Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XI СЪЕЗДЫН АЧКАНДА ӘМИРХАН ЕНИКИ СӨЙЛӘГӘН КЕРЕШ СҮЗ Хөрмәтле иптәшләр' Кадерле кунаклар! акыт — аяусыз, бер генә мизгел дә туктап тормый ул! Унынчы съездан соң менә 5 ел үтеп тә китте Бу вакыт эчендә без күп кенә каләмдәш дусларыбызны югалттык. Рөхсәт итегез, аларның исемнәрен атарга Әминә Бикчәнтәева. Ян Винецкий, Мөхәммәт Гайнуллин, Гариф Галиев. Тихон Журавлев. Газиз Иделле, Эдуард Касыймов, Галимҗан Латыйп. Мөнир Мазунов. Гөлсем Мөхәммәдова. Газиз Нәбиуллин. Зиннур Насыйбуллин, Ринат Рәхимөв. Мәҗит Рафиков. Дмитрий Сычев. Сибгат Хәким, Шамил Шаһгали. Иптәшләр, арабыздан вакытсыз киткән бу кадерле каләмдәш дусларыбызны аягүрә торып, бер искә төшерик! Сез беләсез инде, шәхес культы хакимлек иткән заманда күпме халыкның төрмәләрдә үтерелгәнен, лагерьларда кырылганын Аеруча, безнең татар культурасы, татар әдәбияты ул елларда кайтарып ала алмаслык зур югалтуларга дучар ителде Әнә шул һич гаепсезгә. нахакка һәлак булган Сталин корбаннарын да. иптәшләр, аягүрә басып башларыбызны түбән иеп. искә төшерик! Безнең съезд бик җаваплы һәм. әйтергә кирәк, бик киеренке бер вакытта җыелды Менә дүрт ел инде, илебездә үзгәртеп кору дәвам итә Бу вакыт эчендә халык аңында зур үзгәрешләр туды, халыкның күп нәрсәгә күзе ачылды һәм. иң мөһиме, канына сеңгән иске карашларны җиңә-җиңә. ул инде дөньяга яңача карый яңача фикер йөртә башлады Без язучылар да нәкъ шушы процессны кичерәбез Иске карашлардан әкренләп арынабыз, яңача уйларга, заманны яңача аңларга тырышабыз Мәгәр язучы исемен йөрткән кешедә бу процесс тизрәк тә һәм тирәнрәк тә булырга тиеш, минемчә Чөнки без үзебезнең иҗатыбыз белән турыдан-туры халыкның аңына һәм рухына тәэсир итүчеләр Моның шулай икәнен соңгы 3-4 ел бик ачык күрсәтте, бигрәк тә рус әдәбияты бу җәһәттән искиткеч үрнәкләр бирде Ләкин татар әдәбиятының бу өлкәдә мактанырлык эше һич тә җитәрлек түгел әле Хәлбуки, үзгәртеп кору безнең алдыбызга бик күп җитди проблемалар китереп куйды Алар илебез язмышына кагыла, җәмгыятебезнең киләчәген билгели Шуның өстенә безнең эчке хәлебез бөтен кешелек дөньясы мәнфәгатьләре белән дә тыгыз бәйләнгән Димәк, болар барысы да хәзерге татар әдәбиятында да үзенең чагылышын табарга тиеш булачак. Әмма һәрбер милли әдәбиятның үзенә генә хас проблемалары да була. Булмыйча мөмкин түгел. Татар әдәбиятына карата бу икеләтә дөрес Оешмабыз Татарстан исемен йөртсә дә, без бит барлык татар халкының язучылары Һәм әдәбиятка да без төрле яклардан килдек Безнең укучыларыбыз да Балтик буйларыннан алып. Тын океан ярларына чаклы җирләрдә яшиләр Мәгәр кайда гына, кемнәр арасында гына яшәмәсеннәр. алар бөтен бер милләт' Дене дә, теле дә. мәдәнияты да бер Моның шулай икәнен җиде миллионга якын халкыбызның бөтен үткән тарихи юлы күрсәтеп тора Кызганычка каршы, соңгы 40—50 ел дәвамында милли мөнәсәбәтләрне билгеләгән Ленин принциплары бик нык бозылды Нәтиҗәдә милли тигезлек, милли гаделлек, милли хокуклар онытылып бетә язды Күп өлкәләрдә мәктәпләрнең ябылып бетүе, га- зетажурналларның чыгудан туктавы, китапларыбызның аз таралуы, читтәге укучыларга барып җитмәве шуның бик ачык мисалы Хәзерге вакытта татар халкы туган телен әкренләп югалту куркынычы алдында тора. Бу арттырып әйтү түгел, иптәшләр! Матбугатта чыккан мәгълүматларга караганда. Татарстанда татар балаларының В 12 проценты гына. Россия күләмендә исә бары 7 проценты гына ана телендә укытыла Ә телне югалту ул милләт булудан туктау дигән сүз. Бу инде иптәшләр, язмыш мәсьәләсе' Әйе заман язучылар алдына зур проблемалар китереп куйды Без сулый торган һавабызны, эчә торган суыбызны, ашый торган ризыгыбызны сакларга тиешбез Әмма шулар белән бергә без үзебезне, башка халыклар шикелле үк. милләт буларак та сакларга тиеш булачакбыз Бу кирәк, бу да заман таләбе Чөнки шунсыз халыклар арасында тигезлек тә. чын дуслык та була алмаячак Әнә шул изге максаттан чыгып, без үзебезнең иҗатыбыз белән халкыбыз аңын уятырга, рухын яңартырга, иманын терелтергә тиешбез Халкыбыз шуңа мохтаҗ, аның милли тигезлеккә һәм милли гаделлеккә хакы бар Моны ул шушы 70 ел эчендә үзенең фидакарь хезмәте һәм Ватан өчен түккән каны белән исбат итте Партиянең милли мәсьәләләргә багышланган Пленумын без зур өметләр белән көтәбез Билгеле, без бу съездда үзебезнең төрле жанрдагы иҗатыбыз турында да. союзның эшенә карата да төпле, җитди сүз алып барырга тиешбез Әйтер сүзләр, хәл ителәсе мәсьәләләр 5 ел эчендә аз җыелмагандыр Кыскасы, беренче мәртәбә бөтенләй яңа шартларда җыелган безнең бу съездыбыз хәбәрдарлык таләп иткәнчә. чын демократик рухта үтәр дип ышанасы килә Инде, иптәшләр, рөхсәт итегез. Татарстан язучыларының XI съездын ачык дип белдерергә' Хәерле сәгатьтә' Туфан Миңнуллин КАЛӘМЕБЕЗ, СҮЗЕБЕЗНЕ ЭШКӘ ҖИГИК! үген минем, сезнең белән бергәләп, язучыларны гына түгел, ә бар кешене дә дулкынландыра торган проблемалар хакында уйланасым, фикер йөртәсем. гомуммилли культурабызның бер өлеше булган әдәбиятыбызда эшнең торышына җентекләбрәк күз саласым килә. Биредә безнең уйланырдай. сөйләшердәй нәрсәләребез җитәрлек. Хәзер бездә үткәннәрне тәнкыйть күзлегеннән уздыру, аларга яңача төшенү процессы бара. Бу закончалыклы хәл. Чөнки моңарчы илебездәге хәлләрне үз вакытында һәрьяклап, хәбәрдарлык һәм демократия шартларында фикерләү мөмкинлегебез булмады Тәнкыйть фикерләре барыбызда да тупланып килде, һәм алар менә хәзер, партиябезнең җәмгыятьне демократияләштерү политикасы үткәрүе нәтиҗәсендә тышка бәреп чыкты. Табигый ки. безнең съездыбызда да үзебезнең иҗади һәм оештыру эшчәнле- гебезгә карата тәнкыйтьчел бәяләмәләр аз булмастыр Шулай да. әйдәгез әле. башта үзебездә булган нәрсәләргә күз салып үтик. Чөнки булган нәрсәләрне генә тәнкыйтьләргә мөмкин ич. Соңгы вакытта радио һәм телевидение тапшыруларында, матбугат битләрендә соңгы унъеллыкларда иҗат ителгән нәрсәләрне кире кагуларны ишетергә-күрергә мөмкин Кайбер белдерүләргә һәм раслауларга караганда, әдәбиятыбыз тирән кризис хәлендә, ул вак темалар, региональ һәм провинциаль проблемалар белән генә мавыга, философия концепциясе юк... һәрхәлдә, миндә шундыйрак тәэсир кала. Мондый раслаулар белән тулысынча килешеп буламы икән? Бездә сенсацияле, аяктан егарлык әсәрләр булмагандыр, бәлки Әмма, минем уйлавымча, бездә спекуляциягә нигезләнгән, конъюнктур әсәрләр дә алай күп түгел. Безнең әдәбиятыбызга тотрыклылык хас. Бу, миңа калса, татар язучыларының барысының да диярлек авылдан чыккан булуы белән аңлатыладыр Ә авыл кешесенең характеры тотрыклы, һәм аның үз-үзен тотышында утраклык, даимилек һәм консерватизм күбрәк, бер яктан икенче якка ташланулар азрак Татар язучылары тормышыбызны нәкъ менә шушы даимилек күзлегеннән чыгып өйрәнделәр һәм өйрәнәләр Аларның әсәрләрендәге геройлар, үзләре кебек үк, безнең «бөек үзгәрешләребез-не һәрвакытта да аңлап ук бетермәделәр, аларның чынбарлыкны аңлау ритмы хәзерге тормышның ярсулы ритмына туры да килми. Шунлыктан алар рәхимсез һөҗүм итүче «цивилизация» белән һәрвакыт диярлек эчтән генә конфликтта яшиБ пэр. Ихтимал, менә бу кемнәргәдер провинциальлек булып, региональ проблема булып күренәдер Болаи дип белдерүчеләр, мегаен, дөнья проблемалары белән, космос белән эш итәләрдер. Әмма мондый нәтиҗә ясау белән кайчак үзләренең ни сөйләгәннәрен дә ачык аңлап җиткермәүче кешеләр шөгыльләнә. Андыйлар миңа бер авыл малаен хәтерләтә: шәһәрдә йөргәндә ул берничә сәер сүз өйрәнеп ала да, авылга кайткач шулармы кабатлап, мактанып сөйләшергә ярата, ә үзе бу сүзләрнең мәгънәсен белми дә. Әйдәгез, прозаикларыбыз тарафыннан өйрәнелә торган кайбер проблемаларга дикъкать беләнрәк карыйк әле. Авыл үзенең гасырлар буена килгән традицияләрен җуйды, ә аларга алмашка берни дә ала алмады буыннар арасындагы бәйләнеш бозылды; бушап калган авыллар— бушап калган күңелләр; җир үзенең кайгыртучан хуҗасыннан мәхрүм булды. Әйтегез әле. бу региональ проблема гынамыни? Йөрәк җылысын кешеләргә бүләк итүче хатын-кыз моңа алмашка берни дә алмый. Бу хатын-кызның тормышы провинциальлекмени? Кешеләр башкаларга төшкән кайгы-хәсрәтне аңламый һәм сизми башладылар; үзенең туган җиреннән куылган крестьян кайдадыр каңгырап йөри; яшәүне бәхет дип кабул иткән утызынчы еллар яшьләре үзләре кебек миллионнар белән бергә, җәһәннәм михнәте кичерә, ниһаять, халкыбызның әле өйрәнелмәгән яки халыкка кыргый җимерүче ярлыгы тагу өчен генә өйрәнелгән ерак тарихы... Провинциаль проблемалармыни болар? Ә шигъриятебез нинди безнең? Бүген бездә Тукай, Такташ, Җәлил. Туфан традицияләрен талантлы дәвам иттерүчеләр бармы? Бар, иптәшләр! һәм алар берәү-икәү генә түгел. Иң яхшы шагыйрьләребез кеше алдындагы җаваплылык хисен беркайчан да югалтмадылар. алар үз халкының сызланулы уйфикерләрен һәрвакыт күңелләрендә йөрттеләр. Әйе. безнең шагыйрьләребезнең җитешсезлекләре аз түгел, әмма алар арасында битарафлыктан симергән шагыйрь кисәкләре булмады, юк һәм, мин ышанам, булмас та. Безнең поэзиябез, әдәбиятның башка жанрлары кебек үк, ныклы нигездә тора. Ул үзенең һәвәскәрлек чорын моннан мең еллар элек үк үтте инде. Безнең поэзиябез үз эшләренең профессионаллары белән иҗат ителә. Шунлыктан һәртөрле мавыгулар, төрле модалар аның нигезен какшата алмый. Тумыштан сәламәт организм һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле. Балалар әдәбияты турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Безнең балалар язучыла- рыбыз һәм шагыйрьләребез үз укучылары белән беркайчан да уен уйнамадылар, ә алар белән һәммәсе дә аңларлык итеп җитди сөйләшү алып бардылар. Кызганычка каршы, үсмерләр белән уртак тел таба алмыйбыз әле. Контактыбыз җитми. Массовый культура яшьләребезнең рухын агулый, аларны бездән аера. Кешелек культурасының шушы куркыныч дошманына каршы тору формаларын табасы иде. Драматургияне без я чиктән тыш мактап күкләргә чөябез, я рәхимсез төстә тәнкыйтьлибез. Әмма ул. шөкер, яшәүчән булып чыкты һәм яшәр дә. Аның тамырлары нык, кәүсәсе сәламәт, шулай булгач, яшь ботаклары үзеннән-үзе чыгар. Публицистикага җентекләбрәк тукталасы килә. Чөнки ул бүген әдәбият фронтының алгы линиясендә. Әйе. бу жанрда безнең темалар төрлелеге җитми, проблемаларның киңлеге һәм тирәнлеге канәгатьләндерми Без күбрәк мәгърифәтчелек белән мәшгуль. Без үз мәкаләләребездә татар интеллигенциясе тарафыннан моннан йөз ел һәм аннан да күбрәк элек күтәрелгән проблемаларны кузгатабыз. Әмма бу безнең язучыларыбыз- ның гаебе түгел. Октябрь революциясе нәтиҗәсендә канат җәйгән татар милли культурасы һаман чәчәк атуга таба барды. Ләкин тора-бара ленинчыл милли политиканың бозылуы аның үсешен туктатты. Без бүген туган телебезнең юкка чыгуы чигендә торабыз. Кешелек мөнәсәбәтләренең әле өйрәнелмәгән тирән катламнарын эшкәртәсе урында, без туган телебезне саклау кирәклеге турында язарга, ике икең дүрт икәнлеген исбатларга мәҗбүр булабыз. Әйе. безне моңа мәҗбүр иттеләр һәм без башкалар мондый хәлнең куркыныч булуын аңлаганга кадәр шуны исбатларга бурычлыбыз Без моны туган телебезне өйрәнү турында сүз боткасы тукталганчыга кадәр, бетерелгән милли мәктәпләрне, балалар учреждениеләрен торгызу өчен шартлар тудырылганга кадәр сөйләячәкбез. Гомуми мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туган телне өйрәнү түгәрәкләре — бары тик кислород мендәре генә алар. Әмма туган тел проблемасы ничек кенә тормасын, безнең башка мөһим гомумке- шелек мәсьәләләренә кул селтәп карарга хакыбыз юк. Мәсәлән, без -экология.! сүзен еш кулланабыз Ләкин сөйләшүне профессиональ дәрәҗәдә алып бару өчен аны һәрвакытта да тнрәнтен өйрәнмибез Заман хәзерге публицистлардан экономика, социаль һәм политика мәсьәләләрен дә тнрәнтен белүне таләп итә. Әгәр моннан ун-унбиш ел элек дилетантлык бик үк сизелмәсә дә. бүген, кем әйтмешли, белемнән башка ерак бара 129 алмыйсың. Ә вйрәнелә торган теманың эчке серләрен яхшы белү бер публицистикага гына кагылып калмый. Безнең бай традицияләребез, әдәби иҗат мәктәбебез бар. Шунлыктан үз алдыбызга катлаулырак бурычлар да куя алабыз Бигрәк тә художество чараларын үзләштерү, осталык кирәк безгә. Әдәбиятның билгеле бер карарларга гына җайлашуы, аңа бәя бирүне тематика белән генә чикләү кайбер язучыларда әдәби хезмәткә җиңел мөнәсәбәт тәрбияләде. Кызганычка каршы, сүзгә ихтирам берникадәр йомшарды, без аны һәрвакытта да тоемламыйбыз, һәм тәнкыйтьчеләребез дә әдәбиятыбызны художество ягыннан аз өйрәнәләр. Милли әдәбиятта милли телне белүнең мәҗбүри булмавы турындагы фикерләр шуннан килеп чыга торгандыр, мөгаен. Татар телен белмәүләренә, хәтта аңа кимсетеп карауларына карамастан, татар халык язучысы роленә дәгъва итүче иптәшләр барлыкка килде Әдәби телгә мондый мөнәсәбәт бүген бик тә куркыныч. Кеше теләсә нинди телдә язарга хокуклы Моның өчен талант кына кирәк Татар милләтендәге күп кенә язучылар башка халыклар әдәбиятына намус белән хезмәт иттеләр һәм итәләр. Аларның күбесенә без хөрмәт белән карыйбыз. Әсәрләрен тәрҗемә итәбез, китапларын чыгарабыз. Ләкин язучының билгеле бер милли әдәбиятта булуы, барыннан да бигрәк, тел буенча билгеләнергә тиеш. Мин моны съездыбыз резолюциясенә кертүне сорыйм. Чөнки хәтта үз әдәбиятыбызда татар телен белүне мәҗбүри түгел дип тану юлы белән телебезгә рәхимсез һөҗүм итү бара. Шуннан соң нәрсә кала инде? Әгәр татар әдәбияты татар теленнән башка да чәчәк ата ала икән, милли мәктәпләр турында сөйләшү нигә кирәк? Әйе, мин сизеп торам: нәрсә турында гына сөйләшә башласам да. туган тел проблемасына килеп төртеләм Нишлисең, һәркем авырткан җире турында сөйләргә ярата бит Чөнки әдәбиятыбызның киләчәге бөтенләе белән һәм тулысынча туган телнең киләчәгенә бәйле. Кызганычка каршы, безнең башка юлыбыз юк. Үткәннәргә тәнкыйтьчел бәя бирү белән бергә, тормышыбызга сәламәт булмаган гомуми инкарь итү рухы үтеп керә бара. Барысын да инкарь итәбез: үсешебезне тоткарлаган начар якларны да, аталарыбыз каны белән, намуслы хезмәтебез белән яулан- ган һәм рухи байлыгыбыз булып торган яхшы якларны да. Соңгы вакытта СССР Язучылар союзына карата да инкарь итү рухы барлыкка килде Кайбер кызу канлы кешеләр Язучылар союзын таратырга, анда утыручы аппаратчыларны куарга һәм шуның белән әдәби бюрократия басымыннан котылырга үгетлиләр. Гадәттәгечә. бу кампанияне Мәскәү язучыларының бер өлеше башлады, ә безнең кайбер язу- чыларыбыз моны эләктереп алды. Беренче карашка бөтенесе дә дөрес кебек. Актуаль, әһәмиятле, кыю фикер. Ә тирәнгәрәк карасак: Язучылар союзы кемгә кирәк соң? Нәкъ менә аны җимерергә чакыручыларга кирәк. Аларның күпчелеге Язучылар союзының членлык билетыннан башка бернинди кыйммәтне күз алдына китерә алмый. Халык тарафыннан танылган талантлы язучыга бу билет, ай-һай.кирәкме икән. Ләкин алар шауламый, тавыш күтәрми. Союзны тарату турында кычкырмыйлар, киресенчә, аның эшчәнлеген камилләштерү турында уйланалар Сүз уңаеннан әйтим, талантлы язучы һәртөрле исемнәр һәм премияләрне бетерү турында да кычкырмый. Әгәр дә инде аның мондый исемнәре һәм премияләре булса, ул алариы беркайчан да үз фамилиясе артыннан санап китми. Ә инде исемнәрне бетерергә өндәүче урта кул язучы, нинди дә булса значок алуга ирешсә, ул аны шундук үзенең халыкка билгеле булмаган фамилиясе астына теркәп тә куя. Язучылар союзы нәрсәдә камилләшергә тиеш соң? Әлбәттә инде, демократияләштерүдә Әмма моны җитәкчеләрнең дүрт аяклап тырышуын һәм һәрвакыт гаепле кеше сыман елмаеп йөрүен таләп итү дәрәҗәсенә кадәр китереп җиткерергә кирәкми, Шунлыктан Союз җитәкчесен съезд турыдан-туры һәм яшерен тавыш белән сайларга тиеш Шул чагында гына җитәкче үзен җаваплы итеп кенә түгел, бәлки ышанычлы итеп тә сизәчәк, чөнки күпчелек аңа ышаныч белдерә Председательгә администраторлык сыйфаты да кирәк, әмма иң мөһиме — ул үз коллегалары арасында шәхес буларак та, язучы буларак та абруйлы булырга, лидер буларак, мораль хокукка ия булырга һәм үз фикерен ачык итеп әйтеп сала белергә, язучыларның мәнфәгатьләрен яклый белергә тиеш Безгә съездда шундый кешене табарга кирәк. Әгәр инде Язучылар союзының кирәклеге турында сүз кузгатсак, ул безгә төп ике сәбәп буенча кирәк. Беренчесе. Әдәбиятыбызны пропагандалау буенча планлы эш алып бару өчен. Иҗади мирасыбыз бай булганлыктан, бу безгә бигрәк тә мөһим. Союздаш республикаларда әдәбият мәсьәләләрен фәнни нигездә өйрәнү белән берничә институт шөгыльләнә Ә бездә андый институтлар чикләнгән, шунлыктан мирасыбыз өчен җаваплылык та Союз өстенә төшә Татарстан Язучылар союзы тормыштан киткән язучыларның иҗатын пропагандалау юнәлешендә бик актив эшли. Аларның әсәрләрен татар телендә чыгару, тәрҗемә итүне оештыру һәм аларның китапларын үзәк нәшриятларда бастыру бик тә мәшә- >Ш by -эс.п.п.рне юл„ 6ел,н „яа „„ я.еп 6ул„„я g 6и, 6в1д> >W~P“" башка аала.клар да баларга тиешле шагыйрал.р, лаучь.лар да туг.л Г арча «а.бер .аучыларыбыз «збилайлар у,чар,га кар.,,., чыксалар да. баз адаби.аы- быз «лассикларылын чҗатыч пролагакдалаукың ■„»„ натирала формасыннан баш .арга алмыйбыз Юбилакларны еаштыру Ьа« уткарунаң батан ааырлыгы. злате да ба.гы. шул бичара әдәби бюрократия җилкәсенә төшә Икенчесе. Союз безгә әдәби алмаш тәрбияләү өчен кирәк Бу — мәсьәләләрнең мәсьәләсе. Элегрәк, утызынчы елларга кадәр, татар әдәбияты кадрларны бик күп регионнардан ала иде (Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Пенза, Горький. Оренбург. Ульяновск, Куйбышев, Саратов, Астрахань, Свердловск, Төмән һ. б. өлкәләр). Татар мәктәпләренең бетүе сәбәпле бу регион Татарстан һәм Башкортстан республикалары чикләренә кадәр тарайды Элегрәк безнең әдәбиятка яшь авторлар стихияле рәвештә килә иде Язучылар союзы арадан иң яхшыларын сайлап алу белән шөгыльләнде, ярдәм итте, кем әйтмешли, кондициягә җиткерде Хәзер исә әдәби иҗатка сәләтле егетләр һәм кызларны үзебезгә эзләп табарга, аларны мәктәп эскәмиясендә чагында ук тәрбияләп үстерергә туры килә. Моннан ун-унбиш ел элек Язучылар союзы яшь авторларны һәм башлап язучы авторларны үзенә бертөрле тикшерү-барлау (инвентаризация) үткәрергә карар биргән иде Яңа гына шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр яза башлаучылардан алып үз әсәрләрен республика матбугатында бастыручыларга кадәр — бөтенесе исәпкә алынды 700 ләп кеше җыелды. Яшьләр белән эшләү комиссиясе аларны ничектер күзәтеп торырга һәм аеруча сәләтлеләренә игътибар беләнрәк карарга тырышты. Нәтиҗәдә әдәбиятка дистәләгән сәләтле яшь язучы килде Безнең бу тәҗрибәбезне РСФСР Язучылар союзы секретариаты да хуплады. Ләкин кемгәдер, ни өчендер бу эшнең яманатын сатарга кирәк булды. Башлап язучы авторларның санына бәйләнүче, моны «арттырып язу» дип игълан итүче иптәшләр табылды Гәрчә сүз башлап язучы авторлар турында барса да, алар ни өчендер гел «яшь язучылар» дигән сүзне кулландылар. Кызганычка каршы, мондый хәл әле- гәчә дәвам итә. Инде башка санны да (800) уйлап таптылар. Нәтиҗәсе нинди булды соң? Энтузиастлар бу эштән суынды, ә Союз җитәкчеләренең ныклыгы җитмәде, шунлыктан бу бик кирәкле эш формасы онытылды диярлек. Моның өчен Союз җитәкчеләре дә, явыз максатлар хакына мондый буталчыклыкны китереп чыгарган кешеләр дә җаваплы. Әлбәттә, кече яшьтән үк чиктән тыш зур игътибар биреп, даими бәяләп торсаң, инфантиль әдәби малайлар һәм кызларны да үстерү куркынычы бар Андыйларның эшкә сәләте дә, нык торучанлыгы һәм чыдамлылыгы да җитми. Андый иждивенецлар балигъ булып җитлекмиләр, ә картая гына баралар, пенсия яше җитүне түземсезлек белән көтәләр, бу исә аларга, ниһаять, әдәбияттан котылу өчен кирәк. Шулай да без язарга омтылучы һәр малайга һәм кызга бик игътибарлы булырга тиешбез. «Мәче балаларын сукыр чагында батырып үтер» дигән метод безгә бармый. Мондый гамьсез булу өчен без сәләтләргә алай ук бай кешеләр түгел (хәер, гамьсез кеше беркайчан да бай була алмый). Тумыштан талантлы кешеләр җирдә аунап ятмый, аларны түземлелек белән эзләргә кирәк. Өмет уятучы йөзләгән кеше арасыннан бер генә талантны табып алсак та, бу безнең тырышлыгыбызны аклый. Мөгаен, бездә алмаш әзерләүнең шундый формасын пропагандалау һәм Язучылар союзын уртакул иҗатчылар белән тутыру куркынычы арасында каршылык та бардыр. Әмма, инде әйтелгәнчә, бөтенесе Союзга алганда үзебезнең таләпчәнлеккә бәйле булачак Съездыбызда язучының әдәбият алдындагы, халык алдындагы җаваплылыгы турында әйтәсе килә Билгеле, биредә бу сөйләшүне үгет-нәсихәт формасында алып барасы килми. Без барыбыз да — тормышка карашыбыз формалашып җиткән кешеләр. Илебездә бара торган процессларны яхшы аңлыйбыз. Шулай да без фикер йөртүебез белән аерылып торырга тиешле кешеләр, теләсә нинди вакыйганы кайнар хисләр белән кабул итәбез Бездә максимализм да җитәрлек. Шунлыктан, әгәр без җәмгыятьтә үз- үзебезне тотышыбыз турында, сүзебезнең нәтиҗәлелеге һәм үзара ихтирам итешүебез турында биредә бергәләп уйлансак, һич тә артык булмастыр, дип уйлыйм. Билгеле булганча, иҗат интеллигенциясе арасында язучылар хәбәрдарлыкны, демократияләштерүне. җәмгыятебезне үзгәртеп коруны иң актив этәрүчеләр булып торалар Алар үз өсләренә идеология өлкәсендә генә җаваплылык алып калмадылар Инде әйтелгәнчә. язучылар экономика, экология, социология, политика өлкәләренә дә кыю үтеп керәләр Кайчагында язучыларны компетентсызлыкта гаеплиләр Ләкин әлегә фикердәшләребез. каләмдәшләребез мондый ударларга түзә. Безнең халык ышанычын югалтканыбыз юк. сүзебезнең дәрәҗәсе бар Язучы, барыннан да бигрәк, шәхес ул Кызганычка каршы, кайчак без моны онытып җибәрәбез Үзара мөнәсәбәтләребез турында берничә сүз. Без барыбыз да кешеләр, һәркайсыбызның симпатиябез, антипатиябез бар. Беркем дә берәүне дә «җене сөймәгән» кеше белән кочаклашып йөрергә мәҗбүр итә алмый. Ләкин бит элементар әдәплелек кагыйдәләре бар Без аларны беләбез, ләкин һәрвакытта да саклый белмибез. Бу барыннан да элек матбугаттагы, радио һәм телевидениедәге чыгышларыбызга кагыла. Кайчагында без дәлилле, нигезле, объектив тәнкыйть белән бергә, шәхесне мыскыллауга юл куябыз. Еш кына укучыларыбыздан үз арабыздагы, мөнәсәбәтләр хакында замечаниеләр ишетергә туры килә, тотнаклылык күрсәтмәвебез, мәгънәсез сөйләшүләр язучылар тормышы турында гайбәтләр таралуга булышлык итә. Әгәр дә инде без бәхәсләшә, дискуссия алып бара