Мәдәни тормыш көндәлеге

ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА 21 сентябрьдә Татарстан Язучылар сою лының ачык партия җыелышы булып узды. Быел татар һәм рус телләрендә чыга баш даган яшьләр журналы «Идел» турында сейләшүгә багышланган бу җыелышта тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин һәм язучы Сол тан Шәмси доклад белән чыктылар. Алар, яңа журнал алдында торган олы мәсьәлә ләр. максатларга тукталып, үзләренең җит ди фикерләрен әйттеләр. Фикер алышуда әдипләр С. Ваттал, Г. Бәширов. М. Садри, Татарстан Язучылар союзы идарәсе предсе дателе Р. Мөхәммәдиев, «Идел» журналы ныңбаш редакторы Римзил Вәлиев, Г. Аху нов, Р. Фәйзуллин. Г. Рәхим, Г. Зәйнашева. С. Маннапов, Н. Беляев, Ә. Гадел, Н. Акма лов һ. б. катнашты. ЧАЛЛЫ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА 28 сентябрьдә Чаллы язучылар оешмасының отчет-сайлау җыелышы булды. Аны кереш сүз белән Татарстан Язучылар сою зы идарәсе председателе Р. Мөхәммәдиев ачып җибәрде. Ул Кама төбәге әдипләрен республикабыздагы әдәбият-сәнгать яңалыклары белән таныштырды. Чаллы язучылар оешмасының җаваплы секретаре итеп сайлау өчен, Түбән Камада яшәүче шагыйрь һәм прозаик Рахмай Хис иәтуллин белән балалар язучысы Рәшит Бэшәр күрсәтелде. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә, Чаллы язучылар оешмасының яңа җитәкчесе итеп Р. Хисмәтуллин сайланды. Чаллы язучылар оешмасының отчетсайлау җыелышында Татарстан Министрлар Советының бүлек мөдире Т. Минһаҗев, партиянең шәһәр комитеты секретаре 3- Шәймөхәммәтова, халык депутатлары ның Чаллы шәһәр Советы культура бүлеге мөдире И. Тарханов катнашты. Анда шулай ук КПССның Чаллы шәһәр комитеты секретаре М. Гатнн катнашты һәм чыгыш ясады. ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР 27—29 сентябрьдә В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының икенче уку корпусында «Милли телләрнең һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше закончалыгы» циклы буенча конференция уздырылды. Аны кереш сүз белән КДУ прорек торы профессор М. Г. Госманов ачты. Казан галимнәреннән тыш анда Мәскәү. Ленинград, Саратов, Уфа шәһәрләреннән килгән кунаклар да катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында Азербәйҗан, Казах стан. Үзбәкстан, Украина союздаш республикаларыннан килгән иптәшләр дә бар иде. Конференциядә катнашучылар 5 секциягә бүленеп эшләделәр. Секцияләрдә үзара аралашу, телләрнең бер-берсенә тәэсире, СССР халыкларының төрле телләреннән тәрҗемә итү, милли әдәбиятларның үзара йогынтысы турында җитди сөйләшү барды. КИНЕМАТОГРАФИСТЛАР ҖЫЕЛЫШЫНДА Октябрь башында Татарстан Кинематографистлар союзының чираттагы җыелышына, кинохроника студиясендә эшләүчеләрдән тыш, Казан телевидениесе хезмәткәрләре. төрле иҗат союзлары, культура учреждениеләре вәкилләре дә чакырылган иде. Анда сүз Казанда нәфис фильмнар эш ләүче киностудия ачу кирәклеге турында барды. Җыелыш бу мәсьәлә буенча КПССның Татарстан өлкә комитетына, Татарстан Верховный Советы Президиумына һәм Министрлар Советына хат белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул итте. ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ БУЛАЧАК Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, Татарстан нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча дәүләт комитетының 1989— 2000 елларда күптомлы Татар Совет Энциклопедиясе (татар һәм рус телләрендә) әзерләү һәм бастырып чыгару турындагы тәкъдимнәре Татарстан Министрлар Советы утырышында хуплау тапты. Бу уңайдан Татар Совет энциклопедиясенең фәнни- оештыру советы расланды һәм аңа әлеге энциклопедияне төзү һәм бастыру белән бәйле бөтен фәнни-оештыру эше тапшырыл ды. Энциклопедияне төзүгә бәйле практик эшләр Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында тупланачак. Энциклопедияне