ЯШЕЛ БИШТӘРЛЕ КЕШЕ

ХИКӘЯ

Вокзалның киң. бөркү залына төш вакытында озын буйлы бер г-^ ир-ат килеп керде. Төсе уңган костюмнан, галстуктан. ЮлаучыJLJ/ лар арасыннан түрдәге почмакка узды да. аркасындагы яшел биштәрен пычрак паркет идәнгә куеп, якындагы эскәмиягә урнашкан юлаучылардан бүтән җиргә күчеп утыруларын үтенде. Бушаган эскәмияне тагын да түргәрәк этеп җибәрде Аннары шуңа менеп басты да. залдагыларның бөтенесе ишетерлек итеп, биштәреннән алган китабын дәртле тавыш белән укый башлады. Әүвәл аңа якын тирәдәге күршеләре генә игътибар итте. Эскәмиягә менеп баскан бу кешегә алар ирексездән генә колак салды. Гүелдәү тына рак төшкән чакларда укучының көчле тавышы бөтен залга яңгырый, юлаучыларның барысы да аны ишетергә, тыңларга мәҗбүр иде. Вокзалның көтү залы гадәти тормышы белән яши иде: берәүләр поезддан төшә, икенчеләр поездга утыра. Зал аша перронга, аннан кире якка пассажирлар өзлексез агылып тора. Берәүләр кычкырып сүз алыша, кулларын изи. икенчеләр ишектән ишеккә тыз-быз йөгерә Зал түрендәге эскәмияләргә генә юлаучылар озакка урнашкан: кем тамак ялгый, кем баласын чүлмәккә утырта, кайсылары эше юктан көнбагыш яра. кайсы лары исә йокыга талган. Юлаучыларның ниндие генә юк' Буфет дип атал ган сәүдә шүрлеге аша күпне күргән апайлар юынтык су төсендәге суын ган кофе һәм товарлыгын атна буе саклаган тимер юл кабартмаларын сата иде. Көтү залының гаять эчпошыргыч көндәлек хәятендә кычкырып китап укучы ират үзенең гайре табигыйлеге белән ачуны да китерә иде. Монда утырган кешеләрнең бүтән эше булмаса да. эскәмиягә менеп баскан укучы вакыт уздырырга бик ярап торса да. барыбер аны ятсытыла. чөнки бу залда болай кычкырып уку гадәткә кермәгән иде. Зал аша ашыга ашыга узучыларга бу әле комачаулый да. һәммәсе ниндидер хәбәр ишетеп калырга омтыла: кайберәүләр моның өчен хәтта туктап та тора: аннары тагын адымнарын тизләтә иде. чөнки уйлап чыгарылган шаһзадәләр һәм батырлар, мавыктыргыч маҗаралар, дәртле хисләр, кайнар мәхәббәт тасвирланган урта кул гына бер әсәр укыла иде. Урыны белән үткен сүзле, урыны белән эчпошыргыч күңелсез бу әсәр — гөнаһлы дөньяның үзе кебек иде. Ир-ат ачык тавыш һәм шактый ук ясалма пафос белән укыганлыктан. тасвирланган җиһан һәм дәртле хисләр шау-шу килгән яки шыпырт кына утырган юлаучылар арасына сеңә бара иде. Залдагы гүелдәү бөек хакыйкатьне һәм чеп-чи ялганны, ачы хәсрәтне һәм юаткыч хыялларны бердәй йота Залдагы кайберәүләр, ахыр чиктә, игътибарын чуар ыгы зыгы билә мәгәндә. укучыны комсызланып тыңлый башлады Тормышта очрамаган каһарманнар язмышын күзаллап, кемнеңдер поезддан калуы да бик ихтимал иде. Әмма зал аша кабаланып атлаучы һәм юл уңаенда гына сүзгә колак салу чыларнын күпчелеге дуамал куышу маҗарасына яки торле боек хакыйкатьләргә — берәүләр назлы мәхәббәт балына, икенчеләр фәлсәфи фикерләүләр томанына туенып китә иде. Тик һәммәсе ары таба атлый, чөнки аларга каядыр барып җитәргә кирәк Бигрәк тә яшел эскәмиядәге ир-ат шунсыз яши алмаслык берни дә хәбәр итмәгән бер мәлдә шулай бу Ләкин залда бу эшкә бүтәнчә караган, аның белән чын-чынлап кызык сынган кешеләр дә пәйда булды. Барыннан элек идәндәге пычракны юеш чүпрәк белән көненә ике мәртәбә бер урыннан икенчесенә ягып китүче зәңгәр халатлы җыештыручылар. Укып торучы ир-атны күргәч, алар үзара карашып, рөхсәт ителмәгән нәрсәдер эшләнүен шундук чамалап алдылар. — Тапкан вәгазь укыр җир.