алмыйбыз икән, бу кимчелегебезне бөтен халык алдында ачып салмыйк, бер-беребезне фаш итмик. Югыйсә, үз сүзебезгә ихтирамны югалтуыбыз бар. Сүзебезгә ихтирам турында уйлаганда язучыларның пропаганда бюросы линиясе буенча укучылар алдындагы чыгышлары турында әйтеп үтәсе килә. Бу хакта инде күп тапкыр әйтелгәне бар Ләкин кайбер иптәшләр аудитория алдында һәрвакытта да җаваплылык сизмиләр. Миңа калса, аларны күбрәк язучы сүзенең дәрәҗәсе түгел, чыгыш өчен гонорар кызыксындыра. Кайбер автомашиналарның бортына шоферларны кисәтү өчен: үз-үзеңә ышанмасаң — узып китмә, дигән сүзләр язып куела. Моны безгә дә истә тотарга кирәк. Язучыларыбызны гүзәл, зирәк, интеллигентлы кешеләр итеп, кешелек дәрәҗәсен тиз тоя торган әдипләр итеп күрәсе килә. Безгә тарихыбызның гаепсеэгә репрессияләнгән миллионлаган совет кешеләренең исемнәре язылган караңгы сәхифәләренә дә һәм мәгълүм сәбәпләр аркасында да җинаятьчел процесска тартып кертелгән кешеләргә дә үз мөнәсәбәтебезне булдырырга кирәк Аларның кайберләре җинаять юлына үз аңнары белән басты, андыйлар. табигый ки, берничек тә гафу ителә алмый. Күпләр йомшаклык, сукырлык күрсәтте, үз гамәлләренең нәтиҗәләрен күз алдына китерә алмады; коточкыч газаплар вакытында ялган күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр булган кешеләр дә күп. Без бу язмышларның катлаулы бәйләнешен аңларга, күзгә карап дөресен әйтә белергә тиешбез. Кызганычка каршы, язучылар арасында (исәннәр һәм үлгәннәр арасында да) ул елларда үзләрен яхшы яктан күрсәтмәүчеләр булды. Без бу әхлаксызлыкны аклый алмыйбыз, язучы әдәбиятыбыз тарихында нинди генә урын алып тормасын, мондый гамәлне кичерә алмыйбыз. Шул ук вакытта дөреслек җәза бирү чарасы гына түгел, бәлки сафландыру чарасы да булып хезмәт итәргә тиеш. Әгәр дә без дөреслекне ачу кайтару һәм үч алу өчен, спекуляция максатларында яки сенсация хакына файдалансак, әдәбиятта әрле-бирле йөренүчеләргә әверелүебез мөмкин Безгә рухи таркаулыктан сакланырга кирәк Безгә бүген кайчандагыга караганда да рухи ныклык, карашларның ачыклыгы, эшләребезнең зирәклеге кирәк Чөнки безнең алда гаять зур бурычлар тора. Безнең алда — киләчәк һәм аның алдында барыбыз да җаваплы. Киләчәк буыннар бездән күпме таләп итәр Съездда без бүгенге көннең тагын бер актуаль мәсьәләсе турында әйтми кала алмыйбыз. Бу — милләтара мөнәсәбәтләр. Ленинчыл милли политиканың бозылуы аркасында илебездә булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшереп тормыйм. Шуңа гына шатланам, бу яктан алганда, безнең республикада тыныч Әмма бу бөтенләй тынычланып калырга хокук бирми Берничә дистә еллар буена милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерүгә китергән сәбәпләрне бетерә барып, милли культураны саклау һәм үстерү позицияләрендә калып, без башкаларга да бик игътибарлы булырга, туганлык законнары бозылмасын өчен бөтенесен эшләргә тиеш. Без бер-беребезне сүгәргә яратабыз, кайчак үз әдәбиятыбызга артык иркенлек бирәбез Ә бит без, татар язучыларының бер генә әсәрендә дә каршылыклар идеяләре, татар халкын башкаларга караганда өстен кую идеяләре пропагандаланмады һәм пропа- гандаланмый, дип горурлык белән белдерә алабыз. Тукай үзенең туган телен бөек, куәтле тел дип атамады. Аның өчен ул туган тел, әтиәни теле булды Классикларыбыз һәм аларны дәвам иттерүчеләр бердәмлек турында, туганлык һәм дуслык турында яздылар һәм язалар Без бу изге традицияне сакларга тиеш. Үзебезнең милли культурабыз өчен барыбыз да кайгырта. Әмма башка халыклар белән мөнәсәбәтләр турында сүз барганда. бер яктан икенче якка ташлану куркыныч ул. Бүген кибетләрдә шикәр җитми — монысы начар, әмма түзәрбез, сабын юкка чыкты — аның булырына ышанабыз. Без — совет халкы — узындырылган халык түгел, кыенлыкларга түземле халык. Әмма безнең иң мөһим байлыгыбыз бар: ул — бердәмлек. Саклыйк аны! Менә ничә ел инде яхшылыклар көтеп яшибез. Тормышыбызда үзгәртеп кору процессы бара, хокукый дәүләтнең шытымнары — хәбәрдарлык, демократия барлыкка килде. Ләкин без тагын да күбрәген көтәбез Кайберәүләр могҗиза көтәләр — ниндидер тылсымчы килеп чыгар да, күз ачып йомганчы бөтенесен үзгәртер дә куяр, янәсе. Әмма планнарыбыз тормышка ашсын өчен, кемнәрдер актив көрәшергә дә тиеш бит. Безнең өчен берәү дә килеп эшләмәс, безнең өчен берәү дә талантлы әсәрләр язмас, бигрәк тә татар телендә Әйдәгез, үз каләмебез белән, үз сүзебез белән үзгәртеп коруның актив, сәламәт көчләренә кыенлыкларны җиңәргә, партиябезнең XXVII съезды билгеләгән максатларга ирешергә ярдәм итик. Ренат Харис ӘЙТӘСЕ СҮЗЕБЕЗ СОҢГАРМАСЫН Ике съезд арасында татар әдәбияты, әлбәттә, сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үсештә булды Моңа дәлилләр җитәрлек Минем шуларның берсен генә әйтеп үтәсем килә татар телендә укый белүчеләр саны елдан-ел кимүгә карамастан. «Казан утларымның тиражы 12 меңгә артты, ә анда басылган әсәрләр хакында кызыксыну белдергән хатлар саны ике мәртәбә үсте Вакытлы матбугаттагы рецензияләргә. укучы хатларындагы фикерләргә, әдәбият сөючеләр белән күп санлы очрашулар нәтиҗәсенә таянып шуны әйтергә була: бүгенге татар әдәбиятының ихласлыгы күзгә күренеп арта, ул хәбәрдарлыкка ныграк таяна бара. «Казан утлары»ның соңгы елларда укучысы алдында абруе күтәрелү, минемчә, иң беренче нәүбәттә татар әдәбиятында һәм гуманитар фәннәрдә үзгәртеп кору йогынтысы астында көчәеп киткән уңай күренешләр һәм административ басымның кимүе белән бәйле Мин бу җәһәттән республика мирас комиссиясенең бик вакытлы төзелеп, иҗат оешмаларының эш атмосферасына шифалы йогынты ясавын да билгеләп үтәр идем ■ Казан утлары- — бүгенге татар әдәбиятының көзгесе. Кулъязмаларыбыз аның битләрендә басма әсәрләргә әверелә һәм халыкка юл ала. -Казан утларьн —Татарстан Язучылар союзының да иң зур. иң катлаулы эше Шуңа күрә съезд каршында журнал турында кыскача гына булса да хисап бирүне кирәкле дип саныйм Ике съезд арасында 21 мәртәбә редколлегия утырышы булды, һәм аларда әдәбиятыбызның юнәлеше, жанрлар үсеше, конкрет әсәрләребез, мирас һәм аңа яңача караш мәсьәләләре буенча асылда төпле, принципиаль фикер алышулар барды Әйтергә кирәк, соңгы елларда Язучылар союзы иҗат мәсьәләләренә игътибарын киметте, дигән фикерләр ишетелә «Казан утлары- редколлегиясе һәм редакциясе башкарган практик һәм теоретик эшләрне Язучылар союзы эшеннән һич тә аерып карарга ярамый. 5 ел эчендә «Казан утлары-ның дөнья күргән 60 санында 1246 авторның әсәре басылды, әмма редакциягә үпкә белдерүчеләр, әлбәттә, бар Турысын әйтсәк, алар һәрвакыт булырга да тиеш. Беренчедән — һәр язганыбыз, кызганыч ки, шедевр түгел. Икенчедән — бердәнбер әдәби журналыбызның күләме бүгенге татар әдәбияты өчен кечкенә. Һәм. бәхеткә, азучыларыбыз әлегә сайлап басарлык итеп күп язалар Кем әйтмешли, ходай безне әнә шул бәхеттән мәхрүм итмәсен Июль аенда чыга башлаячак «Идел» журналы, ихтимал. -Казан утлары>ндагы чиратны һәм тыгызлыкны киметүдә ярдәм итәр Яшь брадәребезгә уңышлар телик' Елга Иделдә су күп булсын, журнал «Идел»дә су аз булсын! Әмма безнең өчен проблеманың иң мөһиме, иң үзәге — журнал белән укучы арасындагы бәйләнеш, мөгамәлә Чөнки укучы — халык ул. «Казан утлары- ул татар халкының иҗтимагый аңын тәрбияләүдә катнашучы зур идеологии көч тә. Һәм шушы рухи көчне журналның редколлегиясе, редакциясе берсен-берсе баетып тора торган өч максатка юнәлтте — төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче, күпмедер дәрәҗәдә телен, культурасын, горефгадәтләрен оныта баручы, болгар, мишәр, типтәр, татар, керәшен дип бүлгәләүнең куркыныч икәнен тоймый башлаган 7 миллионлы татар халкын бербөтен халык итеп туплау; — татар халкының интернациональлек хисен, революцион, тарихи үзаңын, милли горурлыгын тагы да күтәрү, камилләштерү — татар халкының эстетик аңын милли рухлы, башка халыкларның тарихына, сәнгать казанышларына ихтирамлы, игътибарлы итеп тәрбияләү Соңгы елларда -Казан утлары- инициативасы белән «Идегәй» дастаны халыкка кайтарылды. -Кыйссаи-Йосыф ның. Мәҗмугыл-хикәят»нең бүгенге татар теленә тәрҗемәсе басылды. Тукайның. Мәрҗанинең шәҗәрәләре булдырылды дөнья шигърияте шедевры буларак Коръәннең берничә сурәсе татарчага тәрҗемә ителә. Н Г Чер- нышевскийның татар телендә язган мәкаләләре әзерләнә Быелдан башлап, Татарстан АЭСы төзелешендәге әдәби пост урынына, журналда «Экология- әдәби посты булдырылачак Борынгы Болгар шәһәрләренә. Уральскида. Оренбургта. Уфада, Казанда татар мәдәнияты белән бәйле урыннарга багышланган материаллар журналыбыз аша бүгенге татар укучысына тарихыбызда беренче тапкыр җиткерелгән Ш Мәрҗани. Риза Фәхретдинев әсәрләре, халкыбызның ювелир, чигү-нәкыш сәнгатенең кабатланмас кыйммәтен күрсәткән мәкаләләр һәм рәсемнәр. Фатих Кәрими. Һади Атласи. Г Ис- хакый. М Солтангалиев турындагы материаллар, тврле милләт тәнкыйтьчеләренең татар әдәбияты һәм сәнгате турында язганнары, халыклар дуслыгына багышланган мәкаләләр журналны әнә шул юнәлешләрдә тотрыклы итеп алып барырга ярдәм иттеләр Гарәп әлифбасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәтү дәресләре, сигез йөз еллык татар әдәбиятын, китап нәшриятлары ярдәменнән башка, бүгенге тормышыбызга алып кайтуда бер практик адым дип санала ала Казанның үзендә, республикабыз шәһәрләрендә, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп, татар телен өйрәнүдән мәхрүм ителгән 5—10 яшькәчә балаларны өй шартларында ана теленә өйрәтү өчен журнал быелның сентябрь аеннан 'Татар теле дәресләре» дигән рубрика ача Киләсе елның маена чаклы бу дәресләрне республикабызның күренекле методистлары һәм язучылар алып барачак Бүгенге көндә исә редакция татар мәктәпләрен шефлыкка алу планы турында уйлана. Хокукый дәүләт төзелгән шартларда татар халкының мөмкинлекләрен ачыклау да күз уңыбызда тора Соңгы 30-40 ел дәвамында татар әдәбияты катастрофага тиңләшерлек бер югалту кичерде Бу — илебез шәһәрләрендә, шул исәптән Татарстан шәһәрләрендә туып үскән татар кешеләрен ана телебездә укучы буларак югалту Бу процесс алда да дәвам итәчәк әле Шуның өчен Казан утлары» үткәрә торган чаралар гына мәсьәләне хәл итмәячәк Илебездә татарлар күмәкләшеп яшәгән 54 төбәкнең 50 сендә татар мәктәпләре дә. татар балалар бакчалары да тиз арада мәсьәләне хәл итәрлек күләмдә артмаячак Безгә Колобок Веселые картинки кебегрәк журналларны күпмедер дәрәҗәдә берләштергән ана телебездә чыга торган журнал кирәк Хәзергә фәкать шушындый, татарча сөйләшә- белә торган журнал гына Татарстаннан читтә булган регионнарда. Казанда. Чаллыда, башка шәһәрләрдә мәктәп вазифасын үти ала Халыкның, милләтнең киләчәге балаларыбыз кулында Татар халкының иҗтимагый аңын үзгәртеп кору чоры рухында тәрбияләү өчен без журналның әнә шул юнәлешләрен бигрәк тә мөһим дип саныйбыз Казан утларымның йөзен шулар билгеләячәк, аның барлык материалларына шулар замана төсмере биреп торачак. Без - Казан утлары»н Татарстанныкы гына дип түгел, бөтен татар халкы журналы дип хис итеп эшлибез һәм аның статусы, республикабыз җитәкчелеге дә булышса. союздаш республикалар журналлары белән бертигез булыр дип ышанабыз. Әгәр дә съезд хупласа, бу юнәлештәге эшне редакция партиянең XIX Бөтенсоюз конференциясе карарлары яктылыгында тагы да киңәйтә һәм көчәйтә ала. Ике съезд арасында татар әдәбияты үсештә булды дидек, ләкин ул электән килә торган кайбер җитешсезлекләреннән барыбер арына алмады кебек Шуларның мин берсен генә, журнал өчен бигрәк тә мөһимен генә, әйтеп үтәм Казан утлары-на бүген, кичә кергән яңа әсәрләр күрсәтә ки. безнең төп игътибарыбыз колхозлашу Бөек Ватан сугышы алды, сугыштан соңгы авыр чорларга төбәлгән һәм бу аңлашыла да — татар әдәбиятының шул еллар хакында әйтелмичә калган сүзе күп. бигрәк тә сталинщина турында Үзләре шул чорда формалашкан язучыларыбызга аның хакында вакытында язарга мөмкинлек бирмәгәннәр Без. алтмышынчыҗитмешен- че елларда әдәбиятка килүчеләр, шулай ук брежневщина турында берни дә әйтә алмадык Ишеткән, отып алып үзебез сөйләп йөргән тозлы-борычлы социаль анекдотларның үткерлегенә, кыюлыгына шаккатудан, сокланудан уза алмадык Күңелдә бер фикер йөртеп, кәгазьгә шуның капма-каршысын язарга күнегеп бетә яздык Нәтиҗәдә, сихәтле Апрель Пленумы (1985) җилләре исә башлагач та татар әдәбиятының тирән өстәл тартмасыннан элек язылган һәм үз заманын беразга узып киткәнлеге аркасында гына басылмый калган бер генә әсәр дә чыкмады дисәк тә ярый Бу уйландыра, иптәшләр. Үзгәртеп кору гаҗәеп зур мөмкинлекләр ачты Бүген без әдәби фонендоскобыбызны. бернидән дә курыкмыйча үзгәртеп коруның күкрәгенә куеп, аның йөрәк тибешен тыңлый алабыз, әдәби градуснигыбызны заманның култык астына кыстырып. үзгәртеп коруның кайнарлыгын күрә алабыз Әмма өр-яңа әсәрләребез һәм аларда сурәтләнгән вакыт арасында дистәләрчә елларга сузылган дистанция сакланып килә. Зур романнарга күпмедер ташлама ясап була, ә оператив жанрларга ташлама ясарга сәбәп юк Әлбәттә, без иске материаллар нигезендә дә үзгәртеп кору рухында язарга тырышабыз һәм уңышка да ирешәбез Әмма әсәрләребездә үзгәртеп коруны башкаручы кешенең уй-фикерләрен. кылган гамәлен тизрәк күрәсе килә Ул кешенең рухы өмете киңәя барган космос кебек, ә тәне-бәдәне көнкүреш мөмкинлекләре кысыла барган чынбарлыгыбызда Романнар, поэмалар, драмалар нигезенә шекспирча конфликт булып ятарлык киеренкелек түгелмени бу’ Татар әдәбия- 1ының вакытында әйтелми калачак, аннары соңгарып, ерактан торып әйтеләчәк сүзләре. минемчә, бүген үк барлыкка килде инде Һәм бу дефицит -Казан утла ры»нда үзен инде бүген үк сиздерә Казан утлары» дигәннән сез беләсезме икән — безнең журнал турында бернинди энциклопедиядә дә. хәтта әдәбиендә дә. бернинди энциклопедик сүзлектә дә мәгълүмат юк Ә башкортның »Агидел». бурятның Байкал». каракалпакның ’Амударья карело-финның -Пуналиппу-. якутның -Хотугу сулус» журналлары турында БСЭдан да, төрле сүзлекләрдән дә укып була. Без редакциядә бу сәер хәлнең сәбәбе турында уйландык Юк. моны энциклопедия төзүчеләрнең татар халкына булган игътибарсызлыгы белән аңлатырга ярамый, чөнки һәр сүзлектә татар әдәбияты хакында тирән һәм күләмле мәкалә бар Моны фәкать татар мәдәниятының. татар әдәбиятының илкүләм абруе хакында кайгыртырга тиешле даирәләрнең, беренче чиратта үзебезнең Язучылар союзы идарәсе һәм фәнни оешмаларның, дистәләрчә еллар буена шушындыйрак мәсьәләләрне күз уңында тотмаулары белән аңлатып буладыр Мисал өчен ерак йөрисе юк. хәтта съездыбыз докладында да Язучылар союзы органы булган Казан утлары- телгә дә алынмады, ә республика рәссамнарының күптән түгел булып узган съездында журнал хакында җитди сүз барды 1984 елда Татарстан Язучылар союзы оешуның 50 еллыгына багышланган докладында хәтта партия өлкә комитеты секретаре да дөньяда бердәнбер татар әдәби журналы барлыгын онытты Әгәр дә шушындый игътибарсызлык Казан утлары-на карата гына булса, мин аны әйтеп тә тормас идем Рус телендә басылган гомумсоюз чыганакларында язучылардан Дәрдмәнд. С Рәмиев. Ш Усманов. Ф Бурнаш. композиторлар С Сәйдә- шев. Ф Яруллин, рәссам Б Урманче. галим Ш. Мәрҗани кебек халкыбызның олы шәхесләре дә күренми бит Татар халкының, татар мәдәниятының һәм әдәбиятының халыкара данын балкып туган даһи әсәрләр генә түгел, менә шушындый «вак-төякләр» дә ныгыта икәнен безгә — иҗат союзларына да. фәнни оешмаларга да. республикабызның директив органнарына да онытырга ярамый Халык милли ренессанс кичергәндә вак-төякләр булмый ул! Безнең халыкка әйтәсе сүзебез соңгармасын, вакытында әйтелсен иде Бу татар әдәбиятын халкыбыз күңеленә тагы да якынайту юнәлешендә тагын бер хәлиткеч адым булыр иде Фәрваз Миңнуллин КИЧЕРМӘСЛӘР БЕЗНЕ, КИЧЕРМӘСЛӘР... Тукайлар, Бабичлар. Такташлар. Мусалар. Кутуйлар Б урнашлар, Камаллар йортына Әрсезләр, гамьсезләр, дом сукыр тычканнар. Бөҗәкләр ябырыла, абына-сөртенә Галимҗан абыйлар. Әмирхан өенә Намуссыз, битсезләр өерелә. Бу юлларны ХәсӘн ага Туфан 1960 елда ук язган булган Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәбият дөньясындагы һәр төрле әрсезләр һәм битсезләргә каршы көрәшеп яшәде Ниндидер могҗиза булып. Хәсән Туфан белән Ибраһим Газилар. Мирсәй Әмир белән Шәйхи Маннурлар бер генә сәгатькә мәңгелек йокыдан уянып, әдәбият-мәдә- ният дөньясындагы бүгенге хәлләргә күз сала алсалар, ни диярләр иде икән” һәрхәлдә, аларның берсе дә »Без сездән разый, егетләр' —дип әйтмәс иде Бер мәктәпнең алдынгы пионерын колхозның алдынгы сыер савучысы янына интервью алырга җибәрәләр Бәлки, ишеткәнегез бардыр, әңгәмә менә болаерак барган — Гөлбикә апа. Сез үзегезгә беркетелгән һәр сыердан 16шар литр сөт савасыз икән Бик кыенмы шулхәтле сөт савуы9 — Кыенмы дип9 Тырышабыз инде, акыллым. тырышабыз — Ә 18 әр литр савып буламы? — Ник булмасын? Була, бик була — Ә 20 шар литр’ — Бик тырышканда. 20 шар литр да була! — Ә 26 шар литр? — Юк, булмый, үскәнем, булмый! — Нигә’ — Ул чагында сет чат суга әйләнә Күрәсез, сет суга әйләнә торган мәгълүм бер чик бар икән Тормыштагы һәр нәрсәдә бар андый чикләр Шул чикне узгач, ир кеше — карт кешегә, әле кайчан гына ыжгырып торган хатын — карчыкка, дару агуга әйләнә Чын сәнгатьне — халтурадан, профессионал әдипне һәвәскәрдән аера торган шундый чик, һичшиксез, әдәбиятта да бар Без шул чикне югалттык Әдәби җәмәгатьчелек дигән төшенчә бар иде, элегрәк тагын әле җәмәгатьчелек фикере дигән төшенчә бар иде Без шул төшенчәләрне югалттык Шуларны югалтуга яхшыны яманнан, талантны графоманнан аера торган критерийлар да буталып бетте Күзгә туры карап, дөресен әйткәндә, үзгәртеп кору дәвере, минемчә, бездәге әдәби атмосфераны бары начарайтты гына Карьеристлар яңа шартларга һәммәбезгә караганда да тизрәк һәм яхшырак яраклаштылар Ялгышмасам, дилбегәне үз кулларына алып та киләләр инде Шул рәвешчә, чираттагы съездыбызны без критерийлар һәм чикләрнең шактый буталган бер чагында, үзебездәге иҗади атмосфераны елдан-ел ныграк югалта барган уңайсыз шартларда каршылыйбыз Ике съезд арасында 17 яңа роман басылган Шуларнын күбесе-йомшак һәм сыек романнар Моннан биш ел элек ( Романга ни булды '- дигән мәкаләдә) безнең романнарга хас кимчелекләргә бераз тукталган идем. Әйтик, ул мәкаләдә сугыштан соңгы чорда, 50 еллар ахырында һәм 60 еллар башында нык активлашып алганнан сон. татар әдәбиятында роман жанрының пассивлаша, тоныгая һәм ваклана төшүе турында, аннары безнең романнарда олы характерларның аз булуы, бүгенге татар романына масштаблык, эпик киңлек җитмәү турында да бераз сүз булган иде Әлеге кимчелекләрнең байтагы ике съезд арасында дөнья күргән романнар очен дә хас Әдәби планкаларны елдан-ел түбән төшерә бару аркасында, роман булып оешып җитмәгән язмалар саны туктаусыз арта тора Әйтик, әлеге 17 романның 6 сы төрле редакцияләрдә еллар буе этелеп-төртелеп йөргәннән соң гына дөнья күргән (Мин, беренче чиратта, Э Касыймовның «Җир балкышы». Җ Рәхимовның "Кыядагы чәчәкләр». X Хәйруллинның Ургыл», Я Зәнкиевнең «Иртеш таңнары». И Са- лаховның -Имәннәр тамыр җәйгәндә- кебек әсәрләрен күздә тотам) Кода- кодагыйлыкны оныта төшеп, таләпчәнлекне аз гына арттырганда, аларның санын җиңел генә 10 га җиткереп булыр иде Чиле-пешле 10 роман басылмый калганнан, билгеле, татар прозасы берни дә югалтмас иде Шул 17 романның тагын 3 се (X Хәйруллинның «Ургылды, И Салаховның «Имәннәр тамыр җәйгәндә»се Я Зәнкиевнең “Иртеш таңнары») кеше ярдәмендә, ягъни әдәби эшкәртү юлы белән дөнья күргән әсәрләр Шул юл белән язылган роман һәм повестьлар, пьесалар һәм шигырь китаплары саны, шул юл белән Язучылар союзына кергән графоманнар саны гел арта бара Миңа әлеге романнар уңае белән язылган бик күп мәкалә һәм рецензияләрне укырга туры килде Ул романнарның барысы да. баксаң, иң элек һәм беренче чиратта әһәмиятле һәм актуаль темага багышланган булулары очен мактала икән Әйтик. «Язмышыңа ышан- —АЭС төзүчеләргә багышланган беренче роман. -Иртеш таңнары* — Себер татарларына багышлап язылган беренче роман. «Имәннәр тамыр җәйгәндә» — татар казакларына багышланган беренче роман. -Җир балкышы» — КамАЗның авылга тәэсире турындагы беренче роман. Кыядагы чәчәкләр» — Себердә газ торбалары салучылар турындагы беренче роман икән Шул рәвешчә, рәттән 17 романны санап чыгыгыз Барысының да темалары үтә актуаль, үтә мөһим булуын күрерсез. Әдәбиятта кызыксыз, әһәмиятсез темалар юк, була алмый Әмма әдәби әсәрнең кыйммәтен һәм кадерен һич тә тема билгеләми, ләбаса Авторның таланты, әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше билгели Актуаль тема артыннан куып бер хаталансак, произодство мәсьәләләрен күтәрү, производство романы язу абруйлы эш дип уйлап икенче ялгышабыз Алда телгә алган чилепешле әсәрләрнең, бассаң да ярый, басмасаң да ярый торган әсәрләрнең күбесен производство романнары тәшкил итә. Производство романнары дигәндә, мин эшче темасына караган әсәрләрне генә күздә тотмыйм. Талантсыз язучы кулына эләккән теләсә-нинди материал -производствога» әйләнә Теге яки бу автор крестьян хезмәтенең технологиясе турында язарга керештеме — бу инде производство романы була. һәр эшнең үз җае, үз кее була Берәү тегүче, берәү тимерче, берәү күмерче булып тамак туйдыра Шигырьче булып, язучы булып тамак туйдыру өчен, тел белү, сүзләр ярдәмендә җанлы сурәт, тормышчан, динамик картина тудыру сәләте кирәктер дисәң юк икән Тырышлык белән әрсезлек җитә икән Бүгенге роман- повестьларның бүгенге хикәяләрнең күбесен телсез авторлар язган Баксаң, җанлы сурәт динамик картина дигәнебез үзе дә дефицитка әйләнеп бара, безнең әдәбиятны, безнең прозаны эчтәлек сөйләү алымы, информацион стиль басыпкүмеп килә икән. Әгәр шул рәвешчә, шул алым белән. М Хәсәновның «Язгы аҗаган- романындагы кебек, авыр һәм катлаулы язмышлы геройлар, тетрәтерлек мәхәббәт фаҗигаләре турында сөйләнсә, бер хәер иде Юк бит Тимер-бетон тел белән производство процесслары хакында, теге-яки бу эшнең технологиясе хакында сөйлиләр «Язмыштан көчлерәк» дигән әсәрендә Р Низамиев татарның ике мәшһүр композиторын — Салих Сәйдәшев белән Фәрит Яруллинны «очраштыра» («Казан утлары», 1989 ел. 11 сан. 60 бит). Бу очрашу безгә гади информация генә бирә Шул рәвешчә язылган ялыктыргыч һәм пассив стильле романнар арасында, соңгы могикан кебек күңелле сюрприз булып, ике әсәр калкып тора. Аларның берсе — Н Фәттахның «Сызгыра торган уклар» дилогиясе, икенчесе — М Хәбибуллинның Кубрат хан» романы. Нурихан романындагы таң калырдай осталык белән сурәтләнгән сугыш картиналарына игътибар иткәнсездер Шулар янына меңәрләгән кешенең берьюлы ауга чыгуын, төрле-төрле ыруларның җәйләүдән кышлауга һәм. киресенчә.