп дөньяга яраткан? Аларны ата- аналары күкләр ишелеп төшкәндәй авыр газапта тапкан, күз карасыдай саклап үстергән, картлык көннәрендә төрәк булыр дип ышанган! Бурыч икән — үлгән балаларны кем кайтарып бирер соң7 Газиз балаңның фоторәсемен тотып, исемен, фамилиясен язып, кем каршына барып басарга7 Җелек кебек тере, исән-сау ир-егетләрне үз властен үз халкыннан саклар өчен бурычка сораган партия икенче бер партия белән еллар буена сөешеп, дөньяга яңа кеше ярата алмый, аның аналар бала тапканда кичергән газапны үлчәрлек үлчәве юк: күз карасыдай кадерләү урынына ул егетләрне һәр куак артыннан үлем сагалады Чит солдатлар чит илнең киләчәгенә терәк була алмый Ярдәм кирәк икән, кеше каны сорама — нефть ал; халкыңны туендырырга хәлеңнән килми икән, җан кыйма — ашлык гозерлә; халкың белән идарә итәрлек иманың юк икән, чит солдатларның сукырайтылган күзләре, өздерелгән кулаяклары. Степан Масленни- ковныкы кебек танымаслык булып яндырылган йөзләр бәрабәренә ихтирам казану мөмкин түгел Ярдәмгә чакырылган дустыңны әйләнеп кайтырына анасы шатлыгы, атасы горурлыгы, сөйгән яры назы, баласы кочагы каршыламыйча, өч аршын җир көтеп ята икән, сине үз халкың хәтта кабердән дә мәхрүм итүе ихтимал. Иштуган — Щукарь сыманрак табигатьле Шәмгун картның Мортаза атлы улының бердәнбер малае иде. Солтан аның белән бергә уйнап, атларда чабышып, сулар коенып, колхозның алма һәм яшелчә бакчаларын басып үсте. Үтә дә горур холыклы егет. Чаялыгы. тәвәккәллеге, әллә нинди бәлаләргә юлыгып та исәнимин кала белгәнлеге өчен аны Биш туган дип атый торганнар иде Сөйли башласа, авызына каратып тота Нинди генә төркемдә дә — беренче. Үзен һичкайчан арзанга куймас Теле зәһәр. Кемгә дә булса бәя бирсә, үтерә дә куя инде Чыда гына. Тик гөнаһсызга үпкәләтми Гадел Егет икәнсең, килешәсең Инде үпкәлисең икән, үзеңә кара — Иштуганның сүзе катгый, әйткәненнән кире кайтмый. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә иде Сүзен раслыйсы булса, кирәкмекирәкмиме. Платон. Монтен. Коръән. Ленин сүзләрен китерә Гәүдәсе чандыр, башы кечкенә, борыны почык кына булса да. вакыт-вакыт һаваланырга да маһир Әмма башкаларга гына түгел, үз-үзенә дә уен-көлке белән карый, кирәк тапса, шәфкатьсез төстә камчылый да белә. Ә бу — үзенә кешедән артыгын таләп итмичә, акыл белән яши белү билгесе инде. Иштуган менә шундый — күпмедер дәрәҗәдә беркатлы, шул ук вакытта катлаулы холык-табигатьле егет иде. Солтан аның армиягә кадәр йөреп киткән кызы Камәрияне үзенә каратты. Иштуган белән Камәрия бер-берсен ярата идеме икән. Солтан бу хакта әллә ни баш ватмады. Шулай килеп чыкты инде. Үзе исә Камәрияне ошатты Кыз да аны якын күрде Мәсьәлә хәл ителгән, бәхәсләшергә, бигрәк тә бүлешергә урын калмаган иде бугай инде Ә Иштуганның Камәрия белән ачыклыйсы, хәл итеп бетерәсе соравы булган икән, һәрхәлдә, кайтыр алдыннан салган соңгы хатында шуны искәрткән. Шушы нәрсә туган көн мәҗлесенең буен- нан-буена Солтанның утырган урындыгындагы энә белән бер булды Дөрес. Солтан белән Иштуганның уртаклыгы шактый ерак иде. Солтан — шәһәрдә, студент Әнкәсе белән ару гына җитеш тормышта яшиләр, дус-ишләре күп. дошманнары җитди хәвеф-хәтәр китерерлек түгел Бу вакытта медицина техникумында укучы Камәрия белән ул көтмәгәндәрәк якынаеп, матур гына йөрешеп. бер-берсенә ияләшеп киттеләр. Бер заманны Чаныш бабасы Солтанга Камәрия артыннан бал җибәргән Камәрияләр тулай торагына шул күчтәнәчне алырга барган иде дә. ипле генә сөйләшеп киттеләр. Кызыл почмакта танцы көне икән, шунда төштеләр, биеделәр Шәһәрдә яхшы кино күрсәтәләр иде. шунда барырга килештеләр. Атна-ун көннән соң комсомол активы җыелышында очраштылар, эш беткәч. Яшьләр үзәгендәге диско-барга киттеләр. Сүзләре байтак ара авыл хәбәрләреннән. тулай торак вакыйгаларыннан, танышбелешләрне искә алудан узмады. Сәлам дә хәл-әхвәл, сәлам дә хәл-әхвәл.. Бер чакны Солтан аны бүлмәләрендә ялгызын гына туры китерде Камәрия яңа гына мунчадан кайтып кергән, авыл әбиләре сыман, чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә лимонлы чәй эчеп утыра иде Аны да кыстады. Баш тартмады, утырды Сүзгә-сүз ялганды, уен- көлке китте Күчтәнәчсез кергәне өчен Солтанга бераз уңайсыз бул- ды-булуын. Ә базардан бер тәңкәгә сатып алынган лимонлы чәй тәмле иде. Рәхмәт.— диде Солтан,— сый-хөрмәтең өчен икенче юлы әлү кагы алып килермен. Камәрия: Апкил, апкил. мунчадан соң бик тансык ул,— диде.— Тик кара аны. онытасы түгел, яме9 • Камәрия зәңгәр җирлеккә кызыл чәчәкләр сурәте төшкән гади генә тегелешле бумази халаттан иде. Чумып диярлек, челтәр аслы тимер караватка утырган. Шуңа күрә тезләре ачык, йомырыланып калкып торалар Халатының аскы ике төймәсе әллә каптырылмаган, әллә ычкынган, шәрә ботлары үзеннән-үзе күз карашын тарта. Карасана. кыз төскә-биткә хәйрантамаша икән Йөзе әле генә эшләп кергәндәй алсуланган. Матурлыгы бүген генә кирәк булыр өчен кычкырып тормый, ә һәрвакыт теләрдәй. Бар шундыйлар. Сөйләшүе тыйнак, сабыр Ясалмалылыкның, акыллы булып күренергә теләүнең эзе дә юк. Солтан бер пыяласы чатнаган кара күзлектән, Камәрия аның тутырып-тутырып каравын сизмәде дә бугай. Әмма кай арада итәген тартып, халат төймәләрен яшертен генә сәдәпләп тә өлгерде. Урынында кузгалгалап. итәген тартканда, аның гәүдәсе сылулыгын Солтан беренче тапкыр күрде шикелле Ә шул көнгә кадәр ул боларның һичкайсына игътибар итмәгән икән Бактың исә чәчен татарча шома итеп, уртада нечкә генә ак. туры эз калдырып тараган һәм ике толымлап үргән Камәрия чибәр икән ләбаса! Гореф-гадәт кушканча. Камәрия аны озата чыкты Егетләр белән кызлар ягы уртасындагы урам якка караган тәрәзә карщысында 16 өйләргә ут алынганчы аны-моны сөйләшеп тордылар, нигәдер саубуллашырга ашыкмадылар. Солтан үзенең кичке күнегүгә соңлаганын да искәрмәде. Ул. назлы гына итеп, кызның бит алмасына иренен тидерде Татар кызларына хас карышуфәлән сизмәгәч, кыюланып ирененнән дә үбеп алды Шуннан соң май ае кичләрендә урам буенча йолдызлар астында яисә ышыкланмый-нитмичә яңгырда йөрүләр дә булды Камәрияләрнең тулай торагы янындагы чокыр төбеннән — Кызыл позиция урамына янәшә поезд юлы үтә иде. Шул чокырның яшел үлән баскан уйсу бер төшендә чынлап торып дигәндәй беренче үбешү назы кичерделәр Бүтән юлы сәгатьне билгеләп, кем күпмегә түзә дип үбештеләр Сәгать сылтау гына булган, күрәсең. Вакыт агышын узып киткән поезд утларыннан, аларның җирне калтыратуыннан гына тойдылар Солтан вәгъдә иткән әлү кагын алып килергә онытты, әлбәттә. Камәрия дә исенә төшермәде Егет көлеп Йөзләремне сары лимоның белән генә саргайттың .— дия иде. Камәриянең: Ватык пыялалы күзлегеңне бел. яме9 -—дигән җавабыннан Солтан кызның үзен тәмам үз иткәнлеген аңлады Шулай итеп, аларның кичләре генә түгел, хисләре дә уртакка әйләнде Торабара Камәриянең Солтаннар фатирына килеп күрен- гәләве дә гадәтигә әверелде. Авылга да алдан килешеп, бергә кайт- калый башладылар. Шәһәрдә култыклашып йөрсәләр дә. авылда алай күренергә кыймадылар-кыюын Ләкин авыл кешеләренең сизгерлегеннән ничек яшеренмәк. качмак кирәк9 Хәбәре солдат егет Иштуганга да көне-сәгате белән дигәндәй ирешелгән Камәрия җавап бирмәсә дә. ара-тирә язгалый иде әле. Камәрия моны сер итеп тотмады Ә бер заманны. Солтанның әнкәсен ашыгыч төстә эшенә — больницага чакыртып алгач һәм ул аннан улына Бүген кайта алмыйм, борчылып торма — дип шылтыраткач. Камәрия беренче тапкыр куна калды Шуннан соң. гәрчә авыз ачып сүз катмасалар да. уртак киләчәк хакындагы җитди ният күңелләренә оя корган иде инде Ләкин Камәриягә бер заманны бик кирәге чыгуы ихтимал булган әлү кагы салынган кайнар чәйне кара-каршы утырып һәм тыннары белән өреп суыта-суыта эчүләр хыялда гына калды Әйе. туган көне мәҗлесеннән соң Солтан төнге урамга чыгып китте Бабалары Кадрәк белән Чанышның, төн ката йөрмә, дигәненә колак салмады Аны тышка Камәрияне юксынуы чакырды Алар ул көнне Казаннан авылга бергә кайтканнар, килешенгән бул- маса да. очрашырга тиеш иделәр Клубка барды — аннан таралышканнар. Камәрия өйләрендә дә юк икән һич таба алмады Бабаларының өйләре авылның түбән очында. Эч пошуын басарга теләп. Солтан инеш ярына барып басты Аннары үз уйларына чумып, төнге тавышларны тыңлый-тыңлый. язгы исләрне исни-исни зур елгада төзелеп бетеп яткан су электр станциясе тарафындагы яктылыкка каршы китте Ул якта кинәт балкыш уйнаклап алды, ниндидер тонык шартлау авазы ишетелде Яшенме соң?"