— диде апайларның өлкәнрәге. Икенчесе, эшем кешесе буларак, тәвәккәл генә укучыга якынлашты һәм ачулы төстә: — Бу ни инде тагын?—диде. Ир-ат әлеге сорауга керфеген дә селкетмәде. Бу минутта ул әсәрнең көлкеле җирен укый һәм елмая иде. Җыештыручы бер адым кире чигенде, биленә таянып, күкрәген киерде, үзенчә иң сугышчан кыяфәткә кереп: — Яле. төшеп кит эскәмиядән1 .. Эскәмия аяк белән менеп таптар өчен түгел, утырыр өчен куелган! — диде. Ир-ат эскәмиядән төште, әмма көлемсерәвен дә. укуын да өзмәде. Җыештыручы эскәмияне дырк иттереп элекке урынына күчерде, аннары җиңгән кыяфәттә залга күз ташлады. Ләкин аның хәрәкәтләренә берәү дә аерым игътибар юнәлтмәде. Берәү дә сүз катмады, хупламады. Җыештыручы үз иптәше янына килгәч, тагын үзара күзгә күз карашып алдылар. Вокзал тәртибен саклаучылар бу хәлдән бер дә канәгать түгел иде. Табигый ки. ир-атның ни укуына алар колак салып маташмады. Теләсә кайсы юньсезнең вәгазен тыңлап вакла нырга. поезд көтүче пассажир түгел ич алар, шушында эшләүчеләр, хәтта җитәкчелекнең күзе-колагы, вәкиле диярлек! Зал тиклем залда болай уку ярамавы да ачык. Әмма бу апайларның укымышлылыгы чамалы булганлыктан ир атны тыяр өчен берәр закон яки кагыйдә таба алмадылар. Ә яңасын, үз законнарын уйлап чыгарырга шулай ук базмадылар ни әйтсәң дә. алар тимер юл системасында гына эшлиләр ләбаса. Шуңа күрә алар, бергәләп, туп-туры вокзалда кизү торучыга килеп: — Тегендә, залда, бер ир-ат кычкырып китап укый.— диделәр. Дежур абзый, кызыл фуражкасын салып, маңгаен кашыды: — Нәрсә укый соң ул?—диде. — Белмибез.— дип кискен җавап бирделәр — Кем соң ул ир-ат? —диде кизү торучы. Тавышларына патриотик уяулык төсмере салган җыештыручылар бу юлы да беравыздан: — Белмибез.— диделәр. Эш җитди тоелганлыктан, кизүче уйга чумды. Аннары, кызыл фураж касын киеп, зал ишегенә юнәлде. Ерак почмакта, чыннан да. озын буйлы бер ир-ат залга йөз биреп басып тора һәм. гүелдәү басылган мәлләрдә аерым сүзләрен кизү торучы да ишетерлек итеп, китап укый иде. Дежур торучы ишек яңагына сыланды. Әгәр залга барып керсә, аңа җәмәгатьчелек алдында мондагы хәлгә үз мөнәсәбәтен ачыктан ачык бел дерергә кирәк булачак. Бу мөнәсәбәтнең нинди булырга тиешлеген ул әле фәһемләми, шуңа күрә залга керергә дә ашыкмый иде. Аның эшләү дәверендә бу залда әле кемнең дә булса кычкырып китап укыганы юк. бу ва кыйганы җитди рәвештә бизмәнләп карарга кирәк иде. Хәл тикшерелер, дип җыештыручыларны ышандыргач, кизү торучы тузган өстәле янына килеп утырды. Фуражкасын салды, маңгаен кашыды Әмма башына юньле берни дә килмәде Шуннан соң тәртип саклаучы полицейскийга шалтыратты. Анысы полициягә хас пошмас кыяфәттә килеп керде дә. бильярд уенын уйнап бетерергә өлгермәвен әйтеп, ни булды, дип сорады. Вокзал дежуры: — Көтү залында ниндидер бәндә кычкырып китап укый. Ни галәмәт ул. ачыклагыз әле шуны.