кышлаудан җәйләүгә күченүләрен тасвирлаган урыннар, корбан бирү һәм корбан бәйрәмен уздыруга бәйле йолаларны сурәтләгән сәхифәләр, гаҗәеп матур табигать күренешләре килеп тоташа Күпме динамика, күпме җанлылык, күпме табигыйлек аларДа! Шундыерак сурәт-картиналар М Хәбибуллин романында да байтак Әйтик. Илба- рыс белән Чәчкә арасындагы интим хисләрне сурәтләгән битләр. Илбарысның грек иленә һәм төньяк халыкларына сәяхәтен сурәтләүгә багышланган бүлекләр, хазарлар белән болгарлар арасындагы сугыш күренешләре Икесе ике стильдә язылган (М Хәбибуллин романында халык әкиятләренә тартым романтик стиль өстенлек итсә. Н. Фәттах дилогиясе заманча аваздашлыгы, чынлык һәм реальлек хисенең зурлыгы белән аерылып тора), сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан икесе ике биеклектә торган (Нурхан дилогиясе, һичшиксез бер баш югары тора) әлеге әсәрләрне берберләренә иң элек җанлы сурәт һәм динамик картиналар муллыгы, аннары төп геройларның ипләнеше якынайта Ике съезд арасында басылган романнардагы уңай геройларны рәттән барлап чыгыгыз Г Ахуновның Нуриясе (-Идел кызы- Икенче китап). Я Зәнкиевнең Мөхәммәте (-Иртеш таңнары»): Г Кашаповның Дикопольцев белән Айбулатовы ( Язмышыңа ышан»): Э Касыймовның Хәнәфие ( «Җир балкышы> I М Маликованың Суфиясе ( «Басып сайрар талы бар°). М Мәһдиевнең Әхияры («Мәңгелек яз») И Сала- ховның Госманы ( Имәннәр тамыр җәйгәндә • ). X Хәйруллинның Якуп белән Хәмзәсе («Ургыл») һ б. һ б М Хәсәновның Иргалиен санамаганда, сез алар арасында Н Фәттахның Албуга белән Туман каганы М Хәбибуллинның Илбарыс белән Кубрат ханы янына янәшә куярлык геройлар тапмассыз Истә калырдай, колоритлы геройлар икенче, өченче дәрәҗәдәге персонажлар арасында күпмедер очрый әле Г Ахуновның Бүре Бадулы. М Мәһдиевнең Мәгыйзе. И. Салаховның Иркәтае. М Маликованың Шәфикасе һ б Ни хикмәттер, безнең әсәрләрдә нәкъ менә төп уңай геройлар укучыны үзләреннән биздерерлек дәрәҗәдә төссез, чырайсыз һәм җансыз булып чыга Иҗатларының характеры белән гомуми төркемнән аерылыбрак торган тагын ике кешегә тукталмый булмый Сүз Хисам Камалов белән Мәхмүт Хәсәнов хакында барачак. Мин үзем X Камалов романнарының теленә, сюжет-композиция төзелешенә артык мөкиббән китүче кешеләрдән түгел Русча уйлап төзелгән яки тәрҗемә юлы белән ясалган җөмләләрнең күп булуы эчне пошыра X Камалов романнарын укыганда үзеңне очраклы рәвештә чит хәрби частька килеп эләккән журналист яки репортер хәлендәрәк сизәсең. Буйдан-буйга килүче вакыйгалар да. геройлар да юк диярлек Эреле-ваклы геройлар керә тора, чыга тора Кемнәрдер үлә. кемнәрнедер хәрби госпитальләргә озаталар, аларны берөзлексез яңа солдатлар, яңа геройлар алмаштырып тора.. Шул ук вакытта мөһим бер моментны да истән чыгарырга ярамый Үзенең сугыш романнары белән X Камалов — хәрби теманы яктыртуда яңа юнәлеш башлап җибәргән кеше Бик тә гадиләштереп һәм гомумиләштереп әйткәндә, аны сугыш турында дөресен язу. сугышның кырыслыгын һәм рәхимсезлеген күрсәтү, кырыс буяулар белән язылган хакыйкать дип атарга булыр иде X Камалов романнарында башкаларга гыйбрәт һәм үрнәк булырдай кызыклы алым һәм адымнарның мул булуын билгеләп үтәргә кирәк Төрле милләт язучыларының сугыш темасын яктырткан роман-повестьларын укыганым бар Еш кына күңелдә ниндидер юшкын, ризасызлык хисе утырып кала Һәр язучы үз халкын гына күтәрә Җиңүнең язмышын фронтовик язучыларның үз милләттәшләре генә — руслар яки белоруслар, молдованнар яки украиннар, грузиннар яки яһүдләр генә — хәл иткән булып чыга.. X Камалов бу яктан биш баш өстен тора Хәбиров һәм Мостафин. Мирхас һәм Сөенчалин. Рифа һәм Фира кебек татар кешеләре белән бергә, сез аның романнарында башка милләт вәкилләренең үзгә бер ихтирам һәм ярату белән иҗат ителгән дистәләрчә образларын очратырсыз «Үлгәннән соң яздым» романының соңгы өлешләрен тетрәнми уку мөмкин түгел Сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән гарип солдатлар Үзләре гарип калып булса да. дөньяны, илне, халыкны фашизм афәтеннән саклап калган батыр солдатлар Шуның өстенә кешенең кадере беткән чынбарлык шартларында гомер буе ун кайгыга бер шатлык кичереп яшәячәк мескен кешеләр Тыл кешеләренең һәм тыл күселәренең аларга мөнәсәбәтен карагыз Коточкыч битарафлык Соң чиккә җиткән шәфкатьсезлек Нишлисең, әхлаксыз шартлар әхлаксыз кешеләр тәрбияли Ниһаять. Мәхмүт Хәсәнов романы. «Язгы аҗаган > феномены хакында берничә сүз Әсәрне күккә чөеп мактаучылар күп булган кебек, аны юкка чыгарып ташлаучылар да булмады түгел Әмма бер нәрсә бәхәссез -Язгы аҗаган» — Хәсәнов иҗатының зур казанышы, бүгенге татар прозасының бер уңышы Әдәбият-сәнгать өлкәсендәге гомуми хәлләрне истә тотканда, ул—Тукай премиясенә лаек әсәр, дөресрәге, лаек әсәрләрнең берсе, һич тә икеләнми-шикләнми әйтә торган төп фикерем шушы Әгәр роман уңае белән кирәксез шау-шу купмаган булса, һәм ул шау-шуга тора-бара автор үзе дә ияреп китмәгән булса, сүзне шушы төштә туктатырга мөмкин иде Әмма нишлисең9 Эш болайга киткәч, кайбер нәрсәләргә ачыклык кертергә туры киләчәк ■ Язгы аҗаган »ны Хәсәнов 1984 елда тәмамлый Бу — кулъязмага автор үзе куйган дата Шул ук елны автор аны ике урынга: «Казан утлары» на һәм нәшриятка тәкъдим итте 1984 елның 21 сентябрендә нәшриятка кергән беренче вариантның күләме 50 табакка якын иде Бергәләп эшли торгач, ул 35 табакка калды. Нык куллы редакторга туры килгән очракта 30 табакка калдырып була иде Гениаль әсәрне бу хәтле кыскарту мөмкин түгел. Бу — мәсьәләнең бер ягы. Аннары, баштарак беркем дә роман бестселлерга әйләнер дип уйламады Мавыгып укылуын әйтсә дә. нигездә уңай бәя бирсә дә. Аяз Гыйләҗев 12 битлек рецензиянең нәкъ 11 битен кимчелекләр санауга, язучыга төрле-төрле киңәшләр бирүгә багышлаган иде (Мәгълүм булсын, автор аларның күбесен игътибарсыз калдырды.) Актив эшләүче тәнкыйтьчебез Ф Галимуллин, гомумән, романның Иргали образына бәйле сызыгын тәнкыйтьләп чыкты «Советская Татария» газетасында булса кирәк. Рифат Сверигинның «Иргали линиясен генә калдырып, өр-яңадан эшләгәндә, бу романнан җыйнак кына повесть чыгар иде», дигән фикере дә истә калган Кыскасы, «Язгы аҗаган'Ны гап-гади язмыш көтә иде. «Язгы аҗаган» безнең әдәбиятта романга кытлык көчле чакта дөнья күрде Аннары укучыларның юньле әсәрләргә тәмам коргаксыган чагында басылды, дип өстәргә мөмкин Киексез урманда йөргән аучылар кебек, без татар прозасына җитмәгән, әмма татар прозасында булырга тиешле сыйфатларны, үзгәртеп кору чорына хас яңа тенденцияләрне шушы романда күрергә тырыштык. Булмаганнарын бар иттек, яралгы хәлендәгеләрен нык күперттек. Әйтик, язучы баштан-ахырга кадәр Иргалинең хезмәт кешесе булуына басым ясый Кешенең бөтен олылыгы да. байлыгы да һәм дәрәҗәсе дә — хезмәттә, бары тик хезмәттә. дип расламакчы була. Бу — ялгыш караш. Кайчандыр хезмәт дан. батырлык эше дигән сүзләр модада иде Анысы да — ялган лозунг Халык Ходай бәхетне бирмәсә, Баеп булмый эшләп тә, — дип җырламас иде Хикмәт— «бәхеттә» Эшләп баеп булса, хезмәт дан. батырлык эше булса — дөньяда бездән дә баерак. бездән дә данлырак халык булмас иде Ил белән алга таба да хәзерге экономистлар, хәзерге плановиклар идарә итсә, тагын 10 елдан халыкның 80 проценты хәерчелекнең соңгы чигенә килеп җитәчәк Аларга саклык кассаларында, матрас капчыклар эчендә яткан миллиардлар тынгылык бирми Май чүлмәге тирәсендә чабышкан мачылар кебек, ничек тә шул акчаны халыктан суырып алып әйләнешкә кертү турында баш ваталар Берөзлексез бәя күтәрәләр, берөзлексез дефицит тудыралар Ә бит тик яткан теге миллиардлар асылда хезмәт кешесенеке 138 түгел — гади халыкныкы түгел Каракларныкы, спекулянтларныкы. түрәләрнеке Хезмәт кешесенең эш хакы аракы алырга да чак-чак җитә Шуларны белә торып, ничек итеп хикмәтнең — башы хезмәттә дип. яки Иргали эшләп баеды, дип язарга мөмкин'’1 Хикмәтнең башы хезмәттә түгел, ә бәлки эшләп тапканны гадел итеп бүлүдә Иргали эшләп баемый, аңа аталы-уллы Клочкиннар Кузька- Бурлак кебек бандитлар булыша Романның ак җеп белән тегелгән бер йомшак урыны — шул Икенчесе — турыдан-туры Иргали образына бәйле. Соңгы вакытта басылган мәкаләләрдә Иргалине ничектер шәхес культы корбаны, колхозлашу елларында, ялгыш кулакка саналып, хаксызга рәнҗетелгән герой итеп күрсәтергә тырышу тенденциясе көчәеп килә Хәлбуки, ул Себергә кеше үтерүдә гаепләнеп сөрелә Болар икесе ике нәрсә Аннары М Хәсәновка мондый яңа тенденцияләрне көчләп тагудан һичбер төрле мәгънә юк — НЭП турында булсын, колхозлашу хәрәкәте хакында булсын, башка бик күп мәсьәләләрдә булсын, ул тулысынча иске карашларда калган кеше Алайса, «Язгы аҗаган» романының сере нидә соң7 . Сюжет-композиция бөтенлегендә дияргә мөмкин Бу — шактый дөрес сүз булачак Язучының телендә, хикәяләү стилендә дияргә мөмкин Роман халыкның маҗаралы әкиятләредәй мавыгып укыла. Теле җырлап тора Сер романның геройларында дияргә мөмкин Иргали. Гази. Лачын Рәхимҗан. Һади. Сираҗи. Җәүһәрия. Зәйтүнә. Гөлүсә. Миңсылу кебек геройлар язмышына берегез дә битараф калмагансыздыр. дип уйлыйм Эчтән генә булса да аларны кызганып һәм жәлләп тә утыргансыздыр әле Күбегезнең күңелендә аларны Халәп. Кадыйр. Шаһи белән Шаһбаз кебек явызлардан саклау теләге уянгандыр. Теле, стиле, композицион төзелеше.вакыйгаларның характеры, геройларның бирелеше һәм бүленеше фәлсәфәсе, кыскасы, барлык яклары белән Язгы аҗаган - — безнең укучы бик тә ярата торган мелодраматик әсәр Безнең әби-бабайлар җылый- җылый укыган, теге пәйгамбәрләр тормышын чагылдырган кыйссалар кебегрәк әсәр. Минемчә, уңышның төп сере шунда «Атаклы кешеләр тормышы» дигән серияне, халык шагыйре Габдулла Тукайга багышланган китабы белән, моннан ун еллар элек Ибраһим абый Нуруллин башлап җибәргән иде Ике съезд арасындагы биш ел вакыт эчендә әлеге сериягә тагын оч китап өстәлгән Турыдан-туры повесть жанрына күчкәнче, шул китаплар хакында берничә сүз әйтәсе килә Баштан ук шул кадәресе мәгълүм булсын: аларның өчесе дә: Җәмәгать, без яңа тәпи йөрергә өйрәндек, әмма безгә игътибар юк — дип кычкырып торалар Димәк, кичекмәстән җыелып сөйләшергә кирәк. Арада уңышлырагы — Фатих Әмирхан турындагы китаптыр, мөгаен Хәтта ул да күңелдә төрле-төрле ризасызлыклар уята Әдипнең тормышына, иҗатына караган күп фактлар ачылмаган Ачыкларга мөмкин булганнары да шул килеш калган Язучының революциядән соңгы иҗат эволюциясен бәяләүдә булсын. Фатих Әмирханның революциягә һәм Гражданнар сугышына. Татарстан АССР төзелүгә һәм Совет хөкүмәтенә. Ленинга һәм коммунистларга мөнәсәбәтен ачыклауда булсын, автор әледән-әле кыен хәлләрдә кала, гаҗизлек күрсәтә Хәсән Хәйринең Такташка багышланган китабы бөтенләй аптырашта калдыра Шагыйрь иҗатына тематик һәм хронологик күзәтү рәвешендә язылган бу китапта һәммә нәрсә искечә. вульгар социологизм чорындагыча Колхозларга дан җырлана, сыйнфый көрәш кызганнанкыза бара, «бөек борылыш елы- мактала Башкасын әйтмим, әйтерсең, әле XX съезд да булмаган, шәхес культы да фаш ителмәгән Бер нәрсәне истән чыгармау кирәк, татар халкы өчен шәхес культы белән бәйле репрессияләр 1937 елдан түгел, шактый иртәрәк—солтангалиевчелек хәрәкәте дигән карачкы, бүки уйлап чыгарылган көннәрдән башлана Такташ шуның әдәбият өлкәсендәге беренче корбаннарыннан була Ниһаять, соңгы фикер Әсәр ахырында Гаилә дулкыннары» кебек, шагыйрьнең шәхси тормышына караган һәм китапка ямаулык кебек тегеп куелган бер-ике бүлекчә булмаса. аны берничек тә - Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән чыгарып булмас иде Якын итмәсәм. бәлки файдам тияр дигән күпмедер ышаныч булмаса. ниһаять, үзе журналда утырмаса. берәр җаен табып. Р Низамиевның -Язмыштан көчлерәк- әсәрен әйләнеп тә узар идем Билгеле булганча, ул — мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗат юлына багышланган әсәр Әсәрнең баштагы бүлекләре аеруча йомшак эшләнгән Теле авыр Үзеңне, көзен Җир туңгач, сукалаган басу өстеннән ат арбасына утырып барган кеше кебегрәк сизәсең Фронт вакыйгаларына җиткәч, эшләр бераз җайлана тагын Рашат Низамиев үз героен намуслы солдат һәм намуслы композитор итеп бирергә тели Бу җәһәттән ул «планын ■ тутырып үти алмаган. Әсәрдә совет солдаты Фәрит Яруллин образы бар Ә менә мәшһүр композитор Фәрит Яруллин образы сыеграк. Дөрес, автор сәнгать белгечләренең - Шүрәле» балетына караган хезмәтләрен намус белән укып чыккан Ул хезмәтләрнең эчтәлеген безгә дә сөйли. Ләкин балетка бәя һәм анализ язучыныкы түгел, музыка белгеченеке Аннары, үзе яшәгән чор белән ныклап бәйләми торып. Яруллин иҗатын аңлау һәм аңлату мөмкин түгел Ә чор — үтә катлаулы Бер якта — гигант заводлар, яңа шәһәрләр. аскетлык дәрәҗәсенә җиткән фидакярлек, стахановчылык хәрәкәте Икенче якта — иге-чиге булмаган репрессияләр Бер якта — милли культураларның гөрләп чәчәк атуы. Икенче якта — шул ук. милли культура вәкилләрен күпләп кыру Кайсы ялган. кайсы чын’ Кайсы чын казаныш’’ Кайсы «показуха’» Шул сорауларга җаваплар тапмый торып, чорның төгәл, тулы концепциясен булдырмый торып, ул заман хакында тормышчан әсәрләр язу кыен булачак Бу — бер Низамиевка гына карый торган нәрсә түгел. Китапта пафослы, төче суз күп Р Низамиев ялтыравык бизәкле, купшы тел белән язарга ярата икән Әмма теленә эчке ритм, динамика һәм төгәллек җитми Бер урында Фашизм көчләп таккан сугыш һәм талантны саклауда битарафлык күрсәтүчеләр татар Моцартын үтерде», дигән җөмлә очрый Буйдан-буйга үстерелә килмәсә дә, болай шактый кыю һәм мәгънәле фикер үзе' Инде җөмләнең төгәллегенә һәм яңгырашына игътибар итегез талантны саклауда битарафлык күрсәтүчеләр Әсәрнең исеме дә ( Язмыштан көчлерәк» — шушы исем булдымы’), бүлек башлары да (-Авторның күзаллавы- «Казанга кайту». »Үз-үзеңне җиңү батырлыгы». «Атылган йолдыз эзләреннән» Һ.6.Ш.) — бу егетнең телгә тоемы әллә кем түгел дип торалар Бер кызгач, күптән күңелне борчып йөргән тагын бер фикерем белән уртаклашыйм әле. Игътибар итәсезме икән, әдәбият мәйданына килгән яшьләр арасында бик тә сәер егетләр очрый башлады бит әле Әйтик, син аңа татар поэзиясенең язмышын ышанып тапшырсан. ул иртәгә үк үзенең поэмасын «ходка» җибәрә Син аны татар прозасының язмышын хәл итә торган урынга куясың, ул иртәгә үк үзенең романын яки повестен бастыра башлый Кая гына куйсаң, нинди генә эш тапшырсаң да — шул ук хәл һавага чөйсәң, шунда ук канат чыгып, оча башлыйлар Суга ташласаң, шунда ук яры үсеп, йөзә башлыйлар Кеше турында уйлау юк Гаделлек турында уйлау юк Нәрсә бу’ Кайбер картлардан үрнәк алумы’ Әллә инде өстәлгә утырганда бисмилла әйтергә онытумы’ Нәфес — шайтан, диләр Туктый белмәсәк. әллә кайларга барып җитүебез бар лабаса Бу. шулай ук. бер конкрет кешегә генә карап торган сүз түгел Роман белән хикәядән аермалы буларак, повесть — татар прозасының нык үзләштергән. аеруча якын һәм үз иткән жанры Бездә бу жанрның бай традицияләре, исемнәре бөтен илгә таралган осталары бар Бу өлкәдә безнең хәлләр беркайчан да артык мөшкел булганы юк. Заман җилләренә үтә сизгер, тормыштагы яңа тенденцияләрне иң элек күреп ала торган жанр буларак та — бүгенге тормыш сулышы, үзгәртеп кору рухы повестьларда ныграк чагыла Соңгы биш ел эчендә язылган повестьларга күз ташлау белән, моның шулай икәнен үзегез үк күрерсез Шул хакта сөйли торган иң характерлы мисал, һичшиксез. И Салаховның «Колыма хикәяләре» Мин ике съезд арасындагы прозабызның иң зур уңышы һәм дә казанышы шушы повесть дип уйлыйм Ул җанны тетрәтерлек бик күп вакыйгалары, иң кыен хәлләрдә дә сынмаган-сыгылмаган трагик шәхесләре белән истә кала (К Абрамов. С Атнагулов. Алкин. М Баһаутдинов Г Гали, Г Ильясов. 3 Имәнкулов, Г Камай. М Мутин. Г Нигъмәти, К Тинчурин. Әбҗәлимов һ.б.һ б ) Шулай да әсәрнең кыйммәтен, зурлыгын һәм яңалыгын болар гына билгеләми «Колыма хикәяләре» — укучының күзен ача, аңын уята, фикер үсешен тизләтә торган әсәр Без фашист концлагерьларындагы вәхшилекләр, коточкыч хәлләр турында күп яздык, күп укыдык Инде менә үзебездәге хәлләр белән таныштык үзебездәге төрмәләрне һәм лагерьларны, үзебездәге следователь һәм конвоирларны күрдек Авторның уңышы — шуларны шомартмый-нитми, арзанлы фәлсәфәгә, акыл сатуларга бирелми язып чыгуда Башы булган кешегә уйланырлык, җаны булган кешегә борчылырлык хәлләр бар монда' Бик тә рәхимле һәм китап җанлы, шул ук вакытта бераз гына беркатлы һәм самими күңелле татар укучысына шушындыерак бер китап кирәк иде Биш ел вакыт эчендә, минем исәп буенча, прозаикларыбызның 74 яңа повесте дөнья күргән Бу елга уртача 15 повесть дигән сүз. Күтәргән проблемалары, характерлары. сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан алар бик тә төрле-төрле Кемнәр янына, кайсы киштәгә куярга икән дип аптырап йөрдем-йөрдем дә. сүзне Батулланың «Алып батыр маҗаралары» повестена сокланудан башлап китәргә булдым Батулла — әкият язып теш чыгарган кеше Аның балалар өчен әкиятләрен укымаган яки ишетмәгән кеше юктыр. ■Алып батыр маҗаралары —ул язган әкиятләрнең аеруча шәбе Бу әсәре белән ул әкият жанрын тагын да яңарта төшкән, аңа яңа- ча яңгыраш биргән, заманча рух өргән Ныклап караганда, ул әле әкият тә түгел, ә бәлки, тылсымлы әкиятләргә таянып, аларның мотивларыннан файдаланып язылган чын социаль повесть Формасы — әкиятнеке, эчтәлеге күбрәк — бүгенге дөнья мәсьәләләре. бүгенге кешеләр тормышы турында Көлә-көлә укып киләсең дә. ахырга таба никтер моңсу була башлый. Күңелне борчулы уйлар, гамь баса Герое да шундый үсә- үзгәрә торган, үз йөзе, индивидуаль характеры булган герой Гомер буе халык кайгысын кайгыртып яшәгән кеше Шул юлда йөреп, ахырдан йортсыз да. хатынсыз да. малсыз да кала Күктә аҗаган уйнаган саен, күз алдына шул бәхетсез карт килеп баса Бик теләсәм дә. мин һәр кешегә, һәр әсәргә туктала алмам. Шулай да ике авторның әсәрләре хакында бөтенләй дәшмәсәм. мине кичермәсләр Аларның берсе — Ринат Мөхәммәдиев Икенчесе — Фәүзия Бәйрәмова Ике съезд арасындагы биш ел вакыт эчендә Р Мөхәммәдиев «танылган тәнкыйтьчедән» тәмам «танылган прозаикка» әйләнеп бетте Бүгенгесе көндә ул — күп кенә хикәяләр, дүрт повесть һәм бер роман авторы Р Мөхәммәдиев беренче проза әсәрләре белән үк үзенә өмет һәм ышаныч уята алды Көчәнми-азапланмый язуы, йөгерек каләме һәм телгә тоемы, аннары, заманча фикерләве белән «Кенәри — читлек кошы» турында әсәр басылып беткәч сөйләшербез Басылып беткәннәре арасыннан Ак кыялар турында хыял» повесте аеруча матур тәэсир калдыра Проблемасының яңалыгы белән (кемгә ак кыялар, кемгә яшел болыннар кадерле), фәлсәфи мәгънәсе (һәркемгә үз ише кадерле), тормышчан һәм матур картиналары белән. Авылда беренче көтү чыккан иртәне сурәтләгән битләрне хәтта М Мәһдиев тә «Кара, бу чукынмышны' - —дип. сокланып укыгандыр, дип уйлыйм Республика язучыларының XI съездына Фәүзия Бәйрәмова дүрт яңа повесть белән килде Повестьларының һәркайсы кызыклы һәм үзенчәлекле, һәркайсы үзенчә кызыклы - Болын»—«Битлек-кә. «Битлек»— Чакырым баганалары»на охшаган кебек. «Күл балыгы» әлеге өч повестьның барысыннан да нык аерылып тора Шул ук вакытта барысы да Фәүзиячә кабынып-кайнарланып. дуамалланып язылган Барысыннан да хис ташкыны бөркеп тора Повестьларын укыганда, үзеңне әле кайнар җилләр искән ком чүлендә итеп сизәсең, әле бербер артлы ишелеп, тәгәрәшеп килгән диңгез дулкыннары уртасында калгандай буласың Биш ел эчендә басылган әсәрләргә сан ягыннан караганда, автобиографик характердагы. документаль һәм тарихи-документаль повестьларның аеруча күп булуын билгеләп узарга кирәк Сыйфат ягыннан караганда исә күңелдә өмет уятырдай күренешләрнең. заманчарак тенденцияләрнең көчәя баруы шатландыра Рус язучыларының табигатьне һәлакәттән саклап калу өчен ничек һәм ни рәвешле көрәшкәннәрен беләбез. Без моңарчы табигатьне һәм табигый байлыкларны саклау мәсьәләләренә гафу ителмәслек дәрәҗәдә битараф булдык. Шома-шома егетләр 25—30 ел эчендә йөз елларга җитәрлек татар нефтен әрәм- шәрәм итеп бетергәндә дә. матур-матур егетләр, республика табигатенең иң гүзәл төшләрен пычратып, гигант заводлар, яңа калалар салганда да без. язучылар, аларның. шул эшләрен мактап, кул чабып тордык АЭС төзелгәндә дә нәкъ шул хәл кабатланды Республика, район, колхоз җитәкчеләре иген кырларын химик ашламалар белән эштән чыгарып бетергәндә дә дәшмәдек Ярамас, -дәү абыйлар» ачуланыр дип курыктык. Республиканың иң күренекле өч прозаигы Тукай районының «Гигант- совхозы директоры Нәҗип Зиатдинов турында «Игелек» исемле махсус китап язып чыгардылар Мәсьәләнең мондый четерекле якларын алар да читләтеп үтте. Экологик катастрофа, кырыс реальлек булып, тәмам алдыбызга килеп терәлгәч кенә, ниһаять, без дә уянырга булдык. Р Мостафин, Ә. Баянов. Ә Гаффар. Ф Бәйрәмова. М Хуҗин, К Тимбикова. Ф Яруллин кебек прозаикларыбызның әсәрләрендә табигать дөньясын, кеше белән табигать арасындагы бәйләнешләрне саклау мәсьәләләре шактый җитди һәм калку итеп куелды Минем үземә шундый әсәрләрдән аеруча нык ошаганы — М Мәһдиевнең «Бәхилләшү» повесте булды ■Бәхилләшү» — авылның үткәнен һәм бүгенгесен, авылның авыллыгын, татарның татарлыгын күп еллар буе бөтен нюанслары белән сурәтләп килгән популяр язучының элекке әсәрләреннән үсеп чыккан повесть Мең төрле җепләр белән ул М Мәһдиевнең моңарчы язган барлык әсәрләренә тоташып, уралып, чорналып беткән Бәхилләшү»— моңарчы язылган әсәрләренең соңгы аккорды Повесть, авторның барлык әсәрләре кебек үк. ирекле стильдә язылган Ул берсеннән-берсе кызыклы эпизодлары, бик тә колоритлы аерым геройлары белән истә кала Язучы җиңел генә чордан — чорга геройдан — геройга авылдан — шәһәргә, бер төрле настроениедән икенчесенә күчә. Әсәрдә кырыс реализм юмор белән, лиризм сатира белән чиратлаша. Шулай да. ■Бәхилләшү» — асылда моңсу әсәр, сагышка, моңга, күз яшьләренә манып язылган повесть. Моның, ягъни шулай язуның, сәбәпләре тирәндә ята. Язучыны гасырлар буена туплана килгән, халыкны халык итеп, милләтне милләт итеп яшәткән матур йолаларның, әхлак нормаларының, гореф-гадәтләрнең