ДӨРЕСЛЕК КАЯН БАШЛАНА?

Узган ел җәй Казан телевидениесеннән язучы Фәүзия Бәйрәмова болай дип белдергән иде: -Без моңарчы ялганны язганбыз- Укучыны ялган белән алдап килгәнбез» Бу сүзләрне үз колакларыма ышанмыйча, шаккатып тыңладым Нәрсә бу? Әдәбиятыбызның җитмеш елдан артык бай мирасына нигилистларча кул селтәүме? Әллә яшьлек кайнарлыгы гынамы? Шунда ук Фәүзия сеңлемнең үзенең үк «Болын» повестен хәтерләдем. Табигать һәм рухи экология турында йерәк каны белән язылган бу әсәр дә, димәк, ялган микәнни? Озак та үтмәде, шул ук авторның «Социалистик Татарстан» газетасында «Кыңгырау» повестеннан өзек басылып чыкты Биредә сүз утызынчы еллардагы коточкыч репрессия турында бара. Ах. мин әй- тәм, Фәүзия сеңлемчә, дөреслекне язу, ялганламау әнә ничек була икән! Автор әле дөньяга да килмәгән чорның дәһшәтле вакыйгаларын язса, бу — дөрес, ә үзе күргәнкичергәннәр чагылган «Болын- повесте—ялган. Шуннан соң «Социалистик Татарстан»да бер-бер артлы Ә Гаффарның «Олы юлның тузаны» әсәреннән өзек, аннары Н. Гыйматдинованың «Манара» хикәясе басылып чыкты Боларда да сүз шул ук дәһшәтле утызынчы еллар турында, авторлар үзләре әле дөньяга да килмәгән чордагы вакыйгалар сурәтләнә. Бу хәлгә мин сагаеп калдым. Нәрсә бу? Әнә шулай илебез тормышындагы иң фаҗигале еллар турында язсаң гына дөреслекне язу була, дигән караш әллә безнең яшь буын язучылары өчен уртакмы? Мин. әлбәттә, яшьләр үзләре күрмәгән-кичермәгән утызынчы еллар турында язмасыннар дигән караштан ерак торам. Социализм идеяләрен, гуманистик гомумкешелек принципларын варварларча изеп-сытып үткән ул еллар фаҗигасе шул буын кешеләре тормышында гына түгел, билгеле булганча, килер буын кешеләре тормышында да төзәлмәс җәрәхәт булып калды. Бу яраҗәрәхәт әле тиз генә төзәлмәс тә Димәк, ул еллар фаҗигасе һәр буын язучылары иҗатында теге-бу дәрәҗәдә чагыла икән — бу бик табигый. Мине борчыганы менә нәрсәдә Чын иҗат олы хакыйкатьне үз йөрәгең аша кичереп язудан гыйбарәт. Моның беренче шарты — язган чорыңның чын дөрес атмосферасын тирәнтен тою. Бу тоем, үз чиратында, әдәби детальләрнең тормышчан дәрес булуында чагыла Ф Бәйрәмованың «Кыңгырау» повесте. Ә Гаффарның «Олы юлның тузаны» миңа әле аерым өзекләре буенча гына таныш Өзекләр буенча әсәр турында тулаем фикер йөртү дуамаллык кына булыр. Ә менә Н Гыйматдинованың «Манара- хикәясе укучыга тулы килеш таныш Хикәядә чорның атмосферасы һәм детальләр дөреслеге ни дәрәҗәдә соң? Монысы турында инде тулырак туктала алам. Алдан ук шуны әйтим, Н. Гыйматдинованың җитмешенче еллар урталарында беренче хикәяләре күренү белән үк. мин аның иҗатын зур кызыксыну, олы өмет һәм соклану белән күзәтеп барам Әдәбиятка үз сүзең, үз тавышың белән килү — бу инде иң мөһиме Әйтергә кирәк, иҗади бәхет һәм талантның иң беренче билгесе «Манара» хикәясе исә Нәбирәнең һич тә үз сүзе, үз тавышы түгел. Хикәядә сүз. әйткәнемчә, утызынчы еллар урталарында бара «Дин» сүзе «контр» сүзе белән бер дәрәҗәдә йөргән еллар бу Картларның бисмилла сүзләрен дә кычкырып, хәтта пышылдап әйтү түгел, ә эчләреннән генә кабатлый торган еллары Менә шундый чорда авыл советы председателе Заһидулла мәчет манарасын ремонтлатып, аңа яңа ай куйдырып йөри Заһидулланы колхоз председателе Нурулла әләге белән «алып китәләр». Бу — әлеге еллар атмосферасына бөтенләй каршы килә торган ситуация. Мәчет манараларын массовый кисеп ыргыткан елларда, Заһидулланың манараны ремонтлап, яңа ай куйдырып йөрүеУ на ышануы кыен. Аннары моңа инде һичкемнең әләге-доносы кирәкми, шунда ук гаепләнәсе ачык. Инде вакыйганың практик ягын алыйк Мәчет манарасындагы айны алай һич тә җиңел алып төшеп булмый һич мөмкин түгел бу Без, ул еллар малайлары, манараның тезелешен, клубка әйләндерелгән манаралы мәчетләргә менеп тә. инде төшерелеп җирдә яткан манаралар буенча да бик яхшы беләбез. Манара