— диде. — Ачыкларбыз Тәртип саклаучы шундук көтү залына юнәлде. Эскәмияләр арасыннан атлаганда ул барысына да хуҗа шикелле сөзеп карап барды. Аның сыны күренүгә, залдан шыбырдау җиле искәндәй булды. Юлаучылар әйберләрен җыебрак, көнбагыш кабыкларын яшеребрәк куярга, эскәмиягә сузылып утыручылар аякларын идәнгә төшерергә ашыкты. Власть иясе, укучыга мәгънәле карашлар ташлап, тирәсеннән әйләнеп чыкты. Аннары каршы дагы эскәмиягә килеп утырды да. аякларын сузып, кулларын күкрәгенә кушырып, ир-атка төбәлде. Барысы да. хәзер нәрсә булыр икән, дип кы зыксынып көтә башлады Хәзер инде тыңлаучылар укылганны юньләп аңламый, бөтен уйлары тәртип саклаучыга күчкән иде. Хәлнең үзгәрүен сизмәүче бердәнбер кеше, күрәсең, укучы үзе генә иде. Ул хәзер аеруча үткен җирен укый: каһарман мөшкел хәлгә төшкән, ул аннан, аңлашыла ки. котылырга тиеш. Ир-ат мавыгып киткән, тиз тиз укый һәм кулларын әллә ничек болгалаштыргалап ала. Тәртип саклаучы әүвәл аның кычкырып китап укуында җәмгыятьне хәвефләндерерлек берни дә тапмады. Шулай бераз утыргач, хәленең аныксызлыгыннан үзе дә уңайсызлана калды. Бәлки бу залдагы тыңлаучыларның аңа күнегүенә, бүтән шыбырдамый һәм аңа игътибар итми баш лавына бәйледер. Ул үзен гади пассажир хәленә төшкәндәй һәм. бала чага кебек, укыганны тыңлар өчен килгәндәй бер халәттә тойды Шунлык тан. вокзал кизүчесе янына кире өстерәлеп килде дә: — Аны җавапка тартырлык нигезем юк.— диде.— Сугышмый, акыр мыйбакырмын. хулиганланмый. Идәнгә төкеренми, эскәмиягә аягын куймый, сасы ис таратмый. Бу арада кизү торучы инде, төрле-төрле дистәләгән эшне хәл итеп маташып, әлеге укучыны тәмам онытырга өлгергән иде. Исенә төшергәч, тагын фуражкасын салды, йөзен чытты һәм кулына телефон трубкасын алды. Аптырап тирә-ягына каранды: кемгә шалтыратырга? — Димәк, сугышмый да, төкеренми дә? — Ул. тәртип саклаучыга төбәлеп, тагын бер кат сорамый булдыра алмады. — Шулай шул Кизү торучы тимер юл юристына шалтыратты: — Берәр гражданин көтү залында сугышмаса. төкеренмәсә. бары кычкырып китап кына укыса, нишләргә безгә? —дип сорады. Ап ачык шушы сораудан соң. хокук вәкиленә вокзалдагы хәлне бу- тала-бутала тәфтишләп аңлатырга туры килде. Юрист моңа каршы бик күп нәмәгълүм атамалар кыстыра-кыстыра сүз ташкыны яудыргач, кизү торучының кәефе тагын да бозыла төште. Юрист аңа асылда берни дә аңлата алмады: аптырагач, ярдәмгә фәннең үзен чакырып, китап сүзләрен җөпләде. Кизүче. трубканы куеп, маңгаен кашыды. Бөтенесе дә аны язмыш ир кенә ташлады, мәсьәләне ул үзе генә хәл итәргә мәҗбүр сыман тоелды аңа. Әллә соң бу кешегә килеп. -Тыңла әле сүземне, монда кычкырып укы ма. иң яхшысы — вокзал мәйданына чык та шунда теләсәң ни эшлә, ул мәйдан өчен бүтәннәр җавап бирә °.— дип әйтсенме икән? Тик бу акыллы тәкъдимгә теге, мөгаен Нигә?»