—дип уйлады ул. Юк. күк йөзе чиста, йолдызлар ачык, төзелештә берәр нишләгәннәрдер, күрәсең Чакрым ярымнар тирәсе атлый тбргач, ташландык урыс зиратына күтәрелә башлады Ә мондагы рус авылы, су күтәрелү сәбәпле, алты ел элек алар авылына күчкән иде Шулвакыт ул бер моң сызылуын ишетте Үткер пәке кискән яңа яра шулай сулык-сулык килеп сызлана Әлеге моң ай нурының үләннәрне, чәчәкләрне, агач яфракларын, каен тузын коендыруы идеме, әллә зиратны тутырып торган төнге шом булды микән — ул 2 «к. у • л н 17 моның белән кызыксынмады. Шул моңнан, шул шомнан котылырга теләгән шикелле, яр буенда тиз генә чишенде дә тын суга сузылып яткан ай юлы астына чумды. Балан чәчәк атса да һәм күке кычкырса да. су шактый салкын иде әле. Әмма зыянлы түгел, ул чыныккан кеше Боз ватып һәм бәке ясап, кышкы суда да коенганы бар Өскә калкып, башта агымга каршы, аннары агым уңаена йөзеп килде. Хәер, елганың агымы сизелми дә инде, хәзер монда киң сусаклагыч. Шуннан соң ярга чыкты, киенде. Ә теге моң сызлануы тирә-юньгә җыр булып тарала иде инде. Чәчен тарагач, ул сәерсенеп җыр ишетелгән якка — үр башындагы чиркәүнең кара шәүләсенә таба китте. Сандугачның баласы Алты бөртек барысы Юынсам, суларга чыга Йозлэремнең сарысы Атлаган саен, җыр ачыграк, инде аяныч төсмере белән өртелеп ишетелде: Сандугачның балалары Тезелә каеннарга Сөялсәм, каеннар авар Миндәге кайгыларга Ул. җыр иясен күрмәсә дә. таныды Таныды да — шаккатты: аның туган көненә килергә тиеш булып та килми калган Камәрия җырлый иде! Арыш дулкыннары бер ачып, бер каплап торган такыр юл борылмалары шикелле, җыр әле көчәеп, әле тоныгаеп ишетелде. Сагаеп тыңлады Камәрия чиркәүнең аргы ягында икән. Чиркәү үр кашында ук түгел, түбәндәрәк. үрнең түшендәрәк. Кыз шунда моңаеп утыра иде. күрәсең. Кинәт арттан килеп чыгып аны өркетмәс өчен. Солтан караңгыда болай да шомарак атларга тырышкан адымнарын тагын да сагайтты, зираттагы күләгәләргә сыенып кына барды Чиркәү яныннан узганда җыр аңа ишетелмәс булды һәм. күләгәдән чыгуга, җырның: Төштем кайгы дәрьясына. Чыга алмам йозеп тә. — дигән сүзләре аның йөзенә кара яулык булып ябылды сыман. Шуннан соң Камәрия тынды, бераздан — Нишләдем мин. нишләдем9 ! — дип. әллә ничек — Солтан беркайчан да ишетмәгән сыктау белән еларга көреште. Ә юк, аның болай сыкрап елаганның шаһиты булганы бар Шулай итеп. Солтанның очучы әтисе Рево Наймушин авиация һәлакәтендә вафат булгач, әнисе өзгәләнде бит. әнисе Күптән булган хәл. Мәҗлесендә тиеш кадәр генә хәмер заты эчкән булса да. ул тамчы да исерек түгел, су коенгач, тәмам айнып калган иде инде. Ләкин шул чакны күз алдында пәйда булган күренештән аңы тагын чуалды, зиһене томаланды, аяк астындагы җир тотрыклыгын югалтты Күзенә туп-туры көчле яктылык нуры юнәлттеләр диярсең, уң кулы белән йөзен каплады Ике кабер ташы арасында аңа аркан килеш Камәрия утыра иде. Талгын гына чайкала, бөрешкән, сулкылдап калтырана. Солтан дәшкәч, ул аңын югалтып ауды. Камәрия ике көннән соң гына — кара төн уртасында больницада ят. ямьсез тавыш белән көлеп уянды Көндез үз янына килгән Солтан белән ул теләр-теләмәс кенә, танымыйчарак сөйләште. Йөрмә инде, бетте, челпәрәмә килде. —диде ул һәм. читкә борылып. башка ләм-мим сүз катмады Терелеп чыккач, көндезге укуын ташлады, читтән торып укуга күчте. Авыл шифаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә керде, ә техникумын тәмамлагач, педиатр булып эшли башлады. Шул төннән аның башы вакыт-вакыт чыдамастай авырта торган булып калды Бөтенесен Иштуган китереп чыгарган. Шул төнне ул Камәрияне аңлашырга дип чакырып алган Сөйләшә-сөйләшә инеш буенча шушы зиратка ук килеп җиткәннәр Ул кызның күңеленә алай да. * болай да басма салырга тырышып караган Шаян төстә юмалап = та. кырыс сүз белән дә, ялварып та Камәриянең күңелен яңадан " үзенә карата алмаганына ышангач, аны кабер ташы артына төрZ теп еккан, ә үзе читкә йөгергән дә. җиргә ятып, күкрәге астында = кул гранатасы шартлаткан.. 2 Горур егет иде шул. Ул Әфганстан шаукымнары аша узу да Z егетнең җанында һәм зиһенендә төзәлмәс яра калдырган булса ки- g рәк. Хәтәр сугыш, яман үлемнәр аша исән-имин калган егет, җан ♦ атып йөргән кызы баш тарткач, яшәү яме калмады дип санаган. ; күрәсең. 2 Солтан бу хакта күп уйланды. Ә бәлки бу фаҗигадә иң гаеп- - ле кеше ул үзедер’ Камәрия белән Иштуган арасына ул кермәде- - мени’’ Ул. Әлбәттә, ул. Кем әйткәндәй, йөрәккә әмер бирә алмый- Z сың Шулай да баштанаяк, бөтен гомергә җитәрлек гаепле. Кеше ; алдында акланырга да ярыйдыр, ә үз вөҗданың алдында’ Дөрес, ахыр килеп, Камәрия белән Иштуган арасы суынган иде ич инде Укып бетергәчме, кайчан, бәлки Камәрия бөтенләй башка берәүне сайламас идеме? Әнә ич. Солтан белән йөреп китте. Матур итеп, ихластан. Инсафлы төстә, өметле, якты ният белән. Ә Солтан урынына аның бүтән берәүне очратуы мөмкин түгел идемени9 Юк шул Сары лимонлы чәйне Камәрия эчертте, әлү кагын Солтан вәгъдә итте. Тормышны дәвам итү белән мәшгуль булган тузбаш еланнарны да ул — Солтан аерып, туздырып ташлады. Әйтерсең лә алар моңарчы Камәрия белән аның арасында ятканнар Яшәр өчен аңа Камәрия кирәк иде. Башка һичкем Ә хәзер, җылы учак янында тәмле балык ашап утырыр өчен аңа җайлы таш кирәк булды. Таш кубарды — еланнарга юлыкты Ә бу кайтуында. кичә ул Камәрия белән килеште инде Күрештеләр, озаклап сөйләштеләр Аңлаштылар бугай. Камәрия аның күкрәгенә башын салып, иркенләп елады, сарылып-сарылып үпте һәм. сискәндереп атылган йолдыз шикелле. Солтанның кочагыннан кинәт читләшеп. капкаларыннан кереп китте. Степанга таш алып килергә булышырга кирәк иде Солтан әле генә еланнар бөгәрләнеп яткан яр куышына карады Анда кояш нурлары бәреп кергән иде инде Мне возмездие и аз воздам .. Солтан бу сүзләрнең күңеленә каян, нигә килгәнен ачыклап өлгермәде Игътибарын бая гына еланнар яткан куышның эче җәлеп итте. — Степа, кара әле! — дип кычкырды ул.— Монда кирпеч өелгән Әллә стена калдыгы инде9 Әллә берәр төрле нигез микән9 Ишеп төшергән ташны бер күтәреп, бер аударып. Степан мыш- ный-мышный учакка таба авыштыра иде. тураеп куышка карады Аннан тигез, пөхтә итеп салынган кирпечләр күренеп тора иде — Нигез түгел бу. парин,—диде Степан. — Җир астында түбә булмас инде тагын' — Нигә булмасын ди9 Нәкъ үзе — түбә. Гөмбәз Күрмисеңмени — түгәрәкләнеп килгән. — Бәлки баздыр ’ — Зираттамы9 Кабер бу Ә бәлкем хәзинә базыдыр, ә9 ! — Ә еланнар шуны саклап ятканмы? Степан кулын куышка тыгып, кирпечләргә чирткәләп алды, бармак битен аксыл-соры измә буенча йөртеп карады — Кабер бу.— диде ул.— Ахирәт йортына караганда, андый- мондый гына мәет күмелмәгән монда — Да. күмгәннәр дә соң! Иренмәгәннәр. — Чи усак тактадан ясалган стандарт табут түгел инде.— дип. Степан ярның комын ташларын ишәргә кереште — Әллә кулың кычытамы9 — дип сорады Солтан.— Кабер ачу — аракы шешәсе ачу түгел ул сиңа. Моңа статья бар. — Статьядан минем әни дә курыкмаган Минем каберне ачып караган. — Минем йөрәк җитмәс иде. Степ. — Ул бит синеке' Ана йөрәгендә баласына кабер була димени7 Биш ярты биреп, ир-атларны яллаган да ачтырган. Төнлә инде бу Качып Таныдым, минем улым, дигән Мин түгел икәнне әтигә дә әйтмәгән Ә мин ул чакта Киевтә аңсыз ятам Кайтып төштем — танымадылар. Чырайны үзең күрәсең бит Кайвакытны мин дип күмелгән шул кабергә төшеп ятасыларым килгән чаклар була, яшь- ти Тик анда күмелгән егетне, бу минем кабер, дип куып чыгарып булмый бит инде Ә аның урынына кем күмелгән? Анасы кем каберенә яшь коя’ Алла белсен. — Син ул ананы эзләмисеңме соң7 — Хайван мәллә мин71 Минем өчен җирдә яткан ул егетне ничек тагын бер тапкыр үтерәсең ди7 Анасы да бар бит әле. Аның бәхетенә кем кул салыр икән7 Солтан, юлдашының соңгы сүзенә сәерсенеп, тетрәп китте. — Бәхетенә?! — дип сорады ул. — Баласының һич югы кабере булган ана бәхетле ул, яшьти... Син бар. балыкларны кара Ә мин бу кирпечне тишәм әле. — Үзеңә кара алайса.— дип килеште Солтан.— Мине теге дөнья кызыксындырмый әле Бусында да зш муеннан Кулын югач, инде тәмам пешкән, тәмле ис бөркеп торган балыкларны казыклардан алып, ташка куйганда Солтан Татар зиратында булсак, мин аңа юл куймас идем— дип уйлады Шундук үз- үзеннән: —Ә ни өчен7 — дип сорады. Һәм җавап та бирде —Татар зираты — ул минем дә үткәнем Анда минем кандашларым — хурлауга юл куймас идем Шул ук вакытта татар зираты — минем киләчәгем дә. Миңа шунда барасы, шунда күмеләсе • Тагын бер нәрсә бар шикләндерә Зираттан курку, түмгәк кенә булып калган билгесез каберләргә басудан тайчыну аның канына сеңгән. Куркыта Кеше исәннәр хөкеменә дучар булудан кача, ә үлгәннәр хөкеме аны куркыта ук. Исәннәр фәкать җәза гына бирә, ә үлгәннәр үч ала. . Степан ашыкмады Кулын юып. табынга килеп утырды Стакан төбендә калган аракыга чак кына өстәп, эчеп куйды, тәмләп балык ашады. — Бер нәрсә искә төште әле.— диде ул —■ Соң? — А' — диде Степан кулын селтәп. Аннары йөзен җыерырга теләп, кашларын кушырды Әмма ул үз кичерешләрен йөз сызыклары белән белгертүдән мәхрүм Бит тиресе киергегә тартырылган тукыма сыман Ул кул сырты белән иренен сөртте дә аягына басты — Аннары сөйләрмен әле.— диде ул. Әвеш-тәвеш килеп, көймәгә керде һәм лом алып чыкты — Кара аны сак кылан Нарат басмасын. Таш та хәтәр.