Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЫРГЫ

ыргы — тынлы уен коралы. Тезелеше буенча ул бик гади. Килеп чыгышы буенча да иң борынгы уен коралларының берсе. Борынгы быргылар ике өлештән торган: тавыш сыбызгысы һәм тавыш көчәйткеч. Быргы көнкүрештә төрле максатларда кулланылган: ау өчен — аучы быргысы, сугыш максатлары өчен — сугыш быргысы, көтүче быргысы һәм башкалар. Соңга табарак быргы музыка уен коралы буларак камилләштерелгәи. Татарлар арасында быргының берничә төре бүгенге көнгә кадәр сакланып кал ган. Аучы быргысы Татарстанның Балтач. Мари АССРның татарлар яши торган Мари Төрек, Бәрәңге районы авылларында, ә көтүче быргысында уйнаучылар Мин- зәлә, Әгерҗе һәм башка районнарда очрый. Аучы быргысы — исеменнән үк күренеп торганча, ау максатлары өчен кулланылган. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән күренгәнчә, поши, болан, бүре кебек киек җәнлекләргә ялган аваз бирү, төрле кошлар булып сайрау аучылар өчен бик әһәмиятле булган. Ауның уңышлы яки уңышсыз бетүе уен коралының сыйфатына, уйнаучының башкару осталыгына бәйле. Шуңа күрә дә быргыны аучы һәр сезон саен яңартып, камилләштереп торган. Аучылар быргы ярдәмендә бер-берсенә төрле хәбәрләр биргәннәр, аны җәнлекләрне куркыту өчен дә файдаланганнар. Аучы быргысы ясауның берничә ысулы билгеле: апрель, май айларында агач суты ага башлагач, каен агачының шома, ботаксыз урыныннан 50-70 мм киңлектә һәм метр чамасы озынлыктагы спираль формасында каен тузы телеп алына. Аның ике ягын да яхшылап чистарталар, әзер тасманы агачтан юнып ясалган конуссыман калыпка тыгыз итеп чорныйлар. Калыпның бөгелгән зур мөгез формасында ясалганнары да очрый. Каен тузының өске ак ягы быргының эчендә калырга тиеш. Түбәндә аучы быргысының рәсеме бирелә. Быргының нәзек башына сыбызгы өлешен ясап киертеп куялар. Аны ясау өчен шундый ук каен тузы алына. Аны тагын да юкартып 40 мм киңлектә, 30 мм биек лектә кисеп алалар. Түбәндәге рәсемдә күрсәтелгәнчә, урталай бөклиләр һәм өс ке ягын түгәрәкләп кисеп алалар. Б Луны быргысы терли зурлыкт. яе.лга»: озынлыгы ISO мм да„ 500 мм г. кад.зр Сыбызгы өлеше беркетелә торган нәзек башының диаметры 15 мм 20 мм. ә икенче юан башынык диаметры 40-100 мм га кадәр булган. Башкарыла торган сигналга карап, аучы быргысының ике өч тишеме булган. Та вышы билгеле бер тоиальностька — тавыш югарылыгына көйләнелмәгән ' Сыбызгы өлешен кош каурыен яки кипкән камышны кыеклап кисү юлы белән дә асарга мөмкин. Соңгы вакытта аучы быргысы бөтенләй дип әйтерлек кулланудан тошеп калган. Аны хәзерге көндә фольклор ансамбльләре составында кулланырга була. Тавыш үзенчәлеген бетермичә, уйнау мөмкинлекләрен арттыру өстендә күп эшләргә кирәк әле. Аучы быргысы үзенең үзенчәлекле, көчле тавышы белән музыка сөючеләргә шатлык өстәп, культура сарайларында, бәйрәмнәрдә еш яңгырар дип ышанасы килә. Кояшлы, тыныч авыл иртәсе. Һәр йортта диярлек яшь киленнәр, кызлар сыер саварга әзерләнә. Шулвакыт авылның бер башыннан көчле, ачык тавышлы көтүче быргысы хәбәр сала. Хуҗабикәләр, мал туарлар әлеге хәбәрне инде күптән көтә. Шулай итеп, иртәнге кояш белән хуҗалык көтүе юлга хәзерләнә. Бу күренеш революциягә кадәр авылларда һәр көнне диярлек кабатланып торган. Әйе, авылның йөзе үзгәрә. Тормыш алга