М. Сеспельнец тууына 90 ел

ЯҢА ЧОР ҖЫРЧЫСЫ Михаил Сеспель (1899—1922) чуваш поэзиясендә аерым урын тота. Аңардан соң килгән шагыйрьләргә аның йогынтысы искиткеч көчле булды. Сеспель — чуваш телендә умырзая дигән сүз. Җир үзенең уянуын һәм яңаруын дөньяга шул яз чәчәгенең керфек кагышы белән белгертә. Шагыйрьнең исеме җисеменә бик тә туры килә: чуваш халкының күп гасырлык йокыдан уянуы, аларның милли изелүдән котылуы турында беренче авазны салучы нәкъ менә Михаил Сеспель иде. М. Сеспель (Михаил Кузьмич Кузьмин) Чувашиянең Канаш районы Шөгер авылында (хәзер ул шагыйрь исемендә) ярлы крестьян гаи.ысеид.> i\u. Шчхи шн авылындагы ике класслы мәктәпне тәмамлагач, булачак шагыйрь 1917 елда Тәтешкә килә һәм укытучылар семинариясендә укый башлый. Сеспель биредә комсомол ячейкасын оештыруда башлап йөри. .< 1918 елда яшь шагыйрьне партия сафларына кабул итәләр. Бер елдан соң ул Мәскәү- дәге пропагандистлар курсына укырга килә һәм Ленинның чыгышын тыңлау бәхетенә ирешә Әдәби иҗатын шагыйрь иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән бергә бәйләп бара 1920 елның язында Казанда чуваш яшьләренең Беренче Бөтенроссия съезды уза Биредә аны комсомолның Казан губерна комитетындагы чуваш секциясе бюросы әгъзасы итеп тәкъдим игәләр. Чуваш автономияле өлкәсе төзелгәч, шагыйрь Чабаксарга күчә һәм өлкә башкарма комитетының юстиция бүлеге мөдире булып эшли башлый. Ләкин революциягә бөтен күңеле белән бирелгән Сеспельгә нахак гаеп ташлыйлар, ул кулга алына. Бала чактан ук сөяк туберкулезы белән изаланган шагыйрьнең авыруы көчәя. Озак вакыт госпитальдә ятканнан соң шагыйрь Кырымда дәвалана һәм Киевка килеп, Кызыл Армия сафларында хезмәт итә Бераздан Сеспельне Чернигов губерниясенең Остер өязенә эшкә җибәрәләр. Чабаксарның үзеннән йөз чөерүе, чит җирләрдәге кыенлыклар шагыйрьнең рухын сындыра. 1922 елның 15 июнендә ул үз-үзенә кул сала. Аның язган күп әсәрләре безнең көннәргә килеп җитмәгән, төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан. Әмма Михаил Сеспельнең революция идеалларына тугрылыклы ялкынлы шагыйрь булуы сакланып калган шигырьләрендә дә ачык күренә. Юрий СЕМЕНДЕР. Чувашстан комсомолының М. Сеспель исемендәге премиясе лауреаты. Михаил Сеспель Киләчәк Жил-давыл үтәр дә Илаһи табигать Сөенеп кушылыр тынычлык җырына, һәм гүя әкияти көмеш йорт шикелле Җемелдәр бу дөнья ал кояш нурында. Азатлык өчен дип җан биргән затларның Каннары сеңәр дә чәчәкләр таҗына. Коелган күз яше сарылыр гөлләргә Чык булып тибрәнер Кешелек язында. Югалыр ярлылык — шул каһәр төшкере! Өр-яңа тормышта урын юк аңарга. Тигезлек, туганлык, мәхәббәт хакына Без әзер һәрвакыт ут булып янарга. Чуваш улына Яңа көн Таңгы шәфәкъ дөрли төрәннәрдә. Тәртәләрдә — кояш. Бәхет җырын Көйләп алтын чәчле бу көн Эшкәртергә чыга чуваш кырын. Алсу төрән җиргә батып керә, Буразналар артта. Кешем, күр, син! — Чувашларның зары, кара көне Аста кала шулай. Кала күрсен! Көн кулында алтын сабан балкый, Чишмәләрнең алкын, саф сулары Йөгерәләр яшел болын аша, Сугарырга иркен басуларны. Өр-яңа көн кайнар кулы белән Йолдызларны үрелеп ала тагын — Орлык итеп сибә киң кырларга, Уңыш җыяр тиздән туган ягым. Чувашларның якты язмышы бу! Җилләр орыныр да әкрен генә. Халкымның зур сөенече булып Шыпыр1 моны сибелер җир йөзенә. Яңа чорда үскән чуваш улы Иңе белән тотар күк гөмбәзен. Аның рухын яңгыратыр өчен Кирәк булыр җырга яңа вәзен. Ркаил ЗӘЙДУЛЛИН тәрҗемәләре. 1 Шыпыр — чувашларның уен коралы. И туган җир, әйтче миңа: Күңелем моң-зар тулы — Кайчан туар бу халкымның Телен данлыйсы улы? Дәшегез, чуваш уллары! — Кемнең йөрәге кайнар? Илхалык өчен андыйлар Соң минуткача янар. Күтәрелер чуваш халкы. Без — беткән түгел әле. Шигырең белән дөрләт тик Сүрелгән күңелләрне. Чабаксардан Кавалгача Халкың җырыңны ятлар. Илеңдәге һәрбер чуваш Исемеңне кабатлар. Бу чакыру юкка булмас, Ь1шанам, килер ул көн: Яңгырар чуваш шигыре — Шаккатып тыңлар төркем.

Реклама