төзүдә, килешү буенча, республикабызның фән учреждениеләре һәм вузлар галимнәре, журналистлар, язучылар, культура эшлеклеләре, укытучылар, крайны өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре һәм киң җәмәгатьчелек катнаша ала. Моннан тыш, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршын да Татар Совет Энциклопедиясе фәнни үзә генең махсус счеты ачылачак. Теләгән кешеләр. шул исәптән чит ил гражданнары да, предприятиеләр, оешмалар һәм учреж дениеләр бу счетка акча күчерә алачаклар. Ә Татарстан министрлыклары һәм ведом стволары, шулай ук производство берләшмәләре, предприятиеләр, учреждениеләр, иҗат союзлары, колхоз һәм совхозлар эн- циклопедиянең фәнни үзәгенә күренекле шәхесләр, хезмәт алдынгылары, производство объектлары һәм алар чыгара торган продукция турында мәгълүматлар туплау да ярдәм итәргә тиешләр. Татар Совет Энциклопедиясе томнарын бастыра башлау 1993 елга планлаштыры ла. ГАЛИМНӘРЕБЕЗ ТӨРКИЯДӘ Истанбулныц Мәрмәрә университеты каршындагы фәнни тикшеренүләр үзәге чакыруы буенча РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, фило софия фәннәре докторы профессор Я. Г. Абдуллин һәм СССР Язучылар союзы члены. Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Ә. Г. Кәримуллин Төркиядә булып кайттылар. Алар анда Торкиянең социаль һәм экономик тарихына багышланган V халыкара фәнни конгресс эшендә катнаштылар. Я. Абдуллин «Тәнзыймат һәм татар мәгърифәтчелек хәрәкәте: типологик аспект», Ә. Кәримуллин «О. С. Лебедева (Гөлнар ха ным) Төркиядә һәм аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге» дигән темаларга доклад ясады Галимнәр Истанбул университеты каршындагы Төркият институтында булдылар һәм Казан университеты профессоры Н. Ф. Катановның анда саклана торган фон ды белән таныштылар, Төркиядә яшәүче милләттәшләребез белән очраштылар һәм чит илләрдә көн күрүче татарлар турында мәгълүмат тупладылар. ЭНЦИКЛОПЕДИЯДӘ — ХАЛКЫБЫЗ ТУРЫНДА Мәскәүнең «Совет энциклопедиясе» нәшрияты күптән түгел «Дөнья халыклары» дигән тарихи этнографик белешмә чыгарды. Китапта татар халкы турындагы материалларга да киң урын бирелә. Мәгълүм булганча, татарлар Идел буенда гына түгел. ә илебезнең бик күп өлкәләрендә һәм чит илләрдә дә яши. Китапта татар халкы ның килеп чыгышы, аларның төп шөгыле, һөнәрләре, милли киемнәре, фольклоры һәм башка яклары яктыртыла. Төсле фоторәсемнәр. бай иллюстрация китапны тагын да кызыйлырак, күркәмрәк итә. ОЕШМА РАСЛАНДЫ Күптән түгел Пермь шәһәрендә Мулланур Вахитов исемендәге татар башкорт җәмәгать оешмасының беренче өлкә конференциясе булып узды. Анда шәһәрдән һәм татарлар яши торган районнардан 130 делегат катнашты. Оешма рәисе урынбасары докладыннан соң фикер алышуда дистәләрчә делегат чыгыш ясады. Программа, устав һәм резолюция кабул ителгәч. 23 кешедән торган совет сайланды. Оешманың председателе итеп педагогия институтының соңгы курсы студенты, мәга риф хезмәткәрләре съезды делегаты Рафа ил Хәплехәмитов, аның урынбасарлары итеп Мәсгут Иткинин һәм Исрафил Адутов сайланды. «КАЗАН УТЛАРЫ» КӨННӘРЕ 6 сентябрьдә Әлмәтнең яңа ачылган татар дәүләт драма театры бинасында «Ка зан утлары» көне үткәрелде. Әлмәт шагыйрьләре Гамил Афзал, Клара Булатова, Нур Әхмәдиев, Казак әдипләреннән Мөсә гыйт Хәбибуллин, Марсель Галиев һәм • Казан утлары»ның баш редактор урынба сары Рашат Низамиев журнал укучылары белән очраштылар, аларны татар әдәбияты һәм сәнгате яңалыклары, үз әсәрләре белән таныштырдылар. 7 сентябрьдә шундый ук очрашу Сарман район культура йортында да үткәрелде. ТУКАН БУЛГАН ҖИРЛӘРДӘ Хәзерге Ульяновск өлкәсенең Барыш районында татарлар шактый күп яши. Бу төбәк Ш Усманов, С. Гафуров, Б Белоусов, Ф. Бурнаш кебек шәхесләрнең исемнәре белән дә бәйле. Алар монда революцион эш белән шөгыльләнгәннәр, әдәби әсәрләрен язганнар. Революциягә кадәр биредә атак лы Акчуриннарның фабрикалары эшләгән. Бу якларда татар халкының бөек улы Г. Тукай кунакта булган. 