— диде Солтан. Син утырып тор алайса — Яхшы — Ярый. МИН тиз. Степан өстенә аварлык нарат һәм ишелергә торган зур таш аегына кереп, тукылдатырга да кереште Чиркәү гөмбәзеннән кара каргалар күтәрелеп, читкә очып киттеләр. Кайдадыр тукран тукылдатырга тотынды. Ул аваз. Степанның лом белән кирпечкә бәрүенә кушылып, икәүнең тимерчелектә тимер чүкүен хәтерләтте Тук-тук- тук бусы — тукран Тук-тук бусы — Степан. Алар, шул рәвешчә, тирә-юньне баскан тынлыкны ваталар кебек иде Берсе корыган агач аша тере кортка таба чокый, икенчесе кызыл кирпечләр аша — черек (мөгаен, шулайдыр) табутка таба. Моны ап-ачык рәвештә күз алдына китергән Солтан баш тиресенең, чәч төпләренең кымыр- җып-кычытып куйганын тойды Учак ялкыннары басылды инде. Көйрәп торган күмер араларыннан тымызык кына итеп, зәңгәр ут канатлары җилферди Алар карашны җәлеп итәләр, күңелне тынычлык белән өретәләр. изрә- тәләр Учакка карап утыруы рәхәт иде. Ләкин тукран белән Степанның өзлексез тукылдавы уйларны тарата. Хәзер Солтанның барыннан да бигрәк Камәрия турында уйлыйсы килде Ә ул нигәдер юк. кире уйлады микәнни9 Солтан ялгызлыгыннан котылыр һәм эч пошуын басар өчен көймәдәге магнитофонын алып чыкты, әйләндереп җибәрде. Музыканы исәпләмәгәндә, елга буе тын иде Ни теплоход, ни баржа узмый Әллә ничә кат тыңлаганга күрә төссезләнгән көй бу тынлыкка, бу киңлеккә туры килми, ятышсыз. Ул магнитофонны сүндерде, свитерын, күлмәген салып, аркасын кояшка куеп утырды Кояш җылысы тәнен изрәтте. эчелгән аракы зиһенен таратты Вакыт агышы туктаган кебек булды. Солтан туралган тәре-утыннарны учакка салды. Каралы-сарылы утыннар башта көйде, аннары алар арасындагы бушлыкны ялкын телләре биләде Бу тәрене кемдер ясаган, ә ул яга Тук-тук-тук Бу аваз кинәт Солтанга кайчандыр дәү бабасы Чаныш сөйләп биргән бер вакыйганы исенә төшерде Үзенең Наймушин дигән фамилиясенең каян чыкканы, кемнән башланганы белән кызыксынып бабасыннан сораштырган иде Чаныш карт аңа гыйбрәтле тарих сөйләде Хәзер гүя Солтан каршында тәре калдыкларыннан тергезелгән учак янмый, әнә шул тарихның хәтергә иңеп калган сары сәхифәләре ялкынлана иде Бер очы бүкәнгә куеп күтәртелгән коры имән агачы дүртенче ягыннан да борыслап уелып, агарып килә иде инде Агач нык Кан тамырлары бүртеп чыккан кул мөһерле үткер балтаны җайлы гына итеп ару-талчыгусыз селти дә селти Кабергә бастырып куяр өчен үз гомерендә беренче тапкыр тәре юнучы кеше — татар агае Наймуш. Ул имән агачының аскы өлешен биш сөям кадәрле юнмый калдырды — җиргә күмәсе төше Агачны дүрт яклап юнганнан соң. ул борысның кырларын алып чыкты һәм. ян кесәсеннән чиккән янчык чыгарып, эре итеп чабылган тәмәкене гарәп хәрефләре чуарлаган гәҗит кисәгенә төреп кабызды Тәре ясау гөнаһмы, савапмы, дип уйлады Әлегә кадәр аның мөселман өммәтеннән булган мәет рухына багышлатып. Коръән чыгарткан урыс кешесе хакында ишеткәне юк. Ә менә ул тәре ясый. Шәригать җәһәтеннән караганда тәгаен гөнаһ гамәл инде Мулла белән киңәш- табыш корырга вакыты калмады. Аның каруы ул үз-үзе белән киңәште Мәетне кичә төнгә каршы затлы кара табутка салып, сугыштан алып кайттылар. Аның каберенә бастырып куяр өчен тәре ясауның савап саналырга хаклы ягы да бардыр Чаныш бабасы Наймуш картның кемгә атап тәре ясаганын да • иткән иде Хәзер онытылган инде. Ниндидер ни татар, ни рус фамилияле иде ахрысы Бу җирләрнең алпавыты булган. Каты куллы, коры сүзле дигәне истә Наймуш әнә шуларның утарында управляющий сыманрак бер эштә торган. Моның өчен аңа утызынчы елларда бераз эләккән дә булган Колхозга кермәгән Сөрә язганнар Тик монысы бүтән вакыйга Тук-тук-тук... Утар сугыш аркасында шактый бөлгән, таркалган, калдык- постык җирләр сатылып беткән, арендага таратылган, мал-мөлкәт җилгә очкан тузан ише генә калган Керем-төшем юк диярлек Хәзер ул җирләрнең күбесендә ачы әрем, алабута котырып үсә. Кешеләрнең җир эшкәртергә, иген игәргә көч-әхвәле. чарасы калмады Гуҗ сугыш кешеләрне дә. атларны да йотып кына тора. Татарда да. урыста да. чуваш һәм удмуртта да бердәй хәлсез карт- коры да хатын-кыз гына Сугыш кешеләрнең кайсысын кул-аяксыз. кайсысын дөм-сукыр итте, кайсысының үпкәсен газ белән көйдереп кайтарды Гарип тә горәбә Алынып бетмәгән атларның кабыргалары гына тырпаеп калды Адәмнәр арасында хәл алып, көчәеп, байтак җиргә хуҗа булып киткәннәре дә бар Тик синең кайгың. тамагың ачлыгы аларны борчымый Үлем-китем күп. Мулла аларга багышлап бер чыккан Коръәнен дистәләп мәрхүм рухына бер очтан, уптым илаһи гына укый Инде менә байларга да чират җиткән Хатыны Мария хәрәкәттәге армиядән ире Кулунчаковны алып кайтты Полковникның мәетенә ияреп кайткан акча күмү чыгымнарына чак җитә язды, поминканы анасы Марфа Петровнаның чыбык очы туганы кибетче Савелий үз өстенә алды Наймушның тәре ясавын бу мәхшәр эчендә аллаһе тәгалә ничек тә кичерер Заманы шундый: кешеләр чиста, чын күңелдән кылган гамәлләргә мохтаҗ чак. Шулай икән, урысның Христосы да. мөселманнарның Мөхәммәт пәйгамбәре дә бичара адәм балаларының бер-берсе хакына кылган яхшылыкларын үзара килешеп кабул кылырга тиешләр Йөз чөерәләр икән, күмәк бәла-каза алдында адәм балалары ул хәтле дә горур түгелләр: аллалар кешеләрнең гөнаһсын ярлыкамаса да. кешеләр аллаларның горурлыгын кичерергә разый-бәхилләр Тәмәке төпчеген баш бармагы бите белән үзе утырган бүкәнгә басып сүндергәч. Наймуш карт тагын балтасына тотынды. Аның моңарчы тәре ясаганы юк. Шулай да ничек тиеш икәнлеге аңа мәгълүм. Иртән иртүк урыс зиратына барып, буй баганасын да. аркылы зур һәм бәләкәй агачларын да, һәр өлешенең арасын сөямләп үлчәде. Наймуш имән борысны җиренә җиткереп ышкылады, шулай ук сөямләп үлчәгәч, пычкы белән өлешләп кисте озыны баганага, икесе аркылы кагарга Шуннан соң аларны тоташтырасы урыннарны билгеләп, пычкы һәм өтерге белән тигез, пөхтә итеп ырмаулады. балта түтәсе белән борысларны бер-берсенә кагып кертте. Аның агач эшенә кулы яхшы ята иде Өч борыс та нык беректе, хәзер аларны кирегә бәреп чыгаруы каккандагыдан күбрәк көч алыр иде Ул тәрене бастырып карады Биеклеккә сажиннан артыграк, ә җиргә төшкән күләгәсе күпкә озынрак Тәре кайсы ягы беләндер кеше сынын хәтерләтте. Наймуш тәрене җиргә сузып салды, ул үз күләгәсен каплап ятты, һәр сигез очы үз күләгәсенең сигез очы белән кушылды. Тук-тук-тук. тук-тук... Солтан учак янындагы тәрегә карады "Тәренең сигез очы алты континентка, шуларга өстәп, җиргә һәм күккә омтылышны белгертми микән9 — дип уйлады ул — Тәре бөтен дөньяга хуҗа булу- 22 ны дәгъва итмиме’- Аның мондый фараз хакында һичкайдан укыганы юк Бу фаразын кем беләндер уртаклашырга теләде Ләкин Степанны шөгыленнән бүлдермәде Гомумән. Степан үз ниятенә ирешә алмастыр. Бар. хикмәтле измәгә катырылган кирпечләрне кәкре лом һәм балта белән генә алдырып кара' Динамит кирәк. Әнә чиркәү Шундый ук куе кызыл төстәге кирпечтән, измәсе дә бер үк — аксыл-соры Ә стенасында ник бер ярык заты булсын! Степан туяр да туктар III Ә Степан тынган икән инде Солтан карашын учактан ярга күчерде Дусты эшен ташлаган, аңа таба килә Бил тиңентен шәрә. Итләч күкрәге, корсагы лычма тир. Бер сүз дә катмыйча, елга ярына килеп басты да йөзенә, күкрәгенә, корсагына учлап-учлап су сипте, кулбашын беләкләрен юды — Окопка кереп посканмыни! — диде ул учак янына килеп утыргач Итекләрен салды, аяк чолгавын җәеп, таратып куйды — Ул склепны күмелгән кеше салмаган бит. нигә аны сүгәсең9 — диде Солтан — Бәйләндең син бу кабергә, туган! — Беләсеңме, анда бер хайван ятмый микән дигән уй килде әле Патша полковнигы. Ялгышмасам, Кулунчаков булса кирәк Шушы җирләрнең алпавытлары токымыннан Егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтәм мин аңа хәзер!—дип. Степан коры һәм хиссез төстә көлеп куйды.— Череп таркалган сөякләрен көл итеп җилгә очырмасаммы?! Солтан әллә нишләп китте. Сискәнеп. Юк. куркып ук бугай. Куркып кына да түгелдер. Степанның сүзләреннән соң нинди хис кичергәнен ул аңлап өлгермичә калды Ниндидер салкын җил кагылып уздымыни! Әле генә учакка карап, күз алдына китергән күренеш кайчандыр чыннан да булган микәнни9 Степан да ишеткәч һәм хәтерләп калгач. Чаныш бабасы сөйләгән хәл заманында күпләргә билгеле булган инде алайса. — Син ул полковник турында каян беләсең. Степа? — дип сорады ул — Әби мәрхүм сөйләгән иде. Әллә кайчан инде. Бабай үлгән елны Минем әби шул полковник утарында йорт хезмәтчесе булган Син аны белмисең. Безне сезнең авылыгызга күчергәнче үк үлде Мин бу каберне бик табасым килгән иде — Хәтәр хәтерле син. — Без бит авыл малае. Хәтер чүп-чарсыз. Кыш үтә — яз килә, җәй җитә — көз башлана Һәммә нәрсә әз-мәзләп кенә тия. Әби сөйләгәннәрне башка нәрсә күммәгән Шул гына.— дип Степан күлмәген йомарлап битен сөртте, зират ягына борылып: — Нәкъ шуның кабере бу парин — диде — Наратына кара, җитмеш еллар чамасында — Ярар, юк белән баш катырма — Син бәйләнмичәрәк кенә утыр әле. яшьти Ул монда унҗиденче елдан бирле ята. — Сиксән бишенче елда син килеп чыгасыны көтепме? — Бер заманны аңа барыбер кубарылып чыгасы Ахырзаман җиткәч... — Ә син азапланып кирпеч дөмбәслисең1 Үзе чыкканын көт Сөйләшеп утырырсыз Килер ахырзаман Син дә. ул да каберләрегез өстенә чыгып утырырсыз. Күрешерсез Син Нихәл, иптәш полковник, исән-сау гынамы’’ — диярсең. Ничава. парин. бер көе. Үзең ни хәлдә соң9 Быел гектардан ничә центнер суктырдың’1 дип сорар бәлки Аннары җитәкләшеп Алла каршысына барып басарсыз Ну-с.— дияр Алла.— ни кырдыгыз?» Полковник сугышта ничә кеше кырганын сөйләр, ә син гектардан күпме уңыш алганыңны Шуннан соң Алла өстәл тартмасыннан путевкалар бланкасы чыгарыр. сезгә тиешенчә тутырырга кушар Аннары тамгасын салыр да сезне мәңгелек ялга озатыр Полковникны — җәннәткә, сине — җәһәннәмгә — Кулунчаковны — җәннәткә, ә сержант Степан Масленников- ны — җәһәннәмгә’ Гаделсезлек ич бу! — дип. Степан тәмләп кимереп утырган балык башын киң селтәнеп елгага томырды да. арлы- бирле йөренеп алгач, кырт борылып. Солтанга карады Кулы билендә. теш казналарын кыскан, күзендә үпкә чаткысы Әйтерсең Солтан — Алланың үзе. ә бу аннан чынлап торып җавап таләп итә Ул эре тешләре арасыннан черт иттереп читкә төкерде.