эченнән мәэзин азан әйтә торган тәрәзәгә кадәр генә баскыч ясалган. Аннан ары манара очына шома багана буйлап кына менәргә мөмкин. Менеп җитә алсаң да әле бик нык тышчага, зур түгәрәк гөмбәзләргә килеп төртеләсең Ә хикәядә Нурулла, манара очына эчке баскычтан менеп, айны җиңел генә алып тешә. Әйтерсең, мәчет ае тәти бер елка уенчыгы гына! Потлап авырлыктагы айны җиңел генә ихатасына алып кайтып, яшереп тә куя. Картаймыш көнендә исә шул потлы айны күтәреп, янә мәчет манарасына менмәкче булып маташа. Нәбирә сеңлем, белмәгәнлектән, хикәясен әнә никадәр ясалма һәм мөмкин дә булмаган ситуациягә кора. Менә ни өчен яшь талантларның үзләре белмәгән-кичермәгән вакыйгалар турында язарга ташланулары мине күпмедер хафага сала. Бу буын язучыларның балалык һәм яшьлек еллары, әгәр тирәнтен уйлап баксаң, репрессиянең бүтән төр ысулларына гына алыштырылган тынчу торгынлык елларына туры килә. Әле тарих тузаны капларга өлгермәгән шушы елларның тетрәндергеч вакыйгалары турында, тирәнтен уйланып, шулар турында язасы урынга, нигә яшь талантларны бабаларыбыз тормышы күбрәк кызыксындыра соң әле? Бу сорауга минем хәзергә җавап таба алганым юк. Дөрес, торгынлык елларының табигать һәм рух экологиясенә китергән фаҗигале- тынчу вакыйгалары турында да әсәрләр күренә башлады. Шундыйлардан мин. беренче чиратта. М Мәһдиевнең «Бәхилләшү» повестен атар идем. Повесть, нәкъ Мәһдиевчә. йөгерек-шаян тел, ихлас ачынулы аһәңдә язылган. Әсәргә Лермонтовның: «Кешеләргә татлы ризыкларны җитәрлек ашаттык; моңардан аларның ашказаны бозылды, ачы дарулар. яндыра торган хакыйкатьләр кирәк»,— дигән сүзләре эпиграф итеп алынган. Әсәрдән мондый «яндыра торган хакыйкать» күренешләрен шактый укыйбыз. Ләкин «ачы хакыйкать» дип, автор үткәндәге ялгышларыбызны тәнкыйтьләү дәртенә артыграк та бирелеп китә һәм хәтта ялганга кадәр барып җитә. Бер мисал. «Без балачакта укыган китаплар: «Куян үстерү — илебез экономикасының төп нигезе».— ди автор. Белмим, кайчан, кайдан алып укыды икән Мөхәммәт монд»1й китапны? «Куян үстерү — илебез экономикасының төп нигезе». Ягъни, куян асрамасак — беттек, харап булдык, нигезебез җимерелә! Нәрсә-нәрсә, шушы кадәр үк ахмаклыкка барып җитмәдек лә. җәмәгать Нефть — ил экономикасының нигезе дип, «кара алтын» чыгаруга бөтен көчебезне туплап, иң уңдырышлы басуларыбызны харап итеп бетердек тә, нефть бәрабәренә чит илдән икмәк сатып алып ашау хәленә барып җиттек, ләкин алай куян койрыгына ябышканыбыз булмады лабаса! Яки менә азык-төлек программасын үтәүдә шәһәр халкының ярдәмен Мөхәммәт менә мондый, шулай ук шарж-карикатура сурәтендә чагылдыра. Имеш, шәһәр кызлары «скверга чыгып, лезвие, пәке, кайчы белән чирәм кыркып йөрделәр» Ачы сатирик әсәр өчен менә дигән сюжет! Лезвие белән әзерләнгән шушы ике-өч бөртек улән өчен кызның ничә бармагын кисүе, аңа күпме больничный-пособие түләнүе, бармаксыз кыздан күпме «асыл» егетнең йөз чөерүе һ. б. һ. б. турында фараз кылырга була. Ләкин бит «Бәхилләшү» моңсу повесть дип аталган. Шуңа күрә дә моңсу-лирик повестьта мондый сатира, шарж-карикатура күренешләренең катнашып китүе һич тә «ачы хакыйкать» булып түгел, ә теш ыржайтулы ялган булып яңгырый. Хәзерге яңарыш чорының ачыктан-ачык сөйләшү һәм чын демократия шартлары әдәби иҗатта гаять киң мөмкинлекләр ачты. «Бәхилләшү» повестен, бу мөмкинлекләр ачылгач М. Мәһдиевнең иҗат потенциалы никадәр ургып-ургып ташый башлавына сокланып укыйсың. Ләкин бу ташкынның һичнинди чикчаманы белми башлавы сагайта да. Чын демократиянең гадел законнары булган кебек, әдәбиятның да гасырлар буена килгән үз кануннары бар лабаса! Минем карашымча, кыю иҗади эзләнүләр һәрьяклап яклауга лаек, ләкин бу эзләнүләрдә аз гына да ялган катнашмасын! Тормыш дөреслеге — детальләр дөреслегеннән башлана. Бу хакыйкать чын художникның канына сеңсен иде!

Реклама