—дип җавап бирер. Бар. үзең дә бел мәгәнне аңлатып кара аннары. Бәлки укыса да ярыйдыр, шулай да аның моннан китеп олагуы әйбәтрәк булыр Ул чакта инде берәү дә һичнәрсә әйтә алмас иде һәм.. Кизү торучы, кабат телгә килеп, җәмәгать тәртибен саклаучыга әйтте: — Нишлибез соң инде? Кемгә шалтыратырга икән тагын?—диде. — Белмим — диде тегесе, мәсьәләне тулысынча колачлап — Бу хакта миңа бернинди күрсәтмә дә бирелмәде.— Бераз уйлап торгач, өстәде: — Бәлки шәһәр җитәкчеләре ни дә булса эшләр? Монда, вокзал мәйданында, аларның ике кешесе тәртип сакларга тиеш. Кизүче. өметләнеп, юуларны чакырырга кушты Полицейский үзе кебек ике хезмәткәрне ияртеп керде Кизү торучы аларга: — Көтү залыбызда берәү кычкырып китап укый Бәлки сез берәр ча ра күрерсез?—диде. Вокзал полицейские өстәде: Миңа күрсәтмә бирмәделәр. Шәһәрнеке әйтте: — Җәмәгать тәртибен бозамыни? — диде. — Әйтүе кыен,— диде кизүче. иңнәрен сикертеп — Кычкырып китап укый. — Бу — сезнең биләмә.— диде шәһәр полицейские —Әгәр ул мәйдан да. вокзал ишеге төбендә кычкырынса, безгә катнашы булыр иде Вокзал сакчысы кизү торучының колагына иелде: Бәлки аны хәйләләп тышка чыгарып җибәрергәдер? — дип пышылдады. Пышылдашу мәйданнан керүчеләргә ошамады, кизүче тагын маңгаен җыерды. Аннары башын чайкап: — Сез. ичмаса, бер багыгыз аңа. бәлки ниндидер киңәш бирерсез? — диде. Тегеләр үзара карашып алдылар. Беренчесе әйтте: — Нәрсә, таза егетме әллә? — диде. Хәзер инде тимер юлчылар күзгә-күз карашты Каршылык күрсәтмәс, дип уйлыйм дип тынычландырды кизү торучы. — Җитди гражданин, китаплар укый.— дип өстәде вокзал полицейские. — Алайса, безне нигә чакырдыгыз соң сез? — диде тыштан керүчеләр. — Инструкциябез юк шул безнең,—дип иңнәрен җыерды вокзал хезмәткәре — Бездә инде бигрәк тә юк. . ят җир өчен — Бәлки ул рөхсәт ителмәгән берәр нәрсә укыйдыр? —дип аңлатты кизүче. — Анысын ачыкларга махсус оешма бар ич' Кизү торучы уйга калды Чакырылган тәртип саклаучыларга күтәрелеп карады да әкрен генә: — Сез азат Борчыган өчен гафу итегез.— диде Ят хезмәткәрләр чыгып китте. Кизү торучы үз тәртип саклаучысына шулай ук: — Сез дә китә аласыз.— диде. Тегесе, җиңел сулап, бильярд таягы белән шарга бәргәндәй, кулын өскә күтәреп, күздән югалды Ялгызы калгач, укучыны шыпырт кына карап алыр өчен, кизү торучы янә зал ишеге төбенә китте Теге мәзәгрәк җирне укый идеме, залдагыларның кайсылары көлә башлаган иде Укучы үзе исә кулларын болгый болгый сиптерә генә' Шалтыратырга туры килер, дип уйлады вокзал дежуры. Ахыр чиктә, китапта рөхсәт ителмәгән нәрсә булу-булмавын ачыклау аның вәкаләтенә керми, моны белер өчен тиешле агайлар бар. рәхәтләнсеннәр тикшереп. 142 а ул вокзал өчен генә җавап бирә (Аның дежурлыгына туры килүен генә күр инде бу хәлнең!. Юкса, көтеп утыручыларның берәрсе алар арасын да төрле кеше була аннан элегрәк (шул гына җитмәгән иде!), хезмәт урыныннан файдаланып, шикле бәндәгә шундый мөмкинлек, фәлән-фәсмәтән биргән, дин эшне бозып күрсәтә башлавы да мөмкин. Хатынын, нәни балаларын мөшкел хәлдә калдырырга Йөрәге сыкраган дежурный, бүлмәсенә керен, телефон! а ябышты. Тиздән вокзалда тыйнак кына киенгән шома хезмәткәрләр пәйда бул ды. Алар, кнзүче