— Шыттырасың да инде, ә?! — Син кызма, Степан, кызма Ходай тәгалә сабыр булырга кушкан Болай кызсаң, ул сине кабат Газраил кулына ук тапшырмагае Ул сиңа колхоз председателе түгел, каршы дәшкәнне өнәмәве ихтимал Тыңлап бетер Алла каршысына корсагыңны болай ук терәп басма — тир исең килер Түбәнчелек белән башыңны и. күзеңне яшер Аннары басынкы гына Ул кадәр үк шыттырма инде. Раб- бым. мин сала малае инде, культура җитеп бетми, дорфарак сөйләшеп ташлыйм Ну шулай да чәйнәбрәк каптыр ни өчен полковник Кулунчаковны җәннәткә җибәрәсең дә. мине җәһәннәмгә олактырасың9 — дип сора. Телеңне жәлләмә Степанның кулы салынып төште, ул ташка утырды — Менә шулай Тынычландыңмы9 Алланың сиңа болайрак җавап бирүе ихтимал: Мин сине. Степан җаным, шуның өчен тәмугка олактырам ки. чөнки оҗмахка эләксәң, син бетәсең. Беләсеңме нигә бетәсең9 Чөнки син анда яшәргә күнекмәгәнсең» Шулай булгач. Аллага үпкәләмә инде, туган Бүтән аллаларга үпкәлә. — Мин көзгегә генә үпкәлим, яшьти. Өч ел инде рәтләп көзгегә караганым юк Кырынганда да күзне йомып кына кырынам. Степан, кулы белән каты басып, битен сыпырды Гүя йөзенә ябышкан чит битлекне кубарып ташларга теләве иде аның. — Син мине кызганма, яшьти.— диде ул.— Миңа Настюшаның кызгануы да җиткән... Көткән Курыкмады, баш тартмады. Торабыз. Торабыз да бит Мин шул ук Настюша белән Ә ул кем белән тора9 Мин бит үземне үзем дә танымыйм. Солтан Степан авыр атлап, алпан-тилпән чайкала-чайкала яланаяк көенчә ярга таба китте Ул тарафта тагын лом белән кирпеч төйгән тавыш ишетелде: туктук-тук Әйтерсең лә офыккача түгәрәкләнеп торган бу җирнең йөрәге шулай тибә иде Солтан аның артыннан моңсу гына карап калды, беравык уйсыз утырды. Башта өзек-өзек. аннары тоташлый чикерткәләр зыңларга кереште Елга буенча үзйөрешле баржа узып бара, аның артыннан киң дулкыннар таралды. Дулкын каккан саен, савыттагы балыклар шыбырдашты Ә Степан дөмбәсли дә дөмбәсли. — Монда кил әле!—дип кычкырды ул. Солтанны ломына таянган килеш көтеп алды — Күпме дөмбәслим, йодрык кадәр тишек уелды Хет егылып үл — бармый — Армиядә кем идең син9 — Сапер. — Сапер1—диде Солтан үчекләп.— Ә фортификацияне шайтаным да белмисең Син склепның гөмбәзен чукыйсың бит. ә монда 24 кирпечләр яны белән салынган Астанрак — стенасыннан тиш Степан комны ишеп төшерде. Ком. шулай ук, убылып төшәргә торган зур таш астыннан да купты. Таш урыныннан кузгалды, өске ягы кара туфрактан аерылды, үсемлекләрнең ак. наратның көрән тамырлары күренде. Саклан! —дип кычкырды Степан һәм Солтанны таш астыннан читкә этеп җибәрде. Нарат төбендәге куе зелпе куагы арасыннан ике сандугач пырхылдап чыкты. Таш убылмый калды Аны агачның ниндидер тамыры бәйләгәндәй тота иде. күрәсең Маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртеп. Солтан: — Башта ташны ишәргә кирәк.— диде. Баскан урыннан бер карыш та тайпылмыйча. Степан алдан ташка. аннары авыш наратка сынап карады — Ярамый. Стенаны каплый ич. Нарат та аумагае. — Маташма дим ич! — Юк инде, парин Минем, бәлки, полковник яткан җәннәтне күрәсем киләдер. Шуннан, юри генә дәгәндәй. ломга Солтан ябышты Сулышы иркен иде. көч-куәте үзе белән. Лом тавышы кайтаваз булып яңгырамый иде инде һава кызган, һәр тавышны йота гына бара Кирпеч нык. коры Шикәр шакмагы хәтле генә кителә, ком. тузан булып коела. Бер кирпечне ваклап бетергәч, күршедәгеләре тоташлый кубар дип уйлаган иде. Кая ул! Измәсе тагын да катырак сыман. Кирпечләр чатнап ябышкан Алай да икенчесе яртылаш диярлек кителеп чыкты Шул рәвешчә ул ян-яктагы кирпечләрне дә кыеп алды. Алар артында тагын бер рәт тезелгән ич әле. Тышкы катны җитәрлек сүтмичә торып, анысына керешү файдасыз. — Дәвам ит.— диде ул ломны иптәшенә биреп. Аннан күрмәкче. Степан да тәртип белән генә чокыды, хасыйл булган тишекне шактый киңәйтте. Эчке катны җимерсәләр, кеше башы сыярлык тишек ачылачак иде Ломга тагын Солтан тотынды Ялыктыргыч эштән туеп, ломны гайрәт белән орган иде. кирпечләрнең берьюлы икесе кубып, эчкә җимерелде. Ломы эчкә кереп, кулыннан ычкына язды Селтәнгән шәпкә ул күкрәге белән тишеккә капланды. Йөзенә коры, салкын- ча саф һава өретелде һавадан җир дымы, бигрәк тә кабер исе килмәде. Хәтта гадәттә зиратта гына булучан ис тә тоелмады. Ул ломны тартып алып, караңгылыкка карады Кабер эче шулкадәр дә караңгы булып күренде ки. Солтан үз битенә аның салкын күләгәсе төшүен дә сизде шикелле. Эчтәге караңгылыкка күзе ияләшкәч. Солтан тегеннән үзенә текәлгән караш белән очрашты. Анда икона сөялеп тора иде Аңа йөзе сагышлы, карашы моңсу һәм кырыс хатын сурәте төшерелгән. Ул сурәт нидер бирергә дә тели сыман, нидер таләп тә итә иде шикелле. Кирпеч тузаны аша Солтанга соры баш сөягенең буш күзе дә текәлгән иде Солтан читкә янтайды — Ни бар анда7— дип сорады Степан. — Үзең кара. Син ашкындың ич Зелпе куагы арасына бая очып киткән кош әйләнеп кайтты Йомыркаларын суытасы килмәгән инде. Пырылдап, икенчесе дә килеп җитте. Кабер һавасын күкрәгеннән кысып чыгарырга теләгәндәй. Солтан тирән итеп сулыш алды. _ йә?— диде ул.— Күңелең булдымы инде7 — Казанская Богоматерь!— дип пышылдады Степан — Ә полковнигың кайда соң. полковнигың’! — Полковник... Әнә ич. баш сөяге ята. Аныкыдыр. Кызыксыну алдырды Яктылыкны капламас өчен муенын җайсыз сузып. Солтан эчкә карады. Бая күргәннең көтелмәгән тәэсиреннән арынган иде инде. Бу юлы әсәрләнмичә, салкын акыл белән күзәтте Баягыча ук. игътибарын иң әүвәл икона сурәте җәлеп итте Рәсем күңелгә иңеп керә кебек иде Инде гаҗәпләндерми, куркытмый, шаккатырмый, бәлки гади, саран исәп белән аңны били. Сурәт тактага төшерелгән Буявы җете, ачык Ходай анасының сурәте бил тиңентен төшерелгән Сул кулында имчәк баласы. Уң кулын хәер-фатиха биреп сузган Рәсем кызгылт кирпеч тузаны аша чәчелеп, тоныгаеп чагыла. Эчтә икона белән баш сөягеннән гайре бүтән нәрсә күренми — караңгы. Ә юк. әнә. таш идәнгә елышкан кием калдыклары. Тагын — шул кием өстенә сузып салынган чәч толымы Калын, сары чәч толымы. — Полковник өйдә юк. иптәш Масленников.— диде Солтан — Өйдә — полковникша гына. Дөрес, әле торып җитмәгән. Синең кайнар кофе ясап керткәнеңне көтеп ята булса кирәк — Бармакларын бөгеп. Солтан кирпечкә каккалады:— Рөхсәтме, ханым’’ Степан, йөзе белән тагын тишеккә капланып, кабер эчен күзләде. — Полковник өйдә.— диде ул бераздан. Кабер эчендә тонык кайтаваз: — Өйдә-ә. —дип кабатлады. Степан кулын артка сузды. Солтан аңа ломны тоттырды. Шуннан соң тишек зурайганнан-зурайды. Кирпеч вагы тышка да. эчкә дә коелды. Лом белән бәргән саен, кабер буш мичкә шикелле гүләп җавап бирде IV Елга еракларга сузылган Урсал үзәнен чикләүче Зур суга таба җиде көн, җиде төн буена ага да ага, ага да ага. Зур суга барып кушылгач та җиңелми эле ул: үз тәмен, үз җылысын тагын бер көн, бер төн буена саклый, әмма шуннан соң уз ярларын хәтерләми башлый инде. Су эзе ярда калса да, яр эзе суда калмый бит ул. Елга белән бер ук юнәлештә, ярты чакрым чамасы читтәрәк, кояш батышы ягыннан кояш чыгышы тарафына торган саен биегәя барып, сирәк имәннәр, юкә белән каеннар һәм төрле куаклыклар белән капланган яисә бөтенләй гиәрә, итәкләренә зур-зур ташлар ишелгән таулар сузылып китә. Тауларның текә урыннарындагы туфрак коры һәм ком-ташлы, ә ялпылыкларында — кара, уңдырышлы Шуңа күрә бу җирләрдә бик борынгы заманнардан бирле күп итеп мал- туар асраган, иген иккән, сунарчылык кылган, балык тоткан көчле, зирәк, бай болгар ырулары, аларның токымнары, алар идарәсендәге башка кабиләләр яшәгән. Елга Зур су кочагында таралып, үз-үзен тәмам онытканга кадәр үзеннән күтәрелгән иртәнге яки кичке томаннарда, кышкы кар-бураннарда шул халыкларның өзелмәс тере сулышын һәр тамчысында аларның сүнмәс рухларын, агымында сүрелмәс гайрәтен тоеп ага әле. Ә тау итәкләреннән бәреп чыккан салкын чишмәләр, яшел үзәннәрдән килеп кушылган инешләр елганың суын гына тулыландырып калмыйча, хәтерен дә уяу тота. Шуңа күрә ул үз ярларының текә борылышларын ураганда да, тирән чоңгылларында хәл ала-ала черем иткәндә дә, Кояш һәм Ай тартымы, Айның фасыллары тәэсиренә карамастан, төп юнәлешен югалтмый иде. Ул гына да түгел: әнә шул чишмәләр, инешләр аңа язмышының уз ярларында яшәгән кешеләр тормышы белән бәйле икәнен искәртәләр. Ул кешеләрнең чит бас- 26 кыннарга каршы яшен яшьнәве кебек кыска бәрелешләре вакытында булсын, су өстенә боз катуыдай дәвамлы салкын сугышлар чорында булсын, елгада балык мул үрчи торган иде. Бигрәк тә җәен, чуртан, кырпы, осетр кебекләре Алар елгаларны ташытырдай итеп аккан мәетләр белән туеналар, симерәләр, ләкин кешеләр ул балыкларны оарыбер тоталар, ашыйлар иде Мондый чакларда вак балыклар тынсыз кала һәм, ак корсакларын ялтыратып, вак дулкыннарда чайкала Киек кошлар, балаларын ташлап, ерак күлләргә очып китә. Җәнлекләр су эчәргә төшми. Елганың суы таңнарда калка, шәфәкъләрдә бата торган Кояш белән бер төстә була. Аның хәтта төптәге йомшак ләмнәре дә кызыл канга манчыла, ә Зур судагы юлы күпкә озыная иде Соңгы дәверләрдә кешеләрнең кан коешуы бетте, елганың күптәннән инде кан белән тозланганы, мәетләр белән бозылганы юк. Аның каравы, язмышына башка хәвеф яный башлады. Елгага шул ук тау итәкләреннән, киң үзәннәрдән кара май чишмәләре, кырлардан әче һәм сасы сыекчалар агып төшә башлады. Кайбер вакытларда елганың соры, тирән күзле чишмәләре генә капланмыйча, Кояш һәм Ай яктырткан зиһене дә карала торган булды. Бер заманны, елганың нык ярларын дер селкетеп, корыч атларга утырган кешеләр килде Алар Олы борылыш турысында җирне актарып, яңа яр уйдылар, елганы бүтән юлдан агызып тордылар да, иске ярны киңәйтеп, тоташ таштан буа будылар Аннары елганы кире уз ярына кайтардылар. Шул урында аның су агышы гына түгел, ә сулышы да байтак тукталып торды, өстенә май җәелде, чүп- чар тулды Ниһаять, ул урында зур гына сусаклагыч барлыкка килде Елга күтәрелде, һәм, тар гына ярыкларга бәреп кергәннән соң, таш буадан түбән