онытыла, югала баруы борчый. Кешенең җирдән, табигатьтән бизә баруы аның бәгырен телгәли. Бу процесс хәзергәчә дәвам итсә — табигать бетәчәк, кеше дә бетәчәк Авылны ничек яшәтергә’ Кешене ничек саклап калырга’ Авторга шул сораулар тынгылык бирми Аптырагач, методик күрсәтмәләр яза башлый Мин аны аңлыйм Мәһдиевнең белгәннәрен кәгазьгә теркәп калдырасы килә Ник дигәндә, ат җигә, печән чаба, чалгы яный, чалгы саплый, кибән куя белмәгән ир — кеше булудан туктый Ул кибет, ындыр, ферма тирәсендә тәмәке тартып. аракы эчеп тәмам сасып-күксеп беткән карт тәкәгә—Р Мөхәммәдиевнең Ак кыялар турында хыял» повестендагы Микәйгә әйләнә. -Бәхилләшү» повестен мин шулайрак аңлыйм Мәрткә киткән кешеләр кебек, без күп еллар буе артык ваемсыз яшәдек. Бүген килеп җитәр, иртәгә килеп җитәр, дип — коммунизмны көттек. Без көткән гадел җәмгыять һаман күренмәде Хыялыбыз тормышка ашмады Экономик, экологик, социаль мәсьәләләр, ниһаять, милли мәсьәләләр көннән-көн кискенләшә барды Табигатьне пычратып, табигый байлыкларны әрәм-шәрәм итеп бетердек. Битарафлык, рәхимсезлек арта барды Нигә шулай килеп чыкты? Без кайда ялгыштык’ Без кайчан ялгыштык’ Бу хәлдән ничек чыгарга’ Илне үзгәртеп кору юлына китергән шундыерак сораулар акрынлап безнең язучыларны да борчый башлады Соңгы елларда басылган әсәрләргә шушы ноктадан карап та күз ташлыйсы килә. Моның өчен иң кулай әсәрләрнең берсе Әмирхан Еникиның «Соңгы китабы» булыр төсле Сез инде беләсез: ул документаль характердагы автобиографик әсәр Беренче чиратта. Әмирхан аганың үзен, тормышын, әсәрләрен аңларга булыша торган әсәр, аннан килеп, әдәбият тарихын, иҗат эшенең, иҗат процессының хасиятләрен аңлата торган әсәр Шуның белән бергә, әсәрдә гаҗәеп матур табигать күренешләре, төрле сословие, төрле милләт вәкилләренең коеп куйган образлары күп «Соңгы китап-ның тугандаш башкорт халкына. Башкортстан табигатенә тирән хөрмәт һәм ихтирам белән сугарылуын басым ясап әйтәсе килә Әмма бу очракта мине матур табигать күренешләре дә. коеп куйган образлар да түгел, ә бәлки ике бәләкәй, эпизодик образ кызыксындыра Берсе — Коръәнхафиз кушаматлы мишәр егете Икенчесе — Казакъ Усман Төп сыйфатлары шул үз мәнфәгатьләренә ирешү өчен, болар теләсә нинди явызлыкка бара торган имансыз кешеләр Хикмәт аларның явыз һәм имансыз булуларында да түгел. Хикмәт яңа җәмгыять тудырган мөмкинлекләрдән, гадел җәмгыять тудырган шартлардан шундый әшәке кешеләр файдалана алуда Шуңа мөмкинлек, зәмин булуда. Дөрес, боларның берсе дә: Коръәнхафиз да. Казакъ Усман да әллә ни эре балыклар түгел Әмма аларның эреләре дә булган, билгеле Әсәрне укыганда бу сизелә Яңа җәмгыять һәм шәхес, яңа җәмгыять һәм гаделлек мәсьәләсе повестьның буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. Г Бәшировның И язмыш, язмыш- повестендагы Зәйни бу мәсьәләдә М Хәсә- новның Язгы аҗаган, ындагы үшән Халәптән дә. -Соңгы китап»тагы Казакъ Усман белән Коръәнхафиздан да уздыра Шәхси карьерасы өчен, ул хәтта вәгъдә һәм ант бозуга барып җитә Үсәргә, түрә булырга комачау итәр дип куркып, яраткан кызыннан баш тарта Җитмәсә, шул этлеген аклар өчен, демагогларча төрле сәбәпләр эзләп маташа Антын бозган кешегә, хәлбуки, аклану юк. аклану була алмый! Яңа. гадел җәмгыять төзү кебек изге эшкә әнә нинди имансыз кешеләр алынган' Ә Еники Г Бәшировлар башлаган бу эшне алга таба, үзләренең яңа повестьлары белән, В, Нуруллин. Г Кашапов, А Гыйләҗевләр дәвам иттерә В. Нуруллинның Хәнәфиен ('Җавап бир. кеше’»), бер тапкыр номенклатурага кереп калгач кем икәнен белеп, кулыннан эш килмәслеген күреп торсалар да. бөке урынына бер эштән икенче эшкә күчереп тик йөртәләр. Колхоз председателе итеп куялар 3—4 елдан менә дигән колхозны эштән чыгара Авыл советы председателе итеп күчерәләр, авылны таратып бетерә Аптырагач, бригадирлыкка куеп карыйлар анда да аракы эчеп, кеше кыерсытып йөрүдән башканы белми Ләкин эш хисап бирүгә тәүбә кылуга килеп терәлгәч, кылган этлекләре өчен дә. явыз эшләре өчен дә Хәнәфи башкаларны гаепләп маташа, аның булдыксызлыгына район түрәләре гаепле — янәсе, моны кулда тота алмаганнар, авыл халкы гаепле — янәсе элеккечә тәлинкә тотарга теләмиләр, малай белән хатын гаепле — янәсе, миһербансыз һәм каты бәгырьлеләр: күп санлы сөяркәләре гаепле — янәсе, картайгач онытканнар һ.б һ.б Г Кашапорның -Убырут» повестендагы Мәүләви дә — шундыерак бәндә. Хәнәфи белән Мәүләвинең табынган деннәре. дөресрәге, денсезлекләре. яшәү принциплары гына түгел, кылган явызлыклары, хәтта хезмәт урыннары да бер төслерәк Хәнәфи кебек үк. Мәүләвине дә эштән-эшкә күчереп йөртәләр авыл Советы секретареннан председательлеккә күтәрәләр, аннары колхоз председателе итәләр, ниһать, урманчылыкка күчерергә мәҗбүр булалар. Хәнәфи кебек үк. ул да тол хатыннарны каһәрли, авылдашларын кыерсыта, авылны таратып бетерә Бу ике образ арасында күпмедер аерма да бар. Әгәр В Нуруллин героеның этлекләре күбрәк гади көнкүрешкә караса, Г Кашапов герое, моңардан тыш. социаль һәм сәяси явыз да Асыллары барыбер бер икесе дә авыл дошманнары Авыл хуҗалыгын, колхоз авылын бүгенге кызганыч хәлгә Хәнәфи. Мәүләви кебек номенклатура бөкеләре китереп җиткерде Форсаттан файдаланып. Г Кашапов адресына да берничә җылы сүз әйтәсе килә ■ Убырут" — хәзергә аның иң көчле әсәре Шушы биеклектән беркайчан да төшмәсен иде А Гыйләҗевның Яра» повестен хәзер тикшергән әсәрләрнең дәвамы дип тә. шул ук вакытта күпмедер дәрәҗәдә аларның антиподы дип тә карап була Моны мин бигрәк тә. Г Бәшировның «И язмыш, язмыш» әсәрен күздә тотып әйтәм • Яра» —фәлсәфи повесть, заман җилләренең уңай тәэсире турында сөйли торган әсәр. Аның үзәгенә антка тугрылык мәңгелек яшәеш, мәңгелек мәхәббәт, мәңгелеккә омтылыш кебек җитди мәсьәләләр куелган Повестьта кешелекле мөнәсәбәтләр, матур йолалар, горефгадәтләр турында сүз бара Шул мәсьәләләргә булган карашларыннан чыгып, геройлар төркемнәргә бүленәләр, үзара төрле-төрле мөнәсәбәтләргә керәләр. Гыйләҗев үз геройларын экстремаль хәлләргә куя, аларның шундый ситуацияләрдәге рухи хәләтен аеруча оста сурәтли Язучы кеше рухының бөеклегенә, кеше җанының түземлегенә соклана Шул рәвешчә, өстән-өстән йөгертеп булса да. биш еллык прозабызны күзәтеп чыктык Без теләгән дәрәҗәдә булмаса да. талантлы һәм кызыклы әсәрләр язылып торган, басылып торган Алга таба да шулай булачак Безнең прозада талантлы кешеләр бар һәм булачак Әмма җитди бердәмлек, гомум күтәрелеш, зур эшләргә тотыныр алдыннан була торган күтәренкелек хисе җитми Ике съезд арасында басылган роман-повестьларның һәм хикәяләрнең күп өлешен стандарт әсәрләр тәшкил итә Ерактагы, бигрәк тә капиталистик илләрдәге, бөтен-бөтен кимчелекләрне ифрат ачык күрсәтеп тә, якындагы, үзебездәге, бер генә кимчелекне дә күрсәтми торган «серле күзлек» кигән иске язучылар һич кенә дә позицияләрен ташларга җыенмыйлар Аларның шул күзлекне киеп язган һәм инкубатор чебешләредәй игезәк әсәрләре кибет киштәләрен тутырып ята Әле кайчан гына порнографиягә, арзанлы күз яшьләренә исәп тотып язылган массовый әдәбиятка йөз тоталар дип капитализм илләрен сүгеп йөри идек Карыйбыз — массовый әдәбият үзебезгә килеп кергән Китап кибетләрендә укучы көне буе көнкүреш ваклыкларын, җенси мөнәсәбәтләрне тәмләп сурәтләгән арзанлы әдәбиятка һәм детективка чират тора. Кайчандыр «Талант — халык байлыгы дигән сүз бар иде. Торгынлык елларында без аны «Талант — хатын байлыгы дип үзгәрттек Форсаттан файдаланып, әсәр арты әсәр бастырып, китап арты китап чыгарып, акча эшләргә тотындык Шул хәл дәвам итә. Эшләр хәзергәчә барса, татар әдәбиятын нинди язмыш көткәнен күз алдына китерәсез булыр Әйдәгез, уйлашыйк1 Бу. бәлки, соңгы мөмкинлектер’1 . Шуннан файдаланмасак. кичермәсләр безне, кичермәсләр Тәлгать Галиуллин ШИГЪРИЯТТӘ — ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ Сиксәненче елларда татар әдәбияты ике олы язучысын, халык киләчәге белән яшәгән намуслы шәхесләрен югалтты Исән чакларында да гел янәшә йөргән бу исемнәр йөрәктә, күңелдә мәңгегә бергә кушылдылар: Хәсән Туфан, Сибгат Хәким Арабызда вакытта да аларның фикерләре, уйлары, ниятләре белән санашмаган, алар- дан тәүфикълылык. шәфкатьлелек дәресләре алмаган татар әдибе юктыр Туфан белән Хәким янында һәрвакыт һәм һәркайда. саф һавага бай урмандагы шикелле, иҗади һәм әхлакый сәламәт рух яшәде Өлкән шагыйрьләребез халык язмышы белән иҗат юлларын аерылгысыз бер бетен итеп кушу бәхетенә ирештеләр, үзләреннән соң яшәүчеләр өчен изге хыял һәм максат үрнәге булып калдылар С Хәким бигрәк тә X Туфан, соңгы елларда илдә барган үзгәреш-яңарыш- ларның шаһитлары булмасалар да. хәзерге шигъри эзләнүләр юнәлешен, мәйданын, сурәтле фикерләү эстетикасы үсү юлларын алар эшчәнлегеннән башка күзаллавы кыен Чынбарлыкның рәсмихыялый сурәтчәсе артына яшеренгән чын тормышны, кешенең кайгы-хәсрәтен. эзләнүүкенүен. гади сөенечләр өчен фаҗигале көрәшен сурәтләү юлына сугыштан соңгы татар поэзиясен Хәсән Туфан алып чыкты Соңрак ана үз тавышы, үз моңы белән С Хәким кушылды Ә алар, үз чиратында, татар һәм башка милләт поэзияләре ачышларына таяндылар, иң яхшы традицияләрне дәвам иттерделәр, үстерделәр. Шуңа күрә дә татар поэзиясенең хәзерге халәтен һәм үсеш мөмкинлекләрен тарихи үткәннән, дөресрәге. XX гасыр шигъриятенең гомуми контекстыннан башка аңлавы мөмкин түгел. Хәзер соңгы унъеллыгына якынлашкан өермәле XX гасыр башында татар поэзиясе үсешенең яңа — реалистик чорына килеп керә Татар әдәби теле тулы көчкә яңгырый Шигърият кешелек серләренә, әйтелмәгән сәер, кинаяле тирәнлекләргә юл ала. зиһен эшчәнлегенең. кичереш үсешенең иң нечкә катлауларына, тибрәлешләренә үтеп керү алымнарын ача Сурәтле фикерләү биниһая байый, төрләнә, сүз- образ ифрат тыгызлана. Тукай. Дәрдмәнд. Рәмиев. Бабич. Такташлар чорыннан алып утызынчы еллар башына кадәр татар поэзиясе шигъри тыгызлыкка омтылышын яңа образ, ритм рифмалар өчен көрәшен туктатмый Еш кына эчтәлекне дә сурәтле киеренкелек баета, тулыландыра Мәсәлән. X Такташның -Җир уллары- трагедиясе. X Туфанның егерменче еллар поэмалары Тик сугыш алды унъеллыгы башында канатлы ат булган шигърият үзенең илаһи юлыннан бәреп чыгарыла, аңа тимер авызлыклы йөгән һәм бугазга чаклы төймәле мундир кидерелә .30—50 нче елларда аерым көчле поэтик системалар хәрәкәт итсә дә (X Туфан. Ә Фәйзи. Җәлил. Ф Кәрим), сугыш еллары шигърияттә героик аккордларны үстерсә дә. татар поэзиясе тулаем көпшәкләнә, образлы тыгызлыгын җуя. шәхси башлангычны— гомуми сүзләр, җир кешесен—«юлбашчы• сурәтчәсе алыштыра Сталин илгә көчләп таккан политик һәм бюрократик тышау террорыннан иң зур зыян күргән милләтләрнең берсе — ил буйлап сибелгән татар халкы булгандыр Иң аянычы шунда аңа классик халыклар- күптән узган милли бердәмлек процессын тәмамлау мөмкинлеге бирелмәде Шәһәрләрдә генә түгел авылларда да татар мәктәпләре (уку-укыту башка телгә күчерелү сәбәпле) бик нык кими, чит өлкәләрдәге газета-журналлар ябыла, яклаучысыз татар баласы бер төрле язуны йотып» өлгерә алмый, аңа икенчесен өченчесен китереп сылыйлар. Халык үзенең тамырыннан, тарихыннан әдәп-әхлак тәрбия эшенең нигезе булган әдәбияттан аерыла Кеше анасын оныткан, «халыклар атасыннан» башка берәүне дә танымаган Чыңгыз Айтматов әйткән манкортка әверелә Утызынчы еллардан башлап, әдәбиятка Ф Әмирхан. Дәрдмәнд. Г Ибраһимов. Җ Вәлиди. Н Исәнбәт кебек төпле белемле, интеллектуаль-фәлсәфи көчкә ия шәхесләрнең аз һәм берәмтекләп кенә килүе аңлашылса кирәк Әлбәттә, поэзиянең төп көчләре юкка чыгарылгач та. иҗаттан читләтелгәч тә изге урын бушамый. Әдәбиятка завод-фабрика ударниклары, колхоз алдынгылары чакырыла Тик поэзиядә соры шигырьләр, уртакулдан түбән кәсепчеләр дә бик күбәя Югарыда аталган сәбәпләр нәтиҗәсендә, татар әдәбияты үз эчендә бикләнеп калды, олы чыганагын, бай чишмәсен югалтты Пенза. Тамбов. Оренбург. Ульяновск. Куйбышев. Чиләбе. Тобол кебек татарлар күп яшәгән өлкәләр хәзер татар әдәбиятына үз вәкилләрен җибәрмиләр диярлек Урта Азиядән. Себердән. Чувашстаннан да талантлар берән-сәрән генә килә Уфа сәләтле татар яшьләрен үзендә калдыру хәстәрен күрә Башка милләтләр (бигрәк тә рус. башкорт һәм Урта Азия халыклары) татар этносын үзләштерү, -эретү» исәбенә кан яңартса, ыруын баетса, безнең андый мөмкинлек киселгән, чикләнгән булып чыкты Тыйнак эшчән, ягымлы, гаиләгә турылыклы татар хатыннары башка халыкларга ничаклы булдыклы, талантлы, хәтта ге- ниаль (Чыңгыз Айтматов кебек) ирләр тудырып бирделәр Әмма аннан татар исемле халыкка әллә ни файда тимәде әдәбиятына шөһрәт өстәлмәде Башка милләткә хезмәттә гомерен уздырган аналар, аң-белем алып килгән татар зыялылары, мулла- мөгаллимнәре шикелле үк. онытылдылар. СССРда яшәүче олы тарихлы мәдәнияты булган милләтләрнең чит илләрдә иҗат ителгән эмигрант әдәбияты бар Хәзер ул мирас, озын юлларны үтеп, шартлы киртәләрне ватып, үз халкына әйләнеп кайта Рус. украин. Балтик буе халыклары, әрмән әзербайҗан. уйгур әдәбиятлары — шуның ачык мисалы Хәзерге хәбәрдарлык, демократия чорында да без ил чигенең аргы ягындагы татар әдәбияты, анда калган мирасыбыз турында аз беләбез Заманында Көнбатыш Германиядә. Төркиядә басылган китапчыклар Казанга да килеп җиткәли иде Читтә яшәгән каләмдәшләребез белән элемтәгә кереп, үсешләренә идея-эстетик ярдәм күрсәтәсе. ахыр чиктә, юнәлеш бирәсе урынга, без аларны тупас рәвештә кактык, үзебездән катгый рәвештә аерып куйдык Заманында читкә тибәрелгән рухи байлыкларны кире халыкка кайтару — тарихи хәтерне торгызу эшенең мөһим юнәлеше Бу нисбәттән озак еллар буена нахакка рәнҗетелә, кыерсытыла килгән «Идегәй» дастанының халыкка әйләнеп кайтуы демократиянең зур җиңүе булды Шәхес культын фаш итү илдә яңа өметләр, хыяллар уятты. Татар поэзиясе 60 еллар башында халыкның рухи тормышында элек уйнаган абруен, урынын кайтару юнәлешендә кыю адымнар ясый Ләкин язмыш аны тагын бер җитди сынау алдына куя 60—70 еллар аралыгында татар әдәбиятының яшәешенә, киләчәгенә тагын бер удар ясала Халыкның иплелек, әдәп, инсаф буенча гасырлар дәвамында канга сеңдерелә килгән, гореф-гадәтен саклаучы тарихи чыганак, этник һәм психологик нигез — авыл күз алдында юкка чыга башлый Бер яктан, аны һәртөрле уйдырма сәбәпләр, налоглар, кечкенә мәктәпләрне ябулар аша рәсми кысу башланса, икенчедән. авыл халкын неон утлары, асфальт юллары, җылы сулары, кызыктыргыч киләчәге белән шәһәр үзенә суыра. Ерактан килгән кала мәдәниятыбыз сакланмау, үз телебездә укытыла торган югары уку йортларыбыз булмау (татар теле һәм әдәбияты белгечләреннән башка) сәбәпле әдәбиятыбызның киләчәге авыл язмышына бәйле булып чыкты Әдәбият авылны кызганып яшәгән арада, цивилизация дигән көч тимер тырнакларын Татарстан җиренә тирәнрәк батыруын дәвам итте Кара туфраклы җир өс- тенә төтен бөркүче гигант корпуслар, күп катлы йортлар килеп утырды урманнар киселде, елга-күлләр кипте Кара алтын чыгару буенча пичәмә еллар беренчелекне алып килдек, илебезне алдынгы мәмләкәтләр рәтенә чыгарабыз дип тырыштык Тиңе булмаган КамАЗ төзедек. Түбән Кама. Әлмәт. Җәлил. Лениногорск шәһәрләрен ил картасына керттек Алабугада әүвәл трактор заводы, хәзер җиңел машиналар заводы корыла дип шауладык. Мәскәүдән һәм бүтән шәһәрләрдән килгән кунак-әдипләрдән калышмаска тырышып. алар белән ярыша-ярыша. татар шагыйрьләре дә республиканың тимер адымнарын данлап, озын-озын поэмалар, шигырьләр, гимннар, ораторияләр яздылар. Әмма татар шигыре әлләни отмады, укучысы артмады Берничә ел элек Чулман елгасы буенда. Кама Аланы куенында, табигатьнең гүзәл бер почмагында атом станциясе корыла башлады Бу төзелеш Татарстанда тирәлекне, табигатьне, димәк, кешене саклап калу өчен көрәш башлап җибәрүгә, халыкта, бигрәк тә бу эшнең оештыручысы — яшьләрдә экологик аң тәрбияләүгә этәргеч бирде Яңа объект - Челнобыль • атом каласы дигән кушамат алды Татар азучыларының төзелешкә мөнәсәбәтләре ничегрәк булды соң’ • Казан утлары - журналы, авторлар коллективын туплап, бу хәвефле эшкә җаны- тәне белән каршы күтәреләсе урынга, атом станциясендә әдәби постын ачып җибәрде. даими рәвештә материаллар бирә башлады Әлеге төзелешне -зурлауда» журналистлар катнашуы бер хәл. ә инде шагыйрьләрнең, йөзләренә ясалма елмаю чыгарып. бу эшкә тартылулары аңлашылып бетми Ил әдипләре язу өстәлләрен калдырып, каләмнәрен читкә куеп, табигатьне коткару өчен дауны җитәкләгән чорда, без үлеменә якынлашуны хуплап кул чапкан ахырзаман балаларын хәтерләтмибезме9 Әдәби постларны сукыр күзеннән соңгы тамчы суын сыгып яткан, инешләр бетүгә, урманнар кырылуга каршы көрәш әмәлен эзләгән авыллар тирәсендәрәк ачу хәерлерәк, саваплырак булмасмы9 Табигать өчен көрәш — кеше күңелендәге иң изге тойгыларны, матурлык хисен саклау, яшәеш өчен тартышу икәнлекне онытмыйбызмы9 Ваемсызлык, гамьсезлек, агым буенча хәрәкәт итүебез киләчәктә кыйммәткә төшмәсме9 Эндәшмичә баш иеп. кул кушырып утырсак, болай да кысылган җиребездә яңа объектлар пәйда булыр Шәһәрләр үсүнең икенче ягы да бар Тәүфикъ Әйди саннар белән күрсәткәнчә, бабаларыбыз җирендә татар халкы процент ягыннан елдан-ел кимүгә бара ( Татарстан яшьләре». 1989. 3 январь) Казан шәһәре буенча да статистика шатландырырлык түгел (Кара Сидорова Т -Перспективы и реалии 10 «К. У . № II 145 Советская Татария 4 май, 1989 ел) Башка республикаларда соңгы елларда барган милли уяну хәрәкәтенең нигезендә теге яки бу төбәктә экологик һәм демографик ситуациянең кискен үзгәрүе ята Эстония Фәннәр Академиясе академигы М Л Бронштейн болай дип яза Промышленностьның интенсив үсүе һәм эшче көчләрне башка регионнардан кертү' нәтиҗәсендә республикада эстон халкы саны кимүгә йөз тотты 90—80—70—60 процент Шул хәл сакланса, җирле халык үз илендә азчылыкны тәшкил итәр иде Бу хәл халыкның үз җирендә үзе хуҗа булып калуга омтылышын кискенләштерде ( Правда' 1989. 16 январь) Хәзер көчләрне туплау, фикерләүне, күзаллауны төрле бәйләрдән азат итү дәвере килде Үзен ирекле сизгән тар киртәләр белән чикләнмәгән шигърият кенә кешеләргә яңалык һәм аралашу шатлыгы алып килә ала Табигать ярлылану авыллар юкка чыгу кебек фаҗига татар шагыйрьләре игътибарыннан читтә калды дип раслау дөрес булмас иде С Хәким. Г Афзал. Ә Баянов. Ш Галиев. И Юзеев. К Сибгатуллин Р Фәйзуллин һ б тирәлеккә һәм ахыр чиктә кеше тормышына янаган куркыныч турында үтемле яздылар Ә Баяновның ■Сәяхәтнамә-. И Юзеевның -Карурман К. Сибгатуллинның -Авыл урыны- кебек колачлы һәм сәнгатьчә тәэсирле әсәрләре хәзер дә урынлы яңгырый Шул темага язылган иң соңгы әсәрләрнең берсе Ташландык авыл» Шигъри уйланышы һәм бирелеш рәвеше буенча әсәр Г Афзал дәрәҗәсеннән түбәнрәк торса да. анда җанга үтеп кереп, күңелдә авыр яра булып калырдай күзәтүләр бар Мал таптап бетергән каберләр. Зираты коймасыз киртәсез Кешеләр шәһәргә китәләр, ни көтеп яшәсен чүплектә'■ И Юзеев та Соңгы егет китте авылдан шигырендә шул ук проблемага килеп чыга Табигатькә янаган куркыныч төрле буын шагыйрьләрен борчый, уйландыра, эзләнүләр юлына алып чыга -Җир хуҗасы булсак » шигырендә Акъегет һәркемнең күңелендә йөргән фикерне әйтеп бирә алган Әйе. Кеше хуҗа шушы җиргә. Җир язмышы адзм кулында Хуҗа була белгән онытмасын — Табигатьнең ул бит улы да Шул ук мәңгелек хакыйкатьләр һәм яңа туа килгән кыенлыклар турында Зөлфәт Чегем шарламалары-. -Эт тоту көне Ат йокысы» шигырьләрендә уйлана Яңа табигать, яңа мохит җирлегендә эре. масштаблы һәм нәтиҗәле уйлана Хәзерге поэзия турында сүз чыкканда, шагыйрьләр иҗтимагый гаделлек, тулы хакыйкать өчен илдә җәелеп киткән көрәшкә ничегрәк карыйлар, әлеге хәлләр алар иҗатында илһам учакларын кабыздымы9—дигән сорауның тууы табигый Яшерен- батырын түгел, тормыштагы үзгәртеп корулар поэзиягә турыдан-туры кагылмый, татар шигърияте элек-электән дөрес юлдан үсте, аңа кыйбласын үзгәртеп торуның хаҗәте юк дигәнрәк фикердә торучы шагыйрьләр да бар Чырайларына акыллы, ваемсыз төс чыгарып, читтәрәк калырга хыялланучылар да юк түгелдер Әмма күпчелек татар шагыйрьләре хәрәкәт һәм эзләнү заманы килеп җитүне, иҗат кешеләре өчен дә яңа мөмкинлекләр ачылуны дөрес сиземлиләр, яңача фикерләүнең шигъри сынын әсәрләргә төшерү нияте белән яшиләр Үзгәртеп кору процессын М Шабаев -Ачыктан-ачык- поэмасында турыдан-туры. публицистик рух белән тасвирлый Сәнгатьчә эшләнеше, гомумиләштерү алымнары ягыннан бәяләгәндә автор камиллеккә ирешә алмаса да әсәр ваемсызлыкка. мәгъ- нәсезлеккә. битарафлыкка кискен каршы чыгуы белән җирле бурычын үтәде Ярым дөреслек шигырендә Н Әхмәдиев йокы баскан, мүкләнгән, алдауга, шомартуга күнеккән бәндәләрнең намусын, вөҗданын уяту чараларын эзли Ярым- дөрес — шул ук ялган бит ул. ялганнан да әллә ялганмы9» Н Арсланов Гласность» турында». Г Рәхим Бөек хаклык К Сибгатуллин Хөкемдар К Латыйп Юл бирегез, гамьсезләр- әсәрләрендә иҗтимагый тормышта барган яңачалыкның күңел, йөрәк һәм хис хакыйкате дәрәҗәсенә күтәрелүе юлындагы кыенлыклар хакында фикер йөртәләр Гаделлеккә сусап алҗыган Кеше җаны өчен көрәш бара. Кеше җаны тора үзәктә»,— ди К Булатова -Соң булса да » шигырендә Яшәүгә, сүзгә ирек бирелгәч тә. шәхес рухында яңага борылыш авырлык белән бара Р Харис Үзгәрәбез» әсәрендә шул хакта уйлана -Ихлас сүзгә әле җылы җитми ■■ уйга ирек бирдек — ул сугыша, телгә ирек бирдек — сүгенә Хикмәт яңартып кору- кебек сүзләрне тәкрарлауда түгел, ә язучының тормышчан позициясендә, чынбарлыкка актив мөнәсәбәтендә И Юзеев -Тиз үзгәрүче- бәндәләрне шик астына алуы белән дә, бәлки хаклыдыр Сызыла-сызыла. кайчак өзелә-өзелә. Авыр үзгәрүчеләргә ныграк ышан»—ди ул «Үзгәрүчеләргә» әсә рендә Кайбер шигырьләрдә яңадан кору темасы Сталин, аның репрессияләре турында уйлануларга алып чыга (Н Арсланов Каршыма* М Әгъләмов -Остаз»). Фатих Кәримнең Сталин тирмәсендә язган шигырьләре үзенә бер ачыш булды Чынлыкта шул ук явызлыкны рухи кабул итмәү, рухи сафлану, чистару ята. Хәзерге татар шигърияте, тормышның үзе шикелле, бай һәм төрле Бәхетебезгә арабызда С Баттал. Н Арсланов кебек шигърият баһадирлары яшәп, эшләп килә Үз буыны турында Н Арсланов шаярып-көлеп. фәлсәфи моң белән яза: Хәят белеп тора Картлар у леп тора. Яшьләр куреп тора. Язмыш көлеп тора М Садри. 