ӘЛЕ ДӘ КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘ

Ул еллар бездәй ераклашкан саен, хатирәләр күңелгә якынлаша гына бара. Кешенең яшьлектән аерыласы килмәү галәмәтедер инде, күрәсең. Мин бу очракта рабфак елларын күздә тотам. Безнең чор рабфаклары эшче- крестьян яшьләренә урта белем бирде. Аларга дүрт еллык белемле кешеләр кабул ителә. Башта рабфак студентлары арасында производстводан килгән 30-35 яшьлек эшчеләрне дә очратып була торган иде. Беренче елларда уку срогы дүрт ел булды, соңга таба өч елга калдырылды. Егерменче елларның урталарында һәр югары уку йортында диярлек рабфак була торган иде. Алар шул рәвешле эшче-крестьян яшьләреннән үзләренә булачак студентлар әзерләде. Утызынчы еллар урталарында миңа Казан педагогия институты рабфагында укып, урта белем алырга насыйп булды. Педрабфак башта. Муса Җәлил һәм Сибгат Хәким укыган елларда, хәзерге СССР Фәннәр Академиясе филиалы бинасына урнашкан була. Соңрак аны педагогия институтының Л. Толстой урамындагы кечерәк бинасына күчерделәр. Аннары педрабфак Чистай шәһәренә җибәрелә һәм Бөек Ватан сугышы чорында бөтенләй ябыла. Бу — барлык рабфаклар өчен дә уртак язмыш иде. Менә без — педрабфакта. Арабызда яшьрәкләр дә. шактый олы ир-егетләр һәм хатынкызлар да бар. Безне Горький һәм Галактионов урамнары чатында. «Кекин Йортыендагы тулай торакка урнаштырдылар- Беренче катта — ашханә. Анда әчеп беткән тозлы кәбестәдән аш пешерәләр. Укырга да, ашарга да пединститут студентлары белән бергә йөрибез. Институтның күп кенә педагоглары рабфакта да укыта. Без, рабфак студентлары, көтмәгәндә, гаҗәп кызыклы һәм өметле биографияле шәхесләр арасына килеп кердек. Иртә белән торып коридорга чыксаң, иңенә бишмәтен салган Сибгат Хәкимнең нәрсәдер уйланып йөрүен күрәсең. Аның иреннәре кыймылдый. Ул беркемгә дә игътибар итми. Әнә шулай яңа шигырен «чарлавы* икән... Җәһәт-жәһәт атлап, кулларын болгый-болгый Шәйхи Маннур үтеп китә. Ашыкмый гына Идрис Туктар белән Хәсән Шабановның гәпләшеп барганнары күренә, Хәсән Хәйри белән Хабра Рахман уза. Урамда, тарантаска утырып. Мөхәммәт Гайнуллин каршыга килә. Ул институт эшләре белән каядыр ашыга, күрәсең. Кемнәр генә очрамый институтка бару юлында! Галимҗан Нигьмәти дә, Гомәр Толымбай да. Инде шактый танылып өлгергән башка шәхесләр дә™ Рабфак пединститутның шифалы йогынтысын тоеп яшәде. Тарих фәненнән һа ди Такташның энесе, бик җитди кыяфәтле Габит Такташ укыта. География дәресләрен гаять ягымлы, йөзеннән елмаюы китми торган, язучы Мөхәммәт Гали алып бара. Татар теле һәм әдәбияты галиме Габделхәй ага Хисмәтуллин безне әдәбият дөньясына алып керә. Аның башы туктаусыз әкрен генә селкенеп тора иде. Бу авыру беренче бөтендөнья сугышында алган контузиядән калган, диләр. Заһид» ханым Тинчурина безне рус теленә өйрәтә. Ул гаҗәп хәрәкәтчән. Соравына җавап бирә алмыйрак торсаң, ул сузаеп кала, туфлиларының үкчәсе тагын да күтәрел» төшә сыман. Җавабың матур булса, елмаеп куя. ялгыш булса, кәефсезләнә. Заһидә апа безгә бөек рус телен үзләштерергә ярдәм итте. Пушкин. Толстой. Горький турында да без аңардан белдек. Татар яшьләрен русча сөйләшергә өйрәтүдә ул көчен дә, вакытын да. сәләтен дә кызганмады. Мондый шартларда безнең начар укырга, ялкауланырга хакыбыз юк иде. Дәресләрнең күплегенә карап тормадык, Сибгат Хәким һәм Габделхәй Хисмәтуллин булышлыгы белән әдәбият сөючеләр түгәрәге оештырып җибәрдек. Безнең арада Шәрәф Мөдәррис аерылып тора. Ул күп тә яза. әйбәт тә яза, аның шигырьләре У мввыктыргыч сюжетлы да була, рифмалары да килешле. Озакламый аның шигырьләре республика матбугатында да күренә башлады. Шәриф Весновский дигән иптәшебезгә сатирик темалар җиңел бирелә иде. Аның шигырьләрен .