томырылды. Ярсыды, шаулады, тирләгән ат сыман күбекләнде Күбекләре сәламәт ак төстә түгел, ә тимер күгәреге төсендә иде. Ул күбекләргә елга уз суында эрегән чит, шакшы матдәләрне ягарга тырышты һәм елга ярына кагып чыгарырга теләде. Әмма буа артындагы ярлары текә иде. Шуннан теге күбек бүрекләре комлыкларга утырып калды. Ул урыннардан кошлар да, җәнлекләр дә читләшеп бетте Елганың агымы көчәйде Камышлыкларны, комлыкларны, ташлыкларны су туктаусыз юды, айкады, урыннан-урынга таратты Вак балыклар да, эреләре дә, уылдык чәчәр урын тапмыйча, таш буа астына тыгылышты. Юлларын югарыга таба ары дәвам итә алмагач, алар шул болганышта чәчәргә мәҗбүр булган уылдык, сөт боткасына тончыгып үләләр иде. Бу да түгел, елга шул борылыштан читтәрәк ниндидер һава дулкыннары кайнарлыгын сизде Ул моңарчы көтүчеләр яккан бер генә учакка да охшамаган иде. Кешеләр аның суын энә шул кайнарлыкны йөгәндә тотар өчен куллана башладылар. Елга хәзер Олы борылышны тутырган бөтен суы белән кайнар көчәнешле электр тогы ясый башлады. Елганың буеннан-буена җиде көн, җиде төн, ә Зур суга кушылганнан соң тагын бер көн, бер төн аккан агымы озынайды, сузылды. Ул уза торган юл җыенысы унике көн һәм унике төнгә тигезләнде. Суының табигате үзгәрде. Елга Чулпан йолдызының да, хәтта Сатурн кыршауларының да йогынтысын тоя башлады. Аның уз суык таш буадагы шарламадан аска түгел, бәлки Кояшка коясы килә иде шикелле. Антициклон уртасында кайнар көннәр һәм бөркү төннәр башланып, Кояшка таба омтылган койрыклы йолдыз Җиргә иң якын ноктага якынлашкан бер мәлне елга үзенең калтырана башлавын тойды. Бер генә мизгелгә аның агымы хәрәкәтсез калды, аннары туктады ук. Балыклар чәбәләнеп ярларга томырылды, аулак урыннарга качты Елганың горурлыгы, куанычы, сердәше булган Зур балык Олы борылышка җитәрлек яссы яр буена урнашкан умарталыкның бу араларда өч көн тоташлый яуган яңгыр аркасында суга күмелеп калган ташландык базына кереп посты. Комлы, текә ярларга оялаган керәшәләр үзләренең җылы ояларыннан алдан ук очып чыккан, хәзер, һичнинди өн-тавыш салмыйча, тәртипсез төстә югарыда тузына иде. Камышлар тирбәлеп кыштырдадылар, агач яфраклары җилсез калтырап җилфердәштеләр. Тере үлән һәм чәчәк тамырларын шытырдатып өзә-өзә суга текә ярлардан кат тр-кантар җир кисәкләре убылып төште, туфрак, ком, таш коелды. Таң атып килә иде. Елга су астындагы тирән катламнарның хәрәкәткә килүен һәм сыгылуын, аннан соң тураюын, тартылуын сизде. Туфрак, таш токымнары йә кысылды, йә бушады һәм кинәт җир тетрәп куйды Ераклыкларга һәм тирәнлекләргә дулкын-дулкын гүләү таралды. Елга суы буеннан-буена чайкалып торды, ышыкланыр урын эзләгәндәй, ярларга, бөгелеп төшкән тал ботаклары астына ташланды Ниһаять, Җир тынычланды. Елганың ярсуы басылды, агымы уз юнәлешен тапты. Балыклар тынычландылар, җим эзләргә чыктылар. Шулвакыт елга иркен Олы борылышы артындагы иң киң урынында үзенең болганчык җылымса суына астан салкын чишмә килеп кушылуын тойды Яңа чишмәнең күзе бик бәләкәй, ә ургымы хәнҗәр кебек үткер, тыелгысыз иде. Елганың үзен чиксез кысып, энә күзеннән үткәрсәләр, ургымы ул тиклем гайрәткә ия булыр иде микән? Тирән, эңгер-меңгер баскан чоңгыл төбеннән бәреп чыккан чишмә ургымы су өстеннән хәтта камыш биеклеге чамасында күтәрелде Ә юк, чишмә мондый булмый: чишмә суы, җир астыннан чыгу белән, рәхәтләнеп җәелеп китә дә шундук елга иркенә бирелә. Бусы андый түгел. Монысында әллә нинди буйсынмас куәт бар Ул елганың әнә нинди тирән чоңгылын тишеп үтте һәм, ниндидер көчнең хәбәрчеседәй, югарыга ыргылды Әйтерсең лә максаты — күкләргә ашу, йолдызларга җитү. Яңа чишмә пәйда булган турыда елганың суы сафлана, тона башлады. Озакламый чоңгыл суы чистарды, тынычланды, әмма барыбер әүвәлге рәвештә түгел иде инде Гәрчә чишмәнең су өстеннән көмеш камышка охшап күтәрелгән ургымы тиздән басылса, юкка чыкса һәм елга агымы юнәлешенә авышып ятса да, салкынлыгы, дәрте үзгәрмәде. Ул елгага чит, ләкин янәшәлеге хуш иде инде. Аны тоюы, кабул кылуы һәм ярлар буенча, борылышлар, чоңгыллар аша ияртеп китүе рәхәт иде. Елга Олы борылышта чишмәнең энә шундый саф сулышын, тансык тәмен татыды. Һәм шунда, сабыр гына бөтерелеп әйләнеш ясаганда, ул яңа чишмәнең үзе кебек үк, әмма шактый тирәндә ятып аккан билгесез бер елганың үзенә эндәшү сүзе икәнен аңлады. Койрыклы йолдыз, боларның һәммәсенә битараф төстә карап, чиксез һәм мәңгелек сәфәрен дәвам итте. Тауларның түбәләрен, калкулык битләрен, агач очларын алтын нурларына коендырып, кояш чыкты. Ояларындагы йомыркалары, әле төксез яисә канатларын сынар чак җиткән балалары янына кире кунган кошлар, үзәндәге сирәк киекләр, таш араларында шуышкан кәлтәләр, еланнар, әлегә ояларына керергә кыймаган йомраннар, тычканнар үлән кыякларының, чәчәк таҗларының һәм агач яфракларының бу таңда чыксыз икәнен күрде чык бөртекләре җир кузгалып алган мизгелдә коелышкан, туфракка, комга сеңгән иде. Аның каруы караш җитәрдәй җирне томан сарды. Ә кешеләр җирнең иртәнге салкынча һавадан чирканчык алган- дай чак кына тетрәп куюын сизмичә дә калдылар Боларның һәммәсенең сәбәбе гади, әмма гадәти булмаган эш оелән бәйле иде. Хәрбиләр, мелиораторлар белән бергәләшеп, эш системаларының ышанычлы булуын сынар өчен җир асты шартлавы үткәрделәр Ул системалар ярдәмендә җир астындагы елганы буарга, икенче урында катламнарны тишәргә һәм ул елганы югарыга бэ- - pen чыгарырга уйладылар Бу су яңа өстәмә турбиналарны эшләтер, I бер очтан сугарыр өчен мөмкин кадәр күбрәк су җыйнар өчен кирәк 5 иде. _ Төп бурыч җир астында тыныч, халык хуҗалыгы максатла- = рында дип аталган кечкенә куәтле атом-төш шартлавы үткәрү ал- j да тора иде эле. Монысын тормышка ашыру көннең уртасына билге- з ләнде. ~ Май ахырында Кушкаен авылында өч көн тоташлый яңгыр яуды. Ерганакларга су төште. Ярыннан инеш ташып чыкты. Ул барып ку- i шылган елга суы да хәйран күтәрелде. Чәчүдән туктап тордылар. Мал-туар абзарлардан чыкмады. Кошлар тынды Халыкның кәефе тәмам кырылды, тәкате бетте дигәндә генә кургаш болытларга җан керде Җил чыкты Күк йөзе ярты көн эчендә аязды Инеш белән елга үз ярларына кайтты Кояш чамасыз кыздыра башлады Ике көн дигәндә җир кибеп бетте. Кошлар тернәкләнде. Үләннәр, агач яфраклары үрләп китте, чәчәкләр ачылды. Колхозның елга буена урнашкан умарталыгындагы ташландык озынча таш подвалга бер балык кереп калган булып чыкты. Иң алдан аны умартачы Чаныш күрде. Балык болганчык суда ята иде. Койрыгы өстә, ә башы белән подвалның авыш юлыннан эчкә кереп киткән. Чаныш аны шундук таныды: кырпы балыгы икән. Чанышның умарталыкка килмәгәненә дүрт көн узган иде инде. Шул арада, көтелмәгән кунакны тозакка калдырып, су чигенгән. Чаныш, гадәттә, килгән һәрбер кунакка шат. Бу юлы да куанды. Ул яңгыр чистарткан сукмактан төшкәндә үк балык койрыгын абайлаган һәм аны ярга килеп төртелгән көймә җилкәненә охшаткан иде. Бервакытны елгада җилкәнле ике көймә йөзеп барганы хәтерендә. Көймәләр ярга килеп туктадылар Кешеләре мондагы табигатьнең матурлыгына кызыккандыр, күрәсең Умарталык урнашкан тау итәген камыр агачы, кыргый алмагачлар, күләгәле имәннәр һәм төрле куаклар уратып алган Теге көймәләр өченче елны. Петрау көнендә, бал аерткан вакытта килеп чыктылар. Әлеге көймәләрдән кызлар белән егетләр төште. Җыенысы дүртәү. Тәннәре кояшта каралган. көчлеләр. шуклар, шатлар. Чаныш аларны яңа бал белән сыйлады. Ә алар аңа алтынсу төстәге чех сырасы эчерделәр «Алтын фазан»’ дигән сыра, ул моны яхшы хәтерли әле. Тегеләр сыра артыннан киптерелгән балык чәйнәмәделәр, ә кылыч шикелле кәкре кабыргасы белән какланган ат ите ашадылар. Казылык та алтынсу төстә, хуш исле һәм бик тәмле иде. Чаныш ике чокыр чамасы сыра эчте, бер стакан тутырып, улы Кадрәккә дә бирде Аңа шуннан артыгы ярамый. Сыра кәефне ярыйсы гына күтәреп җибәрде. Аннары ул егетләргә кызыл чөгендер салып әчетелгән бал авыз иттерде Күп түгел, берәр чокыр чамасы гына. Тегеләр төрле ымнар белән өстәтергә яскандылар. Тик ул аларны узындырмады Әчегән умарта балы эч нигъмәте генә түгел. Ул аны тән даруы, җан азыгы урынына гына тота Әйе. балыкның койрыгы шул җилкәннәрне исенә төшерде. Төсләре белән генә аерылалар Җилкәннәр ак. аларга кызыл хәреф- ләр. зәңгәр саннар төшерелгән иде. Ә балыкның койрыгы көл төсен- дәрәк. Зәңгәрсу-көрән элпә сызыклары, сөякләре беленеп тора. Чанышның кулындагы кан тамырлары яисә туфрактан калкып чыккан имән тамырлары шикеллерәк Хикмәт андамыни? Балык койрыгы да матурлыгы белән теге җилкәннәрдән һич кайтыш түгел. Өске сөяге җилкәннең мачтасына тартымрак. Арырак, подвалның авыш авызына зур балыкның гәүдәсе кереп киткән Аның тәңкәләре чәй тәлинкәсе хәтле бардыр, әй! Араларына көрән кабырчыклар ябышкан. Алар урыны-урыны белән бәй- ләм-бәйләм асылынып торалар. Быелгы җылы көннәр башлануга, Кадрәк белән бергәләшеп умарталарны аланга чыгарып утырткач. Чаныш подвал ишеген ачык калдырган иде. Җилләтер өчен инде Кортлар хәзер яңа сарайда кышлый, ә бу подвалда түгел. Сарай нарат бүрәнәләрдән буралган. түбәсе шифер Түбәне мүк сарып өлгерде инде. Шифер кабыргалары арасына күгәрек яфраклар ябышкан. Шуңа күрә сарай түбәсе ала-кола күренә. Ябагасын койган ат тиресе диярсең. Ә базда тузган, тик әлегә исәптән төшерелмәгән умарталар, кайбер кирәк-ярак, көя ашаган балавыз сакланып килде. Бомба базы сыман нык булса да. подвал эшкә ярарлык түгел инде. Искерде. Стеналары яссы ташлардан өелгән, түшәменә