3 Нури. X Камалов. М Хөсәен. Ә Маликовлар халык кичергән олы фаҗига — сугыш турында күп язалар, мәңгелек темаларга да халык башыннан узган афәтне искә алу аша киләләр Әле кайчан гына яшь шагыйрьләр рәтендә йөргән, сурәтле фикерләүләре белән шаккатырган Э Мөэминова. Г Афзал. Ә Баянов Ш Галиевләр алты дистәне алыштырып. татар поэзиясенең язмышы, киләчәге өчен янып-көеп йөриләр Өлкәннәрнең эзенә басып килүче И Юзеев М Шабаев Р Гәрәй. Н. Мадьяров. Ф Гыйззәтулли- на. Я Игәнәй. К Булатова. Роберт Әхмәтҗанов. Рәшит Әхмәтҗанов, Ф Яруллин. Ш Маннаповлар язучыларның олуг җыелышына буш кул белән килмәделәр. Һәр- кайсының иҗаты, киеренке фәлсәфи-әхлакый эзләнүе, иҗтимагый тормышта барган үзгәрешләргә шигъри мөнәсәбәте игътибарга лаеклы. Р Файзуллин. Р Харис. Р Мингалим. Г Рәхим Р Гатауллиннар иҗатында да яңарыш җиле тәэсирендә фәлсәфи уйлану, чынбарлыкны катлаулы каршылыклары аша аңлауга омтылыш, вакыйганы, кичерешне дәвамлылыкта тасвирлау рухи көчәя Алар элеккечә күп язалар, татар, рус телләрендә китаплары басылып-тара- лып тора Иҗтимагый активлыклары күз алдында Ләкин әлеге буын тиешле профессионал югарылыкта эшләсә дә. мин Р Харис соңгы елларда иҗади үсешенең яңа бер чорына керде Р Фәйзуллин көтелмәгән ачылышлары белән, нәкъ менә алтмышынчы еллардагы төсле, укучыны сискәндереп уятып җибәрде. Г Рәхим юксыну, сагыну хисләрен яңа мохитта, яңа җирлектә ачты. 80 еллар азагы кешесенең хыялый омтылышын уңышын һәм сөрлегүен Р Гатауллин кабатланмас шигъри сыннарда тулы гәүдәләндерүгә иреште дип раслый алмыйм Рәшит Әхмәтҗанов. М Әгъләмов. К Сибгатуллин. Зөлфәт иҗатларында хәзерге чор терминнары белән мавыгу, теманың исемен атап сурәтләү очракларын күп тапмабыз Алар йолдызстанга менмәделәр, җирдән аерылмыйча, яшәү белән үлем серләре. шәхес язмышының сикәлтәле борылышлары, сәер буыннары, хәзергене үткән белән бәйләүче кешелекле хисләр турында уйлануларын дәвам иттереп, татар поэзиясендәге җитди эзләнүләрнең алгы сафында кала алдылар Ничәмә еллар буена алар ярдәмче юлдан атлаучы шагыйрьләр рәтендә йөрделәр Бу — беръяклы караш иде Әлеге сүз осталарының уңышлы әсәрләрендә заманчалык, туган җир чалымнары күзгә бәрелеп тормаган матурлыклары, илаһи мизгелләре, милли бизәкләре, сурәт тыгызлыгы, тел сыгылмалылыгы белән үрелеп ачыла Тарихымның утлы сүзләреннән. Заманамның нурлы күзләреннән эзлик әйдә яшәү мәгънәсен-—ди Р Әхмәтҗанов Ак әремнәр кемне әрләсен- шигырендә Р Миңнуллин. X Әюпов. Р Вәлиев. Ф Сафин Ә Мәхмүдөв. Р Низамиев. 3 Мансуров Н Акмалов. Н Измайлова. Р Әхмәтовлар кеше рухының яңа матурлыкларын. шәхес белән җәмгыять шәхес белән тирәлек арасында яшәп килгән каршылыкларны шигырь юлларына чыгару дәрте белән иҗат итәләр Уңышлы шигырьләрендә безне туендырып, киендереп рухи баетып килгән замана, шәхес эшчәнлеге лирик күренешләр, табигать хозурлыгы фонында ачыла Л Шакирҗанова. С Гәрәева. Э Шарифуллина. Э Мөэминова. Ф Гыйззәтуллина. К Булатова Ф Зыятдинова. Б Рахимова. Р Хәлиуллина Ф Низамова К Шә- фыйкова һ б лар үз элгәрләренең казанышларын дәвам иттереп, туып-үскән җирнең матурлыгы, бүгенгесе һәм киләчәге, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә, әдәп-әхлак. сөю һәм сөелү хисләре турында һәркайсы үзенчә уйлана Араларында С Сөләйманова кебек көчле талант булмау үзен сиздерсә дә. шигърияткә килгән яңа көчләр стилистик бертөслелекне хыялны чикләгән нормативлыкны, бер кыллы- лыкны җиңеп, традиция колы булудан котылып поэзиянең офыгын киңәйтергә омтылалар -Без хәзер сатираны онытып барабыз түгелме”—дип яза Фәнис Яруллин — Кайчакдыр шәп-шәп сатирик әсәрләр язган Г Афзал Ш Галиев бу жанрдан читләште Г Афзал лирикага күчеп бара Ш. Галиев талантын бөтенләе белән балаларга багышлады" ( Социалистик Татарстан-. 1986. 22 январь) Дөрес, бу жанрда каләм тибрәтүчеләр аз түгел. Сатира үсеше өчен борчылып яшәгән Ф Яруллинның кешелекле юморы. М Саттаровның сәер хәлләрне үзәккә алган сатирасы. X Гатин тәҗрибәләре. А Вергазов мәсәлләре укучыга таныш Г Рәхим. Р Зәкиев Р Миңнуллин. Р Юнысов кебек шагыйрьләрнең эзләнүләре игътибарга лаек. Яшәп килгән җитешсезлекләр. кешенең тышкы кыяфәте артында яшеренгән эчке бушлыгы, ваклылыгы, комсызлыгы белән көлә-көлә саубуллашу өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Хәзер кинаягә, ишарәгә, эзоп теленә, символларга мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел Ябык темалар юк. Кызганычка каршы, төп үзенчәлеге сатира һәм юмор булган әсәрләр аз языла, татар поэзиясенең бу өлкәдәге Акмулла, Тукай. Такташ, Ә Фәйзиләрдән килгән йолалары тиешенчә үстерелми Шагыйрьләр -тыелган тема»ларга алынмыйлар, һаман да нәрсәдер көтәләр Чабуга тотынып чорлар үтте, бәйгегә беренче булып йөгереп чыгар вакытлар җитте Гомумән, татар характерына-холкына хас булганча, соңарып өлгерәбез Поэма жанры үзенә игътибар җитмәүгә үпкәли алмас. Соңгы елларда дистәләрчә поэмалар дөнья күрде, аның үсеше, уңышлары һәм йомшак яклары поэзиягә багышланган дискуссиянең үзәгендә торды. Рәшит Әхмәтҗановның -Бишташ- поэмасы яшь тәнкыйтьчеләрне түгәрәк өстәл янына җыеп алды И Юзеевның «Сез кабызган утлар» Ә Рәшитовның Автопортретка штрихлар-. Р Зәйдуллинның -Күпер» кебек чынбарлыкны тормышчан конфликтлар һәм лирик герой кичереше аша иңләргә омтылган поэмалары хакында сүз күп булды Уңышлы поэмаларда лиро-эпик жанрның төп сыйфатлары ачык чагыла лиризм көчәя, сурәтле фикерләү катлаулана, күләм кыскара, авторның үз шәхесе, тормыш юлы белән бәйле лирик герой үзәк фигура буларак калка, шигъри деталь гомумиләштерүгә юл ача • Фатыйма мәхәббәте — яшь шагыйрь Р Шәриповның иҗат казанышы Ул халык лирикасыннан. Кол Гали. Мөхәммәдьяр. Кандалый поэмаларыннан килгән моңы, сагышы, салмак, саллы иҗеге белән җәлеп итә. «Каян алып нинди сүзләр белән генә ясыйм икән. Фатыймакай. сурәтеңне» кебек юллардан борынгы аһәң, халык җырына, рухына якын матурлык сирпелеп тора. Поэма жанры, җәмгыятьнең бүгенге рухи тормышына бәя бирү белән генә чикләнмичә. тарихи тәҗрибәгә, үткәнгә мөрәҗәгать итеп, замандашыбызның эчке дөньясы нинди кыйммәтләргә таянып үсүе турында уйлана Хәзерге поэманың дәрәҗәсен нәкъ менә шул төр әсәрләр билгели Шагыйрьләр тарихка шлюзларны ачканны, яшел ут кабызганны көтеп кенә торганнар, диярсең Тиз вакыт арасында берничә тарихи поэма укучыга иреште Ант суы-нда Р Харис Рус белән Болгар дәүләтләре арасындагы мең ел элек килешүгә кул кую вакыйгасын үзәккә алса. Г Рәхимнең -Аяз көнне яшен-. Ә Баянов- ның Алтын кашбау» әсәрләренең нигезендә халык тарихының аянычлы бер чоры — Бөек Болгар дәүләтенең дала варварлары тарафыннан туздырылуы ята Ә Рәшитов ярым тарихи, ярым легендар Сөембикәнең кешелекле, тормышчан образын тудыруга ирешкән («Сөембикәнең Казан халкы белән хушлашканы») М Әгъләмовның матбугатта уңай бәяләрен алган -Акмулла арбасы- «Тукай хатлары» янына 3 Мансуровның «Кылдан нечкә, кылычтан үткен - Балкыш». Р Харисның - Борылыштапоэмалары килеп өстәлде Әсәрләрне документаль нигез якынлаштыра Ленин. Акмулла, Тукай. Хәйретдин Мөҗәй кебек олы һәм фаҗигале язмышлар эшчәнлеге һәркемне бүгенге көн. үзе. намусы, кылган гамәлләре турында әхлакый- фәлсәфи уйланулар юлына алып чыга Соңгы бер-ике елда -Татарстан яшьләре» газетасы шагыйрьләргә урынны кызганмый. аларның шактый кыю. фикер уятучан чыгышларын укучыга ирештерә тора Ләкин яшь шагыйрьләр еш кына үзара аңлашу, тәнкыйть белән мөнәсәббәтне ачыклау кебек мәсьәләләргә көчне сарыф итеп, олы проблемалардан читләшеп тә куялар Яшьләр республиканы, халыкны кыздырган бәхәсләргә катнашудан читләшәләр Нәтиҗәдә татар халкының тарихы, исеме, киләчәге һәм милли статусы турындагы сөйләшүләрдә иҗтимагый фәннәр әһелләре, очраклы кешеләр инициативаны үз кулларына алып баралар Безнең заманда, тәвә кошы төсле, башны комга тыгып кына тормыш күтәргән җилләрдән качып котылып булмый Шагыйрь — чор. җәмгыять кешесе Аның иҗади эшенә бик күп объектив һәм субъектив хәлләр тәэсир итә Ләкин, шигъриятнең иң гүзәл үрнәкләре үз халкының нигезен, асылын тирәнтен аңлап ачып бирү сәләтенә ия сүз осталары иҗатында туа Төрле буын һәм юнәлеш шагыйрьләре бердәмлеген тәшкил иткән хәзерге татар совет поэзиясе андый исемнәргә һәм халык күңелендә үз урынын алырдай әсәрләргә бай Азат Әхмәдуллин ДӨРЕСЛЕККӘ ИРЕШҮ ЮЛЫНДА Татарстан язучыларының соңгы съездлары арасында драматургия үткән юлны күзәтеп, аңа бер генә төрле бәя бирү, анализда бер генә төрле үлчәүләргә таяну мөмкин түгел Бер караганда, жанр хәрәкәте үз агымы белән бара бирде пьесалар языла тора, театрлар афишалары да яңа әсәрләргә ярлы түгел. Бу чорда 50 гә якын (ягъни ел саен 10) пьеса язылган һәм сәхнәгә куелган. Куелмый калганнары яки чират көтеп ятучылары да бар — бу сан 60 ка якынлаша Болар янына 20 гә якын җыентыкны кушып сөйләргә мөмкин Сан ягыннан тәртип, һәрхәлдә узган бишьеллыктан әллә ни аерма юк алга китү дә. артка калу да күзәтелми һәм монда гаҗәпләнергә урын юк: тормыш, чынбарлык ихтыяҗы тәкъдим микъдарын тудыра Бездә 4 драма театры бар. алар елына 5—6 премьера чыгара. Бер өлеше классика, аз гына булса да тәрҗемә бар. калганы — оригиналь әсәрләр Драматургларыбыз чынлыкта артыграгын яза алсалар да. сәхнәдә куелу саны шул ук кала бирә. Ә сәхнә күрмәгән әйберне матбугатта бастыру. китап итеп чыгару бездә юк дәрәҗәсендә сирәк була Без еш кына «драматургиягә килүчеләр аз! • дип зарланырга яратабыз. Шулай да бу юлы аз килмәде яңа авторлар Менә бу ике съезд арасында гына да театр афишаларында берничә яңа исем күренде Ф Бәйрәмова. Р Сәлимҗанов. Д Салихов. Ф Галиев. М Гыйләҗев Ф Шәфигуллин пьеса язып калдырды Әйтүләренчә, Равил Бо- хараев та пьеса язган. Шулай, һәр елны бер генә драматург туып торсын иде әле Шунысы куанычлы, бу яшь авторларның сәхнәгә беренче адымнары асылда өметле чыкты Мәсәлән. -Акъярда ахырзаман» (Р. Сәлимҗанов) комедиясе үзенең шартлы ситуациягә корылышы белән дә. көлкеле күренешләргә һәм комик характерларга ия булуы белән дә. чор билгеләре шактый ук төгәл чагылган булуы белән дә җитлеккән пьеса Төп фикере дә ачык Ахырзаман киләчәгенә ышанып яшәп яткан 55 яшьлек Җиһан карчык бер дә бер көнне Шири дигән сөннәтче картның даруына (яшәртә торган дару, имеш) шулкадәр ышана ки. елдан-ел яшәрә барып, 105 яшендә 16-17 яшьлек кызлар кыяфәтенә керә, яшьләрчә кыланып яши Тик эшкә генә урнаша алмый, паспортындагы туган елы комачаулый Тагы да малае — 80 яшьлек Хөсәен карт аңа үзенчә йөрергә ирек бирми Ширинең даруы ялган икәнлеге ачылгач, Җиһанны аңарчы гел яшәртеп килгән эчке ышаныч шартлап сына һәм ул 1 айда үз асыл кыяфәтенә кайта Шундый фантастик сюжетка корылган пьеса оптимистик фикерне үзенчәлекле итеп раслый: -‘һәрнәрсә — кешенең үзендә! Үзенең эчке ныклыгында, ныклы ышанычында' - Барлык әшәкелек күңел картаюдан килеп чыга. — ди автор — Күңел яшь булсын!» Асылда автор уздырган шушы фәлсәфи фикер дөрес һәм урынлы яңгырый Шуның белән бергә бу фикернең дәвамы бәхәс тә уята «Дөньда түгел хикмәт — ди яшь автор Җиһан авызыннан — Кешенең үзендә!» Моңа тагын 30 елларда Хөсәеннең ансат кына мәчет манараларын кисеп-аударып йөрүенә каршы булган Шири кебекләрне. Сөембикә һәм Гөлбикә кебекләрне комик-сатирик яссылыкта гына алуны өстәргә мөмкин Бу дингә һәм динчеләргә карата элек урын алып килгән, кичәге караш Болар драматургның яшьлегеннән киләдер, күрәсең. Р Сәлимҗановның әсәре драматургиябездәге җанлы, халыкчан, традицион сызыкны чагылдырса, икенче дебютант — Ф Бәйрәмова пьесалары ихтимагый-политик сызыкны публицистик юнәлештә үстерә Минзәлә театрында уңышлы куелган -Һәркемгә бер кояш» исемле драмасы игътибарны бөтендөнья проблемаларына, сугыш һәм тынычлык. кешелеклелек һәм рәхим-шәфкать, рухи ярлылык, вөҗдансызлык мәсьәләләренә юнәлтте Мондый рухтагы пьесалар язуга омтылыш тагын да булмады түгел Ә Гаффар- ның «Килер бер көн1» исемле публицистик драмасын. Р. Батулланың -Мин Америка ачтым» дигән трагипамфлетын күрсәтергә була Художество эшләнеше, фикер ачыклыгы белән М Галиевнең «Әлегә соң түгел» дип аталган драмасы да уңай тәэсир калдыра Бу — агитдрама алымнарыннан үсеп чыккан публицистик драма Әкият һәм легенда элементлары. Адәм һәм Хава образлары проблеманы калкурак итеп, аның мәңгелек әһәмияте барлыгын әйтү өчен уңышлы кулланылган Әкияттән реальгә, реаль дөньядан хатирәләр дөньясына (һәм киресенчә) күчешләр оста эшләнгән Дөрес, кайвакыт әкият-легенда алымнары да, искә төшерүләр дә күпкәрәк китә. Ләкин нигездә автор легенда һәм әкият шартлылыгын. реаль чынбарлык атрибутларын уңышлы куша, синтезлый һәм асылда агитацион фикер булган төп идеяне катлаулы сентенцияләр аша укучыга җиткерә. Бүгенгенең ачы хакыйкатен яктырту ягыннан Ф Бәйрәмованың Безне онытмагыз' дип исемләнгән драмасы игътибарга лаеклы. 30 еллардагы сталинчылык за комсызлыклары нәтиҗәләре белән бүгенге яшь буынның миһербансыз, каты бәгырьле булып формалашуы арасында автор эчке бәйләнеш күрә. Әсәргә иҗтимагый үткенлек, мәсьәләне тиешенчә, таман гына итеп ялангачландырып куя белү хас Шәхес язмышын тарихи шартлар белән бәйләп, бөтен катлаулылыгында ала белү хас Айсылу, Суфия Гадилә Исламия. Җамаллар берберсеннән характерлары белән дә. ачы язмышларына реакцияләре һәм бер үк шартларда үзүзләрен тотышлары белән дә кискен аерылып торалар Ирексездән аларның палачларыннан берсе булып әверелгән, ләкин намусын саклап кала алган Кыяметдин образы кызыклы Ул мондый типтагы НКВД хезмәткәрләренең билгеле бер штампка әйләнгән образлары арасында үзенчәлекле булып аерылып тора Бүгенге шәһәрдә хакимлек иткән урам сугышлары сталинчылыкның безнең көннәргә дә. киләчәк буыннарга да тәэсире сакланырга мөмкин булуы турында сөйли Сәхнә әдәбиятында беренче адымнарын атлаган Фәнәвил Галиев Элмәктәге язмышдрамасында. Данил Салихов -Туй күлмәгем —соңгы бүләгем- пьесасында шулай ук кайбер заман билгеләрен чагылдыра алдылар Ч Айтматовның атаклы романындагы аерым мотивфикерләрне М Гыйләжев оригиналь эшләнгән -Ахырзаман* исемле инсценировкада әйбәт гәүдәләндерде Әлбәттә, яшьләрнең пьесаларында аерым кимчелекләр дә юк түгел Ләкин алар съезд кадәр съезд югарылыгында торып сөйләшерлек түгел Яшь авторларның фикер ачыклыгы җәһәтеннән дә. драма техникасы ягыннан да җитлеккән беренче заявкалары күңелдә өметләр уята Ни өчен мин сүзне дебютантлар әсәрләрен күзәтүдән башладым7 Яшьләр — безнең киләчәгебез, драматургиябезнең иртәгәсе. өмете һәм кайгысы булганы өчен генә дә түгел, әлбәттә Боларда. тегеләйме-болаймы. бүгенге милли драматургиябезнең аерым тенденцияләре чагылышын таба Болар—безнең кичәге һәм бүгенге көндә җанрыбыз ирешкәннәрнең һәм аерым кимчелекләрнең үзенчәлекле чагылышы Шулай да драматургиябезнең төп үсеш сызыгы Т Миңнуллин. А Гыйләжев. И Юзеевләр иҗаты аша дилбегәне үз кулларына ала барган Р Хәмид. Р Батулла. Р Мингалим Ә Гаффар. Ф Садриевлар иҗаты аша үтә Бүгенге югарылыктан торып, без аларның иҗатында үзгәртеп кору процессын хәзерләшүгә керткән яңалыкларны күрә алабыз. Хәзер без бөтен ачыклыгында сөйли һәм тәнкыйтьли торган аерым кимчелекләр бу драматурглар әсәрләрендә инде 70 елларда һәм 80 елларның башларында ук фаш ителгән кире кагылган Шундый фикер килеп чыга татар драматургиясе үзенең алга таба хәрәкәтендә хакыйкатькә якынлашу процессын туктаусыз алып барган (ни дәрәҗәдә көчле һәм туры сызыклы булган — анысы икенче мәсьәлә) Теориядә Н А Добролюбов ачкан канун — әдәбият торган саен демократик нигезләргә, ягъни халык тормышына якыная, димәк, хакыйкатькә, дөреслеккә якыная бара, дигән фикер бу очракта драматургия мисалында да раслана Мәсәлән, бүген дә демократиягә бик аз бирелә торган өлкәләрнең берсе — мәктәп. Анда еллар буе кимчелекләр тупланып килде, алардан арыну авыр булачак Ни өчен- ме7 Чөнки мәктәптәге тәртипләрнең нигезендә -зурлар сүзе—балага закон*, дигән язылмаган кагыйдә ята Ясле яшендәге һәм беркадәр бакча балалары өчен яраклы булган бу кагыйдәне мәктәп югары класста укучыларга да күчерде, алай гына да түгел. аны абсолютлаштырды Нәтиҗәдә мәктәптә, хәтта югары класс укучылары арасында да мөстәкыйль фикерләү, үз баш эш алып бару куып чыгарылды Без еш кына күңеле каткан, мие түнгән, уйлый белми торган, үзлегеннән бер эш тә эшли белми һәм теләми торган солдафоннар хәзерлибез Мәктәптә тамыр җәйгән бу тәртипләрне бүген без ачыктан-ачык сөйли башлаганчы ук драматургларыбыз үз әсәрләрендә яктыртканнар. Әле 1967 елда ук язылган Җиргә тапшырылган серләр- драмасында А Гыйләжев аны бөтен кискенлеге белән куйган 1972 елда язган -Үзебез сайлаган язмыш- драмасында Т Миңнуллин ялган өлгереш артыннан куып укучы балалар язмышы турында кайгыртмау кебек хәлләрне фаш итте, мәктәпнең бетүгә баруы турында чаң сукты Шөкер, драматургиядә гомумкешелек мәнфәгатьләре алгы планга чыга Мондый казанышларны күпчелек драматурглар иҗатында табарга була А Гыйләҗев. мәсәлән, бу юнәлештәге кичәге казанышларын соңгы ике съезд арасындагы пьесаларында да дәвам иттерергә, үстерергә омтылды Кешенең рухи дөньясына игътибар, һәр затны үзе бер кабатланмас дөнья итеп карау аның соңгы елларда сәхнә күргән -Тын урамда гауга -Баласын җуйган болач эзеннән» драмаларын характерлый «Көттереп искән җил комедиясендә торгынлык чорының конкрет билгеләре чагыла Бүгенге драматургия процессында А Гыйләҗевнең соңарып сәхнә күргән «Оч арның җир* трагедиясе сизелерлек роль уйный Иң беренче, монда тулы бер дәверне һәм билгеле бер катлам крестьян психологиясен төгәл чагылдырган образ иҗат ителгән Чор фаҗигасе, көчләп колхозлаштыру процессы тудырган трагедия аерым шәхеснең кара язмышы рәвешендә алга килеп баса, шулай ук саф күңеллелек символы дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләнгән Шәмсегаян язмышында да ачык чагыла Язмышы оешмаган, характеры сынган кешенең сәхнә образы буларак тамашачыга тәэсир көчен арттыру өчен автор әсәрен гомумиләштерелгән һәм персонажлаштырылган Җир һәм Күк. Урман һәм Сулар. Заман һәм Хәтер, Бәрхет керфекле ат кебек символик образларга мөрәҗәгать итә. классик Хорның бер формасын эшкә җигә Аларга кешенең җирдә ни өчен яшәвен. ягъни төп билгеләмәсен ачыклау, аның уңай сыйфатларын хасил иткән якларны олылау, җир хуҗасы булырга тиешле затны, аның рухи ныклыгын, аның һәртөрле социаль гаделсезлекләргә чиксез түземлеген данлау кебек вазифалар йөкләнгән Реалистик һәм романтик сурәтләү үзенчәлекләренең синтезына ирешеп, драматург илебез тарихындагы сталинчылык дәверенең характерлы картинасын тудыра алды А Гыйләҗевнең күпчелек пьесаларына хас булган драматик хәрәкәт сүлпәнлеген җиңеп узу ягыннан да бу әсәр аерылып тора. Сүз уңаеннан шунысын да искәртеп үтик: пьесада бик оригиналь эшләнгән, фәлсәфи тирәнлеге белән көчле тәэсир ясый торган Хор образы Татар дәүләт академия театрында да. Минзәлә театрында да үзенең сәхнә чишелешен табып бетерә алмаган. Заман рухына сизгерлек Т. Миңнуллин драматургиясе өчен һәрчак хас булды Ул аның соңгы биш елда иҗат иткән әсәрләрендә дә ачык чагыла Сүз бара тоган вакыт аралыгында ул 6 пьеса язды Алар арасында «Авыл эте Акбай» кебек. Академия театры балалар өчен уңышлы сәхнәләштергән, кече күләмле, ләкин шактый җитди фикерле комедия дә. -Тал бөресе имәндә» исемле моңсу комедия дә. «Гармун уйный беләсеңме7" дип аталган детектив комедия дә, — ягъни, җиңелчә кулдан эшләнгән. Т Миңнуллинга хас тапкырлыкка ия булган әсәрләр бар Бу иҗатның үсеш юнәлешен исә Г Тукайга багышланган Без китәбез, сез каласыз» исемле тарихибиографик драма һәм • Вөҗдан газабы • дигән драматик хикәя билгелиләр «Ат карагы исемле пьесаны кайберәүләр узган елларда, торгынлык чорында язылган, вакытында хаксыз- га тыелып килгән әсәр дип раслыйлар, ләкин аны Т Миңнуллинның соңгы иҗат җимешләреннән берсе дип карарга кирәк Үзгәреш чоры тудырган проблемаларга да беренчеләрдән булып Т Миңнуллин мөрәҗәгать итте Революцион яңарыш, хәбәрдарлык һәм ачыктан-ачык сөйләү күпләрнең акылын чуалтып күңелләрен иләсләндереп ташлады, кемнәр өчендер ул хәтта фажигага әйләнде Шундыйларның аерата җитәкче оешмадагылар арасында булуын драматург дөрес тотып алган. Партия оешмалары совет оешмаларының вазифаларын тәмам үзләренә алып бетергән, административ-командалык эш алымына күнеккән, шуны иң дөресе дип инанган, башка төрле эш стилен күз алдына да китермәгән бер чорда яңача эшләргә өйрәнергә, яңача яшәргә кирәк «Вөҗдан газабы- драмасында менә шул хәл авыл райкомының беренче секретаре Тимергазинны тәмам бутап ташлый Аңарда үз көченә, үз эш тәртибенә, хәтта яшәү принципларына тамырдан үзгәрергә тиешле караш тиз генә барлыкка килми, оеша алмый Намуслы кеше буларак ул моңа тирән борчыла, пошына, җәфалана, эзләнә һәм бәргәләнә. Дөрес, бу бәргәләнү тиешле фикер тирәнлегендә бармый. Тимергазинның икеләнүле уйлары да. аларны төрле катлау вәкилләре, үз якыннары (хатыны, әтисе, абыйсы) белән уртаклашу да еш кына артык гади яссылыкта, сай һәм гадиләштерелгән дәрәҗәдә бара Тимергазинның үз хәлен ачыклау өчен биргән сораулары риторик характерда, аларга җавап инде күренеп тора. Тимергазинның бюро членнары белән дә. якыннары белән дә бу темага сөйләшүе һәрчак кырт өзелә, сөйләшү-бәхәс логик нәтиҗә белән бетми, күбрәк автор теләге белән икенче яссылыкка яки бүтән урынга күчерелә. Пьесаның финалы да шул рухта тәмамлана Мондый алым күп тапкырлар кабатлану сәбәпле тамашачыны ялыктыра Шуларга да карамастан, драматург үзе теләгәнме-юкмы (әгәр дә теләгән булса афәрин' ул бик тирәнгә яшерелгән). әсәрдән бер төп фикер килеп чыга үзгәртеп кору һәркемнең үзеннән башланырга тиеш. Моңар ихтыяҗ иң зур булган кеше — партия хезмәткәре дип күрсәтеп, автор административ-командалык системасының урнашуына төп җаваплы оешмага тәнкыйди һөҗүм ясый Чөнки чылбырның ныклыгы аның иң йомшак буыны белән билгеләнә Үзгәртеп кору процессында һәртөрле демагоглар, авызына шайтан төкергән бушбашлар активлашуы мөмкин булуын чагылдырган Ку- разов образы — драматургның икенче табышы Бу әсәрне кулуарларда конъюктура җимеше дип бәяләргә тырышулар булды Мин моның белән килешмим Аерым кимчелекләренә карап кына пьесаны сызып ташларга ярамый. Күз алдында ич иҗтимагый фикер художестволы аңга караганда тизрәк үсә Драма шуның ачык чагылышы Ике съезд арасында Р Хәмид. Р Батулла, Ф Садриев драматургияләре яңа бизәкләр белән баеды, хәтта, әйтер идем, фикер һәм сәнгатьлелек ягыннан өлгереп җитте Бигрәк тә Р Хәмид актив булды. Аның бу елларда 7 драмасы дөнья күрде Автор драматик ситуацияләрне әхлакый дөньядан, рухи хәзинәләргә, кешелекле мөнәсәбәтләргә илтүче катлаулы үзара мөнәсәбәтләрдән табып алырга омтыла Аның геройларының күпчелеге — үз якташлары, авылдашлары, шуңар да алар тормышка якын килеп чыгалар Тагын да бер үзенчәлек — бу драмаларга бөек Аристотель әйткән нәрсә дә хас геройлар үзара якын туганлык мөнәсәбәтендә торалар, алардагы кичерешләр тирәнлеге һәм тәэсирлеге шуның белән дә аңлатыла. Р Хәмид пьесаларының төп юнәлеше — җәмгыятебезгә югары әхлакый кыйммәтләр җитмәүне күрсәтү, фәнни-техник революция дәверендә кешелеклелек сыйфатлары кысырыклануны күрсәтү Безгә иң әүвәл рухи атмосфераны торгызырга кирәк дип куя мәсьәләне драматург Бу — безнең тормышыбызның барлык өлкәләре өчен мөһим, ахыр чиктә безнең бүгенге барлык проблемаларыбызны уңышлы хәл итү шуннан тора Табигате буенча шаян-тапкыр Р Батулланың интермедияләре тупланган «Чебен гөмбәсе" исемле оригиналь китабы, бигрәк тә Минзәлә һәм Академия театрларында куелган «Ярым ятларга кала исемле комедиясе ныгыган юморист каләме белән язылган Гомумән Р Батулла драматург буларак үсеп бара. Ф Садриев кызыклы, халыкчан рухлы драматург. «Ач тәрәзәң ->. «Иртәгә нидер булачак «Тозлы бал» Кондырлы кодачасы». «Әхти. егетл -р' «Оҗмах ишеге төбендә кебек пьесалар ныклы кул белән язылган Бу иҗатта ошаган яклардан тагын да берсе — жанр ачыклыгы, җанлы тел. хәрәкәтчән характерлар Ач тәрәзәң «дәге ачык билгеләнгән, төгәл чагылган драматизм. «Кондырлы кодачасы* трагикомедиясендәге тормышчан ситуация һәм мәгънәле сатира — Ф Садре-.