бара. Күп кенә гореф-гадәтләр, көнкүреш кораллары акрынлап көндәлек кулланудан төшеп кала, онытыла. Ләкин без аларны булдыра алган кадәр сакларга, онытылганнарны яңадан тормышыбызга кайтарырга тиешбез. Көтүче быргысы ике өлештән тора: сыбызгы һәм мөгез өлеше. Сыбызгы өлешен элеккеге осталар берничә ысул белән ясаганнар. БЕРЕНЧЕ ЫСУЛ. Җептән бушаган кәтүкне нәкъ урталай кисеп һәм киселгән башын аз гына очлап мөгезгә тыгыз итеп кидерәләр. Ә киң түгәрәк башын ике яктан тигез итеп теләргә кирәк. Аңа каен тузыннан яки үлән кыягыннан, ә соңгы елларда резина материаллардан 4-5 мм киңлектә яры тарттырып бәйлиләр. ИКЕНЧЕ ЫСУЛ. 60-80 мм озынлыкта, эчке диаметры 5-7 мм лы кош каурые яки камыш сабагы кисеп алына. Ябык башыннан 40-50 мм озынлыкта тел ясала. Уйна ганда тел өлешен тулысынча авызга кабып бетерергә кирәк. Чөнки өргәндә тел иркен тибрәлеп торырга тиеш. Каурыйның яки камышның ачык башын тыгыз итеп мөгезгә киертеп куялар. Мөгез өлешен ясау өчен сыер мөгезе алына. Аны яхшылап чистарталар һәм нәзек, очлы башыннан эчке тишеме чыкканчыга кадәр кисеп кыскарталар. Сыбызгы өлешен киертеп кую өчен кирәкле зурлыктагы оя әзерлиләр. Г'------------ ' - J Соңгы елларда көтүче быргысы күпмедер дәрәҗәдә камилләштерелде. Мәсәлән, мөгезгә сорнай мөштеген кигезеп куйсаң, быргының тавышы бермә-бер көчлерәк, чистарак яңгырый, билгеле бер тоиальностька көйләргә җиңелрәк һәм тавышының яңгырау үзенчәлеге дә элеккечә кала. Көтүче быргысында тишемнәр булмый, тавыш югарылыгы бер генә төрле. 'ie. вышның тембрын мөгезенең эченә уң кулның урта һәм имән бармакларын тыгь көйлиләр. Мондый быргыда ритмик бизәкләүләр яхшы башкарыла. Быргыны билгеле бер тавыш югарылыгына көйләү өчен башта сыбызгы өлеш< аерым гына көйлиләр. Ул безгә кирәкле тавыш югарылыгыннан аз гына югарыре булырга тиеш. Аннан соң мөгезгә сыбызгыны киертеп көйлиләр. Әгәр тавыш әз генә түбән 6yj са, мөгезнең нәзек очыннан кисеп кыскартырга, йә киң башын бизәкләп кыеп алы, га мөмкин, яисә мөгезнең янына тишем тишәргә була. ӨЧЕНЧЕ ЫСУЛ. Бу төр быргыларның көчәйткеч өлеше мөгездән ясалмый. Элег рәк аларны аучы быргысы кебек каен тузыннан яки юкә кайрысыннан төреп яса ган булсалар, соңгы вакытларда 4-6 мм лы калайдан ясыйлар. Нәзек башының эчк< диаметры 10-12 мм. ә киң башының диаметры 90-110 мм. Озынлыгы 500-600 мм. Сы бызгы өлешен ясау өчен җептән бушаган кәтүк алына. Бер башының киң өлеше кисег алына һәм азрак очлап быргыга тыгыз итеп киертеп куела. Ә икенче башындагы тү гәрәк өлеше шул килеш кала. Ләкин, эчке тишеменең диаметрын 5-6 мм тирәнлектә аз гына киңәйтергә кирәк. Сыбызгы урынына хәзерге быргы (горн) мөштеген файдаланырга мөмкин. Бу төр быргының тавыш югарылыгын билгеле бер тональностька көйләү өчен башта төп тональностьны табарга кирәк. Ул быргының озынлыгына һәм диаметрына бәйле. Аннан соң инде тишемнәрне тишәләр. Тавышы кискен — көчле, үзенчәлекле. Яңгырау көче ике фортега кадәр. Безгә билгеле булган тынлы музыка уен кораллары да шушы ысуллардан чыгып камилләшкәннәр. Мәсәлән, торба, кларнет-саксафон. гобой һәм алар семьялыгына кергән башка уен кораллары. Ләкин, һәр халыкның гасырлар буе формалашкан үзенә генә хас моңы, үз тембры, үз бизәкләүләре бар. Аларны хәзерге камил уен кораллары гына алмаштыра алмый