кабинетына кагылгач, артык күзгә чалынмыйча гына, берәм-берәм залга чыга башладылар Анда китап укучыга колак сала торган тагын берничә кеше өстәлде. Аларның берсе йоклаганга сабышты, тик үзе ярым ябык керфекләре арасыннан укучыны күзәтүендә булды. Кизүче кабинетында телефон челтер челтер килә, анда елдам һәм ышанычлы хәрәкәт кабынуы сизелә иде. Элемтәче берничә мәртәбә шәһәр гә дә барып килде Тиздән өстәлдә төрле төрле мәгълүматлар фото сурәтләр һәм бер китап та ята иде инде. Ул китапның тиешле органнар рөхсәте белән басылганлыгы һәм аны укытмаска бер сәбәп тә б.улмавы ачыкланды Әмма моны белүдән вокзал хезмәткәрләренә бер файда да тимәде. Ир-ат укуын һаман дәвам итте. Станция кизүчесе — Шулай да нәрсә эшләргә соң? — дип борсалануында иде. Бу юлы әлеге ят хезмәткәрләр кечелекле төстә: Кирәксә, булышырбыз.— диделәр. — Вокзал эшчеләре бернинди кыенлык та кичермәсен Алар, аңлашыла ки. үз вәкаләтләренә кергәнне күз уңында тотар, әгәр вокзал җитәкчелеге укучыга карата теге яки бу чара күрергә теләсә, комачауламаслар . Кизүче авыр сулап куйды. Соңгысын искәртмәсеннәр иле инде, болай мәсьәлә тагы да четереклегә әйләнә ләбаса Ят хезмәткәрләр күздән югалды. Залда китап укучының үзеннән ни дә булса өстәп җибәрү җибәрмәвен тикшерер өчен, берсенең шу нда утырып калуын кизүче абайлады, әлбәттә Шул кемсә укучы саташкан урынны, хатаның ниндилеген. юри ясалганмы юкмы икәнлеген соңыннан ачыклау максатында китабына кызыл кара белән билгеләр сырлап куя ...Вокзал кизүчесе кыен хәлгә эләккән, җаваплылык янә бары аңа гына өелеп калган иде Ул. ирексездән. вокзал шикелле катлаулы нәрсә белән идарә итү чамадан тыш кыен шул. дип уйлады. Бигрәк тә төрле көтелмәгән хәлләр булганда. Ул тимер юл идарәсе түрәләренә һәм җәмәгать оешма лары җитәкчеләренә шалтыратырга кереште. — Кычкырып китап уку кем белендер килештерелгәнме соң? — дип сорадылар Вокзал дежурные авыр сулан: — Юк шул.— дип танырга мәҗбүр булды. Вәкилләр үзара киңәштеләр дә кизүчегә: Без. киңәшмә җыеп, карар кабул итәрбез. — диделәр Уку бары шында үзгәрешләр килеп чыкса, шундук хәбәр итегез Дежур торучы җиңелрәк сулап куйды Ниһаять, төп җаваплылык аңардан төште сыман. Әлбәттә, аның дежурлыгында булганлыктан, бу хәлне күз уңында тотарга кирәк. Әмма ул барын да тиешле җирләргә вакытында хәбәр итмәдемени? Эш көне тәмамланып килә, теге ир-ат әле һаман китабын укый иде. Кизүче аны вакыт вакыт барып караштыргалады. Залда утыручылар ның күбесе укучыга колак сала һәм үзеннән үзе кайбер фикерләрне һәм гыйбарәләрне хәтеренә беркетеп бара иде шикелле Әмма кизү торучы мондагы тыңлаучылар арасында вокзал эшчеләре һәм пассажирларның рухи сәламәтлеген саклар өчен көрәшүче янә бер уяу. ышанычлы кеше барлыгын да онытмый иде. Эштән кайтып киткәндә дежурный үзенә алмашка килүчене мондагы хәл белән таныштырды һәм. ниндидер үзгәреш булса, шундук өенә шалтыратуны үтенде Телефон төнлә чылтырады. Йокы баскан вокзал кизүчесе кнтан укучының әле генә залдан чыгып китүен хәбәр итте. Билгесез юнәлештә күздән югалган Аның артыннан ниндидер бер бәндә дә ияргән, имеш — Китүенә нәрсә сәбәп булган икән ? — дип кызыксынды җитәкчелек. Китабы укылып беткәндер диде дежурный.