ьның шиксез уңышлары һәм табышлары Киләчәктә бу авторга үзәк сәхнәбез ТДАТ та игътибар итсен иде Шуның белән бергә халыкчан характерларга, җанлы ситуаци -.->ргә омтылуны фикер тирәнлеге һәм яңалыгы белән бәйләсә, авторның уңышлары тагын да саллырак булыр иде Бүгенге драматургия алып бара торган эзләнүләрдә Р Мингалимовның сизелерлек өлеше бар Съездга ул «Мин сине шундый сагындым■ «Кире уйларга соң иде-. «Кунак кызы гел килмәс-. ■■Тау астында 50 бүре», кебек драма һәм комедияләре белән, «Шүрәлеләр үч алмый» исемле әкият-пьесалары белән килде Р Мингалимов асылда — фикер драматургы, җитди хәлләргә, драматик характерларга тартым иҗатчы Еш кына ул пьесаларын фикер бәхәсенә кора, ягъни драматик хәрәкәт вазифаларын фикер динамикасы үз өстенә ала Шагыйрь-Мингалимовны борчыган кебек үк. драматург-Мингалимовны да җәмгыятебез үсешендә баш калкыткан, яисә инде ныгып җиткән аерым күренешләр, аларның җәмгыятькә, аның рухи дөньясына тискәре йогынтысы борчый С Шакуровның Саф күңелгә тап төшми» исемле драмасы К Тинчурин исемендәге театрда, Ф Яруллинның ■Әти килде- комедиясе һәм «Кызлар күңеле тирән сер» дигән лирик драмасы Әлмәт һәм Минзәлә театрларында куелып үтте. Беренче ике әсәр жанр ачыклыгы белән аерылып торалар С Шакуров гомумән хәрәкәтчән сюжетлы, җанлы телле фикере ачык пьесалар авторы буларак билгеле Ул сәхнәне яхшы тоя. характерларны берберсеннән кискен аерып куя, мәгърифәтчелек традицияләреннән иркен файдалана Ф Яруллин көндәлек тормыштагы аерым күренешләрне тотып ала белә Әти килде» — комедия төрендә авторның чираттагы уңышы, кешеләр арасында акчага, мещанлык туклыгына омтылуны үткен камчылый - Кызлар күңеле тирән сер» драмасы бик вакытлы төстә анонимкаларның һәм анонимщикларның тормыштагы җирәнгеч ролен һәм агулы тәэсирен сөйләп биргән Автор алдан күрә белгән аноним хатларга һәм шикаятьләргә бездә хәзер юл бирелми Ике съезд арасында иҗат ителгән драма әсәрләрен һәм драматургиядә хәлнең торышын кыскача карап үткәннән соң, кайбер нәтиҗәләргә килергә мөмкин 1. Сәхнәдә шактый тар интереслар өстенлек итә Ә бит тормышта бүгенге кеше дәүләт күләм дөньякүләм мәсьәләләргә чыкты Конституция нинди булырга тиеш дип бәхәсләшә ул. милли республикаларның статусын яңадан карауны таләп итә. партия оешмалары хәзерге шартларда ничек эшләргә тиеш, дип эзләнә, совет органнарын сүлпәнлектә гаепли милләтне һәм телне ничек саклап калырга дип кайгырта Пьесаларда боларның бик азы гына чагыла 2. Бүгенге сәхнә әдәбиятына иң җитмә! эне— уңай герой образы Драматургия фаш итү. кимчелекләрне эзләп табу белән артык мавыга Әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң җаваплы вазифаларыннан берсе — тәрбия итү. әдәпкә өйрәтү, кешене яратырга һәм алдынгы идеалларга өндәү икәнен искә алсак, уңай герой образының, үрнәк эшләргә чакырган шәхеснең, кешелекнең үсеш тенденциясен чагылдырган әдәби типның җитешмәве аерата ачыну тудыра 3 Драмада сюжет — төп урынның берсен тота. Хәлбуки, бүгенге пьесаларны сюжет элементлары ноктасыннан сүтеп анализлый башласаң, аларның бик сыек булуын күрәсең Еш кына кульминацион ноктаны, ягъни драматик хәрәкәтнең иң югары урынын билгеләп булмый алар ике. хәтта өчәү булып чыгалар Бу исә әсәрдә сюжет сызыкларының берничә булып, аларның үзара бер ноктада кисешмәвеннән. бер төенгә бәйләнеп бетмәвеннән килеп чыга Әсәр таркау, димәк, сәнгатьлелек ягыннан чатак була Драматик хәрәкәт ягыннан озын, битараф, таркау пьесалар күбәйде 4. Хәзерге пьесаларны М Фәйзи. К Тинчурин әсәрләре белән чагыштырып карасаң. аларның бик күпкә оттыруын күрәсең Бүгенге пьесада ачык акцентлы жанлы тел сирәк кунак Телнең байлыгы һәм төгәллеге исә драма өчен төп шартлардан берсе. Туган телгә, милли гореф-гадәтләргә игътибар кимү кебек, кимчелекләр театрыбызга шактый үтеп керде 5 Язучыларның X съездыннан соң узган вакыт эчендә бүгенге драматургларның пьесалары тупланган 16 җыентык дөнья күргән, аерым классикларның томнары басылган Мондый китапларның бөтен Союз буенча эшләп килә торган йөзләрчә халык театрлары һәм меңәрләгән үзешчән түгәрәкләр өчен саф һавадай кирәклеген истә тотып, нәшриятка бары тик рәхмәт кенә әйтәсе кала. 6 50 елларда драматурглар К Тинчурин. Ф Бурнаш кебекләрнең мирасы кире кайтарылгач. татар театры яңарыш кичергән иде Хәзер мондый мөмкинлекне без Г Исхаки иҗаты кире кайтуда күрәбез Бу хәл әдәбиятыбызның бүгенгесенә җитмәгән проблема һәм темаларны үстерү өчен дә өйрәнү мәктәбе булыр Мәсәлән, милләтебез язмышы проблемасы бу талантлы әдип иҗатында буйдан-буйга бара Ә хәзерге драматургия бу мәсьәләдә авызына су капкан, ул кечерәк мәсьәләләр белән теләбрәк шөгыльләнә Бүрек селтәп кенә бүредән котылып булмый Милләтебез язмышын, туган тел язмышын, аяныч хәлгә китергән сәбәпләргә хәзергә драматургиябез бүрек кенә селти Газиз Кашапов ТЕШЕБЕЗ ҮТӘМЕ? Күп еллар дәвамында кул-аяклары гына түгел, теле дә бәйләүле очерк һәм публицистика жанры тормышыбызда мөһим урын тота башлады Алай гынамы, бу жанр хәтта заманның политик һәм идеологик тормышына турыдан-туры йогынты ясый алыр дәрәҗәгә күтәрелде Бүген инде язучының үз намусына хилафлык кылмыйча матбугат. радио һәм телевидение аша халыкка җиткерә торган тугры сүзенә команда-адми- нистратив җитәкчелекне алга сөрүчеләр, чыкылдап торган бюрократлар да колак салмыйча уздырып җибәрә алмый Татар әдәбиятының сугышчан разведкасы — публицистика иҗтимагый мөнәсәбәтләр мохитына бәреп керде Беренче чиратта, билгеле ки. татар язучыларының, һәм һәрнәрсәгә риза булып тыныч кына өйләрендә ята белмәүчеләрнең һәммәсенең телләреннән элек тә төшмәгән олы проблема — күпне күргән татар халкының киләчәк язмышына турыдан-туры кагылышлы — милли мәсьәлә. Милли мәсьәлә һәм аны хәл итү юлларын эзләү бүгенге көннең кадагы, иң авырткан җире Әмма безнең республикада милли мәсьәләне гадел, үзара тигезлек, Ленин эшләп калдырган принциплардан чыгып хәл итәргә атлыгып торучы юк Әдипләр Аяз Гыйләҗев. Мөхәммәт Мәһдиев. Туфан Миңнуллин. аннары татар иҗтимагый үзәге әһәлләре алга сөргән нәрсәләр Татарстанга союздаш республика статусы бирү буенча безнең Верховный Советыбыз, хөкүмәтебез һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты нәрсә дә булса эшли торгандырмы-юктырмы. безгә бу мәгълүм түгел Мин үзем, мәсәлән. Татарстанга, яки башка берәр республикага Союздаш статусы биреп кенә тигез хокуклылык булдырып булмый, моның өчен илдәге бөтен республикаларны бердәй итеп, бертигез дәрәҗәдәгеләрнең Совет социалистик республикалары итеп үзгәртүне гаделрәк булыр иде дип уйлыйм Шуңа күрә, хәзер инде төп төгәл нәтиҗә ясап әйтергә мөмкин республиканы тоташ төзелеш мәйданына әверелдерү тамырдан ялгыш, чөнки ул башка халыкларның миграциясенә китерде Туктаусыз үсә барган миграция Балтик буе халыкларына гына янамый Безнең Татарстанда да ул инде — чынбарлыкның үзе Чамасыз миграция утызынчы-илленче еллардагы бишьеллык төзелешләре, шахталары һәм күмәкләшү чоры белән Сталин репрессияләре вакытындагы депортация китергән нәтиҗәләрне бирә Ул чагында татар халкын күпләп читкә олактырдылар Ә хәзер исә татар халкы катламын башка халыклар арасында сыегайтуны дәвам иттерәләр Нәтиҗәдә болай да бөтен илгә таралып яшәүче татар халкының өметләре багланган. Ленинның милли политикасына карап эш иткәндә күз карасыдай сакланырга тиешле Татарстанда яшәүче татарлар саны милли азчылыкка әверелеп бара Төзелешләр турында әйткәнбез икән инде, республикабыз һәм татар халкы тәнендә көнләп түгел, сәгате-минуты белән үрчи барган бу яман шешне читләтеп уза алмыйбыз Чөнки бу яман шеш бер яктан туктаусыз миграция белән бәйле булса, икенче яктан тагын да куркынычрак нәрсә — экологии һәлакәт белән тыгыз бәйләнештәге мәсьәлә Карагыз әнә Түбән Кама ягындагы нефть химиясенең соргылт аҗдаһасына Карагыз әнә Казандагы химия заводларын һәм аннары, йөрәк Шәрифләрегез нык булса. — Менделеевск тарафларына Ул яклардагы һаваны бер гасырдан артык дәвердә туктаусыз агулаучы иске химия заводына Әнә селикагель цехы Тыйнак кына цех дип атала ул Чынлыкта исә Карпов исемендәге заводның элеккеге куәтләрен әйләндереп кенә каплый ул Аның янәшәсендә генә, әллә ни тавыш күтәрмичә генә минераль ашламалар заводы төзеп куйдылар Бу заводның исеме генә шундый гөнаһсыз — минераль ашламалар заводы — чынлыкта исә Тула өлкәсендәге бөтен дөнья әдәбият тарихының күз төбәп торган изге урыны — Ясная Поляна һәм аның тирәсендәге урман-су җирләрне харап иткән «Азот- берләшмәсенең кече туганы ул. . Нибары ике йөз-ике йөз илле чакрым җирдә әлеге дә баягы иң-иң куәтле ике АЭС — Татарстан һәм Башкортстан атом электр станцияләре төзелүне, аның тарафдарлары ничек кенә якларга тырышмасын, берничек тә аклап һәм яклап булмый Бу төзелешләрне кичекмәстән туктатырга, түгелгән малны бүтән куркынычсыз юнәлешкә борып җибәрергә кирәк Күптән түгел Алабуга-Чаллы ягында булган 6 баллы җир тетрәү моңа дәлил Язучыларны еш кына “идеология фронты сугышчылары» дип атый башлаганнар иде Әгәр дә бу чынлап та шулай икән, ул чагында бит сугышчының кулында коралы булырга һәм ул төзек хәлдә торырга тиеш Безнең мәгълүм ки, үзебезнең үзенчәлекле коралыбыз бар Ул да булса — Тел. Туган тел. Ана теле? Кызганычка каршы, ике съезд арасында безнең иң кадерле коралыбыз — татар теле илебезнең иксез-чиксез киңлекләренә сузылган фронтның барлык участокларында да һөҗүмгә күчеп бер карыш җир буе да алга китә алмады Ул. хәтта, бөтен фронт буена сузылган траншеяларны саклап калуга да ирешмәде Өстен торган көчләр кысырыклавына каршы тора алмыйча фронт сызыгын кыскартырга, алдан әзерләнгән позицияләргә чигенергә дучар ителде Республиканың совет, партия органнары һәм ничарадан бичара булып, күзләрен югарыдагылардан алырга куркып утыручы мәгариф эшлексезләре бу нәүбәттән элеккечә үк сүз боткасы куертуны эш күрсәтүдән өстенрәк күрәләр Күпме чыгышлар булып. күпме сүз сөйләнүгә карамастан, татар телен укытуны тыючы, аның яңарышына аяк чалып утыручылар хәзерге көндә дә үзләренең олы-олы кабинетларында сау- сәламәт утыра бирәләр. Күптән түгел генә Правда- газетасы оештырган "СССР — күмәк йортыбыз» дигән түгәрәк өстәл тирәсендә сөйләтүчеләрнең берсе, украин язучысы В Яворивский әйткәнчә. • Безнең илдә, мөгаен, озакламый дефицит әйберләргә булган чиратлар кыскарыр, кибет киштәләрендә, мөгаен, азык-төлек тә артыр. Ләкин шушы бәхетле көннәрнең берсендә без, мөгаен, котларыбыз очкан хәлдә, мәсәлән, ханты-мансы эпохасының юкка чыгуын белербез Яисә тагын да олырак җинаять — теге яки бу халыкның теле онытылып беткәнне ачыкларбыз Ләкин бу тел проблемасын “Тук корсак- белән хәл итәрбез әле дип ята алмыйбыз Ул вакытта инде соң булачак» ТАССРның халык мәгарифе министры иптәш Низамовның һәрбер докладында китерелгән саннарга ышансаң, барысы да бик яхшы Чынлыкта исә тынычланыр өчен бер генә дәлил дә юк әлегә Китерелгән фактлар министрлык отчетларында гына ул Татар телен бүгенге кызганыч хәлгә җиткерүчеләр гап-гади күз буяу белән шөгыльләнәләр “Үзгәртеп кору, яңарыш җиле узып китәр һәм барысы да элеккеге хәленә кайтыр» дип өметләнә алар Мин үзем, әгәр дә мәгәр иптәш Низамов урынында утырып, татар халкына шундый корткычлыклар эшләгән булсам, кичекмәстән отставка сорар һәм үзем мактаган берәр татар мәктәбе" исемен йөрткән мәктәпкә барып, татар теле укытырга керешер идем. Татар язучылары-публицистлары ике съезд арасында күтәреп чыккан тагын бер проблема — ул татар авылларының бетеп баруы. Бу проблеманы мин шулай ук милли мәсьәләдән аерып карамас идем Чөнки әлегә без. татар язучылары, димәк, татар әдәбияты да. бары тик авыллар хисабына гына тереклек кылабыз Безнең публицистлар авыл проблемасын күтәрмәделәр түгел, күтәрергә тырышып карадылар Әмма без бит һаман да ул мәсьәләне Казандагы Сөембикә манарасының иң биек ноктасыннан 154 Арча, Әгерҗе. Актаныш, Яңа Чишмә. Аксубай. Әлки. Чүпрәле ягына караган килеш хәл итмәкче булабыз. Безгә үзебезнең дөрес» фикеребезне радиодан, телевидениедән сойләү. газетага язып чыгу кыйммәт Калганын инде аның әйтелгән районнарда калып. Казан телевидениесе тапшыруларын карый алмыйча. Ижевск. Уфа. Ульяновск Оренбург. Куйбышев студияләрендә әзерләнгән тәрбия җимешләрен йотып яшәргә тиешле кешеләр башкарырга тиеш Бу нәүбәттән ^Социалистик Татарстан» газетасы татар язучылары һәм публицистларына гаять гыйбрәтле сабак бирергә тырышып карады 1987 елның 23 сентябрь санында Ленин премиясе лауреаты язучы Иван Васильевның авылдагы үзгәртеп коруның әхлакый проблемалары турында фикер йөрткән “Үзеңнән эзлә» дигән уйлануларын бастырып чыгарды. Газета, мөгаен, безгә «язучының публицистик уйланулары менә шундый була, анда проблемалар бөтен зурлыгы, мөһимлеге белән куела һәм аны үзе дә Псков өлкәсе Великие Луки районының Борки авылында яшәп ятучы, димәк, язган һәр сүзенең дөреслегенә ышанган кеше генә яза ала димәкче булгандыр Әмма без бу сабактан гыйбрәт алмадык, үз тугызыбызны тугызлап яза бирдек Соңгы ике съезд арасында татар әдәбиятының очерк жанры үзе күп еллар элек кереп урнашкан ныгытмаларыннан күтәрелеп чыга алмады Татар очерклары бүгенге көннең яңарышын тоймыйча, торгынлык чорында үзләштергән тормышы белән яшәп ята. Әдәбият теориясенең бөтен шартларына тәңгәл килә торган, катлаулы проблемаларның бөтен каршылыкларын ерып-җимереп барырдай әсәрләр — очерклар иҗат ителмәде Кыскасы, татар әдәбиятының очерк жанры бүген торгынлык тутыгыннан арына алмыйча, тирән кризис эчендә бимазаланып ята -Казан утларымның очерклар бүлеге үз вазифасын канәгатьләнерлек үти алмый. Газеталарыбыз да очерк жанрын үстерергә салкын карый Татар әдәбиятының публицистика өлешендә элек-электән дә җир куенында яткан хәзинәләре ялтырап-ялтырап киткән чаклары була иде. Соңгы ике-өч ел эчендә ул хәзинәләр җир куеныннан өскә чыгарылдылар. Әмма алар әлегә безнең кулыбызга килеп кермичә, әледән-әле ялтырап, безнең күзләребезне чагылдырып кына алгалый- лар да. тагын Кабан күле төбенә төшеп киткән хәзинәләр савыты кебек, кулдан-күздән югалырга әзер торалар Без үз проблемаларыбызны үзәк матбугатта күтәреп чыгып, нәтиҗәсенә ирешә алмадык Безнең соңгы еллардагы публицистик чыгышларыбыз әдегә аерым-аерым проблемаларның аерым-аерым бүрәнәләрен тәшкил итә. Аңлашыла ки. безгә аларны бергә туплап, киртләп-чутлап. бура итеп күтәрәсе һәм аның кыегын чыгарып, җиткереп керәсе бар Роберт Миңнуллин БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ НИ ХӘЛДӘ? Сталинизм елларында, торгынлык чорында иң кимсетелгән, игътибардан иң читтә калган социаль катлам, могаен. балалар булгандыр Без коточкыч заманалар кичердек Үзегез уйлап карагыз Сугышта һәлак булганнарның саны безгә яхшы мәгълүм Сугыш ятим иткән балаларның саны ничә миллиондыр — аларны санап караучы кеше булды микән' Сталинизм корбаннары 20 миллионга җитә, диләр Алардан калган ятим балаларның саны ничә миллион булды икән7 Ә балалар өчен төзелгән махсус лагерьлар, махсус йортлар7 Гомер буйларына халык дошманы баласы» дигән кара тамга7 Торгынлык елларының иң популяр лозунгларыннан берсе -Иң яхшысы — балаларга иде Без аны күп тапкырлар кабатладык — хәтта шуңа ышанып яшәдек Янәсе, нинди бәхетле безнең балаларыбыз' Бәхетле, кояшлы балачак' - Балалар — тормыш чәчәкләре' Балалар —иң өстен сыйныф' Ә бүген шушы бәхетле бала- ларыбызның Республика пионерлар сарае юк Республика балалар китапханәсенең дә үз бинасы юк Ул Казан буйлап сибелгән Китаплары подвалларда су эчендә йөзеп йөри Ул гына да түгел без балаларыбыз өчен бер-беребезне уздыра-уздыра төрле подваллар эзлибез, табабыз, шул подваллар белән горурланабыз, рапортлар бирәбез Ләкин шуны да әйтергә кирәк Республикада балаларга мөнәсәбәт акрынлап булса да әйбәт якка үзгәрә бара Мәсәлән, республика балалар клиник больницасының 300 урынлы яңа корпусы төзелү озак елларга сузылу куркынычы бар иде Совет балалар фондының Татарстан бүлеге бу хакта партиянең өлкә комитетына мөрәҗәгать итте, хәлнең аяныч булуын аңлатып бирде Дөресен әйтим безне аңладылар, әлеге мөһим объектны беренче секретарь үзе контрольгә алды Яңа клиник больница балаларны вакытында кабул итәр дигән өметебез бар Казандагы югары кунакларга исәпләнгән ике кунакханә шулай ук балаларга бүләк ителде Аларның берсендә инвалид балалар өчен санаторий урнашты Зинин урамындагы икенче кунакханәдә хәзер — балалар поликлиникасы Бүгенге көндә иске аэропортны балаларга бирү турында кайнар бәхәсләр бара. Анысы да уңай хәл ителер дип уйлыйбыз Кайбер саннар китерсәм, урынлы булыр Республикадагы ятим һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган 86 учреждениенең 47се зәгыйфь акыллы балалар өчен Аларда 8790 бала яши 16 яшькә кадәрге 878 бала церебраль паралич белән авырый Аларның барысы да — гомерлек гариплеккә дучар балалар 1568 бала йөрәк авыруы белән. 4282 бала тын юллары авырулары белән. 3633 бала бавыр авырулары белән. 1350 бала бөер авыруы белән. 4528 бала тире авырулары белән авырый, ел саен 100—120 баладан рак авыруы табылып тора. Бу саннарны тагы да дәвам итәргә булыр иде Болары әле исәптә торганнары гына Ә авылларда бер тапкыр да больницада булмаган, врачка күренмәгән балалар күпме9 Шушылар өстенә әхлаксызлык, рухи саңгыраулык, рухи сукырлык белән авыручы балаларны да өстәсәк9 Әле тагын бер авыру бар. Анысы татар балаларына гына кагыла Медицина термины беләнрәк әйтсәк, аны тел склерозы дияргә булыр иде Аның диагнозын сез яхшы беләсез булыр бала туган телен оныта Шуның нәтиҗәсе буларак акрынлап туган халкының культурасын, тарихын, әдәбиятын хәтереннән җуя башлый Әти-әнисенә. туган җиренә. Туган иленә булган мөнәсәбәте үзгәрә Гуманизм патриотизм, фидакарьлек һәм әхлак сыйфатлары югала Бу авыру белән күпме татар баласы авырыйдыр, әйтә алмыйм Әмма алар күп. бик күп Бүгенге балалар әдәбиятында җиң сызганып талантлы язучылар, шагыйрьләр эшли Өлкән әдипләребез, яшьләребез Шигъриятебезнең инде аксакалы, соңгы вакытта Казандагы мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан кайтып кермәгән Шәүкәт Галиев, балалар әдәбиятының ветераны, ярдәмчел, гадел Ләбибә Ихсанова. Жан җанлы Шамил Рәкыйпов. сагындырып кына, ялындырып кына язучы, әмма бер язса, берәгәйле язучы Г Сабитов, әкиятче Батулла. балалар поэзиясе солдаты X Халиков. «Яшь ленинчы» белән Ялкын»да берсеннән-берсе матуррак әкиятләр бастырган Фәнис Яруллин, вакыт-вакыт үзенең шигырьләре белән сөендерүче Р Фәйзуллин. үсмерләр прозасында үзен тапкан К Кәримов. нәни китаплар да язучы дәү Мәхмүт Хәсәнов. табигать җене кагылган хыялый А Хәсәнов. балалар матбугаты ветераны пионерия язучысы Р Хафизова, шигъри әкиятләр авторы яшь редактор Җ Дәрзаман. балалар поэзиясенә уйламаган-нитмәгән җирдән килеп чыккан Н Измаилова балалар әдәбиятына лирик проза алып килгән Р Бәшәр Алар арасында холыклары белән бер-берсенә бик тә охшаган Адлер Тимергалин белән Гарәфи Хәсәнов та бар. Чиста күңелле чиста» ике балалар язучысы Аларның икесе дә Сталин терроры аша узган. Сталин төрмәләрен, сөргеннәрен татыган каләмдәшләребез. Язмыш аларны мең кат сынаган Алар әле дә безнең белән янәшә, алар әле дә сәламәтлекләре мөмкинлек биргәнчә балалар әдәбиятында намус белән эшлиләр Мөгаен, үзләре булып калу өчендер. Г Хәсәнов бөтен иҗатын кешеләрдән ераккарак дөньяга — табигать дөньясына багышлады А Тимергалин да реаль тормышка караганда фантастик дөньяны якынрак күрде Ул бүген безнең төп фантастыбыз Әйбәт күңелле, ыгы-зыгылардан, тартыш-талашлардан өстен торган шушындый язучыларыбыз булганда балалар әдәбиятының йөзе һәрчак якты булачак Гомумән, иң авыр торгынлык елларында да безнең әдәбият балаларыбызга намус белән хезмәт итте Г Мөхәммәтшинның табигатьне саклауга, яклауга багышланган, экология проблемаларын күтәргән «Саумысез. аккошлар!» повесте Ф Шәфигуллин- ның авыл баласының рухи дөньясын ачып күрсәткән, гаделлек белән гаделсезлек көрәшен ачып биргән «Ак яллы аргамаклар» повесте. Ш Галиевнең ул чакта әле бөтенләй сәер тоелган -Әни дим. эчмә инде'», эт атучылар турындагы -Куркыныч хәбәр-, туган телен оныткан малай турындагы “Магнитофон онытмый* кебек шигырьләре. Ә Гаффарның әхлак проблемаларын күтәргән Су астындагы чишмә- повесте Боларны күрмәмешкә салышу гаделлек булмас иде Моннан унөч ел элек А. Гыйләҗев ■ Күзгә-күз» повестен язып зур кыюлык эшләгән иде Катлаулы, четерекле темага язучылар сирәк булса да табыла тора Мин монда иң элек Л Ихсанованың «Милиционер малае повестен, К Кәримовның Ана нәфрәте» Н. Акмаловның «Үз урамым- повестьларын Батуллла белән Р Мин- галимнең Казан телевидениесеннән күрсәтелгән и Сандугач сары була телевизион спектаклен күз алдында тотам Әлбәттә, бу темага язу җиңел