урталай ярылган имән бүрәнәләр түшәлгән. Ишеге тимер, әүвәлге осталар аны ахырзаман җиткәнче чыдарлык итеп койган. Балыкның кайбер җиреннән болганчык суга кадәр җиткән озын су үсемлекләре асылынып тора. Тамырларын тәңкә араларына җибәреп. алар шундук үскәндер дә әле дип уйлады Чаныш. Су чак кына дулкынлана Мөгаен, балыкның тын алуы шулай итәдер Баз кырыена баскан урыннан Чаныш балыкның зурлыгына хәйран калып торды. Тирләп чыкты Кадрәккә дәшәргә ашыкмады әле. Аның улы Кадрәк күптән пенсиядә инде. Алтмыш сигез яшендә генә булса да. тәне сырхаудан арынмый. Тик ул Чанышка кулыннан килгәнчә булышкалый әле Чанышка калса, ул яшьтә кеше картлыкның бусагасында гына. Ни хәл итмәк кирәк. Кадрәкнең бер дә бирешергә исәбе юк. Һәр эштә аңа беренче таяныч, беренче киңәшче, фикердәш Калган өч улын Чаныш соңгы сугышта югалтты Икесенең вафат булган, берсенең хәбәрсез югалганы хакында кара кәгазь алдылар Кадрәкне ул бу гаҗәп зур балык белән искәрмәстән куркытмас өчен чакырмый торды. Гомерендә моның ише могҗизаларны байтак күргән Чаныш үзе дә балыкның зурлыгына хәйран калды. Аеруча ул аның тәңкәләре арасыннан төртеп чыккан яисә асылынып торган, күгәрек белән капланган тимерчыбык шикелле. пычрак куныклы чал төкләренә шаккатты. Балык аңа яшьтәш ахрысы. Ихтимал, картрактыр да. Бу колак ишетмәгән, күз күрмәгән төкләренә караганда, бәлки аңа йөз яшь үктер инде Тәгаен. аның сакалы да бардыр әле. дип фараз кылды Чаныш. Кешеләрнең бөтен тереклеккә салган җәбереннән, һәр адымда сагалаган куркынычлардан. бәлаләрдән исән-имин чыккан бу балыкның акылы ниндидер. ә? Үзе йөзеп килгән һәм үз-үзенә подвалда кабер эзләп тапкан икән, ул яшәүдән туйган булса кирәк инде. Үз-үзенә кабер эзләп табарлык хәлгә җиткәч, ялгызлыкның, гаҗизлекнең чигенә килеп терәлгәндер. Киереп тартылган, аннары кинәт атып җибәрелгән ук шикелле зыңлаган бу уй һәм бу күренеш Чанышны әллә нишләтеп куйды Хәтта үзенең үлеменнән соң да үз-үзенә кабер казырлык ялгызлыкка дучар булган кешене күрдемени! Бу хакта уйлау гына да әллә нишләтерлек шул. Әнә шундый ялгызлыкта калдырудан курыкканга күрә үзе дә Кадрәкне бөтен белгән ысуллары белән саклап килде түгелме соң9 Чаныш үзе дә ялгыз калуны һич тә 30 теләми. Аны - Чанышны - кимендә бер генә улы булса да җайлы һәм коры ләхеткә салып күмәргә тиештер бит инде’ Шул ук вакытта ул моңа җаны-тәне белән каршы да Ул үзе үк Кадрәкнең соңгы туганы диярлек ләбаса Кадрәкнең бердәнбер улы Рево, хәрби очучы авиация һәлакәтендә харап булды Аны шунда вафат булганнар белән уртак кабергә җирләделәр. Күмәргә Кадрәкне донья читенә Сахалинга чакыртып алганнар иде Зурлап каршылаганнар. олылап озатканнар. Кадрәк килене Мөрсәлимәне. оныклары Солтан белән Сөембикәне дә үзе белән алып кайтты Алары яхшы гына фатирлары белән Казанда торалар Чанышның хәтта үз-үзеннән яшереп йөртәсе килгән теләге бар аның улын югалткан Кадрәкне үзе җирлисе, каберенә бер уч туфракны үзе саласы килә Ә инде соңынтын. үзе дөнья куяр алдыннан, иң соңгы уч туфракны учына үзе кысып калса, бик таман. сыман, кулын колагына куя да теге нәрсәне сала, кайтарып сорый. Миңгерәүләнгән ише. билләһи. Әллә ниткән чит. моңсыз җырлар шунда. Дөрес, үзләре дәртле, дәрманлы, бирелеп китсәң, биетерлек көйләр. Тик инде, җәмәгать, ул көйләргә көрәк белән җир казырлык, балта тотып утын ярырлык, себерке белән ишегалды себерерлек, чалгы айкап, печән чабарлык түгел. Берзаманны Солтан шул җырларны умарталыкка алып килгән магнитофоныннан кычкыртты. Бал кортлары тузгып та кү'рсәтте соң. әй! Солтанга ябырылдылар Кая качар тишек тапмады, бичара. Суга чумып кына котылды. Солтан гынамы соң— кич җитте исә. клуб ягында гел шул музыканы акырталар. Әйе. ул җырлар җир казытмас инде Дошманга каршы атакага күтәрүе дә шикле. Җырын алыштырган кеше иманын да үзгәртә ул. Чаныш алданрак дөньядан китәрме. Кадрәк аңарчы ук мәңгегә күзен йомармы. Солтанга саф мөселманча күмү йоласын ышанып тапшыру файдасыз Җирләүчеләргә ияреп йөрсә, хәтеренә салып куйса да бик әйбәт булыр әле , Әйе. соңгы мыскыл туфрак Кадрәк. йә Чаныш учында булыр Чит кеше өенә кергәндәге сыман. Чаныш резин итегенең олтанын үләнгә ышкып сөртте дә. балыкның кытыршы койрыгына тотынып, югары үрмәләде Бер тәңкәнең кипши башлаган үткер чите чалбар балагының, эчке ыштанының тез турысын ертты, аягы шуып китте. Ул тезенең әрнүен тойды һәм. балыкка менгәч, тез капкачы тиресенең суелганын күрде Ул урынга бөрчек-бөрчек кан тамчылары саркып чыккан иде. Чаныш аягына басты Балыкның тәне йомшак икән. Итек табаннары аңа батып тора, сазлык түмгәгендәге шикелле, ти1 Ат күзен ян-яктан томалар өчен йөгәнгә тегелгән каеш каплавыч Дөрес. Кадрәк Чаныш уйлаганча ук ялгыз түгел анысы. Аның, әнә. егет булып җиткән оныгы бар — Солтан. Чаныш оныгының улы Бу яктан хәл яхшы, нәсел чылбыры өзелмәгән, өмет бар. Әлбәттә. төрле хәвеф-хәтәр Чанышларның нәсел агачына шәфкатьсез зыяннар салды Шөкер, токымның тамыры корымаган Шулай да хәзер вакыт башка, кешеләр бүтән. Аерата — яшьләр. Дөнья, анысы, аларны да җаена салыр Сабакка утырырлар, игә килерләр. Кая китсеннәр Утырган арбалары алга тәгәрәр. Ахыр килеп. Чанышлар җырын җырларлар. Күпмедер баргач, үткән юлга әйләнеп карыйсың ич аны Болар да шулай карарлар әле — каерылып-каеры- лып карарлар Менә шунда тартып барган атлары нинди дә. утырган арбалары кемнеке икәнен күрерләр. Яшереп-нитеп торасы юк соңгы вакытта олы юл маякларыннан читләште алар. Солтанны гына ал Чаныш аның, әйтик, милләт җырларын көйләгәнен ишеткәне юк бугай. Җырлап азапланмый, тыңлый гына Йөгән күзелдерегенә1 тартым бер нәрсә кия дә кесәсендәге тартма сихеренә бирелә Тыңламаган да шикелле ул аны. хәерсез. Эндәшсәң, саңгырау кеше гезлек саклавы читен. Ул сак кына тирбәлеп алды, әйтерсең лә аяк астының ныклыгын чамалады Җавап итеп, балык койрыгын селкетте. Койрыгы белән бөгәлчәннәр куган атмыни! Бүрәнә буенча барган кебек. Чаныш балык сыртыннан алга атлады Гүя. ул. яшьлегендәге ише, атка аягүрә менеп баскан. Балыкның сырт канатына кадәр барып җитте Канат шиңгән әрекмән яфрагын хәтерләтеп янтайган иде. Юка булганга күрә, читтән йомшактыр кебек тоелса да. бактың исә. юкә кабыгыдай каты икән. Кытыршы зәңгәрсу элпә белән капланган канат сөягенә уң кулы белән тотынып, ул ишек өслеге астыннан подвал эченә карады. Анда эңгер-меңгер Салкынча һава бәреп тора. Юеш таш һәм черек исе аңкый. Ул ят тавыш ишетеп сагайды, балык, тозакка эләккән җанвардай, тын гына сулкылдый сыман иде Күзе караңгылыкка ияләшкәч. Чаныш балык саңакларының киң капкачларын шәйләде. Тимерчелек күрегенә охшап, алар бер көйгә ачылып-ябылалар. суны эчкә суырып алалар да кысып чыгаралар, дулкын итеп тараталар. Балык, аны күрергә теләгәндәй, башын судан чыгарып алды. Шунда Чаныш аның сул күзен күрде. Шул рәвешчә, кайчакны атлар яшенгә караучан. Балык көтмәгәндә очраткан дустына карагандай тоелды Карт үзенең балык белән бер үк ешлыкта сулаганын искәрде. Алай гына да түгел, алар икесе дә охшаш уй уйлыйлардыр, бер-берсен инде сүзсез дә аңлаганга гына сөйләшмиләрдер кебек. Бар нәрсә инде сөйләшенеп кенә бетмәгән, ә яшәлеп үк беткән диярсең. Бу тойгы Чанышның кәефен һич тә бозмады, авырыксындырмады. үз-үзен кызганырга сәбәп бирмәде. Ә киресенчә, шундый яхшы, шундый иркен булып китте ки. әйтерсең лә алар — балык белән Чаныш — бер-берсенең тормышы хакына үзләренең җаннарын фида кылганнар һәм соңгы мәлдә берсе икенчесенең тәгаен исән калганнарын уйлап өлгергәннәр кебек. Кеше дөньяга килгәннән соң һәм үлгәнгә кадәр эшли алган иң яхшы гамәл шундый — бер-берең өчен җан ату була инде. Шуннан да зуррагы юк. Кешегә башкалар гомере хакына, хәтта ул башкалар үзләре теләмәгән очракта, да көрәшергә кирәк. Моны Чаныш бик яхшы белә иде Саграк атларга, балык тәнен авырттырмаска тырышып. Чаныш кире китте Балыктан, әле тәпи йөри алмаган бала сыман, арты белән шуып төште Карашы белән Кадрәкне эзләде. Ул исә аланда күренмәде. Тынлыкта елга дулкыннары кагуы, атның умарталар арасында керт-керт яшь үлән утлавы ишетелә иде Чаныш елга суы белән баз арасына күз ташлады. Балык бирегә төнлә кереп калган, ахрысы. Шул арада су ярты метр чамасы кимеп өлгергән. Тәгаен. ташудан шикләнә калганнардыр, һәм. сусаклагычның шлюзын ачып, суын киметкәннәрдер. Өч көн тоташлый яуган яңгыр инеш суын да. елга суын да шактый арттырган иде шул. Аннары, суында шундый зур балык йөзгән елга ничек артмасын да. ничек җәелмәсен инде ул. дип уйлады Чаныш. Кадрәкне ул чокырдан эзләп тапты. Шешәдәге сөтне, әчемәсен дип. чокырдагы чишмәгә куяр өчен төшкән Андагы чишмә катлам-катлам ташлар арасыннан бик көчле бәреп чыга, ике күзле. Күзләре шундый тирән, бервакыт кызык өчен Чаныш анда тал чыбыгы тыгып караган иде. бөтенләй кереп бетте Чишмә күзеннән дә тирәнрәге Чанышның күптән вафат булган Асылъяры күзләре генә булгандыр кебек. Асылъярның зәңгәр күзләрр, чыннан да. шундый тирән иде. Чаныш шушыңа кадәр, хәтта иксез-чиксез хәтерендә һәм сагышында да аларның төбенәчә төшеп җиткәне юк әле. Көчәнә-көчәнә һәм тешләрен кыса-кыса. тезенә таяна-таяна чокырның ташлы ярына уелган баскычтан сулы чиләк күтәреп менгән Кадрәккә ул әкрен генә: — Әйдәле.