—Өченче яртылар чамасы иде инде. Юлаучылар эскәмиядә йокымсырап удыра. кайберләре, гражданин каты кычкырып укый, дип сукрана да башлаган иде. Әмма аның укуы төнге каравылчыбызга файдалы да булуын әйтер идем. Инструкция буенча, көтү залында йоклау тыела иде Төнлә шушы күрсәтмәнең үтәлүен аеруча җентекләп күзәтәләр — залда махсус кара вылчы йөреп йокымсыраучыларны озын таягы белән төртеп уята. Бу пассажирлар иминлеген күздә тотып, берәрсе йокыга оеп. поездыннан калмасын өчен эшләнә иде Өендә йокысыннан уятылган түрә: — Ходайга шөкер, димәк, бар да тәртиптә, дип канәгатьлек бел дерде. Кизү торучы, иртән җитәкчелеккә һәм җәмәгать органнарына гаалты ратып. киңәшмә ясау ихтыяҗы бетүен шатлык белән хәбәр итте. Әмма вәкилләр бу эшне тикшерү өчен инде комиссиянең төзелүен, тикшерүне ахырына җиткермичә, аны тарата алмауларын белдерделәр. — Гражданин юкка чыккач, сез нәрсә тикшерерсез соң’ дип гаҗәп ләнде дежурнын \нысы инде комиссия эше. дип җавап бирделәр — Бүген юкка чыккан, иртәгә пәйда булуы ихтимал Проблема барыбер калачак Вокзал хезмәткәре болай уйлый торган вәкилләрнең хаклы икәнлеген танырга мәҗбүр булды Кичәге көнгәчә мондый әхвәлнең тумавы рас Әмма киләчәктә шулай дәвам итәчәген берәү дә гарантияли алмый. Шунлыктан кизүче тимер юл идарәсендәге җитәкчеләрнең теоретик фикерләү тирәнлегенә сокланмый булдыра алмады. Яшел биштәрле ир ат иртәгесен төш чагында яңадан вокзалга килеп керде. Кичәге урынына барып басты да бүтән китап укырга тотынды. Гүелдәү кичәгечә үк. эскәмияләрдә төнен йокы күрмәгән юлаучылар йокымсырап утыра, зал аша пассажирлар агыла, поезд көтүчеләрнең күнчелек өлеше яңа кешеләр иде. Әмма гомуми күренеш элеккечә калган. Ашыйлар, сабыйларын чүлмәккә утырталар, сөйләшәләр, беркатлы мәзәк ләр. шаяру лар кабатлана Монда һәркем үз хе белән мәшгуль. Бер сүз белән әйткәндә, алар яшиләр иде Шул ук җыештыручылар китап укучының килүен хәбәр иттеләр. Кизүче. башын учлары белән тотын, ыңгырашып җибәрде. Бильярд уйнарга иптәш таба аямаганлыктан дежур бүлмәсендә утырган тәртип сакчысы тыныч кына — Килер дип уйлаган идем мин аны.— дип белдерде. Дежурный аңа сораулы карашын төбәп: — Нигә алай уйладыгыз- ' —диде. - Ул иртәгә дә киләчәк әле. Бәлки көн дә шулай килер. - дни җавап бирде тәртип саклаучы, пәйгамбәрләрчә тыныч кыяфәттә Вокзал кизүчесе ыңгырашып куйды: — Ни өчен ’ — диде. — Психология' —диде тегесе серле рәвештә. Дежурный аңа гаҗәпләнеп күз салды. Полицейский аңа ышанычлы төстә: Дөньяны төзәтү, халыкны агарту һәм башка әнә шундый бәй ләнчек уйлар кымырҗыта инде кешене диде. Кизүче. тәртип саклаучы ның тирән мәгънәле сүзләрен ишетеп, тәмам тетрәп калган иде. һхшына килгәч, вәкилләргә шалтыратты һәм зәгыйфь тавыш белән: Ул тагып килеп җитте.— диде. Бик әйбәт диде вәкилләр. Пһннан соц дежурный озак икеләнеп торды, әмма ахырда кичәге шома хезмәткәрләргә дә шалтыратты. Тегеләр аңа бу хәлне белүләрен, моннан ары хәбәр итүнең кирәкмәячәген искәрттеләр ...