түгел Андый әсәрләрне хәтта укуы да авыр Шуңа күрә бөтен кешегә дә ошап та бетмәскә мөмкин Ләкин балалар арасында барган катлаулы процессларны читтән генә күзәтеп тору безнең әдәбиятыбызны бизәмәс Үсмерләр дөньясында җинаятьчелек күренешләре күбәйгән бер вакытта язучыларыбызның газетажурнал битләрендә публицистик язмалары бөтенләй диярлек басылмавын да берни белән дә аңлатып булмый Бу. мөгаен. бүгенге балаларны белмәвебез, аларның күңелләрен аңламавыбыз, аларның мәнфәгатьләреннән ерак торуыбыз нәтиҗәседер Без менә ничә еллар инде мәкалә саен, ел йомгаклары саен, съезд саен мәктәп тормышыннан, пионер тормышыннан әсәрләр язылмый дип зарланыштык, борчылып сөйләдек Монда билгеле, пионер сборлары, тантаналы линейкалар, тимер-томыр җыючы пионерлар, тимурчылар, отличниклар, пионер активистлары белән гөр килеп торган повестьлар, хикәяләр күз алдында тотыла иде Мин дә бүген шул ук сүзләрне кабатлыйм, ләкин шатланып, хәтта горурланып кабатлыйм Әйе шул. соңгы елларда, чыннан да. пионер оешмасы турында сүз тыңлаучан. тырыш, акыллы, итагатьле, әйбәт малайлар-кызлар турында проза әсәрләре бөтенләй диярлек язылмады Газета-журнал ларыбыз төрле конкурслар да уздырып карады үз вакытында. Нәтиҗәсе барыбер булмады Безнең язучылар тыштан ялтырып торган мәктәп, пионер тормышына алданмадылар Ә бит күпме ясалма сюжетлы, ялган пафослы, көн кадагына суга торган бер көнлек әсәрләр язылган булыр иде Болай да әллә ни мактанырлык булмаган балалар прозасы тагын да чүпләнер иде Бүгенге бала күңеле кискен борылышлар чорын кичерә Идеаллар җимерелә Ничә еллар табынып яшәгән кумирлар. геройлар күз алдында юкка чыга Әйтик. Павлик Морозов кем ул’ Укучылар, пионерлар да. укытучылар үзләре дә аптырашта хәзер Матбугат битләрендә кайнар бәхәсләр бара Укучылар бездән яңа сүз. заман сүзе көтә Балалар күңелендә хәзер мең төрле сорау Мең сорауга мең җавап та булырга тиеш Тик шунысы, өлкәннәрнең үз күңелләрендә дә шул ук мең сорау Җавапларны бергәләп эзләргә туры килә Публицистикада да. прозада да. сәхнә әсәрләрендә дә. шигърияттә дә. Әлегә. миңа калса, җавапларны бүгенге балалар поэзиясеннән эзләргә кирәк Шигырьне кимсетү соңгы вакытта модага кереп китте Бу балалар поэзиясендә дә шулай Әйтик, балалар әдәбияты турында сүз чыкса Бездә балалар шигыре бар ла ул. менә әйбәт проза, драматургия, тәнкыйть ЮК"—дияргә яратабыз Ләкин бит басымны төрлечә куярга мөмкин Әйтик, менә болай; әйе. бездә балалар прозасы да. балалар тәнкыйте дә. драматургиясе дә бар Әмма алар арасында балалар поэзиясе үзенең камиллеге художество югарылыгы белән аерылып тора Бу—аңлашыла да Чөнки бүгенге поэзия артында Тукай. Ф Кәрим. М Җәлил. Ә. Фәйзи. Б Рәхмәт кебек зур исемнәр тора Шигърият балалар әдәбиятының һәрчак мактанычы булды Шуңа күрә аны бер селтәнүдә генә юкка чыгару кыен булыр Безнең татар балалар поэзиясе ил сәхнәсенә чыккан, башка халыклар арасында йөз кызартмаган поэзия Ул гына да түгел, илкүләм балалар поэзиясендә безнең үз йөзебез, үз биеклегебез бар Тукай. Җәлил. Ш Галиев. Р Файзуллин. Р Мин- галим кебек шагыйрьләребезнең Мәскәү нәшриятларында чыккан китаплары шул хакта сөйли Чөнки безнең шигъриятебезнең нигезендә сәламәт материал ята Авыл материалы Ә авыл ул — югары әхлак дигән сүз. Шунысы да куанычлы, соңгы вакытта шагыйрьләребез бүгенге көннең иң катлаулы мәсьәләләрен дә шигырь юлларына күчерергә курыкмыйлар. балалар өчен чын мәгънәсендә яңарыш шигырьләре язалар Ш Галиевнең. 3 Мансуровның. Г Мора- товның. Г Садәнең соңгы бәйләмнәрен шундыйлар рәтенә кертер идем Балалар шигыре бүген бик тә кирәк Туган телебезгә йөз белән борылганда Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен, рус мәктәпләрендә укучылар өчен Әйбәт шигырьләр кирәк, төрле-төрле шигырьләр кирәк Татар теленә өйрәнгәндә бүгенге балага фәкать шигырь генә ярдәм итә ала Бу — минем генә фикер түгел, укытучыларныкы да. тәрбиячеләрнеке дә Балалар шигыренең файдалы эш коэффициенты соңгы вакытта бермә-бер артты Шуңа күрә күпсенмик без балалар шигырен Тәнкыйть мәкаләсе язганда да. газета-журналларда бастырганда да. китап итеп чыгарганда да' Балалар китабы — кичә-бүген генә килеп туган проблема түгел. Без бу хакта съезд саен, ел йомгаклары саен сөйлибез Ачынып, борчылып сөйлибез. Ләкин хәл озак еллар үзгәрешсез кала бирде Балалар язучыларының сүзләрен ишетмәмешкә салыштылар Китаплар төссез чыга килде Нәшриятның балалар редакциясе массовый төстә уртакул әсәрләр чыгару белән мавыкты «Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына- дигән гриф белән зурлар өчен язылган сыек әсәрләр дөнья күрә торды Без күп чакта югарыдан ниндидер күрсәтмиләр көтәргә күнеккәнбез Я менә кан- чак1 I аерым шәхесләр дә хәл итә ала торган проблемалар да була икән Р Мөхәммәдиеңнең нәшриятка > • әле елдан артык кына Ул үзенең күпсанлы чыгыш ларында. мәкаләләрен л-> палар китабын күпләп, матурлап чыгарачакларын кат- кат әйтә килә Безнең . u ышанмаска хакыбыз юк. Хәл. чыннан да. әйбәт якка үзгәрә Китап кибетләрендә төсле, зәвыклы бизәлгән, зур форматлы татар китаплары күренә башлады. Һәм гомергә күрелмәгән әйбер — китапларның тиражлары 100— 150шәр мең данә Монда Ринат Мөхәммәдиевнең үзенең дә талантлы балалар язучысы булуы сәбәпчедер, бәлки Баксаң, балалар китапларын да башкалар төсле чыгарып була икән Теләк кенә булсын* Әлбәттә, авырдыр* Әлбәттә, кыенлыклар күптер* Р Мөхәммәдиев үзе дә бу хакта язып чыккан иде -Ә менә сабыйлар өчен китап дип кайгыртучылар ни өчендер алай ук күп түгел Балалар бакчасы һәм кече яшьтән үк үз телендә заманча төсле рәсемнәр белән зәвыклы бизәлгән китапларга ихтыяҗ канәгатьләндерелми торып, ата-ана һәм сабыйларны телсезлектә гаепләү коры сафсата булып кала — киң җәмәгатьчелекнең бу мәсьәләгә битарафлыгын мин берничек тә аңлый һәм аңлата алмыйм Кем-кем. хәтта Язучылар союзыбызның махсус балалар өчен әдәбият секциясе тарафыннан да нәшрият хезмәткәрләре әлегәчә конкрет ярдәм күрә һәм яклау таба алганнары юк Каты әйтелгән Дөрес сүзгә җавап юк Ни өчен дисәң, моңа кадәр балалар китабы бары тик балалар язучыларына гына, балалар әдәбияты секциясенә генә кирәк иде Ләкин, иптәшләр, ялгыш фикер калмасын Секция дә. балалар язучылары да нәшриятка ярдәм итәргә әзер, Ләкин ничек итеп7 Ул хакта бергәләп уйлашырга кирәк Киңәшен дә бирербез, язучылар, китаплар исемлеген дә тәкъдим итәрбез Хәер, без болай да моңа кадәр Союзга караганда, нәшриятка күбрәк хезмәт күрсәтеп килдек Секциянең төп эше нәшрият тәкъдим иткән кулъязмалаларны тикшерүгә кайтып кала Болары, миңа калса, эшләп була торган, экономикага бәйләнмәгән әйберләр Ә менә полиграфиянең артталыгын без генә хәл итә алмабыздыр Биредә нәшрият хезмәткәрләренә партия һәм совет органнарының да җитди ярдәме кирәк булачак Ә полиграфкомбинатның бүгенге хәле нәшриятның таләпләренә дә. теләкләренә дә туры килми Шүлай булмаганда. М Җәлилнең балалар китабы 1986 елдан бирле, Б Рәхмәтнең шундый ук китабы 1987 елдан бирле полиграфкомбинат цехларында адашып йөрмәс иде Ә инде М Җәлилнең балалар шигырьләре тупланып, матур итеп бизәлгән бер генә татарча китабы да булмавы бик гаҗәп хәл. Югыйсә. Малыш> нәшрияты аның шигырьләрен менә дигән басмада ике тапкыр бастырып чыгарды Балалар китабы турында без рәссамнар белән бер тапкыр да зурлап сөйләшкәнебез юк шикелле Татарстан рәссамнары татар балалары алдында үзләрен бурычлы итеп сизәләр микән, белмим, әмма балалар китапларының төссезлегендә алар- ның да гаепләре зур Шуңа күрә дә безнең ничә еллар инде балалар китапларына уздырылган абруйлы конкурсларда җиңеп чыгу түгел, аларда катнашканыбыз да юк Шулай да бер өмет бар нәшриятка талантлы рәссамыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов килде Жәл. Татарстан рәссамнары үзләренең съездларына безне — язучыларны чакырып тормадылар Югыйсә, әйтәсе сүзләр, теләкләр, киңәшләр бар иде Гомумән безгә — иҗат Союзларына — балаларга багышлап берләштерелгән Пленум уздырырга вакыт җитте Аерым гына без берни дә кыра алмабыз. Әнә шул аеры-чоеры яшәгәнгә- эшләгәнгә күрә дә безнең бүгенге көндә балаларыбыз өчен театрыбыз юк. нәниләр өчен журналыбыз юк. мультфильмнарыбыз юк һәм тагын бик күп әйберләребез юк Хәер Союзмультфильм күптән түгел Шүрәле дигән мультфильм төшерде төшерүен Аны беренче татар мультфильмы дияргә дә мөмкиндер. Беренчедән, материалы татарныкы Икенчедән, ул сүзсез мультфильм бер генә тапкыр 'Шүрәле’ дигән сүз яңгырап китә Әллә русча, әллә татарча әйтелә — аңлашылмый да кала Нәниләр журналы да булачак диләр Ә инде татар ТЮЗы турында безгә җитдирәк уйланырга кирәк Чөнки ул укуга түгел, тыңлауга корылган Татарча сөйләшә белүче татарларга гына түгел, татарча тыңлый белүче татарларга да кирәк ул Эзләсәң акчасын да табарга буладыр КамАЗ әнә балалар фильмы үзәге очен 10 млн сум акча тапты бит Чыгарды да салды Димәк, мөмкин Сорый белергә генә, елый белергә генә кирәк Күптән түгел Академия театрында Т Миңнуллинның Авыл эте Акбай1 дигән балалар спектаклен карарга туры килде Дөресен әйтим, балалар өчен андый әйбәт татарча спектакльне минем күптән күргәнем юк иде Күтәрелгән заманча проблемалар. мәгънәле, үткен диалоглар Бигрәк тә артистларның уены ошады Алар- ның әлегә кадәр ачылмаган яңа мөмкинлекләрен күрдем мин ул спектакльдә Татар ТЮЗының артистлары менә ничек уйнарга тиеш, татар ТЮЗында менә нинди спектакльләр уйналырга тиеш* Автор үзе дә нәкъ шул хакта уйлап утыргандыр мөгаен Аның да татар ТЮЗын күрәсе киләдер, татар ТЮЗы өчен язасы киләдер Алай үзенең дә теләге булгач - әйдәгез, без аңа. СССР халык депутаты буларак, наказ бирик Язучылар исеменнән дә. Кукмара. Балтач. Саба сайлаучылары исеменнән дә Татар ТЮЗын оештырып бирсен ул безнең балаларыбызга Эшләсә ул гына эшли алачак бу зур эшне Без бүген яшь алмаш әзерләү турында да җитди сөйләшергә тиешбез Безнең нинди резервыбыз бар’ Тылыбыз ничек’’ Ныклымы — түгелме’’ Ә бит. Т Миңиуллин әйткәнчә, түгәрәк кысыла бара, чикләр тарайганнан-тарая Башкортстан белән Чувашиядән килгән Ләис Золкарнәев белән Ркаил Зәйдуллин соңгы могиканнар булмасмы’ Ә килгәннәрен кул кушырып көтеп кенә утырсак. Татарстанның үзеннән дә килми башлаячаклар Торгынлыкның иң чәчәк аткан чагында да Язучылар союзы яшьләр белән эшләүне үзенең иң төп эше итеп исәпли иде бит И Юзеев белән Ш Галиев оештырган конференцияләр, семинарлар Союз тарихында матур бер сәхифә булып калачак Шушы залда утыручы иптәшләрнең күбесе шул чорда әдәбиятка килгән Алар С Хәким. А. Гыйләҗев. Ә Баян. Г Ахунов. Р Гатауллин кебек яшь алмаш тәрбияләү өчен энергияләрен дә. вакытларын да кызганмаган иптәшләрнең шифалы ярдәмнәрен тоеп үскән әдипләр. Тик ни гаҗәп, шушы изге эшне юкка чыгарырга тырышучылар табылды Шунысы кызык, ул шикләнүчеләрнең күбесе яшьләр өчен кыл да кыймылдатмаган, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәгән кешеләр Әллә шуларның сүзенә бирелеп. Язучылар союзы яшьләр белән эшләүне официаль рәвештә туктатты Т Миңнуллин үзе дә бу хакта йомшартып кына әйтеп китте Хәтта ул гына да түгел, ВЛКСМ өлкә комитетының Яшь ленинчы» каршындагы А Алиш берләшмәсе җитәкчесе штатын да Союз үзенә тартып алды Эшләүче генә булмады Үзгәртеп кору чорында, татар халкының язмышы хәл ителгән бер вакытта, әдәбиятыбызның киләчәге турында аеруча борчылыр бер чакта яшь алмаш тәрбияләүгә төкереп карау, талантларны мәктәпләрдән эзлисе юк. талант үз-үзенә юл яра ул- дигән принцип белән яшәү бүген кичереп булмаслык хәл Безнең төп ориентирыбыз — мәктәпләр, дөресрәге, балалар бакчалары һәм мәктәпләр Мәктәпләрдә булмаган, балалар белән сөйләшеп карамаган, андагы үзгәрешләрне читтән генә күзәтеп, матбугаттан гына укып барган язучыларны мин аңламыйм Үзенә шәкерт әзерләмәгән язучыны да аңларга теләмим Әлбәттә. Союз аппараты эшләмәде дип кенә, яшьләр белән эшләү бөтенләй тукталмады Мин монда яшь балалар язучыларының республика семинарын искә төшерер идем Балалар әдәбияты секциясе уздырган әлеге семинар балалар әдәбиятында истә калырлык вакыйга булды Күп кенә яшь язучылар Союз членлыгына тәкъдим ителде, яңа исемнәр ачылды Ике съезд арасында чын язучылар булып өлгереп җиткән яшьләр шактый бездә Менә аларның берничәсе Р Корбанов — ике китап авторы Өченчесе — нәшриятта Беренче китабы ук укучыларның игътибарын җәлеп итте Иң күп укыла торган балалар китабы дип табылды Яшь балалар язучыларының Бөтенсоюз семинарында аның шигырьләре югары бәя алды Ләбиб Лерон — балалар әдәбиятында яратып, җиң сызганып эшли Язганнары — шигырь, юмореска, фельетон, әкият, пародия Язганнары — заманча, образлы Күп яза. куп басыла, шуңа күрә күпне дә көтәргә була Яшь балалар язучыларының Бөтенсоюз семинарында югары бәя алды Р Низамова — нәниләр өчен язучы прозаик Ике китап авторы. Өченчесе — әзер Балалар психологиясен яхшы белә Теле — матур, үзе — РСФСРның атказанган укытучысы Әдәбият түгәрәге җитәкчесе Аның соңгы китабы да китапханәләрдә иң укыла торган китапларның берсе икән Гайсә Гатауллин. Рәниф Шәрипов. Вакыйф Нуриев. Рафис Гыйззәтуллин. Зиннур Хөснияр Рафаэль Газизов. Заһид Мәхмүтов һәм әле яңа гына авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Илгизәр Гыйбадуллин. Балалар әдәбиятының киләчәге — алар кулында Шушы яшьләр арасында тагын бер талантлы шагыйребез бар иде Чын балалар шагыйре Афзал Нигъмәтуллин Ике китабын чыгарып өлгерде Өченчесен күрә алмады Аның әле үзеннән соң да искиткеч шигырьләре, хикәяләре, повестьлары калды Кызганыч. Союзга алып өлгерә алмадык Игътибар җитмәде Ә ул бик тә лаек иде Балалар әдәбияты бездә бары бик энтузиазмга гына корылган шул Элек тә шулай булган, хәзер дә. Балалар өчен язу татар әдәбиятында ни өчендер мәртәбәгә исәпләнми Хәтта Тукайның балалар өчен язуына да сәерсенеп караганнар бит замандашлары Бу — тәнкыйтьнең мөнәсәбәтендә дә. китаплар чыгарганда да. Язучылар союзы җитәкчелегенең мөнәсәбәтендә дә ачык чагыла Аңлыйм һәр язучының үз борчулары, үз мәшәкатьләре һәрберебезне иң элек үз жанрыбыз, үз китапларабыз. үз гонорарыбыз, үз томнарыбыз, әдәбияттагы үз урыныбыз абруебыз кызыксындыра Аннары инде, әгәр вакыт калса, энергия теләк калса, укучы, халык турында да кайгыртуыбыз мөмкин Тик менә андыйларьтбыз күп түгел шул Шуңа да карамастан, съездда да. съезддан соң да үз мәнфәгатьләребез- дән көндәлек мәшәкатьләрдән өстенрәк булырбыз дип ышанам Әдәбият, аның киләчәге. аның язмышы мәктәптән, балалардан, яшь буыннан башлана Әгәр дә балалар язучылары гына түгел, гомумән, язучылар коллективы шушыны аңласа, киләчәгебезгә якты өметләр белән карарга мөмкин. Әгәр дә халкыбызның, димәк, әдәбиятыбызның да. гомерен озайтыйк дисәк, шушы хакыйкатьне онытмасак иде Нурихан Фәттах ГАДЕЛЛЕК — НИГЕЗ БУЛСЫН! Узган биш елның дүрт елы яңарыш чорына туры килсә дә. без уянып, күзне ачып уйлана-борчыла башлаганчы шактый вакыт үтеп китте Тәнкыйть өлкәсендәге жанлану 87 елда гына сизелә башлады Чын уяну исә узган елда гына барлыкка килде Дөрес, торгынлык елларында да тәнкыйть эше тукталып тормады Тик аның эчтәлеге һәм юнәлеше генә башкачарак булды Узган бишьеллыкта Нил Юзиев җитәкчелегендәге әдәбият галимнәре алты томлык Татар әдәбияты тарихы- язуны дәвам иттерделәр ■Тарих°ның 2. 3, 4 нче китаплары узган бишьеллыкта дөнья күрде Безнең галимнәр шулай ук татар әдәбиятының борынгы, урта гасыр һәм бүгенге чорларына караган күп кенә башка хезмәтләр бастырдылар 1983 елда без халкыбызның горурлыгы булган Кол Гали юбилеен билгеләп үттек Кол Гали һәм аның үлемсез -Кыйссаи Йосыф» дастанына багышланган яңадан-яңа хезмәтләр әле дә булса басыла тора. Ике съезд арасындагы еллар олы юбилейларга аеруча бай булды Без III Мәр- җанигә 170, Гали Чокрыйга 160, Р Фәхретдиневкә 130. Ш Мөхәммәдевкә 120, Г Тукайга. Ф Әмирханга. Г Ибраһимовка. К Тинчуринга. М. Галәүгә. Җ. Вәлидигә. Ш Әхмәдиевкә. шулай ук татар романына 100 ел тулу көннәрен билгеләп үттек Боларның барысы да фәнни хезмәтләрдә, тәнкыйть мәкаләләрендә киң чагылыш тапты Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият, тарих институты каршында Флүн Мусин җитәкчелегендә Мирас комиссиясе төзелү академик тәнкыйтькә яңа рух өстәде, әдәбият галимнәренең эшчәнлегенә яңа юнәлеш ачты Сталин терроры елларында нахакка рәнҗетелгән. совет дошманы- дип тамгаланган һәм юкка чыгарылган әдәбиятчыларның исемнәрен аклау һәм аларның әсәрләрен яңадан халыкка кайтару өчен көрәш башланды Бу уңайдан Гаяз Исхакый өчен барган тартышта аеруча тырышлык һәм принципиальлек күрсәткән өлкән буын вәкиле тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин исемен хөрмәт белән телгә аласы килә Татар тәнкыйте, минемчә беркайчан тулы мәгънәсендә ирекле һәм бәйсез була алмады Ул. бер яктан, хаким идеологиягә һәм эш башындагы түрәләргә, икенче яктан әдәбиятны үз кулында тоткан аерым шәхесләргә һәм аерым төркемнәргә ялчы хезмәтен башкарды Тәнкыйтьчеләр бары үз хуҗаларының гына исемнәрен мактау белән телгә алып, башкаларның исемнәрен дә. әсәрләрен дә телгә алмыйча, тәнкыйть мәкаләләре язарга өйрәнеп киттеләр Шул рәвешчә, татар әдәбиятында исемнәрен, әсәрләрен курыкмыйча әйтеп була торган даһилар һәм читкә тибәрелгән, тәнкыйть тарафыннан танылмаган исемсезләр, хокуксызлар барлыкка килде Моңа мин мисаллар китереп тормыйм Ярымйорты тәнкыйть мәкаләләренең авторлары да, хокуксыз язучылар кебек, үзләре дә билгесез булып калсалар яхшырак булыр дип уйлыйм Моннан берничә еллар элек "Казан утлары -нда хәзерге заман прозасы турында тәнкыйть сыман әйткәләшеп алу булган иде Татарстан язучыларының әлеге XI съезды алдыннан шул ук «Казан утлары нда «Заман һәм шигырь- дигән икенче әйткәләшү башланып китте Әлеге бәхәс рәсми рәвештә журналның 1988 елгы беренче саныннан башланса да. чынлыкта ул 1987 елда ук Мансур Вәлиевнең «Шигъри бушлык- дип аталган мәкаләсеннән соң кузгалды Бәхәскә катнашучы авторлар бүгенге татар шигыренең генә Түгел, гомумән татар әдәбиятының торышына, проблемаларына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр кузгаталар. татар әдәбиятында торгынлык елларында барлыкка килгән кимчелекләрне ачып салалар һәм киләчәктә әдәбиятны үстерү ечен үзләренең тәкъдимнәрен дә әйтәләр Арада яңача фикер йөртүче кыю һәм принципиаль авторлар булган кебек, нскечә фикерләүләр, курку, алан-йолан карану һәм көчлеләр алдында ялагайлану | омтылышларыннан котыла алмаган авторлар да очрый «Заман һәм шигырь» бәхәсендә татар әдәбиятчыларын һәм укучыларын борчыган барлык сорауларга җавап табылды, барлык мәсьәләләр хәл ителде дип әйтеп булмый. Бу бәхәсне киләчәктә булачак зур сөйләшүләрнең, чыннан да яңача һәм ачыктан-ачык сөйләшүләрнең башлангычы гына дип бәяләргә кирәк «Шигъри бушлык» мәкаләсендә М. Вәлиев тәнкыйть утын нигездә куркыныч- сызрак яшьләргә һәм кайбер шагыйрьләргә каршы юнәлтсә дә, бүгенге татар шигърияте турында шулай ук кыю гына фикерләр әйтә. Мансур Вәлиев бүгенге кондә безнең иң актив һәм тынгысыз тәнкыйтьчебез. Ул әлегә күп сөйли. Аңа кайчагында фикер тирәнлеге һәм ышандыру көче җитми. Аның ■шигъри бушлык» сүзе күпмедер дәрәҗәдә арттырып, күпертеп әйтелгән шигъри сүз булды М. Вәлиевнең әрнеп, ачынып әйтелгән менә шул утлы сүзе күпләрнең йокысын ачты һәм уйланырга, кулга каләм алырга мәҗбүр итте. М. Шабаевның «Казан утлары»ндагы Төшсез чикләвекләр». С Хафизовның «Социалистик Татарстан-дагы -Үзгәрергә кирәк безгә, үзгәрергә- дип аталган мәкаләләре тәнкыйтьтәге кыюлык юнәлешендә тагын бер адым булды Алар тәнкыйть тыелган кайбер исемнәргә карата бернинди куркусыз үзләренең кире фикерләрен белдерәләр Әдәбият тормышында гадәткә кергән кайбер ямьсез күренешләрне ачып салалар «Мактаулар, тәнкыйтьләүләр. » дип аталган мәкаләсендә Г Рәхимнең беркайчан тел-теш тидерелмәгән - обойма дагы Р Харис шигырьләрендәге прозаизм- турында язып чыгуы да шигырь турындагы бәхәстә яңалык һәм кыюлык булды Фәиз Зөлкарнәев исә -Сабыр төбе алтынмы' мәкаләсендә кыюлык юнәлешендә тагын да зуррак адым ясады Мәкалә авторы әлеге дә баягы «обойма-да. ягъни гел беренче урында аталып йөртелүчеләргә карата, һәркемне үз исеме белән атап, бер дә каушамыйча, үзенең фикерләрен әйтеп бирде Әхсән Баяновның ■ Юкәдәге чикләвекләр» мәкаләсе үзенең кискенлеге белән барлык мәкаләләрдән аерылып тора Ә Баянов язучылар арасында хөкем сөргән һәртөрле ямьсез күренешләрне кода-кодагыйлыкны, карьеризмны, икейөзлелекне тәнкыйть утына ала. Бу уңайдан аның тәнкыйте М Шабаев фикерләренә аваздаш булып яңгырый Сибгат Хәким мәсьәләсенә килгәндә исә С Хәким. Туфан кебек үк. татар халкының милли символы дәрәҗәсенә күтәрелде. Ләкин Ә. Баянов уйлаганча күндәмлеге, җайлылыгы белән генә түгел. С Хәким кешесенә карата күндәм дә. җайлы да. кешесенә карата усал да була белде. Ни генә булмасын иң авыр, иң караңгы елларда С Хәким халык шагыйре, халык символы булып калды Бүген, шагыйрьнең вафатыннан соң берничә ел үтеп тә. кайберәүләр һаман аның данына көнләшә икән, бу инде тәнкыйтьләүченең түгел, шагыйрь С Хәкимнең көче турында сөйли •Төшсез чикләвекләр» мәкаләсендә М Шабаев уртакуллар. графоманнар, һәвәскәрләр турында каты-каты гына сүзләр әйтә Аның бу сүзләре кайберәүләрнең авырткан җирләренә барып тигән. Р Шәфиер Казан утлары ида. Рахман Хисмә- туллин «Социалистик Татарстан «да бастырылган мәкаләләрендә М Шабаев белән килешмәүләрен белдерәләр, мәкалә авторын яшьләргә карата хөрмәт күрсәтмәүдә гаепләргә тырышалар. Татарстан яшьләре-ндә Марсель Галиев хәтта уртакуллар әдәбият өчен файдалы, дигән карашны алга сөрә Ә Баянов та әдәбиятта графоманнарның, һәвәскәрләрнең булуы табигый күренеш дип исәпли Уртакуллар. графоманнар, һәвәскәрләр һәм башкалар дигәндә тәнкыйтьчеләр башлыча олы әдәбиятка якын килергә куркыбрак йөргән читтәгеләрне. кыюсызларны ләкин җае чыкса, китап чыгарудан һич тә баш тартмаган әдәбиятчыларны күз алдында тоталар Барысы да дөрес уртакуллар. һәвәскәрләр булган бар һәм булачак Хикмәт аларның булуында, булмавында түгел Хикмәт безнең уртакуллыкка. һәвәскәрлеккә һәм кәсепчелеккә мөнәсәбәтебездә Минем аңлавымча, бүгенге татар прозасының 80-90 проценты уртакул әсәрләрдән тора Татар әдәбияты өчен әитик Роберт Рәкыйповның. Риза Шәфиевнең яисә мәрхүм Рамазан Байтимеровның әрсезләнеп берән-сәрән китап бастыруы түгел күпчелек язучының уртакулга. графоманга. һәвәскәргә һәм кәсепчегә әйләнүе куркыныч. Михаил Скороходов РУС ЯЗУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ Татарстан республикасында рус телендә иҗат итүче утыз автор яши. Ике съезд арасында алар кырыктан артык китап чыгарды Сүзне проза әсәрләреннән башлап җибәрик. Геннадий Паушкинның -Онытырга ярамый һәм Тынлык минуты- исемле китаплары белән хәзер инде безнең арабыздан киткән Дмитрий Сычевның -Болар безнең җиребездә булды- дигән баш астында басылып чыккан сугыш хикәяләре һичшиксез, югары бәя алырга лаеклылар Бигрәк тә Паушкин повестьлары һәм хикәяләре үзләрендә кырыс сугыш хакыйкатен тулы чагылдыру белән аерылып таралар Аларга чик буендагы беренче бәрелешләрдән алып, данлы җиңү көнендәге соңгы сугышка кадәр бик күп эпизодлар сыйган Безнең нәшриятыбыз Тихон Журавлевның «Комбат» һәм -Рядовой Антипов- дип исемләнгән ике повестен да бик зур тираж белән бастырып дөрес эшләде Чорыбыз классигы Михаил Шолохов тарафыннан югары бәя алган бу әдипнең иҗаты киләчәктә дә шундый -яшел юл- тапсын иде. укучыларга эзне суытмасын иде Иван Киндерның «Имтихан» дигән китабына кергән повесть белән хикәяләр нең дә тематикасы сугыш чорыннан алынган Тик биредә сугыш чоры яшүсмерләрнең тылдагы хезмәт батырлыгы хакында сүз бара Аларның бөтен көче, бар тырышлыгы җиңүгә багышланган Әсәрләрдә тасвирланган мәхәббәт сызыгы да уңышлы килеп чыккан Авторның хатын-кызга карашы да сокланырлык, матур, кешелекле Бу елларда И Киндерның -Тәгәрмәч дигән балалар китабы да чыкты Аңа кергән бөтен хикәяләрне дә уңышлы дип әйтеп булмый, ләкин байтагы мавыктыргыч итеп, юмор хисе кушып иҗат ителгән Ике съезд арасында Рөстәм Кутуй да нәтиҗәле эшләде Аның өч проза китабы, ике шигъри җыентыгы басылып чыкты. Дәһшәтле елларга туры килгән балачак. Әтисенең үлем хәбәре Бала күңелендәге тирән тетрәнү Болар барысы да проза китапларында оста каләм белән тасвир ителгәннәр Ә Рөстәм Кутуйның шигырьләре, минемчә, юри катлауландырылганнар Мин аларның күбесен аңламадым да. Ул үзенең төп талантын прозага сала да. калган вак-төяген шигырьгә тутыра дигән фикер туа. Әнә шуңа күрә аның проза әсәрләрендә җан һәм бәгырь сызлавы сизелеп тора, ә шигырьләрен йөрәк аша узган дип раславы кыен Билгеле, ул шигырьне оста ясый, аны теләсә нишләтә ала Әлбәттә андый әсәрләр басылмасын дип тә әйтәсе килми Бәлки, мондыйларга кызыгучы да табылыр, кем белә. Диас Вәлиев тә ике китап бастырды -Кискеч һәм таш» белән -Мәңгелек әйләнеш- Бу язучының, безнең һәрберебездә булган сыман уңышлы һәм уңышсыз әсәрләре бар Ләкин алар һәрчак яңа һәм кабатланмаган. Аларда бүтән беркемдә дә булмаган үзгә каләм сизелеп тора. Диас Вәлиевнең соңгы еллардагы иң зур уңышы — атаклы Әсгать Галимҗанов белән танышлыгы Безнең Казаныбызда яшәүче гап-гади бер йөкченең үз хезмәте белән табылган дистә меңнәрчә акчаны ятимнәргә һәм бәлагә таручыларга бирүе хәзер инде бөтен илебезгә мәгълүм булды. Ә бит бу. нигездә. Д Вәлиев аркасында. Язучы кешенең тормыштагы мондый каһарманга тап булуы бик сирәк очрак! «Узган унъеллыкларда без кеше турында тау-тау сүзләр сөйләдек.