— дип эндәште. — Нәрсә бар7— дип сорады Кадрәк. — Могҗиза — һе. могҗиза! Тапкан куандырыр нәрсә. — Җәһәтрәк атла инде. Бигрәк сөйрәләсең. — Кая ашыгасың? * — Ашыга дип. Качмый анысы. = — Җук. Син гел ашыгасың. Чәчәкләрне дә ничек иснәгәнеңне > күрми дип беләсеңме әллә? s — Иснәсәм суң. Шуннан ни булган? = — Иснә, миңа жәл түгел. | — Ә ник сукранасың7 3 — Сукранмыйм. Тик алай иснәмә. — Алай дигәнең ничек була инде ул? ♦ — Шулай инде соңгы тапкыр иснәгән шикелле. Ашыгуың шун- ~ нан күренә. е Улының тел төбен аңласа да. Чаныш: 3 — Кая ашыгам?— дип сорады. - Кадрәк аяк астына карап: i — Шунда инде. Ашыкма әле. әти.— диде. һаман шул — ялгызы калудан курка».— дип уйлады Чаныш. — Яхшы. улым.— диде ул нык итеп.— Чәчәкләрне бүтән соң мәртәбә иснәгән шикелле иснәмәм. — Шулай булгач, мине әллә ниткән могҗизалар белән котыртма. Без аларны күп күргән инде. Шаккатыра алмассың. — Күреп бетермәгәнбез икән шул әле. Чаныш улының үзенә төбәп караганын сизде. — Өйгә керик, әти Ятып тор. Самавыр куеп җибәрермен Чәй эчәрбез. — Аннарырак эчәрбез. Башта могҗизаны күрсәтим әле. Әйдәле. әйдә. Агачлыктан чыккач, ул түбәнгә, су читенә ишарәләде — Күрәсеңме? — дип сорады. Кадрәк, кулын каш өстенә куеп, аска — су яктылыгына карады. — Ни бар суң анда, әти? — диде ул сузып кына. Чаныш чиләкне үзенә алып, өйалды баскычына куйды да подвалга таба төшеп китте. Артка әйләнеп карамаса да. улының үз артыннан ияргәнен сизде. — Менә.— диде ул Кадрәкне алга уздырып.— Балык булыр бу. — Әстәгъфирулла! Балык түгел бу! Бу — чыннан да могҗиза лабаса. Чанышның бая ләмдә калган эзләренә баса-баса. Кадрәк балыкның койрыгы янына үтте. Аны сөякчел бармак очлары белән генә капшагач. Чаныш кузгаткан тәңкәне җайлап куйды. — Әйе. балык икән шул.— диде ул тын гына.— Күпме су. ә барыбер үзенә урын тапмаган. — Әйе.— дип килеште Чаныш.— Зур юл. шулай, тар сукмак белән очлана инде. Зур өйдә озак торганнан соң җан бәләкәй бүлмәне тансык итә Ахыр килеп, озак бара торгач, аяк табаннары җир салкынын сагына. Әх-әх-әй!. Кеше генәме соң. олы юллар да тузанга әйләнә Бер нишләр хәлең юк. — Шулай уйлаган идем аны. — Ничек7 — Бу балык бит карт, ахрысы. Ул безнең янга килгән. Яхшыга түгел бу Ихтимал, ул синең чәчәкләрне җиргә иелеп иснәгәнеңне күргәндер Балык үзенең могҗиза икәнен белгән Шуңа үзен күрсә2 2 «К У . № II 33 тергә килгән дә. Ул безнең соңгы могҗизабыз булмагае. Белдеңме' — Булса суң! Алайса яхшылап карап калыйк Каяле. Кадрәк. син аңа атлан әле. Кадрәк. — Нигә’ — дип сорады.— Ат түгел ич ул! — Ат булмаганга күрә атлан да Мин сине гомергә бер мәртәбә балыкка атландырып йөртергә тиештер бит инде9 Чаныш сирәк чал сакаллы, ябык, җиңел гәүдәле, кыюсыз гына карышкан улын култык астыннан тотып күтәрде дә балык сыртына атландырды Кадрәкнең күнитекле аякларын салындырып, учлары белән балыкка тотынып утырудан гайре чарасы калмады. Чыннан да. хәзер җилгә каршы җилдереп китәргә әзерләнгән сыман, ул соры киез эшләпәсен маңгаена батырып киде һәм менә ул Чанышның күз алдында үзенең алтмыш еллык гомерен чигереп, артка ташлап калдырды да. сигез яшьлек малай булып, үзенең шул ук алтмыш еллык гомеренә каршы җилдереп китте кебек. Алтмыш ел әүвәлгечә көчле, шук җанлы, ләкин карап торышка кырыс күренгән, егылган шәттә Кадрәк- не тотып калырга, күтәреп аягына бастырырга, көлә-көлә. юата-юата. атта нык утырырга өйрәтә-өйрәтә. бәрелгән җирен угаларга әзер ир сурәтендә Чаныш улының артында басып торды Кадрәк. бик күп еллар элек булганча ук: — Бәреп төшермәс микән суң7 — дип сорады — Нык тотынсаң, төшерә алмас.— двп җавап бирде аңа атасы. Кадрәк үз-үзен читтән күргән кебек булды, оялды Хәл көнләшерлек түгел, дип уйлады ул. Бер караганда ахмаклык инде: ул. ак сакаллы карт башы белән, балыкка атланган! Ике тере кәҗә мөгезенә куеп. пычкы белән бүрәнә киссәң дә. мондый ук ахмаклык булып тоелмастыр Андый хәлгә калмас анысы, ә менә тере балыкка атланып утыра лабаса әле! Дөрес, әллә ниткән биеклеккә ашкан да шикелле Юк шул инде, юк Тормыш дулкыннары ярга кагып чыгарган йомычка шикеллерәк. Әйе. Кадрәк үз-үзеннән оялды. Ләкин атасының аның балыкка атланганын бик күрәсе килгән икән, моны ничек кире какмак кирәк7 Әзрәк шулай утырды да: — Җитәр инде Яхшы җилдердем бугай.— диде. — Утыр әле. улым. утыр. Ашыкма Җиргә төшәргә өлгерерсең.— дип үтенде Чаныш. Аның тегендә, үткәннәрдә, хәзер шундый якын, фәкать күз яшьләре генә томанлатып күрсәткән үткәнендә озаграк тукталып торасы килә иде. Ул үзенең: — Ашыкма әле.— дигән үтенечен тагын кабатлады — Иярсез җайсызрак шул.— дигән булды Кадрәк.— Катырак. — Мендәр кирәкмиме суң7 — Мендәргә күнегәсе түгел анысы. Тик минем мендәрләргә ис китмәгәнне беләсең ич инде. Миңа күбрәк нарларда аунарга туры килде. Беләсең ич инде, әти — Беләм. улым, беләм Яхшы беләм Андый нәрсәне ничек оныт- мак кирәк7 VI Белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкнең күргәннәре адәм балалары башына төшә язмасын инде Ул сәламәтлеген сугыш алдындагы мәхшәрдә, сугышның үз кырларында байтак какшатса да. госпитальләрдә аунап ятмады. Кадрәкнең нарларда аунарга туры килде дигәне бүтән аның Ул саулыгын Кола дигән ярымутрауда урманнар кисеп какшатты Себер карлары астындагы шахталарда күмер чабып югалтты Югыйсә, сугыш булып сугыштан тәненә 34 ядрә тию түгел, шырпы да кертмәгән килеш кайтты. Аның улы Кадрәк җәфаны алданрак күрде Госпитальнең йомшак мендәрләре, чиста җәймәләре бәхетлерәкләргә эләккәндер ул. Аның улы Кадрәк өлешенә төрмә сәндерәләре, лагерь нарлары, ачлык тиде Кеше өчен нахакка рәнҗетелүдән дә катырак җәзалар да бардыр-барын. Нәсел-ыру намусы бар бит әле Әнә шул нахак гаепнең бөтен нәсел-нәсәпкә ягылуын күтәрү сират күперенең кыл уртасында чайкалып торудан да яманрак булды Алай да нахак гаеп — таш түгел Аны муенга асып, суга сикерәсеңмени ’ Үлүе җиңел ул. яшәве авыр. Исән чагында өнәмәгәннең, үлгәч. сөякләрен яратырлар. Менә ничек бит ул. агайне! Әйе. белә Чаныш, ник белмәсен. Аның улы Кадрәкне сугыш чыгарга дүрт ел ярым калганда алып киттеләр Ник икәнлегенә хәзер, гомер узып барганда, хәтсез вакыт юшкыны кунган инде Хәер, истә Ничек алып киткәннәре аерата Ут сүндереп йокларга яткач, ишекне төеп уяттылар, килеп керделәр. Авыл советы рәисе Зәйнәпбикә. ике милиционер, тагын каратут йөзле, әйбәт киенгән бер кеше Җыенысы дүртәү болар Шушыңынчы МТСта плугарь, аннары комбайнчы булып эшләгән, ә язын. Кызыл байрак ордены алгач, авыл советы рәисе итеп сайланган Зәйнәпбикәнең бу вазифасына яңа гына керешкән вакыты Сары каш-керфекле. бөдрә җирән чәчле, эре сипкел баскан йөзле булса да. сөйкемле, күңелгә хуш килердәй зифа буйлы хатын. Кияүгә чыкмыйча. ир бала тапты. Авыл халкы арасында, орденын шул малай өчен алды, дигән сүз йөрде-йөрүен. Анысы караңгы инде Тырнак астыннан кер эзләргә маһирлар кызыксынсын. Милиционерларның берсе — ач яңаклысы. куе кара кашлы, югары бөтерелгән очлы мыеклысы — каккан казык булып, ишек катына басты Бүтәне — кызыл түгәрәк битле, почык борынлысы —өстәл башына утырды да алдына кара савыты чыгарып куйды, дәфтәр ачып салды. каләм алды, эш башланганны көтеп, иягендәге бетчәләрне капшап суткалады. Ул чагында Кадрәк өйләнгән, ләкин әлегә башка чыкмаган иде. Ә көзен өмә белән мүкләп өясе шәп юкә бурасы хәстәрләнгән, капка төбендә. Чанышның бер улы. Кадрәктән яшь ярымга гына өлкәне Тәлгать, район үзәгендә балыкчылар артелендә эшли Өченчесе — Сибгат — Казанда танк училищесында укый. Ә төпчекләре Сәйдәш кызлар исен тоя башлады ахрысы инде, кичке уеннан кайтмаган иде әле. Ике гаиләгә дүрт почмаклы өй кысанлыкка кысан иде анысы Бигрәк тә язгы * айлы төннәрдә кыенга килде. Чанышның үзенең дә хәтәр генә гайрәтле чагы. Эшкә яраксыз тәртә ише. куйган җирдә сөялеп торуга гына риза түгел. Асылъяры да үзенә иш терекөмеш сымак, учта тәгәрәтерлек әле Шула-ай Зарланмый-нитми. тиешле итәгать саклап дигәндәй, әйбәт тордылар Аның каравы мунча шәп иде. мунча. Кышкы озын кичләр, язгы ташулар, бигрәк тә шомырт чәчәк аткан вакытларда шул мунчаны бик еш яккаладылар Хәзер дә өй борынча мунча бар анысы Мәгәр хәзер инде фәкать юынырга, кунак-төшем кадерен күрергә, тагын кияү белән кәләш, кода белән кодагыйлар хөрмәтенәрәк ягыла Теге чакларда мунчаның хикмәте бүтәндәрәк иде шул Өйләнгәненә ел ярым дигәндә Кадрәкнең хатыны Рәхиләнең икенче балага йөкле икәнен яшеребрәк йөргәнен Чаныш сизенә иде инде. Тик ул балага яшәү генә насыйп булмады. Имчәк баласы вакытында ук дөнья куйды, бичара Монысы соңыннанрак булган хәл. Менә шул ут сүндереп, йокларга яткач, тегеләр — чакырылмаган кунаклар килеп керде Тышта пычрак, яңгыр, күнитекләрен ыш- кып-нитеп тормадылар, эчкә, түргә уздылар Ут эләргә өлгергәннәр иде инде. Бөтенесе уянышты. Сәерсенделәр, шикләнделәр Хатыннар әдәп саклап, башта чаршау артына кереп киттеләр Каенанасы белән чышын-пышын килеп. Рәхилә самавыр капкачын шылтыратмы Аның бу якка чыгып, мич калагына үрелүен теге каратут йөзле кеше мыек очын ирен почмагы белән чәйнәп карап торды да почмактагы китап шкафы каршына барып басты, урысчалатып, үзе өчен генә әйткәндәй «Ну-ка. поглядим — диде Китапларның иң калынын — күн кы- рыйлысын кулына алды: Что за книга9 » — дип сорады Үзе үк вата- җимерә укып та бирде «Әл-мәсхәфү эш-шәрифу»3 Каратут йөзлене күреп белмәсә дә. кем икәнен Чаныш чамалады — Абалак фамилияле кеше Тирә-күрше авылларда аның Шапалак дигән кушаматы таралган иде инде Чебен үтергеч була инде. Өстәвенә. бу сүзнең яңакка сугу дигән мәгънәсе дә бар Ай-яй да соң бу ирләр уйлап чыгарырга һәм чәпәргә кирәк бит. йә! Кешесенә, шөгыленә шул хәтле дә туры килер икән Шәп тә соң. ә — Шапалак! Әйе. кешеләр язмышы өстендә чебен