Чаян, журналына бик «ләп кабул итәләр. Гали Галиен дигән егетебез дә ометле күренә. Түгәрәккә финанс- экономика институты студенты Галимҗан Латыйп та йөри иде. Снбгат Хәким бик ярдәмчел, ул безнең әдәбият түгәрәгенә шефлык итә: түгәрәк утырышларында катнаша, башлап язучыларга, әсәрләре тикшерелгән иптәшләргә эшлекле киңәшләр бирә. Түгәрәк утырышларында тема сайлау, сюжет төзү, рифма табу турында бәхәсләшүләр шактый вакытны ала иде. Әдәбият теориясе турында лекцияләр укырга галимнәрне дә чакыргаладык. Тикшерелгән әсәрләрне газета-журнал һәм китап нәшриятына тәкъдим дә итәбез. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан .Яшь көчләр» исемле җыентыкны әзерләшүдә безнең түгәрәк членнары якыннан катнашты һәм бу безгә зур шатлык китерде. Бер утырышта кулъязма әдәби журнал чыгару кирәклеге турында киңәштек. Ана «Яшь көч. исеме бирдек. Түгәрәкнең җитәкчесе буларак, редактор итеп, мин билгеләндем. Ул айга бер тапкыр чыгып килде. Аның тышлыгына рәсем ясала, язмалар машинкада бастырыла. Рәсемне исә ул чактагы «Кызыл яшьләр, газетасының художнигы Ш. Зәбих ясап бирә, редакциянең әдәби хезмәткәрләре Гали Хуҗи белән Нәби Дәүлн «Яшь көч.тә урнаштырыла торган язмаларны редакцияләүдә ярдәм итәләр иде. Түгәрәк членнары төрле жанрларда язганлыктан, журналның эчтәлеге шактый кызыклы була, аның һәр саны көтеп алына. Шунысы яхшы, рабфак дирекциясе хуплап кына калмый, чыгымнарны да үз өстенә ала, журналда актив катнашучыларны бүләкли дә иде. Түгәрәк членнары иҗат иткән кайбер кулъязмаларны Язучылар союзы идарәсе аша күренекле язучыларга рецензиягә дә бирә идек. Әйтик, минем «Югалган эзләр, исемле кулъязмамны укыгач, Ибраһим Газиның: .Каләме өметле күренә. Алга таба дәвам иттерсен иде!» дигән фикере хәтеремдә калган. Түгәрәк барлык студентларны әдәби хезмәткә тарту юнәлешендә дә даими эш алып барды. Татар язучылары белән очрашулар, китап укучылар конференцияләре һәм әдәби кичәләр уздыру түгәрәкнең гадәтенә керде. Ул елларда Николай Остров- скийның .Корыч ничек чыныкты, әсәре әдәбият сөючеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең күңелен яулап алды. Рабфакта үткәрелгән конференциядә бөтен коллектив диярлек катнашты. Татар академия театры спектакльләренә күмәкләшеп йөрүләр оештырыла иде. Рабфакның профкомы театрга ел саен ике даими билет сатып ала — студентлар шул билетлардан да бик теләп файдаланалар. Әдәбият түгәрәге Татарстан Язучылар союзы белән якын элемтәдә торды. Кави Нәҗми безне хуплый, яшьләр иҗатына җитди игътибар бирә. Ул елларда Г. Тукай исемендәге клуб сәхнәсе артындагы бүлмәдә утырышта катнашучы язучылар өчен чәй хәзерләнә. Кави Нәҗми безгә ымлап: «Сәхнә артына кереп чыгарга онытмагыз, егетләр!. — дип күз кысып куя торган иде. Кая инде оныту! Безгә, студентларга, анысы бигрәк тә кирәк! Кави Нәҗминең әдәбиятыбыз торышы турындагы кайбер фикерләре дә истә калган. Ул, мәсәлән, кайчак: «Минем өч-дүрт ел язган әсәремне укучы бер атнада укып чыга. Язучыларыбыз азрак шул безнең».— дип зарланып куя торган иде. Рабфакта уздырыла торган очрашуларга Кави Нәҗми, Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин кебек танылган әдипләр дә килә. Ул көнне язучыны барып алу. соңыннан илтеп кую бездәй егетләр вазифасына керә иде. Чиратта — Хәсән Туфан. Миңа аның Старый урамындагы фатирында булырга туры килде. Очрашу көнендә аны алырга барсак. ул... өйдә юк иде. Алдан ук үзе чыгып киткән икән. Кәрим ага Тинчурин белән очрашуны аның тормыш иптәше, укытучыбыз Заһидә апа ярдәмендә оештырдык. Заһидә апа. җае туры килгәндә, драматург турында сөйли иде. Шунлыктан танылган драматургның иҗади портретын без