7—10 сентябрьдә биредә шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин. Роберт Миңнуллин яшь шагыйрә Флера Низамова булып китте. Әдипләр байтак кына авылларда булып, чыгышлар ясадылар. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артистлары Венера Ганиевага һәм Айдар Фәйзрахмановка, ТАССР Верховный Советы Президиумының 1989 ел, 6 июль Указы белән, «Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге өчен СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре докторы профессор Фуат Әшрәф улы Ганиевкә, Та тарстан АССР Верховный Советы Прези диумының 1989 ел. 6 июнь Указы белән, • Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры концертмейстеры Людмила Әхмедовага, Та тарстан АССР Верховный Советы Президи умының 1989 ел, 9 июнь Указы нигезендә. • Татарстан АССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре очей. ТАССР Верховный Советы Президиу мының 1989 ел. 9 июнь Указы нигезендә, түбәндәге иптәшләргә «Татарстан АССР аын атказанган артисты» дигән мактаулы всем бирелде: Равил Идрисовка — М. Җәлил исемен даге Татар дәүләт опера һәм балет акаде кия театры артисты; Хәвәви Шәйдуллинга — Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җыр чысы. ковага «РСФСРның атказанган культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтлә ре өчен, «Казан утлары* журналыныц ред коллегия әгъзасы — Татарстан китап нәш рнятыныц баш редакторы Мөдәррис Вәли ев (Салих Маннапов), Татарстан АССР Вер ховный Советы Указы белән, «Татарстан ның атказанган культура хезмәткәре* ди гән мактаулы исемгә лаек булды. Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтлә ре һәм күп еллар буена нәтиҗәле эшләгәне ечеа. РСФСР Верховный Советы Президиу мыныд 1989 ел. 28 август Указы нигезен да, «Казан утлары» журналы редакциясе пек бүлек редакторы, язучы Кояш Тимби Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтлә ре өчен. «Казан утлары» журналы редак цнясенең тәнкыйть бүлеге редакторы Ман сур Вәлиевкә, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1989 ел, 6 июль Указы белән. «Татарстан АССРның ат казанган культура хезмәткәре* дигән мак таулы исем бирелде. УКУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА! Республикабыздагы зур бер төзелешнең барышын һәм аның проблемаларын тулы рак яктырту нияте белән, безнең журнал 1983 елда Татарстан атом электр станция сеи төзүче оешмалар белән иҗади хезмәттәшлек килешүе төзегән иде. Әлеге хезмәт тешлек «Әдәби пост — АЭС» рубрикасында даимн яктыртыла килде. Кама Аланында ел саен шигъри митинглар үткәрелде, әдипләрнең байтагы АЭСка иҗади командиров кага җибәрелде. Бу иҗади элемтә дистәләрчә язучыларга төзүчеләр тормышын якыннанрак аңларга, экономика һәм эколо гия мәсьәләләрен ныклабрак өйрәнергә яр дәм итте. Килешүгә кул куйганда редакция, төзе леш җитәкчеләре белән әңгәмәләшеп. АЭС ка бәйле күп кенә җитди мәсьәләләрне куз гаткан иде. Еллар үтә торгач, аларның кай берләре кискен проблемага әйләнде. Әйтик, атом электр станциясенең тирә юньдәге та бигатькә тәэсире мәсьәләсе бүгенге көнгә кадәр чишелмәгән килеш кала бирә. Проектта каралганча, Татарстан АЭСы инде 1989 елда илгә электр энергиясе бирә башларга тиеш иде. Ләкин ашыгып, кайнарланып башланган бу эш озын юлга кереп китте. Төзелешнең хәвефсезлеге киң катлам җәмәгатьчелек, шул исәптән әдипләребез һәм укучыларыбыз тарафыннан да шик астына куелды. Менә шуларны истә тоткан хәлдә, редакция Татарстан АЭСы белән ике арадагы хезмәттәшлек килешүе үзенең көчен югалтты дип саный һәм аны туктатуны кирәк таба. Республикабызның экологик хәле исә журнал битләрендә алга таба да яктыртылачак

Реклама