үтерә торган шапалак шикелле селтәнде ул. Шап! — бер авылдан мәктәп директорын. Шап! — күрше авылдан агрономны Шап! — чираттагы авылдан комсомоллар башлыгын Кемне генә алмады. Тик кешеләр чебен түгел иде бит, чебен түгел иде Кешеләр — кемнеңдер атасы, ире. анасы, хатыны, баласы. туганы иде! Шапалак ияген күтәрде дә эчке күлмәкчән һәм яланаяк басып торган Кадрәккә төбәлде Чанышның өненә үтә хәтәр мәлләрдә генә кузгалучан курку йөгерде Ул полк комиссары сыйфатында йөргән чагында полкларын батька Махно армиясе тар-тар иткән, шуның өчен партиядән чыгарылган, ревтрибунал хөкеменнән могҗиза белән генә исән калган, үз-үзенә кул салудан көчкә генә тыелып, шуннан соң гади кызылармияче булып, байтак сугышлар кичкәч, туган авылына кайтып төпләнгән һәм колхозда тегермәнче хезмәтендәге кеше иде Ыгы- зыгыланмады, кабаланмады, юк-барга кысылмады Калган гомеренә башыннан кичкәннәре бик җиткән дигән карарга килде Шуңа күрә башта тегеләрне үзен алмага килмәделәрме икән дип уйлаган иде. Кем белә, кайдадыр, кемнәрдер үткәннәрне актарып чыгаргандыр да. моңа да вакыт дигәндер Теге чакны Чаныш ревтрибуналга да әйтте, хәзер дә кабатларга әзер: полк тар-мар ителмәде Аның өчтән икесе крестьяннар иде — менә шулар Махно ягына күчте, һәм моның өчен полк комиссары Чаныш Украинадагы Совет власте органнарын гаепләде. Уен эшмени көрәшнең иң кызган мәлендә сугышчылар арасында Украина Җир Халык Комиссариаты әүвәлге алпавыт җирләренең өчтән ике өлешен совхозларга бүлеп бирә икән, дигән сүз таралды Нинди «Коммуния» ди әле ул91 Ә Совет властеның «Җир турындагы декреты» нишли9 Буш куык булып каламы9 Крестьяннарны алдаумы9 Ниемә дип революция ясадык соң әле җир даулап түгелмени9 Бирделәр дә шундук тартып та алалармы9 Тапканнар шыр тиле мужик! Мә, җанны ал, ә җиребезгә тимә! Бирмисез икән — «Долой Народный Коммиссариат Земли Украины' Киттек, туганнар, батька Махнога». Менә хикмәт кайда иде Полкның революцион аң ягыннан таркалуына комиссар Чаныш Наймушинның юл куюында түгел Киштәдә ничектер Чаныш кулына килеп эләккән бер китап та бар: «Махно» дип атала. Артык та түгел, ким дә түгел. Менә хәзер Шапалак шуны актарып чыгарыр да — шап' — бетте-китте Әмма Шапалакны китапларның калыннары кызыксындырды Китаплар микән әле? Әйе, юк икән, аңа Кадрәк җаны кирәк икән Шапалак. Коран, значит»,— диде дә һәр буынын диярлек төк баскан озын бармаклары белән китап битләрен җилфердәтеп актарды, әйтерсең лә аннан нидер эзли иде А ты комсомолец, если я не ошибаюсь9 -—диде ул бу юлы Кадрәккә карамыйча гына. «Камса- 3 Изге кәгазьләр- Коръән (гарәпчә) мул», дип җавап бирде Кадрәк Шапалак, үз-үзенә әйткәндәй Едва ли. — диде. Тогда как понимать в твоем доме наличие Корана9 А 9 Кадрәк эндәшмәде, җавап эзләгәндер инде Я спрашиваю как понимать Коран ’ Күрәсең, каратут йөзленең Шапалак икәнен Кадрәк тә искәреп өлгергән иде инде Ул татарча Коръәнне язылганча аңларга кирәктер Кабул итүе кешенең иманына карап инде .— диде. * Шапалакның татарча яхшы аңлаганы, ипи-тозлык сөйләшә алганы = мәгълүм иде Что такое иман9 —дип сорады ул Зәйнәпбикәдән > Зәйнәпбикә аңлатып бирергә авырыксынды. Ул телен әйләндерә баш- Z лаганчы Чаныш Рух .— диде Шапалак, бусын тагын да аңлавы = авыр икәнен белгертеп. Зәйнәпбикәгә янтайткан муенын сузарак төште Зәйнәпбикәнең җавабында нәкъ шул иман булмаслыгын белгәч 2 Чаныш тагын үзе телгә килде Рух — это человек Но Коран — не ь иман. а каждый человек не комсомолец? — диде Шапалак игътибарын ♦ Кадрәккә юнәлтеп Ул Коръәнне милиционерларның нидер язып бар- ; ганы алдына куйды да тагын шүрлеккә үрелде, бу юлы китапларның - куе көрән төстәге лидерин тышлысын алып, тышлыгына күз салды: - Изрядно потрепана. Читаете, стало быть? — диде Читаем ,— диде - Чаныш нигәдер ашыкканын һәм ни өчендер русча җавап кайтарганын аңышмастан. Шунда Шапалакның йөзе кара коелып килде Литера- i тура-то запрещенная9 — дип. ул китапны Зәйнәпбикәгә якынайтты — Книга Галимджана Ибрагимова. Как Ленин терпел его возле себя — уму непостижимо' Догадался бы. что окажется врагом народа —Ул. хәзерге хәлләрне күз алдына китергән булса. Ленинның нишләү ихтималын әйтеп бетермәде — Теперь не допросишь...— диде ул һәм күзен кысып. Зәйнәпбикәгә кырын карады Авыл советы председателе кулын киң аерылган тезләренә куеп, ак керфекле күзен челт тә пелт йомгалый иде, йөзе бурлаттай кызарган, сипкелләренә хәтле юкка чыккан — Вы же отчитывались о том. что полностью ликвидировали в вашей деревне произведения этого врага народа'» Зәйнәпбикә орденын таккан бүз пинжәктән иде. шуның җиңе белән маңгай тирен сөртте Гөнаһ шомлыгына каршы, күреп җиткермәгәнбез шул. пәрәми.— диде ул елак тавыш белән Иренен бүлтәйтеп, әле Чанышка, әле Кадрәккә карап, әле чәчәкле чаршау артыннан ишетелгән чыш-пышка колак салып — Бу күптән бәдрәфкә чыгарып куясы китапны үз башыгызга дип тоттыгызмыни соң инде, амавыз- лар9 » — дип сорады. Кызганды Чаныш Зәйнәпбикәне. ярдәмгә килеп Мы этой книгой намеревались яйца заворачивать.— диде, инде бала итәкле күлмәген киеп почмакка барып баскан һәм өйгә килгән хәвефне сизүен, тик ничек тә ярдәм итә алмаганын, шулай да үзенең кыяфәте белән тегеләрне кызгандырырга тырышканын белдереп, чакырылмаган кунакларны күзәткән Рәхиләгә ишарәләп — Вот она яйца заворачивает, когда на продажу несет в Казань Ул арада Асылъяр, капкачындагы көлләрен пуф-пуф итеп өрә- өрә. өстәлгә шаулап торган җиз самавыр чыгарып утыртты. Чакырылмаган кунаклар санынча чынаяк-тәлинкәләр тезде, әле утырырга өлгермәгән юкә балы белән касә, телемләп киселгән ипиле тәлинкә куйды Ул ап-ак йон оекбаштан, төнге күлмәген алыштырган инде, башында юка батист яулык Почмактагы агач кисмәктән җиз чүмечтә салкын су алып килде. Ул аяк атлаулары, идәндәге суккан чуар паластан тын гына, тик ышанычлы йөрешләре килешле иде Лампалары җиделе генә, ә кайнар самавырның бите белән морҗасы арасында җайлы гына кырын яткан бер дистә йомырканың, чүмечтәге суда коенып чыккач, өстәлдә тәгәрәшеп ятулары ачык күренә. Әйтерсең лә өйдәгеләр җыенысы хәерле сәфәрдән бик отышлы йомыш үтәп кайтканнар. хәзер Асылъяр шуларны сыйларга әзерләнә Ешьте, дорогие гости Видать, приутомились с дороги .— диде ул. Шапалак аның чиста сөйләшүенә гаҗәпсенеп, кашларын күтәрде Не удивляйтесь,— диде Асылъяр,— я — баба русская». Бу сый-хөрмәтнең үзләренә икәнен аңлагач Шапалак кырыс кына «Спасибо. Но уберите это!»—диде. Асылъяр ничарадан бичара калып, тын гына, ләкин инде ачык йөзендәге борчылуны, бармаклары калтыравын, кулы тотмавын яшерә алмыйча. шул ук вакытта үзенең буйсынмас калганын да белгертеп, өс- , тәлне җыештырырга мәҗбүр булды. «Пиши,— диде Шапалак аның сүзен җәпләп язарга әзер торган милиционерга.— распространение запрещенной литературы идет путем заворачивания отдельными листками куриных яиц. якобы для продажи на — Ул бүленеп, инде папирос кыстырылган ике бармагы белән Кадрәккә төртеп — На каком базаре?»— дип сорады «Гадәттә. Суконныйга төшәбез».— диде Кадрәк Шапалак на Суконном базаре города Казани.— дип милиционерга әйтеп яздыруын дәвам итте.— где. по всей видимости, действуют против власти лица.— Папиросын кабызып суыргач, китапны ачып карады.— Шрифт латинский, готического образца. Готического — подчеркните Нет ли в том скрытный умысел. Возникает вопрос: не в угоду ли немцам9 — Бусы арттырып җибәрү түгелме дигән сыман, каләме төртелеп калган милиционерга: —Пишите, пишите! — дип боергач, ул бу китапны да Коръән янына куйды, янә шкаф ягына борылды— Ленин.— дип укыды ул күзе төшкән кызыл тышлы китап сыртыннан.— Это хорошо — Однако, где ж товарищ Сталин9 Ясное дело: нет. Почему?» Кадрәк эндәшмәде, ә Чаныш: «Што ясно?» — дип сорады. «Ясно, как день» « Тышта — төн»,— диде Кадрәк. «Ночь в вашем сознании, комсомолец Наймушин. На улице заря наступает. Идти же навстречу заре вам рано, если не сказать вообще нельзя. Так. собирайтесь» Рәхилә, җил ургымы китереп бәргән каен кебек, калтыранып куйды. бар күкрәге белән югарыга талпынды, бер адым алга атлады да шул килеш катып, куырылып калды, бите агарып килде. Кадрәк аңа сабыр, әмма тынгысыз караш ташлады, тирән итеп сулыш алды да шундук йомшарды, кулы көчсез асылынып төште Чаныш зәңгәр һәм тирән төннәрдә ялгызы калачак киленен күз алдына китерде; ә Асылъяр аркасы белән салкын мичкә терәлде дә. үз каршында ачылып киткән төпсез бушлыкта кинәт яклаучысыз калган Кадрәкне мәңгегә югалыр алдыннан соңгы тапкыр күреп калырга теләгән шикелле, күз керфекләренең һәр бөртеген талдырып, әллә кая — мондагыдан чынрак тоелган ераклыкка төбәлде. Зәйнәпбикә, кулын тезләреннән алмыйча, юеш күлмәк итәге ябышкан ботларын кушырды пычрак галуш кигән аягын утырган урындыгы астына яшерде. Шуннан соң Кадрәк, кабаланмаска, каушамаска тырышып, аягына күнитек, костюм өстеннән арттан башлыгы асылынып торган брезент кожанын киде. Рәхилә яшь ярымлык Ревоны күтәреп чыкты Кадрәк. улын үчтекиләп сөйгәч, барысына да: Хушлашмыйк. Көтегез».— диде. Шапалак чыгышлый Чанышка әйләнеп карады Вас. как отца народа врага, тоже вызовем Ждите!» Сул күзе кысык, кара сөлек диярсең уңы шар ачык — бер көпшәле мылтык тишегемени. Алай итеп. Чанышка берәү генә карады теге чакны, таш карьерында.. Тик Шапалакның карашы хәтәррәк кебек иде: теге чакны Чанышка винтовка гына төбәделәр, тәненә пуля гына аттылар, ә Шапалак кешеләрне яратмый торган карашы белән җанга кадалды

Ахыры бар

Реклама