Шулай берничә көн дәвам итте. Көтү залында әлеге ир-ат яшел биштәреннән яңадан яңа китаплар чыгарып укыды да укыды. Булганнарын бетергәч, ул яңаларын алын килә, йә искеләрен кабат күздән кичерә иде. Вокзал хезмәткәрләре хәзер инде аңа күнегә төште. Ләкин кайдадыр еракта, тимер юллар идарәсендә комиссия эшләвең дәвам итте. Поезд көтүчеләр генә битараф иде Шулай булырга тиеш тә. аларны бүтән бер нәрсә биләве гаҗәпмени? Вокзал дежурныен әледән-әле комиссия эше белән таныштырып тордылар Тикшерүнең беренче баскычында комиссия вакыйгага бәя бирде Үзбаш барлыкка килгән күренешнең төрле яхшы һәм яман яклары бар иде Беренчесенә иң элек һәвәскәр китап укучының поезд көтүче пассажирларга вакытны культуралы уздыру мөмкинлеге бирүен, аларны әдәбият белән таныштырып, мәгълүм дәрәҗәдә аңнарын үстерүен кертергә кирәк. Бу эшнең кимчелегенә беренче нәүбәттә аның тимер юллар идарәсе җитәкчелеге hovi җәмәгать органнары белән килештерелмәве. аннан да бигрәк, эш алымнарының ялгыш нигезгә корылуы һәм гыйльми оештырылмавы керә иде. Икенче дәвердә бүтән карарлар да кабул ителде. Әгәр вокзалның көтү залында һәвәскәрләрнең китап укуын кирәксез яки зарарлы дип таныганда, аның белән көрәшү стратегиясен һәм тактикасын эшләргә хаҗәт иде. Әгәр инде нигезлә файдалы дип таныганда, аны фәнни нигездә уздырырга һәм кычкырып укуның тәрбияви тәэсирен исәпкә алырга кирәк иде Эшнең шушы баскычында комиссиянең бер яшь әгъзасы: көтү залын да китап укуны үз кулларына алырга һәм шуның белән пассажирларны һәвәскәр китап укучыларның шикле рухи йогынтысыннан коткарырга тәкъдим кертте комиссиянең бу яшь әгъзасына шундук игътибар иттеләр һәм ары таба аны төрле төрле комиссияләргә сайлый башладылар). Тикшерү комиссиясе эшенең өченче баскычында тагын берничә комиссия корылды. Репертуар комиссиясе уку өчен тәкъдим ителә торган китаплар исемлеген төзергә тотынды Аның нигезенә тәрбияләү кануны ның тулы бер системасы салынды. Кычкырып укуны уздыру буенча комиссия уку тәртибе, вакыты, тавыш көче һәм аһәңлелек дәрәҗәсе турын да инструкция төзергә кереште. Кадрлар сайлап алу һәм әзерләү комие сиясе хкучыларны өйрәтү буенча махсус курс оештырырга алынды. Юга рыда аталган комиссияләрдән тыш. социологик төркем дә эшли башлады, ул китап укуның пассажирларга ниндирәк йогынты ясавын өйрәнүне максат итте Укуны фәнни өйрәнү төркеме әле ни белән шөгыльләнәсем ачыклап җиткермәгән, әмма аның үсеш һәм ары таба киңәю перспективасы гадәттән тыш зур икәнлеге анык иде инде аннары — арадаш күренешләрне анализлый торган күркәмлек төркеме, психологлар, математиклар. тагын әллә кемнәр җәлеп ителгән бүтән комиссияләр дә барлыкка китерелеп, туларның бер-икесе яшерен эшкә билгеләнгән иде. Күп баскычлы оешмалар, шул исәптән, башкала комитетлары да әдәбият тәкъдим итү исемлеген раслаганчы, берничә ай узды. Укучыларны өйрәтү, остаханәләр тарафыннан тиешле трибуналар ясау, уку тәртибен фәнни нигездә юлга салу һәм раслау үтәлгән эш хакында хисапларны калын текмәгә тегү тагын