— дип яза автор - Ләкин шунысы кызык тормышның үзеннән Әсгать Галимҗанов дигән конкрет бер кеше килгәч, без аны танымадык, аны кон герое дип санамадык. Хәтта әле шикләндек тә янәсе алдашадыр, хәйләлидер ул.. • Әйе ничек кенә гаҗәп булмасын — безнең алда киләчәктән килгән кеше Шуңа күрә күпләр аны танымау, аңламау гына түгел, ә аңа каршы ук төшә башладылар Аңа каршы көрәш ачтылар Эшләр кузгаттылар Ләкин язучы Әсгать Галимҗановны шундук аңлый һәм аның турында язып та чыга Д Вәлиевнең бу каһарманга багышланган язмалары бик күп үзәк басмаларда дөнья күрде Язучы халыкның, укучының күзен ачты Китапның Эссе- бүлегенә туплап бирелгән уйланулар — иң кызыклысы Анда чорыбыз, әдәбият һәм сәнгать, яшәү һәм үлем турында бик тә тирән фикерле язмалар бар Болар Д Вәлиев иҗатын тагын да тирәнәйтәләр Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында Владимир Корчагинның да яңа китабы чыкты Фәнни фантастик жанрдагы бу роман Кешелек исеменнән дип исемләнгән Әсәрдә атом теш сугышын булдырмый калу ечен көрәш тә бар Чит планетадан килгән гүзәл кыз белән җир кешесенең саф һәм югары мәхәббәте дә тасвирлана Автор үз әсәреп тере, мавыктыргыч тел белән тасвирлап бара, алган максаты һәм идеясе белән чын күңелдән мавыгуы әллә каян сизелеп, күзгә бәрелеп тора Роман тукымасына кирәк кадәр генә фантазия агымы да кушылып бара Узган ел Мәскәүдәге ДОСААФ нәшриятында Нонна Орешинаның Күкләр биек исемле җыентыгы басылып чыкты Биредә гражданлык, спорт һәм хәрби авиация очучыларына багышланган очерклар тупланган Тагын шунысын да әйтеп узарга кирәк Нонна Орешина үзе төрле тип самолетларда 800дән артык очышта катнашкан кеше Шул исәптән, иң соңгы маркадагы, тавыштан да югары тизлек белән очучы самолетларда да, бомбардировщикларда да. ракета йөртүче самолетларда да. вертикаль күтәрелеп китүче самолетларда да очканы бар безнең Орешинаның! Кыю һәм тәвәккәл кешеләр турында менә дигән очерклар китабы чыгарган автор! Бигрәк тә яшь укучыларны бу китап күккә дәшә Марсель Зарипов озак еллардан бирле инде авыл хуҗалыгы проблемалары белән шөгыльләнә "Файдалы әйләнеш —аның яңа китабы. Карабодай мәсьәләсе белән автор аеруча мавыгып шөгыльләнгән Бу культурага кагылышлы материалларны дүрт ел буена җыйнаган. Илебезнең кайбер төбәкләрендә карабодай уңышы күтәрелеп килә икән — димәк монда безнең М Зариповның да өлеше бар. Китапка кергән бүтән очерклар да мавыгып укыла Аларның тырышып язылганы күренеп тора Александр Осипов дигән авторыбызның беренче китабы чыгу да ике съезд арасындагы күңелле яңалык булды Аның геройлары — укучылар, яшь эшчеләр пенсионерлар Һәммәсенең үз холкы бар Тасвирланулары да әйбәт кенә Димәк безнең отрядка яңа көчләр килә тора Алла Гарзавинаның Казанга, профессор Фукска һәм Геннадий Мухановның • Чистай сәхифәләре дигән китаплары да безнең як тарихын кызыклы мәгълүматлар белән тулыландыралар Ике съезд арасында Ф Галиев, Ә. Мушинский. М Вәлиева. Б. Сулимов һәм Л Кожевниковларның да кызыклы яңа китаплары чыкты Ике күмәк җыентык та дөнья күрде Ә шигъри җыентыклар саны егермегә якынлаша икән . Кызганыч, бездә русча язылган әсәрләрне анализлаучы бер генә тәнкыйтьче дә юк Яңа ачылган яшьләр журналы - Идел бәлки бу өлкәдә дә хәлне төзәтер9 Шулай да бөтен җыентыклар арасыннан Николай Беляевның "Лирика- китабы. шагыйрьнең илле яшьлегенә атап чыгарылган җыентыгы аерылып тора. Шигырьләре уйга, хискә бай Тиз генә узып китә торган бер әсәр дә юк Мондый китапны кат-кат укырга да була Әнә шундый әсәрләр киләчәктә тагын да күбрәк тусын иде Солтан Шәмси ЯШӘҮ ДАИРӘБЕЗНЕ КИҢӘИТИК! Озак еллар буе административ-командалык системасы басымы астында яшәгән татар халкы башка халыклар кебек үк. бик нык ассимиляция кичерде Бу процесс хәзер куркыныч төс алды Татарларның байтак өлеше инде туган телен онытып өлгерде, үз культураңнан бизү йөз чөерү күренешләре дә тормышта бик зур урын алды Ана теленнән аерылу милли тамырлар булмау күпләрне рухи фәкыйрьлеккә китерде Бу бигрәк тә яшьләр арасында киң таралды Телгә кереп, яманаты бөтен илгә таралган Казан феномены дигән күренешнең нигезендә дә. минем уйлавымча. нәкъ менә рухи фәкыйрьлек белән кыргыйлык ята Милли культура һәм туган телнең шифалы йогынтысында тәрбияләнгән кешегә, ниндидер өер-группаларга бер ләшеп. төрле вәхшилекләр кылып, урамнарда йөрүнең бөтенләй кирәге юк. дип уйлыйм Бары тик үз халкыннан, милли культурадан, туган телдән аерылган кеше генә җил кайдан иссә шунда борыла торган флюгерны хәтерләтә, читтән килгән ялтыравык әйберләргә, культура дип тәкъдим ителгән суррогатка алдана Андый- лар имансыз һәм мәсләксез бер бәндәгә әверелә. Хәзер көн тәртибенә килеп баскан иң зур бурыч — туган телне саклау Туган телне саклап калсак кына — милләтебез яшәр, саклый алмасак — эшче куллар булып кына калачакбыз. Бүгенге көндә безнең күпмилләтле дәүләтебез өчен тел һәм телләр мәсьәләсе үзәк мәсьәләгә әверелде, чөнки бер генә халыкның да, йотылып бетеп, юкка чыгасы килми. Безнең халык өчен телне саклау мәсьәләсе аеруча җитди тора, чөнки Татарстан — индустрия бик нык үскән республика Анда калалар һәм промышленность үзәкләре бик күп. алар татар халкы яшәгән төбәкләрне аерым утрауларга бүлгәләп бетереп, ассимиляция процессларын нык тизләтәләр. Шуның өстенә мәктәпләрдә тоташтан русчага күчү бара Болар хәлне тагын да авырайта Бу шартларда телебезне һәм милли йөзебезне саклап калу өчен безгә җиң сызганып телнең яшәү сферасын киңәйтә башларга вакыт Татар теле тулы хокуклы тел сыйфатында тормышның бөтен өлкәләрендә дә файдаланырга тиеш. Татарстан территориясендә ул дәүләт теленә әверелергә тиеш. Шул вакытта гына аңа ихтыяҗ артачак. Шундый шартларда гына күпмилләтле дәүләттә реаль икетеллелек тәэмин ителәчәк. Әгәр дә без туган телне саклап калу өчен аның яшәү сферасын киңәйтү бурычын куябыз икән, татарчага тәрҗемә бу зур эшнең мөһим бер тармагы булып кала Үз телебезгә әдәби әсәрләр тәрҗемә итүгә нәкъ менә шул күзлектән карарга кирәк Шунысын да әйтергә кирәк мөмкинлекләре чикләнгән автономияле республика шартларында яшәп, һәм нәшриятыбыз берәү генә булып торып та. ягъни шактый авыр шартларда да. без билгеле бер югарылыкта торган татарчага тәрҗемә итү мәктәбе булдыруга ирештек Бу мәктәпнең вәкилләре барыбызга да таныш — алар К Миңлебаев. Р Даутов. Ф Гайнанова. Ф Миңнуллин, Т Нурмөхәммәтов, Я. Халитов. Л. Хәмидуллин. С Ибраһимова. В Зыятдинов Тәрҗемәчеләрнең шушы буыны әдәбиятта шактый зур эшләр башкарды һәм башкара килә Алар артыннан ышанычлы әдәби алмаш үсеп чыкты — алар Н. Вәлитова. М Харисов. Ф. Зыятдинова. Н Вә- лиуллина, Л. Нәҗмиева һ б. Тәрҗемә секциясе җитәкчесе К Миңлебаев тырышлыгы белән бу эшкә студентлар да тартыла башлады Кыскасы, эшләргә кеше бар. шартлар гына кирәк. Шушы чыгышны әзерләгәндә миңа соңгы 35 ел эчендә, ягъни 1954 елдан безнең көнгәчә дөнья күргән тәрҗемә китапларын барлап чыгарга туры килде Сәбәбе гади — тәрҗемәнең элек нинди хәлдә булуын ачыклыйсым килде. Кая барабыз’ Гомуми тенденция нидән гыйбарәт’ Нишләргә кирәк’ Шундыйрак сораулар борчый иде мине Инде фактларга мөрәҗәгать итик. 1954 елны татар теленә 74 әдәби китап тәрҗемә ителгән. Чагыштырып карау өчен шунысын да әйтергә кирәк 1989 елда безнең нәшриятта татар телендә 8 тәрҗемә әсәре басылып чыгачак! 74 һәм 8! Күрәсез, аерма бүгенге көн файдасына түгел. Мәктәп еллары искә төшә. . Без ул чакта татар язучыларының китаплары белән беррәттән тәрҗемә әсәрләрне дә бик күп укый идек Хәтта, әйтер идем, без тәрҗемәләр диңгезендә йөзә идек' Дөрес, ул китапларның тәрҗемәләр икәнен уйлау юк иде Барысын да үз әдәбиятыбыз дип кабул итәбез, чөнки барысы да татарча Ләкин ул заманда татар әдәбияты тәрҗемәләр хисабына яшәгән икән дигән фикер калмаска тиеш 1954 елны 74 тәрҗемә әсәренә өстәп тагын 61 татар язучысының әсәре дә дөнья күргән Без. язучылар, еш кына тәрҗемәчеләрнең нәшрият планына кергән китапларын күреп, ризасызлык белдерәбез, безнең өлешкә керәләр, янәсе Минемчә, иптәшләр. безнең тәрҗемәчеләрне гаепләргә хакыбыз юк — алар да бит халыкка хезмәт итә Без бу очракта әдәбиятыбыз яшәгән авыр шартларны гаепләргә тиешбез. Әйдәгез әле. уйлап карыйк Хәзерге көндә бездә бөтен политик һәм экономик тормыш бары тик рус телендә генә бара. Эш кәгазьләре йөртү, суд эшләре, уку- укыту да шулай ук рус телендә алып барыла. Шуңа үз телебездә фәннең булмавын да өстик Болар ни турында сөйли’ Болар телебезнең бары әдәбият өлкәсендә генә яшәвен сөйли Татар теле күптән инде санап үтелгән өлкәләр хисабына үсми, аның сүзлек фонды артмый Без. ана телендә язучылар, күптән инде тормышның төрле өлкәләрендә барлыкка килгән терминнарның татар телендә булмавының кыенлыкларын кичерәбез Өстәвенә милли мәктәбебез дә тирән кризис кичерә. Татарстандагы укучыларның 12 проценты гына татарча белем алуы шул хакта сөйли Без милли әдәбиятыбызны үстерү белән беррәттән. донья культурасы тудырган хәзинәләрне д.> мөмкин кадәр күбрәк үзләштерергә тиешбез Үз телеңә тәрҗемә итү юлы белән үзләштерергә1 Шул культураны үз телебездә халыкка тәкъдим итәргә Әгәр дә без зур әдәбиятлардагы хәлгә күз салсак, анда тәрҗемәнең гел игътибар үзәгендә булуын, гел хуплануын күрәбез Сыйфатлы тәрҗемәләрнең үз әдәбиятыңны үстерүдә ярдәм итүен, бу эштә бер этәргеч роле үтәвен анда яхшы аңлыйлардыр. күрәсең Без исә бер елга 2-3 рус авторын 1-2 чит ил язучысын үз телебезгә тәрҗемә итәбез СССР халыклары телләреннән тәрҗемә итү исә моннан да авыр хәлдә Без хәтта тугандаш төрки халыклар әдәбиятлары белән дә элемтә тотмыйбыз диярлек, тәрҗемәләрнең аз булуы шул хакта сөйли Бу исә әдәбиятыбызның изоляциядә яшәвен күрсәтә Без үз казаныбызда кайныйбыз һәм бу хәл офыкларның тараюына китерә Ни сәбәпле андый изоляциядә калдык соң без? Дөресен әйтергә кирәк: торгынлык еллары дип йөртелгән заманда безнең мондый хәлдә яшәвебез кайберәүләр өчен хәтта файдалы да иде Ул елларда халыклар һәм культураларның төрле рангларга бүленеп йөртелүе беркем өчен дә сер түгел бит Әйтик, бар союздаш республикалар, Әлбәттә, аларның мөмкинлекләре зуррак. Табигый, союздашлар шундый республикалар белән генә аралаша Шул ук вакытта киселгән бюджетлы автономияләр әдәбиятлары да яши һәм аларны һич тә союздашлар белән янәшә куеп булмый. Әдәби осталык буенча безнең хәлләр начар тора дип әйтеп булмый. Өлкән буын тәрҗемәчеләребезнең уңышлары барыбызга да билгеле, яшьләр арасында да өметле алмаш үсеп килә. Шуңа да карамастан, борчылырга сәбәпләр бар Эш шунда ки. әдәби алмашның саны бик чикле Өстәвенә өлкән буын тәрҗемәчеләребез пенсиягә китә башлады яки китәргә җыена. Авыр тәрҗемә эшен алар озак тартып бара алмаячак. Шул ук вакытта тәрҗемәләрнең елданел кысыла бару тенденциясе сакланган очракта, яшьләр дә җиң сызганып эшли алмаячак Димәк, аларның сафы кешеләр хисабына үсмәячәк Шулай итеп, киләчәктә хәлләрнең бөтенләй мөшкелләнеп китүе ихтимал Мондый авыр хәлдән чыгуның бер генә юлы бар. ул да булса — яңа нәшрият ачу Союздаш республикалардагы кебек үк! Татарстан ил табынына зур өлеш кертә. Шуңа күрә хәзер социаль гаделлек урнашырга тиеш. Бары тик яңа нәшрият ачу гына безнең әдәбиятка үсү өчен нормаль шартлар булдыра алачак Хәзерге көндә исә без, алга барасы урында, артка таба чигенә башладык Инде ике съезд арасында дөнья күргән тәрҗемә китапларына тукталыйк Барысыннан да элек, иң актив эшләүче тәрҗемәчеләрнең дә ике китап кына бастырып чыгара алулары күзгә ташлана. Кайберәүләр хәтта бер китап белән чикләнгән. Ни сәбәпле’ Сәбәп шул ук: мөмкинлекләр юк Әгәр дә шушы вакыт эчендә язучыла- рыбыз әсәрләрен кысмыйча гына тәрҗемәләр биш тапкыр күбрәк басылып чыкса, әдәбиятыбыз оттырыр идемени’ Тәрҗемә китаплардан иң күзгә ташланганы Г Маркесның К Миңлебаев тәрҗемәсендә дөнья күргән Ялгызлык ■ романы Ниһаять безнең әдәбиятта да исән- сау Нобель премиясе лауреатының романы тәрҗемә ителде1 Ф Гайнанова тәрҗемәләре аерым игътибарга лаек Ул шушы вакыт эчендә Ж Вернның «Серле утрау ■ын. А Иванов повестьларын тәрҗемә итте Ф Гайнанова — әдәби тәрҗемә өлкәсендә осталыкның югары баскычында тора Аның җөмләсе шундый табигый укыла ки. хәтта тәрҗемә әсәре укыганыңны онытылып та җибәрәсең. Т. Нурмөхәммәтов белән В. Астафьев арасында урнашкан иҗади дуслык әдәбиятыбызга бай җимеш бирде. Патша балык — язучының татарча басылып чыккан оченче зур әсәре һәм аларның барысын да Т Нурмөхәммәтов тәрҗемә итте Аның тәрҗемәсендәге роман русча варианты кебек табигый һәм җитди яңгырый Ф Миңнуллин укучыларга барыннан да элек җитди һәм принципиаль тәнкыйтьче буларак билгеле Соңгы елларда ул үзен сәләтле тәрҗемәче буларак да танытты. Д Лондонның «Мартин Иден» романы. Г Уэллсның Күренмәс кеше әсәре аның тәрҗемәсендә дөнья күрде Ике съезд арасында ул Г Уэллсның тагын бер романын — ■Галәмнәр сугышы»н дөньяга чыгарды Фантастик жанрның безнең әдәбиятта яралгы хәлендә генә яшәвен истә тотсак, бу китапның үсмерләр өчен нинди зур бүләк булуын аңлавы кыен түгел Соңгы вакытта бездә хәрби темага багышланган әсәрләр дә тәрҗемә ителде Бу җәһәттән Ю Бондаревның Я Халитов эшләгән Кайнар кар романын. В Быковның Л Хәмидуллин тәрҗемәсендәге «һәйкәл» һәм "Таң атканчы яшисе бар» повестьларын күрсәтергә мөмкин Соңгы елларда әдәби тәрҗемә өлкәсенә сәләтле яшь кадрлар килде Бу уңайдан Н Вәлитованың актив иҗат итүен күрсәтеп үтәргә кирәк Аның тәрҗемәсендә В Рас путинның "Онытма гомергә». Н Думбадзеның -Мәңгелек канун» әсәрләре инде укучылар кулына барып та иреште. Авторларның сайланышы ук тәрҗемәчегә югары зәвык хас булуы турында сөйли Тәрҗемәчеләрнең хәле турында да бер-ике сүз әйтми булдыра алмыйм Кызга- , ныч. бездә тәрҗемәче язмышы да бердәнбер нәшрият мөмкинлегеннән һәм башлык- < ларның аңа карата мөнәсәбәтеннән тора Кайвакытта тәрҗемә ителгән әсәрләр еллар - буе нәшрият планына керә алмый Безнең тәрҗемәчеләр әнә шундый шартларда да туктаусыз эшләргә, иҗат итәргә, ирешкән биеклекне сакларга тырышалар Әдәбиятны үстерү, яңа мөмкинлекләр булдыру өчен безгә яңа нәшрият кирәк һәм ул яңа нәшриятта тәрҗемәләр белән махсус шөгыльләнүче аерым редакция булдыру әдәбиятка зур файда китерер иде. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XI СЪЕЗДЫ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ Язучылар союзы идарәсе председателенең докладын һәм әдәбиятның аерым жанрлары буенча өстәмә докладлар тыңлап тикшергәннән соң, Татарстан язучыларының XI съезды КАРАР БИРӘ: 1. Татарстан Язучылар союзы идарәсенең отчет чорындагы эшчәнлеген хупларга. Язучылар союзы идарәсенең эшен канәгатьләнерлек дип табарга. 2. Татарстан Язучылар союзының яңа идарәсенә, шулай ук Әлмәт һәм Чаллы язучылар оешмаларына төп игътибарны, әдәбият-сәнгатьнең илдәге социаль-әхлакый үсеш һәм җәмгыятьне әхлакый сәламәтләндерү өчен җаваплылыгы турында КПССның XXVII съезды һәм XIX Бөтенсоюз партия конференциясе карарларында әйтелгән күрсәтмәләрне тормышка ашыруга юнәлдерергә. Язучылар союзы идарәсенә съездда әйтелгән тәнкыйть фикерләрен һәм тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча эш планы төзергә. Татар теленең һәм әдәбиятының уңышлы үсеше өчен кирәкле иҗади атмосфера тудырырга. 3. Иҗат яшьләре белән эшләүгә аеруча игътибар итәргә, әдәби түгәрәкләргә һәм берләшмәләргә, сәләтле башлап язучыларга ярдәм күрсәтүне көчәйтергә. 4 Татарстанга союздаш республика статусы бирү һәм татар телен республикада дәүләт теле итеп игълан итү турында җәмәгать оешмалары керткән тәкъдимне Татарстан язучыларының XI съезды тулысынча яклый. 5. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, уку йортларында татарча тербия һәм белем бирүче группалар, класслар ачуда эшлекле ярдәм күрсәтүне үтенеп съезд партия, совет оешмаларына мөрәҗәгать итә. 6. Партиянең XIX Бөтенсоюз конференциясе карарлары яктылыгында һәм татар халкының социальэкономик, культура ихтыяҗларын канәгатьләндерү йөзеннән Татарстан язучыларының XI съезды СССР Госкомиздаты һәм республикабызның директив органнары алдында түбәндәге мәсьәләләрне куярга кирәк дип саный. а) Татарстан Язучылар союзының «Язучы» нәшриятын ачу: б) республикада атналык әдәби газета булдыру; в) мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен («Колобок» тибында) татарча рәсемле, төсле яңа журнал чыгару 7. Республиканың югары һәм махсус урта уку йортларында укырга керү имтиханнарын татарча тапшыру мөмкинлеген гарантияләргә. Авыл хуҗалыгы, ветеринария һәм педагогия институтларында татарча укытыла торган параллель группалар булдыруга ирешүгә. 8. Съезд татар мәктәпләрендә чит тел сыйфатында гарәп телен укытуны максатка ярашлы дип саный. Татарча хәрефләр куелган язу машинкалары чыгаруны сорап, съезд тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итүне кирәк таба. 9. Татарстан Язучылар союзы каршында китап кибете оештырырга Подписка буенча таратыла торган китапларны булдыруда язучыларга ярдам итәргә. 10. Съезд Татарстанда яшь тамашачылар театры булдыруны һәм нәфис фильмнар төшерүче студия ачуны зарур дип саный 11 Хәзерге татар әдәбиятын һәм әдәби мирасны пропагандалау буенча «Казан утлары» журналының нәтиҗәле эшен билгеләп үтәргә 12 СССР Фәннәр академиясенең Казанда ачылачак фәнни үзәге каршында әдәбият- сәнгать институты булдыруны максатка ярашлы дип санарга. 13. Яңа идарә составына Язучылар союзы нигезендә Татар язучыларының Бөтенсоюз ассоциациясен оештыру мәсьәләсен карарга 14 Татарстан Язучылар союзына тугандаш әдәбиятлар белән бәйләнеш буенча секретарь штаты бирүне сорап РСФСР Язучылар союзы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә 15. СССР Язучылар союзы идарәсе алдына РСФСР халыклары әдәбияты буенча Со- ■ет төзү мәсьәләсен куярга. 16 Сталин репрессияләре корбаны булган татар язучыларының тулы исемлеген төзергә Тикшерү материаллары буенча язучыларның Тукай исемендәге клубында мемориаль комплекс оештырырга. 17. Татар телендәге Бөтенсоюз газетасын яңадан торгызуны зарур дип санарга. Директив органнардан һәм СССР телевидение, радио тапшырулар дәүләт комитетыннан татарча тапшыруларның вакытын һәм станцияләрнең куәтен арттыруны сорарга. 18. Ике елдан соң язучыларның гомуми җыелышында идарә председателенең һәм «Казан утлары» журналы баш редакторының XI съезд карарларын үтәү буенча отчетларын тыңларга, аларга ышаныч белдерү-белдермәү мәсьәләсен карарга. 19. Яңа сайланган идарәдә һәр әгъзаның конкрет бурычын булдырырга, тапшырылган эш өчен аларның шәхсән җаваплылыгына һәм хисап биреп баруларына ирешергә. 20. Республиканың төп халкы телен — татар телен белүне идеология эше белән бәйләнгән һәркем өчен тормыш ихтыяҗы тудырган мәҗбүрият дип санарга 21 Соңгы елларда татар телен куллану даирәсе борчу тудырырлык дәрәҗәдә тараюны искә алып һәм, шул ук вакытта язучыларның профессиональ союзына үзе татар булып та башка телдә, бигрәк тә рус телендә язучы авторларның һаман күбрәк килә баруын истә тотып. Татарстан язучыларының XI съезды түбәндәгене белдерүне кирәк саный, әдәбиятның миллилеген билгеләүче төп критерий булып, теге яки бу әсәр язылган әдәби тел санала 22. Съезд яңа сайланган идарәгә Татарстан язучыларының XI съезды материалларын аерым китап итеп бастырып чыгаруны йөкли.