азмы-күпме күз алдыбызга китерә идек инде. 1921 елда Кәрим Тинчурин җитәкчелегендә бер төркем татар артистлары Урта Азиягә юл тотканнар. Идел буенда — ачлык. Күпләр, икмәк эзләп, Ташкентка омтыла. Юл озын, мәшәкатьле. Вакытны ничек уздырырга? Менә шул чакта мәҗлеснең уртасында Кәрим Тинчурин була. Заһидә апаның тасвирлавына кара ганда, Кәрим ага үзенең юлдашларына бертуктаусыз диярлек әкият сөйләп барган. Халык әкиятләрен генә түгел, үз әкиятләрен дә! Атна-ун көн буена. Драматург уйлап чыгарган әкиятләрнең күплегенә, мавыктыргычлыгына һәм әкиятченең хәтеренә иң якын иптәшләре дә хәйран калган! Кызганычка каршы. Кәрим Тинчуринның әкиятләре беркайда да күренми. Димәк, автор аларны тәртипкә китереп, языптеркәп куярга влгерә алмый калган. Татар әдипләре белән очрашулар бездә эшлекле шартларда уза иде. Әйтик, дра матургны чакыру алдыннан театрда бара торган әсәрләрен карыйбыз. Башкалары килгәндә дә иҗатларын өйрәнәбез. Мәгълүматларыбызны гомумиләштерергә әдәбият укытучыбыз Габделхәй ага Хисмәтуллин булыша. Ул елларда. Шәриф Камалның «Томан артында» дигән әсәре кебек үк. Кәрим Тинчуринның «Алар ечәү иде» дра масы да зур уңыш белән бара иде. Кыскасы. Кәрим ага Тинчурин белән очрашуны без аеруча әзерләнеп һәм зур кызкыксыну белән көтеп алдык Менә безнең каршыбызга уртачадан биегрәк буйлы, тыгыз гәүдәле, киң маңгайлы, куе кара чәчле, ачык йөзле кунагыбыз килеп басты. Ул үзенең самимилеге. һәр сүзенә тирән мәгънә салып сөйли белүе, үтә тыйнак, киң күңелле булуы, барыннан да бигрәк, бездәй студентларны үз итүе белән күңелләрне тиз җәлеп итте. гади, бик гади кеше иде танылган драматур гыбыз Кәрим ага Тинчурин! Очрашу озакка сузылды. Студентлар бик күп сораулар бирде, үзләре дә чыгыпчыгып сөйләде. Тема сайлау, кульминациягә ничек бару, образлар тудыру, чынбарлык һәм автор фантазиясе турындагы сорауларга драматург көлдерә-көлдерә җаваплар кайтарды, әсәрләренең язылу тарихларын бәйнә-бәйнә сөйләде. — Теге яки бу образым, аеруча баш геройларым күз алдыма килеп басмый торып. кулыма каләм алмыйм.— диде Кәрим ага.— Мин аларның чәчләрен, йөз-кыяфәт- ләрен. кием-салымнарын гына түгел, хәтта тырнак астындагы ак тапларын да алдан ук күреп торам... Булат. Мәйсәрә. Ишан кебек, бер күрүдә күңелгә кереп кала торган образлар тудырган драматургның җавабы әнә шундый булды. Безнең түгәрәк членнарына нәкъ менә әдәбият әһелләре Сибгат Хәким, Шәриф Камал. Кави Нәҗми. Хәсән Туфан. Ибраһим Гази җанлы үрнәк булдылар. Болар арасында Кәрим ага Тинчуринның роле аеруча зур. Без аларга ошатырга тырышып иҗат иттек, эзләндек, тавышларыбызга шатландык, алар кебек булырга омтылдык. Дөрес, барыбыз да әдәбиятчылар булып китә алмадык. Моңа, бәлки, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы да камачаулагандыр. Шулай да без бүген түгәрәкнең актив члены Шәрәф Мөдәррис иҗаты белән горурланабыз. Гали Галиев дигән иптәшебез бер генә җыентык чыгарып калды. Ул сугышта һәлак булды. Сәләх Хафизов дигән иптәшебез оста тәрҗемәче булып җитеште, хәтта В. И. Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүдә катнашты. Мин дистә еллар буена «Чаян» һәм «Совет мәктәбе» журна- ларының баш редакторы хезмәтен үтәдем. Һади Такташча әйткәндә, «шушы шаярулар». классик әдипләребез белән очрашулар. укучылар конференцияләре, әдәби кичәләр — һәммәсе рабфак студентлары өчен һич тә эзсез калмады. Күңелләребездә туган әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләнде, аның халыкчанлыгына ышаныч артты. Педрабфакның ничәмә-ничә студенты татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып җитеште, алар яшь буынны ялкынлы патриотлар итеп тәрбияләүдә актив катнаштылар

Реклама