шактый ук вакыт таләп итте. Ниһаять, газетада тимер юлчыларның кыйммәтле башлангычы турында беренче хәбәрләр дөнья күрде. Яшел биштәрле кеше исә әүвәлгечә китаплар укый бирде Фән куш канча түгел, үзе белгәнчә. Ш\л вакыт дәвамында вокзалга поезд көтәр өчен түгел, аны тыңлар өчен генә даими килә торган берничә әдәбият сөюче найда булды Бу хакта хәбәр биргәч, комиссиянең эше тагын да көчәйде Әгәр бу укуны дәвам итсәң, көтү залында пассажирларга урын калмау ихтималы хәвефләндерә башлады. Китап укуны бүтән бинага кү черергә тәкъдим иттеләр, ләкин ул очракта бу эш пассажирлар өчен эш- 145 ләнмәячәк иде. Шуңа кура махсус инструкция төзергә, поезд көтмәүче ләрне бу залга кертмәскә киңәш бирделәр. \хыр чиктә эш шул кадәр алга китте ки. укый башларга да мөмкин иде инде Аны барыннан да элек яшел биштәрле кеше укыган залда үткә рергә. рухи көндәшлек җирлегендә һәвәскәр китап укучыны моннан кыс рыклап чыгарырга кирәк иде һәм бу ниятнең уңышлы үтәләчәгенә бер генә галим дә шикләнмәде Бөтенесе әзерләнеп җиткәч кенә, яшел биштәрле кеше вокзалдан юкка чыкты. Аның кая китүен берәү дә белми иде. Вокзал кизүчесе бу хакта тимер юллар идарәсе җитәкчеләренә һәм җәмәгать органнары вәкилләренә хәбәр итте. Алар һәммәсе аптырашка калды. Тимер юлда тәртип саклаучылар ул кешене кире вокзалга алып килер өчен эзләп табарга тырышты, әмма бу эш нәтиҗә бирмәде Ко миссияләр, көтәргә кирәк, дигән карар чыгарды Кемнедер вокзалдан рухи нигездә ярышып кысрыклап чыгару ихтыяҗы калмагач, яңа китап укучының эшкә керешүе мәгънәсен югалта иде Шулкадәр шәп башланган чараның гамәлгә ашырылмавына, ихти мал. бүтән нәрсә дә сәбәп булгандыр, моңа әле. мөгаен, ниндидер гомуми закончалык та йогынты ясагандыр Ничек кенә булмасын, теге ир-ат күзгә-башка чалынмады Махсус әзерлек алган китап укучылар үзләренә яраклы бүтән эш эзли башлады. Трибуналар келәттә тузан җыеп яга. инструкцияләр сейфларга бикләп куелган иде. Комиссияләр берәмберәм таркалды. Дөньяда бик күп нәрсә баш калкытты Шул исәптән, тимер юлда да. Теге комиссия әгъзалары инде байтактан күп кенә бүтән комие сияләр эшенә тартылган иде. Бу кешеләр шундый вазифаны башкарыр өчен туган, аларның инде теге иске, янәсе, гомере озайтылган, чынлыкта исә. таркалган комиссияләрдә катнашырга вакытлары калмаган иде Вокзал әүвәлге тормышы белән яши башлаган иде Кешеләр ашый, сөйләшә, тормыш-көнкүрешне тикшерә, элекке заманнарны искә төшерә Вокзал кизүчесе тынычланган, чөнки хәзер гомер искечә бер көе ага иде инде. Төнге каравылчы йокыга китүчеләрне, гадәтенчә, таягы белән төртеп уята. Җыештыручылар вакыт вакыт җитәкче вазифасын үтәргә маташа, һәм. уңышсызлыкка очрагач, үчләрен бичара пассажирлардан ала. Залда китап уку исә бүтән берәүнең дә башына килми иде. Бары фән генә әле һаман моның белән КЫЗЫКСЫНУЫН дәвам итә. Берәүләр эшкә ашмаган тәҗрибә тарихы буенча диссертацияләр әзерли: икенчеләр, фаразларын киләчәккә күчереп, аны яңа мөмкинлекләр нигезендә гамәлгә ашырырга җыена Ә кайбер язучылар шул хакта хикәяләр яза иде. 1967. Т ӘЙДИ тярще.чәсе

Реклама